Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫЛСЫМЛЫ ТАРТМАЛАР

Сәнгатьчә бизәлеп эшләнгән тышлыклар — кечкенә китап салу өчен тартмалар ювелирлык сәнгатенә дә, китап сәнгатенә дә якын тора. Китапка рухи культура билгесе итеп хөрмәт белән караган татар халкында мондый тартма лар борынгыдан килә. Мәсәлән, хәзер Хельсинкидагы Милли җыелмада сак лана торган, затлы нәкышләр белән бизәлгән кыйммәтле тартма Болгар чорына ук карый. ТАССР Сынлы сәнгать музеендагы фирүзә "^ашлар белән бизәкләп эшләнгән тартма әстерхан чикләвегеннән бераз гына зуррак, тышында гарәп «яннарыннан сере әле дә ачылмаган тылсымлы формула язылган. Ул XIVXV йөздә ясалган булырга тиеш. Ленинградтагы Халыклар этнографиясе дәүләт музеенда һәм Татарстанның Берләштерелгән Үзәк дәүләт музеенда төрле төрле зурлыктагы алтын, көмеш, җиз тартмалар саклана, аларын инде XVII-XIX гасыр осталары ясаган. Бизәкләп, иң матур эшләнгәннәре Казан осталарыныкы. Тартмаларда сырлап -бизәп язылган хәрефләрне һәм әлеге осталарның ярымай рәвешендә монограммаларын да күрергә була. Өске капкачы яисә ян ягы ачыла торган тартмада кулъязма яки басма китап яткан, алар анда ышанычлы саклан - ганнар. Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән китап тартмаларының декоратив бизәү ысулына, орнаментлар системасына һәм төзелешенә карап Болгар һәм Казан ханлыгы чорындагы татар китабының югары профессиональ дәрәҗәсе турында фикер йөртергә мөмкин. Борынгыдан килгән традиция ләр соңгырак чорда да дәвам иткән. Күпчелек классик тартмаларның төп бизәге — капкачындагы язу. Текст бик нечкәләп, борынгы шәрык стилендә, хәрефләрне бергә үреп, бөтеркәлә|»> ясап язылган. Аларда — бабаларыбызның безгә әйтер сүзе, белемнәре, омтылышлары, уй хыяллары, кабатланмас рухи иҗаты. Тартмаларда ияләренең исеме, багышламалар, саклагыч язулар, теләкләр очрый, кайвакыт кыска гына сүзләр белән тирән мәгънәле фәлсәфи фикер бәян ителә. Коръән тартмаларының күбесендә шулай ук борынгы легендар шәхесләрнең исемнәре язылган. Бу исемнәр тылсым көченә ия, теләкләрне кабул кылдыра, гөна һларны бетерә, чирләрдән, бәла-казадан саклый дип ышанганнар. Тартмаларга төше релгән бу сүзләр аларга яңа сыйфат, яңа эчтәлек өсти. Тартмалардагы текст күбесенчә кабарынкы ысул белән чүкеп ясалган. Батынкы фон да нокталар, сызыклар, сырлар белән бизәкләнгән. Шуның аркасында хәрефләрнең пластик эффекты көчәя, яктылыкшәүлә уены барлыкка килә. Халык ку льтурасының җәүһәрләре булган китапларны саклау белән бергә бу тылсымлы тартмалар үзләре дә безнең көннәргә элекке осталарның кул җылысын, күңел яктылыгын, рух байлыгын китереп җиткергәннәр