КАБАТЛАНМАС ШӘХЕС ӨЧЕН
зын буйлы, какча гәүдәле ул Кулында һәрвакыт дипломат булыр дигәннәр иде Кызганычка каршы, үзен очрата алмадым Әмма эшләгән эшләре белән таныштым Ул дәвалаган, ул тәрбияләгән балаларны күрдем Әниләр, балалар консультациясе хезмәткәрләре белән сөйләштем
— Сирәк очрый торган мәрхәмәтле кеше
— • Булсын1» дип эшли.— диделәр аныц турында
— Сергей Викторович Попковмы9 Балаларны ничек яратканын күрсәгез икән сез аның1 Кайчакта нәниләрен биләргә кулы ятмаган аналар очрый Менә төреп күрсәтә инде шуларга' Шаккатып карап торасың.— ди кызын бассейнга йөртүче Тәбрия Мөбәрәкшина
Балалар консультациясе мөдире Сергей Викторович Попковка карата күп әниләрдә әнә шундый ихтирам, хөрмәт һәм ярату хисе Кама Аланындагы һәр әнигә, һәр балага якын таныш ул
Бассейн дигәннән Моннан ике ел элек ачалар аны Хәер, «ачалар» сүзе дөрес тә булмас Балалар консультациясе дип аталган бүлмәнең бер ягына төзиләр Башта поликлиниканың баш врачы Олег Владимирович Образцов белән Брежнев шәһәрендәге бассейннарны карап кайталар Дирекция белән киңәшәләр Торак өчен төзелгән бүлмәнең ничә кубометр су сыйдыруын, күпме авырлыкны күтәреп тора алуын исәплиләр һәм тиз арада төзеп тә куялар Дөрес, юрганына карап аягыңны сузасың, дигәндәй бассейн әлегә бәләкәй Балаларын йөртергә теләгән әниләр күп булса да. бер генә смена эшли Болай эшләү медицина хезмәткәрләре җитмәгәннән түгел (билгеле шәһәрдә бу һөнәр ияләре дә бик кадерле!), бәлки шартларның тиешенчә булмавыннан килә Әйтик, түшәмнәр, стеналар юешләнмәсен, һава артык дымланып китмәсен өчен
Ике атналык нарасыйдан башлап, яшь ярымга кадәр зурлыктагы егерме җиде бала йөри анда Хәзер инде алар арасында үз чемпионнары да бар.
Мәсәлән, аркада йөзү һәм су астында озаклап тору буенча үткәрелгән ярышта Гөлназ Мөбәрәкшина беренче урынга чыга Кызның әнисе
— Жюри членнары арасында ят кешеләр булгач, бераз каушады әле.—■ ди
Балаларның уңышы әниләренең тырышлыгына бәйле Бала тәрбияләүгә бөтен күңелеңне биреп аның сәламәтлеге өчен кайгыртып, дәресләргә системалы йөргәндә генә уңышка ирешеп була.
— Кызыма яшь ярым Бүгенге көнгә кадәр бер генә дару да капканы юк Ә минем исә иң зур теләгем шул Аны спортчылардан да бигрәк сәламәтрәк, физик яктан чыныккан итеп үстерү..
Бу — Гөлназның әнисе Тәбрия ханым сүзләре генә түгел, балаларын бассейнга йөртүче барлык аналар фикере.
Бассейн мәсьәләсенә гомумән дә. биредә зур игътибар бирелә Мәсәлән. Гөлназ кебек ике атналык чагында ук йөзә башлаган малайлар һәм кызлар, бернинди өзеклек ясамыйча, урта мәктәпне тәмамлаганчы бассейнга йөри алачаклар Чөнки балалар бакчасы да. мәктәпләр дә һәркайсы шушы җайланма белән салына Киләчәктә, бәлки. Брежневтагы кебек зур спорт комплексы да калкып чыгар һәм су белән чыныгу Кама Аланы кешеләре өчен яшәүнең гаҗәеп ләззәтле төренә әверелер Әнә бит. әйтергә теле, аңлатырга сүзе булмаган сабый бала, йөри башлаганчы йөзәргә өйрәнгән Су күргәч талпынып ашкынып тора Андыйларның башка балаларга караганда, күпкә тәвәккәл, шат күңелле булуларын да инкарь итмиләр Димәк. Кама Аланының
О
даны атом электр станциясе белән генә түгел, якты йөзле кешеләре мәшһүр йөзүчеләре спорт чемпионнары белән дә дан тотачак әле1
Башлангычлар бар да инде Мәктәпнен район шахматчылары ярышында беренче урынга чыгуы зур тырышлык турында сөйли Мәктәп каршындагы утыз түгәрәк арасында ирекле көрәш самбо дзю-до аэробика кебек спортка бәйле түгәрәкләрнең аерым урын алып торуы да игътибарга лаек Бу түгәрәкләрнең күбесенә шефлар — махсус белгечлекләре булган АЭС эшчеләре житәкчелек итә Мәктәптә спорт өчен ике зал булуы да өлкәннәрнең балалар аларның көчле һәм дәрманлы кешеләр булуы турында кайгыртуын раслый Нигә кайгыртмаска' Киләчәктә үзләре белән рәттән басып эшлисе төзүчеләр ич алар* Урта мәктәпне тәмамлаганда балалар ташчы, балта остасы сылаучы яки буяучы таныклыгы алып чыгалар 1985 86 уку елында шундый чыгарылышның беренчесе булды Унбиш укучыга өлгергәнлек аттестаты белән бергә II—III разрядлы һөнәр иясе таныклыклары тапшырылды
1083 елда 32 укучысы була мәктәпнең Хәзерге кондә исә 800 дән артык Кама Аланындагы балалар һәм эшче көчләр турында сүз алып барганда һич кенә дә төгәл саннар кулланып булмый Чөнки ай саен, якынча, егерме-егерме биш бала туып тора Балалы гаиләләр килә Әмма төгәл саннар да бар Әйтик теге яки бу бинаның бәясен атарга була 1568 балага исәпләнгән 7559 квадрат метр мәйданны биләүче мәктәп — төгәл ике миллион сумга төшкән
Унбиш отрядны берләштерүче пионер дружинасы шушы як герое Дмитрии Карпович Привалов исемен йөртә
— Кама Аланы авылы 1773 елда төзелгән — дип сөйли өлкән укытучы Валентина Васильевна Федосеева
Халкы төрле яклардан бәхет эзләп килгән качкыннар булган Телләр төрле күңелләр бер дигәндәй күп төрле милләт халкы яшәсә дә. Кама буе матурлыгы барсын бердәй тәэсирләндергән күрәсем Авылга шул вакытта ук Кама Аланы дип исем кушканнар Шактый күп күренекле кешеләре хезмәт һәм сугыш ветераннары булган авылның Бүгенге балаларны шулар үрнәгендә тәрбияләргә омтыла укытучылар Авыл урынын зур биналар каплап калдырса да яхшылык белән батырлыкны бернинди таш плитәләр дә күмә алмый Изгелек дигәнең хәтер аша. элекке нигезен искә алганда, күзләренә яшь кияүчән Валентина Васильевналар аша буыннан-буынга күчә’ Хазер бу хөрмәтле укытучыны мәктәп музее директоры итеп билгеләгәннәр Нч бүлектән торачак әлеге музей, һичшиксез, бай хәтерле булыр Кома Аланының үткәнен дә. бүгенгесен дә сөйләр Чөнки әзерлек беренче көннәрдән үк башланган Шәһәр нигезен. АЭС нигезен салырга дип жиргә батырылган беренче чүмечнең беренче балчыгы да алып куелган Беренче фоторәсемнәр беренче күренешләр беренче төзүчеләр, беренче язмалар
Беренчеләр'
Бу исемлеккә әлеге төзелешнең нигез ташларын салучыларны гына түгел яшь буынны — шәһәрнең киләчәген тәрбияләүче беренчеләрне дә теркисе килә
Кама Аланы урта мәктәбенең беренче һәм бүгенге директоры Альберт Сәйфул- лопич Бакиров — нәселләрендәге утыз алты педагогның берсе Гаиләләрендәге жиле ир туган арасында өченче мәктәп директоры Бу саннар үзләре генә дә әлеге зур гаиләдә балаларга булган мәхәббәтнең буыннан-буынга. каннан-канга күчүе турында сөйләмимени'
Укытучылар коллективы да тажриболе. махсус белемле педагоглардан тупланган Алтмыш укытучының кырык бише югары унөче махсус урта, икесе тәмамланмаган югары белем белән
— Әгәр безгә класс житәкчесен сайлап куярга кушсалар без яңадан да Гөлчәчәк Хизбулловнаны сайлар идек - диләр эшләре буенча да укулары буенча да мәктәптә иң алдынгы V А классы укучылары Үзләре үк аңлатып та бирәләр
— Чөнки ул дөньядагы иң матур укытучы Күңеле белән дә. безгә мөгамәләсе белән дә.— диләр
Матур укытучылар, дөресрәге күңелләре һәм эшләре белән матурлар күп икән Кама Аланы мәктәбендә Шушы ук сүзне II! В лар ү тәренең Тәнзилә Шәриповнв- ларына карата әйтәләр Билгеле, сөйләшә һәм саный китсәң, башкаларга да бирелер иде бу бәя Балаларның укытучыларын шулай хөрмәтләве шатлыклы күреиеш Әмма мәктәптәге эшләрнең матур булуы белән генә киләчәктә без күрергә теләгән акыллы да. эшлекле дә. тәртипле дә кешене тәрбияләп буламы’
Әгәр ага-аналарның балаларын тәрбияләүгә керткән өлешенә билге куярга кушсалар’ Әйтик, сез. егерме тугыз әти-әнинең имчәсенә «5» ле билгесе куяр идегез’— дип сорыйбыз, югарыда телгә алынган Тәнзилә Рәхимовадан
— Яртысына була микән’ ди ул. уйланып Юк өчтән беренә п нә Ә менә Надямның әнисе Ольга Минхвамоана Кимга хәтта 6» лы куяр идем Шуның кадәр
дә күңел биреп, әйтелгәннәрне тегәл үтәп, бөтен көчен биреп тәрбияли ул кызларың
Яшерен түгел, балаларын күңел биреп тәрбияләүчеләр янында сабыеның көнкүрешен үз агымына ташлаучылар да бар Үз агымына гынамы’
Көннәрдән бер көнне поселок советы председателе янына бала җитәкләп керәләр Юындырдым ике көн тәрбияләп үземдә тоттым Өйләрен эзләп карадык, кайда торганын белми Инде сезгә алып килдем — ди мәрхәмәтле хатын — Ә чәчен тарый алмадым, бөтенләй киезләнгән тиресе җәрәхәтләнер, зиһененә зыян килер кебек
Нишләргә’ Өч яшьлек баладан бик җентекләп торган җирен сорап карыйлар ■Шунда» дип алып китә барып җиткәч, анда булып чыкмый Йөри-йөри көн кичкә авыша башлый Баланы яңадан поселок советына алып кайталар. Яңадан табын әзерләп. тамагын туйдырырга утырталар Шул чакта үз йомышы белән бер әби килеп керә Һәм күрше кызының поселок советында сыйланып утыруына гаҗәпләнеп:
— Бәй. Плеханова, син түгелме соң бу’ Нишләп монда утырасың’— ди
Менә шулай Сабый бала, ике төн өч көн буена югалып торып, исерек әти-әни- сенең гаменә дә кереп чыкмаган Баксаң, бу өйдә тагын өч бала бар икән әле Балаларының киләчәгенә гафу ителмәс дәрәҗәдә салкын караучы бу анага, балаларның аталарына ни дияргә’ Дөрес, хөкүмәтебез укытыр Ач-ялангач та булмаслар Әмма ана сөте белән кергәнне алтыга кадәр сеңгән гадәтне — бала күңеленнән кем генә юып төшерә алыр икән’ Кызганыч, тик андыйлар да бар шул
Күңелен авырттырмас өчен икенче баланың исемен атамыйк Ул әбисе-бабасы белән тора Аларга булыша Күршеләре дә начар дими Укытучылар да хурламый Бары тик сәер яклары булуын вакыт-вакыт йомылып калуын, киреләнүен яки кисәктән кызып китүен әйтәләр
— Барлык уңышсызлыкларына әнисе сәбәпчу Ояла ул әнисе өчен. Аның тотнаксыз тормышы хурландыра баланы
— Яхшыдан яман булып туды аның әнисе Нәселләре начар түгел, юкса Әтисе усал иттереп әнисе әйбәтләп әйтә иде Юк әшәке юлдашларыннан аерыла алмады Бу баланы да төрмәдән алып кайтты Калдырды да тагын чыгып олакты
Авылдашлары шулай сөйли -Олакты- диләр Җирәнеп, чирканып телгә алалар Аяныч, билгеле Ләкин кайдадыр, кайчандыр шушындагы кешеләрнең битарафлыгыннан (нәкъ сөйләгәннәре тарафыннан булмаса да) килеп чыккан фаҗига түгелме бу’ Бу хатын турында: Хаталанды»—дип сөйлиләр
Кайдан башлана соң безнең хаталар’ Үскәч үзенең, һичшиксез, кибетче буласын хәл иткән укучы нигә әле укытучы булам дип сочинение яза’ Ник әллә нинди матур сүзләр эзләп әлеге һөнәргә мәдхия җырлый, икейөзлеләнә’
Ник көчле укучы пычракка баткан итеген көчсезләрдән юдырып ләззәтләнү кичерә’
Бер мәл тын калып, уйлашыйкмы әллә’ Уйлашырлык, уйга калырлык бит.
Төп хаталарыбызның берсе — үз балаларыбызга үзебез хуҗа булмауда түгелме’ Мәктәпкә артык салынып, үз вазифаларыбызны онытып җибәрдек шикелле Шуның өстенә тәнкыйтьләргә остардык Бала алдында укытучысын хурлап, аның соңгы таянычын сындырырга да күп сорамыйбыз Ә бала ун ел буе шул мәктәпкә йөрергә шул укытучының каршына утырып белем алырга: тыңларга, җавап бирергә тиеш Сез көлеп яки нәфрәтләнеп караган кешедән ул инде кирәкле белемне, кирәкле тәрбияне ала алырмы’
Кайчакта бик мәгънәсез итеп -Акчасын ала бит укытсын!»—дигән сүзләрне ишетергә туры килә һәркем хезмәте өчен хак ала монысы табигый Ә менә бала алдында шундый тотнаксызлык күрсәтеп, акчага гына һичкайдан табып булмый торган хисләрне үтерүебез табигый түгел Балаларына изгелек теләүче аналар, аталар бу юлга басмый
Витя Арлянский турында Алтын балык» балалар бакчасында сөйләделәр Үзләре ясаган әйберләрдән күргәзмә оештыра башлагач, бәйләгән җиңсә алып килгән Беренче карашка ышанырлык та түгел Биш яшьлек малай бер күзен дә төшермичә. бизәкләрен бутамыйча шулай тигез итеп бәйләм бәйләсен, имеш’ Ныклап уйласаң. бернинди гаҗәпләнерлек урын юк Әнәсе дә әтисе дә буш вакытларын бары тик улларына багышлыйлар икән Ял көннәрендә күрше балаларын да ияртеп урман-су буйларына китәләр Кыш көне исә кар әвәләп, уенчык йортлар салалар, чаңгы шуалар Ничә төрле һөнәре бар икән Витяның’ Велосипедта йөри, шахмат уйный, чаңгы шуа рәсем ясый, бәйли, чигә фотога төшерә һәм ясый Әти-әнисенең дә. энесенең дә беренче булышчысы Өйдә генә түгел, балалар бакчасында да шулай, һәр нәрсәне урынына кую. бүлмәне җыю гөлләргә су сибү, иптәшләренә булышу барысы да аның эше
Тагын бер йортның ишеген шакыйбыз Кама Аланы, сигез-унсигез Түгәрәкләнеп утырган гаилә Гөлнара пианинода уйный Нәни бармакларының клавишларга
кагылган һәр мизгеле мон булып тарала Кыз. көй уңаена сизелер-сизелмәс кенә чайкалып җыр башлый Җыр — кошлар турында, балыклар, чәчәкләр турында Шигырен дә, көен дә үзе уйлап чыгарган Сүзләреннән — кешелеклелек, көеннән — мәрхәмәтлелек агыла сыман Бәлки, тиздән нәни сеңелесе турында җыр язар ул. Бишенче туганнары хакында һәр туганы, әти-әнисе. хәтта әтисенең кунакка килгән апасы да — җырга тиң кешеләр. Әнисе Рәйсә Бариевна Сабирова, төп хезмәтеннән тыш. мәктәпнең ата-аналар комитеты председателе Үзенең биш нәние өстенә мәктәптәге күп баланың ата-анасына да киңәшләр бирә Аларның нинди шартларда яшәвен белә
Без әле генә акчага да сатып алып булмый торган кешелеклелек турында сөйләштек Ничек тәрбияләнә икән соң бу сыйфат балада’ Улым яки кызым мәрхәмәтле булып үс дип. өзлексез тукып тору җитәме’ Әллә кемгә нинди ярдәм кирәк вазифа бүлешеп тормыйча шунда йөгергән биш бала атасы Дамир Сабировлар үрнәгендә бөреләнәме бу сыйфат’ Гаиләдәге кешеләрнең бер-берсенә карата һәрвакыт кайгыртучан мөгамәләсе мисалындамы әллә’
Әнә ич. Рушад мәктәптән кайта да язның суык көнендә дүрт бала тапкан Тошка янына йөгерә Әтисе суыткычтан алып колбаса әнисе сөт бирә Ә Рушад үзе утырып ашаганчы, эт балаларын, баладан яңа котылган әнкә этне туйдырып кайта
— Миңа ияләнеп беттеләр инде Көтеп торалар,—ди ул шатланып — Тошка башлы икән' Торба астына кереп балалаган Анда үзенә дә. балаларына да җылы
• Баш» ягына килсәң. Рушад үзе дә төшеп калганнардан түгел, укытучы* сөйләгәннәрне элеп кенә ала Бик күп матур әдәбият укый Әтисе кебек Укырга алты яшьтән кергән Рушад. Анда да укулар башлангач, ике айга соңарып Беркөнне мәктәпкә бара да белешеп кайта бу Рөхсәт алгач, дәресләргә йөри башлый Аннан арыптырмы. туктап кала Әти-әнисе малайның уз иркенә куялар Рушад исә берничә көннән үҗәтләнеп укый башлый Хәзер П1 класста Отличник
Саный китсәң, матур гаиләләр, кызык мисаллар күп Аларга сокланмыйча мөмкин түгел. Ә менә балаларына игътибарсыз булып аларның киләчәген куркыныч астына куйган кешеләргә бары тик нәфрәтләнеп кенә калу җитә микән’
• Мин ялгыз ана» «Мин фәлән кадәр бала тапкан кеше Тел генә тидереп карагыз Шартлар тудырмаска хакыгыз юк» Баласын калкан итеп, бер оешмадан икенче оешмага кереп, әле тегене, әле моны даулап йөрүчеләр сүзе бу Ана булу хисләре белән теләсә кайда теләсә ничек сату итәләр, рольгә кереп өстәл сугып бәхет даулыйлар. Кирәксенеп, кадерләп, сөеп үстерер, игелекле иттереп тәрбияләр өчен түгел астыртын ниятләр, явыз максатлар белән тапкан диярсең' Күрәсең, шулай да үзеңне ана кеше дип. исәпләп буладыр Җидешәр баласын кочаклап тол калган аналар' Менә кайчан сагынып искә алабыз без сезнең сабырлыкны һәм горурлыкны' Сездәге ита-гатьлелек һәм кече күңеллелекне'
Дөрес, шартлары килеп бетмәгән, җитеп җитмәгән урыннар күп әле поселокта Балалары белән тулай торакта яшәүчеләр дә өйдәш булып торучылар да бар Әмма йортлар салына, квартиралар бирелә балалар бакчаларга урнаша торалар Көнендә — сәгатендә түгел, билгеле Түзәргә дә чыдарга да туры килә Әнә бер-бер артлы тезеп куелган балалар бакчасына гына күз салыйк Ихата әйләндерелгән, агачлар чәчәкләр утыртылган Уен мәйданчыклары әкияттәгечә бизәлгән Бинаның эченә узсаң — яктылык, чисталык тәртип
— Теле ачылып җитмәгән яки дөрес ачылмаган балалар белән аерым эшлибез Гәүдәләрен төз тотуына, инсафлы итеп ашауларына да игътибар итәбез Әллә ни әһәмияте юк кебек күренгән бу сыйфатлар — нәкъ менә кешене кеше күзенә матур итеп күрсәтүче гадәтләр Ә без ул матур кешеләр турында бүген дә. иртәгә дә кайгыртырга тиеш —ди тәрбияче Ландыш Валиуллина — Балаларны бакчаның зиннәтле заллары, йомшак келәмнәре түгел, мавыктыргыч һәм табигый тормышы җәлеп итәргә тиеш
Хәзергә махсус белемле тәрбиячеләр җитешми «Алтын балык»rti утыз ике тәрбияченең унсигезе генә тәҗрибәле һәм махсус белемле Калганнары балаларым үзләре белән йөртү өчен урнашканнар
Бүгенге көндә Кама Аланында бакМа яшендәге 1100 бала булуын искә төшерсәк. туларның 960 ы әлеге, бөтен шарты китереп төзелгән балалар бакчаларына йөри 100 балага вакытлыча иске .Кояшкай» бакчасын ремонтлаумы күздә тоталар
Күргәнебезчә кыен хәлләрдән чыгу өзеклек булдырмау өчен шартларны вакытлыча дп тудырып торырга кирәк Вакытлыча төзелгән ишегалды клублары вакытлыча ачылган музыка мәктәбе Тора-бара аларның һәркайсы үз биналары үз биләмәләре белән яши башлаячак Әйтик сөт кухнясы кебек Ун мең халкы булган шәһәргә генә тиеш, имеш сөт кухнясы Әмма врачлар аның нәкъ менә хәзер нәкъ менә монда - күп бала туа торган җирдә кирәк булуын исбатлаганнар Шулай итеп, гаять кирәкле сот кухнясы эшли башлаган
Унай яклар, кимчелекләр, чишелеш көтеп торучы мәсьәләләр Әйтик, бүгенге көндә чан сугар мәсьәләнең берсе — су Чистартылган жылы су житми Бу исә һәр төрле йогышлы авыруның килеп чыгуына куркыныч тудыра Икенчедән, балалар больницасының, шул исәптән зурларныкының да. үз вакытында ачылмавы врачларны хафага сала Җитмәсә, ашыгыч ярдәм машинасы да бер генә Түбән Камага җибәргән авыруларны урын юк дип еш кына кире боралар Җитмеш километр ерак-лыкка барып, кире борылган авыруның хәлен күз алдына китерегез инде!
Әлегә авырлы хатыннар да шул юлны үтә Көн саен диярлек яңа кеше туып торган яшь калада бала тудыру йортының проект хәлендә генә булуы бик сәер. Төзелеп бетсә, бөтен Татарстанда бер буласы икән үзе' Утыз ятакка исәпләнгән бу больницада һәр анага 80 квадрат метрлы мәйдан булачак’
Өйләрнең бер-берсенә бик якын салынып, яшел мәйданның, балалар мәйданчыкларының азрак булуы да — эч пошырырлык хәл Дөрес, яшел мәйдан, проектта каралган дүрт квадрат метрдан жиде квадрат метрга арттырылган. Ә балалар мәйданчыкларына кул җитмәгән әле Былтыр йортлар каршына куелган тимер атынгыч- лар авыр һәм дөрес ясалмаулары белән шактый күңелсезлекләр китереп чыгарган
Җитешсезлекләр җитәрлек Әмма Кама Аланында мөкиббән китеп үз һөнәрен яратучы, бала язмышы, кеше сәламәтлеге өчен көрәшүче белгечләр бар Алар һәрвакыт уяу. һәрвакыт сакта
Яңа шәһәрнең йортлары тиз салынуы белән генә түгел, уңайлы, матур булулары ягыннан да кешеләрне сокландырырга тиеш Хәзер өлгергән өйләребездә яшь буын — киләчәк көннәребезнең хуҗалары яшәячәк Алар якты тормышта гына түгел, өйләрнең дә иң матурында торсыннар' һәм әлбәттә, үзләре дә һәр яктан яхшы булсыннар иде'»—дип язды Камгэсэнергострой-ның йортлар төзү комбинаты начальнигы. Татарстанның атказанган төзүчесе Марат Шакирович Бибишев
Изге теләккә кушылабыз Киләчәкнең горур, үзенә бер кабатланмас шәхесен без нәкъ шулай — гомум көч. акыллы кайгыртучанлык белән генә тәрбияли алабыз'