Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАНЫШУ ДӘВАМ ИТӘ

ариф Ахуновның «Идел кызы» романы'
еч китаптан торырга тиеш дип
уйланылган Сурәтләү вакыты шактый
зур булган кебек. әсәр үзе дә дәвамлы
вакыт аралыгында языла Аның 1977 елда
укучыларга ирешкән беренче китабы 1962—
1976 елларда. ягъни ундүрт ел эчендә иҗат
ителде Ә быел укучы кулына килеп кергән икен-
че кисәгенең барлыкка килүе исә язучының
1980-85 еллардагы хезмәте нәтиҗәсе
Романның беренче кисәге белән таны шуга
нәкъ ун ел вакыт узган Һәм менә тагын безнең
күз алдында Нурия. Солтан. Шәяхмәт. Наҗия
кебек иске танышлар. Майский Әхнәф
Чишмәбай. Мохәммәтша кебек яңалары
Аларның күбесе үз индивидуаль сой-
ләмнәре. холык-гадәтләре. уңай һәм ким-
челекле яклары белән ачыла баралар үз
дигәннәренчә хәрәкәт итәләр Бу инде ав тор
күңел күзе белән күргәннәрне укучыларга да
образлы итеп җиткерә алган дигән сүз
Китапның аннотациясендә болай диелә.
■ Идел кызы* романының икенче китабында
язучы Г Ахунов топ героиня Нурия Уразаепаның
сугышка хәтле һәм сугыш елларындагы
тормышын сурәтли» Әйе Боек Вртан сугышы
совет халкы очен олы сынау еллары иде
Кемнең кем булуы нәкъ менә шушы вакытта
ботен тулылыгы белән ачылды да Г Ахунов та
моны ти- рәнтен аңлап эш ит» Безнең Нуриябез
инде бу вакытта врач була, медицина инсти-
тутының гистология кафедрасында аспи-
рантура узып, фәннәр кандидаты дигән
гыйльми дәрәҗә ала Сугыш башлангач
Казанда һәм Иж буендагы бер авылда, тагын
Арчада госпитальләрдә эшли Ул. җимерелгән
Сталинградка барып, фәнни конференция
эшендә дә катнаша Шулар ос- тенә кырык
беренче елның аерата салкын кышында, утын
әзерләү артыннан йореп, салкын да тидерә
Иренең фаҗигале үлеме кайгысын да кичер» ул
Боларны укыгач, уйга каласың Онытыл-
мастай күренешләр күп шул биредә Бнг-
'лауНи* г Ил«» кыпм ИнхИчг auian Км*я I8M рәк тә
Зартугай авылында медицина пунктында
эшләгән чагында аның фельдшер Курамшин
белән колхозчы хатын Ниса корган ятьмәгә
эләгү ихтималы булган урында, героиня очен
борчыла башлыйсың Ләкин сизгер күңелле
Нурия бу хәйләгә тиз тошенә һәм тегеләрнең
үзләрен фаш итә
Татар совет язучылары сугыш вакыты
хатын-кызлары турында күренекле әсәрләр
иҗат иттеләр Г Бәшировның Нәфисәсе. М
Әмирнең Саниясе Миңлекамалы. Фатыймасы
— туларның аеруча уңыш- лылары Инде алар
янына Г Ахуновның Нуриясен дә остәп буламы
соң"' Алар дәрәҗәсенә күтәрерлек героинямы
бу’ Юк булса кирәк Ни очен дигәндә автор бу
хатынны үз стихиясендә ягъни медицина олкә-
сендәге нечкәлекләр чолганышында ныклап
сурәтләп бирә алмый
Авыл кешеләре яки нефтьчеләр турында
язганда Г Ахуновның да каләме нык Бу турыда
инде күп язылды Ләкин врач, алай гына да
түгел, галим хатын Нурия турында язганда Г
Ахунов кешеләр арасындагы гадәти
мөнәсәбәтләрдән ары китә алмый, ягъни тирән
профессиональ нигездә конфликтлы ситуация
китереп чыгармый
Образ алдына куелган олы максат кына аны
калку итеп ачуын онытмаска кирәк Ә биредә
конче. хесетле Татьяна Васильевка белән ике
арада булган кытыршылыклар да бары тик
шәхси симпатня-антипатиягә генә нигезләнә
Мин-минлеге хәттин ашкан бу хатынга
«ягымлылык ысулы белән тәрбияләү-
нәтиҗәсендә Нурия үзенең йогынтысын ясый
Шулай итеп, тора-бара аның юлыннан бу киртә
да алып ташлана
Профессор Майскийга килгәндә бу образ
интеллигентлыгы чын фән кешесе булуы. туры
сүзлелеге киң күңеллелеге белән индивидуаль
образ булып гәүдәләнә Ә инде аның капма-
каршысы буларак проректор Сапаров бер-нке
генә күренеп калуына карамастан тәмам
бюрократлашкан чиновник буларак шәйләнә
Нурия белән Майскийның әлеге җитәкче кешегә
визитлары сурәтләнгән битләр язучы тара-
фыннан аеруча биртекләп, психологик һәм
интеллектуаль нигезләп эшләнгән Китап битләрендәге күп санлы персо-
нажлар белән аралашып яшәүче Нурия,
әлбәттә, укучы алдында намуслы, эшчән, кыю.
һәм гаиләсендә тугры, акыллы хатын булып
күзаллана Тормыш өермәләре аны шәһәрдән
авылга, аннан тагын икенче жир- ләргә куып
йөртә Шушы кыенлыклар эчендә ул
гражданлык ягыннан һәм. гомумән, кеше
буларак тагын да чыныга, ныгый төшә Әнә
шулай укучы бу образның эволюциясен
бөртекләп күзәтә
Шулай да. миңа калса, укучы Нурия образы
өчен азрак борчыла Чөнки, аның җилкәсенә
нинди авырлыклар төшсә дә (фәнни-тикшеренү
эшләрендә аңа. гомумән, бернинди киртә юк.
барысы да аңа яшел урам биреп, хуплап кына
торалар), ахыр чиктә Нуриянең җиңәчәге, кыен
хәлләрдән чыгачагы әйтмәсәң дә аңлашылып
тора
Бу әсәрдә укучыны. Нуриядән бигрәк.
Солтан. Чишмәбай образларының язмышы
борчый Әсәр үзе Солтанның яла ягылып.
партиядән чыгарылуы белән башланып китә
Нух Галләм дигән бер бәндә, имеш Солтан
колхозлашу елларында крестьяннарны күмәк
тормышка өндәгәндә, чамадан тыш мавыгып,
рөхсәт ителмәгән алымнар кулланган дип
шикаять яза Җитмәсә тагын сыйнфый дошман
булган мулла кызына өйләнгәнлеген дә өсти Үз
язмышы хәл ителгән партия җыелышында
Солтан эшнең дөресендә алай түгеллеген
тиешенчә аңлатып бирә алмаган Әсәрнең
буеннан-буена Солтан үзенең партия билетын
кире кайтару гаме белән яши. республика һәм
илнең иң югары партия органнарына
мөрәҗәгать итә Ләкин, үзенең намуслы исемен
торгыза алмыйча, һәлак була Шушы фаҗигагә
кадәр укучы романны аеруча кызыксынып укый,
аннан соң инде игътибар акрынлап сүрелә Ә
моннан шундый нәтиҗә ясарга мөмкин беренче
китапның үзәген Габбас образы тәшкил иткән
кебек биредә алгы планга Солтан образы килеп
чыга
Романның беренче кисәгендә без Солтан-
ны сөйкемле яшүсмер егет буларак күргән Һәм
аның революцион көрәш эченә кереп китүенә
куанган идек Утызынчы елларда инде ул авыл
хуҗалыгын күмәкләштерүгә күп көч салган
коммунист. Казан Җир төзүчеләр техникумы
директоры Ләкин утызынчы еллар ахырында
килеп туган шартларда намуслы кешеләргә яла
ягу өчен әллә ни көч куярга кирәкми иде Солтан
да әнә шулай итеп күңелсез хәлгә тарый Бу
аның рухына гына түгел, сәламәтлегенә дә
зыян китерә. Солтан, кайгы-хәсрәтен- нән
аерылу өчен, җырчы булып та карый (монысы
бераз сәеррәк килеп чыга чыгуын), үзенең
халык мәнфәгатьләренә тугрылыгын башка
юллар белән дә расларга омтыла Шул ук Җир
төзү техникумында завхоз вазифаларын да
тырышып башкара • ВКП(б) сафларында булу
синең яшәвең иде бит Синең көрәшең, бөтен
барлыгын иде».— ди ул үз-үзенә.
Автор ярлы крестьян Садыйк балаларының
советчыл булуын аларның эш-га- мәлләрендә
шактый тулы итеп күрсәтүгә ирешкән Солтан
турында инде сүз булды Шәяхмәт исә
революцияне яклап сугышкан, хәзер — авыл
райкомында беренче секретарь Аларның
Мөхәммәтша дигән туганы Ижевск заводында
кызыл гаскәр өчен корал коя. эшче намусына
кер кундырмый Әтиләре Садыйкның берара
кулаклар йогынтысында булуын искә алмасаң.
бу нәсел чын мәгънәсендә алдынгы карашлы
кешеләрдән тора Гыйбадулла Ядкаров дигән
берәү. Айдаровлар нәселен өнәп бетермә- сә
дә. дөреслекне танырга мәҗбүр Ул Солтанга
болай ди «Сезнең кан — Айдардан Шакир
хаҗиларга. Алабуганың урман хуҗаларына
каршы бунт күтәреп, себер киткән Айдардан
сезнең кан» Шәҗәрәсе әнә кайдан килгән,
ихлас советчыл күңелле Солтанның,
дөреслекне таба алмыйча, каңгырып йөрүе һәм
ахырда шул көе дөнья белән саубуллашуы
китап укучыны борчуга сала.
Солтанның кеше буларак эчке дөньясы
Нурия сүзләреннән дә бик яхшы аңлашылып
тора "Бу дөнья кешесе түгел иде бит Солтан
Үлем аның өчен куркыныч түгел иде Дөнья
малы аны кызыксындырмады, идея кешесе иде
бит Ул бит беркайчан да үзе өчен яшәмәде •
Солтан образының идея- эстетик кыйммәте
бүгенге яшь буынга яшәү мәгънәсенең асылын
ачып бирүдә, кешенең тормыш
ваклыкларыннан өстен торырга тиешлеген
раслауда
Әсәрдәге икенче бер якты образ Чишмәбай
турында сүз алып барганда халкыбызның
талантлы киң күңелле, батыр йөрәкле булуына
мең дә беренче тапкыр инанасың 'Кулыннан
гөлләр тама» дип әнә шундый кешеләр
турында әйтә торганнардыр инде Чишмә
суыдай бертуктаусыз игелек кылып торган
Каюм исемле бу кешене. әнә шулай яратып,
халык Чишмәбай дип атый Ул чит җирләрдә
шактый каңгырып йөргәннән соң. туган
авылына кайтып төшә Бәлки, бүтән берәүнең
авылдагы кешеләр арасына килеп өстәлүе
күзгә артык ташланмас та иде Әмма яңа күтә-
релеһ килүче колхозда Чишмәбай кулы белән
ат абзарлары, башка терлек-туар каралтылары
үсеп чыга, тегермәнгә җан керә, гүзәллек
һәйкәле сыман, чишмә янында матур йорт
пәйда була Каюм-Чишмәбай. Солтан кебек үк.
өзелеп ярата да белә Үсмер килеш Габбас
муллага икенче хатынлыкка бирелгән
Хәнифәгә булган сөю хис ләрен гомере буе
йөрәгендә йөртә
Ике дистә елдан соң әйләнеп кайткач, ул
Хәнифәнең Шәфика. Мәхмүт. Әхмәт исемле
балаларын үз канаты астына ала. Хә-
иифә 6*лян икесенең уртак бәхете булып
Шамил исемле балалары дөньяга килә Күрәбез
Чишмәбай чын мәгънәсендә табигать баласы
Анык бәхетле тормыш белән яшисе, җирне
матурлыйсы, балалар үстереп. аларның
куанычын күрәсе килә Әмма әшәке кешеләрнен
хөсс-тле күзләре аңа да җитә Сөйкемле Каюм-
Чишмәбай да әләк корбаны була
Авылдашлары да моның нахак икәнен белеп
торалар Ләкин алар яла ягучы Бүре Бадулы
дигән шыксыз кеше белән әчелешле булырга
теләмиләр -Ник дисәң.— ди хикәяләүче - аның
явызлыгы өстен чыкты- Иң аянычлысы шул.
Чиш- мәбайның гаепсезгә утыртылуын белә то-
рып. райком секретаре Шәяхмәт Айдаров
намуслы кешене аралап калу эшен ахырына
кадәр алып бармый Солтан тарафыннан -син
районның хуҗасы, нәрсә карадың7- дип
маңгайга терәп куелган сорауга ул -мин нишли
алам» кебек сүзләр белән акланырга тели Шул
ук Шәяхмәт энесе Солтан турында -мин синең
туры сүзле икәнеңне, күңелеңдә бер генә
алдау-ялган- лау булмаганны сал агызган
заманнарда ук аңлаган идем» дисә дә. аның
дөрес исемен кайтару өчен кайнарланып
көрәшкә ташланмый Мондый хәрәкәтсезлек
аның үз репутациясе өчен артык
хафалануыннан килә булса кирәк Ә бу әйбер
исә укучы алдында Шәяхмәтнең абруен
төшерүгә китерә Автор уйланмасы буенча яңа
җәмгыятьнең тоткасы булырга тиешле Айда-
ровлар токымының тормышка җайлашуын
күрергә теләми укучы Партия Үзәк Коми-
тетының Январь (1987) Пленумы бездә
•социализмның өстенлеген ачарга һәм фай-
даланырга мөмкинлек бирә торган прогрессив
үзгәртеп коруларны тоткарлау механизмы
хасил булу-ын билгеләп үткән икән, бу
экономик үсешкә генә түгел бәлки кешеләрнең
әхлакый якларына да турыдан-туры кагыла
Хаксызлыкны күреп тә. аны әйтми калдыру,
болай әйтсәм, бумеранг кебек үземә икенче
яктан китереп сукмасмы икән дип курку әнә шул
әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итәргә ымсынып
та. тоткарлау механизмы нәтиҗәсендә күтә-
релгән кулны кире төшерү җәмгыятебезгә
никадәр зыян китерә килде Бу күзлектән чыгып
караганда. Шәяхмәт Айда- ровнын кулында зур
хокуклар булган кешенең. практик адымнар
ясамыйча, -менә ул эшне эшләргә мин сиңа
киңәш итәм» дип читтә калырга теләве бу
образны бизәми Бертуган абыйсы эшче
Мохәммәтша аңа дөресен ярып сала: -Теге
заманнарда сиңа Шаукымлы Шәяхмәт дип юкка
кушамат такканнар Шикләнүчән Шәяхмәт дип
әйтәселәре калган Беләсеңме, иптәш пар-
тионный секретарь, җир йөзендә йөз ел куян
булып яшәгәнче, бер ел арслан йөрәкле булып
я шәвең әйбәтрәк»
Дврес биредә утызынчы еллар атмосфе-
расын исәпкә алмый булмый Әмма үзе иҗатта
шактый кыю булган Г Ахунов геройларын да
хәлиткеч алымнар ясарга сәләтлерәк итеп
сурәтләргә тиеш иде кебек
Романдагы тискәре образлардан Бүре
Бадул тормышчанрак килеп чыккан һәрхәлдә
ул үз холык-фигыле. индивидуаль сыйфатлары
ярылып яткан кеше булып күзаллама Чамасыз
физик көчкә ия булуы. аның өстенә кайнарлыгы
эш рәтен белүе, теләсә нинди кыен хәлдән
чыгарга юл таба белүе белән хәтта укучыда
үзенә карата җылы караш тудыра Балалары —
сугышта үлгән Тәхәви. интендантлык хез-
мәтендәге Җиһангир колхоз байлыгын җайлы
гына үз оясына ташып ятучы Ниса. кече уллары
Ширияздан Мифтах. Харис. кечкенә кызы
Мәхмүзә — барысы да яшәр өчен тернәкләнеп
туган, терелекләре белән аерылып торалар
Бүре Бадул — йорт җанлы крестьян Җимертеп
эшләвен дә. умырып ашавын да булдыра
Хатыны бар өстенә үзе күз төшереп йөргән
Хәни- фәгә әллә кайлардан әйләнеп кайткан
Чишмәбай өйләнгәч ул бу <яшь кияүнең»
сөякләрен сындырганчы -кыйнап ташларлык
дуамал да Болар һәммәсе аның кулыннан килә
Шәяхмәт сүзләре беләи әйткәндә. »ул кулакка
әйләнеп бара — үз йортына мал-мөлкәт
ташучы каракка» Ләкин Бүре Бадул мондый
эшләрен бик яшертен кеше бәйләнмәслек итеп
башкара Тик шулай да бу образ кылган
гамәлнең аның характерыннан килеп чыгуы
шарт Әйе Бүре Бадул әйбер урларга, үзенә
<ипамаган кешенең якасыннан алырга, сугып
аның тешен сындырырга мөмкин Моңа укучы
тамчы да шикләнми, чөнки аның холкына бу бик
туры килә Тик шулай да. аның авылдашлары
өстениән шикаять язарга каләм тибрәтүе
ясалма төсле тоела. Шәях мәт аның турында
«соңгы елларда танымаслык булып үзгәрде»
дисә дә Бүре Ба- дулның ялачы булып
әверелүен психологик нигезләү автор
тарафыннан җитенкерәми Канәгатьсезлек әнә
шуннан килә булса кирәк
Ә менә аның абыйсының малае булган Нух
Галләмнең Солтан өстеннән кара кәгазь
әмәлләве бик табигый килеп чыга Әйе Нух
Галләм кебекләр моны эшли алалар Бу
чиркангыч бәндәнең, үзен җиңелчә яралап,
сугыштан тылга качарга маташуына да укучы
шикләнми Аның, шушы әшәке нияте фаш
булгач төрмәдән фронтка җибәрелгән
Чишмәбай тарафыннан атып үтерелүе дә
укучыда теләктәшлек кенә уята Ялачының
берсе әнә шулай үз җәзасын ала Инде укучы
Бүре Бадулы белән Чишмәбай арасындагы
конфликт ни рәвешле чишелер икән дип
кызыксынып кала
Ә менә төп героиня булган Нурия турында
моны әйтеп булмый Әле очеиче кисәкне
укымасак та. беләбез, аның белән
барысы да яхшы булыр Ул фән докторы да.
профессор да булыр, абруй да казаныр Чөнки
анык үсеш юлы ботак-чатаксыз туры бара Ә
мондый шомалык укучының игътибарын бик
җәлеп итми
Романның сәнгатьчә эшләнеше турында
сүз алып барганда. Г Ахуновның татар
әдәбияты классикларыннан килә торган
сурәтләү чараларына тугры булуын канә-
гатьләнү белән билгеләп үтәргә туры килә Ул
сүзгә, аның яңгырашына, аларны урнаштыруга
бик игътибарлы Менә бу юлларны тыңлап
карыйк әле «Бер генә кош та күкене уздыра
алмый икән бит Сандугачның тавышы бер
аланга җитә, урман күгәрченнәре баш очында
гөрли, бөркет булып бөркетнең каркылдавы,
күп булса, бер кварталга ишетелә торгандыр
Әнә күке, бәләкәй генә бер кошчык, урманны
бөтенләе белән кочаклап, барлык аваз-
өннәрне үзенә буйсындыра, кеше булып
кешене — табигатьтәге иң бөек затны тынып
калырга, җир йөзендә күпме яшәргә икәне
хакында уйланырга мәҗбүр итә»
Язучы җәйге урманны күз алдына китерә дә
бастыра, шул ук вакытта табигать турында үз
уйлануларын укучылар белән бүлешә, аларны
да әйләнә-тирә турында уз карашларын
булдырырга өнди «Акылның да миңа кешедән
отканы түгел, үз башымда туганы
кадерлерәк».— ди икән. Г Ахунов башкаларның
да мөстәкыйль уйлый, анализлый белүен
хуплый. Шул ук вакытта ул тагын болай дип тә
өстәргә онытмый «Адәм баласының күңел
болыты үзе кичергәннәрдән генә түгел ата-
бабалар сөйләгәннән дә җыела» Дөрес, мин
болар- ны өр-яңа фикерләр дип әйтергә
теләмим Хикмәт аларның сәнгатьчә тукымада
кояш яктысында төрле төсләргә кереп
ялтыраган пыяла китекләредәй матур булып
урнашуларында Кайвакыт бер уңышлы табыл-
ган гыйбарә дә образны төгәл ачуга китерә бит
«Белешмәне бал белән балландырып, бик тиз
алырмын» дигән җөмлә ришвәтче Нисаның
портретын тулыландыручы әһәмиятле өстәмә
булып кабул ителә
Шул ук вакытта әсәрдә автор тарафыннан
уйлап бетерелмәгән яки игътибарсызлык
сәбәпле җибәрелгән төгәлсезлекләр дә очрый
Билгеле булганча, кафедра мөдире бервакытта
да үзе боерык чыгара алмый Кафедра әгъзасы
хакында бары тик коллективның утырышында
гына коллегиаль рәвештә нинди дә булса хөкем
ясалырга мөмкин Шуңа күрә 115 нче биттәге
«Ир- тәгәсен анын (кафедра мөдире Майский-
ның — Ф Г I имзасы куелган приказ стенада
эленеп тора иде инде» дип әйтү бу очракта
дөрес була алмый Янәшәдәге 114 нче биттә
тагын бер аңлашылмаучылык бар • Комиссия
Атаманованы профбюро бүлмәсенә чакыртты»
диелә биредә Тикшерел» торган мәсьәлә бу
очракта, чыннан да. профбюро эшчәнлегенә
карый, аннан соң, автор әйтүенчә. Нурия
Уразаева үзе да профбюро председателе
Ләкин шул ук биттә «биредә партбюро һәм
кафедра сайлаган комиссия эшли» дип әйтелә,
ягъни профбюробыз бик тиз генә партбюрога
әйләнеп куя Бу исә сәхнәгә җилән киеп кергән
артистның ялгышып иңенә толып салып чыгып
китүен хәтерләтә Тагын да арырак китсәк,
ягъни 135 нче биттә. Нурия «кафедраның өлкән
ассистенты булып эшли башлады» диелә.
Ассистент ассистент инде ул. аның олысы-
кечесе булмый «Тәрәзә буенда калын
сайгаклыктан каккалап куйган агач өстәл тора»
(203 бит) дигән җөмләдә дә мәгънә хатасы бар
Чөнки куаклык. агачлык, утынлык була, әмма
сайгаклыкны күз алдына китерүе кыен Бу очрак-
та «калын сайгаклардан» дип әйтү кирәк иде Ә
менә 208 нче биттә «мәктәп директоры
Муратов бер үк вакытта колхозда ревкомиссия
башлыгы да булып эшли иде» диелә Аз гына
ары киткәч. Бүре Ба- дулы әлеге Муратовка
«иптәш сыйфат комиссиясе* дип эндәшә Ә бит
ревкомиссия белән сыйфат комиссиясе—икесе
ике нәрсә. Солтан Айдаров, партия Үзәк Ко-
митетына хат язганда, «хәзерге көндә читтән
торып Финанс-экономика институтын
тәмамлыйм»—ди (240 нчы бит). Укучы белеп
тора. Солтан бу вакытта әлеге институтның
бары тик беренче курсын гына тәмамлаган була
Шуңа күрә «институтта укыйм» дип язу
дөреслеккә күбрәк туры килер иде Шундыйрак
алга сикереш Әхнәф Айдаров белән дә була Ул
җир төэү техникумын гына тәмамлый. 251 һәм
258 битләрдә автор аны институт тәмамлаган
югары белемле белгеч дип атый 277 нче биттә
«ун гәрәнкә бәрәңге» диелә Гәрәнкәне без
шалкан кебегрәк яшелчә әйбере дип беләбез Ә
авырлык үлчәме гөрәнкә дип әйтелә һәм
языла. Әйбәт әсәр тукымасында мондый
әйберләрнең булуы эчне пошыра. ул романның
сыйфаты кимүгә китерә
Г Ахунов эзләнүчән һәм әйтелгән фи-
керләргә колак сала белүче язучы Ул. әсәрнең
тулаем өч кисәген бергә эшләгәндә. әле аны
тагын сүтеп корыр, трилогия камилләшә төшәр.
Татар совет әдәбиятында шактый үзенчәлекле
булган һәм киң колачлыкка омтылган әсәргә
таләп тә зур. Авторга иҗатында уңыш теләргә
генә кала Ә ахыр нәтиҗәләрне өченче китапны
укымыйча чыгарып булмый, әлбәттә.