Безне дә онытмагыз!
Мин журналны күптан укып килам, ненки әти-әниләрем үк татар һәм башкорт телләрендә газета-журналлар алдыралар иде Безнең Чиләбедә татар китапханәсе дә бар әмма анда укучылар саны елның елында кими бара 350 меңнән артык татар һәм башкорт яшәгән өлкәдә милли тел укытыла торган мәктәпләр бармак белән санарлык кына булгач, ул укучылар каян килсен инде Этнография, тел. культура турындагы материалларны канәгатьлек белән укып барам Бигрәк тә татар халкының килеп чыгуына кагылышлы материаллар кызыклы халыкның (Казан татарларының гына дип әйтмим) тормыш-көнкүреше, теле, культурасы да кызыксындыра Журналның һәр санында диярлек партия райкомнарының беренче секретарьларына сүз бирелү куанычлы күренеш Минем уемча Татарстаннан еракта яшәгән укучылар республиканың байтак районнары турында инде бай мәгълүмат алгандыр Чыннан да. бу рубриканы укыганда гүя Татарстанның торле төбәкләре буйлап сәяхәт итәсең. Ә иң мөһиме. бу мәкаләләрнең тәрбияви әһәмияте дә бар алар туган якка, үз халкыңа мәхәббәт тәрбияли Зур рәхмәт сезгә моның өчен' Ләкин бит илнең башка регионнарында яшәүче татарлар турындагы язмаларны Татарстан һәм Башкортстан кешеләре- -Казан утлары-нын төп укучылары да яратып укыйдыр «Казан утлары*ның яктысы үз ягында яшәүчеләр өчен генә булырга тиеш дип уйламыйм мин Чыннан да, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләремнең иҗтимагый-политик тормышын күз уңында тотучы башка матбугат үзәге юк бит Бу жәһәттән. Пенза өлкәсенең Әләзән авылы Волгоград ягындагы һәм Финляндиядә яшәүче татарлар турындагы язмаларны иң кызыклылары дип саныйм Себердәге һәм Мещера ягындагы телдәш һәм кандаш туганнарыбызның ничек көн итүе. Әстерхан һәм Ставрополь татарларының ничек яшәве турында укыр идек Кытай һәм Румыниядәге Польша һәм Болгариядәге генә түгел, Тамбов өлкәсендәге татарлар да игътибардан читтә кала бит Шундый материаллар күбрәк басылсын иде Мин ел саен диярлек Үзбәкстандагы туганнарыма барам Менә кайтуым гына әле Минем белән бер купеда Пермьнән бер ир белән хатын барды Милләтләре татар Безнең халыкның шул бит кем. кайдан дип сөйләшү китте Гажәпләнүемә каршы дип әйтимме кызганыч димме әңгәмәдәшләрем Курган өлкәсендә буын-буыинан татарлар һәм башкортлар яшәвен белми икән Чыннан да әйтик Красноярск краенда яки Иркутск өлкәсендә яшәүче татарлар турында без нәрсә беләбез соң’ Берни дә' Бәлки «Казан утлары* битләрендә шундый мәкаләләр бирергә кирәктер’ Бәлки иң яхшысы, союз күләмендәге яңа журнал булдырыргадыр’ Ул «Казан утлары* яки • Агыйдел*гә көндәш түгел, ә өстәмә булсын ди Чыннан да -башка» татарлар кайдадыр яши. эшли, ач-ялангач түгел икән, тагын нәрсә кирәк, дип карарга күнегелгән Еламыйлар бит, » еламаган балага ими бирмиләр Менә күптән түгел генә Курган өлкәсендәге Сафакүл районында чыга торган •Трудовая слава* газетасын укыдым Анда газетаның үз хәбәрчесе Мәүләвиловның минем уемча, кызык кына мәкаләсе бар Автор район халкының 80 проценттан күбрәген тәшкил иткән татар-башкорт халкының рухи өлкәдәге проблемалары турында яза һәр юлы йөрәк әрнеп язылган Районда 4 кенә мәктәптә милли тел укыталар Балалар туган телне генә түгел, рус телен дә начар беләләр Җыр-биюләр онытылган (сеңелем яши торган Учалы районында уеннарыбызны йүреп соенәм әле) Жирле радиодан татарча сүз бик сирәк яңгырый Кыскасы, проблемалар бик күп Гафу итегез, сезгә дә зур үпкәм бар Кырым татарларының -Ленин байрагы* газетасын үрнәк итеп куясым кила Анда «Без СССРда яшибез* дигән рубрикада илиең төрле якларындагы милләттәшләре турында язып торалар Ә алар кая гына таралмаган Яшәгән һәр өлкәләрендә диярлек тапшырулар алып барыла балаларын туган телгә өйрәтәләр Үз телләренә культураларына ничек сак карыйлар алар' Чыннан да. бу патриотизм Ә бездә ничек'* Татар теле укытучысының балаларны туган тел дәресен.* йөртү өчен нинди «педагогик* алымнар куллануын Чаллыда эшләгән вакы тымнан хәтерлим әле Балалар үз телләрен өйрәнергә теләми Бу бит әле Татарстанның үзендә Ә инде халкыбызның башка төбәкләрдәге төркемнәре бөтен милли рухи тормышларыннан мәхрүм ителеп алмашка берни дә алмагаи кешеләр турында нәрсә әйтәсең* Чиләбедә яшәүчеләр «бәхетлерәк* алс үз китапханәләре бар оч үзешчән сәнгать коллективы эшли, вра-тирә Уфа һәм Казан тапшыруларын карыйбыз «тере* артмст- ларны күрәбез Темән өлкәсендәге Аромашево яки Курган өлкәсендәге Сафакүл районы татарларына бу да тәтеми бит Тик безгә дә болар гына җитми, канәгатьләндерми Менә нәрсә борчый һәм хәтта гаҗәпләндерә Без Алма-Атадан тапшыруларны рәхәтләнеп тыңлый алабыз ә Казан яки Уфа белән хәл бөтенләй башка Юньләп ишетелми Омск һәм Иркутск өлкәләрендәге татарлар гомумән берни ишетә алмыйлар Казах Алтайдан Иделгә. Алай тауларыннан Төмәнгә кадәр туган телендәге тапшыруларны тыңлый Татарга исә бу юк* Мәскәү яки Казаннан ботен илгә ишетелерлек итеп тапшырулар алып барырга әллә кайчан вакыт инде Немецлар тыңлый бит* Шушы елның 19 январенда Мәскәү радиосыннан Ярты төннән соң дигән музыкаль тапшыру яңгырады Җырларның исемнәре әйтелмәде Халык җырларын менә дигән итеп башкаручы Габдулла абый Рәхимкулов баянга кушылып бер җыр җырлады һәм мин радиодан бу җырның исемен сорап белмәкче булдым Тик әле дә җавап юк Казанга да язып караган идем, юк белән баш катыру дип карадылар ахрысы Үз телен белмәгән укырга-язарга өйрәнмәгән, җырларыбызны тыңларга яратмаган бөтенбөтен буыннар үсте, борын-борыннан килгән милли җырлы-биюле уеннарыбыз онытылып бара Алар Татарстанның үзендә дә онытылды бугай инде Күпме югалттык, кулдан ычкындырдык, әрәм иттек Киләчәк буыннар моны гафу итмәсләрдер Т С Мальцевка рәхмәт* Курган телевидениесе аша ул чыгыш ясаганнан соң әти-әниләрем туып-үскән Сафакүл районында (4 мәктәптә генә!) туган тел укыта башладылар КПСС Үзәк Комитетының милли мәсьәләгә багышлап үткәреләчәк Пленумы кайбер проблемаларны хәл итәр дип ышанасы килә Мин ни өчендер сезнең журналга, аның укучыларына, авторларына зур өмет баглыйм -Казан утлары' бу өлкәдә башлап йөрер дип уйлыйм Ә теләкләр шундый татар халкы яшәгән һәр төбәктә туган телдәге тапшыруларны тыңлау мөмкинлеге булсын, китаплар һәм пластинкалар сатылсын, җыелып яшәгән урыннарда үз телеңне укытсыннар һ б. Сезнең журнал — үзәктә. Артык хисләнеп киткән булсам, гафу итәрсез, дип уйлыйм Бөтен гарәп илләре өчен Мисыр ничек булса, безгә дә Татарстан шулай баш мие һәм йөрәк кебек Башта ук гафу үтенәм бу хатымны бастырып чыгарыр өчен дип язмадым Ул бигрәк тә йөрәк әрнүенең бер авазы кебек. Туган телемдә яза алмавым бик кызганыч Тукай «Күп яттык без мәдрәсәдә аңламадык бер нәрсә дә»,—дигән, безгә мәдрәсәсе дә зләкмәде шул Әти-әниләремә рәхмәт гәрчә руслар арасында үссәк тә. гаиләдә телне кадерсезләмәгәннәр Язучыларыбыз КПСС Үзәк Комитеты Пленумына ничек хәзерләнә. Татарстан вәкилләре анда нинди тәкъдимнәр белән бара, журнал бу юнәлештә нәрсәләр эшли ала — менә шул хакта беләсе килә