Логотип Казан Утлары
Повесть

АЛТЫН ТОТКА

— Кайсы гасырда тудың син? — Борынгы ташлардан сора. — Алар дәшми. — Таш хәтере — кешеләрдә. — Алар дәшми. — Кеше хәтере — ташларда... әһәрдә минем үз тукталышым бар Тимер рәшәткәле бакча эчендә, юкәләр күләгәсенә сыенган челтәр кәрнизле йортта минем дә сыңар тәрәзәле куышым бар Кайчакларда читтән карыйм да үзем яшәгән йортны карт кеше белән чагыштырам Әнә ул урам чатына баскан, ап-ак сакаллы, фәрештә кебек эчтән' яктыртылган йөзле, төсе уңа. уты сүнә барган күзләрен дөньяга текәп, тын гына тора Туган елын да оныткан, кайчан үләсен дә белми . Юкә яфраклары шыбырдавына йокымсыраган бу йорт Казанны тетрәтеп узган хәтәр янгын даугасыр урамыннан хужасының зәвыгына, байлык-мөмкинлегенә карап, төрле архитектура үрнәгендә чуарлап, бизәкләп эшләнгән купшы биналар күләгәсеннән хыялның ташта чагылышын тантана кылып барасың. Янәшәдә генә бер катлы агач йорт утырып кала Син аны күрәсең дә. күрмисең дә Урамның аргы ягындагы зур биналарга карап барган чагында жиргә иңә төшкән бу мескен флигельгә игътибар итәсең димени! Бераз киткәч, тротуар кырыенда әлеге йорт тагын пәйда була Син аптырап тукталасың, артына борылып карыйсың Акка буялган агач колонналы бу йортлар игезәкләр икән ләбаса. Аралары тимер рәшәткә белән тоташкан Бакча түрендәге ике катлы, челтәр кәрнизле, чардак түбәсенә флюгер куелган төп йортка менә шунда инде син игътибар итәрсең Тимер челтәрләре тутыга төшкән, такталары урыны-урыны белән кал- жайган. ә шулай да үзенең горурлыгын жуймаган бу иске йортка карата синдә соклану һәм бер үк вакытта кызгану хисе дә уяныр Була бит шуЧарсель ГАЛИЕВ (1946)— шагыйрь һәм прозаик ’Апрель кызы», *Ерак урман авазы» ’Сиңа мин кирәк» һ б китаплар авторы Казанда яши Журнал варианты лардан да исән калып, мәһабәт биналар рәтендә менә ничә гасыр инде жилы кош оясы кебек утыра Ашыгырга гадәтләнгән бүгенге заман кешесе искәрми дә үтәр иде. бәлки, әгәр бу йортның ике канаты булмаса. Менә син унтугызынчы лай: олы урамда эреле-ваклы машиналар арасыннан бердәнбер жнгүле ат бара Нигәдер сокландыра да. кызгандыра да Син. бу төбәктән үтеп киткәнче, тагын бер борылып кара, соңгы тапкыр Икенче вакыт әлеге урамга юлын төшсә дә. юкәләр ышыгында утырган бу йортны бүтән инде күрә алмассың Юкә чәчәкләрендә тузан гына утырып калган булыр Иске йорт тузаны Син ул йортның рәвешен _ күз алдына бастырыл карарсың, ләкин хәтерендә, кара авызлы нигез i урыны кебек, ямансу бушлык барлыкка килер Гадәттә шулай бит: = мең мәртәбә үтеп-сүтеп йөргән таныш урамыңда нинди дә булса йортның 5 сүтеп ташланганын күрәсең дә. кичә генә исән иде. нинди иде соң әле = ул5 дип. бер бөтен итеп йорт чалымын күз алдыңа китерә алмыйсың ф Хәтернең үч алуымы бу? Картаю һәм яшәү икесе бер үк вакытта бара — иске нигездә яңалар - калка Шәһәрнең дә югалган үз атлантидасы бар I Тышта - апрель иртәсе Керләнгән жепшек карда батып калган ба- ? кыр акчалар булып, узган елгы күксез.зи яфраклар күренә Юкә ботак ларында утырган чыпчыкларның чыркылдашуы аеруча дәртле яңгырый Мин киенәм дә. узган гасырларның байбнчәләре крахмалланган киң итәкләре белән йөзеп кенә чыксын өчен ике якка ачылмалы, әтәч кикригедәй купшы прическалары тимәсен өчен биек итеп эшләнгән ишекнең сыңарын гына ачып коридорга чыгам Витраж тәрәзәләрдән төшкән кызыллы-сарылы. шәмәхәле зәңгәрле яктылыкка манылып баскычтан әз генә төшүгә, кызган май, әчегән аш исләре саркып килгән кухня мәйдан чьи ы башлана Плнткәгә иелгән гәүдә менә хәзер, утка пешкәндәй, сискәнеп борылачак Гиппократка сәлам1 Калагын яларга ниятләп торган Вольдемар Лопес сискәнеп башын бора Алдагы катлы-катлы тешләрен аңкауга кадәр чишендереп канәгать елмая „ Куркыттың бит Мин аны һәрчак шулай берәр бөекнең исемен әйтеп сәламлим Ана ошый бу йөзе, авызы көлә, ә күзләре исә шнкләнүчән. сагаюлы Вольдемар Лопес, ике ел элек, ягъни институтны бетерер алдыннан үзе белән бергә укыган чит ил кызына өйләнергә уйлаган Бөдрә чәчле мулат кызга өйләнеп, океан артындагы илгә китү тәкатьсез бер хыялга әйләнгән Көн-төн испан телен өйрәнә башлаган Мәхәббәтен исбатлау өчен ул мулат кәләшнең фамилиясенә үк күчкән Фамилия кырыена затлы исем дә кирәк бнт Юрүзәндә йөзәргә өйрәнәсе малайның киләчәктә океан кичәсен ата-анасы каян белсен ди. кушканнар Зиннәтулла дип ка дими бер исем, яңгырашы нинди диген әле алла дип бетә диярлек Шу лай итеп. Зиннәтулла Валиуллин Вольдемар Лопеска әйләнә дә куя Әтисе башкорт, әнисе татар, паспортында милләте рус дип язылган «Чыгышың кем?» - дисәләр, чит ил кешеләре алдында әйтергә жиңел «мөгезле татар» дигән курку да тудырмый Ниндидер сәбәпләр аркасында Лопес чит йлзә кнтә алмый кала ЗАГСка язган гаризасын учлап калган егеткә мулат кыз үз фамилиясен бүләк итә дә иленә кайтып хәбәрсез югала Бүген беренче апрель, бер-бер хәйләң булса әйтеп кал.'барыбер алданмыйм. - дип. Вольдемар сакал чыкмый торган уңдырышсыз ияген сыпырып куйды -• Ә нигә бүген генә, кеше гомере буе алданырга ярата .Попесның үтә тар чырае тагын да сузынкыланды Ул нидер сөйли, мин аны ишегәм дә. ишетмим дә. күзем каршы ишектә. Менә ул хәзер минем теләгемә буйсынып ачылып китәчәк Шулай булды да Портыбыз ның иң чибәр кызы — Айсылу савыт-саба тотып килеп чыкты Әлегә уянып житмәгән чәченең таралмаган булуы да үзенә килешеп тора Халат итәгенең аскы сәдәфләрен эләктереп мәшәкатьләнмәгән Атлаганда серле дөньяның мәрмәр яктысы чагылыпчагылып китә Айсылу баш кагып кына исәнләшүгә. Лопесның калагы кулыннан төшеп китте. Калагын иелеп алырга үрелгәч, өч аяклы урындыкны аударды. Клеопатра тантаналы рәвештә Римгә килеп кергәндә юлына аркылы чыгып баскан ишәк кебек булды бу. Айсылуның атлап килү рәвешен бозмас өчен. жә- һәт кенә урындыкны күтәреп алырга миңа жай чыкты Айсылу, тәкәббер карашын икебезгә дә тигез өләшеп, су кранын ачты. Айсылу, бүген сиңа Лопес мәхәббәтен аңлатса, ышана күрмә. - Нигә алай дисең? - Айсылу, башын яхшы ат кебек чайкап, маңгаена төшкән чәч учмасын икенче якка авыштырып куйды — Бүген алдау көне Маратны тыңласаң.— дип. Лопес сүзгә кушылды Табактагы йомыркалары ташка әйләнеп килә, ә ул әле кереп китәргә ашыкмый — Ло-пес — дип. Айсылу үзалдына мыскыллы көлеп куйды. Алдан һөжүмгә күчмәсәң. хәзер миңа чират житәчәк: Мин сиңа беркайчан да гашыйк булмаячакмын, дисәм, ышан. Беренче апрель көнне дөреслекне белү жиңелрәк Айсылу күз кырые белән генә мине кистереп алды. Ул да — студент. Лопес та ординатурада укый Аларга нәрсә — көн үз кулларында. Ә миңа эшкә китәргә кирәк һәр баскычның үз шыгырдавын тыңлап, аскы катка төшеп киләм Уң яктагы ишеккә «Крыловъ Юрий Леонардович» дип язылган борынгы калай беркетелгән. Бу фатирда канчандар шушы йорт хужасы булган купец Крыловның кызы — житмеш яшьлек Анна Леонардовна яши Баскычның уң ягында Ризван агай фатиры Ишеген, тәмәке төтенен жилләтү өчендер инде, төбенә кадәр ачып куйган Тимердән чигеп эшләнгән култыксалы баскыч төбендә Ризван агай белән бәрелешә яздык. Нихәл, энекәш' дип ул коргаксыган кулын учыма китереп тыкты Эте гннжәлә койрыгын бутый-бутый шатлыклы өреп килде дә аяк ларымны кочып алды. - Эшкә киттекме? Беренче апрель көнне ял итәргә иде дә... Шулай — дип Ризван агай кызарган, шешенке күз кабакларын сыпырып алды - Беренче апрель көнне өйләнергә туры килде миңа, дип. кызыктыргыч сөйли башлаган жиреннән кинәт бүленеп. Наянга эндәште Брось, сичажже! Ну ка! Кому говорят! — Искереп беткән сөяк капкан Наян икеләнеп торды да. сүлпән генә китеп, табышын бер кырыйга илтеп ташлады Тәме авызында калды, күрәсең, мөлдерәп, бер сөяккә, бер хужасына сораулы карап алды Ризван агай аңа татарча итеп бармак янады да баягы сүзенә әйләнеп кайтты: - Яшьлектә алдын- артын уйлап торасыңмыни Шулай, беренче апрель көнне, кемне дә булса алдап, кызык табасы килә бит Авылда кеше ышанучан. үзең беләсең Хәер, син авыл малае түгел бит әле Түбән очта Нурия дигән бер кыз бар иде Кыяфәт дисәң, кыяфәте әллә кем түгел, буй дисәң, буе юк Бөкрерәк тә күренә иде бугай Шуңа яучы жибәрдем мин шушы каһәр суккан беренче апрель көнендә. Бер мәзәк булсын әле минәйтәм Ышанган бит. чукынчык Ду килеп әзерләнә дә башлаганнар болар Юри генә әйттем, дип карыйм, юк. айга-вайга куймыйлар Кичкә таба ике абыйсы килеп житте өйгә. Өрлектәй тазалар, ике метр булыр буйлары. Койрыкка басты болар минем Берсе мылтык тотып төшкән, икенчесе су буе чыбыркы Умырып тотып алдылар да аякны идәнгә тидерми генә ишекле-түрле йөртәләр Авылга исем чыкты, өйләнәсең, вәссәлам! Ату баскан урыныңда чәнчелдерәбез, диләр. Нишлисең, килешергә туры килде Яшәп киттек Нурия белән Алай ук ямьсез булмаган икән үзе. күзгә күренеп чибәрләнде минем белән тора башлагач — Ризван агай хәйләкәр елмаеп сигарет чыгарды. Кулы сизелер-сизелмәс кенә дерелди — Ә син бар. эше нә сояга каласын, минем әкият бетмәс ул.— дип. читкә борылып этенә дәшкән булды Мин шунда гына түбә кыегыннан тамчылар тамуына игътибар иттем Өй түбәләрен җылытып яз килә Шәһәрнең үзәк урамында чит ил туристларының да игътибарын ф җәлеп итәрдәй, фото һәм киноаппаратларның да үткер күзләрен үзенә - төбәлдерә алган гаҗәеп бер чиркәү манарасы бар Ныклыгы, мәһабәт i леге белән ул вакытка көндәш булырлык Измәгә йомырка агы, сөт с кушып, таза кызыл кирпечтәй кайчандыр аны шулай көннәрайлар дә- 5 вамында оста ташчылар төзегәнлегенә ышанасы да килми Искиткеч £ төгәллек, саллы тантаналык - кемнеңдер күңеленнән тылсым өреп, бер ф сулышта яратылгандыр бу' Ян якларындагы кечерәк буйлы ике манара я гүя күз карашын әзерләр өчен генә Башны күтәреп карауга, сыгылып - китәсең: һәр бөгелеше күләгәләнеп карасукызыл төскә кергән үзәк ма- ч нара, колонналы яруслары белән нәзегәя барып, бер чама биеклектәге * йортлар агымыннан тантаналы аккорд булып өскә чөелә дә авыр, күксел - гөмбәз белән тәмамлана Кояшлы көнне бер төскә, болытлы көнне икен 2 че төскә кергән көмеш гөмбәзне челтәрле тәре күк белән бәйләп тора : Биеклек, ташка иңдерелгән зирәк көч астында үз үзеңне юатырдай ичты - яр килә бу манараның борынгы сулышын тоеп узганда Бүген мин көтелмәгән хәлгә юлыктым Боламыкка әйләнгән сусыл карлы тротуардан юк уйларымны бар ител атлаган чакта шушы манара төбендә әсәренеп җыелган кешеләр төркеменә җитеп тукталдым һәммә сенең йөзендә хәвефле халәткә хас дулкынлану. Төркемнен һәрчак лидеры була Сораулар тик берәүгә уртада торган озын буйлы, ак куян бүрекле адәмгә бирелә «Ничек менгән соң ул анда?» «Жүләрдер» «Ир кешеме, хатын кызмы?» «Ир кеше Бая бүреген дә җиргә ыргытты Әнә-әнә'» Мин манараның соңгы ярусындагы серле караңгылыкка төбәлдем Чынлап та. ниндидер шәүлә селкенеп куйган шикелле булды - Тагын качты. - диде куян бүрекле Бая милиция килеп китте Вертолет чакыртырга дип Болай гына алырлык түгел икән Әнә-әнә' Сул якка китте' Сулышы кайнарланган йөзләгән кеше манара очына төбәлгән Кая соң ул? днп кычкырды арадан берәү өзгәләнеп Күзеңне ачыбрак кара' дип ана берьюлы әллә ничә кеше өсеп куйды Кинәт берәү шаркылдап көлә башлады Жүләрләр. бүген бит беренче апрель' Төркем, капылт аңга килеп, бер мәлгә сулышсыз калды Менә хәзер куян бүрекле манарага чынлап та кеше менгәнлеген ү геиең калын, ышанычлы тавышы белән исбатлап бирсә, шаркылдап көлүчене чөеп ыргытырлар иде Ләкин куян бүрекле суга төшкән кебек юкка чыккан иде шул Шулай җиңел алданганына аптырап, үзеннән үге тарала башлаган төркемгә «Ни булган?». «Ни күрдегез?» дип яңалар килеп кушылды Әле генә алданганнарның кайберләре һаман да икеләнепме бүтәннәрнең дә алдануын тамаша кылырга дипме, читкәрәк китеп басты лар Ул арада эшләпәле яңа лидер калыкты Тагын да дәртлерәк тавыш белән манара башына төртеп күрсәтеп, үз тирәсенә илле алтмышлап ке шене туплап та өлгерде Кыгык Менә бу алдану ичмасам Ялгызың гына түгел, бергә-бергә, иңгә-иң торып алдану Беркемгә үпкәли алмыйсын Мин эш урынына биш минутка соңга калып килеп җитәм Ишек җиле аркама бәрүгә, йөгереп диярлек баскычлардан күтәреләм Таныш шау Агач исе Кечкенә кыру станогы беркетелгән өстәлем янына килеп утырам да. тартманы ачып, инструментлар белән кү г йөгертеп исәнлә шәм Хуҗасы килүен белеп алар да уянырга тиеш ич Кемдер җилкәмә кулын сала Кемдер дисең, борылып карам.наң да билгеле Мастер үзе' - Нихәл, килдеңме? — дип Мастер, жил к ә.мә таянган килеш иелеп, бәрхет тавышын колагыма өрә Аңа быел утыз өч тула «Христос яшенә кадәр дөньяда бар икәнеңне исбатларлык эш кылмасаң. аннары инде соң була», — ди ул. Үзеңнән өлкән кешенең сине үз итүен тою рәхәт. Иркәләнеп, бераз кыланып та аласы килә. Мин аңа чиркәү манарасы янында булган хәлне бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем Мастер жәелеп көлде. Ул тумыштан килгән сыйфатына хыянәт итмичә көлә белә, рәхәтләнеп, тавышын үз көенә таратып, бөтен барлыгы белән ачылып көлә Аны көлдергәндә үзеңнең яшәвеңне аңлыйсың Беренче күргәндә мин аны бер дә ошатмаган идем. Түгәрәк, бүртмәч чырай Бөдрәрәк куе чәчләрен күпертеп артка тараган Киң төпле чалбары аягының кыскалыгын тагын да искәртеп тора Танышканда ул: - Мастер Моратов, - дип кул бирә. — Мастер булуың әйбәт, исемең ничек’— дип сорыйлар аннан Мастер дип әтисенең исем кушканлыгы турында ул бер дә иренмичә, меңенче тапкыр аңлатып бирә Беренче эшкә чыккан көндә ул минем янга килде дә өстәлгә урталай ярылган бүкән утыртып куйды - Бу нәрсә? Агач, шулай бит! Ә шушы агач эчендә нинди гүзәл сын үзен уятучыны көтеп ята. Шакый гына белергә кирәк, ул үзе чишенә, Бик жайлы бит, ә! Хикмәт нәрсәдә? Уйлан, егет!— дип. Мастер чалбар балакларын жилфердәтеп китеп барды Милли сувенирлар ясау цехында мин инде үз кеше. Агач исен яратам. Үзем теләгән әйбер ясарга да кул кычыткалый. әмма алга куелган план һәр эш көнен исәптә тота Планны мин галәмәт зур авызлы жәнлек итеп күз алдына китерәм Ай башында шыгырдап авызы ачыла да ай азагында шапылдап ябыла Шул вакыт арасында кирәкле санны тел өс- тенә салып өлгермәсәң. ул тузынып, синең кесәңнән тешләп ала. Кашык ясау айлыгы икән, син инде сигез сәгать буена, гел бер ритмга көйләнеп, дөньяда кашыктан кала берни дә юк икәненә инанганчы тырышырга тиешсең. Әлбәттә, гел бертөрле әйбер ясап утыра торгач, кеше түгел маймыл да остарып китәр иде Тик. маймылдан аермалы буларак, кеше остарып киттеме тизрәк өлгерә, вакытны янга калдыра башлый, үз-үзен канәгатьләндерерлек шөгыльгә дә мөмкинлек таба Инеш ярында гына була торган, дымсу ис аңкып торган ап-ак тал агачыннан шүрәле башын ясый башлагансың икән ул инде бер кырыйда үз чиратын көтеп утыра Әнә. сусыл, кызгылт эзләр сузылган зирек агачының кайрысы яңа гына куптарылган. Агачка карата миндә мәжүси бер мөнәсәбәт тә уянды бугай Мастер гаебе . Әгәр мин әлеге зирек түмәрен кискәләп, уйлаган әйберемне ашыгып ясарга тотынсам, юк. нәкъ мин теләгәнчә барып чыкмас иде Ул әле күптән түгел генә тамырыннан аерылган — саф. сусыл килеш. Зирекнең әлегә бөтен күзәнәкләре, табигый яшәвеннән кузгатылып, авыртулы халәт кичерә Агачка тынычланырга кирәк Менә шул чакта инде ул сиңа карышмаячак. Мин бүген капкачлы бал савытлары ясадым. Әлегә алардан гадәти агач исе килә. Махсус цехта нәфис пумала тоткан кызлар аларны гөл итеп бизәячәк. Кичен без Мастер белән бергә кайтырга чыктык. — Мин сиңа хәзер бер кызык күрсәтәм,— диде ул Беренче апрель әлегә үз көчендә,— дидем мин Мастерның бербер хәйлә коруына исәп тотып. — Син алданган урыннан үтик әле,— диде Мастер. Менә бусын инде мин көтмәгән дә. уйламаган да идем: чиркәү манарасы төбендә, нәкъ иртәнге кебек, кешеләр төркеме жыелып тора. Шулай буласын сизгән идем.—дип Мастер беләкне чеметеп куйды Төркемнең лидеры — сары куртка кигән, иренен ут кызылга буяган ханым иде. Русча да. татарча да сөйләнеп, манара башына төртеп күрсәтә-күрсәтә кешеләрне әсәртеп тота Күккә кадалган манарада сер- лелек Мастер үзенең көчле тавышы белән кычкырып җибәрде - Эх вы. люди, сегодня же первое апреля' Төркем кинәттән аңа борылып карады Китте көлешү Светофор кебек янып торган ханым гына әллә кая югалды Төркем күз алдында сирәкләнде Ул арада «Ни бар?». «Нәрсә булган?» — дип яңалар килеп туктала башлады Мастер шунда ук лидерлыкны үз кулына алды Илле- алтмышлап кеше тупланып та өлгерде. - Әнә-әнә, — дип. Мастер колокольняның соңгы ярусына төртеп күрсәтте Бер ноктага төбәлгән кешеләрне тәмам әзерләп бетергәч, ул кинәт кенә Ах. сикерде! — дип тетрәнеп кычкырып куйды Шул мәлдә, ни хикмәт, кешеләр төркеме, сулышсыз калып. Мастер белән бергә чүгеп куйды Белгән килеш, мин үзем дә бу гипнозга иярүдән чак тыелып калдым Шулчак, баягы төркемнән калганнарданмы берәү Ышанмагыз ана. бүген бит беренче апрель' - дип сөрән салды Көлүгә кадәр башта ризасызлык туа икән «Төп башы»на удыртучы кем? Мастер Әмма алданган күзләр аны табарлык түгел иде инде Мин куып җиткәч, ул үтә бер ләззәт белән көлә башлады Беләсеңме, иртәдән бирле мрнда күпме кеше алланган? Кимендә ярты миллион Кызык. Толпага эләктеме, кеше шәхес буларак югала Толпа лидерны салып таптарга җай гына көтә Буйсынасы да килә, шул ук вакытТа коллыкны да яратмый II Әни туган шәһәр булгангамы. Казанга мин тнз ияләштем Бу минем шәһәр. Әти мина бәләкәйдән үк татар җырларын тыңлата торган булган Бәлки шул моңнар, күренмәс җеп булып, язмышымны монда тартып кайтаргандыр әле Кайтып бер ел яшәүгә, ишектән тагын ерак юллар җиле килеп керде Германия!ә китәргә приказ алган әти белән әни вокзалларны күп күргән чемоданнарны тагын кузгаттылар Ә мина сөенеч Ниһаять, мин ү.земчә яши башлыйм! Саубуллашканда әнине тынычландырам Фатирлар төрле җирдә булса да. әби белән икәү бер шәһәрдә калабыз, син борчылма. - дим Әни, икебезне кочаклап, әбигә күрсәтмәләр бирә Маратны күздән яздырма Атнаның нч көнендә син аңа киләсең, калган нч көнендә Марат синең хәлне белеп китә Бер көн ялмы? дим мин Әнинең йөзендә укытучыларга хас кырыс җитдилек Әти белән минем арада ниндидер салкынлык бар Бәлки минем дә хәрби кеше булуымны теләгәндер Җитмеш төрле һөнәр арасыннан ул башта икесен сайлады мине машина йөртергә һәм мылтык тотарга өй рәтте Курсларны үтеп, таныклык алып чыккач, машинасын кызганмьнз ча биреп тора башлады Мылтык белән хәл катлаулырак булып чыкты Кулга корал алуга, борынгыдан килгән тыенкы бер гаярьлек уяна миндә дә тик гөнаһсыз җәнлекне атып, кү зләрен сүндерергә кодрәтем җитми Миңа ундүрт яшьләр булгандыр. Әти мине Ерак Көнчыгышның субтропик урманына ауга алып чыгып китте Без шактый йөреп, арып талып, бер нәрсәсез кайтып барганда, кечерәк кенә тын күлдә йөзеп йөргән ике үрдәкне ку pen алдык Камышлык кырыенда гамьсез генә суда тирбәлеп утыралар Ара да ерак түгел Әти корулы мылтыкны тнз генә алды да миңа тоттырып, көпшәсен иңенә яткырды Баскан килеш кенә ат. дип пышылдады Әти сулышын да алмыйча тора Мин төзим Үрдәкнең әле сулдагы сын, әле уңдагысын мушкага алам Әти яңакларын кысып тешен шыкыр дата Бармагым салкын курокта Егетлекне күрсәтергә бер мизгел җитә Ә мин һаман сузам Үрдәкләрнең б\ кадәр дә гамьсезлегенә ачу килә Тизрәк очып китәргә бит инде. юк. кайнар пуля килеп тиясен көтеп рәхәт тирбәләләр Мин һаман сузам Курокка басу ләззәтеннән нинди көч тыеп тора — үзем дә аңламыйм Шулчак әти түзмәде, хәрбиләргә хас корыч тавыш белән — Стреляй' — дип кычкырып жибәрде Үрдәкләр канатларын шапылдатып күтәрелергә өлгергәнче, мин өс- кәрәй каратып тәтегә бастым Шартлау белән бергә, мылтык түтәсе икгә китереп бәрде. Үрдәкләр тайгага таба очып киттеләр. — Жебегән! — дип. әти кулдан мылтыкны тартып алды — Бу нинди сентиментальлек! Юл буе сөйләшмичә кайттык. Ике ел үткәч, Мәскәүдә кыр үрдәкләренең кешеләргә исе дә китмичә. нәни бәбкәләрен ияртеп, Останкино паркында йөрүләрен күргәч, шаккатып калдык Без генәме, үткән-сүткәннәрнең һәрберсе туктала, йөзләрендә сабыйлык елмаюы Тын табигатьне яңгыраткан мылтык шартлауларыннан качып, зур шәһәрләргә килеп сыенган кыргый үрдәкләр турында ишетеп түгел, үз күзләрен белән күрү икенчерәк икән Шунда мин әтигә: — Теге чакта үрдәкләргә тигергән булсам, нәсел чылбыры өзелгән булыр иде Останкино күлендә йөзәсе үрдәкләр тумаган булыр иде. күпме кешеләр сокланудан мәхрүм калыр иде,— дигәч, әти ирен чите белән мыскыллы елмаеп. — Философ. Сиңа вегетарианец булырга кирәк, Толстой кебек,— диде.— Софья Андреевна аның ашына яшертен генә тавык шулпасы өсти торган булган, аң бул Биология факультетына керәсе килү теләгемне белгәч, ул дәшмәде. Самолетта, дистәләрчә чакрым биеклектән, зур-зур шәһәрләрне дә уенчык бер макет итеп кенә күреп өйрәнгән әти вакчыллана белми иде Минем микроскоп белән бөжәкләр күзәтүем, күзгә күренмәс микроблар дөньясы ачасы килүем бәлки шул авыруым аркасында тугандыр Нинди врачларга гына күрсәтмәделәр Авыру тарихы көннән-көн калынайды, әмма аллергенны ачыклый алмадылар. Мин хәтта азыкка кагылырга курка башладым Ярыймы, ярамыймы дигән сорау ашауның тәмен бетерә иде һәр төрле жиләк-жимеш. һәртөрле ризык шик астына алынды Мәкерле аллергия янәшәдә генә посып яткан икән. Әбинең күршесендә профессор Бакир Еникеев яшәмәгән булса, мин әле бүген дә өмет белән курку арасында йөрер идем Ул минем авыру тарихын, тулы бер томны, детектив әсәрдән дә болайрак өйрәнде Үзенең укучыларын да эшкә жикте Бетмәс сеанслар, уколлар, тәжрибәләр Өч айдан соң профессор шундый нәтижә чыгарды — Син, егет, егерменче гасырда ялгыш тугансың. Комиссионкада борынгы мебельләр бар хәзергә, шуларны сатып алып кына котыла аласың Минем мәкерле аллерген — ялтыравыклы шома мебель өстенә кунган өрфия кебек йомшак тузан икән. — Аллергенны табуга караганда, галәмдә яна галактика ачу жи- ңелрәк,— диде профессор — Мин бит күктә туганмын. Бакир Тәминдарович, бәлки жирдә яшәү миңа зарарлыдыр? — Күктә. — профессор күзлеге өстеннән карап мут елмайды — Алланың уң канаты астында димәкчесеңме? — Хабаровск-Мәскәү самолетында. Тайгадан ун чакрым биеклектә — Сирәк була торган хәл. — Әни ялга кайтып барганда Врачлар әйткәннән ике айга алдан туганмын Минем аркада йөз кырык биш кешелек лайнер Новоснбир- скнда төшәргә мәжбүр булган — Ну-ну-ну’ Бөек кешеләрнең күбесе жиде айдан туган. Без. үзебез дә белмичә, яңа бер Эйнштейнны дәвалаганбыз түгелме, ә? Туган көнем дә кешечә түгел бит минем, Бакир Тәминдарович Дүрт елга бер генә килә егерме тугызынчы февраль. Профессор башын чайкый-чайкый көлде Институт проректоры, кафедра җитәкчесе, әллә күпме фәнни хезмәтләр язган могтәбәр Еникеев- нын үзен көлдереп кара әле! ф Әнинең куанычы — югослав стенкасы. шәрыкча бизәкле Пакистан - сервантлары, минем хакка, сызланып булса да иске мебельгә алышты- | рылыр иде бәлки Бәхеткә каршы, аларнын чит илгә китәргә тиешлеге f хәлне җиңеләйтеп куйды Әби ике бүлмәле фатирга хуҗа булып монда 5 кала, мин аның бер бүлмәле, иске мебельле фатирына күчәм Алыша- - быз' Бу хәбәргә әти: «Вегетарианец*.- дип мыек астыннан елмайды ф гына, әни башын селкеп торды да күнде. Шулай итеп, әбинең ике башлы - бөркеткә охшаган саллы ачкычы минем кесәгә күчте Әти киткәч моңаеп Z калачак «Волга» һәм гараж ачкычы да, шактый вәгазь укулардан соң. чылбырга тагылып, джинси кесәсенә чумды Әти тарафыннан мәсьәлә _ шулай куелды әгәр талонны бер генә тиштерсәм дә. машина йөртү f хокукыннан мәхрүм ителәчәкмен икән. Талонны чиста саклар өчен сиңа _ нишләргә кала?! Гаражны сирәк ачып керергә. Тормышны үземчә. кашык ясаудан башлыйсым килә III Борынгы йортлар биеклеге белән түгел, ә бизәнү рәвеше белән генә ярыша алалар Бер-берсенә иңгә-иң терәлеп, бер-берсен җылытып утырган бу йортларда күрше һәм ишегалды дигән төшенчә сакланып килә; кайсы ишек артында кем яши. бу кем тәрәзәсе, чыгышы, нәсел нәсәбе кайдан, нинди урында эшли барысы да билгеле Монда гадел ярдәмләшү дә. хәл-әхвәл белешү дә. мәкер-гайбәт тә җитәрлек Тормыш дигән оркестрның бөтен кыллары да үз тавышын бирә Бүген салына торган күп катлы йортлар нинди5 Алар ялгыз калка, алар ялангач күренә, аларны киендерәсе бар Тоташ йокы бүлмәсеннән генә тора кебек мондый йортлар Кешеләр ташкыны зш урыннарыннан кайтып, урамнардан агылып керә дә. үз гаиләсе белән чикләнеп, йокыга тала Сөйләшә йоклый Телевизор карый йоклый Газетажурнал укый йоклый Күмәк ялгызлык Мин ишегалдына кайтып керәм Түбәдән боз сөңгеләр асылынган Борынгы йортларның, гадәттә, искергән, ү зенчәлекле исе була Син аны ишекне ачып кергәнче үк тоя башлыйсың Баскыч төбендә тагын Ризван абый тора Иреннәре кыймылдавына өлгерә алмыйча, сүзләре соңлабрак чыга, тузган магнитофон кебек Димәк, бер стакан кызылны сеңдереп тә өлгергән! Нәсимә килгән нде. әйдә, миңа керик әле. дип. ул ишекне ачты Минем әбинең исемен әллә ничек ягымлы итеп әйтә белә ул Ризван абыйның бүлмә җиһазы бик гади Керләнгән пәрдә, иске одеал ябылган кушетка Азык калдыклары таралып яткан өстәл, бер як ка кыйшайган шифоньер Өстәлдә балта белән юынып ясалган сыман шешәле бормотуха тора Ризван агай мыдыр-мыдыр сөйләнеп, өстәлгә яньчелеп беткән чәйнек китереп куйды Сиңа Нәсимә менә бу төргәкне калдырды Әбиләргә ике көн инде барганым юк нде. менә биг. алма пирогы, калын миләш кагы калдырып киткән Минем әби камыр ашларын Париж кухнясын шаккатырырлык итеп пешерә белә. кая. Ризван агай, сыйланып алыйк Минем чәй синеке сыман булмас инде ул гаепләмәссең Ризван агай шкафтан касәләр алды, боларга вино куелыгы сылан мазан Нәсимә бер дә картаймый, үзен тәрбиядә тота бел.» шул Алт- мышка да җитмәгән икән эле ул. нигә картайсын Әллә мин әйтәм ул ла ялгыз, мин дә ялгыз йә. йә. кашыңны җимермә. шаярып кына әйтәм — Ризван агай үзе ук оялып, уңайсызланып куйды - Чиста ханым шул Кая инде безгә, таушалып, керләнеп беткән адәмгә яңадан тормыш кору. — Нинди керләнү ди. син бит көн аралаш мунча кереп торасың Шулаен шулай да Тән түгел, җан керләнүне әйтәм Альбомны карап утырдым да карчыгымны искә төшердем әле бүген Шушы бүлмәдә берьялгызым утыз ел гомер кичергәнмен Вино эчеп, китап белән закусить итеп ятам шулай, дип ул почмакта өелеп яткан китапларга ымлады Кушеткада яткан тимер бикләвечле альбомны алды Беренче битендә кыр-кырлары саргая башлаган фото Кыңгыр салган кепкасы астыннан бүселеп чыккан куе чәчле, ак якасын костюмы өстенә чыгарып салган егет Бераз мактанчык кыяфәт Янәшәсендә күтәртмә җилкәле костюм кигән, чәч үремен маңгай өстеннән ике мәртәбә урап куйган чибәр генә кыз Егетенә ул менә-менә борылып карар кебек, тик фотограф аңа объективка төбәлергә кушкан — Менә бу Нурия апаң була инде. Ә бусы — авылның беренче егете Кайтып төшә шахтадан, хром итек кунычына кынылы хәнҗәр тыгылган. кулында тальян гармун Шушы бостон костюм һаман да исән әле. тузмады Үзем генә кырау суккан помидор кебек җыерылып беттем. Вакыт никадәр рәхимсез! Фотодагы егет чалымнарына Ризван агайның йөзендәге бер генә сызык та туры килми. Ышанырлык түгел Ничек шулчаклы үзгәрергә мөмкин? — Менә бу каһәр суккан бетерә кешене,—дип. Ризван агай вино- шешәсен тартып китерде, авыр сыекчаны стаканга яртылаш агызды — Ансыз яшәп тә булмый Син эчмичә дөрес эшлисең Чиста кал. Миңа үзгәрергә соң инде. Гомерләр диген Ничек башлап җибәргән идем тормышны, алып киттем Нурияне Донбасс шахталарына, яши башладык гөрләтеп Сугыш барысын да җимерде Яшь бала белән озатып калды Нурия Поезд кузгалыр алдыннан, тимер футлярга салынган бармак башы кадәр генә коръәнне муеныма асты «Күз карасы кебек сакла, исән каласың». - диде Пленга эләккәч, каерып алдылар Дөрес әйткән икән, мин шул чакта инде үлгән булганмын Аннан соңгы яшәвем җан асрау гына. — Сугыштан соң кавыштыгызмы. Ризван агай? Пленнан котылгач та урау юллар үтәргә туры килде шул Себер- дән илле алтынчы елда гына кайтып егылдым Донбасска Нурия Шәһәргә немецлар керер алдыннан гына китәргә уйлаган Соңгы поездга утыра алмаган бичара Ул чакларны күз алдына китерәсеңдер; кеше өстендә кеше Товар поезды кузгалгач, баламны гына булса да алыгыз, зинһар, дип җылап ияреп бара башлагач, бер хатын үрелеп алган баланы Партизаннарны эзләп урманга качып барганда Нурияне немецлар тотып алып харап иткәннәр. — Ә бала? Башта эзләтә алмадым Фамилияңне әйтергә дә куркыныч заман нар иде шул Таптым егерме биш елдан соң. Монда. Казанда яши — Бәхет бар шулай да. — Бәхет, дисен Ишегеннән дә үткәрмәде Кем соң мин утыз яшьлек ханым каршында. «Кайда идең син миңа бик авыр чакларда?» - дип бер генә сүз әйтте Башымны иеп китеп бардым — Аңлатмадыңмыни ниләр күргәнеңне? — Аңлатып ни файда? Ә ул хаклы — Үзем барып сөйләшеп карыйммы? - Кирәкми? Мәңге үпкәлим, кирәкми' Ул арада Наянның тәрәзә катына килеп өргәне ишетелде Ризван агай сәгатенә карап алды — Ун минут үткән Прогулкага чыгарган идем, хәзер.— дип чыгып та китте Кыерсытылган язмышны киереп торган стеналар тараеп калды сыман Мин. авыр уйлардан арынырга теләп, яшел төсен саклап кипкән себеркеләрне санарга керештем Аз калганнар инде Кул белән кагылуга коры кыштырдап, узган елгы жәй исе сирпелеп китә Ризван агай мунчачы булып эшли Хезмәт хакы аз Җәй буе ул себерке бәйли Түшәмгә әллә ничә рәт бау тартылган Түшәм-стеналар бервакыт яшел себерке белән тула Сортлары төрле, имәннән, каеннан, зиректән, мәтрүшкә, төрле исле үләннәр кушылганы — шуңа карап бәяләре дә үзгә Ишектән шатлыклы көлгән кебек өрә-өрә Наян килеп керде. Аякларымны иснәп, инен-буен үлчәп карады да. шул ук мин икәненә инангач, тынычланып, ишекле-түрле йөренә башлады Менә барысы унике себерке калды Деликатес Мунчада чабыну тәмен кырыкка житкәннән соң гына аңлый башлыйсың Яратып чабынучылар минем аерым исәптә. Кызык эш Министрдан алып каравылчыга кадәр күз алдымнан үтә Кемнең тәнендә нинди яра. нинди жнтешсезлеге бар - бөтенесен белеп торам,— дип. Ризван агай кыеш тешләрен күрсәтеп елмайды Шешәдә эчемлек бетеп килә икән шул Ризван агай исерми исерүен, артыгын сөйләнә башлый Кузгалырга вакыт Ишек тоткаң шәп синең. Ризван агай Кергән саен кызыгасың, каер да ал* Торсын Ясап та күрсәткәннәр элгәреләр. ә' Чынлап та саллы тотка бу Елан кебек бөтерелгән орнамент төшә дә, кабарынып килеп, арыслан башына ялгана Үткен азау тешләрен күрсәтеп авызын ачкан арыслан — ишекнең сакчысы кебек Тотка өлеше шомарган. калган жире кат кат буялып, керләнеп беткән Ьуяу чатнаган урыннардан гына аның жиз икәнен чамаларга була Ал. барыбер күченәсе Ишекне япкач та Ризван агайның тавышы колак төбендә яңгырап торды «Барыбер күченәсе барыбер күченәсе » Өске катка күтәрелә башлауга, арттан Анна Леонардовнаның ягым лы тавышы ишетелде: Маратик, прошу прощения, вас не затруднит, если я вас попрошу уделить мне минутку времени, если не очень спешите, зайдите, пожалуйста һәр сүзне үтә бер тәм белән жырлатып эндәшүгә ничек инде бита раф каласың' Анна Леонардовна төтенсу гәрәбә төсендәге нәфис бармак лы кулын иңемә куеп бүлмәсенә алып керде Почмактагы алтын кысалы икона каршында янган ладан (канәфер) исенә тагын мин белмәгән нин дидер жылымса ис тә килеп өстәлгән Моның сәбәбе менә хәзер аңла шылды Миндә бәйрәм бүген, күр әле Анна Леонардовна мишәрчәлә- теп татарча да сөйләш.» белә Креслода кара бәрхет жәймә өстендә әле юеше дә кипмәгән песн балалары ята Зәгыйфь чыелдашып, аякка басар га. тизрәк йөреп китәргә азапланган булалар тагын Ана мәче, балала рын каплап, миңа төбәлде Күзләрендә тәвәккәллек, ялвару Гадәттә, әзрәк үскәч, песн балаларын Анна Леонардовна кешеләргә бүләк итеп бетерә Бик матурлар икән, исән үссеннәр инде - Рәхмәт, шулай булсын Бу юлы беркемгә дә бирмим инде Я песн нең рәижешс төшәр Сорыйлар бит. кызыгалар, каршы кнләлмнм Мин сөткә киткән арада Нәсимә килгән булган, кызганыч, күрешмичә калдык Үзегез кунакка барыгыз Чакыра да бит, Күрәсең, тагын мәшәкәть килеп чыкты балалар Анна Леонардовнаның тагын нидер әйтергә жыенып та уңайсызлан ган кебек торуын сизенеп, мин — Берәр ярдәм кирәкмиме? — дидем Анна Леонардовнаның яшь кызлар кебек алсулык йөгергән йөзе ачылып китте: — Уңайсыз да инде Мин бүген тыз-быз йөргән булып, вазамны төшереп ваттым Сугышта үлеп калган иремнең бүләге, аның төсе итеп саклый идем, бердәнбер хрусталь вазам, минем бүтән байлыгым юк. күреп торасың Шуны ябыштыра торган салон бар диләр — Бөтен борчуыгыз шул гына булса, эшлибез аны. Анна Леонардовна — Менә рәхмәт IV Китап битләрендә гасырлар бер йодрыкка сыя Йодрыктан тарих битенә кан тама Гел сугышлардан, жимерү-кырулардан гына торган микәнни бу дөнья’ Укып чыгарга бер гомер житмәс дастаннар ат тоягы астында калып чатнаган гасырлар арасында — бер мизгеллек ял вакытында гына барлыкка килмәгәндер бит? Азия киңлекләреннән ниндидер могжиза белән кайнап чыккан халыкларның бөек күчешен син — егерменче гасыр малае - башыңа сыйдыра алмыйча ятасың Торшерның тонык уты китаптагы саран сүзләр артында вакыт каберенә әйләнгән упкыннарны яктырта алмый Син шул упкыннар аша сикереп артка, тормыш агачы тамыр жибәргән дәверләргә омтыласың. Вак мәшәкатьләр белән талчыккан жаның үткән зурлыкларны сыйдыра алмый Алтын бүре башы чигелгән байракларын жилфердә- теп киңлек яуларга чыккан төркиләрнең офыккача җәелгән атлы чирүе, жир тетрәтеп тупырдаган тояк тавышлары, ерагая барып, диңгез шавына әйләнә дә сине рәхәт йокыга талдыра Сак кына ишек шакыганны да. йомшак чүәкләрнең киез паласка тияр-тимәс басып килүен дә сизмисең Ялангач күкрәгеңә боз кагылгач кына сискәнеп күзеңне ачасың Юк. каршыңда атын аягүрә бастырган зәңгәр күзле һун сугышчысы да. угын төзәгән кысык күзле монгол да түгел, гап-гади кыз елмаеп тора — Айсылу Йогып калган кул салкыны күкрәгеңне пешерә башлый Сине адаштырып йокыга талдырган китапның идәнгә төшүендә дә аның эше юк Урындыкны тартып китерә дә, тезен тезгә куеп, кырыеңа килеп утыра Син үзең дә сизмәстән, һәр күзәнәге сулап торган йо-мры тез башына тәҗрибәсез кулыңны суза башлыйсың Айсылу, чебен үтергән кебек, чап итеп кул аркаңа сугып куйгач кына, йокыңнан тәмам айнып, мендәрең белән бергә башыңны күтәребрәк куясың. — Гафу ит. уяттым бугай Айсылуның тавышына ялганып, сәгать иркенләп кенә уникене суга башлады — Болай нртә йокыга киткән өчен кыйнасаң да була — Сине эзләп бүген бер дама килгән иде. — Мине?.. Эзләп? Дама? Диларәдән кала минем кемем бар? Ә аның мин яшәгән йортка бер тапкыр да килгәне юк Ана үпкәләп, бер атна буе күренмәскә дип ант иткән идем. Үзе сагынып килүенә ышана алмыйм Кызыксынуымны сиздермәскә кирәк. Битараф кылансаң гына Айсылу ачылачак. — Син дискотекадан кайттыңмы? — Каян беләсең? — Битләрең ут янып тора. — Салкыннандыр — Пешеп биегәнсең. Егетең беләкме? Айсылу дәшмәде. Дискотекада мин үзем елга бер-ике генә булам Узган атнада да барасы түгел идем. Айсылу билетлар алып куймаган булса Анда — бүтән дөнья Онытылып кереп киткәнеңне сизми дә каласың. Канны уйната торган ритм-музыка, кыргый көченә буйсындырып, жирсез. уйсыз, гамьсез калдырып, сине тоташ хәрәкәткә әйләндерә Мизгел эчендә бер балкып, бер сүнеп алган төсле утлар кешене кисәкләргә таркатып күрсәтә Өзек-өзек хәрәкәт эчендә тырпайган кул. гәүдәсеннән аерылган баш сурәтләре күз алдында бутала Музыка шаша, күкрәк читлеген /кимереп керә дә бетен уйларынны актарып чыгара, буш гәүдәңне котыртып, галәм киңлегенә ыргытылган дулкында талкый башлый Төсләр камаша, канлы кул. сары йөз. ак гәүдә, яшел тешләр чагылып- чагылып ала. әле су төбендә, әле ут эчендә каласың. Ж.ете төсләр * арасына килеп кергән куе караңгылык төсләр кискәләгән баш аякларны ± бергә туплый да бию мәйданы кулларын сузып бәргәләнгән тере харәбә £ өеменә әйләнә Музыка бетеп залда ут кабынуга, кыргын буталыш, та- = бигый кешеләргә әверелеп, мәйданны бушата Дөнья үз хәленә кайта £ Танцы вакытында мин Айсылуны күрмәгәнмен, ә тойганмын гына икән * Ул күзләре белән һаман кемнедер эзли, минем сүзләргә ярым йорты гына * жавал бирә. Диск-жокей карлыккан тавыш белән яңа музыканың эчтә- _ леген таныштыра башлагач кына мнңа килеп сыена Бүтән кешегә дип алган идеңме билетыңны? Айсылу ачу белән кулымны кыса «Сорама' Сорама' Сорама'» — f дип сулкылдый аның учындагы кан тибеше _ Ләкин бүген мин Айсылуны төсле музыка белән исереп кайткан дип ” ялгыштым Бүген дүшәмбе. Дискотека кичә булды Бүтән бармаячакмын мнн г анда. - Нигә? Әй. сөйләргә дә оят Ритм-музыканы мин күңел иреге, чистарыну, ваклыклардан өстен көчкә омтылу дип кабул нтә идем Әтинең «эмоциональный опиум» дигәне дөрескә чыга ахрысы Көне-төне тыңласаң, бөтенләй акылсыз калырга да мөмкин Беренче тапкыр рок музыканы мнн үзем сигезенчедә укыган елны тыңладым Саша исемле малайның спортсмен абыйсы Америкадан шундый бер пластинка алып кайткан булган Аның әти-әнисе театрда чакта без, малайлар, җыелыштык та моңарчы колак ишетмәгән, тыелган музы ка күкрәвендә сәгатьләр буена йотылдык Хәтәр аһәң бер сыта, бер чөя. күкрәк читлегендә йөрәк тәннән аерылыр дәрәҗәдә бәргәләнә, без. тәмам исерешеп, төнге паркка чыгып киттек Дөнья тубыктан Шашып кычкы ра кычкыра, бер беребезне уздырырга теләп агач эскәмияләрне, балалар уйный торган мәйданчыктагы кечкенә өйләрне, баскычларны вата башладык Аннары милиция, ата-аналарны чакырту, мәктәптә тикшерүләр, ваткан нәрсәләрне яңадан төзәтү Буыннар арасындагы чылбырны өзә торган му »ыка бу. ди минем әти. Ул тальянын шыңгырдатса, мина көлке Беләсеңме, кичә днско- текада ни булды? Позор Кинәт кенә музыканы туктаттылар - врачлар, милиция икән Кызлардан барыбызны да җыеп алып киттеләр Айсылу йөзен куллары белән каплап торды Тикшергәннән соң жиде кызны алып калдылар Мнн берни дә аңламадым Әтигә кайтып әйткән идем, ул бүген белешкән. Теге жнде кыз. уналты у нҗиде яшьлекләр, колготкн- ларын урта бер жирдән лезвие белән кисеп килгән булганнар Ап ачык дәлил Ничек аңлатырга инде сиңа Танца вакытында бозыклык эшләр өчен Син андый түгел. Айсылу Барыбызга да кагыла ул Бу музыка хәзергә җимерә. вата, шартлый Аннары ул һәр халыкның үз аһәңе белән баетылып, тынычрак агымга күчәчәк Мнн үзем дә сизмичә Айсылуның кулын учыма алып, сыйпап утырам икән Икебез өчен уртак тынлыктан айнып киткәч, ул кисәк кенә кулын тартып алды Жнр түгәрәк. «Магеллан» чыгып киткән ноктасына кире әйләнеп кайтты - Исеме ничек ул даманын3 Син күргәнсең бит. мнн түгел Чибәр идеме? — Так себе Кара сипкелле Диларә икәненә шигем калмады Айсылу кин халат кесәсеннән күн белән тышланган китап чыгарды. — Менә, сиңа тапшырырга кушты Красивый повод, правда.— дип китапны күкрәгемә куйды Казан ханлыгы тарихы — ксерокопия Кайбер битләре бигрәк тонык чыккан. — Биология факультетын^ син тарих укып әзерләнәсеңме? _ — Халыкларның каян чыкканын белми торып, микробларны өйрәнел булмый. — Синең дамаң кайчандыр балет түгәрәгенә йөргән ахрысы, поход- касы вызываюше независимая — Гимнаст Мастерлыкка кандидат — Хәзер тренермы? — Э-һы. миңа тарих укыта. — Хуш. мин киттем.— дип Айсылу кисәк кузгалды Сизеп торам, кызыйның күңелендә бөтенләй икенче тормыш бара Бүген ул гадәтенчә салкын-горур түгел. Ни газаплый аны? Күзләрендә моң. ят күләгә шәйләнә. Эзләр аңа таба киләме, офыкка китеп барамы — миңа караңгы V Минем алда гына үткен конькилары белән бозны чыжылдатып, кинәт таеп егылмаган булса (хатын-кыз егылган чакта да нәфислеген сакларга тырыша, ирләр кебек гөрселдәп барып төшми), әйе. нәкъ менә шул секундта таеп егылмаган булса, без таныша алмый калыр идек. Кар астыннан ишетелгәндәй карлыккан музыка һәм көчле прожекторлар яктысында мыжлаган халык арасында безнең юллар кисешмәс иде. Аны күтәрешеп торгызганда күкрәгенә ялгыш орындым бугай Ул рәхмәтле дә. шелтәле дә карашы белән мине көйдереп алды, кул житмәс арага тартылып куйды. Саф һаваданмы, егылуына оялуданмы — аның йөзе кызарып чыккан. Шул кызыллыкка мул булып кара тут сибелгән. Башлыгы астыннан ишелеп чыккан кап-кара чәче ут яктысында шәмәхәләнеп китә. Бу бит — төн кызы. Очраклы танышу гадәтем булмаса да. нигәдер телгә куәт иңә: — Марат Өйләнмәгән. Егерме бер яшь. Алтмыш тугыз килограмм.— дип кулымны сузам — Диларә Яшемне оныттым. Авырлыгымны белмим,— дип, ул сузылган кулны игътибарсыз калдыра — Милли сувенирлар цехында кашыклар ясыйм хәзергә. — Аннары?. — Аннары әйләнәм Сиңа — Мина?! — Диларәнең ирен читендә саран гына елмаю чагылып алды.— Мин бик усал бит — Мин дә фәрештә түгел. Эчәм Тартам Өйгә вакытында кайтмыйм Кыскасы, коточкыч начар кеше Усаллык белән генә кулда тотып була. — Хуш алайса,— дип. Диларә ыспай гына шуып китте. Коньки очын бозга каптырып, мин дә алга ыргылдым - Курыктыңмы3 — дим — Балалар вакыты чыгып бара, иртәгә мәктәпкә барасың бардыр Бусы инде артык иде Мин ачу белән битне сыпырып куйдым Шулай артык яшь күренәм микәнни? Ах. почык борын, син үзең минем чырайга һаман малайлык шаукымы биреп торасың түгелме3 — Шулай Әйбәт егетне ярату жинел ул. Син менә минем кебек юньсезне кеше итеп кара! Без юл буе кирле-мырлы сөйләшеп кайттык. Диларә Фукс бакчасы янында мансардасы белән өч катлы булып күренгән иске бер йортта 96 тора икән Капкага /киткәч ул кырысланды Хуш Бүтән күрешмәбез дип уйлыйм - Үзенә кыен булыр бит Ни өчен икән? Өнендә дә. төшеңдә дә мине күрергә зар булып интегәчәксең. Бөтен акселератлар да синең кебекме? * Минем белән танышкан кызларның берсе дә әлегә мина гашыйк ± булмый калганы юк. Сау бул! 2 Капка келәсенең чыкылдавы Диларәнең көлүе булып яңгырады Ба- = рыбер бүтән очрашасы юк. сөйләнеп калырга кирәк ичмасам Кызу- = кызу атлап барган җирдән аяклар әкренәя башлады Пөгереп әлеге йорт " каршысына килдем дә юан тополь агачы артына постым Диларә кергәч. * тый йортта ниндидер үзгәреш булырга тиеш, кайсыдыр тәрәзә пәрдәсе Z булса да дерт итеп селкенеп куяр сыман Көтәм. Тымызык кына кар ява. 2 Әнә. ин өстәге катта, сынар тәрәзәле мансардада ут кабынды. Борынгы * йортнын шундый чарлагында яшәү минем күптәнге хыялым иде. Диларә " пәрдәне ачып урамга карады Мине яшереп торасын йөз ел алдан белеп. - бу топольне утырткан кешегә рәхмәт әйттем дә кайтып киттем. Киңәегез. ~ урамнар! Бер кул җилпүе белән карларны эретеп бетерәм. яз китерәм сезгә! s Икенче көнне килеп, яшел пәрдәле тәрәзәгә йомарлап кар ыргыттым да китеп бардым Өченче көнне дә шулай Дүртенче көнне килгәч, карыйм тәрәзәгә сыланган кар эзләре өчпочмак булып тора. Тагын кар йомарлан алып ыргытам гына дигәндә кулымнан кемдер тотып алды Карасам. Диларә! Тополь артында сагалап торган икән - Эләктеңме? Тәрәзәңә сарылып, елап эрисе кар иде бу. насыйп булмады Сабый син - Әйдә. Казанны аяк астыңа ыргытам' Кая телисең? Ресторанга! Минем бармак очы кесәдәге какланып беткән «өчлек»кә кнлеп төртелде Бүтән кесәләрдә тынлык, акча шылтырамый иде. Диларә астыртын елмаеп мине күзәтә. Шаярттым гына Син Казанныкы түгел бит. энеме’ Каян белдең? Татарча әйбәт сөйләшәсен Тын океаннан килгәнемә бер ел Алайса. Казан синең өчен ачылмаган утрау Киттек' Йомшак кына кар ява Борынгы йортлар моңсу аклыкка күмелеп утыра Фукс бакчасын үтеп, без текә яр кырыена килеп туктыйбыз Кинәт кар явудан туктый, ак пәрдә күтәрелә Аста боз юрганын ябынган Казан елгасы Аргы ярда кара куаклыклар, тоташ стена булып тезелгән яңа шәһәрчекнең утлары тонык җемелди Казанның һәр карышы тарих, ди Диларә Син үзеңнең нинди урында басып торганыңны беләсеңме? Унтугыз яшь Очынып, яшәргә омтылган чак югыйсә Ә ул. кесәсенә салкын револьвер тыгып, үз-үзен атып үтерергә дип нәкъ менә шушы урынга килә 1887 елның уникенче декабре Ку » алдына китер, беркемгә билгесез Алексей Пеш кон. кар шыгырдатып, монда таба килә. Әгәр ул шунда песи баласы белән сөйләшеп утырган төнге каравылчыны күреп тукталмаган булса, салкыннан калтыранган песи баласын жәлләп, толып эченә алып җылыт, димәгән булса Ул киткән яктан яңгыраган револьвер тавышына, бәлки, төнге каравылчы бөтенләй да игътибар итмәгән булыр иде Ул йөгереп кнлеп карый да. тиз арада извозчик табып, авыр яралы Пешковны больницага озата, соңыннан ла янына килеп йөри Бәхетле очраклылык Киләчәктә Максим Горький булачак кешене улемнән коткарып калганын башына да китермәгәндер каравылчы ул чакта. — Кем икәне билгелеме аның? — Мостафа Юнысов Гап-гади бер татар агае Утлары саран булган ул чорның сйлкын бер төнен күз алдына китерүдән, өшеп, куырылып куясың Тизрәк моннан китәргә, ишелеп ява башлаган карлар арасыннан яктыга чыгарга кирәк Урам безне үзенә бөтереп алды Мин — сукыр. Диларә мине җитәкләгән Үзең яшәгән шәһәрнең тарихын белмәгән килеш: «Мин күрәм!»— дип ничек әйтә аласың? — И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Төнге Казан. Менә бу чиркәүдә малай чагында Шаляпин хорда җырлаган Менә бу!. — Диларәнең серле тавышы минем өчен соңга калган билгесезлекне уята, минем горурлыгыма суга, ни өчен соң әле мин түгел, барын да ул белә? — Менә бу бинада Деренков пекарнясы булган Алексей Пешков күмәч пешергән җир... Ә бу — Кекин йорты Гаҗәп бит. таштан үреп эшләнгән Нинди мәһабәт йортның түбәсе кызык, бернинди архитектура рамкаларына сыймый: читкәрәк китеп карасаң, өстә калай түбә белән ябылган гапгади авыл йорты күрәсең Имеш, ярлы чагында Кекин шундый йортта яшәгән Соңыннан шул йортны истәлек итеп түбәгә менгертеп калдырган, диләр. — Бай булсам, мин дә шулай итәр идем Диларә мине, җитәкләп, узган дәверләргә алып кереп бара Урамнарның исеме үзгәрә Кар бизәкле тәрәзәләр яктырыбрак китә. Диварлар. калкынып. Диларә теле белән сөйли башлый: «Миндә Сәйдәш торды*. «Тукталып китегез, миЪем тәрәзәләрдән Такташ дөньяга карый иде.» Без беркемне күрмибез, искәрмибез, урам — икебезнеке генә. Ак бишегендә тирбәткән шәһәр минем өчен ачыла бара, ачыла бара. Университет бинасы үзенең зыңлап торган колонналары белән ак рояльгә охшаган. Россия язмышын тетрәтерлек симфониянең беренче ноталарын яшь Ульянов шушында язган Постаментка баскан яшь Ульяновның мәрмәр чәченә, мәрмәр иңнәренә әле генә яуган җылы кар яткан Колонналар арасыннан, авыр ишекне тантаналы ябып. Аксаков кереп китә. Колонналар арасыннан, авыр ишекне соңгы мәртәбә ачып, яшь граф килеп чыга «сәләте җитмәү» сәбәпле укудан чыгарылган Толстой, яңа яуган кар өстендә тарихи эзләр калдырып. Воскресенский урамы буйлап үлемсезлек иленә китеп бара Шәһәр оеп калган диңгез дулкыны өстендә утырган кебек. Бер урамнан карасаң, маяк булып манаралар калыккан борынгы түбәләр генә күренә Калкулыктан төшүгә, тоташ стеналар арасында чумып каласың Болак күперен чыккач, йортлар вагая, тагын да тыгызлана төшә. Кулымнан җитәкләп. Диларә мине карлы әкият дөньясына алып керә — Менә Пушкин тукталган йорт. Бусы — Тукай яшәп алган «Амур» кунакханәсе Монда шаулап торган «Печән базары» булган. Бер заман бардым Печән базарына. Шунда мин таптым азык изарыма Тукайны беләсеңдер дип уйларга кирәк — Русча укыдым. Татарчасы авыр аңлашыла — Ул чакта чын шагыйрьләр теле булган шул . — Диларә авырттырып кулымны кысты Безнең сәяхәт Татар бистәсендә тәмамланды. Кайчандыр бу — шаулы шәһәрнең бер-ике катлы йортлардан торган тын култыгы булган Хәзер инде монда да күп катлы йортлар бәреп кергән — Максим Горький монда йөрергә яраткан Беләсеңме, бу турыда ул ничек язып калдырган.— Диларә, хәтерен барлап, күзләрен кыса төшеп бер тын торды да биек койма эчендә утырган йортларга карап сөйли башлады: «На чтениях было скучно, хотелось уйти в Татарскую слободу. где живут какой-то особенной, чистоплотной жизнью добродушные, ласковые люди; они говорят смешно искаженным русским языком, по вечерам с высоких минаретов их зовут в мечети странные голоса муэдзинов. мне думалось, что у татар вся жизнь построена иначе, незнакомо мне. не похоже на то. что я знаю и что не радует меня» Менә шулай Күпме исемнәр белән бәйле безнең шәһәр Килеп. < Казанның изге суын эчеп киткән кеше, һичшиксез, бөек була Бу безгә кагылмыйдыр бит. Диларә? Икенче көнне инде мин аның тәрәзәсенә кар атып та. тополь ар- = тына качып та мәшәкатьләнмәдем. Төнге шәһәрне икә\ кулга-кул тоты шып «алдык» бит. ул мине, мин аны гүя бик күптән инде белгәнбез. = очраша гына алмаганбыз. Бәхетле очраклылыкны сузарга теләп, күңел ~ алга йөгерә. Ком сәгате ага тора, мин аның шавын ишетәм. бүгенге төн дә. иртәгәге көн дә кабатланмаячак, нигә әле кыюсызланып то- * рырга?.. Шундый тәвәккәл уйлар белән очынып, мин Диларәнең фа - тирына килеп кердем Кердем дә бер мәлгә аптырап калдым Кара тут йөзе- " нә якут кызыллыгы балкытып хисләнгән кичәге Диларәне алыштырып куй - ганнармыни — йөзе сүнеп калган. Кулында китап Янәшәсендә яткан < магнитофоннан сагышлы көй саркый. у Чишен, уз.- сүрән ут яктысы кебек үк салкынлык белән әйтел гән сүз минем дә ашкынып килгән кызулыкны суытып куйды Өс кие мен салып мин аның каршысына килеп утырдым Бүлмәсе зур түгел Кая карама, иске тышлы, кыр-кырлары саргайган китаплар Диларә саран гына елмайды: Иик килдең’ Сагынганга Мине сагыну яхшыга китермәс бит Тарихка кереп югалуың бар. уятырга дип килдем сине Мине уятырга сон инде. Ун елга алданрак туасың калган Нечкә биленә сыланып торган трико кигән Диларә белән үземнең арада бернинди яшь аермасын сизмим, ә ул һаман шуны искәртә Тарихны белмәгәннәр — тере мәет, ашау өчен генә яшиләр Мин бүген иртән чәй эчкән килеш, димәк, ашар өчен генә яшәмим И бичара, хәзер чәй куям үзеңә Бичара дигән өчен үпкәләмә, ул якын кешеләргә генә әйтелә торган сүзем Тора-бара ачыкланды Диларә Фәннәр академиясе филиалында эшли икән Ике ел элек диссертация язып бетергән һаман әле якларга җыенмый «Яклау спектакль белән бер. шуңа сценарий язасым кил ми», ди Аның бүлмәсендә утырганда (иске китаплар, сагышлы музыка) үзеннән-үзен олыгая башлыйсың кебек Урамга чыккач кына Диларә кабынып китә Саубуллашыр алдыннан кулымны җибәрми тора да Сабын шул әле син. нәкъ синең шикелле абыең булса иде синең,- ди Айлар буена шулай бер утка, бер суга салып мине тәмам аптыраткан. йөдәткән Диларәгә мин. бер атна күренмәячәкмен, дни үп кәләп киткән идем, бүген менә сәбәп табып үзе килгән Б\ минем кечкенә генә җиңүем түгелме' VI Ж.н.3 кранны боруга, мин Идел белән тоташам Ж.нр тирәнлеген нән кысылып килгән су. иреккә чыккач, күңелле чыркылдап, учка сыя алмыйча бии башлый Юеш сөлге белән тәнгә ут бөркеп ышкынзга. бөтен күзәнәкләр уянып ише яна көнгә әзерли. Әбинең тавышсыз йөргән җиз телле Париж сәгате, арган тавыш белән, иренеп кенә җидене суга Иртәнге кәеф - көннең кояшы Ишектән үзалдына елмаеп чыгарга кирәк Ишс төбендә тагын Ризван агай белән очраштык Наян, атылып килеп, чалбар балагына тамга салып өлгерде Ризван агай авыр поход сумкасын иңеннән төшергәндә буш шешәләр зеңгелдәп тавыш бирде Ул иртүк парклардан, елга буйларыннан буш шешәләр җыеп кайта Юып чистарта да сатарга илтә Этен дә өйрәтеп бетергән. Куе куак араларыннан Наян шешәне муеныннан кабып кына алып чыгып бирә Шешә саткан көнне прәннек эләгәсен белә Наян Ризван агайның авыр сумкасын күтәрешеп керттем - Наян шулкадәр остарды хәзер Кар астында яткан шешәне исеннән сизеп казып чыгара. — Бусын арттырасын инде. Ризван агай — Чынлап' Әйт әле. Наян, абыең ышанмый торган була Наян, маңгай йонын селкеп, хуҗасына төбәлеп торды да ике мәртәбә вак вак кына өреп алды Молодец. Наян.— дип Ризван агай аның башыннан сөйде.— ике шешә тапканын әйтеп бирдеме, ышандыңмы инде хәзер?! Ризван агай канәгать елмая. Наянның да авызы ерык, ишек тоткасындагы арыслан башы да елмайган шикелле. — Шәп тотка бу. Ризван агай Бүләк итте дип сана Кайчан телисең, каер да ал. барыбер күченәсе Бу сүздән мин дертләп киттем Шулай ук сүтәрләр микәнни бу йортны, күчерерләр микәнни безне? Яңа йортта иске мебель тузаны да аллергия кузгатыр кебек, тамак төбе кытыкланып алды Апрель юеше эшкә барып җиткәнче ботинка эченә үтеп өлгерде. Кичне чак җиткердем Бүген мин Диларәне күрергә тиеш Сагынмаска дип игълан ителгән бер атналык рухи ачлыкның соңгы минутлары җитеп килә Бүген Мастерның бер айга ялга китүе билгеле булды Урамга чыккач, тагын яңа хәбәр ул Пассаждагы кечкенә кинотеатрда кичләрен афишалар язып торучы художник булып эшли икән Бер айга үз урынына мине калдырырга тели Анда әйтелгән Күрсәтеп, сиңа ачкычны гына тапшырасы.— ди. Пассажга барганчы Диларәне күреп чыгарга булдык. Карлыгач оясында, яшел пәрдәле тәрәзәдә ут яна иде Миңа калса атна буена монда ут сүнмәгәндер кебек тоелды Иелеп вак ташлар алдым Беренчесе өскәрәк китте, икенчесе кырыйгарак. өченчесе... тәрәзә зеңләп куюга, пәрдә ачылды, тирләгән пыяла аша Диларәнең шәүләсе күренде Мин һәрчак үзем генә килә идем, бу юлы тротуарда икәү басып торганны күргәч, форточкадан башын сузган Диларә аптырабрак карап торды да «Хәзер чыгам'» — дип кул болгап, пәрдә артында югалды — Бәхетле син. Марат, бәхетле - дип. Мастер иңемнән умырып тотып бер селкетеп алды — Нинди гүзәл йорт, шуның күккә тиярдәй чарлагында гүзәл кыз яши Карлыгач оясы дисеңме әле? Шәп! Без болай дуслар гына, дидем нигәдер кыенсынып. Мастердан бәхетлерәк булып күренәсе килми иде бу минутта. Мин менә. Христос яшенә җитеп, мәхәббәт күрмәдем дисәм дә ярый Авылда чакта яратып йөргән булдым берәүне Укытучы кызлары. гадәттә, кыланчык булалар бит. бу да үзен әллә кемгә куеп йөргән булды да ни үзенең тормышы барып чыкмады, ни минем. . Ак башлыктан, нечкә билле кара пальтосы өстенә озын ак шарф чыгарып салган Диларә җитез-җитез атлап килеп чыкты Янәшәмдә Мастер торгангамы, дулкынланып, яңа бер караш белән Диларәгә сокланып карадым - Таныш бул. Диларә, синең каршыда Мастер үзе - Исәнмесез. - дип ул Мастерның сузылган кулына бармак очларын гына тидереп алды Бәхетле кеше сез. диде Мастер - Нигә? — гаҗәпләнүдән Диларәнең йөзендәге елмаюы сүрелде - Шушындый җирдә яшисез - Көләсезме әллә? — Иң өске катта ялгыз бүлмә Сездән өстә бары фәрештәләр генә Ә жирдә сезне чибәр егет көтә Диларә өшеп киткәндәй куырылып куйды Кузгалдык. Сизелерлек суык төшкән икән. Аяк астында юка боз чылтырап уала Ул арада, чаттан килеп чыккан кебек, кинәт кенә яфрак-яфрак кар ява башлады Сүз берләшкәндәй. Диларәне икс яктан култыклап алдык Язгы кар бәйләнчек, йөзгә, киемгә сылана Пассажга килеп керү белән, өсләрне кагарга да өлгермәдек, эреде дә бетте Диларәнең бит очлары алсу-юеш. кара тутлары вак балык тәңкәседәй елтырый Хуш исле кулъяулыгы белән ул минем каш-керфекләрне дә сыпырып алды Ә мине? дип муенын сузып килгән Мастерның кумәч битенә дә Диларә кулъяулык тигереп алды Менә рәхмәт' Фәрештә канат очы белән сыйпап алгандай булды Диларә жилка аша аскан сумкасының кечкенә кесәсен ачты Мастерның да елмаюы сеңгән кулъяулык хәзер шунда кереп чумачак Кулъяулык почмагындагы сурәт роза чәчәгенең үткен чәнечкесе ми нем күңелне тырнап алды. Янып чыккан бит очына салкын учны куям көнләшүме бу? Пассажга Черек күл ягыннан кердек Алгы ягы бикләнгән, эчтә ремонт бара икән Менә бу минем апартамент, диде Мастер Тимер балконнан караганда ярым караңгы, кабарынкы пыяла ту шәм күренә Як-якта көзгеле стеналар Безнең шәһәр өчен уникаль бина бу. диде Мастер — Әле бер ничә ел элек кенә монда магазиннар, халык шаулап тора иде Кинозал зур түгел икән. Әле генә сеанс беткән Җилләтергә дип ишекне ачып куйганнар Эчтә тавыш яңгырап ишетелә Түшәм, сәхнә аллары гаҗәп орнаментлар белән бизәкләп эшләнгән Тик малярлар аны майлы буяу белән ялтыратып, артык җете. чуар төсләргә җиңел кулдан гына буяп куйганнар Монда элек ресторан булган, диде Мастер Бу стеналар аргентина тангосын, чечетка биюләрен хәтерлидер әле Күз алдына ките регез: шаулап торган зал. әнә теге почмакта купеңлар. яшь фабрикант лар; ә монда Кавказ. Азия якларыннан Мәскәутә. Петербургка кайтып баручы графлар, князьләр. Пигә көләсез, беренче класслы ресторан Ничек атала соң әле? Челтәр колготкнларыннан тән кайнарлыгы бәреп торган ярым ялаш ач кызлар биюе? Ах. черт, хәтердән чыкты Канкан О! Сезгә «биш»ле. Диларә туташ. Мастер реверанс ясап алды, терсәген бөкләп официант рәвешенә керде дә. кыланчыкланып сөйли башлады Рольгә керегез, янәшәрәк басыгыз' Мен > шулай Гәүдә тотышы, кыяфәт, поза! Сез бүген минем кунакларым Князь Юсупов, рәхим итегез, сезнең өстәл монда Нәрсә телисез, туташ? Пардон, ме нюны карамасагыз да була, ул безнең яңа гына мажнклыктан чыккан купеңлар өчен язылган Ә сезнең кебек затлы кунакларга Әлбәттә, мин сизенәм губернаторның бал-мәҗлесеннән качып китеп, олуг князьнең провинциядә гади генә күңел ачасы, бер ял итеп аласы килә Бу төндә бөтен дәүләтен бүләк итүдән чиксез бәхет күрәчәк гүзәл даманы Гафу ит. Диларә, чибәр даманы ияртеп килгән шундый ку накка без мебельле бүлмә дә тәкъдим итә алабыз Сер беркемгә чык маячак Иртәгә инде шәп фаэтоннарда төшкән шәһәр башлыклары князьне вокзалда озаткан чакта әлеге дама, кара вуаль аша карап, перронның бер читендә тавышсыз гына елап озатып калыр. Поезд кузгалыр алдыннан князь, тамбурга чыгып, ике бармагын тырпайткан ак перчаткалы кулын иренеп кенә болгар Чибәр дама исә князь бүләк иткән бриллиант кашлы йөзеген тешләп перронда басып калыр Бусы иртәгә Ә бүген — күңел ачу. сез минем кунакларым! Сизәсездер, кесәгә керәчәк чәйлек турында да онытмыйм Нәфсе алай зурдан түгел Гадәттә. исереп киткән кчпецтан гына икеләтә каерырга мөмкин Хикмәт андамыни! Париж. Лондон, Петербург салоннарының хуш исе килеп торган князьнең күңелен күрү — җан рәхәте Европа' Хәзер мнн зәвыклы кунаклар өчен генә саклана торган шәрабны алырга дип подвалга төшеп китәм Мадераның үзеннән кайткан Серцеаль шәрабе! Ә сез, тавис койрыгыдай сузылган итәкләрен шаулатып, кастаньет шыкылда- дып биюче испан кызларын карый торыгыз. Фламенко! Ә сез, туташ, князьдән күзегезне алмагыз. Бераздан сәхнәгә искиткеч гүзәл шансонетка чыгачак Залда утыручы хатын-кызларның йөзенә күләгә төшергән гүзәллек каршында князь, һичшиксез, сокланудан — Князь һәм шансонетка Полюсларны бутадың, Мастер! Диларә шундый бирелеп, рәхәт елмаеп тыңлый иде, бүлдермә, дип минем кулымны кысты Мастер аптырап калмады, үзе уйлап чыгарган хыял дулкынында иркен йөзә бирде. — Әгәр шансонетка язгы күбәләк канаты да тимәгән чәчәк кебек саф та булса Канында шәрык мутлыгы һәм европа акылы кушылган князь Юсупов аңа бер карауда француз өлгерлеге белән бәя бирәчәк. — Җитте! Залда нидер төшеп ватылганнан соң була торган тынлык урнашты. Мастер, артыграк сөйләп ташладым ахры, дигән курку белән, хәзер үк гафу үтенергә әзер булып, Диларәгә төбәлде Диларә исә, көлеп җибәрүдән чак тыелып, иреннәрен мыскыллы бөрештереп, Мастерга өстән, сытып карады: — Гарсон, мин сине иртәгәдән монда күрмим! — дип күзгә күренмәгән өстәлдәге сервизларны сыпырып идәнгә койды — Үзеннән чибәррәкне таныган хатын-кызның дөньяда булганы юк әле! — Пардон, туташ, сез француз теленең Патуа диалектында сөйләшәсез икән — Ә сезнең телдә арча диалекты сизелә,— дип, мин дә арага кердем Мастер сәхнә белән ресторан залын элекке хәленә кайтарды: — Сәхнәдә—грация! Чегән моңы! Гүзәллек! — Князь, бу шансонетканың тавышы йөрәгемә ярамый,— дип, ягымлы үтенеп, Диларә башын иңемә куйды Ниһаять, миңа да рольгә керергә чират җитте Концертта, җырчы туйдырса, залдан торып кычкыручы сергач мишәрләре сыман мин дә: — Икенчең чыксын'— дип, кул җилпүе белән шансонетканы сәхнә артына озаттым. «Князь» өчен бераз тупасрак жест булды булуын, нишлисең, бүтән тәрбия... Мастер, тезләнеп, Диларәнең кул аркасын үпте. — Тынычланыгыз, туташ, князь сезнеке генә... Диларә канәгать, каршында шаярып кына тезләнүне дә хатын- кыз матриархат чорыннан калган тоем белән чын күңелдән кабул итә, күрәсең. ' 1 — Спектакль тәмам! Мастер безне, без аны алкышладык. Диларәнең дә күңелен күтәрерлек шундый сүзчән, эчкерсез дустым булуына эчтән сөенеп куйдым Аннары Мастер безне гаҗәп бер бүлмәгә алып керде Үзебез дә сизмичә бер урында әйләнәбез — түм-түгәрәк бүлмә, күңел сыеныр почмак эзли *1зенең бик үк камил яратылмавын кеше дигәнең түгәрәк эчендә калгач кына сизә, күрәсең. Стеналар алтын бизәк белән чуарланган Кая карама, көзгеләр. Бу якты түгәрәк бүлмәдә аяк очына 102 басып әйләнгән балерина гына килешле күренәдер Бая син сәхнәдән куып чыгарган шансонетканын бизәнү бүлмәсе бу,— диде Мастер Танышу дәвам итә Калын тимердән нәкышләп эшләнгән иркен баскыч буйлап аскы катка төшәбез Аяк тавышлары биек түшәм кат- • ларына житеп шомлы яңгырый Борынгы тынлык уяна да. уфтанып. - тирән бер сулыш ала шикелле Мастер аска ымлап күрсәтте: S Әнә унтугызынчы гасыр техникасы ята - лифт Гөнаһлы курти “ занкаларны кул белән әйләндереп күтәртү жиңел булмагандыр ә' з Калын стеналы ярым караңгы лабиринтларны үткәч. Мастер «ху- ; дожннк» дип язылган кара ишекне ачты Борынга төче акбур исе бнр- • келде. = Менә бу минем куышым. - дип. Мастер утны кабызды Яктыга S ияләшүгә күзләр йөгерекләнде. Кая карама, буяу банкалары, ботак " лар. әллә нинди сурәтләрдә катып калган тамырлар, стенада рәсемнәр 2 болариы көне буена да карап бетерерлек түгел Диларә иске урындык ± янәшәсендә торган бердәнбер креслога утырды Мастер плиткәгә чәйнек _ утыртты Өстәлгә «Кичке Мәскәү» конфетлары таратып ташлады Аннары мине жебегән акбур исе килеп торган икенче бүлмәгә алып ' керде Менә иске афишалар Юып. жирлеген буйыйсың да. яңаны язарга әзер була Афишаны урамга чыгарып элүче махсус кеше бар Мансур абзый Ул монда каравылчы булып эшлн Төшендеңме5 Без әйләнеп кергәндә Диларә кулына агач тамыры тотып, үзалдына елмаеп утыра иде Бераздан ул аны миңа сузды Мин бер мәлгә тынсыз калдым Гажәп әсәр' Моны табып алыр өчен бәхетле очрак лылык кына түгел, женең булу да кирәктер шул Бирчәеп, ташка әйлән гән тамырга урыны-урыны белән генә тылсымлы пәке очы тигән Бер ягыннан карыйсың- битен жыерчыклар сырлаган карт маймыл башы нигәдер үпкәләгән шикелле, аскы иренен турсайткан Сынның икенче ягын әйләндерәсең кара жир төсенә кереп яргаланган уч төбендә әле яиа гына йомыркасыннан чыккан, ялангач, чип-чиста кош баласы бөгәр ләнеп ята Мастер безгә аркасы белән борылып афиша яза иде Ошыймы? - диде ул күтәрелеп карамыйча гына - Искиткеч' диде Диларә. Мастер тамырны сак кына алып учына куйды да Диларәгә сузды Танышу көнендә кечкенә генә бүләгем булсын кабул итеп алыгыз Юк. юк! диде Диларә кызарып Бу бит сезнең коллекция өчен кирәктер Мастер кырт кисте Ике сөйләшмибез' Диларә уңайсызланып кына бүләкне алып өстәлгә куйды Мастер афиша астына ут кызыл хәрефләр тезә башлады «Уналты яшькәчә балалар кертелми», дип язсаң, директорның иң яраткан кешесенә әйләнәсең Реклама' Чәйдән соң ул тагын бер «спектакль* күрсәтте - Гел бер урында кузгалмыйча үсеп утыру агачларны ялыктыр мый дип уйлыйсызмы?' Алар уйный да. шаяра да беләләр Бер берсенә i.ipn.i,i\ мәхәббәт аларга ia ха< һәр агач тирә-юнен күреп гамаша кылып яши. Кош корт, жәнлекләрнең рәвеш кыяфәтен хәтерендә кал дырмасалар. тамырларыннан шушындый хикмәтләр яралыр идеме?' Якынрак килегез әле. дин Мастер түр почмакны бүлгән пәрдәне ачты Башта мин әллә ни ис китәрлек нәрсә күрмәдем Ботаклы чатаклы гадәтн агач кәүсәләре Күз тәмам ияләшкәч кенә, аңлап, үзалдына елмая башлыйсың Мастер, тын калыгыз, дигән кебек ишарә ясады да. утны сүндереп, өстәл лампасын кабызды һәм магнитофон төймәсенә басты. Африкалыларның бакый заманда ут белән бергә яратылган. ж.ан адашырлык джунглилардан чыгарга, киңлек эзләп биеккә ыргытылырга талпынган дәртле көе гүя без төбәлгән агачларны да хәрәкәткә китерде Җирдә оят. гаделсезлек дигән төшенчәләр барлыкка килгәнче. кеше жаны күләгәсез чакта туган кыргый бию ич бу! Агачларның берсе — ир. икенчесе хатын-кыз. икесе дә ялангач, антик статуялардагы кебек. Бөтен дәүләтләре дә сәнгатьчә төгәллектә Әнә ничек, гәүдәләрен назлы сыгылдырып, кулларын як-якка ташлап, бер-берсенең уй-хәрәкәтен тойган хәлдә бииләр Мастер өстәл лампасын боргалап тора, стенада тере күләгәләр дәртле талпына. Музыка тына Түшәмдә ут кабына. Мастер, елмаеп, тамашачыларга карый. Диларәнең йөзендә мәжүсн елмаю. Ә Мастер үз хыялыннан юа на белгән эчкерсез сабый хәлендә. — Кайдан таптыгыз димим, ничек күреп алдыгыз моны? Диларәнең кызыксынуыннан үтә бер канәгатьлек кичергән Мастер, күзләрен кысып, бер мәлгә рәхәт онытылып торды. — Кеше аяк басмаган урман ешкынлыгыннан. Карыйм, яшь куаклык уртасында — болар Корыган, кайрылары кубып беткән. Кырый- дарак карт каенлык. Беләсезме ни уйладым мин ул минутта? Бу «кыз» белән «егет» агачларның тыйнак кануннарын бозып, анадан тума чишенеп ташлаганнар да. бер-берсенә мәхәббәтен аңлатып, кыргыйларча биергә керешкәннәр Бу хәлне кабул итә алмаган карт агачлар, ләгънәт укып, каһәрләп, боларны тораташ калдырганнар Ышанмыйсызмы5 ' Ә нигә соң алай булгач, боларны төреп алган яшь куакларның бер генә ботагы да корымаган иде? Икенче жәйне ул төшкә тагын сугылдым Чытырманлы ешкынлыкны танырлык түгел иде. Корыган, сирәгәйгән Үземнең нинди хата эшләгәнемне шул чакта гына аңладым. Агачларның шатлыгын да. кайгысын да без күрә, ишетә белмибез. Уртага чыгып, бу ике пар яшь куакларның күңелен ачып торгандыр Ә мин. тамырыннан аерып, аларны шул кызыктан мәхрүм иткәнмен Сез шул чакта минем урында булсагыз, хәлемне аңлар идегез... Йөзенә әрнүле кыяфәт чыгарып, үз хыялына үзе ышанып сөйләгән Мастерны каршы ни дә булса әйтеп үпкәләтү гөнаһ булыр иде бу минутта. Урамга чыккач, юллар төрле якка булса да. без аерылыша алмый тордык Мастер, иртәгә килеп кирәк-яракларын алгач, «художник» ачкычын минем почта әржәсенә салып калдырырга булды Шул вакыт Спасс манарасындагы сәгать суга башлады Без тын калып унны санадык та шул якка борылдык Апрель төне кремльнең калын стеналары эчендә борынгы тынлык белән өртелгән иде. Министрлыклар урнашкан бина тәрәзәләре караңгы, каршы яктагы бинада гына утлар яна. Арырак Сөембикә манарасы калыккан. Монда һәр таш үткән дәверләр сулышында яши. Аз-маз ишеткәннәр генә мине канәгатьләндерми, белмәвеңне сиздермәү горурлыгын ж.нңеп, сорыйсы килә: — Сөембикә шушы манарадан ташланганмы? Диларә минем кулны кысып сүзсез елмая — Дөресен беләм югыйсә, әмма бәләкәйдән ишетеп үскәнгәме, миңа да ул шушы манарадан ташланып үлгәндер кебек тоела,— диде Мастер. — Мәскәүгә. Иван Грозныйга мәжбүри алып киткәннәр аны. Елап озаткан халык, соңыннан инде яраткан ханбикәнең манарадан ташланып горур үлүе турында риваять чыгарган Беләсезме. Иван Глаза- тый Сөембикә турында ничек язып калдырган? Мастер белән икебез дә. жим көткән кош балалары кебек. Диларәгә таба тартылдык И была та царица казанская. Так прекрасна, умна, рассудительна. Что подобной ей не было женщины Среди жен всех казанских и девушек? Даже в стольной Москве нашей царственной Между жен. дочерей наших княжеских. Отыскать нс легко ей соперницы Соңгы юлларны әйткәндә Мастер да кушылды Куп нәрсәне белгән кеше мине һәрчак көнләштерә. Боларны куып житу өчен миңа күпме төннәрне йокысыз калдырырга кирәк әле Казанның йөрәге шушында, диде Мастер — Моннан сигез йөз ел элек, осталар килеп, нигез урыны билгеләгәч, хан боларга әйткән «Ип әүвәл иртә белән кем дә кем очраса, ай-ваена карамыйча, каланың нигезе астына тотып салыгыз»,— дигән Осталар иртән күрәләр. ханның улы килә, артыннан бер эт тә ияргән Ханның яраткан улын харап итеп булмый бит инде, осталар этне тотып китереп нигезгә салалар Хәбәр барып ирешкәч, хан: «Бу шәһәр этләр кулына кала икән», дигән Кызык, без этләр булып чыгабызмыни инде? Нигә, эт иң турылыклы хайван, дип мина каршы төште Диларә. Безнең борынгы бабаларыбыз эткә, бүрегә табынганнар һәр кабилә үзен нинди дә булса җәнлекхайваннан чыккан дип уйлаган Игътибар белән карасаң, һәр кеше билгеле бер җәнлеккә, кошка, хайванга охшаган Менә Маратны гына алыйк Моңлы, зур күзле атка охшаган, дип көлде Диларә. Чабышкы агы Борынгы бабалары төрекмәннән Ахалтәкә нәселеннән килә, дип өстәгән булды Мастер Ә син иркәләгәнне көтеп мыраулап утыручы бохар мәчесе, дип. Диларә кул чабып көлә башлады. Килешәм, диде Мастер, әни дә шулай дип әйтә иде Кыз ганыч. мәченең иркәләр хуҗасы юк. Диларә. Диларә кемгә охшаган?' Мин аның уң ягына да. сул ягына да чыгып карыйм Мастер батыр кыйгайтып. рәхәт елмаеп читтән генә күзәтә Ана тимик Диларә Сөембикә! дип. ул чагыштырыр җәнлек эзләүгә шуның белән нокта куйды, мин инде Африкадагы әллә нинди кошларны күз алдымнан үткәрергә әзер идем югыйсә. Кремль сәгате уникене сукты Көн тәмам Мастер белән саубул лашабыз. Өчлек союзы таркалгач. әллә ничек, сүз я.панмын. Диларә дә моңсуланды Бүгенге көннең хәтердә калган кайтавазын тыңлап, сүз сез генә кайтабыз Капка төбенә җиткәч кенә Диларә Мастерның бүләген Пассажда онытып калдырганын исенә төшерде Диларәнең күңелен күтәрергә нәни генә булса да яңалык, гел яңалык кирәк Кабатлануны, торгынлыкны, гадәтилекне өнәми, яшәү аның өчен тоташ иҗат булырга тиеш, күрәсең. VII Ач калын пәрдәләрне, тышта кояш икән бит* Сагындырган кояш Тәрәзәне ачуга, бүлмәгә кошлар чыркылдавы бәреп керде Ризван агай ясаган ояларга сыерчыклар килгән' Порт бүлешү бара Былтыргы сыерчыклар пыр ту здырып оядан чыпчыкларның бөтен «мебгль»ләрен чыгарып ыргыталар. Телгә беткән чыпчыклар болан гына бирешми әле. муенсыз башларын су зып. кыска тәпиләрендә сикерә-снкерә. чырк та чырк килеп аяусыз талашалар «Сез кайтып күренәсез дә югаласыз Менә безнең кебек кыш буена торып карасагыз иде' Нәзберекләр, аксөякләр. сездән булмый ул' » Ерак илләр күрен кайткан, затлы смокинг кигән сыерчыкларның гәрбия башка чыпчыкларның тузанга баткан иске җиләненә өстән генә мыскыллы карап «о кей!» дип бер генә сүз әйтеп куялар Көчле янын- ла һәрвакыт куштаннар табыла Бер чыпчык, үз кардәшләренә хыянәт итеп, сыерчыклар тирәсендә мәш килгән була, оядан чыпчыкларның мендәр-юрганнарын. кастрюльләрен чыгарып ыргытыша. Сыерчыклар, урнашып беткәч, бу бичараны да типкәләп куачаклар бит инде. Куштанлыкның соны һәрвакыт шулай бетә. Б\ген иркенләп ашарга пешерергә дә була Такы токы капкалап яисә әбиеңдә сыйланып күпме йөрергә мөмкин? Атна буе базар-кибет- ләрдән җыйган әйберләреңне өстәлгә чыгарып тез. берсе дә онытылып калмасын Бөтен юк-бар уйларыңны онытып, бу изге эшкә чистарынып тотын Ризык, теләп кагылмаганыңны сизсә, карыша башлый. Исеннән үк туясың, ахрысы, пешкән ризыкны өстәлгә куюга, әзерләп йөргәндәге дәрт сүнә Ялгызың җәелеп ашап утыруы да әллә ничек. Айсылуны чакырыр идең, кызларның кашык тотып ашап утыруын өнәп бетермим Аларга шоколадны нәзек кенә тешләп, чәшкә тоткасын ике бармак белән чеметеп, артып калган бармакларны нәфис тырпайтып чәй йә кофе эчеп утыру килешә Ризван агай бар бит әле минем. Ул кыстатып тормады Наянны ишегалдына чыгарып җибәрде дә .минем арттан ук менеп җитте Кәефе әйбәт Бераз йөгертеп өлгергән. Вино салынган стаканга кулы гына тиеп китсә дә ике колагы кызарып чыга анын Икәү генә булсак та табын түгәрәк. — Артык тәмле пешергәнсең,— ди Ризван агай.— Көн дә болай ашап торсаң, коммунизмга чыктым, дип исереп китүең бар Ашау дигәннән. патшаларны әйтәм. җир йөзендә ни тәмле ризык бар. шуны ашап, кеше сөтенә кадәр эчеп торалар югыйсә, барыбер, йөз Яшькә дә җитә алмыйлар, ә! — Ашауга гына карамый, күрәсең — Кичә өч егет мунча керделәр Озын чәчле булсалар да. бик чиста күренәләр үзләре Магнитофон алып килгәннәр, акырталар гына, теге . рок дисезме әле. ракмы? Дуңгыз суйгандагы тавышлар чыга, прәме йөрәккә бәрә Ярты көн керделәр мунчаны, борынгы Римдә мунча ял урыны булган, дигән булалар Акыртмагыз, мин әйтәм шуны Тел бар чукынчыкларда, сезнең буын — куркып яшәгән буын, диләр Безгә дә күчмәсен өчен шул куркуны бәреп чыгарырга туган музыка бу. диләр Кара син аны. нәрсә уйлап чыгаралар бит! Менә син. Марат энекәш, яшь кеше бит. ничек карыйсың ул кувалда белән сандалга бәргән тавышка? — Йөрәк таза чакта тыңлаштырсаң ярый инде — Дисеңме.. Мин менә яшь чакта җырланган көйләрне ишетсәм, күзгә яшь тыгыла Авылның сукмакларына кадәр күз алдына килә Сез менә олыгайгач, шул тимер бәргән көйләрне яңадан тыңлый алыр сызмы, берәр нәрсә хәтерегезгә төшәрме? Әллә, минәйтәм, яшьләрнең башын җилләтеп, хәтерсез калдыру өчен... тегеннән юри тараталармы ул көйләрне, ә? Эчмичә исерү — хәтәр, хәтәр — Үтәр ул. Ризван агай, борчылмагыз — Үтәр дә. җимереп үтәр шул. Сиңа атап түгел, болай аптыраганнан әйтүем Чәй эчеп бетергәндә тыштан Наянның өргәне ишетелде. Ризван агай миңа бер кочак рәхмәт әйтеп, юка гәүдәсен җиңел генә кузгатып чыгып китте Мин дә зарыктырган кояшлы урамга атладым Карасам, трамвай тхкталышында Лопес тора Аяк янәшәсендә бүселгән зур сумка, хәйран олы чемодан. Кай чакта өйдәге хәлне урамга чыккач беләсең икән - Китәм. икенче районга,— диде Лопес — Надя түтигә дворник булып эшләгән җиреннән яңа фатир бирделәр Трамвай тәрәзәсендә чагылган бакча рәшәткәләре аша Лопеснын йөзе чәрдәкләнеп күренә Трамвай кузгала башлагач, ул. елмаерга тырышып, миңа кул болгый Кулны кесәдән чыгарырга өлгерә алмый калам Шулай тормыш Китте Ике исемен дә хәтеремдә калдырып, мин аңлап бетерә алмаган зат миллион кеше кайнап торган шәһәр зченә кереп китте Нигәдер барыбер моңсу. Күңелдән сары яфрак өзелеп төште Йортның таралуы шушы кояшлы көннән башланыр микәнни? Кичен мин Пассажда Готика розасы итеп эшләнгән тимер чәчәкле тәрәзәнең калын бәрхет пәрдәсен тартып куйгач, дөньям дүрт стена арасында, кайсы заманда яшәвемне онытырлык ялгызлыкта калам Өске катта кино беткәч, хәрәкәт туктала Ара тирә ишетелеп киткән аяк тавышлары, кемнәрнеңдер сөйләшеп алуы ерак кайтаваз булып калын стеналар эчендә йотыла да бакый тынлык урнаша Фасадын гүзәл нимфалар, горур корриатидалар тотып торган, гасыр дәвамында нинди генә язмышларның серен хәтерле ташына сеңдермәгән мәһабәт бинаның өнсез авырлыгын тоеп мин аскы катның кечкенә генә бүлмәсендә кырмыска кебек тырматам Бармакларга күнегу. кыюлык житмн. шуңа күрә пумала астыннан хәрефләр Мастерныкы кебек савылып чык мый. Ярдәмгә линейка алам Афиша язар өчен әллә ни фантазия кирәкми. Хәрефләр оялчан булырга тиеш түгел «Менә мин!» дип ерак тан чакырып, кычкырып торсын бары шул. Куллар гына эшли югыйсә, ә бөтен киеренкелек аякларга төшә. Шулай бирелеп кенә эшләп утыр ганда артымда кемнеңдер сулышын тойган кебек булдым Сизәм. әмма борылып карый алмыйм Алданырмын кебек, әллә соң үзләшеп бет мәгәнгә, бу бинаның сак тынлыгы мине шикләндерәме1 Юк. чит бер караш һаман мине бораулый, сагаю кулларга күчә Күпме болай бил гесезлек шаукымында утырырга мөмкин, кинәт борылам күрер күзгә ышанып өлгергәнче бөтен гәүдәм буйлап каннар дулкын убылып төшә' Кычкырып жибәрүдән чак тыелып, тораташ калам Ачык ишектән ка рангы коридорга төшкән квадрат яктылык уртасында коточкыч өрәк тора, стенадан яралып чыккан шәүлә кебек Китаплардан укып, төшкә кереп йөдәткән борынгы замоклардагы коточкыч өрәкләр бу секундта, бик мескен булып, еракка чигенде Ә бу башы иңенә чумып торган караңгы чырай, кыска буй. озын куллар нәкъ үрмәкүч һәм аның үле тынлыкка жан өреп елмаюы минем өчен могжнза булып тоелды шунда гына һушыма килдем Марат буласызмы? Куркыттым инде әллә? дип. ул ишектән килеп керде Мастер әйткәндер, мин монда каравылчы булып эшлим Куркудан тавышым да хәтта үзгәреп куйган Көчкә иренемне ачып Мансур абый буласызмы5 дип сорадым Шунысы гажәп: бит тиресе яра-жөй эзләреннән торган, калын каш лы бу төмсә, бөкре кешенең елмаюы гадәттән тыш ягымлы иде Сез мине гафу итегез, комачауламаска тырышырмын Тышкы ишекне бикләдем дә берьялгызыма күңелсез Афишаларың әзер булса, чыгарып эләрмен Үзем эләрмен, сез борчылмагыз Миңа бит аның өчен айга егерме сум акча түлиләр. дип. ул тагын елмайды Сулыш алу аңа авыр иде. күрәсең Йомшак, бәрхет инышы күкрәк I ыжылдавына кушылып чыга Бераздан мин чәй куйдым Мастер магнитофон кебек үзенең ки рәк яракларын алып китсә дә, өстәл тартмасында конфетларын калдыр гаи икән Сыйланырга була Тәртипсезлек килешеп торган бу бүлмәдә ни барын, ни югын белеп тә бетермим әлег.т Көн дә диярлек шулай кереп йөри торгач Мансур абзыйга мин ияләшеп киттем Өйлән төрле үләннәр алып килдем Хуш исле чәйне у.I кайнар килеш өрә-өрә тәмләп эчә. Беркөнне ул миңа шундый бер вакыйга сөйләде: Хәзер мин якты көннән, кояштан куркам Төн кошы мин. Элек бу кадәр ук кыяфәтсез түгел идем, кешеләр белән аралашудан да тайчанмый идем Утызынчы елларда художниклар йортында вахтер булып эшләдем Төрлесен күрергә туры килде ул чакта. Арадан берәү — бүгенгедәй хәтеремдә. Әллә каян гына калкып чыкты ул Яшь иде Менә мин гариплегемнән оялам, ямьсез икәнемне бер генә минутка да истән чыгара алмыйм Онытыр идең, миңа чирканып, кызганып караган күзләр һәрчак искәртеп тора аны Ә ул егет гариплегеннән кимсенә белми иде Тройка астында калып тапталган булган ул. Муен умырткасы сынып, кан эчендә яткан. Әллә каян гына килеп чыкты дим. сәбәбе шул әлеге фаҗигадән соң. терелеп аякка баскач,— аңа кадәр карандаш, пумала тотып карамаган малай. - капылт кына рәсем ясарга керешкән Аны вакытында күреп алалар Училищеның беренче курсында ук остаханә бирделәр үзенә Ярты ел укуга, аны икенче курска күчерделәр. Тагын ярты елдан өченчегә Шаккаткыч вакыйга ясады ул Мин төннәрен, шушылай, аның янына кергәли идем Ул беркемне искәрми, шашынып, үз-үзен онытып, киндерне гаҗәп төсләргә мана иде. Аның эшләгәнен карарга күпләр килә, комачаулыйсың дию юк. әйтәм бит. эшләгән чакта ул беркемне күрми, искәрми иде Җенме, кешеме — аера алмассың. Яна бит бу. харап була бит бу. дип уйлый идем мин аның үз-үзен аямыйча эшләвенә карап Кулына ул беркайчан да карандаш алмый, турыдан-туры буяулар белән ясарга керешә иде. Төн урталары узгач, кыйналып ташланган кебек кушеткага барып ава. мин аңа чәй китерәм Ул арган күзләрен чүпрәк белән бәйли, аз сөйләшә. ятим үскәнгәме, йомыкыйрак иде Кунар урыны да шушы мастерской. мин аңа еш керәм. бервакыт, икебез генә калгач, ул ачылып китте «Ат астында калып, кан эчендә яткан чакта, коточкыч авырту белән бергә, ниндидер әйтеп аңлатып булмый торган ләззәт кичердем.— дип сөйләгәне хәтердә — һуштан язып упкынга төшеп барам, үзем уяна барам, тирә-юнемне гаҗәеп төсләр чолгап алды. Шуннан бирле төсләр миңа тынгы бирми Әллә каян, биектән сурәтләр рәвешендә нур агыла башлый да мин күк белән тоташам. Ашыгырга, шул мизгелне тотып кала белергә генә кирәк. Кем гаепле моңа — белмим Авыру бу. беркемгә дә теләмим мин мондый авыруны, куркам мин бу газаплы бәхеттән. » Шулай дигән иде ул. Соңыннан инде минем, үз-үзен яндырып харап итмәгәе, дип хафалануым дөрескә чыкты - училищены тәмамлый алмады ул Өченче курс соңында канатлары салынып төште егетнең Остаханәгә беренче гапкыр кергән сабый хәлендә калды, кулы бармый, берни ясый алмый башлады Куеп тор. сабыр ит. сиңа ял кирәк, дип карадылар, юк. аның саен бәргәләнә, үз-үзен кая куярга белми Күз алдында сула башлады, бичара, хәтта чырае олыгаеп китте Менә шундый фаҗига булган иде ул елларда Талантның югалганын. беткәнен көтеп кенә торалар бит. соңыннан сагыныр өчен Әкренләп аннары сагыну да онытыла Изомузейда аның бердәнбер картинасы тора хәзерге көндә. — Ул рәссамның исеме Сиринме? Янәшәдә генә торсам да. сынлы сәнгать музеена алай еш кергәнем юк Анна Леонардовна пенсиягә чыкканчы шунда эшләгән икән. — Мин яшьлегемдә сәнгать училищесында укып йөргән булдым Рәссам чыкмады миннән Барыбер шул картиналар тирәсеннән ерак китә алмадым Әйдә, бер кызык картина күрсәтәм үзеңә, аны күпләр искәрми үтә. дип. Анна Леонардовна мине музейга алып кергән иде Чынлап та. «Моң» дип аталган бу картинаны мин алай ис китәрлек итеп хәтердә калдырмаганмын икән. Тын манзара. Кичке шәфәкъ вакыты Күктә төрле төсләргә манылган болытлар Офыкка төшеп чумган кояшның кызгылт чите сызык 108 кына булып шәйләнә. Аяк очына басып аның күбрәк өлешен күрәсе килә. Еракта караеп күренгән куаклыклар Үлән арасындагы сукмактан кулына төенчек тоткан кыз килә Башын игән, йөзе моңсу Шәфәкъне болай биралган бүтән художникны дөнья хәтерләми. диде Анна Леонардовна Шәфәкъ вакытында төсләр секундның меңнән бер өлешендә үзгәрә бара Художник бу төсләрне истә калдыра алмый, киндергә күчерергә өлгерми, соңыннан инде алдарга, үзеннән кушарга мәжбүр була Ә Сирин мизгелне тотып калырга өлгергән сирәк талант! Физиклар, спектраль анализ белән чагыштырып, бу карт и надагы төсләр гаммасының күчеше табигыйлеккә туры килгәнен исбатладылар Менә бу ноктага килеп бас әле. дип Анна Леонардовна, иңемнән тотып, мине бер кырыйгарак китереп бастырды Уң як почмактагы болытка кара әле. ни күрәсең* Мин текәлеп карыйм, болыт чал чәчле хатын-кызга әверелә бара — Кызын шәһәргә, бәхет Эзләргә озаткан сагышлы ана - диде Анна Леонардовна Хәзер уңга, менә монда килеп бас. күрәсеңме, сукмак уңга борылды, төенчекле кыз болай таба, килә Ул хәзер тук тап калыр да кире борылыр кебек, теләр теләмәс кенә атлый Хәзер сулга китеп басыйк Гажәп: сукмак сулга таба борылды, төенчекле кыз хәзер болай таба килә — Син бу нокталарны онытма, бүтән төштән карасаң, мондый эффект булмый, дип Анна Леонардовна ялтыр паркет идәнгә күрсәтте Анда кечкенә генә нокталар билгеләнгән иде Куинджи «Днепрда айлы төн» картинасын күргәзмә талына кунгач, билгеле бер ераклык тан карар өчен бау суздырган Төнге күктә айның шулкадәр тере, чын булып янганын күреп, тамашачылардан берәү түзмәгән «Картина артыннан утны алыгыз!» - дин кычкырып җибәргән Шулай, күп картиналарның сере ачылмаган әле Бет ашыгабыз, картина эченә керә белмибез, үзебезне акыллыга санап, үтеп кенә китәбез, диде Анна Леонардовна Сирин, һичшиксез, бөек рәтчам Онытырлыкмыни ул чакта бет дөньяны үзгәртергә дин ашкынып килеп кергән идек Ә Сирин, үзе бер дулкын булып, барыбызны да күмеп китте «Мин»' - дип йөргән күпләр тоныкланып калды Зур талант күнегелгән төшенчәләрне үзгәртә, таркатып ташлый бит ул Аның әсәрләрен карарга дип Мәскәү- дән килделәр. Егерменче гасырга яна даһи туа. дип язып чыктылар Әгәр бөтен картиналары да сакланган булса Чином »орау бирә семне сизгән кебек. Анна Леонардовна ашыгып әйтеп куйды Саклый алмадык шул. үзен дә. картиналарын да — Үлеме ничек булды соң аның* — «Үз-үзеңне үтерү меланхолик халәтнең илаһи поэмасы» дияргә ярата иде ул Бальзакның «Шагрен күне» әсәреннән Сирин кебек бөекләрне тәңре җирдәге ваклыклар арасында озак яшәтми. * иелеп үзенә ала шул. Бу сүзләрне әйткәндә Анна Леонардовнаның кү зләрен өлкән кеше ләргә хас тыенкы, яшерен яшь пәрдәсе каплаган иде Менә хәзер Пассажның тын бүлмәсендә «бердәнбер» дигән сүз чыгуга, мин әлеге картинаны искә төшердем «Снрмнме*» тип сорауга Мансур абзыйның күзләрендә хәтәр очкыннар кабынып алды, тыны кысылды — Син беләсеңмени ул картинаны* - Белам Хикмәтле картина Гадәтн бер пейзаж инде Мин Мансур абзыйга картинаның серен сөйләп бирдем Сиринне күреп белгән кешегә яңалык түгелдер дип уйласам да сөйләмичә г\к талып кала алмадым Ләкин Мансур абзый, сәер итеп, иреннәрен кал тыратып көлле генә Булмас, булмас! Ничек инде әкият бу тик- — Ышанмасагыз, бергә барып карый алабыз. — Сукмак борыла димени, юк. юк, ышанмыйм! Мансур абзый, үпкәләгән шикелле, ашыгып кына саубуллашып чыгып китте. Мин, аптырап, тимер баскычта яңгырап ишетелгән аяк тавышларын тыңлап басып калдым Диларә һаман шулай бер яктырып китә, бер моңсулана Музыка тыңлый, китап укый. Китап укый һәм музыка тыңлый Дөньяда бик озак яшәп арган кеше сыман тирән сулап куя да озак кына бер ноктага текәлеп утыра. Андый чакта күңеленә шакып та, шакымыйча да керә алмыйсың Өстәл лампасының яшел абажуры күләгәләгән бүлмә, саркып кына агылган музыка әллә нинди ямансу уйларга этәрә. Диларә, әйтерсең, аргы ярда басып тора Арада төпсез упкын. Мин кычкырам, ул ишетми, мин кычкырам, ул ишетергә теләми Минем барлыкны онытып аның шундый битараф кыяфәттә утыруына тәмам ачуым чыга. — Катокта, теге чакта, нигә таеп егылдың микән син? Мең кеше арасыннан искәрмәгән була идем бит! Диларә кинәт елмая, үтешли генә минем чәчне туздырып китә. Шифоньер артына кереп әле бер төрле күлмәген киеп чыга, әле икенчесен Көзге алдында боргаланып, үзалдына жыр көйләп әйләнгәли. Киң итәкле озын юбкалар, юка блузкалар алышынып кына тора Мин аптырап, ни әйтергә белми күзәтәм. Менә ул итәге тездән шактый югары, зәңгәр жирлеккә ак борчак сибелгән күлмәк киеп чыкты Әле генә искәргән кебек, миңа таба борылды: — Унсигез яшьтә кигән күлмәгем, килешәме? — Мин сине күргәнмен икән бит ул чакта! Хәзер хәтерләдем, күлмәгеңнән Мин очынып килеп Диларәне күтәреп алдым да әйләндерә башладым Ә ул. унсигез яшенә кайтып, шаркылдап көлә, мин аның саен әйләндерәм Кочагымнан шудырып, сак кына идәнгә төшерсәм Күзләрендә — мөлдерәмә яшь, ул көлмәгән, елаган икән бит. Йөзен яшереп. ул минем кочагыма сыенды Күз яшьле керфекләре, иреннәре, бөтен тәне пышылдый: — Мин бүген яшьлегем белән саубуллашам — Мин булганда син мәңге картаймаячаксың — Кайчан күргән идең мине, кайда? — Тын океан ярында Шторм вакыты иде Син шушы күлмәктән. Ж.ил чәчләреңне тузгыта Очыртып алып китә бит инде, дип куркып, таш артына яшеренеп кенә мин сиңа таба киләм Миңа ул чакта ун яшь иде — Минем анда булганым юк бит — Беләм Дивизияне тревога белән күтәрделәр. Самолетлар гүләвеннән жир тетрәп торды Сугыш чыккан кебек иде Беркем берни белә алмады, әтидән ике-өч көн бернинди хәбәр булмады. Шул көннәрдә үзен кая куярга белми йөргән әнинең океаэ! ярында басып торуы хәтердә калган Нәкъ шушындый күлмәктән иде ул Хәзер миңа ул ярда син басып торгансыңдыр шикелле тоела — Иң кадерле кешеңне генә әниең белән чагыштыралар. — Син... — Дәшмә,— дип Диларә миңа креслоны этәрде, үзе тахтага барып утырды.— Тын гына торыйк әле Ярым караңгы бүлмә. Сагышлы музыка. Диларә моң тулы күзләрен минем аша каядыр төбәгән Тышта жил шаулый Миңа ул дулкыннар шавы булып ишетелә Ак борчак сибелгән зәңгәр күлмәкле кыз дулкыннар ерып кереп бара Таш артыннан күзәтеп торган малай- 110 ның яр читенә килеп, өзгәләнеп кычкырганын да ишетмиме әллә? Тышта май җиле яшь яфракларның көчен сыный Музыка бетеп, бушка әйләнә башлаган магнитофонны Диларә сүндерә Кулымны үрелеп алып учына кыса да — Рәхмәт сиңа, барысы өчен дә —ди. — Үләргә җыенмыйсыңдыр бит. Диларә? * — Киресенчә Яшәргә уйлыйм Соңга калып булса да Чәчемнән сыйпарга дип үрелә дә. утка пешкән кебек, кулын кире £ ала Күзләрендә томан, йөзе олыгаеп киткән кебек. = Бар кайт. Марат Мин ишеккә таба чигенә барам, чигенә барам Нидер әйтәсе килә, " әйтә алмыйм Баскычка чыгам, яңадан ишекне ачып карыйм Диларә * йөзен учлары белән кысып утыра бирә Гади бер ягымлылык сирпелеп ~ торган бу кош оясы кебек бүлмәне әллә сон мин соңгы тапкыр күрем 5 ме5 Нигә соң әле мин баскычлардан йөгереп төшәм. өметсез ялгызлык ' көтеп торган урамга нигә ашыгам5 Диларәнең, һәрвакыттагыча. тә- “ рәзәдән кул болгап калуын күрер өченме5 Ләкин тәрәзә бүген җансыз иде Тополь төбендә күпме генә басып 7 торсам да яшел пәрдә селкенмәде Үҗәтлек, рәнҗү тулган йөрәк күк- ~ рәкне тутырып тибә башлады Баскычларның икесен бер нтеп менгә- » кемне сизми дә калдым Диларә борын төбендә ишекне ачты Үземә дә ят тавыш белән кычкырып мин аны куркыттым да бугай — Нигә кул болгамадың? Мин бит көттем! — Гафу ит. синеңчә булыр Бар. кайт инде, кереп торма Аннары соң була Мине аңларга тырыш. Бар Диларә бер кулы белән мине кысып тоткан, икенче кулы белән этә. шулай аскы катка кадәр төште дә ишектән кул болгап калды Ярый әле чәчне сыйпап юа ып җил исә «Нигә алай, нигә бу дөнья .гади генә түгел!?» — дип кычкырсам да төнге урам барыбер җавап бирә алмас иде Ял көне дип тормый, көтелмәгән хәбәрләр үз аягы белән килеп керә. Пассажга барып, соңгы тапкыр афишаларны язып кайтырга кирәк, иртәгә ачкычларны тапшырасы булыр, кан арада бер ай вакыт үткән, днп уйларга гына өлгердем, ишек артында таныш тавыш ише телде. Гөрелдәп, үтешли генә кемнәрдер белән сөйләшеп алган Мастер ишектә күренде Хәзер ул дөньяда булмый торган берәр яңалык әйтеп минем кәефне күтәрәчәк — Син исән! Молодец! дип Мастер иңемнән тотып дер селкетеп алды Бу нинди сәер исәнләшү соң әле? — Бәлки, мин үләргә тиеш булганмындыр Ишеттеңме әле5 Б\ ген төнлә Пассаж җимерелгән бит Җимерелгән?! — Нәкъ без эшли торган бүлмә туры арка өсте түбәдән аска кадәр убылып төшкән Мондый трагик шаярту Мастерга хас ту гел иде Күңелдән мең сорау йөгереп узды Кылт игеп каравылчы Мансур абзый искә төште Аңа бер бер хәл булмаганмы икән? Сүз башларга да куркам Кичә кич мин аны күрми калган идем Уемны сизгән кебек, Мастер Бәхеткә күрә. Мансур'абзыйның урамга афиша эләргә чыккан чагы булган, - диде Шәһәрнең йөзек кашы кебек бина иде. кызганыч, тиз генә кеше итәрлек түгел Кинотеатр ябылачак инде хәзер - - Ни сәбәптән җимерелгән икән? Нигезен су ашаган - Су?. Янәшәдәге Черек күл урынында элек. Казан ханлыгы чорында. Ill зур күлләр булган. Берсендә кер юганнар, икенчесендә су коенганнар, өченче күл — ин чистасы — эчәргә генә тотылган Дәверләр үтеп, шәһәр зурая башлагач, күлләр әкренләп йомыла, саега башлаган Таш юллар салып, ярларын да бетонлагач, астан бәреп чыгасы чишмә юллары бөтенләй томаланып кала. Менә шул чишмәләр, чыгар юл эзләп, жир астында үз эшен эшләп ятканнар - Барып карыйбызмы? — Ни бит.. Мөмкин булса чәй куй әле. Бераздан ни бит.— Мастерның күзләре ниндидер шуклык эшләгән сабыйныкы кебек оял- чан елтырап алды. Сүз сөрешенә куәт бирә алмыйча учын учка сугып куйды да тәрәзә катына барып басты. Мин чәй әзерләп йөргән арада Диларә килеп керде. Мастерның йөзе тимгелтимгел кызарып чыкты «Килеп життеңме?» — дип. миннән алда өлгереп, ул Диларәнең юка курткасын салырга булыша башлады Аның хуҗаларча әйтелгән: «Килеп життенме?» — дигән сүзләре чаң суккандай бөтен аңыма тарала башлады Теге чакта, таныштырган көнне. Диларә Мастер бүләк иткән сувенирны Пассажда онытып калдырган иде бит Икенче көнне Мастер миңа ачкычын калдырды, ә сувенир турында берни дә әйтмәде, мин аны таба алмадым Яңадан мин аны Диларәнең китап шкафында күрдем бугай. Күрдем, әмма игътибарга алмаганмын, шунда ук онытканмын. Менә хәзер генә зиһен ачылып китте. Шик йомгагы коточкыч тизлек белән сүтелә башлады. Юк. ниндидер өмет әле тартыша, шикләнү' кебек ваклыктан мине йолып алырга, оялтырга тырыша Алар икесе янәшә, шат елмаеп, минем каршыга килеп бастылар — Марат, син безнең иң кадерле дустыбыз. Мин сине энекәшем кебек якын күрәм. Диларә дә. . Без . Икесенең дә күзләрен бәхет каплаган, мин нигә кирәк монда? Барысы да аңлашылды, бүтән бер сүз дә ишетергә теләмим! Өстәлнең почмагын чытырдатып кыстым. Сабыр бул. сабыр бул! Сиздермә, түз. чыда! - Без Диларә белән өйләнешергә булдык Аларңың шатлыгы минем күзләрне чагылдыра, туры карый алмыйм Әйтелгән сүзнең чынлыгын аңым кабул итми Чарасызлыктан нишләргә белмичә, өстәлгә үреләм. Бөтенесе бутала, кул калтырый, касә чәйнеккә әверелә, чәйнеккә тотыныйм дисәм, ул шикәр савыты булып чыга Алар да миннән мыскыллы көләме?. — Снн безне котламыйсыңмыни. Марат? — Диларәнең тавышы әллә кая. еракка китеп, кичәге тавыш белән кушыла «Мин яшьлегем белән саубуллашам...» Менә ни өчен бәргәләнгән икән ул кичә?... Чыгып китегез' Күрәсем килми! Ай буе мин берни белми йөргәнмен. . Бар да ялган, ялган, ялган! Кычкырасы иде хәзер. Акылыңа кил. сиздермә. түз. чыда! Күз кабаклары авыр гына күтәрелә, елмаерга итәм - иреннәр агач кебек. — Мондый очракта ни әйтәләр соң. мин белмим бит? Котлыйм — Менә шул сүзең кирәк тә инде безгә' - дип. Мастер кулымны көчләп диярлек алып кысты. Өчәү, кочаклашкан килеш, башны башка куеп сүзсез калдык. Күңелдәге юшкынны коеп, сәгать суга башлады Бетмәсен иде. соңы булмасын иде бүлмәнең тынлыгын чүкеп торган бу авазлар Сәгать сугудан туктаса, тынлыкта бөтен уйлар тагын ялангач калачак бит. Мастер пышылдап диярлек сөйли: — Сиңа рәхмәт. Марат. Син таныштырмаган булсаң. . Безнең яшьтә мәхәббәт авыр килә, гомерлеккә китмәс өчен Сиңа әле күп нәрсә башкача күренәдер — яшьлек Бүген генә килүебез өчен үпкәләмә Без үзебез дә аңлап бетермәдек башта. Менә мин хәзер дә бәхетле жүләр хәлендә. Диларә генә житәкләп йөртә, шулай бит. акыллым?! Диларәнең кайнар сулышы битне кытыклый — Син минем күземне ачтың. Марат Дөньяга алып чыктың Бу тормыштан өмет өзеп, йокымсырап яши идем Еллар үткәч, безнең дуслыкны көлеп кенә искә алырсың әле Син тормышка килеп кенә керәсең, без соңгарак калдык Син безгә бәхет телә Диларәнең ягымлы тавышы бозны эретә бара, эретә бара Үпкә- * ләгән сабыйны юаткан ана кебек, ул минем чәчемнән сыйпый Бу тенге t белән килешергә теләмичә, күңел үткән көннәргә сыена Карлы урам- £ нар Яшел пәрдәле тәрәзә шул пәрдәне ачып, кул болгаган кыз - = юк. Диларә түгел инде ул. аның исеме бер мизгелдә мин генә белгән = легендага әйләнде Ул беркайчан да җиргә төшмәячәк Аны беркем дә ' миннән тартып ала алмаячак * Арага шәүлә булып кергән Мастердан мин ямьсез сыйфатлар эз- - лим Борыны тупас, йөзе ошамый, ничек мин аны элек искәрмәгәнмен’ - Ә Диларә аңа яратып, сокланып карый Хәзер бер тупас сүз әйтсәм. * мин Диларәне үпкәләтәчәкмен Нишлим соң әле. ни хакым бар1 .Алар I көне бүген, алар теләге Менә хәзер, үземне үк оялткан уйларымны ~ сизәчәкләр дә. җитәкләшеп чыгып китәчәкләр, мин тома ялгыз басып калырмын, бүтән инде беркайчан да күрешмәбез, дигән курку мине айнытып җибәрә Фужерлар табылмады, затлы эчемлекне касәләргә бу леп учка алгач. Мастер торып басты — Ташларны чәчәр вакыт, ташларны ж.ыяр вакыт, дигән борын гылар. Без инде хәзер шул яшьтә. Бәясен белеп, дуслыкны саклый белгән яшьтә Карт нарат агачына карагыз, ябалдашының иң очында гына ботаклар калган була Бу инде гомер соңына килеп җиткән, сыналган һәм санаулы гына калган дуслык символы — Аллавирде! Днларә грузинча әйтеп кул күтәрде Чөмкинме? - Аллабирде, диген, ул бездән кергән сүз. дип бүлдерде аны Мастер — Син безне бөтенләй картайтып ташлама әле Гаилә тормышын мин крепость эченә кереп бикләнеп, тормыштан аерылу дип куз алдына китермим Дуслыкны саклау ул аралашу, бер-береңнен кайгы-шат лыгын уртаклашып яшәү дигән сүз. Менә бүген, әле әтн әниләр белән дә киңәшләшмәгән дә килеш. Маратка керүебез — Туктагыз әле! Нигә сез һаман мине кыстырасыз Бүген сез нен көн Сез берберегезне олыгаюдан саклагыз, ул турыда бөтенләй онытыгыз Ун елдан соң да. егерме елдан соң да гел шушы килеш калсагыз, димәк, вакыт сезне түгел, ә сез вакытны җиңгән булачаксыз Бәхет телим сезгә1 - Тост бу. җәмәгать! дип Мастер касәләрне чикылдатып чәкештерде Эчтән әчеттереп көйрәгән учакка мин ялкын өстәдем Шушы секундтагы бергәлекнең кадерен белу кебек тойгы мине исертеп җн бәрде Жүләр бер шатлык биләп алды, бер сәбәпсезгә көләсе, елмая сы килә Кухняга атылып чыккан арада кемнедер бәреп ега яздым Аш әзерләп йөргән Айсылуны кысып, битеннән үптем Ул. күзләрен атныкы сыман зур ачып, телсез калды Утыра торгач Диларәнең яңа бер сәләте ачылды - «Зөлхиҗә»не җырлыйммы? дин ул безгә карады Мастер, ике кулын күтәреп, нинди сорау булырга мөмкин, дигән түбәнчелек белән баш иде тын калырга ишарә ясады Диларә тамак кырып, урындыгы на җайлабрак утырды. Сыерчык та шулай бит. сайрар алдыннан бер төзәтенеп ала Гасырлар аша әллә кай чорларга алып китә, җанны тәннән аера торган сыкранулы җыр икән бу Мин аны беренче тапкыр ншетәммс. әллә соң бик күптәннән беләмме’ Мастер бәрхет тавышы белән кушы •к у. ми 113 лып карады да. тыны җитмичә туктап калды Моң. салмак тәгәрәгән дулкын булып, офыкка кадәр югала да. инде бетә, инде сүнә дигәндә, көчәеп яңадан сиңа таба килә башлый Шушы мәңгелек хәрәкәтне бер с\ (ышка сындырган моң син белмәгән дөньяның ачылып китүе өчен кул сузымы ара калуга туктала. Җырның азагы булмас дигән нәүмиз алдану юкка чыга, күңелдә кайтавазы гына тирбәлә. Әле генә шул җыр киңлегендә үз-үзен онытып яшәп алган Диларә кызарып башын түбән ия Без дәррәү кул чабабыз. - Оялтмагыз, тавышым юк бүген. - һәр жырчы шулай дияргә тиеш,—ди Мастер.—Сиңа кушылып булмый икән, тыңлап кына була. Гаҗәп! Загска кадәр мактап калыйм әле үзеңне. Табыннан кузгалгач, теләк белән исәпләшеп тормыйча, алар мине үзләре белән ияртеп чыгып киттеләр. «Моң» картинасын, җимерелгән Пассажны карау — безнең сәяхәт шулай итеп кафеда, салкын коктейль эчү белән тәмамланды. Өйгә кайтып керүгә, читлеккә эләккән кебек, тын кысыла башлады. Сулышым буылудан хәлсезләнеп, тахтага чалкан төштем. Гел бер ноктага карап ята торгач, түшәм аклыгы төпсез күк зәңгәрлеге чагылган карлы урамга әйләнә. Кардагы күгелжем эзләр күз яшендә эреп юыла бара, юыла бара Мин үз күңелемә кереп адашам. VIII Җиз кранны боргач, эчтән ыңгырашу ишетелде дә тынды — Идел дәшми, суы ерак чигенгән Ут та өзелгән Газ да юк. Буш йорт эче барабан кебек, тамак кыруың да күкрәү булып яңгырый Минем монда соңгы көнем Бүген күченмәсәм, апрельдә чыпчыкларны оясыннан куган кебек, көчләп чыгарып ыргытачаклар. Затлы кабинетларын смокинг итеп кигән дәрәжәлеләр тарафыннан әмер бирелгән. Сүтү, җимерү эше төзү-коруга караганда житезрәк башкарыла Чыпчыклардан аермам шул: минем торыр фатирым бар, жил таеп егылырлык шома стеналы йортның уникенче катында лоджиялы фатир көтә мине, әби исеменә рәсмиләштерелгән. Порт сүтелә икән, сүтелми икән, дигән төрле имеш-мимешләргә чик куярга телән без. моннан унбиш көн элек. Мастер белән Кремльгә киттек Мастерның иңендә фотоаппарат та булгач, секретарь кыз безне корреспондентлар дип уйлады булса кирәк, гафу үтенгән сыман: «Ун минуттан киңәшмә башлана, шуңынчы өлгерәсезме?» — дип, баш архитектор кабинетына тоткарлыксыз кертеп жибәрде. Өстәл артында оебрак утырган урта яшьләрдәге кешене күргәч, мин түргә үк барып житә алмадым Мастер өстәл аша үрелеп, баш архитекторның кулын нык кысып күреште, ашыкпошык кына исемнәрне әйтеп таныштырганнан соң. үгезне кыздырырга әзерләнгән матадор кебек, һөҗүмгә күчте: Вакытсыз чаккарак туры килдек, мөмкин булса, безнең берике сорау бар иде Рәхим итегез,—диде баш архитектор Казанда унҗиденче гасырдан бирле сакланып килгән бердәнбер особняк бар Безне шуның язмышы кызыксындыра иде. Кайчандыр Аксаковлар яшәгән йортмы? Тиздән сүтелергә тиеш Димәк, юк ителәчәк? Архитектура ягыннан караганда үзенчәлекле особняк. Тарихи истәлек. Шуңа күрә без аны нәкъ элекке хәлендә башка жиргә күчереп салачакбыз. Рәхмәт сезгә Хуҗаның үзеннән ишетү икеләнүләргә юл калдырмый. Сезгә еш эләгеп булмас, бер кергәч инде Шәһәрнең киләчәге, булачак төзелешләр турында да бер-ике сүз әйтмәссезме, кыскача гына — Була ул,— дип баш архитектор өстәлгә зур-зур планшетларны җәеп ташлады Ул арада Мастер «Рөхсәт итсәгез » дип, фотоаппаратын көйләп, баш архитекторны алдан да. яннан да җәһәт кенә фотога төшереп алды — Менә, кош очар биеклектән Казан өстенә карый аласыз. Б\ сы — яна районнар Генераль план буенча, шәһәрнең иске үзәкләре * дә танымаслык булып үзгәрәчәк Дөрес, әлегә бу план расланып, га- * мәлгә кермәгән.. 2 — Кәгазьдә матур күренә ул,— диде Мастер. = — Агач йортларны реставрацияләп күп чыгымнар тотканчы, сүтеп, Е алар урынына яңаларны төзү кулайрак — Бу — шәһәрнең йөзен, хәтерен бетерү була түгелме?! ‘ Баш архитекторның йөзе гадәттән тыш тыныч иде. Мастерның кан- - нарлана башлавына ул бөтенләй битараф калды — Идеалист булу бер хәл Мәсьәләгә җитдирәк карый белү кирәк. * — Әйтик, кипарис шавын тыңлап үскән төбәктәге кеше белән, х каен шавын тынлап үскән кешенең моны бер буламы? Архитектура “ ул, белгәнегезчә, табигатьнең ташта гәүдәләнеше Элек шәһәр төзү- ~ челәр урынны, ландшафтны, шунда яшәүче халыкларның гореф гадә Z тен исәпкә алганнар. Казан - уникаль урында, калкулыкларга урнаш ' кан Бүгенге объектлар шәһәрнең рельефын, панорамасын, бөтенләй исәпкә алып төзелми. Сезнең генераль планда да бу нәрсә шикләнәм шәһәр тәненнән шештәй бүселеп чыккан биналар күбрәк күренә - Институт чаклы институт эшләгән проект каршында тик сез акыллы булып чыгасыз түгелме?! — Нигә мин генә Меңнәрнең фикерен ишетергә теләгегез юкмы’ Дилетантлык ул компетенция җитмәүдән туа. — Мин әйтмим һәр иске йорт менә дигән архитектура үрнәге дип Ләкин агачтан гөл итеп эшләнгән күпме йортларның юк ителүенә без шаһит Аларны төзәтеп, заповедниклар итеп калдырырга, яңалар белән аралаштырырга була бит! Сез аны үзегез дә яхшы аңлыйсыз, тик — Сүзегездә бөтенләй хаклык юк. диясем килми Ләкин мәсьәләгә объектив карарга киңәш итәр идем Мондый да кип колачлы төзелешне бүтән бер гасырның да күргәне юк. Когда лес рубят, щепки летят, ди рус мәкале - Хатаны һәрчак компетентлы берничә кеше эшли Ә хатаны төзәтү — меңнәр җилкәсенә төшә — Без баррикаданың ике ягында торып сөйләшәбез Сез. имеш, шәһәрнең киләчәген кайгыртып җан атучылар, без — Геростратлар Эзләнү чорында төрлесе булыр Бүгенге архитектура да үз сүзен әйтә чәк әле. Оптимист булыйк — Сыйпап йоклату инде бу. уянгач үкенер өчен Баш архитекторның яңаклары кысылып куйды Ирен читеннән мыскыллы елмаю саркытып, ул миңа өстән генә күз атты — Яшь иптәш нигә бер сүз дә дәшми, безнең барыбыздан да акыллырак буын вәкиле? — Алар буыны берни дә җимерергә өлгермәде әлегә. дип Мастер чеметеп алды - Минем бер соравым бар. дип. мәктәптән калган гадәт белән торып бастым Узган гасырларда ran гади төзүче дә белгән, патша теленә дә кергән архитектор тылсымлы шәхес булган Ә бүген төзе лешкә барып, берәр ташчыдан «Моның архитекторы кем?» дип сорасаң, ул. һнч югында, шаркылдап көләчәк Кызганычка каршы, алтмышынчы еллар архитектурасының мактанычы аз Минем соравым шул: Ирек мәйданындагы бина консерваториянең актлар залы кем проекты буенча төзелгән? Баш архитекторның ирен читендә имаю сүнде Аның. йә. тагын ни әйтмәкче буласын, дигән соарулы карашы телгә куәт бнрдс Тыштан караганда актлар залы кыяр үстерә торган парникка охшаган. Бетен мәйданны бозып тора Инде хәзер аның фасадын үзгәртеп булса., коткару өчен берәр чара күреләме? — Кеше хезмәтен алай тупас бәяләргә киңәш итмәс идем. Уңышсыз чыкканлыгын мин үзем дә таныйм. Ләкин аңлагыз... Әгәр минем карамакта Парфенон сарайларына тотылган шикелле мәрмәрләр булса... Юк. аны сезгә болай гына аңлату мөмкин түгел. Читтән карап кына нәтиҗә чыгару жинел ул. Мәрмәрне дә үтереп була бит .— диде Мастер. Мин. әйтеп бетерә алмам дип куркып, сүзләрне бер-берсе өстенә ашыгып өя башладым: — Кайчандыр. Петербург һәм Мәскәүдән кала. Казан өченче урында торган. Шәһәрнең бүгенге йөзен карагыз: гадәти шырпы кабы архитектурасы Минем Ереван. Баку. Ташкент. Алма-Ата шәһәрләрендә булганым бар Милли орнаментларны архитектурада куллануның үрнәкләрен менә кемнәрдән өйрәнергә була! Әгәр сезнең аңа кыюлыгыгыз Ж.ИТМИ икән. — Казанда бөтен дөньяга билгеле бөек шәхесләр яшәгән,— шулар исеменә лаек архитектура булмаса. тарих безнең чорга төкереп карамасмы?! Баш архитектор, тимгел-тимгел кызарып, өстәлдәге планшетларны ашыгып жыя башлады. Искене төзәтү күзгә күренми Мин аңлыйм, сезгә колачлы эш. зур планнар кирәк! дип кызыбрак сүз башлады Мастер. Ишек артында сөйләшкән тавышлар куера, безнең вакыт бетеп бара иде. Ул миңа күз кысып алды да. монда кергәнче үк алдан сөйләшкән идеяне чыгарып салды: — Беләсезме без нәрсә эшләргә уйлыйбыз? Бөтен иске йортларны фотога алабыз. Сез төзәткән объект урынында элек нинди булган — шуның фотосын зурайтып эләчәкбез. Чагыштырып карасыннар — күрсеннәр нинди матурлык харап ителгәнен. Ә карыйга сезнең фотоны куячакбыз. Кем гаепле икәнен дә белсеннәр! Тыныч кына аренадан китү булыр микән... Бөтен кылган эшләр өскә калкып чыгачак! Баш архитектор тыныч кына сорау бирде: — Сез кайсы газетадан? Бернинди газетадан да түгел.— диде Мастер. Ничек, ни өчен кердегез алай булгач? — Сорау белән. Гади кешенең соравы булырга мөмкин түгелмени? Баш архитектор каршында без шул секундта ук үтә күренмәле шәүләләргә әверелдек. Минем вакытым бетте! — дип архитектор арты белән борылды. Ул арада ишектән, шаулашып, киңәшмәгә жыелучылар керә башлады — Әгәр сезнең генераль планыгыз расланса, бу — Казан өчен фа- жига булачак! — дип кычкырды Мастер ишек катыннан. Ярый әле безгә ун гына минут бирелгән иде. озакка китсә, сөйләшүнең ни белән бетәсен кем белгән?. — Академик Лихачевка язарга кирәк Казанның хәлен,— диде Мастер урамга чыккач. — Үзебездә дә газеталар бар ич. Булмый Татар картайган милләт. Эш аты. Уйлана белми, һәр халык тарих сәхнәсендә бер биеп күрсәтә дә... дүртбиш гасырлык «миз- геладән сон. язмыш пәрдәне яба. Сәхнәгә икенчеләр килә. I орький урамыннан күпме үтеп йөрсәм дә искәргәнем юк иде. кайтышлый. Мастер күрсәткәч кенә игътибар иттем: архитекторлар йорты жыйнак кына особнякка урнашкан икән. — Моны бер хужа шәп булсын дип төзеткән бит инде. Күр әле, өстә вазалары ватылып беткән, фронтондагы бизәкләре купкан, жиме- релеп бара бу. Үз йортларын да кеше италмаган архитекторлардан ни көтәргә була?! — дип Мастер өметсез сурәттә кул селтәде. Баш архитекторның әйткәне дөрескә чыкты. Без яшәгән особняк- 116 нын башка җиргә күчерелеп салыначагы турында газетада белдерү басылды Анна Леонардовна гына «Минем гомердә әйтелгән күпме нәрсәләр үтәлмичә калды, ышанмыйм, дача төзергә таратып бетерәчәкләр моны>. дип. күңелгә шик салып куйды. Тәрәзәләреннән пәрдәсе алынган йорт -- салкын күзле кеше кебек, ягымлылыгын җуя Ул инде үзен җылытып торган хуҗалары белән . сүзсез генә хушлашырга әзерләнә Күченер алдыннан йортыбыз нәни i генә вокзалга охшап калды Чемоданнар тутырылган Кемнең поезды кайчан килә юллар төрле якка Иң беренче профессор Еннкеев гаиләсе купты Ул көнне мин. эш " тән сон. «Волга»ны гараждан алып чыгып, капка төбенә кайтып тукта ' дым Ишегалдына керерлек түгел мәхшәр. Таза-таза егетләр зур ма - шинага әйбер төйиләр Бакир ага да алар тирәсендә кайнаша Әминә z ханымның команда тавышыннан тәрәзәләр зыңгылдап тора Артымнан ук бүлмәмә Айсылу килеп керде Сыланып торган спорт * киеменнән Үзе генә белгән көйгә гәүдәсен сыгылдырып. Куба кызлары - сыман, башын муенында биетеп тора — Безне аерып торган стена калыная Китәбез' — Адресыңны калдыр Айсылу дүрткә бөкләнгән кәгазь сузды — Телефон юк әлегә Нигә башыңны читкә борасың3 — Артык чибәр син Не грешно ли быть такой красивой, дигән берәү Берәү түгел. Пушкин — Беләсең, ә?! — Китаплар эчендә үстем ич мин Менә хәзер шуларны ташыл азапландылар — Матурлык, гадәттә, эчтәлексез була Баштан сыйпале, күңелсез мина Шулвакыт Әминә ханымның шәрран ярып кычкырганы ишетелде: Айсылу, кая олактың?! Айсылу артыннан мин дә атылып чыктым Әминә ханым мина төксе караш ташлап алды - Бар әле. тап әле кешесен, капка төбендәге машинаны алсын нар. чыгып булмый бит! Аннары, такси чакыртып, боларны аерым алып барырбыз' дип. Әминә ханым хрусталь савытлар җемелдәп күренгән буаз сумкаларга ымлады Мәсьәлә тиз хәл ителде Мин руль артына утырдым Әминә ханым горур күкрәкле мул гәүдәсен минем кырыйдагы утыргычка көчкә сый дырды Бакир ага йөк машинасында юл күрсәтүче Айсылу арткы утыргычка чүмәште Вакыт вакыт апа карап алу өчен, көзгене борыбрак куярга туры килә инде Әминә ханым машинаның «минеке» икәнлеген белгәч, профессор хатыны булуын да онытты Моңа кадәр кайда саклап йөрткәндер елмаюын йөзе яктырып китте - Кунакка килгәлә. Марат, безне онытып бетермә Безнең Айсылу тыштан гына шулай кырыс күренә, үзе бер дә алай түгел - Әни! Нигә, кызым, ачуланасың мине? дип. Әминә ханым артка борылып карарга иткән иде дә. таза муен бирешергә теләмәде Дөнья хәлләренә кереп алганнан соң. Әминә ханым кинәт кенә Эшен әйбәтме, хезмәт хакы күпме аласың3 дип сорады — Түзәрлек, дидем мин. айлык йөз дә ун тәңкәне күне.имнән бишкә тапкырлап Әни дим! Әйберләрне бушатышкан арада Айсылуның шелтәле тавышы яңгырап торачак бүлмәне лә күрергә туры килде ул көнне Анна Леонардовна күченәсе көнне бөтен бүлмәләрне йөреп чыкты Мич кафельләрен сыйпап ала. стеналарны каккалап карый \зе туып \скән йорт белән ул шулай хушлашамы, әллә һаман да сүтеләсенә ышанмыйча, төзеклеген кайгыртып йөриме — белмәссең... Анна Леонардовна үткәннәрен искә төшереп, җылап та алды. — Күрешкәләп торырбыз. Әбиең белән без ахирәтләр ич,— дип ул бераз тын гына утырды да аркамнан сөеп: — Син гафу ит инде, Маратик Картлар киңәш бирергә ярата, әйтсәм дә уңайсыз Айсылу әйбәт кыз, мин сезне гел бергә итеп күз алдыма китерәм Янәшә яшәгәнгә генә бер-берегезнең кадерен белмисез, ара ерагайгач, аңларсыз әле. Синең яратыр чагың. Нинди генә язмышка дучар булса да. олы мәхәббәт кичергән кеше бәхетсез була алмый. Мәхәббәт хисе гомер буе җылытып тора. Тыштан мескен, ялгыз күренергә мөмкинсең, ә эчтә үзең генә белгән серле учак алдагы көнеңә өмет нуры төшереп яна. Ул — сирәкләр бәхете... Ашыгып үтеп китмә үз тукталышыңнан Их, үкенечле яшьлегем турында мин сиңа бер сөйләрмен әле. «Бер сөйләрмен әле ..» —дип, Анна Леонардовна гүя гомерен озайту өчен өмет калдырып китте. Ризван агайның әйберләре унбиш минут эчендә төялеп бетте. Ике колагы кай арада кызарып та өлгергән. Эчелеп бетмәгән виносы чайпалган шешәне идән уртасына бастырып куйды. — Өй иясенә, миннән рәнҗеп калмасын. Өй эче шып-шыр, ишектә арыслан башлы тотка тырпаеп күзгә бәрелде Бөтенләй оныта язганбыз, балта белән көчкә каерып алдык. — Тоткасыз ишек борынсыз кеше кебек,— диде Ризван агай. Бүлмәгә моңсу бер караш ташлады да башын иеп чыгып китте. Саллы тотканы алып кереп мин тәрәзә төбенә куйдым. Машина кузгалыр алдыннан Наян юкка чыкты. Кычкырып та, сызгырып та карыйбыз юк. Янап та, ялварып та чакырып карый Ризван агай — юк. тыны да чыкмый Әллә урлап киттеләр инде. Ярты сәгатьләп эзләгәннән соң гына табып алдык. Бакчаның куе ешкынлыгына кереп поскан Ризван агай, шатлыгын сиздермәскә теләүдән, шелтәле сөйләнә- сөйләнә этне күтәреп алды Наян шыңшып елый, маңгаен каплаган гөнҗәлә йон арасыннан күзләрен мөлдерәтеп карый. Сизелә, яңа җиргә китәргә теләми акыллы хайван Бу бакчада ул кайсы яфракның кайчан өзелеп төшәренә кадәр белеп тора иде бит... Янәшәдә бәйләнгән алты кап китап — бар байлыгым шул. Калган нәрсәләр — әбинеке Тиздән Мастер машина алып килергә тиеш. Аста ишек дөбердәткәнгә йөгереп төшсәм, почтальон басып тора. Хат Анна Леонардовнага адресланган Йорт инде гамәлдән сызылган, ә хатлар килә тора, тормыш берни булмагандай дәвам итә. Кичә мин дә әнидән бу адреска язылган соңгы хатны алдым. Бер елдан кайтабыз, дигән. һәрчак сүзендә тора белгән Мастер шактый соңлап, төш авышкач кына килеп җитте. Гадәттәгечә шаулап килеп кермәде, кыяфәте дә сүрән, арган шикелле. Керде дә, картларча тирән сулап, урындыкка утырды. Ул сүз башлауга ук дерт итеп куйдым — Мансур абыйны җирләп кайттык Пассаждагы бүлмә. Мансур абзыйның пумалаларны сыйпап-сыйпап караган нәфис, озын бармаклары күз алдына килде Картаймыйча калган бармаклар... — Нигә миңа әйтмәдең? - Үземне дә ашыгыч кына килеп алды директор. Кинотеатр ябылгач. минем анда барганым юк иде Мансур абый соңгы көннәрдә сырхаулап йөргән Керләрен юып, хәлен белешеп торган күрше хатыны әйтә «Кичә иртән күрдем, почтага таба барадыр ие,— ди,— шат чырайлы ие Бераздан сөтләр күтәреп кайтып керде»,— ди. Мансур абыйның ишеген бикләү гадәте булмаган. Күрше хатыны кичтән кереп ка- раса. Бар иде кеше, юк инде кеше' Иртәдән бирле җыенып йөргән мәшәкатьләр мәгънәсен җуеп, кечерәеп калды Эчтән әчеттереп күтәрелгән дулкынны тынлык баса Теге чакта Пассаж җимерелгәнне әйгүгә үк. син Мансур абын ны искә төшергән идең, - дип. Мастер авырлык белән йөзен сыпырып алды. — Сина ул Сирин турында сөйләгән идеме3 - Художникмы? Юк. Сөйләмәде Сәер, ул мине бик аз белә иде югыйсә «Бер сөйләрмен әле * дигән өметнең вакыты кыскара барганлыгын сизеп, сөйләп калыйм дип уйлады микәнни? IX Өстәл тартмасында адашып калган сынар өрек чикләвеген арыслан башлы тотка белән бәреп ватам Катлы-катлы буяу кубып төшә, арысланның аскы ияге ялтырап кала алтын кебек Пычакның үтмәс ягы белән, каткан буяуны чатнатып, кубарып бетерәм Тотка чистартып кала Каралыбрак сеңгән үтә күренмәле буявын да кырсаң, бөтен җирлеге сыдырылып бетәчәк Шушылай калсын, моны хәзер комиссионкага тапшырырга була бит' менә бу фикер ичмасам, (’.аллы тотка, төсле металлдан, ике башлы кош сурәте төшерелгән мөһере дә бар - ретро’ Карар кылынды, хәзер дөньяга чыгарга була Иң якын сердәшемне, җилкәгә аса торган сумкамны алырга да Аның кесәсендә Анна Леонардовнага тапшырасы хат та бар бит әле Комиссион кибеттә кабул итүче кыз «Яхшылап чистартырга иде», дип минем тотканы әйләндереп әйләндереп карады, каядыр кереп чыкты. «Мондый кыйммәтле әйберне бездә кабул итмиләр», - дип «Яхонтжа барырга кушты Үз-үзен сәер тоткан бу кыз белән мин бәхәсләшеп тормадым «Яхонтжа кабул итүче ишеге төбендә чират икән Черки безелдәве кебек нәзек хушбуй исе аңкытып, алтын бәяләре хакында серле пышылдашып сөйләшкән тук чырайлы хатын кызлар, бу нинди йолкыш дигән кебек, мина шикләнеп карап алалар да нәфис сумкаларын кы сыбрак тоталар Ис китмәгән кыяфәт чыгарып тора торгач, мина Да чират җитте Көмеш кашлы балдак кигән, тырнаклары гаҗәп пөхтә чистартылган егет тотканы алып, арткы бүлмәгә кереп китте Шактый торып чыкты, кулында бая гына мин биргән тоткамы сон - танырлык түгел, ниндидер эретмә белән чистарткан ахрысы, көлеп, ялтырап тора Ул миңа күт генә төшереп алды t.i ннн IH н р һ.н.им.ф ... н-н . иел.и Бер кулы тоткала ята «Туксан алтынчы проба Чын алтын » Минем баш әйләнеп китте Тагын ниндидер саннар, процентлар колак ишетмәс булды Кесәмдә бер тиен акча юклыкны белеп шаяртамы әллә бу3 - Сез ризамы3 Чукрак түгелсездер бит3 ' Тел әйләнми, нәрсәгә, ни өчен икәнен белмәегән «Әйе» дни баш селким Шушы суммага риза булсагыз, акчасын бүген ук ала аласыт Кабул итүче егет хәрефләрне сулга авыштырып, шактый озак ни ләрдер язды Мин тотканы яңадан соран алырга, кулга тотып карарга телим, тик нигәдер бу теләгемнән у тем ук куркам Саннар биешкән ниндидер кәгазьләргә аңсыз рәвештә генә к\л куйдым Кассир миңа, бик сынап каран «Санап алыгыт. сиге» мең дә ике йөз илле өч сум», дип. тәлинкәгә пачкалар өя башлады .Мин бу кадәр акчаны теләсәм дә саный алмас идем Вафли калынлыгы пачкаларны сумкага бушаттым да тизрәк урамга чыктым ( \ ятим үстең дә. ди. утыз яшеңдә берәү килеп кереп «Мин синең әтиең булам», дип әйтте, ди. син шуннан соң нишләр нден? «Ах. әтием'» дип кочагына ташланыр идеңме? Алай булмый ул Кызыма үпкәли алмыйм мин Оныгым бар. алты яшьлек, гел ү земә охшаган Без дус лар аның белән Ишегалдында уйнаганда сөеп киткәлим, әнисе күр мэгәндә Менә ана велосипед алып бирсәк ярар иде. Әйдә, Ризван агай, бу акчаның бер өлешенә үзебезнең йортта яшәгәннәрнең яңа фатирларын котлап бүләк алабыз, ә? Анна Леонардовнага бүләккә дип хрусталь ваза алдык. Аның ишек төбенә җиткәч, Ризван агай икеләнеп тукталды. — Үзең генә кер инде, бүләк бирүдән дә авыр нәрсә юк икән,— диде — Оныгымны күреп булмасмы, нинди велосипед кирәген үзеннән сорармын, шул тирәгә барыйм әле. ардым да Иртәгә кил, — диде. Ничек кенә кыстап карасам да. кермәде. Соңгы тапкыр күрешкән кебек, әллә ничек моңсу итеп төбәлде дә, ябык иңнәрен калкытып, башын игән хәлдә китеп барды Анна Леонардовна һәрвакыттагыча пөхтә киенгән, яшәреп киткән кебек Килгән кешегә сөенә белү этикетын шундый табигый итеп башкара белә, кулымнан чәчәкләрне алуга йөзе алсуланып чыкты Ишек катыннан узганчы минем дә, әбинең дә хәл-әхвәлләрен сорашып өлгерде Бүлмәдә миңа таныш ладан исе саркып тора Почмактагы икона да. кара агачтан эшләнгән мебельләр дә: «Без кая эләктек?» — дигән сыман ятсыныбрак калган шикелле Иске йорт төшләремә керә, сагынам, дип Анна Леонардовна кулъяулык очы белән күз төпләрен сөртеп алды — Яктыга ияләнә алмыйм Тегендә агач күләгәсенә өйрәнелгән. Мин бәллүр вазаны сумкамнан алып өстәлгә, Анна Леонардовна- ның каршысына куйдым. Яңа фатирыгызны котлап, Анна Леонардовна. - Миңа хәзер иң зур бүләк — җиңел үлем инде,— дип ул роза чәчәкләрен алып иснәп-нснәп карады.— Менә шушылай килеп, бер-ике җылы сүз әйтүче булса, бөтен бүләкләрдән дә зуррагы шул инде. Ә моны — дип ул тырнак очы белән вазага чиртеп алды. - Бу — иске йорт исеменнән. Анна Леонардовна,— дип мин алтын тотка кыйссасын тагын бер тапкыр сөйләп чыктым. - Алтын — дип. Анна Леонардовна исе китмичә генә бер ноктага текәлеп утырды — Менә хәзер генә төшендем Безнең бөтен ишекләрдә дә шундый тоткалар иде бит Димәк, әти аларны махсус ясатып, алтын икәнне белмәсен өчен өстән буятып куйган булган. Кибетләр тота иде ул. Без шактый бай яши идек. Бүгенгедәй хәтеремдә — миңа ул чакта ун яшьләр булгандыр — төнлә кем беләндср әти кайтып керде де.. Мин машина тавышына, аннары каты-каты басып йөргән аяк тавышларына уяндым Алар ашыга-ашыга ишек тоткаларын сүтә башладылар Әни — хаста, чахотка белән авырып ята, торырга хәле юк иде. Аскы каттагы, теге Ризван торган бүлмәдә безнең асрау кыз яши иде, ул каядыр киткән булган, күрәсең, әтиләр аның ишеген дөбердәтеп тә, каерып та карадылар — ача алмадылар Бик ашыгалар да иде Әти мине кысып, кочагына алып сөйде дә: «Мин тиздән кайтырмын, кызым, көт»,— диде. Әни бүлмәсенә кабат кереп, саубуллашып та тормады. Соңыннан белдем нэпманнарны эзәрлекли башлаган еллар булган икән ул Әти шул көннән әйләнеп кайтмады Яшь хатын ияртеп чит илгә чыгып киткән икән, диделәр. Дөрестерме, анысын белә алмадык, болгавыр заманнар иде шул Икенче көнне карыйбыз, асрау кызның бүлмәсеннән кала, бөтен ишекләр дә тоткасыз Адәм балаларының кыйммәтле әйбергә алданып уйнавы көлке бер уйласаң. Матур яшәү өчен бик аз кирәк бит, күңелен бай булса Кеше җиргә буш кул белән килә, буш кул белән китә — менә кайда бөек хакыйкать. Анна Леонардовна калын альбом алып килде Мин шунда гына, искә төшереп, сумкамнан хатны чыгардым Озак китерми торганым өчен гафу үтенеп, хатны Анна Леонардовнага суздым. — Син альбомны карый тор. хәзер чәй өлгертәм.— дип ул кухняга чыгып китте. Альбомнан борынгылык исе килә, эполетлар, аксельбантлар затлылык. кинәнеп яшәү теләге янып торган канәгать чырайлар, купшы эт җитәкләп төшкән күркә прическалы ханымнар мәңге кире кайтмаска киткән дәвер Камыш урындыкта кулына җилпәзә тотып төшкән кызчык — Анна түтинең үсмер чагы Ниндидер чалымнарыннан танып, төсмерләп була Ә бусы туй күлмәгеннән Яшь Анна янәшәсендә кара бөдрә чәчле егет Сугышта үлгән ире шулдыр, ахры. Онытылып, кәнәфигә чумып альбом карап утырганда кинәт сагая калдым Тып-тын. Җан әсәре сизелмәгән шомлы тынлык Аяк очына гына басып, кухня ягына чыксам Стенага башын терәп утырган Анна түтинең йөзе ап- ак. күзләре йомык. Мин куркып эндәшүгә, керфекләре селкенеп кунды. Тиз генә графиннан су алдым да ирененә китердем Ул бер-ике генә йотым эчте дә: — Рәхмәт. Мин болай гына. дип урыныннан торды, мә бу хатны укып чык.— дип мина сузды Хәрефләрне матур тезеп, өлкән кеше кулы белән язылган хатны кулыма алдым «Аннета! Моннан мең ел элек Сирин сиңа шулай эндәшә иде Янәшәмдә илһам биреп, сулышың белән мине җылытып торган хрусталь кыз Саксыз кагылудан чылтырап уалыр шикелле нәфислек җирдән генә түгел, күктән дә иңгән иде бугай сиңа Миндә туган хисләрне син. кыю кыз. иң беренче булып сүзләргә әйләндердең. Ә мин. табигатьнең мәңгелек гаделлеген төсле буяулар белән кабатлап, үземчә. яңа дөньялар ачып кына синең биеклегеңә ирешә алачак идем Син мина рәнҗирәнҗи яратуыңны белдергән чакта, садә мәхәббәтенә торырлык дөньяның беренче баскычында, билгесез көч каршында хәер сорашып торган фәкыйрь хәлендә идем әле мин Бәлки, читтән кара ганнар өчен мин үз сәләте белән тантана иткән бер исәр булып тоелганмындыр Минем каршыма төсләр мириадасы агылып килә, кайсы дулкын артында моңа кадәр беркем өлешенә тимәгән асыл төс балкып китәчәк - шуны тотып калырга дип алгысынам. җирдәге бөтен рәхәт лекләр минем өчен газап булып тоела. Ерак йолдыздан күзәтеп торган Демон мине ашыктыра, йокымнан уята, аңымны ала. аның мәкерле елмаюыннан шашынып, мин үртәлә- үртәлә үземне расларга ашыгам Җаныма үрләгән утлы гөл вакытлы бәхеттер, ялгыш кына миңа кагылгандыр, бер көн килеп сизәрләр дә миннән тартып алырлар, өреп сүндерерләр кебек иде Ә син мине аңламыйсын. Картиналарым эченә кереп китәсең дә. үз хозурлыгыңда ялгыз калгач, артыңа борылып карыйсың Снн бит мине түгел, соклану рәшәсе аша минем чагылышымны гына идеал итеп кабул итә идең Матур алданудан котылгач кына син минем чын кыяфәтемне күрәчәк идең Сиңа багышланган яна дөньялар ачып, тышкы кабыгымны күңелем белән яшереп, гомер соңына кадәр бергә бару теләге - үземнән дә яшерен бер ераклыкта тора иде Гомер соңы Ул бик озын-озак бу ласы икән, синең тере гүзәллеккә күләгә төшермичә саклап алып ба рырга кодрәтем җитәр иде микән’ Туктаусыз бимазалап торган шик озак көттермәде, ул көн килде Демон каһкаһәләп көлде дә миңа аркасы белән борылды «Уен тәмам' Вакытында үлә белмәдең, хәзер яшә инде, шөһрәт дан кабере өстендә озак яшә! Мин сиңа тимим!» Кинәт мин утсыз калдым Күккә караган тәрәзәләремә караңгылык иңде Кайчандыр үзем ясаган картиналарны танымыйм Минем кул тигәнме аларга5 Минем күз карашым сеңгәнме ышана алмыйм Элек мин күргән төсләр кайда5 Кичтән үпкәләп китсәң дә, иртәгә син елмаеп килеп кердең Шул чакта тирәюнемне чолгап алган картиналарымда таралып югаласым килде Сине күрәсем дә килә, күрмим дә, ишетәсем дә килә, ишетмим дә Убылып килгән коточкыч фаҗигане сизү бөтен барлыгымны биләп алган Син әлегә берни сизмисең. Мин арганмын, имеш, барысын да куеп торырга, ял итәргә кирәк. Юатуына каршы юану сүзләре әйтергә иде югыйсә, юк. мин бәргәләмәм, үз-үземне тынычландыру өчен тупаслык бердәнбер чарага әйләнә. Сиңа ул чор ерактагы бер төш кенәдер, Аннета. Бөтенләйгә оныткан булсаң да. гаепләргә җөрьәт итә алмас идем. Күп нәрсәне аңлата алмадым мин сиңа ул чакта Шуннан соң һәр туган көн минем өчен сират күпере кичү, тәмугның ин хәтәр упкыныннан үтүгә бәрабәр иде Өмет белән өметсезлек ара- I ындагы курку ярты ел буена барды. Тартылган чиста киндер каршында чарасыз басып торам. Кара күмер тоткан кулымны көчләп йөртеп карыйм Хәлсез сызыклар күз алдымда үлә бара, мин аларга җан иңдерә алмыйм. Төсләр диңгезе мин торган ярдан һаман ераккарак чигенә. Дулкыны ташлап киткән ятим ярда утырам Син әллә каян ук кычкырып миңа таба йөгерәсең. Елмаеп, янәшәмә килеп чүгәлисең. Күпме вакытлар буе алданып йөргәнеңне аңлап сүзсез каласың, җете мираж күз алдыңнан тарала башлый Елмаюың гаҗәпләнү белән алмашына Кызганып караган күзләрең зур булып ачыла Минем кулда палитра түгел, ran-гади җылы таш. тигез комга камыш сабагы белән сызылган көчсез сызыклар — мине мәңгегә ташлап киткән илһамның соңгы хәрабәләре Мин — канатсыз Синең ачы күз яшеңдә бөкре гәүдәм мескен чайкалачайкала ерагая бара Кызгануыңны күрмәс өчен, ярату дигән бөек хисне йөрәгемә күмеп китеп барам Иреннәрдә ком кебек коры пышылдау: кош очканда гына матур. Жиргә төштеме, җәяү- ле бөкре кала Кош очканда гына горур.. Мин шунда иҗат кешесенең асылын аңладым. Тәңре уты һәммә кешегә дә бик вакытлы гына бирелә дә. балкып сүнә икән Шул изге ут белән бергә янып бетә алганнарны гына күк иелеп үзенә ала. Бу хәтәр сызыкны исән узасың икән, сүнгән рухыңны яшереп, пыскып кына иҗат итәргә мәҗбүр буласың. Әлбәттә, бу халәтеңне сизәләр, моңа кадәр ирешкәннәрең җылысында җан асравыңны сизеп тә әйтергә кызганалар, чөнки синең даирәдәгеләр дә шундый ук хәлдә — сүнгән учак урыныннан көл актаручылар Мин бу хөкем ителми торган җинаятькә барырга теләмәдем. Ярда сине калдырып киткән көнне, кул астында булган бөтен картиналарымны тураклап өйдем дә яндырдым. Мин үземне, соңга калып булса да. беренче мәртәбә әнә шунда үтердем Демон, вакыт-вакыт миңа таба борыла, мыскыллы көлә дә. җилпеп, төн пәрәнҗәсен ача Төсләр, мине үртәп, ерактагы аҗаган кебек сулкылдашып куя. Якын килә башласам, эреп, тагын юкка чыга Араны юка пәрдә бүлә. Мин шул пәрдәне умырып төшерергә дә, элеккеге серле дөньяларга чыгарга дип барам да барам, ә офык ымсындырып һаман ерагая. Жир читенә җитеп, дәрья ярына тукталганчы мин шулай могҗиза булыр да. кире үз хәлемә кайтырмын, дигән өмет белән бардым. Аннары - Командор утраулары. Яна бер планета. Мин балыкчы да. аучы да. мич ягучы да—тагын әллә кемнәр. Язмыш мине кага- суга, тугызар валлы дулкын астында калдыра Томаннарда адаштыра, аюлар белән очраштыра — киләчәгем хакына исән калам. Гарип күкрәк читлегенә сыеша алмыйча канатларын киергән рухымны тыярга тырышып. киләчәк хакына үземне әсирлектә газаплыйм Еракта синең булуын миңа икеләтә түземлек бирә. Әмма язмыш миңа тагын бер рәхимсезлек әзерләп торган икән. Янгын эчендә калып, чыраема да танымаслык яралар алганнан сон. 124 чит планет <. уртасында тормышка ләгънәт укып, үз-үземне онытырга булдым. Тын дәрья бишегеннән күтәрелгән кояшны синең тарафка озатып калуның инде мәгънәсе җуелган иде Ж.ан белән тән көрәше бетте Сирин дигән рәссам булмаган. Күк уты аңа бер мизгелгә ялгыш кына төшкән икән Яшәү дигән бөек газапка килеп кермәс борын. хл канатларын яндырды «Сирин-үлде» дип суккан телеграмманы син алгансың икән. Ан- ■= нета Аннан сон мин исемемне алыштырдым Инде үләр алдыннан гына ~ син яшәгән шәһәргә нигә дип кайттым сон әле’ Ятим үткән тормы . шыма бер җылы эзләпме? «Бер сүз белән генә ничек аңлатыйм? Ъ ; кәннәрне уятмаска теләп. Пассажда төнге каравылчы булып, көн кү- ф зеннән яшеренсәм дә. барыбер түзә алмадым, таныш урамнар үзенә = тартты Син һаман шул йортта яшисең икән Кыюланып'бардым әмма ; керергә кыймадым Тирләгән тәрәзә аша, ябылмый калган пәрдә чи- ~ теннән йөзеңне күрүгә үк таныдым Еллар сине үзгәртмәгән, син һаман _ элеккечә. Сагыну томаны аша караган күзләремнең алданмавына чын - лай ышанасым килде Изомузейның авыр ишекләрен калтыранган кулларым белән ачып ; кергәндә мин әле берни дә белми идем Үземнең картинам белән ярты ; гасырдан сон очрашырмын дип башыма да китермәгән идем Ничек * исән калган ул? Кем китергән аны монда? Синме’ Картина каршында оеп сәгатьләр буе басып торганмын Алтынланган рам почмагына «Моң» Сирин 1917 1939» дип язылган Музей ның бикләнер вакыты җиткән икән Ике ханым килеп, миңа шикләнеп карый-карый. чыгарга куштылар Аларның тупас эндәшүенә рәнҗемәдем мин Керләнеп беткән гарип бер бәндә гүзәллек белән хозурланып, сәгатьләр буе басып торырга җөрьәт итсен әле! Кичке манзара, моңлы төсләр аңымны исерткән иде. «Бу картинаны ясаган кеше исән, ул мин булам!» — дип кычкырасым килде шул чакта. Ярый әле тыелып калдым Югыйсә җүләрләр йортына озаткан булырлар иде Чөнки мин кайчандыр Сирин булганлыгымны кешегә түгел, үземә дә исбатлый алмас идем Сирәк чыккан көннәрнең берсендә мин сине урамда очраттым Эндәшеп, үземне таныта алсам, күзләреңдә тагын коточкыч кызгану күрермен дип курыктым Син бу хатны алганда мин инде булмам Сизәм, каһәрләнгән гәү дәмне җирдә калдырасы җан. ниһаять, әсирлектән котылып, күккә аша чак. Хыял ирешмәслек илаһи киңлектә яшәү дәвам итә икән, без әле очрашырбы» Анда инде, без күләгәсез җаннар булып, икебез бер биек лектә очарбыз Хуш. Анна! Яшәвеңә рәхмәт Сирин (Мансур)» Төнге шәһәр Дамбадан караганда Идел өсте шәмәхә дулкыннардан шадрала нып күренә Офыкка җитеп туарылган болытларга сүрән яктылык сирпелгән Күңелдә бүгенге тәэсирләр Ерак болытта онытылып калган нур. изге Мәрьям ананың күзләренә төшкән шәм ялкыны кебек, сүнә алмыйча талгын гына яна Икона каршына баскан карчык үзалдына пышылдый: «Миңа да күп калмады. Тәңре катында көт мине. Сирин » Икенче якта бөкре шәүлә, ул яктыра, һаман яктыра барып күздән югала. Хәтердә ягымлы елмаю, тылсымлы бармаклар (ына кала Янәшә яшәп тә күрешә алмаган җаннар Тормышның алтын тоткасы булыр дай кешеләр! Мин аларның икесен дә белгәнмен Ал арны очраштыру өчен ялгыш кына әйтелгән бер сүз дә җитәсе булган Әйтмәгәнмен. димәк, язмыш шулай кушкан. Сирин . Мин сине кызганып түгел, көнләшеп искә төшерәм. Бөек хисне үзеңнән соң да калдырып киткәнең өчен рәхмәт сиңа Борчылма, җаның күбәләк булып, билгесез каберне эзләп йөрмәс. Синең баш очыңа мәрмәр ташны без куярга тиеш, без... Бу җирдә икенче кабат туарга синең хакың бар. Ерак болытлар тымызык караңгылыкка чума. Күперне чыгып, үзем торган якка, ялангач йортлар арасына кайтасы килми, борынгы урамнарга барып керәм. Кайсыдыр чаттан, яшәү кадерен гади бер елмаю белән аңлатырдай билгесезлек килеп чыгар да, җирдәге ваклыклардан аерып алыр кебек. Төнге шәһәр йокыга китәр алдыннан уфтанып бер сулый. Үзем дә сизмәстән, элек Диларә яшәгән йорт янында туктап калганмын. Менә хәзер күтәрелеп карыйм да... Таныш тәрәзәдә таныш кул сузылып яшел пәрдәне ачар да... Юк икән шул, кабатлану булмый. Утсыз йомык тәрәзә берни дәшми. Янымда карт тополь генә элеккечә шаулый. Урам кысыла. Сулыш тарая. Мин белмәгән якта, югалтулар аша гына барып була торган исемсез утрауда янган моңлы учак мине үзенә чакыра. һәркемнең күңелендә үз атлантидрсы бар...