ӨЙ ЭЧЕГЕЗ — ГӨЛБАКЧА
Өе нурлының — йөзе нурлы, ди халык. Бу сүзләргә тирән мәгънә салынган. Чыннан да. өй эченең бизәлешендә кешенең яшәү рәвеше, көнкүреше, рухи тормышы чагыла. Ул гына да түгел, өй бизәү сәнгате халык культурасының аерылгысыз бер өлеше булып тора һәм аның тамырлары ерак-ерак гасырларга— борынгы болгар чорларына ук барып тоташа. Кеше һәрчак янәшәсендә, әйләнә-тирәсендә үз рухына, үз зәвыгына, үз идеалларына туры килердәй әйберләр булуын теләгән. Шуңа күрә дә өй бизәүдә кулланылган һәрнәрсә халык тарихын, аның милли үзенчәлеген, дөньяга карашын, дини ышануларын, әхлак кануннарын, эстетик зәвыгын калку чагылдыра. Халык сәнгате тудырган җәүһәрләрне без. гадәттә, аерым-аерым карыйбыз. Музей залларында да алар шулай аерым-аерым куелган. Ә бит аларның күбесе үзара бик тыгыз бәйләнештә, бер-берсен тулыландырып, бер-берсенең мәгънә төсмерен арттыра. Мөгаен, әнә шундың сәнгать җәүһәрләрен үзара янәшә куеп, бер тирәлектә күзаллаганда гына без аларның рухи кыйммәтен, дөньяви мәртәбәсен чынчынлап аңлый һәм тоя алабыздыр. Өй эче бизәлешен чагылдырган күренеш — нәкъ менә шундый тирәлек — бик күп сәнгать җәүһәрләрен үзара җыеп, туплап, берләштереп торучы гаҗәеп бер тирәлек ул! Монда инде чигелгән сөлгеләр дә. бизәкле чаршаулар да, тукылган паласлар да, челтәрле пәрдәләр дә. сандык төпләреннән алынган намазлыклар да, өй түренә яки ишек өстенә эленгән шәмаилләр дә — һәммәсе һәм һәммәсе дә бербөтен сурәт булып әверелә. Бер сүз белән генә әйткәндә, өй эчен бизәү халыкның рухи тормышына, көнкүрешенә аеруча тыгыз бәйләнгән һәм монда кул эше сәнгатенең барча төрләре тупланган. XVI гасырда, Казан ханлыгы алынгач, татар халкының көнкүрешендә һәм. әлбәттә, өй бизәү сәнгатендә дә кискен бер үзгәреш пәйда була. Моңа шәһәрләрнең җимерелүе, татар халкының читкә сөрелүе яки күченеп китүе, халык тормышының гомуми .авыллашуы» сәбәп була. Авыл өе. Бура-йорт. Өй бизәү сәнгате нәкъ менә шушы бура-йорт белән тыгыз бәйләнгән. Дүрт почмаклы яки алты почмаклы өй. Ап-ак мич. Кече як һәм олы як. Олы якны хуҗалар гадәттә кунак өе итеп тота. Әлбәттә, кунак өенең бизәлешенә аеруча зур игътибар бирелә. Мондагы җиһазлар аеруча җыйнак һәм пөхтә итеп урнаштырыла. Агач сәке, өстәл, урындыклар, зур сандык — гадәти генә булган шушы җиһазларны тукылган һәм чигелгән әйберләр гөлбак ча итеп бизи. Өй бизәү турында сөйләгәндә, әлбәттә, татар халкының барлык этник төркемнәре сәнгатен дә күзалдында тотарга кирәк. Аларның һәркайсында үзен чәлекле сыйфатлар, үзенчәлекле күренешләр бар. Ә без бүген борынгы Болгар чорында ук ислам дөньясының бай культурасын үзләштергән, тарих юллары аша үз төсмерен саклап узган һәм Казан татарларында сакланып калган өй бизәү сәнгате турында сүз алып бардык. Әлеге сәнгатьнең җуелмас төсмерләрен Татарстан авылларында хәзер дә еш очратырга мөмкин Андый өйләргә керсәң, чынлап та: .Өй эчегез гөлбакча икән!, дип әйтәсе килә.