Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИӨЗ ЯШЬЛЕКЛӘР БУЫНЫННАН МӘХМҮТ ГАЛӘҮ


r әхмүт Галәүнең туган урыны — Казан арты. Тукайның балачагы үткән I төбәк — Арча ягы.
Ташкичү авылы. Туган елы 1887 ел дип билгеләнә иде. I Соңгы вакытта метрика
дәфтәрләреннән аның туган елы 1886 ел 8 ноябрь икәнлеге ачыкланды. (ТАССР Үзәк дәүләт
архивы, 4 ф., 204 эш, 27 б.) Әтисе, Шиһаб Мәрҗанинең туганнан туган кардәше Галәветдин
хәлфә, аны укырга- язарга өйрәткән беренче укытучысы була Унбер яшендә Мәхмүт Казанның кадими
бер мәдрәсәсендә укырга керешә. Бу мәдрәсә аңа нинди белем биргән, ни дәрәҗәдә күзен ачкандыр —
анысын әйтүе кыен, шулай да ул бит әле, ераграк булса да, Шиһаб Мәр- җани туганы, аның фамилиясен
йөртә. Аның яшьтәше Фатих Әмирхан Ш. Мәрҗанине үзенең фикерен уяткан шәхесләрдән саный,
гомумән, бу исем танылган, яшьләрне дулкынландырган шәхесләрдән берсе була.
Казанда төпләнергә мөмкинчелек булмау сәбәпле, 17—18 яшьлек Мәхмүт 1903 елда Әстерхан
шәһәренә китә, татар бистәсендә балалар укыта башлый. Көч, энергия ташып торган, хыял-өметләрнең
иң канатлы чагы һәм революция алды. Баку, Әстерхан шәһәрләре кайнап тора, РСДРПның Әстерхан
комитеты актив эш алып бара. Комитет каршында күренекле революционер Зариф Садыйков
җитәкчелегендә татар группасы оештырыла. Мәхмүт Га ләү. аның члены буларак, листовкалар язу,
бастырып тарату, митинглар оештыруда актив катнаша Шәһәр читендәге татар бистәсе кайнап торган
бер учак рәвешен ала Алдынгы карашлар хакимлек иткән мәктәп, яшерен һәм легаль типографияләр
шунда урнашкан.
Язучының үз язмаларыннан һәм Әстерхан дәүләт архивындагы документлардан күренгәнчә,
Зариф Садыйков Мәхпүт Галәүгә политик аң, аның дөньяга карашларына юнәлеш биргән остаз була.
Мәхмүт Галәүнең каләме беренче чыныгуны «Туп» журналында ала. Шунысы игътибарга лаек —
гаять дәрәҗәдә кыю, революцион эчтәлекле мәкаләләрдән торган журнал 1907 елның мартында чыга
башлый. Беренче санына ук арест салына, һәм жандармерия белән губернатор арасында язышу
башлана. Алар шулай бик «оператив» язышкан арада. «Тупаның тагын ике саны чыгып өлгерә. Бу юлы
инде журналны бөтенләйгә ябалар, редакторын төрмәгә утырталар «Туп» кемгә атачагын ачыктан-
ачык санап чыга — хөкүмәтнең егылырга торган иске крепостена, реакциягә, изүчеләргә. Мисал өчен
берничә өзек китерү дә җитә: «Хөкүмәт халык белән идарә итә торган дилбегәне кулыннан
ычкындырмаска тырышып, менә өч ел инде халык канын коя, аны бөлгенлектә тота. Байлар һәм
помещиклар мәнфәгатен генә кайгыртып, крестьяннарның чебен урынына кырылуына исе дә китми.»
Яки Тукайның Дәүләт думасына мөнәсәбәте белән нәкъ аваздаш мәкалә: «Государственная думадагы
татар фракциясенең дә өзгәләнә башлавында һич шөбһә юктыр. Чөнки эшче берлән бай, игенче берлән
алпавыт һичбер вакытта да бер табактан аш ашый алмыйдыр».
Дин сабагы укыту урынына, атеистик пропаганда алып барганы өчен Галәүне укытудан
чыгаралар. Реакция елларында революционерлар кулга алына, эзәрлекләнә. Беркадәр вакыт полиция
күзәтүе астында яшәгәннән соң, М. Галәү Оренбургка күчеп китә.
Казан, Оренбург. Әстерхан, Уфа — мәгариф һәм культура учаклары, һәрберсендә маяк булып
янып торган әдипләр бар Кызыклы картина: Беренче рус революциясе бу шәхесләрне бердәй күтәрә
— Казанда Фатих Әмирхан, Уральскида Тукай. Уфада Ибра- һимов. Алар бер юлдан йөриләр. Г.
Ибраһимов 1906 елда Оренбургтан Уфага китә, соңрак Әстерханда нугай татарларының балаларын
укыта. Вакытлар гына туры килми, әмма
W
бер юлдан йөриләр, бер-берсен беләләр, әсәрләре белән таныш булалар һәм матбугат аша мөнәсәбәт
җепләре, багланышлар сузыла.
Мәхмүт Галәу Оренбургка килгәч тә матбугат белән араны өзми, киресенчә, мак сатлы бер юнәлеш
алып, иҗатын активлаштыра бара: Хөсәеновлар типографиясендә иаборщик, корректор, китап
кибетендә сатучы һәм революция алды елларында танылган журналист, публицист Тукай һәм
Әмирханнар уткән таныш юл, матбугатның иҗат һәм көрәш мәйданы икәнлегенә бердәй ышаныч, бер
ук максат
Күргәнебезчә. Мәхмут Галәу әдәбиятка иҗтимагый-политик карашлары ачык формалашкан,
әдәби хәрәкәтне объектив бәяли һәм үз фикерләрен кыю яклый алырлык шәхес б улып килеп кушыла.
Журналист буларак эшчәнлеге 1904 елдан «Шәркый рус» газетасында башлана. «Туп» һәм «Кармак»
журналларын чыгара Октябрь революциясеннән соң Халык мәгарифе (Уфа, Оренбург) өлкәсендә,
нәшрият һәм әдәбиятны оештыру буенча җаваплы урыннарда (Оренбург, Мәскәү) эшли. Язучылык эше
белән генә шөгыльләнгәндә дә ул актив җәмәгать эшлеклесе булып кала язучыларның Мәскәү
комитеты члены, ревизия комиссиясе әгъзасы, үзәк әдәби кабинетта консультант, «Ком мунист»
газетасы каршында әдәби тел түгәрәгенең җитәкчесе
Мәхмүт Галәунең иҗат активлыгы да зур ихтирам тудыра утыздан артык әдәби әсәр, шуларның
уналтысы революциядән соңгы чорда язылган. Дистәдән артык хикәясе «Качу» (1926), «Төеннәр»
(1928) җыентыкларында һәм матбугат битләрендә басыла, берничә повесте дөнья күрә.
Китап итеп басылган «Салам торханнар» (1925) һәм «Пугач явы» (1926) тарихи пьесалары һәм
шул чорда Казан, Мәскәү сәхнәләрендә куелган комедияләре («Курчак туе». «Иван баҗай» һ. б.) шулай
ук аның күпкырлы художник булуы турында сөйли.
Рус әдәбияты белән бәйләнеш Мәхмүт Галәу иҗатында аеруча бер үзенчәлеккә ия, Беренчедән,
революциягә кадәрге чорда ук ул актив рәвештә тәрҗемә эше белән шөгыльләнә — Пушкин. Лермонтов
шигырьләрен тәрҗемә итеп «Ник язылганнар» исемле җыентыгына урнаштыра Л Толстойның «Хаҗи
Морат» һәм «Крейцер сонатасы» әсәрләрен тәрҗемә итә Художниклык таланты үсүдә бу төр хезмәтнең
роле, һичшиксез, зур була. Икенчедән. Мәскәүдә яшәгән татар язучысына 30 елларда үз әсәрләрен
татар толендә бастырыл чыгару шактый катлаулы бер хәлгә әйләнә һәм аның зур күләмле әсәрләре
— романнары — рус теленә тәрҗемә аша гына дөнья күрәләр Ике телне дә яхшы белгән М. Галәү
романнарын рус теленә үзе тәрҗемә итә Махмуд Максуд. Гомер Гали, Шамил Усманов. Муса Жолилләр
романнарның шул тәрҗемә вариантларына югары бәя бирәләр һәм -Федерация» нәшриятына язылган
эчке рецензияләрдә оригинал нөсхә турында да сүз алып баралар
Мәхмүт Галәунең иҗат биеклеге, талант кече тулысынча «Болганчык еллар» •Мөһаҗирләр»
романнарында чагыла. Аның төрле өлкәләрдәге эшчәнлеге, хезмәтләре, туктаусыз эзләнүләре —
романнарына алып килгән сукмаклар була.
Татар халкының тормыш-көнкүрешен, яшәү рәвешен бөтен нечкәлекләрендә чагылдыра алу,
иҗтимагый катлауларны, кеше психологиясен анализлау кече аңа тормыш тәҗрибәсе аша һәм
тормышны фән өйрәнгән кебек системалы, максатлы өйрәнү нәтиҗәсендә туплана. Шуңа күрә дә
Мәхмүт Галәү татар халкының тормышы, дөньясы, тарихы дигән төшенчәләрне сәнгать образына
әйләндерә алган татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салган Әсәрләре аша ул киң колачлы
фикер иясе, яза торган материалын энциклопедик дәрәҗәдә яхшы белгән, өйрәнгән әдип булып күз
алдына баса Моны аның романнары гына түгел, бөтен иҗаты раслап тора
М. Галәүгә хас тагын бер сыйфат—аның иҗатындагы тарихилык 1909 елда Оренбургта ул
«Папалар вә муллалар, яхут Ян Гус» дигән публицистик хезмәт тәрҗемә итә
Карашлар уртаклыгы М. Галәу чыгарган «Кармак» журналында да (1915—17 еллар) ачык
күренә. Беренчедән. «Кармак»ка кемнәр эләгә фанатик руханилар халык хезмәте белән кесә
калынайтучылар, искелеккә ябышып яткан мөгаллимнәр, эшлексез «җәмгыять хадимнәре».
Икенчедән. «Кармак»ның иң явыз дошманы — «Дин вә мәгыйшәт» журналы. Өченчедән, әдәбиятка
күзәтү, тәнкыйть мәкаләләрендә зәвыклы, прогрессив карашлар Журнал татар әдәбиятының иң
зур фигуралары, чорның олы әдипләре итеп Ф Әмирханны. Г Ибраһимовны таный «Ф Әмирхан
татар яшьләре өчен бер булган һич тиңдәше булмаган бер кешедер» дип билгеләп үтелә журналда
Г Ибраһимов турында да «һәм шагыйрь, һәм әдип, һәм социолог, һәм тәнкыйтьче — менә шул кадәр
талант иясе» дип языла «Кармак» сәхифәләрендә Тукай поэзиясе турындагы фикерләр көрәшенә
дә М. Галәу икеләнүсез килеп кушыла «Г. Туканның космический таланты хакында әйтми калу,
стилендәге музыканы яшерү, аның тәрҗемә гамәлләрен эзләмәү, аның матур хыялый ләүхәләрен
күрмәү мөмкин түгел Иң югары дәрәҗәдә куәтле хыялны, иң тирән кайнар хисне, иң матур табигать
күренешләрен күрми калдырып та. ваклап та булмый». Журнал Тукай поэзиясенә, аның шәхесенә
мөнәсәбәттә пакь каләмле булырга чакыра.
Ян Гус — чех халкының патриоты, реформация җитәкчесе, милли азатлык хәрәкәтен оештыручы.
Прогрессив карашлы галим (ул озак еллар Прага университетының ректоры булып эшли) крестьян
һәм һөнәрчеләр интересын кайнар яклаучы халык көрәшчесе Ян Гус Урта гасырның иң зур
еретикларыннан берсе буларак утта яндырыла. 1369—1415 елларда яшәгән бу тарихи шәхес көрәш
рухы, гадәттән тыш язмышы белән М. Галәүне сокландырган дип уйлый алабыз.
Аның игътибарын җәлеп иткән икенче тарихи шәхес — Е. Пугачев. Шулай ук тарих, көрәш, зур
шәхес һәм гадәттән тыш көчле драматик финал. «Пугач явы» пьесасында шул чор картиналары,
вакыйгалары шактый тулы булып күзаллана.
М. Галәү романнарының нигезенә салынган вакыйгалар, фактик материал шулай ук татар
халкы тормышының тарихи сәхифәләреннән гыйбарәт: 1887 елгы ачлык фаҗигасе һәм ул китереп
чыгарган үзгәрешләр. 1897 елгы халык санын алу һәм шуңа бәйләнешле баш күтәрүләр;
чарасызлыктан бәргәләнгән халыкның бер төркеме үткән фаҗигале юл — Төркиягә күчеп китү, андагы
тормыш. Өченче һәм дүртенче кисәкләрдә автор 1905 һәм 1917 елгы революцияләрне тасвирларга
тели, шуны планлаштырган була. Язылып бетмәгән әсәрләр, өзелгән гомерләр. Бу көннәрдә без шул
турыда да уйланабыз. Булган байлыкны туплау, җыеп бастыру, югалганнарын эзләү эше дәвам итә.
Укучы кулында, китап киштәләрендә Мәхмүт Галәүнең рус һәм татар телләрендә бастырган
«Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр» тарихи романнары.
Йөз еллыгы уңае белән Татарстан китап нәшрияты хикәяләр һәм пьесаларын туплап
«Төеннәр» исемле җыентык бастырып чыгарды. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих
институты әзерләп бастыра торган «Татар әдәбияты тарихы» дигән хезмәтнең дүртенче томына М.
Галәүнең иҗаты турында бүлек кертелде. М. Галәү иҗаты мәктәпләрдә һәм вузларда өйрәнелә. Бу
фактлар бай һәм үзенчәлекле мирасның әдәбият тарихында тәкъдир ителүе, рухи байлык булып
яшәве турында сөйли. Әдипнең иҗат мирасын туплау һәм өйрәнү эше дәвам итә.