Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кара ханым

Төн уртасы иде. Кап-кара төн. Ак фәрештәм. Җәеп ак канатын. Изрәп киткәч йомшак мендәрендә. Мин. кунаклап шигъри мөнбәремә. Булдым сырламакчы-жырламакчы «Дөнья матур! Тормыш әйбәт!! Бакчы!!!» ...Кинәт кемдер төбәп караганын Тоеп, күз күтәрсәм — Кара ханым! Кара ханым — Ягъни Кара Муза Түргә уза, йөрәгемә уза... Таныйм сине, таныйм. Кара ханым... Бардыр бәлки мине карга) аның: Ишек шакымадың син бер генә, Кермәк булып минем шигыремә. Ә мин синнән һаман кача килдем, Кызыл шигырьләрне чәчә килдем. Кызылыннан арсам, ак шигырьләр Ак кәгазьгә иде тезелерләр... Бүген, ахры, сине куа алмам: Бик туйдырган иде кызыл ялган... Боер миңа, боер, Кара ханым! Кара ханым: — Әйе, бу тормышның кара ягын Күрмәмештә булды синең каләм. Күбрәк рифмаладың: «әләм-сәлам!» Син курыктың, имеш, каралтырга. Кирәк иде, имеш, агартырга. Агартканны, имеш, шомартырга, Шомартканны аннан кызартырга... Марс ШАБАЕВ (19.13) шагыйрь. »Яңа җыр». »Җикан камыш». • Кпн арты ».««» һ 6 татар рус телларгндт» Лапыт күртан егермедан артык шигырь китаЛы алторы У « Та тарс тип АССРның Г Тукай иссмгиНагу Даүшт премиясе таурсаты Казамда яши Юк, кидермим сиңа кара күзлек, Як-ягыңа төбәп кара үзең: Кояшта да бар, дип. кара таплар. Куркак кына үзенең җанын саклар. Күңелеңдә ята куркак цензор. Белмим, һаман кемнән куркасыңдыр? Халык көтә бары хакыйкатьне: Булсын карамы ул. Булсын акмы. Синең йөгрек каләм бүгеннән соң. Кара күрсә, куркып йөгермәсен. Бүгеннән соң күңелеңә килер Кара икмәк төсле кара шигырь. Кара шигырь — Кара җирең төсле. Җиргә тамган кара тирең төсле. Ачы булса да ул. Булыр татлы... Кара булса да ул. Булыр якты... Газапларың чөнки илһам атлы. Канатлы малай Җан иңүгә ана карынында. Куандырып үзенең әнкәсен. Очындырды, кинәндерде генә!— Йә. аңарга нәрсә әйтәсең? Кабул итеп алган «кендек әби»— Ак халатлы акушерка да Куанып әйтте: — Очып китә язды... Булыр икән тере, булса да! Кул-канатлар, ими имгәндә дә, Талпынды да һаман җилпенде: — Язган моңа.— диде дәү әнисе.— Яшәү күктә, җилләр иркендә. Бакчасында булсын, мәктәбендә — һаман күктә иде карашы. Күккә карап абыныр, борыны канар... Кемдер әйтте: — Җиргә карасын! Ә ул Бер атласа, ике сикереп куя. Кул-канатын җилпи-җилпи дә... Күккә аша! Кала шунда җилләр иркендә. Битләренә таң алсуы куна... һәркөн шулай иртә таңнарда Очына ул хыял күкләрендә — Кирәк бары үзен аңларга. Офыклары аның иркенрәк. Ераграк күрә бу малай. Ышаныгыз: Кешеләрдән дә кайчак Шундый канатлылар тугалый. Әнә оча малай! Аста — шәһәр... Дөнья килә ыгы да зыгы: Көнлек мәшәкатьтә, ваклыкларда. Әйтерсең лә, тормыш кызыгы... Әйтерсең лә, кибет чиратында Импорт ыштан-колготкаларга — Яшәү тәме! Мыш-мыш ышкынабыз... Вакыт кая канат кагарга! Кемнәрнедер, имеш, үстергәннәр... Кемнәрнедер, имеш, төшергәннәр. «Волга» алган, имеш, кемнәрдер... Кемнәр — аерылышкан... Кем — талашкан...— Үтә шулай алтын көннәрең. Оча малай! Ә без риза түгел: — Чама белебрәк очсын ул. Җирдән-бездән биек күтәрелми Үзенең дөньяларын ачсын ул. Күңелләрдә үсә ризасызлык. Аваз сала хөсет көнчелек: — Нигә оча? Чәчәкләргә йөзен яшергән ул... Аны бүген зурлап сөйләделәр. Аның хезмәтен дә күрделәр... «Алтын кулларыңа рәхмәт!»—диеп, Чәчәкләргә үзен күмделәр. Менә шунда, бәлки, гомере буе Көтеп алган якты мизгелдә Күзләрендә аның сагыш иде... Бер моң иде... Бигрәк изге дә, И хатыннар, Сезнең күңелегез! Ничек шундый була беләсез: Шатлыктан да кайчак моңаясыз. Кайгыдан да кайчак көләсез. Менә ул да үзен зурлаганда. Тәм тапмаган кебек эшеннән, Чәчәкләргә йөзен яшергән дә Арына алмый һич күз яшеннән: «йә ходаем! Дуадак каз төсле, Кангыраеп урам чатында. Чайкалмасын иде... Бер пар булып. Бер ояда яшәр чагында... Йә ходаем! Тик бүгенгә генә Үтәлсәче минем теләгем: Бүген көтсен иде аек килеш. Кисен иде бәйрәм күлмәген. Ул кырынган булсын, чистарынган. Хәмер сөременнән арынган... Тотып алсын иде кулларымнан... Булсын иде мине сагынган...» Чәчәкләргә йөзен яшергән ул. Күзләрендә көйри сагыш-моң... «Ул бәхетле!» диеп ничек җырлыйм. Ничек җырлыйм аның язмышын?.. Әйтегезче... Бушлай гына... Урынын калдырып Кемгәдер өченчегә. Бушлай гына... Аннары — Өченче дүртенчегә. Дүртенче бишенчегә — Шулай бихисап... һәммәсе бушлай гына... Түләнгән гомерләрдән чылбыр ялгана — Мәңгелек чылбыры — Бушлай гына... Шулай тоела. Шулай тоела. Ах! шулай тоела. Тоела тик шулай гына... Бушлай гына... I997-U — Башкалардан өстә... — Юк, бе} аны җиргә төшерик! — Ә кем белгән, кая очып кунар? — Әгәр дә ул нитсә... тегендә... Ә бит малай яратылган иде. Яратылган иде, яратылган Тик очарга үзенең күгендә... Инде очмый малай! Җирдә йөри... Юк бер хәвеф-хәтәр, куркыныч... Канатларын каерып алдың аның Син. Канатсыз дөнья. Бул тыныч! Бушлай гына киләсең дә дөньяга. Җир йөзендә Кешеләрнең уртак өендә Бер түләүсе! яши бирәсең. - Сиңа шулай тоела,— Бушлай гына... Аннары, гомерең белән түләп. Китеп барасың якты дөньядан. Җир йөзеннән — Кешеләрнең уртак өеннән. Кем1 әдер. Яңа бер килүчегә Урыныңны калдырып. Бушлай гына... Ул да яшәсен өчен бушлай гына һәм китеп барсын өчен Гомере белән түләп.