ШИГЫРЬЛӘР
Әйбәт сүз ишеткән көн
Елмаю миңа килешә, һич яшерәсе килми.
Тик... шатлыксыз кешеләрне
Көнләштерәсе килми: һәрберсен бер чара табып Сөендерәсе килә, Уртак бәхеткә ирешеп, «Ура!» диясе килә...
Куянга «Курыкма!» диеп
Киңәш бирәсе килә.
Бүрене печән ашатып
Тотып сөясе килә...
Бүген газлы һаваны да
«Их, саф!» диясе килә.
Җирдә булган сагышны — «Юк,—
Булмас!» диясе килә...
Тигез урамнардан китеп,
Таулар кичәсе килә.
Тауга карап, тау булуны
Гадәт итәсе килә!
...Ә бит оча белсәң иде!
Ә бит оча алганыңны белсәң иде!
Ә бит очып китә алганыңны белсәң иде!
Бәлки, очмас идем дә мин,
Бәлки, очып бик тиз арыр идем дә мин. Бәлки, арып-талып, кире кайтыр идем дә мин...
Тик мин азат булсам иде!
Тик мин Җирдән куба алганымны белсәм иде!
«Очсам — иркем!» — дисәм иде!
«Якты күкләр дә минеке!» — дисәм иде!
«Җир тетрәүдән «дерт»ләп яшәү бетте!» — дисәм иде!
Купмас идем бәлки Җирдән — *
Җир кадерен ныграк белә күкне белгән, Ул баерак, иманлырак була шул белүдән.
...Әйе, оча белсәң иде.
Әйе, оча алганыңны белсәң иде.
Әйе, очып китә алганыңны белсәң иде.
НУРИЯ ИЗМАЙЛОВА — шагыйрә. -Яратам» һәм • Алтын тарак* исемле шигырь китап-лары авторы. Мәскәүдә яши.
Кашкарый чәчәге янында
Сүзе матур үзеннән дә — «Кашкарый!»
Хәтер начар исемнәргә Кашкарый...
Искә төшсә, исем китә.—
Кашкарый!
Оныттисәм, хәлем бетә.
Кашкарый!
Йемен охшаш балачакка.
Кашкарый.
Мин мин түгел синнән башка.
Кашкарый!
Синнән башка дөнья китек. Кашкарый!
Кителүдән саклыйм ничек. Кашкарый?!
Күрмәсәләр. чәчәк сула.
Кашкарый.
Шулай сүзнең язмышы да.
Кашкарый...
Дөньяларда калырсыңмы.
«Кашкарый?»
Җаннарыма салыйм сине.
Кашкарый!
Җан үлемсез диләр бугай.
Кашкарый?
...Сакланырсың, бәлки, шулай.
«Кашкарый»?
Гаһир - Зиһрл каушалма/ан.
Булырга тиеш иде бит Айның нурлы ягында.— Кая югалды бу йолдыз. Әллә калыкмады да? Вәгьдәләр бирелгән иде «Күкне бизәп янар!» дип, йолдызларны тумас борын — Шулай яраталар бит...
Ә тугач. «Койрыклы» — диеп. Кире кактылар мәллә? Аларны да йолдызлыкка Кабул итү бар мәллә?..
Хәер, ул әле бүгенгә Кирәк тә түгел сыман. Әллә инде шуны сизеп. Чыкмый болыт астыннан. Ак койрыгын да күрсәтми. Саклый микән горурлык? йолдызларның гомере озын. Ашыгырга урын юк... Мин ашыгам. Тизгә генә Килгән идем бу Җиргә — Йолдызларның — исән чакта! — Калыкканын күрергә.
Күзләремнән нигә яшьләр ага? — Әллә мәхәббәтне кызганганга? Әллә очмас кошым кузгалганга? Әллә газиз гомер уза зая?
Әллә җырның сагыш соравына —
Ә мин аңа корбан булмавыма?
Әллә Таһир-Зөһрә сагышлары Мине хәзер читләп узганына? Күзләремнән шуңа яшьләр ага — Мин чит хәзер, мин ят бу моңнарга...
Хатлар яздым — кемгә бирәсе? Илтерсеңме аны. күгәрчен? «Коткарыгыз!» дигән кыска хат. Гомерем буе язам ничә кат! Тик оялам, куркам, кыялмыйм. Ике адресның берсен куялмыйм: Күзләрегез шундый салкыннар' — Сантиментлар шыкырдап туңар...
Я зам — дәшми түзалмаганга. Я зам — ерак, үзгә заманга. Ерактагы кояш җылырак.
а
Ят буыннар ышанычлырак «Коткарыгыз!» — дигән сүз анда Чакыру булыр — йөгереп чыгарга. Әйе. әйе. дустым күгәрчен. Сөю кирәк хәтта үлгәчтен...
Адресымны куймыйм, калмасын.
Тик тавышым җавап табалсын.— Тик үзгәрсен дөнья, үзгәрсен! Озак яшә берүк, күгәрчен!
Хатны бир дә ... килеп сөйләрсең.— Адрес мәгълүм, ансын беләсең.
Урманда адаштырылган үги кыз... Карурманны нәрсә диеп уйлыйсыз? — Күңеле ул эзләнүчән халыкның. Җирлеге ул чынлыктан тыш тарихның. Чын тарихтан ләкин күбрәк анда көч — Җирдә юклар шул урманда калган ич: Анда бәхет, байлык тапкан үги кыз... Әкиятне нәрсә диеп уйлыйсыз? — Җирдә урын табалмаган бәндәләр Анда әнә хан-солтанга әйләнгән! Иң түбәндә гомер сөргән затларга Әкиятнең иң түрендә атларга. Изгелеккә җирдә саранрак халык Фәрештәләр иҗат итә ышанып. Чын тормышта юклар алар. Нәрсәгә? Кем тели фәрештә белән яшәргә! Кирәкмиләр! Монда һәркем гөнаһлы. Әкиятләр аклар, бәлкем, гөнаһны? — Әнә ич кимсетелгәннәр, саф җаннар Кара урманда гаделлек тапканнар! Гаделлеккә җирдә саранрак халык Монда гүя гафу сорый ялварып... Ни булса да, нияте бит изгедән — Яхшырак буласы килә үзеннән... Яхшылыкны ләкин ничек кыласың? — Рәнҗетәсең башта, адаштырасың, Коткарасың, күтәрәсең аннары. «Рәхмәт!» — дип җилпенеп куя җаннарың... Әй, халыкның «кап-кара урман»нары! Нурлар чәчеп юл саба хыяллары.
һичкем хәлем белмәгәндә, Кояш белә хәлемне.
«Ходай оныткан» чакта да Ул искә ала мине.
Бер генә дә алдамады Чыкмый калып дөньяга, һәм мин ел әйләнәсенә Чумып торам нурларга! Күпме бөеклек Кояшта! — Ул — изге микән әллә?.. һәркемне өметле итеп Китә бит киткәндә дә: Кояш чыккач, уянмыйча Калмабыз иртәләрдә!
...Миңа да нәрсә кирәген Белә бит ул — калдыра:
Сулардан да, җирләрдән дә Төн буе нур агыла;
Төн буе җылы агыла Ташлардан һәм куллардан. Мин бу мәрхәмәт эчендә Зарланырга оялам!
Күздә яшьләр булганда да, Кояш кала дөньяда — Салават күпере булып. Керфегемдә нур яна. Дөм караңгы дигәндә дә, һаман кояш табыла: Төсен ул яран гөлемнең Чәчәгендә калдыра... Исен ул шаян улымның Чәчләрендә калдыра.