Бәхәскә укучы кушыла
КАИДА БӘХЕТ? КАИДА МОҢ?
Койма тиешле җирдән җимерелсә, сукмак салына ул» Язучы Марсель Галиев әсәрендәге шушы юллар минем күңелемдә уелып калганнар. Юк. мин үзем җимерүче дә. гыйсъянчы да түгел, ләкин кирәк-кирәк ) / .мәе җиргә коелган коймаларның әллә ни файдасы юк дип уйлыйм Алар материаль якны гына түгел, кешенең бар нәрсәдән дә кадерле вакыты белән беррәттән көч һәм нервларын да сарыф итәләр Моңарчы шигърият өлкәсендә дә шун- дыйрзк койма бар иде Ул —бүгенге көн поэзиясенә карата укучы фикерен белмәү Үзем шигырьнең кирәклегенә ышанган, шигырь укучыларның күплеген белгән, ансыз кешелек дөньясының дүрт саны төгәл булмасын аңлаган хәлдә дә. вакыт- вакыт «Әллә чынлап та шигырь кирәкмиме Икән».— дигән уй миемне көйдереп ала иде Тик минем өчен «Шигырь кирәкме’ Юкмы’ Аны кем укый’- кебек сораулар «Җир әйләнәме’ Юкмы’ Аның кемгә кирәге бар’- дигән шикеллерәк яңгырый Мондый сораулар тирәсендәге бәхәсләр дә озак кына барды Ләкин тигез җирдәге түмгәккә кем тау дип менсен инде' Сүрелде Сүнде андый бәхәсләр Чөнки шигырьнең кешелеккә кирәклеге аксиома Ә менә нинди шигырь кирәклеге турында һәркем үз фикерен әйтә ала 1987—1Й88 елларда «Казан утлары». «Татарстан яшьләре». ■ Кызыл таң» газеталары битләрендә басылып килгән тәнкыйть мәкаләләрендә теге яки бу авторның әсәренә бирелгән бәяләрне язучылар, редакторлар, һәм нәширләрнең фикерләрен укучыга үз фикере белән чагыштырып барырга мөмкинлеге киңәеп китте. Р Әхмәтҗановның «Бишташ* поэмасы хакында язучы халкы бәхәс алып барды. тик гади укучылар фикере күренмәде Күпме яңа китап чыкты тәнкыйтьчеләр •яфрак астына* качты Чөнки авыр сүзне әйтү кыен шул Яңа китаплар арасында укучының ышанычын аклаудан ерак торганнары да бар Шул хакта гаэета-жур- налларда сөйләшү алып барырга кирәк Ягъни койма кирәкле җирдән җимерелде Сукмак кына түгел, укучы күңеленә -Заман һәм шигырь- рубрикасы зур юл салды Яраткан журнал битләрендә дөнья күргән шигырьләр турында да үз фикеребезне әйтәсе килә Менә -Казан утлары»ның 1987 елда чыккан соңгы саны Аның 142 нче битендә шигырьләр Ахыргы шигырьгә күз йөртәм һәм тагы, тагы укыйм шул икешәр генә юллы хис ялкыныннан торган куплетларны Бу шигырьдә инде кайчаннан бирле мине яндырган, гаҗиз иткән сораулар, өзгәләнүләр Бер генә юлын, сүзен дә аерып алып булмый кебек Шундый да әз сүз белән, шундый да гади итеп әйткән дә биргән Кем ул’ Тиз-тиз авторын эзлим 141 нче биттә икән Рәниф Шәрипов Бу авторның шигырьләрен тәү тапкыр укуым Икенчесе дә шундыймы’ Инде -Оштарма көен тыңлыйм Әйе. әйе тыңлыйм Чөнки шигырь юлларына күңел күзем белән кагылуга моң түгелде алардан Җырлатасы килә Шәмсегаләм ападан -Оштарма- коен Ишетәсе килә, югалтасы килми ул көйне Шагыйрь белән укучы теләгенең тәңгәл килүе чын халыкчан поэзия дип атала бит инде Әйтем булып яшәр юллар бар Р Шәриповның -Оштарма көендә Җыр гомерен халык башласа du. Җырлар үлчи халык гомерен Шигырь тәмамлангач өндәү билгесе түгел нокта куелган Ләкин мин автордан әсәренә тушы -нәни- генә үзгәрешне кертүен copup идем Инде килеп С Хафизонның ( Казан утлары 1988 ел. 3 сан) ачуын бик т» Китергән гармунны Рәниф тә уйный Ләкин һич кенә д» ачуны китерми, ә киресенчә. -Күңел гармуныбызны кемгә тапшырырга җыенабыз сон әле" - дигән уйга этәрә Рәниф гармуны Гармун уйныйм. ә күңелдә сагышлы моң — Тиңсез көйләр ятим кала, нишләргә соң’ - дип ӨЗГӘЛӘНӘ ул. Әйе. өзгәләнер, халыкка мөрәҗәгать итәрлек сорау бу Чөнки Җырсыз, моңсыз нәселсез һәм тарихсыз - тук Бәндәләрнең беркем.-.» дә кызыгы юк' Ә җан гармунын тапшырып калдырыр, аны кабул итеп алырлык кешеләр кемнәр’ Гармун уйный, ә күңелдә сагышлы моң - Бу гармунны кайсыгызга тапшырыйм соң” — ДИ шагыйрь Шушы ике генә юлга салынган мәгънә тирәнлеге тетрәтте мине Җан чишмәләре саеккан, күңел көзгеләре томанланган -җан ул. дини төшенчә генә, а мәхәббәт сантимент- кына дип йөргән дөньяга фәкать технократ күзлеге аша гына караган бәндәләргә гасырлар, чорлар аша бүгенге конга capKi.ni чыккан халык моңын гармунны - тапшырып буламы нкән” Уйландыра Шомландыра Сискәндерә Тизлек арбасында барганда җанын түгелеп калганнң да тоймыйча кая чабасың, кеше’ Тагын -Сакламадым кулымдагы кош баласын- дип башланган шигырьгә тукталыйк Халык телендә йөргән -һавадагы торнага ышанып кулыңдагы чыпчыкны очырма- дигән тапкыр мәкальгә нигезләнгән бу шигырь Чын шигырь шундый үзенчәлеккә ия һәркем аны үз тормышы үз халәтенә яраклаштыра ала. укучы анда үз күңеленә аваздаш хис. моң уй таба .«ли I’ Шәриповның бу шигыре мин. Койдем Сойдем Ирештем Күкларг» менеп твштем Төштем сагыш җыярга. Күмеп күпме хыялга Җир болытлы. кук аяз Шулмы сою? Шулмы наз’ Кая бәхет’ Кая моң* Гүргә иртл Күккә соң бүгенге көндә күпләрне соң дәрәҗәдә борчыган тел турындагы уйлануларга этәрде Минем күзаллавымда тел мәсьәләсе шушындыйрак бер картина хасил итә менә бөтен кешеләр дә зур суларга, диңгезокеаннарга омтыла Шул -дөнья океанына» бару юлында вак чишмә инеш, хәтта зур гына елгаларын да югалтып бетерә. Белгәнебезчә —океан сулары эчәргә яраксыз Ә кеше сусый Ул тәрбиясез калып саеккан. боеккан чишмә суларын әз генә булса да эчеп яши. канында шул чишмә тибеше Ул аны аңламыйча һаман диңгездә йөзә бирә һәм үзе дә сизми гомерен диңгезгә койган җан чишмәсен эзләп үткәрә Диңгездән чишмә эзләп табуның ни икәнен аңлатып тору кирәк түгелдер Җан чишмәсен югалтканнар бәхетнең ни икәнен белмидер Үзең бәхетле булмый торып, башкаларны бәхетле итү мөмкин түгел» — дигән А Макаренко Минем шундый бәхетсезләр белән күп тапкырлар очрашканым бар. Алар туган телләрен югалта язганнар, ләкин рус яки башка халыклар теле белән дә тулы мәгънәсендә эш итә алмыйлар Үзләре шуны аңлыйлар да Ләкин башка телне җан чишмәсенә әверелдерү өчен нигездә бер гомер генә җитмәү сәбәпле, үзләре дә. телләре кебек китек-котык гомер кичерәләр Башка телне җан чишмәсенә әверелдереп. халыкка хезмәт иткән шәхесләрнең саны да дөнья тарихында сирәк Ә без шуларның барысын исәпкә алмыйча, уртак тел ясарга тотындык та — көймәбез комга утырды түгелме’ Күктәге торнага ымсынып, кулыбыздагы былбылны ишетми башладык. Башкорт шагыйре Рәми Гарипов: Теле барның гына иле бар, Иле барның гына теле бар, — дигән икән, хаклыктан хаклык эзләмиләр Телгә илтифатсыз булып, туган авылларыбызны аяныч хәлгә төшердек Русчалап кына -перспективасыз авыл» дип җибәрдек Аның туган телгә әйләндергәч киләчәге булмаган авыл» дигән мәгънә биргәнен уйлап та карамадык ахры Авыл халыксыз булмый бит инде ул. Ул авыл халкын әллә шайтан каргаган идеме икән’ Кайсысының туган җирен су астына, кайсысыныкын ут астына салып калдырдылар Оясы туздырылган коштай тузды да халык, җан ачысы белән оя тирәли кычкырып йөргән кошны хәтерләтеп, сыз- лана-сызлана чит җирләргә китте Ә менә Рәнифнең авылы бардыр Шул авылдыр аның җан чишмәсе Гади, фәһемле, төгәл, моңлы, милли, образлы тел белән сөйли ул. Фәкать биш шигырь. Ләкин миңа алар бер үк дәрәҗәдә барысы да кадерле Бармакның кайсын тешләсәң дә авырта дигәндәй, берсенә дә сүз тидерәсем килми Рәнифнең биш шигырен дә җаным кабул итте Әлегәчә бу шагыйрьне күргәнем юк Ләкин мин аны таныйм шагыйрь дип. Шушы мәкаләнең бер өлешен язгач, кулга төшкән «Татарстан яшьләре» газетасының 13 нче санында шул ук Р Шәриповның «Фатыйма мәхәббәте» поэмасын укыдым Поэманы укыйм ә үзем шушы фаҗигале дөнья эчендәге шагыйрьне күрәм Әсәрне укый башлагач та. борынгы поэзия аһәңе килеп кагылса да. Йосыфны сурәтләгән матур нәкышләр, чаралар да борынгы алымнар да юк монда Чөнки бу әсәрнең авторы Кол Гали дә, Нәваи дә. Туфан да түгел ә бары үзенә генә хас мәхәббәте белән Рәниф Шәрипов Бәлки биредә бөек шагыйрьләрне искә алу артык һавалы тоелыр, ләкин мин шуны төгәл беләм аларның барысына да хас уртак сыйфат — үз геройларына үлеп гашыйк булу Ничек кенә таушалган суз, ялган белән Кагылмаска синең матур исемеңә? — дип үрсәләнә бу шагыйрь дә Ьәм аның үрсәләнүе дә үзенчә, заманча Поэманы укыганда мин шуны да тойдым шагыйрь үзен дә. каләмен дә героен да. укучысын да ачык күреп яза Ә бу җырны мин язмадым- Үзем түгел Каләмемне йөртте сәер, моңлы тылсым. Ул тырышты, Фатыймакай.үзең төсле Сурәтең дә якты, гүзәл сынлы булсын Шигырь турында сөйләп кенә шигырьне аңлатып булмыйдыр Юктыр, чөнки, сөйләү — проза ә проза әйтә алмаганнарны шигырьдән генә тоеп була Әгәр дә мин поэманы шушында күчереп язып куйсам, ул иң яхшы мәкалә булыр иде кебек Ләкин әсәр инде тиешле җирдә басылган Поэмада шагыйрь әйтергә теләгән фикер акылыма, ә аның җаныннан агылган моң җаныма килеп иреште Бу инде шагыйрь ечен зур мәртәбә Рәнифнең бур шигырендә куелган «Кая бәхет’ Кая моң’«— дигән сорауга «Туган җиреңдә туган телендә Сиңа хис. моң биргән халкыңда, шигърияттә'» — дип җавап бирәсе килә Шулардан аерылмасаң алар каршысында җаваплылык хисен югалтмасаң. бәхетеңне табарсың Нәжмбә САФИНА. Нефтекамск шәһәре Конкрет эш кирәк! Китапка һич кенә дә товар итеп карарга ярамый Китап — ул идеология коралы Хәтта әле рәсми доктриналар искергән чакта да китап үзенең ролен югалтмый Әмирхан Еники. Аяз Гыйләҗев. Мөхәммәт Мәһдиев. Нурихан Фәттах. Гариф Ахуновларга үзгәртеп кору кирәкми Үзгәртеп коруны алар кебек кешеләр тудырды Дорес. китапны сата белмиләр Татар әдәбиятын түгел, татар телен дә белмәгән кешеләр татар китабын сата Ә пропаганда бөтенләй юк Китап кибетләренә чын әдәбият сөючеләрне тупларга кирәк Журналдагы әңгәмәне игътибар белән укыдым Сәер «Ничек бар шулай калачак» — дигәнрәк фикер сизелә Яшь авторның әсәре дүрт елдан соң гына чыккач ул нәрсә дигән сүз була соң’ Мондый темплар сезне беркайчан да замана белән атлатмас Утызынчы еллар турында алтмышынчы елда алтмышынчы еллар турында туксанынчы елда язып барган әдәбият кемгә кирәк’ Ни өчен кемгәдер ияреп эшләргә’ Барлык нәшриятлар да дүрт елдан соң бастырсыннар. ә сез бер ел эчендә чыгарыгыз Сездән үрнәк алсыннар' Матбугатта бар куәтенә укучыны шигырь яратмауда гаеплиләр Имеш шигырь китаплары сатылмый, имеш, халык шигырьне яратмый Дорес түгел Укучы шигырь ярата Кайсы кибеттән Кол Гали. Утыз Имәнине алып була’ Әйдәгез әле. халыкка җитәрлек санда классик шагыйрьләребезне бастырыйк Шигырьгә мәхәббәтне классик шагыйрьләребездә»! башлыйк, бу иң ышанычлы юл Аннары, ни өчен Кол Гали белән Тукай арасы массовый укучы өчен бушлык’ Шул чорның шагыйрьләре булган, ул китапларны кайчан бастырачаксыз* Китапханәләр өчен генә түгел, укучылар өчен дә' Халыкның әкренләп инкубатор чебиенә әйләнеп баруы үз халкыңның тарихын, гореф-гадәтләрен белмәүдән Ә белергә чыганаклар юк. мәгълүмат юк' Шамил Баһааетдииов. Куйбышев шәһәре Нәрсә язганнары аңлашылмый Ул шигырь китаплары белән нигә вакыт үткәреп, күз бетереп утырырга’ Алар- ның күбесендә бит берни дә аңлашылмый гади укучыга Ни көләсе килми, ни елыйсы' Ни ачу чыкмый, ни күңел булмый' Ә бит классик шагыйрьләрдә (мәсәлән. Г Тукайда) һич тә алай түгел Анда сүзнең нәрсә турында барганы ап-ачык аңлашылып тора Безнең бүгенге кайбер шагыйрьләрнең халыкка айтер сүзе юкка күрә шулаймы икән ул әллә’ Кашаф Юиысоа. Таafuкетон ССР, Кайракком шәһәре