Логотип Казан Утлары
Хикәя

КӨЗНЕҢ СОҢГЫ КӨННӘРЕ

ХИКӘЯ әрәзә каршындагы карт юкәнең мен.» менә өэеләм дип торган кызгылт сары яфраклары, көзге вак янгыр белән нн хакындадыр сөйләшкәндәй, шыбыр-шыбыр киләләр Аннары күп тә үтмн. капка төбендәге ут баганасының ялангач чыбыклары шыксыз, нечкә тавыш чыгарып сыз гыра да. шуның артыннан ук жил тәрәзә пыялаларына юкә яфракларын ябыштырып куя Түрдәге диванда аякларын бөкләп утырган Гаж бикамал карчык, һәммәгез дә тыңларга әзерме дигән дәй, өй эчендәгеләргә тагын бер мәртәбә күз йөртеп чыга ta. башындагы ак яулыгын маңгаена табарак тартып, карчыкларча йомшак кына итеп тамак кырып алганнан соң, утырган урынында жай гына тирбәләтнрбәлә укырга керешә Биемилляһи р-рәхмини-әр p.iMiM Бу сүзләрне ул ни өчендер ике тапкыр кабатлый, икенчесендә инде тавышы ишетелми дә иярлек, анын ни әйткәнен бары тик бертуктаусыз кыймылдаган ирен хәрәкәтләреннән генә чамалап ула Өй эчендә тынлык, бер берсе белән сүз алышу түгел, хәтта тамак кырырга та кыенсынып тыралар Кухня якта йөргән карт мәченең аяк буыннары черт черт иткән тавышка да өй эчендәгеләрнен чулары киләдер сыман Мактау, шөкер һәм дан булсын бер аллага. Милке даим, үзе мәңге ул мәүляга. Мөлкәтенең эчендә юк шарик аңа. Аны бакый һәм олуг дип белдек имли Гажбикамал карчыкның кулында м нәкъ менә шуның өчен дә өнәми нде бугай Бригадир. Әбелкәримнең утын ярганын күреп, туп туры лапаска таба китте — Бу эшең яхшы түгел. Әбү. нигә атыңны туардың’ Ул икмәкне кем гашып бетерер дип беләсең? диде бригадир килә-килешкә Ни бит күпме йөрергә була инде бу яңгыр астында? дип мыгырданды ана каршы Әбелкәрим Яңгыр асты имеш, тоз түгел, эремәссең' Әбелкәрим кулындагы балтасын бүкәнгә кадап куйды Бүген бер юл илткән бит инде, ди те ул Сүз колхоз эше турында барганда бригадирның тәмле тел белән ген.» сөй .тишмәячәген белә нде егет Шулай да. әлеге сүзләренә өстәп. әйтеп кхйды Арылды бит. аг та хәлдән тайды Тфү' АнаКНЫ корт чаккан нәм.тстә' Чери бит. күзгә күренеп амбар тулы .ип. ............ янгыр астында күгәреп ята! Берне генә түгел көненә уйны илтерсең! Аңладыңмы? Төне буе ташырсың, кирәк булса' Бригадирдан бераз шүрләвең шүрләсә дә. Әбелкәрим үзе лә җебегәннәр ләп түгел иде. Ник минем әнигә кагыласын? Бар. бар. үзен ташы' дип кычкырды Бригадирга каршы җыелып килгән ачуының кайчан булса да бер тышка чыгәч.т гын сизә нде ул Менә бүген ташыды Бүген нәкъ вакыты Көне буе янгыр астында йөрү туйдырган нде. тәмам җелеккә төшкән нде Җитмәсә. инде мунчага ке рәм, ял итәм. дип кенә торганда Бригадирның холкын яхшы белә Әбелкәрим Канына тоз салсаң, бигрәк тә КоЛХОЗга кагылышлы эшкә каршы берәр кыек сүт әйтсәң, чыбыркысын уйнатып алырга да күп сорамас Әбелкәрим кулын бүкәнгә кадалган балта .абына кхй ды. Бршаднр кешеләр белән әрләшеп туеп беткән идеме .тллә башка берәр сәбәп булдымы Их. син йомран баласы' диде дә капылт кына борылып күн итеге белән суына, пычрагына карап тормыйча чап чоп баса баса капкага таба китте Аннары артына борылып Атка бүтән якын киләсе булма' Бүгеннән ул атны снн җикмисең' дип кычкырды Әбелкәрим монысын \к көтмәгән иде Аттан колак кагасы килми нде аның Авылда төп көч атлар Утыны да. печәне лә ел саен кирәк хуҗалыкка һәм мәсе дә ат белән кайта торган нәрсәләр «Ул дуамалга ышан син' Атсыз кал дыру ы да бар!» дип уйлады Әбелкәрим Мотыйгуллага бтлган ачты төер булып күңелендә укмашып калды Тик хәзер тагын икмәк төян янгыр астында юлга чыгып китмичә ярамый иде Аларның Урман-Тау авылындагы атлык амбары инде күптән ныклы сипләүне көтә. Икмәк яңгыр астында күксеп, күгәреп ятмасын өчен, аны Караяр станциясенә ташыталар Караярның амбарлары зур. яхшы. Айлар буе яңгыр койса да. икмәккә зыян килерлек түгел. Маһирә, әле яңа гына өч йөк төятеп, ишекләрне бикләп маташа иде Амбар каршына килеп туктаган Әбелкәримне күргәч: — Ник килдең инде тагы? Бүтән бармыйм дип әтәчләнгән идең бит!— дип кычкырды Әбелкәрим арбасыннан сикереп төште дә. дилбегәсен жыеп. ат өстенә ыргытты Бу әче телле хатынга җавап бирмәкче иде. әмма кулай сүзләр тапмады Бары тик: — Бармый кара Теге чулак авылдан кудыртыр,—дип мыгырданып кына куйды һәм амбар алдына менде. — Йә. күпме төйисең?— диде Маһирә, бикләргә җыенган ишекләрен кире ачып — Күпме бирсәң, шулчаклы - Миңа димәгәе Ник һәммәсен дә алып китмисең шунда. Хәлеңнән килсә, дим инде. - Килер, килер, кайгырма Их. түлке мунча әрәм кала. Арка да кычытып тора иде Амбарга кереп барган Маһирә, туктап, артына борылып карады. — Өлгерерсең әле мунчаңа! Сезнең хатыннарга гына ирләр аркасын юарга димәгән. Көтсен әле ул да бераз.— дип төрттереп алды. Маһирә - тол хатын Ире сугыштан әйләнеп кайтмады. Ул чакта Әбелкәрим малай гына иде әле Яшь хатынның ике тапкыр җир тырный-тырный үксегәнен күрде ул. Берсе ирен сугышка озатканда, икенче мәртәбә хат ташучы кайгылы хәбәр китергәч. Ул вакытта да Әбелкәрим малай гына иде әле. - Менә шушыларны төярсең! Маһирә амбарның караңгы почмагында өелеп торган капчыкларга төртеп күрсәтте дә үлчәүне көйләргә кереште. Әбелкәрим иң өстәге бер капчыкны үлчәүгә салды һәм икенчесенә дип китте. Баядан бирле Маһирәгә берәр сүз әйтергә теле кычытып тора иде. Әмма тамагына утырган төер ирек бирмәде. Менә ул икенче капчыкны күтәреп алды да үлчәүгә таба атлый-атлый: Кеше хатыннарыннан көнләшмә син Мунчаң бар бит. як та чакыр.— диде. Тик тавышы барыбер сизелерлек калтырый иле. Үлчәү янында басып торган Маһирә көлеп җибәрде. Сезнең ул зобани хатыннарыгыз белән судлашып йөрер хәлем юк әле. Бөтен тәрәзәңне кырып бетерерләр Әбелкәрим үлчәүдән соң капчыкларны арбасына чыгарып салды да. өсләрен япкач, кире амбарга керде. - Йә. кая. кәгазьләреңне бир дә. Ул язып утырган Маһирә янына килеп, аның җилкәсенә кулын салды, хатын бер сүз дә дәшмәгәч, кочып ук алды һәм: - Синнән арка юдырыр идем мин түлке!—дип пышылдады Кит. җүләр. кеше күрсә!— Маһирә аны терсәкләре белән төртеп җибәрде дә көләкөлә: Бүген ягам. Станцадан кайткач, кереп чык.— диде. Хатынның күзләре ут кебек яна иде. Урман-Таудан Караярга тиклем унике чакрым диләр. Коры көнне җәяүле өчен ул ике сәгатьлек юл. Ат бераз тизрәк бара. Мондый лыздырдык пычракта исә. җитмәсә, йөкле килеш бу араны үтү өч-дүрт сәгатькә сузыла. Юлның иң газаплы урыннары Алабута чокырын үтү һәм елга аша чыгу. Калган өлеше, бер-икс үрне исәпләмәгәндә, ярыйсы гына Әбелкәрим, кожанын киеп, йөк өстенә менеп утырды да, атын авыл башына таба борды. Ул станциягә килеп җиткәндә, бригадир күптән шунда иде инде. Урман- Таудан килгән йөкләрне үзе карап бушаттыра Әбелкәримнән алдагы өч ат ашлыкны поездга илтә киткәннәр Зур. киң амбарның бер почмагында капчык- капчык Урман-Тау икмәге өелеп тора Мотыйгулла Әбелкәримне каршы алды да. аның йөген бушатканнан соң. хисапчы малай белән икесен каравылга куеп, үзе станциягә китте. Әбелкәрим кожанын амбар ишегенә җәеп элде һәм тәмәкесен кабызып, капчык өстенә утырды Шунда гына ул үзенең эт булып арыганын сизде, кулбашлары сулык-сулык килә, гәүдәсе кыйнап ташланган кебек. Хисапчы малай Мансур да Урман-Тауныкы иде. Кәрим абый, безмен әнигә кереп әйтерсең әле. тагын бер атнасыз да кайтып булмас моннан Бүген Мотыйктан сораган идем авыз да ачтырмый Башта ипине озатып бетерик әле. ди Мансур быел гына җидееллык мәктәп тәмамлаган иде Башы йомры дип. Урман Тау бригадасына хисапчы итеп куйдылар Әбелкәрим «Ярый, әйтермен. Энекәй», тигән 1ӘЙ башын селкеде лә. тәмәкесен аяк астына салып таптаган ♦ нан сон. артындагы капчыкка сөялде Мансур — Кәрим абый, мин Мотыйк кайтканчы, тиз генә кибеткә барып килим 2 әле. дип урыныннан торды Бар. энекәш, бар. диде Әбелкәрим һәм итекләрен салып, аяк чолгау- •* ларын рәтләргә кереште Малай китеп биш үн минут та үтмәгәндер. Әбелкәрим 2 янына күрше колхозный бер кешесе килде Нихәл, агайне?— диде ул акрын гына Әйбәт әле. Әбелкәрим итекләрен аягына киде. Теге кеше анын янәшәсендәге капчык = нстенә килеп утырды Кайчан бетә инде бу газаплар дип көрсенде ул Ат урынына эшли * сеи. җигеләсең, ә өйдә авыз тутырып ашарлык ипи дә юк - Әбелкәрим колгадай озын буйлы, чандыр гәүдәле бу кешене күреп белә иле = Күрше колхозный Чулпан авылыннан, анын кебек үк ат җигә бугай Әйе шул. дип куйды Әбелкәрим ана каршы Сөйләшеп киттеләр Та- 5 иыштылар Сафиулла атлы икән Әбелкәрим шикелле үк. Караярга икмәк ки i тергән Аңлаштылар Килештеләр Урман Таудан килгән дүрт капчык амбарның = икенче почмагындагы өемгә күчте Икесе сиңа, икесе миңа < афиулла Әбел = кәримне Алабута чокыры янында көтеп торачак Капчыкларны берәмтекләп санап карамаса. дүртесенең югалганын Мотый гулла сизмәячәк иле Озакламый Мансур кайтып җитте Беркавымнан Мотыйк үзе дә күренде Бригадир үз күзләре белән карап калды Әбелкәрим борчак тәгәрәтерлек буш арбада утырып кайтып китте \ шбута чокыры янында аны Сафиулла көтеп тора иде инде Алыш-бнреш беткәч, син мине мин сине күрмәдем. дип кул бирештеләр лә атларын икесе икс якка куаладылар Әбелкәрим авылга якынлашканда караңгы төшә башлаган иде Ул атын бәрәңге бакчаларына таба борды Һәм. ү » йортының лапас капкасы янында туктап, капчыкларын печән астына яшерде Аннан сон өйгә тә кереп тормалы, атын кәнүшнигә илтеп туарды да бакча артыннан гына Маһирә йортына таба китте Әбелкәрим шул кичне беренче мәртәбә Маһирә атлы тол хатынның ишеген какты ШуЛ хәлләрдән сон ике көн үттеме икән, районнан килгән кешеләр бригадир Мотыйгулланың, хисапчы малайның һәм тагын берничә кешенең мен. каралты курасын тентеп чыктылар Аннары бригадирны да. хисапчы малайны ла ү»ләрс белән районга алып киттеләр Өченче көнне Мансурның әнисе Маһишәкәр дә тнеНчеген алып рийонгн йөгерде Шул ук көнне малаен үзе белән ияртеп тә кайтты Шул китүдән злеккеге бригадир чулак Мотыйгулла Урман-Тауга бүтән әйләнеп кайтмады Аның турында авылда төрле хәбәрләр йөри- имеш, колхоз икмәген саткан өчен. Мотыйкиы ун елга хөкем иткәннәр икән, имеш кырын эшен сизмәсәләр. ул бөтен авыл икмәген сатып җибәрәсе бхлган икән Имеш Бу хакта авылга Маһишәкәр кайтып сөйләде Мотыйгулланың каладагы малае ялгыз әнисен үз янына алдырды Моы бер көнне Мотыйгулланың караучысыз ялт ы так йорты, ут чыгын кара күмергә әйләнде Урман Tax авылында Мотыйгулла нәселенең тамыры төбеннән ук өзелде, корыды Моны авыл халкы шулай дип сөйләде Маһишәкәр авызыннан чыгып халык телендә йөргән имеш ■мИмешләрнен ни дәрәҗәдә дөрес икәнен бары тик өч кеше генә белә ите Анын берсе тлгккеге бригадир Мотыйгулла ү те. Әбелкәрим һәм күрше Чулпан авылыннан Сафиулла атлы кеше Мотыйгхлла нын ялгыз йортында ни сәбәпле ут чыгуын исә Урман Тау авылында ы тн р • күрше авылларда да Әбелкәримнән башка белүче бер генә адәм таты ла юк иле Жанлы мал ярты мал. диләр Тананың имгәнгән аягы әллә дөрес ялган малы инде - һаман да төзәлеп җитә алмады — ул аксак килеш калды Әле җиргә кар төшмичә көтү ксрмасә дә. аны өйдә генә асрадылар аксак хайванны тинтерәтеп йөрү файдасыз иде Хәер, тана кайгысы качтц Әбелкәримнән. Мотыйгулла кайтуының өченче көнендә үк түшәк өстенә мешан дип сөйлиләр. Авыл халкы, каладан кунакка кайткан апасы Гаҗбикамал, хатыны Сәмига шулай ди. •» Әбелкәрим апасын шәһәрдән чакыртканына кайчак үкенеп тә куя. Мотыйгулла белән яшьтәшләр булганлыктанмы, кергән-күргән һәрбер кешедән аның хәлен сораша һәм. үзе дә белмичә. Әбелкәримнең күңеленә җәрәхәт өсти Әйе. апасын шәһәрдән чакыртканына у кенә ул кайчакта. Мотыйгулланың малае авыл кырыендагы буш йортны сатып алгач, шуннан атна да узмагандыр, бер аягы белән кабергә баскан карт үзе дә Урман Тауга кайтып төшкәч. Маһишәкәр карчык Әбелкәримне урамда очратып: Гаҗбикамал ахирәт ел да туган нигезенә коръән чыгып китә торган иде. Аның янына кереп бер сөйләшеп утырсак, безнең дә күңелләр җиңеләеп китәр иде. паккләнеи. сафланып кала идек Быел никтер күренмәде.- диде. Аның тел төбен аңлаган Әбелкәрим икенче көнне үк калага чыгып китеп, апасын туган нигезенә кунакка чакырды Тормышның көе китте Әбелкәримнең бик тә. бик тә Мотыйгулла карт янына барып сөйләшеп утырасы, җаен туры китереп, кылларын тарткалап карыйсы килде Белмиме икән, сизмәгән микән соң ул үзенең кем аркасында бәлагә тарыганын-" Берәрсе әйтмәдеме икән? Ул көн саен Чулпан авылыннан килә торган юлны күзәтте Юлчыларны мөмкин булганча, берәмтекләп карап, күзе белән тикшереп озатты Юлчылар арасында бүгенге көнгә хәтле Сафиулла атлы кешегә охшаганы күренмәде Югыйсә. Мотыйгулланың Урман-Тауга әйләнеп кайтканын Сафиулла да ишетергә, белергә тиеш иде Әбелкәримнен ул кешене инде байтактан күргәне юк. Элегрәк елларда сабантуйда күзенә ча- лынгалый иде. Анда да бер берсенә якын килергә базмыйча, сизелер-сизелмәс кенә баш кагып уздылар Беркөнне Әбелкәрим иртүк торып, танасының мөгезенә бау салды да аны җитәкләп капкадан чыгып китте. Гадәттә, ул көн дә аксак хайванны тау башындагы чирәмлеккә алып менеп арканлын иде. Әле дә тау башына юл тотты. Шундагы саргая башлаган чирәмлеккә җитәм дигәндә генә Әбелкәримнен башына бер уй килде «Әгәр бу хайванны корбан итеп чалсам' Корбан ашыннан бөтен авыл халкы авыз итәчәк Үз кулларым белән Мотыйгуллага да илтермен. Күңеле булыр. .» Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, аларның Урман-Тау авылында да. тирә- күрше авылларда да тана кадәр тананы берәүнең дә корбан итеп чалганы юк һәрхәлдә, фани дөньяда күпме гомер итеп. Әбелкәримнең мондый хәлне күргәне дә, бу хакта ишеткәне дә булмады Әлеге изге ниятенең әнә шул ягын унлап, карт бермәл аптырашта калды. Әгәр дә тананы корбан итеп чалса, аның бу кыланышы берәрсендә шик уятмасмы соң. картның әлеге изге гамәле телдән- телгә йөреп, күпертелеп, арттырылып. әллә ниләр өстәлеп, бәласе кире үзенә әйләнеп кайтмасмы, аның күңеленә таш булып атылмасмы соң? Әбелкәрим әнә шул хакта уйланды. Әмма, курыкканга куш күренә, ди Бәлки әле аның бу эшен авылдашлары хупларлар гына Авыл инде таза, көр тормыш белән яшәсә дә. соңгы елларда сарык тәкәләрен корбан итеп чалулар да кнмегәннән-кими бара. Әллә нигә бер генә, сирәк-мирәк кенә була андый хәлләр хәзер. «Бер заман бу дөньядан китәсе барын онытабыз шул дин көрсенде Әбелкәрим Дөнья куабыз, мал җыябыз, ашыгабыз Йа! Ул тананы теге дөньяга үзең белән барыбер алын китеп булмый бит' Гөнаһлардан арынып китәргә кирәк, гөнаһлардан Анда адәм баласына башмак тана да. савым сыер да кирәкми Бу ниятемне авылдашларым хуплар гына, рәхмәт кенә укырлар Алайса шулай итим Үзеңә корбан итеп алырсың хайванны, аллаһы тәгаләм'» Әбелкәрим шундый карарга килде. Әмма шулчак аның тез буыннары йомшарды. ул. хәлсезләнеп, юеш чирәмгә утырды, үзе күңеленнән Мотыйгулла белән гәпләште: әле үзен акларга тырышты, әле үзенә-үзе үк каршы төште «Ничәмә ничә еллар буе җан газабыннан интегәм бит инде. Мотыйгулла, кичерә күр!» «Синең җан газабы гына Минем бөтен тормыш чәлпәрәмә килде, энекәш. Хәер, энекәш, дим. син дә картайгансың икән инде, бетерешкәнсең, бабай булгансың» -Мин дә үз җәзамны алдым инде Шул җитмәгәнмени?' Менә тананы да корбан итеп чалам әле» «Мин киткәч, халык дошманының улы дип. малаемның да күзен ачыр- маганнар, бер гаепсезгә ул изаланган Юк. Әбү, моны онытып та. кичереп тә булмый» «Вөждан газабы, күңел газабы бар нәрсәдән дә көчлерәк. ачырак. Шхның хакына гына булса да » «Сугыштан исән-имин кайткач, минем бик тә. бик тә яшисем, жир жи- мсртен эшлисем килә иде. Син мине нәкъ менә шундый чакта харап иттең!» килү ЯНЫҢ өчен гаять газаплы авыр булса да. шуннан сон күңеле хәйран гына жинеләеп. бушанып калгандай сыман нде Әбелкәрим лапас ишеген ачуга, анда чүпләнеп йөргән тавыклар, башта өреккәндәй иттеләр дә, аннары, хуҗаларын таныпмы бер -берсен уэдыра уг дыра, аның ННЫНО йөгерештеләр Әбелкәрим «Китеге i .ме, ачкухләр'» дип. аларга кулы белән селтәнде Моннан «ачкү.т» тавыклар түгел, бурабзариын ишек тоткасына бәйләнгән бозау куркып, алдындагы тагарагын төртеп җибәрде дә утын әрдәнәсенә килеп сөялде __ йә. ЙӘ, мин сиңа түгел бит Ник котың очты?— дип. Әбелкәрим бозау, ның сыртыннан сыйпады. Элек сыер белән тана торган урын лапасның икенче башында иде Кичә үз куллары белән танасын үләксә зыяратына илтеп кайтса да. аны күрергә өметләнгәндәй, туп-туры шул почмакка таба атлады Бурабзар стенасындагы тимер чөйдә элек тана бәйләгән бауның асылынып торганын күреп, хужа кеше, моның шулай икәнен алдан ук белсә дә. кинәт имәнеп киткәндәй булды Киртәнең икенче ягында сыер гына күшәп тора. Моңсу, бик тә моңсу булып китте Әбелкәримгә. Берен ie мәртәбә күргәндәй, бауга өнсез калып карап торды ла. аннары кырт ббрылып, утын әрдәнәсенә сөялгән тимер көрәкне барып алды һәм танадан калган тизәкләрне җыештырырга кереште Башын күтәреп ара-тнрә сыер ягы на таба да карап ала һәм авыз эченнән генә мыдыр-мыдыр сөйләнә иде: «Менә бит ничек килеп чыкты Әле ярый, җәй көне үгез яраткан үзеңне. Киләсе язга бозаусыз калдырмассың инде, шәт .» Әлеге эшен бетереп, сыер астын да җыештырам дип кенә торганда кемдер каты итеп капка дөбердәтте. Әбелкәрим, көрәген куярга да онытып, ишегалдына чыкты Һәм: - Хәзер, хәзер ачам, ди-ди капкага таба атлады Бастырыкны этеп капканы ачты да анда еш-еш тын алып торган түбәноч Гайнияне күрде — Ни булды, кңлен? Нәрсәгә шул хәтле әлсерәдең? — Әбелкәрим абый, ни кая? Гаҗби әби тордымы инде? Анда ни Мотыйгулла абзыйның хәле бик начар икән... үлә ди Гаҗби әбине чакырдылар Укырга дип. ясин чыгарга дип. Әбелкәрим каушап төште. — Ә?! Кит! Булмаганны!.. Гайния аның тораташ кебек бер урында басып торганына ачуы килеп: — Гаҗби әбине чакырдылар. Гаҗби әбине,—дип сөйләнә-сөйләнә кулы белән төртеп капканы ачты. — Ә... хәзер, хәзер әйтәм. Әбелкәрим сөртенә-сөртена ишеккә таба йөгерде. Гаҗбикамал карчык йокысыннан торып, урын-җнрсн дә җыеп куйган иде инде Әбелкәрим кереп әйтүгә. тиз-тиз генә юынды да өйдән чыгып китте Әбелкәрим байтак вакыт өнсез утырды Аннары, нәрсәдер исенә төшкәндәй, җәһәт кенә урыныннан торды да капка төбенә чыкты, абына-сөртенә кибет янына кадәр барды һәм түбәночта. Мотыйгулла йорты янына ук җыелып торган кешеләрне күреп туктап калды Мотыйгулла үлгән, дигән хәбәр йөрәгенең бер читен умырып алгандай итте «Үлгән1 .. Апа да сөйләмичә калдыммыни инде? Нигә суздым? Кичә үк. өченче көн үк барган булсамчы янына! Хәзер нишләргә инде? Бу якты дөньяда бер генә көн булса да. бер генә сәгать булса да җаным газаптан арынмас микәнни? Ник болай Ник болай ашыгасы иттең соң. Мотыйгулла? Урынын җәннәттә бул- гыры. ярабби' » Әбелкәрим беркавым шул рәвешле кибет артында басып торды да. Мотыйгулланың исемен телгә алып, аны кызгана-кызгана түбәночка ашыккан кешеләргә капма-каршы, бөтенләй икенче якка таба атлап китте «Кабереңә туфрак та сала алмам инде. Мотыйгулла, монысын гына булса да кичерерсең. Мин салган туфрак өстеңдә ташка әйләнер...» Әбелкәрим карт, пычрагына, суына карап тормыйча, атлады да атлады Юка. аксыл иреннәре бер туктаусыз кыймылдадылар «Менә син дә киттең. Ашыктың Менә без калдык. Барыбыз да үләсе инде анысы Бүген менә яшибез әле. иртәгә, берсекөнгә, тагы Бу яңгырлар бер туктар Аннары бераз кояшлы көннәр булып алыр. Аннары туңдырыр да җиргә кар төшәр Гаҗбикамал апа. бер кайткач, кышка хәтле торып китәм әле. ди Ул кичләрен үзенең изге китабын укыр, аны тыңларга күрше-күлән җыелышып керер. Пәйгамбәрләрне кызганып еларбыз, яшь түгәрбез Аның савабы зур. ди. Инде яттан белсәк тә. тагы, тагы тыңларбыз без ул изге китапны...» Иртәгәсен. авылның яше-карты җыелып, мәрхүмнең гәүдәсен җирләп кайттылар. Әбелкәрим зиратка бармады, ул көнне бөтенләй урамга да чыкмады: сырхаулыйм дип. түшәк өстенә менеп ятты Әмма ике төн рәттән керфек тә какмый чыкты Йокысызлыктан алҗыса дә. күзләрен йома алмады, күхтәрен йомса, каршында мәет сурәте пәйда булды Ак кәфенгә бөркәнгән салкын күзле Мотыйгулла кыяфәтендәге кеше аны. кузен йомарга ишарәләп, үзенә таба чакырды, әле шаркылдап көлде ул әле кинәт тынып калды, салкын күзләре тагын да суына төшеп, боз төймәләренә әйлән гән сыман булдылар Ул кешенен гүя ана ниндидер әйтер сүзе бар. шуны Әбелкәримгә ишеттерергә теләп пышылдый, тавышы чыкмагач аны у з янына әйди кебек иде Карт, аны ясен мазардыр дип уйлап, ачы итеп сүгенеп тә карады, белгәннәрен дә укып бакты, аптырагач, ул хакта уйламаска да тырышты - ярдәм итмәде. Күзен йомуга, каршында Мотыйгулла кыяфәтендәге шыксыз сурәт пәйда була да пышылдый, чакыра Әбелкәрим карт түзмәде, ике көннән сон зиратка китте Мотыйгулланың каберен уз күзләре белән күреп кайтмаса. тынычлана алмас кебек тоелды Мәрхүмнең малае гаиләсе белән һаман авылда иде әле Аталарының җиде се узгач кына китәчәкләр, ди Алар күзенә чалынмас өчен. Әбелкәрим карт зиратка таңнан ук торып кузгалды Урман Таунын зираты авыл читендә Аның бер кырые авылның бәрәңге бакчаларына ук килеп терәлә, икенче ягыннан колхозның уҗым басулары баш ланып китә Авыл иртәнге йокысыннан уянып кына килә иде Урамда кеше кара күрен мәде Ул кызу кызу зиратка таба атлый-атлый. үз алдына сөйләнеп барды «Теге хәлне малаена булса да сөйләргә кирәктер Белеп торсын Мотыйгулланың үзенә әйтә алмадым малаена әйтсәм. Мотыйгулланың үзен күреп сөйләшкән кебек булырмын Аннары фаш итсә итсен Сон булса да, бу ка Һәр суккан серне белсеннәр Теләсәләр, йөземә төкерсеннәр Жаным җиңеләеп китмәсме Котылырмын, тынычланып калырмын Әйтәм. малаена барып әйтәм Бүген үк барам, зираттан кайткач ук'» Ул зиратка килеп җитте. Әнә юеш уҗымнар өстеннән күтәрелгән сөтле чәй кебек аксыл буны эретеп иренеп кенә кояш чыгып килә Әбелкәрим карт капканы ачып кергәч тә. иң кырыйдагы ялгыз яна каберне күреп, адымнарын акрынайткан иде Жнр куеныннан актарылып чыгарылган кызыл балчык өеменең җансыз, хәрәкәтсез икәненә инангач, тагы кызулый төш те Менә кабер Мотыйгулла мәрхүм ята монда Әбелкәрим кабер янына ук килеп басты да. тынсыз калып, беркавым карап торды, аннан соң акрын гына нелеп. бер кулы белән кабер туфрагына орынды Кулын башта тиз генә тартын алырга теләгән иде. туфракның салкынлыгын тоеп, бармакларын балчыкка ти рәнрәк батырды һәм. ни булыр нкән дигәндәй, сулышын кысып. үзен көч хәл белән генә мәҗбүр ит.» итә. бер ара көтеп торды Юк берни дә булмады Мотын гулла аны үз янына тартып алмады, кабер җансыз иде. аның эчендәге ләхеттә яткан Мотыйгулла да җансы» иде Моның шулай икәнен акылы белән аңласа да менә хәзер тагын шул турыда уйлап, куанып куйды «Юк. юк бит' Үлгән бет кән бит инде! Юк ул. юк!» Аннары ул сынын турайтты да. каерылып, тирә якка күз салды Якын тирәдә адәм әсәре күренми Ә анын бар кешегә дә ишетелерлек итеп аваз саласы «Мотыйгулла үлгән, ул юк бит инде бүтән'» дип. шатланып кычкырасы, әлеге сәер шатлыгын башкалар белән уртаклашасы килде Шуннан сон Әбелкәрим карт кырт кына борылып, аяк астындагы түмгәкләргә сөрлегә сөрлегә, кайтыр юлга чыкты Зират капкасы янында беркавым уйланып торды әле Аннан, ниндидер катгый карарга килгәндәй бәрәңге бак чаларына таба борылды Бәрәңге җирләре күптән буш иде инде Шуңа күрә ул. буразна таптап йөрисе булмагач, турыдан гына Маһирә лапасына таба атлады Карчыкның лапас ишеге бикле иде Әбелкәрим бермәл уйланып басып торды да. лапасны әйләнеп үтеп, таныш юлдан читән койма аша ишегалдына сикереп төште Нәкъ ШУЛ чакта кулына җиз комган тотып өенә кереп барган Маһирә дә аны күреп алды һәм бу хәлне ни дияргә дә белмичә аптырап, бас кан урынында аптырап калды Әбелкәримнең инде күптән, бик күптән анын ишегалдына аяк басканы юк иде «Әллә бу карт шайтанның яшь чакларын исенә төшереп йөрүеме’» дип уй лап куйды карчык Нишләп йөрүен б\. Әбелкәрим’ Әбелкәримнең ана «Мотыйгулла үлгән нкән Ант. каберен үз күзләрем бе лән күреп кайтып киләм» дип әйтәсе килгән ндс тик әйтә алмады, теле әйлән мәде. әйтсә дә. карчык барыбер анын күңелендәгесен аңлый алмас бары «Акы лыңнан яздыңмы әллә?» генә дияр иде Шулай дисә дә, ана үпкә юк Әбелкәримнең бу газаплары аның үзенеке, фәкать үзенеке генә иде шул... Шулай да ул карчыкның соравын җавапсыз калдырмады, тел очына килгән беренче сүзләрен әйтергә ашыкты. — Лапас ишегеннән бозавыбыз чыгып качкан Зират янындагы уҗымда йөрмиме икән. дип. шуннан карап кайтыш не Анда да күренми Монда ни, әллә кайдан урап йөрисе килмәде, синең ишегалды аша турыдан гына чыгып булмас мы икән, дигән нем. Лапас капкаң бикле икән. Хуҗабикә җанланып китте - Бәй. шулаймыни' Мин тагын әллә нәрсәләр уйлап бетергән ием. Әбелкәрим зур-зур атлап капкага таба юнәлде Ирен читләренә эленгән елмаюын карчык күрми калды, бары сүзләрен генә ишетте — Әй. кортка, әллә нәрсә уйлый торган чаклар узды шул инде, узды.— дип көрсенде ул чыгып барышлый. Зиратта булып кайткач. Әбелкәрим картның Мотыйгулла малае янына бару теләге юкка чыкты А\енә бүген дә аларга күрше-күлән җыелышып керер. Гаҗбикамал карчык үзенең изге китабын укыр Бу кыйссаны укыр гаклы булган кеше. Тынлаучынын күнле эрер, агар яше Юкка чыгар гөнаһларының һәммәсе. Рахман ана рәхим шәфкать кылыр нмлн Изге китап әнә шулай дияр Маһирә дә бик бирелеп тыңлар аны. Маһишәкәр дә. тол хатын Сафия дә авызына су капкандай утырыр. Әбелкәрим дә дикъкать белән тыңлар Тыңлый-тыңлый. пәйгамбәрләрнең ачы язмышларын күз алларына китереп, кайнар яшьләрен агызырлар Бары тик Әбелкәримнең генә, бик теләсә дә. күзләренә яшь килмәс инде, күңелендә утырган төере ирек бирмәс аңа Бу изге китап каршында үзләрен бик кечкенә һәм түбән итеп тоярлар алар, һәммәсе дә шул яшел тышлы китапка өмет күзләре белән багарлар