ЧУЛПЫ ҖЫРЫ
Талир тәңкә авыр тарта —
Алты мыскылдан арта.
Чулпы, аларны икенче төрле тезмә яки чәч тәңкәсе дә диләр, татар хатын- кызларының
милли киемендә аеруча тотрыклы урын били. Борынгы халык җырларында еш телгә алынуы да
шул турыда сөйли. Биредә тагын бер үзенчәлекне әйтми мөмкин түгел: татар бизәнү
әйберләренә гомумән алганда да яңгырашлы стиль хас: яка чылбыры, хәситә, алка, шул исәптән,
чулпыдагы тәңкәләр, бер-берсенә бәрелеп, үзенчәлекле көй — ягымлы көмеш чыңы тудыра
торган булганнар.
Чулпыны, көндәлек бизәнү әйбере буларак, төрле яшьтәге кешеләр йөрткән. Кыз балалар
өчен, мәсәлән, махсус кечкенә чулпылар ясалган, җиткән кызлар исә берничә тәңкәле һәм
күпсанлы асылма бизәкләр куелганын йөрткәннәр. Өлкән яшьтәге һәм баерак катлаудан булган
хатын-кызлар көянтәле чулпыны ярата төшкән.
Толымга төрле зиннәтләр үрү күп халыкларның милли киеменә хас. Әйтик, рус хатын-
кызларында тәңкә тезелгән тасма, яисә ялтыравык тукыма белән тышланган өчпочмак
рәвешендәге бизәк үрү гадәте яшәп килгән. Ә чулпыга охшаш бизәнү әйберләре исә татарлар
белән мәдәни һәм экономик багланышта яшәгән башкортларда, үзбәк һәм казахларда күзәтелә.
Ләкин тикшерүчеләр һәм белгечләр чулпының Идел болгарлары культурасы мирасы
икәнен ассызыклап күрсәтәләр. Моны борынгы Биләр шәһәрендә алып барылган казу эшләре
вакытында табылган асылма бизәкле, коелган челтәр тәңкәләр дә раслый.
Челтәр тәңкә — чулпыны оештыручы, туплаучы элемент буларак гасырлар буена
үзгәрмичә диярлек килә. Бары тик аның формасы гына, ювелирның зәвыгына яки нинди стиль
белән мавыгуына карап, вазага яки йолдызга охшаш, я булмаса, калаксыман рәвеш ала.
Металлны бөтереп эшләнгән челтәр тәңкәле чулпы аеруча киң таралган. Аның үзәгенә зур
асылташ: алтынсыман кызылсу нур таратучы сердолик, сирәгрәк көмешсыман тау бәллүре яки
шәмәхә балкышлы аметист куела. Мондый челтәр тәңкәләр яка чылбыры һәм хәситә кебек
бизәнү әйберләрендә дә файдаланыла.
Чулпының төрләре күп: алар бер һәм үзара боҗралар ярдәмендә тоташтырылган ике яки
өч челтәр тәңкәдән дә торырга мөмкин. Аларга исә асылма бизәк сыйфатында төрле зурлыктагы
көмеш тәңкәләр беркетелә. Моннан тыш берьюлы ике толымга үрелә торган көянтәле чулпы да
бар.
Чулпы толымга чәчүргечләр ярдәмендә тоташтырыла һәм атлаган саен үзенә хас көй белән
чыңлап тора. Борынгылар чулпы чыңы явыз рухларны куркыта дип ышанганнар. Ләкин
гасырлар үтү белән аның ул вазифасы оны тылган: матурлык, нәфислек, асылташлар уены,
зәркән сәнгате осталыгы кебек сыйфатлары беренче урынга чыга барган. «Татар кызын башта
ишетергә, аннан соң гына күрергә мөмкин» дигән тәгъбирдә чыңлаучы милли зиннәтләрнең
асылы шигъри образ буларак тагын да киңрәк ачыла сыман.
Вера ЦОИ,
Татарстан сынлы сәнгать музее хезмәткәре.