Логотип Казан Утлары
Пьеса

 ИЛҺАМ

ДҮРТ ПӘРДӘЛЕ САТИРИК

ПЬЕСАДАН ӨЗЕКЛӘР

ӨЗЕКЛӘРДӘ КАТНАШУЧЫ

ПЕРСОНАЖЛАР: Шәриф Сәгыйди Гариф Кәрнми Күчәр Тракторов Беренче пәрдә Уртача җыештырылган зур зал. Каршыда киң пыяла ишек, ишекнең ике ягында да киң тәрәзәләр. Ишеккә дә. тәрәзәләргә дә шторлар корылган. Тәрәзә аша бакча һәм кар өемнәре күренә. Кояш яктырып чыккан. Уң кулда бер ишек, сул кулда ике ишек: берсе, алдагысы, бүлмәгә керә торган, ә арттагысы тышка чыга торган. Уртада зур гына өстәл, урындыклар; сәгать, буфет, диварда рәсемнәр. Пәрдә күтәрелгәндә. Шәриф диванда сузылып ята. Шәриф ялгыз. Шәриф (киерелеп). Әх. нинди матур! (Шторны җыеп куя.) Яз хәбәрләре дә килә башлады. (Тора). Әх. яратам соң мин язны! (Карый.) Әйтерсең лә кояшның сихерле нурлары мине генә иркәләргә телиләр! (Көйли.) Язлар да гынай үтәр... Гариф (тышта). Көзләр җитәр. (Гариф башлагач. Шәриф туктый.) Шәриф. Тфү! Кайдан искә килеп төште шуның шыңшый торган көе! Гариф (тышта). Асыл кошлар китәр борылып. Газиз гомеркәйләр үтәр, китәр. Яшь йөрәккәй калыр боегып. Шәриф (җыр арасында). Тфү! Гариф! Гариф! Кычкырмачы болай койрыгы кысылган кәҗә шикелле! Гариф! Гариф сулдан, икенче ишектән гитара күтәреп чыга. Гариф (кереп) Нәрсә бар? Ш ә р и ф. Син нәрсә әйләнәсең дә шушы җеназа азаныңны шыңшый башлыйсың әле? Гариф. Син бит үзең башладың... Шәриф. Мин болай гына. Гариф. Мин дә болай гыиа... Югыйсә, әллә ник эч поша... ямансу. Шәриф. Кайгырма. Гариф! Әйтәм бит — бер көн килер, мин бөтен татар шигъриятенең йолдызы булырмын. Бөтен татар телендә, Шәриф Сәгыйди генә булыр. Шәриф Сәгыйди ул вакыт мисалларда гына йөрер... Шәриф Сәгыйди ул вакыт газет, журнал саен хәер эстәгән төсле 50 тиен. 1 тәңкә гонорар сорап йөрмәс — редакция ләр үзләре 100 әр сумлап гонорарны пакетка салып аның особнягына китереп бирерләр. Гариф. Синең шулай. Ә минем... Шәриф. Җүләр! Менә мин генә күтәрелим. аннан соң синең эшең бөтенләй җиңел булачак. Ул вакыт Гариф Кәриминең рәсеме югарыданрак урын алачак... Ә алар әле безгә юл бирмиләр. Бездән көнләшәләр. Бездән куркалар. Гари ф. Синнән курыксыннар да... көнләшсеннәр дә. Ә минем соң нәрсәмнән көнләшергә? Кичә мин идарәгә үземнең «Ялан мәхәббәте» дигән шигыремне илткән идем. Шәриф. Җә? Гариф. Әхмәтвәли Кишәли әфәнде карап чыкты да... борынын тартты. Шәриф. Соң? Гариф. Шул... ярамый, ди... Шәриф. Ярамый, ди? Гариф. Әйе... бу шигырегездән парной сөт исе килә. ди. Шәриф. Син кайгырма. Гариф! Менә мин күтәрелим дә берәр журналның мөхәррире генә булып алыйм. Синең шигырьләреңне парной сөт түгел, черегән кәбестә исе килсә дә. беренче нәүбәттә җибәрермен. Гариф (уйлап). Кайчан булыр бит әле У»~ Шәриф. Тизме? Озакмы? Ләкин ул булыр! Мин милләтнең чәчәге булырмын... Гариф. Син булырсың. Ә мин яфрагы да була алмам. Шәриф. Ярый, кайгырма! Бар, самавырны керт әле! Гариф. Хәҗәйкә самавыр бирмәде. Шәриф. Нигә? Гариф. Иске самавырымны да эреттең, яңасын бирә алмыйм, ди. Шәриф (ачуланып). Ә си и авызыңны ачып йөрисең! Гариф. Мин «Ялан мәхәббәте» дигән шигырь турында уйлап су салмый куйган мын да. ул кызган да... ниткән... Шәриф. Җебегән’ Гариф. Җебемәгән шул — эрегән! Шәриф Син үзең эрегән (ачуланып әйләнеп китә.) Гариф (төшенеп). Ә... Шуңар күрә мин чәйнек белән куйган идем дә... чәйнек эремәс тә... Шәриф. Син дә җебемәссең. Бар. китер' (Гариф чыга, Шәриф ялгыз кала Йөренә ) Тиздән яз килеп җитәр Җәй булыр. Бакчалар гөлләр белән, күңелләр илһам белән тулар (Уйлана ) Каршыларга иң садә чак, Иң матур чак җәйге таң. Шул вакытта уйла, шагыйрь. Килде илһам уйласаң. (Пауза.) Нинди матур шигырь... Минем өчен бигрәк тә (Уйлана.) Язгы таңның ак нурына бөр кәнеп (блокнот ала. яза). Уйлансам, алга төрле уй килә (уйлана, эзләнә). Уй килә... туй килә... куй килә... Җырлый башлыйм җырларымны дәртлә иеп. Тибрәтеп дәрт кылларын зар. моң килә; Мин көтәм шунда йөрәктән ашкынып. . Кайда дим. бәгърем, бу илһвтиым кило... Күчәр йөгереп керә. Күчәр. Браво, браво! Бик матур җыр лыйсыз икән. Мең тәңкәлек! Гариф (туктый, гаҗәпләнеп тора/. Ә? Күчә р. Исәнмесез? Без таныш түгел бугай. Күчәр Тракторов Гариф (гаҗәпләнә). Ә? Күчә р. Нигә гаҗәпләндегез? Мин ша гыйрь Күчәр Тракторов. Имажинист. Гариф (гаҗәпләнә) Ә? (Утыра.) Күчәр. Мин башта футурист идем Аннан имажинистлыкка күчтем. Хәер, анысы неважно! Сез аңа гаҗәпләнмәгез! Гариф. Әйе. гаҗәп түгел... Күчәр... трактор... Күчә р. Браво, браво! Сез поэзияне аңлыйсыз булырга кирәк. Күчәр Тракторов. Шәп бит?! Гари ф. Әйе. шәп... Күчәр. Мин аны табар өчен бик күп көч куйдым. Әтиләр миңа Кәүсәр кушкан нар. Ә фамилиям Таһиров. Чынлап та. хо аерго кон белән Кәүсәр, Таһирларның ннн ди мөносәбәтлорв булырга мөмкин? Мин тормышны яңадан башладым Исемемне Күчәргә, фамилиямне Трактороика алмаш тырдым, шәп бит?.. Га р иф (аптырап) Әйе— билгеле Күчәр. Күчәр бөтен нәрсәне әйләнде рә, ә трактор бөтен нәрсәне актара. (Кул ларын бутап.) Трам! Бам' Шш! Пюф! Зрый й-й!.. Карагыз әле, сез минем шигырьләрне укыйсызмы? Гариф (куркып) Әйе— мин шигырьләр укыйм. Күчәр. Юк, минем шигырьләрне, дим. Гариф. Сез... шигырь дә язасызмы? Күчәр. Менә кирәк булса! Күчәр Трак торовның шагыйрьлеген белмәгән, аның шигырьләрен хәрефенә кадәр ятламаган кеше кешемени хәзер?! Гариф. Әлбәттә... мин үзем дә элек заман... Күчәр (исе китеп). Әллә сез дә шигырь яза идегезме’ Гариф (аптырап, кулларын кире салып) Ә, юк. алла сакласын! Элек укыйдыр идем димәкче идем. Күчәр. Ә хәзер? Гариф. Хәзер юк. Вакыт юк. Акча юк. Күчәр. Җүләр! Әүвәлге шигырь шигырьмени ул? Анда Тукай. Дәрдмәнд. Рә миевләрнең кафияләп, иҗекләп, бармак санап тирләп-пешеп язган гыйшык, мәхәббәт. табигать, хәсрәт сафсата ларын нан баш ка бернәрсә дә юк анда... Сез Шәриф Сәгый дине беләсезме? Ул шушы йортта тора бу гай... Гариф (куркып) Әйе... Күчәр. Элек журналларда еш кына шуның шигырьләре басыла торган иде. Анда бәдәнем, тәкый гаҗәп такмакларын нан башка бер мәгънә юк... Шулай бит? Гариф (куркып). Ә? Күчәр. Анысы ярый әле Аның белән бер вакытларны тагын бер Гариф Кәрими дигәне... Гариф (гаять каушап). Ә? (Утыра.) Күчәр. Гариф Кәрими дигән бер дива насының шигырьләре басыла торган иде. Сез аны беләсезме? Гариф. Әйе, ишеткәнем бар. Зинһар сөйләгез, сөйләгез! Күчәр. Анысының шигырьләре татый сплошной хандра. Әйтерсең лә ул гомерен дә җыламыйча ннн ашый алмагаи да. әйтерсең лә әнисе аны карыныннан ук гроб ка салып, тактасын да үзе үк кадаклап куйган. Сез аның шигырьләрен укыганы гыэ бармы? Гариф (куркып). Әй. юк. Алла сакла Күчәр. Мәсәлән, аның Октабрь алдый нан гына басылган >Ялан мәхәббәте» ди гән шигыре. Гариф (/аять куркы- Яяаи мәхәббәте? Я. я. Зинһар эчен! Күчәр. Ул шигырь түгел — слякоть, ландрин, тира як. мәтрүшкә, карабодай »й ресе! Гариф (эчен тотып, кычкырып). Ай! Күчер. Сезгә нәрсә булды? Гариф. Юк. болай гына. Өйрә дигәч, эчем авыртып китте. Күчәр. Ә минем шигырьләрем бөтенләй башка, анда тормыш, анда ритм, анда лавалар, анда — везувийлар! Гариф. Ә? Күчәр. Янар тау анда! Гариф (куркып). У-у-у! Күчәр. Менә, мәсәлән. (Укый.) «Әй, син, жәйге кояшның яшел кикриге! Корчаңгы болытларның ямаулы имчәге. Даешь! Автобусның зодмани тәгәрмәчләренә борыныңны тыгып, аяк бармакларыңны юарсың. Вж жжрас! Гөбер-р-р-р! Трах! Ши- и-и, пах!.. Чырый-и-и! Кикрикү! Таңның аксак тәкәсе, кычкырма, шиблитымның колак тәлинкәсен яңгыратып. Трах, бер атып, бах, кыйратып, паш! Пропеллер, рас! Бас! Җи-и - ки-җил. трах!» Шәп бит! Мин аны сөйгәнемнең туган көненә багышлап язган идем. Шәпме? Гариф. У-у! Гажәп! Күчәр. Ләкин без имажинистларны аңламыйлар бу большевиклар... Сез массаны белмисез, масса сезне укымый, диләр... Аларның иреннәреннән һаман әле шул Пушкин. Лермонтов. Тукай, Мәжитләрнең сөте китмәгән... Әнә син Сәрдәровны кара... Мәшһүр — революционный шагыйрь, имеш! Аны мактыйлар, күтәрәләр. Ә ул нәрсә бирде? һаман да әлеге символизм исереклеге... Ә Исмәгыйлеве кем? Бөек реалист мөхәррир, имеш! Ә ул бит бүгенге көннең исләнгән действительностеннән узганы юк. Ә безгә бүген — чүп! Без киләчәк шагыйре. Без һәркөнне бер гасыр яшибез. Шулай бит? Гариф. Әйе... дөрес... бик дөрес... Күчәр. Алар поэзияне аңламыйлар. Аларга нәсихәт. политграмота, хәлфәлек кирәк... Ярый, аңламасалар аңламасыннар Мин шәһәрләреннән китәрмен... мин үземнең массамны табармын, шулай бит. Гариф. Әлбәттә. Күчәр. Ярый, озак сөйләшеп киткәнбез. Миңа Гакнл кирәк иде. Ул шунда тора бит? Гариф. Әйе, шунда. Ләкин ул әле өйдә Күчәр. Аһ. жаль! Алайса, менә нәрсә, иптәш! Сез аңа кайткач әйтегез әле. Мин шул арада авылга китәм. Ул миңа кереп чыксын әле. Г а р и ф. Ярый, әйтермен! Дүртенче пәрдә, икенче күренештән өзек Вакыйга авылда бара. Күчәр. Җәмәгать, миннән сезгә сәлам! Халык (тына). Бу кем тагын? Күчәр. Әй, Гакил, Шәһид, сез дә монда, ах, нинди шәп! Идрис. Туктагыз әле, сезгә нәрсә кирәк... Күчәр (югары мен»). Җәмәгать, хәзер туктап тора торган заман түгел. Минем килүем каладан. Мин — шагыйрь, футурист идем, хәзер имажинист. Халык. Кем, ди? I крестьян. Кукуруз диме, шайтан белсен. Күчәр. Мин имажинист Күчәр Трак торов булам. Халык. Ә... Күчәр. Мин шундый массага очравыма бик шат. Сәнгать — массага, масса — сәнгатькә. Безне ләкин калада аңламыйлар. Шуңа күрә мин массага килдем, мин имтихан тотарга килдем. Идрис. Рәтләп сөйләгез әле сез... Күчәр. Минем шигырьләрем эчендә массаның йөрәге, аның артериялары. Шуңа күрә миңа аларның бәя куюлары, аларның сынаулары кирәк. Мин башладым. Халык. Бу нинди әкәмәт тагын бу? I крестьян. Тукта, бусы да нәрсәдер башлады... Күчәр (шигырь сөйли). Тракторга. Әй, син. тирләгән кырларның аждаһасы! Халык сиңа каршы! Чөнки син, Бер син. Бар син. Синең моторлы йөрәгеңдә кайнар кан уйный! Ул уйлый. Трах! Бах! Халык. Әй! Малай! Анаңны... Күчәр. Каер да тирләгән күкрәген җирнең Яр да корсагын анда үскән инжирнең. Бораула борау, Кычкыр син бер Мырау-у! Ничә этләр синең артыңда һау! Кыйгакакак! Ах, так! Үрдәк, Каз, Сиңа мин үзем ата каз Ыж, ыж Бак Майлы балчыктан коймак Тракторда пычак Бер кочак. Чап син алланың бу серле, дәүләтле. Койрыгыңны аска бутап; Бүген сиңа хисап — Трактор килә, һап! Ят басып һап! Лап! Алашаның артын кочаклап... Халык. Долой, долой! Кирәкми! Күчәр. Нигә долой, мин әле бетермә дем! Халык. Кирәкми, долой!