Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХ ҺӘМ ШАГЫЙРЬ


ичәмә-ничә гасырлар буенча язучылар, художниклар, философлар кешенең рухи
ззленулерен, эчке гүзәллеген, матурлыгын тулырак ачу гамәлендә иҗат газаплары
кичерелер. «Нинди гаҗәеп күренеш ул — кеше, акылы аның ничек камил. Аның сәлетләре,
суратnape, хәрәкәтләре берни белен да чикләнмәгән»,— дип соклана Шекспирның
Гамлеты. Безнең X. Туфан нәрсә ди «Талантлы син, Кеше туганым, Сәләтле син һәрбер иҗатка»
«Табигать таҗы» һәм иң олы казанышы булган кешегә һәрьяктан тулы һәм объектна бәяне
марксизм тәгълиматы бирде. Октябрь революциясе бетен җәһәттән җитлеккән гармоник шәхес
тәрбияләүне яңа социалистик җәмгыятьнең кичектергесез һәм иң ме- һим иҗтимагый бурычларының
берсе ител калкытып куйды
Безнең чорда кеше ечен керәш яшәешебезнең эчке халәте генә түгел. Ул — ике денья. ике әхлак
арасындагы идеологии бәрелешнең кыл үзәгендә ята Җир шарында кеше ечен ачыктан-ачык көрәш
бара. Бу көрәштә дөньяны образлар ярдәмендә иңләү Һәм сурәтләүдә чикләнмәгән мөмкинлекләргә
ия әдәбиятның әһәмияте ифрат зур булуы бәхәс уятмас шикелле
30 еллар уртасында иҗат ителгән «Ант» поэмасында X. Туфан кешәләр арасындагы иҗтимагый
контрастны, әхлакый дифференциацияне бик ачык күз алдына бастырган яде:
Син беләсең, кордаш,
Җир йөзендә
Тик ике тип халык бар хәзер
Берсе аның —
Аңы-җаиы белән
Бетенләйгә безгә ят нәсел
Ике денья, кордаш,
Икесе дә
Ана баласы да баласын, Кеше
белән Адәм арасы күк Ерак ләкин
алар арасы
«Намуслы һем кешелекле кеше» белән аның капма-каршысы арасында аерма тәгаен күренеп
тора. Ләкин бит әле шәхеснең үз эчендәге, үз рухындагы каршылыкларны да җиңәсе бар Аның
җанында бер үк вакытта «мәхәббәт һәм нәфрәт» кайнарга, шәхеснең индивидуаль омтылышлары
белән тирәлек арасында кискен каршылыклар яшәргә дә мөмкин (романтик әсәрләрнең күбесендә
нәкъ менә шул конфликт үзәктә ята)
С. Есенинның иске белән яңа. авыл белән шәһәр арасындагы якынлыкны, туачак гармонияне
вакытында аңлый алмавы поэзиясенә драматик мотивлар алып керә, вакыты белән ялгыш
нәтиҗәләргә китерә Башлангыч чор иҗатларында шул ук рухтагы үсеш каршылыкл арын һ. Такташ.
М. Желил, Ф Бурнаш кебек шагыйрьләр дә читләтеп үте алмадылар
Яңа шәхес, заманның алдынгы герое кайсы яклары белен аерылып тора, нинди сыйфатлары
белен үзенә җәлеп ите соң! Шәхси омтылышлар белән җәмгыять ихтыяҗ
Н
лары арасындагы мөнәсәбәт нинди булырга тиеш’ Индивидның ихтыяры тарих таләбенә ни
рәвешләрдә яраша ала’
Татар совет поэзиясе үзенең беренче адымнарыннан башлап безнең көннәргәчә шул сорауларга
җавап эзләвен дәвам итә «Кайберәүдә хәзер ике «мин».— дип Такташ борылыш чорының бик
үзенчәлекле бер сыйфатын образлы калкытып куйган иде «Гасырлар һәм минутлар» поэмасында ул
яңа шәхес турындагы уйлануларына, аны аңлавына кулай идеал геройны тарих күтәргән революция
титаны Ленин образында таба. Юлбашчының даһи эшчәнлегендә һ. Такташ иҗтимагыи-политик
ихтыяҗ белән шәхси омтылыш ниятләрнең кушылуын, идеал бердәмлеген күрә
һ. Такташ сызган юлны хәзерге татар шагыйрьләре дәвам иттерәләр, Ленин образы белән бергә,
халкыбызның иҗтимагый үсешенә, мәдәниятеиә өлеш керткән батыр йөрәк ле, олы затлы
улларының тормыш юлларын һәм эшчәнлекләрен мәңгеләштерү юнәлешендә киеренке идея-эстетик
эзләнүләр алып баралар
Хәзерге поэзиядә тарихи шәхесләрнёң, олы язмышлы кешеләр эшчәнлегенең мәгънәсен. безнең
көннәргә якынлыгын аңларга омтылыш мөһим бер тенденция буларак яши. X. Туфан, С Хәким, И
Юзеев, Г. Афзал, Ш Галиев. Р Харис, Р Гатауллиннар Ленин. Кол Гали. Бәхтияр Канкаев, Мулланур
Вахитов, Тукай. Такташ, Габдулла Кариее, Җәлил. Ф Кәрим, Г Кутуй. А Алиш, X Мөҗәй кебек
шәхесләрнең эшчәнлеген, батырлыгын, тормыш юлын мемуар характерлы дистәләгән шигырь-
поэмаларында гәүдәләндерделәр. Г. Хуҗиның «Идел поэмасы». LU Мөдәрриснең «Безнең
якташыбыз», И. Юзеевиың «Ленин дәшә безгә» әсәрләрендә бөек юлбашчы образын мәңгеләштерү
юлында җитди адым ясала
С. Хәкимне күп еллар дәвамында Ленин һәм тарих, Ленин һәм халык, Ленин һәм аерым
индивидлар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр диалектикасы борчыды, кыю эзләнүләр юлына
алып чыкты «Ленин фәрманы белән». «Баһавиның моңы», «Языгыз, җир уллары», «Күңелем Ленин
белән сөйләшә» кебек әсәрләрдә бу олы тема шигъри тирәнлек һәм нәфислек белән
гәүдәләндерела< Шагыйрь тормышта, чынбарлыкта булган вакыйга-хәлләрне алып, аларны хыял
һәм галант көче белән баетып, чорның актуаль әхлакый-фәлсәфи проблемаларын калкытып куя
Үзенә бер эзлеклелек белән С. Хәким Тукай образын шигъриләштерде. «Пар ат», «Шагыйрьнең
балачагы» поэмалары сугыш алдыннан языла «Тукай дәфтәреннән» бәйләме һәм «Кырыгынчы
бүлмә» поэмасы 1971 елда тәмамлана.
«Очты дөнья читлегеннән...» поэма-трагедиясендә И. Юзеев та Тукай образына мөрәҗәгать итә.
Ул Тукай яшәгән һәм иҗат иткән тарихи җирлекне хәзерге укучыга мөмкин кадәр тулырак һәм төгәлрәк
җиткерү нияте белән юлга чыга Безнең алдан шагыйрьнең фаҗигале һәм шатлыклы, авыр һәм
сөенечле вакыйгалардан торган, халык бәхете, яңа поэзия өчен көрәш белән узган кыска һәм
гыйбрәтле тормыш юлы уза. Реалистик әдәбиятка нигез салучы Тукай наданлык һәм мүкләнгән
искелек калдыклары, фанатизм белән көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган ачык, тулы монолит
образ булып күтәрелә. Әсәрнең нигез өлгеләре ител, бер яктан, Тукайның реаль тормышы һәм
биографиясе алынса, икенче яктан, поэманы ул иҗат иткән әсәрләр, образлар, ситуацияләр
тукландыра Шул ике линияне укучыга сиздермичә органик кушып бара алган очракларда И. Юзеев
җитди уңышка ирешә.
Татар шагыйрьләренең тарихи нигезгә таянып иҗат ителгән шигырь-поэмаларында берничә
юнәлеш ачык төсмерләнә Күпчелек әсәрләрдә документаль төгәллеккә ирешү, тарихи шәхес
характерын тулы ачу максаты алга куелмый. Иң мөһиме сурәтләнгән вакыйга-хәлләргә мөнәсәбәттә
шагыйрьнең үз уй-кичерешләрен ачу һәм тарихи шәхес эшчәнлегенә игътибар юнәлтү. Р. Харис
«Мулланур», «Камил Якуб» әсәрләрендә. Фатих Кәримгә багышланган шигырьләр бәйләмендә һәм
бигрәк тә «Җәлилчеләр» дип исемләнгән шигъри циклында катлаулы ситуацияләргә, ассоциатив
образларга киң таяна Татар халкының күренекле революционеры Мулланур Вахитовның соңгы
көненә багышланган поэма һәркайсы мөстәкыйльлеккә ия берничә кисәктән тора. Ленинның
каһарман юлдашы ничек үтерелгән’ Аны дошманнар атып үтергәннәрме, асканнармы, әллә кулын
бәйләп суга ташлаганнармы? Өч мөмкин вариант, өч композицион чишелеш һәркайсы Мулланурга
ихтирам уята, вәхшилеккә нәфрәт тәрбияли.
«Җәлилчеләр» сурәтле фикерләү үзенчәлекләре, кеше психологиясенең иң тирәндә яткан
катламнарына үтеп керүгә омтылышы белән «Мулланур» поэмасына якын торса да, үткәндә
ирешелгән казанышларны кабатламый.
Гомуми керештән һәм яңа буынга мөрәҗәгать рәвешендә язылган соңгы сүздән башка циклда
Җәлилнең үзенә һәм аның көрәштәшләренә багышланган унике тарихи сурәтчә бирелә. Җәлил белән
бергә үлем җәзасына хөкем ителгән тарихи шәхес исеме белән аталган һәр шигырьнең үз фикер
сөреше, композициясе һәм шигъри табышы бар Үлем алдыннан сөйләнгән монолог, үэ-үзең,
вөҗданың һәм якыннарың белән әңгәмә формасы ачыктан-ачык, бернәрсә дә яшермичә,
ярымтоннарга, нюансларга төш
мичә, батырларның иң изге уй-фикерләрен ачып бирүгә юл ача. Мәсәлән, Гайнан Курмай! фашизмга
чиксез нәфрәтен әйтеп салгач, шундый нәтиҗәгә килә «Шатланырлар, әүаәл безнең туплар, ә аннары
— Җир һәм кешелек». Абдулла Алиш: «Юк. күрмәссең, дошман, йомшамам — әкият и ныклыгына
рухның сабый ышангандай ышанам», дип кәчне үз иҗат юнәлешеннән ала Фуат Булатов дошманнан
өстенлеген революцион традицияләргә таянып раслый:
Сатылма!—
Без чаткыдан хаклык яклы ялкын кабызучы көчләр затыннан.
Кыскасы. Р. Харис һәр героеның үзенә генә хас билге-сыйфатын таба алган (Муса Җәлил
турында гына яңа сүз әйтү кыен булган шагыйрьгә), һәм бу бәя ышандыра: чөнки ул һәркайсының
шәхси биографиясеннән, характерыннан үсеп чыга Шуңа күрә һәр обраэ-сурәтнең үз мәгънәсе,
фәлсәфи-этик зчтәлеге бар.
Р. Харис «Соңгы сүз»ендә киң гомумиләштерү юлына килеп чыга: «Без батырлык эзләп
яшәмибез, батырлыкка ләкин без әзер...», «Матурлыктан туа батырлык»
Тарихи әсәрләрнең беришесендә шагыйрьләр вакыйга-хәлләрнең тормышчан сурәтен сакларга
тырышалар. Р. Харисның «Камил Якуб» әсәре шуңа ачык мисал Поэма геройның фетнә күтәргән
батальон турында үзалдына уйлануы белән башланып китә Ләкин революциягә бирелгән, дәртле,
омтылышлы кеше буларак, ул кул кушырып, язмышка томанлы пыяла аша карап утыру юлын
сайламый Камил Якуб эш һәм хәрәкәт кешесе. Мондый шәхесләр тарих колы түгел, алар аңа үзләре
актив тәэсир итәләр. Баш күтәргән анархист төркем белән очрашу геройның үлеме белән тәмамлана
Абдулла хәзрәтнең «руслар Казан астында татарларны кыралар» дигән коткысы үз әшәкелеген эшли.
Батальонга вакытында игътибар җитмәү дә үзен сиздерә Солдатлар ач-ялангач, күптән акча
алмаганнар, аңлату эше дә тиешле югарылыкта тормаган Кара эш каннары ярсыган халыкны
тетрәндереп тә, айнытып та җибәрә. Үзләре үк бу пычрак эшне башкарган алты кешене аталар Димәк,
Камил Якуб үзенең үлеме белән кешеләрнең күзе ачылуга ярдәм итә. Шагыйрь оптимизмының
чыганагы да шунда
Мулланур белән Камил Якубиың үлемнәре, җәлилчеләрнең соңгы төннәре, кичерешләре
аларның тарихи эшчәнлегенең әхлакый-этик кыйммәтен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә. Р Харис
каләме тудырган геройлар тарих агымына ияреп китмиләр, «тарих басымына» баш бирмичә, аның
белән идарә итәләр Бу хәл шәхесне интеллектуаль күтәрә, үстерә, тарих белән мөнәсәбәтендә
мәгълүм бәйсезлек тәэмин итә.
Шунысы үзенчәлекле: шигъри әсәрләрнең күбесендә героиның батыр эшчәнлеге ачылмый, ул
кадрның тышында кала. Мулланур да. Камил Якуб та, җәлилчеләр дә тормыш юлларының иң соңгы
сызыгын үтәләр- Әйтик. М. Кәрим дә «Салават» трагедиясендә Пугачев восстаниесе җиңелеп,
Салават кулга төшкәннән соңгы ситуацияне үзәккә ала. һәркем кылган эшләре өчен вөҗданы, намусы
алдында җавап тота Аларны үзләрен көткән җәзадан бигрәк, киләчәк хөкеме уйландыра, борчый Бу
ситуация Җәлил һәм аның көрәштәш дуслары өчен аеруча зур әһәмияткә ия Аларның керәше үлемне
батырларча каршы алулары илләренә, якыннарына барып җитәрме! Дөрес бәясен алырмы! Менә
шул әхлакый сораулар борчый тарихи геройларны.
«Кол Галигә». «Туры Тукай» шигырьләрендә Ш. Галиев элгәрләренең тулы һем кабатланмас иҗат
портретларын бирү максатын алдына куймый. Ул алар ечен иң харак терлы. иң асыл сыйфатларны
төгәл сайлап алынган детальләр ярдәмендә калкытып куюга ирешә. Тукай халкына, намусына,
идеалына турылыгы белән дан казанган, үткен сүзе белән дошманнарының, руханиларның җелегенә
тешкәй. Ул «Бөек булган, боек булмаган»
«Кол Галигә» шигыре дә шундый ук афористик, күп сыйдырышлы бетемгә ия: «Галине дә мөмкин
кол итәргә, чын шагыйрьне булмый кол итеп»
Поэзиядә тарихи тема көтелмәгән яклары белән һәм шактый сәер борылышларда ачылып куя
Мәсәлән, Г. Афзал «Гомер», «Дон Кихот белен әңгәмә» кебек шигырьләрендә бик борынгы һәм урта
гасырларга «сәяхәткә чыгып китә» Шагыйрь Гомер белән Дон Кихотның әдәбиятта, тарихта урнашкан
сурәтләренә турылыклы: зәңгәр иүм.те Ио- ниядә туган ак сакаллы, сукыр Гомер юлны таяк белән
капшап, ил буйлап, «лира уйнап, озын җырлар җырлап» үтә. Хуҗа Насретдинның «энесе» Дон
Кихотның (бу инде үзе кызыклы аналогия, шигъри табыш) «иезе җитди — исең китәрлек» Г. Афзал
«үзе тере дастан» Гомер һәм пират сатканнан, фашист атканнан соң да үлемсез калган Дон Кнхот
белән соклануын яшерми, аларның яшәешендә безнең кенгә якын чалымнар күрә «Лира чыңлый.
Гомер җырлый, эш кешесен зурлап». Шуңар да аның әсәрләре үлемсез
«Гомер- һәм «Дон Кихот белән әңгәмә» шигырьләренең нигезендә явызлык белән яхшылык,
вәхшилек белән гуманизм арасындагы антагонистик бәрелеш кебек—Җир
шары хәтәр сынау көннәрен кичергән безнең чорда аеруча актуаль яңгыраган иҗтимагый коллизия
ята. Үзәктә яткан идеяне, әхлакый уйлануларны тарих мисалы раслый: «Агамемнон бик тәкәббәр. таш
бәгырьле иде. Таш бәгырьле усал иргә хәтәр үлем килде», һәм тагын бер гомумиләштерү: «Явызлык
һәм көч артында бәхетсезлек тора».
«Дон Кихот белән әңгәмә» шигыре Г. Афзалның «Шатланды күңел, сафланды» циклының бөтен
эчтәлеген, рухи пафосын чагылдырган, кеше акылына, зиһененә дан җырлаган оптимистик сөземтә
белән тәмамлана:
Кешелекле акыл үләмени, Кешелекле фикер — гомерле.
Р Фәйзуллиның «Әшфанда» шигырендә лирик герой, әйтерсең лә, тарих белән бүгенге көн
уртасында тора. Кайбер тарихи чыганаклар буенча, галим, язучы, табиб, безнең чор атамасы белән
әйткәндә, җәмәгать эшлеклесе Әбугалисина Әшфанда туган. Шунда узган тантаналарда катнашкан
шагыйрьнең өермәле хисләре, хыялы тарихи үткәнгә алып китә:
Сәмум җил булыпмы,
күчәр ком булыпмы, очкан кош булыпмы?—
мин монда булган идем күк... Шул арада
меңләгән ел үтеп киткән.
Ул дәвердән соң дөньяга даһи улын бүләк иткән җир әллә ни үзгәрмәгән дә: «Күк түбәнәймәгән.
Таулар өелмәгән Диңгезләр күченеп килмәгән...» Шунда да шагыйрь күзе, шагыйрь күңеле физик
үзгәрешләрдән олырак, шәһәрне бәйрәмчә таш киемгә киендергән рухи үзгәреш күрә:
Яңалык шул:
Әбугалисина дигән рух кабынган кешеләр күңеле күгендә.
Кыскасы, тарих үзе сайлап, безгә китереп җиткергән шәхесләрне үзәккә алган әсәрләргә ихтыяҗ
кимеми. Алар яшь буынны коммунистик тәрбияләү эшенә мөһим өлеш кертәләр.
Хәзерге поэзиядә барыннан да бигрәк аерым шәхесне тарих һәм бөтендөнья проб лемалары
югарылыгына күтәреп сурәтләүгә, фәлсәфи тирәнлеккә, фикер белән тойгыны бер үремтәдә
тасвирлауга һәм күпсыйдырышлы формага өстенлек бирү тенденциясе
Тарих һәм поэма, тарих һәм шагыйрь... Төрле яссылыкларда яткан бу төшенчәләрне нинди
җирлектә янәшә куеп, бер үремтәдә карап була икән? Дөрес, шигърият үткәнгә сәяхәт ясаган, теге яки
бу дәвернең «көч сызыкларын», әхлакый-фәлсәфи эчтәлеген характерлар бәрелеше, лиризм,
кичереш динамикасы, мавыктыргыч сюжет аша ачкан әсәрләргә бай. Пушкин, Лермонтов. Блок
поэмаларын, М. Җәлилнең «Алтынчәч». X. Туфанның «Ант», Н, Исәнбәтнең «Әбугалисина» кебек
тарих һәм фольклор материалына таянып, үткән аша чор проблемаларын киң гомумиләштерү юлына
чыккан әсәрләрен искә төшерик. Аларның һәркайсы 30-50 еллар татар поэзиясе өчен ачыш булды.
Илнең данлы үткәнен, ерак тарихын үзәккә алган әсәрләрдә халык рухын, зиһен көчен үзендә
туплаган сәнгать чараларын читләтеп үтү мөмкин түгел. Шуңа күрә драматург һәм шагыйрь Н.
Исәнбәт «Әбугалисина» драма-поэмасында сюжетының табигый ачышы белән үк халык иҗатына,
аның легендасына, әкиятенә килеп чыга. Биредә фольклор тарихи, мәгънәви һәм этнографик
материал буларак та зур урын тота. Шагыйрь, халык иҗаты ачышларына таянып, чынбарлык белән
легенданы иркен һәм табигый кушып алып китә алган.
Әсәрнең төп образы легендадан, әкияттән үсеп чыккан. Н. Исәнбәт «Әбугалисина»- ның
керешендә болай дип яза: «...бу әсәрдә Әбугалисинаның тарихи уз шәхесе алынмый, бәлки легендага
кергән тарихи үз сурәтчәсе генә алына» (Совет әдәбияты. 1959, 7 сан. 38 6.). Шуңа күрә поэмада
фольклор аһәңе бик көр һәм үзенчәлекле яңгырый. Халык иҗаты йогынтысы чор атмосферасына,
шул заманның иҗтимагый-этик коллизияләренә үтеп керүдә дә. Әбугалисина образын яктыртуда да,
авторның уйлану рәвешендә дә ачык сизелә. Поэмага хас композиция төзү осталыгы да, символик
фикер агышы да, язмышлар бәрелеше дә күпмедер күләмдә халык иҗаты закончалыклары белән
аңлатыла. Шагыйрь, соңгырак дәверләрдә туган йолалар белән беррәттән. халык
иҗатының тотемизм чорына мөрәҗәгать ите, аның им-томнарга. җен-пәриләргә ышануына барып
тоташкан иң борынгы һәм хәзер югалып бара торган катламнарын «аякка бастыра». Менә кол кызлар
җыры
Тфү. тфү. үзең сакла. Дошманнарның күзен капла! Бибкәй сылу айдан
сылу. Җеннәр гашыйк булган хәтта.
Вакыйга шул ук Болгар шәһәрендә бара Автор халыкта, фольклорда ■шәл килгән «болгар
читек», «болгар олтан» шикелле гыйбарәләрне әсәрендә дә бик оста трансформацияли:
Аягыңдагы читегең.
Болгар икән олтаны. Болгар читек, саурый башмак —
Синдер кызның солтаны.
Халык иҗаты традициясенең көчле агымы Әбугалисииа телендә нык сизелә. Карал торырга гап-
гади геше. Башкалар шикелле үк шатлана да. кайгыра да белә, шаян да. кырыс та була ала. Менә Гали
уңышсыз мәхәббәте аркасында нишләргә белмичә аптырый. ары сугыла, бире сугыла һәм ахыр
чиктә үзен юк итәргә карар кыла Әбугалисина- иың халык иҗатыннан уңышлы сайлап алган мәкале
гашыйкны, салкын су сипкән шикелле, айнытып җибәрә
Егет кеше җор булыр. Йөрәгенә түзми хур булыр
Галинең хан кызы белән бергә буласы тәгаен ачыклангач. Әбугалисинаның теленә де. халык
иҗатының салкын чишмә шикелле чылтырап аккан, шаян, уйнак юмор бәпчек - лере килеп керә.
Минем киленем булыр да. Синең күңелең булыр.
«Әбугалисииа» позмасында фольклор укучыны үзәккә алынган тарихи чорга алып керү,
характерларны ачу, сурәтен халык тормышы, аның көнкүреше белән бейләү юлында җитди чыганак
булып хезмәт итә.
Борынгы фикер иясе, шагыйрь, галим Әбугалисииа үзенең оптимистик рухы, тыйгысызлыгы,
туктаусыз яңага, яктыга омтылышы белән безнең көннер рухына якын тора.
Җәмгыять камилләшкән, әдәби фикерләү дәрәҗәсе үскән саен, кешенең хезмәтен, зиһен
казанышын, катлаулана барган хисси деньясын халыкның тарихи, иҗтимагый һәм рухи тәҗрибәсе
яктылыгында өйрәнүгә ихтыяҗ үсә Шуңа күрә тарихи темага мөрәҗәгать итү үткәнгә китү түгел, ә
заман төшенчәсен киңрәк контекстка куеп, борынгы белән хәзергене бор үремтәдә өйрәнүгә
омтылыш буларак кабул ителә.
Татар халкы тарихының олы һәм аянычлы вакыйгалар белен бәйле бер чоры — Болгар дәүләте
язмышы сүз осталарын һаман да борчый, уйландыра, үзенә тартыл тора, фәлсәфи, әхлакый һәм
фәнни эзләнүләр юлына алып чыга.
Табигый сәләтенең әлегәчә ачылмый яткан кыйблаларын ялтыратып җибәргән, хаклы рәвештә
җәмәгатьчелекнең уңай бәясен алган «Кубрат хан» романында М Хо- бибуллин шул дәвергә килеп
чыга. Тормыш таләбенә сизгерлек күрсәтеп. Р Харис («Ант суы») белән Г. Рәхим («Аяз көнне яшен»)
дә яңа есерләренең үзәгенә халык тарихын алдылар
Әйтерсең лә. сүз осталары үткәннең олы бер сәхифәсе турында язарга сүз куешканнар да,
вакыты җиткәч, форсат табылгач, шул изге хыялларын тормышка ашыру юлына чыкканнар
Жанр хасиятләре, тарихны сурәтле күзаллау рәвешләре белән бер-берсеннән аерылып
торсалар да. хронологик яктан бу әсәрләр, бор җепкә тезелеп, бер-берсен дәвам иттереп киләләр.
«Кубрат хан» романында борынгы Болгар дәүләтенең Византия кебек атаклы мәмләкәтләр
белән «синго» күчеп, тигез диалог алып барган куәтле һәм данлыклы чоры тасвирлана Әмма әсәрнең
соңгы өлешендә Кубрат хан дәүләте мәкерле һем явыз хәзерләр белән коточкыч аәыр сугышта олуг
абруен югалта һәм нәселен, киләчәген саклап калу ечон, буш тобеклергә таралырга мәҗбүр була
яАнт суы» поэмасының үзәгендә соңрак дәвер ята. Болгар халкы. Идел-Чулман
буенда ныгып, рус һем башка күрше дәүләтләр белен уртак тел табып, бәхетле гомер кичерә. «Акыл
теше» баш очында үткен кылыч тесле асылынып торган фаҗигане җиңел генә уздырып җибәрергә
әмәлен таба.
Г Рәхим әсәрендә тарихи ситуация үзгә Гөрләп үсеп, шаулап чәчәк атып утырган Идел буе
Болгар дәүләте сабан туе көннәрендә Бату хан урдалары тарафыннан тар- мар ителә, халкы,
шәһәрләре, байлыгы пыран-заран китерелә. Кыскасы, өч әсәрдә дә бер үк халык башыннан төрле
чорда узган, язучы хыялы белән тулыландырылган, типиклаштыру иләге аша үткәрелгән тарихи хәл-
вакыйгалар. шул олы җирлектә ачылган кеше язмышлары ята. «Кубрат хан». «Ант суы». «Аяз көнне
яшен» әсәрләрен шуның өстенә, язучылар алдында киң идея-эстетик перспектива ачкан, үткәннең
тирән катламнарына. мифик аң калдыкларына үтеп кереп, тормышны диалектик каршылыклары аша
һәм үсештә күрсәтүнең чикләнмәгән, аек хыялны шартлы киртәләр белән чикләмәгән социалистик
реализм методы якынлаштыра. Тарихи полотноларда совет әдәбияты иҗат методының көче һәм
киләчәге аерата ачык төсмерләнә.
Әлеге әсәрләр язылу өчен тышкы объектив сәбәпләр дә. җылы җәй шикелле, бик уңайлы килеп
торды. Рус дәүләте белән Идел буе болгарлары арасында солых актына кул куелуга мең ел тулды.
Кубрат баласы Аспарух хан нигез салган Болгария үзенең юбилеен билгеләп үтте (шул уңай белән
СССР үзәк телевидениесе «Аспарух хан» исемле ике серияле тарихи-нәфис кино күрсәтте) Бу
вакыйгалар, гасырлар көзгесе кебек, милли тарихның яңа сәхифәләрен ачып, киң җәмәгатьчелекнең
күңел күзләрен уятып, зиһеннәрен тернәкләндереп җибәрделәр
Мәсьәләнең икенче мөһим ягын да истән чыгарырга ярамый. Халык тарихында яшәү белән үлем
тартышкан хәтәр моментларга, олы үзгәреш-борылышка китергән вакыйгаларга игътибар әдәбиятта
тарихилык принцибының ныгуы турында гына түгел, олы темага алынырлык язучы кадрлар булуы
хакында да сөйли. Димәк, татар совет әдәбиятында да ерак гасырлар тавышын аңларлык, үткәнне
иңләрлек, хыялга бай, үз иленең язмышын интернационализм киңлекләреннән килеп бәяләргә
лаеклы язучылар күтәрелеп чыккан, үсеп җиткән. «Ант суы» белән «Аяз көнне яшен» поэмалары
шуның ачык мисалы.
Р Харис белән Г. Рәхим тарих безгә китереп җиткергән мәгълүматлардан, вак- төяк детальләрдән
өскәрәк күтәрелеп, тышкы охшашлыкның, имитациянең алдаучан мәкеренә «баш бирмичә», халык
һәм дәүләтләрнең олуг максатларын, әхлакый идеалларын тасвирлау юлына чыгалар. Сәнгать
әсәрендә, бигрәк тә поэмада, баш-аяк белән үткәнгә чумуның хаҗәте юк, ул алым ахыр чиктә гайре
тарихилыкка, догматизмга алып килергә мөмкин. Дөрес, поэмаларда шул чор тудырган тарихи
исемнәр дөреслеге бар (бигрәк тә «Ант суыпнда). Әмма алар поэма тукымасына килеп кергәч, әсәрнең
идеологии юнәлешенә, шагыйрь ихтыярына, стиленә һәм сурәтле фикерләү ысулына буйсыналар.
Шуңа күрә поэмалар үзәгендә яткан тарихи вакыйгалар һәм хәлләр дөреслегеннән бигрәк, сүз
фикерләүне һәм хәтта кичереш динамикасын хәрәкәткә китергән, юнәлеш биргән тарихилык турында
барырга тиеш. Бик аз сакланган елъязмалар, ташъязмалар. халык иҗаты әсәрләре, буыннар хәтере
безгә китереп җиткергән истәлекләр автор позициясенә, максат бердәмлегенә, фикер һәм хис
агышына, шулай әйтергә яраса, хыял уены хаклыгына, «матурлык законнарыпна буйсына.
Социалистик реализм методының идея-эстетик принциплары тарихи материал белән язучы хыялы
тудырган матурлыклар арасында тәңгәллекне, ярашуны табу юлында якты маяк булып тора.
Модернизм поэзиясеннән аермалы буларак, авторның фантазиясенә максатлы һәм перспектив
юнәлеш бирелә, фикерләү киңлеге, композицион иркенлек һәм ритмик сыгылмалылык тәэмин ителә.
Бу төр поэма элгәрләренең вакыт сынавын үткән ачышларына таянып, чор алып килгән
сыйфатларга байый. Яңачалык поэмаларның лиризм белән тирәнтен сугарылуында да. шәхси
башлангычның мәгънәви, структур роле үсүдә дә күренә. Ләкин монда да поэма үзенең жанрлык
хасиятләрен югалтмый, проза яисә лирика эчендә «эреми».
Р Харисның «Ант суы» поэмасында традицияләр белән яңачалык арасындагы мөнәсәбәт.
теманың үзенчәлегенә бәйле рәвештә, башкарак борылыш алган һәм бу алым шагыйрьне шактый
кызыклы һәм гыйбрәтле эзләнү-уйланулар юлына алып чыккан. «Ант суы» ифрат гадәти, прозаик,
әмма гаять оста сайлап алынган деталь белән башланып китә; «Таш ташладым мин Иделгә... һәм,
табигый, таш баттым. Бу хәбәр дулкын уены белән вакыт агышы, үткән белән киләчәк арасындагы
киеренке һәм каршылыклы мөнәсәбәтләр турында уйланулар юлына алып чыга. Лирик герой үзенең
хисләре артыннан дулкыннарга ияреп китә, күп тарихи шәһәрләр кырыннан уза. һәр җирдә үткәннең
һәм данлыклы, һәм фаҗигале эзләре ярылып ята... Елгалар үзләре дә тарих сәхифәләренең шаһиты:
«Угра суының тарих шикелле бормалары». Дулкын вакыт белән ярышып карый, кирегә китү
юлларын да эзли. Аңа туктарга ярамый, торгынлык — фаҗига: «Туктадымы, дулкын үлә, хәтер
өзелгәч кеше үлгән кебек, хәрәкәт беткәч тормыш үл-
гаи кебек» Берсен-берсе кысрыклап, өелеп-еелеп килгән чагыштырулар тарихны «мең елга артка»
чигерергә мөмкинлек бирә. Хыянәтченең ялган һәм мәкерле сүзенә ышанган князь Владимир Болгар
иленә яу чабарга җыена Дөньяның ачысы и-төчесен күл татыган анасы мондый ашыгыч адымны
хупламый, һәр сугыш рус хатыннарының «күз төпләрендә улларының, ирләренең вакытсыз
каберләре карасы» булып эзен калдырган Владимирның анасына җавабын шагыйрь ишетми, ә
поход кичектерелми, башлана
һәртөрле «суешка — кан коешка каршы» күтәрелгән лирик герой Болгар иленә юл ала, андагы
үсешне, мул тормышны, герләп чәчәк атыл утырган шәһәрләрне, авылларны күреп чын йөрәктәй
соклана, бәйрәмгә әзерләнүләргә эчтән сөенә Ике олы халык арасында орыш башланса, «Чуен кою
мичләреме», «фонтанлы шушы мунчалармы, рус, әрмән бистәләреме һәлакәткә дучар булачак'»
Шагыйрь Болгар патшасы Мөхәммәткә киңәшен биреп калырга ашыга юл икәү генә, я сугышка
әзерлән, я затлы бүләкләр юлла Бу — бүгенге «көннең ямен арттырачак киңәш».
Ил һәм дәүләт хуҗасы якыннарына, киңәшчеләренә әйтәсе килгән фикерен халык мәкаленә
ышанып тапшыра
Таш атканга
без дә әллә таш атыйкмы,
Әллә инде аш атыйкмы, Әллә,
илчеләр җибәреп, сүз
катыйкмы?
Аксакал киңәше — аек акыл җимеше «Туганына таш атучы җансыз таш булып аунасын» Бу
киңәшкә дә вакыйга агышына, конфликт чишелешенә бәйле рәвештә үзгәртелгән, халыкның мең
еллык тәҗрибәсен эченә алган мәкаль нәтиҗә ясый «үче озынның гомере кыска, кешенең дә,
халыкның да » Биредә бүгенге көн проблемаларына, аларны чишү, хәл итү юлларына да киная ачык
ярылып ята Шуңарда лирик герой сугышчыларның киеренке, җитди йөзләрендә бүгенге көн
кешеләре чалымнарын күрә
Болгарлар белән руслар арасында сугыш булмый кала Аек акыл өстенлек ала Ике куәтле
дәүләт арасында килешүгә кул кую — куп еллар тыныч тормыш өчен нигез салган олы тарихи
вакыйга. Бу бәйрәмне шагыйрь буяуларны кызганмыйча, шатлык хисен яшермичә тасвирлый:
Мөхәммәт бармак шартлатты—
пулатның ян ишегеннән җиде сылу
кыз килеп керде чулпыларын
чылтыратып
Шагыйрь солыхка кул кую тантанасын тасвирлау юлында халык иҗатына, мифологиясенә
таянып, шул чорның колоритын бирүгә ирешә Мәсәлән, җиде кыз әкиятләрдә һем бигрәк тә
бәетләрдә гаять киң очрый торган сан («Җиде байның җиде кызы җиде төндә тудык без», «Җиде
байның җиде кызы җидесе дә бик маһир» һ б ) Аның төбендә бик ерактан килә торган, табигатьтәге,
аи хәрәкәтендәге үзгәрешләрне күзәтү нәтиҗәсендә туган тирән мәгънә ята. Галәм җиде дөньядан,
күк җиде өлештән тора дигән бик борынгы ышану ислам диненә, халык иҗатына үтел керә һәм
соңгысында образлы күзаллауның бер ысулы буларак урнашып кала. . Р Харис менә шул
традицияләрне үзенчә үстерел җибәрә, аңа яңа буяулар, төсләр, бизәкләр өсти.
Гәрәй Рәхимнең «Аяз көнне яшен» либреттосында, әйткәнебезчә, халык тарихының иң
аянычлы, ин фаҗигале бер эпизоды — Идел буйларында дәррәү үсеп, гөрләп утырган Боек Болгар
дәүләтенең Батыи хан урдалары тарафыннан тар-мар ителү вакыйгасы үзәккә алынган. Бер яктан,
әсәр чал тарих вакыйгаларын мөмкин чаклы конкрет яктыртуга, табигый яңгырашны сакларга
омтылуы, икенчедән, жанр үзенчәлекләре таләп иткәнчә, маҗаралы, фантастик күренеш-хәлләргә
баи булуы, тегел ритмикасы, образлы теле белән үзенә җәлеп итә Шул җирлектә Болгар патшалыгы
җиңелгәч, илдәшләрен Казан ягына алып киткән халык улы, курайчы, батыр егет Илбакты белән
Габдулла хан кызы Алтын Туташ арасындагы романтик мәхәббәт тә аклана, әсәрнең кырыс
эчтәлегенә җылылык, лиризм бөрки, борынгыдан күчә-күчә килгән халык җырларының моңы үзенә
бер шигъри атмосфера тудыра, көйнең саркулы агышы эчен җан тудыра. Хор башкарган җырлар
эчтәлекне тулырак ачу максатына буйсындырылган
Илбактының мәхәббәте олы Әмма ул мәхәббәт ләззәтенә бирелеп, ил мәнфәгатьләренә кул
селти торган шәхес түгел. Ил язмышы — аның язмышы. Чәчәк атыл утырган Болгар иле урынында
хәрабәләр һәм кел үрләре генә калгач та, аны халыкның киләчәгенә ышаныч ташламый
Шул рәвешле. Г Рәхим вакыйга-хәлләрне эзлекле үстерү, образларны типиклаштыру
II. 'К. >•*« 161
юлында халык сүз сәнгатендә кабул ителгән өлгеләргә киң таяна. Халык эпосы үрнәгендә.
шагыйрь милләткә хас иң гүзәл, иң күркәм сыйфатларны үзендә туплаган шәхес образын
тудыруга ирешә
Типиклаштыру, уңай геройны сурәтләү алымнарын үстерү белән беррәттән. драма- поэма
халык иҗатының мифологиясен, легендасын һәм җыр. мәкаль жанры казанышларын да «тәненә
сеңдерә» Мәсәлән, әсәрнең сюжет канвасында халыкның бик борынгы дәверләр чатында туган
ышану ырымнары әһәмияткә ия.
Батый хан чирүенең Болгарга килеп җитү хәбәре карт хан Габдулланы аягыннан ега. Язмышка
ышану нигезендә туган соңгы сүзендә ул үз үлемен ил җимерелүе белән бәйли:
Батухан чирүе — минем әҗәлем ул...
Батухан чирүе
Болгарның да әҗәле булыр дип куркам...
Казан шәһәре турындагы беренче хәбәрне ил батыры Илбакты халыкка әкиятләр башламы,
легендалар алымы белән җиткерә.
Моннан ерак-еракта.
Чулманның аръягында.
Кара урман эчендә,
Елантау итәгендә
Кабан күле буенда. Бөек Болгар иленең Иң төньяк почмагында
Болгар шәһәренең капкасын ачып дошманны керткән Батухан шымчысы Караханны Илбактыга
ыргытыйм дигән елан чагып үтерә. Сөрән салучы бу вакыйгага үз бәясен бирә «Еланны елан чакты»
«Ил батыры», «әзмәвер». «Идел-йорт», «аһ-зар елый», кебек гыйбарәләр. «Кунак булсаң кунак
бул Илче булсаң тыйнак бул». «Кара елан белән очрашу ул Яхшы хәбәр түгел, яманга» кебек
мәкальне хәтерләткән әйләнмәләр халыкның үз иҗатына, сөйләм теленә барып тоташа.
Шулай да әсәрнең жанрлык хасияте таләп иткәнчә, шагыйрьнең сурәтле фикерләвенә иң
якыны — халыкның җыр стихиясе. Аның мотивлары һәм алымнары әсәрнең буеннан-буена үтә һәм
аңа җылылык, лиризм бөрки.
Әле карап үткән тарихи-драматик әсәрләрне якынлаштырган төп хасият—бер чорда язылган
булулары гына түгел. Аларның үзәкләрендә ха^ык үткән юлны, тарих сәхифәләрен истәлек -
риваятьләр аша иңләү ята. Ләкин аларны «сакаллы борынгыпга багышланган әсәрләр дип атау
дөрес булмас иде. Тарихилык принцибы, социалистик реализм методының чикләнмәгән иҗат
мөмкинлекләре, заман төшенчәсен киң мәгънәдә аңлау чорның иң киеренке, актуаль
проблемаларын кыю рәвештә калкытып кую мөмкинлеген бирә Тормыш дөреслегенә тугрылык
хәтернең әхлакый офыкларын киңәйтә, ватан һәм аның киләчәк бәхетле язмышына ышаныч —
шагыйрьләрне киң гомумиләштерүләр юлына алып чыга. Сүз осталары вакыйгалар турында эзмә-
эз сөйләп рирү юлына басмыйча, шартлы, фантастик алымнарга киң таянып, тарих белән бүгенге
һәм киләчәк арасындагы якынлыкны, каршылыкны аңларга тырышалар.
Хәзерге поэзия җәмгыятьнең рухи тормышына, халәтенә бәя бирү белән генә чикләнмичә
тарихи тәҗрибәгә, тарихи аңга мөрәҗәгать итеп совет кешесенең эчке дөньясы нинди кыйммәтләргә
таянып үсүен күрсәтә.
Югарыда китерелгән мисаллар кешене һәм тарихны тасвирлау алымнарының күп һәм төрле
булуын раслый. Бер төркем шагыйрьләр әзер материалга, документаль башлангычка таянып,
тарихи шәхесләр эшчәнлеген яктыртуга зур көч куялар. Аны шартлы рәвештә «рациональ» образ
дип атап булыр иде. Икенче төр образларда реаль һәм «хыялый» башлангычлар кушылып китә,
нәтиҗәдә тормышның күп якларын, рухи дөньяны киңрәк иңләгән, шагыйрьнең үз биографиясен дә
эченә алган эпик әсәрләр туа. Өченче очракта тарихи шәхес образы тулысы белән шагыйрь
хыялында формалаша, аның дөньяга субъектив карашы җимеше буларак туа.
Нәтиҗә рәвешендә шуны әйтәсе килә: социалистик реализм методының киң идея- эстетик
платформасы кеше белән хәлләр, кеше белән тирәлек, кеше белән тарих арасындагы катлаулы
мөнәсәбәтләрне, актив, эшлекле, гармоник кешене тасвирлау юлында совет язучылары алдында
чикләнмәгән иҗат мөмкинлекләре ача.