Культура тормышы көндәлеге
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНДА Татарстан Язучылар союзының 18 августта узган ачык партия җыелышы авылга шефлык ярдәме күрсәтү, үзгәртеп кору проблемаларын яктырту һәм аларны тормышка үткәрүдә язучылар алдында торган бурычларга багышланды. Очерк һәм публицистика секциясе җитәкчесе М. Зарипов докладыннан соң, әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуларда язучылар Р. Төхфә туллин. Г. Ахунов. С. Сабиров. М. Хәби- буллин, Ә. Галиев. М. Галиев. Р. Кәрам и. шагыйрьләр М. Хөсәен. Г. Рәхим. Ә. Гадел һ. б. катнашты. ГЫЙЛЬМИ КОНФЕРЕНЦИЯ 24—25 майда Казанда «XIX гасырның икенче яртысы — XX гасыр башларында Россия халыкларының прогрессив иҗтимагый һәм фәлсәфи фикер юнәлешләрен өйрәнүнең методологик проблемалары» темасына фәнни конференция булып узды. Аны СССР Фәннәр академиясе каршындагы Иҗтимагый фикер тарихы фәнни советы. Г. Ибраһнмов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты һәм СССР Фән нәр академиясенең Философия институты оештырды. Конференция эшендә Мәскәү, Ташкент һәм РСФСРның кайбер автономияле республикаларыннан килгән галимнәр катнашты. АРХЕОГРАФИК ТАБЫШЛАР Быел июль аенда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарихчы археографлары ике төркемгә бү ленеп илебезнең төрле төбәкләрендә тикшеренү эшләре белән шөгыльләнделәр. Тарих фәннәре докторы, профессор М. Гос манов җитәкчелегендәге белгечләр Красноярск шәһәрендә һәм крайдагы авылларда булды. Тикшерүләр нәтиҗәсендә эпиграфика өлкәсендә кызыклы күренешләр ачыкланды, бу якларга 1910—1912 елларда Столыпин реформасы дәверендә күчеп килгән татар авылларының хәзерге географиясе. саны аныкланды. Бер үк вакытта шул татар авылларында университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары доцент Ш. Садретдинов җитәкчелегендә фольклор практикасы үттеләр. Бу төбәкне өйрәнү КДУ студент лары тарафыннан киләчәктә дә дәвам ит- тереләчәк. Тарих фәннәре кандидаты И. Гыйләҗев җитәкчелегендәге икенче төркем Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районы авылларында эшләде. Аның эшендә журналның тәнкыйть һәм фән бүлеге өлкән редакторы Җ. Миңнуллин да катнашты. Тикшеренүчеләр татар, гарәп һәм фарсы телләрендә язылган йөзгә якын кулъязма һәм документаль чыганак таптылар. Алар арасында болгар-татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф». XIV йөз татар әдәбиятының күренекле ядкарьләреннән Хөсам Кятибнең «Җөмжөмә Солтан» дас таны, урта гасыр татар прозасының күренекле әсәре «Каһарман катыйл» китабының XVIII гасыр күчермәсе, Ә. Каргалый әсәрләре бар. Арада төрекчә һәм кытайча язылган таныклык грамоталары да очрый. Алар бу як сәүдәгәрләренең элгәреге эш чәйлегенә, аларның төрле илләр белән тыгыз элемтәсенә ишарәли. РӘШИТ ВАҺАПОВ МУЗЕЕ Рәшит Ваһаповның туган авылы Ак- тукта (Горький өлкәсе) җырчыга багышланган музей ачылды. Авыл клубының бер бүлмәсендә сөекле җырчыбызның шәхси әйберләре, төрле еллардагы концерт афишалары, диплом күчермәләре, фоторәсемнәре тупланган. Шушы ук бүлмәдә Р. Ваһаповның туган йорты макеты куелган. Музей ачылган көнне Рәшит Ваһапов- ка багышланган кичә булды. Кичәгә Казаннан сәнгать осталары 3. Сәхәбнева, Р. Курамшин, Ә. Яһудин. С. Алиев, җыр чының тормыш иптәше Зәйтүнә ханым, улы Зөфәр. Мәскәүдән сеңлесе Халидә ханым һәм башка туганнары килгән иде. КАЮМ НАСЫЙРИ ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯ Татарстан Халык мәгарифе министрлыгы коллегиясе һәм РСФСР Педагогия җәмгыятенең Татарстан бүлеге президиумы Каюм Насыйри премиясе булдыру турында карар кабул итте. Бу премия халык мәгарифен үстерү эшенә лаеклы өлеш керткән иң яхшы укытучыларга, мәгариф работникларына, фәнни хезмәткәрләргә биреләчәк. Премия бирүнең положениесе эшләнде, әлеге бүләккә тәкъдим ителгән эшләрне карау һәм бәяләү буенча комиссия составы расланды. Каюм Насыйри премиясе тәрбия һәм укыту өлкәсендәге яңа хезмәтләр, татар мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбиятын укытуда алдынгы педагогик тәҗрибә туплау һәм аны тормышка ашыру, республикада халык мәга рифен үстерүгә зур өлеш керткән өчен бирелә. Премиягә шәхси хезмәтләр белән бергә, педагогик советлар, жәмәгать оешмалары, галимнәр һәм методистлар рекомендация се белән коллектив хезмәтләр дә кабул ителә. Премия һәр елны укытучылар көнендә биреләчәк. •ТУГАН ТЕЛ» ҖӘМГЫЯТЕ Ульяновск шәһәрендә татар әдәбияты һәм сәнгатен пропагандалау юнәлешендә эшләүче «Туган тел» дигән яца җәмгыять оешты. Энтузиастлар Наил Минеев һәм Айрат Ибраһимов башлангычы белән төзелгән җәмгыять Чкалов исемендәге культура сараенда эшләп килүче «Чулпан» ансамбле белән берлектә. Габдулла Тукайга багыш ланган кичә үткәрде инде. Әлеге оешма Бөтенроссия культура фондының Ульяновск өлкә бүлегендә рәсми рәвештә аерым секция итеп расланды. ЮГАРЫ БҮЛӘК Совет музыка сәнгатен үстерүдәге хез мэтләре өчен Татарстан АССР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле. СССР Верховный Сове ты Президиумының 1988ел. 15август Указы нигезендә. Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнде. МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Совет культурасы өлкәсендәге хезмәт лөре һәм күп еллар буена нәтиҗәле эшлә гәне өчен язучы Мосәгыйть Хабибуллннга. РСФСР Верховный Советы Президиумының 1988 ел. 22 июль Указы нигезендә. «РСФСР ның атказанган культура хезмәткәре, дигән мактаулы исем бирелде Г. Камал исемендәге Татар дәүләт ака демия театры артисты Равил Шәрәфиев совет театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен РСФСР Верховный Советы Президиу мының 1988 ел. 1 июнь Указы нигезендә. «РСФСРның халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Татарстан АССР Верховный Советының 1988 ел. 16 июнь Указы нигезеңдә совет сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен: — шагыйрә Гөлшат Зәйнашевага «Та тар стан АССРиың атказанган сәнгать эш леклесе»; — Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Роберт Әбелмамбетовка • Татарстан АССРиың атказанган куль тура работнигы». — Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт фи лармониясенең әдәби музыкаль лекторий җырчысы Рәшит Гобәйдуллкнга «Татарстан АССРиың атказанган артисты» дигән мактаулы исемнәр бирелде Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен М. Җәлил исемендәге Татар дәү ләт академия опера һәм балет театрының әдәби бүлеге мөдире Рәмзмя Такташка. Татарстан АССР Верховный Советы Президиу мының 1988 ел. 12 авгует Указы белән. «Та тарстан АССРиың атказанган сәнгать эш леклесе» дигән мактаулы исем берелде. ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен язучы Роберт Батуллин. шагыйрь Ша мил Маннапов, язучы Фатих Хөсни Татар стан АССР Верховный Советы Президиумы ның 1988 ел. 20 июнь Указы нигезендә. Татарстан АССР Верховный Советы Преои диумының Мактау грамотасы белән бүләк ләнделәр. Оаак еллар нәтижәле әдәби һәм җам» гать эш чәйлеге өчеи язучы Шамил Бикчу рин, РСФСР Верховный Советы Президиу мының 1988 ел. 29 июнь Указы нигезеңдә. РСФСР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.