Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КАЗАН УТЛАРЫ» 1989 ЕЛДА

Газиз Кашапов. ♦Убырут* ...Август аеның караңгы төне. Коеп яңгыр ява. Урманда ялгыз башы яшәп ятучы Мәүләви Риянов хуҗасы күренмәс, әмма нәрсәсе беләндер үзенә бик тә таныш Тавыш ишетә. Әлеге кырыс Та выш Мәүләвигә, инде картаеп җиткән кешегә, аның узган тор мышы. төрле урыннарда эшләгән чакларында кешеләргә кылган кянсызлыклары турында исенә төшерә Үлем бусагасына якы найган көннәрдә булса да үзе төрлечә җәберләгән һәм кимсеткән кешеләрдән бәхиллек соравын таләп итә Озакламый Мәүләви үзенең вөҗданы белән сөйләшүен аңлый. Шулай итеп, каһарман ның гомер йомгагы бик табигый рәвештә сүтелә башлый Ул берәүне шикаять ярдәмендә «халык дошманы*на чыгарып юк итә. сугышка бармыйча калу җаен таба, ирләре сугышка киткән хатын кызларны төрле кыен шартларга куя һәм үз корбаны итә . Баштагы мәлне Мәүләви, элекке хәйләкәрлеген җигеп, вөҗдан таләбеннән качып котылмакчы була. Ләкин Тавыштан качып котылу мөмкин түгел, ул тамчы да калмыйча хуҗасын эзәрлек ләп йөри. Чын күңелдән үк булмаса да. кайберәүләр алдында бәхиллек сорарга туры килә. Әмма Мәүләви Рияновның күңелендә чын йөрәктән чыккан омтылыш юк. алар мәҗбүри һәм киеренке. Ниһаять, кайнап торган тормыш фонында Мәүләви Риянов үз хәленең мөшкеллеген аңлый •Убырут» дигән бу повесть. 1983 елда ук язылып. •Казан утлары* редакциясенә тапшырылган иде. әмма торгынлык чоры ның салкын сулышын җиңә алмыйча, ул авторга кайтарып би релде. Яңарыш җиле белән рухланган журнал әсәрне автордан кабат соратып алды.