ҮЛГӘННӘН СОҢ ЯЗДЫМ
Өченче бүлек
I
Әнвәр исән аягын караватыннан идәнгә салындырып утырды Әмма яра шул чаклы нык сулкылдарга тотынды, хәтта тынны бетерә иде. Чыдарга тырышып, тешен кысты, учларын йомарлады Авыртуга түзә алмыйча аякны тагы элекке торышына кайтарсак беттең, бернигә ирешә алмыйсың Исән аякны шулай кыймылдаткан саен яра бик каты сулкылдаячак инде Нишләргә? Күсәк булып ятаргамы’ Менә хәзер туй ганчы сулкылдасын. Әнвәр чигенмәячәк Авырту тән буенча менеп баш миенә чүкеч белән суккан кебек итә иде Маңгаеннан салкын тир борчак борчак булып сикерде. Берничә көн рәттән шулай итте Аннары бер артсыз урындык алды, шуңа тотынып аякка басты Югары киткән баш кинәт әйләнергә тотынды. палатаның асты өскә килде, Әнвәр карават башына шатырдап ябышты, аумады Эчтән ниндидер дулкын башына килеп менде, күз алдында ак бөтерчекләр уйнаклады Ул күзләрен йомды, баш әйләнүе туктады Куллары белән урындыкны ныклап тотып, аны бер адым алга күчерде, аннары шуңа таянып аягын атлады Бер адым алга китте ул Шул хәрәкәтен тагы кабатлады Янә бер адым Аннары үҗәтлек керде Бәдрәфкә барып җиткәндә бөтен тәне шабыр су иде. күлмәге тәненә ябышкан Ул шулай урындыгын алга күчерә ку черә кайтты Бик нык арыса да. үтендә канәгатьлек рәхәтлеге сизде һәр алым хәзер ана шулай бик авырлык белән генә бирелә икән > т хәленпе аңламыйча, аңа җайлашмыйча һич чара юк. Әнвәр үз хәлен нык кичереп борчыла иде, үзен хәзерге хәленә туры китеру өчен куп көч куяр- ia кирәклеген тагы ничәнче кат аңлагандай булды Әйе. тере килеш кабергә кереп булмый Эчеңдә җаның бар икән, син нәрсәдер эшләргә, ниндидер эш башкарырга тиешсең Әнә Турганов ни чек тырыша! Баланста дебет белән кредитны туры китерә алмыйча иза лана Дебет белән кредит бервакытта да бер берсенә тәңгәл килә алмый лар икән Турганов дәрестән кайтышлый Әнвәр янына туктый Балансны үзенчә анлатмакчы була Тормышта һәр нәрсә дә ике яклы Әнә тәңкә акча Бер ягы кун. Ахыры Башы я. '• vHHHiip.i.i бер ягы иләк. Бер ягында герб, икенче ягында сан. Таяк та ике башлы.. Әйдә син дә укы. ятудан файда юк,— дип куя да китеп бара Әйе, ятудан файда юк. күп ятты инде Ин элек култык таягына ияләнергә кирәк әле. Укымыйча булмас, дип уйлый Әнвәр, ләкин бар белгәннәре онытылып беткән. Контузияләр, ан җуеп ятулар хәтер тартмасын ватып, челпәрәмә иткән, фикерне, уйны бер ноктага җыеп булмый Тарт мага туплап булмый Шулай да бик укыйсы килә Ансыз, тутыккан калай кебек, бернигә дә ярамыйсын Әнә әнисе дә: «Улым, авылга кайтма,— дип яза — Монда сиңа бик авыр булыр Жизни дә кулсыз кайткан икән. Тормышы авыр: апаңа гына көч килә Мин дә авырыйм, улым, кара сары, диләр. Авылга кайта күрмә Капчык ямап, мич башында фураж киптереп бераз эш көне төшерәм Апаң килеп булышкалап китә Балалары күп аның да» Апасының хаты да шундыйрак иде. «Ник аягыңны кисәргә бирдең, акылсыз! Ник уйламадың әзрәк? Әнә җизнәң әйтә: кулны кисмәсәләр, гарипләнеп булса да төзәлә иде. ди. Синең дә төзәлгән булыр иде әле Акылсыз' Хәзер ничек итеп яшәрсең’ Әнинең дә хәле әйбәтләрдән түгел. Синең уйлап җиткермичә эшли торган гадәтең бар иде Кул-аякларын кистермәгән кешеләрнең төзәлүен җизнәң дә үз күзе белән күргән. Врачларга кисәргә генә булсын, ди. Үзең дә инде уйсыз Аяк тиклем аякны...» Бу хатка Әнвәр башта кимсенде, йөзенә мендәрен каплап, яшерен генә елап алды Аннары аңлады. Әнисе дә, апасы да аны бөтен җаннары белән кызганып, хәленә кереп язалар иде. Үз тормышлары кушканча уй йөртәләр Аны үз өсләренә ала алмыйлар Моның нәрсәсенә кимсенергә? Аягыңны ник кистердең, дип әйтүләре генә бераз гадел түгел. Гангрена дигән нәрсәне аларга ничек аңлатырга? Аягын кисәселәрен ул белмәде, бер аңын жуеп. бер аңга килеп яткан чагы булгандыр Сөякне пычкы белән шатыр-шытыр китереп кисеп ятканда гына аңына килде ул һәм хәтәр авыртудан кычкыра башлады. Аягы хакында уйламады, авыртуны гына белде, шуңа кычкырды Аңа тизрәк укол кададылар һәм ул тагы аңын жуйган кебек булып калды Аягы киселгәнен шактый вакыт үткәч кенә белде Әнвәр көннән-көн бер ачы хакыйкатьне төшенә бара: аңа беркем дә ярдәм итә алмаячак. Урындык күчерә-күчерә йөреп, буыннары бераз ныгыгач. Әнвәр кулларына култык таягын алды һәм шактый ансат йөреп тә китте Гел тәпи йөрергә өйрәнә торган бала инде. Йөргән саен йөрисе килеп тора иде Карават араларыннан үтә-сүтә йөри. Кемдер яткан җирдән аңа әмер бирә «Один татарин, в два шеренга становись!»— ди. Көлешәләр. Әнвәргә дә рәхәт булып китә Болай йөри алу бер бәхет булып тоела аңа Кайчак аның янына ике аяксыз Әзимов үзенең подшипниклы арбасы белән шуып килә Куллары белән үрмәләп караватына менә Беркем белән аралашмый, сөйләшми ул. Тик яткан көе көне-төне китап укый. Иске гарәп хәрефе белән язылган китаплар. Әнвәр берсенең соңгы битен караган иде, рус хәрефләре белән «Ак юл» дип язылган Каян ала икән бу китапларны? «Нянкалар аша базардан алдырам», диде Әзимов Аннары ул сугыштан бер тартма машина энәләре алып кайткан Шуны әз-әзләп сата икән. Энә өчен әллә нинди китаплар табып китерәләр, ди. Күзләре талып. кызарып беткәч. Әнвәр янына хәл җыярга килә — Сиңа укырга кирәк.— ди Әзимов — Сиңа әле мыек та чыкмаган икән. Әллә кырынганың да юкмы? — Юк,— ди Әнвәр нигәдер сәерсенеп. Аны күргән бер кеше «Син бик яшь, ничек фронтка эләктең?»— ди Ә Әнвәр исә үзенә бик карт шикелле тоела. Нинди генә газаплар чикмәде ул? Ике тапкыр авыр яраланды, контужен булды. Алгы сызыкта күргән газаплары әллә ничә кешегә җитәрлек. Әгәр гомер, күргән газаплары буенча исәпләнсә, ул бик карттыр инде. — Чукынмыйча карга, укымыйча мулла булалмассың. дигәннәр — Әзимов әйтә моны Әнвәр уйлары белән читкә китеп торган икән. — Яралар бик сызлый шул — Укыганда онытыла ул. Мин шунын белән генә юанып яшим - Белмим шул, укыйсы иде дә — Үзең дә күрәсең, хәзер бер төрле дару да алмыйм Син гарәп танымыйсың шул, кызык китаплар бирер идем — Күптәнме монда, Әзимов абый? ♦ — Күптән Мин Риганы алганда яраландым Риганың яртысы без- | дә, яртысы аларда булып торды. Күперне җимерткән иде. Диңгез култы- “ гыннан эсменецлар атып җанга тиде Менә кайда тәмуг булды Аларнын “ снарядлары тонналы диме? Сиңа укырга кирәк, әнә бухгалтерлар курсы с ачканнар ' х — Куркам, баш түмәр кебек түнеп тора — Ачыла ул. Бүредән куркып урманга бармый тормыйлар — Әллә син укып чыктыңмы инде? Юк. мин карт инде «Нәрсәгә?» дип тә уйлыйм, чөнки йөрәк бик * начар минем Бер ягына кан бик әз төшә икән, насосы тузган, ди врач 5 Менә минем иреннәрнең зәңгәрсуланып торганын чамалыйсыңмы’ Юк- * са, минем белән яткан күпләр курсларда укып, кеше булып чыгып китте- * ләр Әнә ике аяксыз Ефимов белән бергә яткан идек. Хәзер тәэминат ми- * нистрлыгында эшли ди Инспектор булып Инвалидларга ярдәм биреп ' тора икән Пәри торган егетләр аның янына баргалый Берсен дә буш = җибәрми Ун-унбиш тәңкә булса да бирә, ди Эшкә казна машинасы алып килә, кайтарып куя, ди. — Казанныкыдыр ул? Әйе Хатыны, баласы бар икән - Квартира яклары бик начар, ди, монда - Анысына танышлык кирәк — Шул танышлык дигән нәрсә кайчан бетәр икән? — Коммунизмда бетәр, диләр. Минем янда яткан Чапбаев дигән егет, беләсеңме, ничек итте? Синеке кебек төптән бер аягы юк Курста укып, документ алды Эшк-> урнашты Кайдадыр хисапчы булып Ләкин торырга урыны юк Нишләргә’ Эшләгән жирендә моңа акыл өйрәтәләр Кайда квартирадан күченәләр, шуны чамала, диләр Күршеләр белән таныш та җайла Акча төртәсеңме, ничек’ Чапбаев шулай фатирлы булды Хәзер рәхәтләнеп эшләп ята - Мин алай итә алмыйм шул. Әзимов абый, диде Әнвәр авыр сулап Дөнья әрсез-ертлачларныкы. энем — Ә ничек ертлач әрсез булырга соң’ Анысына грамотым җитми, әмма әрсезләр бәхетле була икәнен беләм. — Ничек инде? Минемчә, аның сере болай булса кирәк менә сиңа, әйтик, тормышта бер әйбәт җай туры килде, ди Шуны син кулдан ычкындырмаска тиеш, тешең-тырнагың белән шул җайга тотынырга Үзләштерергә Әрсезләр нәкъ шулай эшли дә .Алар тормышта очраган бер җайны кулдан ычкындырмый Намусны-нине уйлап тормый Намуссынып торсаң, булмый ул Менә ни өчен әрсезләр күп уңышка ирешәләр Миннән булмый шул, - диде Әнвәр — Әй. энем, бик күп булдыра алмыйм дигән эшләр эшләргә туры килер сиңа, башың яшь' Ат бер аяк та басмам дигән җиренә йөз кабат басарга мәҗбүр була, ди Тәртәгә җигелгәч кирәгеңне бирәләр инде Хәрби тормышта ансат ул Боерык бирәләр, шуны үтисең Бурычың өстеңнән төшә Тагы боерык көтеп йөрисен Баш ватып торасы юк үзеңә Мин моны дөрес эшлимме, ялгышмы дип тә ми сарыф итәсе түгел Көч бары әмерне үтәргә генә чыга Ә тыныч тормышта бары да үзенә, үз башыңа төшә Ялгышың өчен дә үзең түлисең Гаскәрдә бары да әзер Иртәге өчен ишәк кайгырган Нәрсә киярмен, нәрсә ашармын дип уена да кереп чыкмый Ә монда энәсенә хәтле үзең эшләп табарга, үзеңә борчылырга Көч күп кирәк, нервы нык кирәк. — Безнең нервылар тузган, тузган . —дип Әнвәр үзен карт итеп тоюы хакында уйлап алды. — Ә барыбер яшәргә кирәк,— диде Әзимов һәм резинадай зәңгәрсу иреннәре белән әз генә елмайган итеп үзенең арбасына төшеп утыра башлады. Әзимов янына малайлары килгәләп йөри иде Кайдадыр Паратскида гына торалар, заводта эшлиләр Инде өйләнеп башлы-күзле булырга да өлгергәннәр Икесе дә ФЗӨдә һөнәр алган икән Әзимов алар белән дә ничектер аз сөйләшә. Тыңлап кына утыра, ә малайлары туктаусыз сөйли иде Әллә шулар белән сөйләшүдән туган фикерләре тәэсирендә, әллә болай, Әзимов Әнвәр караватына килеп утыргач, әйтеп куя; — Иман кирәк ул, аннан башка булмый,— ди. Әнвәр иман сүзен дини мәгънәдә генә аңлый Әзимов дингә ышана торган кеше түгел, шуңа күрә күзләрен чет-чет йомып, карап тора. Ни дип әйтергә дә белми — Намус хакында әйтәм, намус,— диде Әзимов Әнвәрнең аңламый торуын күреп, сүзенә ачыклык кертте — Намус гаделлек белән генә кеше күңеленә керә, гаделлек белән генә ныгый Ясалма, күргәзмә намус ул намус түгел!— Ул моны бик кайгырып, пошынып әйтә. Уфылдап көрсенә. Ул Әнвәрнең чамасын тартып карый шикелле, уй йөртә аламы бу малай, юкмы? Мондый уйлар белән сөйләшүне күтәрерлекме, юкмы? Башы бушмы, әллә уйлымы? Әнвәр андый тирән уйлы сөйләшүләргә кушыла алмый әле. Дикъкате аның бүтән нәрсәләрдә. Ярасы бик сызлый, шул сызлау уйларга комачау итә. Ләкин Әнвәр тыңларга бик ярата. Әзимов ны тыңлавы бик рәхәт аңа Аның сөйләгәннәрен куәтли алмавына эчтән генә үртәлә, гарьләнә. Үзеңнең буш баш икәнен аңлавы бик авыр бит Әзимов янында томана булуың бик ачык күренә Әнвәр үзенең томаналыгын белгертмәс өчен сүзгә кушылмый, бары гаепле елмаеп, ияк каккан булып утыра. Әзимов сөйләгәннәргә ул кушыламы, каршы киләме — моны чамаларга һич мөмкин түгел Әнвәр, тәвәккәллеген җыеп, Әзимовның «укы, укы», дип тукып торуыннан да уңайсызланып, бухгалтерлар курсына керде. Укый башлады Алай ук куркыныч түгел икән ләбаса Дәрестә сөйләгән нәрсәләрне аңлый кебек ул. Өйгә биргән эшләрне дә аңлап, үтәп куя . Болай булгач, бар нәрсә дә югалып бетмәгән икән әле. Бөтен юллар да ябылып бетмәгән икән Жан биргәнгә юнь биргән Әнвәр үзенең шулай дәресләрне аңлый алуына эчтән генә сөенә иде Эш белән мәшгуль булгач, яра сызлавы да онытылган кебек тоела Башны, дикъкатьне ниндидер шөгыль белән биләп тотарга кирәк икән Ул, үзенең русча белү-белмәвен, аңлау- аңламавын сынар өчен, китапханәдән китаплар алып кайтты Дәресләр бер кечерәк бүлмәдә үткәрелә Анда парталар куелган, кара такта бар. Нәкъ мәктәп классы. Егермеләп аяксыз, кулсызлар укый. Укытучы Михаил Аркадьевич, үзе дә инвалид, тумыштан Казанныкы Аяклары чалыш үскән, керпе чәчле, елмаеп кына сөйләшә Мөлаем кеше. Дәресне бик тәфсилләп аңлата. Хуҗалык эше, аны исәпләү-бәяләү, теркәү. Бик катлаулы нәрсә икән Четерекле. Михаил Аркадьевич, папирос көйрәтеп алгач, калькуляция турында аңлата башлый. Ул ни сәбәптәндер калькуляцияне бик яратып сөйли иде. Шул хакта сөйләргә сүз сөреше дә туры килеп тора Калькуляциянең бер мәгънәсе болай: мәсәлән, ашханәгә ит китерәләр, бәрәңге, токмач һәм тагы бик күп нәрсәләр, тәмләткечләр Ашчы аш пешерә, гуляш йә биточки ясый Азык-төлек кичтән килә, ә иртәнгә калькулятор бухгалтер бер тәлинкә ашның күпме бәя торганын менюга язарга тиеш Икенче тәгамнең дә төгәл бәясе чыгарыла Бик нечкә эш бу Ашка бер дәфнә яф рагы салынса, шуның да хакы әлеге бәядә чагылырга тиеш Яки өстәлгә горчица куела Аның да бәясе беренче, икенче ашлар бәясенә кушыла Азык бәяләре төрлечә. Ит кенә дә өч-дүрт төрле бәя белән йөри. 6 Токмачка он бирелә, ә ипи пешергәндә он кырык процент артым бирә, токмачка салгйнда артым буламы, юкмы'-* Бухгалтер исәбе буенча Татьяна Владимировна укыта .Алсурак озынча йөзле, киң маңгайлы, калынрак иренле, бик ягымлы хатын Ленинградтан эвакуацияләнгән икән Баланс төрләрен аңлата Төрле типтагы баланслар бар Менә рус балансы, менә ике систе- ♦ малы итальян балансы, менә американныкы Бездә колхоз эшендә куб- | рәк итальян балансы гамәлгә алынды. — Буржуаз баланс колхозга зыян итмиме сон?— диде бер аяксыз « әллә шаярып, әллә чынлап Юк, зыян итми, дип Татьяна Владимировна шул балансның = уңай яклары хакында сөйләргә кереште Кечкенә колхозлар өчен бу = баланс бигрәк тә уңай икән. Ә промышленностьта американныкы кулла- = ныла Бу катлаулы, шулай да төгәллек өчен шушы система белән эш " итү җайлы Ләкин баланслар тормыш кебек һаман үзгәреп тора Болар « һәммәсе дә цифрларда чагыла Шуның өчен цифрларны иң күләмле һәм = иң матур фикер туплаган сүзләр дип йөртәләр Бер суз язмышны хәл - иткән кебек, бер бичара хнрти генә цифр да язмышчы теге яки бу * якка борып җибәрә ала. < Сүзнең әһәмияте кими төшәмени?-- диде тагы кайсыдыр - Бәлки шулайдыр Исәп-хисап заманы җитте. Ул доклад сөйләүчеләр нишләр хәзер? . Докладларына күбрәк цифр тутырырлар Әйе, сүзләр ышандырмый башлады Тәнәфес ясап алгач, әллә яралыларның арыган йөзләрен күреп, әллә сүз уңаеннан. Татьяна Владимировна Ленинград турында сөйләп китте Ул һаман туган шәһәрен телгә алмый үтми иде Турганов бухгалтерлар курсын тәмамлады, тик һаман эшкә урнаша алмый әле Аның госпитальдән чыгып йөререгә рөхсәте бар Вакытны әрәм уздырмас өчен, папирос сәүдәсенә керешеп китте Эше тиз, акчасы да тиз керә Папиросны базарда шундук алып бетерәләр Юньле эшкә кайчан урнашып була әле? Эш куп. ләкин Турганов квартиралы эш эзли иде Бу мәсьәлә бик кыен хәзер Әзимов аңа киңәш биреп кенә тора, берәр фатирлы хатынга өйлән, ди Ягъни, йортка кер, дигән сүзе инде Тур гановның бер дә йортка керәсе килми Алай. ди. хатынга буйсынып яшәргәме? Аяк атлаган саен, ни әйтер икән, дип күзенә карап торырга мы? һәй. дип. Әзимов аның бу сүзләреннән көлә генә, син бер дә хатын кыз затын белмисең икән, ди Аның бит синең күзеңә генә карап тора торган әйбәтләре дә була Хатын кыз бер яратса үзеңне, ул сине үзенә патша итеп куя Син теләгәнчә генә яши Каян табасың аның шундый әйбәт тәрбия алганын? Әнә синең малайларыңа туры килгән хатыннар кебек булса, нишлисең? Мин алай чыдап яши белмим бит Татарлыгыңа барасын. Турганов, ди Әзимов Куй шул кадим фигылеңне1 Фатирлы әйбәт хатынны тап та шуңа берек' Болай юкка көчеңне түгеп бетерәсең Әнинең сукырлыгын да әйтмәскәме башта’ Юк. анысын әйт Әйтсәң, миңа кем генә карар’ Үзе аяксыз, әнисе сукыр Хәзер хатын кызда исәп көчле Юк. хатын кирәк безнең ише кешегә Минем хатын кырык дүрттә үлгән Малайлар өйне сатып, акчасын бүлешкәннәр Хатыным исән бул са. мине алмас идемени ул? Килен янына, билгеле, сыеп булмый Әзимов күңелсезләнеп китте һәркемнең уз балансы шул, — диде Турганов ничектер укымышлы кеше кебек итеп Әзимов зиһенле, аны тиз аңлады — Бер кешенең дебет, кредиты икенче кешенекенә туры килми, трее әйтәсең. - Хатын-кыз белән бер баланска кереп китсәң.. Амортизацияне бишләтә түләтә инде ул. Ликвид хәленә төшүеңне сизми дә калырсың.. — Әй, Турганов, хатын-кыздан куркасың син, алай ярамый. Әллә кыюсызмы үзең? Андыйлар хатын-кыздан курка. — Кыюсызлык бар шул, Әзимов абый, бар — Әйбәт сыйфат түгел, кешене өлешсез калдыра торган нәрсә ул Жиңәргә тырыш син аны. Күбрәк кешеләр белән аралаш, вакчыл булма Вак-төяккә акчаңны жәлләмә Беләсең, авылда үскән малайлар бер тиеннәрен исәпләүчән була. Алай булма. Аның белән тернәкләнә алмассың. Иптәшсез, дуссыз калырсың. Өйләнсәң дә ул гадәтеңне оныт! Вакчыллык бик начар микроб. Әйбәт мөнәсәбәтне, дуслыкны боза Затлы әйберне көя тишкәләгән кебек... Бу Әзимов әллә ниләр белә, ахрысы Кешеләрне сынап, күзәтеп кенә ята, хәйләкәр төлке кебек. Тургановның да ниндирәк кеше булуын чамалаган булса кирәк. Чөнки каршы бер сүз әйтә алмады. Бераз вакчылрак булуын танырга уңайсызлана сыман. Турганов авыз эченнән нидер мыгырданды да, ашыгыч эше бар шикелле, палатадан чыгып китте Бу хакта сүз озайтасы килмәгәне беленеп тора иде. Турганов әйтә: без, ди, кредит бүлегендә инде, ди Чөнки без җәмгыятькә хәзергесе көндә бер файда китермибез, аңа зыян гына итеп ятабыз, ди. Дебет бүлегенә чыгар өчен безгә күп тырышырга кирәк, эшкә яраклы булырга Кредит бүлегеннән дебеткә кайту теге дөньядан бу дөньяга кайту кебегрәк ул. Турганов папирос кәсебен ташлады Дебеты бик әз, диде. Шикәр белән сату-алу эшенә керешеп китте. Яралыларга көн дә иртән шикәр бирелә Күп кенә кешеләр өлешләрен саталар Бер өлеше биш-алты сум Турганов ак ситсыдан бер капчык текте, аңа элмәк тасма такты. Протез тасмасы мач булды Иртән врачлар кергәнче палаталардан шикәр өлешләре җыя... Капчыгын тутыра Врачлар аягы тынгачрак капчыгын асып базарга китә. Ләкин капкадан үткәрмиләр. Госпиталь биек койма белән әйләндереп алынган. Хуҗалык корылмалары артында такта койма биек биеген, ләкин тырмашып менәргә җепсәләре бар Турганов коймадан чыгу өчен булышырга Әнвәрне алып килә. Ул җепсәгә култык таягын куеп торып. Тургановка өскә үрмәләргә ярдәм итә. Теге коймага менеп . атлана, аннары шатыр-шотыр килеп теге якка шуып төшә. Әнвәр шикәр тулы капчыкны койманың теге ягына ыргыта, Турганов җиргә төшермичә тотып ала Турганов барын да алдан исәпләгән. Көннәр җылы чагында ул шикәр белән базарга икешәр бара иде Бер ай дигәндә үзенә гади генә булса да чалбар, ботинка юнәтте Бер көнне сырма да күтәреп кайтты Хөрти генә бүрек тә алды Кыш җитеп суыклар башлангач, беркем чыгып йөри алмый Турганов йөри Хәзер шикәр өлешен ул җыеп маташмый, аяксызлар үзләре китереп бирә. — Ничек соң дебет, кредит?— дип кызыксына кайчак Әзимов. — Дефицит сизелә, сальдо бар,— дип көлә Турганов. — Ягъни дебет бар? — Әмма тир түгәргә туры килә инде. — Жайлырак бер эш юкмы соң? — Менә эзлим. Замполит телефоннан бер эш белешкән, иртәгә шунда барып карыйм Турганов ике-өч көн кайтмады. Замполит рөхсәте булгач, иркенләргә уйлагандыр Шикәр өлешләрен сатучылар: — «Дебет-Кредит» кайда?— дип сорап керәләр. Тургановны хәзер шулай атап йөртәләр иде. Ояларына үтеп кереп, фрицларны «җылы килеш» алып кайта торган разведчик менә нинди хәлгә калды Әнвәр укуга бик бирелеп китте Баланс хикмәтләрен төшенергә каз гана иде. Дөнья барышы шушы баланстагы кебек хәлләргә корылган. Кая гына барсаң да шул: керем, чыгым Кешенен тормыш белән булган мөнәсәбәте дә шундый — дебет, кредит Тормышка син көченне. мускулыңны яки ми эшчәнлегеңне бирсәң генә, ул да сиңа көн күрерлек әйберләр, ягъни исраф ителгән көчеңне кайтарырлык ризык бирә икән. 2 1 Михаил Аркадьевич дәрестә саннан процент табарга өйрәтә. Мисал- = лары һаман ризык әйберләреннән генә була. Ипи пешерү цехына йөз ки- = лограмм он китерелгән Он кырык процент артым бирә Күпме икмәк i пешерелгән? Яралылар мышный-мышный мәсьәлә чишә Кайсы бик тиз = эшләп ташлый, кайсының мие бик үшән, булдыра алмыйча азаплана ~ Мәсьәләне чыгаргач, гаҗәпкә калалар: йөз кило оннан йөз кырык кило « икмәк чыга икән Бик күп бит бу, нигә алайса бездә ипи җитешми? = диләр Бәхәскә кереп киткәннәрен тоймый да калалар Корылык булды бит. ди Михаил Аркадьевич Аның өчен түгел, дип кайсыдыр белдеклеләнә. Германиягә * биргәннәр . ■« Пик? Менә әкәмәт! Көнчыгыш секторда ач калганнар, нишләтәсең инде аларны?' Алсыннар үзләренең немец туганнарыннан' Хәерчеләр күп булыр - ул? Шөребең бушаган Бел: кем ипиен ашасаң, шуның җырын җыр лыйсын. Икмәк биреп, җырлатырга? Их. егетләр! Ник шаккаттың? Бушка сыер да мышнамый хәзер. Черчилль әнә нинди сәясәт алып барган немецлар белән руслар бер берсен ныграк кырып бетерсеннәр Сүз икенче юлга борылды. Хыялга бирелделәр. Тормыш өзегрәк бул ган саен хыял үткенрәк, хаҗәтлерәк була, ахрысы Коммунизмда ипи мәсьәләсе ничек булыр икән? Күпме телисең, шул чаклы, диде Михаил Аркадьевич Капчык тутырып алырга да булачакмы? Рәхим ит. үлчәү булмаячак. Үлчәү булмаса. ашамсаклар күбәеп китәр бит? Артыгын ашап булмый Беркемнең дә ике корсагы юк бит Күп ашап, әз эшләүче комагайлар булыр. Коммунизмда хәйләкәрләр күбәеп китмәсме? Җаен табарлар, башта коммунизмга җитик әле. диде Михаил Аркадьевич һәм өйгә эш әйтеп яздыра башлады Көннәр җылыткач, китүчеләр күбәя башлады Ж.ылы вакытта кая булса да урнашып калырга кирәк Маринкнн тешләрен куйдырып бетерде Йөзендә тонык көмеш елмаю иде. теш куючы хатын янына күчте Үз хатыны янына кайтырга йөрәге җитмәде, җилегенә үтәрлек итеп теңкә- сенә тигән булган Китәсе көннәрдә ул. «Крокодил» журналында чык кан бер рәсемне күрсәтеп, көлдереп йөрде Рәсемдә сырлы-сырлы тешле пычкы сурәте ясалган һәм астына «хатыным портреты» дип язып куелган иде Самохин да кыш буе протез белән йөрергә өйрәнде, еш кына шәһәр гә чыга иде Ул замполит белән дус. бер берсенә «фәлән фәләнич» щи кенә дәшәләр Замполит аңа киемнәр бирдерде. Самохин канчандыр Ка заида «Гуж» әртилендә эшләгән, аннары Казанны өнәмичә каядыр язылып киткән Хәзер элеккеге танышларын эзли, бәлки биредә төпләнеп бу лыр дигән нияте дә бар иде шикелле Ләкин шәһәрдән йөзе чытылып кан та иде. Ул бер гәпле иптәш тә. дус та таба алмады 'г збәкләр белән Ташкентка китәргә карар итте. Анда җылы, тормыш җнңелрәк. дип әйтәләр Әнвәрне дә шунда китәргә өндәп маташты Юлга кәгазь алгач. мин сиңа хат язармын, килерсең, жылы безнең ише чирле чебеш өчен мөһим нәрсә ул, диде. Ләкин киткәненә инде ике айдан ашып узды, бернинди хат-мазар юк Чынлыкта Әнвәр хат-хәбәр дә көтми Ничә кеше мәңге дус булырга антлар биреп, катлы-катлы вәгъдәләр әйтеп китеп барды Берсе бер ичмаса хат та язып карамады Әнвәр шунда аңлады: вәгъдәләр, антлар бирүе нинди ансат, ә аларны үтәве нинди авыр Сүз белән эш икесе ике нәрсә икән шул Аңа, беркатлы кешегә, бу да бер сабак иде. Бер көн палатада булган бәхәс тә аны уйга төшерде Дөнья турында тел чәкәләштерәләр иде — Ул намуслы, аңа ышанырга була,— диләр кем турындадыр. - Намуслы кеше, димәк, непрактичный кеше! Непрактичныйга ышаныч бәләкәй инде. — Булдыклылык өстенрәк алайса? — Уңганлык, әрсезлек үзеңә файда, намуслылык кешегә файда, дип әйткән бер акыл иясе! — Нигә, намус белән яшәп булмас дисеңмени? — Язмыш безне екты, төшерде, кешеләр дә түбәнсетәчәкләр. Ул нәрсә кешенең психологиясендә бар Күпме генә әхлакый сүзләр сөйләмә. күпме генә өйрәтмә, кеше дигәнең үз психологиясе буенча эшли.ул. Адәм баласы үзенә файдалыны гына таный Файдасызны санга сукмый ул! Яралыларның пошаманга төшеп, үзара сөйләшүләрен тыңлап ятканнан соң. Әнвәр дә кайгылы уйларга чорнала. Бу килеш нишләр ул? Ярты гәүдәсе юк. башы да һаман авыртып кына тора. Ничек яшәргә, ни әмәл табарга? Сиңа беркем дә ярдәм кулы сузмаячак. Әнә Турганов ни әрсез, таш астыннан чыккан кеше, кайчаннан бирле рәтле эш таба алмый Замполит та аңа эш эзләп әллә кайларга барып беткән Көн дә телефоннан шалтыратып, белешеп тора. Барыбер юньле эш юк. Дөрес. Турганов хөрти генә булса да бүлмә-почмак бирә торган эш карый Аңарда әрсезлек тә, тәвәккәллек тә бар Ә миндә берни дә юк. Элеккеге кыюсызлык, юашлык өстенә бу аяксызлык мине тәмам бетереп ташлады. Мин еш кына үземне тирән бер чокыр төбендә ятам кебек хис итәм. Ничек чыгармын мин бу чокырдан3 Болайга барсам да стена, тегеләйгә төртелсәм дә — шул ук мәрхәмәтсез стена! Әллә берни дә уйламаскамы? Ни булса, шул булыр? Юк, мондый принцип белән эш майтару мөмкин түгел. Гомер бит бер генә, бүтән булмаячак ул! Әнә Самохин гел әйтә иде үзеңне корбан итеп сизәргә ярамый, алай итсәң, чокырдан тырма- шып чыга алмыйсың, ә үзеңне тулы кеше итеп тоярга һәм шулай хәрәкәт итәргә! Шунда гына безгә котылу... Әнвәр бу сүзләрнең асыл мәгънәсен аңлап та бетерми, шулай да күңеле моның бик кирәкле сүзләр икәнен тоя иде. * * * Коридордан култык таякларын идәнгә шак-шок бәреп, аяксыз ике яралы берберсенә таба килә иде. Йөзгә-йөз очрап ияк кагып исәнләштеләр дә узып киттеләр Инвалидлар арасында таныш булмаган кеше белән дә шулай исәнләшү бар иде Ләкин берничә адым киткәч, икесе дә туктап, артларына борылды. Бер-берсенә текәлеп тордылар. - Фазлыев?— дип дәште өлкәнрәк күренгәне ышанычсызрак тавыш белән. Әнвәр мөлдерәгән күзләрен чекрәйтеп карап тора иде. төсеннән чамалап, Ваһаповны танып алды. Шулай да, икеләнеп калды, элеккеге таза замполитны бер аяксыз көе күрүе сәер, тиз генә ышанырлык түгел иде. — Иптәш замполит?!— Әнвәр елмайды. Шул мәл замполитны соңгы мәртәбә күргәне, аның каршына килеп ярдәм сораганы исенә төште. Ваһапов, ни әйтергә белмичә, аптыраган төстә торды, бик яшь килеш бәхетсезлеккә дучар булган үз солдатын күрү ана да авыр тәэсир иткән иде Ул. юатырга теләгән шикелле, Әнвәрнең иңенә учын кунды һәм сыпыргалап алды. Теге вакытта мин кирәкле жиргә чылтыраткан идем,— диде Әнвәрне тизрәк тынычландырырга итеп — Соңыннан тикшереп белдем. Сө- ♦ енчалин барысы да тәртиптә, дип әйтте Рәхмәт, иптәш замполит' - диде Әнвәр, күзләрен учы белән “ корытып алып Ваһапов палатасына кереп сөйләшеп утырдылар. Палата бик чиста 5 һәм таныч иде. Өч-дүрт кенә яралы караватларында китап-газета укып = ята Бер берсе белән бик итагатьле генә сөйләшәләр Офицерлар икәне = әллә кайдан сизелеп тора Ваһапов үзенең Әнвәрдән соң булган хезмәт 3 урыннарын әйтеп чыкты Махсус ротада замполит вазифасында алгы т сызыкта булуын. Курляндиядә бер бик каһәрле биеклекне алганда яра- ♦ лантанлыгын сөйләде. Әнвәр дә шул тирәдә, кечкенә бер шәһәр янында f яраланган булуын әйтте Аларнын икесен дә алгы сызыктан Митава шә- - һәрендәге бер үк госпитальгә китергәннәр булып чыкты Ә Митавадан ' Әнвәрне бирегә шактый элек озатканнар Икесе бер үк госпитальдә * ятсалар да. күрешү-очрашу мөмкинлеге хакында уйга да китереп булж мый Икесе дә бик авыр хәлдә: аңнарын ж уеп. ничектер у леп китмичә. * көч хәл исләренә килеп ятканнар Ваһаповта да гангрена булган икән . Гомере кыл өстендә генә калган Шәфкать туташлары, врачлар бик әй- = бәт булдылар, юкса беткән идем, дип ниндидер горурлык белән әйтте Ваһапов Ася исемле сестра мине бик карады, хәлем бик начар вакытта ү зенең канын биреп, коткарып калды Ася дигән исемне ишеткәч. Әнвәрнең колаклары торды, дикъкате шуңа тупланды Сүзнең азагын көтте Баш миенә кайнар елдырымнар каяндыр йөгереп менгәнен, канның шулай таба куылганын тойды Нинди Ася? - дип түземсез төстә сорады Әнвәр һәм нигәдер бите кайнарланып киткәнен сизде Ул йотылып Ваһапов йөзенә текәлде Әллә мине караган Ася турында әйтәме, дигән уй килгән иде аңа башта, аннары бүтән бер сестра хакында, ахрысы, дигән шик ымсынуын тынгандай итте Әмма Ваһапов Әнвәр белгән шул сестра Мишина Ася турында сөйли булып чыкты Әнвәрне бик нык караган, тәрбияләгән, үлемнән коткарган Ася! Алар икесе дә Асяның куллары аша үткән икән Мен.» нинди тәңгәллек! Кара син моны! Асяга соклану, аны алнһә итү Ваһа ионның бөтен чыраена нур булып калыккан Әнвәр үзен Асяның ничек каравы турында тыйнак кына сөйләп алды Ваһаповнын эчкерсез шатлануына. Асяны аллалаштыруына шәүлә төшермим дип курыкты Ләкин эчтән шатланды Асяның үз-үзен аямавын, рнясызлыгын онытмаулары өчен чын күңелдән сөенде Асяның тырышлыклары, яралыларны терел тергә янып көеп йөрүләре бушка китмәтән Шулай булгач, мең шөкер Чын күңелдән салган хезмәтнең онытылмавы һәм Асяга мең мен яралылар күңеленнән рәхмәт явын торуы бик зур iаделлек' Авыр яралыларны карауның барча мәшәкате, кара эше шәфкать туташлары җилкәсенә төшә Бик четерекле, каһәрле хезмәт бу Асига да күпне кичерергә туры килгәндер Әнвәр күз алдында да кызыкайны түбәнсетә торган хәлләр булды Бер бәлачел яралы ята иде Өске теш казнасы, ирене һәм ярты борыны юк Күзләре күрми Яшь билләрен ярчык өзгәлән бетергән Операция ясап, селәгәй бизләрендәге сыекчаны күзләренә ата торган иттергәннәр Бу күрә башлады, күзләре нормаль хәлгә килде Ләкин шуңа бәйләнгән икенче нәрсә ашаганда авызында селәгәй беткән. Тора-бара булыр, диләр Организм әле үзенә авыз эчендә селәгәй бизләре эшләргә өлгермәгән Шунлыктан яралы каты ри тыкны ашый алмын, авыз эче кан булып бетә, йотарга мөмкин түгел Яралы бары сыек аш кына кабул нтә иде Аңа бик майлы шулпа бирәләр Ә бер көнне моңа кәтлит белән ботка куйганнар Селәгәй бизләрен тизрәк үстерү өчен врач аңа шуны язган, бу да кирәк икән. Аш исеннән яралының күз яше бик каты ага башлый Билгеле инде, селәгәй бизләрен күзгә ялгагач Моның бик каты ачуы килде. Ул сөйләшә алмый, бар хисләрен кулы, хәрәкәтләре белән белдерә иде Б\ юлы исә, эмаль поднос белән дарулар алып керүче Асяны күрде дә үзен ярсытып торган азыкны тотып аның өстенә ыргытты Ася мескен бер сүз әйтмәде, бары йөзенә кызыллык йөгерде. Халатын сөрткәләгән итте дә яралы янына килде, гозерен тыңларга кереште Ул үзен бик уңайсыз сизә иде Нишлисең, түзәргә туры килә. Шундый түбәнсетүләрне дә күтәрергә мәҗбүр буласың Мондый хәлләрне йөрәгең белән генә күтәрәсең, дип сөйли иде Ася Әнвәр ярасы сызлаудан төннәрен йоклый алмый борсалана иде. Ася шул чакларда Әнвәр янына килеп утыра да пышылдап үз башыннан кичкән хәлләрне сөйләп алгалый иде Әнвәр, ничектер оялчанлыгын да онытып, Ася турында сораштырды Барын да беләсе килде. Ул бит һаман Ася хакында уйлап ята иде, йөрәгенә аннан да якын кеше юк. Шундый затны ничек беләсе килмәсен, ди! — Ася белән юлда унике көн бергә булдык. Бер-беребезне белеп бетердек — Ваһапов гадәтенчә бик салмак кына сөйли. Әнвәрнең йөрәге дөп-дөп тибә. Ваһаповка ишетелә күрмәсен. Ася турында болай салкын гына сөйләү кәефен җибәргән кебек итә иде. — Ә аннары Митавага кайтып киттеме? — Юк, биредә эшкә калды. — Ничек?! Ул бу якныкы түгел бит? — Гаеп миндә,— диде Ваһапов ниндидер эчке горурлык белән елмаеп.— Шул ике атна эчендә без аның белән бер-беребезне сүзсез аңлый башладык — Ваһаповның бер дә эчке дөньясы беленми торган чыраенда нурлар тагы күбәйде, җетеләнде. Күз кырыендагы җыерчык сызыкларына яктылык тулды. Әнвәр ни әйтергә белмәде. Әһә, менә ничек икән! Эшләр тирәнгә киткән икән Бу хәлне баш мие үзенә кабул итеп, әйләндергәләргә кереште Ләкин миенең көче әз. бу фикерне һич тә сеңдерә алмый азапланды Шәфкать туташы кереп. Ваһаповка процедурага барырга кушты Культясына кайнар парафин ябалар икән Палатадан бергә чыктылар Әнвәр Ася хакында гына уйлады. Бу уй аңа тансык иде. Ася- ның беркемдә дә булмаган йомшак ягымлылыгы, нурлы мөлаемлелеге, һәр кешегә игелек итәргә генә торуы, һәрчак балкып торган йөзе- бите, ак күмәч кебек ак куллары Ярый болары тышкы матурлык булсын, ди Аның эчке матурлыгын авыр яралылар күбрәк белә. Кешелекле булуына тиңнәр табылыр микән? Күпме яралыларның гомерен саклап калды ул?! Әнә шундый кызга Ваһапов ничегрәк булыр соң? Әнвәр Асяга таза, киң җилкәле, мәһабәт бер офицер юраган иде Шуның белән бәхетле гомер кичерсен дип эчтән генә теләп, рәхмәтен дога кебек укып яткан иде Юраганы юш килмәде, әллә шуңа күңеленең бер почмагында Асяны жәлләү хисе калкып, эчен пошырып куйды. Аяксыз инвалид белән көйсезрәк булыр бит Әнвәр инвалидларның төрлесен күрде. Бик түземсез халык Дөрес, Ваһапов сабыр кеше анысы Шулай да бөтен кеше түгел. Асяга авыр булыр бит? Ася, мөгаен, Ваһаповны жәлләгәндер? Үзен тагы корбан иткән ул, бер дә бүтән түгел!? Ася моңа соңыннан үкенмәсме? Бу холкындагы артык риясызлыктандыр инде. Бәлки үзенә әйбәтрәк пар чыкканын көтәргә кирәк булгандыр Күңел аның ялгышмавын, бик бәхетле булуын тели Бик өмет итә Хәер. Ваһапов әйбәт кеше, әйтәсе дә түгел Хөрмәткә лаек, яратуга да торырлык булырга тиеш (Әзимов әйтә: кайбер ир-ат. ди, яратуга торырлык түгел, чөнки яратырлык дәрәҗәгә барып җитмәгән, имеш Шулай булса да хатын-кызлар ахмакланып аларны ярата һәм гомерләрен харап итә, ди Китаптан укып әйтәдер инде, шуңа Әнвәр аның сүзләрен аңлап та бетерми ) Ася. бәлки, тагы шуны да уйлагандыр Ваһаповка госпитальдән подполковник дәрәҗәсе биреп чыгаралар Комсоставта шундый тәртип Пенсиясе дә әйбәт булачак анын Кая барса да. подполковник дигән дәрәҗәсе булыр Дәрәҗә алдан йөри торган нәрсә Нинди генә шәһәргә барып төшмәсен, ана квартира тәэмин ителгән Юк. Ася бик үк алданмаган шикелле Холык-фигыльләре дә капма * каршы түгел, бер чамадарак Ваһапов рус телен яхшы белә, яхшы j сөйләшә Монысы да унай як. Югыйсә. Митавадагы госпитальдә бер £ рус сөйләгән иде бер сүз русча белмәүче латыш кызына яшьлеге белән 2 өйләнеп ташлаган Бик авыр булды, ди Синен көлеп шаярасын килә. : шукланып, көлкеле сүз әйтәсен. ә ул синен күзләренә карап гик тора = Чөнки теле юк Башта телсез хатын белән торган кебек яшәдем Ул = телне белә башлаганда яшь чак үткән иде Шунлыктан өйләнү ел- = ларым, бәйрәм заманым бер эзсез узды да китте, ди Асянын ул ' яктан начар булмас кебек Ләкин Ваһапов «элеккеге контузиям» дип * сөйләнеп маташты бит? Мәкерле нәрсә ул контузия Кешене эчтән □ җимерә икән Тыштан кеше янып торган битле, таза җилкәле, һич д уйламассын, шул бер мизгелдә ава да төшә Авызыннан күбек килә ? башлый, анын югалта Әнвәр андыйларны күп күрде Тышкы тазалык- ' ка ышанып җитмичә карый ул. Юк. Ваһапов андый булмас Күзләре , бик җете, очкынлы, эчке контузиясе булган кешенең күзләре бүтән - чәрәк, тонык карый, диләр. ..Палатага яңа яралы салдылар. Әллә нинди йомык кеше Кул тык таяклары белән бик җитез йөри Беркемгә бер сүз катмый Йөзгә карамый, күзләрен читкә ала Бу нинди адәм икән дип Әнвәр нен уйлап алганы бар иде Бер көнне шуның белән яра бәйләтүдә бергә туры килде Шәфкать туташы Лениза иң элек анын культясын чиште Врач Луиза Георгиевна пинцетына спиртлы мамык алып яраны юарга тора иде, ярасын күргәч, коты алынгандай булды, матур күхзәре зурайды, иреннәре кысылды — Саянов, тагы хатыннар янына йөргәнсең?! Соң күпме әйтергә мөмкин, ә? Сөйләшкән идек бит' - Юк, Луиза Георгиевна, сез нәрсә! - Менә бит яраң әйтеп тора Ялганлама' Луиза Георгиевна культя ярасын өйрәнә иде. томпонын тигерергә ашыкмый — Болай ярап төзәлмәячәк'Әнә тагын начарланган Тыела алмыйсыңмыни соң?' -- Булмаганны, юк. Луиза Георгиевна' Ичмаса ялганлама. Саянов Ачуны китермә Мин ир-атны бел мимме? Аһ. бу хатыннарны әйтер идем, кешенең бөтен сутын суырып бетерәләр! Мондый яраңны бүтән күрмим, аңлыйсыңмы? — Ул яраны юа, эшкәртә башлады Тиздән китәм, Луиза Георгиевна - һе, киттең ди бу шешенке яра белән! Ходабәндә. нишләп сине хатыннар шул чаклы ярата, ә? Эштән чыгаралар бит үзеңне' - Төзәлә ул... - Хатыннар янына юлыңны өзмичә, төзәлми Саянов' Башыңны ахмаклыкка салма! Соңыннан начар булыр Чын менә, Луиза Георгиевна, бер гөнаһым юк,—диде Саянов, йөзендә бер тамырын да селкетмичә Саянов, бүгеннән мин сине чыгып йөрүдән тыям' Яхшылык белән килешик' Начарга җибәрмик' Ачуга китсә, сине аңлы рәвештә симуляция эшли дип караячаклар Моның ни белән бетәсен үзен чама лыйсындыр? Сөйләштекме’ Яхшылык беләкме. Саянов? - Яхшылык белән. Луиза Георгиевна — Димәк, яратуларыңны онытып торасың. Өч айга' Бар' Луиза аның культясына бинт урап бетергән иде инде Саянов авыр гына көрсенде, врачтан карашын читкә алды. Йөзе һич тә үзгәрмәгән, әйтерсең, аның белән катгый сөйләшү дә, аны оялту да. битәрләү дә булмаган шикелле иде Ай-Һай калын тиреле, берни белән дә «тишеп» булмый торган кеше икән, дип уйлады Әнвәр. Луиза инде аның бинтларын сүтә башлады... Әнвәр офицерлар палатасына, Ваһапов янына кереп утыргалый. Дәрәҗәле кешеләр, сөйләшүләре дә дәрәҗәлерәк, югарырак. Ваһапов белән янәшә караватта — капитан, ул үзен бик иркен тота, сискәндерә торган сүзләр дә әйтә иде. — Танклар белән сыттырып Ламаншка хәтле барырга кирәк иде! — дип кызгану белгертә. Берлинда яраланган, сугыш беткәч, Гитлерюнг каршы як урамнан аткан Термитлы пуля белән. Гангренаны туктатыр өчен аягын кискәннәр. Үзе Казанныкы икән Бирегә самолет белән кайтарганнар. — Юк, ярамый,— дип аңа каршы төшәләр — Сталин белә ул, зирәк баш' Алай итсәң, атомны безгә ташларлар иде. — Кая! Сталиннан алар куркып торалар Ташлый алмыйлар! Сталин булганда... Ә хәзер ничек инде — ике Германия ике дәүләт буламы? Бу бит тагы дары мичкәсе инде — Сталин җаен табар. Ул трубкасы белән бер генә ым кага Атом аларда, билгеле, ләкин бездә дә бардыр ул. Сталин аны сер итеп кенә тотадыр — Безнең танклар Ламаншка чыгып у-у-ух, ә! Черчильнең асты юешләнер иде, мөгаен — Атом ул бик хәтәр нәрсә икән. Хәтәрлеге шунда: тирә-юньне кыздырып шартлый һәм һавадагы атомнарны да шартлата икән. Күз алдыңа китер, бөтен һава коточкыч рәвештә шартлый, ди. Бөтен нәрсә җимерелә, тере җан иясе минут эчендә көлгә әйләнә дә кала, ди Менә ничек. Атом хәтәр нәрсә. — Сталин атомнан курыкмаган, союзникларның ышанычын югалтудан уңайсызланган. Ышаныч зур нәрсә. — Сталин белә, билгеле. - Берлинны дүрт зонага бүләләр,— диде капитан. — Берлинны безнең гаскәрләр генә алды. Күпме кан коеп! Нигә аны союзникларга бирергә инде? — Потсдамда шулай хәл иткәннәр, ди Сталин белмичә эшләмәс. Башкача чара булмагандыр — Шулай да анда безнең генә кан коелды бит! — Рус характеры, киң күңелле Беркатлы — Беркатлылык караклыктан яман диләр. . — Сталин барын да алдан исәпләп эшли, аны алдый алмыйсың Тынып калдылар. Тирәнгә китеп булмый. Моны барысы да эчтән сизә һәм белә иде. — Ул нигәдер үзенә Иосиф Виссарионович дип дәшкәнне яратмый икән, иптәш Сталин дигәнне генә өни икән һәр сүздә үзенең корыч икәнен искәртү өчен микән? Капитанның бу фикерен ишетмәмешкә салыштылар Ул артык күп белә иде. Кайсы, урыныннан кузгалып, палатадан чыга башлады. Ваһаповта да ишетмәгән кеше чырае иде. Ул Әнвәргә үзләренең элекке булган хәлләрен сөйләргә тотынды, Фира Касыймовнаны телгә алды. Теге вакыттан бирле элемтәне өзмәдек, хәбәрләшеп тордык, диде. Фира Касыймовнаның бу сугышта күргәннәре — сөйләсәң, кеше ышанмас. Адәм баласы чыдый икән, исең китәр. Броня туза, җимерелә, ә кеше чыдый, яши Гаҗәп! Ә үзе бер дә үзгәрмәгән Син аны күрдеңмени-* - Ваһаповнын соры күзләрендә, күз кырые /кыерчыкларында гаҗәпсенү иде Әнвәр Фира Касыймовнаны изоляторда ятканда күрүен, анда еш кереп йөрүен сөйләп бирде Мина карап-карап ала иде. әмма танымады,—диде Шул хәтле хәсрәт кичерүдән туган анаң да онытылыр,—диде Ваһапов Тавил исемле егет операциядән соң начарланган абыйсын сак лый иде Абыйсы үлде Фира Касыймовнанын ерак туганы булган, имеш Ә-ә. дип сузды Ваһапов нәрсәнеңдер серенә хәзер генә төшенгәндәй. Шул кеше белән яши ул хәзер Бик якын булып сөйләшәләр иде. җирле. Әнвәрнең Ася турын да нәрсәләрдер беләсе килә, ләкин сорарга кыймый Ася хәзер әнә ияле кеше, шуңа уңайсызлана Офицерларның эш әйбәт, алар аяксыз булсалар да үзләренә теләсә кемне карата алалар Йолдызлар һаман йолдыз булып кала Ваһапов тумбочкасыннан хатлар алды Ул часть белән элемтәне өзмәгән икән Хатлар алып тора Аңа Кытай җиреннән язалар икән Курляндиядә чакта частьне көнчыгышка җибәрәселәр дип бик еш сөйлә нәләр иде Моңа зур өмет баглыйлар иде Менә шушы һөҗүмдә генә булып чыгабыз да. менә шушы фриц төркемен әзрәк кенә чигендерәбез дә, аннары Моны үлемнән котылып тору, исән калу өмете белән куерталар иде Бу тәмугтан ычкына алсак бер Ләкин шундый ышаныч белән янган күлләр ул өметләренә ирешмәделәр Бруствердан дошман траншеяларына хәтле ара барып җитеп булмаслык дәрәҗәдә ерак иде Бу ара кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күпере иде Күперне бик әзләр генә үтеп чыга аллы Сугышта өмет белән гамәл арасы бик озын Кем башта ук төшеп кала, кем уртада, кем соңгы адымнарда Шуларның төшеп калуы хисабына бәхетле берәү, барча үлемнәр аша. өметенә барып җитә Японнарның фанатиклары бар бит Шулар бик каты каршылык күрсәтеп маташкан, диде Ваһапов Патша белән солдат шундый килешү төзи икән кирәк чакта солдат дошман танкысына гранат белән ташлана һәм шунда бетә Патша исә килешү буенча тегенең гаиләсенә яшәү бәһасен түли. Үлемгә баручы очучылары күп булган японның Самурайлар Юк. немец чаклы әшәке бүтән булмас диде Әнвәр, «немец» сүзен әйткәндә аның, үзе дә сизмәстән.теле кысыла һәм йодрыгы йомар лана иде Фриц мәкерле булды, әйтәсе дә түгел Тик барыбер бетте' Бүтән баш калкыта алмас ул Бу соңгы сугыш булгандыр Дөньяның ресурс лары бетеп бара Ваһапов ике учы белән колагын томалады, күзләре дә эчендә нидер авыртудан йомылып торды Баш чыңлый, диде ул. учларын алып Калайга суккандай, башта чың тарала Операция кирәк, диләр Контузиядә кан тамыр ларына зыян килгән Нәзберек операция таләп ителә Ася операциягә бик каршы Безнең әле бәхәс бара Фира Касыймовна аны яклый Мигә бер кыл гына тиеп китсә дә. бик хәтәр була икән Шәхес бөтенләй икенчеләнеп калуы мөмкин Медиклар белмичә әйтмәсләр, иптәш майор Әнвәр Ваһапов янында ниндидер горурлык тоя Шулай булмый ни. кемгә тия болай фронттагы замполнтыңны очрату һәм шушы килеш булса да аның белән үткәннәрне искә төшереп утыру Ул икесе дә белгән кайбер таныш сугышчы, командирларны сорашып чыкты Күбесе шул каһәр Курляндиядән ары китә алмаган Әнвәр февраль азагында яраланган иде. шуннан соң аяусыз каты сугышлар булган Немецлар алгы сызыкны турылар өчен ике өч тапкыр бер йодрык булып төйнәлеп һөҗүм башла ганнар. Самоходкалары ыжгырып килгән Ун көн буе тоташ дәвам иткән сугышта гаскәр бик нык өтелеп беткән. Шуннан соң кайбер полкларга алгы сызыктан күчәргә һәм поездларга төялергә боерык килгән Ләкин күпләр якты өметләре белән бергә Курляндиядә мәңгегә ятып калган. Командирлар аяксыз-кулсыз калса да. һаман командирларча. Аерым чыныгу алган кешеләр Борын салындыру ише нәрсә бөтенләй сизелми, һәрберсенең тумбочкасында гәзит-журнал өелеп ята. Элек укырга өлгермәгәнне хәзер куып баралар. Бер дә бирешәселәре килми Рухи нык бүлу зур нәрсә шул Болар нинди очракта да жебеп төшә торган түгел Боларда үзәк нык. иман нык! Ничек алар кебек булырга дип кызыга Әнвәр Әллә күп укырга кирәкме? Акыл тупларга? Укып кына акыл күбәя микән соң? Әзимов әйтә, акыл күп кирәк түгел, булдыклылык, эшлеклелек кирәк, ди. Биредә шундыйлар Әнвәр замполитыннан киңәш сорый: нишләргә, кая барырга аңа? Укырга кирәк, ди Ваһапов Менә курсларны бетер дә тагы укырга кер Урта мәктәпне тәмамла Аннан күзең ачылыр, ары нишләргә икәнен тормыш үзе күрсәтер. Мин дә Ленинградтагы партшколага керергә ниятлим Ася нәрсә әйтер тагы. Ул Митава диебрәк сөйләнә. — Мин дә шунда китим микән әллә? — Әнвәр Латвияне бик яраткан иде. үзе булган жирләрне хәзер дә сагынып искә төшерә. Әллә анда күп газаплар кичергәнгә, туфракка каны акканга, ул жирләр якын аңа Туган ягы кебек Өтелгән килеш үз авылына кайтасы да килми. Ничектер уңайсыз. Авылдашларыңның өметен акламагансың кебек тоела Авылга батыр булып кына кайту яхшы Җиңел. Юкса, жәлләү китә, күзләрдән суган суы чыгару була. Тере килеш кызгану уята торган бичарага әйләнәсең. Авыр бу... — Укы.үку үзе юл ача ул! — диде Ваһапов нык итеп Палатага Фира Касыймовна килеп керде. — Рәүф, хәлең ничек? — Русча гына сөйләшәләр. Әнвәр үзен артык санап бөрешеп калды. — Зарарсыз,— диде Ваһапов. Фира Касыймовнаның матурлыгы бөтен гәүдәсенә таралган Куллары, тулы нәфис гәүдәсе дә ниндидер ягымлылык бөркеп тора. Тавышы да ничектер күңелгә ятышлы иде — Ася төнге сменага калам дип чылтыратты. — Алай икән Алайса.. — Ваһаповның сүзе өзелде. Бераздан ялганды. - Рәхмәт! — Протезың иплеме? — Фира Касыймовна карават башында миномет көпшәсе кебек торган агач аякка ымлады — Әйбәт шикелле Өченче көн ике сәгать йөрдем — Ваһапов кулы белән протезына кагылып алды Аннары Әнвәрне күрсәтеп әйтте: — Менә Алексейда телефончы булып йөргән егет Фира Касыймовнаның озын керфекләре лепердәде, ул Әнвәргә төбәлгән иде Әнвәр уңайсызланып кызарды. Хатын исә аны һаман хәтеренә төшерә алмады Алексей исеме уйланырга, игътибарлы булырга мәжбүр итә иде кебек. — Кайсы вакытта? — Шул син анда булган чакта. Ул сине яхшы белә Ваһапов нигәдер аңлатыбрак әйтми Фира Касыймовнаның йөзендә һаман таный алмау иде — Шулаймы5 Ничектер хәтерли алмыйм — Ул бер кулын иреннәренә китерде, эчтән уен йөртә иде — Юк! Аның үлгәнен күрмәдеңме? Әнвәр сүзнең болай борыласын көтмәгән иде, хәтерен тиз-тиз эшләтте. Күрдем, диде ул әкрен генә.— Комбат блиндаждан тамбурга чыккан иде, «Элемтә өзелде!» — дип миңа кулын изәде Берничә адым атладым гына, шунда ординарецның «Комбат! Комбат!»— дип ачы итеп кычкыруы туктатты Өч-дүрт метрда гына снаряд шартлаган иде... Әнвәр үзен танымаганга кимсенмәде Ул кешеләрне бераз белә башлаган иде инде. Кайберәүләрнең хәтере әйбәт. кайберәүләрнен — начар Аннары кайбер кеше таныса да танымый, күрсә дә күрми Дөнья бу' Белсә дә белми, акласа да аңламый Ләкин Фира Касыймовна андый түгел Ул Алексей хакында тирәнгә керергә курыкты, тагы берәр ♦ деталь ишетеп йөрәгем бозылыр, дип тизрәк чыгып китте Турганов, кыш буе госпитальдә шикәр җыеп. аны шәһәрдә сатып = йөрде. Квартирлы эш эзләде Юк та юк Шулай да бер көнне ул = сөенечле чырай белән кайтты Авылдашын очраткан икән Ул исә квар- 2 тир ягын җайларга ышандырган Ин элек үзенә пропискага яздырырга булган Үзе «Кызыл Шәрык>та эшли һәм шул завод ишегалдына салынган баракта яши икән Ләкин прописка ансат кына булмады Тургановка күп йөрергә туры .■ килде Райсобес юлын да байтак таптады Алардан кәгазь алды Бар * төштә дә кәгазь генә кирәк иде Кәгазьсез син бер тиен дә тормый- -< сың. Милиция бүлегенә госпиталь замполиты белән бардылар Эш уңай ~ хәл ителде Прописка булгач. Тургановны авылдашы «Кызыл Шәрыкжа эшкә урнаштырды Башта өйрәнчекләр эшли торган цехка шешә санап = кертә һәм. сыра тутырыл!ач. санап кире кабул итеп ала Әмма шунда тагы бер мөһим тоткарлык туды Авылдашының бүлмәсе кечкенә, анда Тургановка урын юк икән Бүлмәдә бер карават та бер өстәл, бүтән нәрсә сыймый Хуҗалар балаларын караватка салалар, үзләре идәндә Турганов тагы замполита барды Ярый әле ул. игелекле, мина тагы бер йолдыз өстәлерме, юкмы дип калтыранып тормый иде Тургановка госпитальдә яшәп эшкә йөрергә рөхсәт итте Ризыктан да төшермәде Шулай да палатадан күчәргә кирәк булды Госпиталь йортының ярым подвал бер бүлмәсендә яралыларны итек тегәргә өйрәтү остаханәсе бар иде Ул буш, бер курс тәмамланган, икенчесе әле җыелмаган Турганов шунда торып эшкә йөри башлады Ризыкны тумбочкасына кертеп куялар. Әнвәр кич белән аның янына төшкәлн Турганов кайчак бер шешә сыра кыстырып кайта Үзем алмадым, бирделәр, ди Башкаларның алганын күрмәсен дип шулай эшлиләр икән Күз йомдыру өчен Сыраны стаканнарга салып, әкрен генә чөмерәләр, икесенең дә иреннәренә «ак мыек» сыра күбеге ябыша Сөйләшәләр, хыял итәләр. Кешенең мөмкинлекләре никадәр аз булса, ул шул чаклы хыялга бай була Боларның да сыра пары белән хыяллары уйнаклый, оча Тургановның карары нык пар белән җылытыла торган бүлмә булса гына алачак. Бүтәнгә риза түгел Ничек ул утын кисеп, ташып йөрсен? Ул моны Әнвәргә дә акыл булсын дип сөйли иде Сыра заводының торак ягы бик хөртн икән, өмет юк. дн Шулай да Тургановның гаризасын алып калганнар Авылдашы аны һаман өметләндерә нде Имеш, барактан бер-нке гаилә яңа салынган йортка күчә Ул йортлар Павлюхинда Әсир немецлар төзегән Алар хәзер дә шунда эшлиләр Әнвәр култык таягы белән йөрергә өйрәнгәч. Ботан бакчасына бер барганда, эчкәрәк кереп китеп, аларны карап торган нде Барысы да таза-көр кыяфәттә Димәк, ярыйсы ашаталар Киемнәре дә әйбәт, ямаулы мундирлысы бер дә юк Ү зләренең зәңгәрсу киемнәре Ләкин бик әкрен кыймылдыйлар Озак кына итен кирпечкә үреләләр, аны озак кына итеп алалар Бер дә ватылмыйлар Тагы шунысы гаҗәп, эшли торган җирләре тәбәнәк кенә койма белән әйләндереп алынган Бернинди чәнечкеле тимерчыбык юк Боларга үзләрендәге лагерьларны күрсәтеп карыйсы нде Әнвәргә Даугавадагы немец лагерен карарга туры килде Кабахәтләр әсирләрне, мунчага керәсез, дип чишендереп, бер герметик бүлмәгә туплыйлар Һәм өстәге тишектән һавада кислородны бетерә торган порошок сибәләр ». «к. у • Mi» 17 икән. Егерме минут эчендә бүлмә һавасындагы кислород бетә, кешеләрдә агония башлана. Тәмугтагы үлем газабын противогаз кигән немец кечкенә тәрәзәдән күзәтеп тора. Бер сәгатьтән бер партия әсир гәүдәсе мичтә яндырырга әзер була Шуны күрсәтергә иде боларга. Әмма Турганов күңеллеләнеп кайткан — Кичә теге баракларны карап торучы комендантны абый белән икәү ресторанга алып бардык,—дип сөйли.—Майламыйча таба купмый дигәнне беләсеңме? Ә кубарырга кирәк. Сыйлау шул инде Бер- икене салгач, абый сүз кушты Күптәнге белгән кешесе. Бушыйсы бүлмә хакында кылын тартып карый. Теге әйтә: «Завком бүлмәне конторда эшләүчегә бирергә дип карар итте», ди. «Нинди кеше соң ул? Частный- дан күчәме, әллә квартирын яхшырту өчен генәме?» Бу кадәресен комендант төгәл генә белми икән Ярар Тагы әзрәк кайнарлана төшкәч, абый мине күрсәтеп: «Менә энекәш өчен шул бүлмәне кулга төшереп булмас микән?» дип чынын ярып салды комендантка Теге көлеп җибәрде, шаярталар, дип уйлады Абый шаярмавын белгертеп, кул артын буш итмәбез, дип өстәде. Комендантның йөзендәге сызыклар тигезләнде, ул тынып башын эшләтә башлады Аннары өметле елмаеп, ым какты. Абый аңа үзләренең планын сөйли башлады «Күченүче бүлмәдән әйберләрен алып чыгып бетергәндә ике-өч инвалид култык таяклары белән шалтыр-шолтыр килеп бүлмәгә килеп керерләр. Шалтыр-шолтыр идәнгә аварлар һәм кузгалмаслар Аларны җилкәләп чыгарырга беркемнең дә кулы бармас Ә син, комендант, белмәмешкә салышасың. Изге миссияң шул гына, ә?...» Комендант тагы бераз эндәшми генә утырды Үзе дә инвалид. Бер кулы иңбашына таккан таяк кебек асылынып тора Бармаклары җәнлек тырнаклары кебек, кәкрәеп каткан. Кулының тиресе, йомырка кабыгы кебек, кубып тора Кан йөрмәгәннән шулай икән. Күзләрен, мәче кебек, калын кашлары астына яшереп утыра. Менә кашлар өскә күтәрелде, яшькелт күзләре елтырап китте. «Ярар, сезнеңчә булсын, күрмәмен», дип куйды. Нишләптер бик җиңел ризалашты. Абый бераз икеләнеп калып әйтте: «Син практик кеше буларак әйт. бу эш өметлеме, әллә өметсезме?» «Әйтә алмыйм, минем практикада мондый очрак булганы булмады,—диде комендант —Дәгъвачылар, милиция алып килер, миңа чыгарырга кушарлар». Абый: «Ә син нәрсә эшләрсең?»— диде. Комендант: «Яралылар белән сугыша алмыйм, теләсәгез үзегез җилкәләп карагыз!» диярмен диде. Абый: «Күченүче ниндирәк адәм?»— диде. Комендант: «Якыннан белмим, каядыр бер арадаш идарәдә эшли кебек, һәрчак чиста киенгән, галстуктан. тыштан болай культурный күренә, сәлам бирә, сәламне ала, ләкин эче ничектер», диде. Кешенең эче, тышы бер түгел,— диде Әнвәр балаларчарак. — Кыскасы, безнең лейтенант әйтмешли, доннер-ваттер, ягъни яшен һәм күкрәү булырга тора,— дип Турганов Әнвәрнең җилкәсенә учын куйды — Син беренче номер әзерлек белән тор. Сигнал булуга, доннер-ваттер Әнвәр фатир мәсьәләсенең бик хәтәр булуын аңлады һәм пошаманга төште Шәһәрдә калып булмас микәнни? Бу башны кая гына куярга соң инде? Тургановка, ичмаса, әнә авылдашы ярдәм итә, ә минем бер этем дә юк... Көн җылы иде. Быел карлар да бик тиз эреп бетте Трамвайда «тагын яздан ук кояш кыздыра, ходаем, нәрсә булыр инде», дип хатын-кызлар кайгырыша. Әмма Турганов берни ишетми, берни күрми бара иде. Әнвәр аңа сүз катарга базмый. Ул эчке уйларына чумган, йөзе дәһшәтле, кашы-күзе тартылган. Яңакларына эчтән дулкынлану кызыллыклары типкән. Завод ишегалдына керделәр. Склад платформасы янына олаулар килеп туктаган иде. Алдагы таза, шәп атлы арбага платформадан сыра тутырылган зур агач мичкәләрне тәгәрәтеп китерәләр дә өч-дүрт кеше «ай-һай» дип бергә әйтеп, күтәреп салалар иде Әнвәр белән Турганов арырак үттеләр Кабан буендагы баракка таба титакладылар Шунда, диде Турганов ияге белән ымлап. Бер-ике күтәрмә баскычтан менеп, коридорга килеп керделәр Коридор озын һәм ярым караңгы иде һәр ишек төбендә әрҗә. шуның өстенә вак-төяк әйберләр өйгәннәр Ничектер бер кеше дә күренми, бала-чага да чыр-чу килми. Тышта җылы. ♦ шунда уйныйлардыр Бераз баргач, әллә каян гына озын буйлы бер | кеше каршыга килеп чыкты Турганов белән сүзсез генә курештеләр, £ теге ялт китеп тә барды Шулай да артына борылып кулы белән нзәде. 3 йөзе белән тагы нәрсәдер әйтте Турганов аңлады, күз карашлары якты « рып китте: х Комендант бу, диде шыпырт кына — Күченәләр, монда кал- = гынып йөрмәскә кушты Култык таяклары белән ишек төбенә куелган әрҗәләргә бәрелә- - бәрелә чыктылар Барак артына аулаккарак үтеп, пычкы чүбе тутырып ♦ такта белән тышлаган нигезгә утырдылар Ләкин Тургановның йөрәге - урынында түгел иде. тик кенә тора алмый ул. түземлеге төкәнә Аңа нәрсә беләндер бу киеренкелекне тутырып торырга кирәк иде Ул ишег- ' алды аша эшләгән җиренә кереп китте Цехтагы тәрәзәдән күзәтеп торырмын,— диде. Әнвәр күндәм * иде. шунда гына көтеп торырга булды. Ишек төбенә олаулар килеп ' туктаганы аңа ишетелде, ләкин ул поскан җиреннән башын сузып та _ карамады. Эшне тиз тотарлар. Күченүченең әйберләре куп булмаска ; тиеш, чөнки бүлмәсе тугыз квадрат метр гына икән Менә әйбер кара арбаларга төялеп бетте, күрәсең, олаучыларның атларын кузгатыр өчен чөңгерүләре ишетелде Шулчак барак артына Турганов килеп җитте Чынлап та сагалап кына торган икән Ул Әнвәргә башы белән генә ымлады Алар шыпырт булырга тырышып, сак кына хәрәкәт иттеләр. Менә ул изге ишек Турганов кесәсеннән ачкыч чыгарды, комендант аны тегендә биргән булган икән Ишекне ачканда Тургановның чырае зур батырлык эшләгән кеше йөзе кебек канәгатьлек, эрелек белән тулган иде Кергәч, ачкычын алып, тнз-тиз генә ишекне эчтән бикләп куйды Сулышы капкан икән. Турганов кукрәген тотып, иркенләп уфылдады, эчтән һавасын чыгарды Башын як якка чайкады Әнвәр булмәгә соклана иде Җыйнак кына, бер тәрәзәсе бар. тәрәзә астында сырлы сырлы батарея тезелгән Доннер ваттер' диде Турганов, сырмасын салып ндәнгә атты да шуның өстенә ауды Кесәләреннән ике шешә тартып чыгарды Әнвәр дә аның янына җайланды Сыраны шешә авызыннан гына йог калый башладылар Менә күрдеңме? дип Турганов кыяфәтенә җиңгәнлек, уңган лык билгеләре чыгарды Үткен егетләр шулай итә Мин исән чакта өйрәнеп кал! Ул шаярып әйтми иде Әнвәр елмайды, мактарга сүз таба алмады Нәрсәгәдер ышанып җитми иде әле Шулай бик ансат бүлмә алып була микәнни дип эчтән аптырый иде Тик иптәшенә бел гертми Турганов инде хуҗаларча тавыш белән сөйләшә Иртәгә Сорочидан бер карават, өстәл, урындык алып кайтам Керосинка сабын кибетендә бар бугай Доннер ваттер. тормыш шулай башлана, диләрме? Тутановның кәефе бик шәп иде. каядыр куккә менеп киткәндәй Сүзләрен дә аңлап бетереп булмый башлады Бу ансатлык аны һич шөбһәләмн кебек иде Күчүче күренмәде, ахры? дип Әнвәр эшнең серенә үтеп кер мәкче булды Комендант белән шухыр-мухыр китергәннәрдер дигән уй аны кымырҗыта иде Күчүче-печүче без. бетте' Бусагадан бер эт тә керә алмаячак' Сталинградта кан койганмы койган Гомерне Сталин өчен биргәнме биргән! Ярый ла аңласалар. хнсаплашсалә| ‘ — Упшым. үзеңне куя белергә кирәк! Кәлҗемә булмаска! — Эх. миңа да шундый бер почмак? — Әнвәр эчендәге яшерен теләген чыгарды. — Минем исәнлекне телә, гөмбә! Сиңа тагы да шәбрәкне табарбыз! — Турганов күптән шушы җиңүле мизгелне көткән, шуңа хәзер кинәнә дә кинәнә. Шуны җаны тансыклаган «Күрдегезме, менә мин кем?»— дип үзен күрсәтәсе килеп йөдәгән кебек иде. — Комендант нишләп күренми? — диде Әнвәр. Тургановның хәйләсен ачарга теләп Ләкин теге һаман югарыдан сөйләште, җиргә төшмәде. — Үзен яшә. бүтәннәргә дә яшәргә ирек бир. диләр. Комендант эшне белә Тешенә «сукканжны онытмый - Турганов тамак төбенә бармаклары белән чирткәләп алды Бу халыкара ым һәркемгә аңлашыла иде. — Күп түктеңме? — Дүртне бирмичә бишне алып булмый, диләр! Өйрән' Чутың бармы соң? — Кая' Җайлы эш булсын иде? — Муен булгач, камыт табылыр Миндә яшәп торырсың. Ике тәкә сөзешмәбез. Кухняга су кергән, паровой — Пропискага язарлармы3 — Бу ведомственный Ну сәмән булса, һн-и! — Турганов бармакларын берберсенә ышкып, акча санаган кебек итеп торды — Ул нәрсә бездән ерак йөри шул.. - Шундый бул. акча үзе сине тапсын, гөмбә' Тургановның бу бүлмәне ачып кергәч кинәт үзгәрүенең хикмәтен сизәргә тырышып. Әнвәр аңа карап-карап ала иде. Юк. тыштан артык берни беленми. Тик аның күзләре генә ныграк очкынлана Шешә тоткан бармаклары дерелдәгәне күзгә чалынып калды Кәефле генә сөйләшеп ятканда ишекне тыштан бик каты тарттылар, каты-каты суккаладылар Болар шым булып торды. Аннары нәрсәдер сүгенә-сүгенә китеп бардылар Турганов белән Әнвәр, бер-берсенә карап, мәгънәле генә ымлаштылар Янәсе, күрдеңме. эшләр башлана хәзер Ләкин бүтән килүче, ишек шакучы да булмады Кич булып килә иде инде. Алар шулай озак яттылар Караңгы төшеп, утлар алгач, бераз тынычланган кебек булдылар. Турганов лампочканы кабызды — Бәлки ут яндырмаскадыр? — диде Әнвәр сагаеп — Куян булдың чисти — Турганов эре генә, хуҗаларча әйтте Ул бүлмәне җентекләп караштырды, кай төшкә нәрсә урнаштырасын планлаштыра нде шикелле. Аның хыяллары канатланып оча Йөзендә нур катламы Кыяфәтендә яшәргә омтылыш, үз-үзеннән канәгатьлек иде. «Комендант белән эшне пешергән икән бу»,— дип уйлады Әнвәр һәм тәмам ышанып, тынычланды Турганов, җәлт кенә кузгалып, капкаларга берәр нәрсә алып керим, дип чыгып китте. Бүлмәне тыштан бикләргә дә онытмады Әнвәр идәнгә сузылган көе ничектер изрәде. Киеренкелек аны шактый арыткан иде. Ишек ачылган тавышка ул күзләрен ачты Ишектән таза гына бер хатын һәм аның артыннан алты-җиде яшьлек малай кереп киләләр иде Малайның иңендә карага буялган агач автомат иде. ул Әнвәр янына йөгереп килде дә: — һенде һоһ' — дип кычкырып җибәрде Әнвәр аптырады да калды Нәрсә бу? Әллә күзенә күренәме? Малай тагы аның йөзенә ук автоматын терәп «һенде һоһ!»— дип кабатлый иде Нинди уен бу? Кем шулай шаярта? Ниһаять, ул торып басты һәм хатынга төбәлде. — Гражданка, сез нишләп кеше квартирына керәсез3 — диде көчкә генә. - Син үзең нишләп монда? Әллә күчеп киткәннең берәр кешесеме ■'•и3 — Хатын аңа сыный карап тора, үзе бик тыныч Алып килгән әйберләрен чишеп алгалый иде — Бүлмәне безгә бирделәр, госпитальдә ятучы инвалид Тургановка. ягъни минем иптәшкә. Ул хәзер кайтыр — Ничек бирсеннәр? Ордер бит минем кулда. Ә сезнен кәгазегез кая? — Хәзер ул комендантны алып килә, чыгып торыгыз' — диде Әнвәр ♦ каты гына һәм култык таяклары белән хатынга таба атлады Малай $ аңа аркылы төшеп, автоматын аңа төбәп «Руки1 Руки'»— дип кычкыра ~ Малай үз уеныннан аерыла алмый иде - Син үзең чык! Кәгазең кая’- 1 ! — дип хатын нәрсәдер сизенгән = кебек тавышын күтәрде — Әһә, сез бүлмәне басып алмакчы булган = сыз икән' Әһә, сволочьлар! — Ул .әйберләрен куйды да Әнвәр өстенә = килде һәм аны ишеккә таба төртеп җибәрде. Әнвәр, билгеле, идәнгә т шалтырап барып төште, кулыннан ычкынган таяклары төрле якка ~ атылды Ул торгалаганчы хатын аның таякларын алды да коридорга ♦ чыгарып ыргытты Аннары торырга азапланган Әнвәрне ике кулыннан f эләктереп өстерәргә кереште. Әнвәр сынар аягы белән тибенгән булды - — Хулиганка! Нишлисең, җен хатыны' — диде Хатын аны кори ' дорга шудырып чыгарып идәнгә сузылдырды Сырманы аның өстенә ~ ыргытты һәм ишекне шартлатып бикләп алды Эчтән малайның шатх лы|ң күрмәдек. Югыйсә сизгерлектә бик тырышучылар булды Теге ябык ат лар белән булган эшен исендәдер. Сәвәләев зурга җибәрмәкче иде, мщ кирәкмәс дидем Ә фронтка киткәндә сине җыелышта ике пот бодай онь һәм биш кило бал белән бүләкләдек, хәтерлисеңдер? — Рәхмәт инде, хәтерлим, хәтерлим.— дип Әнвәр ана чын күңелдән яктырып карады. — Әйе, хәлләр, дип үкенүле итеп әйтте Хәлдәмов сөйләр сүзе беткәндәй. — Мин фронтка китәргә әллә ничә гариза яздым, җибәрмәделәр, — Җибәрмәүләре әйбәт булган!— Әнвәр аның күңеленә ятышлы сүз әйтергә тели иде. Бер яктан әйбәт кебек, ләкин икенче яктан. ул йөрәк турына учын куеп алды. Менә монда әйбәт түгел! Намус үртәлә. Бу инде эш узгач борчылу анысы. Хәлдәмов тынып калды Карашын читкәрәк алды. Әнвәрнең дә сүзе юк иде. Аңардан берни дә сорашмады, сүзләр ничектер күңелсез хәлләргә китереп чыгарыр дип курыккан кебек иде Икесе берьюлы кузгалдылар. һәркем үз сукмагы белән китәргә тиеш иде. — Менә укыйсын икән, бу да икмәк, молодец! дип ул һаман Әнвәрнең күңелен күтәрәсе килеп сөйләнде Югалып калма. Яшәү кы зык ул! Әгәр берәр гозерең-фәләнен булса, минем янга кил. Кайтканда Әнвәр теге атлар белән булган хәлне исенә төшерде. Ул язны аңа сабанга иң бетәшкән атларны биргәннәр иде. Бөтенесе баш тарткан атларны. Сыртлары кылыч кебек булып тора, янбаш сөякләренә әйбер элеп куярлык. Сабанны өстерәтеп басуга килеп җиткәч, тагы да аянычрак хәл беленде: атлар икесе дә буразнадан йөри белми иде. Төпкә җиккән ат буразнадан йөрергә тиеш, юкса җир сөреп булмый Аны буразнадан йөртергә өйрәтү өчен каты чыбыркы хаҗәт. Ул гына җитми, атка жәлләми сугарга да кирәк. Әнвәрнең өйрәткәнне күргәне бар- «Буразна!»—дип бик каты кычкырасың һәм каеш чыбыркы белән бик нык итеп атка сугасың. Өч-дүрт көн шулай кыйнап өйрәтергә туры килә. Кайбер акыллы атлар шул өч-дүрт көн эчендә өйрәнә, чыбыркы ашамый башлый Акыллы ат белән җайлы. Менә болар кебек ахмак атларны һич тә өйрәтеп булмый инде. Әнвәр аңлады: мондый эш аның кулыннан килми. Иң мөһиме шунда: ул атларга суга алмый иде. Чыбыркысы әйбәт булса да. бу коры сөякләрне кыйнарга аның кулы күтәрелми инде, юк Әнвәр дүрт көн газапланды. Нишләргә белмичә сабанына утыра иде дә. еларга җитешеп, кайгыра иде. Бригадир килә дә, «норма үтәмисең» дип ачулана Нишләргә? Бишенче көнне иртән Әнвәр сабанга барудан баш тартты Бүтән атлар бирсәгез генә барам, диде. Шуны гына көтеп торгандай. аны элеп кенә алдылар. Башта бригадир, аннан агитатор Бу укытучы хатын усал ачы телле иде. каты тотынды: «Син колхозны яратмыйсың!» дип йөрәккә тиярлек сүз әйтге. «Ул атлар белән үзең, сөр. аларны үзең кыйна!» — диде Әнвәр ни дип җавап бирергә белмәгәч. Хатын тагы: «Синең әтиең теге сугышта немецларга болай гына плен төшмәгән!?» дип ычкындырды. Әнвәр рәнҗеде: «Син лыгырдап йөргәнче үзең эшләп кара колхозда, үзең чилән!» Ул арада «вәкил чакырта» дип идарәдән бер куштан менде Идарә йортының клуб белән тоташкан өлешендә эчкәрге бүлмә бар иде. Куштан Әнвәрне шунда алып керде. Ишекне ачып бик каты эчкәре төртеп җибәрде. Әнвәр урындыкка тезе белән килеп бәрелде Авырту ачысыннан күзләре юешләнгән иде Шкаф артыннан Хәлдәмов килеп чыкты. «Менә колхозны яратмаучы саботажник!»— диде куштан. Хәлдәмов тыныч кына карап тора иде Куштан өстәл артына утырып, кәгазь-каләм алды «Ник эшкә чыкмыйсың?»- дип дәште Хәлдәмов. Әнвәр өзек-төтек сөйләп бирде. «Атларны кыйный алмыйм, нишлим?»— дип сүзен бетерде. «Алдыйсың!» дип кычкырды куштан Нәрсәдер язмакчы булды. Ләкин Хәлдәмов тыныч кына аңа чыгып торырга кушты Минут эчендә теге ишек артында шым булды Хәлдәмов ипләп кенә бер-ике сүз белән хәлне аңлатты да кайтарып җи бәрде Икенче көнне аңа ярыйсы гына атлар бирделәр Әнвәр карусыз эшләде Хәлдәмовның яхшылыгын соңыннан гына аңлады ул Түбән колхозда шундый ук хәл өчен бер егетне ерак сәфәргә либәргәч кенә Ләкин я»мышны алдан белеп булмый шул. Соңыннан ни буласын белергә язмаган Теге егет ерак сәфәрдә фронтка эләкми калган Тап-таза Әнвәр әнә ничек булып бетте? Тик ул үзенен хәлен тегенекеннән өстенрәк саный Чөнки биографиясе берни белән дә тапланмаган Сәламәтлеге беткән, әмма пычранмаган Шушы чисталык ана ничектер кыйбатрак тоела иде. Имтиханны укыту комбинатыннан килгән комиссия алды Таләп шактый каты иде Шулай да төшеп калучылар икәү генә булды Унсигез'кеше имтиханны тапшырып чыгуга иренне Госпиталь җитәкчеләре бар көчләре белән яралыларны сафка кайтарырга тырышалар иле Курсны тәмамлаучыларга чыгарыш кичәсе оештырдылар Класс бүлмәсендә өстәлләрне тезен, табын әзерләнгән иде Саран ланмаганнар, һәр кеше алдына кәтлнт белән ботка. кызыл балык, селед калар турап куелган Икмәк телемләп уртага өелгән. Яралылар кереп утырдылар да өстәлдә ни җиюшмәгәнне шәйләделәр. Менә ишектә i күтәреп Фира Касыймовна килеп керде Ана икс кыз булышырга тотын ды Булачак рәхәтне алдан тойган мизгелдә кеше тынып кала Стакан тотып өстәл башында замполит торып басты Шунда Фира Касыймовна да Әнвәр янындагы буш урынга килеп утырды Иптәш Сталин яралыларга карата зур кайгырту күрсәтә, диде замполит Кайда гына булсак та. без моны онытырга тиеш түгелбез Нинди генә авыр хәлләр безне сынаса да, совет солдаты исемен.» тап төшермик1 Юлбашчыбыз саулыгы өчен* һәм үзебезнең тазалыкка! дип кемдер өстәде Әнвәрнең күңеле күтәрелде, үзен бер карыш үсеп киткәндәй сизде. Табында сөйләшү, шатлыклы тавышлар көчәя төшкән иде Шу нардан файдаланып. Фира Касыймовна Әнвәргә таба иелде Мин сине хәтерләдем, диде Сине батареяда «малайка» дип йөртәләр иде. әйеме? Син чыннан да Алексейның үлгәнен күрдеңмени? Күрдем, дип ияк какты Әнвәр Күмгәндә була алмадым, сан батка алып киттеләр, яраланган идем Бер яралы ашханәдән менгән чнбәркәй белән сүз куерта иде Тол хатын сөрелмәгән жир ул. диде майлы битле хатын Сөрүче бер дә булмадымыни? дип кызыксынды аяксыз Булмады шул. нишлисең Сөрелмәгән җирдә әрем, билчән үсә Үсә инде, үсә - Син теге чирәм җир кебек инде алайса5 Нәкъ. нәкъ, дип кеткелдәде хатын Күтәрелмәгән чирәм Рәсәйдә чирәм җир күбәеп китте Сиңа да бер төрән табылыр анысы, әнә күпме төрәннәр ята һәрберсенең үз кишәрлеге бардыр шул Хатын калын җил кәләрен селкетеп кеткелдәде Сөйләшү, шау-шу. көлүләр торган саен күбәйде Инде эчтә й.< сер. йә шик кебек урнашкан сү ч..|> атылып чыга башлады < афароа янган аяксызның ярасы төзәлми иде Врачлар ниләр генә эшләтмәде. һаман чимә-чи булып тора Үлекләми дә Үлеге булса төзәтер иде Юк. зәңгәрсуланып чиләнә дә чиләнә Берсе шуңа тотынды Синең яран ни өчен төзәлми? Беләсеңме? — Ни өчен5 Күңелендә синең гөнаһын бар. намусың чиста түгел, шуның өчен' Нинди гөнаһ, нәрсә такылдыйсын? - дип кызмакчы була Сафаров — Син ул гөнаһыңны үзең оныткансыңдыр да. ә күңел онытмый Жан истә тота. Син берәрсен саткансың.гыр да. үзеңне көчләп, оныткансыңдыр. Жан эчтә барын да исәпләп бара Әнә шул синең яраңны төзәттерми'.— Яралы ихластан сөйли иде. Сафаров берни әйтә алмый, моны чын дип кабул итмәгән төс чыгарып елмая. Никтер, үз эченә йотылып, тынып кала. Яшьрәк һәм елдам бер аяксыз егет шәфкать туташы белән уртак тел табар өчен разведка алып бара шикелле. Ниндидер кызык сөйләп, аны көлдерә дә көлдерә иде. Ул инде чибәркәенең иңенә кулын куеп торырлык ышанычка кергән һәм аның битенә авызын якын ук китереп сөйләнә. Каршы яктан кемдер шаяртып аларга: «Әче!»—дип кычкырып куйды. Дәррәү көлеш күтәрелде. Яралы аның саен дәртләнеп шәфкать туташы иңендәге учын күчергәли иде. Теге шаян тагы: «Әче!»— дип ярып салды. Көлеш тавышы түшәмне күтәрә язды. Татьяна Владимировна җыр башлады Яралылар, шәфкать туташлары аңа кушылдылар. Бу бик моңлы җыр иде. Кичә җыр белән шаян сүз сибү, шуклану, көлүләр белән әйбәт кенә барды Тик Әнвәр генә чыдамады. Башы чатнап авырта иде. Ул ипләп кенә торды да бүлмәдән чыгып китте. Бакчага төште. Госпитальнең таш койма белән уратып алынган карт бакчасы бар иде. Юан-юан юкә агачлары инде ямь-яшел яфракка төренгән Каенга оялаган каргалар тынып калган. Тын. рәхәт. Сулыш алуы иркен. Төн караңгы түгел иде Кичәдә җырлаган тавышлар ишетелеп китә. Бераздан бакчага кемнеңдер чыгып килгәне күренде. Ак халаттан иде Шәфкать туташыдыр дип уйлады Әнвәр Тик бу Фира Касыймовна булып чыкты. Туры Әнвәр янына килде. Әнвәр ни әйтергә дә белми тынып калды. Ул Фира Касыймовна янында ничектер каушый иде Врач үзе сөйләргә тотынды. Комбатны һаман оныта алмый икән. — Аның белән булган чаклар матур төш кебек кенә булып калды. Алексей кебек кеше юк еинде ул. юк! Ул дөньяда бер генә булган, ахрысы. И әрәмнәр булды инде, үзе турында бер дә уйлый белмәде шул!— Врач тирән итеп уфтанды, үзенең эчке уйларын тыңлагандай тынып торды Шактый шулай утырганнан соң. тагы үзе сөйләп китте. — Минем беренче ирем дә әйбәт иде. Тик бичара бик бәхетсез булып чыкты Немецларга әсир эләккән Анда аны ниләр генә эшләтеп бетермәгәннәр Палачврачлар аның өстендә тәҗрибә ясаганнар. Арка миендә ниндидер даруларын сынап караганнар Умыртка баганасына шприц энәсе кертеп, арка миен алганнар. Шунда дару җибәргәннәр. Мескен, тәмам бетеп кайткан. Күзләре шардай зурайган, бөтен битен алып тора Күз агы белән генә карый. Куркыныч хәтта Пункциядән күз шулай була Уф! Аны жәлләүдән йөрәгем бозылып бетә язды. Аңы да бераз тегеләйрәк булып калган. Элекке таза кеше урынына тере мәет И шул чакта кичергәннәрем! Яхшылыгын шуннан бел. минем янга кайтмады. үз хәлен чамалап, анасына кайтып егылган. Мине шунда чакыртты. Башта аны танымадым Сүзләреннән генә шәйләдем Барысы өчен дә үзен гаепле саный иде бичара. «Мин,— ди,— тормыш корып яшәрлек хәлдә түгелмен, зинһар, яшь гомереңне заяга уздырма, үз җаеңны кара» Шулай диде дә караватына капланып ятты, бүтән бер сүз дә эндәшмәде. Мин еладым, бүтән берни кулымнан килми иде. Апа белән икәү елыйбыз. Йөрәгем телгәләнде инде, телгәләнде. Мин аны ташламаска булдым Аңа ярдәм итәргә кирәк иде. Әйбәт дарулар таптым, азык-төлек юнәттем дә бер-ике көннән соң сумкамны тутырып аларга бардым. Ләкин соңга калганмын, аны психбольницага алып киткәннәр Кухняда бер ир кешегә ябышкан да буа башлаган. - Бәлки, терелер әле?— диде Әнвәр, теге бичараны жәлләп. — Юк. кирегә юл беткән инде аңа - Фира Касыймовнаның тавы- шында да кызгану иде Ул тирән итеп көрсенде. Ә бакча ишегеннән аны чакырган тавыш ишетелде Шәфкать туташы дәшә иде Кичә инде тәмамланган. җыештыру, әйберләрне урнаштыру болар өстендә булуы аңлашыла иде. Әнвәр кулына «бухгалтер итеп файдаланырга ярый» дигән кәгазь алу көнен көтте Шул кәгазьне Ваһаповка күрсәтергә, әгәр хәерхаһлыгы ♦ нык сизелсә, берәр җайлы эшкә урнаштыруда булышлыгын сорарга уй f төйнәп, офицерлар палатасына килеп керде Ләкин Ваһапов караватында - бүтән берәү ята иде Әнвәр сәерсенеп. нәүми«ләнеп калды Аның кинәт ’ боегуын, шәлперәюен күреп. Ваһаповнын элеккеге күршесе: «Аны иптәш г ләре Саратовка алып киттеләр Ул айда сугышка чаклы укыган булган = икән Җайлы эш бар ли. квартир да юнәтербез дип вәгъдә иткәннәр = Бик тиз генә җыендылар да китеп тә бардылар», - диде Әнвәр үзен нәрсәсендер югалткан шикелле хис итте Җанына урын - таба алмады. Бүтән палатадагы сабакташлары янына кереп карады ♦ Әзимов белән сөйләшеп утырды. Юаныч булмады Асяны күрми калу ® бигрәк күңелен п ггәли ин Барасына да шу i кыюгызлыгы. мокыт гаепле. Ул бит Ася янына Ваһаповтан башка да бара алган булыр иде? ' Әгәр башын эшләтсә, зиһенен катырак җигеп уйласа? Нәрсәсе уңай - сыз иде соң? Ничек бетеререгә бу кыюсызлыкны, ничек җиңәргә? Ася * белән бу инде мәңгегә аерылу, бүтән бервакытта ла очрашып булмас'? * Тормышның кануннары кырыс, катгый Ул һәркемне үзенең көчле агымы на суырып ала һәм вак-төяк нәрсәләргә бернинди вакыт калдырмый " Мин үземә бирелгән вакыттан файдалана белмим Үземә тигән юешне ала алмый калам Моңа, билгеле, беркем дә гаепле түгел инде Ә күне i иеп моны кемгәдер сылтыйсы килә, барысын ла аның нстенә өеп калдыр макчы була Бер уңышсызлыкка тарысаң, шулай була iәбәпне читтән эзли башлыйсың Ә уйлап карасаң, иң гаепле «ат үзен, үзеннен пешмәгәплегең Тик үзеңне хөкем итәргә көчең генә җитми' Ул Турганов фатирына килеп кергәндә, теге яңа гына эштән кайт кан. протезын салып, культясын ял иттереп, кис« шикелле нәрсәдә ятып тора иде Бу кечкенә бер бүлмә икән Ничектер җыйнаклык, чисталык сизелә, хуҗалар уңган кешеләр, ахрысы Турганов исә Әнвәр килү i ә бик сөенде, әйтерсең, аны көтеп кенә торган Тиз-тн» торып өстәл тумбочкасыннан бер шешә сыра чыгарды, сыңар балыкны урталай кисеп куйды Эш поша, парии. гиде Әнвәр уфылдап Турганов диагнозны ТИЗ куйды: Сиңа кызлар кирәк, күңел юаткычы, диде, күген дә йоммыйча Әнвәр мондый сү « көтмәгәнгә. ни әйтергә белми торды Ул эч пошуының сәбәбен нидән икәнен белми иде Турганов нәрсәдер белә ахрысы5 Ills нысы бар килгән саен Тургановның үткенәя, чарлана төшкәнен си «ә Әнвәр Кешеләр арасында булу, ахрысы аны чарлый ботак чатакларын нан арындыра Пнргән таш шомара, диләр Гхрганов күзгә күренеп гаярьләнә иде Ул үзенең шомарганлыгы белән бераз һаваланырга ы күп сорамый Әнвәр эндәшмәгәч, сыраны стаканнарга агымы «әйдә, тот», дип ияге белән ымлап, хкра чәчә башлады Син кызлардан куркасын, әйеме’ Кыюсызлык чире* Әнвәр аптырады, каян белә ул аның кызлардан курыкканын? Әллә маңгаена язылганмы1 Юк. аяксызлык галәмәте. шп анын фикерен я панга чыгармак- чы булды , Төкер барысына да! Тлнлкк.м.мрг ә кирәк - Син мина эш тап. диде Әнвәр сыра чөмереп > ген мнында Юк. дип кул селтәде Турганов ничектер җавабы алдан хк әзер бхлган кебек Син анда батмыйсын Ник1 Әллә .ш Ы мин I К I ф .................ОМ ‘ Син бик юка тиреле бит’ Пучтлк өчен дә кайгырасың һүнш кү рәсең! Алай үзеңә генә авыр. _ — Тәртипсезлек күрсәм, йөрәк сызлый шул. — Төкер! Кемгә файдасы бар ул сызлавыңнан? Кем ишетә аны’ — Беркемгә дә файдасы юк. Беләм. Ләкин җан көя бит. - Жанына баш бул' Чи яра белән яшәп булмый! Яшәргә өйрән - Өйрәт мине, дус кеше, өйрәт! _ Ңу. синең үз кырыгың кырык бит. тыңламыйсың. — Тыңлыйм, өйрәт кенә - Әйдәме, хәзер кызлар янына киттек? Ике шешә сыра бар. Балык та эләктерербез, ә? Тукта, алай кинәт кенә. — Әйттем бит, тыңламыйсың дип. Тыныч бул, үзләре чакырды. — Сине чакырганнардыр, ә мине? — Какрас кына, ике кыз янында берүзем — ике инәгә бер җеп. — Килешер микән соң? — Күзеңне йом да ыргыл! Юкса, үз өлешеңнән колак кагып калырсың. Трамвайга утырып Пеләтәнгә хәтле килделәр. Төштеләр. Пеләтән мунчасы турыннан баралар. Тротуарда бер аяксыз утыра иде. Сәләмә бүрек кигән, кара күзлек элгән. Кешеләр үткәндә кычкыра: «Сталинград сугышында яраландым, контужен ...» Хәер җыеп утыра икән. Турганов- ның аны күрүгә йөзе үзгәреп китте, иреннәре калтырый, беләкләре тыр- пая башлады. Ул протезы белән тиз-тиз атлап янына килде һәм кинәт тегенең башыннан бүреген алып ташлады. Бүрек белән бергә күзлеге дә ычкынды Янтнев, суккин сын!—дип акырып җибәрде Турганов, хәтәр зәһәрләнеп. Аны ачудан танырлык түгел иде — Ник Сталинградны хур итәсең?! Авызыңны корт чаккыры! Ник Сталинград белән сату итәсең? Тор' Хәзер эт урынына — һәм ул таза аягы белән тегеңә типмәкче булып кизәнде, ләкин теге ялт кына торып басты. Күзе дә таза, үзе дә бетәшкән түгел иде. — Ник ирәясең ул тиклем!—диде мөгрәп. Тургановны белә һәм аңардан шүрли дә. күрәсең. Сталинградны буяма! Пычратма изге нәрсәне! Паразит! Синең пенсияң әйбәт бит! Теге малайларча артына карый-карый титаклады гына. Турганов Әнвәргә: — Госпитальдә бергә яткан идек,— диде.— Шундый бер тиен өчен чукына торган адәм. Зеленодольскида тора. Үз йорты, сыеры бар Бирегә килеп нишләп йөри, кабахәт! Тегендә аның хәлле икәнен беләләр. Сталинград белән сату итә бит, гад! Сабанчы урамына борылгач та ике катлы бер агач йортка керделәр Кирәкле квартира икенче катта икән. Керүгә кухня иде, керогаз, табак-савыт шкафы Аларның тавышын ишетепме, арыдагы бүлмәдән... Зәлия килеп чыкты Әнвәр күземә к\ренә, ахрысы, дип күзләрен угалады, юк, б\ шул Зәлия иде. Аны күрмәгәнгә бер айлап вакыт узгандыр. Шулай да гаҗәпләнмичә мөмкин түгел иде. Ул арада таза күкрәкле, түгәрәк йөзле, өлкәнрәк кыяфәтле мөлаем икенче кыз килеп алар белән күрешә башлады Ул кунаклар килүгә бик шат иде. Турганов Әнвәрне кызларга тәкъдим итте Болай ук төче кирәкми иде. Әнвәр кызарды Түгәрәк битле кызның исемен көчкә ишетеп калды Нифа исемле икән. Зәлия аңа апа дип дәшә иде. Биредә шушы Нифа баш булуы сизелде. Ул Зәлиягә, тегене эшлә, моны кара, дип кушып кына тора иде. Зәлия, әллә апасыннан \найсызланып, Әнвәр белән таныш булуын белгертмәде Әнвәр исә аңардан узып дәшәргә кыенсынды. Чынлап та, бәлки ул аның туган апасыдыр. Зәлияне шәһәрдә карап, күз-колак булып тору аңа иөкләтелгәндер? Тар гына бүлмәгә узып, бер кырыйдагы өстәл янына утырыштылар Зәлия генә утырмалы Нифа ана карашы белән ниндидер эш кушын өлгергән иде бугай Ә Нифә белән Турганов күптәнге якын танышлар кебек сөйләшә башладылар Кыз анардан бер дә тартынмый, егетне үзе белән тигез күрә иде Бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен күз карашларыннан, ихлас әйтелгән сүзләреннән чамаларга була иде Бор {аклары пешә булырга охшый Кыз Төпле фикер ш дип сорап куя «Фәлән малае» дисен «Ә ә. ли Әмҗәт бабай кулын селкен, сезнең кәҗәгез бакчага керде, исән түгел, исән түгел'» ди-ди сәламне алмый китә дә бара lllx.i мәл бү 1м • н pi in и. гышкы инк к каты ябылганы ишел тдт Нифа сикереп торды Хуҗа кайтты, шылыгыз' дип пышылдады \зе өстәлдәге шешә ләрне шкаф артына озата иде Ин элек Әнвәрне шыпырт кына озатты лар Аның артыннан Турганов чыкты Әнвәр у I төнне йоклый атмады Барча ару талу, сызлаулары юкка чыккан кебек иде Тәне җиңел әгъзалары жинел Кулы очкын каурый кебек авырлыгын җуйгандай Аягы да җиңе i башы та җиңел Баш та үзенең авырлыгын каядыр куйган буган? Болай бит аны җил очыртып кына алып китәчәк? Бөтен нәрсә җиңел булып калган төс и Дөнья да бик җиңел, тормыш та шундый рәхәт, җиңел' Бер җыр исенә килә «Әнә кн.1.1 автомобиль, төягәннәр барабан Бу дөньяны авыр, диләр, кем күгәреп караган?» Күпме кайгы, борчулар м.»че кебек эчен гел тырнап торалар иде Алар та әллә кая очканнар Авырлыкны җуюга чыдый ллмаганиярмы? Кайгылар, таштай булып, җанны басын тора торган иде Ташлар да юкка чыкканмы? Жиңел, яңа туган кебек жинел, рәхәт' Күкрәгендә йөрәге сулыгыл-сулыгып рәхәтләнеп типкәне колагына ишетелеп китә. Башында, ми тартмасында ниндидер моңсулык, нурлы зәңгәрлек. Ул ниндидер моңсу рәхәтлек эчендә йөзә кебек. Төн караңгы, ә аның күз алды яп-якты. Ул караңгылык пәрдәсе аша бар нәрсәне үтәли күрә сыман Нишләп караңгыда да минем күз алдым якты икән дип гаҗәпсенә Әнвәр. Әллә мин тагы чирли башладыммы5 Юк. чирләгәндә болай жиңел. рәхәт булмый. Күз алдының көндезгедәй якты булуы нәрсәдән, күңелдә әллә тагы бер күз ачылганмы? Зиһенем ачыл ганмы5 Күңел күзе дип юкка гына сөйләнмиләрдер5 Андый нәрсә чынлап та бар. ахрысы? Кешеләрдә шундый күңел күзе ачылу ише нәрсәләр була, ахрысы? и Палата төрле авазлар чыгара-чыгара йоклый. Ә Әнвәрнең күзләре ачык. Аңа бик жиңел, бик рәхәт иде. Алар фанер стена белән генә бүленгән тар бер бүлмәдә эшләп утыра. Икесенә ике кечкенә өстәл Михаил Кузьмич хисапчы, Әнвәр аңа ярдәмче Бирегә Әнвәрне госпиталь замполиты урнаштырган иде Курсны тәмамлауның икенче көнендә үк Әнвәр паспорт алырга булды. Моңа рөхсәт кирәк иде Замполит янына төште Әнвәрнең эшләргә теләвен замполит бик хуплады, иртәгәдән үк әзерлән, жайлы эш бар, диде һәм сүзендә торды да Кәнсәгә үзе ияртеп алып барды. Әнвәрне шунда ук эшкә куйдылар. Паспорты да юк иде әле. Дәрәҗәле кешенең сүзе үтә шул. Аннары замполит Әнвәрне госпиталь ризыгыннан да төшерттермәде Тик палатадан Турганов яшәп чыккан астагы бүлмәгә күчәргә туры килде Шулай да аның өчен болар бик зур ташлама иде. Әнвәр моны аңлый һәм замполитка, бүтән игелекле кешеләргә эчтән генә рәхмәт укып йөри иде Менә айдан артык инде ул эштә. Яңа шартка ияләнү жиңел булмады һәркөнне алтыдан торып эшкә китү' авыр иде. Госпитальдә озак ятып, иркәләнеп бетелгән Әмма бергә эшли торган кешеләр әйбәт иде. ана ярдәм иттеләр. Башта эшне дә күп өймәделәр. Якыннан бер почмак табып бирәбез дип тә өметләндерәләр иде. Эш катлаулы түгел. Баш бухгалтер ярдәмчесе Нина Ахуновна дигән хатын катыргы тышлы ка- лын-калын амбар кенәгәләрен Михаил Кузьмичка кертеп бирә Шулар- дагы жиңелрәк башкарыла торган эшне Михаил Кузьмич Әнвәргә тапшыра Бу гадәттә бер кенәгәдәге кайбер сан-цифрларны икенче кенәгәдәге графаларга күчереп кую кебек эшләр була. Техник эш шикелле генә Әнвәр бик тырышып эшли. Кайчак бирелгән эшне шактый тиз үтәп ташлый Андый чакта Михаил Кузьмич, үзенең кәгазьләренә караган килеш кенә «Ашыкма, кая ашыгасың?»—дип әйтеп куя. Бу аның көне буена әйтелгән бердәнбер җөмләсе. Ул бөтенләй диярлек сөйләшми торган, үз эченә йомылган кеше Йөзе, кояш ашаган кәгазьдәй, саргылт. чәче озын, яңакларын атнага бер генә кыра бугай Күлмәк якалары да керләнеп беткән Ул ялгызы гына яши икән Гайбәттерме, чындырмы, аны хатыны калдырып киткән, тү бән төшүенә шул сәбәпче булган, имеш Күпне кичкән, катлаулы язмышлы кеше, ахрысы, ул Өзмәс тәмәке тартып тора Бер дә елмаймас, көлә белмәс Нина Ахуновна белән дә юньләп сөйләшми иде. Тегесе буянып, ясанып йөри торган хатын. Күлмәкләрен дә тәненә сыландырып. бар чыгынтылы, керентеле төшләрен тыгызлатып. тышка төртеп тора торган итеп кия иде. Килеп керүгә чынлы тавышы белән сайрарга тотына - Әй. Михаил Кузьмич, яратам ла шушы тәмәке исеңне.— дип тезә башлый Аның янындагы урындыкка утыра, кенәгәләрен өстәлгә куя. көрсенә, җилкәләре түбән төшкәндәй була. Михаил Кузьмичка те- 44 кәлеп. тегенең керле якасын күрә дә, чын кайгыртучан кыяфәт белән аны йомшак кына шелтәләгән итә — Мунчага бара алмадыңмыни? Йа хода' Нишләргә инде5— Битенә кайгы-хәсрәт сөмсере чыга Бу шелтәләү-кайгырту аның үзенә бнк тә ошый шикелле Әмма Михаил Кузьмич бер сүз дә эндәшми. үзенең кәгазьдәге графаларына текәлгән дә тәмәкесен суыра бирә Нина Ах\- новнаның кайгырту дәрте һаман арта бара, шул чак Кузьмич аны бүлдерә — Йә. башлыйк. Нина?— дип. кырыйдагы калын кенәгәне алып, ачып куя Алар ниндидер фактураларны чагыштырып чыгарга тиешләр Хатын шуның өчен кергән Ләкин эштә әллә ни гаме юк — Гимнастеркаңны гына юып китерим. Михаил Кузьмич* ди ул. таза жилкәләрен хәрәкәтләндереп көрсенә Кузьмич кенәгәдән укып әйтә башлый Нина аны ишетми дә. Алар ничектер бер-берсен ишетмиләр. — Чи тире-илтер егерме биш мең. даланыкы — диде Кузьмнч башын күтәрми генә Нина ул әйткәнне кире тибәргәндәй кулын селтәде — Ялгыз яшәү авыр ул. Михаил Кузьмич' Үземнән беләм Ир-атка бигрәк тә Ялгыз ират кыргыйлана башлый диләр — Миронос сарык тиресе утыз мең — Синнән миңа берни кирәк түгел Михаил Кузьмич' Билләһи' Син уйлыйсыңдыр теге ни дип Юк, минем кемне булса да тәрбиялисем килә Кемне булса да карау мәшәкате кирәк миңа Билләһи' Кем өчен булса да кайгырырга, борчылырга телим мин Шул гына Михаил Кузь мич! —Озын йонлы саратовский чи тире биш йөз данә — Мин үзем өчен түгел, кеше өчен яратылган Үземә булмасын, бүтәнгә булсын Үзем өчен тырышмыйм мин Нина Ахуновна зур кенәгәне ачты Әле Кузьмнч әйткән саннарны табып, күздән кичерде Уң кул учын шул биткә куеп, сөйләвендә булды — Иртәгә үк мунчага барган бул, күлмәк-ыштаннарыңны әнә кара сумкага салырсың, беркем дә күрмәс Алып кайтып юармын Миңа эш кирәк. Михаил Кузьмнч! — Гурьев сорты ни өчен бу графага теркәлгән? Ялгыш түгелме бу? Аларның йоны югары сортлы, шуңа тиреләре дүртенче категория белән йөри ич? — Бәлки, бәлки,— дип йомшак кына әйтә Нина Кырыйга сорау куеп торам, ачыклармын Алар кенәгәдәге фактураларны чагыштырып озак кына утыралар Нина Ахуновна һаман үзенең кайгыртуын белдерүдән туктамый Михаил Кузьмич бик сабыр кеше икән Каршы да. уңайга да бер ым бнлгертми Шулай ук бу нәрсәнең туйдырып бетерүен дә сиздерми Әллә Нина Ахуновнаның шулай үзе өчен өзелүен күреп тору һәм шуңа битарафлык күрсәтү аңа рәхәт кенәме? Эш төгәлләнгәч. Нина Ахуновна авыр гына кузгала Көрсенә Михаил Кузьмичка керләрен кара сумкага салырга куша Боерыгы тегенә барыл життеме-юкмы днп бер карап ала да муен артына өеп куйган чәчләрен рәтли-рәтли чыгып китә Кенәгәләрен алырга юри оныта ул Тагы керергә сәбәп булсын өчен Ул чыккач, Кузьмнч берни булмаган кебек, һаман элеккечә утыра бирә, тик мөштегенә яна папирос кигезә Ул аңа күнегеп беткән, ахрысы Ә нигә бер дә эндәшми, сөйләшми икән’ Әнвәргә бу бик гажәп тоела Аның Кузьмнч белән сөйләшәсе килә Мен.» күпме вакыттан бирле \л ана ачкыч таба алмый Нина Ахуновна шикелле Кайчан, ннндн хәлдә теле ачыла икән моның днп аптырый ул Нәрсә ярата икән Михаил Кузьмнч’ Кешенең телен яраткан нәрсәсе белән ачалар днп Әзимовтан ишеткәне бар иде Әллә салдырып карыйсымы моңа’ Баш тартмасмы’ Ләкин бер очрак ярдәм итте Госпитальнең өстәге катларына ремонт керү сәбәпле, яралыларны аскы бүлмәләргә күчерделәр Әнвәр янына да бер кешене куйганнар иде Кайтса шул, яна күрше Татар агай. Ике аягы да төптән үк юк икән Үзенең йөзе ягымлы гына Сөйләшергә ярата кебек. Әмма бик авыру. Аңа иртә-кич укол кадап кына торалар. «Инә тимәгән бер төшем дә калмады инде,— дип көлә үзе.— Мин тишкәләнеп. иләк кебек булып беттем, хәерле булсын»,— ди. Уколдан соң шактый кызып сөйләнә дә аннары нигәдер тынып кала Бик оптимист кеше. Грамотасы бик шәп Яшьтән үк русча укыган, күп белә. Әнвәрне русча дөрес язарга өйрәткәли. Ләкин бик тиз арый бичара, маңгаеннан салкын тир тама башлый, кәгазь битен юешләп бетерә. Кара белән язган сүзләр җәелеп танымаслык була. Әнвәр аны туктата, ярар, җитеп торыр, ди. Гамәшев (аның фамилиясе шулай) кискен түмәр кебек булып калган ярты гәүдәсе белән караватына ава. Кулларын баш астына куеп озак кына ятканнан соң, тагы торып утыра. Рәсемчеләрнекенә охшаган тартмасын ача. йөзе бердән яктырып, илһамланып китә. Анда вак-вак кораллар. Мөһер ясый торган. Ул фронтта мөһер ясаучы булып эшләгән Бик оста булган. Ләкин бер урман буенда торганда җиләк җыярга дип эчкәрәк кергән икән, минага эләккән, һич көтмәгәндә шулай харап булган Ул врачларның һәрберсенә диярлек имзалары факсимилесен ясап бирде Әнвәр аңа үзенең хәлен, эштәге кешеләрне сөйләштереп ала иде. Гамәшев бик кызыксынды Ул кешеләр белән бик кызыксына Алар- ның имзаларына карап характерларын фараз итәргә ярата Шуңа Михаил Кудьмич белән Нина Ахуновнаның имзаларын алып кайтырга кушты Менә ул имзалар аның алдында ята. — Михаил Кузьмич имзасы танылмый, ләкин бик киң итеп селтәнгән сызыкларга карап әйтергә була: үз имзасын ярата бу. Эчендә мин- минлеге бастырылып ята шикелле... — Ничек ул?— диде Әнвәр аңламыйча. — һәр кешенең эчендә мин-минлеге бар. Кайбер кеше: «Мин. мин», дип йөрергә ярата. Эчендәге шул ертлач «мин»ен йөгәнлли алмый, теләми. Әмма кеше шул «мин белән генә кеше. Шул «мин»е бетсә, ул инде сынган кеше. Кешенең үз «мин»е булырга тиеш. Авыр язмышка дучарлар- ның «мин»е үз башына төшкән дөнья авырлыгыннан бастырыла, рәнҗетелә. Кеше үзенең эчке дөньясына йомыла һәм «мин»ен дә яшерә. Ул «мин» бик сирәк очракта гына үзен күрсәтеп куйгалый. Мәсәлән, имзада... Гамәшев сөйли дә сөйли. Әнвәр аның сүзләрен аңлап җиткерми. Шулай да тыңларга кызык Аңламавын белгертәсе дә килми. Гамәшев аның мокытлыгын болай да сизә. ахры. Кайчак әйтә: — Синең миеңдә сырлар әзрәк әле, әнә шул сырлар күбәйгәч аңларсың,—дип куя һәм рәхәтләнеп, башын артка ташлап көлә. Ләкин көлгәндә хәле бетә дә тагы түмәр кебек ятагына авып тәгәри. Бераз яткач, торып, сәгатьченеке кебек зурайтып күрсәтә торган күзлеген кия. — Нина Ахуновна,—дип шәрехләргә керешә —Имзасы таныла. Әйбәт күңелле кеше булырга охшый. Мин-минлеге кечкенә Шуңа күрә дөньяга таләпләре дә зур түгел. Әз таләпле зат. Ә син Әнвәр нинди таләпле, азмы, күпме? — Белмим — Син күп таләһле. Ләкин көчең аз. Физик һәм акыл көчең. Таләбеңне шуларга яраштыр. Юкса, авыр булыр, матри! — Мин аңламыйм, Гамәшев абый? — Киләчәктә аңларсың, күңелеңә салып бар. Тормыш сине төрле хәлләргә төшерер Шул чак минем сүзләр исеңә килер. Адәм баласы үзе татымыйча күп нәрсәне аңламый. Әйткән сүз керми аңа.— Ул сөйләнә- сөйләнә эшли иде Эшләгәндә үзгәреп китә икән Битендәге җыерчыклары әзәя, эчтән ниндидер нур бөркелгәне сизелеп тора. Йөзе тагы да яктыра, аңа көч-куәт өстәлгән сыман була. Икенче көнне ике имзаның да факсимилесе әзер иде Юка гына резинага имза төгәл итеп кисеп төшерелгән һәм кечкенә шакмакка ябыштырылган Чын пичәттән берничек тә аерырлык түгел. Әнвәр. Михаил Кузьмич биргән эшне язып бетерде дә. кенәгәләрне ана сузды Vie торып басты, оеган әгъзаларын язу өчен буыннарын шы гырдатып киерелде Аннары кесәсеннән теге мөһерләрне чыгарып, ак кәгазь өстенә шап-шап китереп алды Шул имза төшкән кәгазьне Михаил Кузьмич алдына куйды Теге, кинәт куркып киткәндәй. з\р башын к.үтәр- де, Әнвәргә сәерсенеп каралы , — Нәрсә бу? Ничел? диде бик тиз телгә килеп Саргылт ♦ маңгаенда җыерчыклар җыелды, чал керә башлаган калын кашлары 5 селкенгәли иде Аның өркеп калуын ку pen. Әнвәр тизрәк аңлатырга 7 тотынды Шуннан соң гына. Кузьмич бераз тынычланып, мөштегенә Z. папирос кигезде Тәмәкесен тәмләп суыра-суыра имзаларыннан күзен - ала алмый иде Үз имзасын гаҗәп ярата икән — Оста эшләгән, шайтан' Аерырлык түгел дип сокланды ул Лә- = кин эчендәге куркуы бетмәгән икән: — Моның белән мине төп башына утыртулары мөмкин ич? - диде Z җитдиләнеп. « - Ничек инде?- дип көлде Әнвәр — Бер документка шушы имзаны куйды бетте! Утыз меңне кесә- Z. сенә сала Мине тегендә' Шундый жуликлар да буламыни? — Әй. энем, син әле кешеләрне белмисең Шулай да - Минем бу кешене күрәсем килә. - диде Михаил Кузьмич Ниндирәк адәм ул? Күпне күргән кешегә охшый. Бик күп белә Теләсә нинди әйберне сора, ул аңа җавап бирә Нык укыган, ахрысы - Тегенди кеше түгелме5 Кузьмич үзенең имзаларын күзләре белән иркәли, сөя иде Шулардай аерыла алмый Бар эшләрен оныт ты. Күз кырыйларында кинәнү нуры Күптән инде аның мондый куаныч кичергәне булмаган шикелле иде Нина Ахуновна да. үзенең мөһердәге имзасын күргәч, бик нык шатланды Саескан кебек чыт-чыт килеп сөйләнде. Сокланудан күзләрен ала алмады Ул да үз имзасын ярата икән Әнвәр факсимиле мөһерне аңа бирде Нина Ахуновна әйбәт күңелле хатын иле Бу яхшылыкка мин дә бер яхшылык эшләрмен әле сиңа диде.- Mini сине бер домком белән таныштырырмын һәм сүзендә торды Эштән сон Әнвәрне домкомга алып китте Пеләтән урамы буйлап бардылар Ниндидер чатлардан борылдылар Урамнар бик пычрак иде һавада сабын заводыннан чыккан әллә нинди начар ис Мин сине. энем, бик жәллим, диде Нина Ахуновна Менә йөрәгемне бирер идем Ул биек күкрәге турында йодрыгын йомарлап читкә таба сузып алды Беләсеңме, домком Фатыйха апа бик үткен хатын Шәхси йортларның башы ул Теләсә, сине фатирлы итә ала Мәсәлән, үз йорты белән яшәүче ялгыз карчык була Гомере дә озак калмагандыр. Сине шуңа пропискага яза Син карчыкны опекага ала сын. Бераз вакыттан карчык аллаһе әкбәр! Порт сина кала Ләкин Фатыйха апага ошасаң гына Ничек ошарга соң ана? Хатын кыз җебегәнне яратмый Бәрек бул Күзенә кер Хатын кызга ни кирәк? Таяныч! Миннән таяныч чыкмас шул? Чыга, энем, чыга Холыгын гына булсын Анысы ничек тагы? Акча белән торылмый. сабырлык белән торыла. диләр Дөрес у т. энем. Нинада ачы тормыштан килә торган хикмәт сизелә иде Әнвәр әле бу ваклыкларны аңлап җиткерми Шу на күрә дәшмәде Тыңлап кына барды Б\ хатыннан күп нәрсәгә өйрәнергә буладыр Бата чума шактый гына баргач, бер алты почмаклы таза йорт каршында туктадылар Шушы икән Капкасы рәшәткәле, җиңел иде. Аны ачуга эт өрә башлады Ул арада верандадан иңенә Оренбург шәле салган бер хатын чыкты. Эткә кычкырды. — Карзун' Карзун' Теге тынгач, боларга борылды. Нина Ахуновнаны күрүгә, чын шатланып эндәште. Әнвәр исә. Карзун дигән исемне кайда ишеткәнем бар иде соң, дип. хәтерләргә маташты Юан хуҗа хатын өйгә дәшә иде Нина Ачуновна белән хәл-әхвәл сөйләшәсөйләшә өйгә керделәр Өйнең бер ягы такта белән бүлеп алынган Шушы домком икән. Нина Ахуновна сөйләп килде: Фатыйха Диндарованы сугыш вакытында мөдир итеп куйганнар. Телгә-сүзгә үткен булганы өчен Үзенең грамотасы юк. Кул куярга кызлары кулыннан тотып өйрәткәннәр Әмма герблы мөһере булгач — түрә Аңардан башка берни эшли алмыйсың. Бөтен кешенең юлында ул тора. Паспорт ала алмыйсың, пропискаң да булмый Үзенең бу форсатыннан оста файдалана, ахры, мөдир, дип уйлады Әнвәр. Теге як бүлмәдә пианино уйный башладылар. Димәк, шактый әйбәт яши. Керүгә. Нина Ахуновна: Фатыйха апа. җан-ным,—дип тотынды.—Менә бу егет бездә эшли Үсмер генә, ә немец-варварлар үзен тураклап бетергәннәр! Бик жәллим үзен. Фатыйха апа. йөрәгем өзелеп төшә! Шул балага бер почмак табын бирә алмассыңмы, ә?— Ул текә күкрәге турында йодрыгын йомарлап куйган, күзләре юешләнә башлаган иде. Әнвәр курыкты, елап җибәрмәсен тагы Нина Ахуновна — игелекле кеше. Бу аның бер дә ясалмалануы түгел. Чын күңелдән шулай Әнвәр Диндаровага карап тора Хатын бик сак күренә Ул Нина Ахуновнаның сүзләрен күңеленә алып тыңламый шикелле, эчкә үткәрми кебек. Менә ул сүзләр аның иңнәренә, кулларына орынып идәнгә борчактай коелдылар сыман Мондый очракта әдәплелек алга чыга. юату, тынычландыру сүзләре. Билгеле инде, эш батмады Мондыйларны бу хатын күп күргән. Аның кире кагу сүзләре дә әзер. Шомартылган. - Нина, кадерлем!— дип башлады — Без бит кечкенә кешеләр, безнең мөмкинлекләр юк.— диде Мәгънәле киңәшләр әйтергә тотынды. Әнвәрне жәлләвен кат-кат белдерде. Сүзләре төче һәм җиңел иде. һавада очып йөри торган сүзләр. Әнвәр шәһәр халкының бик төче сөйләшүенә игътибар итте Авылда алай түгел. Анда тупас тел. әмма һәр сүзе чын. Бер тамчы ялган юк Кайда төче, тәмле сүз. шунда ялган, шомарту булыр Ни әйтергә белмәгәч. Нина Ахуновна. җиз тимерле кара ридикюленнән фиксимилесен алды да өстәлдә яткан кәгазьгә баскалап. Диндаровага күрсәтте. — Кирәк түгелме? - диде пышылдап. Теге исә обой артында кыштырдаган тавышка сагайган мәчедәй кинәт тынып, саклыгын арттырды. — Ә-ә. дигән булды шаярткан тавыш белән һәм шул рәвешле бу нәрсәнең бәясен, әһәмиятен бер дә калдырмыйча - Булса зыян итмәс иде!— Ул бу эшнең бик пүчтәк нәрсә икәнен искәртте, аны тәмам юкка чыгарды. — Әнә егет коя да куя!— диде Нина серлерәк пышылдап. — Имзагызны бирегез.— дип Әнвәр Нинаның сүзен куәтләде. Фатыйханын маңгаенда жыерчыклар җыелып өскә менде, аннан язылып бетте Ул ышанып житми иде Шулай да боларның күңеле булсын өчен генә сүз тыңлавын белгертте — Ике данә булсын иде. дип куйды Читкә карап тора башлады Әнвәр аның имзалары булган кәгазьне алып кесәсенә салды Ә Гамәшев заказга бик шат иде. Ул. Диндарованың имзасын озак өйрәнеп, карап торды. Бу аның үз кулы түгел бугай дип аптырады Әллә шәхесе юк кешеме? Башын селкеп торганнан соң. Гамәшев моноклен күзенә киде һәм коралын кулына алды. Эш аның өчен дару кебек иде Шундый чакта йөзендәге авырту җыерчыклары язылып китә аның Ничектер МММ* МЙЯММ кителде: шимбә какие Әнвәр м I ганов янына кайта Шунда куна Иртән сыра алып, кабарга тегене моны кыстырып, кызлар янына баралар Нифа белән Зәлия алар килүгә шат Тыштан гына түгел кебек Бигрәк тә Нифа кин күнелле. юктан гына да шатлык, табып келә, шаян сүзләр сибә. Көлүе белән бүлмәне шатлыкка тутыра Биредә үзеннен аяксыз икәненнс дә онытып торасын Алар бе лән үзенне тигез, тин итеп күрә башлыйсын Шул ягы рәхәт иде Кызлар чәй куялар Табын түгәрәкләнә Кечкенә бер нәрсәдән дә көлә*көлә сөйләшеп утыралар. Сүз арасында беленә Нифа егерме өченче елгы икән, биредә ин өлкәне Ә ин кечесе Әнвәр. Сүз сөрешен Нифа алып бара, ул узаман биредә. Конкрет уйлый белә, аек фикер йөрткәне сизелеп тора Ниндидер чаялыгы, зирәклеге бар анын Эштә дә алдынгы икән Чеховой гәзитенә мактап язып чыгарганнар. Гәзитне яшергән жнрдән Зәлия алып күрсәтте Нифа әз генә кызарып куйды Кызыллыгы тиз үк бетте, сүзне икенчегә борыр өчен тырыша иде Ганс тәре, дип төртте ул егеткә шаяртып Ярата башлаган икән Кыз егеткә көлеп сукты исә. димәк, ярата, бер дә шикләнмәскә мөмкин. - Өйләнгәч снн үзгәрмәссеңме? Икенчеләнмәссеңме. ә? Әни гел әйтә иде әтиен егет чагында бик әйбәт иде. өйләнгәч, икенче төрле булды да куйды, дип. Снн дә шулай булмассыңмы5 > »е шырык-шырык көлә, матур, килешле күкрәкләре селкенеп тора Ул бер уен да эчендә саклап тотмый, ахрысы, шушы минутта башына ни килә, шуны әйтә дә сала . Курыкма. Нифа. мине үзенчә калыпларсын. дип Турганов та көлде Анын кыяфәтендә у зен хатын кыз кулына бирәсе килү чагылды Шуны әйбәт нәрсәгә санау, горурлану да беленә иде Чоның ниндидер бер рәхәтлеге бар сыман Әнвәр эчтән бер нәрсәне тойды анын да узен Зәлия ирегенә тапшырасы килә иде Турганов исә Ннфага сокланып карый. Нифа белән бераз масая да кебек Ирлекме бу әллә түгелме5 Калыпларсын сине, снн үзсүзле татардыр әле5 - Син дигәндә. Нифа. башым идәндә Турганов сары чәчләрен бармаклары белән тараштыра бераз үсенеп киткәндәй була Нифа шан руын дәвам итә Әнвәргә төбәлә Син. мыштым малай, үзгәрмәссеңме, ә5 тип шаркылдый Бер хатын әйтә икән егетләр барысы да әйбәтләр, л начар ирләр каян була соң? дип. Әнвәр кызара, ничектер у найсыз ана. ни дип әйтергә суз таба ал мый Белмим, диде Әнвәр Алдагыны алла белә, диләр картлар Алла каян белсен, у зен белергә тиеш Алдан ничек әйтә аласын5 Болай эшләрмен дип. бер эшне уй лыйсын, уйлаганың барып чыкмый Ә син барып чьи арлык ит. менә будырсын егет' дип Турганов кыюланды Нифа алдында анын бераз үзен күрсәтәсе килә иде- Менә барактан «паровой>лы бүлмә алырга өметләнәм һәм шуңа барыбер ирешәчәкмен! Каты булу кирәк анысы дип Әнвәр сүзен әйтеп бетермәде Үзендә Зәлия карашын тоеп кызарды, керфекләре түбән төште Җебегәннәрне яратмыйлар, диде Нифа. Әнвәргә төрттереп ниндидер акыл әйтергә теләгәндәй Бу юлы ул шаркылдамады Барысы да җитдиләнеп калдылар Тормышның уен түгеллеген, кешене кырыкка төрләндерә. бн|ә икәнен ничектер ерактан гына булса да сизәләр, шун нан куркалар иде кебек Кешене дөнья алты килештә төрләндерә, диде Әнвәр Зәлия алдында у зен белдекле итеп күрсәтәсе килеп Баш килеш, иялек кн леш Кара, мыштым, дип ияк какты Нифа сүзнең аскы мәгънәсен анлДП Әллә енна акыл теше чыгамы, малай? — Юк, ул көне-төне китап укып ята Бөтен китапханәне укып бетерде инде — Турганов дустын мактыйсы һәм хуплыйсы килеп әйтә иде Нифа Әнвәргә күз сирпеп куйды Ахрысы, киштәсе буш түгел бу мыштымның, дип уйлады кебек. Башым төшсез кабак, бик күп кирәк сабак,— дип Әнвәр җорланган булды, учы белән чәчләрен сыпыргалады. — Укып нәрсә?! —дип Турганов тавышын күтәрде — Яшәргә кирәк! Әниең сырхап ята, шуны кайгырт ичмаса!?— Аның сүзләрендә Әнвәрнең укуга омтылуыннан көнләү сыман нәрсә бар иде. Юкса, Әнвәрнең авыру әнисен телгә алып тормас иде. — Юк, укысын, кеше булсын!— Нифа саф күңелле ичмаса, һәркемгә хәерхаһ кына карый — Ул болай да кеше — Турганов үзенекен куалады.— Укып эреләнеп китәр дип куркам!— Шаяртып күз кысты. — Безнең авылда шундый җыр бар,— диде Әнвәр — Болай: Кулымдагы йөзегемнең исемнәре сөйкемле Эреләнмә, вакланырсың, вак акчалар шикелле... — Ә бездә мондый,—дип Нифа да җыр әйтте — Кулымдагы йөзегемнең исемнәре игерик. Ятлар безне таптамакчы, ә без таптатмый йөрик — Бу-шәп! Ятларга хут бирергә ярамый.— Турганов сәгатенә караштыра башлады Уннар тирәсе булгандыр Нифа өстәл артыннан кинәт кенә торды да коридорга чыгып керде Кунаклар кузгалалар иде. Нифа иреннәренә бармагын куеп, шыпырт кына әйтте: — Мин хуҗаны җайладым. Бу — теләкләргә бик туры килә торган сүз иде. Аңлашылды Кунарга калырга була Нифа барысын да эчке бер зирәклек белән эшли Ул рәтли алмаган эш булмас Әнә кырыс хуҗага да ачкыч тапкан Нифа лабораториядә эшли икән. Эш өчен аларга спирт бирелә, ди. Шул кайчакта артып кала. Әлбәттә, аны әрәм итмиләр Кечкенә одеколон шешәсенә салып чыгалар. Ә абзыйга бик яран куя икән. Әйе, хәзер эчемлек бик күп нәрсәләргә ачкыч урынына йөри башлады. Нифа белән Турганов караватка урнашты. Идәннең аргы почмагына Зәлия киез һәм иске-москылар җәйде. Утны сүндергәч. Нифа шаяртып сөйләнде: — Ганс, син минем белән татарча көрәш башлама,—диде —Мин аның тәртибен белмим, типтем очырдым булыр — Үзе яратып көлде. Шулай сөйләнү аңа рәхәт кебек иде Ул тагы нидер сөйләнә башлаган иде. Турганов аның авызын үзенеке белән япты, сүзе бүленеп калды. Нифа шуннан тынды... Әнвәр дә Зәлия янында утын пүләне кебек тик кенә ята алмады. Алай ятса, кыз аңа рәнҗер, отыры аңардан бизәр иде Ул Зәлияне кочарга, кысарга тотынды Үбә белми иде Ә Зәлия аны үпте дә үпте. Әнвәр кочарга гына белә иде Ләкин Зәлия эчтән әллә нинди кием кигән. Бөтен җире кыштырдау тавышы чыгара торган нәрсә белән төрелгән. Бу плащпалаткадан тегелгән нәрсә булырга тиеш. Плащпалатка бик чутта иде Зәлиянең биленнән кысып алсаң, кыштырдау тавышы бөтен бүлмәне тутыра Теге бүлмәгә дә ишетелми микән әле? Кызлар шулай киенергә тиеш микәнни, дип уйлый Әнвәр Нифа белән Тургановтан бер дә кыштырдаган тавыш чыкмый кебек Зәлия нигә болай киенде икән? Миннән курыкты микәнни? Тагы шунысы да бар: кызның биленә орынсаң. бер төрле кыштырдау тавышы чыга, күкрәгенә үрелсәң — икенче төрлерәк, билдән түбән тагы бүтәнчә тавыш килә иде Кулыңның кай төштә йөргәненә чаклы ишетелеп, беленеп тора Әнвәрнең моңарчы кызлар белән кунганы юк иде. Авылда т>ры килмәде Бүтән егетләр кызлар янында кунып кайткач сөйләгәнне ишеткәне булды, ләкин бер дә бо ши ефәк кузысы кебек «броня»га төренгән кыз хакында колагына кермәде. Зәлия усал, ертлач егетләргә туры килгәндер дә шулай саклану чарасы уйлап тапкандыр, дип уйлады Әнвәр Кулын тик кенә тотты, бер төшкә үрелмәде, сузылмады Ә Зәлия аны үпте, иреннәрен озак итеп тигереп тора иде Әнвәрнең шуңа күңеле бик хуш булды Үзендә уянган тойгыларга ниндидер җавап иде бу. Зәлия дә ана битараф кына карамый икән. Үзенә тиң күрә икән Таза-сау кыз кешегә аягы булмаган * егетне иш итү бик авырдыр, оят тадыр Зәлия әнә шуңа да карамастан, з аны ничек якын итә' Үзенә күрә бер батырлык бу. тәвәккәллек Әнвәр ; шуларны уйлап, тик кенә ятты, кузләрен йомды Әмма бер як белән Z озак ята алмый, ярасы авырта башлый иде Шулай да чалканга җан- 8 ланып. йокларга итеп маташты Шактый вакыт узгандыр инде Башы = томан эчендә йөри иде Нәрсәдер шап итеп идәнгә төшкән тавышка = күзләрен ачты Караңгыда Тургановны шәйләп алды Анын протезы 2 шапылдаган икән Тиз генә киенделәр, шыпырт кына, песи адымнары - белән коридор аша узып, чыгып киттеләр ♦ Тургановның фатиры моннан ерак түгел иде Шунда кайтып, калган “ йокыны дәвам иттерделәр Икенче көнне соң гына торып, хуҗа үзенең “ запас сырасын чыгарды Авыз чылата-чылата фикер алышалар , — Нифа ничегрәк тоела сиңа? Тургановның ул кызны Әнвәрдән мактатасы килә Әнвәр шуны л сизеп алгач. Нифаның уңай сыйфатларын әйтә Чөнки Нифа хакында < болай да яман нәрсә уйга килми иде Аның уңганлыгы күзгә бәрелеп тора. Тик Әнвәрнең мактау сүзләре бик ярлы Фантазиясез Ансыз мак- Z тау нәрсә ул! Бернинди тәэсирсез Тургановка ялкынлы булсын Нифа белән горурлана ул Күзләрендә нурлар чаткыланып китте, йөзенә мөлаемлык өстәлде Мин чисталыкны яратам, дип сөйләнде — Нифаның чисталыгы шәп! Күрдеңме, идәнгә түгәрәк-түгәрәк паласлар җәйгән Салават күпере кебек матурланып торалар Аның кул эше' Ул бит зур кешедә өй жыештыручы-караучы булып торган Шулар аңа паспорт алып биргәннәр, авылга бүтән кайтмаган Ж,айлы эшкә урнаштырганнар — Әйтәм. аңарда ниндидер затлылык сизелә. - дип куйды Әнвәр Турганов исә бер карыш үсеп киткәндәй булды — Менә шул-шул! — Ничек таныштың син аның белән? — Госпитальнең шефлары иде Беләсең ич, бәйрәм саен килеп, мәҗлес уздыралар иде Октябрьнең егерме сигезенче еллыгына да килделәр Нифа оештырып йөрүче иде бугай Мин табынга ик соңыннан утырдым Урыным Нифа янына туры килде Су кушкан спиртны Нифа авызына да алмады Үз өлешен миңа биреп барды Ә минем <чүмәлә»гә тиз менде «Чүмәлә» эчендә уйлар җиңеләйде һәм шундый тизләнде ләр. мин һавада очып йөри башладым Оҗмахта Рәхәт Кулга, билгеле, шулай ук тизлек өстәлгән, кызга таба сузыла Кыюланган Кыз исә кулны этәрми, кулга сукмый Кыздан ниндидер дулкын кебек нәрсә миңа килеп бәрелгән шикелле була, кәефне күтәрә Синең шулай булганы бармы? - Юк — Син әле яшел икәнсең Шуннан сөйләшеп киттек. Ә ул сүзне кабул итә. йөз чөерми ’ — Ә Зәлия белән каян таныш алар5 — Дөбъяз районы, күрше авыллар Зәлия ничектер Нифага чыбык очы кардәш тә икән - Карале, ә5 Әх. Әнвәр, белсәң. Нифа нинди затлы, әйбәт кыз' Мина чыкса әрәм булмасмы ул5 Мин кем5 Үзем аяксыз, әннсм сукыр Кайнананың сукыр булуы килен өчен шәп кенә була, ди бит?! дип Әнвәр юатмакчы булды — Шаяртасың, ә мин Ннфаны жәллжәллим Аның тавышы кинәт калтыранды, ул күзләрен учы белән каплады Тармаклы-тармаклы зәңгәрсу кул тамырлары хөрмәт уяталар иде. Әнвәр бераз аптырап калды Тургановны беләм дип йөри иде Ә ул исә нечкә күңелле дә икән. Аның күзләре мөлдерәмә яшь иде. — Мин сине аңламыйм әле, Ганс... — Юк. аңлыйсың! Әнинең сукыр булуын аңа ничек әйтергә? Ул миннән бөтенләй өркеп качмасмы? Гансның чыраенда зур кайгы иде. Әнвәр ничек кирәк алай юата башлады Турганов ятимлек-кимлек кичереп үскән Шулай да бәгыре катыланмаган икән Әллә Нифа белән йөри башлагач, эчтәге яралары кинәт үзләрен белгерткәнме? Тоткарланып яткан-яткан да хәзер тишелеп чыккан Тойгыларның кайда, кайчан безне нәрсә эшләтүен алдан һич белеп булмый шул. Бүлмәдә Зәлия үзе генә иде Хәзер Нифа күбрәк Ганс янында була. Аларнын аралары якынайганнан якыная бара Ә Зәлия белән ничек борчак пешерергә? Бүген Зәлиянең йөзендә таркаулык иде. Колагын каплап, ярты битендә дугайланып тора торган матур чәчләре дә чәбәләнгән Йөзенә күңелсезлек пәрдәсе эленгән «Нәрсәдән булыр бу?»- дип пошынды Әнвәр. Кыз аның йөрәгенә якын, кадерле була башлаган икән! Берәр кайгысы бар микән әллә? Ничек белергә, ничек күңелен күтәререгә? Зәлия сөйләшәсе килмичә генә сүзләрен әйтә. Әнвәр өстәл артына аның кырына килеп утырды һәм кулларын хәрәкәткә жибәрде Кочмакчы булды. Кыз аның омтылышларын кире кага иде — Кара, сине тәрбияләргә кирәк икән' — дип шелтәләгән итте Бу Нифага охшарга тырышу иде Зәлия өлгене шуңардан ала. Үзе исә кочаклаганга бик үк каршы да түгел төсле — Йә. тәрбиялә! — Әнвәр Затия сөйләшкәнгә шатланды Синең авыл гадәтләреңне юнып ташларга кирәк — Ышкың бармы соң? — Әнвәр көчәнеп кенә көлә. Зәлиянең кәефен күтәрәсе килә. — Аңа чаклы балта белән юнасы булыр! — Кара син. бигрәк! — Сине төзәтеп булырмы соң? Синең үз тугызың тугыздыр әле? — Затиянең тавышы көррәк чыкты, уенны кабул күрде шикелле — Әйе, андый чатаклык бар бугай миндә' — Менә!—Зәлия үзенең фаразы дөрес чыгуына сөенгәндәй иде. Бары купеле генә күтәрелсен, әллә нинди кимчелекләрне өсгенә алырга риза Әнвәр Бераз тын гына утырганнан соң, күңел төбендә яткан сүзне әйтте: — Зәлия, әйдә укырга керәбез, ә? — Әнвәр аңа туры карады, кыз исә карашын читкәрәк алды Озак дәшми торды, эчтән үзен тыңлый иде. Әнвәр бер көн эшеннән сорап китеп. Кремльгә, министрлыкка барып белеште Укырга кая керергә мөмкин? Ак чәчле бер бик мөлаем хатын ана төгәл мәгълүмат бирде. Әнвәрнең хәлен күреп, ярдәм итәргә теләп Әйе. тизрәк бер һөнәр алып чыгу өчен иң уңае—педучилище икән Өч елдан син укытучы Аннары белемне читтән торып күтәрергә мөмкин «Сиңа иң жайлысы Бөгелмә педучилищесы булыр,— диде ягымлы хатын — Аның директоры бик әйбәт, уз ашханәсе бар. бер тапкыр ашаталар» Соңгысы бик мөһим иде. хатын шуны кат-кат искәртте. Әнвәр, ничек булса да укырга, дигән карарга килеп кайтты Чөнки эшенә купеле ятып бетми, сан-цифрлардан сару кайнарга тотына иде Мина укырга соң инде,— диде Зәлия, чикләвек төсле көрән күз- I ipen челтчелт йомгалап. Юк. соң түгел! Син әле егермедә генә, өч елдан — укытучы. — Әйем. минем укыйсым килми — Ник? — Мин мәктәптә, кайчан шушы җәзадан котылырмын, дип хыяллана идем -- Зәлия кулын гына селкеде Әнвәр тотлыкты, чөнки һнч тә болай укудан бизгәнне ишеткәне юк иде Анын өчен укудан да рәхәт нәрсә булуы мөмкин түгел Зәлиянең йөзенә бераз уңайсызлану да чыкты Әмма укырга теләмәве белән горурлана да кебек иде Шуны акларга иткәндәй әйтә куйды — Бер авыз көлгән чакта, икенче авыз елый, диде Әнвәр монын мәгънәсен аңлады Бер кешедә шатлык булганда, икенче кешедә кайгы була. Бер кеше болай фикер йөртә, икенче кешедә бөтенләй бутан төрле уй-исәп. Зәлиянең берәр кайгысы фәләне юктыр бит5 Әйтергә 1енә теләмиме? Юк ахрысы, булса сизелер иде Үзе сиздермәс;» дә. Нифа аша беленер иде Әнвәр театрга билет алган иде. шуны бирде дә чыгып китте Кичен шунда очраштылар Нифа бик сөенгән иле Әнвәргә рәхмәтен белгертте. Зәлия исә үзен ана барыбер сыман итеп тота нде Бәлки, чынлап та барыбердер? Шулай да матур киенеп килгән Тик биек үкчәле туфли генә кимәгән Нифа исә биек үкчәле туфлидан йөри, ул бер карыш үсеп киткәндәй Биле дә сыгылмаланып тора Биек үкчә хатын-кызны матурайта, оча торган хикмәтле нәрсә, ахрысы Аны шәһәрчә итә дә куя Нифанын бөтен җире шәһәрчә, хәрәкәтләре, сүзләре дә. үз-үзен иркен тотуы да Зәлиядә әле авыл кыюсызлыгы һаман утыра кебек Әнвәр хәзер һәр төштә сизә: авыл белән шәһәрдә шактый аерымлык бар икән Авылда кеше бөтен авыл күз алдында, бер нәрсәсен дә яшерә алмый, барысын курен, белеп торалар Шуңа үзен бик кысада тотып кына яши Сүзе белән эше бер була Әгәр ялганласа, ул бик тиз тотыла Чынын гына сөйләргә өйрәнә Шәһәр дә ялганлаганны тиз генә тотып булмый Әхлак кысалары да киңрәк, иркенрәк Театрда тоташ хатын кыз гына булыр, дип уйлаган иде Әнвәр, ләкин алай булып чыкмады Ир-ат халкы да күп иде Галифедан. гим настерка өстеннән кара пинжәк киеп җибәргән, ак яка теккән Кан берләре әле хәрби киемнәрен дә алыштырмаган, медаль орденнарын күкрәгенә таккан, чылтыратып йөри Погоннары гына юк Шәһәрдә нр- атның әзлеге артык күзгә ташланмый икән «Тормыш җыры» спектакле иде Сәхнәгә өстән яктылык тасмасы сузылып төште Шул нур тасмасында әллә каян чыккан көя кублык ләре очкалаганы күренеп китте Көчле музыка яңгырады, уен башланды Малай ролен Зифа Басыйрова башкара иле Жырны да ул җырлый Бик моңлы җыр Спектакльгә шул җырны ишетер өчен генә дә йөри ләр икән Әнвәр сугыш вакытында колхозда эшләде, бу тормышны белә Биредә ул бик җиңеләйтелеп күрсәтелә Анысы шулай кирәктер инде Сәхнәдә дә кыен тормыш күрсәтелсә, нәрсә була ул' Юк тиеш түгел! Әмма булган кыенлыкны да җыр үзенең моңы белән ку мә. җиңе ләйтә дә куя иде Моң тылсымлы Күңелләргә у теп керә, айкый Жанда утырган, авырайтып торган юшкыннарны юып чыгара Моң күзгә яшь китерсә дә, кайгыны көчәйтми, ә җиңеләйт.» Күз яше кайнарлыгы белән җандагы ташлар эри шикелле Күкрәккә иркен, сулыш алырга әйбәт рәк булып китә иде Тик галеркада кычкырып утыручылар да бар нде Болар Яңа Бистә егетләре, имеш Бераз төшереп алганнар күренә Артистларга нишләргә кирәген кычкыралар «Тот та үп, шуннан карышуы бетә аның», дигән урыйсы» сүзләр ншетелгәләде Артистлар әйбәт, берни булмаган кебек үзләренчә уйныйлар Әнвәр менә ел ярым диярлек Казанда Ишетеп тә. күреп тә шхны белде Яна Бистә ничектер карашырак. тәртипсезрәк төбәк саналып йөртелә икән Бәлки бу суз генәдер Яманатың бер чыкса, аны берни белән дә бетереп булмый инде һәрхәлдә алар бик эшчән, гаярь халык булырга тиеш Зурзур завод, фабрикаларда эшлиләр, ә квартира мәсьәләсе бик кыен Завод-фабрика үзенә бик күп эшчеләр жыя. ә квартира белән тәэмин итеп житкерә алмый әле. Кайсы сугыштан кайткан. кайсы авылдан ычкынган. Шәһәрдә өйләнә. Семья барлыкка килә. Кеше өстендә яшәве бик авыр. Семья башлыгы үтә кыю карарга килә. Үзенә йорт салып чыкмакчы була. Якыннан урын бирмиләр Шулай да өйлек материал жыя Такта, бүрәнә, кирпеч әзерли Рамнарны эштә ясап алып кайта. Бары тупланып беткәч, үзе белән эшли торган егет ләргә әйтә. Алар сүзсез дә аңлыйлар Унлап дастуен егет җыела Төн эчендә өйне салып өлгертергә кирәк Поселокта булачак күрше үз кеше, 'цехташ. Алдан сөйләшенеп, өйлек барча материал аның ишегалдына ташып куелган Эшне бүлешәләр Тотыналар Егетләр ут уйнаталар Көзге төн җылы әле. үзе озын Кем нигезгә бүкән утырта, кем такта кага, арага пычкы чүбе тыгызлый, кем шунда ук морҗа чыгара. Сөйләшмичә тын гына эшлиләр. Тиз, тиз. тиз' Төн яктыргач, иртән торып чыккан кешеләр күрәләр: күршедә генә ак такта йорт пәйда булган Өч тәрәзәле Тәрәзәләргә ак пәрдә эленгән. Морҗасыннан төтен күтәрелә. Алай икән, хәерле булсын Сәгать уннарда планшетын бот турына ук салындырган милиционер килә Порт янында беркем дә юк. ишек бикле Тәрәзәдән карый. Мичтә учак яна. мич алдында бәләкәй генә бер малай ду күчеп уйнап йөри Милиционер бер сүз дә әйтми, кайтып китә. Соңыннан яңа хуҗа йортка домовой кенәгә алыр өчен йөри башлый Анысын инде рөхсәтсез салынган йорт дип бераз сузалар. Барыбер бирәләр Шул рәвешле Яңа бистә ягында зур гына поселок үсеп чыккан, ди. Нифа белән Турганов бер-берсенә ныграк ияләнә баралар иде. Егет үзенең «кысуын» бик йомшак итеп, сизелмәслек рәвештә алып бара Үзе Нифа әйткәнчә генә булырга тырыша. Күзенә генә карап тора Шулай да Нифа кайчак аңа: -- Ә син үзгәрмисеңме соң? дип әйтеп куя Тургановның эчемлек белән дуслашып китү ихтилалыннан бик шүрли икән. Әтисе шуңа хирыс булган, бер дә юньле көн күрсәтмәгән Адәм баласы шул шәй тан белән бер мөнәсәбәткә кердеме, һич тә ычкына алмый, үзе дә шайтанга әйләнеп харап була Ганс хәзер тәмам куркуга төшеп, сыра да эчми башлаган иде. Нифага ярау өчен ул барысын да эшләргә риза. Монда ул ниндидер егетлек күрә иде. Шуны зур эш саный иде Чын ир булу өчен сөйгән кызыңа үзеңне бөтенләйгә тапшыру бик кирәкле шарт Шунсыз ир дигән зур исемгә лаек була алмыйсың Үзеңә кай чак читен булса да. кызыңның кәефенә ярар өчен барысын да җиңәргә кирәк. Бу зыялылык, затлылык Ганс моны шулай аңлый һәм бик теләп эшли иде. Ул бары Нифа дигәнчә генә торыр, яшәр. Әнвәр шуны күрә дә. үзен уйлый. Ул да аның кебек тулысы белән үзен Зәлия ирегенә куярга ризамы? Әнвәр дәлилләр эзли: әгәр акыллы, уңган булса — нигә үзеңне хатын-кыз ирегенә бирмәскә?! Әмма бу. ахрысы, уйларга гына ансат. Уйларга ансат нәрсә гамәлдә бик авыр булып чыга. Турганов та шәһәрдә яшәүнең сәер якларын сөйләп куя Биредә, парин. авылдагы кебек түгел икән. Бөтенләй икенче төрле Әйтик, авылда бер ялгыз хатынга утын, йә салам кайтарасың. Ул сиңа рәхмәт укый Тегесенә тагы бер нәрсә эшлисең. Ул да игелекне аңлый. Синең абруй үсә Игелек итәсең килеп кенә тора Яхшылык итүдән дә рәхәт нәрсә бар! Сиңа бөтенләй зур кеше итеп карыйлар. Җан кинәнә Күңелең яктырганын сизеп йөрисең Ә шәһәрдә. Бер кешегә цехтан барда бирдергән идем Берни алмадым-нитмәдем Игелек итәсе килеп. Ләкин шул нәрсә профкомга ошамады Кемгә игелек итәргә белмисең, ди. Миңа бик каты ачуланды Квартир исемлегеннән чигерде. ■ Үземә начар булып төште минем игелек' Менә ничек' — Әйе. монда бизмән башкачарак. ахры’ Шуңа күрә минем укыйсым килә — Шәһәргә ияләшү авыр Ялгыз бигрәк тә! Бер иптәш талмыйча һич тә ярамый' Нифа риза түгел мәллә? — Риза да кебек, тик әнисеннән курка. Әле ял алып, әнисенең кылын тартып карарга кайтып китте - Нифа барын да булдырыр Ут йотып ятам менә Нәрсә әйтер? Шәһәрдә ялгыз авыр, малай Ниһаять, берникадәр вакыттан сон алар язылышты Шул җәһәттән кечкенә генә табын да әзерләнгән иде Ләкин Нифа да. Ганс та ничектер үзгәреп киткәннәр Борыннары салынган Нифаның кечкенә нәрсәдән дә кызык табып көлүе бөтенләй калмаган Әнвәр аларны котлап тост әйткән булды, бәхет, игелек теләде Әмма тостны күтәреп алмадылар Стаканнарны күтәрделәр дә эчмичә кире куйдылар Әнвәр дә бер генә уртлап алды. Нифа. уңайсызланып, коридорга чыгып китте Әнвәрнең сораулы карашы Ганска төртелде Тегесе, шулай ук күңелсез көе. җилкәләрен генә җыерып торды Бер сүз дә әйтмәде Нифа керде, күзләре кызарган иде Аида елаган икән Хәзер ана берәр сүз кушсаң, кычкырып елап җибәрәчәк иде Әнвәр тыелды Шаяртып Зәлияне үртәргә тотынды Ул да табынны җанландыра алмады Нәрсә булган Нифага? Кияүгә чыкканына үкенәме? Аяксыз кешегә туры килдем дип эчтән рәнҗиме’ Ул. билгеле, таза, бөтен җире килгән егеткә лаеклы кыз' Алайса нигә бу адымны ясады икән’ Бик җаваплы. авыр адым Ул хәзер икенче төрле тормышка адым атлады Бу бнек җирдән сикергән кебек Куркыныч Хәзер кире чигенеп булмый инде Нифа җавап- лылыкны тоеп, уйга калганмы’ Өлешенә тигән көмешнең ул хыял йөрткәнчә булмавыннан күңеле кимсенгәнме’ Моның өчен кемгә үпкәләргә? Бары каһәр сугышка гына үпкәли аласың? Нифа бераз утыра да тагы коридорга чыгып китә Тагы күзләре кызарып керә Зәлия аңа ярарга тырышып бөтерелә Нифа серен ана да әйтми Төпченә башласа «Юк. берни дә булмады'» дип бетерә иде Ахырда квартир хуҗасын алып керделәр Ганс аңа мәҗлеснең сәбәбен дә әйтеп тормады, бары стаканны тутырып алдына куйды Тегеңә шуннан башка нәрсә кирәк тә түгел иде Берни сорашмады, кызык сынмады Икенче стаканнан соң сөйләнә башлады һәр сүзен Мин иске режим кешесе, дип башлап китә Үзенең картлыгына ишарә итәме? Хәзерге тормышның элеккегедән үзгәлегенәме? Белмәссең Авызында тешләре юк Сез яшьләр яңалар, без картлар искеләр Менә яңа костюм, менә иске әйбер Алар арасында аерма бик зур Мин Казанның иске чагын белом Атлы мичкә белән су ташыйлар Мичкә белән пычрак су түгәләр Урам буйлап «Кемгә күмер кирәк’» дип арба белән сатып йөриләр иде Агач күмере, самавырга Урам тулы атлы Кыш көне бик яман иде Кар басып китә Өйләр суык була иде Чаманы белә торган кеше икән Үзенә җиткәнен сизде дә. рәхмәт әйтеп, чыгып китте Аннан сон Әнвәр белән Зәлия табынга җан кер тергә итеп, шаян сүз башлаганнар иде Бу чара да ярдәм итмәде Сүрәнлек бетмәде Нифа үз уена батып утырудан арына алмады Ганс аңа сүз әйтергә, хәтта юатырга ла кыймый иде Нифа юатканны һич яратмый Әйтә-анлата башласаң, сиңа шундый итеп кулын селки, шып буласын Кул селтәве «Ялганлама'» дигән мәгънәдә иле Сәгать уннарда алар Турганов фатирына кайтып киттеләр Әнвәрне бер уй борчып торды Залиядән сорады Нифага нәрсә булган’ Белмим Әйтми Ни булса да сизенгәнсеңдер бит’ — Юк. «.Үзең белерсең әле», ди. Караватка яттылар Әнвәрнең каны кызуланган иде. Зәлияне нык- нык кысып кочты Зәлия аны үпте дә үпте Әнвәр кыюланып китеп. КУЛЫН хәрәкәтләндерде, әмма Зәлия тагы плащпалаткадан теккән «калканына» төренгән иде Әнвәр кулын елгыррак йөртә башлагач. Зәлия: Шаярма' — диде һәм тагы бер сүз пышылдады Әнвәр кинәт айнып киткән кебек булды. Кулларын җыйды, юаш песигә әйләнде. Бу яна сүз иде. ул Әнвәрнең миенә китереп сукты. Әллә Зәлиянең язылышырга исәбе бармы, шаярып кына әйтәме? Бер яктан, язылышуны Әнвәр бик зур эш дип саный Аңа ул әле әзер түгел шикелле. Шуңа, ахры, бу сүз бик сәер тоелды аңа. Икенче яктан. Зәлия белән рәхәт аңа Зәлияне күрәсе килеп кенә тора Хыялында Зәлиягә иш булырга теләү, аның белән бергә буласы килү өмете көйри иде. Ләкин ул риза булмас дип. хыялын гел куып җибәрә иде. Әнә шул сүзендә риза булуы ишетелеп китте түгелме соң? Моңа сөенеп, тизрәк шул сүзне куәтләргә, ачыкларга кирәк Үзеңнең дә ризалыгыңны белгертергә кирәк Әмма Әнвәр нигәдер алай итми Кызның сүзенә сөенүен белгертсә, бу ниндидер әлегә күрмәгән хәлгә бер адым атлау булыр иде. Ул бит шуны бик тели иде. Зәлия белән бергә булыр өчен әллә ниләр бирердәй чаклары бар иде. Шул ихтимал теләк тормышка ашыр эзгә төшә башлагач, хыял ачык булып алдына килеп баскач, нишләптер куркып калды. Аның бу яңа хәлгә таба адым атлыйсы килми Ул хәл гаять җаваплылык таләп итәдер, ул таләпне үтеп булмас кебек тоела иде. Ә ә. шүрләдеңме? дип үчекләде Зәлия — Юк. шүрләмәдем,— диде Әнвәр, эчендәген яшерергә тырышып - Кинәт тәһарәтең сынган кебек булды? — Юк ла инде, нәрсә син! - Үзең урлашырга каршы түгел, ә? Кәҗә янында кәбестә торсын да. ул аны капмасын. — Шундук айныдың.- Кыз һаман үчекли иде. - Ярар, усал шаяртма! Әнвәрнең бу сүзеннән соң Зәлия тынып калды. Кызларга алтын тавы вәгъдә итәргә кирәк.— диде Әнвәр, уйчанланып - Алар вәгъдәне ярата. Белмисең, кызлар дәрәҗәне ярата' Аларның хыялы — йолдыз. Мин — пешкән шалкан, төшкән калган, ә? - Сиңа чыксам, әни мине у терә!—Зәлия көрсенде һәм әйләнеп ятты Әнвәр күпме генә тырышса да бүтән сөйләшмәде. Госпитальдә дә хәлләрне ашыктыралар иде. Госпиталь бинасы элек мәктәп булган. Хәзер аны тизрәк бушату таләп ителә иде Ярасы төзәлгән, протез алган яралыларны өйләренә озату ягын тизләтәләр. Озак дәва таләп ителә торганнарны икенче урынга күчерәләр икән, дип сөйлиләр. Бу хәбәрләр Әнвәрне дә нык кына борчый иде Аңа хәзер икенең берсен сайлар вакыт җитте: йә өйләнергә, йә кая булса да укырга керергә?' Икенең берсе, башка чара юк шикелле Әнвәр узе янындагы Гамәшевтән киңәш сорап карады Өйләнсәң, ахмак булырсың! — диде Гамәшев гыжылдаган көчсез тавыш белән Аның хәле һаман артка тәгәри бара иде. Үпкәсендә ниндидер чир көчәеп киткән диләр икән Ин элек аякка басарга кирәк, энекәш! Семья бит ул бик авыр йөк' Бер җигелсәң, тугарып ташлый алмыйсын Җигелдең — тормыш арбаңны рикша кебек тартырга кирәк! Укуың яна! — Әйләнәм һәм укырга керәм Юк. ике куянны берьюлы тотып булмый ул! Мин ул кызны әллә яратам микән, дим — Ярату юк нәрсә Ул ир белән хатын булгач кына була, балалар булгач кына. Гамәшев хәле бетеп, мендәре өстенә түмәрдәй ауды Әнвәр төне буе йоклый алмады. Хәер, болай да шәфкать туташ- .4 Гиягрлыина лары Гамәшевкә укол салырга еш кереп торалар иде. Иртән ул авыр баш белән эшкә барды Кәефе юк иде. Гамәшев эшләгән Диндарова мөһерен дә үзе илтергә теләмәде. Нина Ахуновнага биреп җибәрде. Әнвәр Зәлия янында ешрак була башлады. Эштән туры шунда кайта, кайчак кунып та калгалый иде. Ләкин үзе өчен һаман бер мәсьәләне хәл итеп бетерә алмый: өйләнеп, тормыш арбасына җигелергәме. юкмы? Зәлия дә беркөн ычкындырган сүзенә эчтән үкенгән кебек йөри. Әлбәттә, аңа бик авыр инде Аяксыз кеше белән тормышны бәйләү гаять зур тәвәккәллек сорый. Әти-әни сүзен тыңламый да мөмкин түгел иде. Әнвәр үз-үзенең куркаклыгыннан көлә. Ул хәзер, теге мәзәктәге кебек, әйткәнне тыңлый, кушканны үти торган егетмени? Мөстәкыйль рәвештә, үзе белеп, бер эш тә эшли алмыймы? Колхозда, аннан соң фронтта боерык үтәргә генә өйрәнеп бетелгән, ахры. Хәлләр дә һаман кыса иде. аннары үзенең сыеклыгына Әнвәрнең бик ачуы килде. Күзле-башлы булырга, дип үз-үзенә үчекте ул. Шул карарын Зәлиягә туры гына әйтеп бирде. — Язылышабыз, мин укырга керәм,— диде.— Педучилишега. — Әни мине каргаса? — дип бөреште Зәлия — Нишләрмен? — Үз баласын каргарга күңеле җитәрме? — Җитәр. Усал ул.— Зәлия бер ноктага төбәлеп, ничектер моннан китеп торган кебек утыра иде. Аның әзрәк шадрасы беленеп торган йөзендә тирән гаҗизлек. Әнвәргә шушы каршылык кына кирәк булган кебек, аңарда үҗәтле зиһен уянды һәм ул үзенең төшеп калган кеше түгеллеген, өч елдан укытучы булачагын, фатир алыр өчен көн-төн чабачагын тасвирлап сөйләп ташлады. Аракыны авызына да алмаячак ул! Әнә аягы-кулы бар. ләкин алкаш, аңардан ни мәгънә? Бәлки әниең сиңа шундый ир телидер? Барганда Зәлия алдан. Әнвәр дүрт-биш адым арттан атлый иде. Зәлия шулай теләде. Ул ояла иде. Бу бик аңлашыла. Гарип кеше белән янәшә барса, танышлар очрар дип курка иде. Кремльгә илтә торган Чернышевский урамындагы ишегендә «Шәһәр архивы» дип язылган йорт янына килделәр. Зәлия башта разведка ясап чыкты. Урамның каршы ягында басып торган Әнвәргә сигнал бирде, Язылышучылар аз иде. Эшне тиз тоттылар. Гаризага бер чибәр генә ханым ризалыгын сырлады һәм кара тушь белән зур кенәгәгә язды. Аннары паспортларга мөһер сукты, шул тушь белән число һәм имзалар куйды. Торып басты да. тәбрик итәм. дип боларның кулларын кысты һәм икенче язылышучыларның гаризаларына сузылды. — Син кайта тор.— диде Зәлия, шыпырт кына ишектән чыкканда ничектер читкәрәк карап һәм кызгылт сумкасын кысыбрак тотып, каядыр китеп барды. Табынга берәр нәрсә юнәтергәдер, дип тыныч- ла-нды Әнвәр. Менә бик зур эш эшләнде. Күңелдә ниндидер борчылу- курку дулкын-дулкын булып калкына иде. Авыр сызыкны атлап чыкты. Сызыкның бу ягында бөтенләй икенче тормыш Ваемсызлык юкка чыкты. Күңелдә ниндидер икеле-микеле тойгы. Ул сөенергә тиеш шикелле. Әмма ничектер җанында күтәренкелек тоймый Нәрсәдән икән? Аны моңарчы беленмәгән борчулар биләп алды. Эчен нидер авырттырып тырный иде. Әнвәр киеренке уйлар эчендә кайтып керде. Әмма Нифа барысын йолача кыландыра. Ишектән кергәндә аңа калак белән бал каптырды. Үзе шырык-шырык көлә. Ганс та шат. Аларга теге әүвәлге шатлыклы халәтләре кире кайткан иде. Кияүгә ишектән беренче кергәндә бал каптыру йоласы бар. ди. — Зәлия кая? Нигә бергә кайтмадыгыз? - Хәзер кайта,—дип Әнвәр плащын салды. Ләкин Зәлия кайтмады Кичтән дә. иртән дә. икенче көнне дә. өченче көнне дә. Әллә бер-бер хәл булганмы? Нифа Зәлиянең эшләгән җиренә барып кайтты. Зәлия бүген генә, икенче эшкә күчәм, дип хезмәт кенәгәсен алып киткән, ди. Димәк, бернинди дә ул-бу хәл булмаган. Зәлия исән-сау Алайса нидән бу тамаша? Нифа һаман Зәлияне эзләде, үзен Әнвәр каршында гаепле санаган кебек иде Чәченнән өстерәп алын кайгыр идем, дип янап чыгып китә, ләкин һич тә таба алмый кайта Зәлия суга төшкән кебек булды Эзне оста яшерә белә икән Бер көнне хужа карт өйдә юк чакта * әнисе килеп Зәлиянең әйберләрен алып киткән Шул әни кеше кызының з юлын кисмәдеме икән? Эзләүдә Әнвәр артык активлык күрсәтмәде - Зәлияне эзләп табуның хәзер бернинди мәгънәсе дә калмаганлыгын сизә - иде Ана үпкәли дә алмый ул. чөнки таза, тиң кеше түгел Берәү гарип- 3 кә иш булудан кача икән, батырчылыгы житми икән, ничек аны 5 гаепләргә мөмкин? Әнвәр шулай уйлады, һәм бу хәлнең соны әйбәт = булыр әле. дигән өмет күңелендә һаман бетмәде Менә кинәт кенә 2 бер көнне Зәлия кайткан булыр, гаепле генә елмаеп торыр Ләкин аны - квартир хужасы карт кына каршы ала иде Аңа Нифа барын да әйткән * шикелле. Әмма картның бер нәрсәгә исе китми, ул дөньяви хәлләр белән - гомумән кызыксынмый төсле Шулай да ул нәрсәдер белә, әйтми генә- ~- дер, дигән шик Әнвәр башына килә иде Әнвәр госпитальгә кайтты Гамәшев юк иде Аның урынында икенче - яралы ята Ничек бу болай? Бик гади, нигә исен китте1 - дигән кебек х карады аңа шәфкать туташы Гамәшев өченче көн төнлә үлгән, кичә - аны жирләп тә куйганнар Эштә тагы да ныграк гажәпкә калырлык нәрсә көткән Аны мили 2 циягә чакырып повестка килгән иде Бу уйландырды Башына кырык төрле уй килде Ни өчен аны милициягә чакыралар1 Зәлия белән бәй ләнгән бер-бер хәл булганмы? Әллә шул милициягә барып жнткәнме1 Нишләптер Зәлиянең бу эшенә чынлап торып ачуы килмәде аның Сержант башта аның белән йомшаграк сөйләште Торган саен тавышы катылана барды Ул өстәл тартмасыннан ниндидер кечкенә шак мак сыман нәрсә чыгарды да үз алдына куйды һәм Әнвәргә каралы Моны син ясадыңмы? Кыяфәте гаять дәрәҗәдә мөһим һәм җаваплы иде Әнвәр, әллә каушаудан, теге шакмак кебек нәрсәнең ни икәнен күзе белән күреп тә. фикерен эшләтеп тә белә алмады Зиһене тәмам чуалып беткән иде Нәрсә соң ул? диде тотып карарга рөхсәт сораган төс белән Ләкин сержант рөхсәт итмәде, билгесезлек белән нидер бел мәкче була иде кебек Ул. ручка алып, Әнвәрнең жанабын язарга әзерләнде Кыланма, үзең беләсең' Юк. чынлап та? Боргаланмыйча гына' Синең эшенме? Туктагыз әле. нәрсә соң ул? Пичәт! Снн ясадыңмы? Минем пичәт эшләгәнем юк' Чыгымчылама! Син рецидивист түгел' Сержант ачулы хәрәкәт белән теге шакмакны чеметеп кенә тотты да чиста кәгазь битенә шап шоп сугып алды Кәгазьне Әнвәргә сузды Анда «Ф Диндарова» дигән исем басылган иде Моны күрүгә. Әнвәрнең эченә жылы йөгерде һәм ул иркен сулап елмаеп куйды Ә ә. бу бит пичәт түгел, факсимиле' диде жннеләеп киткәндәй Хикмәт исемдәмени? Сез ни телисез сон? Син нәрсә белмәгәнгә салышасың1 ' Ярдәм итмәс' Туры тан ыс.-, үзеңә җиңел булыр?! Факт Ә пичәтне снн ясадыңмы1 Юк' - . г Ә кем? Бу тагы да ннтереснынрак' Сержант Әнвәрдән кызык мәгълүмат ЧЫ1 ара алуына кәефләнеп китте Әнвәр уша калды Әһә. күмәкләпме1 107 нче статьяның «а» пункты' Кем белән эшләдегез1 Сержант яза башлады — Моны Гамәшев эшләде! — диде Әнвәр, тагы каушап. — Кем ул? Тәк. тәк? — Яралы. Ике аяксыз. Бик оста иде! — Адресы? - Белмим - Әнвәр сержантка карады. Бу кешенең үз эшен шундый яратып үтәве аңарга хөрмәт уята иде. Сержант Әнвәргә ачу белән төбәлде. Ул ышанмаска тиеш иде һәм шулай булды да. — Йә. боргаланма' — Сержантның йөзе чытылды. Бер кашы өскә менде, икенчесе төште. — Ул моннан дүрт көн элек үлде,— диде Әнвәр, сүзен нык итеп. Сержант ручкасын куйды да уйланып алды. Шунда ук бер карарга килүе йөзенә чыкты. Ул. билгеле. Әнвәр сүзенә һич тә ышанмады. — Ярар, ачыкларбыз.— диде коры гына һәм Әнвәргә кул куярга бер кәгазь сузды Бу беркетмә иде бугай. Әнвәр имзасын селтәде. — Кайтып тор! — сержант, урыныннан торып. Әнвәрне ишектән чыгарып җибәрде .. Бер-бер артлы китереп суккан бәла дулкыннарыннан Әнвәр тәмам хәлдән тайды. Кайгылар да кешене физик какшата, вата ала икән. Ул иртән ятагыннан тора алмады Уң касыгы бик каты авырта иде. Ә күзләренә бар нәрсә сары булып күренә. Нәрсәдән бу? Шулай да эчендәге өмет чаткысы аны өстереп дигәндәй Зәлня яшәгән фатирга илтте Инде менә ничәнче мәртәбә һаман ышанычы бетмәгән иде. Ни генә булСа да. яхшылык көтәсең, шуны телисең, ә начарны күңел һич тә кабул итәргә теләми. Баскыч башында хужа карт басып тора иде, йөзендә таркаулык, карарсызлык. Димәк, бернинди өметле нәрсә юк? Ләкин картның күзләрендә астыртын чаткылар пәйда булды һәм ул бер сүз дә дәшми генә, кул ымы белән Әнвәрне эчке бүлмәгә алып керде. Әллә Зәлия кайтканмы’ — дигән уй Әнвәрнең тамырларына йөгерде. Өстәл янында тулы битле, әйбәт киенгән бер хатын елап утыра иде. Елаган тавышны ул ишекне ачканчы ук ишетте. Әнвәрне күргәч, хатын тагы да кычкырыбрак еларга тотынды. Борынын тарта-тарта тирән уфтанып, ачыргаланган, рәнҗегән сүзләр әйтә, — Күпме газаплар кичерә-кичерә без аны кадерләп үстердек. Ул киселмәгән ефәк кебек кыз Күпме көч салып, үлемнәрдән алып калып, без аны гарип өчен үстердекмени? Болай да безне язмыш һаман рәнҗетеп килде Әнә энем бер кулын калдырып кайтты Инде бусы тагы Гел безгә генә дигәнмени? Безнең кай төшебез ким? Ый-ый-ый ..— Хатын елау тойгысына буылып тагы да ярсып ачыргалана иде Чәчләре күз яше белән юешләнгән битенә ябышкалап. чуалып беткән, ул бик кызганыч кыяфәттә иде. Әнвәр исә елаучының Зәлия әнисе булуын бик тиз белде, ни әйтергә аптырап, агарып каткан көе. ишек гәбендә култык таякларына таянып басып торды. Зиһене бөтенләй таралып китте Маңгаеннан салкын тир тамчылары тама иде Шундый күп тамалар, ботинка йөзен чылатып бетерделәр. Әйе, ул шактый авырый, ахрысы Хуҗа карт әллә, биредә берни дә эшли алмыйсың инде дигәнне белдереп, әллә Әнвәрнең хәлен чамалап алып, аңа башы белән ым какты һәм ишекне төртеп ачты Әнвәр һаман зиһенен туплап өлгерә алмаган иде әле. нишләргә икән, дип икеләнеп торды да ана иярергә мәҗбүр булды. Карттан нидер белергә теләп, Әнвәр сүз кушкан иде. теге сөйләшәсе килмичә, кулын өметсез селтәде һәм читкә борылды. Бераз салмыйча ул бер сүз дә әйтми иде. Ул госпитальгә кайтып врачка күренде. Температурасы да күтәрелгән иде. Карадылар да «сары» дигән диагноз куйдылар һәм изоляторга күчереп яткырдылар Көн саен шикәр тутырган сөтле аш бирәләр. уколлар кадыйлар, шулай да күз алды сап-сары булып тора Тәр бия. дәва әйбәт булгангамы, ул бирешмәде Югалту. әрнүләр** генә йөрәген телгәләмәсен, аек акылын җуймады Күп уйлый торгач, ана укырга китүдән бүтән юл калмаганлыгына төшенде Судья булып эшләгән бер абзый, аяксыз калгач, алар палатасына кабат операция ясатыр өчен яткан иде Әнвәр шунын белән кинәште Ул тәҗрибәле кеше иде. бүген үк Бөгелмә педучнлищесына гариза җибәрергә кушты Үзе әйтеп торып яздырды Берничә көннән Турганов шундый хәбәр китерде: Зәлияне үзе эшләгән җирдә Ивановога торф эшенә җибәрмәкче булганнар. Ул исә. мөһерле паспортны китереп күрсәткән дә котылып калган Шулай да бу урыннан киткән, кая урнашуы хәзергә билгесез. Ни генә булса да. Әнвәр Зәлияне гаепли алмый нде Бар гаеп үзендә икәнен. Зәлиягә берничек тә тиң була алмавын ул элек тә белә, аңлый нде Яшьлек алдануына бирелеп кителгән, юләр' Озак та үтми Әнвәр училищедан у най җавап алды һәм мона чаклы булган алданулар, югалтулар барәбәренә аңа шатлык елмайды Ун югалтуга бер шатлык, унга бер. шайтан алгыры, дип. хисапчыларча уйлады ул. Бу исәп белән яшәп булырмы? Ә бит өмет зур* Күнел һаман яхшыны көтә, шуңа омтыла Әнвәр киләчәк гомеренең дә шул унга бер нисбәте белән барачагын белми иде әле.