Топольләр
Шагыйрә Гөлшат Зәйнашева исеме укучыла- рыбы з га яхшы таныш: аның сүзләренә Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан куп җырлар язылган, һәм бу җырлар — алар арасында «Туган җирем — Татарстан » (Л Ключарев музыкасы). «Китмә, сандугач» (Р Ягин музыкасы), «Менәргә иде Урал тауларына» (М Мозаффаров музыкасы) кебек җырлар бар — халыкта чын мәгънәсендә киң яңгыраш алдылар Шулай ук укучылар аны драма әсәрләре авторы буларак та беләләр 1962 елдан КПСС члены, 1969 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 январенда Татарстан АССРның хәзерге Сарман районы Иске Теләнче авылында' ту- өан Балачагы Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында уза, шунда — башлангыч, ХуҖамәт авылында җидееллык мәктәпне, аннары Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый 1945—1949 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый; аны тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор, ридиоколитетта .музыкаль тапшырулар редакторы, Татарстан язучылирыныц Г Тукай исемендәге клубы директоры булып эшли. 1973—1983 елларда исә ул Татарстан китап нәшриятында кадрлар инспекторы вазифасын башкира Беренче шигырьләре, җырлары, эстрада очен пьесалары илленче елларда кондәлек матбугатта һәм «Күңелле сәхнә», «Мәктәп сәхнәсе», «Эстрада», «Клуб сәхнәсе» кебек кугкәк җыентыкларда басыла 1958 елда «Тыңларсыңмы җырларымны» исемле беренче китабы донья күрә; шул ук елда аның «Рамай» пьесасы халык театрлары сәхнәсендә куела Бугенге киндә Г. Зәйнашева — дистәдән артык китап (шигырьләр, җырлар, пьесалар, балалар очен ә, әрләр) авторы Шагыйрә 60 яшен иҗади дәрт белән янып, яңа әсәрләр язып каршылый. Күркәм юбилее белән котлап, без бу санда аның бер бәйләм шигырь, җырларын укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.
Кайттым туган якларыма Сезне сагынып, топольләр. Кирәкми миңа, кирәкми Сез булмаган ят илләр. Мине дә сагынган кебек, Шаулыйсыз, топольләрем. Күңлем туйганчы тыңладым Яфраклар лепердәвен. Яфраклар ни сөйли икән. Беләсе иде, топольләр. Мәңге кире кайтмас өчен. Сызылып үтә бу көннәр. Айкаласыз, чайкаласыз. Шаулыйсыз, топольләрем. Беләсез, күрәсез мәллә Бөтен дөнья хәлләрен?!. Давыл килсә, топольләрем, Кире борасыз кебек. Илне саклап афәтләрдән, Сакта торасыз кебек. Идел суы ага торыр Идел суы ага торыр. Ал ысларга бара торыр. Кылыч тотып килсә дошман. Идел-суга бата торыр. Идел суы ага торыр, Дулкыннарын кага торыр. Өлкән җиңги углан тапты. Безнең нәсел арта торыр. Идел суы ага торыр, Җилкәнкөймә бара торыр. Идел кичкән ир-егетләр Чын дусларны таба торыр. Тургай гөле Х»с»н Туфан исплегенз Иртә язда кайткан тургай кебек. Кар астыннан чыккан гөлләргә Тургай гөлләре бу. диеп. Туфан Ярата иде сулар сибәргә. Тургай гөле зәңгәр чәчәк атып. Зәңгәр таң нурында коена. Тургай кебек очып кайтыр ул. дип. Көтә аны җәйләр буена. Шагыйрь китте, ул юк инде мәңге, Тынып калды Аккош күлләре. Туфан үзе тургай иде диеп. Сагына аны зәңгәр гөлләре. Оя корган гөлләр арасына, Сандугачмы, сабан-тургаймы?. Сабан тургайлары сайраганда. Эзли гөлләр Туфан-тургайны! Исеңә төшәрмен Сызып ташлап мине хәтереңнән. Оныттым дип гомер итәрсең. Очрый калсам әгәр урамнарда, Күрмәмешкә салышып китәрсең. Ә мин син йөрисе юл буенда Гөлләр булып үрелеп үсәрмен Я бер моңлы җырга әнерелеп. Көн дә синең исеңә төшәрмен. Яшьлек хатабыздыр язмышыбыз. Ник яшибез аңа буйсынып?.. Үтәр гомер соңгы сулышкача. Бер-беребезне яшерен юксынып. Сызып ташлап мине хәтереннән. Оныттым дип гомер итәрсең. Хәтерең белән түгел, бәгырен белән Барыбер мине һаман көтәрсең. Үткән гомер турында Таныш сукмагымны югалттым мин. Юлсыз җирдә йөрдем юл ярып Таныш сукмак бәлки табылыр да. Үткәннәрне булмый кайтарып. Үткәннәрем минем яшьлек булган Яшьлек киткән зәңгәр юл алып. Атылып сүнгән йилдыз кебек анда. Сөйгән ярым калган югалып Үтмә, гомер, димим, үтсен әйдә. Үтсен әйдә йөрәк тынмагач. Үткән гомерем миңа кирәк түгел. Яшьлек ярым кайтыр булма! ач. Язгы таңда Язгы таңда йөрдем тау астында, Тау битләре кардан арчылган. Гөрләвекләр тавышын тыңлап тордым, Табигатьнең теле ачылган. Тынгысыз соң язгы гөрләвекләр,— Юл юк җирдә үзенә юл таба. Челтер-челтер нидер сөйли-сөйли, Тау астына йөгереп югала. Кошлар сайрый, кошлар чөкердәшә. Ни куаныч икән кошларда?.. Әзер алар томшыклары белән Оя корып көн-төн эшләргә. Язын кошлар яңа тормыш башлый.— һәр яз саен шулай яңадан... Исем китеп карап йөрим ялгыз, Мин көнләшәм ахры алардан. Яңабаштан, өр-яңадан башлап. Яшисе иде кошлар шикелле: Кош түгел лә, кеше булып кешенең Моңа хакы бардыр бит инде?! Бу уема каршы фикер әйтеп, Телгә килде шунда биек тау: «Мин дә менә, гасырларны узып, Мәңге яшәр идем исән-сау! — һәр нәрсәнең башы һәм ахыры бар, Ташлар тиккә таудан ташланмый. Бернәрсә дә ләкин кабатланмый, Яңабаштан гомер башланмый!..» — Диде, моңаеп тау, сулар, ярсып, Тәгәрәткән ташлар тавышыннан... Таулар, ташлар белән бер серләштем,— Табигатьнең теле ачылган. Очратсам да башканы Таңда сүнсә, кич кабына Күк йөзендә йолдызлар. Йолдыз янар, минем йөрәк Гел сине сагынып сызлар. Очратсам да башканы мин. Гел сине сагына күңел. Йолдызларга тиң булса да. Син түгел ул, син түгел. Күк йөзендә йолдызлар күп. Ай бер ялгызы яна. Йолдыз түгел, ай кебек син! Берәү генә дөньяда!.. Көмеш балдак Алтын түгел, көмеш балдак кидем. Борынгыдан калган саф көмеш. Саф көмештәй гүзәл яшьлек үтте, Синсез үтте — нинди үкенеч!.. Алтын түгел, көмеш балдак кидем. Сызыла, сызыла көмеш балдагым. Балдак кебек сызылып, өзелеп яшим Бу гомеркәйләрнең калганын. Алтын түгел, көмеш балдак кидем. Борынгыдан калган саф көмеш. Син оныттың, ә мин мәңге саклыйм Мәхәббәтебезне саф килеш!.. Мәхәббәтең алда әле Ялгыз күгәрчен шикелле. Йөрисең син урамнарда. Туктап калып юл бирәсең. Парлы-парлы узганнарга. Башкаеңны кайгыларга салма әле. салма әле. Мәхәббәтең синең алда әле. алда әле... Гашыйк булдың яшьлегеңдә Берәүгә син яшерен генә. Еллар үтте бер-бер артлы. Ул хис сүнде әкрен герә. Башкаеңны кайгыларга салма әле. салма әле. Мәхәббәтен синең алда әле. алда әле... Гашыйк булу — сөю түгел. Сөю — утка ташлаган ул. Мәхәббәтең бер очрар. Әле сине тапмаган ул. Башкаеңны кайгыларга салма әле. салма әле. Мәхәббәтең синең алда әле. алда әле..