ОРЕНБУРГНЫҢ МОҢЛЫ ЕГЕТЕ
һәр олы елга челтер-челтер аккан нәни генә кизләү-чишмәләрдән башлана. Җир- ана
куеныннан тыйнак кына типкән йөзләгән-меңләгән чишмәләр бергә кушылып. Идел кебек мәһабәт
елгага әвереләләр. Культурабыз тарихына күз ташласак та. шуңа охшаш хәл күрәбез: кечкенә генә
елгачыклар, ерганаклар янына сыенган йөзәрләгән авылларда дөньяга килгән егет кызлар
әдәбият сәнгатебезнең гүзәл сәхифәләрен язганнар By яктан караганда Оренбург туфрагы аеруча
бәрәкәтле булган. Халкы быэның рухи дөньясында тирән эз калдырган шәхесләр, вакыйгалар
белән бәйле урамнарга, тыкрыкларга гаять бай бу шәһәр.
Менә Трофимов тыкрыгы. Биредә мәшһүр Багъбостан мәктәбе эшләгән. Әнә Соленый
тыкрыгы. Анда Хөсәен Ямашевлар татар телендә беренче большевистик «Урал» ны чыгарганнар.
Ивановлар тыкрыгы исә культурабызның ике зур әһеле исеме белән бәйле. Монда күренекле
язучы һәм публицистыбыз Шакир Мөхәммәдев яшәгән. Алар- дан берничә йорт аша гына торган
Харис ага гаиләсендә 1910 елның 4 январенда дөньяга килгән балага Җәүдәт исеме куялар.
Соңыннан музыка сәнгатебез күгендә якты йолдыз булып балкыячак Җәүдәт Фәйзи беренче булып
әнә шул тыкрыкның бәбкә үләннәренә аяк баскан.
Язмыш бабай бәләкәй Җәүдәтнең композитор булачагын әйтерсең алдан ук белеп торган. Үз
гомерендә беренче тапкыр фортепьяноны ул шул ук тыкрыкта — Ш. Мөхәммәдев өендә күрә, аның
уллары — «гаилә ансамбле» башкаруында яңгыра ган татар халык көйләрен күңеленә сеңдерә.
Язмыш юмартлыгы моның белән генә чикләнми. Боек революция көннәре якын лашканда
шәһәрдә «Музыка драма» җәмгыяте оеша. «Акмый тынчып тора торган кечкенә күлне—шәрык
музыкасын - олуг сәиаигы нәфисе диңгезенә тоташтыру өчен, Оренбург мөселман музыка вә
драма җәмгыяте кечкенә бер канау казырга кереште: музыка мәктәбе ачты. Хезмәт зур. Көч аз,
ләкин ул... кибеп бетәчәк түгел».— дип музыка сәнгатебезнең якты киләчәгенә зур өмет баглап
язган бу турыда күренекле әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Кәрими. Җәмгыятьнең
идарәсендә шәһәрнең танылган кешеләре, язучылар, мәгърифәтчеләр Шәриф Камаз. Фатих Кәри
ми, Харис Фәйзи. Заһид Нуркиннар. Җәмгыять тырышлыгы белән 1918 елда тарих та беренче
буларак «Шәрык музыка мәктәбе» ачыла.
Музыка сөюче татар яшьләрен үзенә тарткан сәнгать, мәгърифәт учагы бала ларны да читкә
какмый, әлбәттә. Туры килеп торуын гына кара Нәкъ менә Җәүдәтнең күңеле хис-моң белән
сугарылган вакытта Оренбургка яшь композитор Салих Сәйдәшен килә. «Бүгенге көн кебек
хәтеремдә.— дип искә алган соңыннан Җ. Фәй зи,— 1920 нче елның көзендә булса кирәк, мин.
иптәшләрем белән, кичләрен шунда (музыка мәктәбенә — Җ. М.) барып, зәңгәр күзле бер матур
яшь егетнең трубада уйнап һәм шул ук вакытта дирижерлык итеп, тынлы оркестр белән
«Хәйбулкнн». «Тукай» маршларын яңгыратканын тыңларга ярата идем. Ул сөйкемле абый татар
халкының булачак беренче профессиональ композиторы Салих Сәйдәшев иде. Мин 1921 нче елда
шул мәктәпкә укырга кергәндә, ул аның директоры иде» Музыкаль белемне Җәүдәт беренче
булып Хәлимә Ибраһим кызы Терегулованың (Булатова) фортепьяно классында ала. Халык
җырларына, музыкага мәхәббәт тәрбияләүдә агасының, атаклы драматург Мирхәйдәр Фәйзинең
дә өлеше зур булган, әлбәттә.
Дөрес, Оренбург музыка мәктәбен тәмамлауга ук Җәүдәт Фәйзи ныклап торып музыка белән
шөгыльләнә башламый әле. Мөстәкыйль иҗатка омтылыш яшь Җәүдәтне иң элек әдәби әсәрләр
язуга этәрә. Аның унбиш яшендә язган «Күз яшьләре, дра часы үз вакытында Оренбург татар
драма театры сәхнәсендә куела. Музыканы гомерлек юлдашы итеп сайлау фикеренә ул соңрак.
Казанга китеп университетның юри дик факультетында укыган чорларда, мәшһүр Такташ
сүзләренә язылып популярлык казанган «Урман кызы» кебек җырлары иҗат ителгәч киләчәк.
Әмма аның күңелен дә туган теленә, җырга моңга мәхәббәт нәкъ менә Оренбургта — даладагы
калада бөреләнә башлый.