«ГОСМАНИЯ» МӘДРӘСӘСЕ
«Галия». «Госмания». «Хакимия», «Хәсәния».- Уфадагы атаклы татар мәдрәсә ләре. Октябрь революциясе алды елларында бу дүрт мәдрәсәдә генә дә алты йөзгә якын шәкерт белем алган. Алар арасында «Галия»дән кала ин мәшһүре— «Госмания». XIX йөзнең икенче яртысында ачылган бу мәдрәсә 1906 елда яңа бинага күчә (хәзерге Тукай урамы, 39 нчы йорт). Ул бинаны Уфаның зур байларыннан Госманов мәдрәсә ечен махсус рәвештә төзетә. Шуңа күрә аны «Госмания» дип атаганнар. 1916 елда мәдрәсәгә капиталь ремонт ясала. Бу чорда инде мәдрәсә заманча җиһазлана: ике кешелек парталар, мөгаллимнәр өчен кафедра эшләтелә, гомуми лекцияләр өчен махсус зал да булдырыла. Шәкертләргә торак ечен ике катлы агач йорт сатып алына. Мәктәп мәгариф өлкәсендәге яңалыклар «Госмания»не дә читләтеп үтмәгән, әл бәттә. Гасыр башында ук монда, ислам дине нигезләреннән тыш. дөньяви фәннәр дә укытыла башлый Шәкертләр география, тарих, физика, математика, ботаника, химия, геометрия һәм алгебрадан, татар, гарәп, төрек, рус телләре һәм әдәбиятларыннан дәрес тыңлыйлар. Хокук фәннәре буенча да лекцияләр укыла. Мәдрәсәнең китапханәсенә керсәң дә шундый ук хәл: төрле фәннәрдән дәреслекләр, кулланмалар белән бергә татар, рус һәм дөнья әдәбияты классикларының әсәрләрен дә укырга мөмкин булган анда. Октябрь революциясе алды елларында мәдрәсәдә үз заманы өчен абруйлы мөгал лимнәр коллективы туплана. Физикадан Г Шнаси. математикадан Г. Хабиров, бота никадан Г. Фәхретдииов, гарәп теленнән Ә. Әсәдуллин, татар теле һәм әдәбиятыннан К. Кәриб һәм башка мөгаллимнәр дәрес бирә. Күренекле татар язучысы һәм галиме Риза Фәхретдинев тә берара мәдрәсәдә дәресләр алып барган. 1916 елда мәдрәсәнең уставы һәм программасы булдырыла. Анда башка татар мәдрәсәләрендә күренмәгән яңалыклар да карала. Мәсәлән, һәр елны мәдрәсәнең алты еллык курсын тәмам иткән шәкертләрдән сәләтлерәк 2 3 кешене яңадан мәдрә сәдә калдыру күздә тотылган. Бу шәкертләр мәдрәсә хозурында берәр фән белән ныклап шөгыльләнергә һәм белгечлек алырга, соңыннан сайлаган фәннәре буенча китап язып, аны аерым комиссия тарафыннан тикшертергә тиеш булганнар Икенче төрле әйткәндә, алар зур мәдр»< i «рдә укыту хокукы алу өчен диссертация ысулы белән имтихан тапшырганнар. Зампн таләпләренә ярашлы мондый яңалыкларның күбесе тормышка ашмаган. • Госмания» шәкертләре әдәбият, сәнгать һәм музыка белән дә кызыксыналар 1901 елның 27 январыида ук шәкертләр үзләре язган дүрт пәрдәле бер пьеса буенча спектакль куялар. «Госмания» мәдрәсәсе шәкерте, соңыннан үзе дә берничә пьеса авторы булган Гыйлаҗ Гумирский театр белән кызыксынып китүе турында болай дип искә алган: «Бервакыт кичен мәдрәсәгә Мәҗит Гафури килеп утырды. Без. шәкертләр, гадәттәгечә, аны әйләндереп алдык Сүз күбрәк театр, артистлар, театр китаплары турында барды. Ул безне шул чакта ук драматург булып танылган Гали әсгар Камал, талантлы татар артисты Габдулла Кариевларның иҗаты белән таныш тырды Мин аңа кадәр, яшеренеп кенә, «Сәйяр» труппасының бер ике спектаклен караган идем. М. Гафури белән әңгәмәдән соң. ныклап артист булырга карар иттем Мәдрәсәдә миңа фикердәш кешеләр до табылды Жыелып сөйләштек тә, Г Камал ның «Беренче театр.ы буенча репетиция ясый башладык. Төп рольне мин алдым. Тәүге спектакль бик уңышлы үтте. Безне дәртләндереп җибәрде» Мәдрәсәдә спектакльләрдән тыш әдәби музыкаль кичәләр дә үткәрелгән. 1916 елда узган бор бәйрәмдә мәдрәсәдә кызлар кыллы оркестры чыгыш ясый. «Госмания» шәкертләре шәһәрнең башка мәдрәсәләрендә уздырылган кичәләргә, театрларга да теләп йөргәннәр ӨЛКӘН язучыбыз Риза ага Ишморат «Госмания»дә укыган вакы тында «Галия» мәдрәсәсенә әдәби кичәгә баруын, анда бик яшьли фаҗигале төстә һәлак булган көрәшче шагыйрь Шамун Фидаи белән танышуын искә ала. Октябрь революциясеннән соң да бераз вакыт эшләп килгән «Госмания» мәдрә сосе соңыннан татар мәктәбе итеп үзгәртелә. Егерменче еллар башында аңа «Хөсәен Ямашен» исеме бирелә. Хәзер әлеге бинада педагогия институтының халык мәгарифе хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү факультеты урнашкан