Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАШЫЙК БУЛУ БӘЛАСЕ


Киләсе мда да журнал редакциясе укучыларны -Әдәби., жирос рубрикасында күпгасырлы
әдәбиятыбызның күренекле ядкарьләре белән таныштырып баруны кулда тота Шуларның
берсе — XV111 гасыр татар прозасының гүзәл үрнәге булган хикәятләр җыентыгы —
«Мәҗмугы-л-хикәят» Зур күләмле бу кулъязма китапка сюжетлары бетен Канчыгышта һәм
Европада популяр булган берсеннән-берсе .мавыктыргыч 33 хикәят теркәлгән Җыентык 1775
елда Себердә. Тобол губернасы Тара әязендә. бараба татарлары арасында яшәгән
Мохәммәдрәхим бине Рәфыйк Казани тарафыннан тезелгән һәм күчереп язылган
Мехәммәдрәхим үзе Татарстанның хәзерге Арча районы Ташкину авылы кешесе
Гыйбрәтле язмышлы бу китап ерак юллар утеп. Мвхәммәдрәхимнең туган ягына кайтып
җиткән, яратып укылган, күчерелгән Ташкичүнең күршесе генә булган Кысна авылыннан
табылып. 1963 елда Г Ибраһимы исемендәге Тел. әдәбият һәм та рих институтының фәнни
архивына тапшырылган
Җыентыктагы хикәятләр эчтәлекләре һәм тезелешләре белән бот^н доньяда мәшһүр «Мең
дә бер кичә- хикәятләренә охшаган шул ук горле гажәеп малуаралар. мәхәббәт вакыйгалары,
яхшылык һәм яманлык Kopaiue Әмма -МеҢ‘дә бер кичә»дән аермалы гына түгел, хәтта капма-
каршы буларак. - Мәҗмугы-л-хЫ&ят* та хатын- кызларның хыянәтләре түгел, ә тарле
катлаулы, авыр хәлләрдә дә ■уД^ләрен саклап. мәхәббәтләренә, сойгән ярларына тугрылыклы
булып калулары сурәтлән.»
Без «Шаһ кызының юлчыларга спйләгән хикәятеннән взек тәкьдим итәбез
Кыз егетләргә әйтте: «Әгәр мин башымнан кичкәннәрне ул бичара картның хакы өчен
сөйләсәм, ярармы9 — диде Егетләр -Хөкем сезнеке-. - диделәр Кыз сүз башлады -Мин унөч
яшемдә идем Бер көн базар уртасыннан үтеп бара идем Бер тегүченең улын күрдем, остаханәдә
бер нәрсә тегеп утыра Күрүем белән чын күңелемнән гашыйк булдым, шулкадәр аякларым
хәлсезләнде, остаханәдән аягымны алырга көчем калмады Бер ничә кәнизәк һәм кадимнәр
янымда иделәр Базарда рисвай булам* дип. йөз хәйлә белән үземне туктаттым
Өйгә кайттым, әмма әүвәлге хәлем калмаган иде инде Гыйшык уты көннән-көн газаплап,
күңелемне учагыннан чыгарып ялкыны күккә күтәрелде. минем намус һәм сабыр-түземлегемне
көйдерде, ахры алла белән ант итәм. сөягемә кадәр җитте ТЪкатьсез булып серемне сөт анама
әйттем Ул әйтте: -Моңа чара булыр, син әле яшь. гыйшык тотуны әле белмисең*.— дип. мине күп
үгетләде, шелтәләде Сөт анамның сүзен колагыма элмәдем
Кыскасы, бер хадимгә тегүче егетнең билгеләрен әйттем алып килергә җибәрдем Хадим
барып, алып килде Мин аның йөзен һәм гәүдәсен күргәч, һушымнан китә яздым мең хәйлә белән
үземне туктаттым Төрле төстәге беркадәр парчаларны алдына куеп әйттем Берничә күлмәклек
кис дип Үтенечем шул иде. «кеше начар уйламасын дип. шул сылтауны таптым
Ул — яхшы холыклы әдәпле егет оялы п һәм тарсынып кына ул парчаларны кисте, эшеннән
бушагач, китәргә теләде
Мин әйттем -Безнең гадәт һәм йолабыз шундый кем дә кем безнең сараебызга килсә,
ризыктан авыз итми китмәс* дип. алдына ризык китереп куйдым Ул. башын иеп әдәп белән
ашамлыктан авыз ит.» башлады Мин итне үз кулым белән кисеп, алдына куяр идем Ул егет бу
тыйнаксыз хәрәкәтләрне күреп, башын күтәреп -ләхәүлә- укыр иде
Шул рәвешчә, өй аулак иде Берничә кисәк авызына салдым үземә таба тартып һәм ңочаклап
шикәр иреннәреннән бер үптем Ул диндар, тыйнак егет минем бу'әдәпсез эшләремне күргәч әйтте
-Әй ай йөзле хур кызы' Ходайдан курыкмыЙсыңмы мондый яман хәрәкәтләр кыласың Ул сер ләрне
һәм бөтен яшерен нәрсәләрне белүче күреп тора бит Минем ачуым килде. - куркытам дип. пычак
белән селтәндем Калага каршы ул мескеннең бугазына тиде шунда ук егылды җан бирде
Мин бу фаҗигале вакыйганы күрдем эчемдә ут кабынды төтене тамагымнан чыкты Хәйран
булып борчылып, шунда ук сөт анамны чакырдым вакыйганы белдердем