Логотип Казан Утлары
Повесть

ЛАЧЫН КОШКА КҮКЛӘР КАДЕРЛЕ


18 нче укчы дивизия составындагы ifl нче полк командиры Барый Кадер млтовның онытылмас батырлыгына багышлыйм
Автор
чы кичерелмәгән халәт
Бу якларга килгән кешне үк. кирәге чыга калса дин алынган, әллә кайчан язып тутырылган көндәлек дәфтәрем арасыннан каен яфрагы хәтле кәгазь кисәге очып төште
Хәзер исә, кем әйтмешли. Кабан күле кадәрле зур өстәлемдә шушы саргая башлаган кисемтәдән башка бер әйбер дә юк
Әлеге кәгазь кисәген кайчан кисеп алганымны хәтерләмим, әмма ни өчен икәнлеген аермачык аңлыйм: Татарстан уллары Бөек Ватан сугышы кырларында күрсәткән фидакарьлекнең сүзсез бер шаһнте. КҢлер буыннар хәтерендә онытылмыйча саклана торган Батырлыкның сынар кыйпылчыгы. уртак Ватаныбыз каршындагы пакь йөзебезгә тап төшермәс көзге ул
Бу Батырлыкның сәхифәләре халкым өчен мәгълүм түгел, минем күңел күземә дә бары тик хәзер генә, яу кырларында һәлак булган .»тн ләребез яшен байтакка узып киткәч кенә. Бөек Җиңүнең кырык еллы
ГАЗИЗ КАШАПОВ (/W) прозаик. • С.’мум ц«.«< > «fnup гмяыч u.t<» «Я ышан» дигзн китаплар авторы Бревне* и/зһзрешһ чши
нигез гүли дә гүли
Дымлы ?кил исә Яз исләренә манчылган бу дымлы жил куе болытларны мин белмәгән якларга таба куа да куа
Кояш, иртәнге якта гына бераз күренгән сыман булып алды да, каядыр еракка, салынкы-сүрән болытлар артына кереп яшеренде
Ничәнче көн инде аңлашылмас сәер бер халәттә яшим мин Эшем эш. ашаганым аш түгел Ул халәтне берничек тә аңлатып булмаган кебек аңардан беркая качып котылу чарасы да юк. ахрысы Серле, сихри, хыялый бер халәт ул. моңар
гын бәйрәм итеп уздырганнан соң гына ачылды, йөрәгемнең ерак тамырларына үтеп керде.
Гадәттәгечә, бу юлы да ижат йортына ярты чемодан кулъязма, тәмамлыйсы эшләремне тутырып килгән идем Ләкин... аларга. тотыну дип әйтмим, әйләнеп тә караганым юк...
Баш миенең иң сизгер өлешеннән давылланып, кайтаваз булып бер үк сүзләр актарылып чыга Ул сүзләрнең чакырулы авазлары, тынлы оркестрның көчәя барган тавышлары сыман, ксмак төбемдә ка- бат-кабат яңгырый:
— Гаепсез кешеләргә тимәгез! Кудров мин булам!
Бу набат шулкадәр көчле, шулкадәр котылгысыз ки. мин ни кылырга. кая барырга, нәрсә эшләргә белмичә аптырыйм, чарасызлыктан интегәм Әйтерсең, мин япа-ялгыз Смоленск урманнары арасына кереп адашканмын да чыгу юлын таба алмыйча йөрим Шулай йөрим-йөрим дә, аптырагач. Хачлы авылына барып чыгам
Анда исә мине тагын баягы:
- Гаепсез кешеләргә тимәгез!!!—дигән үлемсез аваз көтеп тора.
Ниндидер могжиза ярдәмендә яңадан Гәрәбә диңгез буена әйләнеп кайтам Әлеге чакыруның яңгыравык авазларын акчарлак тавышлары арасында адаштырып калдырмакчы булам.
Кая инде ул!
Дөрес, бу юлы Гәрәбә диңгез тынычланып, басынкыланып калган, ләкин мин беләм аның төпсез тирәнлегенә дә шушы ук чакыру авазлары сеңгән.
Мәңгелек дулкыннар гасырлар дәвамында юылган алтынсу комлыкка йөгерешеп менәләр дә. хәлсезләнгәч, көч тупларга ашкынып артка чигенәләр, яңадан үз ишләренә кушылалар һәм ишетелер-ишетелмәс сулкылдап:
- Тимәгез!!!— дип эндәшәләр.
Мин. юеш комда ярылып яткан эзләр калдыра-калдыра, диңгез буенда саф һава сулап йөрүчеләрнең сәер карашларын ияртеп бар көчемә еллар каршына йөгерәм...
Хәзер миңа ерак еллар аша килгән чакыру авазы аермачык ишетелә. Ашкынулы хыялым ул вакыйгаларны жанлы сурәткә әйләндерә, чынбарлыкка кайта-кайта хәтер тасмасы сүтелә башлый.
Яз исләренә манчылган көрпә кар болытлары агыла да агыла.
Дымлы жил исә.
Җепшек кар ява да ява ..
Беренче кисәк
1
Кайдадыр якында тагын бер мина шартлаганнан соң, әйләнә-тирә тынып калды.
Дөрес, тоташ шартлаулар тетрәндергән колагы һәм борын тишек-ләреннән кан саркып торган Кадермәтов моны ишетмәде, ләкин ниндидер эчке бер сиземләү аны сискәндереп жибәрде. селкенергә мәжбүр итте Ул. яна гына судан чыккан ат шикелле калтыранып, өстендәге туфракны коеп төшерде.
Бераздан кан килү туктады, акрынлап жирдәге тавышларны аеру мөмкинлеге туды, әмма баш миенең гүләве басылмады Шулай да Кадер-мәтов аермачык төшенде: атыш тынган, баягы мәхшәр басылган. Мина һәм снаряд чокырларыннан төтен һәм әчкелтем-сасы тротил исе аңкый
Барый Кадермәтов үзенең яралымы-түгелме икәнлеге турында уйлап та карамады Ул. туктаусыз сугыш эчендә байтактан чигенеп килүеңә
карамастан, әлегә кадәр бер генә мәртәбә дә яраланмаган иде Дөрес, аны инде фашист козгыннарыннан сибелгән бомба һәм эреле-ваклы снарядлар берничә мәртәбә җиргә күмде, траншеяларны таптап-изеп килүче танклар өстеннән узды, контузия миңгерәүләтте, әмма бер генә адашкан ядрәдә, тары ярмасы хәтле кыйпылчык та хәзергәчә айын тәненә эләкмәде Бу юлы да Кадермәтов тән ярасы булу-булмауны _ сизмәде, тик казакларына гына төеп-төеп мамык тутырылган шикелле £ Әнә шул хәл дөньяда ни барын ачык ишеттермичә казакның сизгер- ч леген томалап тора иде. *
«Тагын, дип уйлап алды Кадермәтов ачынып, тагын инде | ничәнче тапкыр чолганыш элмәгеннән чыгарга туры кнләчәк Мондый * кыямәттән сон исән калучылар булса, билгеле?»
Соңгы уй Кадермәтовны айнытып җибәрде. башындагы мингерәу- 1 ләнү кимегәндәй булды һәм ул. куллары белән гәүдәсен җирдән күтәрә = төшеп, эндәште:
Ип тәшләр Исәннәр бармы?
Көек исе таралып өлгермәгән кырда кабер тынлыгы хөкем сөрә 1 иде Колаклардагы бер көчәя, бер кими барган шаулау-сызгырудан ♦ битәр берни ишетелмәде 5
Кадермәтов тагын, бу юлы тезләренә баскан килеш, әле бер. әле = икенче якка борылып
Исәннәр, булса, тавыш бирегез’- дип кычкырды
Тавыш-тын ишетелмәде *
Борын эчендә укмаша башлаган кан сулыш алырга ирек бирмичә 2 тора иде, Кадермәтов аны ун кулы белән кысып чыгарды Шул көчәнүдән ; соң. ни хикмәттер, дөнья шау-шулары аермачык ишетелә башлады Юкса - әле генә бөтен тирә-юнь тынлыкка күмелгән кебек иде. баксаң кон тузия миңгерәүләндерүе шулай иткән икән Ерактагы туплар шартлавы, авиабомбалар гөрселдәве дә ишетелеп куйды һәм Барыйның казак төбендә диярлек козгын карылдавы яңгырады Бу хәл майорны чынбарлык ка тагын да тизрәк кайтарды «Ах син, кабахәт диде ул. кипшенгән иреннәре белән генә пышылдап Аннары бөтен ачуы һәм нәфрәтен туплап кычкырды Булмас, барыбызны да кырып бетерә алмассыз Торырга. Кичекмәстән торырга кирәк, исән калучыларны эзләргә. .>
Исән калучылар
Күпме генә икән инде алар. Барый Кадермәтов полкында сугышучылар-’
Менә ничәнче көн инде, ил чигеннән бирле канлы бәрелешләрдән чыкмавына карамастан, сугышчанлыгын югалтма) ан сирәк полклар ның берсе теткәләнгән, ләкин тар-мар ителмәгән килеш көнчыгышка таба чигенергә мәҗбүр Әйе әйе. тар-мар ителмәгән Биредә) е бәрелешкә чаклы майор Кадермәтов полкының нибары җитмешләп сугышчысы бар иде Асылда ул әле һаман паж булып санала, шуңа тәңгәл сугышчан бурычлар ала. димәк, яши иде. Чөнки аны беректереп торучы Кызыл Байрак алар белән нд<
Байрак искә төшүгә. Кадермәтовның бөтен тәне, аяк куллары тартылып. сискәнеп куйды «Кайда, кайда ул5»
Майор үз-үзенә «һек» дип көч өстәде, башта дүрт аякланды, аннары шул хәрәкәтен дәвам иттереп торып ук басты Гиз буыннары хәЛсез- лектән калтырый, күз алларында кара болыт кайпылчыклары кебек таплар йөзә иде Барый, хәлсез аякларын көч-хәлгә селкетеп, үзен ике адым атларга мәҗбүр итте, таплардан арынырга тырышын күзләрен еш еш йомгалап торды һәм каршысында гына төтенләп торган бомба чокы рын күрде Хәтер ачыла төшкәч, шушы чокырдан фашистларның соңгы атакасына каршы ут ачкан пулеметчы Мнхәммәтҗановны «зләргә ният ләнде Майор бер алым ушарак атлады, туктап хәл алгандай итте, яңадан кузгалды, сулгарак борылып басты һәм чокырның эченә күз төшерде Баягы кара таплар таралганчы текХзеп текәлеп карады
Мөхәммәтҗановның пулеметыннан, кем әйтмешли, «мөгезе дә тоягы» гына калган иде...
Кадермәтов тезләнде, аннары куллары белән таяна-таяна чокыр читенә сузылып ятты да аска карады Старшина Мөхәммәтҗанов әллә ничек җайсыз һәм гайре табигый килеш бөгәрләнеп, башын туфрак томалаган хәлдә хәрәкәтсез ята иде.
- Әмир Әмирҗан. якташ, диде полк командиры, чокырдагы иптәшенә таба үрелеп..
Старшина дәшмәде, селкенмәде, тереклек билгесен күрсәтмәде. Кадермәтов чокыр читенә утырды да. куллары белән ян-ягына тотынып һәм аякларын саклык белән генә аска таба сузып, басар урын табарга тырышты Тапты Ниһаять, ике кулын берьюлы җибәреп. чокыр төбенә төшеп басты Шуннан сон. бил каешыннан ике куллап тотып, Мөхәммәтҗановны үзенә таба тартты Беравык хәл туплагач, кулларына тезләре, аннары җилкәләре белән ярдәмләшә-ярдәмләшә, якташының җансыз авыр гәүдәсен өскә, чокыр читенә чыгарып салды. Аякларын чокыр эченә таба салындырып утырып торды, маңгаена бәреп- бәреп чыккан тир бөртекләрен сөртеп алды һәм бөтен гәүдәсе белән борылып якташының йөзенә карады...
Сугыш кырында үлгәннәрне моңа кадәр дә күрмәде түгел, кызганычка’ каршы, бик күп. бик күп күрде Кадермәтов Ниндиләрен генә күрде әле’ Әмма моннан нибары ике сәгать элек бер котелоктан ашап утырганда: .
Без әле. Барый абый, үзебезнекеләргә чыгу түгел, еракта, көн-батышта калган гарнизоныбызга да әйләнеп кайтырбыз Фашист көчекләрен илдән дөбердәтеп куып чыгарырбыз.—дип полк командирын тынычландырырга тырышкан, чик буеннан бирле күзенең карасыннан да ныграк саклап килгән Байракны гимнастеркасы астына ураган як ташы Мөхәммәтҗановны җансыз килеш күрү халәте Кадермәтовның йөрәген телеп узды Ул. тораташка әйләнеп. Мөхәммәтҗановның өстенә караган килеш озак торды Бу минутларда майорның акылы эшли, Мөхәммәтҗановның гәүдәсеннән Байракны сүтеп алырга кирәк икәнлеген искә төшереп төшереп ала. ләкин ул ни хәрәкәт кылырга да белмичә. йөрәгенең сыкравына түзә алмыйча тавышсыз-тынс(>13, өнсез калып елый иде.
Кадермәтов Халхин-Голны кичкән, фин сугышында булып андагы Маннергейм ныгытмаларына һөҗүмгә барган, сугыш кырында һәлак булганнарны илнең көнбатыш чигеннән бирле адым саен диярлек күреп килгән кеше бу юлы, бәлки сугыш башланганнан бирле, беренче тапкыр шулай чарасыз булып, аптырап, югалып калган иде...
Шулвакыт төтен, куңелне болгаткыч тротил һәм кан исләре белән бергә кушылып кергән әллә нинди бер көч Кадермәтовның үпкәләренә бозлы салкын сулыш тутырган кебек булды. Беравыктан ул сулыш, тын юлларын өшетә-өшетә. тамак төбенә таба күтәрелә башлады һәм. тавыш ярыларын тартылдырып. чыдап булмаслык әрнү тудырды Аннары әлеге авырту, канлы төергә укмашкан килеш. Кадермәтовны укшыта- укшыта тышка ыргылды.
Вәх шилә-ә-әр! — диде Кадермәтов тамагын ярып чыккан канлы төерләрдән арынгач ’ Вәхшиләр! Туктагыз әле.. Җаныгызны кая куярга белмәссез. . бел. мәе...сез!
Шул мәлдә ул берән-сәрән генә үз янына туплана башлаган сугыш-чыларын шәйләде Мәскәү ягына таба узып киткән бомбардировщиклар гөрелтесен, снарядларның тонык шартлауларын барысын-барысын берьюлы ишетә башлады...
Фашистларның котырынган һөҗүменә каршы торган җитмешләп сугышчының егермесе Кадермәтов янына килеп тупланган иде инде.
Иптәш майор... Без. Мухаметзяиовны. диде беренче батальондагы взвод командиры Добротов. бераз иелә төшеп. Контузиядән
миңгерәүләнгәнгә күрә каты гына кычкырып сугышчыларга дәште.- Ал ыгыз, иптәшләр
Ике сугышчы, дәррәү кузгалып, Мөхәммәтҗановның җилкәсенә һәм аяк очына барып тотындылар
- Туктагыз, - диде Кадермәтов аларга таба карамыйча, әмма ике кабатламый торган тавыш белән — Туктагыз, иптәшләр Аңарда * Байрак Байракны сүтеп алырга кирәк
2
Фашистлар куйган капкынга кабат эләкмәс өчен алардан да хәй 2 ләкәррәк булырга, мәкерле чолганыштан чыгарга кирәк иде Нишләмәк 2 кирәк. Кадермәтовның беркайчан да чит йолдыз астында рәхәтләнеп 2 яшәрмен дип өметләнгәне булмады, чөнки ул җирдәге юлларны кешенең = бары тик үз йолдызы гына яктыртып барачагын белә иде. Хәзер дә * соңгы ике көндәге яна бәрелешләрдән сон полк кадәр полктан нибары з дистәләп кеше калуга ачынса да. майор үз тирәсендәгеләрне көнчыгышка. < фронт ягына, сирәк-мирәк кенә туплар гөрселдәве ишетелгән якка таба ф алып бара бирде Кичә, төштән соңгы бәрелештән исән-имин котылып, х урман эченнән ашыгып барганда, аларга тагын утызлап кеше килеп В кушылды Дөрес, алар төрлесе-тнрле частьлардан булып бер-берсен * рәтләп белмиләр, турысын әйткәндә, хәтта бер берсе белән танышлар ; да түгел, кичәле-бүгенле генә очрашканнар иде Әмма аларнын бары * сын да изге бер нәрсә берләштерә - ул да булса, чолганыштан мөмкин ' кадәр тизрәк чыгып үзебезнекеләр сафына кушылу максаты
Яңа кушылган сугышчылар. Кадермәтовның ниндирәк командир - икәнлеген белмәсәләр дә. майорның кичәге бәрелештә каушамавын, үз-үзенә нык ышаныч белән биргән боерыкларын ишеткәч, төркемнән аерылып калырга теләмәделәр
- Иптәш майор, иптәш Кадермәтов. - диде әле генә рагведкадан кайткан Добротов. полк командирын авыр уйлардан аерылырга мәҗбүр итеп Урман алдындагы авылда немецлар юк Кичә булганнар Нин дидер парашютчылар төркемен эзләгәннәр Ләкин танык урлаудан башка зыян-зарар китермәгәннәр
Беренче карашка Добротов кирәгеннән артык гади, беркатлы, тирә яктагы хәлләргә артык әһәмият бнрмәгән авыл егете кебегрәк күренсә дә, чынлыкта исә ул, йөрәгенең ярсуын саклап, максатына ирешү юлында очраган кыенлыклар, бәла-казаларның күбрәге алда икәнлеген белгән килеш, үз дигәненә үҗәтләнеп баручылардан иде
Кадермәтов. кече лейтенантның докладын тыңлаган арада, теге көнне Мнхәммәтҗановны күмгән чакта Добротов белән булган сөйлә шүен искә төшерде
Иптәш Добротов, диде ул чагында Кадермәтов аны чнткәрәк алып китеп, - сез безнең полкның миннән башка бердәнбер офицеры Мин, полк командиры буларак, кешеләр алдында һәрвакыт у» формам да булырга тиешмен Теләсә генә нинди хәлдә дә Алай бат ай булган очракта да мин, өлкән командир, фашистларны үлеме-тереме килеш бик гиз кызыксындырырмын Шуна күрә мин сезгә өстегездәге кием нәрне рядовой сугышчы киеменә алыштырырга боерам
Бу сүзләрдән Добротовнын беркатлы йөзенә кызыллык йөгерде, сусыман яшькелт күзләрендә моңарчы күренмәгән усаллык чаткылары чагылыпчагылып алды, әмма ул тыелды, тирән сулыш алды һәм
Бик үк аңлашылмый, иптәш майор, ишә нигә мин үземнең форманы алыштырырга тиеш? Миңа, әгәр дә мәгәр, моңарчы башларын куйган иптәшләрем язмышын уртаклашырга туры килә икән бер дә үкенмим Ә|әр инде ниндидер чиктән тыш вакыйга җирлегенә эләк сәм дә. язмыш сынавын мин үз җилкәм белән күтәрергә тиешмен диде Добротов, тәмам кыза башлап
— Кызарга ашыкмагыз, кече лейтенант. Полкның намусын — Байракны. Мөхәммәтҗанов кебек, үзегезгә урарсыз.. Аңладыгызмы? Кием алыштыруның сәбәбен мин үзебезнең полк сугышчыларына аңлатырмын. Яна килеп кушылучылар моны белмәскә тиеш...
Кече лейтенантның кара көйгән йөзе яктырып китте, аңа тагын баягы гадилек, беркатлылыгы кайтты.
— Рәхмәт, иптәш майор, ышанычыгыз өчен. Үлсәм үләрмен...
Кадермәтов аны бүлдерде:
— Монысын, ташла! Бу хакта сүз булмаска тиеш, кече лейтенант. Мин сезгә бу хакта уйламаска боерам... һәм., бәрелешләрдә башыгызны кирәк-кирәкмәс урынга тыкмаска, хәтта... саграк булырга, алдыгызны- артыгызны карарга кирәк була икән, вакытында чигенеп, качып, яшеренеп өлгерергә боерам! Ситуациягә карап, билгеле.
Боерыкларга буйсынырга күнеккән кече лейтенант башта:
— Есть!—диде һәм шунда ук:—Ләкин...—дип тә ычкындырды.
— Никаких «ләкин»! Ишеттегезме?..- Майорның бөтен кыяфәте ике сөйләргә җыенмавын күрсәтеп тора иде.
Добротовныц разведкага барып кайтуы турында рапортын тыңлап бетерер-бетермәстән үк Кадермәтов кече лейтенантны битәрләп ташлады:
— ...Бу хәл. иптәш Добротов, үз белдегегез белән йөрүегез, соңгы тапкыр булсын,— диде ул. Аннары бары тик кече лейтенантка ишетелерлек итеп өстәде: - Сезгә барыбызга караганда да җаваплырак бурыч йөкләнгән, иптәш Добротов... Онытырга хакыгыз юк...
3
Казан ханлыгы Рус дәүләтенә кертелгәннән соң Иделнең урта агымындагы җирләр ике халыкның да уртак ватанына әверелде. Кадер- мәтовның ерак бабаларыннан җуелмас мирас булып калган батырлык, яу кырында арысландай сугыша белү осталыгын заманында барлык патшалар да яхшы белгән. Шуңа күрә гасыр саен ничәшәр тапкыр Русиягә ябырылган культуралы басып алучы вәхшиләргә каршы аяусыз каты сугышларда Кадермәтовны тудырган халыкның да күркәм сыйфатлары чыныга барган Дөрес, уртак тарихның барлык борылышларын беркайчан да ачык китап итеп укып булмас булмавын. Ул еллар һәм гасырлар узган саен катлаулана барган. Ләкин бай талантлы, зирәк акыллы, уртак ил өчен җанын да кызганмаган, үз күңелендә бетмәс- төкәнмәс моң туплаган һәм хәзер татар дип аталган, чынлыкта болгар белән кыпчак тамырын берләштергән бу халык, бөек рус полководецлары белән берлектә тагын да ныгып, карлы Альп тауларын кичкән, Әдрән диңгез буена чыккан. Кытай чүлләрен үтеп. Тын океан ярларына барып җиткән, туган җирләрен сагынып җырлар иҗат иткән. Берлин һәм Парижларның таш түшәлгән урамнарыннан ике башлы бөркет сурәте төшерелгән байракларын күтәреп узган Дошманнар, моны күреп, бу ике халыкның дуслык тамырын корыту өчен мәкерле хәйләләр корганнар Авыр-авыр заманалар, кара болытлы төннәр һәм кояшсыз көннәр дә булмаган түгел, булгалаган. Ләкин уртак Ватан гөмбәзе астында яшәгән бу ике халык дуслыгы ул сынаулардан тагын да ныгыбрак яши биргән. Алар арасында дуслык җепләрен тагын да тыгызрак бәйләүче алдынгы кешеләр туа торган Менә хәзер дә Гитлер илбасарларының танавын җимерәчәгенә бер тамчы да шиге юк иде Кадер- мәтовның.
Кеше һәм командир буларак шушындый изге хисләр белән сугарылып үскән Кадермәтов. тәвәккәл үҗәтлек күрсәтеп, үз тирәсенә тупланган күп төрле сугышчыларны фашистларның зур көчләре белән бәрелешүләрдән саклый-саклый, кечерәкләрен дә аны юк итү мөмкинлеген ычкындырмыйча, көнчыгышка таба алып бара бирде.
Сугышның өч ае тулып узды.
Баштагы көннәрдәге аптырау бетте. <Ни булды? Нигә чигенәбез?» дигән хаклы сораулар хәзер инде кабатланмый иде. Кадер- мәтовны «Ни булганын ачыклап торыр вакыт түгел, хәзер бөтен көчне туплап, илнен азатлыгын саклап калырга кирәк»,— дигән фикер хәрәкәткә өнди иде *
Канлы сугышлар, тоташ чигенүләр, ара-тирә булган уңышлы һөҗүм- F нәр Барый Кадермәтовка баштанаяк коралланган фашист гаскәр- = ләренә каршы сугышып булганлыгын, хәтта аларны бик шәпләп кын- 2 нарга да мөмкин икәнлеген төшендерде. Кадермәтов кичәге бер привал = вакытында сугышчыларына болай диде: i
Танклардан аерып алсаң, масаюдан башы миңгерәүләнгән 5 фашист тәресе аптырый да кала, чөнки аның алдан ук фюрер сызып * биргән план җебе өзелгән була Менә шул чагында инде кичекмәстән i аңа якынлашырга, штыкны муен тамырына батырып алыр вакыт җитә. 2 Суворов нәрсә дигән, ягез әле. кем хәтерли?
Тиз генә җавап бирүче булмады, ул арада майор фикерен дәвам > итте: ф
Ярый, ярый «Пуля дура, штык молодец’»— дигән Су- е воров Чынлабрак карасак, фашист кабахәтләре бөтен Европа илләрен 2 нән талап җыйган заманча техникадан аерылсалар, безнең штыклар < көченә чыдар әмәле калмавы ачыклана. Бу юлы да без аны кһем | Көзге кояш аңа сугыш әллә бар. әллә юк с^рән генә булса * да җылыта. Сирәк болытлар арасыннан күгелҗем күк йөзе күренеп- * күренеп алгалый. Шундый минутларда урмандагы каеннар тагын да * агарыбрак, тоташ акбүзгә төренгән сыманрак булып калалар Яшеллеген * югалтыр югалтмас лепердәшкән яфраклар ачыклана төшә һәм озакламый үз хокукын алачак көз сулышын тойган кебек булалар Хәер, кичә ике тапкыр теләр теләмәс кенә яңгыр явып узгандай итте, әмма аяк астын пычратырга өлгермәде, шулай да тиздән көзге яңгырлар башлана сын искәртеп китте .
Куе урман арасыннан озакламый аланлыкка, аннары ачык басу читенә килеп чыктылар Алдан баручылар, текә ярга җиткәндәй, берь юлы туктап калдылар
Майор ашыгыч адымнар белән алар янына ятлады Килеп җитәргә ун унбиш адым кала алдагыларның берсе онытылып
Иптәш командир, иптәш командир дип ярыйсы гына кычкырып куйды Майор шул ук мизгелдә баш бармагын иреннәренә аркылы китерде, аннары «Тс-с-с!»— дип ысылдады. Сугышчы, телен тешләп, шундук ике кулы белән авызын каплады
Ни булды, иптәшләр’
Әнә1 Баягы сугышчы, күзләре белән ымлап, үзәнлек ягыннан килгән басу юлына күрсәтте
Хәзер инде майор үзе дә күрә иде аларга таба җигүле ат кушаяк лап чаптырып килә Аның артыннан тар гына тузан тасмасы күтәрелә, ләкин ул җирдән әллә ни югары менми, көчен югалтып. юл читендә үскән әрсез үлән сабаклары өстенә төшеп куна иде
Әзерләнергә!- диде майор боерыкны теш арасыннан гына сыгып һәм бер үк вакытта кискен хәрәкәт ясап сул кулын җиргә таба нзәде «Ятыгыз'» диюе иде бугай
Арбадагылар урманга җитәргә утыз кырык адым чамасы калгач кына хәрбиләрне күреп алдылар һәм. ни кылырга белмәгәнгә күрәдер инде, атларын туктатып нитеп тормыйча, сикерешеп төшкән уңайга җиргә сузылышып яттылар
Килүчеләрнең өчесе милиция формасындагы кешеләр икәнлеген күрен өлгергән Кадермәтов:
Сонга калдыгыз. Алдыгызга карабрак килергә кирәк иде Бирс килегез дип кычкырды һәм куаклар арасыннан чыгып басты
Тегеләр. ышанырга яки ышанмаскамы дигәндәй аптырашып, яткан җирләреннән киңәшләшеп алдылар бугай Ниһаять, уртадан берсе күтәрелде Ул хатын-кыз иде.
Майор артына килеп җиткән Добротов:
- Хатын-кыз бит бу. иптәш командир,— дип раслап әйтте
Хәер, моның шулай икәнлеген майор үзе дә бик яхшы күрә иде инде, алай-болай булмасын дип
- Атмаска Коралларны әзер тотарга Урыннарыгызда калырга!— диде ул үзенең сугышчыларына.
Мөхәммәтҗановны күмгәннән сон старшина булып калган, командиры янәшәсендә йөрергә тырышучы башкорт Игебаев винтовкасын әзер тоткан килеш аз гына чнттәнрәк атлады Ләкин саклык чарасы кирәк булып чыкмады, әлеге хатын тулы тәртиптәге киемле өлкән командирны күрүгә (Кадермәтовның сөйкемле сөяге ышандыра иде бугай), артка борылыбрак, сугышчыларга да ишетелерлек көчле тавыш белән әйтте:
- Үзебезнекеләр. Торыгыз..
Юл читендәге әрем һәм шайтан таяклары арасыннан өч милиционер күтәрелде
— О-го. кораллары да бар.— дип куйды Добротов —Шулай да хатын-кыз артына посарга яраталар бугай болар.
Майор әлеге хатынның алдына ук барып басты
Ягез. Сез кемнәр? Документларыгыз бармы?
Док-к-кумент? Нинди документ?—диде тегеләрнең берсе, өлкәнрәк яшьтәгесе Күрмисең., мени? Үзе-без-неке-еее-ләр.
- Болар куркуларыннан, иптәш майор, документларын да алырга онытканнар, ахрысы Әллә ташлап кына калдырдыгызмы?
Майор аны бүлдерде:
Туктап тор. Добротов. Менә документларыгызны карагач та белербез кемнәр икәнлегегезне,— диде Кадермәтов икеләнергә урын калдырмыйча Менә мин үзем Кызыл Армия полкы командиры Кудров булам,— дип өстәде
Моңарчы да үз фамилиясен әйтергә теләмәгән, ялган сөйләргә өнәмәгән чакларда файдаланган ятышлы гына псевдоним иде бу.
Ә мин. иптәш командир, шушы районның башкарма комитеты председателе урынбасары булам Менә документым. — дип кулын күкрәкчәсе астына шудырды. — Болар исә . безнең милиция кешеләре... районда аларны беләләр, шуңа күрә документларын яшереп калдырганнардыр Мин аларны беләм. иптәш командир . Ручаюсь. Кайсы якка таба юл тотасыз дисәм Тимофеева мин
Алай да. иптәш Тимофеева, хезмәттәге кешеләрнең документы юкдык Хәзер кешеләргә бик нык игътибарлы булырга кирәк Бигрәк тә милиция киемендәгеләргә. Без очрашкаладык андыйлар белән
Әлбәттә, килешәм сезнең белән, иптәш Кудров. Без үзебез дә лазутчикларны күргәләдек.. Нишләптер алар милиция киеменә киенергә яраталар, дөрестән дә.
Халык ышанычыннан файдаланмакчылар,— дип майор әлеге ир- атларга таба борылды - Ә сез. иптәшләр . шуны белмисезме?
Милиционерлар дәшмәделәр.
Без. иптәш Тимофеева, үзебезнекеләр янына ашыгабыз Чираттагы чолганыштан, диде майор.
Тимофеева башын чайкап куйды.
Ай-яй. иптәш командир, ерак юлга чыккансыз Ж.итә алырсызмы икән соң? Юлларда дип әйтүем немец немец, немец тулы.
Кадермәтов: «Боларның ышанычы бераз какшый башлаган булса кирәк»,— дип уйлап куйды, ләкин сиздерергә ашыкмады
Чыгарбыз Чыгарга тиешбез. Аннары беренче тапкыр гына түгел бит Дөресме, иптәш Добротов?
Хатын үзенекендә тора бирде
— Шулаен шулай да. иптәш командир, ләкин анда чыгып киткәнче сезнен бу сугышчыларыгызның күпмесе генә калыр5 Җитмәсә. алдыгызда тирән сулы киң елга бар Тирә-якта сазлыклар Әйләнеп чыгу мөмкин түгел Ә күпердән Ай-Һай. чыгарырлармы икән соң?.
Майор йокысызлыктан, ару-талудан кызарынган күзләрен уып алды * да Тимофеевага текәлебрәк карап алды. «Нәрсәдер әйтеп бетерми бу?» — | дигән уй ярылып узды Шуңадырмы, Тимофеева артык көттереп тор- S мыйча. турыдан әйтергә уйлады һәм Кадермәтовның терсәгеннән тотып J читкәрәк әйдәкләде Добротов алар артыннан кузгалмакчы иде дә. % килүчеләрнең як-якларына карангалап торуларыннан шикләнеп, ка- 5 лырга булды. ж
Иптәш командир, диде Тимофеева тавышын бөтенләй дияр- 5 лек яшереп, сугышчыларга ишетелмәслек итеп, урман буендагы юлдан | атлый-атлый Иптәш Сталинның чыгышында әйтелгәннәрне белә- * сездер инде .. Безнең бу районда немецлар оккупациясе вакытында хә- 5 рәкәт итәргә тиешле бер төркем иптәшләр һич көтмәгәндә тар-мар < ителде Хәрәкәт итә башламас борын отрядыбыз юкка чыгарылды * Күрәсең, арага дошман ялчысы кергән булган Хәзер инде аны ачык- ® лавы да кыен Әллә, мин әйтәм. сез биредә генә каласызмы?
Тимофеева артык кыю. артык ышанып сөйли иде «Күрәсең, дип * уйлады Кадермәтов. иптәшләрен югалтудан чарасыз калган Беренче “ очраган хәрби киемле кешегә ышанып сөйләргә мәҗбүр» *
Юууук Ничек биредә5 дип вакытны бераз сузды Кадермә- “ тов Без бит. хөрмәтле иптәш Тимофеева, сезгә билгеле булсын. Кызыл - Армия сугышчылары Безнең бурычыбыз
Тимофеева ярыйсы гына кыю хатын иде бугай, аптырап калмады. Кадермәтовнец терсәген кысыбрак тотып аны сүзеннән туктатты
Әйе. иптәш Кудров. әйе Аңлыйм мин Безнең бурычыбыз бер фашистларга каршы керәшү, аларны үз җиребездән куу Иптәш Сталин әйткәнчә, фашистларның аяк астында җир янарга тиеш Ашык магыз. Уйлап кара1ыз хәлегезне. Сугышлар белән бара-бара кешеләрне мәгънәссзгә. Ярый. ярый, диде ул Кадермәтовның нәрсәдер әйтергә чамалавын сизеп Ярый, мәгънәлегә булсын ди Аннан ни файда? Чыгуын чыгып җитәрсез Ничәү? Кыскасы, иптәш Кудров. партизан нар хәрәкәте ул
Кадермәтовның партизаннар хәрәкәте турында ишеткәне бар. хәтта икенче тапкыр чолганыштан чыкканда алар белән очрашып, бер бер сенә ярдәм дә итештеләр, әмма хәрби кеше буларак, боерыксы < ннсез калуы Тимофеева сүзләрендә дә дөреслек бар Корал җитәрлек, аны табуы хәзер кыен эш түгел Кешеләрне дә тупларга мөмкин Аптырап, үзебезнекеләр ягына чыга алмаудан гаҗиз булып йөрүчеләр дә аз түгел Аларны оештырырга кирәк, әлбәттә Югыйсә, вакыйгаларның агышына кушылып китүләре Уйлап карарга кирәк моны
Ярын, иптәш Тимофеева, безгә барыбер ял итәргә вакыт Бераз урман эченәрәк керербез дә ял итеп, булганы белән сыйланып алыр быз Сезнең тәкъдимегез турында да уйлап карарбыз, диде ул үзе дә көтмәгәндә ниндидер бер көчкә буйсынып Әйдәгез, сез дә ул кадәр ашыкмыйсыздыр, күренә ки
4
Агачлар сирәгәя барып, ниһаять, бөтенләй вак. тәбәнәк куаклыкка әверелә башлады Аяк астында әледән-але чыбык-чабык сынуы ишетелде Кадермәтов, бераз уйланып торганнан соң. Тимофеева күрсәткәнчә, урман куерган җиргә кадәр барды да юлга якынаерга кушты
Башта өч сугышчы, аннары алар белән бергә Кадермәтов үзе дә юлны күзәтергә керештеләр
Күпергә таба килгән һәм аның теге ягына чыгып югала барган фашист гаскәрләренең иге-чиге күренми иде.
«Караңгы төшкәч, бәлки, азаерлар, шул арада чыгып өлгермәбезме, каравыл артык зурдан булмаса*. - дип уйлап алды Кадермәтов. юлга таба кузгалыр алдыннан Тимофеева белән булган сөйләшүне искә төшереп «Иптәш Тимофеева,— диде майор,— Сез безгә елга аша чыгу юлын, күперне дим. күрсәтегез... Сынап карыйк... Ни әйтсәң дә без үзебезнең якка чыгарга тиешбез».. _
Караңгы төшә башлау белән юлдагы хәрәкәт кимү генә түгел, киресенчә, бермә-бер арта башлады Бигрәк тә техника күбәйде. «Посып ятканнар, кабахәтләр, дип уйлады Кадермәтов. эһ. рання булса мы? — дип нишләргә белмичә өзгәләнде майор. Ике-өч самолет чакырып китерсәң. Курмәгәннәрен күрсәтерләр иде. Юк бит. юк...»
Шулай да ниндидер чара кылырга, теге якка чыгу хәйләсен табарга кирәк иде. Моны, билгеле. Кадермәтов уйлап табарга тиеш. Сугышчылар аңарга өмет белән карый. Моңарчы сынатмаган командир бу юлы да берәр әмәлен табар дип ышаналар Командирның авыр уйларын белгән кебек, күзәтүдәге сугышчыларның берсе үз-үзенә сөйләнгән сыман.
Иптәш командир, күрәсезме, иптәш командир, дип эндәште һәм өстәп тә куйды: Әллә узып беттеләр, әллә инде ара хасил булдымы?
Чынлап та. әлегәчә фашист колонналары өзлексез диярлек агылып торган юл буп-буш иде.
«Хәзер, хәзер үк талпыныш ясарга' Югыйсә кайчанга кадәр монда посып ята алырбыз, барыбер күрерләр таң ата башлагач», дигән кыю теләк Кадермәтовны ирексездән алга таба этәрде «Тиз генә юлга чыгарга Сафка тезелергә дә шул килеш күпергә якынлашырга. . Аны- моны сизсәләр?. Ул чагында дошманга ябырылырга һәм ул аңына килгәләгәнче. »
Шушы карар белән Кадермәтов урыныннан кузгалды, өч тапкыр рәттән үрдәк сыман бакылдап, куаклыкның куерак җирендә яшеренгән төп төркемне үз янына чакырды һәм алар килеп җитүгә:
Алга, тизрәк, тизрәк юлга, иптәшләр! - дип боерды ул юлга таба атлый атлый Хәер, куаклар арасында хәрәкәтсезлектән интегеп яткан сугышчыларга ике мәртәбә әйтү кирәк түгел иде. Алар, күз ачып йомган арада. Кадермәтов янына тупландылар.
Шул вакыт төркемдәгеләр арасында Кадермәтов кичкырын килеп кушылучы милиционерларны һәм ТимоФееваны күрде. Алар да башкалар кебек үк ашыга-ашыга атлыйлар иде
Сез иптәш Тимофеева, калмыйсызмыни? Без күпергә... омтылыш ясап карамакчы булдык.
Тимофеева тирән сулыш ала-ала:
Юк эш бу. иптәш командир. . Сез биредәге хәлне тиешенчә бәяләп җиткермисез . Ярый инде, тәвәккәл таш яра. диләрме әле? Без дә сезнең белән теге якка чыгарга омтылып карыйбыз, командир... Анда чыгуын чыга алсак, үз юлыбыз белән китәрбез, диде Тимофеева Аның Кадермәтов карары белән килешмәве сүзләреннән үк сизелеп тора иде. Ләкин хәзер бәхәсләшеп торыр вакыт түгел Бер карар кабул ителдеме, дөресме-түгелме икәнен тикшерергә ара юк. аны ничек тә үтәү ягын карарга кирәк.
Бегом Марш! Юлга. — дип боерды майор Алга таба хәбәр итегез юлга чыгу белән өчәрләп колоннага тезеләбез. Уртадагылар күпергә Әгәр немецлар эшне аңлап алса, кырыйдагылар як-яктагы ларга ут ача Добротов уртаның уртасына баса! Тизрәк! Тизрәк!.
Юл белән куаклык арасындагы йөз илле метр араны эһ дигәнче, бер тын белән йөгереп менделәр. Эңгер-меңгернең куелыгыннан оста файдалану булып чыкты бу.
Әй син. Кеше туганым! Тәвәккәл, ашкын һәм күп очракта искиткеч ваемсыз беркатлылык күрсәтүче, очраклылык галижанәпләренә язмы шын тапшыручы зат1 Табигатьнең әллә нинди серләрен ачтың, күкләр гә менден. җир астына төштең һәм андагы байлыкларны алуга ирештең, төньяк һәм көньяк полюсларны иңләдең, химия, медицина һәм физика өлкәсендә хыял җитмәс уңышларга ирештең, әмма син. Кеше туганым. _ гап-гади бер нәрсәне - үзеңнең соңгы минутларың, үләр мизгелләреңне ? сиземләү дәрәҗәсенә күтәрелә алмадык
Юлга менеп, күпергә таба кырык-илле адым атларга өлгермәделәр 2 арт яктагы урманнан, әле генә сугышчылар атылышып чыккан куаклык t янәшәсеннән дәһшәтле гөрелте ишетелә башлады *
«Танклар'> - дигән уй Кадермәтовнең миен яндырып узды. Ул хә- * зер инде нинди башсызлык эшләвен аңлап өлгергән иде. шуңадырмы, 2 тәненең эсселе-.суыклы калтырап алуын тойды
Бегом, дип кычкырды ул болай да җан-фәрманга йөгереп t баручы сугышчыларына канатлар куярдай булып: Бег-ооо
Шул ук мизгелдә. Кадермәтовның әмерен бүлдереп, күпер төбен- - нән бер-бер артлы өч ракета күк караңгылыгына таба атылды Алар • чыжылдавык сызгыру белән чөелә барып, утлары кабыныр кабынмас f борын ук инде күпер саклаучыларның:
— Ахтунг.. Хальт хальт! дигән тавышлары яңгырады
Тавышлар сүнәргә өлгермәде, кичке караңгылыкны ярып. Кадермә- < тов төркеменә таба ялтыравык эзләр сызылды Ул очкыннарның беренче- * ләре сугышчылар өстеннән узганда фашист пулеметының саңгырау - такылдавы да килеп җитте, аннары «шмайссер» лар тегү тегәргә кереште ~ Кадермәтов эт оясына таяк тыгып алуларын аңлады гына түгел. - Һәлакәтчән чынбарлыкны бөтен күзәнәге белән тойды, бу тәвәккәллек үлемгә баручылар тәвәккәллеге иде
Көтелмәгән һөҗүм, аның кискенлеге үзенекен иткән күпергә нибары илле-алтмыш алым гына калган иде Ләкин шушы араны үтәсе бар! Аның өчен унбиш, күп булса егерме секунд кирәк Әмма шушы арада сугышчыларның күпчелеген әлеге такылдавык пулеметлар озак ламый танклар үтәчәк юлга түшәп салачак иде
Уңга Юл артына! диде Кадермәтов барлык көчен тамагына салып һәм кулындагы трофей автоматтан күпер төбенә, ялтыравык очкыннар күтәрелгән төшкә ут яудыра яудыра, ниндидер төпсезлеккә очып төшә башлады.
Бәхеткә каршы, кече лейтенант ерак китеп өлгермәгән икән Пөге рүеннән туктап, ул да командир янына таба чигенде:
Мин монда, командир, борчылмагыз, диде Ашыгыгыз
Бу якка төшәсе булмаган икән
5
Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер дигәндәй, юлдагы кыямәттән котылган сугышчылар мондагысына, тагын да хәтәррәгенә килеп терәл деләр Дамбадан тигезлеккә ташланып йөз илле адым кит\гә, каршыдан. уңнан һәм сулдан яуган ут астына эләгеп, җиргә капланып ятарга мәҗбүр булдылар Алар ирексездән яна бер капкынга елга яры бе лән дамба арасындагы болынлыкта яшеренеп яткан дошман нстенә бәрелә яздылар
Нишлибез, командир?!
«Нишлибез, командир? дип эчтән генә кабатлады Барый Кадер мәтов Нишлибез? .»
Чынлап та. нишләргә, дошман тозагына үз аякларың белән килеп кергәч, алдан-арттан. уңнан сулдан кургаш яңгыры явып торган минутларда нинди чара табарга, сугышчыларны ничек итеп һәлакәттән кот кару чарасын табарга соң?
Дошман ягыннан бер-берсенә таба кыеклап-кыеклап чөелгән ракета нурлары сүнгәләгәнче. Кадермәтов тирә-якны карап-чамалап өлгерде.
Үләне котырып үскән болын аларны кочагына алды. Дөрес, хәзер ул чәчәкле печән болынына түгел, тапталган, аннан-моннан гына сөрелгән басуга күбрәк охшап тора. Ләкин, кем әйтмешли, һәр начарның бер яхшы ягы була, шхшы тәртипсезлек, берсеннән-берсе авыррак машиналар һәм танклар салып узган эзләрдә сугышчыларның бәхете — күпмедер вакытка башларын яшерер урыннар бар иде.
Привалдагы дошман аларны оешкан көчкә санамый, тар-мар ителгәннән соң фронт ягына таба баручы фанатикларның таркау төркеме генә, дип уйлый булса кирәк
Урында калырга' Түгәрәк оборонага күчәбез!— дип кычкырды майор якындагыларга җаен туры китереп һәм шундук Добротовка борылып Уңга таба шуыш, лейтенант. Сугышчыларны мөмкин булганча дошман һөҗүмен каршыларга оештыр Мин сулга таба китәм. Йөз метрдан артык бармассың ..
Төнге караңгылыкны ярып, тагын ике ракета берьюлы өскә чөелде. Кадермәтов. ракеталар чыжылдый башлауга, тапталган, ләкин әле үзләренең хуш исләрен югалтырга өлгермәгән үләннәргә башын куйды, ләкин шундук яңадан күтәрде һәм ике-өч адым шуышып киткән Добротовка Ә-ә-нә тегендә, арт^а. сынган агач янында очрашырбыз,- дип өстәде. Игебаев. син Добротовтан бер адым да калмыйсың... Алга!...
Ул арада атыш гөрелтесе тынып калган иде. Ләкин Кадермәтов моның вакытлыча гына икәнлеген, таң ата башлауга озакламый аның тагын да хәтәррәк булып яңгырасын, дошманның үзләрен юк итәргә тырышачагын сизә иде.
6
Түгәрәк оборонага күчү турында әлегә бердәнбер дөрес боерыкны бирде бирүен Кадермәтов. ләкин аның күңелендә утлар кайный иде. Моңарчы да иң кискен минутларда көтелмәгән, ахырынача уйланылма- ган карар кабул итәргә туры килмәде түгел анысы. Әмма сугышчыларны мондый тозакка кертеп бастыру... Әллә нәрсә булды Кадермә- товка Өч айдан артык туктаусыз сугышлардан чыкмыйча йөрү дәверендә мондый төшенкелеккә бирелгәне булды микән? Кадермәтов тәҗрибәле командир, ул яхшы белә: төшенкелек дигән нәрсә барлык бәла- каза һәм авырлыкларның да иң явызы. Явызларның явызы, чөнки күңелең бер төшенкелеккә бирелдеме, аңардан котылуы кыен, ай-һай, кыен! Кадермәтов хәтерли: фин сугышы вакытында взвод командиры Иван Падун җитәкчелегендә төркемне дошман тылына разведкага җибәрергә туры килде. Фронт сызыгын исән-имин узуларын белгәнгә күрә, бирелгән заданиены да уңышлы гына башкарып кайтырлар дип өметләнгән иде. Әмма...
Төркем кайтырга тиешле көнне иртәдән үк күз ачкысыз буран купты. җилекләрне туңдырып җил өрде. Ниһаять, көтә-көтә билгеләнгән сәгатьне җиткерделәр, тик разведчиклар гына күренмәде, дошман ягыннан ник бер тавыш әсәре ишетелсен...
Көттеләр, көттеләр, ләкин өметләнү бушка булды Разведчиклар ул көнне дә. бер атна узгач та әйләнеп кайтмадылар Кадермәтовка рәхмәт әйтмәделәр, билгеле, ләкин аның сәләтле, тәҗрибәле командир икәнлеген белгән югарыдагы иптәшләр әллә ни бәйләнмәделәр
Унөченче көн ди-гәндә төркемдәге иң оста разведчик, срогыннан тыш хезмәттәге сержант Володинның күрше дивизия каршына килеп җитә алганын хәбәр иттеләр. Кадермәтов кичекмәстән шунда юнәлде.
Буранлы төн кайту ягына чыккан төркемне юлдан яздырган, өстәвенә. әледән-әле дошманга юлыга барып, бәрелеш саен кеше югалткан
нар һәм. ниһаять. Володин белән командир икәүдән-икәү генә калганнар. Җитмәсә, бәрелешләрдән чигенә-чигенә фронт сызыгыннан ерагайганнар «Менә шундый чакта,— дип сөйләде Кадермәтовка сержант Володин. иң куркынычы, уйга кертеп тә чыгармаганы башланды, взводный төшенкелеккә бирелде. Ни генә эшләп, ни генә сөйләп карамадым, фай- дасызга булды Теге бичараның авызында. «Беттек. Володин», - дигән _ ике генә сүз Шушы төшенкелек бәласедер инде, бәрелешләрнең берсен- S нән чигенгәндә взводный аягындагы итеген кар эчендә батырып калдыр- 5 ды Бер төн эчендә кү ггә күренеп диярлек картайды, чәчләренә, ышана- * сызмы, юкмы, чал сукты Күпме вакытлар кар өстендә яшәп тә булмаган | хәл, взводныйның битләре, аннары куллары туңып әйбер тота алмаслык 2 хәлгә килде, аягына ураган нәрсәләр дә ярдәм итмәде. Өч көн дигәндә * мескенемнең жаны чыкты Кичкырын аны тирән бер чокыр төбенә алып £ төшеп кар астына күмдем дә алга киттем Тупланган мәгълүматларны = кайтарырга кирәк иде».
Сержант сөйләгәннәрне хәтерләү Кадермәтовны сискәндереп жи- = бәрде, хәтта калтыранып куярга мәжбүр итте
Майор, игътибарын тирә-яктагы хәлне ачыклау-аныклауга жигәргә ♦ тырышып, тавышларны тыңларга кереште. Ерактагы сирәк ухылдаулар. “ күпер янында сирәк-мирәк чөелгән ракета чыжылдавыннан башка әле- = гә һичбер нәрсә ишетелми сыман Хәер, тагын да игътибар беләнрәк 1 тыңласаң, сугышчыларның окопсыман чокыр казырга тырышуларын < да чамалап була Әһә! . Димәк, Кадермәтовның колакларын томалаган * контузии зәхмәте бөтенләй беткән, ишетү сәләте кайткан дигән сүз х Димәк, Кадермәтовның күзләре күрә, колаклары ишетә, баш мие ару J гына эшләп тора Димәк, бу үлем тозагыннан чыгу юлын да эзләп табар- *- га мөмкин, бары тик төшенкелеккә генә урын калдырмаска, аны куарга, беренче нәүбәттә үзеннән куарга, чөнки ул әшәке чирнең сугышчыларга да йогуы бар «Юк. диде ул үз-үзенә, юк. болай ансат кына бирешмәячәкбез дошманга »
Кадермәтов бер-берсен белгән сугышчыларга иптәшләрен барларга кушты Фашистлар, тынычланып торгандай булсалар да. ара-тирә котырынып ут ачалар, туктаусыз диярлек ракета чөяләр Ләкин моңа карап кына юлдагы танклар хәрәкәте туктамый, алар фронт ягына таба узып китә торалар иде
- Биш сугышчы һәм. бер милиционер юк. иптәш майор,— диде Добротов карлыккан тамак төбен чистартырга тырышып, учына йөт- кергәләп
Кадермәтов чираттагы ракета чөелеп килеп яктырган арада Тимо- фееваны күреп алды «Ишеттеме?» Юк. ишетмәгән иде бугай «Ярыйсы гына чая хатын бу. йөзендә ни аптыраш, ни курку галәмәте күренми», дип уйлап алды майор
Үзе турында уйлаганны белгән диярсең, аның «Я, нишлибез, командир Кудров? Тозак капчыгының капчыгына эләктекме?»— дигәндәй шуышып килүе күренде
Озакламый таң ата башлар һәм туар көн яктысында фашистлар күзенә уч төбендәге кебек күренеп торган сугышчыларга ни буласы аермачак иде
Ул да түгел, фашистларның өзек-өзек кычкырып боерык бирүләре яңгырады Алар күпергә омтылган совет сугышчыларына тын алырга ирек бирмичә, ничек тә өтәләп чыгармакчылар иде Шуны раслагандай, фашистлар минометлардан ут ачты
Баштагы тонык ухылдаудан соң кемнеңдер «Аһ»—дигән ыңгырашу авазы төнге салкынча һавага ыргылды
Кем ул анда? Синме. Добротов? Ни булды’ диде майор икенче залпны көтә көтә Ни булды, Добротов?
Да-аа Кулны кулны өзде, сволочь...— дип әллә ничә катлы итеп сүгенде Добротов Кууулиы
Кадермәтов. үлән сабакларын аралый-аралый. Добротов янына килде.
— Кая. бир әле кулыкны.- диде ул һәм үрелеп Добротовның кул-башыннан тотты. Кул үз урынында, ләкин ул мунчала сыман салынып төшкән иде.
— Ничего. Добротов. без әле бу кул белән Кадермәтов: «Полк байрагын тотып узарбыз»,—димәкче иде. тыелып калды. - Син әле бу кул белән. Добротов. дистәләгән фашистның муенын борып сындырырсың— Ул шулай диде дә ике куллап кече лейтенантның кулын аска тартты һәм бер үк вакытта алга таба борды.
— Аһ. мать твою... Ух... Убил., фашист окаянный...
— Түз. кадерлем. түз!
Добротовның кулы элеккеге табигый хәленә кайткан иде инде. Өченче залп ишетелмәде. Тагын тынлык урнашты.
7
«Ни булды, нигә туктадылар батар?— дип сагайды Кадермәтов. кече лейтенантка ярдәм күрсәтеп, тегенең кулын урынына утырткач та — Нигә туктадылар?»
Кадермәтов кабат күпер ягына төбәлде... Нинди зур кичү бит. Безне- келәрнең аны шартлатмыйча фашистлар кулына калдыруы бер гаҗәп булса, безнең авиациянең шушы кичүне пыран-заран китерергә омтылмавы тагын да сәеррәк, дип уйлавын дәвам итте ул. Хет бер-ике самолет очып килсен дә чукындырып китсен иде фашистлар кулына төшкән күперне
Ул уеннан бүленде, башына килгән яңа фикернең кыюлыгыннан сискәнеп куйгандай итте, күпер корылмаларын, аннан да битәр. Дамбаның биеклеген сынап карады Дамба әллә ни текә түгел, ләкин ут астында менәр өчен шактый биек, әмма ыргылышның кискен, көтмәгән чагында, бигрәк тә. бомбага тоту вакытында менмәслек дип тә булмый. Кадермәтов аңлады: хәзер аларның бу тозактан котылу мөмкинлеге — күпергә һөҗүм итеп маңгайга маңгай чәкәшүдә. сугышчыларны югалтып елганың кип һәм тирән суына ташлануда түгел, ә менә шушы дамбага бер тын белән сикереп менү, гранаталар, штык һәм приклад белән дошманны миңгерәтүдән соң теге яктагы әрәмәлеккә керен югалудан гыйбарәт иде. Ләкин бу максатка ирешү өчен ышанычлы ярдәм - безнең авиациянең дошман кулындагы күперне бомбага тота башлавы кирәк..
Кадермәтов бу планның тулысымча диярлек очраклылыкка корылуын аңлый Хәер, төптән уйлап караганда. Кадермәтов башына килгән бу кыю фикер бөтенләй үк нигезсез түгел иде. Чөнки аларның һәлакәтен якынайтучы якты көн бер үк вакытта күпер тирәсенә тупланып өлгергән фашистларның да көлен күккә очырырга мөмкин Чөнки күпер мөһим стратегик кичүне тәшкил итә.
Шулай булгач туачак көннең Кадермәтов сугышчыларына һәлакәт кенә түгел, ә бәлки тозактан котылу мөмкинлеген дә алып килүе ихтимал.
Бераздан Кадермәтов иртәнге эңгер-меңгернең сыегая башлавын, дамба һәм күпер корылмаларының табигый яктылыктан ачыкланыбрак күренә башлавын чамалады.
Кадермәтов һәм аның тирәсенә тупланган сугышчыларның бәхет дигән нәрсәләре әллә кайларда. күк гөмбәзенең иксез-чиксезлегендә генә йөрми икән әле. Туып килгән якты көн фашист хәшәрәтләренә ачык йөзен күрсәтергә ашыкмый кебек: әнә ул күпер корылмаларына, дамбага болындагы үләннәр арасына яшеренгән сугышчылар өстенә сөтсыман куе томан чыбылдыгын каплый башлады.
Дошман тозагыннан котылу чарасы белән мавыгып киткән Кадермәтов фашистлар ягыннан нәрсәдер шытырдап алганын ишетте Жир естенә ябырылып төшкән куе томанның үзләренә өстәмә ярдәм икәнлеген аңлау куанычы арткарак чигенде- Беравыкка тынып торган нәрсә тагын шытырдарга кереште
8 ё
«Нәрсә булыр бу.- дип уйлап алды Кадермәтов тагын нинди < этлек уйлап таптылар икән?»
Шытырдау тагын, бу юлы исә көчлерәк һәм озаграк кабатланды j Аның артыннан ук. Кадермәтов һәм аның сугышчыларын сискәндереп. 5 су буе киңлеген яңгыратып русча дәшкәннәре ишетелде
Кхы ым-кым А-а-нна Матвеевна Командир Кудров Батар = ни. сезгә чыгарга кушалар Әгәр бирелмәсәләр. томан таралуга мино- * метлардан куырып чыгарабыз диләр .
Кадермәтовны гаҗәпләндереп. Тимофеева, көтмәгәндә, тозлап-бо- 5 рычлап сүгенде:
Павлов бит бу. эт җан! Елан маен ялаган нәмәрсә. дип тө- = кереп тә куйды. Бик тиз. бик тиз сындырганнар моны Ни и чек сай = рый! Эх. белгән булсам Хәер, дуңгыздан, билгеле инде, бервакытта * да кондыз ясап булмый
Томан куелыгыннан тагын Павловның тавышы килде 1
- Бирелегез Алар сезгә берни дә эшләмиләр Менә бит миңа ; тимәделәр. Томан беткәнче чыкмасагыз, минометлары әзер!
Кадермәтов аның бер генә сүзенә ышанды фашистлар, һичшиксез. * томан таралуга аларны юк итәчәк иде
Иптәшләр Минем арттан шуышыгыз Дамба читенә якынаерга кирәк, диде ул һәм беренче булып шуышырга кереште Тавышлан маска! Боерыкны чылбыр буенча кабатларга' дип өстәде ул. бер ике адым шуышкач
Шулвакыт тагын көчәйткечнең шытырдавы ишетелде
Сугышчылар, диде сатлык җанның карлыгып калган тавы шы. сугышчылар Жнңелмәс немец армиясе командирлары әйтергә куштылар яхшылык белән чыгып котылыгыз Командирларыгызны тотып бәйләгез дә үзегез белән алып чыгыгыз Сезгә берни бул мае Лагерьга озатырлар Сугыш беткәнче рәхәтләнеп эшләп, туйганчы ашап ятырсыз. диләр. Исән калырсыз Уралга кадәр сузылачак Бнск Дәүләттә тугрылык күрсәтсәгез, туган җирегездән җир бирерләр
«Кара син бу эт җанны, ничек сайрый! Тыны ла чыкмаган иде Ул җирне фашист өере түгел, бөтен дөнья капкорсаклары берләшеп тә яулый алмады бит әле .»
Добротой кичәге мина шартлавыннан тәмам анышкан. күзләренә нур иңгән, карашы ныгыган, элеккедәй яшь. көчле рухлыга әверелгән иде Дамбага барып җитәрәк ул:
Әллә, иптәш командир, нч-лүрт сугышчы белән разведка ясап карыйммы? дип тәкъдим ясады. Кадермәтовның да шул хакта баш ватып торганын белгәннәр диярсең. Тимофеева янәшәдә генә иде. ул да хуплап кушылды Үзенең юеш һәм салкында шуышудан теше тешкә тимичә калтыравына да карамастан, бирешергә исәбе юк иде аның
Әйе. әйе. тәвәккәлләп карыйк соң. командир диде ул
Әле көчәеп, әле акрыная төшеп, купергә таба дошман танклары узып тора иде. •
«Томан булгач, яшеренмиләр Кандадыр фронтта кирәк булганга шулай ашыктырып каулыйлар базарны Эх-ма. рация булсамы3 дип ачынды Кадермәтов. Ике өч кенә самолет чакыртыр идек Күрсәтерләр иде күрмәгәннәрен бу килмешәкләргә»
— Юк,— диде өзеп кенә Кадермәтов,— Юк! Ул хәзер баягыдан да кыюрак план өлгертеп килә иде.-- Юк. Добротов, разведка ясап тормыйча, кинәттән һөжүм итәбез...
9
Кыюлардан үлем курка ди халык. Кадермәтовның башында ялтырап ярылган яңа фикер әнә шуны тагын бер кат раслый иде. Фашистлар үзләренчә: «Тар-мар ителгән Кызыл Армиянең, рухы сынган сугышчыларын тозакка каптырдык, озакламый алар кулларын күтәреп, мәрхәмәт сорап безнең алга чыгачак. Чыкмасалар инде без аларны бер селтәнү белән юк итәбез». - дип тынычланган булгандыр, бәлки Ләкин алар гап-гади бер нәрсәне: «Тар-мар ителгән» Кызыл Армия майоры Кадермәтов һәм аның сугышчыларының фашистлардан мәрхәмәт сорау турында бөтенләй уе юклыгын исәпкә алмадылар Томанга яшеренеп кенә көтмәгәндә юл дамбасына үрмәләгән сугышчыларны фашистлар иң соңгы минутка чаклы күрмәделәр. Үлем белән якага яка килеп тә. яшәүгә өметләрен югалтмаган сугышчыларның һөжүме тиз һәм ярсулы булды.
Дамбадан баручы танклар колоннасының берсе узып китеп, икенчесе килеп житмәгән бер мәлнең туры килүе Кадермәтовка кыюлык өстәде Ул гранатасының алкасын ычкындырды да. күкрәгенә иртәнге салкынча һаваны тутырып, кыска гына боерык бирде:
- Ут'"
Бу боерыктан соң махсус билгеләнгән сугышчылар инде юл дамба-сының яртысыннан артыгына күтәрелергә һәм гранаталарын дошманга ташларга тиеш иде.
Кулындагы гранатасын өскә таба бәрүгә. Кадермәтов башын дамба итәгендәге вак ташларга куйды, аларның юеш салкынлыгын бөтенләй сизмәде дә. чөнки аның бар уе алга таба юнәлгән иде.
Дүрт секунд.. Нибары дүрт секунд вакыт болай караганда бик аз. искиткеч аз ара. әмма яшәү белән үлем хакында бәхәс барган чакта бу мизгелләр дәвамында әллә никадәр эш башкарырга, уй уйларга, тормы-шыңның ин четерекле вакыйгаларын күз алдыннан уздырырга мөмкин
Барый Кадермәтов беркайчан да куркакларны акламады һәм аңла малы, чөнки ул үзе тумыштан ук тәвәккәл, кыю кеше иде. Ләкин аның күкрәгендә чуерташ түгел, ә йөрәк тибә. Күп мәртәбәләр үзенең дә ишеткәне. күзәткәне, кичергәне бар курку дигән тойгыны бөтенләй белмәгән кеше була алмый. Курку ул сөйли, көлә һәм уйлый белә торган жан иясе өчен табигый тойгы, һәр яңа бәрелеш, яңа һөжүм. гомумән, дошман белән йөзгә-йөз очрашыр алдыннан маңгайга салкын тир бөртекләре бәреп-бәреп чыга Дамба тирәсенә сыенып яткан сугышчыларга һәр граммы кешенең йөрәген тибүдән туктатырдай кургаш өермәсен.» каршы гимнастеркадан битәр калканы булмаган хәлдә күтәрелүе кыен, бик кыен иде.
— Ал-гааа!!!
Дамба кикригенә күтәрелеп алга ыргылуга, күпер ягыннан һәм базында привалга туктаган фашист машиналарыннан пулеметлар ут яудырырга кереште. Сугышчылар арасыннан берәү кыска' ләкин гаять әрнүле «Аһ!» дигән аваз чыгарып жиргә ауды Тыныч вакытта теләсә кемнең колагын торгызырдай итеп сүгенгән тавыш та ишетелде. Кадермәтов миномет янындагы озын буйлы, мөгаен, үзеннән икс башка бнег-. рәк таза гәүдәле немецның куркудан атылып чыгарга житкән күзләрен, ыржайган тешләрен күрде Ике ара шул хәтле якын иле ки. беренче мизгелдә Кадермәтов әлеге фашистның йөзенә карап «Атаргамы- атмаскамьр* дигән кебегрәк икеләнеп калды. Бу мизгел шундый кыска мизгелнең мизгеле генә иде. әмма шушы тоткар зык үзенекен итте Кадермәтов. автомат чакмасына басарга өлгерә алмыйча килгән
шәпкә бөтен көченә фашистның корсагына барып бәрелде. Бәрелү үзе дә шундый көчле булып чыкты ки, бик сирәк кеше генә мондый бәрелештән сон аягында басып калыр иде Майор үзе дә бәрелүдән резин туп шикелле артка чигенде Чигенгән чакта ул аяк астында аунап яткан мина тартмасына абынды, тигезлеген саклап калырга тырышса да булдыра алмады, янтаеп җиргә ауды Бу хә- _ рәкәт аны бәладән коткарды, куәт белән башына килеп төшәчәк i. куш йодрыкның җилкәсенә ышкылып китүенә генә сәбәп булды ?. Алай гына да түгел, үзенең куш йодрыгына ияреп, дәү фашист * танавы белән Барый Кадермәтовның аяк астына кадалып төште, й Шул ук секундта майор автоматының түтәсен дошманның аркасына * кундырды. Тик бу юлы да очраклылык кагыйдәсе үзенекен итте. * Автомат түтәсе дошманның әйберләр тулы биштәренә туры килгән * иде Фашист, күрәсең, сугышларның төрлесен күргән, ачысын-төче- 5 сен татыган немец булып чыкты, ул танавы белән җиргә кадалса кадалды. ~ тик бер үк вакытта кулы белән Кадермәтовның итегеннән тотып = үзенә тартырга өлгерде. Майор, киселгән агач кәүсәсе сыман, җиргә - ci ылды Егылып җитмәс борын ук янга таба тәгәрәп кнтмәкче иде. ♦ тик бу юлы инде очраклылык дигән нәрсә аңа каршы төште, дошман ® солдатын өлгеррәк итте Имән бүрәнәдәй таза фашист, бөтен авырлы = гын аңлашылмас көч белән җиңеп. Кадермәтов өстенә ташланды Бу = авырлыктан майорның сөякләре шыгырдап куйды, күкрәге кысылып. < тын алмаслык хәлгә килде «Беттем», дигән иң соңгы бер мизгелдә j ул кинәт фашист гәүдәсенең йомшарып, хәлсезләнеп калуын тойды. = шуның артыннан ук.
Сез исәнме, командир, яраланмадыгызмы? дигән кайгыртучан *- сүзләрне ишетте
Әйе, бар иде. бар иде Барый Кадермәтов дигән затның бәхет дигән канатлы кошы Югыйсә, ин явыз көчләр ябырылган минутларда ул кош аны үзенең канат калканнары белән каплап килмәсә. ничек итеп нч ай буена тоташ сугыш эчендә йөргән тәненә бер ядрә яисә кыйпылчык эләкмәс тә, ничәмә-ничә тапкыр әҗәл хәтле әҗәл кулыннан ычкынып калыр иде соң ул?
Рәхмәт, кадерлем диде ул. үзен үлемнән я булмаса хурлыклы әсирлектән коткарып алган сугышчыга карап Вакытның Һәр секунды кадерле чак булганга, ул аның бары тик кабарып торган мыегын гына абайлап өлгерде Икенче күзе белән сугыш мәйданын күзәткән килеш, Ә бәлки күреп тә түгел, күңеленең ниндидер сизгер җепләре белән тоептыр, һөҗүмнең нәтиҗәле икәнлеген аңлады
Коралланырга! Пулемет һәм патроннар алырга' дип кычкыра иде аңардан биш алты адым читтәрәк Добротов Коралларны калдыр маска!
һөҗүм башланып, күп дигәндә дүрт биш минут узуга карамастан, иртәнге эңгер менгер куелыгында сыегая төшкән томан яңа көн якты лыгында эреп таралырга җыена иде инде
Ул арада Добротов. аның артыннан ук Игебаев та җилкәләренә фашист автоматларын аскан хәлдә Кадермәтов янына килделәр Мондагыларның эшен бетердек, дөмектердек, командир Әллә, мин әйтәм. күпер төбендәгеларенә дә бер уңайдан бәрәбезме? Бәлки, чыгып китәрбез5 диде уңышлы һөҗүм белән рухланган кече лейтенант. төнге хәлләрне онытып
Әмма бер тапкыр авызы пешкән Кадермәтов хәзер инде һәрбер хәрәкәтен уйлап, бер генә дә түгел, җиде кат уйлап эшләячәк иде
10
Юк. Добротов. бәрмибез Алга, тизрәк алга юлның теге ягы на! Туплану урыны кичәге салам кибәннәре, диде майор һәм кем
неңдер юл буйлап, иелә төшебрәк күпергә таба йөгергәнен күрде Ул бар ' көченә:
- Тукта... тукта. Артка' диде. Әмма йөгерүче үзенең нишләгәнен яхшы белә иде бугай, тагын да тырышыбрак алга ыргылды.
Кадермәтов. ялгышмас өчен сул кулын терсәгеннән бөгә төшеп, уң кулындагы пистолетын беләзек турына куйды да җентекләп төбәгәннән соң курокка басты Әлеге тетрәнү-кичерешләрдән соң аның кулы элеккечә үк нык түгел иде шикелле Шулай да пуля барыр юлын тапты, теге бәндә җан-фәрманга йөгереп барган уңайга юл уртасына кадалып төште Кызганычка каршы, аны карап торыр вакыт түгел, немецлар инде бу якка таба кузгала башлаганнар иде. Кадермәтов бар белгәнен кушып сүгенде дә:
Яраланып калучылар юкмы? Калдырмаска! Китәбез, диде һәм дамбаның теге ягына, әлегә качып котылырдай иркенлеккә тәгәрәп төшә башлады.
Болын түмгәкләре арасындагы әсирлектә күшегеп ятканнан соң иркенлекне тоеп йөгерүләр бөтенләй башка иде Фашистлар куып керт кәп тозактан инде котылуларын, икенче юлы мондый капкынга кермәскә, алдын-артын җиде кат карап керергә тырышачакларын беләләр, шуңа күрә икеләтә көч белән йөгерәләр алар.
Без монда, иптәш командир, бире килегез, дип каршы алды аны Добротов Мондарак.
Тимофеева сезнең яндамы?
Борчылмагыз, командир, без аны калдырмадык. Әйдәгез. .
Шул вакыт сугышчылар иләмсез гүләү авазлары ишетеп, дәррәү югарыга, күпер ягына карадылар Анда күперне һәм күпер төбендәге фашистларны дөмектерү максаты белән килгән совет самолетларының берсе яна-яна җиргә якынлашып килә иде. Сугышчылар бу самолеттай парашютчы аерылмасмы дип өметләнделәр. Арадан берәү хәтта: «Я. сикер инде, сикер!» дип кычкырып та карады. Ләкин бу теләк кабул булмады, янып барган самолеттан берәү дә сикермәде һәм ул. шул килеш күперне узып, елга суына томырылды..
Тирә-якны гөрселдәтеп көчле шартлау яңгырады. Тагын бераздан шушы гөрселдәүнең ерак кайтавазлары әйләнеп кайттылар да. авыр ухылдашып, елга аръягына китеп югалдылар
Уңышлы һөҗүм шатлыгына күләгә төште. Кадермәтов та. бүтәннәр дә монда артык озак калырга ярамавын аңлыйлар иде. Шуңа күрә тиз- тиз ген;1 барлау уздырдылар да күпер ягына тагын бер тапкыр карап тын тордылар Арттан килүчеләр күренм и-ишетелм и иде
Кузгалырга!— дип боерды Кадермәтов. Аннары, сугышчылар куаклыкка кереп киткәч: Иптәш Тимофеева, дип эндәште. Мине көтегез әле Беравык сүзсез баргач, башын чайкап уфтанып алды һәм өстәде Тагын бер иптәшегезне. . качмакчы иде. калдырырга туры килде.
Колагын кисеп кенә ишәк чапкын булмый инде, иптәш командир. диде беравык дәшмичә барганнан соң Тимофеева Икмәк эчендә дә кибәк очраштыргалый...
Аның хәлен аңлап була иде. билгеле.
Тавыш-тынсың диярлек бардылар Ара-тирә кыска боерык тавышлары гына ишетелгәләде. Добротов берничә сугышчыны алга дозор итеп җибәргән икән Алардан әледән-әле хәбәр килеп торды «Әйбәт егет булып чыкты кече лейтенант», дип күңеленә беркетеп куйды Кадермәтов.
Тоташтан дүрт сәгать чамасы барганнан соң:
- Туктарга! Ярты сәгатьлек привал, дип белдерде командир. - Барлау уздырырга!
Ләкин, барлау уздыра алмадылар Ял итәргә туктауга, коточкыч арыган сугышчылар җиргә аву белән саташулы йокыга талдылар
Биредә атыш тавышлары, шартлау гөрселдәүләр. ишетелми Әйтерсең. андый нәрсәләр бөтенләй булмаган, әйтерсең, аларның сугышчан дусларын берничә грамм кургаш мәңгелек йокыга талдырмаган Урман, андагы кош-корт. җәнлек мазар да сугышчылар кебек үк. таң алдындагы авыр йокыда. Ләкин бу хәл сугышка хәтле булган кайгы-хәсрәтсез йокы түгел, киресенчә, тынычсыз, авыр, гадәттән тыш уяу йокы иде. *
Сез дә бераз йоклап алыр идегез, иптәш командир, диде 5 Кадермәтовка янәшәдәге агачка аркасы белән сөялгән Петров. = Ятыгыз Мин сакта торырмын Ул-бу булса, уятырмын
Ә соң сез. Петров, йокламыйча түзәрсезме?
— Минме? Күпме кирәк, командир?
Петровның тавышы, вакытына күрә, хәтта бераз балаларча бер- * катлырак ишетелде Кадермәтов. сизелер-сизелмәс. ирен читләре белән 1 генә елмаеп куйды. Ләкин сугышчы аның елмаюын күрмәде, шуңа күрә = сүзен дәвам итте:
Минме, иптәш командир? Мин бит Уссури тайгасында гомер з кичергән кеше, аучы! Ничәмә-ничә тапкыр юлбарыс белән алышкан « аучы! Мин тагын теләсә күпме түзеп торам әле Аннары, әнә. Игебаев • белән алмашырмын
Ярый, ярый, Петров, ышанам мин сиңа Рәхмәт сиңа, аучы = кеше, диде ул. ниһаять, сингә күчеп, якын итеп
Рәхмәткә иртә әле. иптәш командир, диде Петров каушаган < елмаю белән. Җиңү хөрмәтено булыр һәм ул чолгауларын сүтәргә * кереште х
Бу хакта икеләнмәскә мөмкин, иптәш Петров. Без. нинди генә авырлыкларга тарысак та. җиңәчәкбез һичшиксез
Петров тавыш тынсыз диярлек чолгауларын сүтеп бетерде.
Анысы шулаен шулай да. иптәш командир Ләкин ләкин ничек соң без шул хәлгә килеп җиттек? диде ул. кинәт тавышын әкренәй теп. пышылдауга күчеп диярлек Ничек соң безне фашист гаскәрләре таптап-туздырып. ил киңлекләренә сибелергә мәҗбүр итеп бара? Кайда соң безнең запас юлдагы бронепоездлар5 Кайда5 Инде бит биредә Смоленск янында да туктата алмадык, мәлгуньне
Бу сораулар Кадермәтов аңында да сугышның беренче көннәрендә үк яралганнар иде Ул вакытта дивизия командирына шундый сорау белән мөрәҗәгать итүдән дә курыкмады Кадермәтов Ә бит нибары бер ел элек кем уйлаган аны шулай булыр дип.
Иптәш Петров, бу сорауларга җавапны сугыштан соң. һич шиксез, бирерләр Хәзер, беләсең, вакыты түгел Булган эш бул гая. аны тиз генә җайга салып җибәрүе бик үк җиңел түгелдер, күрәсең Мин әлегә бернәрсәне төп төгәл әйтә алам сугыш озак ка сузылачак, дәһшәтен күз алдына китеруе дә кыен булачак Без җырлаганча гына түгел Ләкин, безнең халык әйткәнчә «Бер төкерсә бер булыр, нл төкерсә кул булыр» Әлегә безнең ил көчен туплый гына, мин шуңа ышанам Ни өчен фашистлар безне тозакка кертеп бастыргач та бирелергә теләмәдек? Ни өчен? Чөнки сугыш чыларның нн зур күпчелеге белә һәм ышана илсез ирнең, рәхмәтлем Петров, ирке дә юк аның
Петров бу сүзләрне мыекларын җыера җыера җентекләп тыңлады Аннары салмак кына, бераз суза төшебрәк әйтеп куйды
Әйе. анысы бик дөрес, иптәш командир, илсез ир күлсез балык ул. дип тә әйтәләр безнең Уссури якларында
II
Көзге кояш чыгып, бер кул яссуы кадәр күтәрелеп өлгергән иде инде Кадермәтов йокыдан уянып ку зләрен ачты да берничә секунд арала үзенең кайда, ни эшләп ятуын исенә төшерде һәм. барысын ла хәтер ләп. шундук торып утырды Өстендәге кисме ярыйсы гына кипшенгән.
кичәге кебек тәнне чиркандырып ябышып тормый иде инде.
— Без сине уятмыйчарак тордык, иптәш командир. Без инде кайбер нәрсәләрне эшләп тә өлгердек...
Шулвакыт майорның күзләре каршыдагы каен ботакларына төште. Ак каенның яфраклары инде саргайган, алтынсу төскә кергән Димәк, көз җиткән дигән сүз.
■— Әйтегез, кече лейтенант...
— Беренчедән, иптәш командир, барлауны бик җентекләп уздырдык: барыбыз — кырык җиде сугышчы. Безнең полктан ун кеше, берәү тозактан чыкканда, дамбадагы бәрелеш вакытында һәлак булган, төгәл күрүчеләр бар Калганнары төрле частьлардан килеп кушылучылар. Алардан җиде кеше юк. Араларында бер старшина бар — гаять тәҗрибәле командир Гамәлгә яраклы коралыбыз: бер станковый пулемет, өч кул пулеметы, унөч тартма патроны белән, унбиш автомат, утыз ике винтовка, йөз дә җиде гранатаның бишесе танкка каршы бәрә торганы. Иптәш Тимофееваны санамаганда һәркем коралланган .
— Минем коралым бар —Анна Тимофеевна куртка кесәсеннән пистолетын алып күрсәтте.— Күрмәдегезмени?
Аның сүзләренең дөреслеген раслагандай, якындагы агач кәүсәсенә сыенган тукран тукылдарга кереште. Кадермәтов шунда гына Анна Матвеевнага күңел күзе белән карады. Шушы минутта гына ул ир-ат буларак янында хатын-кыз заты барлыгын исенә төшерде. Хәтта: «Карале, ничектер бөтенләй игътибар итмәгәнмен Бу бит әле миннән дә яшьрәк»,— дип уйлап алды.
Кадермәтов янәшәсенә килеп баскан Тимофееваны терсәгеннән тотып читкәрәк алып китте.
— Сезнең соң, Анна Матвеевна, ни... элемтәгез бармы? Ничектер үзебезнекеләргә берәр төрле хәбәр бирәсе һәм берәр төрле күрсәтмә аласы иде бит
Шушы ике көн арасындагы вакыйгалардан соң Тимофееваның дошман тылында безнекеләр тарафыннан калдырылган булуына шиге юк иде инде аның.
Тимофеева бер минут чамасы уйланып, дәшмичә баргач:
— Безнең, иптәш Кудров, партиянең район комитеты калдырган төп төркемебез тар-мар ителгәннән соң элемтәбез өзелде. Хәзер инде, кызганычка каршы, моның чын сәбәбе ачыкланды. Безне сугыш алдындагы дүрт-биш ел эчендә бик күпләргә ышанмаска күнектерделәр. Ләкин без. шуңа карамастан, сукыр булганбыз, күз алдында йөргән кабахәтләрне күрмичә, күп кенә ышанычлы кешеләребезне көрәшсез-нисез шундыйлар кулына биргәнбез. Бәхеткә каршы, сезгә тап булдым, югыйсә теге Зайцевлар мине фашистлар кулына тапшырган булырлар иде..
— Тынычланыгыз, Анна Матвеевна... тынычланыгыз. Алар, андый Зайцевлар, санаулы гына бит. Әнә безнең сугышчыларга карагыз. Берсе дә, фашистлар вәгъдәсенә ышанып, теге якка чыгарга уйламады бит
— Дөрес әйтәсез, Кудров, дөрес... Мин үз күзләрем белән күрдем Тимофеева тагын беравык дәшмичә уйланып барды. Аннары, Кадер- мәтовка борылып карап, сүзен дәвам итте:
— Турысын әйтим, Кудров, элемтә өзелде. Ләкин мин. берәр җаен табармын Күршеләрне эзләп табармын. Аларның элемтәсе бар...
Тагын беравык саргайган яфраклар өстеннән, агачлар арасыннан атладылар.
— Ә безгә, иптәш Тимофеева, кайсы җирдәрәк урнашу мөмкин булыр икән? Үзебезне тәртипкә китереп, бераз тын алырга, тирә-якка күз салырга һәм фашистларны борчый башларга туры килер болай булгач
— Менә , күптән шулай диләр аны, Кудров. Югыйсә
Тимофеева, күрәсең, Кадермәтовны: «Югыйсә үзегезне дә, мине дә алга өндәп, тозакка бастырып үтерә яздыгыз» дип, хатын-кызлар-
га хас рәвештә битәрләп алмакчы иде дә, сүзен башламас борын фикереннән кайтты
Беравыктан кузгалырбыз алайса Безгә бүген кимендә утыз биш километр үтәсе һәм Чириковск тирәсенә барып, андагы куе урманга кереп урнашырга кирәк булыр Юлда, берәр авылда туктап, тамак ягын кайгыртып алырбыз
Иртә белән күңелләрне шатландырып чыккан кояшны озакламый салынкы болытлар каплады, аннары тымызык яңгыр сибәләргә кереште *
Кадермәтов, сугышчылар артыннан атлаган килеш: «Мондый 5 болытлы көн безгә кулайрак,— дип уйлый-уйлый барды Хәзер безгә. - гомумән, аяз көннәр түгел, болытлы, яңгырлы, давыллы һәм караңгы 2 көннәр һәм төннәр кирәк Без шундый чакларда фашистларга күрен- $ мичә үз эшебезне эшләрбез, һөҗүм итәрбез дә урманнарга китеп юга- » лырбыз»... ' ж
12 2
S
Алар ярыйсы гына күтәренкелек тоеп озак атладылар Тимофеева 5 юлны яхшы белгәнгә күрә, баштагы ике-өч авылга кермичә, әйләнеп ф кенә уздылар
Фашистлар булмаса да. аларның үзәкләргә үтеп беткән «рама»- ° энә карагының күреп алуы ихтимал иде
Шулай да. кем әйтмешли, ачлык ул туган апай түгел, үлем янавы = ерагайгач, киеренке вакытта искә дә кереп чыкмаган ашау дигән нәрсә -» күкрәк астын бораулый башлады Алдагы авыл күренгәч тә Кадермәтов ~ тәмам хәлдән тайган сугышчыларына туктарга кушты
Алар әле генә урманнан чыгып, тирән ерганак үзәнлегенә яшеренә- * яшеренә, ниндидер елганың биек ярына килеп бастылар Авыл әллә ни зур түгел иде, урамнарында хәрәкәт әсәре күренмәде. Дөрес, табигать кочагындагы тынлыкны әллә нигә бер тапкыр сыер мөгерәве, эт өргәне бүлгәләп куйды Саклык беркайчан ла комачаулый торган нәрсә тү гел, тагын ярты сәгать чамасы күзәтеп тордылар Нибары ике кешене күрделәр Таякка таянган бер карт аксый-туксый урамның бире очын дагы тәбәнәгрәк, каралты-курасыз йорттан чыкты да теге очтагы икенче бер йортка кереп югалды Уң як рәттәге кырый йорттан башын күзен урап яулык бәйләгән хатын чыгып елганың теге ягындагы ялгыз чишмәдән су алып китте
Фашистлар күренми, аларның барлыгына ишарә ясаучы бер генә билге дә юк иде Кадермәтов разведка җибәрергә булды
Петров, диде ул һәм кулын изәп сугышчыны янына чакырды Тыңлыйм, иптәш командир
Ике сугышчы белән авылны урап барып, теге очыннан керегез Саклык чараларын онытмагыз Безне чакырырсыз
Шулвакыт Тимофеева майорның иңбашына кагылды
Кирәкмәс, командир, сугышчыларны җибәрмәгез Мин бу авылны яхшы беләм, андагылар да мине хәтерлиләрдер дип уйлыйм, шуның өчен дә үземнең генә керүем хәерлерЗк булыр Әнә тегендәрәк, чишмә турысында, елга аша салынган тар басма бар Мин шуннан гына Кадермәтов килеште, ләкин шулай да Тнмофееванын ялгызын гына җибәрмәячәген белдереп.
Петров, яшеренеп кенә ике сугышчы белән иптәш Тимофеева- ны озатып барырсың дип боерды
«Эһ-ма, кызык та инде бу тормыш дигән нәрсә, дип уйлады Кадер мәтов елганың биек ярыннан авыл урамнарын һәм анда таба китеп баручыларны карап яткан килеш. - Бер карасаң, әтәч булып күкәй сала, икенче баксаң, үрлекырлы сикертә, артыңнан килеп ач бүре сыман котларыңны ала. »
Көзге эленке-салынкы көннең аязыбрак торган сәгатендә. Тимо- фееваның шомлы билгесезлек эчендә боегын утырган авылга кереп, ашау-эчү турында белешүен көтеп ятарга мәҗбүр ителгән Кадермәтов үзенең «сугышка хәтле» тормышын искә төшереп алды. Күрәсең, кеше дигән катлаулы затның күңеле табигать тарафыннан шулай яратылган һәм ул теләсә нинди хәлләрдә дә үзенең үткән тормышына битараф булалмый, аны онытып, узганы белән бәйләнешне өзеп тора алмыйдыр.
Мәхәббәтне мәңгелек сер ул дигәннәрен ишеткәне бар иде Кадер- мәтовның. Ләкин теге вакытта. Казандагы хәрби командирлар мәктәбендә «беренче мәхәббәттән» авызы пешкәнгә күрә, күзе төшәрдәй, йөрәген телгәләп яндырырдай хатын-кызлардан бик озак читләшеп йөрде Хәер, кем белсен, бәлки гомерлек буйдак сыйфатында ил буйлап гарнизоннан гарнизонга күчеп йөргән-яшәгән дә булыр иде. Әмма 1934 елның көзендә үзе тап булган бер очрашу Барый атлы егетнең башын икенче бер озын чәчле кызга бәйләде дә куйды. Чишелмәслек итте шул бәйләүнең төенен
Ташкентка командирларның бер айлык курсына җыйганнар иде аларны. Сүз курслар турында түгел, анысы бик тә файдалы булды аның. Яңа ел алдыннан гына укуны төгәлләделәр Ташкент зур шәһәр, икмәкле шәһәр, күрер нәрсәләргә бай кала. Ләкин анда бер ай яшәгәннән соң. яңа ел көннәрендә дә калып торасы килмәде Кадермәтовның. Җитмәсә ерак гарнизонда калган ротасыннан да күңелсез хәбәр килде: яшь бер сугышчыны чүлдә елан чагып үтергән Шуны ишеткән командир зур каладагы хәрби кунакханә бүлмәсендә тыныч күңел белән яңа елны бәйрәм итеп ята аламы соң инде?
Кадермәтов вокзалга ашыкты. Исәбе — хәрби комендатура аша билет юнәтү иде. Ниндидер күзгә күренмәс җепләр аны кеше йөри торган юлдан түгел, вокзал алды мәйданы янындагы сукмактан атлатты Ул сукмак исә аны бәләкәй бакчага алып керде һәм эскәмиядә елап утыручы бер татар кызына юлыктырды. Күптән, бик күптәннән күргәне юк иде Барыйның чәч үрмәләренә чулпы таккан, балаитәкле күлмәк киеп, яулыгын арттан бәйләгән кан кардәшен. Ирексездән туктап калырга мәҗбүр булды. Ул арада әлеге кыз янына олы-олы гәүдәле ике үзбәк милиционеры да килеп басты Аларның, кызга бирелгән сорауларыннан бигрәк, үзара гәпләшүләреннән аңлады Барый адашып калган татар кызы иде бу.
Мәхәббәтне мәңгелек сер диләр диюен, ләкин аның кайчан, кай җирдә ярала башлаячагын кем төгәл генә белә дә. кем аны алдан әйтеп-кисәтеп куя ала? Аерылышыр өчен генә күпмедер вакыт кирәк, ә мәхәббәт яралсын өчен аңа ике йөрәкнең бер-берсенә күз сирпеп алуы, я булмаса көтмәгәндә, искәрмәстән әйтелгән сыңар бер сүз дә җитә, бик җитә Әгәр дә мәгәр Ташкент вокзалы алдындагы бакчада басып торган Барыйдан: «Узып барган җиреңнән капыл гына туктарга, аннары ашыгып барып сүз кушарга нәрсә мәҗбүр итте соң?» дип сорасаң, мөгаен ул төгәл генә аңлатып бирә алмас та иде. Ул чагында ул чагында Барый тегеләр янына ук барып басты да:
Ни булды сиңа, үскәнем? Ник елыйсың? Кыерсыттылармы әллә? - диде саф татарча Аннары милиционерларга борылып, үзбәкчә - Калдырыгыз безне, иптәшләр, мин үзем җайлармын,— дип өстәде Яле, яле. үскәнем-чибәрем. елама. Сөрт әле күзләреңне Җиткән кызга шулай елап утыру килешми бит инде, килешми
Кыз, чынлап та, үз телендә шундый ягымлы итеп сөйләшә белүче, беренче минуттан ук ышаныч яулардай кеше табылу шатлыгыннан булса кирәк, үксүеннән туктап җиң очыннан кулъяулыгын тартып алды, күзләрен сөрткәләргә кереште.
— Менә. . әллә кайчан шулай кирәк иде. Елап кеше куркытып утырганчы...
Барыйның бу сүзләре кызга мәзәгрәк тоелды булса кирәк, ул кулъяулыгын күзләреннән алмас борын ук көлеп җибәрде «Болан булгач, дип уйлап куйды Кадермәтов. эшләр бөтенләй начар түгел, ахры >
Кем син. үскәнем? Каян килеп чыктың бу якларга5 Кая барасың, кем белән барасың? дип тезде ул сорауларын бер-бер артлы
— Цистай йагыннааан, дип сузды кызның көйле тавышы Ул әле күтәрелеп карарга кыймый иде Цистайдан киләбеееез
- Чистайдааааи?— диде Барый гаҗәпләнеп һәм кызга яраклашыбрак Ул тирә-ягына күз салгалап алды. Кем белән киләсез соң?
Кыз. Кадермәтовнын сүзләреннән кызык табу өстенә. аның кемнедер эзләгәндәй итүен дә күргәч, көлеп үк җибәрде Көлә башлагач, аның тавышы бигрәк тә көмешләнеп, челтерәп аккан чишмә суы кебек сафланып ишетелде Елмаюлы йөзе тагын да сөйкемлерәккә әверелде. Кызарып-алланып пешкән чияне хәтерләткән иреннәре «теләсәң-теләмәсәң дә үп мине, үп, үп» дигәндәй үзләренә тартып тора башладылар
Кацтылааар Адаштырып калдырдылар, цукынцыклар.— диде кыз. үз затына гына хас булганча, берничә мизгел арасында капма- каршы якка үзгәреп Үзләре Алма апаларга апбарабыз дип ышандырып цыктылар дааа
Йә. йә. елама инде, табылырлар Ерак китмәгәннәрдер. нигә 6(Viай ук өзгәләнергә? Менә хәзер вокзалдан эзләп табарбыз
Табарбыыыыз. диде кыз үртәлебрәк - Нииек табарбыыыз? Алар бит киттеләәәәр Пуезга утырып
- Да? Шулайукмыни? Ничек алай киттеләр, сине калдырып кит теләр соң? Ачуландырдыңмыни?
- Юууук Мин дә утырмакиы идем, дөбер дөберегез кузгалды да китеп бардыыы
Кыз тагын яулык тоткан кулын күзенә каплады
Туктале. Кая бара идегез соң?
Бохарадагы Алма апаларга.
Фамилиясен, адресларын беләсеңдер бит5
Ул бит бүтән фамилиядә, безнеңцә түгел, үзбәкиә Оныттым Адрисларын белмим
Кадермәтов мәгълүматларның сыеклыгыннан бермәлгә аптырап торды
- Әйдә, диде ул. кинәт башына килгән уйдан шатланып, кызның кулыннан эләктереп алды Әйдә
Кыз болай әллә ни гәүдәле булып күренмәсә дә тиз генә бирешмәде, кулын көч белән тартып алды
Жибәр. цукынңык. карале Кайа барабыз5
Кыз кулының кайнарлыгы. Барыйның бармактагы нерв җепселләре аша үтеп, кан юллары буйлап йөрәккә таба йөгерә-йөгерә бард иде инде
Бо-ха-рага! Мин дә шул якка барам Кертеп чыгармын Табарбыз Алма апаңны, диде Барый икеләнергә урын калдырмыйча, буй сындыручан тавыш белән Әйдә дим мин сиңа' Поездның китеп баруы ихтимал Нәрсә терәлдең5 Монда торырга вакытым юк минем
Кадермәтовнын боеручан тавышы җиңдеме, әллә аңардагы ышаныч тәэсир иттеме, нәрсә булса да булгандыр, кыз бүтән ләм мим сүз дәшми чә урыныннан торып басты
Кыздагы буй сын, тулган айны көнләштерерлек алсу бит алмалары, ул кара кашлар астындагы шомырт күзләрнең мөлдерәмә тутырып караулары!!
Ниһаять, аңына килде Кадермәтов
— Әйдә. әйдә, киттек, диде ул ирексездән кулын сузып, кызны, качмасын тагы дигәндәй тотып, алга әйдәде - Исемең ничек соң синең5 Фамилияңне әйтсәң дә ярын, сораулары мөмкин Ни диярмен?
Ни. Ниса диләр хәзер
- һе, кызык, ә элек ничек диләр иде?
- Элекме? Гөлниса. Кадермәтова.
Барый атлаган жиреннән капыл туктады, кыз үзе дә сизмәстән күкрәге белән аның кулбашына килеп төртелде.
— Аллакаем Нишлисееең?
- Ничек, ничек дидең фамилияңне?
— Ницек тә ницек... Кадермәтова инде. Алма апа да элек шулай иде, хәзергесен белмим...
— Сеңелем бу минем Кунакка килгән . Юлда кәгазьләрен югалткан Ачык авыз. - диде Кадермәтов комендантка үзенең юл кәгазьләрен сузып, күзен дә йоммыйча карап — Ике билет... Бохарага хәтле.
Кадермәтовнын документларын карагач, комендант: «Нигә Бохарага гына? Сезгә күп арырак. Кушканың үзенә үк кирәк бит»,— димәкче иде дә, ятышлы киемнәр кигән сылуга карап алгач: «Да-а-а'» дан башканы тапмады, кассалар ягына таба чыгып китте
Бохара — бик борынгы кала, калаларның каласы, ләкин Казан яки Мәскәү түгел. Анда Алма апаны гынамы, энә югалтсаң табып китерергә әзер торучылар бар Кадермәтов, үзе әйтмешли. Хозыр Ильяс кодрәте белән юлында пәйда булган Нисаны җитәкләгән килеш әнә шундый бел-деклеләрнең берсенә, шунда яшәүче бер татар агаена юлыкты. Алай гынамы. ул «Бер үзбәк мулласының хатынының сеңелесе юлда югалып- адашып калган». — дигән хәбәрне дә ишеткән кеше булып чыкты.
Алма апа да. үзбәк җизни — мулла әкә дә Кадермәтов белән Ниса килеп кергәнне күргәч, хәйран булып, телләрен шартлатып куйдылар.
— Алма апа. җизни,— диде тегеләрне тагын да аптыратыбрак Ка-дермәтов.
Хәрби киемле кешедән — бер, югалган сеңелләрен җитәкләп тотуыннан — ике. «Алма апа, җизни» дип өзелепләр әйтүеннән өчләтә каушаган «туганнар» телгә килгәләгәнче, ул тагын өстәп куйды:
Безгә хәер-фатихагызны бирегез, яме? Ниса Гөлниса минем ха-тыным булсын, ярыймы?
- Кит аннан, цукынцыклааар,— диде Алма апалары үзбәк җизнидән дә җәһәтрәк аңына килеп,— Тузга язмаганны — Аннары кычкы рып елап ук җибәрде: Никахсызмы’
Вай-вай-вай —дип сузды үзбәк җизни шушы сүзне теленнән төшерә алмыйча Гәпләшү кирәк Калым кирәк...
Ни булса да булды, ничек итсәләр иттеләр. Ниса үзе дә өздереп: Карышмагыз инде, Алма апа, күктән төшкән бәхетем шушы цибәр егеттер Мин үземне аңа тапшырдым инде — дип торгач, килешми булдыра алмадылар
Ләкин Кадермәтовны да сындырдылар, күңел өчен генә, картлар килешсен өчен генә дия-дия, кеше күзеннән яшереп, кунак-фәлән чакыр-мыйча гына никах укытырга күндерделәр...
— Иптәш командир, теге хатын чакыра безне,— диде Кадермә- товтан өч-дүрт адым чамасы читтәрәк авылны күзәтеп ятучы Игебаев — Авылга чакыра, фашистлар юк ди.
Озакламый әле генә сугышчылар яшеренеп торган яр битенә, елга үзәнлегенә, әлеге авылның кыл суккандай туры урамнарына һәм андагы йортлар өстенә караңгы төште.
Икенче кисәк
1
Көзнең иң соңгы көннәре, якынлашып килүче кыш белән тартышырга чамалап караса да, ниһаять, чигенергә мәҗбүр булды. Әле кайчан гына берән-сәрән очкалаган ак күбәләкләр, хәзер инде салкын җил-
ләргә кушылып, өер-өер тупланып авыл урамнары, басулар һәм үзәннәрне тутырып бөтереләләр, агач ботакларына сарылып аларга сихри серлелек өстиләр иде.
Кадермәтов сугышчылары, күпер янындагы хәлләрдән котылганнан сон. олы юллардан читтәге урманнарга сыенып-сыенып утырган авыл- ларда ял итеп, көч тупларга урнашканга да ике атнадан артык вакыт _ узды.
Фашистлар белән бәрелешүне үзләре эзләмәгәнгәме, бәлки саклык 5 чаралары да ярдәм иткәндер, ара-тирә булгалаган нке-өч атышудан * битәр куркыныч очрашулар булмады. |
Кадермәтов аңлый: вакыт уза тора. Кызыл Армия анда дистәләгән * башлы аждаһа белән бергә-бер алышкан чакта, хәрәкәтсез яту. ерак тыл- * да калу җинаятькә тин иде *
Дөрес, вакытны бушка уздырмады Кадермәтов Сугышчыларны, ко- В ралларны тәртипкә китерүдән тыш. фронт ягына таба өчәр кешелек 1 ике төркем җибәрде ул Аларнын максаты бер: үзебезнекеләр янына ба- = рып җиту Кадермәтов полкының хәлен аңлату, мөмкин булса, ике ара- - да элемтә урнаштыру, дошман тылында мөстәкыйль хәрәкәт итәргә рөх- ♦ сәт сорау иде. “
( Кызганычка каршы, беренче төркем Хачлыдан егерме километр = чабасы киткәч. Чириковск янында полицайлар белән маңгайга маңгай 2 •бәрелешеп, көчләр тигез булмау сәбәпле, һәлак булган. Бу хакта Кадермә- « три берничә чыганактан ишетте Белешергә баручылар да һәлак булу- * чуарның үз иптәшләре икәнлегенә ышандыргыч дәлил - бәрелеш уры- s кыннан сугышчылар яшергән документларны табып кайттылар <
Икенче төркемнең андый-мондый бәрелешләргә очравы турында ләм- - мим бер хәбәр дә ишетелмәде. Ләкин аларнын фронт сызыгына барып җитүләре шулай ук шөбһәле иде Шулай да Кадермәтов аларга баглаган өметен тәмам өзмәде. «Бәлки, кем белсен, аларнын юлы уңар?- дип уйлады ул Ялан-ялан җиңелү дә чигенү генә димәгән бит инде Хәер, фашистлар куып керткән тозактан, аннары аларнын эзәрлекләвеннән чагыштырмача җиңел котылу безнең бәләкәй генә җиңүебез инде ул »
Барыбер Кадермәтовнын күңеле тыныч түгел, башындагы уйлар өереннән аның чигәләре чатнап ярылырга җитә Әмма ләкин әлегә тынычланырдай эш күренми, дошманга каршы көрәшкә әзерләнүдән башка конкрет һөҗүмнәр оештырылмый һәр нәрсәнең үз чираты, үз сәгате бар диләр, күрәсең, хактыр бу.
Болай ярамый, сугышчыларны авыл йортларына яшереп яткыруның зарары көчле булачак. Тик яту аларнын рухына зыян китерер, төшенкелеккә юл ачар Кыен көннәрдә япа-ялгыз калудан да начар нәрсә юк. «Ил алдында үлем дә җннелрәк»,- диләр халыкта Бергәлек сукса. берәгәйле суга. Әгәр дә мәгәр сугышчыларның рухын төшерүгә юл куйса, моның өчен ин беренче чиратта җавапны Кадермәтов полк командиры бирергә тиеш Аның гамьсез сүлпәнлегенә ни диярләр?
Кадермәтовнын бу уйларында беркадәр чынлык булса да. хакыйкатькә туры килеп үк бетми торган арттыру бар иде Чөнки дошманга каршы көрәшне туктату, сугышчыларның рухын төшерү кебек куркыныч уйлар анардан ерак йөри Хәлбуки, ул. аның таянычы булган Добротов. Петров, Игебаев һәм күптән түгел генә килеп кушылган чик сакчысы старшина хәрәкәтсез ятмыйлар, килер көрәшләргә әзерләнү, көч туплау, баш-күз алу, тирә-юньдәге хәлне ачыклау белән мәшгуль иделәр
Көннәрдән бер көнне Кадермәтов яшеренгән йорт хуҗасы Серафим дәдәйнен хатыны Василиса түти күрше авылдагы сенелесе яныннан ах та вах килеп кайтып керде һәм күргән-ишеткән яңалыкларын сөйләргә кереште
Серафим дәдәй. карт булса да, эшсез утыра торганнардан ту гел, тирә күршеләренең аяк киемнәрен ямарга һәвәс кеше Хәзер дә шуның з- 35
белән мавыгып утыра. Кадермәтов исә кухня ягында хәленнән килгәнчә ярдәмләшә, күбрәк вакытын уйланып, планнар корып утыра иде. Василиса түтинең сүзләрен баштарак игътибар бирмичә тыңлады, ләкин «аэродром, аэроплан» сүзләрен ишеткәч тә колакларын торгызыбрак тыңларга кереште. Алай гына да түгел, аралыкка чыгып ук басты.
Василиса түти: «Беләм инде, беләм синең бирелеп тыңлаганыңны.. Синең өчен сөйлим ләбаса»,—дигәндәй аның ягына карангалап алды да картына төбәп дәвам итте:— Вәт шул. ышансаң — ышан, карт, ышан- масаң — ышанма. Бездән нибары егерме ике чакрым җирдә. каһәр суккан немец аэродром кора башлаган...
— Кит аннан... Алдашырлар,—диде Серафим дәдәй. Мондый хәбәргә бик үк ышанып бетми иде ул Чөнки алар тирәсендә моңарчы андый нәрсәнең булганы юк иде.
— Кем алдаша? Минме?—диде карчык.—Әгәр дә мәгәр менә бу аякларымның сызлавы булмасамы. мин сине хәзер үк алып китәр идем күрсәтергә. Үз күзләрем күрмәсә бер хәл. Ярый алайса... иртәгә алып барырмын әгәр ышанмасаң...
Кадермәтов аңлады: Василиса түти бер дә юкка күрше авылларга чыгып йөрми, нияте — вакытлыча яшеренеп ятарга мәҗбүр булган Ка- дермәтовны көрәшкә өндәү, аңа ни эшләргә кирәклеген ишарәләп күрсәтү иде.
Самавырны яңартып. Василиса түти кайдандыр юнәтеп кайтОн тама чәй эчеп, иртә белән үк мич төбенә тәгәрәтелгән бәрәңге ашый- ашый сөйләшүне дәвам иттерделәр.
Кадермәтов ирексездән (биредәгеләр өчен дә Кудров иде ул) әле тәрәзәгә, әле ишеккә карангалап утырды, тынычлыгын югалтты. Ниһаять, урыныннан торып, киемен ала башлады. Серафим дәдәй аны кулын иша-рәләп туктатты.
— Кудров. сиңа ярамый, әле бит караңгы да төшмәгән. Кая барырга? Кемне. Добротовыгызны чакырыргамы?
Бу зиһенли карт Кадермәтовның нишләргә җыенганын аңлап алган иде. Тирә-күршеләргә, күрше хуторга таратылган сугышчыларның кайберләрең аның кушуы буенча ул инде берничә тапкыр эзләп алып кил- гәләгән иде. Ялчы полицайлар өч-дүрт мәртәбә авылга килеп күренгә- ләсәләр дә. әлегә хәтле зыян-зарар күрсәтмәделәр. Бары тик: «партизаннарга. десантчыларга ярдәм итүчеләрне, чолганыштан чыгучы кызылармеецларны яшереп ятучыларны, хәбәр итмәсәләр. беренче агачка асарбыз»,— дип янап, староста кую белән канәгатьләнделәр. Шул көннән соң Кадермәтов сугышчыларына: «Кеше күзенә күренмәскә»,—дип боерган иде.
— Әйе. Серафим дәдәй. Добротов кирәк. Тагын, әгәр иренмәсәң. мыеклы сугышчыбыз Петровны да табалмассыңмы?
Серафим дәдәй:
— һе. нишләп мин иреним? Нишләп мин аны тапмыйм?—дия-дия клеенкадан теккән алъяпкычын салып калдырды да. кирәк-яракларын җыеп куйгач, урамга чыгып югалды.
Василиса түти, ул чыгып киткәч тә кухня ягында озак кына савыт- саба шалтыратып йөрде, аннары, сөйләшәсе килгәнгә түзә алмый башлагач. Кадермәтов ягына чыгып басты.
— Беләм инде, беләм мин аны.— дип башлады ул бу юлы сүзен.— Теге сугышта да шулай йөри-йөри теңкәмә тиде. Кушсалар, башы ярылганны да белми йөгерә тизрәк. Бервакытны. Борис күгәрченкәем, мин сиңа әйтим, тегермәнче Кузьма белән ул чактагы немецларның пушкасын урлап су төбенә яшерделәр алар,— диде Василиса түти пышылдауга күчеп — Ни хәтле генә эзләсәләр дә. җир йоткан шикелле булды, тегермән ишегалдыннан юкка чыккан пушкаларын таба алмадылар... һе-һе Кая инде ул? Шуның хәтле зур әйбер, тегермән ташыннан очкан он тузаны диярсең, юк булды да куйды. Этләр апкилеп эзләгән бул- 36
дылар тагы Чуртум да табалмый аны. су төбендәге нәрсәне Минме? Картлач мине белмидер дип йөргән булды Бер ачуымны чыгаргач әйттем үзенә. Тыны бетте Син син ди. саескан ди. каян бел.иген аны ди. Соң. дим. ничек белмисең аны Тегермәнче Кузьма белән пышын-пы- шын сөйләшүегезне ишетеп, артыгыздан чыгып, кем каравылда торды соң дим. Шулай шул... *
— Әй. молодец та инде үзең Василиса түти
Молодецын молодец та бит тик менә ул нәмәрсәкәй эшсез = ята Мин әйтәм. Борис күгәрченкәем, шул нәмәстәкәйне алып, чистар * тып аэродромнарына дөмбердәтсәң, ә?
Соң хәзер анда микән соң ул. Василиса түти? Аны ул чагында ук 2 алганнардыр ләбаса... ’ 2
- Аллылар ди Су төбеннәнме? Серафнмушкамы? Урманга тайды х лар алар Ятадыр әле шунда Аннары инде, күгәрченкәем, ул пушка = кайгысы булдымыни бездә? Баштарак тегеләй дә болан җир бирелгән * шатлыктан нишләргә белмәдек, акылдан язар дәрәҗәгә җиттек Аннары 1 инде колхоз дигәннәре чыкты Смоленск боярының мондагы усадьба- сыннан алган аты да ярый иде Тик менә аның колынын, яп яшь каты • ныи да ияртеп илтте, картлач, колхозга Гомер буена мал күрмәгән кеше = мал кадерен белә лимени инде Ә теге нәрсә хәзер дә шунда, күгәрче»/ = кәем, тик син аны алдыр, солдатың күп. төзәттер дә туздырт әле шул * а-аррдром нарын
.. Кадермәтовны бу хикәя ярыйсы гына кызыксындырды «Чынлап та. * дип уйлады ул. биредәге көрәшне шушы аэродромга һөҗүмнән баш 2 ларга кирәк Безнең коралыбыз җитәрлек »
һе. һе. беләм мин сезИе Сез. мужиклар, барыгыз да бер чыбык - тан сөрелгәнсез. Сезгә сугыш та сугыш кына булсын Уннарга булсын сезгә Сез барыгыз да дөньяны тар саныйсыз Шуңа чыгарып кына торасыз сез сугыш дигән убырлыны
Алай түгел инде. Василиса түти, безнең совет иле
һе. ничә тапкыр сугыштыгыз инде?
Соң бит үзләре керәләр, Василиса түти, без чакырып китерәбезме әллә?
Ә сез кертмәслек итегез, нигә кертәсез? Мин белгәннән бнрле тор ган буабыз куәтле яңгырдан соң ерылды Барып та караган юк Кавыз алдында җир бик тирән иде. анда су бетмәгәндер Күренсә әнә кулак Захарийның милициядә оялаган еланы хәзер полицай булып иснәнеп йөри ди. Әллә кайчан немецларга илткән булыр иде.
Кадермәтон «Кулак Захарийның милициядә оялаган улы»нын үзе күпер төбендә атып та тидерә алмаган Зайцев икәнлеген белми иде. әлбәттә
Аэродром төзү турында. Василиса түти, хатыннардан гына белдеңме, әллә үзен дә эшләгәннәрен күрдеңме? дип сорады Кудров. әлеге хәбәрне ачыклый төшәргә теләп
Мин сиңа. Борис күгәрченкәем, уйнап сөйләр яшьтән чык кан. Василиса түти үпкәләп савыт-сабаларын шалтыратып кунды
Ярый инде. Василиса түти, гафу ит
Шулай диген. Юкса Солдатларын күп дип тормам
«Ну. бу Василиса түтинең белмәгәне бер генә дә юк »
Күп дип инде. Василиса түти
Беләм. беләм мин Кемнәрдә икәнлеген санап күрсәтимме? Бөтен кеше белә, авылдагылар дип әйтүем Тик сез бодай озак ятсагыз кулак Захарий эте.
Бик озак ятмабыз. Василиса түти, аз гына хәл алыйк дидек Кысанланганнан әйтмим, тик безнең улыбыз да синең Карга Степан хатынындагы сугышчың кебек берәр җирдә шулай йортка кергән булса Кайчан килер безгә азатлык? Куып чыгара алмассыз мәл гуньнәрне
«Әгәр дә мәгәр солдатның йортка керүе чын булса,— дип уйланды Кадермәтов. бернинди киртәгә дә сыймый торган нәрсә бу. Беренчедән рөхсәт сорау юк. димәк, ул үзенең кем икәнлеген оныткан яки дне циплинаны санга сукмаган. Икенчедән, ул үзе шикелле үк сугышта йөри торган сугышчы семьясын боза. Авылда яшәү яхшыга китермәс дип уйлаган идем аны. Юк. кичекмәстән урманга күчәргә, анда ышаныч лы база булдырырга кирәк. . Ә Тимофеева китте дә югалды...»
Берничә көн элек Кадермәтов күрше районда хәрәкәт итәргә тиешле партизаннар белән элемтә урнаштыру, әгәр җае чыкса, алар аркылы фронт белән бәйләнешкә керү мөмкинлеген эзләп киткән Тимофееваныц тизрәк әйләнеп кайтуын көткәнлеген төшенде. Баштарак ул бу теләгем үзенә үзе бары тик элемтә урнаштыру кирәклеге, көрәшкә омтылыш белән аңлатырга тырышты. Чынлап та. әгәр Тимофеева күрше райондагы партизаннарны эзләп тапса... Хәер, аларнын да тар-мар ителгән булуы мөмкин, ә без монда арка җылытып ятсак, дип шөбһәләнде Кадермәтов. «Хәзергә хәтле без бары тик үзебезне тәртипкә китерү мәшәкатен күрдек. Дөрес, бу эш тә бик кирәк, аннан башка дошманга оешкан төстә каршылык күрсәтеп булмаячак, ләкин аны озаккарак суздык бугай | Безне бер нәрсә генә аклый: мондагы шартларны үзләштермичә, баш-күз I булдырмыйча әллә ни кыра алмаган булыр идек». Көннәр үткән саен Кадермәтов үзенең Тимофеева язмышы өчен ныграк борчыла башлавын | сизде. Теге чакны, күпергә җитәрәк урман читендә очрашкач та. ул зиын хатын-кыз икәнлегенә игътибар итмәде диярлек. Фашистлар куып керт кән тозактан чыккач кына Кадермәтовның күңел күзенә чалынды; һәм шул минуттан соң әледән-әле Тимофеевага кайчандыр үзенең Нисасына ( карагандай каравын сизде Кем белсен, бәлки, уңышсыз кичүдән сон ул — Кадермәтов кебек тәҗрибәле командир - фронт ягына таба баруның башка, әйләнечрәк сукмакларын тапкан, тапмыйча калмаган булыр иде. Ләкин ул фашист тылында калып көрәшергә, кешеләрне фронтка бару юлында харап итеп бетермәскә карар кылды. Билгеле, монда беренче нәүбәттә, Сталинның дошман тылында партизаннар сугышын ачу турындагы сүзләре тәэсир итте, әмма ләкин авыр юлларның берсендә очраган Тимофеева дигән хатынның йогынтысы да юк түгел иде кебек..
2
Серафим дәдәйнең кайтып ишегалдына керүе, дөресрәге, аның тамак кырганы, йөткергәләгәне ишетелде. Димәк, ялгызы гына түгел иде ул Кем белән булыр икән? Безнекеләр карт белән бергә килмәскә икәнлеген яхшы беләләр...
Кадермәтов тиз генә барып тәрәзәдән читкәрәк басты да ишегалдына күз төшерде. Караңгы төшеп үк бетмәгән, ләкин эңгер-меңгер ярыйсы гына куерган иде инде Берәү дә күренми Кадермәтов тиз-тиз атлап кухня ягына, мич артына керде дә идән астына төште. Василиса түти анын артыннан ябылган такта өстеиә сулы чиләкләрен күчерде.
Әмма Кадермәтов юкка гына борчылган булып чыкты. Карт ишектән кереп, идәннәрне шыгырдата-шыгырдата бер-ике адым атлауга әйтте:
Каяле син, Кудров? Чык монда, үзебезнең кеше. Чык. .
Ул да түгел. Тийофееваның салкын тиюдән карлыга төшкән тавышы ишетелде:
Анда сезнең район тулы партизаннар, әллә нихәтле фашистны юк итеп, аларга көн күрсәтмиләр, дип сөйлиләр тагы. Алар, әнә, идән астыннан колакларын да күрсәтмичә тын алырга куркып яталар икән..- Шулай да Кадермәтов сизде. Тимофееваныц тавышы, салкын тиюдән арынып бетмәгән булса да. теге вакыттагы кебек аптыраулы түгел, нык һәм ышанычлы иде. Кадермәтов моны яхшыга юрады
— Исәнмесез, исәнмесез, иптәш Тимофеева,— диде ул кухня ягын
нан чыгышлый ук, шатлыгын яшермичә.— Югыйсә, борчыла башлаган идек
Ничего, иптәш Кудров,- диде 1 имофеева «Кудров» сүзенә басым ясый төшеп Дөрес, сезнең белән уздырган теге төн мина кыйммәткә төште. Урында ук ятарга туры килде. Әмма күп яңалык ачтым Лнда бит Кудров фамилияле полк командиры мәгълүм түгел, иптәш Кадир- _ мегов.. 5
Бу инде шатлык өстенә шатлык иде! Димәк
— Шатланырга бигүк ашыкмагыз, иптәш Кудров Без, турысын әйт- ж кәйдә, командованиега үк барып җитеп, аның белән элемтәгә керә алма- = дык хәзергә. Ләкин мин булган җирдә бер генерал бар иде Ул нче 1 укчы дивизия командиры Чолганыштан чыгышы Аның разведчиклары * үзебезнекеләргә чыгып җитеп, кире әйләнеп килгәннәр Хәер, менә сезгә * аңардан пакет
Кадермәтов, елмайган килеш. Тимофеева кулыннан хатны алды, i «Иптәш Кадирметов, - дип укып китте ул мич алдындагы учак яктысы- = на елышып Мин дивизия командиры Николаев булам Соңгы чолга- ' ныштан чыгып килгәндә яралангач та иптәшләр мине монда калдырып ♦ киткәннәр иде Үзебезнекеләр яныннан җибәрелгән кешеләр килеп җит ® те. Бүген төнлә мине алырга самолет килергә тиеш
Сез. иптәш Кад-ов, безнең дивизия тар-мар ителде дип уйламый ' сыз, беләм Дөрес, без тар-мар ителдек, чигенергә мәҗбүр булдык Моны < сугышчылардан яшермәгез Чөнки без фашистларның тимер армадасы на винтовка һәм пулеметлар, күп очракта штык белән генә каршы то- - рырга азапландык Шуңа күрә дә безне таптап узды алар Z-
Сез, ипт Т. сөйләвенә караганда, шактый гына тетрәнүләр кичергән - нән соң, ул җирләрдә калып, үзебезнекеләр килгәнче көрәшергә уйлый сыз икән Мин моны хуплыйм Партиянең һәм совет хөкүмәтенең бу хакта махсус карары булды Ләкин сез нче дивизиянең сугышчан берәмлеге икәнлегегезне истән чыгармассыз дип ышанам Мин кайту белән сезнең инициативагыз турында үзебезнең командованиега җиткерермен Сез шушы тирәләрдән ерак китмәскә тырышыгыз Корал җибәрүне, тагын бер кат әйтәм. бик ныгытып сорармын
Ж,иңү көнендә күрешергә язсын. Кад-ов'
Сәлам белән ген м р Николаев »
Николаевның ни әйтергә теләве яхшы аңлашыла Кадермәтов хат ны тагын бер кат күздән кичерде Ул үзенә-үзе сөйләнеп
Безнең хакта командованиега мәгълүм булыр дип уйларга тулы ышаныч бар, диде
Ул арада ишек ачылды һәм
Иптәш Кудров, без килеп җиттек. - дия-дия чакырылган ип тәшләр килеп керле
Кадермәтов хатны яшереп олы якка чыҮуга, әйткәнне көтмичә ук. Серафим дәдәй үзенең күпне күргән бүреген кня-кия
Әйдә, старуха, чыгып ишегалды тирәсендә булашыйкмы соң әллә? дип Василиса түтигә эндәште. Теге көттермичә генә
- Тукта инде, бу хәтле мәгънәсез булырсың икән, картлач, дип сукрана-сукрана кулларын алъяпкычына сөртте Аннушка, күгәрчен кәем, чуенда бәрәңге пешеп чыга, карарсың, аннары өстәлгә куярсың, дип өстәде дә. карты артыннан юнәлде
Тәрәзәләрне бик яхшылап томалап лампаны кабызгач, та Кадер мәтов тирә-яктагыларга сынап карый карый сүз башлады
Добротов, иптәш Петров, диде ул дүрткә бөкләнгән кәгазьне күкрәк кесәсеннән чыгарып әйләндерә әйләндерә Менә бу безнең ди визня командирының күрсәтмәсе Без бнредЪ. үзебезнең гаскәрләр кил гәпчегә хәтле махсус задание белән калдырылган булып саналачакбыз Димәк, безнең полк яшәячәк дигән сүз бу Моны онытмаска тиешбез Шушы көннәрдә актив көрәшкә, сугышчан бурычыбызны үтәргә кере
шербез. Бу хакта соңрак конкрет сөйләшербез.. Кешеләр нн хәлдә, иптәш Добротов? Без моны соңгы вакытта исебездән чыгардык. Шуңа күрә сез. иптәш Добротов, штаб начальнигы буларак, моны тәэмин итәргә тиеш буласыз. Байракны Игебаевка тапшырырсыз Ул ышанычлы егет. Хачлы авылыныи төньягындагы Чикләвек урманы алдында туплану вакыты, иптәш Добротов. иртәгә —21.00.
Тимофеева б\ чыгышны игътибар белән тыңлады, бүлдермәде. Шул ук вакытта ул үзе алып кайтып биргән кечкенә кәгазьнең, нибары бер бит ярым язуның Кадермәтовка никадәр көч һәм ышаныч өстәвен күрде. «Менә бит.— дип уйлады ул көрсенеп.— үзенең ялгыз түгеллеген аңлау кешегә нинди мөһим. Болай булса, без фашистларга тынычлык бирмәячәкбез».
Ул арада инде Кадермәтов конкрет эшкә күчкән иде.
— Миндәге мәгълүматларга караганда, иптәшләр,— диде ул тирә- сендәгеләргә күзләрен кысыбрак карый-карый. Бездән нибары егерме километр ераклыкта фашистлар аэродром төзү эшенә керешкәннәр. Без беренче зур операцияне шуннан башларбыз дип уйлыйм Алар хәзергә әле бездән берәгәйле һөҗүмне көтмиләрдер Шуннан остарак файдаланырга кирәк булыр Корал һәм тәҗрибә җитмәүне дә каплар бу...
— Шулайдыр, командир, ләкин моны, төпле разведка ясамыйча башкарып булмаячак...
— Дөрес, иптәш Добротов... Мин әйтергә җыена идем: Сез, штаб начальнигы буларак, шуның белән шөгыльләнерсез. Сезгә конкрет ярдәмче хәзергә Петров һәм старшинаны да үзегезнең янга алырсыз. Разведкада аннан да кулайрак кешене тапмабыз.
Тимофеева да сүзгә кушылды:
Иптәш Кудров, минемчә, биредә калган яшьләрне, бигрәк тә комсомолларны да эшкә тартырга кирәк.
- Бик дөрес Бу хакта да әйбәтләп уйлашырбыз. Минем менә, иптәш Тимофеева, мондый фикер бар: иптәш Добротовны, ишеттегез инде, үзебезнең штаб начальнигы иттек. Сез каршы түгелдер бит?
— Мин каршы түгел, сезгә, хәрбиләргә, бу яхшырак мәгълүмдер.
— Анысы шулай Ә менә сез. иптәш Тимофеева, безгә күктән төшкән әзер комиссар инде. Сез әнә шул вазифаларны үз өстегезгә алырсыз. Кичекмәстән. Хәер, без моны урманда җыелгач та рәсми төстә игълан итәрбез.
Тимофеева нидер әйтмәкче иде, ләкин Кадермәтов аңа ирек бирмәде, елмаеп карады да сүзен дәвам итеп китте. Шулвакыт ишек ачылды, анда Василиса түти күренде.
— Үзем ишегалдында йөрим йөрүен, әмма син, күгәрченкәем,— Тимофеевага карады - Пигә пешкән бәрәңгене алып өстәлгә куймый- сың^ Бөтен ишегалды хуш ис белән тулды бит инде, ә син сизмисең... Ә?— диде ул, җавап та көтмәстән к?че якка кереп китте.
Кадермәтов, Тимофеева, Добротов һәм Петров берьюлы көлешеп куйдылар...
3
Башкалар чыгып киткәннән соң да байтак кына сөйләшеп утырдылар Ниһаять, лампадагы ут «пет-пет» сикергәләде дә кечерәя барып бөтенләй сүнде. Йокларга урнашудан башка чара калмады. Кадермәтов. гадәтенчә, сәндерәгә үк менеп кунаклады.
Тимофеева нык характерлы кешегә охшый болай. Бүген ул аңа әле- дән-әле күз төшергәләп утырды. Ихтыярлы булуы өстенә, Василиса түти әйтмешли, Аннушка ир-ат күзе төшәрдәй чибәр дә иде әле.
Кадермәтов ирексездән йодрыкларын баш астына салды һәм күзләрен йомды.
...Эһ. Ниса. Гөлнисакай..
Бохарадагы Алма апа һәм үзбәк жизни белән саубуллашып. Барый хезмәт иткән гарнизонга хәвеф-хәтәрсез кайтып життеләр Ул вакытта Кадермәтовнын жыйнак кына бер бүлмәле куышы бар иде инде Кадер- мәтовнын өйләнеп килүен белгәч тә. баШка командирларның хатынна ры шул ук кичне табадыр, кашыктыр тотып керделәр Полк командиры ф хатыны Дина Сергеевна алты кешелек чәшке-чәйнек күтәргән иде. ’
Барый белән Ниса килүчеләрне ачык йөз белән каршы алдылар. £ икесе ике телдә рәхмәтләр яудыра-яудыра озатып калдылар Әмма дөнья = гаме, тормыш мәшәкатьләреннән өстен иде алар Икесе дә һич көтмәгән- * дә дөрләп кабынган, бер берсенә күз сирпеп караган саен йөрәкләрен % өтеп-өтеп ала торган кайнар мәхәббәт ләззәтен тоялар иде
Яшь хатын Барыйның куышын тиз арада жылы ояга әверелдер- х де дә куйды Китсә, елмаеп-үбеп озатып калды, кайтса, берсеннән-бер- * се тәмлерәк аш-су белән каршы ала торган булды
Мәхәббәтнең кайнарлыгыннан, тормышының көйләнеп китүеннән. i яраткан хезмәтенең үз дигәнчә баруыннан Барый бетмәс-төкәнмәс бәхет = дәрьясында итеп сизде үзен
Шундый көннәрнең берсендә алар, икәүләшеп, табигать кочагына. ♦ таулар биләмәсенә чыктылар һәр тарафта бу якларга гына хас жылылык “ белән хәкимлек итә торган нртә яз иде Тау ташлары арасындагы кулъ- = яулык тикле жирдә аллы-гөлле тюльпаннар чәчәк аткан тылсымлы чак * иде Барый шушы чәчәкләрнең аерата матурларын, үзләренә тартып < тора торганнарыннан зур бәйләм туплады да Нисаның тигез рәтләргә * салып артка тараган толым-татым чәчләре арасына кыстырып куйды -
Бу минутларда Барый үзенең Нисасын әкиятләрдәге иң акыллы. < иң гүзәл, ип тугрылыклы һәм иң гадел патша кызларыннан да артыграк - итен күрде
Нисаның исә йөзе ачылганнан ачылды, нурланганнан нурлана барды Аның шомырт күзләрендә әллә ничә гомергә житәрлек сөю чаткы лары биеште. Сәйлән төймәдән ак тешләре арасыннан ул әледән-әле: «Барый жаным, әгәр дә мәгәр дөньяда син барлыкны белмичә яшәсәм, нинди бәхетсез булыр идем». - дигән сүзләр сибелешеп чыгалар да кургаш ядрәләре булып ир-егетнең йөрәгенә барып кадалалар Ләкин шунысы гажәп алар бер бөртек тә авырттырмыйлар, киресенчә, сөю утында чыныга барган йөрәккә тормыш дәртен торган саен күбрәк өстиләр иде
Аннары Барый тау-ташлар арасында кеше аяк басмаган чинар агач лары, төрле куаклар, таныш булмаган чәчәкләр, үләннәр үсеп утырган гүзәл бер үзәнлеккә алып барды
Көньякның жылы һәм шәфкатьле кояшы тирә-яктагы агачларга, чәчәкләргә, кыяның кызган ташларына, алар арасында мыжылдаган бөжәкләргә дә нурларын бертигез сибә иде Ә күк йөзе, күк йөзе шундый зәңгәр, шундый иркен һәм шундый биек иде ки. андагы сирәк ми рак болытларга сикереп менәсе ю аларга утырып ерак еракларга ке ше күзенә күренмәгән тылсымлы галәм чиксезлегенә туктаусыз карын сы. алсу хыялларга биреләсе килә иде
Барый белән Ниса, фани дөнья тылсымына бирелеп, яшел үлән арасына күмелделәр
Аннары, икесе дә иксез-чиксез күк йөзенә карап ләззәтн рәхәтлек эчендә йөзгәндә. Ниса Барыйның уң кулын йомшак кына тотып алып күтәрде дә үзенең тыгыз тәненә куйды
- Сизәсеңме. Барый жаным’ Тибә бит - диде Ниса, иреннәрен сизелер-сизелмәс кыймылдатып
Барый тынсыз калды Аңа ияреп, яшел үзәнлектәге барлык жан ия ләре дә сайрау чыркылдаудан туктады Бары тик күк гөмбәзенең өске катындагы болыт кисәкләре генә Нисаның иреннәреннән төшкән пышылдауны ишетмәделәр, каядыр чиксезлеккә таба агыла бирделәр Сизде Барый, «мин монда» дигән шикелле уч төбенә тибеп куйган жан ия сенең барлыгын сизде һәм бөтен гүзәллек тынлыкны сискәндереп
- Ни-саааааа! Мин сине яратам!— дип сузып-сузып кычкырып җибәрде, шундук урыныннан сикереп торды да. бөгелә төшеп, яшел хәтфә келәм өстендә күзләрен йомып бәхетенең зурлыгыннан оеп яткан Нисаны көчле кулларына алды, үзәнлек буйлап ары барды, бире таба килде Салмак кына җиргә тезләнде. Нисаны кулларында тоткан килеш үзе белән аны да ияртеп чалкан ятты. Аның иреннәре Нисаның алсуланган кайнар иреннәрен эзләп тапты...
- Ай-вай-вай! Карагыз әле бу имансызларны, карагызчы, мөселманнар!— дигән гөбердек тавыш Барый белән Нисаның икесен дә бозлы суга салгандай куырып алды. Барый күз иярмәс тизлек белән, ләкин сак булырга тырышып. Нисаны янәшәсенә әйләндереп салды да сикереп торып басты, һәм... үзенә таба сузылган кәкре кылычлар боҗрасында калганлыкларын күрде.
— Ай-вай-вай!—диде баягы гөбердек тавыш.
Шик юк. бу тар-мар ителгәннән соң да агулы еланнар кебек тау-таш арасында качып яшәүче басмачылар калдыгының башлыгы иде. Кадер- мәтовның басмачылар белән беренче тапкыр очрашуы түгел иде. Әмма кулга корал тоткан килеш кара-каршы килеп бәрелешү бер. ә инде көтмәгәндә. коралсыз-нисез хәлдә, җитмәсә сөйгәнең белән бергә алар кулына эләгү бөтенләй икенче нәрсә...
Барый күз кырые белән генә тирә-юньне күзәтеп чыкты. Кызганычка каршы, якын тирәдә кешеләр күренми иде. Шул ук вакытта ул басмачыларның баштанаяк кораллы булуларын һәм коралларының безнеке түгеллеген дә чамалады, атлар, җиһазлар, киемнәренең чиста һәм таза булуына карап билгеләде: болар яңа гына чикне үтеп ил эченә кереп баручылар иде. Барый тынычлана төште. Бәхеткә күрә, ул хәрби киемнән түгел иде Бу кешеләр башлап хатын-кыз белән сөйләшә башламаячаклар. әлбәттә. Димәк без укытучылар дияргә мөмкин. Шуны сизгән кебек, басмачылар башлыгы:
Вай-вай-вай, оятсыз адәм, син кем буласың?— дип бераз алгарак чыкты һәм кулындагы кылыч очын Барыйның уң як кулбашына куеп, ияк астына терәде Аның салкынлыгы ияк астын өтеп алды, ләкин Барый кымшанмады. Басмачылар башлыгының телен яхшы аңлый, иркен сөйләшә иде ул. шулай да аны ватып-сындырып. дөресрәге Ниса аңларлык итебрәк җавап бирде.
Әссәламегаләйкем.— диде ул башта тагын бер кат салкын кан- Ч лылык күрсәтеп.— Хатыным белән мин. без — мөгаллимнәр. Таудагы ташлар, үсемлекләр белән танышабыз. Сабыйларны укытырга кирәк бит Ә сезне кемнәр дип белергә боерасыз, хөрмәтлем? — Барый сүзнең болай башлануына сөенеп куйды, чөнки Ниса аның басмачылар башлыгына биргән җавабын ишетеп-аңлап алды.
Вай. син нугай баласы буласыңмы?
Без Казан иленнән, хөрмәтлем. — диде Барый дәрәҗә сакларга тырышып.— Мөгаллимнәр
- Ялганлый.— диде башлык артындагы чалмалы берәү.—Мөгаллим? Мөгаен, коммунисттыр әле? Рөхсәт ит. Бәк. бу мөгаллимәне үзебезнең пәһлеваннар белән тикшереп карарга.. Безне дә шулай, бу шакалны яраткан кебек ярата алыр микән?..
Барый басмачылардан рәхим-шәфкать көтеп булмасын белә иде. Сүз җайлы гына башлангач та бәлки үтеп китәрләр дип өметләнгән иде. Шакал дип авыз чайкаучының кабахәтлеген башына китереп тә карамаган иде.
Бәк!— диде ул — Аңла, без — мөгаллимнәр... Синең кан кардәш-ләреңнең балаларына сабак эстәүчеләр. Син бу бәндә кебек надан адәм түгелсеңдер... Юл куйма моңа...
Шулай дигән чакта ул уңгарак атлады. Уе — бәкнең кылычыннан арыну. Нисага якынаю иде. Ләкин шул ук мизгелдә артына ук килеп баскан ике басмачы аның кулларын каерып тоттылар .. Барый кискен тар
тылып җиргә чүгәләде, борыла төшеп арттагыларның берсенә типте һәм ияк астына килеп тигән чукмардан тешләрен шыгырдатып җиргә чалкан әйләнеп төште дә анын җуйды
Нисанын ачы тавыш белән «Барыыый!>— дип кычкыруыннан шул ук мизгелдә диярлек күзләрен ачты Әмма талпынырга өлгерә алмады. ф үз эшләрен яхшы белгән басмачылар анын аяк-кулларына ураган каеш _ бауны искиткеч көч белән тарттылар, башмак очы белән янтыгына тип- г кәләргә керештеләр Барый тагын анын җуя башлаганда казак төбендә 5 диярлек Нисаның йөрәк өзгеч тавышы яңгырады һәм шундук өзелеп * калды д
Барый, авыртудан түгел, көчсезлектән ни кылырга белмичә, телен * аркылы тешләде
Аннан бирле инде ничәмә ел узды. Барый Кадермәтов үзен коткар- = ган чик сакчылары белән бергә шул басмачыларны дөмектерүдә кат- * нашты, Халхин-Гол бәрелешләрендә, фин сугышында, ниһаять, фашист ♦ яуларына каршы көрәштә нинди генә җәфаларны башыннан кичермә- ? де, әмма ерактагы тау-ташлар арасындагы шул хәерсез көн исенә төш- = кәндә сыкранмыйча түзә алмый Күзләреннән яшь чыкмаса да. анын * бөтен җаны-тәне сулкылдап-сулкылдап елый башлый иде
/ Хәзер дә шундый халәт иде булса кирәк, чөнки түр яктан Тимо- * феева һәм ишек катындагы сәкедән Серафим дәдәй икесе берьюлы = диярлек сорадылар 2
Ни булды. Кудров? u
— Нигә елыйсын. Кудров?
Кадермәтов алар тавышына сискәнеп китте, йөрәгенең котырынып тибүен басарга тырыша тырыша сәндерәдән мич башына аннан ара лыкка төште һәм кухнядагы су кисмәгеннән чүмеч тутырып алды да эчтәргә кереште.
Тимофеева. Серафим дәдәй һәм Василиса түти дә кухня ягына керделәр •
Ни булды. Борис, күгәрченкәем3
Барый әллә Василиса түтинең соравыннан, әллә күңеленең әрнүен киметергә тырышуданмы, ә бәлки күңел савыты мөлдерәмә тулган бул тандыр мич алдындагы баягы эскәмиягә утырды да. учак төбендәге күмерне кыскыч белән алып тәмәке кабызды һәм әле генә хәтерендә яңарып җанын телгәләгән вакыйганы сөйләргә кереште
Аның сөйләгәнен Тимофеева аралык ягыннан мнч кирпечләренә сөялгән килеш, ә Серафим дәдәй белән Василиса түти кухня сәкесе читенә утырып тыңладылар
Кадермәтов тавышын артык күтәрмичә, көл арасындагы көйрәп ялтырашып яткан күмерләрдән күзен алмыйча, кабызган тәмәкесен суырырга да онытып сөйләде
Фашист яулары астында калып сыкранган җирнең караңгылыкка төренгән бер йортында язмыш очраштырган өч кеше бу төнне бүтән чә йокларга ятмадылар, таң беленгәнче сөйләшеп утырдылар да утырдылар
Төнге хәлләрдән бераз тынычланып, яңадан элеккеге рухи тыныч лыгын кайтаруга ирешкән Кадермәтов. иртәнге аштан соң урманга китәргә әзерләнеп йөргәндә, җаен туры китереп Серафим дәдәйгә эндәште
Күптән сорармын дип йөри идем әле. Серафим дәдәй. дип ерактан алдырып башлады ул Беркөнне төшемдә күрдем мин теге сугыш вакытында да бу тирәләрдә генә яшәгәнмен, нмеш Алан гынамы, тегермәнче Кузьма дәдәйнен өендә яшим, имеш Син. Серафим дәдәй. тегермәнче Кузьма янына килдең Бер пот чамасы бөртек тарттырырга килгәнсең, имеш Вәйт, немецларның, нмеш. бер пушкалары тегермән
почмагыннан күренер-күренмәс тора. Син. имеш, ни. йомыш белән чыккач та шуны күреп алдын...
Серафим дәдәй, «ни сөйли бу5» дигәндәй кечерәеп калган зәңгәр күзләрен мелт-мелт иттергәләп утырды да, сүзнең төбенә төшенеп житүгә, кеткелдәп көлеп җибәрде
- Ну, хитрый син. Кудров таныш бер татар бар иде миңем беренче герман сугышында, шундый синең кебек хитрый, ну батыр кеше иде . Ну саесканын да әйтер идем Ну саескан да соң син. старуха, ничә еллык нәрсәне онытмаган бит. ә? Күрәләтә үзенең картына нинди яла яга бит, ну саескан,— дия-дия көлүен дәвам итте
Василиса түти исә кухнясыннан боларның сөйләшүен ишетеп торган икән. Ул аннан чыкмыйча гына.
— Нинди яла булсын? Үз күзләрем белән күргән нәрсәне,— диде — Гомер буе миннән яшереп эшләргә маташтың эшләреңне, картлач. Әмма бер генә эшеңне дә белмичә калмадым .
— Калмадың? һе-һе-һе’ — Серафим дәдәйнең күзләрендә хәйләкәр чаткылар уйнап алды
— Не.мец пушкасын тегермәнче Кузьма белән суга бәреп төшер-гәнегезне дә. аның артыннан унлап тартма снаряд томырганыгызны да күреп калдым Ник дәшмисең? Ну вот, авызың ябылдымы, картлач...
Серафим дәдәй бу юлы да рәхәтләнеп кеткелдәде.
— Ну белдең. Ну балда, — диде ул кәефе килүдән арына алмый ча — Сон бит аны күргәчтен үк барып әйтәләр... Йокы капчыгы Ьин, старуха, врт кем син. мин сиңа әйтим Аннары өч көннән соң без, партизаннар белән килеп, әйе, әйе. немецлар киткән төнне ук ул пушканы Син кече малайны тапкач, йоклап яткан төнне пушканы Чикләвек урманына алып киттек Тик ул бернәрсәмә дә ярамады, беренчедән снарядларын яшермәгәнбез, икенчедән, аның замок дигән нәрсәсен ватканбыз Тапмадык.
Бу юлы инде Кадермәтов тә рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
«Нинди кызыклы кешеләр, бер-берсен кабатламыйча, ләкин бер- берсен тулыландырып яши бу гади кешеләр,— дип сокланып куйды ул,— Әгәр дә мәгәр, кайчандыр басмачыларга очрамасак, Ыиса бәгырем, без дә шулай яшәгән булыр идек...»
5
Кадермәтов сугышчылары туплана торган урман Чикләвек урманы дип аталса да. анда катнаш урманның төрле агачлары үсә һәм ул әледән-әле зур-зур басулар, үрләр-үзәннәр белән аралаша. Ул басулар арасындагы ерганакларның вак куакларга, арада чикләвек куакларына да күмелеп утырганнары күп. Бик кирәк чагында дошман күзеннән азмы күпме яшеренеп тору өчен мөмкинлекләр бар иде.
Кадермәтов белән Тимофеева, бергә килеп, билгеләнгән урыннан өч-дүрт йөз метр чамасы читтәрәк туктадылар
Үч иткәндәй, иртәдән бирле кар явып тора, җир өсте агарып бара иде инде Шулай да биредә, урман арасына килеп кергәч, сулыш алуы иркенәйде, җилнең җилекләргә үтүе бетте, күңел тынычланды. Ни әйтсәң дә. урманда, авылдагы өйләрдә яшеренеп ятуга караганда, ышанычлырак иде.
Озакламый сугышчылар җыела башлады. Алар, берән-сәрән кил сәләр дә, урманга кергәч үзара сөйләшкәннәре еракка ук ишетелә. Агачлар арасында тавыш ныграк яңгырый иде. Димәк, дип уйлады Кадермәтов. иң беренче чара — саклык һәм уяулыкны бер генә минутка да истән чыгармау булырга тиеш. Сугышчыларны бу хакта аерым кисәтергә кирәк булыр.
Шушы уйлар белән сугышчылар ягына таба кырык-илле адым атларга өлгермәделәр, каршыга килүчеләрнең ярыйсы гына тозлап-борыч- 44
лап сөйләшүләре ишетелде Кадермәтов таныды: Добротой тузына иде
— Ни булды. Добротов. кемне шулай эттән алып эткә саласын? — диде Кудров ара якыная төшкәч, агач артына чыгып — Сез бер дә яшеренергә уйламыйсыз Тегендә дә шау-гөр киләләр
— Исәнмесез Күп яшеренеп йөрдек инде, иптәш Кудров. без үзебезнең урманда хәзер. Шауламыйча да булмый, иптәш майор — диде * Добротов Аның гадәти сабырлыгын нәрсәдер бозган, кайнарлаткан иде — 5 Җылы җиргә оялап та өлгергән, оятсыз Сугышчы Кравчукны әйтәм = Үзе кебек үк сугышчы хатынына чынлап торып йортка кергән «Үзе- 5 гез сугышыгыз, җитте миннән», дип авыз тутырып сөйләп торган була = Алып килдек әнә 5
— Аның әлегә Кызыл Армия сугышчысы икәнлеген исенә төшер- £ дегезме соң? Нәрсә дип җавап бирә? 2
Күрһәттек. күрһәттек. иптәш майор' Шулай дия дия вак бә- ? релешләрнең берсендә җиңел яраланган Игебаев калкып чыкты — Әсәен * дә. атаен да күрһәттек... з
- Игебаев? Ничек, тәртипме, якташкай? — дип. шатлыгыннан ко- < чаклап алды аны Кадермәтов Бу сугышчы. Анна Матвеевна, минем • якташым була .
Армиядә хезмәт иткән кешеләрнең, тирә-як өлкәләрдән килүче- ® ләргә якынлык хисләре күрсәтеп, «якташ» диешеп йөрүләрен. Татар- * стан һәм Башкорстан егетләренең үз ягыннан килгән туганнарын очрат < кан кебек шатланышуларын күп тапкырлар күргән иде Кадермәтов * Җыелышып беттеләрме. Добротов? Ничә кеше? Z
Алтмыш тугыз сугышчы, иптәш командир!
— Соң, килмиләр дисең, без бит кырыклап сугышчы гына идек u түгелме?
— Монда, иптәш командир, чолганыштан чыгып, безгә хәтле һәм аннан да берән-сәрән килеп тупланган сугышчылар байтак икән Алар безнекеләр урманга җыелганны белгәч
Кадермәтов кашларын җыерды, нәрсәдер әйтергә җыенды
Бер яктан, сугышчыларның күбәюе шатлыклы күренеш булса да. икенче яктан, иптәш Добротов. безгә бнк сак булырга, уяулыкны онытмаска кирәк киләчәктә,— диде майорның нн өчен кашлары җые рылганны аңлап өлгергән Тимофеева Син. Добротов. ул кешеләр өчен җавап бирә аласыңмы? Ышанасыңмы аларга Араларында дош манга сатылган җаннар юкмы? Күрдегез бит. безнең районда алдан әзерләп калдырылган отряд та нәкъ шундый сәбәпләр аркасында тар мар ителде
Без аларны алдагы беренче бәрелешләрдә үк сынарбыз сынавын, иптәш Тимофеева, диде, ниһаять. Кадермәтов Аннары син. Добротов. сөйләшкәнчә, старшинага аларны күздән югалтмаска куш Анын күзләре андыйларны тиз танырга тиеш Әйдәгез, киттек, көтәләрдер Төрлесе төрле формадан киенгән сугышчылар төркеме урман ала нына җыйналган иде
Бу нинди толпа? диде Кадермәтов - Бу нинди тәртипсезләр төркеме?
— Безнең сугышчылар болар
Добротовның җавап сүзләрен Кадермәтов ишетмәмешкә салышты Добротов эшнең асылын сизеп алган иде инде, командирны узып алга чыкты да барысына ла тезелергә фәрман бирде Аннары Добро гов бөтен шартын китереп рапорт бирде
— Иптәш сугышчылар, дип башлады Кадермәтов Мин иче полк командиры майор Кудров булам Сезнең кебек үк чолганышта калып, үзебезнекеләр янына барып җитә алмаган сугышчы Без биредә азмы күпме хәл алып өлгердек Хәзер инде безгә үзебезнең изге буры чыбызны фашист илбасарларына каршы көрәшне дәвам итәргә вакыт Болай да ялыбыз озакка сузылды Фронтта һәр сугышчы, һәр
винтовка санаулы. искиткеч авыр бер вакытта безнең, тылдагы толлар артына качып ятарга хакыбыз юк. Дөрес хәбәр булса, кайберәүләр, сугышны «бетердек»кә санап, йортка керергә дә өлгергәннәр...
Сафтагылар арасында көлешкән авазлар ишетелде.
Кадермәтов аларның туктаганнарын көтеп алды һәм:
— Күрәм. кайберәүләрнең кәефенә хуш килде бу хәбәр,— дип дәвам итеп китте - Юк! Без хатын-кызлар юбкасы астына качып калырга теләүчеләрне нишләтәсен белербез Хәзер сугыш вакыты икәнлеген истән чыгармагыз. . Без — барыбыз да хәрби хезмәттәге сугышчылар. Аңлыйсыздыр, үзебезнең вазифаларны үти башларга тиешбез. Бер генә кеше дә командирларының рөхсәтеннән башка берничә минутка да аерылып китә алмый Мин югарыдагы командованиедән шундый приказ алдым Хәрби уставны барыбыз да яхшы беләбез...
Кадермәтов тынып торган арада сафтагыларның үзара сөйләшеп алганы ишетелде. Уртаданрак берәү: «Во дает»,— дип ычкындырды. «Әйе. бу килеш, кешеләрне әйбәтләп тикшерми-араламый торып, аэродромга һөҗүм итеп булмаячак. Сугышчыларны, коралларны барларга, тәртипкә китерергә кирәк».— дип уйлап алды Кадермәтов.
— Кем дә кем минем сүзләр белән килешми икән, хәзер үк сафтан чыгыгыз Андыйларның алдыннан арты яхшы Хәзер үк китсеннәр. Соңыннан бу мөмкинлек булмас — рөхсәтсез китүчеләрне дезертир дйп санарбыз
— Нишләрбез соң без. иптәш майор? — дип сорады баягы «do дает» дигән тавыш Немецлар бит әнә Мәскәүне алган диләр. Шулай булгач, сугышу нигә кирәк?
Кадермәтов бу сугышчыга каты ук бәрелмәкче иде. Иң соңгы мизгелдә «Аның ни гаебе бар? Ул билгесезлектә ич».— дип уйлап өлгерде һәм үз-үзен тыярга тырышып:
— Ялган бу! Фашистлар Мәскәүне. үз колакларын күрмәгән кебек — дип әйтә башлаган иде. Тимофеева түзмәде, алгарак чыгып басты һәм командирның сүзләрен куәтләде:
— Әйе. чеп-чи ялган бу. иптәшләр! — Тимофеева күкрәген тутырып тирән сулыш алды да дәвам итте:— Дөрес, фронттагы хәлләр гаять авыр хәзергә Фашистлар өере Москвага ыргыла. Кулыбызда булган коралдан файдаланып, булмаганын дошманның үзеннән тартып алып, куркусызлык, салкын канлылык һәм чыдамлык күрсәтеп, фашистларга бер генә тыныч көн һәм төн дә күрсәтмәү — безнең изге бурычыбыз иптәшләр Үлемгә — үлем, канга — кан!
Кадермәтов ялкынланып кулларын бутый-бутый сөйләгән Тимофее- вага карап сокланып куйды «Коеп куйган комиссар бит».— дип уйлап алды ул һәм бу хатынның үз күңеленә туктаусыз якыная баруын тойды.
— Дошман безнең җиребездә моңарчы булган барлык вәхшиләрдән дә уздыра, коточкыч җинаятьләр кыла — дип дәвам итә иде Тимофеева — Шәһәрләр һәм авылларыбызны яндыру гына аз аңарга, аз. Ул бер гаепсез кешеләрне коллыкка куа. меңәрләп-меңәрләп җиргә күмә, хатын-кызларны, аналарны һәм балаларны кызганмый... Сез моны үз күзләрегез белән күрдегез.
Без. иптәшләр, кулыбызда корал булган исән-имин сугышчылар, әнә шулай харап ителгән яралылар, мәсхәрәләнгән хатын-кызларыбыз, пычрак итекләр, канга манчылган танк гусеницалары белән таптатылган иген кырларыбыз һәм чәчәкле болыннарыбыз өчен үч алмабызмыни соң?
Мин. бу райондагы срвет власте вәкиле һәм яңа оешкан партизаннар отрядының комиссары буларак, сезгә шуны аермачык әйтәм: фашистлар беркайчан да Москвага кермәделәр һәм кермәячәкләр. Әйе. Ватаныбыз ут эчендә, башкалабыз капкасы төбендә аяусыз каты сугышлар бара. Ләкин Москва безнеке һәм иптәш Сталин Кремльдә!
Тимофеева сөйләп бетерүгә сугышчылар дәррәү шаулашырга кереш
теләр Аннары сафтагыларны ерып озын шинельле, петлициларына дүрт өчпочмак кадаган берәү чыкты
Иптәш командир, һәм комиссар Тимофеева,—диде ул озак еллар буе күнегелгән командирларча тавыш белән — Мин погранзастава старшинасы Никифоренко булам Сугышны 22 июнь таңында көнбатыш чик буенда каршы алды.м Дошманның мәкерле һәй вәхшиләр- * нең вәхшие икәнлеген әнә шуннан бирле күреп киләм Мондагы ? сугышчылар да аның кабахәтлекләрен бер генә күрмәделәр Без әзер. = иптәш командир һәм иптәш комиссар, бүген үк дошманның бугазына £ ябышырга, аны кайда күрсәк шунда тукмарга әзер без
Кадермәтов киң җилкәле. салмак, ләкин нык адымлы, көнбатыш чик 2 буеннан монда кадәр килеп җиткән һәм өстендәге формасын яшер- * мәгән бу старшинаның киләчәктә менә дигән партизаннар разведкасы ж начальнигы буласына шикләнми иде инде
— Сугышчылар,— диде Кадермәтов,— сугышчы иптәшләр' Дөрес * әйтә Тимофеева, башкалабыз Мәскәү тирәсендә аяусыз сугышлар бара. 5 ләкин мондагы бәрелешләр дә аяусыз булачак Әмма дошман нинди * генә көчләр тупламасын, ул җиңеләчәк Безнең халыкның куәтен сын- • дырырлык көч дөньяда юк Ж.иңү, һичшиксез, безнең якта булыр ® Канга - кан. үлемгә үлем! Дошманның аяк астында җир янарга. ° күк йөзендәге болытлар аның өстенә ишелеп төшәргә тиеш
Ул сөйләп бетергәндә сугышчылар сафы бер тирәгә тагын да тыгыз « турланып баскан иделәр *
— Иптәш Добротов, диде, мондый бердәмлеккә күңеле тулып. Z йөрәге еш-еш тибә башлаган Кадермәтов. сугышчыларны урман кара- ' вылчысы йортына таба алып барыгыз Килеп җитүгә кече командир- и- ларны җыярсыз. Никифоренко. хәзер үк минем янга'
6
Кешеләрне өйрәнү, аларның һәркайсысы белән аерым аерым сөйләшеп чыгу, кече командирлар сайлап алу. төрле группалар туплауга ике-өч көн вакыт китте Боларның барысы белән дә Кадермәтов. Добротов. Тимофеева шөгыльләнделәр Шул ук вакытта урман каравыл чысы йортыннан биш километр арырак, юлсыз һәм әлегәчә кеше кулы тимичә сакланган аулак урында төп база булдыру эше көнен дә. төнен дә туктамады Андагы эшләр торак землянкалар, азык төлек һәм санчасть өчен аерым җнһазландырылган урыннар булдыруны Кадермәтов тайгада аучы булган Петров җитәкчелегендәге егерме ике кешелек төр кемгә тапшырды. Аэродромга һөҗүм иткәннән сон отряд шунда кайтырга тиеш иде
Аэродромга бару юлларын, андагы көчләрне ачыклау старшина Никифоренко сайлап тәкъдим иткән биш кешелек группага йөкләнде. Ул төркем инде беренче тапкыр өч көнлек разведкага барып та кайтты
- Килмешәкләр үзләрен чиктән тыш иркен тоталар, иптәш майор. - дип сөйләде Никифоренко үзенең күзәтүләренә йомгак ясап Фронт сызыгыннан еракта икәнлекләрен беләләр һәм бары тнк һава һөҗумен нән генә шикләнәләр Безнең әллә нигә бер узган бомбардировщиклар тавышы ишетелә башлауга, бөтен эшне туктатып, әсирләрне шундагы чокырларга яшерәләр Каравыл бинасын, рота урнашкан, авыллардан китереп салынган йортларны һәм әсирләр сараен гына саклыйлар Каравыл яхшы коралланган, барысында да автоматлар, өч кул пулеметы һәм бер станковый, шуның өстенә бер миномет расчеты да бар Әмма һөҗүм булырын башларына да китермиләр шикелле Рөхсәт итсәгез, командир, мин аларны егерме-утыз кеше белән туздырып кайта алам
Кадермәтов. фашистларның шулай иркен кылануына ачуы килгән Ннкифоренконың омтылышын аңласа да. дошманның ротасы гына түгел, аннан гуррак көчләре дә кирәк чакта бик тиз арада сугышка әзер
ләнеп өлтерәсен белә иде Егерме биш-утыз партизанга каршы алар бик җиңел генә каршы тора алачаклар. Шуна күрә, элек тә тәҗрибә туплаган, күпер төбендәге сайсызлыктан соң бигрәк тә авызы пешкән командир разведчикларның икеләтә-өчләтә сак һәм уяу булырга тиешлекләрен нык кисәтте.
— Бу беренче һөҗүм аерата нык хәзерләнелгән булырга тиеш, иптәш Никифоренко.— диде ул старшинаны аерым алып.— Без. беренче операцияне уңышлы уздырсак, үзебезне генә түгел, немец оккупациясе астында калган халыкның да ышанычын ныгытачакбыз. Шуңа күрә, һөҗүм уңышлы чыксын, бер генә фашист та исән котыла алмасын өчен дошман ротасының һәрбер постын, ничек урнашу тәртибен бик тә төгәл белү кирәк безгә...
— Моның өчен бит. иптәш майор, алар янына үтеп керәсе иде. Анда булырга кирәк, — диде старшина һәм бераз уйлап торганнан соң өстәп куйды: — Әгәр теләсәгез, мин аларга үзем теләп «әсир» төшәм дә бөтенесен ачыклыйм...
Кадермәтов бу юлы Никифоренконың малайлык күрсәтүенә бик нык дулады:
— Син нәрсә, старшина, нинди авантюрага бармакчы буласың? Ярый, кердең — эләктең ди Аннары ничек чыгасың һәм разведка мәгълүматларын ничек тапшырасыңны уйладыңмы?.. Соңгы тапкыр булсын мондый башсызлыгың. Югыйсә разведкага синнән башка кеше табарбыз. .
Никифоренко кашларын җыерып торды, аннары Кадермәтовка таба кара күзләрен чаткыландырып карап алды.
— Сезгә рәхәт, иптәш майор . Сезнең гаиләгез һәм туганнарыгыз фронт сызыгыннан ерактадыр Алар немец вәхшилекләрен бөтенләй күрмиләрдер Ә беләсезме? Чолганышлардан чигенеп килгәндә мин үзебезнең авыл аша үттем. Ә анда... беләсегез килсә, нибары өч-дүрт йорт исән калган. Башкалары урынында кара күмер дә көл генә Ә минем әни карчык белән әтине фашистлар снаряды күккә очырган
Майор башта старшинаны бик нык сүгеп ташларга уйлаган иде. әмма теге үзенең авылы һәм әти-әнисе турында әйткәч, тыелып калды. Шулай да беравык тын торганнан соң:
— Бу сүзләрең дә соңгы тапкыр булсын. Никифоренко. ишетәсеңме, соңгы тапкыр булсын . Сиңа да. миңа да җитәрлек эләкте, дустым ил дошманнарыннан... Ә син беләсеңме, минем хатынны, бөтен дөньяда бердәнбер кешемне — әти-әнием. туганнарым һәм сеңлемә тиң булган бердәнбер кешене басмачылар нишләтте??
Старшина бераз кайтып төшкән иде инде, ул башын иеп тыңлады да:
— Гафу итегез, иптәш майор, бүтән кабатланмас бу йомшаклык,— дип китәргә рөхсәт сорады.
— Ял итегез, старшина, яңа разведкага әзерләнегез!
Чынлап та. дошман турында төгәл мәгълүматлар кирәк иде. Димәк, дип уйлады Кадермәтов. теләсәң теләмәсәң дә. дошман ягыннан «тел» алу кирәк.
Тимофеева. Добротов һәм Никифоренко белән киңәшкәннән сон, аэродром тирәсеннән андагы барлык серне белә торган немец солдатын кулга төшерергә карар иттеләр Бу эш. билгеле ки. Никифоренко төркеменә тапшырылды.
Бер көнлек махсус әзерлектән соң разведчиклар юлга кузгалдылар. Кадермәтов белән Тимофеева аларны каравылчы йортыннан алып урман читенә хәтле озатып бардылар
Көн эленке-салынкы, кургашсыман авыр болытлар җир өстенә ятар-ятмас булып төньяктан көньякка таба актарылалар иде.
— Ничек уйлыйсын, Кадермәтов,—диде Тимофеева, разведчиклар
төркеме кыр казлары шикелле тезелешеп күздән югалгач та.— Без сугышта җиңеп чыгарбыз, бу хакта шигем юк минем, әмма мондый михнәтле сугыштан сон да безнең ил һаман шулай жир шарында берүзе генә капиталистлар дөньясына каршы торырмы? Алар бит яна бер Гитлерны тудырачаклар һәм ул тагын, белеп торам, безгә таба карап ф өрә башлаячак
— Хөрмәтлем. Анна Матвеевна,— диде Кадермәтов.— Анна Мат- 5 веевна Мин сезнең соравыгызны аңлыйм .. Дөресрәге, сүзләрегезнен 5 аерым-аерым мәгънәләрен аңлыйм Тик. кичерегез, төгәл генә җавап 5 бирә алмыйм Без бит әнә Гражданнар сугышыннан сон да озакламый % бөтендөнья революциясе жиңәчәк дип уйлый идек Әмма бер нәр * сәне төгәл беләм, ышанам һәм шуңа күрә кабатлап әйтә алам бу “ сугышта безне җиңеп чыгардай көч юк Без әле үзебезнең күкрәкне * киереп җиткермәдек. Безнең әле көчләребез чын-чынлап тупланмаган с Нигә шулай-’ Анысы инде полк командиры каланчасыннан гына күренә = торган нәрсә түгел. Ул. туктап торган жирләреннән. кузгалып, урман- = нын кырыена ук чыгып, байтак кына күзәтеп торды Разведчиклар * күптән инде күренмиләр иде Урман тирәсендә, ана алып килә торган ♦ юлда да хәрәкәт юк Хәер, аның күренгән жире дә биш алты йөз ? алымнан узмый иде Әйдәгез, кайтабыз. Анна Матвеевна, диде ул = һәм үзе дә сизмәстән беренче тапкыр Тимофееваның беләгеннән тотып t алды. Ә Тимофеева исә. шулай ук искәрмәстән, хатын кызга хас гадәт « белән терсәген гәүдәсенәрәк кысты Кысты һәм шунда ук кире жи- “ бәрде, ләкин Кадермәтов шул арада да аның тән җылысын тойгандай = булды, үзеннән-үзе дулкынлана башлады. <
Алар шул килеш урман куелыгына илтә торган, бары тик атлылар - гына йөргән, урыны-урыны белән баш очында агач ботаклары кайта рылып төшкән юлдан алга урман каравылчысы яшәгән йортка таба атладылар
Урман эчендә жил юк. әмма агач башларының вакыт вакыт бөгелеп куюларыннан аның ачыклыкта ярыйсы гына көчле искәнлеге беленә иде Яфраклар инде коелып беткән диярлек, бары тик каен агачларындагы саргылт, усаклардагы алсу-кызгылт яфраклар гына юлчыларны күзәтеп, ара тирә лепердәшеп калалар Кайсыберләре исә Кадермәтов белән Тимофееваның өстенә төшәләр дә. ал арны сыйпап иркәләп алгач, тагын каядыр китәргә омтылгандай итәләр, ләкин хәзер инде алар яңадан ирекле очуга ирешә алмыйлар, жиргә төшеп капланалар иде
7
Старшина Никифоренко җитәкләгән разведчиклар төркеме аэродром төзелә торган Җирдән бер километр ярым чамасы ераклыктагы ерганак ышыгыннан юлны күзәтә башлады
Ләкин ни хәтле генә колак салып тыңласалар да. төзелә тор ган аэродром белән район үзәген тоташтырган юлда тавыш фәлән ише телмәде, хәрәкәт әсәре күренмәде
Шулай итеп, көтә-көтә төн уртасын җиткерделәр, аннары тан атканны көтә башладылар, әмма тормыш, әйтерсең, бу якларда бөтен ләйгә сүнгән иде
Старшина Никифоренко берничә тапкыр инде «Әллә соң аэродромга якынлашыйк та. яхшылап күзәткәннән соң бер часовойны сугып миңгерәтикме?! дип уйлап алды Ләкин шундук майорның «Аэро дромга якын бармаска анда тавыш чыгармаска. «тел»не юлдан алырга, эзне яхшы яшерергә!» дии катлы катлы кисәтүен исенә төшереп, йод рыты белән җиргә сугып-сугып кунды
«Нишләргә5 Нишләргә соң5 Немецны, безгә тел кирәк, юлга чык. дип чыгарып булмый бит. дип баш ватты ул Әллә соң райүзәккә
якынлашырга да патруль солдатларына ябырылырга һәм берсен урларгамы?—днп шундук бу фикереннән дә кире кайтты—Алаоның аэродромдагы тәртипне яхшы белмәүләре көн кебек ачык».
Ниһаять, беркайчан да үтмәс кебек озын тоелган төн үтте, ялындырып кына булса да тан атты. Кичәге түбән болытлар каядыр югарыга китеп беткәннәр, ләкин барыбер кояшны томалап агылалар иде әле.
Бераз тамак ялгарга, яшереп кенә булса да. тәмәке тартып алырга кирәк иде. Ләкин аларның өметләре өлешчә генә акланды Бар булган сохариларын кимереп бетергәч тә. арадан берәү:
— Старшина, мннәйтәм. эт тә юк бу юлда, әллә бишебезгә берне төреп алыйкмы? — дип сүз башлап карамакчы иде. тик сүзен төгәлләргә өлгерә алмады, старшинаның усал йөзен һәм бала башы хәтле йодрыгын күреп, телен тешләде.
Аэродром ягындагы үрдән район үзәгенә таба бишекле мотоцикл атылып килеп чыкты
«Элемтәче бу яки берәр офицер сәләмәсе булырга тиеш,- дип карар итте фашистны уенда булса да кимсетергә тырышып — Озак әйләнмәс бу.. Алырга кирәк моны, ничек кенә булса да. алырга!»
Әмма көпә-көндез такыр юлга ничек чыгарга да. ничек итеп тавыш- тынсыз гына кулга төшерергә соң аны?
Разведчиклар, старшинаның йөзенә карап ук. аңладылар; моны кулдан ычкындырмаячак иде ул!
Старшина исә бу вакытта берсеннән-берсе кыюрак, берсеннән-берсе хыялыйрак планнар кора иде «Ерганак чокыры аша салынган күпер- сыман нәрсәне шайтаныма очырырга, граната белән шартлатырга!» Лә1- кин: «Ул шартлауны ишетмәсләр дисеңмени? Аннары немец шыр тиле түгел, ул шартлатылган күперне күреп алачак. Юк! Болай булмый!»— дигән акыллырак уй баштагысын кире какты. «Алайса нишләргә соң?»— дип тешләнде старшина. «Уйла, уйла һәм тап хәйләсен.- диде тагын бер уй аңаСин чик сакчысы, чекист. Шуңа да ярамагач. » дип үртәште Бусы инде старшинаның мин-минлегенә суга торганы иде.
Ул арада мотоциклчы ерганак аша салынган күперне чыкты да район үзәге ягына таба элдертте. Немецлар икәү — йөртүче һәм бишектә утырган биек фуражкалы, күн курткалы берәү иде «Мөгаен, аэродром төзетүчеләрдәндер,— дип нәтиж.ә ясады старшина — Ул безгә кирәк нәрсәләрне, һичшиксез, белергә тиеш».
Шулвакыт старшина разведчикларына карап-карап торды да. «Кулъяулыкларыгыз бармы? Чыгарыгыз булса» дип боерды.
Әгәр дә мәгәр старшиналары бу минутта: «Юлга ташланабыз, аягүрә басып һөжүм итәбез!»— дигән тузга язмаган боерык бирсә дә. сугышчылар бу хәтле аптырап. гаж.әпләнеп калмаслар иде.
Нәрсә катып калдыгыз, егетләр? — диде старшина - Ычкынып китте бу дисезме әллә? — Үзенең баш бармагын уң як чигәсе тирәсендә боргалап алды — Юк. ычкынмадым әле. Ягез. кемдә бар андый нәрсә?
Разведчиклар берәм-берәм кесәләрен актара башладылар
Кырым татары Алядинов кулында күренгән кара бәрхет кулъяулыкны старшина тартып диярлек алды, тезләренә куеп диагональгә бөкләде, дүрт бармак киңлегендәге тасма ясады Шуннан соң гына Алядинов- пың жиңенә бәйләп куйды.
— Менә син. Алядинов. полицай булырсың? — диде старшина икеләнергә урын калдырмыйча — Син мине, чолганышта калып урманда качып йөрүче Кызыл Армия командирын тотып, райүзәккә алып барасың...
Алядинов әле аңына килмәгән иде. калган разведчиклар, эшнең мәгънәсен төшенеп, көлешә башладылар.
Разведчикларның берсе юлны күзәтергә калды. Старшина үзе. Аля динов һәм тагын ике сугышчы, ерганак буйлап, күпергә таба төшеп киттеләр.
Мотоцикл күренде Моңарчы һәр секунд диярлек анын килүен көтеп торган Никифоренко белән Алядинов. бер-берсенә каращып. чыгаргамы- юкмы дигәндәй, икеләнеп алдылар Ләкин старшина иху,т ук секундта:
Лл-га' Каушамаска. Шамил' дип әмер итте, үзе башлап юлга үрмәләде Ул инде өстен-башын пычратып яланбаш калган, шинелен ф күпер астында калдырган, ерткалап бетергән, әмма петардаларындагы ± өчпочмаклы билгеләре калдырылган гимнастеркадан иде.
Безнең белән тигезләнгәч тә туктамасалар. син вңдительгә штык- 5 ны кадыйсың, мин бишектәгесенә ташланам - дип пышылдады тагын * бер кат старшина. я
Ләкин алар уйлаганча җиңел генә килеп чыкмады. ;
Мотоцикл старшина белән Алядиновка дүрт-биш адым җитмичә тук- * тап калды Рульдә утыручысының автоматы аркасында булса да. бишек- S тәге курткалы унтер-офицерның (хәзер күренә ки. ул авиатор икән), | алдында кул пулеметы җайлап куелган иде
— Хальт! — дип кычкырды унтер-офицер — Хальт!
Старшина туктап калды. Алядинов винтовкасының штыгы аның * калак сөягенә төртелеп, авырттырып алды ♦
- Пош ооол Нигә туктадың, сволооочь? — днп чеп-чи сүгенеп ике “ адрм артка чигенде «полицай», исереккә сабышып - Пош-шоол
— Хальт! *
f Бу юлы унтер-офицер пулеметын юлдагыларга төбәде — Komm hier!7 <
Алядинов шунда гына мотоциклны һәм немец унтер-офицерын х күргән сыман булып читкәрәк чыкты, винтовкасын күз иярмәс тизлек - белән янбызына кысты һәм өч адым алга атлады, «әсиргә» күрсәтеп < «BOOT пленный командир Ком мен да тура!» диде Янәсе, бу ко- - мандирны комендатурага алып бырышы аның
Унтер, үзенә куркыныч янамаганны күргәч, батыраеп китте Чөнки аңа. авиациядә хезмәт итүчегә кызылларны сирәк күрергә туры килә иде Шуңа күрә дә ул. авызы пешмәгән булгандыр инде, перчаткалы бармагы белән старшинага күрсәтеп тагын бер кат
Komm hier! — диде Сюдя
«Полицай» ул арада унтердан бер адымга арткарак атлады, винтовкасын сул кулына күчерде, ә «әсир» унтерның алдына ук килеп басты Ләкиң соңгы адымын баскан чагында аягы таеп киткән сыман итте, янтаеп, егыла башлады, ләкин бер генә секундка да унтерны күзеннән югалтмады «Пистолетын аламы юкмы’» дип чамалады ул Бәхеткә каршы, бу унтерның кызылармеецлар белән дә. партизаннар белән дә очрашканы булмаган ахры Үзенең аяк астына егылып бар ган старшинага карап «Ха ха ха». дип көлеп җибәрде һәм Шул ук мизгелдә старшина аны. ике аягыннан да кочып тоткан килеш, кинәт тән үзенә таба тартты Старшинаның егылганын карарга днп аяк очына күтәрелгән солдатның кабырга арасына Алядиновның штыгы кадалган иде инде
Разведчиклар мотоциклны күпер астына ничек җитте шулай кертеп, ләкин аны күренмәслек итеп яшергәннән соң. еракта каралып торган урманга таба атладылар
8
Ниһаять, аларның барлык табышларын уртаклашканнан соң. Ка дермәтов. алар белән бергә барып, юлны һәм аэродром урнашкан басуны, төзелештә эшләүче әсирләр яши торган сарайны, аның янындагы каравыл ротасы солдатлары һәм киләчәктә очучылар яшәргә тиешле, авыллардан сүтеп бирегә китереп корыла торган йортларны ерактан булса да карап.
’ Komm liter ко мне*
һөҗүмнең юнәлешләрен билгеләп — кыскасы, рекогносцировка ясап кайттылар.
Әмма. .
Хәзерлек төгәлләнде, иртәгә тәвәккәллибез диг! торганда, Ники- форенко тагын яңа хәбәр алып кайтты. Булачак аэродромга фашистлар зур-зур цистерналар китереп, аларны чокырларга күмдереп куйганнар да ягулык ташырга керешкәннәр иде.
«Димәк,— дип уйлады майор, булгач-булгач, берәгәйлерәк булсын, ягулыкны күбрәк ташысыннар, аның ялкыны, еракларга күренеп торсын.» Тимофеева да бу фикерне хуплады, бик шәп тәрбия чарасы булыр, кешеләрне көрәшкә чакыру булыр диде
Ниһаять, барлык эшләрне дә төгәлләделәр. Кадермәтов сугышчыларның барысын да урман каравылчысы йорты алдына тезәргә кушты. Сугышчылар бу юлы беркөнгечә өелешеп түгел, командирлары кушканча саф-саф булып килделәр.
— Иптәшләр! — дип эндәште сугышчылар сафына карап дулкынланган Кадермәтов.— Без әлегә хәтле әзерлек эшләре белән мәшгуль булдык. Бүген без беренче заданиегә чыгабыз. Аны, урынга барып җиткәч, отделение командирлары сезгә җиткерерләр Ләкин аңа кадәр Болдырда басып торган Кадермәтов артына борылып ишеккә йодрыгы белән суккалады. Ишек ачылып китте һәм аннан Байрак, чын чын сугышчан Кызыл Байрак күренде. Ул иртәнге кояш нурларында аерата ялкынлана сыман иде.
Байракны күрүгә сугышчылар, берьюлы җитдиләнеп киттеләр. Элей- ке-салынкы басып торуның әсәре дә калмады, барысы да, командасыз- нисез, «смирно» бастылар.
Сугышчыларның бердәм карашы Кызыл Байракка төбәлде.
Добротов, Игебаев һәм Петров, байракны йөртүчеләр, тантаналы адымнар белән сафның уртасына килеп туктадылар.
Башта Кадермәтов, аның артыннан Тимофеева болдырдан төшеп Байрак янәшәсенә бастылар Шуннан соң гына майор башлаган сүзен дәвам итте:
Иптәш сугышчылар, бу безнең нче полкка тапшырылган сугышчан Кызыл Байрак. Сезгә билгеле булганча, хәрби частьнең Бай рагы ул сугышчы намусының, батырлыгы һәм данының символы Ул безгә, һәрбер сугышчыга үзебезнең иң изге бурычыбыз — Совет иленә тугрылык, туган җирнең һәр карыш җирен каныбыз һәм гомеребезне дә кызганмыйча явыз дошманнардан сакларга тиеш икәнлегебезне искә төшереп тора.
Мин беләм: хәрби хезмәткә килгәч, сезнең барыгыз да хәрби ант тоткан кешеләр. Сынауларның иң-иң зурысы җитте Хәзер без биредә, дошман тылында, мөстәкыйль хәрәкәт итә торган сугышчан берәмлекне тәшкил итәбез Беренче җитди операциягә чыгар алдыннан шушы Кы зыл Байрак алдында антыбызны кабатларга бурычлыбыз
. „ Шулай дигәч, майор Байрак алдына тезләнеп басты, сугышчылар да, байрак йөртүчеләрдән башкалар, шуны ук эшләделәр
— Аяусыз һәм канлы сугышка керер алдыннан Туган ил азатлыгы өчен немец-фашист илбасарларын тар-мар иткәнчегә хәтле батырларча сугышырга, канымны һәм җанымны кызганмаска, сугышчан дусларымны. теләсә нинди җәзаларга тарган очракта да. сатмаска Ватаным һәм совет халкы алдында тантаналы төстә ант итәм
Тугрылыкка антның бу сүзләре Кызыл Байрак булып талпына, ә аннары урман агачлары арасыннан ашкына ашкына һавага сибелә һәм бераздан, тагын да бердәмрәк булып, төгәл бер яңгырашка әверелеп, мәйдан өстенә кайта иде.
Кадермәтов, аягүрә баскач та, күкрәген тутырып сулыш алды һәм каядыр еракка, агач башлары өстендә күренгән һава киңлегенә карады.
Добротов белән Кадермәтов юлны бик яхшы беләләр иде инде, шуңа күрә тоткарлык булмады диярлек Дөрес. берничә урында, урман бетеп, басулар башланган жирдә. озак-озак күзәтеп' торырга. андый- мондый хәрәкәт күренмәвенә тәмам ышангач кына чЗрәкәт итә баш- * ларга туры килде.
«Кышкы көннең озынлыгы — яшь киленнең тәүге Төне инде ул»,— = дип уйлады Кадермәтов. эңгер-меңгер төшәр алдыннан сирәк каен- 2 лыкка туктарга боерганнан сон. Бу каенлык яныннан, ике япьле £ сәнәк сыман булып, ерганаклар башлана һәм шуның бер тармагы 5 фашистларның күчмә постлары очраша торган аэродром юлын кисеп 2 үтә иде. х
- Привал Тәмәке тартмаска, кычкырып сөйләшмәскә, каенлыктан = чыгып күренмәскә! — диде Кадермәтов отделение командирларына
Теге көнне майор шушы каенлык читеннән бинокльдән карап яткан 5 иде Ләкин хәзерге эңгер-меңгердә юл үзе дә. аэродром янындагы корыл- < малар да юньләп күренми иде. •
Кадермәтов. диде ауган агач өстенә барып утыргач та Тимо- я феева. Менә без синең белән ничә көн инде бергә сөйләшеп йөрибез ° ЛМма безнең сөйләшүләр ниндидер кырыслыкка уралган Ир белән < ^һтын сөйләшүе дә түгел Безнең телдә каян корал табарга, ничек - үзебезнекеләр белән элемтәгә керергә, сугышчыларга ризык табып ките- * рбргә һәм тагын әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр Ә бит уйлап карасаң. " без. Кадермәтов. сугышка хәтле тормышыбызның кадерен белмәдек « Сине белмим, хәрби кеше булгач, һәрвакыт мөһим эшләр белән кайнаш- u кансың, бәлки . Ә мин
Кадермәтов Тимофеева үзенең сүзен дәвам итәр дип байтак кына көтеп торды. Әмма ул нишләптер ашыкмады Кулындагы таягы белән нңа яуган карны актара башлады.
Ничек инде, Анна Матвеевна, син. мәсәлән, хатын-кыз булуыңа карамастан, зур урынга куелгансың Партия эшендә булгансың Райбашкарма председателе урынбасары булу бик зур дәрәҗәгә ирешү турында сөйли, диде Кадермәтов. әңгәмәне өзмәскә тырышып
. Эх. Кадермәтов Беләсеңме’ Безнең халыкның беркатлылы
гын Эш дибез Урын дибез. Ә үзебез кешеләрнең кадерен белмибез Мин, нишләптер. Анна Матвеевна, аңлап бетермим әле сине Шул, шул. командир. < ин дә.. Менә мин. беләсең килсә. Кадермәтов үземнең ирем белән нибары өч ел ярым гына яшәп калдым Кадермәтов ни әйтергә дә белмәде Гадәттә, соңгы елларда бу хакта кычкырып сөйләшмәскәрәк тырышалар иде
Ничек алай. Анна Матвеевна? Хәбәре дә юкмы? Гаебе?
Юк шул. диде Тимофеева һәм, урыныннан торып, сугышчылар ягына карап торды Син. Кадермәтов. i афу ит мине, әллә ниләр телгә килә Шулай да Мин үземнең йомшаклыгымны, иремнең гаебе юклыкны белгән өстенә, аңардан ваз кичүемне кичерә алмыйм Ярын Бу хакта хәзергә сөйләшергә кирәкмәстер Әллә ничек күңел әллә нишли Ярый, онытыйк Соңыннан исән-сау кайтсак. .
Нинди сүз инде бу. Анна Матвеевна, ни сөйлисең?
Шулай. Кадермәтов, вөҗдан дигән нәрсә тынгылык бирми икән ул
Кичке алты тулган иде
Майор отделение командирларын чакырып алды һәм бурычны аңлатыр! а кереште
Тагын ярты сәгатьтән кузгалдылар
Күчмә постны юк итәргә тиешле төркем юлга якынлашканда гына, үч HI кәйдәй, ялтырап ай калыкты Ул болытлар арасыннан җирдәге хәлләрне күзәтергә кереште кебек Анда санда гына йолдызлар да
җемелдәп күренгәли. Шулай да беренче заданиегә баручыларның бәхете юк түгел икән Алар ерганак аша салынган күпергә чаклы калган илле-алтмыш метр араны ничек узарга дип уйланып торган арада, каядыр ашыккан самолетлар гүләве аермачык ишетелә башлады.
Кадермәтов, 'tere вакыттагы сабакны исенә төшереп, бу хәлдән тагын бер кат файдаланырга булды: бердәм рәвештә шуышырга әмер бирде. Жиде-сигез минут үттеме-юкмы, сугышчылар күпер төбенә килеп җиттеләр...
Озакламый Добротов җитәкчелегендәге төп төркем дә Кадермәтов янына килеп тупланды.
Майор тагын беравык көтәргә карар итте. Каршы яктан килүче төркемнең юлы озынрак иде. «Урыннарына килеп җитсеннәр,— дип уйлады ул,— әзерлекне ашыкмыйча төгәлләсеннәр...»
Командир як-ягына карангалап алды һәм үзләренең гаять олы ялгыш җибәрүләрен аңлады Чөнки сугышчылар барысы да диярлек кар өстендә кара тап булып ачык күренәләр иде.
Ләкин, кем әйтмешли, үткән эшкә салават...
Петров белән ике разведчикның каравыл ротасы яшәгән бинага таба киткәненә ун минут чамасы үткәч тә, Кадермәтов җиңелчә генә сызгырып куйды һәм, җирдән күтәрелә төшеп, бүреген алга таба селтәде. Үзе юл читеннән бөгелә төшебрәк алга ыргылды.
Сугышчыларның да бердәм кузгалганын аркасы белән тоеп барды ул Ниһаять, каравыл бинасының уты күренә башлагач, майор кар өстенә ятып шуышырга тотынды.
Нибары кырык-илле адым җирне шуышып узарга кирәк иде.
Әмма Кадермәтовка ул ара искиткеч ерак сыман тоелды. Халхин- Голда. фин сугышында, аннан соң да инде ничәмә-ничә тапкыр дошман уты астында менә шулай шуышырга туры килгәләде аңа Ул чакларда Кадермәтов болай ук дулкынланмады шикелле. Чөнки ул анда сугышчыларының һичшиксез үзе артыннан барачакларына ышана иде...
Аякларын алмаштырган арада, ул артка борылып карады. Ләкин аның борчылуы урынсыз иде: сугышчылар инде һөҗүм дәртенә кергәннәр, аларның һәркайсы тизрәк максатка ирешергә ашкына иде.
Шулвакыт алдан:
— Тизрәк! Алга, иптәшләр! — дигән чакыру ишетелде.
Сугышчылар бердәм күтәрелделәр, фашистларның каравыл бинасына ташландылар. Шул ук мизгелдә диярлек фашистларның ягулык тутырган цистерналары ягыннан көчле шартлау тавышы күтәрелде.
Аңа тәрәзә пыялаларын ватып кергән гранатаның тонык шартлавы кушылды. Ул да түгел, берьюлы ике пулемет ажгырып ут сиптерә башлады, аларга автоматларның өзек-өзек тыкылдавы килеп ялганды.
Бинадан чыгарга омтылып караучы фашистлар, һөҗүм итүчеләрнең ярсу утыннан сөрлегешеп, җирне түши башлады
Кадермәтов Тимофееваның:
— Иптәшләр, әсирләр., әсирләр сараена! — дип кычкыруын ишеткән кебек булды. Әсирләр сараена барырга тиешле отделениенең төп төркемнән аерылып китүен күз кырые белән генә чамалап өлгерде.
Майор, тәрәзәдән сикерүчеләрне автоматыннан кистерә-кистерә, уйлап алды: «Чая хатын булып чыкты бу Тимофеева, лачын шикелле алга ташланды. Шулай да икенче тапкыр мондый бәрелешләргә кертмәскә кирәк булыр аны»,— дип күңеленә беркетте.
Шушы мизгелдә Тимофееваның ихтыярсыздан артка каерылып, ка-натлары сынган кош шикелле җиргә егылганын күрергә вакыты булса иде Кадермәтовның...
Ләкин тәрәзәдән олы гәүдәле фашистның сикереп төшүен, авто-матының атмый башлавын күреп: «Ни булды?» дип уйлый иде ул. Автоматында патроннарның бетүен аңлады. Фашист инде атарга кулын күтәрә, аның пистолетының кара салкынлыгы аермачык тоела иде Менә-
менә... Әмма фашист атарга өлгер'ә алмады, кемдер (тагын Петров бит бу!) арттан килеп аны бик тиз миңгерәүләтте...
Рәхмәт, Петров,— дип кычкырды Кадермәтов, автоматына яңа магазин куя куя, бәрелеш кайнарлыгы сүнмәгән урынга йөгерде.
Биш минут үттеме, юкмы, фашистларны кырып салдылар
Кадермәтов: *
Коралсызларга монда калырга, бөтен трофейны тупларга, калган- | нар минем арттан! — дип кычкырды. Бу турыда алдан ук сөйләшен- - гәнгә күрә, аны шундук аңладылар. £
Цистерналар тирәсендәге ялкын күк гөмбәзенә хәтле күтәрелгән иде. = Хәзер инде бөтен тирә-як көндезгедәй әллә ничә чакрымга яктырып 5 күренә. 2
Әсирләр сараена җитәргә биш-алты адым калгач арадан берәү £ Кадермәтовка: =
Иптәш командир, иптәш командир Тимофееваны — диде. Ан- * нары, командирның туктап борылуын күреп Үтерделәр. .— дип тә з өстәде.
Майор һәрнәрсәне бик тиз аңлап алып, тиешле чараны күрергә ♦ өйрәнгән кеше сугышчы авызыннан чыккан сүзләрнең мәгънәсен аң х лый алмыйча тораташтай басып торды
- Бул мае. бул ..мае, диде Кадермәтов. ниһаять, тамак төбеннән < чыккан, кинәттән карлыгып киткән тавыш белән. Ләкин аның бу тавышы yiena дә ишетелми һәм аңлашылмый иде. Бул мае. . *
Дүрт сугышчы Тимофееваның гәүдәсен плащпалаткага салган £ килеш күтәреп киләләр иде. Кадермәтов янына җиткәч туктап калдылар «
У-уххх! — дип тешләрен шыгырдатып алды майор — Кабахәтләр. * җавап бирерсез моның өчен! -
Кара төтен белән ялкын кушылган шәүләләр кар өстендә качышлы уйныйлар иде Кадермәтов ике арадагы берничә адымны тәнендә булган барлык көчен җыеп бергә туплаганнан соң гына атлый алды
Ан на Матвеевна, бу ничек болай булды соң? Нигә сакланмадың?
Кадермәтов салмак хәрәкәтләр белән Тимофеева пальтосының төймәләрен ычкындырырга кереште. Аннары калагын аның күкрәгенә куеп йөрәк тибешен тыңлап карады, әмма берни дә ишетмәде Шул чагында гына ул Тимофеева өстендәге аксыл джемперның алсу төскә манчылганын күрде, кесәсендәге кулъяулыгын алып, кан саркып торган ярага каплады. Аның бармаклары Тимофееваның күкрәгеннән саркуын дәвам иткән канның җылысын тойдылар Алай гына да түгел, шушы җылы аның үзендәге кан тамырлары буйлап йөрәгенә таба йөгергәндәй булды Майор сул кулы белән Тимофееваның маңгаена төшеп торган чәчләрен артка сыпырды
Кадермәтовның шул хәрәкәтенә җавап биргән сыман. Тимофееваның күз кабаклары селкенеп куйды
Сугышчыларның берсе шуны күреп
Исән бит! Комиссар исән әле. иптәш командир1 дип кычкырып ук җибәрде Тизрәк ярдәм күрсәтергә кирәк Яраларын бәйләргә кирәк, командир Каравыл йортында фашистларның аптечкалары булмый калмас
«Эһ ма. дип уйлады майор, врач юк инде, ичмасам, бер фельдшер кисәге булсын иде» һәм шунда ук өстендәге шинелен салып җиргә җәйле дә сугышчыларына
Куегыз! диде Әсирләр янына йөгерегез берегез Бәлки алар арасында хәрби врач бардыр3
Ул арада старшина төркеме дә килеп җитте
Иптәш командир, диде ул. килеп җитмәс борын ук Задание үтәлде Райүзәк юлын арканлап, засадага барыйкмы әллә? Ярдәм килмәгәе
Никифоренко. җирдә яткан яралының Тимофеева икәнлеген күреп, сүзсез калды.
Сугышчы дөрес чамалаган икән каравыл бинасыннан шәхси медицина пакетлары табып китерде. Кадермәтов шундук аны тешләре белән ертты да Тимофееваның канлы джемперын икегә аерып ташлады һәм йөрәк турысыннан өстәрәк. кулбашы төбендә күгелҗемләнебрәк торган ике нокта күрде Кан шулардан саркый иде.
Анна Матвеевна. Кадермәтовның колагына гына пышылдагандай, ишетелер-ишетелмәс итеп:
— Хуу-ушш Кадер-мә-тов,—диде.—Хуш. Булдырдык бит
— Сөйләшмә. Анна... Сөйләшмә...
Тимофеева көрсенеп куйгандай итте, аннары елмайган килеш күз ләрен йомды Ләкин бу — күзләрнең мәңгелеккә йомылулары түгел иде әле...
Трофейларны җыеп бетергәч тә. унлап немецның райүзәк ягына таба качып котылуын әйттеләр. «Бусы, билгеле, бик үк әйбәт түгел.. Качырмаска иде аларны, дөмектерергә иде бөтенесен дә». - дип уйлады майор. Тик эш узган, тегеләрне куып тотарлык түгел иде инде.
Әлеге бәрелештә Тимофеева һәм тагын дүрт сугышчы яраланган иде Беренче операция өчен зур югалту иде бу. чөнки Тимофеева белән тагын ике сугышчының яралары гаять куркыныч һәм кичекмәстән дәвалауны сорый иде.
Никифоренко. син хәзер үк Тимофееваны Хачлыга. Серафим дәдәйгә алып китәрсең.. Бәлки ул күрше райондагы партизаннарга озату җаен табар? Шул ук вакытта берәр врач-фәлән юкмы, белешерсең,— дип боерды Кадермәтов - Сугышчыларны авылга илтергә ярамас Булдыра алганча үзебез дәвалагандай итәрбез. Бәлки, врач табарбыз әле.
10
һөҗүмнән соң өч көн үтте.
Баштагы көнне Кадермәтов «фашистлар эзәрлекләп килмәгәе» дип урман юлларына көчле дозор-маяклар җибәрде. Әмма кар. ява башлап, сугышчыларның эзләрен каплап киткәнгәме, әллә нинди дә булса бүтән сәбәптәнме, фашистларның зур көчләре урман тирәләрендә күренмәде. Дөрес, тирә-як авыллардан «Десантчыларны күрмәдегезме? Авылга кермәделәрме?» дип. полицайларның артларына ут капкан шикелле иснәнеп йөрүләрен хәбәр иттеләр.
Майор, немецларның аэродромдагы көчләрен туздырып кайтырга чык-канда ук, үзләре уйлап җиткермәгән бер нәрсәне хәл итәргә тиеш булды.
һөҗүм вакытында аэродром төзелешендә эшләүче әсирләрне кот карачаклары мәгълүм иде Аларны яңа базага алып кайтырга туры киләчәк иде. Ләкин теге мескеннәрне күргәч тә моны эшләргә ярамавын аңладылар Бер-берсеннән киемнәренең начарлыгы белән генә аерылып торган йөз дә тугыз әсирнең җитмешләбе генә үз аягында йөреп урманга таба атлый ала иде Ачлык, каторжаннарча эшләтү, әсирлеккә эләгүнең хурлыгыннан нишләргә белмәгән бу бичараларның байтагысы эч китү кебек йогышлы авырудан интегә булып чыкты Шуның өстәвенә, егермеләп кеше әле сугышларда алган яралары төзәлмичә чиләнүдән бимазалана иде. Тагын да тирәнрәк уйлап караганда. Кадермәтов. алар арасында сатлык җаннарның булу ихтималын да чамалады. Кем белсен, бәлки әсирләр арасындагы командирлар һәм комму нистларны аралап алыр өчен махсус кертелгән «әсирләр»нең дә булуы бик мөмкин. Ә аларны тикшермичә-нитмичә генә партизаннар базасына алып кайтсаң...
Шулай итеп, әсирләр өчен, яңа базадан арырак, тагын бер лагерь оештыру кирәк булып чыкты Янарак кына мөстәкыйль хәрәкәт итә башлаган отрядның үз кешеләрен тукландырырлык та азык-төлек запасы юк иде, тагын йөз дә тугыз кеше өстәлгәч, бу мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кирәк иде. Шул максат белән аэродромнан бөтенләй икенче яктагы ерак авылларга өч төркем җибәрелде Алар иң беренче нәүбәттә, немецлар обозын табып, засада оештырырга, алар халыктан талап алган ризыкны кулга төшерергә тиеш иде Тик ачлыктан шешенеп беткән әсирләрдә ул төркемнәрнең уңышлы засадалардан кайтканын көтәрлек көч калмаган иде инде Шуна күрә, тагын бер бәләкәйрәк төркем туплап, якын тирә авылларга җибәрергә дә туры килде
Бары тик дүртенче көнне генә Кадермәтовның мәшәкатьләре бераз кимеде. Тимофееваның хәлен белешәсе иде, ул Хачлыга барып кайту уе белән җилкенде. Ләкин хәл ителергә тиешле мәсьәләләрнең күплеге, аларнын барысына да командир кирәклеге аны бу адымнан тотып, тоткарлап килДе Аннары фашистларның авылларга ябырылуы да бик ихтимал иде.
Ниһаять, урман каравылчысы йорты янында калдырылган пост- «маяк»тан өч полицай килеп, урман каравылчысыннан «десантчылар» турында сорашуларын җиткерделәр Бу хәбәр турында уртак фикер туплап өлгермәделәр. Хачлыга Тимофееваның хәлен белергә җибәрелгән Никифоренко әйләнеп кайтты Ул да авылга биш-алты полицайның килеп төшүен, аларуын колхоз идарәсенә урнашып алуларын сөйләде
Майор старшина алып кайткан хәбәрләрне бүлдермичә тыңлады, әмма аның күңеле икенчене Тимофееваның хәле турындагы сүзләрне көтте «Нишләде, ацына килдеме-юкмы икән. - дип түземсезләнеп уйлады Күрше район отрядына озату чарасын күрмәдеме икән Серафим дәдәй? Моны хәзер разведчикларга тапшыруы кыен һәм икеләтә куркыныч Бөтен өмет Серафим дәдәйдә генә инде »
Ниһаять, түзмәде, сорады Кадермәтов
Комиссарның хәле ничек, старшина? Нигә ул хакта әйтмичә сузып торасың? Уңайгамы? Берәр төрле ярдәм күрсәтә алганнармы?
Никифоренко. гомумән, әйтәсе сүзен җиде кат уйлаганнан сон гына әйтә, ләкин бер әйткәнен икенче кабат сорарга урын калдырмый, аң лаешлы итеп әйтә белә иде Бу юлы да ашыкмады ул Кесәсеннән тәмәке тулы янчыгын чыгарды (майор белде: Серафим дәдәй бүләге иде бу ). икенчесеннән пөхтә итеп бөкләнгән газета кисәге алды һәм шуннан соң гына
Төрегез. ИПТӘШ командир, янган йөрәкләрне бастыра торганы, диде Үзе. күптән өйрәнелгән гадәтенчә, көяз «каз аягын> төрде, теленең очы белән чылатып ябыштырды һәм көйрәтеп җибәргәч кенә Ике- өч тапкыр һушына килгән, командир, дип өстәп китте - Минем алда да бераз сөйләшеп алды Яралары җиңелдән түгел, ләкин ике пуля да үтәли чыккан, димәк, операция мазар кирәкмәстер «Бөтен тәне утка салгандай яна. температурасы көчле, кайтканда салкын тидермәдегезме икән», диде Василиса түти Ул карчыкның үз дарулары, әллә нинди үләннәре бар аның, доктордан бер дә ким түгел Старшина тәмәкесен тирән итеп ике өч тапкыр рәттән суырды да тагын өстәп куйды «Кадермәтов исәнме* Аны күрәсем килә», дип сорады Тимофеева
Бодай да җай көтеп йөргән, ләкин ихтыяр көче белән үз омтылы шын басып торган Кадермәтовка старшинаның соңгы сүзләре җитә калды Ул урыныннан торып штаб землянкасындагы дүрт биш адым лык араны үлчән килде һәм
Барырга кирәк, барырга дип куңелендәген кычкырып әйтте Сез ничек уйлыйсыз, егетләр? Син. Добротов?
Кече лейтенантка һөҗүмнән соң да эш җитәрлек иде. шунлык 1.111 .1Ц.1 йоклар! л гуры КИЛМӘ М шяр >ек Ул кы зарынган ку зләрен майорга таба күгәрде Аның карашында «Бармаска кирәк, командир, полицай
лар бер дә юкка гына килмәгәннәрдер»,— дигән сүзләр булса да. Ка- дермәтов белән Тимофееваныц көннән-көн ныгый барган үзенчәлекле мөнәсәбәтен, аларның көнләп түгел, сәгатьләп бер берсенә якынаюларын үзләреннән күбрәк күрел торганга, бөтенләй икенче сүзләрне әйтте:
Турысын әйткәндә, командир, бармыйча тору да бик ярар иде. Ләкин, нишләмәк кирәк, яралы кешенең теләге изге Минемчә. Ники- форенко командирны озата барса ..
Кадермәтов моңа шундук каршы төште.
— Юк! Никифоренко райүзәк гарнизонын күздән ычкындырмаска тиеш. Төп-төгәл разведмәгьлүматлардан башка без дөм сукыр калачакбыз Аннары аннары, немецларга яңа көчләр килгәләгәнче, андагы гарнизонны да кайнар табада куырып алырга кирәк булыр Никифоренко. шушы операциягә кирәкле мәгълүматларны тупларга тиеш син Бу — боерык сиңа! — дип икеләнергә урын калдырмады майор. Ә мине Игсбаев белән берәр сугышчы озата барырлар..
Шулай да. Добротовның командирны җибәрәсе килми иде. күрәсең, ул килешеп үк бетмәвен белдерде:
— Иптәш командир. Әгәр дә мәгәр Тимофееваныц хәле кискен ләшсә. хәбәр итәрбез. Василиса түтинең үләннәре теләсә нинди врачны алмаштыралар ди бит әнә...
— Юк инде Добротов. дип кырт кисте Кадермәтов — Мин. аңлый сыңмы. мин Анна Матвеевнаны утка керттем... Аннары, ул бит бүтәннәрне түгел, мине чакыра Үзең әйтәсең бит. гуэалының теләге...- Ул тагын беравык дәшмичә арлы-бирле йөренде. Ниһаять, үзенең икеләнүләрен бөтенләй җинде — Син биредә каласың. Добротов. Син. штаб начальнигы буларак, бөтен элемтә җепләрен кулыңда тотарга тиеш. Син минем урынга каласың. .— Аннары, тагын бер әйләнеп килде дә Дөнья хәлен белеп булмый. Добротов Ни генә булмасын, син полк Байрагын сакларга, үзебезнекеләр килгәнче сакларга бурыч- лысың...
II
Айсыз, ләкин аяз төн иде. Аяк астында яңа яуган кар сизелер- сизелмәс кенә кыштырдый. Урмандагы агач ботаклары, әкияти дөньяны хәтерләтеп, кар мендәрчекләрен күтәреп утыралар, һәркайда тынлык Хәтта башка төннәрдә тегендә-монда авыр улашып узган самолетлар тавышы да ишетелми Әйтерсең, тирә-юньдә дошман басып алган, туздырылган. яндырылган авыллар һәм шәһәрләр, гаепсез атылган кеше гәүдәләре белән тулган чокырлар, үзләрен генә җирдә яшәргә хаклы дип масаючы фашист хәшәрәтләре — берсе дә. берсе дә юк. Әйтерсең, һәммә җирдә менә шундый тынычлык хөкем сөрә бүген.
Кадермәтовның аяк астыннан диярлек, чикләвек куаклары арасыннан. урман тавыгы пырхылдап чыкты да. куркуыннан нишләргә белмичә, сикерә-оча агачлар арасына кереп югалды
Майор моны яхшыга, бары тик яхшыга гына юрады
Эх. Анна. Анна. Ничек болай булды соң әле бу? Көтмәгәндә генә очрадың да. сугыш вакыты дип тормыйча. Нисадан соң күңелдә укмашкан төерне санаулы көннәр эчендә таратып та ташладың. Кадермәтов тагын алсу шәүләләр биешкән кичне, плат-палаткада яткан Аннаны һәм аның канга баткан күкрәкләрен күз алдына китерде, тетрәнеп куйды. Исән калырсыңмы соң син, Анна? Сиңа бит әле утыз яшь тә тулмаган Синең бит әле сөяр һәм сөелер чагың гына Күрәсең. Кадермәтов дигән затның язмышы, хатын-кызлардан бәхете, чынлап та. шундыйрактыр инде.. Нисадан соң инде ул, берәүне дә ярата алмам дип, гомерлек буйдак булырга әзерләнгән иде Ләкин вакыт дигән нәрсә аның кайгысын үз тегермәненә салып әйләндереп чыгарды Тимофеева дигән хатын белән очраштырды. Ләкин. Кадерметов үзенең хисләрен-
тойгыларын аңларга өлгермәде, Тимофеевага әйтү турында сүз дә юк. аның кайгы һәм хәсрәт, үч һәм нәфрәт арасында шушы хисләрен уяткан йөрәгендә фашист хәшәрәте тагын бер яра ачты
Кадермәтов, гомерен хәрби хезмәткә багышлаган кеше, дошманнан ничек үч алырга тиешлеген яхшы белә иде.
Иптәш командир.— диде алданрак атлаган сугышчыларның бер- _ се. Кадермәтов аны таныды Игебаев иде бу. Хачлы авылына алып 5 төшә торган уйсулык башына җиттек Нишлибез?
Шулаймы? — диде тиз килеп җитүләренә гаҗәпләнгән Кадер- 2 мәтов һәм тирә-ягына игътибар беләнрәк карады — Минемчә. Игебаев, % озакламый таң беленә башларга тиеш Шуңа хәтле барыбыз бергә « төшсәк тә була... *
Юк. иптәш командир Кем әйтмешли, сакланганны ходай саклар- х мын дигән
- Ярый алайса. Игебаев. ходай хәтле ходай белән бәхәсләшеп *
торыр вакыт түгел хәзер . Авылга төшегез, күз-колак булыгыз. Шик- з шөбһә булмаса, минем арттан берегез бакчалар очына килсен Анда * таба мин беравыктан төшә башлармын Ярыймы? •
— Ярый, иптәш командир... *
Сугышчылар китеп унбиш-егерме минуттан соң кузгалды Кадермәтов - үзенең билгесез сукмагына.
Әй, бу адәм затының тормыштагы юлларының билгесезлеге, һава < лардагы йолдызларны санарга, җир асты тирәнлегенә яшеренгән байлык- * ларны эзләп табарга зиһене җиткән кеше дигән акыл иясенең сукыр- Z лыгы Син бит җир шары дигән планетада миллион, кем белсен. « миллиард еллар яшисеңдер Әмма син бүгенгәчә үз язмышыңның кайсы - урынга барып төртеләсен һәм кайсы төшнең кайсы минутында соңгы сулышыңны аласыңны мыскалның мыскалы кадәр генә дә чамалый алмыйсың.
Кадермәтов Хачлы авылы бакчаларына барып җитә язуын сизмичә дә калды. Каршысында беренче каралтылар сураеп күренә башлагач кына туктап авылны күзәтергә. Игебаевтан хәбәр көтәргә кереште ул
Төн инде таң ягына авышты. Тагын кар явар, бәлки, бураннар кубар, аннары чатлама салкыннар башланыр Шул бураннардан һәм салкыннардан файдаланып калырга, фашистларның берәр азык төлек складына, яки обозына һөҗүм оештырырга кирәк булыр дип күңеленә беркетте Кадермәтов Ә разведчик нигәдер күренми әле. байтак вакыт үтте бугай
Ул шулай уйлап бетерергә өлгермәде, бакчадагы куаклар яныннан бер кара шәүлә аерылды Кирәге чыга калса дип. Кадермәтов автоматының затворын тартып куйды, бармагын саклагычка салды
Игебаевның өзек-өзек сызгырып тавыш биргәне ишетелде Бу аның «юл ачык» дигән сүзе иде.
Нихәлләрсез. Серафим дәдәй. Василиса түти. - диде Кадермәтов Авырмыйсызмы?
Урынсызрак сорау иде бу. ләкин авыздан бер очып чыккан «чып- чык»ны кире кертеп булмый инде аны
- Әйдә. Кудров, уз,— диде Серафим дәдәй Аның тавышында ниндидер үпкә сизелеп тора иде Без авырмыйбыз да бит
Анна Матвеевна кайда соң5
Ул үз урынында ята Ләкин нинди хәлдә ята5 Ничек соң. Кудров, шундый саксызлык күрсәттегез5 Ир ат барыр җиргә хатын кызны җибәрдегез? A-а аххх' Серафим дәдәй кухня ягына күрсәтте Анда сине көтә Саташудан арына алмый, температурасы көчле Йокыга китте бугай әле Шулай тан алдыннан гына бераз онытылып тора Уятмыйча торыйк әле
Кадермәтов дәшмәде, ни әйтергә дә кыймады
— Дөрес, аңлыйм инде мин, Аннушканың дилбегәсе үзе белән иде Алай да - диде карт кинәт йомшара төшеп Син бөтенләй нитмә Аннушка аңына килгән саен. «Райүзәктәге җәмәгать мунчасы янында пенсиядәге врач Дедов яши,— ди. шуны алып килсәгез иде»,- - ди. Бүген шунда барырмын дип тора идем әле. Бу көннәрдә олау белән юлга чыгып кына булмый
Кадермәтов болай да үзен ничә көн буена битәрли. Тимофееваны саклый алмауда бары тик үзен гаеузлн иде, ^Серафим дәдәй сүзләреннән соң тагын да аптырый төште.
Ярар инде. ярар. Кудров. нишләмәк кирәк Сугыш бит ул уен түгел.диде Серафим дәдәй. Василиса түтинең мышкылдавын ише теп — Син. старуха, туктале. не каркай анда
Василиса түти кухня ягыннан чыкты да:
— Ходайныкын кем белгән аныкын Саклый алмагансыз, дип кеше нең җанын телгәләп утырасың, картлач — диде ул. Серафим дәдәйгә ачуланып.— Күрмисеңмени аның нинди хәлдә икәнлеген. Күзең чыккан мыни соң синең... Э-э-эхх! - Аннары командирга төбәлде: Әллә соң. күгәрченкәем, берәр кружка салып биримме үзеңә? Кәефең ачылыбрак китәр иде...
Серафим дәдәй моңа бик нык гаҗәпләнеп карады Байтактан бирле карчыгының андый сүзне телгә алганы юк иде. Ничә тапкыр сорап карады. «юк»тан башканы ишетмәде
Әйдәле. әйдә, китер, старуха. Сорап торган буласың тагын... дияргә өлгермәде, урам ягында ату тавышы ишетелде, аннары бер этнең җан ачысы белән чинавы яңгырады.
12
Кадермәтов мәче җитезлеге белән ишеккә таба атылды. Ләкин Серафим дәдәйнең:
Кая барасың. Кудров. оныттыңмы? Төш идән астындагы уры ныңа. дигәнен ишетеп, кухня ягына ашыкты. Андагы сәкедә Тимофеева ята иде. Өйдәге ыгы-зыгыдан булса кирәк, ул уянып китте.
Тышта инде яктырган диярлек, ләкин кухня тәрәзәсе томаланганга күрә, биредә эңгер-меңгер иде әле Тимофеева майорның янәшәдә икән леген күңеле белән тоепмы, әллә сулышыннан таныпмы:
- Кадермәтов. ка а дерлем. син мондамы әллә? — диде
Аның тавышы хәлсез, әмма барыбер аэродромдагы кебек үк өметсез түгел иде
Әйе. Анна Мин бу. диде Кадермәтов. идән асты капкачын ачык калдырган килеш. Тимофеева янына ук килеп, аның юрган өстендә яткан кулын тотты Кайнар, нинди кайнар иде бу кул
Идән асты капкачын яхшылап ябарга дип кергән Василиса түти озак сөйләшергә ирек бирмәде:
- Төш. төш тизрәк. Борис. - диде ул кабаланып Керәләр, ходаем, үзең сакла
Кадермәтов. теге вакытта ук күнегелгән гадәтенчә, тавыш-тынсыз гына идән астына төшеп югалды
«Серафим дәдәйнең үткенлеген әйтер идем, дип уйлап куйды ул махсус куелган бүкәнгә утыра-утыра. Түр ягындагыдан бөтенләй аерым идән асты бүлмәсе уйлап тапкан, ничек әйбәт итеп эшләгән бит. Безнең землянкалардан бер дә ким түгел».
Өстә кемнәрнеңдер ишектән кергәне ишетелде, ул да түгел. Кадер- мәтовка таныш тавыш гөрелдәде.
- Сездә чит кешеләр юкмы, картлач? - диде тавыш Серафим дәдәйгә тупас итеп Бәхетең Югыйсә, сине беләм мин Партизанлыкка һәвәс кеше син. картлач Тагын бер сәгатьтән карчыгың белән мәйданга бар Кара аны! Качып котылырмын димә Ж.ыен би ик күңелле
булачак Бәлки үзеңне староста итәрбез әле анда.,.— дип тагын бер кат җикеренде ул.
«Зайцев, валлаһи, күпер төбендә немецларга качкан Зайцев бит бу! - Кадермәтовның зирәк хәтере өстә җикеренүче тавышның хуҗасын эзләп тапты - Күрәсең, дөмектерә алмаганмын *
Шартлап ишек ябылды һәм тагын беравыктан өйдә тынлык урнашты Аннары кухня ягына күчереп куелган чиләк тоткасы чылтырады
- Мондагы полицайларның өлкәне Теге елда ук сөрелгән кулак Захарий эте бу Этнең дә котыра башлаганы, Кудров Ниндидер җыенга чакыра Немецларның зур начальнигы, райүзәк коменданты килә ди Син, давай, Кудров, идән астына шыл без киткәч,— диде Серафим дәдәй. Ул тагын нәрсәдер өстәмәкче иде. Василиса түти:
Фашистлар Күбәү Авылны урыйлар,— диде тынына кабып
Бу юлы майорның беренче теләге — ишегалдына, аннары печәнлектә яшеренгән Игебаев белән сугышчыны алып бакчага һәм уйсулык буйлап урманга качу иде Ләкин Василиса түтинең «Авылны урыйлар» дигәнен ишеткәч, соңга калуын, тышта инде яктырып җиткәнен төшенеп алды
Әйдә, старуха, җыенга,— диде Серафим дәдәй.— Бу эт баласының тагын килеп керүе бар Кузгала башлыйк. Немецлар да күрер безнең чыкканны Ә син, Кудров. давай, идән астына кач
- Ә Анна - диде Кадермәтов - Аннаны үзен генә калдырабызмы5
— Нигә үзе генә, син каласың Без кайткалаганчы Керә баш ласалар. идән астына алып төшәрсең..
Әйтүе кыен, әмма ниндидер бер көч Кадермәтовны халык җыенына, мәйданга тарта иде Бәлки, бу партизан отряды командирына әверелгән хәрби кешенең бүген-иртәгә аяусыз бәрелештә очрашырга тиешле дошманнарына якыннан карау, аларны танып калу теләге булгандыр Бәлки, кем белсен, дошманның мәкерлелеген аңлап бетермәү ничек булса да булгандыр, әмма Кадермәтов кинәт
Юк! Мин дә барам җыенга. Серафим дәдәй. Мине белмиләр бит алар . Ә авыл кешеләренә ышанычым зур минем, сатмаслар
— Што син. Кудров. што син Ни сөйлисең син? диде Серафим дәдәй аның бу сүзләреннән аптырап, тунының җиңен таба алмыйча селтәнә-селтәнә. Мин сиңа барысын да түкми чәчми җиткерермен Авыл кешеләре сатмас, ә теге Захарий эте.
Юк. Серафим дәдәй. ул мине танымас Көздән бирле әнә нинди сакал-мыек басты мине. Өс-башым да синекеннән аерылмый Иске тун астыннан күренми
Серафим дәдәй карчыгын көтеп торган арада Кадермәтов тышка чыкты Аның башында: «Игебаев белән сугышчыны кисәтеп куйсаң ярар иде яравын», дигән уй кисәге ялтырап калды. Ләкин, урамнан үтеп баручы күрше-күлән картларын күреп, тиз тиз генә капкадан чыкты да алар төркеменә кушылып мәйданга таба атлады
Ах. Кудров. ах башсыз Яхшыга түгел бу Бармаска иде, дип сөйләнде Серафим дәдәй. печәнлеккә кереп сугышчыларны кисәт кәннән соң Әмма эшлисе, эш эшләнгән иде инде, шуна күрә ул да. Василиса түтине култыклап, җыен буласы урынга юнәлде
Урамга чыгуга аңлады чынлап та. хәерле көн түгел иде бу
13
Халык җыелып бетте Әле кайчан гына яшьләрнең шат тавышлары, уен җырлары, гармун тавышлары күңелләрне җилкендереп торган клуб болдырына озын тунлы бер кеше һәм немец офицеры чыктылар да йөк машинасы әрҗәсенә күтәрелделәр
Мәйдандагы сәер шау шу берьюлы тынып калды Әйтерсең, әле генә
биредә ыгы-зыгы хөкем сөрмәде, әйтерсең, балаларның елашулары ишетелмәде. . н..
Офицер нәрсәдер әйтте, сүзләрен тагын бер кабатлады да туктап калды Кулын филендәге кобурасына куйган килеш, халык өстенә югарыдан карап/«Менә мин сезнең яңа хуҗагыз булам»,— дигән сыман тота иде ул
Кадермәтов аның «ахтунг», «совет», «десант», «командир» дигән сүзләрен аңзар алды.
Халык, «тагын ни әйтер бу?» дигәндәй, шомлы тынлыкта торды.
Офицер тагын нәрсәдер кычкырды һәм Кадермәтов үз өстенә тау ишелеп төшкәнне күреп торган кеше шикелле куырылып куйды. Чөнки аның колаклары немец офицеры авызыннан чыккан сүзләр арасыннан «Ку-удруфф!» дигән авазларны аерып алды.
Ул арада офицер янында басып торган тунлы беркадәр алгарак чыкты һәм. тамагын кыргалап, халык өстенә кычкырырга кереште.
Кадермәтов, аны, тамагын кырып, беренче сүзен әйткәндә генә таныды: күпер төбендәге ыгы-зыгыдан файдаланып, немецлар ягына качкан Зайцев иде бу «Эх,— дип тешләрен кысып уйлады Кадермәтов — бүтән вакыт булса кулым калтырамаган булыр иде. Ул чагында...» ,
— Офицер әфәнде сездән сорый,— диде сатлык җан, тамагын кие- pen — Безгә билгеле булганча, ди ул, сезнең авылда совет десанты яшеренеп яткан. Димәк, сез аның кайда икәнлеген белергә тиешсез ди. Сез офицер әфәндегә һәм аның батыр солдатларына шул Кудров бандасы яшеренгән урынны күрсәтергә тиешсез. Әгәр күрсәтмәсәгез*— Сатлык җанның тыны бетте Ул каушавыннанмы, әллә хезмәт күрсәтергә артык тырышуданмы, сулыш алырга да оныта иде бугай — Немец солдатлары башта ирләрне, аннары хатын-кызларны, бәләкәй көчекләрегезгә хәтле атып үтерәчәкләр. Авылны яндырып, көлен күкләргә очырабыз ди Мин әйттем Хәзер офицер әфәнде сәгатенә карый һәм биш минутны саный башлый Белүчеләр, яки күрсәтергә теләүчеләр алга чыгып басарга тиешләр.
Кадермәтов фашистлардан рәхим-шәфкать көтеп булмаганны яхшы белә Ул аларның вәхшилекләрен аз күрмәде Әмма ул күргән вәхшилекләр әлегә хәтле күбрәк хәрбиләргә, сугышучыларга гына кагыла иде. Хәзер исә фашистлар бер гаепсез кешеләрне җәзаларга җыеналар.
Нигә, нигә бу шулай килеп чыкты соң?
Нигә бу кешеләр фашистларның хурлауларына, гаепсез җәзалауларына дучар ителергә тиеш соң?
Нишләргә?
Әгәр дә мәгәр, аның аркасында кемнәрнедер вәхшиләрчә үтерәләр икән, алар артына яшеренеп калган Кадермәтов, гомер буена халык сакчысы булып кулында корал йөрткән, шул халыкны сакларга ант иткән кеше — ничек, нинди күзләр белән бу кешеләрнең йөзенә карар соң?
Кадермәтов белә, ышана; халык аны сатмас...
Теге сатлык җан да аны танымас Мондагы ыгы-зыгыдан файдаланып, качып котылып та булыр иде, бәлки. Хәер, фашистлар шушы мәйданда ук ата башламаслар Җыясы була бит Читкәрәк, авыл кырыендагы ерганак читенә чыгарырлар яки әле бүгенгә бикләп тә торырлар
Кадермәтовның—Кызыл Армия командирының, коммунист кешенең гаепсезләр артына качып, аларны берәм-берәм атып үтергәннәрен карап торып үзенең җанын сакларга тырышырга хакы бармы?
Аның гомере мондагыларныкыннан кадерлерәкмени?
Алар бит әнә, үзләренең юклы-барлы ризыкларын да чолганыштан
чыгучылар белән бүлештеләр, туганнарын саклагандай яшереп яшәт теләр Нигә, нәрсә хакына соңгы ризыкларын бүлештеләр сон алар?
Шул вакыт Кадермәтовныг күз алдына үлем белән көрәшеп ятучы Анна Тимофеева килеп басты Бу шулкадәр көтелмәгән бер мизгелдә булды ки, Кадермәтов. ирексездән иреннәрен кыймылдатып, ләкин берәүгә дә ишеттермичә генә күнеле белән сөйләшә иде: «Анна, сөйкемлем, әллә соң * син минем күңелдә үзең кузгаткан хисләрне тоеп, аларны ишетергә теләп 5 чакырдыңмы? Ә бәлки син үзең дә Хачлы авылының карт-корыларын, әби- ? карчыкларын, тол хатыннарын һәм әле мәхәббәт дигән татлы хисләрне та 1 тып карарга да өлгермәгән кыз-кыркын һәм яшь-җилкенчәкне яклашырга = килгәнсең? Ә бәлки син өстенлек сөреме белән сугарылган, тарихка кереп I калырга ашкынучы фашистларның йөзенә төкерергә уйлыйсыңдыр? Юк' ж Юк. сөйкемлем, монысын инде аның мин эшләргә тиеш Хәзер минем чи 1 рат Бу юлы инде мин сине утка кертмәячәкмен' Бер гаепсез халыкны фа = шистлардан харап иттерсәм, мин бу җирдәге кешеләр күзенә, агачларга. * хәзерге мизгелдә салмак кына битләремә төшүче энҗе бөртегедәй карлар 5 га ничек карармын, ничек яшәрмен соң мин? Илбасарлар тарихка керсәләр * дә. яхшы сүз белән түгел, бары тик нәфрәткә төренгән килеш кенә керәчәк ф ләр Вәхшиләр булып, илләрне яндыручы-туздыручы булып керәчәкләр « Алар, иртәме-соңмы, халыкларның күз яшенә тончыгачаклар Ә син. Анна S сөйкемлем, савык, яме Мин сине, син сыенып ята торган җылы * өйне яндырырга ирек бирмәм. Сине үз балаларыдай тәрбияләүчеләрне ’ аттырмам Ә сине. Анна, беләсеңме, сөйкемлем, яратып өлгергән ■* идем бит инде мин Тик ул сүзләремне син инде әллә ишетерсең. S әллә юк...
Ату тавышы Кадермәтовне чынбарлыкка кайтарды! Ни булды? u Аның бу соравы, теленә килсә дә. авызыннан чыгарга өлгерми калды, халык арасыннан Василиса түтинең «Серафим Серафимуш каааа!» дигән ачынышлы еланы атылып чыкты да мәйдандагылар өстенә күкләр күкрәве булып ябырылды
Кадермәтовка шулай тоелды Дөрес, ул инде бу шартлаудан баягы кебек сискәнмәде, куырылып та куймады Ул инде күкрәгенә мылтык терәсәләр дә курыкмаска, калтырамаска бөтен рухы белән әзер нде
«Чык. Барый, нишләп торасың? Гаепсез кешеләрнең канын түктермә Атла, алга таба атла Төкер шушы фашист хәшәрәтләренең бәбәгенә, диде Кадермәтовка эчке бер тавыш Беләм. лачын кошка һава кадерле, әлбәттә Аның биекләргә күтәреләсе, ерак-еракларга очасы, шушы биек лектән дошманның өстенә ябырылып төшәсе килә Ләкин инде ул моны эшли алмый икән, ул чагында ул чагында аның иксез-чиксез һава ларны айкап яшәгән җаны тоткынлык һәм көчсезлеккә түзми, ул шушы биеклектән кыялар кочагына ташлана. Син соң. Барый, күкләр кадерен белгән лачын кошка тиң түгелмени?»
Кадермәтов күкрәген тутырып салкын саф һава сулады һәм. үзен урап торган кешеләрне ике якка аралый төшеп, бар көченә кычкырып җибәрде:
Гаепсез кешеләргә тимәгез! Кудров мин булам!
Мәйдан, бердәм аһ итеп көрсенде
Бу көрсенү Кадермәтовка яңа көч бирде, аның йөрәге тагын да ныграк, ышанычлырак тибәргә кереште
«Гаделлек хакына, халкымның азатлыгы хакына!» диде Кадермәтов һәм тагын бер тапкыр салкын һаваны күкрәгенә тутырып
Гаепсез кешеләргә тимәгез! Кудров мин булам' диде Тнркемдәгсләр. Кадермәтовка юл биреп, карлыгач канатлары сыман кыл урталай аерылдылар
Шул ук минутта Кадермәтовка дип ачылган бушлыкка җирдәге сугышка, кешеләрнең үлеменә битараф җаннар чыпчыклар өере пырхылдап килеп керде Алар артыннан ук. җитез истребитель шикелле, канатларын җилпемичә диярлек лачын кош атылып төште Чыпчыклар.
Кадермәтовның яланбашына һәм иңөсләренә тия язып, кешеләр арасына кереп югалдылар Ә лачын кош исә өскә, күк йөзенә таба ыргылды
Ирек сөюче бу җан иясе Кадермәтовны да үзе белән әйдәп китте шикелле.
Баштагы сискәнүдән халык арасында ачыла төшкән сукмак акрынлап кысыла, ябыла башлады. .
Ләкин ябылырга өлгермәде, арага фашист автоматчылары килеп керде.
Кадермәтов-Кудров салмак, нык адымнар белән аларга таба берничә адым ясады
Ул өскә таба ыргыла барган лачын кошка күз төшерергә, аның белән саубуллашырга, туган якларына сәлам әйтергә өлгерде
Эпилог
Гәрәбә диңгез төне буена шаулады, котырынды.
Ул әле хәзер дә басылырга уйламый.
Бүлмәдә, балкон ишеге ачык булуга да карамастан, тын алу авы райды Нишләптер, күз алдында кара таплар йөзеп-йөзеп йөрергә керештеләр. Чигәләрне тимер кыскычлар китереп кысты
— Гаепсез кешеләргә тимәгез! Кудров — мин булам!
Йодрык кадәрле йөрәк, миңа билгеле булмаган кануннарга буйсынып. күкрәкне бәреп чыгардай булып тибәргә, ирек дауларга кереште
Мин ишекле-түрле атлаган җиремнән тиз генә өс-башыма киендем дә, озын коридордагы йомшак келәмнән барып, лифт төймәсёнә бастым. Шул ук минутта колак төбемдә шартлау тавышы ишетелде.
Бөтен тәнем белән сискәнеп артка чигенә башладым
Бер ике... өч. адым.
Ләкин мине баягы көч яңадан үзенә буйсындырып алды. алга, тонык ут янган лифт тартмасына таба атларга мәҗбүр итте.
Ул тартма миңа Хачлы авылы мәйданындагы дар агачы сыман куркыныч иде.
Уйларым ишекләрнең теге ягында киселеп калды
Йөрәк убылып-^былып алды Ул ярсый, үч һәм нәфрәт белән тибенә.
Колак төбемдә һаман бер үк сүзләр яңгырый:
- Гаепсез кешеләргә тимәгез! Кудров — мин булам!
Бу яңгыраш шул кадәр көчле, шул хәтле котылгысыз ки. мин нишләргә белмичә чарасызлыктан интегәм. Әйтерсең. Смоленск сугыш лары вакытында урманнарда япа-ялгыз адашып, тәннәре туфракка әверелгән әтиләрне эзләп йөрим-йөрим дә. аннары Хачлы авылына барып чыгам. Ә анда . Авыл уртасына куелган Туганнар һәйкәле янындагы Кызыл Байрак җилфердәвенә кушылып.
— Гаепсез кешеләргә тимәгез! — дигән чакырулы мәңгелек аваз яңгырый.
Гәрәбә диңгезенең тау-тау дулкыннары ак күбеккә баткан алмачуар чабышкы ат сыман ярсыйлар Әйтерсең, аларга да еллар авазы сеңгән:
— Кешеләргә тимәгез!
Ярсыган дулкыннар, нишләргә белмичә, илаһи көч белән мең еллар буена куылган-тыгызланган комлыкны йөгерешеп узалар да, үзләренә киртә булып күтәрелгән ярның мәгърур күкрәгенә ёәрелеп, яңадан табигый иркенлеккә ташланалар.
Мин ышанам: алар бу җирдән яңа көч алып, ераклардан килгән чакыру авазларын үзләренә сеңдереп дөнья океанына барып җиткәч, тагын бер тапкыр әйтәчәкләр:
— Ти-мә-геееез!!!
Ә диңгез гүли дә гүли...
1985 ел Дубулты.