Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮЛ БАЛЫГЫ


ПОЭМА ФАНТАЗИЯ
Юк. ул сүз дә түгел, аваз да түгел ул сурәт, минем һәм башка ларның сурәте иде Көн саен бер үк вакытта минем аңымда шул сурәт мыжлап торган балыклар сурәте пәйда булды, һәм без. дәррәү атылып, бер тирәгәрәк җыела идек Сурәттән тыш, су төбенә тонык кына дул кыннар да иңә Бу безне шулай ашатырга жыеп алалар, бернинди хәвеф куркытусыз безгә яхшылык эшлиләр иде
Мин дә моны башта яхшылык эшләү дип аңлый идем Ләкин су өстеннән, буталып, минем аңыма башка сурәтләр дә инә б яллады Без. күл балыклары, бөтенебез зур ятьмәдә икәнбез Безгә охшамаган ниндидер затлар безне зур чаннарга тутыралар Без бәргәләнәбез, сикерәбез, чәбәләнәбез дә. тынабыз Ут Ялкын Тәнне кисеп үткән авырту
Хәтеремдә шушы сурәтләрне күргәч, мин алар биргән ризыкларны ашамас булдым Котым очып, күл төбенә төшеп яттым Башка балыклар, гөжләп, вак дулкыннар килгән якка йөзеп үттеләр Мин башымны тизрәк үләннәр арасына яшердем. Су өстеннән тагын шул сурәтләрнең иңүеннән курыктым
Ләкин бу юлы башка сурәтләр мин бөтенләй күрмәгән, белмәгән сурәтләр иңде Мин ерактан үзебезнең күлне күрдем Жир өстендә үсә торган үләннәрне, күктәге кояшны күрдем Бу минем өчен искиткеч тын. искиткеч шомлы дөнья иде Анда күктәге һәм судагы кебек «әңгәр төс түгел, анда күбрәк соры һәм яшел төс иде Агачлар арасыннан ки нәт балык та түгел, мин кем икәнен белми торган, ләкин шулкадәр гүзәл бер зат йөгереп килеп чыкты Менә ул күл буена йөгереп килә дә шундый ук бер затның күкрәгенә каплана Шул сурәт су өстендә чайкалып тора, шул сурәт су төбенә төшә, шул сурәт минем аңыма үтеп керә дә. мин. үләннәр арасында кала алмын, кинәт авыраеп калган гәүдәмне
ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА (1950) пртаик 1986 с«1а Татарстан читая н^шричтынОа •Болын* Ойгля китабы Ласылып чыкты Кабанда яши
ин үземнең бу күлгә ничек килеп эләгүемне хәтер-ләмим Язгы ташу сулары мине бирегә китереп аткан илеме, әллә ләйсән яңгыр тамчылары белән аралашып, күктән иңдемме белмим Мин әле башта үземнең балык икәнемне дә белмәдем Мин башта ала рның барысы кебек идем Салкын күл төбенә төшеп ягулар, үлән арасыннан уйнаклап йөзеп узулар миңа бик ошый иде Башкалар да минем белән бер. шөгыльләребез хәрәкәтләребез дә барыбызныкы бертөслерәк иде Ләкин әле мин аларның да кем икәнлекләрен белми идем Балык сүзе мина югарыдан, су өстеннән килде
күлнең икенче читенә атам Күл суы кинәт эсселәнеп китә, мин бер ярдан икенчесенә бәреләм, саташып, үзем кебек үк балыкларга килеп орынам да юеш салкынлыктан чирканып, тагын күл төбенә атылам
Ул төнне бөтен балыклар әллә нинди тынгысызлык белән алгысын- дылар Күл суы тоташ бер дулкын булып тирбәлеп торды-торды да таң алдыннан бөтен балыклар парлашып беттеләр Алар, салмак кына йөзеп, бер-берсенә якынлаштылар, сыенган хәлдә, янәшә йөзеп бардылар, җирдәге парлы сурәт су астында кабатланды, меңгә тапкырланды, яшәде, парлап... янәшә .
Минем янга беркем дә килмәде. Балыклар көтүләре белән мине әйләнеп үттеләр, аулаграк урын сайладылар, мин якынлаша башласам, парларына сыенып, башка урынга күчеп киттеләр.
Башта гаҗәпләнсәм дә. аларның якын килмәвенә сөендем генә. Бу салкын, гамьсез балыклардан мин үзем дә читләшә, бизә башлаган идем инде Аларның йөзүләре, су төбендә яши алулары минем кебек булса да. аларны миннән нидер аера, читләштерә иде. Соңыннан мин анысына да җавап таптым Алар мин күргән сурәтләрне күрмиләр, алар уйлый да, курка да. тетрәнә дә белмиләр иде. Билгеләнгән вакытта ургылып ашарга баралар, көннең бер вакытында, үләнгә башларын төртеп, ял итеп алалар, аннан бер максатсыз йөзәләр дә йөзәләр, йөзәләр дә йөзәләр
Мине тыелгысыз рәвештә су өстенә, әнә шул агачлы, чәчәкле, кояшлы җир өстенә, сәер затлар йөри торган җир өстенә тарта! Ут булып кызган тәнемне су өстенә ыргытам. Бер мизгелдә караңгы күкне, андагы якты нокталарны күреп алам Минем инде аларны кайдадыр күргәнем бар кебек. Хәтеремне телгәләп, кинәт аңымда яшен яшьни. Күктәге якты нокталар бер якынаялар, бер ерагаялар, кинәт зураеп, зәңгәрләнеп, тоташ бер күлгә әйләнәләр Юк, ул күл дә түгел, ул тоташ зәңгәр томан, шунда минем кебек үк балыклар йөзә. Ләкин алар мин күреп өйрәнгән күл балыкларына охшамаганнар Йөзләре нәкъ теге җир өстендәге затларныкы кебек, әле алардан да гүзәлрәк, нәфисрәк Ап-ак куллары да бар Әнә мине дә үзләре янына чакыралар, йөзеп киләләр дә томан дәрьясына сарылалар, йөзләрендә моңсулык, борчу. Аннан зәңгәр томан кинәт юкка чыга, хәтеремне телеп, тагын яшен яшьни, җил-давыл куба, һәм мин, аңымны җуеп, караңгы бушлыктан түбәнгә атылам.
Аннан менә шушы күл...
Мин үземне башта күл балыгы дип белгән идем...
Хәтеремдә күкләр сурәте яңарган көннән мин үземнең ялгызлыгымны, чарасызлыгымны, фаҗигамне аңлап, күл төбенә капландым. Минем кузгаласым да, элеккеге кебек үләннәр арасында йөзәсем дә килмәде Янәшәмдә йөзеп йөргән балыклар да миңа бөтенләй чит булып күренә башладылар Күктәшләрем очканда, үземнең шул балыклар арасында йөзеп йөрүемә гарьләнү, түбәнсенү тагын ләмгә капландырды, тагы кимсендерде Кем мин5' Балыкмы, кешеме, әллә зәңгәр күктән адашып килеп эләккән бер җан иясеме? Минем тиңдәшләрем әнә анда — зәңгәр томан илендә бит, ә нигә мин һаман бу ясалма күлнең ләменә капланып ятам? Очыйм дисәм — канатларым юк, йөрим дисәм — җир өстендә яши алмыйм, ә җаным, ә уйларым нәкъ аларныкы кебек бит, нәкъ аларныкы кебек..
Бәлки шул ләм, балчык, үлән арасыннан мин инде күтәрелә дә алмаган булыр идем — су өстендә тагын аның сурәте пәйда булды Ул бүген ялгыз иде, агачлар арасыннан йөгереп чыккан гүзәл зат күренмәде. Сурәтләр дә өзек-өзек. бик буталчык, ләкин минем халәтемә бик якын Чакыру, көтү, ыңгырашу, ялвару, көтү Бу моң, теләк су төбенә дә төшеп җитә, мин ләмнән йөземне күтәрәм дә әкрен генә чакыру килгән якка йөзеп китәм. Кем ул? Күл балыгымы, зәңгәр томан иле балыгымы, кем ул5 Ник минем җанымны шулай чакыра, борчый соң ул? Нигә аның уйлары минем уйларга охшаган, нинди теләк, нинди өзгәләнү бу?! 66
Күлнең читенә үк йөзен киләм Әнә ул, башын иеп, суга карап утыра Аның йөзе күл балыкларына да. зәңгәр томан иле балыкларына да охшамаган Бик саер зат Ләкин су төбеннән мине күтәреп торгыза алган зат Менә син нинди икәнсең Йөзендә әллә нинди илаһи нур бар. Юк' Бу бит сагыш Бу авыру
Кинәт ул йөзен минем якка борды' Зиһенемә кинәт сурәтләр дөнья сы кереп тулды Ике арада һаман теге көнне анын күкрәгенә килеп капланган гүзәл зат тирбәнә Алар һаман бер-берләрен иркәлиләр, берберләренә сыеналар Шул чагында зиһенемне коточкыч ачыш телеп үтте Мин бит яр буенда утырган бу сәер затның уйларын күрәм! Алар кисәк-кисәк булып минем аңыма күчәләр! Ә бәлки ул ла минем уйларымны күрә аладыр?! Бәлки ул. шуларны күреп, башын бу якка боргандыр? Юк Уйларымның сурәтендә мин юк һаман теге гүзәл зат, һаман йөгерә, һаман аңа сыена Ә мине күрсә? Куркуымнан тизрәк күл төбенә атылам. Беренче тапкыр үземнең рәвешем өчен оялам Мин бит аның өчен балык Балык. Күл балыгы
Ә ул кеше дип атала икән Алар барысы да кешеләр дип аталалар икән Алар күл буена күбрәк /кыелганда, сурәтләр дөньясы да бутала, мин ул сурәтләрнең кайсына карарга белмим Жир өстендәге тормыш та бик сәер икән Бераз тына күл балыклары тормышына да охшаган Алар да, безнең кебек, вакыты /киткәч, /кыелышып ашыйлар, без йөзәбез, ә алар һаман каядыр ашыгалар, йөгерәләр Уйларындагы сурәтләрдә алар гел парлы, алар балыклар тан жүләррәк. хислерәк, бәхетлерәк ахры Кайвакытта шундый шашкын сурәтләр белән күл төбе тула, шуларны күрә алуым минем өчен оят га. яшерен бер ләззәт тә. Шушы кадәр көч. наз, магурлык кайдан килгән кешегә?! Ютарыдаты күренешләрдән. кешеләрнең шулай парлаша алу бәхетеннән соң. үзе дә шушы халәтне көтеп сулкылдаган тәнем салкын балыкларга килеп бәрелә Алар тизрәк читкә йөзеп китәләр Аңымны /куярдай булып, күл буйлап әйләнә башлыйм Су астыннан, су өстеннән шул кешенең сурәтен эзлим Ул минем жаныма, халәтемә якын Ул шашкын уйлары белән беренче тапкыр минем балык жанымны уята алган адәми зат Мин инде аның сурәтен, уйларын таныйм Ул хәзер күл буенда юк. Башкалар, башка сурәтләр бар. ә ул юк
Кешеләр бер берләренең уйларын күрә беләләрме икән? Юктыр, күрмиләрдер алар Ул кеше дә минем уйларымны күрмидер Мин бит аны шулкадәр ялварып чакырам күл буена' Мин бит бу күлдә бер ялгы зым Бу балыклар бит мина барысы да чит. ят! Аларның бит әнә барысы ның да парлары бар' Балык булсалар ла парлары бар' Мин бит алар арасында акылымнан шашам! Минем шушы уйларымны, күл төбен дате ләмдә бәргәләнгән сурәтемне күрмиме икәннн жир кешесе'? Ул бит кеше! Балык кына түгел' Минем ыңгырашуым, бәргәләнүем балык булып балыкларны сискәндерә! Ул бит кеше' Бу бит минем жнрдә беренче язым' Ялгыз язым Мин бит Табигать
Күл өсте татын карашылана Жнрдә ул тнн дип атала икән Жир кешеләре төннәрен акылларыннан шашалар икән Ә балыклар йоклый Мин йоклый ла алмыйм Мин балык га түгел. кеше тә түгел' Мин уйлый беләм, аларның уйларын күрә беләм. тик араларында яши алмыйм Кем соң мин? Нигә бу күл төбендә соң мнн?
Кинәт кул суы тибрәнеп китә Тагын, тагын, тагын тибрәнә һәм аңыма дулкын дулкын сурәтләр иңә башлый Жир кешесенең сурәте бит бу! Янәшәсендә геге гүзәл зат Алар бит жир өстендә йөгерен йөрми ләр. алар нәкъ менә безнең кебек күл балыклары кебек йөзәләр' Сурәтләре гел янәшә Әнә талгын тына йөзеп кнләләр дә бер берләренә сарылалар Аннан тагын янәшә йөзеп китәләр Минем хыялымда, уйларымда ничә тапкыр кабатланган, көткән, чакырган сурәт Уйларым белән, сулышым белән, жаным белән күл буена тартып китергән жир кешесе! Янәшәсендә жир кызы Балык түзел, жнр кызы Аның уй
ларын да күрә белмәгән, дөньяда зәңгәр томаннар иле барлыгын да белмәгән, күл төбендә адашкан җан иясе бәргәләнгәнен дә сизмәгән җир кызы' Ничек ярлы һәм кызганыч, ләкин нинди бәхетле җир кызы!
Мин инде аны күралмыйм Мин инде аның сурәтеннән кая качарга белмим Тәннәре тагын килеп кушылган мизгелдә, күл төбеннән аерылам да җанымдагы бөтен әрнү-ярсуларым белән су өстенә атылам Күр. дөньяда мин дә бар! Табигать тарафыннан гарип итеп яратылган, ярым балык кыяфәтле, кеше җанлы кызганыч зат та бар! Кулларымны сузып, очып китәргә җыенгандай, бер мәл һавада талпынып торам да. сулышым буылып, тагын күл төбенә китәм. Анда да тын ала алмагач, кабат күкләргә атылам Мин инде аларны күрмим, мин бары тик үземне чакырып, ымсындырып җемелдәгән зәңгәр йолдызларны күрәм Ал мине, зәңгәр күгем, үзеңә, калдырма бу күл төбендә! Йөзем буйлап әллә күл суы. әллә яшем ага. Соңгы кат җир белән күк арасында талпыным да. суны ярып, күл төбенә төшәм. Тәнемне нидер сызып үтә. Үз артымнан кызыл дулкын калдырып, камышлар арасына кереп качам. Су өстеннән килгән сурәтләрне күрмәс өчен, йөзем белән салкын ләмгә капланам Мин яткан урын кызарып, болганчыкланып бераз тора да. бөтен сурәтләр берьюлы юкка чыгып, мин караңгы бушлыкка төшеп китәм...
Мин тәнемне яралаганмын икән Минем каным кызыл икән Кешеләрнең дә каннары кызыл була икән. Әллә мин дә кешеме икән? Алайса нигә мин су өстендә яши алмыйм соң? Тыным бетеп, тизрәк су төбенә китәргә ашыгам51 Кешеләр кебек теләгәнемне аңлата да белмим Алар бит. уйлаудан тыш сөйләшә дә беләләр икән. Нидер аңлаталар, хәрә кәтләнәләр Миннән ниндидер ыңгырашкан, сулыш алган авазлар гына бәреп чыга
Кинәт мин каршымда үземнең сурәтемне күрәм Ләкин бит бу минем менә хәзер су төбендә яткан вакытым түгел, бу минем теге көнне җир белән күк арасында бәргәләнгән вакытым Мин. гаҗәпләнеп, куркып. үз-үземә карап торам Юк. мин кешегә охшамаганмын Куркын ган зур яшькелт күзләр, ялварулы караш Күкрәгемә төшеп торган көмеш чәчләр һәм бөтенләй чит тән.. Таш булып каткан җансыз бер тән Күккә таба сузылган ап-ак куллар, һәм. балык койрыгы Я. күгем1 Я. тәңрем! Шушы кыяфәтем белән җир егете турында уйлыйм түгелме соң мин?!
Ә минем сурәтем? Минем сурәтем кире үземә әйләнеп кайткач, димәк, минем турыда да кемдер уйлый бит инде! Минем турыда уйлый лар? Минем бит дөньяда барлыгымны да белмиләр. Мин бит күл төбендә яшим Мине беркемнең күргәне юк.
Шулчак куркуымнан су өстенә атылып чыга яздым. Ничек күрмәсеннәр ди! Теге көнне бит алар да монда иде! Мин шашып-шашып күккә сикергәндә, җир кешеләре турында бөтенләй онытканмын. У л да бит биредә иде! Димәк, ул мине күргән, коточкыч кыяфәтем аны куркыткан Мин балыклардан читләшкән, качкан кебек, ул да мине күреп чирканган. Әле ярый уйларымны күрмәгән, әле ярый уйларымдагы сурәттә аңа сыенуымны, тартылуымны, ялваруымны сизмәгән. Әле ярый кешеләр уйларны күрә белмиләр!
Димәк, ул өстә. Үзе генә түгел, ахрысы Сурәтләр бик буталчык. Аның уйлары гына дөрес — мин нәкъ менә үзем кебек. Ә башкалар мине бөтенләй башкача күз алдына китерәләр Мин коточкыч кыяфәтле. елан койрыклы, күзләремнән, авызымнан ут чәчелә Үзем кешеләрне ашар, йотар өчен әзерләнеп торам. Мин түгел бит бу! Кешеләр, мин мондый түгел бит! Сез ялгыш уйлыйсыз, мин андый түгел, түгел!!!
Су төбендә сурәтләр куера Алар күлне әйләнеп йөриләр ахры, сурәтләр дә урыннарыннан күчә, бер якыная, бер ерагая Мин урыным нан кыймылдарга да куркам Хәзер кешеләр дөньяда барлыгымны бел гәч. нигәдер шомланып, хәвефләнеп калдым Сурәт-уйлар да куркыныч:
әнә алар мине тимер ятьмәгә урап, күл төбеннән тартып чыгаралар Бөтен күл буе кешеләр белән тулган Ул да шунда. Гажәпләнеп мина карый Мин. тыным бетеп, бәргәләнә башлыйм Мине тизрәк сулы чынга салалар Мин кире күлгә сикермәкче булам Кешеләр, куркып, чан яныннан читкә сибеләләр Ул. килеп, минем чаннан яртылаш асылынып төшкән гәүдәмне тотып ала Ниндидер бер кыргый көч белән мине * яңадан чанга ыргыта . £
Мин күл төбеннән баш калкытмас булдым Кешеләр күл буенда 5 йөрделәр, йөрделәр дә таралыштылар Алар егет белән кызның сүз- £ ләренә ышанмадылар Уй-сурәтләр бәхәсләштеләр, буталыштылар да. * күл буенда ул берүзе калды Ул мине үзе күргән иде Хәтеренә минем * сурәт мәңгегә салып куелган иде. •*
Ничә төн инде ул күл буеннан китми Анын исбат итәсе килә Кеше- = ләр бит анын яныннан көлеп киттеләр Ул мине аларга үз куллары белән ' тотып бирер!.» тиеш Аның уенда бары шул гына Ул бит мине уз күзләре - белән күрде. ®
Су төбендә тагын бер сурәт пәйда булды Аның янәшәсендәге кыз х Ул да бит мине күргән иде Ләкин аның уенда сурәтем тонык, мин балык “ кебек кенә, сәер зур бер балык, күл балыгы
Ул егетне күл буеннан китәргә үгетли Бу күл буен, аның ба Я лыкларын каргый Ул егетне рән/кетә. ахры, анын уй-сурәтләре * караңгы, болганчык Кыз, теге төндәге кебек, анын иңнәренә сарыла ә ике араларыңда я. күгем, минем сурәт! Аның уенда һаман мин бит! Тотып бирү нияте белән булса да. юк итү нияте белән булса да мин! Ул минем барлыкка ышана, ул мине күрә,
ул мине уйлый Кыз аннан читкә тайпыла Ул егетне нәрсәгәдер гаепли, Бу миңа таныш булмаган халәт, миңа таныш булмаган сурәт Ул егетне жүләрлектә. акылдан язуда гаепли' Минем сурәтне аяк астына салып таптый, типкәләп йөртә, тураклый Аннан, ярсып, агачлар арасына кереп югала.
Ә ул яр буенда утырып кала Бик арыган, ахры, уй сурәтләре дә тонык, хәлсез генә сулкылдый Ул мине көтә Ул мина ялвара Ул мине чакыра Аңа үзенең хаклыгын, жүләр түгеллеген исбатларга кирәк Мине корбан итеп булса да
Уйларыннан иңгән бу чакыру, ялваруга түзә алмыйм, күл төбеннән әкрен генә кузгалам да су өстенә таба күтәрелә башлыйм Мин аңа ерактан гына күренермен Ул бит минем дөньяда барлыгыма ышана Ул бит мине көтә
Менә мин күл өстендә Җирдә төн Күгемнән аем төшеп килә Ул монда хәтле төшеп житмәс шул инде Су өстендә салкынрак икән Мин салкыннан бик куркам Салкында мин уйлый да. башкаларның уйларын да күрә алмыйм Нәкъ балык кебек булам да калам
Мин күлнең нәкъ уртасында Ул мине күрми Мин дә аның кайда утырганын уйлары килгән юнәлештән генә чамалыйм Әнә ул башын иеп. яр буенда утыра Уй-сурәтләрендә һаман мин сулкылдыйм
Мин акрын гына аңа таба йөзеп китам Янына ук барып житәргә куркам, бераз калгач, башымны сулан чыгарып, аңа карап тора баш лыйм Озын көмеш чәчләрем су өстенә жәел >. мин. кулларым белән нларны як-якка жибәреп. әкрен генә бер урында тибрәлеп торам
Әллә дулкын танышын ишетте, әллә кулларымның хәрәкәте игъти барын \ генә тартты егет кинәт мин чайкалган якка борылып карады Мин дә качмадым, мин аның уйларында шундук үземне күреп алдым ул мине таныган иде. ул минем күренүемә сөенгән иде. ул гажәпләнеп. куркып та калган иде
Менә ул акрын гына аягына баса, як ягына карап ала Төн ертасы Тирә якта беркем дә юк Уйларында ул әле күл буеннан читкә йөгерә кешеләрне жыеп килә, кулларын селки селки нидер аңлата, әле кием нәрсн салып ташлап, күлгә сикерә Аның уйларыннан куркып, читкәрәк
йөзеп китәм. Минем сискәнгәнне сизеп, ул да хәрәкәткә килә. Уйлары белән дә. куллары белән дә ул миңа китмәскә ялвара, ул минем юкка чыгуымнан курка, су төбенә китеп, күздән югалуымнан курка.
Минем үземнең дә китәсем килми. Минем җир кешесенә аның уйларын аңлавымны, үземнең күл балыгы түгел, бирегә очраклы гына килеп эләккән зат икәнемне белдерәсем килә. Уйларымда зәңгәр томаннар илен сурәтлим, шунда очып-йөзеп йөрүче күктәшләремне искә төше- рәм — егет шуларны күреп, бәлки нидер аңлар, берәр чара күрер дип өметләнәм. Ләкин егетнең уйларында җавап күренми — минем уйларым аңа бөтенләй барып җитми ахры — җир кешесенең хәрәкәтләрендә дә, уйларында да үзгәреш юк.
Инде минем уйларымны күрми икән, аның уйларын күрә алуымны ничек тә аңлатырга кирәк һәм мин аның уй юнәлешендә, шуларга җавап рәвешендә хәрәкәт итә башлыйм. Ул минем ярга якынрак килүемне тели — мин койрыгым, кулларым белән салмак кына хәрәкәт ясыйм да ярга якыная башлыйм. Аның уйларында курку, гаҗәпләнү Мин инде аны бик якыннан күрәм. ай нуры нәкъ безнең турыга төшкән Тагын тирә-юнемдә суның эсселәнеп китүен, үземдә кинәт һаваларга атыласы килү теләге уянуын сизәм. Егетнең йөзе һаман якыная Ул инде курык- мыи. тетрәнеп, гаҗәпләнеп миңа карап тора. Уйларында минем сурәтем дә зурая, бөтен аңын тутыра, аннан зиһенендә ялварулы зур яшел күзләрем генә торып кала Ул бу карашны күтәрә алмый, ул минем бу кадәр якынлыктан гаҗиз булып, куллары белән йөзен каплый Мин аның уйларын да күрмим, уйларында — буталчыклык, уйларында минем күзләрем ...
Мин су өстендә әкрен генә тибрәнеп куйгач, ул сискәнеп башын күтәрә. Мин бөтен җаным, тәнем, уйларым белән аны үз яныма суга чакырам Бер ашыгып эчкәрәк йөзеп китәм. бер салмак кына чайкалып, аның аяк очларына хәтле киләм. Мин инде аннан курыкмыйм. мин инде аның уйларында үземнең ялварулы күзләремне күрәм. аның миңа орынып карыйсы килүен сизәм. көтәм-көтәм. Балыклыгымны да онытып, мин җир кешесенең тәнемә кагылуын, иркәләвен көтәм...
Мин төн буе яр белән ике арада бәргәләндем Ләкин ул урыныннан кузгалмады, суга ташланмады, җир кызын назлаган кебек, үзен көтеп тилмергән тәнемә кагылмады. Ләкин күзләремнең эзәрлекләвеннән дә кача алмады. Су өстендә дә, агач араларында да, төнге күктә дә — минем күзләр, минем түгелергә торган яшькелт күзләрем иде.
Мин көндез су өстенә чыгарга курыкгым Яр буенда ул ялгызы түгел иде. уй сурәтләрен күреп, мин яр буена тагын кешеләр җыелганын аңладым. Алар егеттән минем турыда сорашалар иде ахры — уйларында сурәтем гел төрле кыяфәткә кереп, гел су өстендә тибрәнеп торды Кинәт мин куркып, котым чыгып ләмгә ныграк сыендым. Егетнең уйларында мин моңа кадәр белмәгән сәер кешеләрнең рәсемнәре чагылып китте. Алар башларына ниндидер түгәрәк әйберләр кигәннәр, аркала рына да нидер асканнар. Алар су астында балыклар кебек яши алалар икән! Егетнең уйларында менә аларның берсе суга күмелә, менә мин яткан урынны эзләп таба, көмеш чәчләремнән эләктереп ала да мине су өстенә алып ташлый!
Бу сурәттән мин аңымны җуя яздым Егет мине төнлә якыннан күрде Ул минем күл төбендә ятканымны бик яхшы белә. Аның хәзер бер хәрәкәте җитә — бу сәер кешеләр, мине тотып алырга дип. күл төбенә ташланачаклар Икенче айлы төн булмаячак, мин тәнемдә аның тәнен тоймаячакмын, тойсам да. инде су өстенә чыккач, инде тынсыз кыяфәттә Күзләремнең дә җаны булмас, алар инде аның хәтерендә мөлдерәп тормаслар.
Нигә ул минем уйларымны күрми икән? Нигә кешеләр уйларны күрә белмиләр икән?! Аларда бит минем ялваруым, сагышым, куркуым, теләкләрем, минем җаным Мин алар кебек сөйләшә белмим, мин уй
лыйм гына, мин яшим генә, саташа-саташа. сагына-сагына күлегез тибен 1ә яшим мин. кешеләр' Балык булып! Минем балык булырга да хакым юкмыни соң? Нигә кирәк мин сезгә? Нигә куркыныч уйларыгыз белән һаман аулыйсыз сез мине?
Ләкин, минем янга беркем дә төшми Кул төбенә ябышып, бөтен зиһенемне өскә, кешеләр җыелып торган якка юнәлтәм Я. күгем' Ул * кешеләргә минем юклыгымны исбат итә' Юк' Күл төбендә беркем дә = юк' Аждаһа ла. жен дә. оча торган, кеше кыяфәтле б<Глык та юк' Мин $ гади бер балык кына, зур балык, мөгаен, берничә ел күл төбендә ятып, "° шактый зур үскән балык Бары шул гына
Ул кешеләргә шулай дип ышандырырга тырыша Беренче тапкыр * анын уйларының ике катлылануын сизәм Өстә, беренче катлауда — * мин күл балыгы, гадәти бер балык Ә уеның аскырак, ераграк катла * вында минем зур яшькелт күзләрем, ап-ак тәнемә чорналган озын ' көмеш чәчләрем, үзенә таба сузылган кулларым
Әле кайчан гына ул кешеләргә күл төбендә оча торган балык бар = лыгын сөйләгән иде Аларга исбат итә алмыйча, көлкегә калып, яр буенда - берүзе утырып калган иде Аңа минем кабат күренүем кирәк иде Инде ’ минем барлыгымны. балык кына түгел икәнлегемне якыннан күргәч. - ул минем юклыгымны исбат итә Уйларында күзләрем генә мәлдер я мәлдер. в
Кинәт яр буенда бер уй. бер сурәт калмады Минем юклыгыма ышанып. барысы да киттеме икәнни? Ә ул? Яр буенда аның уй-сурәте дә юк бит' Куркыныч барлыгын да онытып, бер сулышта, күл өстенә килеп чыгам Әнә алар, кешеләр ашыга ашыга каядыр китеп баралар Ул да шулар арасында Бу якка борылып та карамый Ераклаша, ераклаша Тыным бетә, якты көн кара төнгә әйләнә. Мин берни әйтә алмыйм' Мин берни аңлата алмыйм! Мин. җир өстенә чыгып, аның артыннан да йөгерә алмыйм Аңымны җуеп, тагын бушлыкка төшеп китәм
Күпме гомер шулай ятканымны хәтерләмим, аңыма кинәт өстән ниндидер яктылык иңде Аннан шул яктылыкта мин үземнең күзләремне, тәнемне, үземне күрдем Мин бит шушы кыяфәттә бары тик аның уй ларында гына яшим! Димәк, ул биредә! Шул яктылыкка тотынып, су өстенә күтәрсләм Әллә нинди җилле, давыллы төн Күл өстендә зур зур дулкыннар чабыша Шул дулкыннар белән аралашып, мнн анын аяк очларына килеп егылам, аннан кире китеп, ялварулы хәрәкәтләрем, карашым белән аны да үз яныма чакырам Миңа синең янәшә булуың гына кирәк, җир кешесе! Мина синең тәнемә кагылуың гына кирәк Мин бит синең янына чыга алмыйм Ничек ялварганымны, көткәнемне сизмисеңмени соң син. кеше? Кеше
Ыңгырашып, гагы аяк очына барып ятам Тәнем инде яртылаш судан чыккан Шуышып менәргә теләгәндәй, кулларым күл ярына сузылып яткан Тәнемнең бу HI ы инде үлеп бара Яна дулкын китереп бәргәндә генә җан кереп, мин башымны күтәреп карый алам Ул тезлән гән дә. нишләргә белмичә, мина карап тора Чәчләре җилдә тузгыган, йөзе, минем тәнем кебек, агарып калган Менә ул әкрен генә кулын к\ тәрә. минем чуалган чәчләремне аралый, бармаклары белән йөземә кагылып үтә Кинәт көчле авыртудан бөтен тәнем тартышып куя Анын бармаклары минем тәнемне пешерә, яндыра, бу коточкыч авырту минем теләкләремнән көчлерәк, бу авырту мине, селтәнеп, кире су өстенә тотып ата. мнн яна башлаган йөземне тизрәк дулкыннар арасына яшерәм Йөземдә анын бармаклары пешереп үткән эзләр кала
Авыртуым бераз басылгач, яңадан су өстенә чыгам, инде якын кил мичә, ерактан гына аны күзәтәм Ул. әсәрләнеп, су өстен » карап тора Уйларында минем яр буенда яткан кыяфәтем, сискәнеп, куырылып, кире суга сикерүем, юкка чыгуым Мине күргәч, ул әкрен генә суга керә башлый Әле кайчан гына, шушы мизгелне бирүен сорап мнн күк ларга ялынган идем бит Хәзер куркам Пөземдәге янган урыннар һаман
авырттырып сулкылдый, суга күмелгәч кенә бераз җиңел булып китә.
Ул һаман миңа таба якыная Жаным аның тизрәк килеп кагылуын, мине саташтырып, күкләргә ыргыткан бу халәтемнән арындыруын көтә. Тәнем аның орынуыннан туачак авыртуны тоеп, куырылып килә Битемдәге янган урыннар тагын әрни башлый. Димәк, минем тәнемә кеше кагыла алмый Кеше кагылудан минем тәнем янын бетәргә мөмкин Ә ул әнә һаман якынлаша Күпме көткәнем, тилмергәнем, теләгәнем. Янып бетүдән куркып, хәзер тагын күл төбенә китимме? Анда кемгә кирәк сон минем бу тәнем? Шунда, күл ләменә капланып, юкка чыгар, черер өченме? Күгемә кире кайту юк, җирдә мин яши алмыйм, хәтта күл төбенә дә мин кирәк ту гел’ Димәк, янып бетү кала. Димәк, шушы бер яну. бер мизгел өчен мин күкләрдән җиргә иңгәнмен, күл балыгына әйләнгәнмен, җир кешесенә тыелгысыз теләк белән саташканмын, инде ул да мине күреп, җирен ташлап, минем арттан суга кергәч — тагын күл төбенә китәргәме0
Ул һаман миңа якыная Мин күзләремне йомам да башымны дулкыннар өстенә салам Кил, кагыл, ал мине, җир кешесе! Мин шушы бер мизгел өчен янып бетәргә дә риза. Синең белән Бары синең белән
Безнең арада бары бер дулкын Шул дулкынның бер икебез ике ягында. Бер хәрәкәт һәм минем көмеш чәчләремә чорналып, дулкын булып, күл уртасына таба йөзеп китәбез. Кулларының тәнемә орынуын снзәм. ләкин авырту да. яну да юк. баш әйләнерлек якынлык, хәлсезлек, тартылу. Утка ташлагандай, аның тәненә сарылам, авыртудан түгел, аның якынлыгыннан аңымны җуям, ләкин гәүдәм күл төбенә китми, аның кулларында әкрен генә чайкалам да чайкалам . чайкалам да чайкалам..
Күзләремне ачам. Аның күзләрендә икебезне дә күрәм Чәчләрем, су өстенә таралып, безнең икебезне дә каплап киткән. Уйларында да. хәрәкәтләре белән дә ул аларны аралап, минем тәнемне иркәли, сыена, үзенә тарта Бер тән булып, без бер дулкыннан икенчесенә атылабыз. Жирне. күкне, суны бөтен табигатьне гаҗәпләндереп, яшәешнең кыргый бер мизгеленә кайтабыз, жирне, суны, күкне сискәндереп, кеше белән балык . якынаябыз.
Таң атканда, хәлдән таеп, ул минем кулларымда йокыга китә. Иреннәреннән, чәчләреннән, кулларыннан үбә-үбә, мин аны акрын гына яр буена таба алып китәм. Аны ярның сөзәгрәк, чирәмлерәк урынына китереп салам да. тыным бетеп, кулларым белән шуыша-шуыша, тизрәк кире күлгә сикерәм. Күл төбенә төшеп җиткәнче берничә тапкыр аңымны җуям, салкын ләмгә йөзем тигәч кенә айнып, кисәк кенә сулкылдап сызлый башлаган тәнемә, кулларыма карыйм. Аларда янып-янып кергән кара тапларны күреп, күл төбенә ныграк сыенам Янган икән, барыбер янган икән Тик аңа карата теләгем-хисем көчлерәк булган, янганны, авыртуны да сизмичә, һаман аңа тартылганмын, ана сыенганмын Яна яна. аныкы булганмын Аныкы .
Моңа кадәр бер максатсыз, бер мәгънәсез күл төбе тормышым икегә аерылды Берсе озын, борчулы кирәкмәс якты көн. икенчесе безне яшерә һәм аңлый торган, хәвефле ләззәте белән безнең тәннәрне берләштергән, икебезне дә акылдан яздырган кыска төн Көндезләрен кайчагында аның уй-сурәте югалып тора Мин аның күл буеннан каядыр киткәнлеген аңлыйм, моның белән килешәсем килми, ләкин мин күл өстенә чыга да, аны туктата да алмыйм Ул бит барыбер минем уйларым ны күрми' Мин — өнсез гәүдә, өнсез гәүдә! Балык' Туктата да, аңлата да алмыйм Көндезләрен бигрәк тә куркыныч Күл буен ят уй-сурәтләр каплап китә Нәрсә турында гына уйламый икән бу кешеләр! АларнЫҢ уйларыннан мина куркыныч була башлый. Үзем өчен генә түгел. Алар өчен дә. Ничек кенә түбәнсетмиләр, җәберләмиләр алар уйларында бер-берләрен' Бәлки алар тормышта болай рәхимсез дә түгелләрдер. Уйлары шулай кара булса да. бер-берләренә елмаеп та йөри алалар-
дыр. Алай булганда, бигрәк тә авырдыр бу кешеләргә. Гел ике тормыш белән яшәргә’ Гел ялганлап яшәргә'
Кадерле кешеләрен искә төшергәндә генә аларнык уйлары яктырып, чистарып китә. Хәтерләре буйлап кечкенә кешеләр балалар йөгерә. Бу яки аларнын балачаклары, яки инде үзләренең балалары Балалар турындагы уйларда ниндидер хәвеф-шом да сизелеп тора Аларны гел Т әллә нинди бәлаләр, куркынычлар сагалый килә уй-сурәтләр кискен- -j
ләшә. олы кешеләр, кулларын жәеп. балаларына ярдәмгә ташланалар 5 Балалар турындагы уйлар борчулы да. мәрхәмәтле дә.
Кешеләрнең сөйгән ярлары турындагы уйлары да бик кадерле * Яратышу бар табигатьтәге кебек - кошлар җәнлекләр, балыклар- * дагы кебек Юк. яратышуны, назлауны, теләкне кешеләр уйлап тап- « маган, ул аларга гына хас теләк түгел, табигатьтә әле ул көчлерәк тә. - чистарак һәм биегрәк тә. Кеше табигатьтән уйлый һәм сөйләшә белүе ' белән генә өстен Ә уйларында күбрәк түбәнлек, шик. мәрхәмәтсезлек - Мин ул уйлардан куркам, алар өчен оялам, ләкин берни эшли, үзгәртә “ алмыйм Мине балык итеп яратканы өчен табигатькә рәнҗим, бердән- - бер чарам кешеләрдән качу. качу, качу
Ул да кеше Ул да кешеләр арасында йөри Аның уйларында кай- ~ вакытта мин бөтенләй белмәгән, күрмәгән, каныма сеңмәгән күренешләр т чагылып үтә Хәтерендә дөрләп шәһәрләр, йортлар яна. Жир өстеннән е күтәрелергә азапланган гәүдәләр аша атлар сикерешеп үтә Ат тоягы арасында мин аны. анын үземә таба сузылган кулларын күрәм Аннан барысы да төтен, тузан, ялкын белән каплана Хәтерендә кап караңгы мизгелләр. Аннан зур су өсте, дәрья Шул дәрьяда бишеге-ние белән йөзеп барган сабый Дөрләп янган су буйлары Сабый йөзендә дә анын йөз чалымнарын стам Ә дәрьяның очы кырыс юк Хәтерендә тагын кара таплар Юл Бер берләрен-» бәйләнгән кешеләр Аяк атларлык та хәлләре юк Артларыннан ялкын куа килә, афәт куа килә Кешеләр арасында ул да бар Хәтерендә тагын кара таплар Буыннар алышына Кан кала Хәтер кала Кеше кала Алар үзләре бу мизгелләрен күрәләрме икән? Уйлагач, күрәләрдер Тик моны бер саташу гына дип уйлыйлардыр Шушы зур бәла-каза, афәтләрдән исән калган кешеләр бүген ул кадәр вагая, түбәнәя алмаслар иле Үзләренең бөеклекләрен, мәһабәт лекләрен аңлап, бөтен вак. кара уйларын селтәп атырлар иде. Берберләренә карата да. табигатькә карата да киң күңелле. мәрхәмәтлерәк булырлар иде
Су төбендә кинәт таныш бер сурәт күреп, бөтен тәнем калтырап куйДЫ Бу бит теге кыз. агач араларыннан йөгереп чыгып җир кешесенә сарылган гүзәл кыз! Анын белән дулкыннар өстендә янәшә Йөзгән кыз' Ул минем барлыгымны исбат ит.» башлагач, беренче булып аннан көлгән кыз' Мине га балык кына дин исбат итәргә тырышкан, миндә тән дә. җан да күрмәгән җир кызы! Нигә килгән ул бирегә? Нигә инде көн буе тилмереп көткән төнем җиткәндә генә, ул үзенең уй-сурәтләре белән мине шомландыра, ярсыта?1 Кемне көт.» ул бирелә?
Бөтен зиһенемне җыеп, аның уй сурәтләре артыннан өлгерергә тырышам Хәтерендә һаман аңа i арышкан мизгеле, анын мине иркәләгән куллары, мине янлыра-яндыра үпкән иреннәре, инде минеке булган тәне! Жир кызы?! Хәтереңнең дә хакы юк аларга кагылырга' Син бит инде киткән идең, аны мина калдырып киткән идең* Сина бит әнә алар күпме җир кешеләре Мин сиңа ялварып, аякларына егылып, күгем суларым белән үтенеп сорыйм калдыр аны миңа! Жир кызы’
Уйларының агышы үзгәрми Жир өстенә төбәлгән ялварулы уйла рым. кабул булмыйча, кире ү земә кайта Кышың уйлары белән буталып, саташып, бәрелешеп, бары бер генә сурәт анын сурәте генә торып кала Төнем' Кодрәтле төшм' Без сиңа бүген өчәү керәбез Мин ба лык. өнсез балык, көчсезлеккә дучар ителгән балык, күл балыгы кешеләргә каршы нәрсә эшли алырмын соң? Төнем'
Жанымның мөлдерәп тулуыннан төн уртасы җиткәнен сизәм. Ул инде биредә Жир кызы да күл буеннан китми Уй-сурәтләрендә алар янәшә 'тыралар. ләкин араларында минем яшькелт күзләрем. Шом белән, ялвару белән тулган күзләрем Минем бердәнбер өнем, авазым, яклаучыларым.
Өстерәлеп кенә су өстенә күтәреләм Бүтән төннәрдәге ашкыну, шатлыкны бүген ниндидер хәвеф басып тора, кешеләр бер-берләренә кылган явызлыкларын, түбәнлекләрен бүген минем белән дә кабатларлар кебек. Куркам Аннан да куркам. Ул бит миннән берни яшерә алмаячак Беренче тапкыр уйларны күрә алуыма үкенәм: ышанырга, өметләнергә урын калмый бит! Уйлар бернигә буйсынмыйлар. ялганлый алмыйлар.
Алар һаман янәшә утыралар. Кыз аның җилкәсенә башын салган. Үзе һаман нигәдер көлә, су өстенә таш. балчык ата. Йөзе елмайса да, хәрәкәтләре борчулы. тынычсыз. Ә уйлары? Бөтен зиһенемне ана гына юнәлтәм. Нинди сурәт соң кызның уйларында? Әнә ул озын ак күлмәк кигән, башында — ак чәчәкләр. Янәшәсендә — ул. Кулларында чәчәкләр Яннарында кешеләр. Менә ул аның иреннәреннән үбә, аннан кулларына күтәрә дә ниндидер йортка алып кереп китә. Сурәтләр алышына. Төсләр бутала Менә алар икесе генә. Ак күлмәге дә, чәчәкләре дә юк. Бары ике тән генә...
Юк! . Тик бу сурәт кенә түгел, тик бу сурәт кенә түгел!.. Дөньяда бит әле мин дә бар, мин бит аларның барысын да күреп торам, ничек түзәрмен мин бу уй-сурәтләргә?! Тәнемдә бит әле аның кулларыннан янган эзләр саклана, ул назлар һаман җанымда, аңымда яңара Мин дә бит тере жан, уйларыгызны гына булса да күрсәтмәгез миңа!
Син дә, син дә яшер Мин бит синнән куркам. Үзем көтәм, үзем куркам... Синең өчен куркам Сиңа бит миннән дә авыррак хәзер. Янәшәңдә — җир кызы, уйларыңда — күл балыгы Син бит минем турында беркемгә сөйли дә, аңлата да алмаячаксың. Сине җүләрлектә, кыргыйлыкта, тагы әллә нәрсәләрдә гаепләячәкләр Син миңа да ярдәм итә алмаячаксың. Могҗиза булмаячак! Бу бит җир, кешеләр җире! Мин барыбер балык булып калачакмын, бары тик суда гына синеке була алачакмын. уйларыңда гына назлармын, газаплармын ..
Әнә сез. әкрен генә күтәреләсез дә, суга керә башлыйсыз. Минем дөньяма, минем күңелемә, минем җаныма. Тәнем мине тыңламый, дулкын белән гел син йөзгән якка тартыла Бер генә кагылып үтәсем, бер генә сыенасым, тагы бер генә тапкыр дөрләп янасым килә Суда гына булса да* Жирдә бит син болай да кешеләрнеке, нигә алар суда да синең тәнеңә, җаныңа хуҗа соң?
Әнә бит, уйларыңда — минем күзләрем, кулларым, тәнем. Уйларыңда син аларга сарыласың, көмеш чәчләремә ураласын, дулкын булып, миңа кушыласың, миңа
Бөтен дөньямны, җиремне-күгемне. кешеләрне, уйларны онытып, дулкын ярып, синең янга атылам. Мине күргәч, син сискәнеп китәсең. Уйларың да бутала, аларга. нигәдер, җир кызы килеп керә. Син аңа нидер аңлатасың, акланасың. Зиһенемне өшетеп, яңа төшенчә килеп керә — син миннән ояласың. Уйларыңны яшереп өлгерә алмадың...
Син бүген миңа кагылырга куркасын. Мине күрмәгәнгә салынып, дулкыннарга чалкан ятасың. Менә янәшәңә ул йөзеп килә Чәчләре белән йөзеңне, тәнеңне каплап ала, сез. бер дулкын, бер тән булып, миннән ераккарак, күлнең эченәрәк йөзеп китәсез. Әле акылымны җуеп, сезнең арттан ташланмакчы, арагызга кереп, дөньяда мин дә барлыкны исегезгә төшермәкче булам. Әле, гәүдәмне яр буена атын, син үтәсе юлга, синең аяк эзләреңә орынмакчы булам Әле. кабат күкләргә ашып, арагызга яшен ташы булып атылырга телим Уйларымда барысын да эшлим, уйларымда мин сиңа ялварам да. рәнҗим дә, каргыйм да, тил- мерәм. чакырам, көтәм. куам, качам — янам' Табигать' Мәңгелек
ләгънәтләр сипа — мине балык итеп яратуын өчен' Балык итеп яратып та, жан биргәнен өчен! Кая куйыйм мин хәзер ул жанны. инде кешегә орынып караган жанны. тәнне?! Кая-"
Ләм. Тагы ләм. Тагы күл төбе
А-а-а-а-а ы-ы-ы-а-а-а
Ул күл буена башка килмәде Мин һәр төнне су өстенә күтәрелдем. , һәр төнне ул утыра торган яр буена килдем Мин хәзер инде кемнеңдер күрүеннән курыкмый идем Мин хәзер кешеләрне үзем көтә башладым Күзләрем белән булса да сорар идем Анын турында Күзләрем белән - ялварыр идем мин кешеләрдән. Бер генә хәрәкәт, бер генә уй Тик ' анын турында гына булсын Ана ни булганын гына әйтсеннәр Аның • турында гына Исәнлеген генә хәбәр итсеннәр
Кешеләр төркемен мин ерактан ук күрдем Башта мина аларнын * уйлары килеп житте. Мин. газапланып, ул уйларны аралый-аралый. ; аны эзләдем Җир өстендәге сурәтләр минем зиһенемә томырылып кер- - деләр. барысын күмделәр, аның сурәте, аның турындагы уй гына һаман * юк иде Уйлар арасыннан мин кинәт жир кызының сурәтен күреп алдым' х Ул озын ак күлмәктән, кулында чәчәк бәйләме иде Минем бит инде ’ мондый сурәтне кайдадыр күргәнем бар' Кызның үз уйларында' Ә хәзер ” ул инде башкалар уена күчкән Димәк, УЛ инде уй гына түгел, ул тормыш t та булган, кешеләр үзләре күреп, зиһеннәренә сеңеп калган күренеш в
Ак күлмәкле кыз сурәте белән күл төбе тула. Димәк, өстәгеләр барысы да хәзер шул турыла уйлыйлар, шул хакта сөйләшәләр Ә нигә кыз сурәте һаман ялгыз сон? Янәшәсендә кем булырга тиеш сон анын5 Шул сурәтне күрмәс өчен, тизрәк йөземне кулларым белән каплыйм Ул сурәтне күрмәс борын ук күңелем нәрсәдер сизә, шомлана Күл төбе бер мизгелгә болганчыкланып, актарылып тора да. әкрен генә аныма аның сурәте иңә Тик нигә башы иелгән, карашы да янәшәсендәге кызда түгел, бушлыкта, билгесезлектә соң анын? Ә аларны чорнап алган кешеләр нидер аңлаталар, көләләр, нигәдер шатланалар, ашый лар. эчәләр, бер-берләренә сарылалар Аннан, аягүрә басып, егет белән кыздан нидер таләп итә башлыйлар Җир егете жир кызын кочаклап ала да иреннәреннән үбә Аннары көлә-көлә аларны икенче бүлмәгә озаталар Күл буендагы кешеләрнең дә уйлары башкага күчә, сирәк-мирәк кенә егет белән кызның сурәте чагылып үтсә дә. мин инде ул уйларны тота алмыйм Зиһенем кинәт хәлсезләнә, уйлый да. уйларны күрә алу сәләтен дә югалта. Таш кебек, күл төбенә төшеп ятам һәм берни хәтерләмим
Мин ничә ел шушылай яттым икән5 Әллә көнме5 Әллә мизгел генә ме? Җанла көенеч тә. сөенеч тә юк Авыр, салкын бушлык Бер сурәт юк Бер уй юк Күзем күргәнне генә уйлый алам Әнә. салмак кына йөзеп йөрүче балыкларны күрәм. Алар инде яз көнендәге кебек шаян, ярсып уйнаклап торган балыклар түгел Авырайганнар, симергәннәр, йөзеп барган уңайга гел йокыга китәрләр кебек Араларында нәни балык лар да бик күп Гел кеше балалары кебек ашыгып йөзәләр, арып туктыйлар ла. нидәндер сискәнеп, берәр үлән төбенә посалар, аннан, онытылып, тагы өскә атылалар I амьсез кеше балалары кебек
Кеше5 Җанымны нидер авырттырып, тырнап узды Кеше Нәр сәкедер искә төшерә алмыйм, нидер тонык кына зиһенне шакый, жан авыртып, каршы тора Болар барысы да кеше исеме белән бәйләнгән Хәтергә төшерә алмыйча. б\ халәтемә борчылмыйча әкрен генә икенче ягыма әйләнеп ягам Суүсемнәр, чайкалып, тәнемә сарыла Шуларның өнсез назына буйсынып. күзләремне йомам Дөньяларын онытып йөзгән вак балыклар тынычлыгымны боза Алар, йөзеп килгән уңайга минем тәнемә бәреләләр ь» газы ялтырашып китеп баралар Аларнын шулай гамьсез шаяра алулары мине кинәт ярсыта, кыргыйландыра рәхим сез бер көч белән алар артыннан ташланам Мәгънәсез вак балык
лар минем корбаныма әйләнәләр Бөтен күл төбен дер селкетеп, мин аларны эзәрлеклим. аулыйм, юк итәм. Эре балыклар да. сискәнеп, мин нән читкә сикерәләр Аларның качулары, куркулары мине бөтенләй ярсыта нәфрәтле бер ләззәт белән аларның юеш. көпшәк тәннәренә тешләремне батырам Каршы тора да белмиләр, көрәшә дә белмиләр! Балыклар! Күл балыклары! Мескеннәр!!! Күралмыйм мин сезне! Балык булганыгыз өчен Көчсез булганыгыз өчен Күралмыйм!
Бушап, тынычланып, авыраеп, тагы күл төбенә төшеп ятам Бөек бер тынычлык Дәһшәтле бер тынычлык. Хәтерем — кан кебек кызыл таплар Шулар арасында изерим. Инде күл төбеннән дә ары төшәр урын юк Ә мин һаман төшәм. төшәм...
Зиһенем кинәт мең ел алга сикерә! Ул минем гәүдәмне дә өскә сөйри Гәүдәм минеке түгел, ул миңа буйсынмый, һаман югары күтәрелә Тукта! Бу сәер күтәрелештә мин бит ялгыз гына түгел, минем янымда әнә күпме күл балыклары бәргәләнә. Аңгыраюдан, куркудан күзләре акаеп чыккан, койрыклары белән үз-үзләренә, бер-берләренә бәрәләр, бу кысанлыктан котылып, иркенәеп йөзеп китмәкче булалар. Ләкин урын кысылганнан-кысыла бара, без берберебезне изә-сыта. котылгысыз тизлектә югарыга очабыз Шушы лайлалы тәннәр арасында ^инде бетәм. инде аңымны җуям дигәндә. зиһенемне телеп хәтеремдә кинәт яшен яшьни, җил-давыл кузгала. зәңгәр томаннар иле күренеп китә. Җир өстеннән килгән уй-сурәтләр кинәт аңыма иңә башлый. Без бит ятьмәдә! Безне бит хәзер кешеләр җир өстенә чыгаралар! Балык бит җир өстендә яши алмый!
Аңсыз, юеш тәннәрне кулларым белән аралап, ятьмә читенә килеп ябышам. Бу мәхшәргә килеп эләккән вак балыклар ятьмә тишекләреннән кире иреккә атылалар, эре балыклар аннан сыймый, алар аркылы килеп, тишекләрне томалыйлар, шушы хәлләре белән килешәләр
Кулларым белән ятьмәне тарткалый, йолыккалый башлыйм Үрелгән җеп кисеп кереп, уч төпләрем канап чыга Кулларым белән өзә алмагач, ятьмәгә тешләрем белән ябышам Кешеләрнең уй-сурәтләре һаман якыная, аларда — ятьмә тулы балык, күл балыгы Яр буенда сулы чаннар, машиналар көтеп тора. Тагы бер мизгел һәм. теге вакытта мин кыргыйланып вак балыкларны йоткан кебек, кешеләр дә мине Юк!!! Ярсып елый-елый ятьмә җебен өзгәләргә тотынам һәм. инде су өстенә чыгабыз гына дигәндә, ятьмәне ертып, кире суга сикерәм Минем арттан берничә балык сикереп өлгерә, һәм ятьмә, кешеләрнең көчле куллары белән, яр өстенә алып ташлана.
Ул көнне иртәдән алып балык ауладылар Күл төбен челтәр ятьмәләр каплап алды Мин бөтен көчем, зиһенем, өлгерлегемне җигеп, шул ятьмәләр белән көрәштем Күлнең кайсы гына почмагына качсам да. алар мине куа киләләр иде Күл суы болганчыкланды, инде ятьмәләрне күреп булмас хәлгә килде, кая барып бәрелергә белмәгән балыклар бөтенләй аңгырайдылар, ятьмәләргә үзләре йөзеп керә башладылар Мин. тырнакларымны ләмгә батырып, күл төбенә сеңдем. Кат-кат таш ланган ятьмәләр өстемнән шуып-шуып. тәнемә, аркама, чәчләремә кагылып үтте Аның саен йөземне ләмгә ныграк яшердем. Бу ләм. бу күл төбе минем өчен хәзер бердәнбер котылу чарасы иде
Кичкә таба күл төбе тынычланып, бушап калды Суы бераз тонгач мин бу бушлыкның серенә төшендем күлдә инде эре ак балыклар кал маган иде Өркешкән вак балыклар гына күренгәләп китәләр, алар да тәмам миңгерәүләнгәннәр, әсәрләнеп калганнар. Бушлыктан, ялгызлык тан акылдан шашкан көннәремдә аларны рәхимсез рәвештә аулавым исемә төште Оятымнан, үкенүемнән күңелем болганып, тыным бетеп, аларны күрмәс өчен тизрәк су өстенә менеп киттем Инде менеп җитәм дигәндә, бәгыремне телгәләп, каршыма таныш сурәт килеп басты Мине уяткан да. үтергән дә. акылымнан, хәтеремнән яздырган, мине кеше
дә. балык та итеп күргән Җир егете иде ул!!’ Хәтеремдәге назлар тонык кына янарышып куйдылар, акылым аска, җаыым өскә тартты •Ике арага, үтәлмас бер стена булып, аның уй-сурәтләре яттылар Әнә ул балык тулы чаннар янында йөри Кулындагы таяк белән актарып, алар арасыннан нидер эзли, табалмагач. икенче чанга күчә, тагы актара, тагы эзли. Ул үзе генә түгел Янәшәсендәге кешеләр аңардан көләләр. * читләшәләр Ул берни аңлатмый. беркемгә карамый, һаман эзли дә 5 эзли Инде күл балыкларын аулауга кадәр барып /киткән тонык аңым 5 тагы ачыргаланып, сызланып, җанланып уйлый башлый Я. күгем' Ул * бит мине эзли! Әнә бит уйларында минем яшел күзләрем үзенә 5 сарылган тәнем, кулларым һәм дулкын, дулкын Аннан Сулы чан. ф инде үлә башлаган балыклар. Ул мине шулар арасыннан эзли Балык « өчен ятьмәне котылгысыз нәрсә дип уйлый Минем балык кына түгел ? икәнемне, аңым да. хәтерем дә. җаным да бар икәнен һаман аңлама- f дымы икәнни соң ул?!
Ул һаман берни дәшми Чаннарны каран бетерә дә. элек үзе утыра “ торган, аның утырганын күреп, мин аяк очларына йөзеп килә торган урынга килеп баса Карашы күлнең уртасында, карашы — дулкын * аша миңа текәлгән Кайдан белә ул минем нәкъ шушы урында ятканны? - Әллә ул да уйларны күр» башладымы икән? Балыкка әйләнсә, суга. минем дөньяга килсә мин аңа элеккечә сыена, назлана алыр идемме * икән? Ике арага, кулларын сузып, җир кызы кереп баса Өстендә — ап ак күлмәк, карашында —1 наз. чакыру, тантана Теге төнне, миннән оялып, куркын, янына килгәч тә. күрмәмешкә салышып, шул җир кызы белән йөзеп китүен исемә төшә' Хәтер! Менә нәрсә каршы төшә бу ген синең уйларыңа! Балык хәтере Кешеләр тиз оныталар, алардагы хис. теләк горурлыктан көчлерәк Ә мин балык, мескен бер кул балыгы — бүген сине кичерә алмыйм' Ишетәсеңме, җир кешесе?! Кичерә алмыйм мин синең хыянәтеңне!" Мине уятып та. күл төбендә шулай ялгыз калдырып китүеңне, минем өчен оялуыңны, миндә бары тик балык кына күрүенне кичерә алмыйм
Авыр гына борылып, кире күл төбенә төшен кнтәм Башын игән сурәте арттан ияреп килә Ялвара, чакыра, көтә Күл өстендә бары тик бер генә тапкыр күренүемне, исәнлегемне, дөньяда барлыгымны белергә тели Ә мин юк бит инде Шашып дулкыннарга сикергән балык юк. ярга чыгып, аякларына сарылган балык юк. бөтен табигатьне тан калдырып, куркытып, кеше белән кушылган балык юк Тән генә сөйрәлеп йөри бары күл төбендә, вак балыкларны куркытып
Сонгы вакытта уйларым да авырая, салмаклана һәм миңа нигәдер салкын, салкын Вак балыклар да бу көннәрдә тынып калдылар, йокы лы-уяулы гына йөзеп йөриләр яки бөтенләй туктап калып, тын гына, оеп кына бер урында торалар Минем дә тәнем авырая, ләкин мин йоклый алмыйм Бөтен тәнем суыктан дерелди, кулларым күшегеп, кыза рып чыктылар Салкынрак булган саен мин уйлый белү сәләтемне югалтам Үземне китереп кыскан бу салкынлыктан котыла алмый чарасыз ланып. су өсгенә атылам Башым белән ялтырап торган әйбергә килеп бәреләм, ул җиңел генә ватыла, уала һәм мин аңлап алам елга өстен боз каплап киткән икән ич'
Бозны ватып, мин су өстенә килеп чыгам Ләкин мин күл буен танымыйм! Куркып, гаҗәпләнеп, тирә ягыма карыйм Агачларда бер яфрак калмаган, әллә нинди шыксыз, карангы кыяфәт белән күл өстенә карап торалар Җир өсте кара соры пычрак белән капланган Мин яшәгән күл буемы сон бу?' Кая андагы ямь. кая андагы җылылык, серлелек? Кая аның кешеләре? Кая аларнын тормыш белән кайнап тор ган уйлары-* Мин шушы җансыз, салкын күл төбендә, инде авыр йокыга китеп барган күл төбендә, бер ялгызым калдыммы нкәннн?! Кешеләр, алыгыз мине ү зсгсз белән, балык булырга га риза, ятьмәгезгә дә керәм. тик мине бу салкында, бу карангы күл төбендә генә калдырмагыз*
Беркем юк Кулларым белән мине кысып китергән бозга таянам, ул тагы җимерелә. ватылып төшә Аның Салкынлыгыннан кулларым, тәнем ойый башлый Чәчләрем боз кырыена ябышып ката. Аңымны югалтып, бер батып, бер калкып торам да, күзләремне номын, тагы суга авам Ләкин күл тибендә дә. нәкъ җир өстендәге кебек, миңа тын җитми! Төшеп җитмәс борын, мин буыла башлыйм, тәнемдәге соңгы көчемне жыеп. кабат су өстенә атылам. Башым белән тагы бозга килеп бәреләм Инде соңгы тапкыр аңымны жуеп. инде үз дөньяма мәңге салкынлык булмый торган зәнгәр томаннар иленә китеп барганда үзем шул хәтле тилмереп көткән, чакырган жир кешеләренең сурәтләрен күреп алам Боз аша мин аларның уйларын тонык кына күрәм. ләкин инде ул бозны ватып чыгарлык хәлем юк Кешеләр нигәдер күл буена таба йөгерәләр, ниндидер кискен хәрәкәтләр ясыйлар. Ул да алар арасында бит! Ул алардан алдарак йөгерә, чәчләре җилдә тузгыган, күлмәкчән, яланаяк Көлә-көлә. елый елый бирегә таба йөгерә Миңа килә бит ул. минем яныма йөгерә! Миңа авыр, бик авыр икәнен белеп йөгерә! Нигә тотасыз сез аны. кешеләр?! Нигә кулларын каерып бәйлисез сез аның?! Нигә ышанмыйсыз сез аңа!* Ул бит сезгә минем турыда сөйли, күл балыгы турында, шул күл балыгының җир кешесен ярата алуы турында' Без бит барыбыз да табигать балалары Җибәрегез аны минем янга?!
Кешеләр мине ишетмиләр, күрмиләр. Аны. кулларыннан каерып бәйлиләр дә. өсте ябулы машинага таба алып китәләр. Ул минем якка каерылып нидер кычкыра, чакыра, бәргәләнә
Мең гасырлык зиһенемне, көчемне, ярсуымны жыеп. гәүдәм белән салкын бозга китереп бәрәм. Боз кыйпылчыклары тәнемне кисеп, ертып керәләр Шул килеп бәрелгән уңайга ярсып күккә сикерәм. ап-ак тәнем буйлап боз өстенә каным ага. зиһенем томалана Бер мизгелдә тораташ кебек катып калган кешеләрне күреп өлгерәм. Алар, котлары чыгып, минем якка карап торалар Кулларымны жәсп. гәүдәм белән боз өстенә килеп төшәм. Тыным бетеп, буыла-буыла боз өстеннән кешеләргә таба шуыша башлыйм Боз өсте кып-кызыл кан булып кала Минем үзләренә таба шуышканны күргәч, кешеләр бөтенләй куркып калалар. Ә ул көлә дә көлә Акылыннан шашып, башын кара жиргә бәрә-бәрә көлә.
Кешеләр башта аны машинага кертеп ябалар Аннары, артларына борылып карарга да куркып, күл буеннан китеп баралар
Җаным күккә тарта Боз өстенә чалкан ятам да. карашым белән күккә китәм Кара болытлар арасыннан зәңгәр томаннар илен, мәңге жылылык илен, хыял илен эзлим Шунда әллә йөзеп, әллә очып йөргән күктәшләремне күрергә тырышам Әнә бит алар, ап-ак канатларын җилпеп. минем янга төшеп киләләр. Никадәр күп алар! Ап-аклар. җиңелләр. чисталар! Тик нигә болай салкын сон алар? Бәлки мин үзем шулап салкындыр, җылылыкны да сизмимдер инде? Менә алар минем чәчләремә, керфекләремә куналар, күктәге дөнья икенче дөнья турында миңа нидер сөйлиләр, юаталар Миңа шундый тыныч, рәхәт, җылы булып китә Бу салкын җирдән, кешеләрдән, гомеремә хуҗа булып торган күл төбеннән һаман ераклашам, китәм Кешеләргә дә рәнҗемим Алар инде табигатьтән, кыргый чакларыннан күптән аерылганнар Телсез табигатьнең үзләренә мөлдерәп, шәфкать көтеп караганын да аңламый лар Җирдә һәр тереклек иясенең җаны бар. ә кешеләрнең? Кем сон табигать ялгышы гарип булып туып та. уйлый, ярата белгән күл балы гымы. әллә кеше булып туып та. җанында табигатькә, үзе кебек тереклек ияләренә карата мәрхәмәт хисе калмаган адәм баласымы? Кем?
Биредә узган гомердән бер генә сурәт кала Ул. Мин аңа кайту өчен китәм Язларында тамчы булып, җәйләрендә — дулкын булып, төннәренә, төшләренә наз булып кайтырмын әле мин аның Җирдәге бердәнбер кешенең, зираты агачына чык булып кайтырмын Барыбер кайтырмын