КАБАН КҮЛЕ СЕРЛӘРЕ
9
«Казан каласындагы иң шәп су —төбендә чишмәләр тибеп торган Кабан күлләрендә Ул тоныграк. әлбәттә, әмма ком белән күмер аша уздырсаң. бу суга Яңадан табигый сафлыгы кайтачак* Р Л.ШПМҺ. lunii.iM iiipawtH шипсктори I HUT V i XIX гасырның житмешенче елларынача, Казанда су үткәргеч төзелгәнгә кадәр, Кабан шәһәр өчен бердәнбер су чыганагы булып торган. Идел жиде километр читтән үтә. Өстәвенә, суын яратып та бетермиләр. Казан суын яр буенда яшәгәннәр дә эчәргә тотмый Шәһәрнең Кабан ягына таба үсә баруының бер сере әнә шул. Сан алу кенәгәләреннән күренгәнчә, XVI гасыр уртасында шәһәрнең төп капкасы (хәзерге Куйбышев мәйданы тирәсе) яныннан ук яшелчә бакчалары башланып киткән була. Казан баштарак әкрен үсә, болыннар, калкулыклар, әрәмәләрне ашыкмыйча гына йота 1708 елда, гаять зур губерна үзәгенә әйләнгәч тә, анда нибары унбиш мең кеше генә яшәгән әле. XVI гасыр уртасында барлыкка килгән Татар бистәсе белән бераз соңрак салына башлаган Яңа бистә чагыштырмача тизрәк үсәләр. XIX гасыр башланганда Якын Кабанның көньяк яры Пләтән авылынача шәһәр кочагына керә. Төньяк ярда «Суконный» һәм «Кирпичный» дигән рус бистәләре үсеп чыга Бу бистәләр белән Архангельский авылы (хәзерге Архангельский зиратыннан ерак түгел) арасына чөй булып аерым мәхәллә хасил иткән берничә татар урамы килеп керә Аз-азлап Казанның көнчыгыш белән көнбатыш. Азия белән Европа оеткылары кушылудан килеп чыккан үзенә бер төрле кыяфәте төсмерләнә башлый. Күккә ашып торган кызгылт-көрән Сөембикә манарасы, алтын гөмбәзле чиркәүләр, нечкә-нәфис мәчет манаралары, тау башындагы ак, көяз шәһәр үзәге, уйсулыктагы агач йортлы бистәләр Өч яктан су белән уратып алынган, эчендә күлләр көзге кебек ялтырап яткан Казан корабта йөзеп килгән сәяхәтчегә әкияти кала булып күренгән. Әмма шул ук су зур каза да — пычраклык-юешлек һәм төрлетөрле чирләр чыганагы да булган. Ахыры Башы 9 ичы санда XIX гасыр башында шәһәрнең югары, иң мәһабәт өлешендәге храм нарына бүкән түшәлә, алар буйлап тавыш-тынсыз гына пролеткалар җилдерә. Берничә урамга йомры таш җәяләр, алар буйлап дөбер-шатыр крестьян арбалары үтә. мичкә белән Кабан схы таратып йөргән йөк атларының дагалары чакы-чокы килә Урамнарның күпчелеге исә мәтегә батып ята бирә Пычрак язын көзен тәгәрмәч бүкәненә җитә, тәгәрмәч эзе янындагы күлдәвекләр, юл чите канавындагы су җәен дә кипми Тирес, чүп һәм нәҗес, язгы ташу алып китәр дигән өмет белән, башлыча Кабан ярларына түгелә. Бу исә йогышлы авырулар таралу өчен менә дигән шартлар тхдыра XVII гасыр уртасында Казанга чакырылмаган дәһшәтле кунак чума килә. Шәһәр халкының яртылабын алып китә бугай ул Корбан нарның төгәл саны мәгълүм түгел. Безгә бары риваятьләр генә килеп җитте: көне-төне дөрләгән учаклар (чирнең таралуыннан шулар ярдәм мендә котылып калмакчы булалар), шешенгән-күбенгән. кара көйгән мәетләр, кара киемле монахлар озатып барган исәпсез җеназалар... Ваба. тиф эпидемияләре дә онытмый Хәерчелек һәм начар һава юлдашы булган туберкулез Октябрь революциясенә кадәр тынгы бирми Үлүче ләр, түбән урнашкан кварталларда, хәтта туучылардан күбрәк тә була Унтугызынчы гасырның башыннан азагынача Казан халкы бары читтән күчеп килүчеләр исәбенә генә үсә диярлек XIX гасыр азагында статистик лардан берәү исәпләп чыгарган үлү темпы шул килеш сакланса. I960 елга Казанда., бер кеше дә калмаячак Хәер, бу яктан караганда. Казан башка провинциаль шәһәрләрдән әллә ни аерылып тормаган, зурлыгы һәм төзеклеге буенча күбесеннән арурак та булган әле. Әби-патша. мәсәлән. Казанга килеп киткәч, болай ди: «һичшиксез. Рәсәйнен. Мәскаүлән кала беренче шәһәре бу» Екатерина II тарафыннан Себергә сөрелгән. 1797 елның маенда Казан аша үткән Радищев исә көндәлегенә болай дип яза «Шәһәр буйлап соклану хәлендә диярлек йөрдем». Әдип ул чагында әле мул сулы булган Болак ны. Болактагы пристаньны, әрле-бирле йөзгән төрле төрле корабларны тасвирлый. Бишбалтада төзелгән фрегатны суга төшерү турында яза Русның икенче бер бөек улы. Пермьгә сөрелгән А И Герцен болай дип язып калдырган: «Казан уңайлы урнашмаган, татарча исемен аклап, чыннан да казанда утыра; юеш дымлы урыннары күп ф еуы ва Бина-корылмалары болай ару гына, үзәк урамнар матур, алар шау гөр килеп тора, төркем-төркем булып халык җыела, шаулашалар, газа ма тур гәүдәле бурлаклар очрап юра i.iiapi.ip күп яньчек борын.1ы. кы сыграк күзле, хәйләкәр чырайлылар. читек, түбәтәй, халат саталар, кигәннәре дә — халат. Крайның үзәк шәһәре, сәүдә шәһәре бу иң мө Һнме. Европа һәм Азия рухын берләштергән үзенчәлекле шәһәр» Болгар заманнарыннан ук Ка занда күнчелек нык алга китә Биредә эшләнгән йомшак күн (юфть) һәм сәхтиян күнне Рәсәндә. Урта Азиядә Шәрык һәм Көнбатыш илләрендә кулдан йолкып дигәндәй алалар Казан читекләрен рус боярлары яратып кия Күнчеләр *лек *лектән Кабанным көньяк яр буенда, хәзерге Сафьян урамы тирәсендә төпләшән булалар Ка занга 1436-1452 еллар арасында килеп киткән Венеция сәяхәтчесе Яосифат Барбаро болай днп .» «Бу оудагәрлар каласы. аннан Маг кауга. Польшага. Прусеиягә. Ф.г.шдриягә бихисап меу киг... Чыннан да. Каган Россиянен экономик, социаль һәм культура тормышында тур роль уйнаган саиаулы шәһәрләрнең берсе була Каган да Россиядәге беренче мәдрәсәләр беренч. провинциаль гнмниня 11. Ш ел) нчеггче (Мәскәу һәм Тартуныкыннан гонг уииегрсите1 ачылу г |ь,,|, беренче пр.гпцпалг.............................................. .... чыг а башлау I .Ка гәп. кгг. ...... ...................... ... IHI1 ел| беренчеләрдән булып провинциаль театр эшли башлау әнә шул ту рыда гнйлгг Документлар хатирәләр шәһәрлә культура тормышы кайнап торганлыгын, арада татар зыялылары да булган белем иялмреиен куп легсн күрсәтә. Шәһәрнең экономикасы үсүгә, шактый дәрәҗәдә, табигый шартлар да йогынты ясый Йомшак һәм чиста Кабан суы күп төрле һөнәрләр өчен алыштыргысыз сулык булып чыга. Ул постау җитештерүдә, кирпеч сугуда, сабын кайнатуда, шәм ясауда да кулланыла. XVIII гасырның беренче яртысында Кабан яры буенда 25 сабын кайнату, 40 күн оста- ханәсе урнашкан була. Аларнын кайберләрендә дистәләрчә кеше эшли. Күлгә төрле яктан бу һөнәрдә кулланылган агулы сулар агып төшә. Шәһәр үскән саен. Казандагы эчке сулыклар берәм-берәм юкка чыга бара Гүзәй күле булган җирдә балык базары ачыла (хәзер Куйбышев мәйданы). Тихвин күле урынында Печән базары гөрли. 1820 елда шәһәр Думасы Черек күл белән Мунча күлен чистартырга шактый зур акча билгели Күлләрне чүп-чардан арындыралар, ярларын турайтып кәс тезәләр. агач утырталар. Әмма күлләр барыбер саега, чөнки туендырып торучы чишмәләр, инешләр калмаган Күпмедер вакыттан күлләрне күмәргә мәҗбүр булалар Тирән сулы Кабанга әлегә мондый язмыш янамый янавын, ләкин ул да XIX гасыр башларында саф сулы булмый инде. Шул елларда Мәскәү янындагы күлләрне тикшерүдән, кимендә, ярты гасыр алдан Кабанны фәнни яктан тикшерүләр башлана Бу хәл үзе генә дә аның Казан өчен никадәр мөһим булуын күрсәтә. Кабан турындагы беренче фәнни хезмәт — Р. Лангельның «Казан губернасына һәм губерна шәһәре Казанга кыска медик-физик һәм топографик күзәтү»е Бу хезмәт 1807 елда Санкт-Петербургта «Медицина журналы»нда басылып чыга Соңыннан ул ике мәртәбә (1817 һәм 1824 елларда) Казанда да басыла Автор Лиль (яки Лилий) исемле аптекарьның безгә килеп җитмәгән хезмәтенә дә таянуын әйтә. Бу аптекарь XVIII гасыр азакларында ук күлләрнең зурлыгын, тирәнлеген үлчи, аларнын режимын өйрәнә башлый Р Лангель Кабан күлләренең физик-географик тасвирламасына аныклык кертә, шәһәрне су белән тәэмин итүдә аларнын ролен күрсәтә. Гәрчә галим Якын Кабан суының сыйфатын, тулаем алганда, әйбәт дип бәяләсә дә. аның хезмәтендә инде яр буйлары пычратылуга, бернинди контроль-фәлән булмауга борчылу да сизелә Авторны бигрәк тә «өч аршын ләм утырган» Болакның хәле борчый. Болакны тирәнәйтергә, ләм күмгән чишмәләрне арчырга, агымга юл ачарга кирәк, дип яза ул. Статистик һәм тарихчы И Ф Яковкинның «Казанны Идел һәм Кабан суы белән тәэмин итү. аларнын сыйфаты һәм Кабанны мул һәм агым сулы итү турында искәрмәләр, күзәтүләр һәм фикерләр» дигән зур мәкаләсендә («Заволжский муравей», 1833 ел, 16 сан), күлнең һаман пычрана баруы борчуга салса да, чагыштырма анализ ясагач, автор болай дип таба «Идел суы Кабан суына караганда начаррак — катырак та, сәламәтлеккә тәэсире ягыннан да шиклерәк». Дәвалау управасы директоры Тиле исә бу караш белән килешми. «Казанның сәламәтлек өчен кулай булмаган шәһәрләр исәбенә керү сәбәпләре турында» язмасында («Заволжский муравей», шул ук ел 19 - 20 саннар) ул төп өч факторны атын. 1 Шәһәрнең түбән урнашуы. 2 Пычраклык 3. Суның ару булмавы Инспектор Кабан күленнән (якыннан, билгеле) черек исе килүен, җәйге айларда яшелләнүен, суда балык аз булып та суалчан тулып ятуын, суның тәмлелеге дә чамалы гына булуын яза. «Суга килеп эләккән пычрак беркая да китмәгәнгә һәм дә күл шәһәрнең төп өлешеннән түбәнрәк урнашканга аның суы пычрансын өчен бөтен шартлар да бар»,— дип, бик дөрес яза ул. Күлнең төбен кара ләм каплаганлыгын ачыклый Әмма бу — шәһәр эчендә генә шулай. Шәһәр читендә исә төптә ком һәм үзле балчык була Инспектор шундый нәтиҗә ясый Кабан суы Идел суыннан начар, шуңа күрә, һичшиксез, Идел суын эчү хәерлерәк. Берничә дистә елдан бәхәсне бөек химик профессор А М Бутлеров 98 хәл итә Гаять оста үткәрелгән фәнни анализлардан сон ул Кабан суының табигый сыйфатлары белән Идел суыннан яхшырак, йомшаграк булуын әйтә Әмма ул органик калдыклар белән шулкадәр пычратылган ки. аныи сәламәтлеккә зыян китерүе бик мөмкин Галим мондый тәжрибә ясый тирес суын 31 өлеш дистилляцияләнгән саф су белән катнаштыра, әнә шул сыеклык үзенең төсе, исе һәм органик матдәләр күләме буенча * Кабан суына бәрабәр була. = Урта Кабанның суы исә төсе. исе. гомумән, бөтен күрсәткечләр 2 буенча да Идел суыннан әйбәтрәк була Бутлеров, тиз арада суүткәргеч ~ төзергә һәм суны Урта Кабаннан алырга кирәк, дн Болакның хәле тагын да авыр була Жирле журналистлар аиын турында: «Шәһәрне төзекләндерүнең иң нечкә жире». диләр Шәһәр мон * да чүп-чарын түгә, пычрагын агыза Ярына элеккечә мунчалар сырыш « кан була Арада сәүдәгәр Меркулов, борынгы нәселдән булган Жуков « ский һәм Баратынскийларныкы кебек ике катлы зур таш мунчалар да = бар Болак ул чагында да әле су юлы буларак әһәмиятен жуеп өлгермә* < гәп була. Бу шуннан да күренә: XVII XVIII гасырларда Болакта .vie ~ ачылмалы күперләр тора Аларның берсе төзеткән сәүдәгәр исеме белән «Жарковский күпере» дип йөртелгәне XIX гасыр башларына кадәр сакланып, бары 1815 елгы янгында гына харап була 1өнлә күперләрне - ачып. Иделдән. Казан суыннан кергән судноларны яр буендагы складлар * янына үткәрәләр Язгы ташу вакытында кораблар Кабанның иң ерак почмакларына кадәр барып житә. Коры елларда исә Болак тирәнлеге ни * бары ярты аршын (30 сантиметр) булган сасы ермакка әйләнеп кала Күп гасырлар буена жыелып килгән пычракны язгы ташулар гына һичничек юып бетерә алмый Болакны чистарту, төзекләндерү проектлары шактый Беренчел әрдән берсен 1807 елда инженер Шевякнн эшләгән Шевякин төпне чистартырга, яр кыегын ныгытырга. Болакны агымсулы итәргә тели Шәһәр думасы проектны яхшы дип таба, әмма аны гамәлгә ашырырга акча житмн XIX гасырның егерменче елларында танылган архитектор 11 Г Пят нинкийга (университет биналары комплексы авторларыннан берсе) Болакны чистартуның яңа проектын төзү йөкләнә Проект берничә мәртәбә аныклана һәм (арзанайту максатында) үзгәртелә Ниһаять. 1829 1830 елларда реконструкция үткәрелә Болакны нык кына чистарталар, тирә нәйтә тишәләр, яр кыегына кәс түшиләр, күперләр салалар Шул кыяфә тендә Болак безнең көннәргәчә килеп жнтте Шәһәребезнең битен үткәне дә. бүгенгесе дә Кабанга. Болакка бәйле Алар турында жырлар. шигырьләр, поэмалар язылган. Лондон ны Темзадан, Парижны .Семадан, Мәскәүне Мәскәү елгасыннан башка күз алдына китереп булмаган кебек. Кабан белән Болактан башка Казан да Казан түгел Болак тирәсендәге ни шау-шулы. ыгы зыгылы урын Печән база ры Монда исәпсез хисапсыз кибетләр, амбарлар сузылып киткән була Кем генә юк монда һөнәрчеләр, чуар шәлле сәүдәгәр хатыннары, крестьяннар, тар. кара бишмәтле шәкертләр, ул чалма чапанлы рухани лар. ялантәпиле бала-чагалар.. Аршын һәм ачкыч бәйләме тоткан приказчиклар әрле-бирле йөренә Кызыл мал. кырык тартма товары, са бы II. чәй. аш тәмләткечләре белән кызу сәүдә бара Шунда ук чәчтараш лар пәке кайрый, сакалмыек төзәтә. Ж.әмнгъ мәчетен. әнә гарип-гораба, теләнчеләр сырып алган Болак буенда ел саен беренче майдан алып беренче июньгә кадәр язгы ярминкә үткәрелгән Татарлар аны. Ташаяк ярминкәсе дип руслар Биржа дип атап йөрткәннәр Балачагы, яшьлеге Казанда үткән С Т Аксаков (Казаннан 1806 елда китә) бу ярминкәләрнең матур тас ннрламасын калдырган Әдип язуынча, «жәйләрен сай. тонык вә сазы була торган» Болак язын үзгәрә Идел суы ыргылып кереп, коргаксып беткән ярларны мөлдерәмә тутыра Форсаттан файдаланып. Кабан аша Иделдән Болакка көтүе-көтүе белән төрле вак товар төягән зур һәм бәләкәй көймәләр йөзеп керә, инешнең өстен тәмам каплап ала. «Бердәнбер ярминкәләре була торган ошбу вакытны Казан халкы һәрвакыт түземсезләнеп көтеп алыр иде. «Көймәләр килде», дигән хәбәр минут эчендә бөтен шәһәрне аякка бастырыр иде. Болакның һәр ике ягында шау-шу, күңел ачулар башланып китә Яр буйларын халык сырып ала Төрледән-төрле товар әфлисунлимон арасында фарфор, пыяла, эче-тышы яки эче генә яшел лакка буялган, кызыл балчыктан ясалган савыт-саба бихисап булыр иде. Савыт-саба берлә кызыл балчыктан яисә пыяладан ясалган үрдәк-каз, сыбызгы, су чәчрәткеч кеби уенчыклар алып киләләр иде. Ул көннәрдә сатып алынган өр-яңа уенчыклар тоткан өер-өер малайлар, кызыйлар ниндидер куанычлы вә кыргый бер дәрт илә бөтен Казанны бетереп чабышып-сикерешеп йөрерләр, сызгырырлар. чинашырлар, чәчрәткечләрдән төрле тарафка су аттырырлар, бер-берләрен һәм хәтта өлкәннәрне дә коендырырлар иде Бу хәлләр бер ай буена шулай дәвам итәр иде. Халыкны, татар вә русны, калд вә сала киемнәре кушылмасын тамаша кылырга Казан аристократиясе дә килер иде. Мондый чын бер халык сәүдәсе вә уен-сафасы бик тә кызыклы вә күрекле булыр иде». Ташаяк ярминкәсендә кайбер елларда миллион сумлык товар сатылган— заманы өчен бик тә зур сума инде бу Монда таш складлар, исәпсез-хисапсыз агач кибетләр тезелеп киткән була. Аларның кайберләре безнең гасырның илленче елларына кадәр килеп җитеп, циркның яңа бинасын төзегәндә генә сүтелде. Сүз уңаеннан искәрик — безнең цирк нәкъ менә Ташаяк ярминкәсе вакытында да цирк балаганнары корыла торган, шамакайлар, аю биетүчеләр, курчак уйнатучылар тамаша күрсәткән урынга салынды. Кабан белән Болак үзенә күрә шәһәрнең рус һәм татар өлешләрен аерып торган чик тә булган. Татарлар бары Октябрь революциясеннән соң гына Казанның биегрәк һәм, димәк, корырак та ягында нигез кору хокукы алганнар. Кремльгә керү юлында исә: «Татарларга һәмэтләргә керү тыела» дигән язу торган. Кышларын рус һәм татарлар ике гаскәр кебек Кабан бозында йөзгә-йөз килә торган булган Бу йодрык сугышларын ни дип бәялик? Милли дошманлык утын өреп дөрләтүче кыргый һәм рәхимсез яман гадәт дипме? Әллә үзенә күрә бер күңел ачу, Көчкуәтеңне, егетлегеңне күрсәтергә мөмкинлек биргән хәтәр, әмма кызыклы күмәк уен дипме? Хаклык тегесендә дә, монысында да бардыр. XIX гасыр урталарында, капитализмның бик тиз үсүе сәбәпле, кешенең табигатькә тәэсире дә көчәя. Шул вакыттан күлнең бик тиз пычрана һәм үлә бару чоры башлана Кабанны пычратуга иң зур «өлеш» кертүче, мөгаен, агалы-энеле Крестовниковларның Якын Кабан буена салынган һәм тора-бара үзенә күрә бер шәһәрчек хасил иткән сабын заводыдыр. Гасыр азагына ул, ел саен 150 мең пот шәм, 205 мең пот сабын ясап, алар белән ярты Рәсәйне тәэмин итеп тора Шул заманда чыккан шәһәр белешмәлекләрендә Казан сабын патшалыгы дип атала Крестовниковлар гәрчә агулы суны Кабанга түкмичә, агач улактан шәһәр читендәге сазлыкларга агызсалар да, заводның зарарлы тәэсире барыбер сизелми калмый, һава бассейны пычрана Яңгыр суы, кар суы завод ишек алдында җыелган сабын күбеген, май һәм пычракны Кабанга да юып төшерә тора. XIX гасыр азагында Казанда инде, күп санлы остаханәләрдән тыш 92 завод һәм фабрика була Аларда 5900 кеше эшли, ун миллион сумлык продукция җитештерелә. Шәһәр дә нык кына үсә: 25 квадрат километр мәйданда инде 140 мең кеше яши. Мең таш бина, тугыз мең агач бина була Гади йортларга өстән унөч мәчет, кырык чиркәү манарасы бага. Халык биш йөздән артык коедан су ала. Тик күбесенең суы тәмсез, каты. Хәзер ышануы да кыен хәтта XX гасыр башларында да нәҗеснең нибары уннан бер өлеше генә шәһәрдән читкә чыгарыла, калганы, җир асты суларын агулап, туфракка сеңә, яисә. Кабан буена яки күлнең үзенә үк түгелә. Кыш буена махсус йөкләр Кабан бозына «сасы алтын» ташый Язгы ташуга өмет баглана Ләкин ташу ел да күл суын яңартырлык дәрәҗәдә көчле булмый. 1875 елда Казанда суүткәргеч төзелә Моның алдыннан озак кына бәхәс бара: суны кайдан алырга? Башта Урта Кабанда су алу пункты төзү күздә тотыла Тик, экономик яктан зур өстенлекләре булуга карамастан. бу вариант кире кагыла күлнең пычрануы бар' Якын Кабанның язмышы шәһәр башлыклары өчен гыйбрәтле бер сабак була Урта Кабан тирәләренең җәен меңнәрчә кешеләрнең ял итү урынына әйләнүе дә искә алына Суүткәргеч шәһәрдән унсигез чакрымдагы Пановка чишмәсеннән су кудыра башлый (Бу линия әле дә эшли, ул Казанның югары өлешен тәэмин итеп тора) Су, әлбәттә, байгуралар, хәлле гражданнарның өйләренә генә керә Ярлы-ябагай һәм Болак аръягы халкы Кабан суын эчәргә мәҗбүр Шул елларда тиф. дизентерия, ашказаны-эчәк авырулары белән чирләүчеләр күбәя Бу хәл җәмәгатьчелекнең игътибарын яңадан күлгә юнәлдерә XIX гасырның сиксәненче елларында врач Купидонов Якын һәм Урта Кабан суына бактериологик анализ үткәрә Нәтиҗәләрен 1890 елда аерым китап итеп бастырып та чыгара Китапның төп сөземтәсе шул Якын Кабанның суы Пановка чишмәсеннән 150 мәртәбә пычраграк, ә Урта Кабан суы чишмә суыннан да чистарак икән Купидонов төп пычрату чыганакларын ла күрсәтә яр буендагы чүплекләр-тнреслекләр, кер чайкау һәм коену урыннары, фабрикаларның агынтылары, бәдрәф һәм юын тык чокырлары. Кабан суын бераз соңрак тикшергән профессор Глинский да асылда шундый ук нәтиҗәләргә килә. Әмма бу вакытта эпидемия куркынычы беркадәр кими төшеп, җәмәгатьчелекнең бу мәсьәләләргә игътибары кимегән була. Язгы ташулар да үзенең аруландыру миссиясен уңышлы үтәп килә «Язгы ташкыннар да булмаса. - дип яза 1893 елда профессор А Я Щербаков,— Кабан суы гаять дәрәҗәдә пычраныр, күл - күл булмас. чын мәгънәсендә арт юлга әйләнер иде» Күлне өйрәнүгә татар галимнәре, язучылар һәм җәмәгать эшлекле- ләре дә өлеш кертә. Хосусан, тарихчы һәм дин белгече Шиһабетдин Мәр жени хезмәтләрендә күлнең тарихы турында кызыклы гына мәгълүмат лар бар Каюм Насыйри беренче булып Кабан турындагы легендаларны җыя һәм бастырып чыгара Алдынгы карашлы күп кенә татар зыялыла ры Кабанны, Болакны һәм алар тирәсендәге кварталларны төзекләндерү өчен җан аталар Менә бер мисал 1907 елның 15 ноябрендә Яна клубта татарлар өчен лекция була Укытучы И В Терегулов җыелганнарга йогышлы авыруларның килеп чыгу сәбәпләрен аңлата, шәһәрдә суның чисталыгын саклау өчен зарур чаралар турында сөйли («Казанский вечер» газетасы, 1907 ел, 16 ноябрь) Безгә килеп җиткән фотографияләр һәм рәссамнарның әсәрләреннән Якын Кабанның яр буйлары XIX гасырда никадәр үзгәргәнлеген чамаларга була. Укытучылар семинариясенең ак кирпечтән салынган бинасы. Дүрт евангилист чиркәве. Мәрҗани, Юнысов мәчетләре һәм бигрәк тә Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә мең ел тулу уңае белән, инде тәмам тузган агач мәчет урынында салынган Иске таш мәчет (Һади Такташ урамында, хәзер анда балалар бакчасы) күлгә ямь өстиләр 1868 елда Н Свешников атлы кеше «Якын һәм Ерак (ягъни Урта) Кабан күлләре буйлап кеше ташу пароходчылыгы» оештыра Шул вакыттан алып күлләр буйлап регуляр пароход хәрәкәте башлана Якын Кабанның бер ярыннан икенчесенә паром да йөри Пристань, ягъни касса будкасы булган такта причал. Болак башланган урында, трамвай тукталышы янында корыла. Монда көпчәкле пароходлар — «Нептун». «Казанец». «Джигит». «Ласточка» һ. б. туктый. Пароходлар арасында хәтта «Бобчинский» белән «Добчинский» да була — аларның хуҗасы, сыра заводы тотучы Оскар Петцольд юморны яраткан, күрәсең,. Бу нәни пароходлар пассажирларны Казан юнкерлар училищесының Урта Кабандагы жәйге лагерьларына. Серебрянников. Андреевский кебек Казан байларының дачаларына ташый. Җитмешенче еллар азагында Урта Кабанда кымыз шифаханәсе эшли башлый. 1885 елда монда үтә зур тантана белән «Аркадия» бакчасын ачалар. Ямьле табигать кочагында. бәләкәйрәк урман эчендә зур заллы җәйге театр, ресторан, күңел ачу урыннары, кегельбан, бильярд бүлмәләре, «иң яңа тасмалары булган синематограф» һ. б. төзелә. Ул чор газеталары болай яза: «Аллеяларда кеше мыж килә... Берьюлы берничә оркестр уйный.. Бер генә буш өстәл, бер генә буш урындык та юк ■> «Аркадия»дә татарның күп кенә культура әһелләре дә ял иткән. Монда Тукай хозурланып йөргән. Фатих Әмирхан. Галиәсгар Камал озак-озак яшәп алган. Болар бар да «Теплоконтроль» берләшмәсенең гүләп-дуылдап торган иләмсез зур корпуслары, складлары урынында булганлыгын хәзер күз алдына китерүе дә кыен! Гасыр азагында Болак тагын ләмгә бата, йогышлы чирләр чыганагына әйләнә Үзенең атаклы белешмәлегендә («Спутник по Казани») профессор 11 П. Загоскин: «Болактан инде барына да күнеккән Казан кешесе дә чыдый алмаслык авыр ис бәреп тора».— дип язган. Ул елларда Кабанны һәм Болакны савыктыруны максат иткән күп төрле «проектлар» эшләнә. Әйтик, махсус канал казып, мул сулы Мишәне Кабанга бору, яисә агым хасил итәр өчен. Идел белән Кабанны ике яклап тоташтыру күздә тотыла. Бу проектлардан иң шиклесе, әмма иң арзанлысы сайлап алына. Аның авторы Болак төбендә артезиан скважинасы борауларга тәкъдим итә. Шуннан соң. янәсе, су үзе Болакка бәреп торачак һәм аны сафландырачак. Бораулыйлар 44 метр тирәнлектә, чыннан да. чиста төче су табыла. Ләкин нигәдер бәреп чыгарга теләми ул — Болак төбенә менеп житәргә бер сажин кала туктый. 10 «Беренче күкрәү» 1926-27 елларның кышына туры килә. Якын Кабанда балыкның күпләп үлүен җирле газеталар әнә шулай дип атыйлар Кыен вакытлар булуга да карамастан, республика Совнаркомы Казан университеты профессоры В В Миславский җитәкчелегендә махсус комиссия төзи. Комиссия сүзен кистереп әйтә: «Кабан күле нык пычранган» Су һәм ләм анализлары шул турыда сөйли. Якын Кабанда туберкулез бациллалары. Урта Кабандагы белән чагыштырганда, утыз мәртәбә күбрәк булып чыга. Комиссия фикеренчә, бу хәл күп төрле сәбәпләрдән туган Беренчедән, Казан-Свердловск тимер юлын салганда Якын һәм Урта Кабаннарны тоташтырган элекке бугаз күмдерелә. Таш торба астыннан үтә торган яңа бугаз таррак та, саерак та була, күлләрнең иркен аралашуын тәэмин итә алмый Икенчедән. Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышы, аннан соңгы авыр елларда шәһәр хуҗалыгы тәмам ташландык хәлгә килә. Чүп. тирес чыгару белән бөтенләй диярлек шөгыльләнмиләр, күл буендагы урамнарда шакшы су чокырлары чистартылмый. һәм, ниһаять халык хуҗалыгы аякка басу белән, күлгә торган саен көчлерәк булып промышленность юынтыклары ага башлый. Комиссия түбәндәгеләрне тәкъдим итә: чистартылмаган суларны күлгә агызуны кичекмәстән туктатырга, чүплекләрне күл тирәсеннән кү- 102 черергә, бозга нәҗес түгүне тыярга Мондый саклык чараларынын гына җитмәвен аңлап. комиссия аеруча пычранган җирләрен генә булса да Кабан белән Болакны чистарт} мәсьәләсен дә күтәрә Татарстан хөкүмәте беркадәр чаралар курә Нәҗесне сугарулы басуларга чыгаруны оештыра, күл буйларына чуп һәм тирес тугуне тыя. күлнен хәлен тикшереп торыр өчен санитар постлар бхлдыра Әмма шәһәр промышленносте һаман үсә бара бит. Яна йортлар салына, халык саны арта Канализация челтәре исә бу үсештән нык калыша. Бу хәл иң гүзәл ниятләрне дә тар-мар итә Рәхимсез, мәҗбүри экономия еллары иде бу Утызынчы елларда Казанда ул вакыт өчен иң зурлардан саналган машина төзү, металл эшкәртү, синтетик каучук, кинопленка, фото желатин заводлары, мех комбинаты, киез итек-киез фабрикасы һ б сафка баса Урта Кабан ярында республика энергетикасының беренче карлыгачы куәтле Җылылык энергоүзәге (ТЭЦ) төзелә 1940 елда башкалабыз промышленность продукциясен, революциягә кадәрге белән чагыштырганда, унике тапкыр күбрәк бирә Әйләнә-тирә мохитка төшкән басым да. әлбәттә, шушы үсешкә тәңгәл була Кабан тирәсендә урнашкан завод фабрикалар 1929 ел дәвамында күл суының унике процентын. 1935 елда -дүрттән берен, утызынчы еллар ахырына яртысыннан күбрәген файдалана Бу елларда Кабан суына иң зур зыянны «Спартак» аяк киемнәре комбинаты ясый, заманында ул хакта матбугатта күп язылган Комбинат тәүлек саен күлгә зәһәр кислота, көчле агулар, тире иләү калдыклары катнашкан дүрт йөз куб метр чамасы су агыза. Судагы катнашмаларның корылан авырлыгы гына да елга 27 тонна тәшкил итә Шул елларда чыккан газеталарны актарганда күлнең язмышы өчен борчылуның өзлексез арта барганын курәсең «Күлләрдә суның сыйфаты елдан ел начарлана, дип яза «Красная Татария* 1935 елның 16 мартында Ярым йорты саклану чараларынын файдасы шуның кадәр ген • алар фәкать җәмәгатьчелекнең уяулыгын гына киметә Табигатькә китерелгән зыян барыбер, иртәме-соңмы, кешенең үзенә кире әйләнеп кайта чак. сәламәтлегендә, гомер озынлыгында чагылачак» «Күп гасырлык нәҗес белән тулган Болак чир оясына әверелде», дип. Болакны да оныт мыйлар Утызынчы еллар уртасында Дәүләт шәһәр проектла штыру институты («Гинрогор») Болакны һәм Якын Кабанны савыктыру проектын эшли (авторы инженер А Доценко) Болак белән Кабанның төбен чистарту Иделдән Болакка. Болак аша Кабанга чиста су кудырту һәм күлләр тезмәсендә суның агып торуын тәэмин итү — барлыгы өч миллион сум лык эш башкару күздә тотыла Архитектор Исхак Казаков проекты да кызыгырлык була Анда Бо лакны кабат Кабан күле, Казан суы һәм Идел белән тоташтыручы суднолар йөрешле каналга әверелдерү карала Шәһәр пристанен Болак тамагына. Казан Кремле янына ук. ягъни элекке тарихи урынына күчерү күздә тотыла Икенче бер канал Урта Кабанны Идел белән тоташтырырга тиеш була, ул чагында бөтен күлләр тезмәсендә су даими агып торыр, суднолар йөрүдән өзелмәс иде Акча җитмәү сәбәпле. И Казаков проекты кире кагыла. А Доценко проекты исә өлешчә генә тормышка ашырыла 1938 елда Болак гөбе шәпләп чистартыла, тнрәнәйтелә. ярларына таш түшәлә Эшне ярты юлда сугыш туктата Сугыш беткәннән соң махсус суүткәргеч төзелә Болак белән Кабанга Идел суы кудырыла Болак кабат җанлана. Кабан Ла күзгә күренеп тернәкләнә Шул вакыттан башлап илленче еллар ның икенче яртысына кадәр Болакта (Кабан турында әйткән дә юк) бала-чага рәхәтләнеп су коена Күл суын тиешле тирәнлектә тотар өчен һәм язгы суларны җыеп калыр өчен Болакның ике башына су капкалары куела Шулар ярдә мендә Якын һәм Урта Кабанда су дүрт метрга күтәртелә, күләме исә җиде миллион куб. метрга арта. Бер үк вакытта архитектор Ү Г Алпаров проекты буенча Болак яр буйлары реконструкцияләнә: яңа биналар салына, череп беткән агач күперләр урынына яңа. нык күперләр тезелә Болак буйлап милли орнаментлы чуен рәшәткә тотыла. Кабанны чистартыр өчен исә зуррак чыгымнар сорала, акча, әлбәттә, табылмый Җитмәсә, күл ничек итсә итә, әлегә пычрактан үзе арына бара Кабанда коеналар, кер чайкыйлар, көймәдә йөриләр, ишү ярышлары үткәрәләр, балык тоталар. Дөрес, 1927 елда балык күпләп кырылганнан соң Кабан балыкчыларны бик куандырмый. 1921 елгы ачлык вакытында күлнең меңләгән Казан кешесен үлемнән коткаруын инде әкият итеп кенә сөйләргә кала. Ләкин галимнәр чаң сугудан туктамыйлар. 1940 елда географ В Н. Сементовскийның күлләр тезмәсенең гидрология режимына багышланган фәнни хезмәте басылып чыга Күлнең торган саен ныграк пычрана баруы бер хәл, аның инде үлү процессы башланган — бу хакта беренче булып нәкъ менә Сементовский сүз кузгата. Ни булган соң? Күл кислород җитмәүдән чын мәгънәсендә тончыга, күкертле водород белән агулана. Сементовский ашыгыч чаралар күрергә: күл тирәсендәге йортларга канализация үткәрергә, промышленность суларын агызуны туктатырга тәкъдим итә. Ул, пычрак суларны махсус коллекторларда җыеп, соңыннан канализация челтәренә кудырырга тәкъдим итә. Галимнең сүзенә бөтенләй үк колак салмыйлар дип әйтеп булмый. Ләкин гаять тиз үсә барган шәһәрнең мөһимрәк, ашыгычрак чыгымнары табыла тора. Сементовский тәкъдимнәренең нибары берсе генә тормышка ашырыла: күкертле водород белән агуланулар ешаю сәбәпле, кар базлары өчен Кабаннан боз алуны тыялар. Сугыштан соңгы елларда республика промышленносте янә зур сикереш ясый Куәтле компрессорлар, электрон-хисаплау машиналары, реактив һава лайнерлары, вертолетлар, суыткычлар, кондиционерлар, полиэтилен һәм халык хуҗалыгы өчен гаять мөһим тагын бик күп төрле продукция җитештерә торган уннарча яңа предприятие эшли башлый. Казан өчен традицион җиңел промышленность предприятиеләре — мех берләшмәсе, «Спартак» аяк киемнәре комбинаты, «Заря» конфет фабрикасы һ. б. ның куәте күп тапкырлар арта. Кабан тирәсендә биек йортлы, киң проспектлы яңа микрорайоннар үсеп чыга.. Илленче елларда төп эчү чыганагы ролен югалта барган Кабанга яңа вазифалар йөкләнде. Ул менә дигән ял итү урынына әйләнде. Студент чакларда, бераз гына буш вакыт чыктымы, Кабанга чаба торган идек. Аида һәрвакыт көймә алып була, туйганчы йөзәсең, кызынасың. Кабанда ГТО нормалары тапшырдык, күмәк йөзешләрдә катнаштык, курсташыбыз, ишү буенча РСФСР чемпионы Виктор Шадринга куәт өстәргә дә килә торган идек. Казан тирәсендәге су мәйданы нинди генә киң булмасын, Идел дә, Казан елгасы да бу җәһәттән Кабанны алыштыра алмый. Күл җил-дулкыннан ышыкланган, анда башка сулыкларда була торган агым да юк. Җитмәсә, үзе — шәһәр уртасында. Спортчылар Кабанны тренировкалар үткәрү өчен идеаль урын дип саныйлар, Кабан булмаса, аны казырга кирәк булыр иде, дип әйтәләр Күп санлы коену урыннары, көймә һәм спорт станцияләре, сикерү манаралары һ б. корылмалары булган илленче еллардагы Кабай Россия Федерациясендә иң әйбәт су стадионы булып санала иде. Монда әледән-әле бөтенросссия һәм бөтенсоюз ярышлары үткәрелеп торды. Илленче еллар урталарында күлнең яңа биографиясен ачып җибәргән вакыйга булды Куйбышев ГЭСы Идел суының Казан тирәсендәге биеклеген 11,3 метрга күтәрде. Шәһәрнең түбән өлешен саклар өчен катлаулы инженерлык корылмалары — дамбалар, дренаж канаулары, 104 насос станцияләре төзергә кирәк иде Урта һәм Якын Кабаннарда сусаклагыч өслеге биеклегеннән 1.5-2 метрга түбәнрәк Кабанны элеккечә Болак аша Казан елгасы һәм Идел белән тоташкан килеш калдырганда. Идел суы. күлне тутырып, якын тирәдәге урамнарны басачак иде, шуңа күрә Болак тамагын күмеп, Казан суыннан дамба белән аердылар Хәзер Болак Казан елгасына киңлеге ике ярым метрлы җир * асты юлы аша. Иделгә исә аркылысы бер метр булган су юлы аша = гына тоташкан Хәер, тоташкан дип әйтү дөрес үк булмас, чөнки һәр Z ике юлның «капкалары* бар. алар, гадәттә, бикле хәлдә тора Шәһәрнең икенче башында, су ташыганда. Урта Кабан Идел белән - ермак аша тоташкан җирдә дә дамба салынды Шулай итеп, күлләр * Иделдән киселеп калды, зарарлы матдәләр торган саен күбрәк туплана 5 барган йомык экологии системага әйләнде Хәер, сусаклагычның гидростатик басымы тәэсирендә җир асты « горизонтларыннан күлләргә берникадәр су кереп тора торуын Яңгыр = кар сулары, промышленность сулары, канализация агынтылары да бар " бит әле. Арткан суны суыртып чыгарыр өчен Болак тамагында һәм < Урта Кабанның ерак читендә ике насос станциясе төзелде Алар. 7 артык суны Иделгә һәм Казан елгасына кудырып, күлне ел әйләнәсе = бер биеклектә тоталар Сусаклагычның су өсте биеклегенә һәм явым5 төшемнең күпме булуына карап, кайбер елларда бер ярым яки хәтта ике - Кабан күләмендә су суыртып чыгарыла Күл төбен ләм томалаган саен сусаклагычтан су саркып керү кими ~ һәм. II М Минһаҗева фикеренчә. бөтенләй туктауга бара Шуңа бәйле * рәвештә, арткан суны суыртып чыгару да кими. һәм. димәк, күлдәге алмашыну елдан ел акрыная бара Тулаем алганда. Куйбышев сусаклагычы төзү шәһәрнең санитар хәленә уңай йогынты ясады Гасырлар буена чүп түгү урыны, чир чыганагы булган баткак уйсулыклар, сазламыклар су астында калды. Элекке Ташаяк урамындагы баткак урын юкка чыкты, монда Үзәк стадион, цирк төзелде Болак һәм Кабан буйларын төзекләндерүгә, дамбалар, комлык, күперләр, көймә станцияләре коруга дәүләт миллион лаган сум акча бирде Иң мөһиме әле бу да түгел Куйбышев ГЭСы төзелгәнгә кадәр шәһәрне әледән-әле су баса торган иде Ташу көчле булган елларда миллионнарча сумлык зыян күрә килдек, хәтта кеше гомерләре дә кисел гәләде Әнием 1926 елгы туфан турында сөйләргә ярата Ул чакта аңа егерме ике яшь булган Су. гомер булмаганча, хәзерге Куйбышев сусаклагычының иң биек җиреннән дә нч метр биегрәк күтәрелгән Болакта да су мөлдерәмә тора, тротуарларга ташый Кабан төрле тарафларга җәелә Яна бистә, Архангельск һәм Кәҗә бистәләре. Казанның бөтен уйсу өлеше су астында кала Халык өй түбәләренә кунаклаган, ү мэре ясаган салларда йөзгән Коткару катерлары һәм көймәләре әрле бирле йөреп торган Кабанның бу ягында су Куйбышев мәйданы һәм Свердлов урамына килеп җитә. «Спартак» комбинатының ишегалды күлнең бер өлешенә әйләнә, анда чуртаннар йөзеп керә Бу кадәр үк катастрофик нәтиҗәләргә кнтермәсәләр дә шундый су басулар 1929 һәм 1932 елларда да кабатлана Шуннан сон с\ артык нык күтәрелми, ләкин су басуларга бары тик шәһәр инженерлык саклану линиясе генә чик куя 1957-1958 елларда Кабанның төбен яхшы ук чистарттылар км снаряд ярдәмендә яр сызыгы буйлатып 15 20 метр KHH.H KI • < мгтр тирәнлектә ләм суыртылды Бу эшкә нч миллион сумнан артык акча тотылды Моның күл өчен сихәте зур булды Кабанның йомык экологик шартларда ү зен ничек тотач.ны мәгълүм түгел иде әле. Биолог В В Нечкина әнә шуны ачыклаңча алынды Ул илленче еллар башында (ягъни Куйбышев сусаклагычы төзелгәнче) аннары илленче елларның икенче яртысында һәм 1964-1965 елларда (күлнең яңа режимы урнашып җиткәч) тулы өч тикшеренү циклы үткәрде. Галим ясаган төп нәтиҗә шундый: күп кенә уңай яклары булуга карамастан, Куйбышев сусаклагычын төз\. тулаем алганда, күлләргә начар тәэсир иткән. Идел белән бәйләнеш өзелү пычрануның тизләнүенә китергән. Суның катылыгы хәтта Идел суыныкын да узып киткән. Берничә ел эчендә углекислота микъдары 5-6 мәртәбә арткан, кислород микъдары исә шулкадәр дәрәҗәдә үк кимегән. Галимнең әйтүенчә, төп куркыныч табигый ләмнең һәм суның күкертле водород белән агулануыннан гыйбарәт. Нечкина, галимнәрдән беренче буларак. Якын Кабанда җан әсәре калмаган зур-зур «үле зоналар» барлыкка килүен искәрә. Иң әүвәл планктон (бик вак терек организм) зыян күрә, аның саны һәм төрләре нык кына кими. Ә бу инде — су узен- үзе чистарту сәләтен җуя. авыру тудыра торган бактерияләрне җиңә алмый дигән сүз В В Нечкина үткәргән күп санлы анализлар Якын Кабанның куркынычлы инфекцияләр, кизүләр, ашказаны-эчәк авырулары һәм йогышлы мал чирләре чыганагына әверелә баруын күрсәтә. Якын Кабан суы эчәргә генә түгел, коену һәм спорт өчен дә яраксызга чыга бара. Элек хәле арурак булган Урта Кабан да. барлык күрсәткечләр буенча. Якын Кабанның «үкчәсенә басып» килә Чөнки, миллионнарча сумнар сарыф ителеп тә. төп нәрсә эшләнмәгән Кабанга элеккечә промышленность сулары һәм хозфекаль агынтылар елга булып коеп тора. Моңарчы күлне язгы ташулар сафландырса, хәзер ул чын мәгънәсендә тончыга, буыла. Нечкина шәһәр властьларыннан барлык промышленность. көнкүреш һәм канализация агынтыларын туктатырга, яр буйларындагы чүплекләрне бетерергә, сазлыкларны киптерергә. Болак белән Кабанның төбен әледәнәле чистартып торырга тәкъдим итә. дөресрәге, моны таләп итә. «Шушы елларда радикаль сәламәтләндерү чаралары күрелмәсә. Кабан котылгысыз рәвештә, тиз арада гигант пычрак җыю урынына әйләнәчәк».— дип яза. Республикабыз 1979 елда промышленность продукциясен. 1913 ел белән чагыштырганда, 770 тапкыр күбрәк эшләп чыгара. Бу инде — за- вод-фабрикалар бер көндә генә дә элек ике елда эшләп чыгарылган кадәр, ә бер айда бөтен XIX гасырда җитештерелгәннән дә артыграк продукция биргән дигән сүз. 1954 елдан 1979 елга кадәр Казан халкы ике тапкыр артты һәм бер миллион чиген үтте. Шулай итеп, абсолют саннарда Казан халкы чирек гасыр эчендә элек сигез гасыр дәвамында артканнан да күбрәк арткан. Казанның беркайчан да болай үскәне булмаган. Шәһәр үзе дә. тирә-як ландшафты да үзгәрә, чиста су күбрәк тотыла, производство калдыклары исә геометрик прогрессиядә арта бара. 1975 елда Кабан суын сибү өчен дә файдаланмый башладылар агачларны үстерми, үләннәрне корыта иде ул. 1976 елда Якын Кабанда балык юкка чыкты, акчарлаклар качты. Ж.әй урталарында Урта Кабаннан адашып килеп кергән балык була иде әле. ләкин язга анысы да җан тәслим кыла иде. 1978 елда санэпидстанция, бактериологик агулану булмасын дип, урамнарны Кабан суы белән юдыртуны тыйды Күл төбендәге организмнар. суалчаннарга кадәр, үлеп бетте. 1980 елда Казан санэпндстанциясе шундый нәтиҗә ясады: «Күлгә агызылган пычрак сулар соңгы чик концентрациясен узу сәбәпле, Кабан торак массивлар атмосферасын агулый торган күкертле водород чыганагына әверелгән». Гади телгә күчергәндә бу. боз ачылгач. Кабан тирәсендәге кварталларда тәрәзә-форточкаларны ябу-томалау гына җитми, кайбер предприятие. оешма, учреждениеләрне дә ябарга'кирәк, дигән сүз иде. Моңа тагын хезмәт җитештерүчәнлеге кимү, больничныйларга түләү, күл буен- 106 да төзү эшләрен туктатудан күргән зыянны да өстәсәң, түгәрәк кенә сумма килеп чыга Шул 1980 елда Якын Кабан рәсми рәвештә үле күл дип табылды Пычрану дәрәҗәсе ун баллы шкала белән үлчәнә БУ төбәккә кеше аяк басканга кадәр әлеге күрсәткеч - нуль. XIX гасыр башында бердән бераз гына артык булса. 1980 елда 7.7 баллга җиткән Тере * организмнар яши ала торган чикне (биш балл чамасы) үтеп киткәч, 2 күл инде канализация тондыргычларыннан берни белән дә аерылып тормый башлаган Кабанның мең ел буена тула килгән сабыр савыты. - ниһаять, тулып ташкан 11 Кабан — Ка.шнның моңлы бер күзе - Р..«Л < Бу эшкә рөхсәт алу җиңелдән булмады Дөрес. берәү дә: , «Мин каршы!» дип сөрән салмый иде. тик. көне килеп җиткәч «■ кенә, берсенең вакыты юк. икенчесе командировкада, өченчесе стажи - ровкага китеп барган булып чыга Азмыни ул санэпидстанция халкы . ның эш-мәшәкатьләре! Бер тапкыр, инде, ниһаять, җыелышып беттек * дигәндә, моторчы килмәде Менә бу юлы да инде тәмам көйләнгән эш шул моторчы арка - сында өзелә язды. Инде кузгалабыз дигәндә генә «Бензин юк», дип әйтмәсенме! Санэпидстанциянең баш врачы да. хәтта райбашкарма комитеты хезмәткәре дә ярдәм итә алмады Әмма баш врач югары инстанцияләргә шалтыратып маташкан арада, мин моторчыга бишлек тәкъдим итгем Шундук табылды бензин ...Менә без Кабан буенча йөзәбез Без дигәнем ике санитар врач гидрохимик лаборатория инженеры, лаборант кыз һәм без фәкыйрегез Күлнең иң хәтәр чагында, 1980 елның июнь аенда булды бу сәяхәт Дегет кебек капкара су күбекләнеп-кабарып тора, әледән әле шомлы гына пычтырдап та куя. Канализация исе аңкый Төрле урын нардан су алып, яктыга куеп карыйбыз. Суда таркалып өлгермәгән нәҗес кисәкчәләре, корым сөрем, кер уу порошогы бөртекләре йөзеп йөри Лаборант кыз борынын җыера Врачлар аңлаталар кислород суның өстәге бик юка катламында гына табыла икән, калганы күкертле водород белән тәмам тончыккан Димәк, су канализация суыннан бер нәрсәсе белән дә аерылмый инде Менә пычрату чыганакларының берсе - «Спартак» аяк киемнәре берләшмәсе тирәсеннән Кабанга коя торган агынты Болай да җирән геч күл суы бу урында сары җирән күбек боткасы булып шактый еракка сузылган Моторчы әллә көймәне артык кинәт борды, әллә тизлекне исәпләп җиткермәде инде, су алам, дип иелгән лаборант кызның битенә су чәч рәде Кызый чырыйлап кычкырып җибәрде Куркудан да бигрәк, җирәнүдән булса кирәк Ярый әле бер бидон чиста суыбыз бар иде Кыз юынды, ләкин бер күзе кызарып калды, күз кабагы да шешенкерәде - Саграк кыланырга кирәк! дип әрләп куйды аны врач. Ку » сез калуың да бар Ничек юарга, нинди дарулар салыр! а кирәклеген аңлатып, ярга төшәргә тәкъдим итте Әмма кызыбы» фидакарьләрчә баш тартты Аннан башка йөрүебезнең бер мәгънәсе дә калмый иде шул Кичкә таба шеше кайтты Аның каравы, икенче күзе дә кыш рып чыкты. Хәер, бу вакытта безнең бөтенебезнең дә күзләре йорт КУЯНЫ күзенә охшап калган иде инде Әлеге вакыйгадан соң юлдашларым, үзара пышылдашып алдылар да, канализация агынтылары белән маташмаячакларын әйттеләр. — Ник алай? Алар күлне пычратмыймыни? Кайдан нәрсә күпме акканын төгәл белергә кирәк! — дим. Күтәрелеп бәрелмичә генә түбәндәгеләрне аңлаттылар: иң катлау- лысы — промышленность агынтылары, тулы бер көн эшләр өчен анысы да баштан ашкан. Хозфекаль агынтыларын анализларга махсус лаборатория җиһазлары соралмый — аларын бүтән вакытта да тикшереп була, янәсе. Мин ризалашырга мәҗбүр идем, чөнки аларга шундый күрсәтмә булганлыгын сиздем. Рейдчылар промышленность агынтыларын тикшерүгә бәйле бөтен эшне төгәл иттереп, үз-үзләрен аямыйча башкардылар. Моторчы көймәне каршы ярга бора. Элекке сыра заводы янына йөзеп киләбез (хәзер алкогольсез эчемлекләр заводы) Тутыгып беткән торбадан черек арпа исе бөркеп торган болганчык су ага. Икенче бер ермакка завод ишегалдындагы юынтыклар төшә: чан юган су. барда һәм башка калдыклар.. Шунда ук — янып-парланып яткан арпа өемнәре, алар эчендә симез-симез күселәр кайнаша. Ермакта файдаланылган кальций карбидының шомлы-дәһшәтле төстә парланып торган ак эретмәсе дә бар. Акт төзибез Әлбәттә инде, кул куяр кеше табылмый — администрация вәкилләрен җир йоткан диярсең. Цех башлыкларының берәр- сеннән кул куйдырмакчы булабыз, әмма бездән ваба чирле кешедән курыккан кебек качалар: «Юк-юк. бернинди имза да салмыйбыз. Бары начальство рөхсәте белән генә». Дөресен әйтим, моңарчы мин санэпидстанция хезмәткәрләрен эшсезлектә гаепләбрәк йөри идем. Хәзер менә алар хезмәтенең бөтен авырлыгыкатлаулылыгы ачыла башлады... Без кайтуга, лаборант кыз беренчел анализны өлгерткән иде инде. Агынтыларда органик кушылмалар СЧКдән — соңгы чик концентрациядән йөзләрчә тапкыр күбрәк булып чыккан Мулланур Вахитов исемендәге химия комбинатының майланып- ысланып беткән карасу-көрән корпусларына якынаябыз. Илленче елларда «Спартак» комбинаты агулы агынтысын туктаткач, химкомбинат Якын Кабанны иң нык пычратучы предприятие булып калган. Торбадан бәреп торган су күрер күзгә чипчнста кебек. Тик рейдта катнашучыларны бу алдый алмый. Алар эшлекле кыяфәт белән иснәнәләр, суны яктыга тотып карыйлар, бармаклары белән угалыйлар, аннары реактивлар белән хикмәт кора башлыйлар. Кәгазьгә багана-багана саннар тезелә. Химик анализ суда төрле майлар, органик кислоталар һәм синтетик актив матдәләр булуын күрсәтә. — Артык хафаланыр урын юк-югын.— дип аңлаттылар миңа — Ләкин биредә әледән-әле авария агызулары булып тора Бөтен күл өсте ак күбек белән каплана. Тәүлегенә меңәр тонна агызалар .. Күлгә хәлиткеч «һөҗүм»не нәкъ менә вахитовлылар ясый. Күлдәге соңгы балык алар юынтыгына тончыгып, өскә калкып чыга... Эшне прокуратурага тапшыралар. Тикшерү берничә ай дәвам итә һәм. моңарчы каралган башка күп эшләр кебек үк. нәтиҗәсез төгәлләнә 1978 елның 20 ноябрендә Казан шәһәр Советы башкарма комитеты. химкомбинатка карата. Кабанга чистартылмаган су агызу тыела, дигән 1258 нче карар кабул итә Әмма пычрак су ага да ага Юк. үчлектән-дошманлыктан да түгел. Бердән, өстәмә канализация коллекторы тармагын сузучы төзелеш оешмасы инде ничәнче мәртәбә срокны өзә Икенчедән, комбинатта авария очракларында, сабынлы су туплау өчен кирәкле махсус чокыр юк. Ә бит югыйсә Кабанга агып торучы майлар һәм органик кислоталар — комбинат өчен кыйммәтле чимал. Тиешенчә чистартканда, барысын да яңадан файдаланырга, өстәмә табыш алырга мөмкин. — Бу хәл озак дәвам итәчәкме соң? Соравыма санэпидстанция хезмәткәрләре: «Чистарту корылмалары төзелгәнче».— дип җавап бирделәр 108 Кабан күлләре һәм аларның пычрану чыганаклары — Комбинатта шуны аңласыннар өчен нәрсә эшләргә мөмкин соң? — Күп тапкырлар кисәттек. Актлар да төзеп карадык, штрафка да тарттык. Инде бер генә чара калды — производствоны туктату турында кисәтү. Ярты айлардан мондый документ та төзелде Күпләгән имзалар, мөһерштамплар белән «ныгытылган» кәгазь миңа бик тәэсирле булып күренде. «Комбинат бер ай вакыт эчендә шәһәр Советы башкарма комитеты карарын үтәмәсә, Кабанга чистартылмаган су агызуга чик куймаса, производство туктатылачак, җиһазлар «бикләп куелачак». Кисәтүдә акка кара белән әнә шулай дип язылган иде Әлеге документның язмышы кызыклы. Анда күрсәтелгән вакыт узып китте, комбинат исә пычрак суны элеккечә агыза бирде. Шуннан соң «Советская Татария» газетасы хәбәрчесе Майя Канторович, комбинатның ул чактагы директоры Степанов янына кереп, әлеге кисәтү турында сүз башлаган. Хәбәрченең әйтүенә караганда, директор шактый вакыт сүзнең нинди документ турында барганлыгын аңламыйча торган. Директор бу кодрәтле документка игътибар да итмәгән икән! Чыннан да, ниндидер бер күл аркасында кем инде йөзләрчә кешене — акчасыз, ә илне сабынсыз калдырсын ди! Шулай да йөрүләребез бушка китмәде. Санэпидстанция актлары һәм «Советская Татария»дә басылган мәкалә нигезендә, директорны эшеннән алдылар. Әмма пычрату дәвам итте. Тагын бер газета күлне яклап чыгыш ясады әле, бу юлы — «Вечерняя Казань» (1986, 19 июнь. «Үлчәү тәлинкәләре» дигән мәкалә.) Мәкалә уңаеннан, ТАССР Министрлар Советы Карар кабул итте. «Кабан күленә промышленность суларын агызуга юл куюы һәм чистарту җайланмаларын төзетмәве өчен М. Вахитов исемендәге химкомбинат директоры иптәш А. М. Рәхмәтуллинга шелтә белдерергә һәм, авария агызулары кабатланса, катырак җәза кулланылачагы турында кисәтергә». ..Вахитов күпере яныннан үтәбез. Бу турыда күлгә диаметрлары берәр колачлы ике торба төбәлгән. Икесеннән дә шаулап-гөрләп сасы сыеклык ага. Әмма бусы хозфекаль агынтылар булганга, тукталмыйча узып китәбез. Урта Кабанда әлегә бәдрәф исе юк. Әмма күл бака ефәге белән капланган. Бу — пычрануның тизләнүе һәмкүлнең үлеп бару билгесе. Сынау өчен алынган су метр ярым — ике метрдан башлап аска таба күкертле водород белән тулысынча агуланган «үле зона» ятуын күрсәтә. Кислород исә өске катламнарда да нормадагыдан шактыйга аз. Менә берьюлы өч предприятиедән — беренче ТЭЦ, резина-техник әйберләр заводы һәм синтетик каучук заводыннан чыккан агынтыларны берләштерүче мул сулы каналга килеп җиттек. — Каршы килмәсәгез. ТЭЦны калдырып торыйк! — ди гидрохимик лаборатория инженеры.— Үзенә бер көн кирәк аның. Лаборант кыз синтетик каучук заводы суының беренчел анализын өлгерткәч, санэпидстанция хезмәткәрләре үз күзләренә ышанмыйча тордылар. Дүрт контроль пробада фенол (куркынычлы канцероген матдә) соңгы чик концентрациядән утыз ике мәртәбә артыграк булып, пробаларның берсендә бакыр кушылмалары әлеге чиктән 820 мәртәбә күбрәк иде! Ә бит авыр металларның тозы кешенең акылын зәгыйфь- ләндерергә. авыр чирләр китереп чыгарырга, киләчәк буыннарны гарипләргә һәм. гомумән, организмда алдан күреп бетереп булмаслык үзгәрешләр ясарга мөмкин. — Эшне прокуратурага тапшырырга кирәк булыр,—дип үзара киңәшеп алдылар санэпидстанция хезмәткәрләре. (Алар сүзләрендә тордылар. Өстәмә күп кенә анализлар һәм тикшерүләр үткәргәннән соң материаллар прокуратурага бирелде. Бу эш белән шәһәр прокуроры, өлкән юстиция советнигы К Садриев шөгыльләнде. Анализ мәгълүматлары раслануга да карамастан, гаепле кеше- 110 ләрне ачыклау мөмкин түгел икән Прокуратура предприятие җитәкчелеген суны күлгә агызмыйча эшләүгә күчүне тизләтергә һәм алдагы бер-ике елда Кабанга чистартылмаган cv коюны бөтенләй туктатырга мәҗбүр итүче аерым билгеләмә чыгарды 1988 елга ул үтәлмәгән иде әле). Резина-техник әйберләр берләшмәсе агыза торган су исә барлык * параметрлар буенча да... күлнекеннән берничә тапкыр чистарак булып = чыкты! Сәбәбе гади: завод артезиан коесыннан су ала һәм бер‘тап- £ кыр файдалану белән күлгә агыза икән «Димәк, алар күлне чистар- - талар булып чыга!»—дип шаярттым мин Ләкин санэпидстанция хезмәт- ч кэрләре көләргә ашыкмадылар Көләрлекме Кабан суын шундый хәлгә 3 китереп җиткергәнбез ки. хәзер промышленность агынтыларыннан да « пычраграк булып калган Шуннан соң ниләр үзгәрде? Асылда бар да шул килеш калды. « Дөрес, агызыла торган суның күләме, аерым анализларның күрсәткеч- = ләре беркадәр аерыла — нидер арта, нидер кими, әмма шакшы юын- f тыклар һаман ага бирә. TACGP Министрлар Советының шул ук ка - рарындй болай дип әйтелә. «Казан резина-техник әйберләр берләшмәсе. 7 беренче ТЭЦ, С М Киров исемендәге синтетик каучук заводы (дирек- “ торлары Григорьев В Д, Галиев И Г. Сафин 3.3 иптәшләр) су * белән тәэмин итүнең йомык циклы системаларын төгәлләү өчен тизләт 2 кеч чаралар күрергә һәм аларны, Кабанга су коюны 1990 елга тулысын- ’ ча туктату максатында. 1987 елда төзи башларга тиешләр» Бу озыи-озак һәм гаять авыр көн дәвамында (иртәнге уннан кичке * җидегә кадәр) без предприятиеләрдән күлгә коючы җиде агынтыны ачык ладык һәм тикшердек (ТЭЦка тагын бер көн кирәк булды) Аларның гомуми күләме тәүлеккә — ике йөз мең. елына 72 миллион куб метр тәшкил итә. Күл суларының гомуми күләме 12 миллион куб метр икәнен искә алсаң, промышленность предприятиеләренең ел дәвамында Кабанның бөтен суын үзләре аша алты мәртәбә үткәрүләрен исәпләп чыгаруы кыен түгел. Нинди күл моңа түзә алсын ди' Санэпидстанция хезмәткәрләре төпченүчән халык Алар суның пычрану очраклары белән генә кызыксынып калмадылар, төркемнәргә бүленеп, цехларны да йөреп чыктылар. Аеруча агулы матдәләрнең күлгә эләгүе, күп очракта, җитәкчеләр аңлатканча, производство ихтыяҗы түгел, ә гап-гади мәйсезлек, битарафлык нәтиҗәсе икән Әйтик, резина-техник әйберләр берләшмәсе ишегалдында, агулы булганга, шәһәр чүплегенә кабул игелмә! ш калдыклар табылды Ни генә юк иде анда: кислоталар, селтеләр, зәһәр матдәләр сыланган савыт лар. Болар бар да кар яңгыр сулары белән Кабанга агып төшә бит «Теплокоитроль» берләшмәсендә махсус нейтральләштерү цехы да бар. юкса Тотылган электролит шуның аша үтәргә тиеш, тик аны кана лизациягә агызалар. «Сизмәсләр әле», янәсе Чыннан да. еш кына сизми дә калалар Табигатьне генә аллап булмый' Табигатькә кизәнеп без үз яшәешебезгә балта белән чабабыз Кызганычка каршы, күпләр моны аңламый. Әлегә күл суынып бер өлешен Иделгә суырту коткарып кала Әмма Идел үзе дә илебезнең мөһим кан тамыры ич! Агулы суны Иделгә агызу шулай ук катгый тыелырга тиеш' Кешенең көч-куәте, бигрәк тә техник куәте, чиксез арткан бу заманда табигатькә мөнәсәбәт яңача караш таләп итә Әлегә исә «нләнә-тирә мохитне саклау өчен көрәш, асылда, кешеләрнең бер берсен алдауларына кайтып кала. Бер генә мисал. Кабан тирәсендәге предприятиеләрне туктаусыз тикшереп торып, актлар һәм штрафлар белән тенкәгә тин башләгәч күрсәткечләр кинәт яхшырды Мондый кинәтлек шикле иде Тиздән исә шул мл ълүм булды атна буенча тупланып килгән иң агулы калдык ларны, контроль хезмәткәрләре ял иткәндә шимбә һәм якшәмбе көн нэрне агызалар икән. Моны Казан химия технология институтының инициатив группасына кергән студентлар ачыклады. Әмма тагын эш йомылды: студент анализлары рәсми көчкә ия түгел. «Кабан җиңелде». Абдулла Алиш язган очеркның исеме шундый Әдип, яшь чакта, КазГРЭС төзелешендә десятник булып эшләгән. Язучы беренче бишьеллыкларның иң зур төзелешләреннән саналган бу мисалда дөнья моңарчы белмәгән хезмәт күтәренкелеген тасвирлый. Язын Кабан суы. берничә метрга күтәрелеп, буаны ерып, котлованга ыргыла. Ташу суы белән көрәшергә алдынгы бригаданы куялар. Буаны кызыл балчык тутырган чыпта каплар белән томалыйлар. Тездән, кай- чакта хәтта бил тиңентен бозлы суда торып эшләргә туры килә... «Кабан! Ачулансаң да, котырсаң да, син җиңелдең. Удар бригадалар, корыч кешеләр сине барыбер авызлыклый алдылар...»—очерк әнә шулай төгәлләнә. Ул чорның әдәби документын укыганда бүген каршылыклы хисләр кичерәсең. Ата-бабаларның фидакарьлеге сокландыра, әлбәттә. Икенче яктан табигатьне буйсындыру, елгаларны, күлләрне, хәтта диңгез кадәр диңгезне дә авызлыклау, «табигатьтән рәхимлекләр көтмәү, аны кеше ихтыярына буйсындыру» омтылышы шундый нәтиҗәләргә китерде ки, хәзер чәчне йолкырдай хәлгә җитәбез. Электростанция салу өчен урын сайлаганда мәсьәләне Урта Кабанның суы саф кына түгел, йомшак та булырга тиешлеге хәл итә. Ул вакыттагы шкала буенча күл суының катылыгы биш градустан артмый. Казан суыныкы туксан градуска житә. Станциянең казаннары өчен исә катылыгы ун градустан артмаган су кирәк. Утызынчы еллар башында станция ел дәвамында күлнең уннан бер өлешен файдаланса, сугыштан соң аны тулаем «эчеп» бетереп, кире коя башлый. Ә хәзер Урта Кабан аның ут кайнап торган казаннары аша елына әллә ничә тапкыр үтә. Нәрсәгә китерә соң бу? «Җылылык пычрануы»ның хикмәте зур түгел. Күрер күзгә су нәкъ шундый ук Ләкин ул, беренчедән, кислородсыз кала. Икенчедән, анда балыкларга иң кирәкле булган планктон бетә бара. Әлеге иң нәни организмнарның һәлакәтеннән соң. күл үзен-үзе чистарту сәләтен жуя, анда зарарлы бактерияләр үрчи башлый. Чик-чама билмичә үрчегән бактерияләр кислородның төп өлешен йотып, күлдәге башка тереклек ияләренең үлемен тизләтәләр. Менә су инспекциясе хезмәткәрләренең 1980 елның 14 маенда ясаган анализлары. Нефть продуктлары бер литрда — 54 миллиграмм. Рөхсәт ителгән иң соңгы чик — 0.3 миллиграмм. Балык сагы инспекциясе таләбе исә тагын да кырысрак - 0,03 миллиграмм Эремәгән химик кисәкчәләр 20 млг. урынына 1391 млг. Чистарту корылмалары, ниһаять, эшкә жигелгәч, күрсәткечләр беркадәр яхшырды, әмма нефть продуктлары барыбер соңгы чиктән уннарча мәртәбә күбрәк. Урта Кабанны күптән инде берәү дә Якты күл дип атамый. Суы көнкүреш яки хуҗалык хаҗәтләре өчен генә түгел, хәтта промышленностька да яраксыз. Табигый чисталыгын югалтып, каты елга суына якынаеп килә ул. Санэпидстанция хезмәткәрләре Кабан суына, яман ис беткәнче, дистилляцияләнгән саф су кушып карадылар Моның өчен аны 250 тапкыр «сыегайтырга» туры килде. Урта Кабанда вак-төяк балык йөзгәли әле. Бака тавышлары да ишетелгәли. Ялгыз акчарлаклар да очып үткәли. Ләкин үләксә эзләп бөтерелүче козгыннар күбрәк. Күлне бу һәлакәттән коткару өчен нишли алабыз соң? Җавап күптән мәгълүм: судан файдалануның йомык циклын кертергә, чистарту корылмалары төзергә кирәк. Иң катгый карарлар да, штрафлар да, тантаналы вәгъдәләр дә бу үтә зарури, нәрсәләрне алыштыра алмаячак. 112 Шунысын ассызыклап әйтәсе килә Кабан мәсьәләсе техник якка яки финанс мәсьәләләренә генә кайтып калмый Бу — иң әүвәл. аңлылык, вөҗдан мәсьәләсенә кагыла ...Балык сагы инспекторы, яшенә күрә артык житди егет Володя Чекирин белән беренче җылылык энергоүзәгенең чистартх корылмаларын карап йөрибез. Менә нефть агып, кара эз сузган зур бер резервуар Тирәсенә мазут күле җәелгән — түмгәктән түмгәккә. таштан ташка сикереп кенә якын килә алабыз. Суны чистартырга тиешле буфер савыт бу. Володяның очлы күзе шунда ук җитешсезлекне күреп алды: су монда берничә сәгать тонарга тиеш, әле исә ул бер торбадан агып керә дә икенчесеннән чыгып та китә Җитмәсә. өстәге майлы катламны агыза торган бүрәнкә дә тыгылган Ягулык-транспорт цехы начальнигы иптәш Охлопчиковны эзләп табабаз - чистарту корылмаларының эше өчен ул җавап бирә — Әйе шул. дип килешә цех башлыгы Резервуар бәләкәйрәк булып чыкты. Проектчылар ялгышкан Алай булгач, тагын берне куегыз, дип очып куна Володя. Бакларыгыз аз мәллә? Тондырганда гына да нефть продуктларының туксан процентлавын аерып алып була Флотатор дип аталган җайланманы карыйбыз Монда судагы нефтьне махсус химик өстәмәләр коагулянтлар аера Әмма. Охлопчиков әйтүенчә, бу хикмәтле коагулянтларны күргәннәре дә юк икән — дефицит мал Өченче стадиядә су фильтрлар аша уза Ләкин, баштагы ике стадия тиешенчә үтелмәгәч, нефть продуктларының соңгы калдыгына исәпләнгән фильтрлар бик тиз тыгыла, үзләренә йөкләнгән бурычны үтәми башлый. Менә шуннан соң инде Кабан суында аллы гөлле таплар, хәтта мазут төерләреннән оешкан кара утраучыклар йөзеп йөрүгә гаҗәпләнәсе юк. Кабан мисалында табигать тирәлегенең, бигрәк тә йомык экологии системаның үзенә бик тә сак мөнәсәбәт таләп итә торган нәфис-нечкә организм булуы күренә Көчләүгә бер ел. ике ел. канчакта хәтта уннарча еллар буена түзә ул. Әмма соңыннан аны элекке хәленә кайтару өчен дөньяның бөтен алтыны да җитмәскә мөмкин 12 Географик белешмәлекләр раславынча. Кабан күлләре тезмәсенең хәзер бер генә кушылдыгы да юк Әмма дә ләкин 1980 елның җәен дә. Якын һәм Урта Кабаннарның яр буйларын тикшереп чыккач, мин фәнгә билгеле булмаган биш яна кушылдык таптым Беренчесе, шаулап-гөрлэп. «хуш ис» аңкытып. Кабанга Академия театрының яңа бинасы тирәсендәрәк коя иде. Күлне сасытып, төзүчеләрнең теңкәсенә иң нык тигәне шул иде Бу кушылдыкны тикшерү күп вакыт алмады Шаккаткыч маҗара лар да. хәтәр мизгелләр дә булмады Исе ген » менә Җилгә каршы яктан барырга тырышып, ташкын инде шактый тирән чокыр ярырга өлгергән калку ярга мендем. Комсомольский урамындагы сасы баткак лыкны кичтем (ә бит бу яр буе архитекторларның рәсемнәрендә нинди матур булып күренә иде’) Аркылы Насыйри урамы буйлап киттем (Сүз уңаеннан: урамның исеме «Поп Насыйри» дип язылган иде. шәһәр баш карма комитетына шалтыраткач, язуны алыштырдылар) (.асы елга башын мин Мәрҗани мәчете яныннан эзләп таптым Ул канализация коллекторыннан чаптырып агып тора Чокыры әштерөштер генә киртәләп куелган Киртә тирәсендә ләчтит сатып утырган агайлар соравыма бик те ләп җавап бирде. «Чишмә» инде бер ел чамасы ага икән. Шалтыратмаган. язмаган җирләре калмаган. Туганнан туган энесе Мәскәүдә яши торган ниндидер Фатыйма атлы сатучы хатын «Чаян»га җибәреләсе хатка имза да җыеп йөргән, ди. Әбекәйләрнең берсе өч айлап элек чокыр янына «Водоканал» дип язылган ябык машина килеп туктаганын да күреп калган. Машинадан төксе кыяфәтле, кырынмаган өч ир төшкән. Тәмәке тартып, таптанып, чокырга төкергәләп бераз торганнар да китеп барганнар... Суүткәргечләр һәм канализация хуҗалыгы идарәсендә эшләр гадә- ти тәртип белән бара иде: язу машинкалары тыкылдый, телефоннар чылтырый. Коридор идәнендә, аркаларын стенага терәп, иренеп кенә тәмәке пыскытып, берничә ир-ат утыра. Алар яныннан, биек үкчәле туфлиләре белән тек-тек басып, кәгазь өемнәре тотып, буялган тырнаклы кызыйлар үтеп китә Башлык, әлбәттә инде, кайдадыр киңәшмәдә, урынбасары — ялда Ярты сәгатьләп көтеп утыргач, баш инженер Дамил Жиһаншин кабинетына эләгә алдым. Дамил Дәүләтович мине дикъкать белән тыңлады Бары бер урында гына: «Бер ел ук юктыр ла, арттырырга яраталар инде бездә»,— дип куйды. Яңалык ачмыйм, димәк. Соравыма җавап урынына, кыенлыклар турында сөйләп китте: акча аз, техника юк, эш хакы бәләкәй, берәү дә атлыгып тормый, янәсе. Шулай да ул. сүзен түгәрәкләп: «Төзәтербез... Борчыласыгыз юк. Проект төзелгән. Акча бүленгән. Якын арада коллекторга ремонт төгәлләнәчәк»,— диде. Белмәгән кеше өчен канцелярия теле үзе бер табышмак Шуңа күрә мин «якын арада»ны ничек аңларга икәнен ачыклый төшүләрен үтендем. Гади телгә күчергәндә, бу — бер ай эчендә, күп булса, ай ярымда, була икән. Житәкче иптәшнең авызыннан шул сүз чыгу белән, «дусларча килешү» тәкъдим иттем, шушы срок үткәнче үземнең «ачышым» турында берни дә язмыйм. Әгәр инде... Ул чагында үпкәләштән булмасын Редакция белән килешеп куелган. Дамил Дәүләтович, елмаеп, кулын сузды. Елмаюы гына шактый чытык килеп чыкты... Укучы чамалаганча, бер айдан да. ай ярымнан да Мәржани мәчете янында, намазга йөрүчеләр интекмәсен дипме, бер рәхмәт яугырысы «инеш» аша салып куйган басманы искә алмаганда, бернинди үзгәреш тә булмады. Тагын ай ярым үткәч кенә (минем материал, инде кабул ителеп, редакциядә чират кына көтә иде), чыбыксыз телефон кеше ышанмаслык хәбәр китерде: мәчет янындагы «чишмә» акмас булган. Шунда ук әлеге урынга ашыктым. Чыннан да, асфальттагы яңа «ямаулык»тан гайре, үзем ачкан «яңа кушылдык»ның эзе дә калмаган иде Гаҗәп: аварияне бетерү өчен бер атна вакыт җиткәч. Кабанны ел дәвамында нәҗес суы белән агулау ни пычагыма кирәк булды икән? Икенче кушылдык Кабанга каршы яктан коя. «Динамо» су станциясенең такта идәне астыннан үтеп, яңгыр суы юлының бетон улагыннан агып төшә ул. Бу кушылдыкның очына чыгуы җиңел булмады. Монда да махсус телдә «хозфекаль» дип йөртелгән су акканлыгы, беренче карауга, дөресрәге, беренче сулышка ук сизелеп тора иде. Тик каян агып килә ул? Канализация суы яңгыр юлына, гадәттә, канализация челтәрендә авария булгач кына эләгә. Кабан тирәсендәге бөтен урамнарны йөреп чыктым — бернинди «чыганак» тапмадым «Динамо» станциясендә эшләүчеләр соравыма каршы йөз чытып, кул гына селтәделәр: — Монда гел шулай инде, ага да ага. Бәлкем, ун, бәлкем, егерме елдыр, кем белгән аны Ничек инде: исебез китми? Шалтыраттык та, яздык та... «Водоканал»дагы дежур диспетчер җаваплылыктан катгый рәвештә баш тартты: Без түгел. Ул районда безнең тулы тәртип... Әйе, элек иске кол- лектордан аккалый иде Соңгы вакытта бер зар да ишетелми — Әмма сасы су каян да булса ага лабаса! Янгыр суы юлыннан дисезме-* Бәлкем, кайдадыр бәдрәфне яки юынтык чокырын юдырып киткәндер. Ә бәлкем, әле берәр завод-фәлән мыштым гына канализация суын агызып ятадыр? Чистартх трестына мөрәҗәгать итеп карагыз! Шәһәрне чистарту трестында минем белән сөйләшеп тә тормадылар. Санэпидстанциягә мөрәҗәгать итәргә туры килде Коммуналь бүлек мөдире Мария Алексеевна Калашникова яңгыр суы гына түгелдер дигән шигемне уртаклашты Әмма «Водоканал»ны да хаклы дип тапты: соңгы вакытта шикаятьләр, чыннан да. кими башлаган, урамнарның санитар хәле дә яхшырган Гафу үтенде: эшем күп. берни белән дә ярдәм итә алмыйм Шулай да. әйбәт кенә киңәш бирде кыш җитсә, астан чыгып торган пар буенча пычрату чыганагын табып булачак икән ...һәм менә сүрән, болытлы декабрь иртәсендә серле кушылдык буйлап барам. Икеләнми-нитми атлыйм, чөнки су асты инешен каплап торган плитәләр урыны-урыны белән кузгатылган, тимер рәшәткәләрдән генә түгел, ярыклардан да пар һәм ис бөркелә. Свердлов һәм Айдинов урамнары кисешкән җирдә ул аеруча көчле Уңга борылып, ис тәмам беткәнче барам Кире борылып кайтам, һәрбер ишегалдына кереп чыгам Ниһаять, канализация хезмәткәр ләре уратып алган, авария булган җиргә юлыгам Отбой чүкече дөпелди, насос эшли. Пычрак телогрейка кигән, шәл ләрен кашларына ук төшереп бәйләгән апаларның кулында лом Чокыр өстендә басып торучы төксе генә ир кешегә, баш дип белеп, сак кына сүз кушам: Кабанга «Динамо» станциясе янында агып төшә торган су асты елгасы шушында башланмыймы7 — Ә сезне кем дип белик? Аңлатам. Юк, ди агай, теләр-теләмәс кенә — Моннан башланмый Безнең сөйләшкәнгә майланып беткән спецовка кигән яшь кенә моторчы егет тә колак салып тора. Сүзнең ни турында барганын белгәч, рәхәтләнеп сүзгә кушыла Кабанга акмый, тагын кая аксын? Тик «Динамо» турысында тү гел, Вахитов күпере янында Бу иске коллекторның көче җитми аның Соңгы ун унбиш елда гына да Кабан буенда квартал-квартал күп катлы йортлар салынды Барысы да шул бер коллекторга тоташтырыла Мин Кабаннан ук килдем Ярты көн йөрим, бер генә авария урыны да күрмәдем Егеткәй белән абзый мәгънәле генә карашып алалар Абзый, «ни булса булыр!» дигән сыман, кул селтәп алды да Ярты куйсаң, серне чишәм, ди ie Шаяртуга бормакчы булам Әмма агай шаяртырга уйламый да сүзнең кызыгы беткәнгә санап, арт белән борыла Егет исә, күз кысып алды да, юеш җиргә йомычка белән схема сыза башлады - Менә сезгә канализация коллекторы Ике метр ярым тирәнлек тә. Ә менә яңгыр суы юлы Ул өстән, тротуар астыннан ук үтә Янәшә баралар, әмма тоташмыйлар коллектор агынтыларны чистарту корыл маларына куа, яңгыр суы Кабанга ага Коллектор, төп төзек булган хәлдә дә, зур агымны үткәреп бетерә алмый Әмма дә ләкин аның төзек вакыты да булмый әле. гел тыгыла. Нигәме? Чөнки, проект буенча, ул яртылаш кына тутырылырга тиеш, ә без аны шыплап тутырабыз Агын тылар, канализация капкачларыннан ташып, күлдәвекләр хасил нтә, урам буйлап ага Пычрак, сасы Халык жалу арты жалу сырлый Бу хәлдән гарык булган начальствобыз, беләсезме, ни уйлап тапты3 Кол лектор астан яңгыр суы юлы белән тоташтырылды Хәзер агынтылар ның бер өлеше Кабанга ага Шуннан соң ни булдымы? Шәһәр башкарма комитетында да, санэпидстанциядә дә мин сөйләгәннәргә бик җитди карадылар. Энәсеннән җебенә кадәр тикшерергә, очына чыгарга вәгъдә иттеләр. Миннән исә фаш итүләр белән ашыкмауны, шау-шу куптармауны сорадылар Чыннан да. телефон көн саен диярлек яңа хәбәр җиткереп торды Егетнең сөйләгәннәре тулысынча расланган. Санитария нормаларын тупас бозу бер ай эчендә төзәтелгән. Гаеплеләр каты җәзага тартылган Дөрес, аларның фамилияләрен миңа әйтмәделәр. Тик фамилиядәмени хикмәт — көннәрнең берендә «Динамо» станциясе астыннан үткән агым да юкка чыкты. Әйтерсең, бөтенләй булмаган да! «А. Айдинов» тукталышында сасы ис килми башлады. Бактың исә, булган канализация челтәре белән дә. яңа магистраль коллектор төзүгә миллионлаган сум тотмыйча да (элек мәсьәлә нәкъ менә шул нәрсәгә килеп терәлә иде) шакшыны күлгә агызмаска мөмкин икән. Моның өчен Спартак, Луков- ский, Свердлов урамнарындагы коллекторларга әледән-әле профилактик чистарту гына үткәреп торырга кирәк булган Берничә айдан бу искитмәле уңганлыкның да сере ачылды Шәһәрнең чисталыгын һәм төзеклеген тикшерү өчен Мәскәүдән югары комиссия көтелгән булган икән. Ул елны Казан төзеклек буенча Россия шәһәрләре арасында беренче урынны алды. (Дөресен әйткәндә, Казаннан чистарак калаларны да күрергә туры килгәләде миңа). Өченче, дүртенче һ. б «кушылдыклар»ның да үз чишмә башлары бар иде. Киңәшмәләр үткәрелде, планнар төзелде һәм расланды, чаралар билгеләнде. Кемнедер «мунча керттеләр», кемнедер эштән сөрделәр. Әмма койрыгын алса — башы, башын алса, койрыгы ябыша дигәндәй, бер агынтыны юк итеп өлгермиләр, ул икенче бер урында бәреп чыга, бер торбаны ямыйлар гына — икенчесе шартлый. Елгачылар больницасы территориясендәге канализация коллекторында булган зур аварияне, әле бетерү өчен түгел, кем бетерергә тиешлеген ачыклау өчен генә дә елдан артык вакыт кирәк булды! «Водоканал», коллекторның бу өлеше елга порты балансында, дип тәкрарлады Порт исә, ремонтны мех берләшмәсе ясарга тиеш, дип саный иде Монысы тагын «Водоканал»га шудырмакчы булды Чынлыкта, «Водоканал» ремонтларга тиеш булып чыкты да. Ләкин шул вакыт эчендә Кабанга күпме сасы су акты?! Бер тапкыр шулай исәпсез-хисапсыз киңәшмәләрнең берсендә шәһәр канализация хезмәте башлыгы белән рәттән, шагыйрь әйтмешли, «туры килде минем урындык». Җитәкче иптәш, карашын читкә төбәп, төксе генә сөйләп китте: — Менә сез язасыз, чыгышлар ясыйсыз, тәнкыйтьлисез Игелек эшлим дип уйлыйсыз инде. Ә бит, төптәнрәк тикшереп карасаң, сез эшкә комачаулыйсыз гына. Нигәме? Хәзер аңлатам Менә сез санэпидстанция китерттегез, чебеннән фил ясадыгыз. Хуш, бәхәсләшмим, фактлар дөрес Әмма бер без генә алай эшләмибез ләбаса Сезнең чыгыштан соң безне призлы урыннан мәхрүм иттеләр, бөтен персоналның премиясен кистеләр Бездә күпме алалар дип уйлыйсыз? Белмисез шул. хикмәт тә шунда. Халык эш хакының премияләр исәбенә бараз адәм рәтенә керүенә күнеккән иде инде. Премиясез аларны монда аркан белән дә тотып булмый Нәҗестә казыну рәхәт мәллә? Болай да кеше җитми —тагын уннарча кеше дәррәү гариза тотып килде... 1980 елның 17 маенда Казан шәһәр Советы башкарма комитеты «Кабан күлен пычратуларны булдырмау чаралары турында» карар кабул итте Үзтәнкыйтьле, гаепле кешеләрне атап күрсәткән, кем кайчан нәрсә эшләргә тиешлеген төгәл билгеләгән үткен һәм дөрес карар иде бу. Башкарма комитетка турыдан-туры буйсынган идарәләргә кагылышлы ике генә пунктны китерәм: 1 уүткәргеч канализация хуҗалыгының производство идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы ип. Артюнов Г Ага 1980 елның 116 I августыннан пычрак агынтыларны Кабан күленә агызуны туктатырга Башкарма комитетның төзекләндерү идарәсе начальнигы ип Цы- шевский Г М.га 1980-81 елларда яңгыр суларын Кабанга агызу алдыннан тондыру өчен махсус’бассейннар проектын эшләргә һәм 1982 елда аларны төзүне тәэмин итәргә.. Алты елдан соң, 1986 елның көзендә шундый ук яңа карар кирәк булды, бу юлы — ТАССР Министрлар Советыныкы Анда элекке карар нык үтәлмәгәнлеге ап-ачык итеп әйтелгән иде. «Элек Кабанда балык күп иде. акчарлаклар оча. балалар су керә иде Хәзер ни булды? Күбекле дулкыннар да кер уу порошогы агарткан ярлар гына Кайчандыр Кабаннан җәйге челләдә дә саф жил исә иде Хәзер тончыктыргыч сабын исе. черек исе. күкертле водород исе килә» Равил Хәсэнов. Казан 1980 ел. «Кичә. 1980 елнын II августында, унынчы яртыда Вахитов исемендәге химкпм бннаттан Кабанга куе ак сыекча агыза башладылар Банкага аллым кер уа торган порошок Бу хәл кичке тугызга кадәр дәвам итте Балыкны агулап бетергәннәр иде. инде бака да калмады Әлеге порошоктан су башта агара, аннары дегет кебек кап кара була, ә һава противогаз киярлек Мондый башбаштаклыкка кайчан чик куелыр икән?» А И Кирьянов. Комсомольская урамы. 31/2 иче йорт «Кайчандыр соклангыч күл булган Кабанмын iatu сазга әйләнеп баруы белән кай чингача килешеп яшәрбез икән? Күлгә күпме пычрак агызырга була* Шәһәр власть лары кая карын*» Л С Хәбнбуллнна. Казан «Болай* яшәргә ярамый бүтән Форточками ачар хәл юк. ачмасан. һава жигмн Иртән йокыдан мунчада ис тидергән сыман торасын Берни дә эшләп булмый микәнни СОН?» 18 имза куелган күмәк хаттан Мин берничә хаттан гына өзек китердем Ә аларның исәбе-хисабы юк Казан шәһәр Советы башкарма комитетында Кабанны пычрату турындагы хатларны махсус папкаларга тегеп баралар Соңгы елларда гына да калын-калын өч папка тупланган Моңа тагын матбугаттагы чыгышларны да нстэрю кирәк Миндәге тулы булмаган мәгълүматларга караганда да. 1971 елдан 1988 елга кадәр җирле һәм үзәк матбугат, радио-телевндение Кабан һәм Болак мәсьәләләре турында 58 мәртәбә чыгыш ясаган Кая гына язылмасын, 1азета редакцияләренәме, яки абруйлы үзәк органнаргамы хатлар барыбер, ахыр исәптә, шәһәр Советы башкар ма комитетына килеп керә. Мине бу эшнең гади күзгә күренмәгән тәртибе кызыксындырды Менә хат килде, газетада мәкалә басылып чыкты, ди Шуннан соң нн була? Канцелярия эше остасы көлеп кенә куяр хат килгән икән, димәк, аңа. тиешле вакыт эчендә, җавап язарга кирәк Аннары инде ник шунда дөньяның асты өскә килми Хатлар төрлечә языла Жаваплар исә әзер калыпка салынган Хәер, ике төрле калып бар Беренчесе, кыскарагы аерым кешегә җибәрү өчен Икенчесе, киңрәге, редакцияләргә җавап язганда файдаланыла Әйдәгез, башкарма комитет председателе урынбасары А Александров имзасы белән 1970 елдан башлап җибәрелеп торган җавапларга күз йөртеп чыгыйк Беренче өлештә фактларның дөрес булуы әйтелә Гәрчә томанлы рак төстә һәм беркадәр киметелеп булса да. «Кабанга пычрак агынты лар эләгүнең аерым очраклары булгалады. » Дикъкать итегез: «аерым очраклары» Бу—агынтылар көннәр буена коеп торган чак турында! Арырак, көр күңел белән «мондый, һич тә ярамый торган пычратуларга» чик куелачагы искәрелә. сроклар күрсәтелә, газета чыгышына жавап йөзеннән күреләчәк конкрет чаралар санала. Әйтик. «Совет районыннан Идел буе районына бара торган яңа канализация коллекторы төзелә, ул 197) елда файдалануга тапшырылу белән. Жданов-СвердловЛуковскин-Спартак урамнары төбәгендә эшләп килгән канализациядәге аварияле ситуацияләр һәм Кабанга канализация агынтылары эләгү очраклары бетәчәк». «Күпсанлы чистарту корылмалары төзелә, алар агымдагы бишьеллыкта сафка басачак. Шәһәрнең үсү перспективасын күздә тотып, өч яңа магистраль коллектор салына Әлеге коллекторларның аеруча мөһим участоклары 1972 елда сафка кертеләчәк. Бу исә хәлне тамырдан яхшыртачак». Шулай итеп, әлеге документка ышансак. Кабанда хәл инде 1972 елда ук «тамырдан яхшырырга» тиеш иде. Ә ул начарланганнан-начарлана барды Нигә? Совет районыннан Идел буе районына баручы коллектор санап үтелгән урамнардагы авария ситуациясенә, чынлыкта, берничек тә тәэсир итмәде һәм итә дә алмый иде — әнә шуңа! «Шәһәрнең үсү перспективасын күздә тотып» өч магистраль коллектор һәм шулай ук Кабан тирәсендә «күпсанлы чистарту корылмалары» төзү турында асылда сүз генә йөрде. 1973 елның январеннан башлап хатларның калыбы үзгәрә. Беренче өлеше элеккечә кала, әзерләнгән һәм кабул ителгән чаралар бүлегенә исә яңалык керә: «1974 елда «Горки» коллекторы, шулай ук промышленность предприятиеләренең канализация һәм йомык су әйләнеше системалары төзелү төгәлләнгәч (Кабандагы хәлне тамырдан үзгәртергә тиеш булган элекке коллекторлар турында ләм-мим!), Кабан күленә пычрак су агызу тукталачак». Ай бу кәгазь дигәннәре тылсымлы көчкә ия булса икән! Әмма... 1974 ел да узып китте, пычрак инешләр көчәя генә барды. Моннан нинди нәтиҗә ясалырга тиеш? Дөрес уйлыйсыз, тач шулай: яңа калып әзерләргә кирәк. Бу юлы А. Александров саграк кылана һәм агынтыларны бөтенләй туктату өчен ераграк срок билгели: 1980 ел. Кайчандыр Хуҗа Насретдин, башын кискәгә куеп, егерме ел эчендә ишәк дигән малны да укырга өйрәтергә ризалаша. Башының муенда калачагына шикләнми ул: вәгъдәләшкән вакыт үткәнче, йә ишәк, йә хан. яисә үзе теге дөньяга китеп барачак бит. Нәкъ шулай! 1980 елда әлеге шома хатларны иҗат итеп утыручының күзенә булса да карыйм әле, ичмасам дип, шәһәр башкарма комитетына. килсәм, Александров иптәш анда эшләми икән инде. Аны алыштырган Я Ишбулатов үткәндәге эшләр өчен жавап бирә алмыйм, бигайбә дигәндәй, кулларын гына җәйде. Күлне пычрату «эшенә» турыдан-туры шәһәр башкарма комитетына буйсынган коммуналь хезмәтләр дә өлеш кертте Бер кызык хәл истә калган. Киңәшмәләрнең берсендә суүткәргечләр-канализация хезмәте башлыгы ип Арутюповка. «кискен рәвештә киметербез», «юл куймабыз», «чара күрербез» кебек чираттагы «ышандырулар»ына җавап йөзеннән, менә мондый сорау бирделәр: — Әйтегез әле. Кабан булмаса, нишләр идегез соң сез? Башлык аптырашта калды: - Ничек инде, Кабан булмаса-а-а?!—дип сузды ул. Аннары төшенде — Вакытлы трасса сузарга, өстәмә насослар куярга туры килер иде. Чистарту корылмасына кудырган булыр идек. Кемдер берәү шунда әйтә куйды: — Ә сез шулай итегез дә! Күл барын онытыгыз! Ә бит. баксаң, эчке сулыклары булган башка шәһәрләрдә нәкъ шулай эшлиләр. Безгә дә нигә Кабанны, әйтик, су стадионы дип санап, ана су стадионына тиешле кадер-хөрмәтне күрсәтмәскә?! Хәер, хәзер башкача мөмкин дә түгел инде, хәзер бөтен Казанның сәламәтлеге Кабанный саулыгына бәйле Бәхеткә каршы, эш шома җаваплар белән генә чикләнмәде Кулиен ихлас һәм фидакарь дуслары табылды, алар, шикаятьләр, матбугатта чыгыш ясаулар белән генә чикләнмичә, зур һәм мөһим эш башкардылар — мәсьәләне тамырдан хәл итү өчен җирлек әзерләделәр. 80 нче елларда В В Нечкинанын тикшеренуләрен университетның табигатьне саклау кафедрасы аспиранты Н Минһаҗева дәвам иттерде Ул күл суына меңнәрчә тапкыр анализ ясады, күлләрнең экологии системасын комплекслы өйрәнү үткәрде һәм аның язмышын хәл итү өчен фәнни база булдырды Бу эшне ул кафедра мөдире Ю С. Котов җитәкчелегендә алып барды Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең Татарстан советы президиумы да (председатель урынбасары Р С. Левахина) турыдан-туры бу эшкә катнашты Җәмгыятьнең кол лектив әгъзалары, өлкән класс укучылары, университет, химия тех нология һәм төзү институтлары студентларыннан торган табигатьне яклау буенча яшьләр группалары аеруча мактауга лаек Бу группа ларга канализация һәм су белән тәэмин итү буенча танылган белгеч Әнвәр Якупович Абдюшев җитәкчелек итте Шәһәр санэпидстанциясе хезмәткәрләре М А Калашникова белән С. А Яни. балык сагы инспекторы Р В Мәрдәнов. казандылар С. Ш. Абдюшев. И Никитина. И М Николаев, күлне саклау буенча рейдлар, постлар һәм башка чараларда катнашкан башка күп кенә кешеләр хөрмәт белән искә алынуга лаек Җәмәгатьчелек тарафыннан күтәрелгән проблемаларга, әйтелгән фикерләргә шәһәрнең архитекторлары 1 Ал паров. Р Дустнев. шәһәр Советы башкарма комитеты председателе Р Идиятуллин һәм тагын күп кенә җитәкчеләр колак салалар, күңелләренә якын алалар иде 13 Кешенең зур ясалма сулыклар, чып-чын диңгезләр хасил иткәне бар Әмма тарих үле сулыкларга яңадан тормыш өрү очракларын бел ми әле. Ә менә 80 нче елларда Кабан белән нәкъ шундый хәл булды Бик тә гади-гадәти комиссия төзүдән башланып китте бу эш Хәер, комиссиясе гадиләрдән түгел иде Биологлар, медиклар һәм санитария хезмәткәрләреннән тыш апа реаль власть ияләре дә кертелде Комиссиягә җитәкчелек Казан шәһәр Советы башкарма комитеты пред седатсле урынбасары Ю М Погореловка йөкләнде Гыйльми секретарь итеп университетның табигатьне саклау кафедрасы мөдире, биология фәннәре кандидаты Ю. С Котов билгеләнде Үз гомеремдә миңа күп кенә комиссияләрнең әгъзасы булырга яисә эшен күзәтергә туры килгәне бар Җаваплылык бөтен кешегә дә тигез бүленә торган һәм. димәк, конкрет берәүгә дә төшми торган, бюрокра тик гакылның иң югары казанышы булган бу оештырылмалар гадәттә әллә ни майтара алмый Кемдер әкертен генә кыймылдый, актлар төзе лә. документлар теркәлә, беркетмәләр ягыла Әмма бу юлы башкачарак булды Инде төзелгән чакта ук комиссия гә хәлнең торышын өйрәнү һәм «тиешле җнргә> хәбәр итү генә түгел, хәлне төзәтү бурычы да куелды Конкрет вакыт эчендә Г Камал исемендәге театрның яңа бинасы ачылуга, ягъни 1985 ел башына ка дәр (Соңыннан бу срок 1986 елның азагына күчерелде.) Менә шуңа да комиссиянең эшчәнлек нәтиҗәләре. ул эшнең торы шы белән танышып анык бер фикергә килгәнче үк. күренә башлады Табигатьне саклау белән лаборант кы i шөгыльләнү бер нәрсә ул Заводка партиянең шәһәр комитеты секретаре яки бүтән зур җитәкче килеп, план үтәлешеннән дә алда Кабанга агызыла торган суның күләме һәм чисталык дәрәҗәсе белән кызыксынуы исә бөтенләй башкача кабул ителә. Директор мәсьәләнең уеннан узганлыгын җитәкче иптәшнең тавышыннан ук чамалап ала... 1981 елның маенда комиссия хөкүмәткә тиешенчә дәлилләнгән, экономик яктан нигезләнгән документ тапшырды Бу документтан күлне бары ясалма юл белән — кеше катышлыгы белән генә коткарып булганлыгы күренә Комиссиянең тәкъдимнәре шуннан гыйбарәт: 1 Күлгә һәртөрле пычрак су агызуларны кичекмәстән туктатырга. 2 Ясалма агым булдырырга. 3. Күл төбен шәпләп чистартырга. 4. Суны аэрацияләргә (һава өрдерергә). 5. Ярларны төзекләндерергә һәм яшелләндерергә 6. Яңгыр һәм кар суларын махсус коллекторларга җыеп канализация челтәренә кудырырга. 7. Күлдән су алу күләмен чикләргә. 8. Күлнең тереклек дөньясын тергезергә. Асылда бу—коры тәкъдимнәр генә булмыйча, комиссия үзе үк тормышка ашырырга тиешле эш планы иде инде. Чираттагы гадәттән тыш адым директорлар советы төзүдән гыйбарәт булды Кабан буенда урнашкан, күпме еллар күлне тончыктырып килгән предприятиеләрнең җитәкчеләренә бу юлы аны коткару бурычы йөкләнде Бер директор: төрле-төрле 37 советта әгъза булып торам, һәр утырышта катнаша башласам, миңа 74 сәгатьле тәүлек кирәк булачак, дигән иде. Әмма бу совет атна саен үткәрелеп, анда бөтен директорларның да катнашуы мәҗбүри иде! Хәер, акча бирү кебек нәрсәне директордан башка кем дә булса хәл итә аламы соң әле? Сүз дә бит ниндидер мен сумнар турында түгел, миллионнар турында барды Мәсьәләнең чын-чынлап шулай куелуына кайберәүләр башта ышанып та җитмәде: сез нәрсә, иптәшләр, шаяртасыз мәллә? Моңа кем юл куйсын! План бар, смета бар Сметадан тыш сукыр бер тиен дә тота алмыйбыз.. Финанс ревизияләре, халык контроле белән ни эшләргә кушасыз тагын? Ирекле көннән башны төрмәгә тыгар хәл юк, янәсе — Ә уннарча ел буена күлгә теләсә ни агызырга ярый идеме соң?— аларның авызын әнә шулай томаладылар.— Күз яше күк чиста суны бушлай тотарга ярый идеме? Табигатьтән алган бурычны түләргә вакыт. Чигенер урын юк — күл һәлакәткә килеп җитте. Бөтен вагын-төяген сөйләп укучының башын катырасым килми. Төрлесе булды Берәүләр, кызгандырырга теләп, мескенгә сабышты, икенчеләре һәр мең сум акча өчен җан талашты. Инстанцияләр буйлап та йөрделәр, өстәлгә эштән китү турында гариза атып та карадылар. Тик, беркайда да теләктәшлек тапмагач, аз-азлап янчыкларын чишә башладылар Шулай итеп, җыя торгач, 20 миллион тупланды. Әмма директорларны акча каерыр өчен генә җыймыйлар. Чынлап торып тотынгач, һәрбер предприятиедә дә диярлек, пычрану үзенчәлегенә бәйле рәвештә, үз чистарту системаларын эшләү, берәр төрле әмәл табу мөмкин булып чыкты. Бер предприятиегә тондыру буасы да җитә, икенчесендә зарарлы агынтыларны нейтральләштерү кирәк, өченчесендә гади, әмма ышанычлы фильтрлар куеп була икән Рационализаторлар да күп кенә отышлы чаралар тәкъдим итте Шәһәр һәм республика җитәкчеләренең ярдәмен тоя башлагач, санитария хезмәтләренә дә җан керде. Бер кат чистартмыйча торып алар агынтыларны хәтта шәһәр канализациясенә дә кабул итми башладылар һәрбер соңгы чик концентрацияне үтү очрагы «ЧГ1»га әйләндерелә. шәһәр башкарма комитеты председателе кабинетында яки хәтта партиянең шәһәр комитеты бюросында тикшерелә иде. Нәтижәдә. 1981 елның беренче яртысында күлгә агулы су агызу күләме өч тапкыр кимеде 1980 елда Якын һәм Урта Кабанга төрле яктан 18 сасы «кушылдык» койса (дөрес, аларның өчесе «рәсми түгел»— минем картада гына билгеләнгән). 1981 ел җәендә аларнын нибары алты сы гына торып калды Иң гаҗәбе шул комиссия эшләгән чакта М Вахитов исемендәге химкомбинатта ник бер авария агызуы булсын' Әллә технология дисциплинасын төгәл үтәү нәтижәсе. әллә очраклылык кына булган инде һәрхәлдә, директор А М Рәхмәтуллин ШУНДЫЙ бер агызу өчен дә директор урындыгыннан гына түгел, партия билетыннан да колак кагарга туры киләчәге турында шәп кенә кисәтелгән иде Комиссиянең таләбе буенча 1981 елда Кабанның аргы башындагы насослар тулы көченә җибәрелде Күкертле водород белән агуланган су урынына, сулы горизонтлар аша. чиста агымсу керә башлады Анализлар кислородка туенган катлауның аз-азлап тернәкләнә баруын күрсәт те Ботан бугазы аша саф су Якын Кабанга да кертелде. Әмма монда ләм тыгылган сулы горизонтларны терелтү мөмкин булып чыкмады Күл төбен шәп кенә чистартып алырга кирәк иде 1981 1982 еллар кышында ничәмә-ничә еллар эчендә беренче тапкыр Кабанда боз катты. Соргылт, куыклы, тотрыксыз боз иде бу Язын ис гадәттәгедән азрак килде, тиздән анысы да бетте диярлек Әлбәттә, күлдә жан әсәре юк иде әле Шулай да. үлчәү тәлинкәсе тирбәлеп куйды инде Казанлыларның күпчелеге бу үзгәреш хакында берни дә белми иде әле. Якын-тирәдә яшәүчеләр исә шундук чамалап алды: шикаятьләр кимеде 1982-1983 елларда агынтыларны бетерү. Иделгә су кудыру һәм күл төбен чистартырга әзерлек эшләре дәвам итте Күмәк тырышлык белән бик тиз арада 16 миллион сумлык проект та эшләп алынды Юкка баш ватып тормыйча, илленче елларда инде сыналган һәм бик тә отышлы чыккан ысулны кулланырга земснаряд белән чистартырга булдылар Проектчыларны бүтән нәрсә борчый иде миллионнарча тонна агулы ләм не кая куясы? Шактый гына эзләнгәч-тикшеренгәч. Утар ягындагы ташландык җиргә кудырырга булдылар Шәһәрдән ерак булуы әйбәт иде. әмма 1315 километр артык ерак түгелме? Хәтта Волга Дон каналын төзегәндә дә кудыру ераклыгы тугыз километрдан артмаган Кыен хәлдән пульпаның (балчык белән су кушылмасы) басымын тиешле дәрәҗәдә тотачак арадаш насос станцияләре ярдәмендә чыгарырга булдылар Вакыт кыса иде Театрның яңа бинасы ачылуга өч еллап кына калып бара Житмәсе, ачу тантанасы театрның сиксән еллыгы белән туры килә Мәскәүдән. союздаш һәм автономияле республикалардан могтәбәр кунаклар чакырылган Республиканың йөз аклыгы җитди сынау алдында калган Казан заказы буенча Цимлянск судомеханика заводында җитеште рүчәнлеге сәгатькә 250 куб метр булган куәтле земснаряд ясыйлар Аны 1983 елның апрелендә «Спартак» берләшмәсе янында суга төшерделәр Шул ук вакытта пульпа үткәргеч салу буенча шактый катлаулы һәм күп хезмәт сорый торган эшләр дә алып барылды Моңа җитәкчелек итү һәм төрле оешмаларның тырышлыгын координацияләү өчен башкарма коми тет председателе җитәкчелегендәге шәһәр штабы булдырылды Шундый ерак арага пульпаүткәргеч салу өчен күпме горба кирәк Ә алар СССР Госпланы разнарядкасы буенча бирелә Нишләргә' План нарга төзәтмә кертеп. Кабан өчен «берничә тамчы» бүлеп биргәннәрен берничә ел көтеп утырыргамы? Еллар түгел, минуты кадерле N рында «эзләп табарга* кирәк иде Бу четерекле эшне шәһәрнең инженерлык сагын эксплуатацияләү идарәсе башлыгы Иван Степанович Аксеновка һәм ШУЛ ук идарәнең баш инженеры Илдар Сәләховнч Шәехсагтаровка йөкләделәр Менә шулар инде бөтен Казанны бетереп, әле метал i ватык лары өемендә, әле предприятиеләр ишегалдында күгәреп ятканны 121 табып, төрле диаметрдагы шактый гына торба тупладылар. Төпкә «Трансгидромеханнзация» трестының 480 нче төзелеш идарәсе җигелде. Эшне тизләтә төшү өчен аңа «Татнефтепроводстрой» трестының кайбер идарәләре дә ярдәм итте Шәһәрнең инженерлык саклануы идарәсе. «Татспецстрой». «Казгражданпроект» трестлары һ б оешмаларның бүлекчәләре һәм аерым белгечләре дә тартылды Төп эш көчен һәм белгечләрне Кабан тирәсендәге предприятиеләр бирергә тиеш иде. Скептиклар юравы буенча, мондый таркаулык әзерлек эшләренең генә дә 10—15 елга сузылуына китерәчәк иде. Гыйбрәтле мисалы күз алдында: «Гидро- спецстрой» трестының Казан төзелеш идарәсе сигез ел эчендә Болакның нибары биштән бер өлешен генә реставрацияли алды. Анысын да проекттан тайпылгалап кына әле. Ләкин шәһәр штабы пульпаүткәргеч төзелешен үз кулына алды. Штабта һәрбер эш көне кыска оператив киңәшмәдән башланып китте. Анда конкрет сораулар куелды: электриклар житмиме? Кайчанга һәм ничә кеше кирәк3 Шунда ук штаб членнарының берсенә шәһәр предприя тиеләреннән тиешле санда белгеч табу йөкләнә. Элемтәчеләр җитмиме? Шәһәр элемтә идарәсенә шалтыратып, күпмедер вакытка кеше жибәрү турында килешәләр. Моның ише мәсьәләләр сәгать саен диярлек чыгып тора Әмма алар сәгате-минуты белән хәл ителә. Ул гына да түгел, мондый өзеклекләр кабат тумасын өчен тиешле чаралар күрелә иде. Пульпаүткәргечне театр бинасыннан танк училищесына кадәр Н. Николаев җитәкчелек иткән монтажчы слесарьлар бригадасы сузды. Баштагы биш километр ике ай ярым эчендә салынып бетте Арырак аны В Гребнев җитәкчелегендәге комплекслы бригада дәвам иттерде («Тат- нефтепроводстрой»ның 6 нчы идарәсе) Сазламыклы иң катлаулы урын туры килде аларга. Әмма зур тәҗрибә һәм көчле омтылыш эшне тиз арада менә дигән итеп башкарып чыгарырга мөмкинлек бирде. Ярты ел дигәндә, унөч километрлы пульпаүткәргеч әзер иде инде. Арадаш дүрт насос станциясендә дә эш төгәлләнде. Туфрак өемнәре белән читләнгән илле гектарлы мәйданны—ләм «складыжн әзерләргә кирәк иде әле Агулы ләм җир асты суына үтеп кермәсен өчен комнан махсус «түшәк» юдырдылар Штаб М. Галиуллин җитәкчелегендәге 348 нче земснаряд экипажының бу эшне гаять тиз башкаруын билгеләп үтте. Участок һәркайсы берәр гектарлы 48 тондыргычка бүленеп, алар бер-берсеннән бишәр метрлы валлар белән аерып куелды (ләм әнә шул калынлыкта юдыртылырга тиеш иде) Саклык йөзеннән. участок тагын бер махсус дамба белән уратып алынды. Кабан тирәсендәге бер генә предприятие дә «өлешсез» калмады. Эш өч смена буена — көне-төне барды. Берәүне дә үгетлисе юк. Күлне коткарырга кирәк — һәркемне шул уй ашыктырды-җилкендерде. һәм менә 1983 елның 4 ноябрендә земснаряд машинисты Виктор Иванович Соловьев пульттагы тумблерларны күчерә, кнопкаларга баса башлады Егерме метрлы рам. калтырангалап. әкрен генә суга күмелде. Тагын бер кнопкага баскач, рам очындагы кашыклы фреза хәрәкәткә килде. Торбаның дерелдәвеннән, ком бөртекләре ышкылган тавыштан аңладым: пульпа агыла башлады. Тик тиешле җиргә барып җитәрме ул? Ялыктыргыч минутлар үтә. Ниһаять, телефон шалтырады. Трубканы бригадир В. Савельев ала — Пульпа унөченче километрга килеп җитте! Тизлекне арттыра аласыз. Ул көздә земснаряд бер ай чамасы гына эшләп калды. Язын якын- тирәдә яшәгән кешеләр, өмет һәм курку белән, кат-кат иснәнделәр — сасы ис килми иде. Күпме гомергә беренче тапкыр! Күл боздан арыну белән, земснаряд кабат эшли башлады һәм җәй буе туктамады Кабан әйтерсең лә күкрәк тутырып сулыш алып куйды. Эссе көннәрдә аннан инде сасыган күкәй исе түгел, саф бер салкынлык бәреп тора башлады. Кабанга карап сокланып була иде инде. Үтә күрен- 122 мәле яшькелт суда күтәрү краннары, театр бинасының ак мәрмәр диварлары көзгедәгедәй чагыла Бераздан яр буйларында камыш үсеп китте, күрән җете яшел төс алды Очлы яфрак, җикән кебек куп еллар күренмәгән үләннәр дә баш калкытты Шул елның июнендә күл өстендә беренче акчарлакларны күрдем. 1984 елның 14 июнендә беренче балыкчыга юлыктым Театр янындагы бетон парапеттан тезләре сыдырылып беткән арык аякларын асылындырып утырган бу малай бик тә җитди кыяфәт белән калкавычка текәлгән иде «Чиртмидер бит?» дигән аптыраулы соравыма җавап төсендә горур рәвештә консерв банкасына ишарә итте ул Банкада, узышып-куышып, ике елгыр җилембалык йөзә иде' Бу баланы кочаклап үбә яздым Пычрану дәрәҗәсе 3.5—4 баллга төште, ягъни ике тапкыр кимеде һәм кимүендә дәвам итте Земснаряд та тәүлек саен биш мең тонна ча часы сасы ләм боткасы суырып ала торды Күз алдына китерегез әле көн саен биш тонналы мең самосвал дигән сүз бит бу' Бер тапкыр шулай земснаряд машинисты Виктор Иванович Соловьев белән сөйләшеп киттем Якын Кабан төбендәге ләмнең күләме галимнәр исәпләгәннән күп өлеш артык булырга тиеш, диде ул (Ахыр исәптә шулай булып чыкты да). Сүз иярә сүз китеп, ханнар хәзинәсе турында да сөйләштек Виктор Иванович минем хикәяткә бик җитди карады, галимнәрнең күлне өйрәнү өчен шундый форсаттан файдалана алмый калуларына офтанып та куйды Бер тапкыр земснаряд «тончыгып алган» икән Гражданнар сугышы заманыннан калган маузер тыгылган Очрамы рәвештә генә, әлбәттә, мондый зурлыктагы әйберләрне земснаряд гадәттә сизми дә йотып җибәрә Виктор Иванович әйтүенчә, тоткыч җайланмалы махсус рәшәткә куйсаң (шунда ук кәгазьдә сызып күрсәтте гап-гади нәрсә) шак тый «ганимәт» җыярга мөмкин буласы икән Хәзинә кадәресен үк әйтеп булмый, ә менә төрле савыт-саба, чүлмәк ватыклары, балык тоту әсбап лары кебек нәрсәләр өзелеп тормаячак Кулиен төбе ташлы түгел, димәк. каты әйберләрнең һәркайсы диярлек археологлар өчен кызыклы булырга мөмкин 1984 елдан башлап, күлнең хәле яхшыруга бәйле рәвештә, театр төзелеше дә тизләнеп китте Аның тирәсендәге яр буен төзү аеруча кызу темп белән алып барылды Бу эш «Казгражданпроект» институты проекты буенча башкарыла (авторлары Ю В Гребнев. \ Я Осокина Р li Жәләлетдинов) Күп хезмәт салуны сорый торган, чутсыз тимер бетон йота торган шактый кыйбатлы проект бу (бер як яр буен төзүгә генә дә алты миллион сум акча тотылсын әле') Аның каравы, мәңге туз маслык итеп эшләнә Театр бинасы күлнең йөзек кашына әйләнде Шәһәрнең күренекле урыны булып белешмәлекләргә дә теркәлеп өлгерде инде Ул. бәлкем, тарихка да даны сүнмәссүрелмәс Кабан буе театры булып кереп калыр 14 Болак шул хәлендә калган килеш Кабанны гына чистарту кан тамырларын холестерин томалаган килеш йөрәкне дәвалау белән бер Жнтмешенче еллар башында бер очында Казан суыннан, икенче очын да Кабаннан өзеп калдырылган Болак (ләм утыра торгач, аның төбе Кабанның су өсте биеклегеннән дә I 1.5 метрга биегәя) сасы су җыелган озынча бер чокырга әйләнде Санэпидстанция Болак куркынычлы н фекггня чыганагы булып тора, дигән нәтиҗә ясады Аның череп барган суында һәм лайлалы ләмендә табигатьтә очрый торган чир таратучы бактерияләрнең бөтенесен дә тапканнар, имеш Болак мәсьәләсе ул елларда шәһәр Советы сессияләренең барысын да да диярлек тикшерелеп торды Бер бер артлы проблемалы мәкалә ләр. корреспонденцняләр басылды, фельетончылар. Болак турында язып, тапкырлыкларын чарлады. Хезмәт ияләреннән хатлар, шикаятьләр өзелмәде. Ниһаять, кирәкле акча бүлеп бирелде. Тиз арада проект дигәнен эшләп ташлаганнар (авторларын ачыклау мөмкин эш булып чыкмады) Җитмешенче еллар урталарында «Болак» операциясе башланып та китте. Болайрак булды бу. Яр буйлап әрҗәле самосваллар чиратка баскан. Чылбырлары шалтор-шолтыр килүче, ачы төтенгә уралган куәтле экскаватор, гайрәтле селтәнеп, берничә куб сыйдырышлы чүмечен ләмгә батыра Тик. сасы сыеклык чүмеч тешләре арасыннан агып бетә, чүмечнең мыегы гына чыланып кала Суны куәтле насослар белән дә суыртып карадылар. Бусы да барып чыкмады, көчлерәк суырткан саен, сулы горизонтлар аша. яңа сыек ләм күбрәк керә торды Болак Куйбышев сусаклагычыннан йөз метрлап кына арада бит. Ләмне суы белән чумырып алырдай чүмеч тә җайлап карадылар. Тик ул самосвал әрҗәсендәге ярыклардан акты Җыелган халык төрлечә теш агартты: — Я. кем самосвал белән су ташый инде?! — Тагарак белән ташысаң, тизрәк булыр иде! — Земснаряд кирәк, егетләр! Иң кулае, иң арзанлысы шул... Тик халык фикеренә колак салучы булмады. Экскаваторны күпергә куеп карадылар һәм ул. элегрәк ваткан яр буе рәшәткәләренә өстәп, күпернең таш култыксасын селтәп атты. Болак төбе анда ныграк дип, экскаваторны Казан суы ягыннан төшерергә булдылар. Тик бу иләмсез нәмәрсә шундук бата башлады. Әлеге сәер операция, асылда, шуның белән төгәлләнде. Вакытның һәм акчаның калган өлеше экскаваторны «батырларча коткару»га сарыф ителде. Хәер, бу юкны бушка авыштыруның да бер файдасы тиде: Болакны һәлакәттән «ура» кычкырып кына коткарып булмаячагы, техник яктан дөрес, төпле фәнни мөнәсәбәт кирәклеге ачыкланды. Шәһәр җитәкчеләре Ленинградның каналлар чистарту буенча зур тәҗрибә туплаган «Ленгнпрогор» институтына мөрәҗәгать итәләр. Институт вәкилләре. Казанга килеп, эшнең торышы белән танышалар һәм.. Әллә үз белдекләре белән, әллә кемнеңдер сүзенә колак салып, мәсьәләне «хирургик юл белән» хәл кылу вариантын тәкъдим итәләр. Болакны күмеп, бик шәп автомагистраль саласың да. вәссәлам! Беренче булып иҗат әһелләре каршы чыкты. Алар инешнең тарихи әһәмиятен аңлатырга тарыштылар Болак ярлары Володя Ульяновны күреп белә. Толстой һәм Горький. Тукан һәм Такташ. Лобачевский һәм Бутлеров. Җәлил һәм Сәйдәшев монда ял итеп йөрергә яраткан. Болак турында күпме легенда, риваять бар. аңа багышлап шигырьләр язылган, җырлар чыгарылган. Болак шәһәр йөзендәге бер төсмер генә, әмма нәкъ менә ул Казанның тарихи үзәгенә мөкәммәллек бирә. Архитекторлар исә сул һәм уң Болак урамнарының күп гасырлар дәвамында яр буе урамнары булып формалашуына һәм бу аларның «төс- кыяфәтләрендә» дә чагылуга дикъкать итәргә өндәделәр. Шактые үзләре дә архитектура һәйкәлләренә әйләнгән күперләрне кая куясың тагын? Гидрологлар һәм шәһәрнең инженерлык саклануы вәкилләре Болак — шәһәрнең бизәге генә түгел икәнен искә төшерделәр. Ул элек- электән артык җир асты суларын суырып-җыеп торган, бу вазифаны әле хәзер дә үти. Болакның стадион янындагы очында урнашкан насос станциясе ел саен меңнәрчә тонна су суыртып чыгара бит Болакны күмү белән. Куйбышев сусаклагычы кысып-этеп торган җир асты сулары якын-тирәдәге йортларның подвалларын басачак. Сусаклагычның су өсте биеклеге диңгез өсте биеклегеннән 53 метрда. Казанның уйсулыкта урнашкан өлеше исә күбесенчә 50-52 метрда гына булуын истән чыгарырга һич ярамый. Проектка хәтта ГАИ вәкилләре дә каршы иде Аларныи фнкеренчә транспорт агымын шәһәрнең үзәк өлеше аша үткәрү кчлай бчлмаячак Болай да хәттин ашкан шаушу арта, һава пычрана ' Әйләнеч юллар эзләвен хәерлерәк Шау-шулы тикшерүдән соң авторлар күпчелек тавыш белән кире кагылган проектны янадан эшләргә булдылар һәм күпмедер вакыттан * анын беркадәр үзгәртелгән вариантын тәкъдим иттеләр Б\сы да Болак = ны «күмә» иде Тик. гидрологлар сүзен истә тотып бу юлы төптә дре | наж торбалары калдырылачак, ягъни Болак торба эченә ишереләчәк. ■ ГАИ вәкилләре фикерен истә тотып, юл урынына бакча бчлдырырга тәкъдим ителә иде Бәхәс яңабаштан кызды Бу вариант кайберәүләргә шул ягы белән < ошады ул проблеманы бөтенләй хәл итәргә мөмкинлек бнрә. шәһәр сасы 1 ис һәм инфекция чыганагыннан арынып кына калмыйча, өстәмә «яшел ♦ үпкә» дә ала. Шәһәр Советына хат арты хат юллап, якын тирәдә яшәү = челәр дә кызган табага май өстәде күмсәгез күмегез, томаласагыз тома- $ лагыз. сасысыннан һәм шакшысыннан гына коткара күрегез' Болакның язмышы кыл өстендә калды Ләкин гидрологлар бу юлы да катгый рәвештә «Юк!» диделәр - Болак шәһәрнең уйсу өлешендә, шуңа күрә яңгыр һәм кар сулары шун \ да агып төшә Язгы якта яки көчле яңгырдан сон проекттагы бакчаны - 30— 40 сантиметр биеклектәге су каплап алачак Ул гына да түгел әле. ’ дренаж системасы салып калдыру проектный бәясен арттырачак Файда е сы. ышанычлылыгы ачык каналныкыннан азрак булса да. үзе кыйбатка ' рак төшәчәк. Шул ук чыгымнар исәбенә, шәпләп чистартып һәм төзек ләндереп. Болакны саклап калуың хәерле Экологии тигезлекне саклау зарурлыгы да исәпкә алына Ул вакытта Кабанны агым сулы итү буенча берничә проект эшләнгән иде инде, алар- иын барысы да Болактан файдалануны күздә тота Проектларның берсе менә мондый Дамбадагы үткәрүчәнлеге махсус «калкан»нар белән үзгәртелә торган ерым аша су Куйбышев сусаклагычыннан биеклеге шул чама булган Югары Кабанга кертелә Аннан ул махсус суташлагыч аша Монастырь бугазына, аның аша Урта Кабанга керә, шул рәвешле. Ботан бугазы һәм Якын Кабан аша үтеп. Болакка ага. насос станциясе суны Казан елгасына, ягъни кабат сусаклагычка кудыра Бу проект, аз чыгым тоткан хәлдә, бөтен системаны юдырырга мөм кинлек бирә һәм әле. күлләрнең хәленә карап, иң әйбәт режимда юды рып була Тик моның өчен, күргәнегезчә. Болакның исән-аман булуы кирәк Менә шуларның барысын да бизмәнгә салып карагач. Ленинград лыларның проектын кире кактылар Болакны реконструкцияләүнең бүтән проектлары да була Берсе, әйтик, ярларны гына түгел, каналның төбен дә бетонлауны күздә тота Болакны чистартуны нык жиңеләйтәчәк бу. әмма кыйбатка төшәчәк Ник дисәң, төпне бетонлау ГЭС котлованын төзегәндәге кебек катлаулы шартларда алып барылачак, аерым участокларны шпунтлар белән а< рырга. корытканчы суын суыртырга, бихисап бетон тотарга туры КИЛӘ чәк Ә файдасы ташка үлчим Хәтта зыянлы да булачак әле махсус калдырыл! ан тишекләр тиз арада ләм белән томаланып. Болакның дре нажлау сәләте юкка чыгачак Күп төрле экспертизалардан сон. ниһаять. «Казгражданпроект» институтының проекты кабул ителде Ул менә ниләр күздә тота авыш туфрак яр текә бетон стена белән алыштырыла. Стена читеннән, элек авыш яр булган жирдән. шәһәр өчен үтә кирәкле коммуникацияләр жылылык трассасы, су үткәргеч, магистраль канализация коллекторы у за Яңгыр кар сулары өчен махсус тондыргычлар төзелә Болак, сунын уртача тирәнлеге ике метрдан ким булмаган хәлдә, су өсте биеклеге Кабанныкы белән тигезләшерлек итеп тнрәнәйтелә Чистартканнан сон төпкә чуерташ һәм эре бөртекле ком жәелә. бу исә дренажлау сәләтен тулысынча саклап калачак, ләм һәм пычрак аска саркып торачак. Проект сиксәненче еллар башында тормышка ашырыла башлады Бу эшне «Гидроспецстрой» трестының Казан төзү участогы алып бара (участок башлыгы — ТАССРның атказанган төзүчесе Виктор Афанасье вич Васильев) Беренче һәм соңгы торыклар реконструкцияләнде инде Эш жиренә житкереп. бөтен шартын китереп башкарыла Яр читләп сигезәр метр тирәнлеккә сигез тонналы субайлар сугыла. Субайларны аксыл соргылт профильләнгән бетон белән тышлыйлар Бер уңайдан күпер нигезләре дә ремонтлана. Шулаен шулай. Әмма эш ифрат акрын бара Сигез елда Болак ның нибары биштән бер өлеше генә реконструкцияләнде, анда да әле — тирәнәйтелмәде. төпкә чуерташ, ком түшәлмәде. (Монысы ае-көне мәгълүм булмаган киләчәккә калдырылган) Болай барганда эшне төгәлләү өчен тагын утыз елдан артык вакыт кирәк булачак. Хәер, кайберәүләр фикеренчә. эшнең шулай сузылуы хәерле Вертикаль бетон күрексез, элекке яшел авыш ярларны саклап калырга кирәк, ди алар Күпме дефицит тимер-бетон материал кирәк булачак дип. дәгъваларын экономик яктан да нигезлиләр. Борчый торган башка нәрсәләр дә жнтәрлек. Проекттан читкә китүләр күп. Әйтик. Болакны шунда да тирәнәйтмәсәң, кайчан тирәнәйтәсең? Утыз-кырык елдан соң. нигә эшләмәдегез дип сорар кеше дә табылмаячак. Юк. моны нәкъ менә хәзер, кул астында куәтле техника барында, акча «үзләштерелеп» бетмәгән чакта башкарырга кирәк Минемчә, шәһәр башкарма комитеты эшне, проекттагы бөтен күрсәтмәләр жиренә житкереп үтәлсә генә, кабул итәргә тиеш Яңгыр суы өчен тондыргычлар да төзелми. Проект Болакның тарихи бер өлешенә әверелгән яр буе тирәкләрен саклап калдыруны күздә тоткан иде. Аларны эшкә керешкәнче үк кисеп ташладылар Бер очтан, менә дигән юкә аллеяларын да харап иттеләр Хәзер Болакның биштән дүрт өлеше балчык белән күмелгән, тирәнлеге бер метрдан артмый. Экологларның кисәтүенә дә карамастан. Болак Кабан белән киңлеге һәм тирәнлеге нибары бер метрлы бетон улак аша гына тоташып тора Агым хасил итәр өчен бу бик аз Проекттан читкә китүләр өчен кем жавап бирәчәк? Эшнең сыйфатын ничек яхшыр- тырга'- 1 Темпны ничек арттырырга? Бу сорауларны Казан шәһәр Советы башкарма комитетына юлларга туры килә. 15 Кеше белән бергә жир йөзендә уй-фикер дә барлыкка килгән. Нәкъ менә фикер йөртү сәләте кешене табигатьнең падишаһы, жирдә булган һәрнәрсәнең иң камил үрнәге итә. Ләкин кеше белән бергә жирдә чүп дигән нәрсә дә пәйда булды Табигатьнең бөтен буыннары да миллионнарча еллар дәвамында бер-берсенә гаять дәрәжәдә жайлашкан-көйлән- гән табигый әйләнешенә сыя алмаган беренче жан иясе — кеше Табигатьнең сыгылмалылыгы, уз-үзен көйләү сәләте никадәр соклангыч булмасын, техник цивилизациянең хәзерге этабында табигать үз көче белән генә пычрактан арына, биосфераны тотрыклы хәлдә тота алмый инде Шундый зарурият, мәсәлән. Байкал һәм Ладога күлләре янындагы целлюлоза-кәгазь комбинатларын ябу мәсьәләсен алга куйды Бу гыйбрәтле ачы тәжрибә табигать белән алыш-бирештә бүгенге көн фай дасын гына күздә тоткан исәп-хисапка таянып эш итәргә ярамаганлыгын бик тә ачык күрсәтә Ахыр исәптә бу табигатьнең дә. кешенең дә харап булуына китерә Аларны бер-берсенә каршы куярга ярамый, чөнки кеше — табигатьнең үсеше нәтиҗәсе генә түгел, аның аерылгысыз бер өлеше дә әле ул. Кабан күле Казан халкы өчен генә түгел, бөтен Идел артериясе имен дә куркыныч тудыра Моны һич истән чыгарырга тиеш түгелбез Хәер, эш истә тоту, аңлауга гына да терәлмәгән Предприятиеләрдә, мәсәлән, һәркемнен табигатьне пычратуның зарарын яхшы аңлавына ышанасын Шуңа да карамастан, пычрата торалар Бурыч курәсен. экологик аклылыкны әхлак нормасына, үз-үзеңне тоту кагыйдәсенә әйләндерүдән гыйбарәттер ♦ Кабанны коткарып калу өчен бүген нәрсә эшләргә кирәк? Кабан комиссиясе тәкъдимнәрендә бу бурычлар бик тә төгәл тәгъбир - ителгән Аларның иң мөһимнәрен кабат искә төшерик Беренче чираттагы бурыч бөтен төр агынтыларны да бетеру т ТАССР Министрлар Советы карарында моның иң соңгы катгый срогы “ итеп 1990 ел билгеләнгән Кайчандыр бу бик ерак ара булып куренә иде. « инде менә килеп тә җиткән дияргә була’ 1970 елдан башлап бер бер арт * лы билгеләнә һәм өзелә барган сроклар кебек, монысы да өзелерме5 ♦ Булган агынтыларны туктату белән беррәттән. яңаларын булдырмау = да зарури Әмма синтетик каучук производство берләшмәсе хәзерге ва * кытта реконструкцияләнеп ята Проектка караганда, заводның җитеште - рүчәнлеге алдагы елларда бермә-бер артырга тиеш Күлгә ага торган Z агулары, һавага оча торган дәһшәтле төтеннәре дә бермә-бер артмасмы’ : Шул уңайдан тагын бер сорау туа реконструкциягә дип бирелгән * уннарча миллион сум акчаны башкача тотып булмый идемени5 Хәзер - Ереван шәһәрендә урнашкан химия заводларын ябып, аларны башка * урынга күчерү мәсьәләсе килеп басты Ни өчен соң без. казандылар, ка « лабызнын нәкъ үзәгендә борынгы изге күл буенда салынып яткан искит ' кеч зарарлы химик производствога битараф карынбыз5 Аны башка җир дә дә салып булыр иде бит Бездә мохитны саклау турында Закон бар Законны бозучы нсә. кеше үтерәме, күлне тончыктырамы, казна милкенә кул сузамы, халык бай лыгы булган чиста су ресурсларын юк итәме барыбер җинаятьче ул Без исә еллар буенча аларны оялтмакчы яки үгетләмәкче булабыз, күп дигәндә, табигатькә китерелгән зыянны һичничек капламый торган сны волнк штрафлар белән «куркытабыз» Кабан төбен чистарту дәвам нтә 1987 елның азагына ярты ы ил .ион тоннадан артык ләм чыгарылды Хәзер эш иң кыен урыннарга Вахи тов күпере, Ботан бугазы һәм тимер юл күпере тирәләренә җитен бара Кабан комиссиясе, яңгыр суы кап лекторлары, тондыргычлар төз, төптәге катламнарга һава өрдерүне дә кертеп, эшне комплекслы алып барырга тәкъдим итә Әмма коллекторлар һәм тондыргычлар төзүнең проектлаштыру стадиясен үтә алганы юк әле һаман бәхәсләшәләр -к рым. резервуар тондыргычлар төзергәме (сүз уңаеннан, шактый кынм мәткә төшәләр, туктаусыз карап көйләп тору сорала, өстәвенә, нәтнҗәлс леге дә чамалы гына) яисә бөтен күл системасына берне шәһәр чистарту корылмалары кебекнеме5 Пай кертү тәртибендә. Кабан буенда гы предприятиеләр исәбенә төзегәндә бу эш реаль күренә Суга һава өрдерү системасы да гаять нәтиҗәле булачак Казан компрессор заводында компрессорларның бер өлеше эшләнде инде Кай бер галимнәр бу система үзе генә дә проблеманы тулаем хәл кылырга мөмкинлек бирәчәк дип исәпли окисьлашу процесслары уннарча тап кыр тизләнәчәк бит. Күл асылда күпмедер микъдарда промышлен ность һәм хуҗалык агынтыларын да эшкәртергә сәләтле мөстәкыйль чистарту корылмасына әйләнәчәк Системаның бер генә кимчелеге бар эксплуатацияләү кыйммәткә төшә, батай да җитми торган электр энер гиясе гаять күп тотыла Димәк, төрле төрле вариантларны сынап карарга, нң отышлысын сайлап алырга кирәк Кабанны коткаруга бүлеп бирелгән акчаның төп «элешен хәзер ярны төзекләндерү чыгымнары йотып бара Зур-зур төзелеш оешмалары, куәт ле техника җәлеп ителгән Театр урнашкан урыннан алып. Кабан яр буй лары танымаслык булып үзгәрә бара Шәһәрне үстерүнең перспектив планында күлнең төньяк-көнчыгыш яры буйлап метро линиясе салу күздә тотыла. Буш җирләр, чүплекләр, тузып беткән бер катлы йортлардан торган кварталлар монда линияне иң арзанлы ачык ысул белән салырга мөмкинлек бирә Бу төзелеш шәһәрнең әлеге аеруча шыксыз, ташландык өлешен төзекләндерер, матурлар дип ышаныйк. Экономистлар исәпләвенчә, күлләр, бугазлар һәм алар тирәсендәге мәйданнарны тулыеынча реконструкцияләү, дамбаларны рәтләү һәм төпне чистарту, суга һава өрдерү һәм чистарту корылмалары салуны да кертеп, йөз миллион сумнарга төшәргә тиеш. Шәһәрнең моннан гайре дә кичектергесез проблемалары бихисап икәнен уйласаң, кыйбатрак тоела. Ләкин экологлар табигатьне саклауда акча «кысу»ның тагын да кый- баткарак төшәчәген әйтәләр. Сүз кешеләрнең сәламәтлеге турында бара бит. Аллергия, тире авырулары, онкологик чирләр, тын юллары ялкынсынуларының артканнан-арта баруы, күп кенә галимнәрнең фикеренчә, асылда мохит пычрану нәтиҗәсе булып тора Димәк, бирелгән акчаны тота белергә, максатларны һәм аларга ирешү эзлеклелеген дөрес билгеләргә кирәк. Шушы максаттан чыгып, шәһәрнең берләштерелгән экология хезмәте булдырыла Аңа экологлар да, биологлар, медиклар, психологлар, архитекторлар, философлар да җәлеп ителә Әлбәттә, язучылар да читтә калмас. Университетның теоретик кибернетика кафедрасында Кабан күленең электрон-хисаплау моделе эшләнгән. Электрон-хисаплау машинасы, теге яки бу тискәре фактор калган тәкъдирдә, күлнең ничек үзгәрүен һәм аларны нинди эзлеклелектә бетерә барырга кирәклеген шактый төгәл исәпләргә һәм тагын күптөрле сорауларга анык җавап алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу «акыллы» модельнең авторы — математика фәннәре кандидаты Юрий Валентинович Голунков Аның белән очрашып, берничә сорау бирәм. — Юрий Валентинович, югары математик белеме булган гади дис петчерлар электрон-хисаплау машинасын тыңлата алырлармы? Сез аларны ц һәркайсы янында басып тормассыз бит инде. Булдырырлар дип уйлыйм. Бик гади модель бу Бер-ике дәрестән соң өлкән класс укучылары да эш итә алачак. Аннан, модель операторны үзе өйрәтә, теге яки бу очракта нишләргә кирәклеген әйтеп тора бит ул. Модельнең асыл максаты да шул - экологик хаталарны булдырмый калу. — Бик тә кыйммәтле «уен» түгелме бу? Шаукымга ияреп, кыйбатлы машиналар, программа сатып алып та. аларны эшсез тоткан предприятиеләр бар. — Исрафчыллык турында әйтәсезме? Ә ул нәрсә хисаплау машинасына бәйләнмәгән бит. Хаталар кыйммәткәрәк төшә. Экономик яктан гына түгел, экология җәһәтеннән дә,— машинаны куллану отышлы. — Аны бүген үк практикада кулланып булмыймы соң? — Юк Моның өчен алдан кайбер шартлар үтәлергә тиеш. Ин әүвәл, контроль хезмәте булдырырга кирәк. Машинага күлнең хәле турында мәгълүмат биреп торучы санитар-контроль постлар кирәк. Икенчедән, суның сыйфатына тәэсир итәрлек нәрсәләр — агым хасил итү, су кудыру, һава өрдерү системалары һ. б. булдырылырга тиеш. Бу модель кирәкмәс җирдән күлгә һава өрдереп, энергияне әрәм-шәрәм итмәс өчен, күлгә тәэсир итүнең иң отышлы вариантын табып, иң уңайлы режим тоту өчен иҗат ителде. — Шартларның иге-чиге юк. Ирексездән болай дип уйлап куясың: ничек соң әле күл, боларның берсен дә белмәгән килеш, меңнәрчә еллар буена экологик тигезлекне саклап килә алган? Пычрак су агызудан баш тартып, җәрәхәтләрен төзәтүне күлнең үзенә тапшыру дөрес булмасмы? 128 — Дөресен дөрес тә ул. тик әрәмәлекләрне.камышлыкларны күлгә кайтарып бирә алмыйсыз бит Бүтән бер авариягә дә юл куелмас дип тә әйтеп бетереп булмый әле Модель күлнең нәкъ менә хәзерге цнвнлиза циянен гигант басымы астында яшәүгә бәйле реаль шартларны күздә тотып төзелгән Сүз уңаеннан, әлеге модель, экология җәһәтеннән караганда, бетон ярныя файдасы гаять аз булуын күрсәтә Суны камыш, күрән, тал куагы үскән сөзәк яр бик шәп чистарта икән Күл камышы, әйтик, пестицидлар. фенол һәм авыр металл кушылмаларын (шул исәптән, терекөмешне дә) Һә.м нефть продуктларын суырып ала икән (’концентрациясе һәм микъдарына карап, әлбәттә). Кызык: мондый матдәләрнең сабакта һәм яфрактагы концентрациясе судагыдай ун мең өлеш күбрәк була ала икән Боларның бөтенесен дә исәпкә алып, университетның табигатьне саклау кафедрасы Кабан күлләре системасын республика күләмендәге табигать истәлеге итү турында закон проекты эшләде һәм аны хөкүмәт органнары каравына кертте Проектта күл тирәсендәге буш урыннарда 50-100 метр киңлектәге яшел зоналар булдыру каралган Мондый зонада ни дә булса төзү тыела, ул бары ял итү. балык тоту өчен генә файдаланылачак. Проект суны чистарту гына түгел, күлнең балык хәзинәсен яңар ту эшләрен дә күздә тота Мөмкин эшме бу? Берничә ел элек Оренбургтагы дусларым мине соклангыч бер күлгә алып бардылар. Җете яшел зирек, тал куакларына, камышка күмелеп утырган зәңгәр күл өстендә кара болыт булып киек кошлар бөтерелә Күлнең Оренбург газ эшкәртү заводы агынтыларыннан хасил бул ганлыгын белгәч, исем китте Хикмәте гади икән үзе; баштан ук табигатьне мөмкин кадәр саклауны максат иткәннәр монда Чистарту корыл малары дирекциянең дә. җәмәгать оешмаларының да күз уңында Иң яңа сепараторлар кулланалар, агулы катнашмаларны нейтральләштерү нең иң шәп әмәлләрен эзлиләр, кислород өрдерү һәм биологик чистарту кулланалар Мондый мисаллар тагын да бар Идел дельтасындагы Зур Лиман дигән ясалма сулык турында газеталар күп язды Лиман асылда Волж ский шәһәре чистарту корылмалары тезмәсендәге соңгы буынны тәшкил нтә. Икс йөз мең кешеле кала һәм зур зур нефть химия предприятиеләре суларын шунда агызалар Ләкин бары химик, механик һәм биологик чистарту үткәннән соң гына Зур Лиман түбән Иделнең балыкка һәм киеккә бай табигый лиман нары арасында да аерылып тора Балык монда хәттин ашкан, аккошлар, челәннәр йөзеп йөри, башка төрле кошлар көтүләре белән оя кора Мин, әлбәттә. Кабан күлләре тирәсенә дә яңадан көтү-көтү кабан дуңгызлары әйләнеп кайтыр дип өметләнмим Ләкин кешенең у зе харап иткән соклангыч, гаҗәеп табигый сулыкны тормышка, табигатькә кабат кайтарып бирми калдырырга хакы юк. Бу әсәрне язып йөргәндә барыннан да элек ханнар хәзинәсе кызык сындырган кешеләр белән күп тапкырлар очрашырга туры килд» Чине урамда барган җирдән туктаталар, өнгә шалтыраталар Шулай да Кабан төбендә хәзинә бармы, юкмы3 Алдарак язганнарга өстәп ни әйтим икән? Бәлкем бардыр, ә бәлкем lUMi.ip и Табышмак чишелмәгән килеш кала Эзләргә атлыгып ropjl чылар ла аз түгел. «Конкрет нәрсә эшли алабыз? Нидән башлыйк3» дип сорайлар алар. Инициатив группа төзүдән башларга кирәктер ми немчә Яшьләр группасы була ала ул Бәлкем студентлар группасыдыр Легендалар, риваятьләр җиле кагылган тарихи табышмакның җавабын яшьләр эзләми кем эзләсен ди? Шулай да фараз ителгән хәзинә тирәсендәге шау шуның төп нәрсәне каплап китүен теләмәс идем мин Бәһаләп бетергесез ин зур хәзинә Кабан үзе. аның көмеш суы. зөбәрҗәт яры сихәтле кислород белән мөлдерәмә тулы фирүзә һавасы икәнен онытмыйк әле'