Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мәрҗанинең шуклыгы

 

Халыкта баланың азрак шаян һәм шук булуын мактап: «Балаң булса, шук булсын, шук булмаса. юк булсын» дигән атаклы мәкаль бар Сәламәт табигатьле Мәрҗани дә бала чагында шаяруны, уйнауны, шук уеннарны башлап йөрүне яраткан Мәрҗанинең шуклыкларыннан түбәндәге вакыйга теркәлеп калган Ул кәгазьдән битлек ясап карчыкларны куркытып йөри икән Шулай бервакыт Мәрҗани битенә битлек куеп берәүнең капкасы яныннан үтеп барганда, бер карчык бәләк тотып, киндер чайкау өчен су буена төшәргә дип капкадан чыгып килә икән Карчык битлек кигән Мәр- җанине җен дип уйлап, куркуыннан кулындагы бәләге белән аның башына кундырган Мәрҗани бу вакыйганы исенә төшереп: «Күземә утлар күренде Башым ярылды дип уйладым Әле дә ярылмаган икән».— дип көлеп сөйли торган булган Ләкин авылда чакта башына бәләк төшерткән бу шаяруны Мәрҗани Бохарада укыганда тагын бер тапкыр кабатлый. Эш болай була Төнлә белән битенә битлек куеп, ул бер шәкертнең хөҗрә (бүлмә) ишеген кага Шәкерт ишек ачып битлекле Мәрҗанине күрүгә «Аһ* дип кычкырып ава Мәрҗани тиз генә үз бүлмәсенә кереп кача Шуннан соң бу шәкерт, җен күрдем дип. берничә атна авырып ята Шушы вакыйгадан соң Мәрҗани дә бу шаяртуын ташлаган Мәрҗани һәм... ак тавык Мәрҗани бала чагында әтәч. каз. күркә, эт. мәче кебек йорт кошлары, хайваннар белән уйнарга, аларны бер-берсе белән сугыштыруны яраткан Шулай бервакыт аңа йорттагы тавыкларның төрле төстә булуы ошамый башлый Үзе ак төсне ярат канлыктан, тавыкларның да ак булуын тели Хәтта ул бу теләген тормышка да ашыра башлый ак төстә булмаган тавыкларның һәм чебешләрнең кайберләренә әтәч койрыклары тагып, йорттагы- ларга аларны әтәч итеп таныта башлый, ак булмаган тавык-чебешнең күбесен суйдыртып та бетерә Соңыннан Мәрҗани бу фикеренең хата икәнлеген таный һәм Безнең тавыкларны акка алыштыруыбыз җүләрлек булган икән Төрле төс үзе бер матурлык».— дип сөйләгән Мәрҗанинең биографлары бу вакыйганы, аның кечкенәдән үк мөстәкыйль фикер йөртергә яратуына. һәрвакыт башкаларны үз артыннан ияртергә тырышуына мисал итеп китергәннәр Көрәшче Шиһап Яшь чагында бик таза егет булган Шиһабетдин Мәрҗани тирә-юньдәге авыл сабантуйларында көрәшеп үзен «Көрәшче Шиһап» дип таныта Авылдашлары— ташкичүлеләр—аның белән бик горурланганнар, күрше авылларда сабан туйлары, җыеннар булганда Баһаветдин хәзрәттән үзләре белән Мәрҗанине дә җибәрүне үтенгәннәр Бары тик авылның диндар картлары гына Мужиклар белән көрәшеп, имгәнеп бетә» дип борчылганнар Әмма Мәрҗани аларны тыңламый, сабантуйларда көрәшүен дәвам итә Бервакыт ул 19 яшьлек чагында тирә-якта -Ибрай батыр» дип даны таралган мәшһүр көрәшче белән бил алышып. Ибрай батырны җиңүгә ирешә. Көрәш мәсьәләсендә Мәрҗани үз кагыйдәләрен булдыра Әйтик, ул егылганнар белән тү гел, егучы баһадирлар белән көрәшүне яраткан Үзеннән бер мәртәбә егылган кеше белән көрәшмәгән. Һәм ул кеше еккан кеше белән дә көрәшмәгән һәркемнән өстен, һәр җәһәттән беренче булырга яраткан Мәрҗани батыр кала алмаган сабан туйларында начар кәеф белән йөргән Итагатьле хатын Бервакыт авыл егетлареннан бераү кияу булып кыз янына барасын уйлап барганда Марҗанине очрата һай ■ Хатыным итагатьле булса ярар иде Шуны ничек белергә кирәк-.—дип сорау бирә Мәрҗани' -Бу эш бик җиңел Моны беренче баруда сынап була. Кыз янына баргач, аңа мәш- рикъка (көнчыгышка) таба карап намаз укырга боер Үзең мәгърипкә (көнбатышка) карап намаз укы Әгәр дә син боерганга итагать итеп, үзе мәшрикъка (көнчыгышка) карап намаз укыса, синең мәгърипкә (көнбатышка) карап намаз укуыңа бәхәс кылмаса. шул хатын итагатьле булыр10.— дип җавап биргән Мәрҗани һәм губернатор Бервакыт Мәрҗани. ниндидер эше төшеп, губернатор янына барган Губернатор аның белән бик төчеләнеп, бик зур ихтирам күрсәтеп сөйләшкән Шуннан кайткач Мәрҗани *Төче телле түрәдән саклан, дигәннәр Моннан да сакланырга кирәк»,— дип сөйләгән. Губернатор үзе дә бер мәртәбә Мәрҗа- нигә бара, ләкин аның йоклаган чагына туры килә Йорттагы асраулар «Хәзрәт йоклый».— дип губернаторны кайтарып җибәрәләр Йокыдан торгач Мәрҗанигә: «Бер бай урыс килгән иде кайтарып җибәрдек* — дип хәбәр иткәннәр. Соңыннан Мәрҗани гафу үтенү йөзеннән губернаторны махсус рәвештә кунакка чакырырга мәҗбүр була Кайчан тәүбә итәргә? Мәрҗанинең тирән фикерле философ, кырыс, җитди тарихчы ачы һәм үткен тәнкыйтьче булганлыгы киң мәгълүм Шуңа да карамастан ул үзенең әсәрләрен кызыклы, укырга күңелле итәр өчен кайбер шәхесләрнең мәзәк яки сәер гадәтләрен дә теркәп калдырган Мәсәлән. XIX йөз башларында Җәгъфәр исемле бер ишан җәй җиткәч, мөритләрен ияртеп төрле уен коралларын алып чыгып китә, төрле шәһәр-авылларга барып мөритләрен биетеп, музыка уйнап йөри торган булган Бервакыт ишан үзенең мөритләре белән хаҗга барырга юлга чыга Диңгездә барганда, давыл куба Юлчыларның коты очып, тәүбә итәргә тотыналар Ә Җәгъфәр ишан мөритләрен җыя да музыка уйнатып, җырлатырга, биетергә керешә Юлчылар аптырап калалар _ , — Син кем соң9 Мөселманмы, әллә кяфер, динсезме9 Мондый чакта җырлап биеп түгел, тәүбә итеп гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк диләр Җәгъфәр ишан аларга каршы - Тәүбәне аны артыңа су кергәч итмиләр Тыныч чакта итәләр ә хәзер җырлап, биеп күңел ачарга кирәк.— дип җавап бирә