Логотип Казан Утлары
Шигърият

Атыла йолдыз...

Шагыйрь. 1982 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы Ямаш Игәнәй (Ананий Нестерович Малов) 1938 елның 10 январенда Татарстан АССРның Сар- ман районы Ләке авылында туган 1955 елда — Сарман урта мәктәбен. 1958 елда Лубян урман техникумын тәмамлый. 1958—1960 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач. Рантамак, һәм Азалак мәктәпләрендә балалар укыта һәм читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем алгач. Баулы һәм Мамадыш — район, аннары Яр Чаллы шәһәре галеталары редакцияләрендә эшли. Татарстан Язучылар союзының Яр Чаллы оешмасында җаваплы секретарь ватмасын башкара КПСС члены Шигырьләре белән башта кондәлек матбугатта катнаша. 1981 елда аның «Сәфәр чыгам» исемле бе ренче мостәкыйлъ китабы дөнья курде Хәзер Я Игәнәй — дүрт шигырь китабы авторы. Ямаш ИГӘНӘЙ Атыла йолдыз... Берние дә юк шикелле, югыйсә — Атыла йолдыз. Юлы сызылып кала. Ә син менә шуны кабатлап кара... Ботагыннан өзелеп. Алма төште нибары — Зыңлап куйды Җир шары... Диңгез Тереклек диңгездән башланган Илле яшен котлап, укучыларыбыз игътибарына шагыйрьнең берничә яңа шигырен тәкъдим итәбез Офыкка сыенган, серле Җан иясе күк диңгез. Бар сыман анда кодрәтле Ниндидер яшерен көч. Ул серле көчнең асылын Аңлый алмабыздыр һич. Юкса бу бөек җисемнең Кисәге — үзебез ич!. Көн аша, я төн аша — узар юлын. Бар — таныш, таныш түгел шомлы урын... Тайгакта егылмыйм, имгәнмим, дисән — Ал таяк, армас, хәлдән таймас борын. Көн димә, саклан хәвефтән, хәтәрдән. Ут кабыз, караңгыга калмас борын... « Кырказ тавышы камыш булып шыткан күлдә, Сандугачның жыры чәчәк аткан гөлдә. Каян килә тылсымлы көй-аһәң, дисәм — Сөю булып сарылгансың син күңелгә... Серле көзге Серләрен күзләр Сөйли көзгегә, Көзгеләр — күзгә. Диделәр безгә. Баксам көзгеңә Белим дип серең Күчте күземә... Сурәтен синең. Яраткан да адәм затын бу Табигать. Аңа кодрәтле көч. бөек Акыл биргән. Хәзер әҗәле алдыннан, кан калтырап. Мәрхәмәтен көтә аның, дүрт күз белән... — Табигатьнең иң асыл хәзинәсен Яшергәнсеңдер күңелен түренә йөзләрендә серле балкыш аллана. Күзләреңнән җемҗем нурлар түгелә. — Ялгышмадың, зирәк егет,— диде кыз. Серем ачам сиңа ихлас күңелдән. Әйе. минем йөрәгемнең түренә Зур хәзинә — мәхәббәтем күмелгән...