МАРИ ӘДӘБИЯТЫ КЛАССИГЫ
СЕРГЕИ ЧАВАЙННЫҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ
Быелгы елнын 6 октябрендә мари әдәбиятына нигез салучы әдип — шагыйрь, прозаик, драматург Сергей Григорьевич Чавайнның тууына 100 ел тулды. Аның исемен хаклы рәвештә Россия халыклары гаиләсендәге иң гали исемнәр — Г. Тукай. М. Гафури, К. Хетагуров, К. Иванов һ. б. лар белән бер рәттән атыйлар. С. Чавайн — уз халкының мәдәният тарихында аерым бер дәвер тудырган һәм анын рухи дөньясында кабатланмас эз калдырган олы шәхес, олы талант. 1905 елдан алып утызынчы еллар уртасына кадәр вакыт эчендә язучы тарафыннан халыкчан рухлы һәм югары сәнгатьчә эшләнештәге күп санлы шигырьләр, поэмалар, пьесалар, хикәяләр, повестьлар, роман язылган һәм бу мирас мари әдәбиятының иң кыйммәтле сәхифәләреннән исәпләнә. Царевококшайск өязе Себеусад волосте Кече Карамас авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган С. Чавайн (чын фамилиясе — Григорьев) башта үз авылындагы мәктәптә, аннан Казандагы учительская семинариядә белем ала; ул анда яшерен революцион түгәрәктә катнаша, марксистик әдәбият белән таныша, 1905 елгы рус революциясенең күтәрелеш чорында беренче әсәрләрен язып бастыра. Бу чорның иң алдынгы идеяләре белән канатланган егет үз халкының иң якты омтылышларын җырлаучы әдип булып үсә. «Чоткар батыр», «Баһадирлар», «Бабаларым» кебек шигъри әсәрләрен язып, шагыйрь мари халкының үз тарихы барлыгын. башка халыклар кебек үк. аның да үз мәдәниятын, әдәбиятын тудырырга хаклы, көчле булуын раслады. Ул олуг мәгърифәтче дә иде. Царизмның милли үзаңны үтереп, халыкларны бер-берсенә каршы куйган бер чорында С. Чавайн бөек рус әдәбиятын өйрәнергә чакырды, Пушкин, Рылеев. Лермонтов, Некрасов шигырьләрен тәрҗемә итте. Бөек Октябрь революциясеннән соң әдипнең бөтен тормышы һәм иҗат юлы яңа тормыш, совет чынбарлыгы тантанасы белән аерылгысыз бәйләнгән; әйтик, «Революция» кебек шигырендә ул халкының яңа җәмгыять өчен көрәшкә килү юлларын ачык күзаллап язды. С. Чавайн — мари милли театрына нигез салучыларның да берсе: аның «Умарталык» исемле музыкаль пьесасы, халык иҗатына нигезләнгән «Тере су». «Акча уты» һ. б. драма әсәрләре бүген дә сәхнәдән төшми уйнала. Шулай ук «Акпатыр» исемле героик драмасын, халык язмышын сурәтләгән зур полотнолы «Элнет» романын С. Чавайн иҗатының иң калку нокталары дип билгеләп була. С. Чавайнның гомер юлы 1937 елда фаҗигале рәвештә өзелә: ул — шәхес культы корбаннарының берсе. Әсәрләре илебез һәм дөнья халыклары телләренә тәрҗемә ителгән (Мәсәлән, «Роща» исемле шигыре кырыктан артык телдә яңгырый.). У купыларыбызга бу санда мари әдәбияты классигы иҗатыннан яңа тәрҗемәләр тәкъдим итәбез
Мәһабәт имән...
Кайчандыр безнең басуда Мәһабәт бер имән үскән, Колачлы ябалдашлары Якякка таралып төшкән. ...Яшәгән илдә бер кавем — Илаһи буй, илаһи көч... Урман аша егетләре Юлга чыгып киткән, имеш,
һәм шуларның ин кечесе Атлап чыккан зур имәнне Күккә башы тигән килеш. Чикмәненең сул итәге Аерылып калган, имеш... Бабайлар сөйләгән хикмәт Әкият булып калган бары. Күр. имәннең эзе дә юк. Яшен кыеп киткән аны. Пәһлеван кавем турында Сөйләнелә сирәк кенә... ...Бары давыл сизгән чакта. Бәргәләнеп, йөрәк кенә Шул имәнне хәтерләргә Кушкан сыман дулап ала... ...Яшь егетнең зур адымы Безгә үрнәк булып кала. Изге хисләр И туган җир. и матур җир. Онытылып тормый икән Сине сөю хисләреннән Аерылып булмый икән! Язмышым алып чөйсә дә Әллә кая — еракка... Иң якты сагышларым гел Кайтара синең якка. Сагыну-саргаюларым Агыла күкрәгемнән. Яңадан сиңа әйләнеп Кайтырмын әле. беләм! Кытыклар аяк табанын Хәтфә кебек чирәмең. Яшел бөдрәләрең белән Каршылар киңлекләрең. Шунда мин сак кына атлап Тыңлармын болын шавын. Чәчәкләр белә» күмелеп Иркәләнер кочагым. Былбыллар моны иленә Алып барыр сукмагым Сизми калып сабый чакның Басуына чыкканын. һәм мин анда төнгә кадәр — Бала чактагы сыман — Иңемнән уракны алып. Ызанга чаклы урам; Көлтәләр ташыйм әвенгә. Җан уйный әллә нигә: Башаклардан сикереп төшә Орлыклар берәмберәм... ...И туган җир. и матур җир, Китсәм дә бик еракка. Сагынусагышларым белән Кайтырмын синең хакка. Оч, акылым... Еллары кара булса да. Төннәрне ярып, бары Үз тиңнәре киңле!енә Оча акылым шоңкары. Оча... Ә мин җырым сузам •Табигать-әнкәм миңа Биргән канатлар. Очсын дип Беркетләр тарафына», йөрәк курыкмый, дөньясы Булса да гел дөм-кара Ут янып торган күзләрем Төннәрен ярып бара. Тән вә көндез мин янамын. Тан калып тора гавәм Мин җырлыйм. Җырның асылы Бер генә... Үзгәрмәгән. Акылның көчен беләм мин. Шуңа да киң колачым: Нәрсәләр булганын белгән Белә нәрсә буласын. Яктырак янмак булам мин. Төн кара булган саен — Халкына яктылык илтү Шулай мөмкин, мөгаен. ...Күңел тели күк гөмбәзе Киңлекләрем тик бары Үз тиңнәрен янына син Оч. Акылым Шонкары!