БЕР УЧ АРЫШ
КӨНДӘЛЕК ДӘФТӘРЕННӘН
Кайда егыласыңмы белсәң, мәкальдә әйтелгәнчә, йомшаграк түшәп куяр идең. Миңа, командировкага чыккан җиремдә, уйламаганда- көтмәгәндә, больницага кереп ятарга туры килде, һаман да шул — йөрәк. Үземә калса, юлга бик тә уңай, бик тә кулай чакта чыккан идем. Яра там, бик яратам мин уттай кызу урак өстен — игенченең кояшны кырда каршылап, эш урынында озатып кала торган чагын. Аннан алып кайткан тәэсирләр елның ел буена күңелне җилкендереп, көч дәрт өстәп, рухланды рып, илһам биреп тора. Салам исе, икмәк исе бөркелгән киң басулар буйлап атлыйсың. Як ягыңда иген дулкынлана. Талгын җилдә тирбәлүче тук башаклар колагыңа балачактан таныш булган иң матур, иң изге, иң якын көйне суза сыман. Ваш өстемдә тургайларның көмеш чыңы. Аларга туй ясаучы чикерткә тавышлары кушыла... Игеннәр җитлеккән чак. Урак өсте. Ул гомер-гомергә елның иң әһәмиятле фасылы булды. Чөнки ул чор игенченең изге туфракка күкрәк көчен салып, маңгай тире белән сугарып, фидакарь һәм мөкатдәс хезмәтен биреп үстергән җимеше — икмәк белән очрашу мизгеле... Икмәк! Безнең бөтен гореф-гадәтләребез нкмәк дигән изге ризыктан аерылгысыз. Икмәк тарихы — безнең тарихыбыз, яшәешебез тарихы. Без нең шәҗәрә, безнең нәсел җебе, нәсел агачы тарихы. Бу турыда без бер генә минутка да онытырга тиеш түгелбез. Онытырга хакыбыз юк! Революция еллары нкмәге, гражданнар сугышы чоры икмәге... Арада, 1921 елгы, кара афәт — ачлык елы икмәге дә бар. Илебезне индустрияләштерү һәм колхоз лашу чоры икмәге, һәм, ниһаять, көек исе сеңгән Бөек Ватан сугышы еллары икмәге. Аның кадерен чамалау өчен Ленинград блокадасы ипекәен искә төшерү дә җитәдер... һәрбер бөртеге гаять зур авырлыклар белән табылганга күрә дә, боек тә ул Икмәк! Тирәннәнрәк уйлый китсәң, безнең басуларыбыз күкрәк көче, маңгай тире белән генә түгел, ата-бабаларыбызның кайнар кайнары белән дә сугарылган... 3 август. Чалт аяз көн. Игенче өчен иң хозур, шул ук вакытта, иң кызу чор, вакытны тәүлекләп түгел, минутлап саный торган чак. Ә мин шундый вакытта тынчу палатада ятам. Хәлем мөшкел, үзем генә беләм. Әмма ара чым белән уртак тел таптым кебек, санаулы минутларга гына булса да. К саклык белән генә, урамга чыгам, аллеяның бирге башындагы эскәмияләрдә утыргалыйм. Шактый гына кешеләр белән танышырга да өлгердем инде. Ике кешелек палатада берүзем ятам. Бу хәл башта, үз-үземне күрәсем килмәгән чакта, куандырса да. икеме-өчме көн узгач, берәрсен кертсеннәр иде ичмаса, дигән теләк уянды. Салтыков-Щедрин теге яки бу шәһәр белән танышуны зираттан башларга киңәш иткән. Мин исә әлеге төбәк белән «Маяк* исемле газета аша таныша башладым. Өченчеме, дүртенчеме тапкыр инде, моннан атна-ун көн элек чыккан газетаны укып ятам. Укымыйча чараң юк. «...Менә без — «Карамалы кыры» дип аталган күпьеллык үлән басуында,— дип яза автор.— Эшнең кызган урыны — нәкъ шушында икән. Басу түрендә — «Авангард» колхозының алдынгы механизаторларыннан Мөхәснм Ибраев белән Нурислам Кәримовлар. — Быел бу басуның һәр гектарыннан 270 әр центнер яшел масса алабыз,— ди колхоз председателе Идият Фәтхуллович Миңлебаев.— Ә узган ел — нибары 65 центнер гына иде...» Шул вакыт палата ишеге ачылып китте. Махсус озын арбага салынган авыруны алып керделәр. Шәфкать туташлары авыруны караватка күчерделәр. Аннары авыруның баш очында җилкәсенә халат салган өлкән яшьтәге хатын гына калды. Ул. санитарка хәзерләгән урынны ошатмагандай. мендәрне рәтләде: — Болай җайлымы, сиңа әйтәм? — Ярыйсы...— диде авыру. Авыру ягына күз салдым. Яше җитмешләр тирәсенә якынлашкан агай. Җил искән кара тут йөзен тирән тирән җыерчыклар бизәгән. Куе тузынкы кашын кояш ашаган. Яңак калканнары күпереп тора. Кысынкы күзләрендә тетрәндергеч моң-сагыш һәм тагын үкенеч сыман нәрсә чагыла. Иң хәйранга калдырганы — кардай ак җәймә өстендәге куллары иде. Карабодайның зәңгәрсу-шәмәхә сабагына охшаган кан тамырлары бүлтәеп чыккан, куллар зур, тупас, тоташтан кара көйгән кебек. — Әх-х, менә бит!..— дип, тирән көрсенеп куйды авыру.— Үлгәннәр каберләреннән кубарылырлык көннәрдә... шушында кереп ят инде... — Тыныч кына ятчы, зинһар!— диде апа кеше.— Бу тиклем дә кырмыскалы йөрәк булырсың икән. Гомерең буе шул инде синең. Үзеңнән башка дөнья тукталыр дисеңме әллә? Эшләмәдең түгел, эшләдең. Әнә, докторлар нәрсә диде: бернинди борчылу, бернинди кирәкмәгән уй-хәсрәткә бирелмәскә! Урыныңа менә дигән яшь агроном калды. Югары белемле... — Дипломлы диген...— Авыру агай әрнү-сызлануларын яшерә алмаган бер кыяфәт белән сөйли иде.— Китап кына укытучыны да, тәҗрибәне дә алыштыра алмый. «Иген җаен иккән белер», ди торган иде әти мәрхүм... — Йөрәкме?— дип сорап куйдым. — Шул каһәр инде...— диде күршем. Барлык авырулар да палаталарын ташлап тышка күчкән диярсең, кая карама халат, пижама киеп алган авырулар. Алар аллеядагы эскәмияләрне генә түгел, койма буендагы яшел-хәтфә чирәмлекне дә тутырган. Хәлем әллә ни ерак китәрлек булмаганлыктан, киң таш баскычтан төшүгә, шунда, каршыда гына үсеп утырган өрәңге ышыгындагы эскәмиягә юнәлдем. Анда минем кичә генә танышкан кешем дә утыра иде. Зур гәүдәле, нык бәдәнле ул. һәрчак җитди. «Бөер»,— дип зарлана. Үзен, абруйлы кешеләргә хас булганча, шактый ук дәрәҗәле, һавалы тота. Авыл хуҗалыгы работниклары профсоюзының район комитеты председателе икән. Берүзе аерым палатада ята. Ул, килеш-килбәтенә караганда, авырудан бигрәк, җылы якта ял итүчене хәтерләтә. Иптәш Мортазин белән сүземне палатама авыру кертүләреннән башладым. — Ниһаять, миңа да иптәш табылды,— дидем. Беләм мин ул бәндәне... «Авангард» колхозының агрономы ул. Үзсүзле, киребеткән бер нәмәстә шунда. — Чыннан да, бераз сәеррәк кешегә охшаган... — Бик белдекле булып, кирәксә кирәкмәсә дә тыгылып тыкшынып, ертыктан сүтек эзләүдән бушамый торган бер бәндә — Әшрәф Әхмәтов. За иаиында миңа бетен район күләмендә җир белән, уңыш белән идарә итәргә туры килгән иде. Нәкъ менә шул елларда канга бик күп тоз салды. — Башбирмәс, бунтарь кеше алайса? — Каян килеп бунтарь булсын?!. Шәфкать туташы мине чакырып алды. Укол ясар чак җиткән. Процедура кабинетында кан басымы белән иза чигүче тагын бер танышымны очраттым. Дамир Зарипов. КПСС райкомының бүлек мөдире. Палатамдагы күршем турында әйттем. Ул да инде бу турыда ишеткән икән: — Бәхет елмайган үзегезгә. Әшрәф ага кебек, хезмәтне вөҗдан таләбенә әйләндергән фидакарь, җиргә җаны тәне белән бирелгән, ил гаме белән яшәүче бүтән кешене белмим мин,— диде. — Бераз кырысрак күренә... — Мортазин сүзенә бик үк ышанып бетмә әле син, — диде.— Аларның беркайчан да боткалары пешмәде. Әшрәф ага — туры, гадел кеше. Берва кытта да кемнең кем булуы белән санашып тормады, турыдан ярлы. Ә Миң лебан Закирович кебекләр тәнкыйтьне, абруйларына күләгә төшерүчеләрне, ай һай ла. яратмыйлар. Моннан байтак еллар элек, аларның бер җыелышта пычакка пычак килүләре әле дә хәтердә. Мортазин, игенчеләрне шактый ук түбәнсетеп: «Нәрсә эшләгәнебезне беләбездер?!» — дип, бик катгый боерык лар биреп маташкан иде. Трибунага чыгып баскан Әшрәф ага элеп алып селкеде дә салды тегене. «Юк, хөрмәтле Миңлебай Закирович, бигайбә!..— дип башлады ул сүзен.— Без сезнең, тормыш үзе гамәлдән сызып аткан, кадими заманнан калган күрсәтмәләрегезне кабул итә алмыйбыз. Җир бе ләп хаталанырга ярамый, бу хатаның бик кыйммәткә төшүе бар. Җир бит ул — нәкъ аш табагы, аңардан, нн салсаң, шуны гына алып була. Нишләп әле сез игенне кабинет тәрәзәсеннән яхшырак күренә дип уйлыйсыз? Сез бит кай чан, күпме һәм нинди ашламалар чыгаруыбызны да, басуларыбызны нин ди ысул, нинди максатлар куеп эшкәртүебезне дә, чәчү әйләнеше канун нарын да белмисез. Җир бала көтә торган яшь килен кебек, аның ризык талымлавын сез кайдан белә аласыз соң, иптәш Мортазин, белмисез!..» — Билгеле, шома гына узмады аның ул чыгышы. Шелтә чәпәде ләр.—Дамир, нидер исенә төшергәндәй, елмайды да дәвам итте:—Менә шундый кеше ул Әшрәф ага. Әшрәф ага турында район газетасы битләрендә шактый гына кызыклы материаллар чыккалаган. Дамир миңа шул иске газеталарны табып бирергә булды. Шулчак азын коридорның аргы башында, безне дәвалаучы нрач Са фнна күренде. Авырулар арасында аны үз итеп: «Сылу Миңсылу» дип та, «Җилле доктор», дип тә йөртәләр. Аның ике кулын халат кесәләренә батырып, итәкләрен җилфердәтеп, җил-җил якынлашып килүен күргәч, без дә, җәһәт кенә урыннарыбыздан кубып, палаталарыбызга таралыштык. — Апа, тиз булыгыз, врачлар обход ясый. Зинһар, тизрәк селкенегез! — диде ул Әшрәф аганың хатынына. Ансыз да каушап югалып калган апа кеше, кая барып бәрелергә бел моде. Әшрәф аганың сүзе бетмәгән икән: — Рәфискә әйт!.. Башакларны иртәгә үк алып килсен. Төрле урыннан алсын. Бутамасын... Урман буеннан, үзәнлектән, басу уртасыннан, калку лыктан... Аерым кәгазьләргә төрсен. Бутамас өчен, кайдан алганлыгым язып куйсын. Башакларга карап, аларның җитлеккәнен тикшереп, кайсын кайчан ура башларга үзем команда бирермен. Ишетсен колагың, минем командадан башка — комбайннар кертте юк! Басуның гадәти түгеллегеи оныта күрмәсеннәр, сынау тәҗрибә участогы ул... Озак та үтмәде, ишек ике якка ачылып китте. Аннан, коллегаларын ияртеп. Сафина килеп керде. Туп-туры Әшрәф ага караватына юнәлде. Апа кешедән калган урындыкка килеп утырды да авыруның хезмәт мөһере сугылган — җир карасы йоккан кулын алып, йөрәк тибешен санады. — Менә нәрсә, Әшрәф ага. Сезгә хәзер иң төп дәва тынычлык. Җыен юк-бар белән җаныгызны кыйнамау. Беләм, уттай кызу урак өстендә сезгә монда ятуның әҗәлгә тиң икәнлеген дә беләм. Тик нишләмәк кирәк, авыру сорап килми. Колхозыгызда эшләр һәйбәт кенә бара. Район газетасы да, радиосы да мактап телгә ала. «Безнең депутатыбызның хәле ничегрәк?» — дип, райисполком да, райком да кызыксынып тора... Яткан җиремнән врачны күзәтәм. «Сылу — Миңсылу» дип йөртүләре урынлы, чыннан да, матур, мөлаем хатын. — Тизрәк савыгып, аягыгызга басасыгыз килә икән, һәрнәрсәне бары тик мин дигәнчә генә эшлибез. Шулай итсәк, бар да яхшы булыр,— диде ул ахырдан. Минем янда туктап та тормады. 4 август. — Әнә, безгә кирәк егет тә монда...— диде Дамир, сәрви агачы күләгәсендәге эскәмиядә утыручылар төркеменә күрсәтеп,— район газетасында эшли. Хәтерегездә тотыгыз, исеме — Әсгать, фамилиясе — Сә- гыйтов. Исәнләшеп без дә, тәмләп кенә гәп сатучылар төркеменә кушылдык. Дамир, минем якка ым кагып, Әшрәф ага белән кызыксынуымны әйтте, берьюлы Әсгать Сәгыйтовка да үзенең үтенечен белдерде. — Эшлибез аны, Дамир абый.— диде егет бик күндәм кыяфәт белән.— Әшрәф ага турында минем дә язган бар ул!..— Егет Дамир абыйсы әйткән мәкаләне дә, үзенең язмаларын да бүген үк миңа тапшырырга вәгъдә итте. Шулчак безнең янда гына утырган берәү, мәзәк сөйләргә теләгәндәй, сүз башлады. Имештер ул, хатынын култык астына кыстырып, Кырымнан ялдан кайтып килә. Караса, каршысында — Әшрәф ага! Кайда диген әле?! Мәскәү метросында. Әшрәф аганың җилкәсендә — арыш капчыгы! Кулында — тагын ниндидер янчык. Шунда якташы Әшрәф агага чак кына ярдәм дә итә. Кулындагы төенне үзенә ала. «Әһә-ә, дип уйлый үзе, димәк, безнең якка яңадан ниндидер яңа сортлы орлык кайта.» Бу сүзләр мәзәк кебек иттереп сөйләнелсә дә, тыңлап торучылар җитдигә бордылар. Әшрәф аганың илебезнең күп кенә атаклы селекционерлары белән дусларча аралашуы, яңа сортларны үзе яшәгән район шартларында сынап караулары турында сүз куертып алдылар. Әгәр дә хак булса, бер танылган галим, Әшрәф ага Әхмәтовны хәтта үз янына эшкә дә чакырган. имеш. Уртада өлкән яшьтәге авыру утыра. Операциядән соң. Аның да әйтергә теләгәне Әшрәф турында иде. Беренче сүзләреннән үк шул аңлашылды: авылдашлар икән. — Замана авырлыкларын үз җилкәсендә күп татыды минем яшьти. Кем әйтмешли, җанын җир урынына сөрделәр аның. Анда нинди нервы, нинди йөрәк түзсен, ди. Гаделсезлек күрсә, башкалар кебек, телен аркылы тешләп, дәшми кала алмады. Ничек кенә кыланмадылар адәм өстеннән. Бер дә юкка мең төрле шелтәләр бирү дисеңме, икмәк урлады дип, нахакка хөкемгә тарттырулар дисеңме, барысын да кичерде... Берсендә, нәкъ менә хәзергедәй, кылны кырыкка ярыр вакыт иде. Таң сарысыннан, караңгы төнгә кадәр, өеңә кайтырмын димә. Мин, машинам белән, басудагы механизаторларга ашарга алып барырга тиеш идем. Әшрәф-яшьти дә минем янда.— Абзый кеше ирен кырыйлары белән генә елмайды.— Безнең халыкта: • Исереккә сәлам бирмә, ул бирсә дә, син алма», дигән сүз бар. Махсус савытларга тутырып, һәйбәтләп томаланган аш-суларны алырга дип, ашханәгә кердем. Безнең ашханә — олы юл өстендә. Шунлыктан үткән-сүткән сугылып чыкмыйча калмый. Без кергәндә дә, ни күрик, тәрәзә буендагы өстәл янында, акырып-бакырып, сүгенеп өчдүрт исерек утыра. Шунда Әш- 134 рэф яшьти томырылып тегеләр янына ыргылды, барып та җитте, арттан килеп, берсенең муен тамырыннан эләктереп тә алды. Үзе бер үк сүзләрне тәкрарлый: «Кабахәт җан! Хәзер үк ал икмәкне!.. Ал диләр сиңа!.. Югый сә. җаныңны җәһәннәмгә олактырам...»— дип. бер сугуда яшь үгезне тезләндерерлек егетне өстәл астына бөгә бу. Бу көтелмәгән хәлдән кинәт айныган егет; «Вот псих!.. Мә! Синеңчә булсын!..»— дип. өстәл аягы астына * кыстырылган ипи катысын тәлинкәгә алып салды. Әшрәф яшьти әлеге Алып 5 батырдай егетнең өстәл аягы астына, аракы тулы стаканнары чайпалмасын * ачен, икмәк кыстырып куюын күреп калган икән... Әшрәф юл буена ярсып барды. Мин инде үземчә: «Иә сәнә, тынычлан. ; ташла, азмы әле андый бәдбәхетләр»,— дип тә караган идем, кая ул тыныч- “ лану!» Сүзгә яңадан яшь журналист Әсгать кушылды: — Районда авыл хуҗалыгы алдынгыларының слетын уздырырга хәзер = лек барган көннәрдә, кабат Әшрәф ага янында булырга туры килде. Аңа РСФСРның атказанган агрономы дигән исем бирелгән көннәр иде. Газета * вчен фоторәсеме кирәк. Сирәк була торган хәл идарәдә, кабинетында _ очраттык үзен. Бераз әңгәмә корып алдык. Нинди йомыш белән йөрүебезне ' аңлаттым. Киенеп килү өчен өенә кайтарып җибәрдек. Кырынып, ап-ак күлмәк, яңа костюм киеп килгән бу, тик галстук такмаган. ‘ Фотограф Садриевның хөрмәгә үрмәләүче маймыл сурәте төшерелгән гал ' стугын алдык та тактык. Редактор, ярты еллык подшивканы күтәреп: • Колхоз совхозлардан алып кайткан фотоларыгызга күз салыгыз!.. Һәркайсында — әлеге дә баягы маймыл...»— дип, бирде генә кирәгебезне. Зур бүләкләрдә — Әшрәф аганың бөтен биографиясе. Ул шушы төбәктә туып-үскән. Сугышка киткән. Будапешт, Прага шәһәрләрен азат итүдә катнаш кан. Аннан соң ПортАртур ягына чыгып киткәннәр. Германияне, Японияне җиңгән өчен бирелгән медальләре янында өченче дәрәҗә Дан, Кызыл Йолдыз орденнары да бар. Армиядә җиде ел булырга туры килгән Әшрәф ага Әхмәтовка. Туган якларын, туган-тумачаларын, үзе югында дөньяга килгән кызын үлердәй булып сагынып кайткан ул. Сугыштан соңгы гомерен тулысыича Җиргә багышлый. Башта — техникум, читтән торып, институт тәмамлый. Гел агрономлык эше белән мәшгуль була. Әсгать Сәгыйтов, бераз төтен җибәрергә яратса да, сүзендә торучан икән. Көндезге йокы сәгатьләре үтү белән, ул миңа дүрт-биш газета китереп тоттырды. Иң әүвәл, Әшрәф аганың портреты урнаштырылган газетаны кулыма алдым. Редактор шелтә белдергән галстукка игътибар итәм. Кара җирлеккә хөр мә һәм маймыл сурәте төшерелгән галстук, чыннан да, Әшрәф агага ятышып бетми сыман. Рәсем астын укыйм: «Авангард» колхозы игенчелектә югары культуралы коллектив исемен йөртә. Моңа агрочараларның ныклы сыналган система сын эшләү нәтиҗәсендә ирешелде. Ә бу өлкәдәге уңышлар, беренче чират та, колхозның баш агрономы Ә. А. Әхмәтовның эзләнүләренә, фән казанышла рын, алдынгылар тәҗрибәсен кертүдә армый талмый эшләвенә бәйлән ген...» Кулымда — икенче газета. Дамир әйткән мәкалә нәкъ шушы санда урнаштырылган. «Эзләгәннең эзе кала» исемле язма газетаның тулы бер битен биләгән. Менә аның кайбер юллары: «Кеше җиргә могҗиза тудыру, үз эзен калдыру өчен килә. Бу — Әшрәф аганың яраткан сүзләре. Минем алда • Авангард» колхозының баш агрономы Әшрәф ага Әхмәтовның күн тышлы калын-калын көндәлекләре һәм күптөрле сынаулар үткәргәннән соң теркәп куелган язмалары. Бер дәфтәрдә халкыбызның иген игү хакындагы тәгъбирләре, риваять лар. гыйбарәләр, дастаннар, җыр-такмаклар. хәтта әкиятләр тупланган. Яз маларның күп өлеше сынамышлардан тора. Менә, кош кортларга караган сынамышлардан берничә мисал : «Чаңгырау торна биегән җирдә иген булмый». •Тургай сайрый башласа, сабанга чык». «Кыр казлары түбәннән очса, сабан аш лыгы уңар», «Бытбылдык язын тартардан элек кычкырса, ашлык мул булыр, мал туар симерер», «Карлыгач килгәч, борчак чәчәргә кирәк»... Дәфтәрләрнең берсендә игенче һөнәренә кагылышлы халык җырлары, такмактакмазалар да бар: Арыш чәчтем — уңмады. Бодай чәчтем — уңмады; һичкемгә дә үпкәләмим. Үз бәхетем булмады... Агрономия һәм җир эшкәртү технологиясендә ифрат бай тәҗрибә туплаган Әшрәф аганың язмаларында «Программалаштырылган уңыш» кебек, моңарчы бик сирәк очрый торган сүзләр дә бар. Шундук ул, Җир-ана белән уртак тел тапкан кешегә генә хас оптимистлык белән: «Җирнең мөмкинлекләре чикләнмәгән», дигән сүзләр әйтә һәм конкрет мисаллар китерә. Мәсәлән, ул үзенең бакчасындагы тәҗрибә түтәлләрендә, һәрбер төбе сигезәр килограмм һәм аннан да артыграк тарткан чөгендерләр үстергән. Шулай ук көзге бодайдан да (гектарга чыгарып исәпләгәндә) 200— 250 шәр центнер уңыш алырга мөмкин икәнлекне исбат иткән. «Менә ул игенченең резервлары кайда!»— ди атаклы агроном, үзенең соклануын яшерә алмыйча. Әмма: «Болар- ның барысына да Җирне яратканда, игенчелек хезмәтенә иҗади караганда гына ирешергә мөмкин»,— дип куя. Моның өчен, әлбәттә, туфракның уңдырышын арттыру, агротехник чараларны. чәчү әйләнешен төгәл башкару кирәк ңкән. Мондый нәтиҗәгә ул күп еллар буена сузылган сынау-күзәтүләрдән соң килә. Әшрәф аганың әлеге язмалары агроном һөнәренә биргән бәясе белән төгәлләнә: «Агроном туфракның яшәү серләрен, табигый шартлар тәэсирендә үзгәрү процессларын бик яхшы белергә тиеш. Бары тик шулай булганда гына авыл хуҗалыгы технологы — агроном илгә, халыкка хезмәт итә һәм материаль байлыклар тудыра ала»... 5 август. Бүген мин дә палатада ятам. Көн бозылды. Иртәдән бирле җил котыра. Җәйге челләдә сирәк була торган хәл. Күршем Әшрәф агага игътибар итәм. Күзләре — тәрәзәдә. Тын да алмый сыман. Сизәм: җаны, бөтен барлыгы белән, басу киңлекләрендә, иген өчен хәлиткеч көрәш барган җирдә ул. — Быел да урып-җыю бик җиңел булмас, ахры...— дигән булдым мин, күршемнең дә ни турында уйлаганлыгына күрәзәлек ясагандай итеп.— һич аңламассың бу табигатьне... — Әй-йе-е!..— дип сузып куйды Әшрәф ага, үзалдына гына сөйләнгән сыман.— Сүз дә юк. ипекәй дип аталган төп ризыгыбызның язмышы, тырыш хезмәт белән бергә табигатьнең миһербанлыгына да бәйле. Шахмат уйнарга яратучы Терентий Семенович сүзләре белән әйтсәк: аклар белән беренче булып һәрчак табигать йөри... димәк, ахыр чиктә, барыбер җир хуҗасы — игенчегә баш ватарга кала. — Әшрәф ага, Терентий Мальцевны күргәнегез дә бармы әллә? — Булды андый хәл. Юлым Төмән өлкәсенә барып чыккач, ике генә көнгә сугылган идем... — Әшрәф ага.— дидем мин, әңгәмәнең шулай җиңел ялганып китүенә куанып.— Шундый зур абруй казанган Мальцев тәгълиматының хикмәте нәрсәдә? Күршем ялындырмады, сөйләп китте: Дөнья галимнәре, шул исәптән, безнекеләр дә, игенчелек өлкәсендәге үсемлекләрне ике төркемгә бүлеп йөртәләр: туфракны бозучы, һәм дә килеп, туфракны дәвалаучы, ныгытучы, туфрак структурасын ях шыртучылар группасына керәләр. Ә менә башаклы үсемлекләр туфракны бозучылар, җир структурасын җимерүчеләр: арыш, бодай, арпа кебек төп бөртекле культуралар. Терентей Сергеевич, фәнни бәхәскә катнашып, бер үзе бөтен галимнәргә каршы чыга, җир белән дөрес эш иткәндә, туфрак структурасына зыян китермичә, ягъни җирнең астын-өскә әйләндермичә дә, югары уңыш алып була, ди. Мин, Әшрәф аганы сөйләтә башлавыма куанып, янә сораулар биреп калырга ашыктым. Соңгы елларда матбугат битләреннән, телдән төшми торган яңалыклар: агропромышленность комплексы, шулай ук район агропромышленность берләшмәсе советлары турында сүз кузгаттым. * Әшрәф ага үзалдына гына сөйләнгәндәй, дәвам итте: — Ничек кенә булмасын, һәркайсының нигезендә Җир һәм җиргә « җаны-тәне белән бирелгән, ару-талуны белмәс, фидакарь игенче хезмәте > калачак... Ул көнне без, Әшрәф ага белән, бары тик төшке аштан соң гына икәү * дән-икәү була алдык. Мин янә — урак өсте, аның мең төрле мәшәкатьләре = турында сөйләнә башладым. с Әшрәф агага да җан керде, йөзен миңа таба борды — Иген өчен көрәшнең беркайчан да җиңел булганы юк.— диде ул.— - Елларны гына күр син: бер ел корытса, ике ел тоташтан коепмы коя... > Шуңа күрә дә игенче гомере буе ут йотып яши. Тикмәгә генә: игенченең - абруе — кыл өстендә, дими торганнардыр... Әшрәф аганы, кабат сүзгә чакырып, аяусыз сугыш һәм аннан соңгы авыр еллар турында гәп саткандай итәм. Бу юлы да «чиертте» тагын Җан j га үтеп кереп, бәгырьләрне парә-парә телгәләрлек күренешләрне күзалларлык сурәтләп, янә сөйли башлады: — Язмышның шәфкатьсезлегеннән зарлану — ир-егет эше түгел. Мин дә зарланып әйтмим, чөнки ул еллардагы авырлык-мохтаҗлыклар бөтен ил белән бергә кичерелде. Шунысы хәтергә гомерлеккә уелып калган: уңыш юк, адәм әйтеп, адәм ышанырлык түгел. Бер заман председательләр алыштыру модага кереп китте. Сүз дә юк: уңышның сере кешегә бәйле. Кеше, теләгән тәкъдирдә, шәрә таш өстендә дә иген үстерә ала. Безгә андый кешене озак көтәргә туры килде. Ел саен алышынып торган җитәкчеләрдән тәмам гаҗиз булды халык. Ә юк, җә юк. тотарлар иде дә китерерләр иде чираттагы кандидатны. Ниндирәк кеше? Нәрсәгә сәләтле? Халык белән эшләгәне бармы?— беркем бернәрсә белми. Яңа хуҗабыз иң әүвәл үзенә һәйбәтләп алты почмаклы йорт салу хәстәренә керешә. Башка урынга күчерә-нитә калсалар (озак утырмаячагы көн кебек ачык), йортны сатып, кесәсенә шактый йомры сумма салып китә. Пред седательнең өе авылның һәрьягыннан ялт итеп торса да. авылыбыз, күзгә күренеп, ишелер, коелыр, таркалыр иде. Нәкъ менә шундый аптырашлы-йөдәшле елларда янә хәбәр: тагын яңа председатель сайлыйбыз икән. Халыкка нәрсә, җыелды. Сәхнәдә райком вәкиле янында утырган булачак председательне дә күрдек. Яшь кеше. Җит ДИ- Ни хикмәттер, ул җыелышта, зур сүзне бүлеп, мәгънәсез сораулар би pen маташмадылар, чөнки булачак председателебез Әнвәр Бәдриевнч беренче сүзләреннән үк халыкның иң авырткан, иң әрнегән җиренә ка гылды. Безнең азатлыгыбыз өчен яу кырында ятып калган авылдашлары бызны телгә алды... — Алар безгә, кадерле иптәшләр, дөньяда берни белән дә чагыштыр гысыз зур мирас — яшәү хокукы яулап калдырдылар,— диде - Әгәр дә мин хәзер: колхоз ни өчен шушындый хәлдә калды? Бу авылда бары тик ялкаулар гына яшимени дисәм, мин. беренче чиратта, илебез, туган җиребез хакына ятып калган авылдашларыгызның рухын рәнҗетер идем. Икенчеме-оченчеме көнне минем белән аерым сөйләште: — Әшрәф абый,—диде бу. бик гадәти сүз башлагандай итеп Сезнең шактый ук үзсүзле, авыр холыклы кеше икәнлегегезне миңа җит керделәр инде. Хаклы булганда, үз позициясе өчен аяк терәп торган кешене яратам мин... Җирне яхшы белүегезне, аны яратуыгызны да белом. Әйдәгез, без сезнең белән болайрак сөйләшик: мин һнчкайчаи да сезнең эшкә тыгылып. җаныгызны кыйнап йөрмәм. Әмма, бер шарт. Дәүләткә ашлык тап шыру планын үтәү турында сүз булырлык итмик! Сүз планны арттырып үтәү турында гына барырга мөмкин. Мин сезне, үз чиратымда, өстән килгән мең төрле инструкцияләр, административ күрсәтмәләр, положениеләр белән борчымаска тырышырмын. Я, шуңа ризамы?.. һай-й. егетем, белмисез генә! Ул мәгънәсез таләпләр, төрле инструкцияләр жанны тинтерәтә, жанны рәнҗетә, ярты картайта торган иде. Соң шул! Без ир-егетләрчә кул кысыштык. Әлеге сөйләшүдән соң иркен сулыш алгандай булдым, үземә пар канат куйгандай хис иттем. Әмма иртәрәк куанганмын, иртәрәк канатланганмын булып чыкты. Беренче язында ук председателебезгә, минем аркада, партия шелтәсе чәпәп кайтардылар... Ничек итепме? Эш болайрак булды. Чәчүләрне һәйбәт кенә төгәлләдек. Бәрәңге утыртырга әзерләнәбез. Өстән әлеге дә баягы, яңадан телефон шалтырый. 1 >ердән чыккан көр, тук тавыш: «Әй-й, сез, авангардлылар! Бә рәңге ут ртуны төгәлләдегезме?.. Һич югында, күршегез «Эконом*нан үрнәк алы.> идегез, понимаешь!..» Ә мин кичен генә «Эконом»да булып кайткан идем. Аларның бәрәңге утыртуларын күреп җан әрнеде. Басу өстендә лай, пычрак. Агрегат тыгыла. Орлык, төшкән җиргә төшә, төшмәгәненә — юк. Их-х, мин әйтәм, бер көнлек җиңүче булып саналыр өчен җирне шулай мыскыл итәләрмени?!. Соң шул. Бюрода да мактадылар «Эконом» колхозын, әй мактыйлар, күкләргә чөяләр, мин сиңа әйтим, ә безнең тетмәбезне теттеләр. Яңа председателебезгә шелтә чәпәп куйдылар. Минем белән тагын да мәрхәмәтсезрәк кыландылар. Чөнки бирәсе шелтәләр күптән бирелеп беткән, соңгы кисәтүләр дә өсте-өстенә өелгән иде. Барысын исәпкә алдылар да, күпчелек тавыш белән партиядән чыгардылар да аттылар. Мин: көзгә кадәр генә булса да калдырып торыгыз, дип тә караган идем, кая ул, колакларына да элмәделәр. Кайтырга чыктык. Яшь председателебезнең сөмсере коелган. «Үзем өчен түгел, сезнең өчен хафаланам. Әшрәф абый,— ди бу.— Әнә, нинди коточкыч катгый карар кабул иттеләр». Аннары чак кына шелтә белдергән сым» I өстәде: «Үзегез дә. Әшрәф абый, бигрәк тә турыдан бәрдегез.- Бәлки, a гай ук үзсүзлеләнергә кирәкмәгәндер...» «Юк инде, мин әйтәм, туры юлым таш ярыр. Гаделсезлек минем рухымны ялкауландыра, өметемне сүрелтә, ихтыярымны сүлпәнләндерә. Ә минем партия билетым өчен хафаланмагыз. Мин аны фронтта алдым... Әле дә хәтеремдә: уң як күкрәгемне дошман минасы кыйпылчыгы тишеп, санбатка озату өчен, носилкага сузып салгач, политрук үзе китереп тапшырды. «Хороший ты воин, Ахметов! Скорее возвращайся!»—дип кулымны кысты. Санбатка барып җиткәнче кулымда булды партбилетым. Гимнастерка кесәләре адәм карарлык түгел: изү тулы канлы бинтлар... Күпме генә сакласам да, барыбер чак кына кан табы тиде үзенә. Кем әйтмешли, беренче сораганда ук: рәхим итегез! дип, чыгарып салу өчен алмадым мин аны...» Бюродан кайткан көнне үк КПСС өлкә комитетына хат яздым, көзгә кадәр, партиядән чыгармый торуларын үтендем, көзгә дәүләткә бәрәңге сату буенча, ике план бирергә вәгъдә иттем. Кала кешесе булсагыз да. беләсездер, туфракның яхшы ашланган, йомшак итеп эшкәртелүе — бәрәңге уңышының мөһим шарты. Шуны истә тотып алдан ук җиңелрәк туфраклы мәйдан сайланды, һәр гектарга 35-40 тонна исәбеннән органик ашлама чыгарылды. Культивация алдыннан 4 әр центнер минераль ашлама керттек. Кирәк күләмдә аммиак суы бирелде... Шунда, Әшрәф аганың сүзен бүлеп, партиядән чыгару мәсьәләсенең ничегрәк хәл ителүе белән кызыксынып куйдым. Әшрәф ага ирен кырыйлары белән генә елмайды. — Бюродан соң ике атна чамасы үттеме икән, райкомнан кабат шалтыраттылар: «Уйлаштык та, көзгә кадәр, партиядә калдырып торырга, дигән үтенечегезне канәгатьләндерергә булдык»,— дип хәбәр иттеләр.— Әшрәф аганың йөзендә кабат елмаю чагылып үтте. — Ул елны, бәхеткә каршы.— дип дәвам итте күршем.— Тукаебыз әйт- мешли: җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуды. Дәүләткә җиде ел планы күләмендә бәрәңге саттык. — Димәк, ул елны рекорд уңышы алдыгыз?.. — Юк,— дип кырт кисте Әшрәф ага.— 150-160 центнер каян килеп рекорд була алсын, ди. — Әшрәф ага, бәрәңге күпме уңыш бирә ала? — Җир белән уртак тел табып эш иткәндә, адәм әйтеп, адәм ышанмас 5 лык уңыш алып була. Мәсәлән, Краснояр краеннан бригадир Юткина, үзе < иккән мәйданның һәр гектарыннан 1 324 әр центнер алган... Хикмәт бит ж хәзер югары уңышта гына түгел...— Әшрәф ага селекционерларның, бәрәң- ; генең механикалаштырылган ысул белән утыртылуын һәм җыелуын, «һәм ~ дә килеп* еракларга ташылуын, күпләп һәм озак саклануын исәпкә алып, бәрелеп-сугылуларга чыдам сортларын булдыру белән шөгыльләнүләре ту- о рында сөйләп китте. — Бельгиядә, мәсәлән, дөньяда бердәнбер бәрәңге музее бар ди. Анда - •җир алмасы» турында теләсә нинди мәгълүмат табарга була. Америка ин- , деецларының туклану продукты, зур кыенлыклар китереп, дөньяның башка - илләрен дә басып ала башлаган. Бәрәңгене Европада башта шайтан азыгы ' дип атыйлар. * Бельгиядәге музейда, меңнәрчә экспонатлар арасында. Россиядә бәрәңге j игә башлауның тарихи документларын да очратырга мөмкин, ди. Анда, мәсәлән, «Әби патша»ның 1765 елда, ул чор өчен, гигант тираж — 10.000 данәдә чыгарылган «Җир алмасы» үстерүгә кагылышлы «Наставление»се саклана икән. Барысы да Петр I нең Голландиядән җибәргән бер капчык бәрәңгесеннән башланган... — Хәзерге вакытта бөтен дөньяда ел саен 300 миллион тоннага якын бәрәңге уңышы җыеп алына,— дип дәвам итте Әшрәф ага. Бәрәңгене иң күп җитештерүче ил — Советлар Союзы. Бездә җир ша рындагы бәрәңгенең өчтән бер өлеше үстерелә... Шул урында әңгәмәбез өзелде, палатага җил җил килеп, шәфкать тута шы керде. Иң әүвәл, Әшрәф агага чираттагы уколын кадады, аннары: •боларын чак кына соңрак, аш алдыннан эчәрсез» дип. ап-ак җәймә белән капланган тумбочка өстенә ике-өч төрле таблетка куйды. — Җә, үскәнем, докторлар мине кайчанрак чыгарырга ниятләнәләр икән, ишетмәдеңме? — дип сорап куйды Әшрәф ага. — Савыккач та. абзый кеше...— Кызый ничек кергән булса, шундый ук җәһәтөлгерлек белән чыгып та китте. Бермәлгә тынып калдык, әмма озакка түгел, хикәянең дәвамын ишетер ге атлыгып торуымны сизенде ахрысы. Әшрәф ага. үзе үк: нәрсәдә туктаган идек әле? дип сорап куйды. — Яшь председатель Әнвәр Бадриевич турында сөйли идегез,— дидем мин, сабырсызланып. — Әй-йе, шул,— дип. күршем мендәрен чак кына өскәрәк этәрде,— Соң шул. Күгәрченгә кайда да җим, дигәндәй, башкалар кебек, үзенә ал па выт утарыдай йорт салырга керешмәде бу. Сугышта берьюлы өч улын югалткан Фәгыйлә исемле ялгыз карчыкка фатирга керде. Бераздан, нәни кызын ияртеп, хатыны да килде. Укытучы иде. Анысы да әүлиядәй акыллы, ифрат та кешелекле хатын иде. Әнвәр Бәдриевич иң әүвәл, авыл советы председателе Гыймрановны ияр теп, авыл буйлап өйдән-өйгә йөреп чыкты. Күп тә үтмәде, ялгыз карт коры ның, ирләре, якыннары фронтта һәлак булган күп кенә гаиләләрнең өйләре сипләтелде. Фермалар да төзекләнде. Иң хикмәтлеге — кешеләребез үзгәрде, газетача әйтсәк, кешеләрнең активлыгы артты. Бригадирлар оператив мәсьәләләрне үзләре хәл итә башладылар. Тора бара, тавышсыз кычкырышсыз ашлекле сөйләшү генә калды. Тагын бер күркәм сыйфаты бар иде Әнвәр Вәдриевичның, кеше турында сүзенә, биргән вәгъдәләренә түгел, эшенә ка pan фикер йөртер иде. Колхозыбыз да күзгә күренеп тернәкләнә башлады. Моның сере, минемчә, бик гади: кешегә карата кешечә мөгамәлә. Берсендә шулай председатель белән урам буйлап барабыз: каршыбызга савымчы Зәйтүнә атлы хатын килә. Колхозның атаклы механизаторы Мохә сим хатыны ул. Зәйтүнә, безнең турыга җитәрәк, татар хатыннарына гына хас тыйнак- лыктартыну белән, исәнләшү билгесе итеп, ияк кагып кына үтмәкче иде, әмма председатель аны туктатты: — Саумысез, Зәйтүнә ханым! Тормышлар иминме, бала-чагалар исән саулармы? Солдат улыгыздан хатлар киләме? Мөхәсим бүген кайда эшли? — Ерак басуда иде шул... — Чирләп-нитеп китмәгәндер бит?.. — Юк та... Бүген аның туган көне, Әнвәр абый. Төгәл кырык! — Кит аннан! Менә бит, ә! Ә сез аны, мунча ягып, таба ашлары белән көтеп торасыз инде, ә?.. — Барысы да бар иде, Әнвәр абый, тутырган тавыкка кадәр... Тик менә бүген кайта алмый икән... Ягулык ташучы Тәлгатьне күргән идем. Сөрәсе җире ярты төнгә җитәрлек, ди...— Зәйтүнә киленнең сүзе бетмәгән булган икән әле.— Бүген, әнә. үч иткән кебек, клубта зур концерт. Мөхәсимнең үлепләр яраткан җырчысы Илһам Шакиров килгән... Әнвәр Бәдриевич, чигәсен кашыштырды: — Менә нәрсә, Зәйтүнә ханым.— Тиз генә кайтыгыз да әзерләнегез. Тутырган тавыкны алырга онытмагыз! Председатель туңга сөрүнең соңгы гектарларын төгәлләп килүче Мөхәсим хөрмәтенә идарә каршындагы Дан флагын күтәртте, аннан килеп, колхоз идарәсе, партоешма, комсомол комитеты исеменнән юбилярны туган көне белән тәбрикләп котлау яздырды. Ул арада, бухгалтерия кызлары мәктәп бакчасыннан олы бер кочак дәлия, кашкарый чәчәкләре алып чыктылар. Ярты сәгать тә узмагандыр, безнең «уазик» «Үрнәк» совхозы белән ызандаш басулар ягына элдертә иде инде. Алга, шофер янына, төеннәрен тотып, Зәйтүнә утырды. Уртадагы урында — Әнвәр Бәдриевич, Илһам Шакиров, мин, артта — контейнер кадәрле тартмасын тоткан баянчы егет утыра... Әшрәф ага, хикәясенә нокта куйган кебек, бермәлгә тынып калды. Аннары тавышына уфтануга тартым төсмер өстәп дәвам итте. — Тик менә халыкның рәхмәтен яулап өлгергән председателебезне КПСС райкомының беренче секретаре итеп күтәрделәр. Нур балкышы бик еракка күренә. Әнвәр Бәдриевич председатель булып торган өч-дүрт ел эчендә хуҗалыгыбызның экономик хәле яхшырды, ел да саф табыш ала башладык, рентабельлелек 25.8 процент тәшкил итте. Әнвәр Бәдриевич безне санарга өйрәтте. Халыкта кызыксыну туды... Шунда мин, күршемнең сүзен бүлеп: — Әшрәф ага, Ленин орденын кайчан бирделәр сезгә? — дип сорадым. Палатадашым: «Бу турыда каян беләсең?» дигән сыман гаҗәпләнеп, минем якка күз төшереп алды. — Әнвәр Бәдриевич киткәч,— дип җавап кайтарды. Шунда ук аңлатма бирергә теләгәндәй өстәде: — Әмма, миңа орден тапшырган вакытта аны инде нефтьчеләр башкаласы — Әлмәткә эшкә алганнар иде. Хикмәт безнең кайчандыр бергә эшләүдә генә түгел. Безнең хуҗалык берничә ел рәттән, табигатьнең көйсез килүенә дә карамастан, бөртеклеләрдән дә, кузаклылардан да югары уңыш алып, районда беренчелекне тотты. Әнвәр Бәдриевич бездә председатель булып торган елларда мин күптәнге хыялымны тормышка ашыра алдым: ягъни, кыр-басуларыбызны тулысынча, нәкъ үзем теләгәнчә, фән кушканча, «ремонтладым». Өч басулы чәчү әйләнеше керттем. Табигатьнең нинди генә көйсез килүенә дә карамастан, уңышны программалаштыру мөмкинлеге туды. Культураларны чиратлаштырмаган. җир уңышны сизелерлек киметә. Шулай итеп мин уннарча елларга сузылырлык эшне, Әнвәр Бәдриевич ярдәмендә, өч ел ярымда тормышка ашы ра алдым. Ашламалар җыелмасын һәм микъдарын төгәл кертү чарасын да 140 күрдем. Әнвәр Бәдриевичка килгәндә, сез дә белергә тиеш аны: иптәш Галәветдиновны соңгы вакытта, Казанга алдылар, буй җитмәслек югарылыкка күтәрделәр үзен. Мин, • Галәветдинов» дигән фамилияне ишетү белән, сүзнең кем турында барганлыгына төшендем. 6 август. Ниһаять, Әсгать Сәгыйтовның язмасын укырга да чират житте. = Ничек кенә булмасын, мәкаләнең исеме күңелгә хуш килде — «Тылсымлы i түтәлләр». Эчтәлеге турында укучы үзе фикер йөртер. 1 «Узган елның август аенда агрономнарның районкүләм семинары бу- £ лып узды,— дип яза Сәгыйтов.— Ул семинар вакытында районның барлык 3 агрономнары белән, Әшрәф ага Әхмәтовның тәжрибә-сынау участокларын ♦ карап йөрү үзе бер онытылмаслык зур вакыйга булып хәтердә калган, « һәркайсы 0,25 гектар гына мәйданга чәчелгән һәрбер яңа сорт үзенчә кызык ~ лы һәм үзенчәлекле иде. Менә «Руслан» дип аталган солы. Менә СССР Дәүләт премиясе лауреаты ; илебезнең атаклы селекционеры Э. Донилович тарафыннан чыгарылган «Фа- ' кел» исемле арпа. Менә «Лютесценс» — көзге бодай... 7 Районның атаклы агрономы, Ленин орденлы Әшрәф ага Әхмәтов илебез- ' нең күп кенә күренекле селекционерлары, галимнәре белән тыгыз элемтәдә - тора, алардан алып кайткан яңа сортларны безнең шартларда сынап карый. ' Әшрәф ага соңгы елларда Себер галимнәре белән дә элемтәдә яши. «Зауральская», «Сибирская 3», «Таежник» сортлы арышларга, Әшрәф ага аеруча зур өметләр баглый. Чөнки безнең якларда, корылыктан тыш, жәе яңгырлы, салкын килгән еллар да булгалый Кунак агрономнарны һәрнәрсә кызыксындыра. Мәсәлән. «Йолдыз»ның бер башагыннан 64 бөртек арыш чыкты. Әшрәф ага «йолдыз» турында кыс кача гына аңлатма бирде. Бу сорт арышның 1000 бөртеге 56 62 грамм тәшкил итә, ә гадәти арышның 32-36 граммнан артмый. Шуның өстенә әле хромосомалары да гадәти арышныкыннан ике тапкырга артыграк. Яңа сорт бул ганы өчен генә бернинди дә өстәмә карау оештырмаган Әшрәф ага «Яши сең килсә, барысына да чыда, үзеңне күрсәт, тормышка путевка ал», дип. җир-биләмәсенә кагылмаган да. Шулай булуга да карамастан «Йолдыз» җылы һәм салкын кышка да, коры һәм яңгырлы жәйгә дә, хәтта кочле җил давылларга да бирешмәгән. Әлеге көзге арыштан Әшрәф ага беренче ел тәҗрибә уздырганда чәчелгән һәр килограмм орлыктан 60 ар килограмм уңыш җыеп алган. Үрчү коэффициенты 60 булган. Районыбызның атаклы агрономы бу сорт арышны алдагы елларда зур мәйданнарда чәчүне план лаштыруы турында да әйтте. Кунак агрономнар сорау артыннан сорау бирәләр: — Әшрәф ага, бу нинди борчак? Ай яй'. — дип куйды бер кунак, һәр- кайсында бишәр-алтышар борчак сырланып яткан кузакларны капшашты рып.— Нинди сорт бу? — «Неосыпающийся I» бу. Селекционер академик Анатолий Чевченко тарафыннан чыгарылган. Хикмәтле ягы уңышта гына түгел. Кузаклары ки беп ярылсалар да, борчаклары чәчрәп чыгып очмый. Аларның кузакка береккән «кендекләре» нык... Агрономнар төркемен тагын бер сорт бодай кы зыксындырды. Күбесенең кулында дүрткырлы, гадәттән тыш эре бодай ба шаты. — Әшрәф агай, монысы нинди бодай? — Украинадан алып кайткан идем... — Ә ни өчен участокның бу башында төпләр сирәгрәк? — Бу турыга кар ятмаган иде. Сорт бездәге суыкларны яратмый икән. Әшрәф ага көзен бер квадрат метрда ничә төп бодай калуы һәм язын шуның күпме өлеше туңып һәлак булуы турында, конкрет саннар атап, бик җентекләп аңлата башлады. Болары селекционерларга отчет язу өчен дә кирәк икән. ...Бик яратам мин Әшрәф ага белән очрашырга, сөйләшергә, кояшта ян ган, җилләр кискән йөзенә карап утырырга яратам. Бөек галимнәр, элек бер башак үстерелгән җирдә ике башак үстерүчегә кешелек мәңге рәхмәт укыр, диләр. РСФСРның атказанган агрономы Әшрәф ага Әхмәтов бөтен гомерен шул изге эшкә багышлаган. Ничек инде аны җир улы димисең! 7 август — Әйттем бит, барыбер кызыксыначаксыз әле, дип... — Чыннан да. хикмәтле кеше,— дип, миңа Дамир дустым белән килешүдән башка чара калмады. Дамир белән без, һәркөнне диярлек, шулай иртүк торып, больница аллеяларыннан әйләнәбез, утырып та торгалыйбыз. — Тикмәгә генә кызыксынмыйсыздыр.— дип башлады Дамир сүзен.— Шунлыктан. Әшрәф ага турында тагын әйтим әле. Кыска тотарга тырышырмын. Нәрсәдән башлыйм икән? Районда иң беренчеләрдән булып үз колхозында туфрак структурасын өйрәнү лабораториясен булдырды. Тагын нәрсә? Ә, әй-йе! Мең төрле каршылыкларны җиңеп, җир катламын әйләндермичә, ягъни сөрү катламын әрлән балчыгына җиткермичә сөрү ысулын районда ул беренче булып гамәлгә ашырды. Бу чара, белгәнегезчә, туфракта дым туплый, чүп үләннәренә каршы көрәшне җиңеләйтә, җирне эрозиядән саклый. Тагын без моңарчы бу якларда күрмәгәнишетелмәгән бер яңалыкны куллана башлады. Орлыкларны вибрация юлы белән эшкәртә, Әшрәф аганың үз сүзләре белән әйтсәк, орлыкларга «массаж» ясый. Беренче карашка, әллә ни хикмәтле булып күренмәгән шушы алымны кулланганда, орлыктагы вегетация сроклары кыскара, ферментлар хәрәкәте, үсемлек организмындагы биохимик процесслар, атна-ун көнгә иртәрәк җитлегә икән... Дамир, тагын нәрсә өстим икән инде дигән сыман, чигәсен кашышты- рып алды. — Ә. әй-йе!..— диде ул бик әһәмиятле нәрсәне исенә төшергәндәй.— Быел язын, чәчү алдыннан, тагын бер бик хикмәтле яңалык белән район белгечләрен шаккатырды. Хәзер районда чәчү орлыкларын лазер нурлары белән эшкәртә башладылар. Моның өчен «Львов!» маркалы агрегат кулланыла. Әшрәф ага шундый агрегат барлыгын белгән дә, үзе үк артыннан йөрергә тотынган. Заводка барды, заказ бирде һәм кайтартты. Чәчү алдыннан орлыкларны лазер нурлары белән эшкәртү тишелешне яхшырта, шытымнарның үсешен, җитлегүен тизләтә, төрле авыруларны кисәтә, уңышны арттыра. Дамир шундук колакларымны үрә торгызырлык сүз ычкындырып куйды: илебезнең даны дөньяга билгеле булган селекция һәм орлыкчылык институтына Әшрәф ага Әхмәтовны агрономия бүлегенә практик эшкә чакырган булганнар. Чакыру кәгазенә ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, Ленин һәм Дәүләт премиясе лауреаты кул куйган булган. — Әлеге хатны үз күзләрем белән күрмәгән булсам, бәлки ышанмаган да булыр идем,— диде Дамир. Мин ирексездән түрә Мортазинның Әшрәф ага турында әйткән сүзләрен исемә төшердем. Бүгенле-кичәле үзе дә күренмәгәч, Дамирдан белешергә булдым. Дамирның ниндидер мәзәкле сүз сөйләргә җыенуы йөзенә бәреп чыкты, ирен кырыйлары белән генә елмаеп та куйды хәтта. «Сакаллы анекдот» дигән сүзне бик еш ишетәсездер, мөгаен. Бездә «аяклы анекдот» дигән сүз дә йөри. Мортазинны шулай атыйлар. Ул гомере бакый эш урыны алыштырды. Үзе — гел җитәкче. Бездә бит шундыйрак гадәт: бер орбитага чыккан кешене, номенклатурный работник, дигән булып кулыннан бернинди эш килмәсә дә, чыгарып ату юк. Мортазинны да «Меж- колхозстрой» идарәсенә хуҗа итеп куйдылар. Бу эшне җайга салып җибәрә алмасмы, янәсе. Юк, булдыра алмады. Яше дә бар, гәүдә дә авыр. Күпмедер вакыт үткәч, райкомга чакырып алалар да моны бик нык пешеклиләр. Мор- тазин да бурычлы булып калмый, шул ук кичне производство киңәшмәсе билгели. Ул да прорабларын, бригадирларын кыздыра. Телгә яман, аты юлы белән җибәрергә дә тартынмый. Беренче кул астына эләккән прорабның йомшак ягы — аз-маз салгалау. Әй-й, элеп ала хуҗа кеше тегене, иптәшләре кузена күренерлеген калдырмый. Чират икенче бер бригадирга житә. Ул — хатын аерган кеше. «Хатын-кыз юбкасы күрсәң, дөньяларыңны онытасың...» фәлән дә төгән дип, тегене дә элеп алып селкеп сала. Ниһаять, чират үзенең улына җитә. Илгиз дә әтисе кул астында эшли. Бригадир. Улына карата да сүз эзләп, кесә капшап тормый ата кеше: Ә син малай актыгы, өйгә генә кайт, мин синең анаңны... дип, аты-юлы белән сүгә тегене. Халык та усал, шунда бер авызына шайтан төкергәне: «У-у, җәзаның иң катысы Илгизгә эләгә икән...» дип әйтеп куймасынмы! Тәгәрәшеп, урыннарыннан егылышып төшкәнче көлешкәннәр. Дөнья шаулатып көлүчеләргә Мортазин үзе дә кушылган, ди... Иртәнге процедуралар башланыр алдыннан корпуска кайттык. Мин палатага кергәнче үк, Әшрәф аганың ялгыз түгеллеген абайлап алдым, хатыны килгән. Ябылып бетмәгән ишектән кабаланып сөйләнүе ишетелеп тора иде. — Менә, тагын күчтәнәч... Партком секретаре хатыны Кырымнан кайткан... Мин дә кердем. Исәнләштем. Апа кешенең рөхсәтсез генә кергәне әллә каян сизелеп тора. Кабалана, каушый: — Ай-й, ходаем!.. Онытып торам икән... Хат бар үзеңә. Конвертның өске ягында кызыл грифы булуын абайлап алдым. Димәк, рәсми хат. Әшрәф ага хатны саклык белән генә ачты — Себердән...— диде. Бу сүзләрне әйткәндә күзләрендә тирән хәсрәт чагылып киткән кебек булды.— Их х, шушында керүләрем!.. Менә нәрсә, бакча түрендәге арпаны урып көлтәгә бәйлә. Иң әүвәл, урта бер җиреннән ун башакны уып, орлыкларын җыеп куй. Башакларны сайлап түгел, учма итеп ал... — Белом, беләм, әтисе... Бере> че кат түгел бит. — Җавабын соңрак, чыккач үзем язармын. — Ярар, әтисе... мин китим инде. Биш кенә минутка керткәннәр иде. — Сабыр ит! Рәфисне күрдеңме? Нәрсә диде? Ник килми? — Хәзер килеп җитәр. Матаена атланып Урман буе басуына, дип. атап, чыгып киткән иде. — Ә хәзер бар,— диде Әшрәф ага катгый кырыс тавыш белән. Сизелеп тора: бу аның ачулануы да, ризасызлык белдерүе дә түгел, сөйләшү рәвеше шулай аның. — Син, әнисе, болай көн дә газапланып йөрмәсәң иде! Якын ара түгел ич... — Син, әтисе, юк белән хафаланма. Хәзерге юлда машина өзелә димени. Ярар, әтисе, тизрәк савыга күр, берүк... Китим, алайса... Хатын артыннан ишек ябылды. Тынлык урнашты. — Ярдәмчегез дә икән әле...— дидем мин әлеге тынлыкка чик куярга теләп. — Ансыз булмый, күрше. Гомерен олуг эшкә багышлаган кешегә ха тынның иманлысы кирәк... — Иманлы хатын беркемнән дә артмый торгандыр ул? — дим. — Ялгышасың, күрше. Мин — әүлиядәй хатыннарын ташлаган җил куарларны күргән кеше. Максат хыялсыз яшәүчеләр алар...— Шунда Әшрәф ага көрсенгән бер тавыш белән дәвам итте.— Әх-х. гамәлгә ашырасы фәр маннар күп иде әле, күрше. Бик күп иде. Ә гомер кыска... Аһ-һ, гомернең кыскалыгы! Сүзебезне иртәнге обход бүлде. Сылу Миңсылуның биек үкчәле түфлилә ре белән идәннәрне шакы шокы китереп, җил җил атлавыннан ук таныдык. Ул кергәч, палатабыз яктырып киткәндәй булды. Режимны саклавыбызны хуплады, хәтта мактап та куйгандай итте. Врач авыруны дару белән генә түгел, тәмле сүзе, якты йөзе белән дә дәвалый, дип белмичә әйтмәгәннәрдер шул. Икебезнең дә күңелләр күтәре леп китте. Мин дә канатланып, бернинди хәзерлексез нисез берничә сорау биреп ташлаганымны сизмичә дә калганмын. — Әшрәф ага, заман кешесен сез ничегрәк аңлыйсыз? — Бик гадәти итеп: иртәгәге көн турында уйлаучы, алга таба карый белүче кеше итеп аңлыйм. — Тагын бер сорау: сезне ниндидер гыйльми институтка эшкә чакырган булганнар, хакмы? — Хак. Булды андый хәл. Әмма мин беркая да китмәдем. Туган туфрагымны ташлап ник китим, ди. — Ләкин бит сезгә шактый җәберләр күрергә туры килгән?.. — Ничек кенә булмасын, мин һәрчак үземнең хаклы икәнлегемне белеп яшәдем. Шул миңа ихтыяр көче дә, яшәү дәрте дә бирде... — Сезне бит хәтта судка да тарттырганнар?.. Күршем капылт кына җавап кайтарырга ашыкмады, күз карашларын түшәмгә төбәп ята бирде. — Әйе, андый хәл дә булган иде,— диде ул ахыр чиктә.— Күптән инде. Яңа сортлы орлыкларга бәйле вакыйга иде ул.— Күршемнең уйлар агышы бөялеп калган сыман булды. Әмма озакка түгел. Украинаның Немчиновка орлыкчылык тәҗрибә станциясендә эшләүче, үзенең каты бодайлары белән дан казанган академик Анатолий Гончаренко янына барган идем... Мин приемга эләккәнче үк, минем нинди йомыш белән килүемне аңа җиткергән булганнар инде. Кабул итте бу мине. Ахыр чиктә Әшрәф агага, кайсыдыр орлыкчылык-тәҗрибә станциясе өчен әзерләп куелган фондтан 50 килограмм «Элита-5» сортлы бодай биреп җибәрәләр. Ул аны алып кайтып чәчә. Әлеге сорт сабагы тәбәнәк, нык булуы, сөрлегүләргә, төрле авыруларга бирешмәве, уңышны да, ул елларда перспектив саналган бодайларга караганда. 7-8 центнер артыграк бирүе белән аерылып тора. «Менә кайда булган икән безнең иксез-чиксез басуларыбызны биләячәк яңа сорт бодай!»— дип, Әшрәф ага куанып бетә алмый. Әмма бу юлы да иртәрәк шатланган булып чыга. — Элегрәк районнан вәкил җибәреп теңкәгә тия торганнар иде,— дип дәвам итте Әшрәф ага.— Хәзер шул вакытларны уйлыйм да. хәйранга калам: Украинадан алып кайткан каты бодайны һәйбәтләп чәчтем, тәрбияләп үстердем, һәр бөртеген алтын бәрабәренә тиңләп аерым комбайн белән суктырып алдым. Аерым көшелгә салып җилгәрдем, калибрлап капчыкларга тутырып җыеп та куйдым. Киләсе елга бөтен республиканы шаккатырырга исәп. Төп-төгәл 21 капчык чәчү орлыгын кеше күзеннән ераккарак — эчке келәтләрнең берсенә яшердем, барлык ашлыкны кырып-себереп озатуны максат итеп куйган вәкилләрдән саклап калам, янәсе. Илдә — илле, берсеннән берсе җилле дигәндәй, кайсы мөртәтедер, тәки вәкилгә чишкән бит моны. Теге, өермә кебек, килеп тә җитә, хәзер үк келәтне ач, дип, завхозны җилтерәтә дә башлый. Завхоз: ачкыч — агрономда, дип, котылырга чамалый. Бәхетенә каршы, төн җитә. Завхоз хәлне аңлатып миңа хәбәр сала. Мин тиз генә ике ат җиктерәм дә. төн караңгылыгыннан файдаланып, бодайны үзебезнең ишегалдындагы таш келәткә кайтарып шартлатып бикләп тә куям. Уполномоченныйга безнең төнге «кыек эшебезне» дә чишәләр. Аңар нәрсә, районга, милиция идарәсенә шалтырата. Мин, документларны җыеп, райкомга барып, әлеге гадәти булмаган чәчү орлыкларын колхозда калдыруларын сорап язган гаризаларга куллар куйдырганчы, вәкил белән милиция кешесе, пүнәтәйләр яллыйлар да, келәт ишеген ваттырып 15 центнерга якын бәһасез орлыкны озатып та җибәрәләр. Минем өстән беркетмә төзеп, эшне прокуратурага тапшыралар... Шул вакыт. Әшрәф аганың түземсезлек белән көткән кешесе — яшь коллегасы — Рәфис килеп керде. Озын буй. Чем-кара чәч, шундый ук кара каш. Калын кысалы күзлек. Җитди. Ниһаять!.. дип кычкырып җибәрде күршем, хәтта, сикереп торырга җыенган сыман, кулларын болгаштырып куйды.— Син нәрсә шул тиклем озак көттердең? Егет, Әшрәф ага караваты янындагы урындыкка килеп утырды. Планшетка охшаш сумкасыннан кәгазьгә төрелгән башакларын чыгара башлады. 144 Ә Әшрәф ага, кулына чиксез хәзинә кергән сыман сөенеп, сорау артыннан сорау бирә: «Мин әйткәнчә иттеңме?.. Басуның төрле урыннарыннан алдынмы? Язганда бутамадыңмы?» Әшрәф ага кәгазь төргәкләрнең берсен ачты. Менә, ул түземсезлек белән көткән алтын башакларның берсе — аның кулында. — Вәт. булдыргансың!.. Әһә-ә. монысы, урман буеннан... Ә бусы — * үзәнлектән... Әшрәф ага шулай сөйләнгәләп дүрт кырлы бер карыш озынлыктагы 5 юан башактан, саклык белән генә сыңар бер бөртеген чокып алды, теш ара- ~ сына кыстырды. һе-е. була язган бит бу! Күр инде. ә... Әгәр дә. орлыкка дип атап чәчелмәгән булса, моны инде бер-нке көннән теземнәргә сала башларга да * ярар иде. Бу уңышның тулысынча орлыкка калдырылуын, янә дә килеп, турыдан-туры урдырачагыбызны исәпкә алсак, тагын, ким дигәндә. 5-6 көн ~ тамырда калдырырга кирәк... Әшрәф аганың йөзе ачылып, битләренә сәламәт алсулык иңгән сыман булды: — Ну-у. егетем!.. Әлеге басудагы игеннәрне чәчми-түкмн җыеп алу. ' һәйбәтләп сакларга салу, тулысынча синең карамакка тапшырыла. Кайчан керешергә икәнлеген, көнен-сәгатен әйтеп, үзем команда бирермен. Орлык ' тәмам җитлеккәч, тәмам тулгач кына, эшкә керешәчәкбез. Бары тик өлгергән орлык кына көткән уңышны бирә.— Ул. бераз уйланып торгач, өстәде; — Комбайн молотилкасы аша уздырган орлык, чабагач белән сугып алынганга караганда, сирәгрәк шыта. Чөнки молотилкадан узганда орлыклар яралана лар. күзгә күренми торган җәрәхәт алалар. Комбайнның суктыру аппаратын бик төгәл көйләргә, барабан әйләнешен бермә бер диярлек киметергә туры киләчәк. Бу эштә сиңа, үскәнем Рәфис. Мөхәсим абыең ярдәм итәр. Аның белән киңәш! Яшь белгечнең йөзе күзгә күренеп төссезләнде: — И-и, тыңлатып буламы соң аларны!..— диде егет. Әшрәф ага тыныч, канәгатьсезлеген сиздерми — Син аңлата белергә тиеш. Шунда, яшь агроном, саксызлык белән бер сүз ычкындырды: — Әгәр дә председатель: ура башлагыз! дип. приказ бирсә? . Әшрәф аганың ризасызлыгы шундук йөзенә чыкты — Нәр-сә-ө?.. дип сорап куйды ул. гадәттән тыш сүз ишеткән сы ман. — Нинди приказ ди ул?! Ни сөйләгәнеңне колагың ишетәме синең, тупсасыз авыз! Син бит агроном, үзең командир, үзең җир хуҗасы. Халык сиңа бүгенге көнен генә түгел, киләчәген дә ышанып тапшырган. Агроном ның беренче бурычы — җиргә карата һәрчак гадел булу. Кабатлап әйтәм. агроном җир хуҗасы, аның өчен бернинди приказ да. әмербоерык та бул маска тиеш. Синең өчен иң олуг авторитет — җир үзе. . Өлкән игенче шәкертенә кисәтеп куйды: — Икенчеләй ишетмим бу сүзләреңне! Әшрәф ага тынып калды. Сулышын тигезләде. Бары тик шуннан соң гына караваты кырыена утырган егетнең тәртәдәй озын, арык тезләренә кулын салып, болай диде: — Мөстәкыйль бул. Рәфис үскәнем. Кеше болай куша, тегеләй әйтә дип. уңга да. сулга да чабуламаска тырыш. Үз фикереңне яклый бел.— Әшрәф ага сүлпән генә елмайды.— һәрнәрсәдә теләк кирәк. Рәфис үскәнем, теләк! Ният - ярты гамәл, дигән борынгылар. Халык безне кулларыбыз сөялле булган өчен генә түгел, киләчәккә карап яшәвебез өчен хөрмәт итә. Дөрес, сайлаган һөнәребез ифрат та катлаулы, эшебез чамадан тыш аныр Җан аямый эшләгәндә дә таманга килә. Әйдә, була бирсен? Минем мәрхүм әтием эштән ару — тәнгә дару, дияргә яратн иде Тагын бераз утырганнан соң Рәфис китеп барды. Палатада урнпшкан сәер тынлыкны мин боздым - Кирәгеннән артык тыйнак. - дидем мин Рәфис турында. — Тыйнаклыкның артыгы булмый. Сүз югында сүз булсын дигән сыман, остазлык турында әңгәмә корып җибәрдек. Монда да Әшрәф аганың үз фикере бар иде. — Белгәнеңә, һөнәрең серләренә өйрәтү, тупланган тәҗрибәңне уртаклашу да җиңел эш түгел. Әмма иң авыры — чын мәгънәсендә кеше була белергә өйрәтү. Югыйсә соңгы елларда исәннәргә ихтирам, киткәннәрне хәтерләү бетеп бара. Намус, әхлак, кешелеклелек кебек сыйфатлар дефицитка әйләнә кебек... Нәкъ шул вакытта яңадан палатабыз ишеге ачылып китте. Аннан түгәрәк гәүдәле, яртылаш пеләшләнергә өлгергән йомры башлы бер кеше килеп керде. Әлеге кешенең үзен кирәгеннән артык иркен тотуыннан, бик тә кыю атлап керүләреннән, Әшрәф ага белән күрешү-исәнләшү рәвешеннән дә, гадәти хәл белергә генә килүче түгеллегенә төшенү әллә ни кыен түгел иде. — Исәнлектәме, Әшрәф агай! Кәеф-шәрифләрең ничек? — Бер көйгә генә иде әле хәзергә... Ялгышмаганмын, беренче сүзләрдән үк төшендем, колхоз председателе икән. — Килеп чыгып һәйбәт иттең әле,— дип башлады Әшрәф ага сүзен.— Эшләр ничегрәк бара соң? Андый-мондый ЧП яки тоткарлыклар юкмы? Вакыты шундый бит... Председатель тагын киң итеп елмайды. — Шулай юк-бар белән кыбырсып ятасыңдыр, дип уйлаган идем аны, хак икән. Әнә, доктор Сафина нәрсә ди: бернинди борчылу ярамый, ди. Колхозда бар да һәйбәт. Үзең беләсең бит: быел да без уракка бөтен район өчен үрнәк-өлге булырлык итеп әзерләндек.— Председатель (Идият Фәтхул- лович Миңлебаев) Әшрәф агага авыз да ачарга ирек бирмичә, көйләп-вәзен- ләп сайравын белде.— Урак ипатовлылар ысулы белән алып барыла. Коллектив подряд белән эшли торган урып-җыю — транспорт комплексы төзедек... — Чак кына сабыр ит әле... Мине дә тыңла,— диде Әшрәф ага, тәмам гаҗизләнгән кыяфәт белән.— Әйткәннәрең бар да һәйбәт. Әмма хәзер төп игътибарны комбайннарның ашлык суктыру аппаратларын дөрес көйләүгә бирә күрегез. Иң йомшак урыныбыз шул безнең. Бер культурадан икенче культурага күчкәндә генә түгел, бер басудан икенчесенә күчкәндә дә, комбайннарны яңадан көйләү мәҗбүри булырга тиеш... — Барысы да уйланылган. планлаштырылган, Әшрәф агай... — Тагын бер үтенечем бар,— диде күршем үтә дә борчылган бер кыяфәттә.— Урман буе басуындагы арышка, сынау-тәҗрибә участогына минем рөхсәтемнән башка кагыласы булмагыз! — Без инде арышны төгәлләп килә идек... — Барыбер. Ул участоктагы игеннәрнең тагын биш-алты көн бик рәхәтләнеп тамырда утырырлыгы бар. Ул арышның хәзер көн саен гектарына ике, ике ярым центнерга көчен арттыра торган чагы... — Әшрәф ага, урып-җыюны соңарту да югалтуга китерә бит... — Кайда күпме югалуы турында мин сиңа үзем лекция укый алам... Узган елны гына хәтереңә төшер! Игеннәрне, тамырда җитлектереп тапшыру нәтиҗәсендә күпме өстәмә табыш алдык?! Бодайның җилемлелеге югары булган өчен 35-50 процент күләмендә өстәмә түләделәр. Барысы да хәтеремдә, Әшрәф агай,— диде председатель, ясалма бер ягымлылык белән.— Бар да син дигәнчә булыр. Кайчан синең сүздән чыкканыбыз бар? Син барыннан да элек, тизрәк савыгу турында уйла. Синең сау- сәламәт булуың кирәк безгә. Үзеңне, әнә, Кырымга путевка көтә. Хәдичә апаны култык астыңа кыстырырсың да, әл-лю-юр — җылы якка!.. Идият Фәтхулловичның кечелекле, яхшы атлы булып күренергә тырышуы сизелеп тора иде. Бу хәл күршемдә генә түгел, миндә дә шактый ук кире тәэсир калдырды. Ниһаять, председатель китеп барды. Бермәлгә тынып калган Әшрәф ага телгә килде. Җәберсенгән бер кыяфәт белән, үч-ярсуын тыя алмаган кеше сыман итеп: — һай-й, акыллы баш булып кыланулары!..— дип куйды. Мин. Әшраф аганы әлеге күңелсез уйларыннан арындырырга теләп, ин зур яңалык — коллектив подряд турында гәп саткандай иттем. Күршем кирелек, үзсүзлелек белән җавап кайтарды: — һәрбер яңалык — онытылган яхшы искелек ул. Без ул алымны моннан ун-уябиш еллар элек үк сынап караган идек инде,— дип, аңлата баш * лады ул. Безнең экономиканың төп дошманы — хуҗасызлык. Без дә һәр 5 басуның үз хуҗасы, җаваплы кешесе булырга тиеш, дигән принциптан чы- ' гып эш иттек. Берәве сөреп, икенчесе чәчеп, өченчесе төп эшне — урып- 1 җыюны башкарса, дүртенче берәве өстән боерыкәмер биреп торса, бишенчесе: давай-давай! дип таләп итсә, эш чыкмаячак дип, хуҗалык исәбе ясап, коллектив подряд ысулын керткән идек. Басу хуҗасы булырдай звено * да төзедек. Җитәкче итеп эш өчен җанын фида кылырга әзер Мөхәсимне ~ билгеләдек. Төп бәя — АХЫРГЫ НӘТИҖӘ. Исәп-хисап — уңыш башын- ~ нан. Артык җитештерелгән продукция өчен аккордлы-премияле түләү . буласын төшендердек. Биш кешедән торган звенога кеше башыннан 300 гектар, җир, биш _ трактор, биш комбайн, кирәк кадәрле тагылма җайланмалар бүлеп бирелде. *■ Звено кешеләре җиргә ябышып яттылар. Элегрәк әйтеп әйтеп тә кермәгән ' нәрсәләрне үзләре күреп, үзләре белеп эшли башладылар. Алар басуларында ' әрем, тигәнәк ише чүп үләннәре түгел, кыргый тары, кыр кыягы кебек үләннәрнең дә эзе калмады. Моңарчы беркемгә дә «кирәк булмаган» тирес өемнәре звено басуларына күчте, җирне ермап-тырмап үтүләр бетте. Чөнки механизатор үзенә тапшырылган участокта эш башкаручы гына түгел, хуҗа да, төп җаваплы фигура да... Беренче елда ук, уңыш, гомум хуҗалыкныкына караганда, һәр гектардан 3-4 центнерга артыграк чыкты, җитештерелгән бер центнер икмәкнең үзкыйммәте дә, колхозныкына караганда, 32 процентка кимрәк булды. Звено членнарының хезмәт хакы башка механизаторларныкына караганда икеләтә диярлек артык чыкты. Әшрәф ага, хәле беткән сыман, бермәлгә тынып торды. — Шул, акча дип, эшләмичә күбрәк умыру ягын караучылар, харап иттеләр дә инде әлеге матур башлангычны. Бернинди хәзерлексез, әпен толен китереп, тагын берничә звено төзеп ташладылар. Башта — җир, аннары хезмәт хакын бүлешә алмыйча пыран заран килделәр. Низаг прокуратурага кадәр барып җитте. Председателебез дә үз күләгәсеннән үзе курка торган бәндә. Өстән: «Сез нәрсә анда мөгез чыгарып маташасыз? Колхозны таратып яңадан аерым хуҗалыкка кайтыргамы әллә исәбегез?!» — дип бер генә җикеренеп шалтыраттылар. Председательгә җитә калды. Әшрәф ага ул чактагы колхоз председателе турында тагын өстәде: — Кирәгеннән артык сак кеше — хәтәр кеше. Күпме сынаганым бар: вак җанлы кеше һәрчак куркак. Берәр хәл чыга күрмәсен дип, җан калты раган кешедән берни дә чыкмый. Мин моны гомерем буе сынадым,— диде. 8 август. Кичен, утларны сүндердек тә, бер беребезгә тыныч йокы, тәмле төшләр теләп, йокларга яттык. Шулчак якында гына, авыр туптан атканга охшаш аваз чыгарып, күк күкрәде. Бер генә тапкыр дөбердәде ул. Тәрәзәне яшькелт яктылыкка манчып, яшен яшьнәде. Шуны гына көтеп торган кебек, тәрәзәгә орынып ук үсеп утырган сәрви агачларының вак яфракларына шыбырдашып беренче яңгыр тамчылары төшә башлады. Аннары инде озак көттермәде, больницаны урап алган бакча тоташ шауга күмелде. Әшрәф ага ягына колак салам. Ансыз да дүрт стенага җаны сыеша ал мыйча яткан агроном кеше бу минутларда ниләр кичерә икән? Юк. тыштагы тоташ шаулаудан башка, ул-бу ишетелми. Күңелдә туган шундый болгавыр уйлар белән мавыгып, йокыга киткәнемне сизми дә калганмын. Уянып күзләремне ачсам, хәйран булдым, нртә чалт аяз, бөтен палата алсу, җиңел яктылык белән тулган. Мин мыштым гы на тордым да. аяк очларыма гына басып, коридорга чыктым. Тышкы ишеккә юнәлдем. Дөньяны кинәндереп явып узган цгыр хикмәтедер инде. бет. н җир өстен дымлы томан чорнап алган. Ә һавасы, тел белән әйтеп аңлатырлык түгел, шундый да саф. күкрәкләргә үзе бәреп керә. Баскычтан төшеп тынычрак аллеяга борылдым. Ком сибелгән юл өстендә яшел, сары, кызгылт-сары өрәңге, каен яфраклары, төсле паркетны хәтерләтеп, түшәлеп яталар. Агачлар яртылаш диярлек шәрәләнгән иде. Тирә-як киңәебрәк, ачылыбрак киткән сыман. Тавышлар да ачыграк ишетелә. Бу инде — көз билгеләре. Күпмедер йөргәннән соң палатама керсәм, хәйранга калдырырлык күренеш — Әшрәф ага. мендәрен карават башына ук күтәргән дә шуңа терәлеп утырып тора. Йөзенә сәламәт алсулык йөгергән. Күзләре тулы нур. Бу нур күршемнең йөзен искиткеч мөлаем итә. — Хәерле иртә, Әшрәф ага! — Хәерле иртә, күрше... Иртәләгәнсең. — Көне искитмәле бит, Әшрәф ага!..— дидем мин, аның ачылып киткән йөзеннән күзләремне алмыйча.— Төнге яңгыр кәефегезне боздымы әллә дигән идем. Юк икән... Әшрәф ага бөтен йөзе белән нурланып елмаеп куйды. — Нишләп бозсын, ди. Язгы яңгырның артыгы булмаган кебек, көзге булса да, бу кыска вакытлы явым-төшемнең зыяны юк. Бик тиз җилли ул. Аннары бәрәңге турында да онытмаска кирәк. Аның атна үсәсен көн үсә торган чагы хәзер.— Әшрәф ага кинәт җитдиләнеп калды, йөзеннән күләгә йөгереп үткән сыман булды.— Тик менә... авылдагы ларны гына бу җилле яңгыр өркетә күрмәсен иде инде. Әнә, нәрсә дип тора бит: арыш уруны төгәлләп киләбез, янәсе... — Алай итмәсләр,— дидем мин, аны тынычландырырга теләп. — Әшрәф ага, һаман да шул Урман буе басуын телегездән төшермисез, хикмәте нәрсәдә соң анда чәчкән арышның? — Башка сортларга караганда «Иолдыз-1» сорты аксымга бай, сөрлекми, сабагы озын, саламы да күп чыга. Заман салам саттыра, кар астыннан таптыра, ди. Салам кытлыгы кичерүләр дә баштан үткән нәрсә. Аннары көзен үк яшел массаны мул бирә, терлекләр өчен менә дигән азык. Әшрәф аганың күзләрендә нур уйный, бите-чырае карап туймаслык мөлаем иде. — Әле яңарак кына һушларны алырлык матур, могҗизалы тЯн күреп уяндым...— дип башлады Әшрәф ага, оялган сыман итеп.— Хәерлегә генә була күрсен, берүк... Җир өстендә җәй бәйрәм иткән чак, имештер. Билдән тиң дымлы, еалкынча томанны ерып һаман алга таба атлыйм... Як- ягымда — иге-чиге күренмәгән иген басулары җәйрәп ята. Кайсыдыр яклары белән Урман буе басуларын да хәтерләтә кебек... Мин барган юл өстендә, җиргә елышып ук диярлек, тирбәлә-тирбәлә тургайлар оча. Яңа буын кошчыклары шулай өерләре белән оча. Мин якынлашкан саен, я куаклык арасына, я дулкын булып йөгерешкән игеннәр арасына кереп чумып юк булалар, имештер... Ә үзем, әлеге игеннәрнең бер бөртеген дә югалтмый, бәрәкәтләп. кадерләп җыеп алып булырмы икән, дип, борчылам, хафаланам, имештер... Мин дә үз чиратымда сүз кыстырып куярга булдым. — «Төшләргә кереп йөдәтә», дисез инде, алайса? — Хаклысың, энекәш. Ьөнәр — язмышка тиң нәрсә ул. Бигрәк тә безнең һөнәрне яратмау мөмкин түгел. Мин — агроном, дип уйлау гына да юаныч бирә. Безнең эшнең берни белән дә чагыштыргысыз ягы бар: ул һичкайчан да туйдырмас. Чөнки тоташтан үзгәреш. Син басуларга гына игътибар ит: нәкъ төсле кинокадрлар кебек алышынып, үзгәреп кенә тора. Бер караганда, пар бөркегән кара җир, тирәюньдә җаннарны айкап ала торган яңа гына сөреп ташланган җир исе. Дөнья яз яменә күмелгән. Кал күз салма, могҗизалы хозурлык. Язгы чәчү чоры. Икенче караганда инде, басуларның танырлыгы калмаган — ямь яшел хәтфә. Аннары инде үзгәрү-төр- ләнүләргә күз иярми башлый. Карыйсың, арыш баш тутыра, борчак чәчәк ата, бодай, арпа буынга сикерә. Икенче килгәндә, янә дә үзгәреш, сине диң гез сыман җәйрәп яткан иксез-чиксез киңлекләр өстеннән йөгерешкән яшел дулкыннар каршылый. Әлеге дулкыннар да бер төсле генә түгел, көненә ун төрлегә әверелә: иртән зәңгәр-яшькелт төстә, көндезен бөтенләй үзгә, көн эңгергә авыша башладымы — янә хәйран тамаша. Игенченең мәшәкатьләре дә иксез-чиксез. Ашлыклар күкрәп уңса, еллар Т имин аман килсә, игенченең күңеле көр. йөрәге дәртле. Әмма аңар карап f күңел дигән нәрсә барыбер тынгылык белми, башыңда мең төрле уй: кинәт ~ кенә корыга китеп, җитлегеп килгән игеннәрне дымга тилмертмәсме? Ә ин I де төннәрен җил-давыл чыгып, тәрәзә пыялаларына эрерәк тамчылар бәр- ~ деме, янә йоклармын димә, боз-фәлән түгелме? дип, өннәрең алынып, аты лып тышка чыгасың... * Ниһаять, урак өсте җитә. Олы һөҗүмгә әзерләнәләрмени, тирә-юньдә -. мең төрле машиналар гөрелтесе. Ул көннәрдә күңел түренә иң матур җыр f булып иңә әлеге авазлар... Комбайннар артыннан күпереп биек тезмәләр кала, ындыр табакларында — тау-тау алтын көшелләр. Шулай керфек какмый үткән төннәрне, тынгысыз көннәрне, күкрәк көчен, маңгай тирен, таң чыгын, кояш нурын, туган туфрак җылысын, өмет- ; хыялларны, барысын барысын бергә берләштергәнгә күрә дә бөектер ул ик- . мәк. Икмәк! Никадәр өметләрне, бәхетләрне, шатлыкларны үзенә сыйдыра ала бу гап-гади, шул ук вакытта олуг, хозур, изге сүз. Җир йөзендә аңа тиң. аның белән бер дәрәҗәгә куелырлык бүтән бер нәрсәне дә билмим мин... Әшрәф ага, учына йомарлап сыңар башак тоткан. Менә ул аны. саклык белән генә, икенче кулына күчерде. Йөзенә якынайта төшеп, моңарчы беркайчан да күрергә туры килмәгән яңалык табарга теләгәндәй, бик тә җен текләп караштыра башлады. Бары тик шуннан соң гына башакның буен, авырлыгын үлчәргә теләгәндәй итеп. җир. тузан, машина мае сеңгән, көрәктәй зур, сөялле учына аркылы салды. Шулчак күршемнең иреннәрен бәхетле елмаю чаткылары ялмап алды: — Менә ул чын могҗиза!..— диде ул йөрәк түреннән чыккан бер ягымлылык белән.— Табигатьнең шушы могҗизалы бүләгенә карап, гомерем буе сокланып, хәйран булып туя алганым юк. Җәүһәрләрең бер кырый да торсын!— Күршемнең күзләре әлеге башакта.— Аңа еш кына: «Алтын башак» диләр. Сүз дә юк, башакны саф алтыннан да ясап буладыр, әмма кая ул алтыннан ясалган башакка бу серле могҗизага тиңләшү?! Бу бит тере... Күр син аны! Ә исе... Орлыкларына игътибар ит син аның, ничек тигез тезелешеп урнашканнар. Бер, ике, өч... Ю ук, икмәкнең серләрен бернинди компьютерлар да исәпләп бетерә алмаячак! Мәсәлән, игенченең аңа карата булган хис тойгыларын нинди машина аңласын ди. Арышның үзенә генә хас серләре дә бар. Менә, әйтик, башка культуралар үз эчендә серкәләнә ләр. Арыш исә үз мәхәббәтен җил иркенә тапшыра: орлыклардан орлык тусын өчен чәчәкләрнең чәчәк белән кавышуы шарт Әгәр серкә очырган мәле тымызык, җилсез көннәргә, яки киресенчә, утырып яңгыр койган аакыт ка туры килсә — бетте, арыш уңышын көтмә. Әмма табигать арышка искит мәле тагын бер сыйфатны да өстәгән: башагы кысыр калмасын өчен ул атнасына өч тапкыр «туй күлмәге» кия, ягъни атна эчендә өч тапкыр серкә ләнә. Иң элек башакның аскы өлеше чәчәк ата. Берничә көннән урта өлеше. Аннары очы... Арышны «туй» чорында, диңгездәй дулкынланып, серкә очырган мәлдә күрергә тырыш! Андый вакытны халыкта: «Арыш куян куа», — диләр. Талгын җил уйната, тибрәтә үзләрен, тоташ дулкыннарны куа... Бөтен басу өстендә саргылт-зәңгәрсу рәшә уйный... Шундый чакта башаклар җырына колак сал син: дәртле дә ул, чак кына моңлы зарлы да... Уйга талдым: күрче зинһар, менә ничек кадерләп, бөртекләп саналып үстереләсең икән ич син, ипекәй! Ирексездән. олуг шагыйребез Сибгат ага Хәкимнең авылдашлары турында язган мәкаләсендәге «Юк. җир эше дә — иҗат, рухи иҗат. Җиргә мәхәббәт һәм яратудан туган иҗат. Туфан кебек фанатиклар шигырьдә генә була торгандыр дип йөри идем Алар җиргә дә кирәк икән», дигән сүзләре искә төште. Әйе, Әшрәф ага ише кешеләр белән, ил алдында торган теләсә иниди бурычларны да үтәп, кыенлыкларны да җиңеп булачак, дип уйлап куйдым мин. Күршем дә игенчеләре алдына куелган олуг бурычлар турында гәп сата башлады. — Дөрес, моңарчы да авыл хуҗалыгын кискен күтәрүгә юнәлдерелгән карарлар булмады түгел, булды. Әмма соңгылары күңелгә бик хуш килә. Димәк, партия һәм хөкүмәтебезнең шулай зурдан кубарга мөмкинлеге дә, ышанычы да бар,— дип куйды Әшрәф ага үзенә бер төрле инанган тавыш белән.— Әй-йе, бар! Безгә, игенчеләргә ышана партия. Моны тоеп тору безгә куәт бирә. Күршем тынып калды. Карасам, бит-чырае җитдиләнде моның: — Их-х, күрше!— дип көрсенеп куйды ул кинәт.— Әйтеп торасы да юк, тормыш күзгә күренеп ямьләнә бара. Дөньялар гына тыныч-имин була күрсен! Атом-төш коралларының кайберләре, әгәр дә хак булса, җирне ике метр тирәнлеккә кадәр, мәңгегә үсемлек яралмаслык итеп «үтерәчәк», ди. Ә бит җирнең уңдырышлы өлеше метрлар белән түгел, нибары сантиметрлар белән генә исәпләнә. Бу бит — кендегең белән береккән җир-анаңа кизәнү дигән сүз. Моннан да яман вәхшилекнең булуы мөмкинме!.. Шунда, шприцлар салынган ялтыравыклы савытларын тотып, Әшрәф агага уколлар ясый торган медсестра килеп керде. Мине дә процедура кабинетында көтеп торуларын әйтте. — Ярар. Әшрәф ага,— дидем мин, чыгып китәргә җыенып. — Барыгыз, бар, күрше,— дип калды ул. Әшрәф аганы соңгы тапкыр күрүем, соңгы мәртәбә тавышын ишетүем шушы булыр дип. кем уйлаган!.. Процедура кабинетыннан ашханәгә кердем. Дамирны очраттым. Сүз белән мавыгып, бакчага ук чыгып киткәнбез. Күпмедер вакыт узгач, больни ца персоналларының тыз-быз килеп, ут капкандай йөгерешеп йөрүләренә игътибар иттек. «Авыру Әхмәтовны күрмәдегезме? Палатадан юкка чыкты...» дип, безнең яннан да үтеп киттеләр. Торып йөрү түгел, кискенрәк хәрәкәт тә ясарга ярамаган Әшрәф аганың «җир йоткандай» юк булуы безне дә аптырашта калдырды. Тизрәк корпуска кайттык. Палата ишеге яртылаш ачык, күршемнең караваты буш. Ыгы-зыгы дәвам итте. Ниһаять. Әшрәф аганың ничегрәк, нинди шартларда «юкка чыгуы» әкренләп ачыла да башлады. Өлкән яшьтәге бер няня аның дежур врач кабинетына кереп китүен күргән, телефон аша бик яман сөйләшүен, бик тә әрнеп-борчылып: «Кем рөхсәте белән керделәр?.. Комбайннарны әй- тәм... Кем кушты?..» дигән сүзләрен аерымачык ишетеп торган. Тагын бер авыру хатын Әшрәф аганың, больница капкасыннан чыгып, мотоциклда үтеп баручы бер яшүсмерне туктатуын, шуның белән китеп баруын күреп калган. Ике-өч сәгать вакыт уздымы икән, кузовына шыплап төялгән ашлыгын брезент белән каплаган, зур гына йөк машинасы больница ишегалдына килеп керде. Өстә, эш киемнәре кигән механизаторлар арасында, ятып торган тагын бер кешене дә абайлап алдык... Ул арада, йөгерешеп килгән боль ница хезмәткәрләре, кузовның урта бер җирендә сузылып яткан гәүдәне башта носилкага күчерделәр, аннары, өстенә җәймә ябып, төп корпустан шактый ук читкә, куе агачлар арасындагы кечкенә таш бинага алып киттеләр... Вакыйганың ничегрәк булганлыгы шул ук көндә бөтен нечкәлекләре белән авырулар арасына таралырга өлгергән иде инде. Әшрәф ага, дежур врач кабинетына кереп, колхозының диспетчерына шалтырата. Кыз, Урман буе басуына яңарак кына берьюлы дүрт комбайн керүен хәбәр итә. Алай гына да түгел, контроль сугу күрсәткәнчә, әлеге басудан моңарчы күрелмәгән уңыш — 60 центнердан артыграк гәрәбәдәй орлык чыгуы белән Әшрәф аганы тәбрик тә итә. Мотоциклга менеп атланган Әшрәф ага туп-туры әлеге дә баягы арыш басуына юл тота. Барып та җитә, тезелешкән комбайннарның каршына йөгереп чыгып, беренче булып килгәненең алдында аяктан егыла. Бу көтелмәгән хәлдән тәмам шашып калган механизаторлар, агрегатларын туктатып, Әшрәф ага янына ташланалар. Өлкән яшьтәге авыру агроном аларга урудан туктап, тагын ике-өч көн сабыр итәргә куша. Аннары, үпкәләвен белдергән сыман: «...Үзегез өчен бит...» дип, соңгы сүзен әйтә. Әлеге вакыйгалар турында сөйләгәндә, минем күз алдыма, үз-үзләрен гранаталар белән бәйләп, дошман танклары астына ташланган, курку белмәс лачыннар килеп басты. Егылган Әшрәф аганы шундук күтәреп алалар да арыш төягән автомашинаның кузовына сузып салып, туп-туры больницага озаталар. Шул ук көнне врачлардан тагын бер хәбәр ишеттем: Әшрәф аганың уң кулында гәрәбәдәй эре, чип-чиста бер уч арыш булган. Бөтен гомерен Җир-ана белән уртак тел табуга багышлаган агроном, үлгәндә дә. кемгәдер нәрсәдер исбат итәргә теләгән, күрәсең... 12 август. Әшрәф ага белән булган бу вакыйга миңа бик авыр тәэсир итте, йөрәгем яңадан чәнчи башлады. Әле дә ярый, мине алып кайтырга дип, машина белән. Зеленый Долдан сеңлем Хәлимә килеп җитте. Больнн цада танышырга өлгергән дусларым озата чыктылар. Саубуллашканда Да мир миңа: «Әле генә типографиядән», - дип, район газетасының соңгы санын сузды. Юлда газетаны караштырып кайтам. Дүртенче битендә Әшрәф аганың портреты урнаштырылган. Таныш рәсем. Шул ук Әсгать әйткән галстук. Тик хөрмә белән маймыл гына күренми, кайсыдыр әлеге сурәтләрне таный алмаслык хәлгә китергән. Некрологка районның барлык җитәкчеләре кул куйган. Газетаның беренче битендә, эре хәрефләр белән. Әшрәф агага кагылышлы тагын бер информация урнаштырылган. «Арыштан рекорд уңыш» дигән әлеге хәбәрдә РСФСРның атказанган агрономы Ленин ордены кавалеры Әшрәф ага Әхмәтовның тәҗрибә-сынау участогыннан һәр гектардан 73 әр центнер арыш җыеп алынуы турында әйтелгән. Юл буена миңа берничә төрле сорау тынгылык бирмәде нигә дип авыру кешенең, нигезләп, өзгәләнеп сораган бердәнбер үтенечен исәпкә ал мадылар икән? Үземчә, колхоз председателе Идият Фәтхуллович белән яшь белгеч Рәфисне аклап та карагандай нтәм. Игеннәрне оптималь срокларда җыеп алу өчен янып көеп йөрделәр шул_. Ләкин бит аны киңәшеп тә эш ләргә мөмкин булгандыр? Башымда тагын берничә төрле сорау; бәлки алар ны узган төннәрнең берсендә булып узган давыллы яңгыр куркыткандыр9 Тагын бер сәбәп бар кебек; егерме центнер белән утыз центнер арасындагы уңышка күнеккән бер чорда, икеләтә, өчләтә артык уңыш турында ишет кәч, бәлки, тыелып кала алмаганнардыр?.. Ләкин, ничек кенә булмасын, председатель белән яшь белгечнең әлеге адымнарын аклыйсым килми иде. Азагы, уйламаганда көтмәгәндә, фаҗига белән тәмамланса да. Җир анага гашыйк, «элек бер башак үстерелгән җирдә ике башак үстерергә» тырышкан Әшрәф ага турында барыбер язарга алын дым. Тик туган тумачалары, якыннары үтенечен истә тотып, »һәм дә килеп» тагын башка сәбәпләр аркасында, язмамдагы кайбер исем фамилияләрне чак кына үзгәрттем. Моның өчен хөрмәтле укучым мине кичерер дип уйлыйм.