Прозаиклар редакциябезгә күләмле нинди әсәрләр китерергә җыена соң
Мөхәммәт
Мәһдиев
— «Ватан турында
җыр» дигән әсәремне
тәмамладым Язылу
вакыты илебездә барган
беек үзгәрешләр
чорына туры килде Бу
үзгәрешләрне мин
революцион үзгәреш-
ләр дип аңладым Әсә-
ремнең жанрын әйтүе
кыен, һәрхәлдә, әсәрнең
буеннан-буена бара
торган, ахырдан орден
алып, иң матур, уңган
кызга өйләнеп, туй
ясап. ВДНХга китеп,
бүләк алып кайтучы
героем юк. Уйларым —
икмәк үстерү. әхлак,
туган җир. шәһәр һәм
авыл, юньле кешеләр,
кошлар, кибәннәр,
табигатьне саклау
турында Кыскасы,
укучыларны Казан
артына «сә- фәр.гә
чакырам
Хисам
Камалов
—«Үлгәннән соң яз-
дым» романын уку-
чылар хөкеменә тап-
шырырга уйлыйм Әсәр
үзем кичергән, белгән-
күргән хәлләрдән
чыгып язылды 1944
елның февралендә
яраланганнан соң, мин
ел ярым төрле
госпитальләрдә дәва-
ланып яттым Хәлем
кыл өстендә генә торды
Врачлар, шәфкать
туташлары мине һәм
минем ише күпләрне
чын мәгънәсендә әҗәл
тырнагыннан тартып
алдылар. Дошманны
чигендерү һәм җиңүдә
ал арның да өлеше зур
булды Төп ниятем —
мине туганы кебек итеп
караган шәфкать
туташы Ася турында
язу. аның образын
тасвирларга тырышу
иде. Күпме еллар үтүгә
карамастан, Ася әле
хәзер дә минем күз
алдымда тора. Еш кына,
ничек гомер кичерде
икән, бәхетле була алды
микән дип уйланам
Шуңа күрә әсәрдә аның
исемен дә үзгәртмәдем
Әсәрнең үзәгендә тагын
Ту- файлов. Ваһапов.
Турганов һ б. конкрет
кешеләрнең сугыш чо-
рындагы гыйбрәтле
язмышлары
Батулла
—Яңа әсәремне
«Юл буенда зәңгәр чә-
чәк» дип атадым Әллә
повесть, әллә роман
килеп чыкты — жанрын
билгеләргә бераз
кыенсынып торам.
Әсәрең кемнәр, нәрсә
тчоында соң дип сора-
салар. мин төгәл генә
җанап бирә алмас идем
Нәрсә турында
икәнлеге • зәңгәр чә-
чәк» белән танышкан-
нан соң гына аңлашы-
лыр кебек Бу әсәрем
колхозчы Ярмөхәммәт
Хәйруллин, авыр
сугыш еллары, тылдагы
кыенлыклар һәм.
әлбәттә, мәхәббәт ту-
рында Үткәндәге ял-
гышларыбыз. халкыбыз
фидакарьлеге, фаҗига
һәм сөенечләр укучыны
битараф калдырмас дип
өмет- ләнәм.