Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДАН
Чикләвек
Сап-сары. сап-сары. Чын алтын төсендә. Төсендә ни хикмәт? Хикмәте — төшендә.
...Кәефне кыра тик Корт булса эчендә.
1960
Балыкчы фәлсәфәсе
Бармак чаклы балык тотар өчен дә кармак кирәк.
Кармак алып, су буена бармак кирәк*Чуртан һәм сазан
Кечкенә бер Чуртан Әйткән: «Йотам!» Дәп-дәү бер Сазанның Коты
1965
Без барабыз. Безнең гадәт — Юлны үзгәртеш түгел! Җил җаена әйләнергә — Без җил күрсәткеч түгел.
1971
Юкка, юкка сары яфракларны Сибәлисең минем тирәли... Йөрәгемдә узыша яз атлары. Сыкрап йөрмә әле, көз-әби!
1964
Мин бит синең дустың диеп, еш киләсең, Я бер йомыш, я бер ашыгыч эш белән син.
Дуслык хакы — зур хак, алам, карышмыйм мин. Дустым өчен бер эштән дә ялыкмыйм мин.
Ә бер чакны минем сиңа йомыш төшә, Бер ярдәмсез үти алмас зур эш — өстә.
Ярдәм сорап сиңа килдем — ишетәмсең? Хәерче дип, артка чиктең ишектән син!..
1970
Без еш кына, бел, дус, хәйран ирне Уйламастан вәйран итәбез: Әүвәл, мактап, тәмам тилертәбез, Ә «тилергәч» — аннан өркәбез.
1972
Болытлар артында болыт бар, Офыклар артында офык бар. Карама караңгы болытка. Җит үз таңын аткан офыкка!
чыккан.
Әле көньяктан исә җил. Әле төньяктан өрә.
Я ягымлы елмая ул,
Я салкыннар китерә.
Бөртекләп жыела бөртекләр. Бөртекләрдән туа көшелләр. Күптән белгән моны кешеләр. Белмәгән тик минем ишеләр
1980
Тәкәбберлек
Үзенчә һәркем дә зур. һәркем эре.
Мин.— ихтимал, әле ин тәкәббере.
Көтү-көтү кандала талаганда.
Яткан кебек кашынмыйча һаман да
Бирмимен сер. сиздерми йөри бирәм.
«Бар»ымны «юк» дисә дә якын-тирәм.
Сөйли берәү шыр ялган минем хакта. Мин — су канкан. Бирмим аны уйлап та.
Минем алга керә нахал чиратка.
Кычкырмыймын. Ваклану ят ир-атка.
Шулай йөрим, чөнки мин зур. мин — эре. Мин — дөньяның горуры, тәкәббере.
Эрелекне минем, димен, күрерләр.
Кызганыч тик., әрәм үгә гомерләр..
1982
«Бөркет мин!» дисең. Бул. ярый' Күңелеңә ләкин беркет Бөркет, җаный, бүре аулый. Бөртек чүпләми бөркет.
1983
*
Очраштык без гомер язында Ялы чирәм кебек чагында. Белмәдек без язның үтәрен. Гаптал үттек яшьлек чирәмен.
Очраштырды язмыш тагын да Көзге камыл кебек чшында. Беләбез дә гомер үткәнен — Табып булмый яшьлек эзләрен.
1983
Сискәнү
Болын. Сахра. Яшел келәмендә Ятам тыңлап Җирнең сулышын.
Әллә нинди сәер халәт миндә — Бернәрсә дә килми уйлыйсым.
Әнә. пешеп килгән эре жиләк Кояш белән нидер сөйләшә.
Чыпчык күзе утыра нидер көйләп.
Ике ак ромашка серләшә.
Күк чикерткә — болын сорнайчысы Әй чиртә соң кылын, әй чиртә!
Көмеш кылган — аның тыңлаучысы.
Башын иеп тынган бер читтә.
Тукта! Кинәт ник сискәнде кылган? Чикерткә ник читкә сикерде?
Нәрсә булды? Кинәт баш астымнан Җир бер сәер тетрәү китерде.
Әллә, күкрәп, урман артларыннан Давылланып, яңгыр киләме?
— Оеп ятма, уян. уян. уян! — Дип. Җир миңа аваз бирәме?
Ниндидер ток үтте күкрәгемнән.
Җаным купты кинәт сискәнеп: «Болыннарың, чәчәкләрең белән Киттең мәллә, Җирем, тетрәнеп?
Югалтмасмы ритмын синең йөрәк?» — Шул уй. шул гамь зиһием каплады. Әллә Җирнең, әллә минем йөрәк Ярсып-ярсып тибә башлады.
Табип эзләп ашыгып киенгәндәй Сикереп тордым болын-келәмнән.
— Тиз йөр! Тиз йөр! Тиз! — дип теләгәндәй Озатып калды гөлләр, чирәмнәр.
1981
*
Телсез йөрде гомергә. Хәзер баеган сергә,— Бик тели сөйләшергә. Тик шунсы гына яман — Бер якыны калмаган. Сөйләшә алмый агаң.
1983