Логотип Казан Утлары
Публицистика

СТАНИСЛАВСКИЙ ХАТЫ

еренче басма драма әсәребез булган «Бичара кыз»ңың дөнья күрүенә 100 ел тулды
Казандагы рус сәхнәсенең яраткан тамашачысы булган язучы-мәгърифәтче Габдрахман
Ильяси бу әсәрне рус классик драматургиясе йогынтысында язган Татар
драматургиясенең барлыкка килүенә һәм үсешенә рус драматурглары, бигрәк тә А. Н
Островский. Н В Гоголь. А П Чехов. М Горький иҗатлары тәэсир иткәне дә. инде күптән
танылган хакыйкать
Театрыбызның барлыкка килүе һәм үсеше турында да шуны ук әйтә алабыз Татар
театрының беренче артистлары, режиссерлары актерлык осталыгына рус сәхнәсе
йолдызларыннан өйрәнделәр Рус театры спектакльләренә йорү — бу татар театры тууга, үсүгә
үзе бер мәктәп була. Ә инде беренче татар театр труппалары барлыкка килгәч, ул труппаларның
режиссерлары ите п рус сәхнә осталарын чакыру традициягә керә башлый
Октябрь революциясенә кадәр татар театрында режиссерлар булып Н Зимовой, Загорский.
М Громов. Н Михайленко. 20-30 елларда П Талбузин. 3 Славянова. Б Смолин. Я Гамза. А
Кречетов. Н. Чиркин. Н Фрид. Б Фернинантов. Б Великанов кебек К С Станиславский мәктәбе
шәкертләре, яки аның җитәкчелеге астында эшләгән сәхнә осталары эшләп килә.
Билгеле булганча, рус театрында реалистик сәнгатьнең яңа этабы 1898 елда Мәскәүдә
ачылган Художество театры (МХТ) һәм анда эшләгән К С Станиславский. В И Немирович-
Данченко. В Э Мейерхольд исемнәре белән тыгыз бәйләнгән. Шунысы әһәмиятле татар театры
үзенең беренче адымнарыннан ук МХТ тәҗрибәсенә таяна башлый Бу татар театрына
Станиславский мәктәбендә тәрбияләнгән, яки МХТ та Станиславский белән бергә эшләгән
осталарны режиссер итеп чакыруда да. МХТ театры спектакльләрен татар театры репертуарына
кертүдә дә чагыла.
Татар артистлары МХТ артистлары спектакльләрен шактый еш карыйлар Әйтик. 1907
елның ноябр.-ндә И Кудашев-Ашказарский җитәкчелек иткән «Сәйяр* труппасы артистлары
Мәскәүдә МХТ спектакленә баралар. Алар анда А П Чеховның «Чия бакчасы»н карыйлар Бу
көнне спектакльдә Гаев ролен К С Станиславский үзе башкара.
Башка елларда да татар артистлары Мәскәүдәге гастрольләр вакытында МХТ
спектакльләренә еш барырга тырышалар «Сәйяр» труппасының яңа җитәкчесе Г Кариев тиздән
режиссер итеп югарыда искә алынган М Громовны чакыра Ә ул МХТта Станиславский һәм
Немирович-Данченко тарафыннан тәрбияләнгән сәхнә остасы була. Станиславский мәктәбендә
тәрбияләнгән осталар беренче чиратта МХТ та куелган А П Чехов. Н В Гоголь. А Н Островский.
М Горький әсәрләрен татар сәхнәсендә кую өчен чакырылалар, шул ук вакытта алар .атар
сәхнәсендә Станиславский мәктәбен алга сөрүче дә булалар.
Театр белгече X Кумысниковниң язуына караганда. 1917 елның язында «Сәйяр» труппасы
артистлары Мәскәүдә МХТның спектакльләрен генә карап чикләнмиләр. Г Кариев
җитәкчелегендә К С. Станиславский белән дә очрашалар (кара Кумысников Истоки
сценического искусства Очерки истории дооктябрьского татарского театра Казань. 1982 108 б )
Октябрь революциясеннән соң да татар театрына К С Станиславский һәм аның мәктәбенең
йогынтысы, ярдәме зур була. Татар театрының бу чорын яхшы белгән күренекле артист Касыйм
Шамил сүзләренә колак салыйк: •Татар театры Октябрь революциясен реалистик милли театр
буларак каршылады Октябрь революциясеннән соң театрның үсеше уңышлары Станиславский
системасы. Мәскәү Художество театры традицияләренә тугрылыклы булуында Безгә, татар
артистларына. Станиславский исеме бик якын һәм кадерле Чөнки ул бөтен тормышын. ботен
осталыгын халыкка хезмәт итүгә багышлаган идеаль художник-гражданин булып тора Татар
артистлары аны үзенең иҗади хезмәте белән рус сәхнә сәнгатенең осталыгын үстерү һәм
тирәнәйтү белән беррәттән. татар театры үсешенә дә гаять зур өлеш керткән оста буларак тирән
ихтирам итәләр Аның мәктәбе татар театры үсеше өчен дә югары критерий, сәнгать дөреслеген
чагылдыру үрнәге булып тора»
К С Станиславскийның татар сәхнәсе үсешенә керткән бу зур роле үз вакытында рәсми
рәвештә дә танылган 1926 елда Казанда татар профессиональ театрының барлыкка килүенә 20
ел тулу уңае белән Мәскәү Ленинград. Украина. Белоруссия. Үзбәкстан. Әзербәйҗан Кырым
сәнгать осталары катнашында зур тантана була. Шушы тантанада К С Станиславскийга «Татар
сәхнәсенең почетлы артисты» дигән мактаулы исем бирү турында рәсми карар кабул ителә
Татарстан Хөкүмәте исеменнән бу хәбәрне К С Станиславскийга Татарстан Мәгариф халык
комиссары М X Та-
Б
Сәнгать СТАНИСЛАВСКИЙ ХАТЫ
һиров җиткерә Тиздән К С Станиславский бу хәбәрне алгач. рәхмәт хаты язып җибәрә Бу хат
турында без «Вечерняя Москва» газетасында 1926 елның 13 июлендә чыккан материалдан гына
белә идек Илле ел үткәч бу газетадагы материал Жизнь и творчество К С Станиславского
Летопись т.З» (М . 1973, 132 б ) дигән хезмәттә кабат донья күрә һәм шуннан соц X
Кумысниковның искә алган хезмәтендә китерелә
Без К С Станиславскийның М X Таһировка язган хатының төп нөсхәсен таптык Ул
күрсәтелгән газетада басылган тексттан үзенең тулылыгы белән аерылып тора Хат Мәскәү
Художество театрының эмблемасы булган акчарлак рәсеме төшерелгән бланкта язылган
Аның текстын биредә татар теленә тәрҗемә итеп китерәбез
•Мәскәү, 23 иче май. 1926 ел
ТАССРның Халык мәгарифе Комиссары Гр Таһировка
Мине Татар театрының почетлы артисты итеп сайлавыгыз турындагы хәбәре гезне
алдым
Сезнең күрсәткән хормәтегез һәм ихтирамыгыз менә хәзер—сәнгатьнең олы миссиясе
турында мин һәм кайбер Европа илләре артистлары башлап җибәргән зур сайлашу барган
вакытта аерата кадерле Халыкларның үзара танышулары һәм якын- лашу-дуслашуы очен
ул халыкларның даһилары тудырган әдәби әсәрләрдә чагылган милли хисләрен һәм уйларын
талантлы милли артистлар сәхнә әсәрләре аша йөрәк- тән-йорәккә җиткерүдән башка
камил юллар юк Театр һәрвакыт халыкларны үзара таныштыру һәм якынайтуда, алар
арасында дуслык урнаштыруда ярдәмче булып торсын
Почетлы артист итеп сайлавыгыз мине Сезнең милли театрга якынайтты, киләчәктә
бу якынлыкның мин бервакытта да суынмавын чын күңелдән теләп калам
Форсаттан файдаланып. Татар театры турында мәкаләләр җыентыгын тәшкил иткән
китап җибәрүегез өчен Сезгә рәхмәтемне белдерәм Мин ничек кенә булса да, тәрҗемәчо
табып бу китапның эчтәлеге белән танышып чыгармын
Республиканың халык артисты
К Станиславский (имза)*
Бу хатта К С Станиславскийның халыклар дуслыгы, тынычлык өчен көрәштә сәнгатьнең
роле турында моннан 60 ел элек әйтелгән сүзләренең бүгенге көндә дә никадәр актуаль булуы
турында хәзер суз озайтып тормыйбыз Безнең максатыбыз укучыларны К. С. Станиславскийның
хаты белән таныштыру һәм шул хатка бәйләнешле моментлар аша боек художникның татар
театры белән бәйләнешенә күз төшереп үтү иде Инде бу хатта искә алынган китап турында да
бер-ике сүз әйтү кирәктер Сүз 1926 елда Казанда М Мутии. М Парсин. 3 Баязидский төзегән
Татарстан дәүләт нәшрияты бастырган Татар театры 1906—1926» дигән зур күләмле хезмәт
турында бара Анда революциягә кадәр һәм революциядән соңгы татар театрлары, аның
күренекле осталары турында 40 тан артык мәкалә тупланган Аларның авторлары ирасында Г
Ибраһимов. Г Сәгъди, К Тинчурин. Гали Рәхим кебек әдипләр, галимнәр. К Шамил. 3. Солтанов.
К С Айдаров. Г Болгарская кебек атаклы сәхнә осталары бар Бу китап татар сәхнәсе турында
заманы очен гаять бай информацияле хезмәт булган
Китапның эчтәлеге белән К С Станиславский танышканмы7 дигән сорауга без уңай җавап
бирер идек Моны шактый нәрсәләр белән нигезләп тә булыр иде Шушы хаттан соң К С
Станиславскийның татар театры эшчәнлеге белой даими диярлек танышып торуы да юкка түгел,
әлбәттә 1929 елда Мәскәүдә милли театрларның Олимпиадасы була, аны үткәрүдә К С
Станиславский да актив катнаша Бу театр олимпиадасында татар театры зур уңыш
казанганлыгы билгеле 1936 елның 26 январенда К С Станиславский татар театры коллективына
котлау да җибәрә Анда мондый юллар бар «Тиадвн Мәскәү дәүләт консерваториясе
каршындагы Татар Студиясе укучылары татар театрына яңа кадр, яшь көчләр булып кайта — бу
театр үсеше очен шатлыклы күренеш
Димәк К С Станиславский Мәскәүдә татар театры өчен кадрлар хәзерләү эшларе белән дә
кызыксынып торган (соңыннан бу студиядә укучылар Татар дәүләт опера һәм балет театрына
нигез салуда зур роль уйнадылар)
Менә бу фактлар К С Станиславскийның аңа бүләк ителгән һәм татар театры тарихын
чагылдырган китап белән танышканлыгы турында сөйлиләр
К С Станиславский хатының тулы нөсхәсе табылу аның татар театры белән апемт;м<и« -Ң
һәм татар театры үсешендә татар театры артистларының актерлык осталыгын үстерүдә тоткан
роле турында тулырак күзалларга мөмкинлек тудыра