Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЕРОЙЛАРЫ БЕЛӘН КУЛГА КУЛ

 

ШАМИЛ БИКЧУРИНГА 60 ЯШЬ

Үзеңнең каләмдәш дустың турында сүз әйтү, бигрәк тә аның иҗаты турында сойләү — бик күңелле дә һәм шактый кыен да вазифа Күңелле шуның өчен чөнки син каләмдәшең иҗатын кем- П1 караганда да яхшырак беләсең, аның күп кенә әсәрләре синең күз алдыңда диярлек туа. шуңа кыен —язучы үзенең елмаю-пвлүләре ачулы моңсу чаклары, уйчан минутлары белән синең каршыңда гына гел басып тора кебек. Шамил Бикчурин Бу исем әдәбиятта илленче еллар ахырларында республикабыз нефтьчелә- ре һәм нефть ягы төзүчеләре турында тормышчан очерклар авторы буларак күренә башлады Шамил белән безнең очрашуыбыз да нәкъ шул еллар да булды 1959 елның көле иде Ленино горек шәһәрендә халыклар дуслыгы бәйрәме үткәрелде Бәйрәмгә тугандаш Башкортстан. Әзербәйҗан нефтьчеләре дә килгән, шулай ук Казаннан язучылар һәм сәнгать лнлеклеләрс чакырылган иде Бәйрәм тантанасы башланганчы, гостиницага чандыр гына, озын гына буйлы, җитү салам чәчле бер егет килеп керде дә. безне шәһәр белән таныштырып йөрергә алып чыгып китте Шәһәр турында ул бик яратып сойли. аннан да бигрәк нефтьчеләр турында, -кара алтын* байлыгының ничек табылуы турында сойли башласа. дөньяларын оныта иде Тагын шунысы хәтергә бик сеңеп калган Шәһәр урамы буйлап барганда егеткә бик күпләр сәлам биреп уза кайберләре белән тукталып сөйләшеп тә китәләр егетебезне шәһәр кешеләре үз итүләре, яратулары әллә кайдан сизелә иде Сабыйларча саф һәм кор күңелле Шамил Бикчурин белән беренче очрашу әнә шулай булды Күренекле язучы Ибраһим Газиның Шамилгә шул вакытта ук кат-кат әйтүе бик истә — Синнән. Шамил нефтьчеләр турында төпле зур әсәрләр көтәбез - диде өлкән әдип - Нефтьчеләр тормышын синнән дә яхшырак белүче арабызда берәү дә юк. бу турыда язмаска хакың юк синең. Кабатлап әйтәм. хакың юк' Олы язучының яшь каләмдәшенә биргән мондый киңәше әлбәт» дөрес иде Элмәт районының Миңлебай авылы егете Шамил Мәгълүм булганча куәт тг Ти- маш-Ромашкино нефть ятмаларын үзләштерү наш. шушы т«Ләжтә башланды Шамил «кара алтын- очен барган бу олы көрәштә читтә», күтәтүче булып кына түгел турыдан-туры катнаша Әлмәт шәһәренең берен*м* нигез гаиамрын салыша ул соңрак комсомол җитәкчесе, җирле газета радио, телевидение хезмәткәре буларак •га нефтьчеләрнең, төзүчеләрнең борчу шатлыклары белән янып көеп яши Аңа әсәрләре очен геройлар эзләп әллә найларга барып йөрисе юк. алар Шамилнең дуслары авылдашлары сабакташлары Шуңа күрә дә аның соңрак «Ташлы тауда. «Истәлекле таш- -Алтын җирдә ятмый- җыентыкларына тупланган очерклары хикәяләре гаять тормышчан яңгырый алариы мавыгып язучыга ихлас ышанып укыйсың Шулай да 111 Бикчуриннан каләмдәшләре көткән аерым алганда И Гази киңәш биргәц нефтьчеләр турындагы киң колачлы күләмле агоре ги» генә тумады аяс Моның очен күрәсең, вакыт сынавын үтү каләменең тагын да чарлана ныгый төшүе таләп ителгәндер Аның каравы, алтмышынчы елларда Ш Бикчурин үзенең каләмен драматурги» өлкәсендә уңышлы гына сынады Язучының драматургиягә мөрәҗәгать итүе дә очраклы хәл түгел иде Бик яшьтән үк театр җене» кагыла егеткә. Казан театр училищесында да укып йөри. Әлмәт күчмә театрында артист булып та эшли. Әнә шуңа күрәдер, аның Тальян моңы» дигән беренче музыкаль комедиясе Әлмәт драма театрында уңышлы яңгырады Шуның артыннан иҗат ителгән «Бергә гомергә» драмасы исә Татар Дәүләт академия театры сәхнәсенә менде Ниһаять 1973 елның язында Ш Бикчурин Әлмәт язучылар оешмасына бик калын папка күтәреп килде Бу — без аннан күптән көткән «Каты токым» романының кулъязмасы иде Әйтергә кирәк. Шамил бу романын тыныч-тын кабинет шартларында, тормышның бар мәшәкатьләреннән читтә торып язмады Көндезләрен җирле радио һәм күптиражлы газета редакцияләрендә эшли, мәкаләләре һәм чыгышлары өчен материаллар туплап, буровойларда, нефть предприятиеләрендә, төзелешләрдә, колхозларда була, әдәби иҗат өчен аның бары төннәре һәм ял көннәре генә кала иде Әнә шулай йокысыз төннәр һәм гаять киеренке хезмәт белән туды бу роман Әсәр Әлмәт язучылары җыелышында, аннары - Казан утлары- редакциясендә тикшерелгәч тә. Шамил аны камилләштерү буенча һич иренмичә эшләде Тирне күбрәк түккән саен, хезмәт җимешең тәмлерәк була бара, диләр Ш Бик- чуринның -Каты токым- романы әнә шундый -татлы җимеш» булып чыкты Әсәр Казан утлары- журналында басылып чыгуга, ул укучыларның һәм әдәби тәнкыйтьнең игътибарын җәлеп итте Аннары роман рус теленә тәрҗемә ителеп. «Москва» журналында басылды, аерым китап булып чыкты Тормышчан һәм талантлы каләм белән язылган әсәрне башкалабыз тәнкыйтьчеләре дә тиз күреп алды «Каты токым турында -Правда-. -Известия». -Литературная газета». «Литературная Россия - битләрендә бик җылы сүзләр әйтелде Әсәр белән тугандаш социалистик илләр дә кызыксынды Ул Чехословакиядә басылды, үз телләренә тәрҗемә итәргә рөхсәт сорап, башка демократик илләрдән дә авторга хатлар килә башлады. Әсәр эшчеләр сыйныфы темасына язылган иң яхшы әсәрләргә үткәрелгән Бөтенсоюз конкурсында ВЦСПС һәм СССР Язучылар союзының бүләгенә лаек булды. Каты токым - романының уңышы нәрсәдә соң’ Әсәрнең эчтәлеге киң укучылар массасына яхшы таныш Ул — республикада нефтьчеләр коллективы туу. җылы интернациональ дуслык нигезендә коллективның ныгуы, олы һәм куәтле көчкә әверелүе турында Бу темага рус әдәбиятында да. татар әдәбиятында да әсәр язылмады түгел Ләкин Ш Бикчурин бу җаваплы теманы, берәүне дә кабатламыйча, үзенчәлекле итеп күрсәтеп бирә алды. Барыннан да бигрәк, әсәрдә чын хезмәт шигърияте яңгырый, анда татар, рус. казах әрмән халыклары вәкилләренең образлары һәркайсы индивидуаль сыйфатлар белән укучылар алдына килеп басалар Романның буеннан-буена ягымлы юмор белән сугарылуы — әсәрне укучы күңеленә тагын да якынайта, укучы роман геройларын үз итеп, яратып өлгерә Күренә ки. «сер» дигәнебез әллә ни зур түгел: тормышчанлык. җанлы образлар (боларга ирешүдә авторның үз күзәтүләре байлыгын истән чыгармыйк), аннары әсәрнең буеннан-буена ягымлы юмор белән сугарылуы, башлыча, халык юморы Болар һәр иҗат кешесе өчен мәгълүм шартлар, ләкин моңа ирешү кыен Шамил Бикчурин исә шушы кыенлыкны җиңеп чыга алды 1980 елда Ш Бикчурин «Тирән катлам романын төгәлләде Мәгълүм булганча заманында Татарстан нефтен үзләштерүдә илнең бөтен төбәгеннән килгән осталар ярдәмгә килсә. Себер нефтен үзләштерүдә инде республикабыз нефтьчеләре үзләре остазлар булып шул якларга киттеләр Шамил үзе атаганча, «каты токым-нан булган нефть осталарыбызны Себернең кырыс табигате дә. шул кырыс шартларда кара алтын та беренче булып юл салуның кыенлыклары да куркытмады Язучының бу романы әнә шул турыда Ягъни, какшамас халыклар дуслыгының яңа бер матур чагылышын ача автор Алдарак мин Шамилгә әсәрләре өчен геройлар эзләп ерак барып йөрисе юк. диг-ш идем Бу романы өчен ул ерак Себергә — Төмән нефтьчеләре янына озак срокка барып кайтты Ләкин бу сәфәрендә дә ул... Тукта, бу турыда сүзне Шамилнең үзенә бирү уңайлырак булыр — Шулай, килеп төштем моңарчы бөтенләй таныш булмаган, әле яңа гына туып килүче Себер нефтьчеләре каласына Таң атып килә иде Кая барыйм, гостиница дигәннәре бармы монда’ Берсен дә белмим Сорашырга әле урамда кешеләр дә күренми Шул чак таң алды тынлыгын яңгыратып, җыр яңгырады Өздереп тә безнеңчә. татарча җырлыйлар Аякларым үзеннән-үзе шул якка таба атлады Җырчы егетләр янына якынлашсам, күрәм үзебезнең Лениногорск егетләре ич' - Әи диваналар' (Шамилнең якын дусларына яратып әйтә торган сүзе шундый инде Р Т ) Кешеләрне татлы таң йокыларыннан уятып нишләп йөрүегез бу’______________________________ дим Егетләр җырларыннан туктап, тынып калдылар — Шамил абый' Син түгелме сон бу’ — Нинди җилләр ташлады Шамил абый’’ Әй китте кочаклашып күрешүләр туган Татарстан турында сорашулар Егет дарнен ой туеннан кайтып килүләре икән бер иптәшләренә яңа ейдән кжаргира биргәннәр Ирексезләп, шунда яңа квартирага алып киттеләр Өй хуҗасы да т.н тыгыз аралашуда, эчкерсез әңгәмәләрдә табасың Язучының бу романын да укучылар яратып кабул итте Ул рус теленә тәрҗемә ителеп. «Волга журналында басылды (1982) һәм журналның еллык премия оеиә лаек булды Тиздән роман башкаланың «Современник* нәшриятында басылып чыкты Шамил Бикчурин хәзер үзенең яңа зур әсәрен ижат итә Һәрвакыттагыча үа геройларының борчу-шатлыклары тынгысыз уйланулары деньясында яши Б< » аның бу иҗади эзләнүләре дә яңа иҗат шатлыклары алып килер дип нык ышанабыз