ГӨЛ БАКЧАСЫНА КЕРӘМЕН
Матур. эчтәлекле, йөрәк ялкыны белән язылган шигырь яки поэма укы- l\j/l сак' кҮңел күтәрелеп, хис-тойгы сафланып, уйлар яңарып китә. Гөл бак- [ у 1 часына кергән кебек хис итәсең үзеңне Ә поэзия бакчабыз ифрат киң Ләкин поэтик тел озак вакытлар дәвамында кеше күңеленә рухи азык бирә алмастай аңлашылмаган сүзләр, абстракт сурәтләү чаралары белән чуарланды Бу күренеш XX йөз башына чаклы дәвам итте Борынгы төрки кыпчак, угыз теленнән кергән сүзләр төрле грамматик чаралар, фонетик һәм морфологик төрлелекләр халык теленең бай эчке мөмкинлеген, рухын, эстетик тәэсир итү көчен күләгәләп торды Гади укучы гына түгел, хәтта галимнәр, тел һәм әдәбият белгечләре ул чордагы поэтик телнең халыкка «аңлаешсыз». «ят» булуы турында әйтәләр Шулай да мондый фикер белән тулысынча килешеп бетеп тә булмый Борынгы поэзиябездә туган телнең гәүһәрләре, энҗе-мәрҗәннәре, бай сүзлек хәзинәсе дә урын алган бит Кайбер поэтик бизәкләр хәтта хәзерге шагыйрьләрне көнләштерерлек Мисал өчен, халык курку белмәсләрне «йөрәкле кеше- дип атый Кол Гали исә Йосыфның физик һәм рухи ныклыгын «алып йөрәкле» дигән сүзтезмә ярдәмендә тасвирлый Көчле, эмоциональ, логик-экспрессив эпитет табылган Зөләйха керфекләрендә эленеп торган -гәүһәр яшь- тә тышкы матурлыкны түгел, эчке психологик т» трәнүне. көчле мәхәббәт тойгысын, йөрәк ялкынын чагылдырып тора Аз сүз белән күп мәгънә аңлату, җанлы картина тудыру, идея-эчтәлекне ачу — эстетик тәэсир өчен файдаланылган мондый поэтик гәүһәрләрне шагыйрьләребез иҗатыннан күпләп китерергә мөмкин Шулай да соңгы вакытта поэтик телдә чамасызлык. талымсызлык, уйламый эш итү сизелә башлады Моннан берничә ел элек ■ аңлашылган» «аңлашылмаган» шигырьләр турында барган дискуссия шул хакта сөйли «Казан утлары» журналында бара торган хәзерге фикер алышу да шуңа бәйләнгән Корал эшләр — ир мактаныр, ди Каләм язар — шагыйрь мактаныр Каләм очыннан нинди гәүһәр түгелә7 Зур фикерләргә төренгән гәүһәрме7 Ул гәүһәр халык күңеленә юл табамы7 Йә булмаса шагыйрьнең томанлы фикер болытлары эчендә эреп югаламы7 Поэтик телне алтын чылбыр итеп тә күз алдына китерергә мөмкиндер Бу чылбыр боҗралары бер-берсенә нык берексә генә ул гамәлгә яраклы була Өзелдеме — бетте дигән сүз. Хәзерге кайбер шигырьләрдә тел-сурәтләү чарасының ни өчен кулланылганын аңлап булмый Чөнки тел шагыйрьнең фикере белән «конфликтка керә» Р Закиров- ның Туган туфрак» исемле шигырендә, мәсәлән, кыр ягының күңелгә якынлыгы турында да языла Кыр ягыдай ачык җаным»кебек чагыштыру-метафоралар әсәр тукымасын бизәп тора Өч строфада шагыйрь туган туфракка булган мәхәббәтне үзенчә күңелгә ятышлы итеп бирә алган Ә менә соңгы юллар гаҗәпкә калдыра Су басса да нурлы бу як.’ Тик аз гына моңсурак Үрләр ерак, су мулырак, Кыр-туфрак дымсурак Кыр ягы булгач, нишләп әле аны су басарга тиеш’ «Су басса да нурлы бу як» дип әйтү дөресме’ Су баскан җирдә нур бетәме’ Нинди үрләр ул еракта’ Кыр ягында нигә су — мулрак, кыр-туфрак дымсурак булып чыкты әле’ Биредә сүзләр бер поэтик чылбыр тирәсенә тупланмый Шагыйрьнең фикере белән теле арасында каршылык яши Соңгы вакытта поэзия мәйданына яшь талантлар аз килүгә борчылабыз Кайберәүләр бу хакта артык төшенкелеккә бирелеп сөйли Яшьләрдәге табышны күрмәскә теләүчеләр дә бар Поэтик тел осталарыннан соң хәзерге яшьләргә эстетик зәвыгы һаман үсә барган укучыны яңа табышлар белән шатландыру да кыендыр Гомум кулланыштагы сүзләргә, традицион сурәтләү чараларына яңа бизәк өстәгән шагыйрьләр дә бар Берәүләр идея-эстетик хосусияте гаҗәп зур булган бер — тел- сурәтләү чарасы белән укучыны нык куандырса, икенчесе исә башыңны озак тотып борчылырга мәҗбүр итә Чөнки шагыйрь матур гына, җай гына язып-сурэтләп килгәндә, кинәт «салулап» китә Н Акмаловнын -Казан утлары» (1987 ел. 6 сан! журналында басылган шигырьләрен яратып укыдым Автор чал тарихка поэтик караш ташлап, ерак үткәннәрне күңел «иләгендә или» аларны бүгенге катлаулы вакыйгалар белән чагыштырып фикер йортә. гомумиләштерә, күп нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә Ләкин кайбер очракта фикерләрен абстракт тел-сурәтләү чаралары пәрдәсенә төрүе генә күңелне кыра Соңгы хат» шигыреннән бер мисал Мунча ташы кебек кыза донья. Себеркеләр уйный ләүкәдә Сунде, сүнде көзнең учаклары. Кышлар тулылы мамык очыра Каян синдә шундый усаллык дип Сорау бирүең бар бу чорга һәр чорның үз каршылыгы бар Мулланур Вахитов 1918 елда Казанга килгәч, аннан Мәскәүдәге хәл турында сорыйлар «Мәскәүдә таш кайный† дип җавап бирә Мулланур >Халык кайный* — ул тиклем образлы сүгел «Дөнья мунча ташы кебек кыза* дисә дә күңелгә ятышсыз була Әле генә китерелгән шигырьдә «Себеркеләр уйный ләүкәдә» дип әйтү ни бирә’ Моның аша чорыбызның җитди каршылыкларын күз алдына китерү бик кыен Шуннан соң • Сүнде, сүнде көзнең учаклары» дип әйтү «мунча ташы», «ләүкә», себерке» сүзләренең эчке мәгънәсенә туры килми Сак һәм Сок бер-берсе белән мәңге кавыша алмаган кебек бу ике фикерне һич тә бер-берсенә «ябыштырып» булмый Менә генә дөнья мунча ташы кебек кыза, ләүкәда себеркеләр уйный, шундук көзнең учаклары сүнә, -кышлар тупылы» мамык очыра башлый Аннан автор «Каян синдә шундый усаллык дип Сорау бирүең бар бу чорга» дип аптырый Биредә без әле бернинди усаллык та күрмәдек Бу — сүз уйнату, укучыны шаккатырырга тырышу гына Ф Хөсни яшь вакытта Г Ибраһимовка бер кулъязмасын җибәрә Г Ибраһнмов болай дип яза «Ә җил чабып килә дә вагоннар астына кереп ышыклана» — дигән җөмләләр бар гыйнвар үзе тудырган җил. шул гыйнварның үзеннән качып, вагон асларына кереп ышыкланган булып чыга Болар барысы да Фатих туган, ничек тә булса шәп итеп, шаккатыргыч итеп язарга тырышудан килә Ә нигә кирәк безгә кешеләрне шаккатыру’ Болай да эш җитәрлек ләбаса Кыскасы гадирәк һәм кешеләрчәрәк язарга өйрәнәсегез бар» (Ф Хөсни Әдип ярдәме «Г Ибраһимен турында истәлекләр» дигән китапта Казан. 1966 308 бит» Шаккатырырга тырышу юлы белән бер генә шагыйрь дә поэзия көрәшендә майдан тота алмаган - Аяк белән абынудан тел белән абыну яман».-ди халык Соңи.| вакытта халыкның поэзиягә күңеле сүрелә башлавы кайбер шагыйрьләрнең сүз дөньясында «абынуы»ннан да килә Алар поэтик фикерне аңлашылмаган сүзләр исәбенә эурайтмакчы Бу хәл оста, танылган шагыйрьләр иҗатында да очрый Н Арслановның -Очрашу сагышы» дигән шигыре ихлас самими шигырь матур тойгы белән язылган Ике яшь йөрәк очраша Яратышу карашлар аша аңлатыла Шуннан егет менә нәрсә ди Гашыйк булу шулдыр бер күрүдән' Бел әверелдек якын дусларга Гыйш яә гашрәт урын бирде гүрдән. Мин буйсындыл син ни кушсаң да † Гыйш-гашрәттә яшәү»нең мәгънәсе вакытны ашап-әчеп типтереп уздыру Ул М Гафурида ла бар - Гыйш-гашрәт сөр җиһанда» «Гыйш-гашрәт» татар телендә ялгыз килеш кулланылмый Гарәп телендә - гыйш- дигәи сүз бар Ләкин ул башка мәгънәдә тормыш тереклек, яшәеш, икмәк ашау-эчү дигәнне аңлата Гыйшны ялгыз килеш кулланса, дөрес булыр иде. бәлки Чөнки мәхәббәт ике яшь йөрәккә яшәеш биргән Ләкин аны да халык аңламый бит Телебезнең сүзлек хәзинәсе гаҗәп бай лабаса Яшәү төшенчәсен бирерлек тел чаралары юкмыни анда'' Нури ага шигырендә типтереп яшәүгә түрдән урын биргән булып чыга Икенче мисал Бу халәтең? Ләззәт булып синнән Дулкынмы узган? Әллә нур яуган — Авырайткан бөтен вөҗүдеңне — Бәхет мизгелеңнән ни калган? (Р Гатауллин -Яшәу җыры») Вөҗүд- сүзе гәүдә дигәнне аңлата Аның башка мәгънәләре дә бар барлык, бар булу, бар булып тору, хәзер булу Тукайның мәгълүм юлларында бу сүз — урынлы Ул чорга да бәйләнгән Хәзерге шагыйрь әсәрендә ул яңа күлмәккә ямаулык салган кебек булып тора Болай дигәч тә, иске (архаизм), гарәп сүзләрен кулланмаска димим Икенче бер шигырендә Р Гатауллин болай ди Зур бәхеттер—китсәң, кайта алу. Кайтыр урының булу — сәгадәт Сәгадәт- — гарәп теленнән кергән сүз Бу урында матур яңгырый ул Аны укучы да аңлый Сүзләрне стиль таләп иткәнчә кулланырга кирәк. «Тел астында тел бар. җир астында юл бар-,—ди халык Тирән мәгънәне, зур фикерне бирү өчен шагыйрь тел катламын актарырга, сүз һәм төшенчәләрнең синонимын эзләргә иренмәскә тиеш Әйтик, -гаурәт колы- дигән фразеологик әйтелмә кайчандыр булган Ф Әмирханда. мәсәлән. - Йөзеңне беләкләреңне, тавышыңны, чәчеңне гаурәт дип хөкем итеп торсыннар- Гадәттә гаурәт- дип тәннең кешегә күрсәтергә ярамый торган ят җиренә әйтәләр Ә 3 Мансуров болай ди Гыйбрәтләрнең төрлеләрен Күрдем сугыш югында Мәхәббәттән нәфрәткәчә Төшкән гаурәт колын да. Әлбәттә, гаурәт* гарәп телендә хатын-кыз төшенчәсендә дә йөри Ләкин хәзерге укучы аны аңламый бит Аннан соң эстетик зәвыкка да хуш килми бу сүз Иске сүзләрне урынлы-урынсыэ куллану белән яшь шагыйрьләр мавыга төшә Ә бит татар поэзиясе дөньясында яшьләргә өйрәнү өчен күпме нәфис сүз сәнгате осталары бар! Кол Гали бер урында патшаны — мәлик. икенче урында — газиз, өченче урында — солтан дип ала Бу сүзләрнең сихри көченә, мәгънә бөтенлегенә асыл сыйфатларына зур игътибар итүдән килә Гаурәт, җәсәд. вөҗүд гыйш-гашрәт кебек, бүгенге шагыйрьләр үзләре дә тулысыңча аңламаган сүзләрнең мәгънәсен телнең бүтән чаралары белән биреп булмый идемени7 Мин Башкорт дәүләт университетында укытам Сүз сәнгате турында берничә китап, күп кенә м-.»калә бастырырга туры килде Бәлки шуңадыр, бер яшь егет әлеге сүзләрне җыеп минем янга мәгънәләрен сорап килгән -Нәрсә ул гыйш-гашрәт-7 «Җәсәд дигән сүзне ничек аңларга7 • Егетнең шагыйрьләргә нык ачуы килгән. «Бу бит. читтән сүз эзләмәсәң. татар теленең үз мөмкинлекләре чикләнгән дип тану, телдән көлү була*.—диде ул Көнкүрештәге гади генә сүз белән дә йөрәккә шифа булып ятырдай. күңел хис- ләндерердәй мәгънә биреп була Ә син. яңгыр, күк шагыйре, яу. яу- (Р Харис) Без. бәләкәй чакта, корылык китсә - Яңгыркаем, яу. яу тәти кашык бирермен, тәти кашык базарда майлы ботка казанда - —дип йөри идек Шагыйрьнең бу юллары шул сабый чакларны хәтерләтә Күк шагыйре дип әйтү мәгънәле дә, образлы һәм хисле дә Кеше элек-электән табигатьнең искиткеч серле күренешләренә, сихри көчкодрәтенә. күңелләрне ярсытырдай илаһи хозурлыгына табынган Кояш. ай. зәңгәр күк. йолдызлар белән сөйләшкән Яңгырның үзендә генә күпме поэзия җирдән парга әйләндереп алынган су кире шифалы зөбәрҗәт тамчылар булып тама, һәр тамчы эчендә җиргә кояш нурлары да төшә. Яңгыр яуганны тыңласаң, колакка кемдер шигырь әйтә кебек. Димәк яңгыр күктә шагыйрьгә әйләнгән Бу җанландыру, сынландыру җир һәм күк йөрәген поэтик җепләр белән тоташтыра, күңелдә матур хистойгылар уята, ләззәтләнеп уйланырга мәҗбүр итә Табып әйтелгән сүз — алтыннан кыйммәт —ди бит халык Кайбер очракта гади генә сүз зур стилистик һәм эстетик көчкә әверелә сурәт ясый, җанлы картина тудыра И Юзеевның «Сез кабызган утлар» исемле поэмасыннан бер мисал Шомлы уйларыма тынгылык бир. Өйнең йөрәгедәй ян, учак. Узганнарны, бәлки, яктыртырбыз. Әткәм төсле булып балкысак Шагыйрь — туган йортында Берүзе Әткәй, әнкәй — мәрхүмнәр Учак яна Аны шагыйрь кабызды Вакытында бу йортта ботен бер гаилә булган Ә хәзер берәү дә юк Шагыйрь туган нигезе белән хушлаша Өйнең йөрәге — ул гаилә йөрәге Анда янып яшәгәннәр Нәкъ менә әле янган учак кебек Учак узганнарны да яктырта Ата төсле булып балкый Бу өй йөрәгендәге учак изге нигез яктылыгын озак еллар балкытачак әле Соңгы вакытта яңа чагыштырулар белән эш итәргә тырышу сизелә Әйтик, әгәр кардиограмма сурәте булмаса. Р Фәйзуллин «Таулар» циклында киртләч-киртләч тау очларын ничек аңа охшата алыр иде Киртләч-киртләч икән тау очлары — Гүя кардиограмма сурәте! Ничек түздең икән йөрәгеңә Ишелгәндә талкың хәсрәте’ Өй йөрәге, тау йөрәге Акның аклыгын, сафның сафлыгын исбат итү кирәкмәгән кебек, бу юлларга анализ ясау да артыктыр Чөнки аны укучы тиз аңлап ала Шуны гына әйтик Биредә предметлардагы тышкы һәм эчке үзенчәлекләр бер-берсенә тоташ бәйләнеп, бөтен бер поэтик фикерне аңлатуга ярдәм итә Кардиограмма сурәтенә охшаган киртләч-киртләч тау очлары — тышкы тау йөрәге — эчке күренеш Хәсрәт күтәргән тау йөрәге янында кардиограмма сурәте булу һич тә гаҗәп түгел Әйберләрдә төсләр, эчке һәм тышкы сыйфатлар, яшерен серләр санап беткесез Алар ярдәмендә чагыштыруның төрле формаларын төзеп була Моның матур үрнәкләрен поэзиядә — Г Тукай, прозада Г Ибраһимов күрсәткән иде Әмма соңгы вакытта шагыйрьләр яңа чагыштыру эзләү турында аз уйлана Мең мәртәбә тапталган сурәтләү чарасы белән эш итә Болыт арасыннан кояш эзләп интеккән кебек, аның да мәгънәсен аңламый баш ватасың Р Юнысовның исемсез шигыреннән бер мисал («Казан утлары». 1987 5 сан) ҖЫЛЫ яңгыр көткән бөре кебек. Үзгә язмыш һаман көттем мин Юл читендә ускән гөл кук. майлы Тузаннарга батып беттем мин И Юзеев белән Р ФәЙзуллинның ой йөрәгенә, тау йөрәгенә бәйле рәвештә төзегән чагыштыруларында нинди эпик киңлек күрдек Йорт һәм тау тирәсендә бөтен бар дөнья Үткән, бүгенге һәм киләчәк язмышлар Өй язмышы, ил язмышы, дөнья язмышы Р Юнысовның лирик герое ялгызлык сөйгән уйчан күзле бала булган, язмышына өмет белән баккан Җылы яңгыр көткән бөре кебек өстән караганда, матур гына чагыштыру Әмма нигә әле язмыш көтеп сыктап йөрүеңне табигатьнең илаһи матур күренешләре бөреләр, яңгырлар белән бутарга’ Сыек буыннар хәзер болай да күп Шагыйрьгә шулар арасына кереп яшь түгү һич тә килешми Ни очен майлы тузанга баткан ул’ һәм тузанга батуыиа кем гаепле’ Автор аннан болай ди Су буеннан искән саф җил булып Нидер сөйли һаман киләчәк Мин һаман да әле бөредә кук. Атармын кук бер көн ал чәчәк Шагыйрь су буеннан исәчәк саф җилне көтеп кала Аның уйлары чагыштырулары күбрәк үз тирәсендә Күз алдына елаучы авырлыклардан куркучы ихтыярсы > кеше килеп баса «Көзге Т»М» шигырендә Тукай җил елавы аша ил елавын тасвирлый Чоры очен ул бик урынлы Революцион көрәш турында язганда Такташ җилне елатса ни булыр иде’ Юк. ул елатмый Җилне искелекне туздыручы яңалык алып кмлүч. символик образ сыйфатында куллана Г Ибраһимовта исә жил агачны төбе-тамыры белән йолкып ыргыта М Җәлилнең Ана бәйрәме’ дигән шигырендә жил Бөек Ватан сугышындагы совет солдатының батырлыгын сурәтләүгә ярдәм итә Безнең үзгәртеп кору чоры — тормышны яшәешне революцион үзгәртеп кору түгелмени’ Безгә бүген корычтай ихтыяр кече кирәк' Тел-стиль шагыйрьнең, язучының дөньяга карашын чагылдыра, дип әйтәләр һәм. чыннан да, әсәр теленә (бу очракта шигырь теленә) анализ ясасаң шагыйрьнең сүз сәнгате остасы булу-булмавы гына түгел, ә бәлки аның дөньяга карашы эстетик идеалы, аң даирәсе ни дәрәжәдә икәнлеге дә ачыклана Йомгак рәвешендә шуны әйтергә кирәк Соңгы елларда традицион поэтик тел тукымасы сүтелә башлады ягъни поэтик чылбыр оэелде Тел һәм фикер бердәмлеге сакланмый Шагыйрь башлаган фикерен эзлекле алып бара алмый Моңа беренчедән фикернең төбе күренеп горган елга кебек сай булуы комачауласа, икенчедән. шул сай елгага чумам дип, шагыйрьнең башын ташка бәреп тишүе зыян итә Ә бит халык телне дәрьяга тиңли Аның төбендә энже-мәржән булу турында әйтә Тел гәүһәрләрен шул тирән дәрья төбеннән эзләргә куша Шагыйрь кайвакыт фикер җебеннән йомгак ясарга тотына Җеп урала, чуала, укучы яның очын таба алмый интегә Гол бакчасындагы чүп үләннәр кебек тел һәм фикер чатаклыклары шигъри сүзнең эстетик кыйммәтен киметә Шул ук вакытта сурәтләү чараларын тышкы эффект матурлык өчен» генә куллану да сизелә Бу — май остенә май ягу белән бер Шагыйрьнең зур гына фикерләре кайбер очракта төче, кызыл сүзләр пәрдәсенә төрелеп ваклана «Кызыл сүзнең күчәре тиз сына-—дип тә әйтәләр Кызыл сүзләр арасында шагыйрь түккән күз яшьләре күренү тагын да аянычрак Без зур масштаблар заманында фәнни-техник прогресс чорында яшибез Кеше психологиясендә гаҗәп катлаулы каршылыклар Шагыйрьгә халык белән сойләшү җиңел түгел Ләкин сөйләшергә кирәк Йорәкне йөрәккә ялгап. Уфа шдһлре