Логотип Казан Утлары
Хикәя

УҢЫШ ТЫЛСЫМЧЫСЫ


үкнең төбе тишелгән диярсең! Кайдан чыгып беткәндер ул яңгырлар’! Актарылып түгелде Көн тудымы — яңгыр Иртәнге якта яумаса. төшкә таба көт тә тор1 Инде көндез ачылып китсә, кичкә яисә төн буе котырынасы шөбһәсез Басу юлларына аяк басып булмый, игеннәрнең рәт араларына керешле түгел, хәтта культиватор таккан «Беларусь»лар батып-батып кала, аларны куәтлерәк тракторлар белән сөйрәтеп алырга туры килә
Тукта, аязмасмы, тукта, ачылып китмәсме’ дип. «Уңыш» колхозында көттеләр- көттеләр дә печәнгә төштеләр Башкача булмый, чәчеп үстергән үләннәр тәмам өлгереп, егыла башлаган иде Мондый чакта баш агроном Җәдит Казаковны тотармын димә Әлеге яңгырлы җәйнең кояшы сыман, ялындырып кына килеп чыга икән, сәламләшүдән артыгына өмет итмә «Мин хәзер».— дип. кабат китеп барыр да югалыр Ярый, ул алай икән, кем әйтмешли, без дә төшеп калганнардан түгел, янә килеп чыгуына машинасына менеп утырырга да — вәссәлам Көн буе басудан-басуга йөр. сорашасыңны шул юлда сораш
Колхозның ындыр табагына бара торган урамда агрономның кыр чикерткәсе төсле яшел машинасы күренүгә, шул уемны тормышка ашыру нияте белән, юлга ташландым Тик колак төбендә генә председатель Мәҗит Илалов тавышын ишетеп, туктап калдым
— Син комачаулама инде аңа!
Анысы да дөрес Мондый көйсез, мәшәкатьле җәйдә агрономның вакытын алу. бер уйлаганда, җинаять сыман Ул бит уңыш тылсымчысы, бары да аның кулында кебек Басуларга кырыкмаса кырык машина чыккан Аз гына мөмкинлек тууга, алар гөрләттереп эшли башлыйлар Куәтле симфония яңгыраганда, дирижерның игътибарын аз гына читкә юнәлтүнең дә көйне бозуы мөмкин Бәс. шулай икән, кич бар. ниһаять, төн бар бит әле Тик кызганычка каршы, ул кичке нарядка да кайтмады Эштә ниндидер көйсезлек килеп чыккан, әлбәттә. Аек акыл белән шулай фикер йөрткәндә дә күңел аның шулкадәр мәшгуль икәненә ышанып бетми, хәтта «Кылана. эшен муеннан итеп күрсәтәсе килә».— дигән вәсвәсә уянгандай була Әмма анысы шунда ук эреп юкка чыга Казаковны белмиммени мин’! Танышканыбызга утыз еллар бар Дөрес беренче очрашуыбыз эшлекле шартларда булмады безнең Кичке авыл урамында кызлар янында Шуннан соң инде кайларда һәм нинди шартларда гына күрешмәдек без’! Ниләр генә сөйләшенмәде’!
Хәтердә бервакыт без аның белән басуларга язгы чәчү өстендә чыгып киткән идек Агрегатлар янына туктый-туктый байтак уралдык Җәдит игенчеләргә ниндидер киңәшләр бирә, сорый, үтенә, таләп итә Ул да түгел, нидер үлчи, кулына ачкыч алып, чәчүлек орлык төшә торган тишекләрне кечерәйтә Мине исә Казаков үзе. игенчеләр кызыксындыра һәр хәрәкәтләрен сүзләрен-бәяәсләрен хәтергә сеңдерергә тырышам Йөри торгач, урман буендагы бәләкәйрәк аулак басуга килеп чыктык Җир башындагы чирәмдә чәчү агрегаты тынып калган Уттай эш өстендә мондый ваемсызлык мине бик гаҗәпләндерде, сәерсенеп агрономга карыйм. Ул гаять тыныч, хәтта моңа канәгать кебек.
Агрегат янына килеп туктауга. Казаков егетләргә сораулар яудыра башлады, чәчкечнең әрҗәләрен шапы-шопы ачып, аларның эчен караштырды Аннан кире
К
машинасына әйләнеп килде дә утыргычы астыннан каз канатлары чыгарды Басуларда эшнең гаять киеренке чорында мондый әкәмәт хәл күргәнем юк иде минем кызыксынып агрономга иярдем Ул исә минем барымны-югымны онытып механизатор егетләр белән бергәләп, чәчкечнең әрҗәләрен чистартырга тотынды Аннары Жәдит балалар су сиптереп уйный торган резин груша чыгарды һәм әрҗә ярыкларыннан нидер суырткалады Соңрак ачыкланды чәчүгә тешәр алдыннан гына каядыр еракка барып, яңа сорт бодай орлыгы алып кайткан икән бу Бүген шуны чәч- иәкчеләр. Элек чәчелгән бодайның бөртеге дә эләгергә тиеш түгел икән Яңа сортны бозып ташлавы ихтимал
Әнә шундый инде ул Казаков Җәен аның кырлардан кайтып кермәве һич гаҗәп түгел Шуңа да аны бимазаламаска, иркенрәк, җайлырак чакны котәргә булдым. Ләкин явымнар сузылды кырларда эш катлауланганнан катлауланды Җәйнең җәй буе тиешле ашламалар алып торган игеннәр дым муллыгыннан тәмам котырды урак җитеп килүгә карамастан. Идел камышы сыман ямь-яшел килеш утыралар, үсәләр, башаклары тула да тула
Бераздан уракка тиштеләр Хәзер инде агроном белән иркенләп очрашу хакында хыялланасы да юк Җитмәсә, бу очсыз-кырыйсыз яңгырлар Шулай да. ниһаять, август азакларында көннәр утырып китте һәм игенчеләр көтеп алган аяз көннәр сентябрьнең егермеләренә кадәр сузылды Тик кая инде мондый вакытта игенчене борчу’ Зәй-Каратай якларыннан. «Уңыш» колхозыннан килгән хәбәрләр белән генә канәгатьләнәм Урак гөрли, уңышы әйбәт диләр Ниһаять район газетасы аларның шилык сату буенча дәүләт планын үтәп чыгуларын һәм әле һаман элеваторга туктаусыз икмәк ташуларын да язып чыкты Тик кырларда эш байтак икән әле Җитмәсә. күк йөзе кабат бер дә ачылмастай булып томаланды, яңгырлар кабат коярга тотынды
Кара коз җиткәч, яңгырлар кар-боз белән алмашынды, көннәр тәмам эт чыкмаслык иде «Уңыш» кешеләре әнә шундый үтә кыен шартларда бөртекле ашлык урып- җыюны төгәлләделәр, терлек азыгын җыеп бетерделәр Басуларында бәрәңге белән чөгендер генә бераз бар иде әле
Бәйрәм җитте - 7 октябрь Атналар буе айкалган яңгыр, карга әверелеп бурап- бурап ява Мондыйда кырда эшләү турында уйлыйсы да юк Өстәвенә бәйрәм Авыл халкы, ниһаять бер туарылып ял итә. мунча керә, җаны теләгәнне пешереп, сыйланадыр Агроном белән очрашу өчен моннан да кулай вакытның булуы мөмкин- ме" Иртүк Зәй-Каратайга юл алдым
Казаковлар йорты асфальт җәелгән үзәк урамнардан шактый читтә анда барып җитү үзе бер бәла, пычрак дигәнең итекләрнең кунычыннан Анысын уйлаган юк. иң аһәмиятлесе — Җәдит өйдә бүген' Шуңа нык ышанган хәлдә итекләрне болдырда ук салын, өйгә уздым
Казаковның төпчек кызы Гөлнара каршылады Аны бераз белам гел »бишкә» укый, ялгышып кына да башка билге алмый шигыр1-ләр яла Авыл балаларына хас булганча. Йорт эшләренә батыр Абый-апалары сыман әтисе һөнәренә тартыр, ахры гөлләр белән мәж килә, янбакчага чиясен, алмагачларын утыртып, үзе карап үстерә Гөлнара бүген дә. өйгә тулы хуҗа булып, «ду» китереп эшләп йөри
— Әтиләр чөгендердә. диде ул. соравымны күзләремнән аңлап
Тәрәзәдән бакчаларына күз салдым Гөлнара тагы төшенеп алды
Алар - колхоз чөгендерендә
Менә сиңа — бәйрәм' Бу хәлгә бераз үртәлеп тә алдым Чөгендерне үзе йолкып йормәсә. эш беткәндер колхозның баш агрономына' Хәер. партоешма секретаре Фәхразый Бадротдинш) Һәм аныддщы башка активистларның да чөгендер басуында үз өлешләре барлыгын ишеткән идем инде Уңыш язмышы хәл ителгән көннәрдә җитәкчеләрнең. белгечләрнең шәхси үрнәге барыннан да өстен күрәсең
Бераздан күңел язылды Агрономны көтәргә булдым Бер уйлаганда, эшнең бола й килеп чыгуы әйбәтрәк тә әле Авылда иркенләп бер йөреп калыйм. ичмасам Казаковлардан ерак түгел, инеш буенда мул сулы, күркәм кичләү бар Исәнгилде чишмәсе дип йөртәдер Тирә-ягы чирәм генә Монда пычрак та юк тавыш та. ыгы- зыгы да Янәшәдә таллык Кыскасы, авыл уртасында булуга карамастан табигатьнең таптап-илелмәгән илаһи бер почмагы Уйланып-сагышланып йөрү өчен махсус саклаганнар диярлек Кизләүгә таба атладым күңел түрендә - агрономым
Гаҗәп бер гаилә бу Казаковлар җаннары-тәннәр*- белән игенчеләр, ихлас җир кешеләре, әтиләре генә түгел, бөтенесе Моның ниндидер бер сере тылсымлы тамыры булырга тиеш, әлбәттә Тик кайда ул нәрсәдә'
Унсигезенче гасыр азакларында Зәй-Каратайның гади игенче өендә бер ир бала дөньяга килә Аңа Габидулла исеме кушалар Таза булып үсеп җита Габидулла, һәм яше җитүгә, солдатка алына Бәхет эшедер хезмәт урыны якында. Сембердә
ген» була Өстәвенә якташы Туктар Урдаласы авылы егете белән бергә туры киләләр Ат белән Идел .сннан Кавказга. Терек чигенә йөреп торалар болар, хәрби йөкләр гаскәрләр ташыйлар югары чинлы башлыкларны да йөртәләр
Бер ел узгач, яхшы хезмәтләре өчен, ял бирәләр егетләргә Әмма ул шулкадәрле кыска була ки Урдаладан туган авылына кайтып килерлек вакыты да калмый Габидулланың Хезмәттәш дусты өендә нибары бер кич кунак булалар Урдала егете әле солдатка киткәнче үк өйләнгән икән, кайтуына бишектә кызы каршылый моны. Габидулла да кызчыкны кулына алып сөя. кесәсеннән шомарып беткән бер шакмак шикәр чыгарып, балага тоттыра
Шуннан заманалар үзгәрә әле көнбатышта, әле төрек ягында сугышлар чыгып, донья ыгы-зыгы килеп ала Андый чакта солдат кешегә ял-тынгылык кая инде ул” Якташларга озак йөрергә туры килә ут эчендә Унсигез елдан соң гына кайталар алар туган якларына һәм. әлбәттә, башта Туктар Урдаласына керәләр Баксаң, теге бишектә калган кыз үсеп буйга җиткән, тәмам асыл алма булып пешкән Габидулла бит өйләнмәгән егет' Кызга күзе төшә моның Дустының да чибәр кызын чит-ят- ларга әрәм итәсе килми, озын-озакка сузмый, туй ясыйлар Шулай итеп. Зәй-Кара- тайга яшь бикәч белән кайтып гөшә Габидулла Тик шунысы аяныч солдат хезмәтенең срогы әле тулмаган, яшь хатынын калдырып, кабат яуга китә Габидулла Һәм мәхшәрнең үзенә эләгә 1812 елгы Ватан сугышы купкан чак була бу Әлеге хәл Габидулланың солдат срогын тагы да озайтып җибәрә Туган авылына барысы егерме сигез ел хезмәт иткәч кенә кайтып төшә ул Олавында бер капчык бөртек була моның. Бодай дигән хикмәтле ашлык орчыгы икән Моңа кадәр борай чәчеп, шуның өйрәсен чөмереп яшәгән бу як халкының башта исе китми Капчыктагы бодайдан бигрәк патша армиясенә 28 ел хезмәт иткән Габидулла үзе кызыксындыра авыл халкын Аны хәтта, үз исеме белән дә түгел. Казак* дип кенә йөртә башлыйлар. Шуннан Зәй-Каратайда Казаковлар нәселе башлана! Габидулла алып кайткан бодай исә тагын да бәрәкәтлерәк булып чыга Еллар узган саен ишәя барып, ул инде чәчү әйләнешеннән борайны тәмам кысрыклап чыгара, бөтен Бөгелмә төбәгенә тарала
Әнә бит кайдан ук килә икән бу нәселдәге җиргә булган мәхәббәт' Чирек гасырдан артык ут эчендә йөргән солдат йөрәгендә җир җылысын йөрткән, үз ягына Кубаньның алтын бөртекләрен алып кайткан! Казак картның баш баласы. ягънИ Җәдитнең бабасы Сәлимгәрәй дә җир җанлы кеше була Үзенең берничә дисәтинә басуында, көне-төне кайнап, төрле яңалыклар кертергә тырыша. Зәй-Каратайда бе- ренчеләрдән тимер сабан, җилгәргеч кебек машиналар булдыра, төрле җирдән яңа сорт орлыклар алып кайта аз-маз булса да иген уңышын күтәрүгә ирешә Җәдитнең атасы Сәетгәрәй дә игенчелек белән җенләнә Тик заман аның чорына башка язмыш хәзерләгән була шул сугыш, ачлык, әсирлек Беренче бөтендөнья сугышында «ирлеккә төшеп. Венгриядә дүрт ел буе байга хезмәт иткәндә, алпавыт хуҗалыгындагы һәр яңалыкны күңеленә салып бара, туган иленә кайткач, шуларны тормышка ашыру турында хыяллана Кызганычка каршы, җае чыкмый Инде заманалар иминләнеп. дөнья матурланган мәлдә картлык аның аягына тышау булып урала, һәр яңалыкка. уллары ирешкән уңышларга шатланудан башкасына көче җитми
Бервакыт җитмешенче елларда, тәмам чаларып беткән Сәетгәрәй улыннан Таи- сугандагы туганнарына алып баруын үтенә Озын-озак уйлап тормый Җәдит әтисен мотоцикл бишегенә утырта да юлга кузгала Авылны чыгуга, әкренрәк алып баруны сорый карт Ферма янына, яңа гына нигезләнгән сугарулы көтүлеккә җитәләр Каерылып үскән тукранбаш кешеләр үзләре «ясаган» шифалы яңгырга рәхәтләнә
— Улым, туктале,—ди Сәетгәрәй һәм әлеге тамашага карап, онытылып тора, аннан шатланып сөйли башлый
— Әйттем бит' Сөйләдем бит мин сиңа Яурупа байлары кырларына үзләре теләгәнчә су сиптерәләр, дип Болай булгач, шөкер, эшләр уң булачак!
■ Уңыш*ның сугарулы көтүлекләрендә ел саен каерылып үлән үсә Колхозның терлек азыгы хәзинәсе ныгыганнан-ныгый Бөтен тирә-ягын буровойлар, нефть скважиналары урап алган Зәй-Каратайда үскән Җәдит Казаковның агрономлыкны сайлавы һәм менә инде егерме ел буе ал-ял белми шул эштә ашләве юкка түгел Җиргә булган хөрмәт аның канына сеңгән кебек Җәдитнең балалары да әтиләре юлын сайладылар Өлкән уллары Альберт Зәй-Каратай урта мәктәбен бетергәч, дүрт ел колхозда электросварщик булып эшләде Сеңлесе Гүзәлия өлгергәнлек аттестаты алуга, икәүләп. Казанга киттеләр дә. әтиләре укыган авыл хуҗалыгы институтына керделәр Икесе дә бер үк факультетта, бер үк группада агрономлыкка укыдылар. Диплом алды практикасына туган авылларына кайтып әтиләре кулы астында җәй буе бик шәп тәҗрибә тупладылар диплом эшенә материал җыйдылар Тездән Татарстан игенчеләре сафына ике яшь агроном. Альберт белән Гүзәлия абыйлы-сеңелле Казаковлар кушылачак.
Альбертка — сеңел. Гүзәлиягә апа булган Чәчкә дә әтисе укыган институтка игреп.
экономистлыкка укыды
Казаковларның дүртенче балалары Гөлкәй дә урта мәктәпне тәмамлагач колхозда калды Ул
мәктәптә укыганда ук савымчы-оператор һонәренә өйрәнгән Хәзер кулалмаш иптәше белән җиде
дистә сыер сава. Гөлкәй — химия- биологиягә мөкиббән киткән кыз Хыялы —әтисе кебек үк
укымышлы агроном булу
Әйткәнебезчә Гөлнара әлегә чәчәкләр, чия-алмагачлар үстерә, бик тырышып укый Ул хыялын
хәзергә кычкырып әйтмәсә дә. агроном булырга җыенганы сизе леп тора
Басудан шактый соң кайттылар алар Мин уйлаганча ук. арып-талчыкмаганнар. күңелләре көр
күренә Соңрак беленде үз тәкъдименең, ягъни чөгендерне бернигә карамый бөтен авыл көче белән
җыеп алу турындагы киңәшенең файдалы нәтиҗәсе агрономның кәефен күтәргән Шулай да
хатыны Розалия аны -җиргә тартып төшерергә» кирәк дип тапты
- Алты айга бер өйдә тора дисәм бәйрәмгә чөгендер түтәле әзерләп куйган Кайтып
кермәвенә ярты ел бит инде!.
Шелтәләп алса да. тавышында үпкә юк иде Розалиянең Киресенчә, ире белән горурлану, аның
эшен олылау сизелә иде аның бу сүзләрендә Соң шулай булмаса. мондый явымлы көндә ире
белән бергә чөгендер казып йөрер идеме’* Өйдә утырырга намусы кушмаса. үзе җитәкчелек итә
торган балалар бакчасында да мәшәкать бетмәгән Аида да җаваплы чор ич — алар да кышка
әзерләнә, һәрхәлдә җылы бинага китеп барса, аны берәү дә гаепли алмас иде Юк. алай итмәгән
Розалия Җир мәшәкате, иген язмышы, быелгы мул уңыш шатлыгы — уртак сөенечләре уртак
көенечләре шул аларның Табын тулы нигъмәт Гөлкәй белән Гөлнара әзерләгән Мәңге игелекле
җир. һәр йортка бәхет иңдерүче- хезмәт булмаса. бу кадәр мул сый-хөрмәтне төшенДә дә күрмәс
идең
Кәефе әйбәт кенә булса да, Җәдит гадәтенчә, хезмәте хакында сүз башларга ашыкмый Тик
менә минем сабырлык төкәнеп килә Розалия әйтмешли, мин да алты ай көттем ич инде бу
очрашуны Шуңа да сүзне тиешле юнәлешкә борырга кирәк иде Җәдитнең гадәтен беләм җир. иген,
агрономиягә кереп китсә, дөньясын оныта алар хакында гүя могҗизалы дасган укый Инде
игенчелектәге интенсив технология турында сүз кузгалса, бөтенләй канатланып китә
Тик сүзне нидән башлап, мавыктырып җибәрергә соң’ Уңышлары белән котларгамы’ Беләм
аңа бишьеллыкның беренче елын зур җиңү белән башладылар зәй- каратайлылар бортеклеләрдән
уртача 26 шар центнер ашлык җыеп алдылар Аерым мәйданнар исә гектардан 40 -48 центнерга
кадәр бирде Колхоз тарихында беренче мәртәбә* 14 800 урынына 20 мең центнердан артыграк
ашлык сату. 20 114 центнер әйбәт фураж, җитәрлек күләмдә чә чүлек орлык салып кую. район
колхозларына җиде мең центнерга якын бик шәп чәчүлек озату мөмкинлеге бирде -Уңыш- колхозы
ашчаннәренең гаять зур җиңүе бу Баш агрономны моның б-лан котламый калу язык булыр.
Әллә соң анысын соңгарак калдырып сүзне җәй буе үзем сокланып йөргән бәрәңгедән
башларгамы’ Әйтергә кирәк, районның, орлыкчылык буенча. терэК-үриәк хуҗалыгы булуга
карамастан, моңа кадәр колхоз бәрәңге уңышы бе-лан мактана алмады Көлке бит. гектардан 20-
23 центнер Хәер, бу сан 27 гә. 30 га күтәрелде Шулай да горурланып сөйләрлек күрсәткеч түгел
иде Сәбәбе дә ачык бәрәңге кул мпчен бик күп сорый, ә анысы мулдан түгел авылда Менә шуңа
да бәрәңгене чүп баса, алганда бик күбе югала Моңа байтактан эче пошып йөри иде Казакинның
Ниһаять быел бу культура яңа ысул белән, түтәлләргә күтәреп чәчелде Бу исә • рәт араларын
машина белән кат-кат эшкәртү мөмкинлеге бирде Махсус звено оештыруның да роле зур булды,
әлбәттә Звено башлыгы Әхәт Нуртдиное җитәкчелегендәге механизаторлар аны күңел куеп
тәрбияләделәр Гол түтәле сыман шау-чә- чәккә күмелде бәрәңге бөтен узган-барган сокланды аңа
Һәм менә көтелгән нәтиҗә Контроль алып карау аның һәр гектарыннан 200 »р центнер уңыш
бирүен ачыклады Әмма нәкъ бәрәңге алган вакытта карлы-боялы-яңгырлм коннар китте Шактые
әрәм булды Шулай да колхоз өчен рекордлы уңыш җыелды
Хуҗалыкның кайсы тармагын телгә алсаң да. әңгәмә куерачак Алай да гади рок хәлләрдән
готы насы ид<! Шулай үзалдыма шактый аптырап утыргач телемә беренче килгән сорауны биреп
куйдым
- Теге, янчыктагы борчак ничек ’
- .Першоцпст»кы әйтәсеңме’ Җәдит зур якның фттбмя уйнарлык түр бүлмә нең ишеген
ачты -бу ми.. «1 илекче сөйләшүгә ишарә идс Үсте ул. уңды биш ноз граммнан ун килограмм бер
дигән чәчүлек орлык алдык
Әле яз көне, чәчүгә чыгар алдыннан, колхоз идарәсе белән мәктәп арасындагы койма буенда
очраштык без Казаковның кулында — ак янчык, йөзендә — серле елмаю. бәхет кошы тоткандай,
ашыгып атлый
— Нәрсә, һөд-һөд тоттың мәллә9
— Һәй. һөд-һөд нәрсә ул’! «Першоцвет»! Шуны мәктәптәге пионер дусларыма кертәм
Түтәлдә карап үстерсеннәр дә. бөртеген дә югалтмый җыеп алсыннар
Першоцвет- дигәне борчакның Донбасс фәнни үзәгендә селекционер-академик Шевченко
чыгарган яңа сорты икән Безнең як борчакларыннан күп иртә. чәчкәннән соң алтмыш көндә өлгерә,
егылмый, кузагы ярылмый икән Әлеге борчак хакында байтактан ишетсә дә. Җәдит аның орлыгын
таба алмый интеккән Ниһаять, кышын Казанга баргач республика фәнни-тикшеренү станциясеннән
биш йөз грамм орлык Ккллап биргәннәр моңа
Казаковның бу эш артыннан йөрүен аңлавы кыен түгел Борчактан юньле уңыш ала алмый
гаҗизләнәләр иде Дөрес сортын начар дип тә булмый, атаклы «Казан- ская-38-не чәчәләр Әле
1967 елда ук. Чирмешән районының Тукай исемендәге колхозына барып. Татарстанның атказанган
агрономы Җәүдәт Сәйфиевтән үзе алып кайткан иде аны Җәдит Тик. пакуста аз-маз яңгырга
эләксә, кузаклары ярыла да бетә Җыеп-суктырганда югалту зур. Җитмәсә, соң өлгерә «Уңыш»та
исә. җир аз булганлыктан, борчакны һаман да пар җирләренә чәчәргә туры килә Мәгълүм ки. арыш
чәчү өчен биләүле пар җирләрен тизрәк бушатырга кирәк Ашык-пошык эшләп. уңыш тагын югала
Менә шуңа да хуҗалыкта борчак белән һич мактанырлык түгел. Иртә өлгерә һәм кузагы ярылмый
торган борчак хакында күптән хыялланды Җәдит Менә ул инде кулда Дөрес, аз. бик аз әле Әмма
аның бер җәйдә егерме тапкыр артуын искә алсак, агроном хыялының чынга әверелер чагы җитүен
чамалавы кыен түгел
Казаков сортлы орлыклар белән «җенләнгән» кеше Аларның яңадан-яңаларын эзләп, күпме
хатлар язмый да кемнәргә генә шалтыратмый Инде аз гына юанычлы җавап ишеттеме, көне белән
шунда чыгып чаба Бик шәп агрофон булдырып, иң яхшы участокларга чәчеп-чәчеп тә. үзләрендәге
арыш гектарына 15 центнердан артык бирмәгәч, 1978 елның кышында күрше Бөгелмә районының
Зеленая Роща авылындагы «Семеновод» терәк-үрнәк хуҗалыгына юл тотты ул Сөйләшә, тәмле
телләнә торгач унбиш центнер «Чулпан» сортлы арыш алып кайту бәхетенә иреште
Башкортстанда чыгарылган бу сорт салкынга чыдамлыгы, егылмавы, тутык авыруына каршы тора
алуы белән данлыклы, һәр гектардан 50 центнерга кадәр уңыш бирә ала -Уңыш» игенчеләре инде
тулысынча «Чулпан»га күчеп беттеләр Димәк, якын елларда арыш уңышының тагы да артачагы
шөбһәсез.
Уҗым культуралары хакында сүз бара икән, көз чәчелә торган бодайга да тукталмый булмый
«Уңыш»та аның «Мироновская-808» дигән сортын игәләр. Җиренә җиткереп эшкәрткәндә
мөмкинлеге — гектардан 40 центнер. Быел исә монда аны 41.5 әр центнеп җыеп алдылар Шулай
да Казаков көзге бодайның мәйданын арттыруга каршы.
Ел елга охшамый, көзге бодайның төп башына утыртуы да бар.— ди агроном Мироновская-
808» җылы Кубань ягы өчен районлаштырылган бодай Кыш салкын килгәндә, уҗымның туңуы,
кыен хәлгә куюы, язын аны бозып кабһт чәчү кебек өстәмә чыгым-мәшәкатьләр тудыруы бик
мөмкин
Әмма, гомуми алганда, бодай—аның мәхәббәте Тик аның башкасын — «Мос- ковская-35-
дигән сабан бодаен үз иткән Җәдит Бу аның сүзеннән генә түгел, эшеннән дә күренеп тора Әнә ич,
никадәр мәйдан аңа — 715 гектар1 «Московская- 35»не Мәскәү академигы Ниттевич чыгарган
Лениногорск районына башлап кертүче — Казаков Әлеге сорт хакында «Сельская жизнь»
газетасында укып белгәч тә. эзли башлаган иде аны агроном Кайларга гына шалтыратмады да
кайлаога гына язмады Ниһаять. Йошкар-Оладагы элита үзәгеннән өметле җавап алды һәм шул
көнне үк шофер Сәлим Шәйдуллин белән күрше республика башкаласына чыгып китте Берничә
көннән алар утыз центнер яңа сорт бодай орлыгы төяп кайттылар 1979 елның язында • Московская-
35». районда беренче булып, бик әйбәт эшкәртелгән участокка чәчелде Хәзер ул райондагы
барлык хуҗалыкларда игелә Әйе. кинәнде бу бодайга игенчеләр Беренче елында ук ул һәр
гектардан 29-ар центнер уңыш бирде Әмма аның мөмкинлекләрен (гектардан 50-60 центнерга
кадәр) яхшы белгән Казаков моңа гына канәгать түгел иде һәм ул аның уңышын күтәрүнең
юлларын эзли башлады Уңышка бәйле нәрсәләр күп. әлбәттә Иң кирәге — интенсив технология
Казаков аңа теше-тырнагы белән ябышты Дөрес. мОның өчен электән яшәп килгән күп кенә
кануннарны җимерергә, кырыкмаса кырык төрле өстәмә мәшәкать белән чиләнергә туры килде
Аның каравы, тәүге адымнар ясалды, боз кузгалды, интенсив технология игенчелекнең баганалы
юлы икәнен үз мисалларында раслады Аны
300 гектарда сынадылар, шушы "Московская-35»не интенсив технология белән чәчеп үстерделәр
Ул елны һава шартлары игенчене куандырмады Өстәвенә, интенсив технологиянең кайбер
чараларына кул да житеп бетмәде Шуңа карамастан, интенсив технология белән ителгән
бодайның һәр гектарыннан 28.2 шәр центнер бертек җыеп алынды Башлап җибәрү очен начар
түгел иде бу Аннары интенсив технология 400 гектарга канат җәйде Уңыш — гектарыннан 36.6
центнер' Казаковның гел елмаеп сойләшүе юкка дисеңме'’!
Юк. бодайга булган мәхәббәте башка культураларга карата сукырайтмады Казаковны Ата-
анага баланың һәркайсы газиз булган кебек аңа хген культураларының барысы да үз Арпа да һәр
гектардан 32 шәр центнер биргән Ә бит аның мәйданы аздан түгел — 338 гектар. Монысы да
агрономның тырышлыгы, аның җиргә мәхәббәтенең чагылышы Моңа кадәр арпа игүдә ике сортка
өмет баглады Җәдит Аның берсе — корыга чыдамлы «Московская-2* икенчесе явымлы елларга
исәпләнгән «Аба- ва* Икесе дә илнең мәшһүр игенчеләре теленә кергән сортлар Алай да Казаков
елдан-ел беренчесе ягына ава бара Бу сорт Зәй-Каратай кырларына килешеп тора һәр гектардан
42 шәр центнер бирде
Алай да сүзнең саллысын ахырга калдырган икән Казаков Анысы — күптармаклы «Друг»
сортлы солы икән Ул аерым участокларда 40 ар хәтта 52 шәр центнер бөртек биргән. 531 гектардан
уртача уңыш исә 32 шәр центнер тәшкил иткән Солыны дәүләткә 12 мең центнер сатканнар.
Колхозның ашлык сату планы Оер солы исәбенә үтәлә язган1 Менә бу «Друг», ичмасам, менә бу
көч. куәт!
— Уңышның сере перспектив сортларда гына дигән нәтиҗә ясасак, хаталаныр быз— дип
куйды Җәдит, сүзенә йомгак ясагандай — Хикмәт сортларда гына түгел, интенсив технологиядә
Әйтик, шул технология белән игелгән мәйданнарда арпа — 43.0 ар. солы — 36 шар центнер бирде
— гомумән бортеклеләрнең уртача чыгышы 36.6 шар центнер булды Интенсив технология безнең
кыйбладан саналырга тиеш!
— Безнеңчә, гади генә итеп аңлатканда нәрсә соң ул интенсив технология’ — дип сорап
куйдым
— Интенсив технологияме’ Вегетация чорында үсемлекнең бөтен ихтыяҗын
канәгатьләндерү ул.— диде Казаков тагы да дәртләнеп
Дөресен әйткәндә, интенсив технологияне аңлаудан гына түгел, агрономны тагы да котырту
өчен биргән идем мин сорауны Хәйләм барып чыкты бит. ул тагы да илһамланып, тәфсилләп
сөйләп китте — нәкъ укытучы сыман
Баксаң, үзе бер дөнья икән бит бу интенсив технология дигәнең Игеннең бөтен ихтыяҗын
канәгатьләндерү өчен беренче нәүбәттә җиренә җиткереп эшкәртелгән мәйдан кирәк Орлыкны бик
әйбәт итеп фән кушканча күмдерү ягъни язгы чәчүдә агротехник таләпләр комплексын үтәү дә
шуңа керә Бу яктан «Уңыш» игенчеләренә сүз әйтеп булмый элек-электән җирне гол туфрагы итеп
эшкәртәләр һәр яңалыкны бик теләп кулланалар, чәчүләренә дә тел-теш тидерерлек түгел Шулай
да эшләрендәге бер нәрсәгә эч пошып йори иде минем Хуҗалыкта техника җитәр лек. тауларны
ишәрлек куәт бар Ә менә чәчү дигәнең соңара, май урталарына кадәр дәвам итә Имеш, солычаны
бетерәләр Әле борынгы бабайлар әйтеп калдырган ич: язда чәчсәң — сазга чәч! Җәй башы корыга
китәр дә игеннәр тишелми калыр, яисә алар соң өлгерер дип шикләнмиләр микәнни’ Монда
кырларда дым каплатып, беренче культивация ясаганнан соң солычаның шытып чыгуын көтәләр
Шуннан соң гына дисклау ясала һәм кабат культивация үткәрелә Чүп үләннәреннән котылуның иң
эффектлы юлы икән бу
Игеннәрне интенсив технология бүлен иккәндә аларны чәчүнең дә үзенчәлекләре бар. рәт
аралары калдырыла
— Ул коридорларның нигә кирәген беләсеңме’ — дип сорап куя миннән Җәдит
Шуны да белмәскә ашлама һәм гербицидлар сиптергәндә тракторлар йөрү очен албәтто
Казаков елмаеп куя һәм тагы да кыэа тошеп сүзен дәвам итә
— Дөрес, тик хикмәт анда гына да түгел алар һава йөрү өчен дә кирәк Игътибар иткәнең
бармы, басу юлы буендагы игеннәр калкурак була Чөнки һава күп һава составында исә иген үсеше
очен бик кирәкле углекислый газ бар Бер тонна икмәк җитештерү өчен ун тонна әнә шул газ кирәк
Менә шуңа да һәр йөз гектарның алты гектарын, ягъни алты процентын чәчми калдырабыз
Ашламаны да туфракка өлешләп кертергә кирәк икән Аннан, кайсы ашламаны кайчан кертү
дә мөһим Казаков санап күрсәткән шартлар кырыкмаса кырык Ничек техника җиткермик кирәк бу
интенсив технологиягә’ Әнә шуңа да кайбер процессларны берләштерәләр икән Тик ничек туры
килсә алай түгел Кайсы ашлама нинди гербицид белән бер-берен бозмый гына керешүләрен
сайлыйсы бар Шуңа ла Казаков ялдан ук махсус рецептлар төзеп куя һәм Җ* н игеннәрне о к -
ртхэнда тулардан гына файдаланалар икәи
— Бүгенге агроном — врач та ул.— ди Җәдит, бераз горурланып Әгәр дә врач рецептны дөрес
язмый икән, авыруның озлегүе бар Безнең эштә дә шулай Рецептларың дөрес түгел икән, хезмәтең
җилгә оча. Күрдең ич. безнең агроном-агрохимик Рамил Мортазин. рецептларын тотып, җәй буе
ашламалар янында сакта торды, аларның буталуына юл куймады
Мин. «Уңыш> игенчеләренең эшләре, гамәлләре белән ныклап танышкач, интенсив
технологиянең нинди отышлы алым икәненә инандым, игенчелекнең, ниһаять олы юлга чыгуына
шатландым Үз һөнәренә фанатикларча бирелгән агроном белән сөйләшүнең мәгънәсе бу гына да
түгел. Без сүзне Казаковның күптәнге горурлыгы булган кукурузга да бордык
— Без аны киметәбез.— диде Җәдит
Менә сиңа — иске авыздан яңа сүз’ Гомере буе «кукуруз» дип авыз суын корыткан белгечкә
ни булган’ «Кырлар падишасы»на мәхәббәте нишләп сүрелгән’
Еллар үткән саен, омтылышлар да үзгәрә икән Хуҗалык быел терлек азыгы өчен җиде -сигез
культурадан торган катнашманы мулрак чәчкән Көнбагыш, вика, бодай, солы арпа һәм борчак
катнашмасыннан торган әлеге азык һәрьяклап файдалы икән Киләчәктә барлык силос
культуралары мәйданның 70 процентын шул катнашмага бирергә исәпли Казаков.
— «Патшабикә*гә ишек ябык алайса’
— Алай ук түгел Кукурузны чәчәчәкбез Тик ул азрак мәйдан алып, бөрте ккә үстереләчәк Аның
өчен Австриядә чыгарылган «ЭМА« сортын кайтартырга дип то рабыз Шуңа ирешсәк, фуражга
бодай һәм башка бөртекле культуралар тоту нык кимиячәк
Казаковның белеме дә. тәҗрибәсе дә. уңышны күтәрү юлында кылган гамәллә ре дә җитәрлек
Игеннәр җыелып алынган көзге муллыкта бераз масайса да. гаеп түгел Әмма аны хаталар, кул
җитеп бетмәгән нәрсәләр, алдагы мәсьәләләр күбрәк борчый Әйтик, игеннәрне интенсив
технология белән игү өчен кырыкмаса кырык төрле машина кирәк Әлегә промышленность
чыгармый аларны Механизаторларга рәхмәт — күбесен үз куллары белән җайлыйлар Ләкин болай
гына әллә кая сикереп булмый Кирәкле ашламалар, гербицидлар да җитәрлек күләмдә кайтмый
Тегесе җитми, монысы юк дип тормыйлар анысы Зәй-Каратай игенчеләре, уңыш өчен
кулларыннан килгәннең барын эшлиләр Тик менә тир түгеп үстергән ашлыкның урак өстендә әрәм-
шәрәм булуын күреп торулары ай-һай авыр Ә югалтулар котылгысыз. Булган комбайннар мул
уңышка исәпләнмәгән яңалары әлегә юк Уйлап карасаң, исең китәрлек бит комбайнн ар заводтан
чыкканда ук. гектардан икешәр центнер ашлык югалтуга чамаланган Бу хәлнең болай дәвам итүе
мөмкин түгел Интенсив технология бик күп төрле яңа машиналар белән бергә гектардан 30 -40
центнер уңышны югалтуларсыз суктырып алырлык куәтле комбайннар да таләп итә
Болары колхоз игенчеләреннән тормый, билгеле. Әле үзләренә бәйле мәсьәлә ләрнең дә
чишелеп беткәне юк Мәсәлән, ындыр табагының камил булмавы Ул элеккеге аз -маз уңышка
исәпләнгән Бүген исә колхозда ашлыкның тулай җыемы 65 мең центнерга җитте Киләчәктә аны
йөз меңгә җиткерү күздә тотыла. Шуңа да бүген комплекслы ындыр табагы булдыру буенча зур эш
башкарыла Аның проектын Казаков үзе төзеде Германия Демократик Республикасыннан «Петкус»
дип аталган бик шәп ашлык чистарту пункты кайтартылды Ул чәчүле к орлыкларны чистартачак
һәм калибрлаячак Җәдитнең практикадагы улы Альберт белән агроном Рамил Мортазин аны
җыеп, көйләп куйдылар Ындыр табагының һәм аңа килә торган юллар ның тулысынча
асфальтлануы да шәп булды
— Шушы уңай белән агрономга тагы һөнәр арта.— дип йомгаклый сүзен Казаков — ул
ашлык әзерләү механизмнарын да белергә тиеш Димәк, алдыбызга, агро ном-механик. агроном-
технолог, агроном-химик һәм тагы әллә нинди агрономнар булдыру мәсьәләсе килеп баса
Интенсив технология кешеләрнең дә үзгәрүен, заман белән бергә атлавын таләп итә
Мәшәкатьле, һай. мәшәкатьле игенче һөнәре Ул. йгул кыенлыкларны җиңеп, хәл итеп, һаман
алга бара Игенченең киләчәккә, яктыга омтылуы—даһи бер симфония Әлеге симфонияне
башкаручы бик күп кешеләрдән һәм машиналардан торган оркестрга баш агроном дирижерлык итә
сыман Аның тылсымлы таягы көйгә сүлпәнләнергә, оркестрдагыларның игътибарын читкә
юнәлтергә мөмкинлек бирми