Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФИКЕР КАТЛАМНАРЫ

Шәүкат Галиевнең - Илһамым-мәхәббәтем • китабын мин кулыма кызыксыну белән алдым Иң әү- вәл аның тышкы ягы — әсәрләрнең чәчмә формада язылуы ымсындырды Шагыйрьләрнең, хәтта бик киң танылган- нарының да. бәгъзе бер ихтыяҗ белән прозага күчүләре, алар каләменә хас булганча, мул хисле матур-матур чәчмә әсәр иҗат итүләре табигый күренеш, әлбәттә Прозабызның ничектер төссезләнеп, сүлпәнәеп барган хәзерге мәлендә аңа Шәүкәт Галиев кебек талантларның килүе, яңа сулыш өрүе әдәбиятыбыз өчен мөһим табыш, зур отыш булыр иде Ләкин бу китабында Ш Галиев чәчмә рәвештә язса да. барыбер шагыйрь булып калган икән. Монда аның соңгы утый ел эчендә теркәп барган лирик язмалары туплап бирелгән Ягъни ул — уй-фикерләр китабы Анда күтәрелгән мәсьәләләр гаҗәп күп төрле, масштабы биниһая киң. Яшәеш, дөньяны тану дәверендә фикер иясе күңеленә ни-нәрсәләр кагылып узса, шуларның һәммәсе дә җыентыкта урын алган Автор аларны аерымаерым ояларга җыеп бирә: «Илһамыммәхәббәтем». «Хисләр әлифбасы- -Ил яктысы- - Вакыт һәм гомер тәүлеге». «Туган җир Табигать сәхифәләре- Бу бүлекләр үз эчләрендә тагын бик күп бүлекчәләргә бүленә, җыйнакҗыйнак фикерләр. күзәтүләр китерелә. Бу хасияте белән алар күпмедер дәрәҗәдә К. Насыйри- ның «Фәвакиһел-җөласә • китабын да, Н Исәнбәтнең «Татар халык мәкальләре«н дә хәтерләтәләр. Фикерләр арасында, билгеле, авторга иң якын, иң газизләре — шагыйрьнең яшәешен. хәятын тәшкил иткәннәре — әдәбият һәм сәнгать хакындагылары Ул аларның иҗтимагый, рухи тормыштагы урыны, тәэсир көче, бу мөмкинлекләрнең ни дәрәҗәдә файдаланылуы хакында уйлана Еш кына әдәбиятның өстән-өстән йөзүен, тормышның асылына төшенеп җитмәвен күрсәтә, үз иҗатыннан да моңа мисаллар китерә. Самолет кырда чүп утый дип. илленче елларда. әле бу эшнең үзен дә күрмәгән чагында. сокланып шигырьләр яза торган булган шагыйрь Хәзер исә ул химикатларның чүпне генә утамавын, тирә-юньдәге барча тереклек ияләренә, кошкортка, балыкка зыян салуын да күрә башлаган Шагыйрь әдәбиятның еш кына инерция Галиев Ш. Илһамым-мәхәббәтем. Лирик язмалар. Казан, 1986. буенча баруына, аерым темалар тирәсендә генә бөтерелүенә игътибар итә. язучыга үтә таныш булган тормышның, тәҗрибә, уйтойгыларның читтә кала бирүен искәртә. Автор әсәрләребезнең сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсенә текәлеп карый. Аның күзәтүенчә, кайбер әдәби әсәрләрнең сырт сөяге булмый. Моның сәбәбен ул кеше күңелен, психологиясен тирән тоймауда, шуны образлы рәвештә әйтеп бирә белмәүдә күрә Рәтле телең, җитди темаң, мавыктыргыч сюжетың, анык характерларың булмаган килеш заман турында роман бинасын төзергә тырышуны ул саман кирпеченнән унбишәр катлы йорт салып азаплануга тиңли. Аны урта кул әсәрләрнең күпләп языла торуы, шуларның мактала килүе хафаландыра. борчуга сала Автор моның чыганагын эзли, Әйтик, ни өчен бер тәнкыйтьче кызыпкызып уртакул шагыйрьне яклый’ Чөнки ул үзе уртакул тәнкыйтьче икән Моның белән ул үз дәрәҗәсен расламакчы була Күренә ки. бу фикерләрнең нигезендә иҗатка карата зур таләпчәнлек, әдәбиятны олылау, тормыштагы актив позицияне раслау ята, сүз сәнгатенең нормаль үсеше хакында кайгырту чагыла Китапта гомумән яшәеш, аның асыл сыйфатлары, закончалыклары хакында җитди караш уздырыла Бик сирәк очракларда гына эзлеклелек чуалып киткәндәй була Әйтик, авыр елларда әдәбият, сәнгать тормышны бизәп күрсәтергә тырышкан, ди автор. Тормышлар рәтләнгәч исә. авыр чаклар кырыслыгын чагылдырырга омтылу сизелә Әдәбиятыбыз тарихында андый хәлләр дә күренеп калгалады, әлбәттә. Ләкин шулай да моны табигый күренеш, закончалык дип аңлату дөреслеккә туры килеп бетми Асылда ул әдәбиятның билгеле бер атмосферада пассивлаша төшүен, үткен мәсьәләләрдән читләшүен, көрәш дәрте сүрелүен генә раслый. Бу язмалардан без шагыйрьнең иҗат психологиясен, язу. хис-фикерне тышкы дөньяга чыгару, образга күчерү дәрте беJfu&vuoгрлерия лән канатланган чактагы үзенчәлекле халәтен ачык итеп күз алдына китерәбез Художникка илһам килүен автор илаһи бер кодрәт уянуына тиңли Аныңча, илһам — ул сәламәт кешенең сау рухы канатланган чагы күңел мөлдерәмә яктылык белән тула. тамырларда кан урынына кайнар нур ага. тәндә дәрт-дәрман ташып тора, ни эшләсәң дә җырлап кына бара, авыр тоелган. җанга тигән мәсьәлә дә ансат кына хәл ителә Ләкин моның белән автор иҗат эшен һич тә җиңелләштереп аңлатмый, илһам — үзеннән-үзе. шагыйрь тырышлыгыннан башка эшли дигән беркатлы фикер үткәрми. Әлеге халәтне, иҗат дәртен ул тырыш хезмәт, өзлексез уйлану, эзләнү нәтиҗәсе дип бәяли Күңел кагына, күңел — күкләрдә. ди ул Әмма бу хәлгә җитәр өчен җир тырнап шактый үрмәләргә кирәк канатлар күктән ТӨШМИ, канатларны җирдә үстерәсең Автор монда иҗатның шагыйрь үзе генә тойган серләре белән уртаклаша, әсәрнең ничек итеп күңелдә бореләнүен. ак кәгазьгә төшүен яктырта Һәр шигырьнең үзең генә белгән кое була, ди ул Еш кына көйләп язасың да, дөресрәге, күңелдә яңгыраган көйне сүзгә күчерәсең Аңлашыла ки. моның өчен шагыйрьдән хис моңын, барометр кебек, бик сизгер тоя белү сорала Ш Галиев әдәби әсәрдә конкрет картинаның. образлы сурәтнең куәтле эстетик йогынтысын басым ясап күрсәтә «Мең кеше үлде!» дигән гомуми сүзгә караганда тасвирлап бирелгән бер үлем ныграк тетрәтә дип раслый ул. Язмалардан аңлашылуынча, шигырь язу вакытында уй һәм тойгыларның урыннары. шагыйрь аңында, күңелендә кайсының алга планда, кайсының арттарак торуы да әһәмиятле икән Иң яхшысы — уй һәм хис бердәмлеге белән бергә туган шигырь Ул рәхәт языла, анда бөтенлек, гармония була Әүвәл фикерне теркәп. соңыннан шуңа тиң хис өрү читенрәк Киресе дә булырга мөмкин Башта күңелдә хис ярала Әле шуның мәгънәсен аңлатырдай фикер ачык төсмерләнми тора Ул шулай кабатланмыйча мәгънәви анык кыяфәт алмыйча, югалып та калырга мөмкин Ләкин шуңа да карамастан, автор күп кенә хәлләрдә шигырь язу өчен беренче этәргеч булып тойгы хезмәт итүен раслый Шагыйрь хисен уйга күчереп яза. ди ул икенче бер урында Ягъни дәртләнеп иҗат итү. әйбәт исәр тудыру өчен хис һәм фикер бердәмлеге шарт булуын тагын бер кат искәртеп уза Автор монда гадилеккә килү юлын да яктырта Каләм тибрәтә башлаган мәлдә ул купшы, томанлы итеп яза торган булган Мәгънәгә дә артык игътибар итмәгән «с- тәнөстән йөзә биргән сүзләр генә ялтырасын Шигырь шулай булырга тиеш дип инанган ул. Тик байтак еллар тырыша торгач, ул кешечә, гади итеп язарга өйрәнә гадилек гүзәллегенә ирешә Шуңа күрә ул гадилек дәрәҗәсенә күтәрелүне сәләт тәҗрибә нәтиҗәсе итеп, сәнгатьнең, матурлыкның бик мөһим серенә төшенү билгесе итеп карый. Ш Галиев сәнгать тармаклары җыр. бию. мәзәк турындагы фикерләрен дә теркәп узган, аларның табигатенә хас сыйфатларны билгеләгән Мәзәк жанры, аның әйтүенчә, кылыч белән ярышуны хәтерләтә. анда тизлек, һөҗүм хәлиткеч роль уйный Салмак сөйләгәндә исә мәзәкнең пары чыгып, сүнеп, суынып бетә. Бу мәгънәдә һәр мәзәк — үз ритмы, сулыш-тыны булган җыйнак спектакль ул. Мәзәк жанрының асылы турында зур- зур мәкалә дә язарга мөмкин булыр иде Ә Ш Галиев аның мөһим билгеләрен ике- өч җөмлә белән әйтеп биргән Бу язмалар арасында без чын мәзәкчел ситуацияләрне дә очратабыз Шундыйларның берсе мәсәлән, баланың елга өстендә дегет катламы күреп соклануы, матурлыгын салават күперенә тиңләве Шундый- рак күренешне Ш Галиев бер шигырендә дә сурәтләгән иде Димәк, автор аны башта шушы язмаларында теркәп куйган, аннары шигырь калыбына салган Биредә шулай ук легендага тартым рисалә. сабак булырдай үкенечле хәлләр, драматик, фаҗигале күренешләр дә тасвирлана Бездә әле иҗат процессын, художникның лабораториясен эчке яктан яктырткан хезмәтләр аз языла, иҗатның серләре, сүз остасының бай тәҗрибәсе күп очракта дөньяга чыкмыйча, уртак хәзинәгә әйлян мич» кала Бу җәһәттән Ш Галиев китабын тәүге җитди тәҗрибә дип карарга була Ул әсәр язуның нәрсә икәнен, үзенчәлекләрен. нечкәлекләрен укучыга төшендереп бир» Без монда шагыйрьнең эстетик карашлары турында мәгълүмат алабыз җанга газиз туган тел турындагы фикерләре белән танышабыз Калган бүлекләр асылда фәлсәфи планда язылганнар Икенче бүлектә, мәсәлән кешенең хисләре, уйлары, мәгълүматлылык, фикер йөртү, акыллылык, зирәклек, күңел дөньясы хакыйкать, характер һәм башкалар хакында сүз бара боларның мәгънәсе ачып бирелә. Аныңча, җитәкче зирәк булганда бер акыл йөзгә тапкырлана — күрсәтмәләрен йол кеше тормышка ашыра Юлбашчы зирәк булганда, бер акыл миллионга тапкырлана Үкенечкә каршы, ялгышлар да шул ук дәрәҗәдә тапкырлана Кешене кеше итүдә автор күркәм рухи әхлакый сыйфатларны бик югары бәмли Атаанасының баласына калдырган мирасын — эшчәнлек һәм тыйгысызлыкны, намус һәм вөҗданны ул бар байлык, мол кәтләрдән дә өстенрәк куя Балалар дөнья сы китапта аерым бүлек биләп тора Автор эш тәме. яме. ләззәте турында тирән мәгънәле фикерләр әйтә, эшкә һәм эш турында сөйләнүгә мөнәсәбәтнең төрлечә булуын күрсәтә. Эшләдем, дәшмәдем, ди берәү әйтә, ошатмадылар, пассив диделәр. Инде сөйлим дә сөйлим, эшләргә вакыт юк Мактыйлар. актив!— диләр Язмалардан күренүенчә, тыйнаклыкка һәм әрсезлеккә мөнәсәбәт тә бер генә төрле булып чыкмый икән Автор күзәтүенчә, тыйнаклык мактала килә, күләгәдә кала килә. Әрсезлек әрләнә бирә, эшен эшли тора, түрдән төшми тора. Китапта яшьлек, мәхәббәт, гаилә мөнәсәбәтләре хакында гыйбрәтле фикерләр әйтелә, төрле ситуацияләр китерелә Бер ир аерылырга ниятләп йөргән. Судка кәгазьләр әзерләгән, әйберләрне бүләргә исемлек төзеп куйган Көтмәгәндә, бөтенесен дә калдырып, үзе үлеп киткән — Шулкадәр аерыласың килгән иде Менә, аерылдың инде ..— дип җылый икән хатыны, әрнү катыш үпкә белән. Язмыш, шулай итеп, үзенчә аера, үзенчә бүлә. Автор сугыш һәм җир иминлеге турында борчылып уйлана, игътибарын акыл үсешенең бүгенге логикасызлыкларына юнәлдерә Әйтик, ерткычка атар өчен мылтыкны ядрә белән коралар Кешегә ату өчен атом бомбасы әзерләп куелган. Адәм баласы шул хәтле зур ерткыч булып чыгамыни*’ Автор әнә шундый сорауга җавап эзли. «Кызыл китап» бүлеге табигать турында сөйли, андагы гармонияне, зирәклекне аңлата, кеше акылының, гамәлләренең табигатькә йогынтысын күрсәтә Кеше, мәсәлән, тиз йөрешле машиналар ясый, әмма һәр машина мең кеше азыгын — кислородны ашый Машиналар күбәя, җан иясе сулый торган һава азая. Бу хәл кешелек алдына тагын да җитдирәк, кискенрәк проблема китереп куя Мондый шартларда кеше әлеге кислород чыганагын күп тапкырлар ишәйтү. һәр буш яткан җирдә калын урман үстерү хәстәрен күрергә тиеш иде кебек Ләкин чынлыкта гел алай булып бетми Әйтик, адәми затлар яңа ел бәйрәмен бәйрәм итәргә йөргәндә, миллионлаган, дистәләгән миллион зифа, сылу чыршылар, үзләренә үлем якынлашуны сизеп, кан калтырап торалар Чөнки ул көннәрдә аларны хисапсыз кыру башлана, борынгы таш курчакка табынучылар, мәҗүсиләр дәверендәге кебек алар символ хакына корбан ителәләр Инде атна-ун көн үтүгә боларның кирәкләре бетә, илнең бөтен урамтыкрыклары корыган чыршы белән тула Корбан йоласы аек акылдан көчлерәк булып чыга әнә шундый табигатькә, яшәешкә хилаф хәлләр шагыйрь күңелендә аптырау. гаҗәпсенү хисләре уята Әдип раславынча. безнең әле бик гади күренешләрнең дә мәгънәсенә төшенеп җиткәнебез юк Үзебез өчен нәрсәнең файдалы, нәрсәнең зарарлы икәнлегенә дә хисап биреп бетермибез Автор күтәргән күп кенә мәсьәләләр, минемчә, бүген үк хәл итүне, эшкә керешүне көтәләр Биредә мин аңлы рәвештә җыентыкта күтәрелгән проблемаларның аеруча үткеннәренә тукталдым, аларны калкурак итеп күрсәтергә тырыштым Ләкин, моңа карап, китапта гел күңел әрнетердәй мәсьәләләр җыелган икән дип фараз кылырга ярамый Аның күп өлеше якты, ягымлы нурлардан тукылган, чынбарлыкның тирән хикмәтләрен ачып бирә торган нәтиҗәләрдән тора Шул ук вакытта ул ваемсыз хозурлану, тук канәгатьлек җимеше генә дә түгел. Фәлсәфи язмалар — безнең әдәбият өчен тансык жанр. Уйлану, фикер йөртү күләмле әсәрләрдә дә аз чагыла. Әллә нигә бер очраштырып куйгаласа да. сайлыгы, беркатлылыгы аркасында, примитив була, хаталар китә Мондый хәл бигрәк тә урта- кул әсәрләргә хас. Бу китаптагы уйланулар исә җиһанны тирәнрәк аңларга, нәтиҗәләр ясарга булышалар Яшәешкә актив мөнәсәбәт әнә шунда күренә. Китапта фикерләрне бер-берсенә ялгап, тоташтан үстерә бару, өзлексез агым булдыру бурычы куелмаган. Мәгънәле, җыйнак җөмләләр күпмедер дәрәҗәдә шигъри парчаларны хәтерләтәләр Кыскалык авторга тормышны киң иңләргә, җыентыкны күп сыйдырышлы итәргә булышкан Дәлилләү, иллюстрацияләү дә юк Мәкаль, әйтемнәр кебек, бу язмалар үзләренең эчке энергиясе, кодрәте хисабына яшиләр. Бу көчне аларга мәгънә тирәнлеге. фикер тапкырлыгы, ыспай, килешле итеп әйтә белү осталыгы бирә, иллюстрациягә. исбатлауга ихтыяҗ калмый. Язмаларның һәммәсе дә. лирик әсәрләр кебек, композицион бөтен, төгәл итеп оештырылганнар. Күп очракта фикерләр билгеле бер фонда, бәгъзе күренешләр янәшәсендә киләләр Шуңа күрә монда янәшәлек, контрастлык, антитеза әһәмиятле роль уйный Фикерләргә параллель яки контраст итеп, я тормыш күренешләре, тарихи вакыйгалар, я тапкыр, канатлы гыйбарәләр килә ахырдан мәгънәле нәтиҗә ясап куела. Әнә шулар һәр парчага төгәллек. бөтенлек төсмере бирәләр, аларны шигъри строфага якынайталар. Гомумән, монда күп нәрсә лирика һәм башка җыйнак жанрлар законы буенча иҗат ителгән Китапта гыйльми концепцияләр генә түгел, шигъри караш та хәтсез урын ала. Ш Галиев төгәл тел белән эш итә. Китапта нинди дә булса артык яки урынсыз сүзне очратмыйсың. Бер җирдә автор: «ат уйнаткан сыман сүз уйнатырга яратам - ди Моны без анын шигырьләрендә дә күрә киләбез Сүз уйнатулар бу язмаларга поэтик яңгыраш өстиләр Үзенчәлекле метафора чагыштырулар белән бергә автор омофон оксюмороннарны да чит итми, җаена туры китереп ипле итеп рифмаларны да кушып җибәрә Шуңа күрә фәлсәфи-абстракт идеядәр укучы аңына җиңел-мәшәкатьсез барып җитәләр предметлы җанлы булып күз алдына килеп басалар Нәтиҗә шул бу китап талантлы лирик шагыйрьнен бер үк вакь|тта олы фикер иясе дә булуын, кеше күңелендә күпме җәүһәрләр саклануын күрсәтә Бу язмалар илдә башланган үзгәрешләргә кадәр теркәлгәннәр Ләкин шуңа да карамастан бүген һич тә үзләренең кыйммәтләрен җуймаганнар. гаҗәеп актуаль яңгырыйлар хәзерге хәрәкәткә, үзгәртеп кору эшенә актив катнашып киләләр Китапның күп кенә битләрендә без үзгәртеп кору идеяләренә аваздаш фикерләр белән очрашабыз Ал- гарак карап язылганнары да бар Шул ук вакытта аларның әле бу китапка керми калганнары да аз түгелдер Заман атмосферасы әдип күңелендә яңа хисләр, яңа уйлар уяткан булуы ихтимал. Алары белән яңа китапта очрашырбыз дигән өмет бар Автор үзе бу язмаларны сүтеп ташлаган сәгать детальләренә тиңләштерә туларны җыеп бер бөтен итсәң, безмен дәверне күрсәтердәй әсәр килеп чыгар иде. ди Әнә шул җыю шөгылен дә. тоташ сюжетлы. кнн сулышлы әсәр язу эшен дә Ш Галиевның үзенә йөклисе килә Әлеге фикерләре, кеше характерлары, психологик күзәтүләре тасвирлау осталыгы белән Ш. Галиев менә дигән проза әсәрләре иҗат итә алыр иде Шул юлда аңа уңыш һәм илһам телисе килә