ШИГЫРЬЛӘР
Эт уйната берәү кала уртасында — уяу булсын, усал булсын, тугры булсын!..
Ат уйната берәү дала уртасында — күндәм булсын, көчле булсын, җитез булсын!..
Этем дә юк, атым да юк... Сүз уйнатам басып торып дөньяның кыл уртасына.
Болытларның бүген агы ага, каралары кая киткәндер... Ак болытлар белән аралашып, агып кайтты зәңгәр үткәнем.
Күкләр сыйган күлдәвекләр кайтты... Әй. тавыклар, зинһар кермәгез, иң беренче күргән диңгеземнең тиңсезлеген вата күрмәгез!
Кәгазь самолетлар кайтты җанга, кабат канатланды хыяллар — кәгазь самолетта очып менеп, йолдызларга исем уялам.
Тарзан урманнары шавы яңрый... Табигатьнең кыргый баласы бик буласым килә минем бүген — ирек бирми Казан каласы...
Таяк аргамаклар көтүенең күзгә керде җылы тузаны, һәм йөрәктә янә иярләнгән, юлга әзер атлар кузгалды.
Якты Кәшә кайтты, җылы Казма, кыю Зөя, моңлы Бола-су.
Күзгә яшьләр килде... Юк, түзәбез! Әйдә, әнә каләм еласын...
Җан талпына, үрелә болытка — туктатырга, ахры, ашыга.
Ә болытлар шундый якын ага, хәтта кагылалар башыма.
Көз гөлләре
Коз гөлләре чәчәк аткан саен яз яңадан кайта күңелгә. Иң кадерле истәлекләр булып, чәчәкләрдән чыклар түгелә.
Кайберләре тама салкын жиргә. кайберләре тама йөрәккә...
Кайсылары икән, кайсылары са<ынырга безне өйрәтә?!
Кайберләре, әнә. елый сыман, кайберләре жырлый — тыңласаң. Кошсыз тирәк булыр иде йөрәк, сагынулар әгәр булмаса!
Сүрән дөнья буйлап жилләр исә... Көз гөлләре чәчрәп яналар — «Син бит тормыш, һәрчак жылы!» — диеп, жырлаталар безне яңадан.
Кемне кысып маташасыз, әй сез. мескен ваклыклар?! йөрәгемдә кыскаң саен көче арткан хаклык бар! Мин бирешмәм төрткәләүгә, кызмамын ышкулардан... Вакытлыча гына көчле һәртөрле эшкуарлар.
Алга карап туры барам, атлыйм атлый белгәнчә. Үкчәмдә сез сытыласыз, исән кала гөл-чәчәк.
Сезнең өчен мин. һай. авыр — чөнки миндә хаклык бар.
Кайчан, кайда күтәралган хаклыкларны ваклыклар?!
Мин нинедер ватам, имеш!.. Нәрсәнедер жимерәм!.. Авасыны аударырга, әйе. давыллап әрәм. Ныгыйсыны ныгытырга кызынмыймын һичнәрсә! Сөембикә манарасы тураер мин терәсәм.
ел. Җәй.
Н год 9Ж. Пришли Лолгиры магомг ганской аеры, говорят «Ты. князи.
мудр и смыслем...»
•Iloa«m> «ргн^иима w-r.
Днепр дулкыннарында бер мен еллык пышылдау... Ертык күктән кояш төшкән пляжлар бушлыгына.
Күзем кояшка ябышкан, колаз ым дулкыннар! а... Бармы суларда таныш өн? Бармы таныш эз ярда? Бар ич. бар — ап-ачык күрәм һәм ап-ачык ишетәм: Киевка килгән болгарлар руслардан каек көтә бу якка алар чыкмакчы. мин басып торган якка... Мин каршылашам. Арала мен еллык тарих ята
Киев. 1986
Өндәме бу, төштәме — яшерен очкан бер йолдызның керфегемә төшкәне?..
Мин мәрттәме, уяумы — шул йолдыздан аккан нурны эчәм-эчәм, туялмыйм.
Мин җанлымы, җансызмы — тәнем эреп юкка чыкты, шәрә калган аң сызлый...
Яратам сине, яңгыр
Яратам мин сине, яңгыр, яратам — карлы-бо^лы булсаң да, маңгай тире кебек тозлы булсаң да, көтмәгәндә килергә яратсаң да, дөбердәп явып, сабантуйларны таратсаң да, туй күлмәген манма су итсәң дә, тузан туен бастырмыйча ьигсәң дә, яратам мин сине, яңгыр.
Көндез яусаң, көмеш төсле коеласың... Төнлә яусаң, моңсу буласың, . әйтерсең лә күкнең кара ятагында син, суккач та тәкәббер яшеннең яңагына, елыйсың кебек хисләреңә буыла-буыла... Уйсулыкка сулар тула— Миңа уйлар тула, уйлар тула...
Тамчыларың кайчак тотам телем белән — хуш исе сүз, җимеше дә сүз гөлем белән, һәм сүзләрдән тезәм гөләп...
Ә гөләптән керосин исе килә башлый кинәт. «Замана!» дим, сине һәрчак пакькә юрыйм. Үпкәләргә һич юк урын — болытыңны мин бит ертам самолетта, боз яудырыр диеп, куркып, тотам утка. Җирнең барлык бөек шагыйрьләрен беләм — шигырьләреннән күңелемдәге иләм!
Ә син, яңгыр, күк шагыйре, яу, яу тынмый, аңласам, да, аңламасам да тыңлыйм һәр тамчыңның бөек тавышын һәм күк белән кавышам.
Яратам мин сине: яңгыр, яратам — үләннәрне өскә тарткан өчен дә, су сипкәнгә янгыннарның үченә, чистартканга Җир сулыйсы һаваны, булган өчен йолдыз нурының дәвамы, һавалардан юганга кеше эзен, тамызганга кеше теленә күк сүзен... Йөгереп чыгам мин каршыңа яшырап, әвереләсем килеп синдәй яңгырга!
Нишләтим мин сине, нишләтим? Дәрьялар иркенә салыйммы? «Коткар!» дип ялварып кул сузсаң, ботаксыз тал булып калыйммы?
Өермә эчендә бөтереп, яшенле болытта өтимме? Син аска очканда яныннан мин сукыр бөркеттәй үтимме?
Нишләтим мин сине, нишләтим? Зиндандай кысыимчы кочакта — янып бет көнләшү утыннан кабынган аяусыз учакта.
$
Җыр агышы өзелә дә. колакта кала чыны.
Өзелгән җырның чыңында яшидер моңның чыны — яралы хатирәләргә бер дәва булырдае: балачакның якты көне: гыйшыкның җылы Ае: иң беренче үбешүнең буылып калган тыны: әнинең, кул изи-изи, һәйкәлгә күчкән сыны... Шушы мизгел өзелештә әллә нинди тылсым бар... Җыр, өзлексез агып торса, әйләнер иде суга.
«Дмитрий Донской» теплоходында
Идел түгел, су да түгел — ага куерган Вакыт... Дулкыннарында кай ара уйларым кала батып.
Уйларым артыннан үзем тирән тарихка чумам... һәм эләгәм шул мизгелдә ике сөңге очына -
Пересвет белән Чалу би... Агыла Җиргә ал кан... Ике сөңге арасында Булмакчы идем калкан!..
Икесе дә сынды миндә, тәндә калды... күмелде— Пересвет оныгы — дусым! Безгә яшәү күңелле.
Ике баһадир егылган урында әрем үсә.
Җилләр булып еллар исә без мәңгелек.
без исән...
Бернинди авырту сизмим ни тәндә, ни аңымда... Ләкин менә, җанны ярып, сөңгеләргә кагылма.
Иң авыр йөк
Нинди авыр йөк соң рухны аска тарта? Уйлыйм, уйлыйм — ни икәнен булмый табып... Мин — дусларның хыянәтен белгән кеше, йөрткән кеше иңнәремдә бозлы табут, бу дөньяның оҗмаг багларыннан чыгып, төшкәндә дә тәмугтагы утлы чанга, бу кадәрле сызлый-сызлый уфтанмадым, болай авыр булмый иде һичкайчан да. Нинди авыр йөк соң рухны аска тарта — үзәннәрдән мин үрләргә менәм көчкә?! һәм аңладым: әйтелмәгән күпме рәхмәт, әйталмаган күпме каргыш йөртәм эчтә.
Суга баткан ут
Пышылдап әйткән сүзләрең уйларны адаштырды...
Ят дөньяга барып чыктым...
Ә күрдем таныш кырны.
Зәңгәр кар...
Таныш йолдызлар...
Син дә мин...
Яна учак...
Утка этәсең... Мин сине «Бергә керик!» дип кочам.
Безгә җылы...
Безгә рәхәт...
Өметләребез якты...
Зәңгәр кар эреп су булды, учак шул суга батты...
Кара күккә күтәрелде уттан калган яктылык, очып китте бүгенгемә иң сагышлы хат булып...
Пышылдап әйткән сүзләрең китерде шушы хатны... Укырга дип алган идем — йөрәгемә ут капты.
«
Эрерләр карлар, эрерләр кырларга ятканнары, умырзаялар шытасы аланны япканнары, урманның шаулы башына уй булып кунганнары, язны көтеп, ерымнарга шым гына тулганнары... Җылылык тантана итәр, җирдән аерыр тезен, һәм ачылыр умырзая — язның зәп-зәңгәр күзе! Дымлы күзләре белән яз күрер, аңлар барын да: яшәү бит ул — суыклыкның җылына баруында.
Эрерләр карлар, эрерләр хәтта безнең арада...
Тик шытармы умырзая кардан калган ярада?