Логотип Казан Утлары
Публицистика

Культура тормышы көндәлеге


ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ
ПАРТИЯ
ОЕШМАСЫНДА
17 июльдә
Татарстан Язучылар
союзы партия
оешмасының
чираттагы җыелышы булып узды. «КПСС Үзәк
Комитетының июнь (1987 ел) Пленумы
карарлары яктылыгында татар әдәбияты
алдында торган бурычлар турында» доклад
белән «Казан утлары» журналының баш
редакторы шагыйрь Ренат Харис чыкты.
Фикер алышуда язучылар Р. Хәмид, Д.
Зөбәерова. Д. Вәлиев, Б. Камалов, Н. Дәү- ли,
Р. Мөхәммәдиен, Р. Мингалим һ. б- катнашты.
СӘНГАТЬ БӘЙРӘМЕ
27 июньдә профсоюзларның Татарстан
өлкә советы, ТАССР Культура министрлы гы.
Язучылар. Композиторлар, Художник лар
союзлары Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» дип
исемләнгән халык иҗаты бәйрәме үткәрде.
Бәйрәмне ачу тантанасы иртәнге сәгать
унда Татарстан Художниклар союзы кар
шындагы мәйданда булды. Бирегә килгән
кешеләр республиканың профессиональ һәм
һәвәскәр рәссамнары белән очрашты лар.
Күргәзмә-ярминкәне карадылар. Шунда ук
композиторлар, Г. Тукай исемендәге Татар
дәүләт филармониясе, Казан курчак театры
артистлары, музыка мәктәбе укытучылары,
үзешчән сәнгать осталары чыгышы булды.
Аннан соң бәйрәм Комлев ура мындагы
Язучылар союзы йорты янына күчте. Урамда
ясалган сәхнәдә әдипләр Ә. Исхак, Р.
Фәйзуллин, Ә. Гаффар, Р. Гатауллин, Рәшит
Әхмәтҗанов, М. Әгьләмов яңа әсәрләрен
укыдылар. Кичке якта бәйрәмдә
катнашучыларның театральләште- релгән
тантаналы марш-парады, «Уйнагыз,
гармуннар!» дигән тамаша башланды. Ул Г.
Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театрының яңа бинасы каршындагы мәйданда
үтте.
Бу зур бәйрәмдә йөзләгән гармунчы,
җырчы, биюче, фольклорчы, хор коллек-
тивлары, үзешчән сәнгать осталары һәм
профессиональ артистлар катнашты.
Тамашачылар арасында Польша Халык
Республикасының Ломжа воеводалыгыннан
Татарстанга дуслык визиты белән килгән
кунаклар да бар иде.
Ике мең ярым һәвәскәрне берләштергән
олы тамаша халык бәйрәменә әйләнде.
ПУШКИН ИСТӘЛЕГЕНӘ
6 июньдә Казанда А. С. Пушкинның тууына
188 ел тулуга багышланган беренче шигырь
бәйрәме үткәрелде.
Казанлылар, әдәбият сөючеләр иртәнге
сәгать 10 да Татар дәүләт опера һәм балет
театры бинасы янындагы Пушкин һәйкәле '
тирәсенә җыйналдылар. Бәйрәмне ТАССР
кулыура министры М. М. Таишев ачты. Пушкин
иҗатының рухи тормышыбызда урыны турында
язучы Р. Мостафин сөйләде. Шигырь
бәйрәмендә шагыйрьләр Зөлфәт. Р. Харис, Н.
Беляев, Р. Кожевникова, М. Зарецкий һ. б.
үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Пушкин
әсәрләрен татар һәм рус телләрендә мәктәп
укучылары, артистлар, шагыйрьләр Ә. Исхак,
Р. Гатауллин укыдылар. Бу тантаналы
митингта ТАССР Министрлар Советы
председателенең беренче урынбасары М. X.
Хәсәнов, КПСС өлкә комитетының бүлек
мөдирләре Д. X. Зарипова, О. В. Морозов,
КПССның Казан шәһәр комитеты секретаре Ф.
Г. Зыятдино- ва һәм башка иптәшләр
катнашты.
ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВНЫҢ
ТУГАН АВЫЛЫНДА
6 июньдә БАССРның Авыргазы районы
Солтанморат авылында Галимҗан Ибраһи-
мовның әдәби йорт-музеен һәм һәйкәлен ачу
тантанасы булды. Бу тантанага Татарстан
Язучылар союзы идарәсе председателе Туфан
Миңнуллин, әдипләр Әмирхан Еники,
Мөхәммәт Мәһдиев, Газиз Кашапов
чакырылган иде. Уфадан БАССР Язучылар
союзы идарәсе председателе урынбасары
Тимер Иосыпов, шагыйрьләр Рафаэль Сафин,
Равил Бикбаев, Ирек Кинҗәбула- тов. Фәрит
Габдерәхимов, филология фәннәре докторы
Үзбәк Гыймадиев, скульптор Зилфәт Басыйров,
БАССРның Берләштерелгән дәүләт музее
директоры Рим Нияз- гулов катнашты.
Г. Ибраһимов исемендәге колхоз эшчән-
нәре кунакларны икмәк-тоз, якты йөз, чәчәкләр
белән каршы алды. Колхозның культура үзәге
мәйданында Галимҗан Ибраһимов һәйкәлен
ачуга багышланган митинг булды.
ШАГЫЙРЬ ИСЕМЕН МӘҢГЕЛӘШТЕРЕП
10—12 июньдә Пермь өлкәсенең Лысьва
шәһәрендә Хәсән Туфанга мемориаль такта
ачуга багышланган татар әдәбияты көннәре
булып узды. Анда Татарстан Язучылар союзы
идарәсе председателе Туфан Миңнуллин,
язучы Газиз Кашапов, башкорт шагыйре
Рафаэль Сафин катнашты лар.
Хәсән Туфанның ун елга якын гомере
Лысьва шәһәре белән бәйле. Ул атаклы
Лысьва металлургия заводында токарь була,
Лысьва шәһәрендә татар балалар мәк-
тәбең оештыра һәм анда укытучы булып эшли. Шул
чорда алган тәэсирләрен ул • Башлана башлады»,
«Урал эскизлары» һәм «Вибиевләр» поэмаларын
язган чакта файдалана Хәсән Туфанның истәлеген
мәң геләштерү эчен КПССның Лысьва шәһәр
комитеты һәм халык депутатларының шәһәр Советы
башкарма комитеты аның истәлегенә мемориаль
такта кую турында ка рар кабул итте. Моннан тыш
шәһәрнең бер урамы Хәсән Туфан исемен йөртәчәк.
ГАЗИЗ ГОБӘЙДУЛЛИН
ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАП
23 июньдә СССР Фәннәр академиясе Ка зан
филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият, һәм
тарих институтында тарихчы, галим һәм әдип Газиз
Гобәйдуллинның тууына 100 ел тулуга багышланган
киңәй телгән Гыйльми совет утырышы булды.
Утырышта Мәскәү шәһәреннән СССР Фән нәр
академиясенең Тарих институты өлкән фәнни
хезмәткәре, тарих фәннәре кандида ты Ш. Ф.
Мөхәммәдъяров «Г. Гобәйдуллинның татар
этногенезы буенча карашлары». Г- Ибраһимов
исемендәге Институтның ол кән фәнни
хезмәткәрләреннән: тарих фән иәре кандидаты С. X.
Алишев «Г. Газиз тарихчы». филология фәннәре
кандидаты М. И. Әхмәтҗанов «Ф. Әмирхан һәм Г. Го
бәйдуллин» дигән темаларга докладлар белән
чыктылар. Утырышта Г. Гобәйдуллинның улы.
биология фәннәре кандидаты Сәлмән Гобәйдуллин
әтисе турында истә лекләр сөйләде. Гыйльми совет Г.
Гобәйдуллин мирасын өйрәнүне яхшырту һәм аның
иҗатын пропагандалау буенча карар кабул итте.
Хәзерге вакытта Институт галимнәре Г.
Гобәйдуллин әсәрләренең ике томлыгын хәзерләү
өстендә эшлиләр.
ФАЗЫЛ ТУИКИН ИҖАТЫН БАРЛАП
18 июньдә Галимҗан Ибраһимов исе меидәге
Тел. әдәбият һәм тарих институ тында күренекле
фольклорчы, тарихчы һәм педагог Фазыл Туйкинның
тууына 100 ел тулуга багышланган утырыш
үткәрелде.
Утырышны кереш сүз белән филология
фәннәре докторы Ф Мусин ачты. Әдипнең тормыш
һәм иҗат юлы турында филология фәннәре
кандидаты М- Гайнетдинов сөй ләде. «Фазыл
Туйкин — фольклорчы» ди ген темага филология
фәннәре кандидаты Р. Ягьфоров чыгыш ясады.
МОНГОЛИЯДӘ СОВЕТ
КУЛЬТУРАСЫ КӨННӘРЕ
3 июньнән 17 июльгә кадәр Монголиядә барган
Совет культурасы көннәрен халык ара күләмдә уаган
әдәбият сәнгать сабан туе дип атарга момкнн булды.
СССР Куль тура министры В Г Захаров җитәкләгән
делегациядә зур сәнгать коллективлары, күренекле
җырчылар, рәссамнар, музы кантлар белән беррәттән
Татарстаннан шагыйрь Равил Фәйзуллин бар иде. Ул
күпсанлы әдәби очрашуларда катнашып, та тар
әдәбияты турында сөйләде, үзенең әсәр ләрен укыды.
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР
Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре
өчен Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт
филармониясе солисткасы Әлфия Заһидуллинага.
РСФСР Верховный Советы Президиумының 1987 ел.
9 июнь Указы белән. «РСФСРиың атказанган
артисты» дигән мактаулы исем бирелде.
Совет сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен М.
Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет
театрының балет солисты Наил Сәрвәрович
Сәрвәровка. опера солисты Сәхәбиев Рафаэль
Әхмәтовичка Татарстан АССР Верховный Советы
Президиумы ның 1987 ел. 6 июль Указы белән.
«Татарстан АССРның халык артисты» дигән мак-
таулы исем бирелде.
Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре
өчен М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм
балет театры хормейстеры Ирнис Әхмәдуллович
Рәхимуллинга. Татарстан АССР Верховный Советы
Прея и диумының 1987 ел. 6 июль Указы белән.
•Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе»
дигән мактаулы исем бирелде.
Эстрада музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре
өчен Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт
филармониясе артистларына. Татарстан АССР
Верховный Советы Прези диумының 1987 ел. 22
июль Указы нигезендә. «Татарстан АССРның
атказанган артисты» дигән мактаулы нсем бирелде
Ахманов Ринольд Павловичка — әдәби
музыкаль лекторий җырчысы.
Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгалиевиа га —
эстрада бүлеге җырчысы.
Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен
язучы Кутуев Рөстәм Гадельшевичка (Рөстәм
Кутуйга). Татарстан АССР Верхов ный Сонеты
Президиумының 1987 ел. 22 июль Указы нигезендә.
«Татарстан АССР ның атказанган культура
работнигы» ди гән мактаулы исем бирелде
ТӨЗЕЛЕШ ЕЛЪЯЗМАСЫ
Кама Аланындагы хәбәрчебез Роберт Талипов
белдерүенчә. «Аппаратстрой»ның махсус бригадасы
беренче энергоблоктагы реактор бүлеге өчен нивез
плитәсен бетон лауны алдан билгеләнгән графикта
төгәл ләүгә иреште Мәҗитов. Бурмистров. Сөр^ киев
җитәкчелегендәге монтажчылар реек тор бүлегенең
стенасына кирәкле җайлан маларны монтажлый
башладылар.
Брежнев һәм Түбән Кама шәһәрләрен дәге йорт
салу комбинатлары Кама Ала нындагы эшләрне
еллык планда карал гандагыдан алдарак төгәлләргә
кирәк тап тылар. Алар Бөек Октябрь социалистик ре
волюциясенең 70 еллыгын 36 мең квадрат метр
торакны файдалануга тапшырып каршыларга теләк
белдерделәр.