Логотип Казан Утлары
Публицистика

Икенче дәрес

Узган санда журнал укучыларга гарәп хәрефләренә нигезләнгән иске татар әлифбасы тәкъдим ителгән иде. Күренә ки. иске татар язуы белән хәзерге графика арасында бик зур аерма бар. Болар: күп хәрефлелек, вариантлылык һәм күп авазлылык. Бу хәл, үз чиратында, укырга язарга өйрәнү процессында зур кыенлыклар тудыра, өйрәнүчедән түземлелек һәм тырышлык таләп итә. Иске татар язуы уцнан сулга таба языла һәм шул тәртиптә укыла. Китап журналларны уку тәртибе дә башкача, ягъни хәзерге уку язу системасына күнеккән кеше күзлегеннән караганда, китап яки журнал «кире яктан, соңгы битләреннән* укыла башлый, димәк, текстлар да шул тәртиптә языла. Иске язуыбызның бик күп үзенчәлекләре бар. Бу дәрестә сүз хәреф нигезләре турында барыр. Беренче дәрестә тәкъдим ителгән алфавиттан күренгәнчә, иске татар язуында хәрефләр өч дүрт төрле рәвештә языла: аерым, сүз башында, уртада һәм ахырда. Мондый төрлелекнең нигезендә иске татар язуының басмадан да бигрәк кулъязма өчен ныграк җайлаштырылуы ята Бу хәл иске язуны өйрәнгәндә, бигрәк тә башлангыч чорда зур кыенлыклар тудыра. Шуның өстенә бу язу системасында баш һәм юл хәрефләре дигән төшенчә дә юк. Гарәп хәрефләрен график фонетик алым белән үзләштерү уңай нәтижәләр бирә. Бу дәрестә бирелгән таблица (ул профессор Миркасыйм Госманов тара фыннан эшләнгән) әнә шул алым нигезендә төзелгән. Таблицада хәрефләр төп өлешләренең (нигезләренең) язылып) охшашлыгы буенча төркемләнгән. Аларны шартлыча «хәреф нигезләре* дип атарга мөмкин. Әмма таблицада хәреф нигезләренең исемнәре традиция буенча «шәкел» дип бирелде би- шәкел, нуншәкел һ. б. Алга таба да хәреф нигезләрен атау өчен шушы гыйбарә кулланылачак. Шулай итеп, иске тагар язуында барлыгы 18 хәреф шәкеле кулланыла. Хәрефләрне тизрәк истә калдыру өчен иң беренче чиратта өнә шул хәреф шәкелләрен игътибар белән өйрәнергә кирәк. Мәсәлән, таблн цада тәртип буенча икенче позициядә торучы би шәкелне алып карыйк.. Бу шәкел иске татар алфавитындагы дүрт хәрефне «ясауда* катнашкан: б » , т — i*~* , с (сь) - . п — ________. Ә хәзер тәртип буенча ундүртенче позициядә торучы кәф-шәкелгә игътибар итик. Классик гарәп алфавитында нечкә к авазын белдерүче хәрефе нигезендә иске татар язуында, гарәп телендә булмаган авазларны белдерер өчен, ике яңа хәреф барлыкка килгән: нечкә г— һәм ң— * £ График фонетик алымга нигезләнеп төзелгән бу таблица иске язуыбыз дагы хәреф шәкеленең өстенә һәм астына куела торган нокталарның язуда гы мөһим вазифасын тагын да ачыграк итеп күрсәтергә ярдәм итә. Иске алфавиттагы күп кенә хәрефләр бер-берсеннән нокталарның кайда куелуы белән аерылалар. Шуңа күрә нокталарның иске язуыбызда өстәмә билге — галәмәт кенә түгел, ә бәлки хәрефнең төп элементларын тәшкил итүен оныт маска кирәк. Тәкъдим ителгән таблицаның «Асыл гарәп алфавитында* дип аталган графасында хәрефләрне бер берсеннән аеру өчен өтер куелды. Иске татар язуында өтерне, сызык асты хәрефләре белен бутамау өчен, өскә каратып куйганнар. Мәгълүм ки. яңа алфавитны үзләштергәндә укырга гына түгел, бәлки дөрес язарга да өйрәнергә кирәк, ягъни уку язу эшләре бер үк вакытта алып барылырга тиеш. Иске татар язуында хәрефләрнең язылышы, аларның үзара кушылуы турында кыскача мәгълүматлар журналның киләсе санында би реләчәк