РӘХМӘТ СИҢА, ЯЗМЫШ!
Бу тормышмы җырга салабыз дип без уйладым микән ул чакта. Шигырь утын кабызыйм дип алла Себерде без яктык учаклао
Пошиларның бездән курыкмыйча артыбыздан калмый йөрүе, мүк җиләге, симез гөмбәләре рифма өчен генә түгелдер.
Көшелләрдә ашлык янмасын дип, уттай кызышуы кулларның, «Бер-ике-өч, алдык!» — дигән сүзләр ритм өчен генә булмады.
Черки безләвеннән чеңләп торган тайга сукмагыннан узганда шигъри тема эзләү дигән максат булды микән безнең уйларда?
Юк, дусларым, шагыйрь булам диеп махсус өйрәнмәдем тормышны.
Яшәдем мин янып, һәм янулар матур җыр язарга булышты.
Эшләре белән кешеләр җаныма эз салгандыр киң далада сызып уздык беренче буразнаны.
Юк, эзләп бармадык анда «озын сум»нар төргәген, без алтын бөртекләр чәчеп, үзебезне эзләдек.
Белергә теләдек шулай эштә тамган тир тәмен, егетлек һәм намус көчен, җир тәмен һәм җыр тәмен...
Рәхмәт, язмыш, өлеш бирдең миңа шундый сәфәрдән,— йолып калдың — гомер буе йокымсырап яшәүдән.
Атлантлар
Болак янындагы бу урында булган элек Печән базары.
Хәзер монда бакча. Бакчада өч Атлант тора тотып Җир шарын.
Күгәрченнәр килеп куна җиргә,— Атлантларга алар ышана: Кулларыннан төшермәсләр Җирне, күтәрүе авыр булса да.
Без — малайлар — шунда уйный идек, кинәт шартлау — Болак ярында!
Колак яныбызда җил сызгырып, күккә очты бензоколонка!
Әмма ләкин дәһшәткә үч итеп, яшь агачлар калды. Җир калды: Өч баһадир саклап калды ахры безнең өчен ул чак аларны...
Әтиемнең шаяртуы истә:
«Ялга җыена икән атлант»,— дип,— Алыштырыр кеше бәлки синдер?! — Бер атлантның урыны вакант»,— дип...
Сонет
Куп нәрсәнең сере ачылды инде галәмнәрдән Җиргә баккан заманда. Тик «җан» дигән мәҗүси бер сүз генә сәясәткә серен чишми һаман да.
Җан — мәңгелек, ул — кешенең канында, бирешми һич тормыш суккаи-какканга, рухыңны ул балкыта йолдыз булып, иреннәрне иреннәр уятканда.
«Җан нәрсә?» — дип сорасак без, сәясәт әйтер бәлки —Ул — мәңгелек сәяхәт. Белмим, ни соң яндырып рух чырагын езгәләнә, моңсулана, сагына?
Кул урнында пар канатлар тоямын ашыкканда җан сейгәнем янына.
Сөембикә легендасы
(.КАЗАН ДӘФТӘРЕ» ННӘН)
Тене авыр була Казан ханшасының, ул төшендә күрә Мәскәү патшасының шәһре Казанны камавын як-ягыннан Әнә күкне алсулата зур янгыннар! Гаскәренең ялт-йолт килә сөңгеләре! Котылырга бәлки соң түгелдер әле. Сөембикә менә биек манарага, «Выж-выж!» итеп уклар оча колак янда. Ходавәндә! Чорнап алган елга ярын ак чатырлар... Гаскәр, гаскәр янгын, янгын Аһ! Коелыр микәнни соң тагын каннар? Каршылыклардан кыела нигә җаннар?! Ялваруның файдасы юк, диннәр — көчсез Көчсез булсаң, «гөнаһларың» булыр чиксез. Кол итәргә уйлаганнар безне, имеш, ләкин юкка! Алалмаслар тере килеш Манараның түбәсендә Сөембикә дога кыла соңгы талкыр багып күккә, аннан үзен таш шикелле түбән ата!
...һәм уяне Куркуыннан тиргә бата.
Халык хәтере көчле икән үлемнән дә... Шул төш әле кай ара кергән телләргә?! — Әйләнгән ул канатлы бер легендага ханлык түгел, халык канат куйган аңа. Шуннан бирле, дәверләрне кичә-кичә, киләчәккә бара Хыял-Сөембикә
Шаммл МАННАПОВ тәрҗамвлвр