Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА СӘНГАТЬ ӨЧЕН КӨРӘШТӘ


таклы драматург режиссер, артист җәмәгать эшлеклесе Кәрим Тинчурин- ның йоз еллыгын
совет җәмәгатьчелеге зур тантана белой билгеләп үтә
Моннан 60—70 еллар элек язылып та хәзерге сәхнәдә һаман да үзәк
урынны алып торган атаклы «Зәңгәр шәл*. * Җилкәнсезләр- -Американ- -Казан сөлгесе» -
Сүнгән йолдызлар- һәм башка бик күп талантлы пьесаларның авторы К Тинчурин бүген дә
тамашачы теленнән тошми. спектакльләре тулы заллар җыя. кешеләр күңелендә яңадан-яңа якты
фикерләр, тирән хисләр уята Тукай. Әмирхан, Ибраһимов. Такташ. Җәлил. Туфан кебек. Тинчурин
исеме дә культура тарихыбызның якты сәхифәләренә мәңгелеккә язылган
Кәрим Тинчуринның бөтен гомере татар театры белән бәйле булып, ул сәхнә сәнгатен халык
тормышының аерылмас бер олеше аның үзаңы үсешендә зур урын тоткан куәтле корәш коралы
итеп саный иде 1920 елда ук ул зур ышаныч һәм өмет белән бу турыда шулай дип белдерде -
Пролетариат театры, һәр милләтнең үзенә Махсус хосусиятләрен саклап юксыллар тормышының
көзгесе булу белән бергә аның ышанычлы коралы да булачак* (-Кызыл донья» 1920. 7 декабрь
Самара) Шушы изге максат белән рухланып ул үзенең зур талантын тырышлыгын кочен яңа совет
татар халык театры төзүгә багышлый берсеинән-берсе гүзәл пьесалар иҗит итә. театрга
җитәкчелек итә. режиссерлык сәнгатен үзләштерә җаваплы рольләрдә сәхнәгә чыга, театрның
барыр юлларын ачыклаган теоретик хезмәтләр яза Татар совет театрын социалистик реализм
юлына алып чыгу өчен барган көрәштә К Тинчурин хәлиткеч рольләрнең берсен уйный
К Тинчуринның тормыш юлы — үа кул көче белән квн күрүче крестьян гаиләсендә туып үскән,
үзенең эш сөючәнлеге, тырышлыгы аркасында җәмгыятьнең ал дынгы көчләре сафына баскан, үз
иленә бирелеп хезмәт иткән талантлы халык улы үткән юл ул
Кәрим Тинчурин 1987 елның 15 сентябрендә хәзерге Пенза өлкәсе Бедно-Демьян районы
Таракан (хәзерге Аккүл) авылында туган Яшьтән үк эшкә өйрәнгән Кәрим бик иртә үз көнен үзе күрә
башлый Авыл мәдрәсәсендә уку белән генә канәгать булмыйча, ул Казанга юл тота Җәйләрен
эшләп, кышын атаклы Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укып ул 1905 ел революциясен каршылый
Үзенең Ф Әмирхан кебек алдынгы карашлы шәкертләре белән танылган бу уку йорты да
демократик хәрәкәттән читтә калмый К Тинчурин да алдынгы яшьләр белән бергә төрле яшерен
җыелышларда катнаша башлый, революционерлар белән аралаша. Шуның өчен бер төркем
шәкертләр белән бергә ул мәдрәсәдән чыгарыла Моннан соң ул торле контораларда эшләп кон
күрә башлый, үзлегеннән укуын дәвам итә. торган саен яңа гына «-шып килә торган театрга якыная
бара, театр өчен пьесалар яза шигырьләр языл бастыра
А
1910 елда К Тинчуринның тормышында кискен үзгәреш була бер генә спектакль не дә
калдырмыйча, театрга йерүче яшь. матур, белемле егет белән «Сәйяр» труппасының җитәкчесе
Габдулла Кариев таныша һәм труппага эшкә чакыра Яшь талант ларны ачуда аеруча зирәклеге
белән танылган Г Кариев бу юлы да ялгышмый — Тинчурин да күренекле артист булып үсә
Кариевның үзеннән кала татар режиссура сәнгатенә нигез салучы булып таныла
Су./дин уңга Кәрим Тинчурин. Зәйни Салтанов. Габдрахмин Мангушен
Уртада Г Кариев
Труппага керүенең беренче елларыннан ук Тинчуринга җаваплы рольләр тапшыра
башлыйлар Мәсәлән. 1913 елда инде ул Ф Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» трагедиясендә Вурм
образын иҗат итә Вакытлы матбугат яшь артистның уңышын тиз күреп ала һәм аңа алдан ук зур
киләчәк билгеләп, болай дип яза «Мәкер һәм мәхәббәт «тә Үзбәк әфәнде (К Тинчуринның ул чорда
сәхнә псевдонимы) сезон ахырында хаин Вурм ролен шаян тәкъдир (югары бәягә лаеклы) бер
дәрәҗәдә уйнап, ошбу роле аркасында критиканың дикъкатен җәлеп итте, вә әгәр тырышса,
киләчәктә бик файдалы бер артист булачагын күрсәтте» («Аң». 1913. II сан) Аннан соң уйнаган Гата
(«Кызганыч бала»). Закир («Бәхетсез егет»). Газиз («Яшьләр»), Сөләйман («Тигезсезләр»),
Хлестаков («Ревизор»), Незнамов («Гаепсез гаеплеләр»), Гали («Яшь гомер») рольләрен уңышлы
башкарып. Тинчурин җәмәгатьчелекнең ышанычын тулы- сынча аклады Театр сәнгатенең
серләренә ул торган саен тирәнрәк төшенә бара. 1916 елда инде Г Кариев аны «Сәйяр»
труппасының режиссеры итеп куя һәм К Тинчурин Кариевның иң якын ярдәмчесе һәм фикердәше
булып әверелә. К Тинчурин «Сәйяр»да үзенең артистлык таланты ягыннан гына түгел, укыган кеше,
белемле булуы белән дә аерылып тора. Күрәсең. «Сәйяр» труппасының җитәкчеләреннән берсе
булып күтәрелү өчен боларның һәммәсе кирәкле булган
Татар мәгърифәтчеләре байрагы астына баскан, үз халкына социаль һәм милли тигезлек
таләп иткән куәтле хәрәкәткә кушылган башка бик күп алдынгы яшьләр кебек. К Тинчурин да үзенең
эшчәнлеген бер генә өлкә белән чикләми, чын-чыннан яңару уяну чоры кичергән халыкның улы
буларак ул да давыллы көрәшкә ташлана Театрда эшләүнең беренче көннәреннән алып, аны
бетерергә тырышучы карагруһлар. патша цензурасы, полиция кебек явыз дошманнарга каршы
катлаулы көрәш башларга кирәк була Татар телендә пьесаларның аз булуы беренче тапкыр
Казанда кыш буена эшләргә калган «Сәйяр» труппасын бик авыр хәлгә куя. чөнки театрга йөрүче
тамашачы әле аз була, ай саен бер яңа пьеса куярга туры килә Димәк, әлегә уйналмаган әсәрләр
табарга, язучыларны театрга тартырга, үзеңә бу жанрда ныклап эшкә тотынырга кирәк Шулай итеп.
«Мөназәрә» (1906) комедиясеннән соң тукталып калган әдәби иҗат эше яңадан кабынып китә, бер -
бер артлы «Хәләл кәсеп» (1910). «Шомлы адым* (1910—12) -Беренче чәчәкләр. (1913). «Назлы
кияү» (1916). «Ач гашыйк» (1916) «Җилкуарлар* (1916). «Соңгы сәлам» (1917) исемле пьесалар
барлыкка килә
Әмма яшь автор беренче әсәрләре белән үк татар театрының явыз дошманы булг ан патша
цензурасы белән йөзгә-йөз килеп бәрелә: анын беренче пьесалары ук
сәхнәгә куюдан тыела К. Тинчурин чигенергә, цензурага баш ияргә, ижаттан туктарга уйламый Ул
хикәя жанрына күчә, шул ук фикерләрне прозада үткәрә башлый һәм 1914—1918 еллар арасында
утызга якын хикәя язып бастыра.
К Тинчуринның хикәяләрен берничә төркемгә бүләргә мөмкин Аларда буржуаз җәмгыятьнең
череп таркалуын күрсәткән әсәрләр дә бар. герман сугышына каршы язылганнары да. ярлы
халыкның изелеп яшәвенә протест та. дошманнарга каршы сатира да. лирик җылылык белән
сугарылган мәхәббәт күренешләрен сурәтләгән әсәрләр дә бар Гомумән. К Тинчурин. прозаик
буларак, сюжет кору остасы, гаҗәеп матур йөгерек телгә ия булган, берничә гади алым белән
үзенчәлекле характер төзи белүче язучы булып формалаша һәм шактый тиз танылып өлгерә Аның
бу талантын хикәяләре басыла башлаганга бер ел үтәр-үтмәс күреп алалар >Аның журнал вә
газеталарда дәреҗ ителгән (басылып чыккан) милли вак хикәяләре һәркем тарафыннан сөелеп
укыла» дип языла «Аң» сәхифәләрендә («Аң» 1915. 11 — 12 сан)
К Тинчуринның революциягә кадәр язылган сәхнә әсәрләре арасында «Беренче чәчәкләр»
драмасы аерым урын алып тора Биредә аның эстетик карашлары аеруча ачык билгеләнгән
Әсәрнең төп конфликты, аның проблематикасы ике шәкертнең тормыш максатлары турында
сөйләшүендә ачыла Кыям «Шәхси файда өчен эшләнгән эшне мин эштән санамыйм гомуми файда
өчен халык файдасы өчен безнең ни эшләгәнебез бар9* Кыям белән бергә укып, соңыннан мулла
булган Хәкимҗан үз тормышыннан канәгать булуын белдереп һәм. димәк кешенең дөньяда
яшәвенең максатын билгеләп, бал ай ди «Җан тыныч өс-баш бөтен, тамак тук» Драмада әнә шушы
ике төрле караштагы яшьләр арасында көрәш бара. Әсәрнең баш герое булган Хәмит авызыннан
әйтелгән сүзләрдә без Тинчуринның уз фикерләрен ишетәбез кебек Ул да бит шул максатлар өчен
көрәш алып бара «Аларга (халыкка) аң кертергә кирәк бу безнең бурычыбыз Минем тоткан юлым
шул. ралыкта үзен-үзе аңлау хисе уятырга кирәк* (әсәрдән өзекләр 1913 елгы кулъязмадан алына)
Менә шушы фикерләр патша цензурасы аша үтә алмый да инде Шул сәбәпләр аркасында Февраль
революциясенә кадәр, ягъни патша цензурасы бетерелгәнче «Назлы кияү* комедиясеннән
башкалары сәхнәгә куелмый киләләр
Революцион вакыйгалар якынлашкан сае>Г төрле политик лагерьлар ның позицияләре
ачыграк беленә бара Татар театры коллективлары, шул исәптән «Сәйяр* дә демократик
карашларда нык торып, бу җаваплы көннәрдә халык ягында була 1917 елның көзендә «Сәйяр*
сәхнәсендә М Горькийның «Мещаннар». Г Коләхметовның «Яшь гомер* кебек революцион
драмалары куелу моның ачык мисалы булып тора. Бу спектакльләрнең Мулланур Вахитов төзегән
Мөселман социалистлар комитетына багышланган булуы да күп нәрсә турында сөйли иде
Гомумән, бу җаваплы көннәрдә «Сәйяр* труппасы җитәкчеләре ачыктаи-ачык халык
күтәрелешенә кушылалар «Татар театры тарихыннан* дигән китапларында (Мәскәү 1926) элекке
«Сәйяр* артисты В Мортазин һәм язучы Т Ченәкәй бу турыда менә нинди кызыклы факт китерәләр
«Хәтеребездә 191" елның май бәйрәме иде. бөтен татар буржуазиясе рия йөзеннән
(икейөзлеләнеп), аерым группалар булып бәйрәм иткән вакыт, театр галәменең Габдулла Кариев.
Тинчурин И Кули кебек бик күп активы мөселман социалистлары байрагы астында оешкан эшче,
солдат, солдатка кебек хезмәт ияләренең демонстрация сафында җанлы рәвештә катнашып
үткәрделәр»
Октябрь революциясе татар театры тарихының яңа дәверен башлый Хәзер әдәбият һәм
сәнгатьнең үсеше өчен бөтен мөмкинлекләр булдырыла, аның юлындагы барлык киртәләр алып
ташлана Театр дәүләт күләмендәге әһәмияткә ия булган мөһим оешма дәрәҗәсенә күтәрелеп, ул
хөкүмәт карамагына алына, ана эш шартлары тудыру өчен җитәрлек күләмдә дотация билгеләнә,
артистлар даими хезмәт хакы ала башлый, театр биналары бирелә, күләмле әсәрләрне дә куярга
көче җитәрлек зур труппалар төзелә Бу шартларны күрү бәхетенә ирешкән татар артистлары яңа
халык сәнгате тудыру өчен җиң сызганып эшкә керешәләр К Тинчурин шул вакыйгаларның
үзәгендә, шул эшләрне башлап йөрүчеләрдән була
191Я елның көзендә, акчехлар һәм аклар армиясен Казаннан сөреп чыгаргач, урындагы
партия һәм совет органнары тарафыннан К. Тинчуринга җаваплы эш й«к ләнә ул дошман армиясе
Казанга кергәннән соң эшләүдән баш тартып таралып киткән «Сәйяр* труппасын яңадан җыеп.
Беренче татар совет театры труппасы төзергә тиеш була Шулай итеп, яшь совет республикасы
партиянең культура влкәсем- дәге политикасын тормышка ашыра да башлый
К Тинчурин төзегән труппа ул еллардагы татар театры үсешендә төп юнәлешне аның
үзенчәлеген идея-эстетик эзләнүләрен билгеләде Театр җитәкчесе буларак. К Тинчурин эзлекле
рәвештә партиянең культура өлкәсендә үткәрә торган чараларын тулысынча яклап, аларны
тормышка ашыру өстендә эшли башлый 1919 елның февра-
ленда ул «Вак милләтләр театры хакында бер-ике сүз- дигән махсус мәкалә белән чыга. Бу
мәкаләсендә ул совет театрының ныклы идея һәм оештыру нигезләрен салган партия
документларының, совет хөкүмәте карарларының әһәмиятен аңлата Аннары мәкаләдә театр
төзелешенең киң программасын уңышлы рәвештә тормышка ашыру өчен хәл итәргә тиеш булган
бурычлар ачыклана. Билгеле булганча. 1919 елның 26 августында чыккан -Театр эшен берләштерү
турында декрет»ка В И Ленин имзасы куелган иде Әлеге мәкаләсендә К Тинчурин Совет властеның
милли культураны үстерү турындагы кайгыртучанлыгы белән рухланып, сәнгать эшлеклеләренә
ялкынлы чакыру белән мөрәҗәгать итә Мең-мең шөкер Татар театрының хәзерге дәвере — эшләр
очен иң күңелле бер дәвер, татар театрының хәзерге барышы көткәннән артык файдалы
нәтиҗәләр тудырачак Бары эшләргә кирәк1 Эшләргә1 Эшләргә! Татар сәхнәсе шәрәфенә
(хөрмәтенә) санаигы нәфисә (матур сәнгать) хөрмәтенә керешегез эшкә' Өязләрдә авылларда
театрның изге һәм нурлы байрагын күтәрегез!»
К Тинчурин үзе театрның нурлы байрагын» югары күтәргән күренекле шәхесләр нең
беренчеләреннән булды
Югарыда искә алынган мәкаләдәге фикерләрне, уйлануларны дәвам итеп, К Тинчурин шул
елның көзендә Кызыл армия- газетасында -Мулланур иптәш Вахитов һәм татар театры ■ исемле
мәкалә бастыра Мәкаләдән күренгәнчә. М Вахитов татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерү буенча
киң программа төзегән булгаң Ул эшнең бөтен катлаулылыгын белеп, аң лап, аны хәл итү юлларын
билгеләгән, анда яңа сәнгать кадрлары хәзерләү өчен махсус уку йортлары ачу. театрларны
биналар белән тәэмин итү репертуар, артистларның тормыш хәлләрен яхшырту һәм башка бик күп
җитди мәсьәләләр күздә тотылган була М Вахитов төзегән программа бу өлкәдә со вет хөкүмәте
билгеләгән чаралар белән бик тәңгәл килә, һәм Тинчурин аларны тор мышка ашыру каһарман
дустыбыз Мулланур Вахитовның теләкләрен, васыятләрен дә үтәү булачак дип белдерә Шул ук
вакытта К Тинчурин бу мәкаләсе белән револю- ционер-ленинчы М Вахитовның бу өлкәдә
башлаган эшләрен, аның эстетик карашларын саклап калып, аны халыкка белдереп, тагы бер
игелекле хезмәт күрсәтә.
Яңа. совет театры төзү ул — яңа. революцион эчтәлекле спектакльләр кую дигән сүз Bv
мәсьәләне тирән, аңлап, беренче татар совет театры коллективы, аның җитәкчесе К Тинчурин.
моңарчы уйналып килгән демократик рухтагы әсәрләр һәм М Горькийның Мещаннар -. «Тормыш
төбендә». Г Коләхметовның -Яшь гомер». • Ике фикер- драмалары белән беррәттән Шиллер.
Гейненың революцион романтизм белән сугарылган -Юлбасарлар». -Мәкер һәм мәхәббәт».
«Әлмансур» пьесаларын. Шекспирның «Отелло» һәм -Гамлет» трагедияләрен сәхнәләштерә К
Тинчурин заман темаларын чагылдырган әсәрләр язуны оештыру максаты белән, шул чорда актив
эшләгән язучылар белән бәйләнешне көчәйтә Нәтиҗәдә Г Ибраһимов. Ш Усманов. Ф Сәйфи-
Казанлы кебек үзләре революцион хәрәкәттә актив катнашкан язучылар. Ф Бурнаш кебек талантлы
яшьләр тарафыннан берничә әһәмиятле әсәр иҗат ителә К Тинчурин үзе ■ Йосыф белән Зөләйха».
-Тутый кош». -Сакла, шартламасын» исемле заман темасына язылган комедияләр бирә Яңа
репертуар булдыру өчен конкурслар үткәрелә, планлы рәвештә классиканы тәрҗемә итү эше
бешлана
К Тинчуринның оештыру сәләте бик күп башлангычларның уңышлы чыгуына тәэсир итә шуңа
күрә аңа бу өлкәдә яңадан-яңа эшләр йөкләнә 1920 елның язында Идел буе хәрби оешмалары
Кызыл Армиядә сәнгать эшләрен күтәрү максаты белән Татар студиясе оештыра, аңа җитәкче итеп
К Тинчурин чакырыла (баштарак артист 3 Солтанов та катнаша) К Тинчурин тапшырылган эшне
намус белән башкарып чыга, алты ай эчендә профессиональ сәхнәдә уйнарлык бер төркем
талантлы яшьләр тәрбияли, шулардан -Габдулла Кариевкә хатирә» (башта ул -Шәрык йолдызы»
дип атала) труппасы төзеп. Оренбург шәһәрендә урнашып эшли башлый 1922 елда Татарстан
хөкүмәте тарафыннан Тинчуринга яңа җаваплы эш тапшырыла ул ил буенча таралган күренекле
татар артистларын җыеп. Дәүләт татар труппасы оештырырга тиеш була Татар сәхнә көчләренең
составын яхшы белгән Тинчурин бу эшне дә уңышлы башкарып чыга — 34 кешедән торган, теләсә
нинди катлаулы әсәрне сәхнәгә куярлык труппа този Ул үзе шушы театрның баш режиссеры итеп
куела. Хәзерге Татар дәүләт академия театрына әнә шулай нигез салына.
Шул шартларда К Тинчурин язучы буларак та иҗатын дәвам итә Ул театр сәнгатен күтәрү яңа
репертуар булдыру эшенә башка язучыларны чакыру, алар белән эшләү белән генә чикләнми, үзе
дә бу өлкәдә активлык үрнәкләре күрсәтә Бу мөһим мәсьәләне хәл итүдә аңа юнәлеш бирүдә
җәмәгатьчелек, матбугат та катнаша, бүгенге вакыйгаларны чагылдырган әсәрләр таләп итә. яңача
яза торган драматурглар тәрбияләү мәсьәләләрен күтәрә -Пролетариат бездән үзенең сәхнәсендә
инкый- лаби тәрбия алырга, капитализм тудырган трагедияләрне күреп, халыкның ничек
җәберләнгәнен аңларга тели, кызыл сәхнәнең кызыл Давыдов. Варламовларын көтә. Безгә
революционный пьесалар, кызыл Г Камаллар кирәк» ( Көч» 1921 21 февраль.
Әстерхан) Оренбург шәһәреннән яшь режиссер С Вәлиев-Сульва -кызыл Камаллар— Га
геройларны кайдан алырга, ниндиләрен сайларга кирәклеген күрсәтеп яза -Социальный
элементларны, пролетариат Гамлетларын табарга вакыт Ә алар, пролетариат Гам- летлары бик
күп һәм аларны табу да авыр түгел Әллә Мулланур Вахитов Камил Якубов кебек революционный
геройлар азмы** Безнен көннәрнең хезмәт фронты геройлары да аз түгел» («Юл» 1924. 29 май)
Югарыда әйтеп үтелгәнчә К Тинчурин революциядән соңгы вакыйгаларны үз әсәрләрендә
чагылдырган беренче язучылардан була «Йосыф белән Зөләйха* -Тутый кош» комедияләре 1918
елда языла К Тинчуринның драматургии таланты аеруча комедия, сатира өлкәсендә ачыла. Әлеге
ике комедиядән башлап совет чорында ул тагы • Сакла, шартламасын- «Казан сөлгесе».
«Американ» «Җилкәнсезләр- -Хикмәтле доклад* «Нәни абый* »Алар өчәү иде» кебек күбесе һаман
да сәхнәдән төшми уйналып килә торган әсәрләр яза Комедиограф буларак аның төп игътибары
яңа тормышка аяк баскан хезмәт ияләренең юлына аркылы төшкән аңа комачаулый торган кара
көчләрне, дошман элементларны төрле дәрәҗәдәге бюрократлар икейөзле саламторханнарны
фаш итү дусны дошманнан аерырга ярдәм итүгә юнәлгән Бу чорда, әлеге бәндәләрнең совет
властена каршы ачык һәм яшерен эшләре көчәйгән вакытта. К Тинчурин әдәбият-сәнгатьнең
мөһим бурычы барыннан да бигрәк әнә туларны фаш итүдә дип саный иде Дөрес ул. мәсәлән.
«Американ» комедиясендә заман герое студент Искәндәр образын иҗат итеп, уңай герой
драматургиясе үрнәген дә күрсәтә алды Әмма анда да барыбер фаш итү пафосы гаҗәеп көчле иде
Матбугат К. Тинчурин әсәрләренең оста язылган булуларына, аеруча «Сакла, шартламасын»
комедиясенең матур эшләнешенә. Тинчурин каләменең көннән-көн үткенрәк була баруына
игътибар итә «Бу комедия дип яза «Татарстан» газетасы үзенең 1923 елгы 24 май санында,—
безнең комедияләр арасында иң көлкесе, шул ук вакытта иң җитдие дияргә мөмкин Комедиядә
бөтен вакчыллыгы рнякярлыгы (икейөзлелеге), хыянәтчеллеге, бөтен куркынычлыгы белән гаҗәеп
хакыйкый (дөрес итеп) тасвир ителгән Шакирҗан бай* образы күпкырлы характер буларак тирән
эшләнгән Ш Усманов әсәрнең идея эчтәлеген һәм әдәби эшләнешен бергә бәйләп карап болай
яза: «Мөндәриҗәсе (эчтәлеге), төзелеше, типларның ачык чыгуы, хәрәкәтнең бер-берсенә оста
бәйләнгән булуы аркасында бу пролетариат сәхнәсе өчен муафыйк (яраклы) бер әсәрдер
(«Татарстан* 1923 27 май)
К Тинчурин комедия өлкәсендә туктаусыз эшли һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары яулый 1923
елда язылган «Американ комедиясе моңа мисал булып тора Әсәрдә буржуазия һәм аның
идеологлары бөтен интереслары байлык җыю белән чикләнгән, ватанчылык хисе булмаган
космополитлар рухи тормыштан мәхрүм булган кызганыч бәндәләр итеп сурәтләнде Алар совет
илендә яшәсәләр дә рухлары белән күптән «Америка»га күчеп киткән бушкуыклар булып чыгалар
Тарихи документларны алар кулыннан коткару өчен үзен Америкадан килгән Булат Сон исемле
галим дип атап, болар арасына кергән совет студенты Искәндәр алдында алар әнә шундый сый-
фатлары белән фаш булалар Язылуына 50—60 еллар узганнан соң сәхнәгә куелгач та. бу әсәрдә
әлеге теманың актуаль һәм көчле яңгыравы билгеләп үтелде илдән- илгә. бер караштан икенче
карашка җиңел генә күчеп йөрүчеләр психологиясен тирән ачкан әсәр дип кабул ителде
«Американ* 1970 елда Академия театрының Мәскәүдәге гастррльләре вакытында күрсәтелеп, үзәк
матбугатның игътибарын җәлеп итте Мәсәлән «Правда» газетасы әсәр турында болай дип язды
«Сурәтләү чараларының төгәллеге ягыннан «Американ* спектакле аерылып тора. К Тинчуринның
сатирик комедиясендә вакыйгалар 20 елларда бара әсәр мешанлык милләтчелек, буржуаз
көнбатыш алдында баш ию күренешләрен фаш итә Анда милли сәнгать традицияләрен баету
юллары ачык билгеләнгән Пьеса бүгенге тамашачыга идеясенең аныклыгы, заманча сурәтләү
чараларына бай булуы белән якын* («Правда* 1970 1 август) Танылган театр белгече профессор
А А Настасьей исә үзенең «На 45 языках» дигән китабында «Американ* пьесасы күпмилләтле
барлык совет театрлары өчен дә кызыксынырлык әсәр» дип язды
Язучының бу әсәрендә дә замандашлары реаль тормыш геройларын күрәләр иде Мәсәлән
«Кызыл Татарстан* газетасында Тинчурин «әсәрләрендәге вакыйгалар ның (интригаларның)
төзелеше белән һәм сюжетның Казанда шаулагәирак хәлләрдән алынуы белән халыкның һушына
китәләр* дип язылды («Кызыл Татарстан* 1926 24 апрель) Бу фактны икенче автор да раслый
*Американ«да Муса Мэхмүди Дилбәр. Габдуллаҗан шикелле исемнәр - болар нәкъ реальный
типлар Бездә язучылар гадәттә боларның индивидуумнарын (прототипларын дип аңлашыла Б Г I
эоләүне ялгыш диләр Ләкин • Американ *ны язучы шулардай бик нык файдаланган Тик уйнаучыда))
I ына моңар игътибар итеп бетерә алмаганнар — аерым типларны өйрәнүдә Кари-»1 • тырыша
алмаганнар» («Кызыл Татарстан» 1925. 5 январь)
Күп еллар буе күзәтеп, уйлап киленгән бу тема «Җилкәнсезләр» исемле социаль сатира
жанрында да тирән чагылыш таба Бу әсәрендә К Тинчурин көлке типлар һәм конфликтлар төзү
остасы буларак ачыла Батырхан да. Мисбах та. Нуретдин һәм Дилбәр дә күпкырлы характер
буларак сурәтләнә, шуның аркасында алар зур ышандыру көченә ия Аларның һәркайсы бер үк
вакытта икейөзле, дә. саран да. куркак та. әмма аларның һәрберсендә бу сыйфатлар үзенчә күренә
Мәгълүм булганча. «Җилкәнсезләр» комедиясе финалы сугышлар бетеп, совет властеның
ныгып, хуҗалыкның аякка басып килгән чорында тәмам була, төп геройлардан Батырхан. Мисбах.
Давыт Дилбәр яңа шартларга җайлашып, дошманлыгын дәвам итә. бер төркеме советка каршы
яшерен көрәшкә хәзерләнә Ләкин болар тормыш аренасыннан югалса да. аларның иң әшәке
сыйфатларын үзләштереп алган, яңа сорыкортлар паразитлар төркеме туып килә икән Язучының
«Хикмәтле доклад» комедиясендә әнә шул совет оешмаларына сырыша башлаган әрәмтамак-
ларның чын йөзләре ачыла Әсәрдә башкалар язып биргән докладын югалтып, мәсхәрәгә калган
бюрократ Мортаза образы әле хәзер дә шундый алым белән түрә булып йөрүчеләрне хәтергә
төшереп тора
Татар совет драматургиясе, шул исәптән К. Тинчурин иҗаты да. ике тематик юнәлештә үсеп
китә Аның берсе заман темасына язылган әсәрләрдән гыйбарәт булса, икенчесе татар халкының
үткән тормышын, революциягә килү юлларын сурәтләгән әсәрләрдән тора. Бу соңгысы
үзенчәлекле бер жанр — тарихи-революцион драматургия булып формалаша
К Тинчурин. бу темага -Казан сөлгесе». «Сүнгән йолдызлар» «Зәңгәр шәл». • Ил» кебек
күренекле әсәрләр яза һәм татар әдәбиятында, театрында зур урын алган әлеге жанрга нигез сала
Тарихи-революцион драматургиянең үзенчәлекләреннән берсе киң күләмдә халык
музыкасын, уенин. биюен, гореф-гадәтләрен сәхнәгә күтәрүдән гыйбарәт булды, ә бу исә әлеге
әсәрләрнең төп геройлары халык вәкилләре булу белән бәйләнгән иде Гади хезмәт кешеләрен
спектакльләренең герое итеп алып, аларның дөньяга карашын, көрәшен, милли характерын ачып,
татар совет театры үзенең мөһим идея-эстетик позицияләрен билгеләде, аңа халыкчан театр
булып үсәргә, тамашачылар массасына якынаерга ярдәм итте.
К Тинчуринның халык иҗатына мөнәсәбәте аның әсәрләрендә генә түгел, теоретик
чыгышларында да киң чагыла. Мәсәлән, ул музыканы театрга очраклы гына килеп кергән бер нәрсә
дип түгел, ә сәхнә героен сурәтләүдә әһәмиятле, көчле корал дип саный «Соңгы елларда.— дип
язды ул.— безнең театрда музыкалы әсәрләр күренә башлады Моны санаигы нәфисә тарихыннан
ерак торган кешеләр татар театрына бәла туды дип аң ладылар Ләкин без татар сәхнәсендә
музыкалы әсәрләрнең күренүен татар театрының эзләнүдә алга баруы дип аңлыйбыз Яңа театр
баганаларының берсе музыка булуын кем инкяр итә алыр''» (-Татарстан». 1924. 21 апрель) Театр
җитәкчесе буларак, ул шушы юнәлешнең зур киләчәген сизенеп, аңа киң юл ачарга кирәк дип саный
Шул максат белән төрле оештыру чаралары үткәрә Халык иҗатын профессиональ дәрәҗәдә
файдалануны тәэмин итәр өчен, ул музыкаль җитәкче вазифасы булдыра һәм бу урынга Салих
Сәйдәшевне чакыра Шул эш өстендә бөек Сәйдәшнең чиксез зур таланты ачыла, ул
спектакльләргә музыка яза башлый, ул музыка, театр залларыннан чыгып, бөтен илгә яңгырый.
К Тинчуринның әлеге сериягә караган әсәрләре арасында үз вакытында ук зур дан казанганы
-Зәңгәр шәл» була Моның сәбәбен Г Кутуй болай аң лата: «Зәңгәр шәле нең 11 мәртәбә куелуын
кайбер өстән караучы иптәшләр рекламадан күрәләр Бу караш дөрес караш түгел «Зәңгәр
шәл»нең быелгы сезонда шундый триумф казануы биш көчнең бергә берләшүеннән, бер йөрәк
булып тибүеннән килде Бу көчләр: 1 — драматург. 2 — режиссер. 3 — композитор. 4 — уйнаучылар
һәм рәссам. 5 — тамашачы үзе» («Тамашачы». 1929. 5 сан) Чыннан да бит бүгенге көнгә кадәр бу
әсәрнең шундый зур уңыш казануының сәбәпләрен, серләрен ачу омтылышы дәвам итә Бәлки
моңа Г Кутуй күзәтүләре дә ярдәм итәр Ничек кенә булмасын, аның сәбәбен, әлбәттә. пьесаның
үзеннән эзләргә кирәк Әсәрдә язмышлары, бәхетләре куркыныч астына куелган сөйкемле
геройлар, аларның үзенчәлекле көрәшләре, кызыклы, мавыктыргыч сюжеты Ишан. Мәйсәрә. Булат
кебек калку характерлар, романтик пафос белән сугарылган мәхәббәт күренешләре, шуларга бик
табигый бәйләнгән музыка — болар барысы бербөтен булып тамашачы каршына чыга
«Зәңгәр шәл-дән алда язылган -Казан сөлгесе» һәм -Сүнгән йолдызлар» әсәрләрендә әлеге
алымнар, принциплар сынау рәвешендә кулланылып, аларның тормышчан икәнлеген, димәк бу
юнәлештә тагын да кыюрак эш итәргә мөмкин икәнлеген күрсәткәннәр иде Әлеге әсәрләрнең бүген
дә сәхнәдә булуы моңа өстәмә дәлил булып тора Шул ук вакытта бу әсәрләрдә хезмәт
кешеләренең изелеп яшәвенә басым ясалып та. алар арасында үсә барган каршылык
күренешләре ул кадәр ачык чагылмый
иде -Ил» драмасында язучы менә шул хәлләргә төп игътибарын юнәлтә Драматургның башка
әсәрләре кебек. «Ил- драмасы да тамашачы тарафыннан җылы каршы лана. Бу спектакль уңае
белән язган мәкаләсен Г Кутуй болай тәмамлый «К Тин- чуринга хәзерге, бүгенге авылны тасвир
итүгә күчәргә кирәк. Безнең уебызча, ул монда да яңа -Зәңгәр шәл-ләр бирер- (-Кызыл Татарстана
1929. 2 ноябрь) Шулай итеп, театр сөючеләр, җәмәгатьчелек К Тинчуринның яңадан-яңа әсәрләр
язуын көтеп ала башлый
Бөтен иҗаты, эшчәнлеге белән заман проблемалары белән нык бәйләнгән. Тинчурин тор мыш
таләбен үзе бик зирәк сизенә, үз алдына яңадан-яңа бурычлар куя Аның күңеле совет авылында
барган зур үзгәрешләргә тартыла. Коллективлашу хәрәкәтен, аның үзенчәлекләрен һәм
нәтиҗәләрен тирәнтен өйрәнер өчен ул колхозларга чыга Озак тикшерүләр, уйланулар
нәтиҗәсендә ниһаять. -Кандыр буе- драмасы барлыкка килә Бу әсәр татар драматургиясендә
колхозлашу хәрәкәтен тирән күрсәткән беренче сәхнә әсәре була Драматургның икенче зур
казанышы коммунист Акбирдии образын иҗат итүе белән бәйләнгән иде Ул шул көннә рнең героен
сәхнәгә күтәрә, бөтен көчен, акылын биреп яңаны төзи торган халыкны чын-чыннан яктылыкка
алып бара һәм яңача яшәргә өйрәтә торган чын җитәкче образын иҗат итә
Бу елларда К Тинчурин яңа кеше тәрбияләүдә хезмәтнең роле, яңа мөнәсәбәтләр тууы
турында күп уйлана, шул темага әсәрләр яза Драматург эшчеләр темасын сәхнәгә күтәрү өчен
башкаларга ярдәмгә килә Шулай итеп Р Ишморат белән «Тургай- Ф Сәйфи-Казанлы белән -Корыч
орчык- драмалары языла. К Нәҗмигә колхоз тормышыннан алынган "Булат бабай семьясы*
пьесасын языша
• Алар очәү иде* исемле комедиядә К Тинчурин яңа конфликтларга мөрәҗәгать итеп, кешеләр
аңында калган мин-минлек, башкаларның укышларыннан көнләшү кебек кимчелекләрдән көлә Шул
ук вакытта ул совет шартларында хезмәт ияләре арасыннан үсеп чыккан яңа халык
интеллигенциясенең күркәм сыйфатларын, матур эшләрен чагылдыруны да бурыч итеп куя
К Тинчурин иҗаты татар совет театрының социалистик реализм принципларын үзләштерү
юлындагы эзләнүләрен һәм табышларын чагылдырып, аның үсешенә, ныгуына тирән йогынты
ясады Бу мөһим эшкә К Тинчурин үзенең күпсанлы теоретик чыгышлары белән катнашты (шушы
мәсьәләгә багышланган җитмешкә якын мәкалә язып чыкты) Театр җитәкчесе сыйфатында аның
хәзерге татар совет театрын юлга салучы буларак хезмәтләре чиксез зур