Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ДОШМАН», «ДЕМОН» ҺӘМ БАШКАЛАР...


оссия Совет Федератив Социалистик Республикасы исеменнән Роберт Әнәс улы Новиковны РСФСР Җинаять кодексының 146 нчы статьясы, «б» һәм «д» параграфларында каралган җинаять эшләүдә гаепле дип табарга һәм дүрт елга ирегеннән мәхрүм итәргә, гомуми режимдагы хезмәт белән төзәтү колониясенә җибәрергә 145 нче статьяның икенче өлешендә каралган җинаять эшләүдә гаепле дип табылган Роберт Рөстәм улы Хәмидуллинны ике елга ирегеннән мәхрүм итәргә, әмма җәмгыятьтән аермыйча да төзәтү һәм тәрбияләү мөмкинлеген искә алып, җәза срогын ике елга кичектереп торырга, балигъ булмаганнар комиссиясе аша җәмәгать тәрбиячесе билгеләргә'
Талап алган әйберләрен ияләренә кире кайтарырга
Гаепләнүчеләр эскәмиясендәге ике яшүсмернең йөзләре агарып калды Бер-берсенә карамаска тырышып, икесе дә судьяга текәлделәр
Юк! Юк! Болай булырга тиеш түгел иде бит Нәрсәдер әйтер, ниндидер йомшартучы, ярлыкаучы чараларны тагын искә алып үтәр кебек
Әмма судья бүтән дәшмәде Кулындагы хөкем карарын өстәлгә салып, озак дәвам иткән утырыштан арыганлыгын белдергәндәй, сул кулы белән маңгаен сыйпап алды Аның янындагы халык утырышчылары нәрсәдер пышылдаштылар, ярым буш залдагы шаһитлар һәм якыннары, кызыксынып кергән кешеләр урыннарыннан күтәрелә башлады
— Суд утырышы шушының белән тәмам
Әле һаман ниндидер могҗизага, үзенә ниндидер ташлама буласына өмет итеп, үзен аз булса да жәлләячәкләренә өмет итеп утырган Роберт Новиков шунда гына, кире кайтарып булмаслык аяныч белән, инде процессның тәмам булуын аңлап алды
Бетте! Барысы да бетте! Хөкем залындагы кешеләргә, сары тактадан ясалган аркалы озын эскәмияләргә, тәрәзә аша күренеп торучы йортларга күз салды Кышкы кояшның кичке шәфәкъ балкышыннан сирпелгән нурлар бүлмәдәге бар нәрсәне кызылсу төскә буяган Әйтерсең лә. алар да әле өметләнә. Роберт белән бергә газаплана, аның кичерешләренә кушыла Берничә мизгел эчендә җәзаның котылгысыз икәне дә. залдагыларның да. судья һәм утырышчыларның да инде берни белән дә ярдәм итә алмавы башына барып җитте Күзләре залда утыручы әбисенеке белән очрашты Кулъяулык чите белән күз кырыйларын сөртүче әбисенең куллары калты-ранганын абайлап өлгерде һәм бөтен хөкем процессы буенча үзен болар- дан өстен, горур һәм бернигә исе китмәс супермен итеп күрсәтергә теләп утырган егет, кинәт кенә үзенең тез буыннарының ниндидер бер җирәнгеч хәлсезлек белән йомшап китүен, бармакларының дерелди башлавын сизеп алды Әле генә кәгазьдәй агарган битенә кызыллык йөгерде, колаклары кызыша башлады Янында утырган адашы Роберт Хәмидуллинга. яшьләренә тыгылган әбисенә тыелгысыз, бер сәбәпсез ачуы кузгалды
— Әйе. мин гаепле, гаепле Тик бер юлга гафу итегез' Аермагыз мине дусларымнан, мөмкинлек бирегез миңа кешечә яши башларга' Төзәлермен мин. төзәлермен' Шаяру гына, уен гына иде бит болар,—дип кычкырасы ялварасы килде — Нигә бу судьялар шулкадәр кырыс нигә кешене гафу итә белмиләр икән” Моңа кадәр өйдә дә үзе укыган интернат-мәктәптә дә барысы да ничек җиңел шома бара иде ләбаса Тотып бер ачуланырлар.
Р
я булмаса, күп дигәндә, «икеле» куярлар иде дә. шуның белән барысы да бетәр иде...
Һаман ышанып җитми иде әле ул. Болар барысы да бер куркыныч төш кенәдер Өйдән
милиция килеп алу да. сорау алулар да. тикшерүче кабинеты да. төрмә камерасы да. һәм
ниһаять, бу суд та чын түгелдер
Шушы уйларына икенчесе килеп кушылды. Әллә нинди зәһәрлек белән сорады ул:
— Ә шәһәр урамнарында кеше талап йөрүләрең чынмы’ Бугазларына пычак терәп
яшьтәшләреңне, үзеңнән кечкенәләрне чишендергәндә алар нәрсә хис итте икән’ Өерегез белән
кысрыклап акча даулаганда алар нәрсә кичерде икән’’ Җавап бир! Аларны кызгана белдеңме’
Кешеләргә миһербанлык күрсәттеңме?..
Бу сорауларны, әллә каян, миенең ниндидер билгесез караңгы почмагыннан яңгыраучы
сүзләрне ишетәсе килми иде аның Тик бу сүзләр читтән түгел, ә эчтән килә, кайтаваз шикелле
дулкын-дулкын булып, кыяларга бәрелеп сынган, бәргәләнгән дулкын булып калтырана, с орый,
таләп итә:
— Аларны кызгана белдеңме’ Үзеңнең кушаматың «Дошман» булганга горурланып
йөргәнеңне хәтерлисеңме’ Ә «дошман» сүзенең нәрсә аңлатканын беләсеңме’ Нәрсә ул. кем ул
дошман!
Бу сүзләрнең вөҗдан сүзе, күңелендә йоклап яткан намусның уяна башлавы икәнен аңлый
алмый иде әле ул. Хәер, аны аңлаудан әлегә ул шактый ерак Уйланыр вакыты да. урыны да алда
Озын-озак дүрт ел эчендә ниләр уйланмас та ниләр генә кичерелмәс!..
— Суд бетте! Киттек!
Янындагы солдатларның берсе эндәшә икән Уйларын шул бүлде Җанга авырттыргыч яра
ясап, әрнеткеч сызлау өстәп торган уйларының бүле нүенә хәтта сөенеп куйгандай булды
Үзеннән ике-өч яшькә генә өлкән солдатлар сагы астында якты залдан чыгып, суд бинасының
ремонт бара торган караңгы һәм кысан коридорына атлады
Күз кыры белән генә, җәза срогы ике елга кичектерелгән Роберт Хәми- дуллинның чыгып
китүен күреп калды Тик тегесе аңа борылып карамады. Әллә карап та инде күрмәмешкә
салышты. Новиков әлегә моны аңларлык хәлдә түгел, аның үз кайгысы кайгы, үз уйлары җанын
кыйный Хәер, карамаса да. берни әйтә алмыйсың. Хәзер алар тормышның икесе ике ягында.
Шушы кечкенә генә залда ук инде дөнья икегә бүленгән. Бер ягында яктылык. ирекле тормыш,
дуслар, уку. хезмәт, үзеңчә яшәү мөмкинлеге, икенче ягында исә тоткынлык
Әле кайчан гына аерылмас дуслар исәпләнгән ике адашның юллары шулай аерылды
Дуслык' Хәер, урамда бергә тырай тибүне дуслык дип атап, бу бөек төшенчәне
мыскылламыйбызмы соң?'
Үпкәсен, ачуын һәм гарьлеген эченә йотты Роберт Әле кайчан гына барысы да үтәр,
яшьлектәге бер шаяру гына булып калыр иде кебек Әмма шаяруның да чиге бар икән! Уеннан
уймак чыга дигән сүзләр шулмы соң әллә’
Әнисе оештыра торган эчкечеләр мәҗлесендә үзләрен бәйсез һәм тәкәббер тотарга
яратучы ир-атларның, бераз төшереп алгач, гитара чиртеп «черный ворон» дип җырлаганнары
исенә төште Менә кайда икән ул җырларның асыл мәгънәсе Әнә хәзер үзен дә шундый машинага
утыртып каядыр алып баралар Ә башта уйлар айкала, тәмәке төтене белән тулган сөремле
бүлмәләрдә ишеткән түгел, ә башкалардан, өлкәнрәкләрдән әйтелгән кисәтүләр яңара.
Әйе. әйе! Кара эшләпә кигән күзлекле абзый нәкъ менә шулай: «Уеннан уймак чыгар дип
уйламыйсызмы’*—дип сораган иде. Әй. ул чакларны кире кайтарып булса!..
Көзге караңгы кичләрнең берсе иде ул Иртәдән башланган вак. әллә нинди сыек
яңгырның туктарга исәбе юк Шәһәр өстендә инде утлар кабынган Юёш асфальтта үткән-сүткән
машиналарның нуры чагыла, төрле төстәге неон рекламаларның яктылыгы күлдәвекләр өстендә
дерелдәп кабатлана. Әмма көн ямьсезлеге дә. муенга агып төшеп, тәнне чиркандырып торучы
вак тамчыларның салкынлыгы да тәэсир итми аларга. Урам тулы халык! Кешеләр эштән кайта.
Ә алар—«Дошман». «Демон». «Штопор». «Монах», •Седой»һәм башкалар әнә шул тар
тротуарларны иңләп киләләр Бу урамнар чатлар, мәйданнар аларныкы! Әйе. аларныкы!
Аларның үзләре генә
белгән дөньялары, үзләре бүлеп алган биләмәләре бар Башка малайлар тыгылып карасын!
Хәер, алар кебек төркемләп йөрүчеләр күп түгел Кемнәрдер укый башлады, кемнәрдер эшкә
керде Ә шушы урамнарга хуҗа булып калган «Дошман» әле бирешми Хужа булу хисе исертә
иптәшләренең бердәмлеге, якынлыгы йөрәген җылыта Берсен-берсе уздырырга тырышып
кычкырып сөйләшәләр, көлешәләр «Дөнья безнең кулда. Алда бетмәс-төкәнмәс яшьлек, көч.
д әрт1»
Шулай күпме барганнардыр, кайсыдыр әйтә куйды
— Нәрсә. «туган»нар. әллә җылынып алабызмы’
— Ә сәмәнең күпме соң’
— Ил төкерсә, күл була.— дип җавап кайтарды арадан берсе. Тапкырлыгына масайгандай,
үзе үк кычкырып көлеп җибәрде
— Җитмәсә, «шакалить» итәргә дә була. Безнең «Монах» оста мондый эшкә
«Монах», ягъни Роберт Хәмидуллин. үзенә аерым игътибардан тагын да кәпрәеп китте
ахры, тавышын калынрак чыгарырга тырышып җавап кайтарды
— Җитмәсә, момент оештырабыз аны
«Шакалить» итүнең нәрсә икәнен барысы да яхшы белә «Балалар дөньясы» универмагы
янында кечерәк яшьтәгеләрне сагалап тору дигәнне аңлата ул Ялгыз бала килеп чыгуга уратып
алалар да. күпме акчасы бар — кесәсен бушаталар Күп чыкмый чыгуын, әмма утыз-кырык
тиеннән дә шактый җыела Исән-имин котылган малайлар исә артларына да карамый элдертәләр
Хәер, бер ялгызың алты-җиде үсмергә каршы торып кара'
Ул көнне аңа ук барып җитмәде җитүен һәркайсының өйдән эләктереп чыккан «сәмәне» бар
икән Кесәдә йөри-йөри таушалып, бөгәрләнеп беткән берлекләр, сүрән яктылыкта салкын
елтыраучы көмешләр, саллы бакырлар Новиков учына җыелды
Аракы кибете янында сузылган чиратка басуның мәгънәсез икәнен беләләр Шуңа күрә
арада иң озыны булган Новиковның үзенә кәсепкә керешергә туры килде
— Абзый кеше, бер-ике «бормотуха» алып чыгып бир әле.— дип эндәште ул өстенә нейлон
куртка, башына ниндидер төссез кепка кигән ирләрнең берсенә
— Нигә үзең басмыйсың? — дип сорады тегесе
— Әнә ич. «мент»лар тора Кертмәсләр
— һа. алар сиңа карый дип беләсеңме” Аларга исерекләр кирәк
— Ну... Болай ышанычлырак Әйдә. брат, кысмырланма.— дип әшнә ләрчә тонга күчте
Роберт, әңгәмәдәшенең артык нәзберек түгел икәнен чамалап
— Бир алайса .
Бераздан кулларына ике портвейн эләккән яшүсмерләр якындагы йортларның берсенә,
ярымкараңгы ишек төбенә кереп киттеләр Шешәне, чалбарын бушата төшеп, корсагы янына
тыккан иде Аның шома салкынлыгы ничектер чиркандыргыч тәэсир итте Робертка Хәер, бер-ике
йотым ясагач, чиркангыч суыклык юкка чыгачак Монысын белә ул Күз алдында әнисенең эчеп
шешенгән йөзе пәйда булды Әнә ул елмаеп гәүдәсен туры тотарга тырышып Роберт янына килә,
аны кочаклап, сөяргә маташа Авызыннан әшәке ис аңкый Роберт аны төртеп җибәрә дә
бүлмәнең икенче почмагына китә Ә әнисе, кызарган күзләреннән яшь агызып, үзенекен, эчкән
саен кабатлый торган сүзләрен тәкрарларга керешә
— Син минем йөрәк парәм, минем хатам да. шатлыгым да
Исерек телдән әйтелгән бу сүзләр инде Робертка тәэсир итми Күп кабатлаудан шомарып,
мәгънәсезләнеп беткән алар Хәер, әнисе Роберт белән күрешеп, очрашып торырга бик
ашкынмый Нишләптер, назлы, чын күңелдән яратып әйткән сүзләрен дә, ана мәхәббәтен дә
хәтерләми ул Я әбисендә, я әбисенең әнисендә елап калганы, әнисе чыгып киткәндә кулын
сузып, очкылык тота башлаганчы үксегәне генә әллә нинди яман төш шикелле исенә төшә Ә үсә
төшкәч. Дербышкидагы интернат-мәктәп. үзе шикелле үк һәрнәрсәгә шикләнеп, менә-менә
әтием я әнием килер дип көне-төне билгесез көтү, нәрсәгәдер өметләнү белән яшәгән малайлар
һәм кызлар Үскән саен өметләр кими барды Кайчандыр бер-берсенә маңгай астыннан шикләнеп
карап торган малайлар үзләренең башкалардан аерымлыкларын хәтта өстенлекләрен аңлый
башладылар ахры Монда һәркем үзенә үзе
хуҗа Монда көч һәм кыюлык кирәк! Баш бирмим, кыерсытмасыннар дисәң. үзеңә дә башкалар
шикелле булырга, йодрыгыңны эшкә җигә белергә кирәк Укытучыларга, тәрбиячеләргә
әләкләргә ярамый Бусы — язылмаган закон Кемнең дә булса шундый гадәтен сизеп алсалар,
аңа көн юк. Укытучылар— дәрестә, тәрбиячеләр дәрестән соң берничә сәгать синең янда була
Ә башка вакытта үз көнеңне үзең күрәсең Телисең — укы. телисең — тырай тибеп йөр ..
Подъезд тәрәзәсе төбенә килеп урнаштылар Роберт инде тән җылысы белән җылына
башлаган яшькелт шешәне суырып чыгарды, әнисе янына килеп йөрүче ир-атлардан күргәнчә,
фыртланып, бөкене тешләре арасына гына кыстырып тартып алды да ике-өч йотым ясады.
Җылымса портвейн әйләнә буйлап кулдан кулга китте.
Озак йөрүдән ярсынган үсмерләр тынычланып, берсен-берсе бүлдерә- бүлдерә. әңгәмә
корып җибәрделәр
— Кара әле. "Дошман» берәр җиргә урнашмадыңмы? — Бу сорауны "Монах», ягъни Роберт
Хәмидуллин бирде.
— Урнашты ди
— Нәрсә, әллә теләмисеңме?
— Бар. урнашып кара.— диде Новиков ачу белән һәм теш арасыннан чертләтеп идәнгә
төкерде — Китапта гына бит ул барысы да ал да гөл Ә үзеңә килеп терәлсә, нәрсә икәнен тиз
белерсең
— Сөйлә инде, кайсы заводта булдың? — дип малайлар шаулаша башлады
— Кайсында булса да барыбер түгелмени? Килеп кергәч тә иң элек ничә яшьтә дип
сорыйлар. Нинди һөнәрең бар. имеш.— диде Роберт, сүзләрен сузып-сузып. малайларга таныш
булмаган берәүне үчекләргә теләгәндәй — Кайсы училищеда укыдың, янәсе һөнәрем юк.
интернатта сигез класс бетердем, уйбиш тулды, дигәч, йөзләре үк үзгәреп китә. Бездә, имеш,
сезгә ярардай эш юк Менә, һөнәр училищесы тәмамлаган булсаң, табар идек Тагын берәр елдан
килерсез Бәлки нәрсә дә булса табарбыз, янәсе.. Ә миңа бит бүген, хәзер кирәк Хәзер!
Роберт ачу белән шешәне тартып алды һәм инде төбендә генә калган болганчык сыекчаны
тамагына койды Сүзне дәвам итәргә мөмкинлек бирмәделәр Ишек ачылып ябылды һәм башына
кара эшләпә, өстенә озын плащ кигән, кулына кәкре башлы таяк тоткан күзлекле берәү килеп
керде Ул башкалар шикелле, күрмәмешкә салышып, малайлар төркеме яныннан җәһәт кенә
узып китмәде, киресенчә, туп-туры алар янына юнәлде
— Нәрсә, егетләр, күңел ачабызмы? — диде ул ничектер үз итеп һәм дустанә булырга
тырышып.
Үткән-сүткәннәрнең күрмәмешкә салынуына, я булмаса. ачуланып кычкырынуына күнегеп
беткән үсмерләр шикләнеп ир-атка текәлделәр. Берсенең авызыннан бер сүз чыкмады
— Нигә дәшмисез, алты-җиде кеше берәүдән курыкмыйсыздыр ич?!
— Юк. курыкмыйбыз! — Малайлар көлештеләр Бу кешенең ниндидер сабыр тынычлыгы, үз
итеп сөйләшүе арадагы киеренкелекне алып ташлагандай булды
— Алайса, сезнең белән сөйләшергә ярыйдыр бит
— Ә нигә ярамасын ди?!.
— Бер сорау бирим әле Полк командиры итеп билгеләнгәндә Аркадий Гайдарга ничә яшь
булган? Беләсезме?
__ ?!
Малайларның иңсәләрен җыерып, бер-берсенә карашып алуларын күргәч, ир кеше сүзне
үзе дәвам иттерде:
— Уналты Нәкъ уналты яшьтә була. Ә сезгә ничә яшь’
— Унбиш..
— Уналты...
— Уналты ярым...
— Сез дә командир була алыр идегезме? — диде ир кеше — Шул хакта уйлап караганыгыз
юкмы7 Ни өчен уналты яшьлекләр гражданнар сугышында. Бөек Ватан сугышында олылар
башкара алмастай эшләрне үтәп чыккан? Аларга ышанганнар, аларга куркыныч заданиелар
биргәннәр Өлкәннәр белән иңгә-иң торып илгә файда китерү өчен тырышканнар Ә сез?..
— Нәрсә ә без- Безгә кем задание биргән’ Кемгә кирәк без? — дип ачу белән җавап
кайтарды Новиков — Олыларга, сезгә сөйләү рәхәт ул.
Аны -Штопор* бүлдерде
— Борчылма. Робик Син дә командир ич Безнең командир'
Новиков баягы ачуын басып, таныш түгел кеше белән ризалашкандай әйтеп куйды
— Ә нигә булмаска! Билгеләп карагыз!
— Менә мин дә шуны әйтергә теләгән идем Әмма нигә билгеләгәнне көтеп торырга91
Үзегезгә шөгыль таба аямыйсызмыни9 Ә болай төркем- төркем җыелып. кеше куркытып йорүдән
нинди мәгънә9' Кемгә файда сезнең болай йөрүдән9 Үзегезгәме, кешегәме әти-әниегезгәме9
Пыскып яшәмәгез' Пыскып янган учакның җылысы булмый аның
Таныш түгел кеше, үзе дә сизмәстән. Робертның авырткан ярасына кагылды
— Нигә әле сез безгә мораль укыйсыз9 Кем сорады сездән9
Үсмерләрнең ачуы кабара башлаганны сизгән ир-ат арткарак чигенде
— Ну-ну! — диде ул кисәтүле тавыш белән — Мин милиция чакыртырга да күп алмам
Уеннан уймак чыкмасын!
Башланмаган икенче шешәне кыстырып, малайлар шаулашып чыгып киттеләр Эшләпәле
кеше башын чайкап, аларга карап калды
Төркем икенче подъездда урнашты
— Минем яшьтә булып, үзе эшкә урнашып карасын иде ул.— дип уйлап алды Новиков Һәм
әле күптән түгел генә Вахитов районы халык судында булып үткән күренеш ирексездән
хәтерендә бөтен ачыклыгы белән яңарды Кемне хөкем итәләр диген Әнисен — Татьяна
Новикованы
Үзе өчен күп яңа нәрсә беЛде ул анда Билгесез Үтисенә дә, яңа яклары белән ачылган
әнисенә дә күңёлендә рәнҗү катыш ачу уянды
. Суд председателенең сүзЛӘре һаман да колак төбендә яңгырап тора кебек
— Новикова Татьяна Александровна — 1955 елда туган 1971 нче елда, тугызынчыда
укыганда, классташыннан бала тапкан 1975 нче елда кияүгә чыга, оч елдан соң ире ннән аерыла
1980 нче елга кадәр заводта эшли, аннан соң - - төрле җирләрдә Хәзер беркайда да эшләми
1983 нче елдан бирле, төрмәдән кайткан Игорь белән, язылышмыйча гына, ир белән хатын
булып яшиләр 15 яшьлек малае интернатта тәрбияләнә
’ 1986 елный май азагында иренең әнисе белән бер танышларының өенә үтеп керәләр һәм
түбәндәге әйберләрне урлыйлар Кара портфель — бәясе 10 сум. -олимпийка- блцсе 10 сум.
зонтик — бәясе 30 сум шарф — бәясе 50 сум. ике пар перчатка — бәясе өчәр сум. чәшке бүрек
— бәясе 120 сум Болардан тыш ике банка куертылган сөт. бер шешә көнбагыш мае бер банка
иваси консервы
Үзен интернатка илтеп тыккан әнисенең шөгыльләренә шунда гына күзләре ачылды
Робертның Ә барысы да әйбәт кебек иде бит Каникулларга кайтканда -Эшлим, улым, эшлим
Менә хезмәт хакын гына алыйм да-.—дип ничек сөйләнә иде. юкса
— Әни. миңа да кроссовка алыйк әле'
— Алырбыз, улым, алырбыз
- Ә син мине интернаттан алырсыңмы9
— Алырбыз, алырбыз, улым
Җаваплары шулай ышандыргыч һәм беркатлы иде аның Вәгъдәләр ява. әмма берсе дә
үтәлми
Әнисе кулга алынган, шаһит сыйфатында сорау алуга чакырыла башлаган көннәрендә
үзенең язмышы, үзен ни көтүе турында ачыргаланып уйланды Роберт Тик үтәлмәгән
вәгъдәләрдән, өлкәннәрнең күз йомуыннан Гүздә — бер. эштә икенче төрле булуны күрүдән
ваемсызлыкка гадәтләнгән күңелендә һаман бер өмет яшәде барысы да үтәр әле. бетәр әле Бер
мин генә түгел' Бер мин генә түгел'
Әмма бу вакытта инде аны күптән милиция эзли иде Бауман районы милициясе Вакыт
тәгәрмәчен кирегә әйләндереп булмый Вакыйгалар да. тәгәрмәч калдырган эз шикелле бер-
берсенә тоташып кил.» Аларны өзеп булмый Кылган гамәлеңнән икенче, өченче, дүртенче
вакыйга үсеп чыга
Җәй урналары иде Бауман районы эчке эшләр бүлегенә яшүсмерләр дән гаризалар керә
башлады Эчтәлеге бер - - көпә-көндез, шәһәр уртасында
пычак яки башка корал белән янап, чишендергәннәр, әйберләрен талаганнар Гаризаларда
талаучыларның төс-бите түгел, ә ничек киенүе сурәтләнгән Тик шәһәр урамнарында нәкъ менә
шулай киенгән яшьләрнең йөзләрчә меңнәрчә булуын искә алсаң, тикшерүчегә тотыныр өчен
җеп очын табу шактый кыен иде. Барысы да мода галәмәте Зыян күрүчеләр, ни эшләптер.
күзләренә иң беренче чалынган билгеләрне генә язганнар Аягында кроссовка, өстендә
«олимпийка» Фамилияләре дә. исемнәре дә билгеле түгел — бары тик кушаматлар
Тикшерүче, кече лейтенант Элембаев янына Казан техникумнарының берсендә укучы
Рәфикъ Габдуллинны чакырды.
— Әйдәгез, тагын бер кат ул көнне баштанаяк искә төшерик әле кайда очраштыгыз,
нәрсәләр турында сөйләштегез? Бер генә детальне дә онытмаска тырышыгыз! — диде ул
алдында утыручы чандыр егеткә.
— Егерменче июль иде ул. Көндезге сәгать берләр тирәсе. Кинога бара идем Бауман
урамында яныма унҗиде яшьләр тирәсендәге озын буйлы бер егет килеп туктады. Тик торганда
«Син кайсы районнан, малайлар төркемендә йөрисеңме9» — дип сорады.
— Нәкъ шундый сүзләр белән әйттеме ул?
— Юк. ул башка төрле сүзләр белән сөйли.
— Шул сүзләр беләнрәк сөйләргә тырыш. Кешенең сөйләме дә кайчагында күп нәрсә бирә.
— «С пацанами мотаешься?» — дип сораган иде инде ул.—дип дәвам итте Рәфикъ — Мин
аңа беркем белән дә йөрмәгәнемне, кайда торганымны әйткәч, ул тагын сорау бирде:
— Ә син минем каян икәнне беләсеңме?
— Юк
— Кремльдән мин.— диде ул ниндидер бер яшерен сер хәбәр иткәндәй.
— Булса ни9! Мин бернинди төркем белән дә йөрмим, йөрергә дә теләмим
— Йөргән булсаң, мин сине шушында ук бәреп ташлар идем. Хәер, хаҗәтең шул хәтле генә.
Курыкма, мин сиңа берни дә эшләмәм Бер сорау гына бар Кеше саны өчен Кольцога кадәр бергә
барыгыз әле! Юкса, монда мине кыйнарга мөмкиннәр.— диде бу егет. Ә минем белән ул чакта
унбер яшьләр тирәсендәге күрше малае да бар иде.
Киттек шулай Берничә тапкыр ташлап китәргә дә омтылып карадым. Әмма ул һаман саен
кулымнан тотып: «КурыкмалӘнә Тукай һәйкәле янына гына җитик тә. кире китәрсез».— дип
тынычландырып, ялынып диярлек килде Кем белгән бит аның шундый икейөзле икәнен?!.
Рәфикъ үкенечле итеп, авыр сулап куйды.
— Миңа аның әйберләре дә ул кадәр жәл түгел. Кешенең шундый мә керенә. пычрак
хәйләсенә ышанганыма җаным кыйнала.
Кече лейтенант яшүсмер егет күңелендәге рәнҗүне, аның бу вакыйганы олы бер фаҗига
сыман кабул итүен яхшы аң лый иде. Әйе. намусыңа кул сузудан да тирәнрәк җәрәхәт калдыручы
нәрсә юктыр бу дөньяда.
Егет бераз тын гына утырды һәм яңадан вакыйга агышын исенә төшерә башлады.
— Тукай һәйкәле янындагы бакчада безнең янга тагын бер малай килде. Алар үзара
нәрсәдер пышылдашып алдылар, анысын ишетмәдем, яңасы миңа кулын сузды.
— Әйде. танышыйк! Мин — Витя!
Мин дә кулымны суздым. Шуннан соң тагын беренче егет сүз башлады:
— Әнә бакча артында төзелеш бар. Андагы чокырда Суконка малайлары булырга мөмкин.
Шуларны гына карап килик! Аларны күрсәң, шунда ук чабып китәрсең.
Бу вакытта күрше малае бакчадагы эскәмиядә утырып калды. Без өчәүләп чокырга төшеп
киттек Төшеп җитү булды, егетләрнең беренчесе әллә каян гына пычак тартып чыгарып,
муеныма китереп терәде.
— Ә хәзер олимпийкаңны һәм трикоңны сал! (Минем өстә кызыл, өр - яңа спорт костюмы
иде)
— Салмыйм!—дидем мин Ул пычакны муенга ачу белән тагын да катырак төртеп,
кабатлады:
— Сал! Юкса үзеңә үк начар булыр!
Тагын әллә нинди янау сүзләре әйтте инде ул. исемдә калмаган. Шунысын ачык хәтерлим,
икенче егет аңа берничә тапкыр: «Ташла инде. «Дош
ман- кирәкми чишендермә»,— дип әйтеп карады Үзем дә сизми калдым, олимпийканы тартып та
алды шунда кулымдагы сәгатемә күзе төште. «Командирски» ■ дигән сәгать, туган көнемә бүләк
и ткәннәр иде
Аннан соң берни дә булмагандай, ант итәргә тотынды
— Шушында эскәмиядә көтеп торыгыз. Без «Сәламәтлек» комбинаты янына гына барып
киләбез дә әйберләреңне кире кайтарырбыз
Пычакны исә миңа ташлап калдырды
— Хәзергә синдә торып торсын Юкса мине алып китүләре мөмкин
— Сез көттегезме соң? — дип сорау бирде Элембаев
— Көттек Өченче яртыларга кадәр диярлек көттек Килмәделәр
ТалДуда катнашкан үсмерләрнең берсенең «Дошман* кушаматлы булуы. икенчесенең
исеме Витя икәнлеге генә мәгълүм Хәер, аларның да дөреслеккә туры килүе шикле Җинаять
кылыр алдыннан кем генә үзенең дөрес исемен әйтер икән
Дружиначыларның Куйбышев мәйданы, Тукай һәйкәле янындагы бакчада күзәтеп йөрүе дә
шактый озак бернинди нәтиҗә бирмәде Әмма, кем әйтмешли, сабыр иткән — морадына җиткән
Ниһаять, инде берничә тапкыр ачыктан-ачык талау белән шөгыльләнгән төркем җинаять өстендә
кулга алынды
Җинаять эшендәге нечкәлекләрне, дөреслекне ачыклауга, тикшерүгә озак вакыт кирәк
булмады Эш Бауман район халык судына тапшырылды
Хөкем бара Гаепләнүчеләр эскәмиясендә мөстәкыйль тормыш юлын башлап та җибәрергә
өлгермәгән ике яшүсмер. Судья Ринат Касыймовның мондый эшне беренче тапкыр гына каравы
түгел Мәктәп эскәмиясендә утырырга яисә завод-фабрика цехларында хәләл көче белән хезмәт
итәргә тиешле үсмерләрнең аяныч язмышлары беркайчан да битараф калдыра алмый аны
Әмма җинаять эшләнгән Кеше хокукына, аның кешелек дәрәҗәсенә каршы тупас һәм мәсхәрәле
җинаять эшләнгән Никадәр кызгансаң да. хәлләренә керергә тырышсаң да. законны читләтеп
үтеп булмый Аның каршында бар кеше дә бертигез Ләкин шунысын да онытырга ярамый, һәр
җинаять кинәт кенә эшләнми Бала туганда ук җинаятьче булып тумый Шунлыктан Ринат
Гыйлемьярович иң элек җинаятьнең бөтен нечкәлеклә рен кат-кат тикшерә, чагыштыра,
анализлый, шушы хәлнең килеп чыгуында. җәмгыятькә куркыныч тудыручы кеше үсеп килүдә
кемнәрнең гаебе бар икәнлеген дә билгеләргә тырыша
Хакыйкатьне эзләү турында соңыннан сөйләве генә җиңел ә менә конкрет хокем эшендә
аны табу, ай-һай. кыен, дөреслеккә бару юлында күпме четереклекләр һәм чуалчыклар була! Ә
судьялар ялгыша алмый ялгышырга тиеш түгел Суд ялгышы кеше иреге белән генә түгел,
кайчагында хәтта аның тормышы белән дә бәйле
Менә шуңа күрә дә Ринат Гыйлемьярович судта җинаятьнең ничек эшләнүен, гаеплеләрие
ачыклау, китерелгән матди һәм әхлакый зыянны гына түгел, ә бу яшьләрнең яшәү рәвешен һәм
нинди шартларда тәрбияләнүен дә җентекләп өйрәнергә булды Алар «Эш«кә теркә лгән
беркетмәләрдә дә бар барын Әмма якыннары, туганнары иптәшләре утырган залда тагын бер
кат боларны күз алдыннан үткәрү — аларның күпмедер дәрәҗәдә үзләренә дә кагылганлыгын
искә төшерү булыр Җинаятьче алар күз алдында үскән, өлгергән ләбаса
Бер-бер артлы сораулар бирелә Болгатылган су тынып, аның өстендәге шәүләләр һаман
саен яктырак. ачыграк күренә барган шикелле, унбиш- уналты яшьлек бу үсмерләрнең дә
тормыш көзгесе чынбарлыкны дөресрәк күрсәтә бара.
— Роберт Хәмидуллин. сез Новиков белән кайчан таныштыгыз’
— Бер класста укыган идек Аның кушаматы -Дошман» Тукай скверына берничә тапкыр
килдем Анда «Демон* «Седой», «Штопор- кушаматлы малайлар белән таныштым Мин —
«Монах» Шунда берничә тапкыр йөрдек, вак малайлардан акча алып
Судка Роберт Хәмидуллинның әбисе генә килгән иде
— Робертның әнисе бик яшьли әшәке кешеләр тәэсиренә эләкте шул — дип башлады ул
сүзен Үзенең кылы турында шулай сөйләү авыр ай-һай аныр иде аңа. күрәсең.—Эчә башлады
икешәр-өчәр көн кайтмый йөри Өйдәге әйберләрне урлап сЛтуга хәтле барып җиткәч инде
— Әтисе кайда иде соң?
Судьяның соравына игътибар итеп тормастан. тагын үзенекен дәвам итте
— Җитмеш тугызынчы елда эшләмичә йөргән өчен хөкем иткәннәр иде аны Бер елдан соң
кире кайтты кайтуын Хәзер менә тагын кияүгә чыгып йөри Ә әтисе., әтисе, әле Робертка дүрт
яшь чакта ук үлгән иде
— Хәзер кем белән торасың. Роберт9
Битен каплап урынына утырган әбигә бүтән сүз кушмады судья. Сорауны оныгына бирде
— Мин хәзер әбием белән торам Әниемнең ана хокукын алганнар иде инде Хәзер аның
кайда икәнен белмим...
Ике яшүсмер, ике язмыш Ләкин алар үзләренең рухи гариплекләре белән бер -берсенә
никадәр охшаш һәм аяныч иде Ринат Касыймовка болар инде күптән анык, әмма хөкем процессы
үз чиратында дәвам итә Үсмерләрнең чыгышы, бер караганда, ярлыкау сорагандай, икенче
караганда, иң газиз кешеләренә — әниләренә гаепләү булып та яңгырый кебек.
— Әнием хөкем ителде, хәзер төрмәдә
Роберт Новиковның сүзләре бу Әнисе артыннан тайгак юлга кереп киткән малай тәүбәсе
— Ул мин талап алып кайткан әйберләрнең кайберләрен аракыга алыштыра иде Икенче
һөнәр училищесында укый башлаган идем дә. әниемне утырткач, ташларга мәҗбүр булдым
Әбиләремдә кунып йөри башладым. Стипендия юк Эшкә урнашырга тырышып карадым
Залда киеренке тынлык урнашты Хәтта халык утырышчылары да кү зләрен читкә, тәрәзәгә
төбәгәннәр Язмыш чатында чарасыз калган малайның фаҗигасе һәм мәрхәмәтсезлеге дә.
җаваплылык хисен югалтуын аңлау да катлаулы тойгылар — кызгану катыш нәфрәт хисе уята
иде.
Тагын судья тавышы яңгырады:
— Новиковның законлы вәкиле, әбисенең әнисе нәрсә әйтер?
Сиксән яшьлек Анна Александровна инде мәгълүм булганнарга нәрсә генә өсти алыр9
Сорауны биргәндә аның нинди дә булса яңалык әйтә алуына артык өметләнмәгән дә иде Ринат
Гыйлемьярович Әмма әби. һәр сүзен кистереп, аларны аерып-аерып куйган кебек, куллары
белән һаваны яра-яра сөйли башлагач, нык ялгышканын аңлады
— Әйе. әйтәм. барысын да әйтәм.— дип кереште.ул.
Шактый өлкән яшьтә булса да. әле күзлек тә кимәгән, таза, нык карчыкның талпынуы,
оныгының малаен яклауга, саклауга күтәрелүе иде бу
— Дүрт яшенә кадәр Роберт миндә яшәде.— дип дәвам итте ул.— Аннан соң аны миннән
алып киттеләр, ә җиде яше җиткәч, әбисе интернатка урнаштырды Малай янына берәрсе барып
йөргәндер дип беләсезме?
Әби. җавап көткәндәй, тирә-ягына карап алды Әмма эндәшүче булмагач, элеккеге
кайнарлыгын сүрелдермичә, тагын ярып-ярып сала башлады:
— Юк Беркем дә йөрмәде Чәршәмбе саен мин бара идем. Беркем дә аның тәрбиясе белән
шөгыльләнмәде Ә сигезенче классны тәмамлагач, әнисе үз янына алды Нигә кирәк ул сиңа. Ник
аласың9 дип, сорап карадым Дөресен әйтим аңа аракы һәм «айгыр»лардан башка бернәрсә дә
кирәкми иде Тупаслыгым өчен гафу итегез, йөрәгемә чыдый алмаганга күрә сөйлим Ә ул ә ул
«Әгәр балам булмаса. мине утыртачаклар- дип җавап кайтарды Малай түгел, калкан кирәк иде
аңа Чаршау Качып ятарга
Әби. судья, прокурор, адвокатларга карап, тынычрак тавышка күчте
— Әле сиксән өч-сиксән дүртвнче елларда ук Совет районы милициясенә әйтеп карадым
мин. алкоголизмнан дәваларга җибәрегез дип. Балигъ булмаган баласы барларны җибәрергә
хакыбыз юк. диделәр.
Моннан да ачы фаҗиганең булуы мөмкинме икән9! Карчык, бер әйткәч. барысын да әйтеп
бетерим инде, дигәндәй, яңадан тавышын күтәрде Үз мәнфәгате белән генә, аракы сөременнән
айный алмый яшәгән, баласын да. авыру анасын һәм әбисен дә оныткан оныгына гаеп ташлау
җиңел иде микән аңа91 Әйе. чын гаепләү, кырыс һәм катгый хөкем иде бу Ана хөкеме!
— Ул. ул һәлак итте улымны, ул юлдан яздырды Бала аның аркасында юкка чыкты Хәзер
үзе төрмәдә чери әнә. Мин бер үзем генә яшим, ялгыз карчыкмын Күпме гомерем калгандыр .
Бик. бик авыр миңа, ансыз тагын да авыррак булачак. Үтенәм сездән, алла хакына коткарыгыз
баланы!
Әбинең йөзендә шулкадәр тирән газап билгеләре иде. Ринат Гыйлемь ярович үзен
борчыган сорауны бирергәме-бирмәскәме дип шактый икеләнеп торды. Әмма ачыклык кертми
калырга ярамый
Совет районы милициясенә нинди үтенеч белән мөрәжәгать иткән идегез 7 Шуны
төгәлрәк әйтегез әле
Мин әнисен ана хокукыннан мәхрүм итүләрен, мәҗбүри рәвештә дәваларга
озатуларын сорадым Ә милиция хезмәткәрләре чара күрмәделәр
Хөкем карары белән бергә Совет районы эчке эшләр бүлегенә карата шәхси билгеләмә
кабул ителде
"Суд Новиковның берничә авыр җинаять эшләвенә Совет районы эчке эшләр бүлегенең
хезмәт вазифаларына җавапсыз каравы да сәбәп булган дип саный Хәлбуки, әбисенең әнисе
Анна Александровна аларга берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Татьяна Александровна
Новикованың беркайда да эшләмичә даими эчкечелек белән шөгыльләнүен әхлаксыз тормыш
алып баруын белә торып, аның улына начар йогынтысыннан саклап калу, ана хокукыннан
мәхрүм итү Һәм дәваларга җибәрү буенча чара күрмәгәннәр Моннан тыш Роберт Новиковны
эшкә урнаштыру буенча бернинди ярдәм күрсәтелмәгән
Шуннан чыгып, суд Совет районы Эчке эшләр бүлеге җитәкчеләре игътибарын бәхетсез
гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләр арасында җинаятьләрне кисәтүдә, гражданнарның
гаризалары белән эшләүдә җитди кимчелекләр булуга юнәлтә»
Билгеләмәне суд составы бертавыштан кабул итте
Инде нокта куярга да ярыйдыр иде кебек Әмма күңелгә бер уй тынгылык бирми
Новиковлар. Хәмидуллиннар моның белән генә бетмәс бит Алар урынына яңалары килү
ихтималын беркем дә инкарь итә алмый Кешене кеше итеп тәрбияләүдә кайдадыр хата
җибәрелгән икән, җәмәгать байлыгын урлаучы я булмаса башкача хокук тәртибен бозучы
иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайтуга ук иң тәртипле адәмнәрнең берсенә әйләнер дип кем
әйтә ала’ Андый хаталар, аи-һай озак һәм авырлык белән төзәтелә.
Миңа калса, яшь буынга тәрбия бирүдә без Хезмәтнең, баш хәрефләр дән языла торган
хезмәтнең дәрәҗәсен киметә төштек кебек Унынчы классны тәмамлаганчы кем тырай тибеп
йөри? Яшьләр* Мәктәпне тәмамлагач та. армиядән кайткач та. әле ял итәм дигән сылтау белән
күпме егетләр урам таптап йөри7'
Яшьләр мәсьәләсе дигәч тә. гадәттә, нәрсә турында сөйли башлыйбыз Буш вакытны дөрес
оештыру, ял итү өчен мөмкинлекләр тудыру, яшьләр кафесы ачу. дискотека булдыру Бу
исемлекне әле тагын күпме сузып булыр иде' Теләсә нәрсә турында сөйлибез, хезмәткә
урнаштыру турында гына ләм-мим Әйтәсе килгәнем шул спорт та. дискотека да. башка төрле
күңел ачулар да яшьләр тормышындагы социаль патологиядән алар арасында таралган ялган
престиждан коткара алмый Урамга — урам, кварталга квартал каршы сугышулар, урлашу,
эчкечелек, наркотиклар куллануда шуннан башлана Күптән түгел үзәк газеталарның берсендә
унбиш-унал- ты яшьлек үсмерләрнең үзләре турында ачыктан-ачык язган берничә хаты
урнаштырылган иде Аларны тетрәнмичә уку мөмкин түгел -Унбиш яшемдә мин тормышта
мөмкин булган бар нәрсәне дә: исерткечне дә. наркотик ларны да. сексны да татып карадым'»—
дип яза Пермь шәһәреннән Света исемле кыз. Ростов өлкәсендәге техникумнарның берсендә
укучы Андрей исемле егет группадашларының гадәти көн тәртибен төзеп җибәргән ■ Һәр
иртәбез хәбәр алышудан башлана Кичә кем кайда булган, төгәлрәк әйткәндә күпме эчкән, нинди
таблетка йоткан, нинди кыз белән йоклаган»
Күңел ачсыннар, ял итсеннәр, буш вакытларын кызыклы үткәрсеннәр дип. кул кушырып
утыруның «гүзәл» нәтиҗәләре шушыдыр ахрысы Илебездә барган үзгәртеп кору, яңалык яшьләр
тормышына да үтеп керер дип өметләнергә кирәк Әмма бүгеннән башламасак иртәгә соң булуы
мөмкин Көче, энергиясе ташып торган, белеме теләге булган яшьләрне нигә, хәл кадәренчә,
эшләтмәскә, җәмгыятькә файдалы хезмәткә тартмаска7' Теләге бар чагында! Ул теләкнең дә
озакламый юкка чыгуы мөмкин ләбаса
Бу яктан алганда, мин авыл яшьләрен бәхетлерәк дип саныйм Алар кечкенәдән үк әти-
әниләренең нинди хезмәт белән шөгыльләнүен күреп үсәләр, кул арасына керә башлыйлар
Дүртенче бишенче класс укучыларының әтиләре белән бер комбайнда ярдәмче булып
эшләүләрен күреп гаҗәп
ләнгәнем дә. сокланганым да бар Эшлиләр, хезмәтнең, хәләл кечең белән табылган акчаның
кадерен белеп, аңлап үсәләр Районнан, үзәктән җитәкчеләр килгәндә ул малайларны, әлбәттә,
ярдәмче дип атамыйлар Кайсын яшерәләр, кайсын «әтисе янына карарга килгән» дип кенә
җибәрәләр Авыл малайлары әнә шулай, рәсми кешеләрдән качып-посып. яшеренеп булса да
эшкә өйрәнә дөнья тоткасы булырга әзерләнә Эщлим дип. ярдәм итәм. дип торганда аңа бер
каршы төштең, ике каршы төштең, өченчесендә ул инде теләмәячәк Монысы гасырлар
тәҗрибәсе белән расланган нәрсә
Яңадан шәһәр малайлары турында уйланам Кайсысының гына әтисенең заводта яки
фабрикада ничек, нәрсә эшләвен күргәне бар икән’! Белсә, заводның исемен, әтисенең һөнәрен
белер Ә ул ясаган кайнар детальне тотып караганы, шул детальләрдән җыелган машинаны яки
җиһазны күреп горурлык хисе кичергәне бармы? Юктыр, минемчә Теләгәндә, яшь буында
аталары эше белән горурлык уятырга, лаеклы яшь алмаш тәрбияләргә омтылганда, заводлар
янында укучы яшьләр өчен цех яисә участок ачып булмыймыни91 Килсен, өйрәнсен, эшләсен,
әти-әниләре белән шунда аралашсын! Тик кая ул! Без ул хакта уйламыйбыз, каядыр ашыгабыз,
кабаланабыз Ә эшләргә теләүче яшьләр завод коймасының тышкы ягында кала Аларның хәзер
үз дөньясы, үз мәшәкатьләре Ничек телиләр, шулай яшиләр.
Судта Новиков эше тәмамланганнан соң мин үземчә кечкенә генә тәҗрибә ясап карарга
булдым
— Сигезенче классны бетергән малай сеЗдә эшләргә тели. Дөрес, һөнә ре юк. Әмма бик
эшлисе, өйрәнәсе килә. Андый үсмерләрне аласызмы9 — дигән сорау белән берничә завод һәм
фабриканың кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать иттем Җаваплар күп төрле булды, әмма эчтәлеге бер
— Кирәкми!
— Бездә балалар бакчасы түгел.
— Һөнәр училищесына керсен!
— Андый эш юк шул!
Әгәр тәртибе чамалырак малай дип тә җибәрсәм, минем белән сөйләшеп тә тормаслар иде
Шунысын яхшы аң ладым
Малайлар дигәч, тәртип-тәрбия дигәч, мәсьәләнең тагын бер четерекле ягы килеп баса
Хәзерге балаларга ир-ат тәрбиясе җитмидер кебек Әйдәгез, бергәләп күз алдына китереп карыйк
Бала туды Бер елдан соң ул яслегә, бакчага китте Аннан соң — мәктәп Боларның барысында да
хатын-кызлар эшли Кайчандыр шулай кирәк булган Ясле белән бакчасында шулай булыр га тиеш
тә. Ә мәктәп Кайбер саннарга игътибар итик Татарстандагы 30 мең нән күбрәк укытучының
нибары 6 меңнән чак кына артыгы ир-атлар Инде укытучы булырга әзерләнүче яшьләрне карыйк
Казан дәүләт педагогия институтында белем алучы 2732 студентның 791 генә егетләр. Шул
исәпкә армиягә алынганнар да кергән. Чөнки алар, закон ниге зендә, академик ялда исәпләнә
Гаскәри хезмәт үтүчеләрне чигерсәк, ул сан тагын да кими төшә. Ә педучилищелар турында
сөйләп тә торасы юк Республикадагы ун училищеда нибарысы бер йөзләп егет укый
Уйландырырга, борчырга тиешле саннар болар' Балалар тәрбия процессында ир-атларның кат-
гый сүзен, холкын да өйрәнергә тиештер ләбаса Атасыз гаиләләрдә үсүчеләр бигрәк тә. Ә
андыйлар бездә, кызганычка каршы, шактый Статистик мәгълүматларга караганда, хәзер
илебездәге һәр өч никахның берсе таркалып бара Шәһәр җирендә ул тагын да күбрәк
«Тормышымда кемнән үрнәк алырга9» дигән сүз риторик буш җөмлә генә түгел Әйе. безнең
мәктәпләрдә хезмәте белән укытучыларның да. укучыларның да ата-аналарның да ихтирамын
казанган йөзләрчә хатын-кызлар эшли Дан һәм хөрмәт алар- га' Әмма тулы кыйммәткә ия тәрбия
бирик дисәк, мәктәпкә ирләрне кай-’ тарырга тиешбез. Үзенең яшьлеген искә алган һәркем ир
укытучыларга балаларның аерым бер ихтирам, ихтирам гына да түгел, олылау белән баш иеп
карауларын, үзләренә үрнәк итеп санауларын әйтә алыр иде Нигә без аларны хезмәттән һәм
ирләр тәрбиясеннән мәхрүм итәбез соң әле?!
Язмабызны бөек фикер иясе Карл Маркс сүзләре белән тәмамлыйсы килә Моннан йөз илле
еллар чамасы элек үк ул болай дип язган «Акыллы иҗтимагый стройда тугыз яшькә җиткән һәр
бала җитештерүчән хезмәттә катнашырга тиеш Түләүле җитештерүчән хезмәт, акыл тәрбиясе,
физик күнегүләр һәм политехник укытуны бергә кушу эшчеләр сыйныфын аристократия һәм
буржуазия дәрәҗәсеннән нык югары күтәрәчәк»