Логотип Казан Утлары
Публицистика

НӘРСӘ БУЛДЫ БЕЗГӘ?

Нәрсә булды безгә? Нәрсә булды безнең шигъриятебезгә? Ни өчен аның тирәсендә шулкадәр шау-шу. бәхәс купты? Данлыклы поэзиябез үзенең позицияләрен чыннан да югалттымы соң әллә? Бәлки, бәлки Хәзерге көндә — иң зарур чакта гына ни өчен шигырьнең кирәге калмады’ Югыйсә. нәкъ менә бүген шигъри сүз элеккедән көчлерәк яңгырый ала түгелме соң? Әлбәттә. әлбәттә... Гомумән, шигырьгә кем бәя бирергә тиеш соң әле? Тәнкыйтьчеләрме? Нәширләрме’ Шагыйрьләр үзләреме? Әллә инде укучылармы’ Кайсыларына ышанырга’ Хакыйкать кем ягында' Ә бит шигъри тормыш яшәвен дәвам итә: шагыйрьләр яза тора. укучылар укый тора, тәнкыйтьчеләр тәнкыйтьли тора.. Барысы да тәртиптә шикелле. Ләкин, ләкин... һәр шагыйрь үзенчә ачыла Кемнедер тәнкыйть ача Кемнедер — укучылар. Кемнедер — аксакаллар. Кемнедер — вакыт галиҗәнапләре.. Әхсән Баяновның 60 еллык юбилей кичәсе әле дә күз алдымда. Матур сүзләр дә күп әйтелде анда. Талантлы язучы, шагыйрь, драматург, тәнкыйтьче икәнлеге дә искә алынды. Ләкин иң истә калганы — шагыйрь Ренат Харис чыгышы булды Ул Әхсән Баяновны күкләргә күтәреп тә мактамады, әллә нинди төче-төче юбилей котлаулары да әйтмәде Ул юбилярның шигырьләрен генә укыды. Кулына эләккән очраклы бер китабыннан -Җәй — яшел кош» исемле. 1976 елны басылып чыккан Бер шигырь яңгырады Ике. өч Зал башта аптырабрак калды, сискәнебрәк киткәндәй булды. Ахырдан бөтен зал шаулатып кул чапты Шигырьләре кырыс, усал, гадел иде Әхсән Баяновның Җитмәсә. Р Харис үзе укыган һәрбер шигырьнең язылган елын әйтеп барды. Ул шигырьләрнең барысы да торгынлык чорының чәчәк аткан елларында Н язылган булып чыкты Шуңа күрәдерме алар аеруча көчле яңгырадылар ул көнне Янымда утыручы язучы кичә беткәндә колагыма пышылдады «Әхсән Баянны ниһаять, анладым мин- —диде ул. дулкынлануын яшерә алмыйча Әхсән Баяновның зур шагыйрь булуын, аның юбилей көннәрендә ниһаять, тәнкыйтьчеләр дә аңладылар булса кирәк Мәсәлән Татарстан радиосыннан барган бер русча тапшыру истә калган Анда тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин белән шагыйрь Николай Беляев. Мәскәүдә «Советский писатель* нәшриятында чыккан -Другой земли нет* исемле шигырьләр китабыннан соң. Ә Баяновны шагыйрь буларак өр-яңадан ачулары турында сөйләделәр Р Мостафин аны Р Гамзатов К Кулиев Д Кугульти- нов белән дә чагыштырып сөйләде әле хәтта Ә бит ничә еллар буе тәнкыйть Әхсән Баяновны шагыйрь буларак күрмәмешкә салышып килде «Соң булса да уң булсын* дими ни дисең инде бу очракта Торгынлык чоры Ә бит ул елларда Әхсән Баянов язган Туфан, Хәким Арслан язган Г Афзал, Ш. Галиев. И Юзеев. Р Фәйзу . ,.ш язган Кырык беренче елгылар язган Юк. безнең шигърият үз позицияләреннән чигенмәде Чөнки шигъриятебез зур. шагыйрьләре зур Мин монда әле төп көчләрне күз алдында тотам Шигъриятебезнең намусы алар иҗаты белән үлчәнә Шигъриятебез алар иңенә таяна Шулай да соңгы елларда шагыйрьләр иҗатына бәя бирүдә шактый буталчыклыклар килеп чыкты Объективлык кимеде Мактала торган гына шагыйрьләр барлыкка килде Алар талантлы шагыйрьләр Алар калын-калыи китаплар чыгаралар Алар турында озын-озын рецензияләр, мәкаләләр, иҗат портретлары языла Алар турында һәркем ашыга-ашыга үз фикерен әйтеп калырга тырыша Тәнкыйтьчеләр генә дә түгел. хәтта прозаиклар да. драматурглар да читтә калмый Әйтик заманында Р Фәи- зуллин турында сүз әйтми калу ниндидер бер кимчелек булып санала иде Шуңа күрә үзләренең яңа поэзияне «аңлауларын* тизрәк күрсәтеп калырга теләүчеләр кирәктә дә. кирәкмәгәндә дә шагыйрьне мактадылар Тәнкыйть мәкаләләрендәге төрле обоймаларга -беркетелгән* шагыйрьләр төркеме .пәйда булды Алар әлеге исемлектән бер дә төшеп калмыйлар искә алынып кына тораклар. онытылмыйлар Ләкин аларның үз гомерләрендә бер генә тапкыр мактау да. тән- 'кыйть тә ишеткәннәре юк һәр чактагыча, тәнкыйть өчен яратылган шагыйрьләрдә табылды Алар, гадәттә. ' тәнкыйтьчеләрнең яраткан шагыйрьләре Чөнки аларның иҗатыннан мәкаләләр өчен кирәк булган кире мисалларны теләгәнчә табарга мөмкин Тагын бер төркем шагыйрьләр бар Алары сиздерми генә тавышсыз-тынсыэ гына китап чыгару ягын карыйлар һәм чыгаралар да Ләкин ул китапларны тәнкыйтьчеләр белмиләр дә күрмиләр дә Укучылар да беләдер дип уйламыйм Аларның шагыйрьлекләре беркемгә дә билгеле түгел диярлек Алармы фәкать редакцияләрдә. нәшриятта, литфондта. Язучылар союзы бухгалтериясендә һәм шулай ук пропаганда бюросында беләләр булыр Андыйлар Казанда да Чаллыда да Әлмәттә дә тыныч кына яшәп яталар Шигъриятебездә графоман дәрәҗәсендәге шигырь язучылар да җитәрлек әле Алары куркынычрак та Бу хакта М Шабаен бик дөрес әйтеп китте Алар соңгы вакытта артканнан-арта гына бара Алар коточкыч күп язалар шагыйрьдән шагыйрьгә йөриләр, шигырьләрен бер укыталар ике укыталар өч укыталар киңәшләр алалар, төзәттерәләр эшләттерәләр, ямыйлар, ремонтлыйлар Аннары шул шигырьләрен иҗат секцияләренә алып киләләр Анда алармы оч-дүрт дүрт-биш шагыйрь янәдән укып чыга, киңәшләрен бирә Шуннан соң ул шигырьләр газета-журнал редакцияләренә килеп әләгә Төзәтелеп, редакцияләнеп кайберләре дөнья да күрә Еллар уза. әлеге шигырьләр җыела тора Кулъязма нәшриятка тәкъдим ителә рецензияләнә редакция- ләнә. кереш сүз языла Һәм ниһаять, әлеге шигъри язмалар аерым китап булып басылып та чыга Китапның тышында, билгеле инде әлеге әсәрләрне беренче талкыр язган һәм аларны еллар буе күтәреп йөргән кешенең исем-фам ил иясе тора Гәрчә анда әгәр дә гадел булыйк дисәк, тагын бер ун исемфамилияне бик рәхәтләнеп куярга булыр иде Чөнки әлеге китапка күп шагыйрьләрнең бик зур хезмәте кергән бит Ә авторның үз хезмәте бөтенләй диярлек калмаган Хәер, аидый авторлар үзләренең «соавторларына* бурычлы булып калмыйлардыр Чөнки алар шигырь язарга оста булмасалар да. башка һөнәрләргә оста булучан Шуңа күра дә тора-бара алар китапларны коеп кына куя башлыйлар Билгеле инде, союзга да керми калмыйлар Моннан соң сөйләшеп кара инде син алар белән1 Шунысы аянычлы минем бу мәкаләне укыганда ул «шагыйрьләрнең* берсе дә «кара әле минем турыда язган бит бу* димәячәк хәтта башына да китермәячәк Ләкин аларны барыбыз да белә Тик дәшмибез генә Ничек дәшик инде Без алардаи үзебез шагыйрьләр әвәләдек түгелме соң’ Аннары шунысы да бар әле Алар, сукыр чебен кебек тәнкыйть мәкаләләренә дә килеп керәләр. талантлы, зур шагыйрьләр беләи беррәттөн алар хакында да сүз әйтелә, китапларына сүз башлары языла, хәтта үзәк матбугатка да тәкъдим ителә башлый, шаулатып иҗат кичәләре уздырыла Менә шуннан соң инде кайбер тәнкыйтьчеләрнең компетентлыгына бераз шик уянып куя Тәнкыйтьнең бүгенге көндәге иң зур кимчелеге дә шигърият белән мөтәшигъриятне бутаудадыр, мөгаен Шигъри тәнкыйтьтәге аңлашылмаучылыкларның берсе талантлы шагыйребез Рәшит Әхмәтҗанов белән булды Ләкин аңа ни өчендер беркемнең дә игътибар иткәне юк Әйтерсең лә. шулай булырга тиеш Ә бит ул бүгенге көндә танылган шагыйрь. моннан утыз еллар элек поэзиягә килгән шагыйрь Аның беренче шигырьләре 1961 елда ук Марс Шабаев. Саҗидә Сөләйманова. Энҗе Моэминова кебек өлкән буын шагыйрьләр белән "Яз күрке" исемле яшь шагыйрьләр китабында дөнья күрде Аннары үзенең аерым китабын чыгарды Ләкин бераздан ни өчендер тәнкыйть тарафыннан Р Фәйзуллиннар буынына кертеп йөртелә башлады Соңрак аның шигырьләре Т. Ка- малиев. Ш Маннапов белән бергә Адымнар» исемле җыентыкта чыкты Соңга табан аның исеме Зөлфәт. М Әгъләмов. К Сибгатуллиннар белән бергә күренде Бу елларда ул безнең буын цфгыйрьләре рәтендә саналып йөртелә Тәнкыйтьчеләр Рәшит Әхмәт- җановны татар шигъриятенең мәңгелек яшь шагыйре ясамакчылар. ахры. Эдуард Мостафинны да талантсыз шагыйрь дияргә берәүнең до теле бармас Аның талантлы шагыйрь булуы бәхәссездер Шулаен шулай, ләкин талантлы шагыйрьгә мөнәсәбәт тә башкача булырга тиештер бит Ләкин аңа карата безнең тарафтан, йомшак кына итеп әйткәндә, талантсыз мөнәсәбәт, игътибарсызлык, битарафлык хөкем сөрә Беренчедән, китаплары еллар буе ята-ята гына, бик авырлык белән генә чыга Икенчедән. СССР Язучылар союзына әле булса кабул ителмәгән Өченчедән, аның исеме дә. шигырьләре дә Татарстан китап нәшриятында чыгып килүче Татар поэзиясе антологиясе-нә кертелмәгән Моны ничек аңларга1 Бәлки, шигырьләре начардыр1 Әгәр ул критерийдан чыгып карасаң, Эдуардтан начаррак шигырьләр язучы берничә дистә шагыйрьне дә әлеге антологиядән төшереп калдырырга кирәк иде. Әллә инде башка- сәбәп өченме1 Алай икән, шул -башка сәбәп өчен, әгәр гадел булыйк дисәк, тагын бик күп. бик күп шагыйрьләребезне антологиягә кертми калдырырга иде Шулай да ни өчен бер Эдуард Мостафин гына керми калган соң анда1 Сәбәбе ни- дә? Хәзер беркем белми, беркемгә кирәкми.. Ләкин ничек кенә булмасын, шагыйрь Эдуард Мостафинның -Татар поэзиясе антологиясе-нә керми калуы барыбызның да — Язучылар союзы идарәсенең дә. поэзия секциясенең дә, нәшриятның да. антологияне төзүчеләрнең дә намусында кала. Торгынлык чорындагы социаль гаделсезлекнең ■ матур* бер үрнәге бу Башка кабатланмаска тиеш үрнәк' Тәнкыйтьчеләр шагыйрьләрнең иҗатларын тикшергәндә бүлгәләргә, йә булмаса төрле төркемнәргә аерырга яраталар. Әйтик, шактый гына еллар шагыйрьләребез дулкыннарга бүленеп йөртелде Мин үзем, мәсәлән, бишенче дулкын вәкиле идем. Бүлгәләүләр шагыйрьләрнең әдәбиятка килү вакытлары белән дә. ниндидер бер темага язуларына карап та эшләнде. Үзләренең зәвыкларына туры китереп тә бүлгәләп карадылар Ләкин бу бүлүләр, төркемнәр, обоймалар субъективлыкка китерә торган алым булып чыкты. Талантлы шагыйрьләребез, бер чыбыкка тезеп куйгач, төссезләнеп. бер-берсенә охшап калдылар Тәнкыйтьчеләрнең кайберләре шуны онытып җибәрделәр бугай лирик шагыйрьләрнең дә. әгәр талантлы булса, һәркайсы үзләренчә яза Фәлсәфи шагыйрьләр дә шулай ук. Аннары лирик шагыйрьләр дә фәлсәфи шигырьләр иҗат итәргә мөмкин түгелме соң әле Һәрхәлдә, мәкалә саен Р. Фәйзуллин. Р Харис. Р. Гатауллин. Г Рәхим дип Тезеп китү укучыларны туйдыргандыр Әлеге шагыйрьләрнең үзләренә дә ошамыйдыр бу чылбырдай тезелеп гомер итүләре Алар миңа хәзер Р Фәйзуллинрхарисргатаул- лингрәхим дигән бер шагыйрь булып тоела башлады Ләкин бит аларның һәрберсе үзенчә шигърияткә алып килгән яңалыклары да үзләренчә, туган телгә булган мөнәсәбәтләре дә үзләренчә Бер-берләренә һич кенә дә охшамаган шагыйрьләр Бер- берсенә тагылып йөрергә лаек түгел дип уйлыйм мин аларны Әгәр дә тәнкыйтьчеләребез шагыйрьләргә һәрвакыт объектив бәя биреп барсалар, аларны вакытында күрә белсәләр, әйбәт, талантлы шагыйрьләрнең кадерен белсәләр. төрле уңайсыз хәлләр килеп тә чыкмас иде. бәлки Ә алар җитәрлек була тора Рәхим итәсез, шундый хәлләргә бер мисал: күптән түгел Мәскәүнең Современник» нәшриятында Середина земли родной- исемле яшь шагыйрьләр китабы басылып чыкты Анда безнең Татарстаннан Р Зәйдуллин. Л Зөлкарнәев. Г Моратов. Р Шәри- пов, Л Лерон Н Акмалов кебек яшь буын шагыйрьләребезнең шигырьләре тупланган Шулар арасына кем килеп кергән дип уйлыйсыз’ Фәнис ЯруллИн Танылган татар шагыйре Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Быел Шигырь китапханәсе» сериясендә сайланмаларын чыгарган почти классик шагыйрь Әйтәсе дә түгел, шагыйрьнең 50 еллык юбилеена менә дигән «бүләк Мәскәү нәшриятларында Фәнис Яруллинның кем икәнен белмиләрме1 Белергә тиешләр' Әгәр дә бел миләр икән инде, монда без дә гаепле Күрсәтә белмибез, димәк. Әгәр дә безнең шагыйрьләребезне илебез күләмендә яхшы белсәләр һич югында, аз-маз булса да алар турында хәбәрдар булсалар СССР Язучылар съезды трибунасыннан свекле шагыйребез Хәсән Туфанны, әле үзе исән чакта ук. Хасан Туран • дип мәсхәрәләмәсләр иде Ярар X Туфан рус телендә яңгырамасын да ди Аның шигырьләре рус теленә аз тәрҗемә ителгән. Мәскәүдә чыккан китаплары да берничә генә Белмәүләре бер дә гаҗәп түгел кебек Ләкин үзәк газетада (.Социалистическая индустрия- 15 апрель. 1988 ел) ике боек шагыйребезне — Габдулла Тукай белән Муса Җәлилне берләштереп. аларның икесен бер итеп -Джалиль Итукай- дип язуларын ниндидер бер йоңи кадәр билгеле булмаган шагыйрь исеме -иҗат- итүләрен берничек тә аңлап булмый Димәк, Җәлил белән Тукайны да тиешенчә белмиләр булып чыга Кайберәүләр эчен бу гадәти хәреф хаталары гына булып тоелырга мөмкин Ләкин, кызганычыбызга. хәреф хаталары гына түгел, тирәнгәрәк киткән хаталар шул болар Әле менә искә тоште Берничә ел элек рус мәктәбендә укыган ләкин татарчасы бик та әйбәт бер егет белән сөйләшү булган иде — Үзебезнең кайсы шагыйрьләрне беләсең соң- '— дип сорадым егеттән — Хәсән Тукайдан башка берәүне дә белмим шул — дип җавап кайтарды ул. үзенең татар әдәбиятыннан аз булса да хәбәрдар булуына горурланып Анекдот кебегрәк яңгырый шулай бит"* Кемгәдер көлм- дә тоелырга мөмкин әле Ләкин ул чагында бер генә дә көләсе килмәгән иде минем Шигърияткә нидер булды шул Соңгы вакытта аның абруе тоште Дөресрәге шигърият үзе. нигездә, үзгәрмәде шигърияткә мөнәсәбәт үзгәрде Язучылар союзында да. нәшриятта да, редакцияләрдә дә, тәнкыйтьчеләр даирәсендә дэ Шигырь күпләр өчен кирәксез, файдасыз бер жанрга әйләнә башлады Шигырь китаплары моңа кадәр мөмкин кадәр кыяфәтсезрәк чыгарылды Рәсемсез саргылт кәгазьдә, шигырь юллары Шыплап тутырылган булыр һәм әлбәттә, иң түбән тираж белән Хәтта газетә- журналларыбыз да акчаны күп ашый- дип шигырьләрне азрак бирергә тырыша Кайсыдыр бер мәкаләдә сәер бер фикер дә яңгырап китте Янәсе, шагыйрьләр шигырьләрен акча очен гена язалар Күп язган шагыйрь — начар шагыйрь Аз язса, әйбәт булып чыга инде Ул чагында иң әйбәт шагыйрь бездә Мәхмүт Газизов булырга тиеш Чонки аның унбиш ел инде шигырь язганы юк Ләкин -акча өчен яза- дигән ярлык тагу талантлы шагыйрьне рәнҗетә торган әйбер Безнең шартларда шигырь белән тамак туйдырып булмаганны бөтен кеше беләдер мөгаен Шуңа күрә дә шагыйрьләребеанең бөтенесе дә диярлек казна эшендә эшләргә мәҗбүр Ул гына да түгел, күп шагыйрьләр күптән инде башка төшемлерәк жанрларга күчешеп беттеләр Күпләр очен шигърият икенчел жанрга әйләнеп бара шикелле Хисам Камалов романнар яза Илдар Юзеен танылган драматург Әхсән Баяноп романнар повестьлар, драмалар авторы булып танылды Шәүкәт Галиен балалар әдәбияты дилбегәсен үэ кулына алды Гәрәй Рәхим - прозаик та драматург та Рөстәм Мингалкм дә драматург булып китте Марсель Галиен прозаик, драматург Разил Вәлиен прозаик Рашат Низамиен прозаик Күрәсез, шагыйрьләр югалып кала торганнардан түгел, алар акчаның кайсы жанрдан күпме тамганын яхшы чамалыйлар Төшемле жанр шигырь түгел шул Ә инде сафшагыйрьләр бармак белән генә санарлык калып бара Җиңел түгел шул шагыйрь шулпасы’ Безл» бик күп талантлы шагыйрьләр еллар дәвамында тәнкыйтьчеләр игътибарыннан читтә кала килә Югарыда мин аларның кайберләре турында әйтеп уздым инде Ә менә Җитмешенче еллар башында поэзиягә килгән шагыйрьләргә тәнкыйть әле. гомумән, тотынмаган. Дөрес, унбиш-егерме ел дәвамында безнең буынны да кыр казлары кебек бер чылбырга телеп йөрттеләр йөртүен Әмма аерым рецензияләрне исәпкә алмаганда ни Марсель Галиев турында ни Зиннур Мансуров турында ни Фәннур Сафин турында алегә бер җитди сүл да әйтелгәне юк Шулай VK Нурия Измайлова. Госман Сид», Харрас Әюпов. Рашат Низамиев та күптән инде тәнкыйтьчеләр фикеренә лаек китаплар бастырып чыгардылар Хикмәт иид» соң’ Югыйсә шагыйрьләр бар китаплар бар иҗатлар бар. ә тәнкыйтьчеләр фикере юк Шигърияттә үзен тапкан үэ сүзен әйткән татар шигъриятен үзенчәлекле иҗатлары белән баеткан буын Аларны шигърияттән барыбер алып ташлап булмый Шуңа күрә гулы бер буын ны күрмәмешкә салышу гаделлек түгел, минемчә Аннары шунысы кызык, безнең буынның зур бер төркем төнкыйтьчеларе дә бар Аларга безне аңлавы җиңелрәк тә булырга тиеш Ләкин алар да дәшми әл< г» Наргә булды соң әле бе ira егетләр-1 Шигърияткә булган бу битарафлык каян килә1 Нигә буталышып беттек1 Югыйсә шигъри хуҗалыгыбызны тәртипкә китерер очен күп тә кирәкми бит Берничә шарт тв җитә Шагыйрьләр яхшы шигырь язса нәшрият яхшы китаплар чыгарса тәнкыйтьчедер яхшы тәнкыйть мәкаләләр. язса бар да яхшы булачак