Логотип Казан Утлары
Поэма

АЧЫКТАН-АЧЫК


ПУБЛИЦИСТИК ПОЭМА
Умри, мой стих. умри, как рядовой
В М.лаоагяа*
«Шигыреңнең,— дип,— ник юн рифмасы?»— сорама миннән укучым, яме Лимиты чыккан, фондлар киселгән, запас рифмалар бетеп киткән чак — рифмага кытлык.
рифма — дефицит!
Аннары әле рифма кырырга — станогым да калтыр да кылтыр. илленче еллар башыннан бирле минем бит аны яңарткан юктыр
Тулаем 6олай (вал белән ягъни) шигырь планы үтәлә безнең Әмма шулай да шигырьгә кытлык шигырь — дефицит...
Чын шигырь, димен. . Бик сирәк туа, көттереп туа, җаныңны сыгыл язганда гына — сыйфат мөһере сугарлык шигырь. Ә шигырь кирәк
Аны да. җаным, өчәр ел алдан планга сала бездә нәшрият
Шигырьне, дөрес, ашал та булмый, киеп тә булмый ши)ырьне аны Маяковским әйткән әйтүен коеп куйган бер шигъри юл өчен сүзләр рудасын тонналап актар Ә нигә әле чиләнергә, ди?
Тезмәләп чыккач, ярамаганмы?
«Шаяртасыз сез! Бик күпертәсез
Алай җиңелдән язмас чын шагыйрь...» — дисең инде син, укучым, миңа Үзең диеп үк әйтмим дә болаи
МАРС ШАБАЕВ (1933) — шагыйрь. -Яңа җыр» <Ж«»< «амыш» -Онытма. һ 6 татар һем рус гелларенд» агармас» якын шитыр. китабы авторы Ул ГАССРиың Г Тун», исамендаге Двулет лрамияса лауреаты Казанда яши
(бәлки чынлап та үзең дә шундый?), ә нигә әле синең иптәшең — әйтик, бер Әхмүш, әштер-өштердән деталь кыра да . эш хакы ала, премия ала, исе дә китми?
Димәк, синеңчә, ул да шаярта. Бу «шаяртулар» ил җилкәсенә нинди йөк булып төшә икән соң?
Ә син, укучым, кибетләргә кер: күр әле — анда ни кадәр товар! Аяк киеме — киштә сыгыла... Костюм-чалбарлар — дивизиялек... Пальто-туннарның бәясе кәттә, сукыр тиенлек тормый үзләре. Әле менә тик шушы көннәрдә безнең Казанның бер фабрикасы өч йөзме данә, биш йөзме данә ирләр пальтосы тегеп чыгарган, ә төймәләре—хатын-кызныкы! (Төймә-каптырма дефицит заман! Шуңа еш кына бер каптырмалы шигырь языла, кемдер әйтмешли.) Ә статистик отчетларда бит бар да бик әйбәт, һәммәсе яхшы: план үтәлгән, бүләк алынган...
Ничәмә-ничә миллиард сумлык чималның шулай җилгә очканын статистика безгә күрсәтми!
Димәк, синеңчә, бу да «шаярту?» Ник ул товардан йөз чөерәсең? Шыпыртын гына сорап куясың: «Импорт юкмы соң?..» (Оялуыннан егылып төште «Спартак» теккән аяк киеме!) Ә беләсеңме, җан башына без Америкадан бермә-бер артык аяк киеме ел да тегәбез — сыйфат кына юк...
Кибеттән чык та урамга күз сал, халыкка күз сал: шәрә йөрмиләр. Аякта-башта, эчтә дә өстә — шыфырт та шыфырт — импорт та импорт!
Исән-сау булсын «сорочий базар!» (Бар әле ул, бар!) Исән-сау булсын алыпсатарлар! Чегәннәр генә диеп ялгышма. Яшәсен «фирма!» Ә кибетләрдә елый Казанның «Ирләр өс киемнәре тегү производство берләшмәсемнең (исеме хәтта шигырьгә сыймый) карачкылар да баш тарга торган «затлы» товары — биркасындагы «сыйфат билгесе» акаеп тора.
Бу — безнең фирма...
Әйт син, укучым, ачыктан-ачык;
син миңа үтмәс товар теккәндә, нигә әле мин «тегәргә» тиеш, «чигәргә» тиеш сәнгать әсәре — ихлас чын шигырь?
Я, ярый, булды...
Шаяртуларны бер якка куйыйк.
Иҗат итмәкче идем мин менә ил күләмендә тирән-фәлсәфи, зур масштаблы эпик бер әсәр һәм ул әсәрдә ачмакчы идем бүгенге көнне: үзгәртеп кору, тизләнеш чоры, демократия, кеше факторы, хаклык-гаделлек — болар барысы якты буяулы мисаллар белән сурәтләнергә тиешле иде.
Уй-хыялларың кәгазьдә шома, ә тормышта ул башкача чыга..
Шул зур социаль мәсьәләләрнең үзәгендәге геройларымның социаль йөзен образлы итеп төсмерли генә башлаган идем, фикер чуалды, җырым өзелде. — көндәлек тормыш мәшәкатьләре арага керде
Улым өйләнде
Квартир алды
Барнаулда ул, Алтай ягында Квартирымы?
Г адәттәгечә
Өр-яңабаштан ремонтлау кирәк Яңа фатирны беләсез инде...— мәңгелек тема сатирикларга Яңа фатирга күчү башлана гозер төшүдән сантехникларга, ничә әйтсәң дә, шул Әхмүшләргә Аннары — идән..
Аннары — түшәм..
Аннары — ишек... һәркаида тишек!
Яза бит малай «Вокзалда кебек как идәндә без яшәп ятабыз Әти, булыш, ә?!»
Кибетләрендә мебель юк икән Әйтерсең, монда тутырып куйган! Хәзерге яшьләр түземсез халык аларга булсын тиз һәм сыйфатлы Ә үз эшендә тиз һәм сыйфатлы эшлиме алар — анысы мәсьәлә!
Бала — газиз җан.
Булышмый булмый киттем кибеткә, кулда исемлек Янәсе менә барам да алам Алдың, пычагым!
Айлар буена Казанны айкап, ничәмә-ничә кибет төбендә «башлангыч белем» алдым мин башта. Анда тәртип бер:
яки «төртәсең», яки көтәсең...
Мебельгә кытлык, мебель —■ дефицит!
Кемнәр өчендер ипле вариант — «төртәсең»неме беләсең килә?
Бардың кердең дә, тизрәк «төрттең» дә җан теләгәнең алдың түгел ул.
Мин үзем менә һич «төртә» белмим, тумыштан шундый кимчелекле мин, кибетче теле белән әйткәндә, мин бик «идейный».
Димәк, идеяң-иманың белән, оят-намусың, вөҗданың белән башка вариант сайларга кала — «көтәсең» дигән шул вариантны уртага салып тикшерсәк әгәр, бу язманы да сузарга мөмкин ахырызаман көненә кадәр...
Юк, ахырызаман көненә кадәр Йөрмәдем болай йөрүен үзем, улым йомышын үтәп чыгарга җитте... тугыз ай!
«Бу — кичәге хәл.
Хәзер бит, шагыйрь, яңадан-яңа әйбәт карарлар, яңадан-яңа әйбәт законнар гамәлгә керә...» — дисең инде син
Керүен керә.
Грузчик Әхмүш әле бүген дә кич, эш беткәндә, «төшереп» алгач зарлана шунда үзара гына:
«Бүген мин берне «эшкәрттем» бары, бозылып бара клиентлары
Ә бит эш хакым — бер төкерерлек!
Көне буе син ат күк эшлә дә, таралып төшкән шкаф шикелле, сөякләреңне җыеп алмаслык булып ватыл да—чумарасыз кал.. Шайтанымамы?!»
Әхмүшнең аның фәлсәфә шундый; кереме хәләл, эшләп тапкан мал...
Ә син, укучым, үзгәреш дисең. Бер селтәнүдә булса икән ул! Кемнәргәдер бит үзгәреп тору кирәк тә түгел, иманы-җаны, намус-вөҗданы бербөтен, камил Ә кемнәрнедер үзгәртер өчен — яңадан тудыр!
Шунсыз булмыйдыр...
Ярый, хуш, шуннан...
Инде мебельне кайтартыйк өйгә.
Кибеттә синнән Трансагентлык бюросының фәрештә кызы (ах, елмаюы!)
җиһазны санал, этажны санал километражны өчне арттырып, җиһаз сүткәнгә (сүттеләр ди, кет'), җиһаз җыйганга (җыйдылар, Ди кет'), керфеген сирпел елмайганына бер сумнан өстәл, акча каера (күбрәк каерса— күбрәк сала ул процентын да үз кесәсенә).
«Бар. кайт абэыиаи' Безнең бөркетләр иртәгә илтер, өеңә кертер, җыеп та бирер » «Иртәгәпне син еч көн көткәчтен «Эш нәрсәдә?» — дип, кибеткә килсәң — арба ватылган үгезе үлгән Имеш, фургонның фаралары юн. «бишенче көпчәк,, шартлаган «ки. Әхмүшнең дә бик башы авырта, сиңа барганнар— юлда көрт булган, керә алмыйча кире киткәннәр, яки бөтенләй синең мебельне «төртә» белүче берәү сыптырган? Ә фәрештәнең елмаюларын җен ялаганмы?! — килә чат та пат!
Булмасын инфаркт, валидолың кап
«Ниһаять, килә көтелгән шатлык» — димә әле син, тукта, тыңлап тор: инде мебельне Барнаулга бит озатасы бар. шайтан алгыры' Киттем мин хәзер контейнер юллап Анда да шул ук кибет «тәртибе», анда да шул ук Әхмүшләр икән! Шарты һаман шул «төрт» кенә, абзый!
Әйткәнемчә, мин «төртә» белмимен «Дөньясы шундый аның абзыкай минем икмәккә синең маеңны ягарга куша, Раикин әйтмешли » Якмадым майны икмәкләренә Сыер дуласа, аттан да яман кыланмасам да, берничә түрә ишеген шакып, бер атна-уи көн ары да чабып, бире дә чабыл, ике арада күп киләп сарыл иөри торгач, мин озата алдым әйберләремне
еиә, укучым, бер генә кыйсса сөйләдем сиңа ачыктан-ачык Иң өстә яткан, иң күңелсезен, шигъри томанга төрмичә генә Ялыктырдыммы? Эчпошыргычмы? Ә бит көндәлек тормышыбызда һәрвакыт безгә юлдашкүләгә җанны әрнеткеч ул күренешләр
Эреле-ваклы түрәләрнең син ишек төбендә күпме гомерең
кыскарттың икән, бер дә юк кына йомышың юллап, гаделлек эзләп?
Берәр ни-нәрсәң ватылган чакта (телевизормы, суыткычмы ул, яки гап-гади үтүк-фәләнме) төзәттерергә күпме чиләндең (я мастеры юк, я запчасть беткән, я көе килми синең әйбернең)? Нәрсәләреңне бозып кайтарды яки югалтты, әйтик, «Химчистка»? Үз гомереңдә күпмегә сине алдады икән официантлар?..
Никадәр баналь, күпме чәйнәлгән, таушалып беткән мисаллар болар! Хәтта сөйләргә оят ул хакта, бетерә генә алмыйбыз әмма...
Чөнки болар бит — нәкъ без үзебез! Үзеңне үзең бетереп кара...
Докторлар әйтә (дөрес әйтәләр): тискәре тойгы-эмоцияләр китерә безне стрессларга Син яшәп кара аларсыз гына! Бер-беребезгә үзебез үргән гаделсезлекләр җәтмәсендә без бөҗәкләр кебек тыпырчынабыз...
Әшәкелеккә кытлык юк аңа!
Ул бит һәркайда: зур түрәләрдән-министрлардан ишек төбендә йокымсыраган вахтер-лифтерлар миенә кадәр үтеп кергән ул вирус-микроблар.
Оялмыйбыз да, хурланмыйбыз да — күр әле ничек шомартып-майлап сөйли беләбез кирәк чагында (Ул баналь түгел! Ул таушалмаган!).
сыйфаты начар әйбер эшләнсә — кондициясе килеп җитмәгән, планнар әгәр үтәлмәс булса — коррекцияләп үтибез аны, кычкырып торган ялган отчет юк — бары тик беркадәр а р т т ы р ы п язу, эш урынында әйбер урлашу—урлашу түгел, кыстырып чыгу, иң соңгы нокта, «иң образлысы» — намусны сату — ул яши белү!
Гомер-гомердән. ата-бабадан гамәлдә йөргән иң олуг хөкем, иң кырыс хөкем иң гадел хөкем — әхлак кануны бизмәннәрендә үлчәнә торган халык хөкеме — әхлакый хөкем бармы ул хәзер? Оныттык бугай без аны тәмам Комсызлыкка ник статья юк?
Статья юк көнчелеккә дә, куркаклыкка да юк статья. Әшәкелекләр хөкем ителгән
элек-электән тик әхлак белән. Әхлак нәрсә ул? Җисемсез нәрсә;
ашап та булмый әхлакны аны, киеп тә булмый аны — әхлакны- («Рәхмәттән, дибез, тун тегеп булмый. ») Өс-башлар бөтен, тамак тук заман!
Нигә соң әле әхлакка кытлык, әхлак — дефицит?
Тормыш куабыз... Әй җилдерәбез! Җилдергән чакта кайсыдыр чатта коелып кала, ахры, әхлак та бик күбебезнең арбаларыннан.
Артка борылып карарга хәтта вакытыбыз юк — әй җилдерәбез!
Иң изге-газиз төшенчәләрне инде оныттык бугай дигәндә, коеп бетердек бугай дигәндә — Намус чаң сукты!
Илнең өстеннән күптән көтелгән язгы җил исте — Апрель җилләре Шуннан бирле ул туктамый исә, себереп исә, чистартып исә — тизләнеш җиле, үзгәреш җиле әхлагын күптән коеп калдырган түрәләр оча урыннарыннан, бик күпләр оча, күл нәрсә оча.
(Очарга тиеш күп нәрсә кала.
Әхмүшләр кала,— әлегә кала!) Безнең ил-йорт зур Чүп-чар җитәрлек Байтактан бирле чистартылмаган Югартын искән җилләргә генә ышанып ятмас өйдә чын хуҗа, себерке тотып үзе дә чыгар
Бәлкем, иң элек эшне үзеңнән — «минмеңнән башлау хәерлерәктер «Минме7 Мин!» — диеп күкрәк сугулар, вәгъдәләр-антлар. адарынулар, юк, кирәкмәстер»
Кирәк арыну, кирәк чистарту, кирәктер, бәлкем, вөҗдан мунчасы, фин мунчалары-сауналар түгел, ата-бабадан калган шифалы гореф-гадәтләр мунчасы кирәк лакьләнү өчен
Я, кем ул анда чыраен сыта: «Тагын н е г а т и а («тискәре» дими!).
Ник күрми шагыйрь казанышларны? һаман берьяклы казыну нигә?» Ә казылмаган, тик казыласы негативларың тау да тау әле!
Ничәмә еллар чишелеш көткән күп мәсьәләләр төйнәлеп беткән — бер тартып кына чишел кара, бар!
Уңышлар, димсез? Казанышлармы? Бәхәссез алар.
Илнең куәтен бар дөнья белә. Әмма онытмыйк: «ура!» да «ура!» шапырынулар, алкышлауларның алсу кубеге астында бик еш күмелеп кала «юасы бала»
Илдә җанлылык, илдә хәрәкәт, гүя йокыдан уянды халык, мәйданга чыкты кеше факторы — кешенең аңын үзгәртү кирәк Рухи торгынлык, битарафлыклар ныгытмасының таш маңгаена публицистик бер йодрык булып бәрсен бу шигырь ачыктан-ачык! Ачыктан-ачык тәкърарлыим бүген: авыр өлгерә.— әмма өлгерә! — безнең аңнарда рухи яңарыш — Октябрьгә тиң революция.
1986