ШИГЫРЬЛӘР
Тукайга
һәр ташында Казан урамының. Беек шагыйрь, синең ззең бар Куңеллердә яши миллион моңың Эзең гена түгел, үзең бар!
Пушкин белән беравыздан, Тукай, Син Парнаска безне дашасең. Җырга дисәң туган телебез бай, Бай тел яши, син дә яшәрсең!
һәр яз саен изге туфрагыңда
Гелләр чәчәк ата бер дигән!
Синең арттан Такташ, Туфаның да «И туган тел, матур тел!» дигән
Шул тел белән без азатлык дәртен — Даһи Ленин уен аңладык!
Шул тел белән татар шигъриятен Җиңүләргә, яуга кауладык
Атладың син бергә илең белән, И мокатдәс сазың чыңлавы! Җәлилләрең барды синең белән, Бетмәде кеч, кылыч сынмады!
Өч фәрештә килде каршыма
Кәнәфидә утыра идем калгып.
Өч фәрештә килде каршыма;
Күз алларым кинәт китте балкып, Сәлам биреп тора барсы да.
— Сәлам!—дидем,— ишек какмый гына Кергәнсез бит, ярый, әйдәгез,
Я, сөйләгез, эш нәрсәдә тора. Кайсыгызның нинди хәйләгез?
Газазилнең йомышы иллә кызык, Кинәт җилән җиле эченнән
Ул күрсәтә шешә муенын сузып:
— Унбиш исәбеннән эчертәм.
Дидем — Тәңре дөрес бизгән синнән. Күк капусын дөрес бикләгән.
Эчим дисәм, кибет бәясеннән Алып куйган ширбәт бетмәгән.
Юкка борчып кабат килеп йөрмә!
Я, Газраил, синдә ни йомыш?
Ә Газраил әйтә:—Тиңли күрмә Шайтан белән, миндә бик зур эш.
Хезмәт иттең, ял да итеп кара, Язмаган гел исән калырга: Хафаланма, гәүдәң үзеңә кала. Килдем фәкать мин җан алырга.
— Рәхмәт инде, кайгыртуың күренә...
Тик җан алма, ал син гәүдәмне: Җан һәрвакыт йолдызларга үрелә, Ә тән сөйри аска бәндәне...
Менә шунда Җибрил телгә килде:
— Дөрес түгел, шагыйрь, фикерең, Бераз уйлап сөйләү кирәк иде...
Ә мин менә илһам китердем!
Син үз итсәң, мине, дус дип танып, Тыңлама шул ике азгынны: Исеңдә тот, телен белсәң, халык Кабул итә ТУЗГА ЯЗГАНны.
Җаның белән ашсаң да син күккә. Тәнең белән җирдән аерылма: Яшим дисәң колак сал син күпкә, Мәрхәмәт юк илдән аерымга!
Кәнәфидән сикереп тордым. Хәйран! Рухым мәҗнүн минем тагын да! Газраиллар инде чыгып тайган, Җибрил генә калган янымда.
Очрашу сагышы
Без очраштык кинәт, көтмәгәндә,— Каушап калдым сине күргәчтен Син төшендең, ахры, минем хәлгә. Үзең туктап миңа эндәштең.
Бүгенгедәй җанлы минем алда:
— Сезне беләм,— дидең,— күптәннән. Бу көчлерәк тәэсир итте аңга Кинәт яшен сугыл үткәннән.
Икеләндем башта, күзләреңдә Ләкин күргәч җылы бер караш, Мин исердем тавышың, сүзләреңә, Әсирлегем тәмам булды фаш...
Гашыйк булу шулдыр бер күрүдән!
Без әверелдек якын дусларга: Гыйш вә гашрәт урын бирде түрдән, Мин буйсындым син ни кушсаң да.
Хатирәле Казан урамнары, Казан суы буе, таш койма... Кайда сез, әй, бәхет томаннары, Күңел һаман сезгә ашкына.
Нәрсә була инде, рәхәт чагым, Тик бер генә кайтсаң ичмасам,— Син дә. бәгърем, шат елмаеп тагын Элеккедәй кинәт очрасаң?!
1М5.
Өмет уты
Сөйделәр, сөйдем, Йолдызлар чөйдем.. И күңелләрнең Бәхетле чагы! Шәбендә атның Бәйгеләр чаптым. Инде басылды Тояклар чаңы.
Төштем толпардан, Кышкы кич.. Кардан Алга юл ярыл Барам далада Тынлык-иптәшем Кыраулы чәчем Иңнәргә төшеп Тузгый, тарала
Ат килә арттан Арбап ерактан Төтенле бер өй
Күренә әнә
Ут алган көйгә, Шул җылы өйдә Көтәләр диеп >Цан өметләнә.
Атка ак япма;
Үзең түр якка. Сый да хөрмәткә Рәхим итәсең Я гаҗәп өмет! Язмыштан көлеп. Җикие бәхетле Итәр икәнсең!
Ни кирәк артык! — Уйларга батып Бетә арулар, Онытыла кышлар; Яктыра аңнар,— Истә узганнар.
Уяна җанда Татлы сагышлар!.
Мөгаллим
Кеше акылы сыйдыралмаган белем — Китапларда яткан хәзинә.
Ала алсаң шуннан бер бөртеген Ал, бәхетле кеше, аз димә.
Тирән, чиксез бит ул белем эше, Мәгънәсе зур хикмәт сүзенең: Никадәр күп белгән саен кеше Аз белгәнен белә үзенең.
Күл мәктәпләр тәмам кылып була. Тик белемне тәмам кылмак юк! ..Ләкин җитмеш ике ел кен-тен уйлап, Хәзер белдем бер әйбер белмәвемне.
Белгән кеше: «Белим!» дип омтыла, Ә белмәгән: «Белам!» белән тук.
Китапларга кереп кеше аңы Китаплардан кайта акылга: Җиһандагы базарлардан аны Сатып алып булмый алтынга.
Бар байлыгым китап томнарында, Күз нурларым шунда түгәм мин. Гаҗәпләнмә укып туймавыма,— Мин гел шәкерт, китап — мөгаллим!
1985
Син үзең
Бер офыкта ал таң ата, берсендә кызыл шәфәкъ: Эңгер ята—кояш бата, ул кызыл якуттай нәкъ. Янам шәфәкъ белән бергә, балкыйм алсу таңнарда! Мондый халәт була икән диләр, сирәк җаннарда.
Син дә мине шуңа күрә ярата-сөясеңдер, Бердәнберем, әллә кемем, гел терем диясеңдер:
Миңа җан өргән — терелткән, «әллә кем» иткән дә син, Рухымны изге юлларга җитәкләп илткән дә син.
Шәфәгымне ал таңнарга тоташтырганым да син, Вөҗүдем, аңыма иман урнаштырганым да син, Шигърият дип диванага сабыштырган да үзең, Толпарымны бәйгеләрдә ярыштырган да үзең.
Таң булып күңлем күзен камаштырган да син генә, Дөньямны җәннәт итеп саташтырган да син генә.
1985.
Күкерткенәм
Күксел ялкын синдә, күкерткенәм, Күзләреңнән киләдер ул төс, Кагылу белән кабынасыңны беләм, һәрни әйтсәң — сүзең бик дөрес.
Син «ә» дисәң, «я» дип кенә торам, Каршы килгән белән мәгънә юк. Табыйм асам да, гел сәҗдә кылам, Минем өчен синнән әгъля юк!
Җитен төсле сары чәчләрең күк Саргайтмассың әле алай да, Тиңләмәссең әле бөтенләй үк Йомыш үти торган малайга.
Бозга тартым күксел күзләреңдә Җылы да бар төсле, наз да бар. Булдырасың, теләсәң, үзгәрергә: Кыш артыннан чөнки яз да бар!
Ишетә микән
Сибгат Хаким истглегенг
Җыелганбыз Тукай михрабына Шагыйрьләрнең әллә ничәве. Шигырь сөючеләр килгән монда, Сибгат алып бара кичәне.
Шыпырт кына шунда миңа кордаш Елмайды да мыек астыннан:
— Сөю җырың бу кичәгә бик хас. Укы әле,— диде,— Арслан.
Укы әле теге «Кызлар»ыңны, Бер күңелләр китсен ачылып. Тыңласыннар әле сызлавыңны Гүзәлләргә табынып, баш орып
Сөю моңың чын йөрәктәй чыга. Күренә рухан күккә ашканың!
Синең көчле гыйшкың чынлыгына Инде мин дә ышана башладым,—
Диде шагыйрь... Ә мин нәрсә әйтим? Мәхәббәттән анык туймавым!
Ишетә микән әле дә Сибгат Хәким Лирам хәят җыры уйнавын?!
1984
Арыну юк
1985
Сызлану
Боегып йөргән чагым,— Гөлчәчәкләр төсле сулып. Коелып йөргән чагым
Тыелып йөргән чагым,— Гашрәтне куеп, акылга Сыенып йөргән чагым
Томанда тирә-ягым, Тирән сагыш дәрьясында Коенып йөргән чагым
Ниләр кетемдер тагын?!.
Әй, найларда син — ваемсыз Уйиаган-келгән чагым'
»985
Тиңлисез гамьсез бәндәгә, Күп минем кайгыларым Юк минем көләч хәлдә дә Кайгыдан аерылганым
Хәсрәтләр агу булса да. Иот үзең, дим, сиздермә Җаным борчуга тулса да. Рәхәт булсын дим, сезгә
Без бит хәят дигән туйда, Бозылмасын тантана
Язмыш уйный,— син дә уйна,— Хәсрәт ул бер таркала
Өзгәләнсәң, аһ орсаң да. Сыгылма сагышлардан Хикмәт иясе булсаң да, Арыну юк ялгышлардан
Диңгез тубыктанмы?
Эскиз
Диңгез томан сулап ята,— Җылыга!
Сусылулар курай тарта — Җырына.
Оеп тора тирә-яклар,
Тын алмый.
Бу чак ауга акчарлаклар Чыгалмый.
Тылсымлы моң күк томанда Тирбәлә.
Кинәт әкрен генә таңнан Җил бәрә.
Кояш поскан кереп пәрдә Артына,
Ул оялчак микән әллә?
Тартына.
Чыгар әле, түзмәс, томан Таркалыр.
Балкышына бөтен җиһан Таң калыр!
Шулай туа икән бу як
Иртәсе.
Уян, кеше, шат табигать Иркәсе!
1985.
Артист
Артист уйный дип әйттермәс идем, Тыяр идем, килсә хәлемнән: Сабак алып ул рухыннан илнең, Сабак бирә тормыш фәненнән.
Язучылар үзенең язуын белә, Алалсаң син укып ал ләззәт. Артист, сөйләп, язмага җан өрә һәм күрсәтеп бирә сурәтләп.
Юк, уйнамый артист, янып яши Каһарманнар булып сәхнәдә: Аның йөзе бер якты, бер яшьле, Ул... бер — хәким үзе, бер — садә...
1985
Ашина—Алтай төркиләре шәҗәрәсе.
Дулу — Болгар шәҗәрәсе.
Бирренделәр Берендеи— башка кабиләләр кысрыклавы аркасында рус князьләренә бирелеп, утраклыкка күчкән төрки кабиләләр төркеме Соңыннан Алтын Урда гаскәрләренә кушылып китә.