Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘТЕШ

Халык телендә сакланып калган риваятьләргә караганда, шәһре Болгар тар-мар ителгәннән соң. аннан күчеп китүчеләрнең бер өлеше Тәтешне нигезлиләр. Риваятьтә хикәят ителгәнчә, аның исеме монда элек яшәгән Тәтеш исемле бабага мөнәсәбәтле рәвештә бирелгән. Шәһәрнең төньяк юнәлешендә, соңыннан руслар төзегән Троицкий дип аталган монастырь урынында әлеге бабаның йорты урнашкан булган. Чиркәү төзегәндә берничә зиннәтле каберлек табылган. Шул каберлекләрнең берсе өстенә куелган кабер ташында. П. Семенов язуына караганда. 1283 елда үлгән болгар кешесе турында мәгълүмат булган. Шулай ук бу урыннан акча хәзинәсе, төрле бизәнү әйберләре, җиз тәңкәле бил каешлары һәм башка матди культура ядкарьләре табылган. Археологик мәгълүматларга караганда, шәһәрлек җирлегендә (археологик әдәбиятта ул икенче Тәтеш шәһәрлеге дип атала) барлыгы өч культура катламы ачыкланган. Аларның өстә ята торганы, тирәнлеге 15 сантиметр булганы — рус катламы, барлыкка килү чоры — XVI — XX йөзләр. Икенче катламның калынлыгы шулай ук 15 сантиметрлар тирәсе, ул XIII-XIV йөзләргә, ягъни болгар чорларына карый. Бу катламнан әйбәт итеп яндырылган, балчыктан ясалган 118 савыт-саба калдыгы, Үзбәк хан чорына, ягъни 1330-1340 елларга мөнәсәбәтле акчалар, 4-5 сантиметр калынлыктагы кирпеч ватыклары, төтен үткәрә торган балчык торба калдыклары, тимер китмәннәр, балык тота торган кармаклар, сыер, сарык, балык сөякләре һәм башка әйберләр табылган. Өченче катламның калынлыгы 115 сантиметр чамасы. Бу катламдагы балчык төсе нәкъ болгар чорыныкы кебек, ләкин монда табылган матди культура калдыклары бортасларга мөнәсәбәтле итеп каралган. Әлеге төбәктә тагын X-XI йөзләргә мөнәсәбәтле энҗе бөртеге табылган. Шундый энже бөртекләре моннан тыш, археологик казынулар күрсәтүенчә. Идел суының уң ягында, хәзерге Мордва АССР җирләренә кадәр, ягъни элек бортаслар яшәгән урыннардагы каберлекләрдән дә табылган. Халыкта Бетле Тау дип йөртелә торган тау янында тагын бортасларга мөнәсәбәтле булган һәм фәндә беренче Тәтеш шәһәрлеге дип аталган шәһәрлек тә өйрәнелгән. Шунысы игътибарга лаек, археологик яктан тикшерелгән икенче Тәтеш шәһәрлегенең аскы катламын, ягъни башлангыч ноктасын Х-ХШ йөзләрдә яшәгән бортас авылы хәрабәләре тәшкил иткән. Анда XIII-XIV йөзләрдә болгар һәм бортаслар аралашып яшәгәннәр һәм бу авыл тора-бара болгар шәһәренә әверелгән. Күршедәге бортас шәһәрлеге, ягъни беренче Тәтеш, яшәүдән туктаган. Татарстанның Тау ягы һәм Кама аръягы районнарында бортас этнонимына мөнәсәбәтле авыл, күл һәм тау атамалары сакланып калуы археологлар карашын ныгыта. Болгарларга күрше булып яшәгән һәм төрки телдә сөйләшкән бортаслар да татар халкының формалашуында катнашканнар. Төрки мифологиядә һәм татар халкында да киң таралган леген- да-риваятьләрдә Алып батырның бертуган улларыннан Болгар исемлесе Болгар шәһәрен, ә Бортас — Бортас шәһәрен нигезләве хәбәр ителә. Шәһәрлекнең төньяк өлешендә табылган болгар чорына мөнәсәбәтле матди культура әйберләренең байтак булуына караганда, элек аның мәйданы шактый зур булган. Тәтеш географик яктан бик уңай урынга, көнчыгыш яктан Иделгә килеп төшә торган биек текә калкулыкка утырган. Шәһәрнең көньяк һәм көнбатыш юнәлештәге кырыйларыннан зур чокыр үткән. Крепостьның көньягына таба сузылган биеклектә, күрәсең, шәһәр бистәсе урнашкан булгандыр. Х Шәһәрдә^ сәүдә, һөнәрчелек, культура үскән. Гыйлем учаклары — мәдрәсәләр булган. Тирәюньдәге жирләрдә халык иген иккән, елга-сулар- дан балык тоткан һәм башка һөнәрләр белән дә шөгыльләнгән. Тәтеш бер феодаль үзәк булып, шул тирәдәге жирләр аның кул астына оешкан булса кирәк. Н. К. Калинин фикеренә караганда, болгар чорларында ук хәзерге Тәтеш урынында. Идел суының уң ягыннан шәһре Болгарга чыга торган турыла, каравыл посты итеп шәһәр торгызылган булырга мөмкин. 1552 елда Казан ханлыгы жирләре Рус дәүләте составына кертелгәннән соң. элек шәһәр булган нәкъ шушы урынга йомышлы кешеләр, нигездә руслар, китереп утыртыла. Хәзерге шәһәрнең оешуы XVI йөзнең икенче яртысына карый. Ул хәрби-административ характердагы ныгытма һәм колонизация үзәге буларак барлыкка килә (1892 елда, губерна статистика коми теты мәгълүматларына караганда. Тәтештә яшәгән 4729 кешенең бары 226 сы гына татарлар булган). Аны яңа нигезләгән русларның төп вази фасы жирле халыкны буйсындырып тору һәм рус дәүләте чикләрен сак лау була. Шәһәр белән гаскәр башлыгы (воевода) житәкчелек итә. XVI йөзнең 70 нче елларында Тәтеш койма белән әйләндереп алынган кечкенә генә шәһәрчек рәвешен алган. Койма эчендә йомышлы халыкның аз санлы йортлары, воевода торагы һәм чиркәү урнашкан. XVII йөзнең 30-40 елларында Тәтеш шәһәренең мәйданы шактый зурая 1638 елда. Иран га сәяхәткә баруы вакытында. Адам Олеарий 18 август көнне Идел өстеннән Тәтешне күрә һәм аның турында истәлекләрен калдыра. «Төш вакытында без Казаннан 120 чакрым ераклыкта тау өстенә һәм тау битенә урнаш кан Тәтешне күрдек».— дип яза һәм аның күренешен дә бирә. Олеарий тасвирлаган Тәтеш шәһәре күренеше безгә билгеле рәсемнәрнең иң борын гысы буларак әһәмияткә ия. Тәтешнең йортлары төрле урыннарга (тау башына, тау битенә. Идел яры буендагы тау астына) сибелеп утырган. Шәһәрнең тау башындагы ныгытмаларыннан башка тагын тау битеннән түбән тә, Иделгә таба сузылып төшә торган бистәне әйләндереп алган агач диварлары Һәм дүрткырлы манарасы булган. А. Олеарий язуына караганда. Тәтеш халкы балыкчылык белән шөгыльләнгән Һәм ашлык белән сәүдә иткән, чөнки ул сәүдә өчен уңайлы зур елга — Идел ярына урнашкан XVII йөз урталарында Тәтеш хәрби әһәмиятен югалта Аны 1648 елда төзелгән Сембер (хәзерге Ульяновск) шәһәре алыштыра. XVIII йөз башын нан Тәтеш яңадан оештырылган Казан губернасы составына керә. Пугачев восстаниесеннән соң патша хөкүмәте. Идел буенда үзенең йогынтысын ко чәйтү максатыннан чыгып, башында генерал губернатор торган Казан на местиичестносы оештыра. Казан губернасы унөч өязгә бүленә һәм Тәтештә өяз шәһәрендә була торган дәүләт учреждениеләре ачыла Тәтеш шәһәренең XVIII йөз ахырына. XIX йөзнең беренче елларына (1804 елдан да соң түгел) караган планы мәгълүм. Аннан күренгәнчә, шәһәрдә таштан салынган чиркәү, тоз амбарлары, кабаклар, ипи кибете, базар урыннары, тимерче алачыклары, дәүләт учреждениеләре, зират һәм башка урыннар бар. Шәһәр төньяктан көньякка таба сузылган. Кечерәк чокырлар белән ул зурлыгы ягыннан тигез булмаган өч кисәккә бүленә. Төньяктагы кечкенә өлеше түгәрәк формасын алып тора. Урта кисәктән ул параллель рәвештә урнашкан ике кечерәк чокыр белән аерыла. Шәһәрнең иң зур урта өлеше көньякта урнашкан өченче кисәгеннән шулай ук чокырлар белән бүленгән. Тәтеш катлаулы үсеш юлы узган. Башта ул борынгы авыл, аннан соң болгар шәһәре, вакытлар үткәч. Рус дәүләтенең чиген саклаучы һәм өяз шәһәре буларак үсеш алган. Хәзерге вакытта Татарстанның бер район үзәге булган Тәтеш үсеп килә торган шәһәрләрнең берсе. Янында пристане дә бар. Тәтеш районы авыл ларының жирләре кара туфраклы һәм уңдырышлы. Республикабыз экономикасын үстерүдә Тәтеш районы хезмәт ияләре дә үзләреннән лаеклы өлеш кертергә омтылалар.