Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЛЫ ЮЛДАГЫ МАЯКЛАР


Г ГОБӘЙНЕҢ ТУУЫНА - 80 ЕЛ
һәр мәйданның үз батыры булган кебек, бай һәм олы тарихлы әдәби атыбызда кечерәк бер
утрау булып яшәгән татар балалар әдәбияты дигән мәйданның да (Соает чорын гына искә алганда
да) Абдулла Алиш. Бари Рәхмәт. Гариф Гобәй, Шәүкәт Галиеә кебек чиксез күп укучыларның
игътибарын яулаган һәм мәхәббәтен казанган батырлары бар Бу язмада мин шуларның берсе —
үземнең дә иҗатыма йогынтысы зур булган, тууына шушы айда 80 ел тулган Гариф Гобәй турындагы
уйларым белән бүлешергә телим.
Аның китаплары сугышка хәтле үк инде кулдан төшми укыла торганнардан булды. Бервакыт
яшьләр белән «Маякчы кызы» китабы буенча укучылар конференциясе үткәрергә җыендык Колхоз
комсомол оешмасы секретаре Миңнерахман юкарак кына бер китапны кулыма тоттырды да:
— Укып чык та. сеиләргә әзерлән, укучылар конференциясе үткәрербез, — диде
Әле узган айда гына шулай бер җыелып «Корыч ничек чыныкты* романы турында сейләшкән
идек Ул кичә дә күңелле үткән иде Тагын бер шундый җанлы әңгәмә буласына ышанып, китапны
алып кайттым. Укый-укый таң аттырдым, кояш чыгардым Мин инде бетен күңелем, җаным белән
китаптагы вакыйгаларга кереп баткан идем Ул вакыйгалар гүя Агыйдел буйларында түгел, ерак
бабаларыбыз Нократ дип йөрткән борынгы Вятка ярларында бара, кара урманда партизаннарны
эзләп йөргән кыз да Илсөяр түгел, ул — мин үзем икән бит Уиалты-унҗиделәргә җитеп барсак та.
балалар кебек хыялый, романтик җанлы яшьләр идек без Илсөяр кебекләрнең башларыннан үткән
вакыйгаларның шаһите була алмавыбызга әз генә офтану да була иде күңелдә
Әмма язмышның безне сыныйсы көннәре алда иде әле Шул таңда немец фашистлары туган
илебезгә басып кергән иде Ул турыда без көндезге сәгать дүртләрдә ишеттек. Ә кичке алтыда инде
укучылар конференциясендә катнашырга тиешле комсомол егетләребез Бөек Ватан сугышына
чыгып та киттеләр
Балалар китабы тәрбия өчен языла дигән Белннскии Әгәр ул егетләр Ватан алдындагы изге
бурычларын, гомерләре хакына, намусларына тал төшермичә үтәгәннәр икән, үсмер чакта укыган
китаплырының. шул исәптән Гариф Гобәй әсәрләренең дә аләрга уңай тәэсире аз булмагандыр дип
уйларга нигез бар Олы вакыйгаларда гына көчле рухлы геройлар тәрбияләнә, алар гына үзләренә
күпләрне ияртә алалар Әдәби әсәрләрдә дә ул шулай.
Кырын елдан артык дәвам иткән иҗат гомерендә Гариф Гобәй зур күләмле повестьлар гына
түгел, хикәяләр, пьесалар да язды, күл кене китапларны татарчага тәрҗемә итте. Ләкин «Маякчы
кызы». «Ялгыз йортта*. «Каланча», «Маратның язмышы» «Замана балалары». «Без үскәндә».
«Ләйсән яңгыр» әсәрләре заман сынавын узып, инде еченче буын ,«,чыларына да килеп җитте Бу
китаплар олы юлдагы маяклар кебек, илебез кичергән барлык олы вакыйгалар турында сөйли
Укучысын, гүя. халкыбыз үткән зур тарихи юл буйлап сәяхәт иттерә Ләкин гади юлаучы, битараф
күзәтче итеп кенә калдырмый ул аны. авторның әдәби осталыгы укучысын шул юлларда очраган
вакыйгаларның эченә алып кереп китә, шул хәлләрне башыннан үткәрергә йөрәге, хисләре аша
кичерергә мәҗбүр итә Октябрь революциясенә кадәр булган бистә ярлыларының тормышы
гражданнар сугышының канлы фаҗигаләре, колхозлашу елларындагы сыйнфый кереш. Ватан
сугышы вакытында бөтенхалык батырлыгына әверелгән рухи кеч кебек җитди темалар турында
Гариф Гобәй балаларның үз телләрендә сеилеп бирде Бу вакыйгаларның фәлсәфи асылын аңлата
белү осталыгы, терле чорда герле җирлектә вшегеи унөч.
ундүрт яшьлек үсмерләрнең бер-берсенә һич тә охшамаган образлар галереясын тудыру, аларның
романтик җаннарын истә калырлык итеп сурәтләү бу китапларның озын гомерле булуларына
с әбәпче иде.
Балалар ечен язылган әсәрләрнең төп геройлары һәр очракта да балалар гына булу мәҗбүри
түгел. Әмма Гариф Гобәйнең иҗат принцибы — дөньяның барышын яшүсмер күзлегеннән аңлату,
вакыйгаларны турыдан-туры алар катнашында бирү. Әсәрләрдәге яшь геройларның кылган эшл әре
бик табигый, заман рухына туры килеп тора, автор аларны нинди дә булса бер вакыйга эченә капыл
гына кертеп җибәрми, иң элек ул аларны рухи яктан әкренләп үстерә, алдан әзерли. Шунлыктан
Илсөярнең партизаннарга килеп кушылуы да, кара урмандагы ялгыз йортта яшәгән Таҗиның
революция китергән яңалыкларны дөрес аңлавы да. Хәлимнең, фашистлардан үч алырга сусап,
фронтка качып китүе дә укучыны аптырашта калдырмый, аның күңелендә соклану хисе һәм аларга
охшыйсы килү теләге уята.
Язучы геройларын зур сынаулар, авыр язмышлар алдына куюдан да курыкмый. Күбесенең
шәхси язмышлары да катлаулы. Татар егетенә кияүгә чыкканы өчен генә дә Илсөярнең әнисе
Варвараны фанатик динчеләр кыйнап үтерәләр. «Каланча» повестында- гы Сәлимнең әтисе —
эчкече, колхоздан куылган эшлексез, актив пионер булган улына күп хурлыклар китергән кеше
«Замана балалары»ның герое Хәлимнең әтисе дә. абыйсы да сугышның беренче көннәреннән үк
хәбәрсез югалалар. Маратның язмышы да бик үк җиңелдән булмый. Ләкин бу авырлыклар яшь
геройларның рухын төшерми, холкын сындырмый Автор аларны яхшы кешеләр кулына тапшыра.
Дөнья күргән, тәҗрибәле изге күңелле өлкән кешеләр тәрбиясендә калдыра. Зурлар әдәбиятында
балалар образлары сирәк очрый. Булган кадәресе дә эпизодик образлар гына булып, аларның
җитәрлек ачылмаулары гафу ителә Ә балалар язучыларына ирекле-ирексездән универ-
сальләшергә туры килә. Олылар образларын да нәкъ үз геройлары кебек үк истә калырдай итеп
сурәтләргә тиеш була ул. Юкса, аның хыялы белән тудырылган дөнья курчак уены булып калачак.
Ә балалар үзләре уйнарга яратсалар да, олыларның уйнаган булып кылануларын өнәмиләр, аңа
ышанмыйлар.
Гариф Гобәй әсәрләрендә олы кеше образлары бик күп. Бу кешеләр үзләренең гомер буе
тупланган тәҗрибәләрен яшьләргә бирәләр, тормышка ашыра алмаган хыял ларын балаларына,
оныкларына мирас итеп калдыралар. Шундый матур бәйләнешнең булуы белән, үзләренә лаек
алмаш калуы белән бәхетле алар. Ике буын арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылганда автор бернинди
ясалма киртәләр, уйлап чыгарылган вакыйгалар, юри чәбәләидерелгән аңлашылмауларны
әсәрләренә кертеп азапланмый. Бары да тормыштагыча гади һәм тормыштагыча катлаулы. Иң
әһәмиятлесе — логикага буйсынган дөреслек Язучы геройларының характерларын, үзара
мөнәсәбәтләрен, дөньяга карашларын — барысын да чама белеп, оста итеп файдалана алган
Берзаман балалар әдәбиятында көчле характерлар тудырабыз дип, яшүсмерләрне үтә акыллы,
үтә тапкыр итеп сурәтләү тенденциясе киткән иде. Алар җитди сүзләр генә сөйлиләр, зурлар көче
җитмәстәй эшләргә тотыналар, хәтта өлкәннәргә акыл да өйрәтеп маташалар- Ә өлкәннәр үз
башларына шундый «гениаль фикер» килмәвенә гаҗәпләнәләр. бу кечкенә «картлар»ның
иңбашларыннан кагып, аларга чын күңелдән рәхмәт әйтәләр. «Авангардлык» дип аталган бу чиргә
каршы Гариф Гобәйдә иммунитет көчле булды. Аның китапларындагы балаларның кылган эшләре
кулдан килерлек кенә иде. инде бераз чамадан артып киткәндә, язучы аны тормыш логикасына
буйсындыра белде Шуның өчен дә Илсөярнең аклар кулына эләгеп, бабасы Бикмүш карт белән
төрмәдә утыруы да. Хәлимнең, хәрби батырлык күрсәтеп, медаль алуы да — барысы да аклана.
Югыйсә, гап-гади кызлар, малайлар бит үзләре. Өлкәннәрнең көндәлек, гадәти эшләренә булышып
йөриләр, барысы да, тизрәк үсеп, зур кеше булырга омтылалар. балаларча шаян холыклы, әз генә
хәйләкәр дә. бераз гына үпкәчел дә, вакыты белән бәргәләшеп алырга да күп сорап тормыйлар,
уйнарга һәм укырга яраталар. Өй түбәсендәге килде-китте җилдә елтырап торган калай әтәч кебек
«батыр» да түгел алар, вакыты-вакыты белән курку да биләп ала үзләрен. Ләкин намуслылар алар.
Менә шушы асыл сыйфат кайчагында балаларның көченнән килмәстәй эшләрне дә эшләргә мәҗбүр
итә.
«Каланча» повестындагы Сәлим әнә. Акбүз дигән этен ияртеп, борчак кырыннан бара Кара
төндә шулай йөрмәс тә иде ул, кыр сакчысы Мөхтәр карт авырып киткән. Ә каравылчыларның
икенчесе — Сәлимнең әтисе исереп егылган. Балалыгыннан аерылып җитмәгән малай башта бу эшкә
бик җиңел тотына, хәтта әле ул. хыялга бирелеп, үзен батыр егет итеп тә сизә. « Ничә карак очрасын
икән хәзер Сәлимгә? Юк, берәү әз, икәү дә әз әле, өч булсын иде. Сәлимнең хыялы каракларны бишкә
җиткерде- Әмма басу эченәрәк үткән саен малайның йөрәген курку били бара, куркудан ул тирләп
чыга. Кая инде караклар белән очрашырга теләү! Киресенчә. Мөхтәр картны ярдәмгә чакы-
рыл. Каланчага таба йегерәсе киля аның. Ләкин Сәлим борчак кырын ташлап китми ул тәндә.
Язучы буларак миңа Гариф абыйның материал белән иркен эш итүе ошый иде Кайчагында
шундый детальләр куллана, аерыл кына алганда, аның әллә ни кыйммәте дә юк кебек, ә менә сюжет
сызыгына шундый әйбәт кереп утыра, аны шундый тулыландыра, авторның тапкырлыгына исең
китеп торасың. Аның бу осталыгы «Без үскәндә* повестенда аеруча нык сизелә. Бу гаҗәп тә түгел
Автор үзенә бик акын булган, үсмер вакыты үткән мохитне, революциягә кадәрге бистә
һөнәрчеләренең тормышын сурәтли. Биредә барысын да күрергә мөмкин. Очын-очка көчкә ялгап
көн итүче ярлы гаиләләр, революция алды елларындагы сыйнфый көрәш, интернациональ дуслык,
исне мәдрәсә тормышы, яңа фикерле яшь укытучылар — катлаулы, каршылыклы тормышның төрле
баскычында торган кешеләр язмышы
«Без үскәндә» Гариф Гобәйнең балалар өчен язылган соңгы әсәрләреннән берсе булды. Ул
аның иң мөһим китабы дип әйтсәң дә ялгыш булмас Байтак язучының була шундый әсәре. Күп еллык
иҗат тәҗрибәсе, төрле кешеләр белән аралашу төрле җирләрне күреп йөрүдән алган рухи байлык,
язучының уйлары, фикерләре, сагышлары, үткән гомердәге югалтулар һәм табышлар нигезендә
языла андый китаплар Шәйхи Маннур. Мирсәй Әмир. Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов һ 6
язучыларның шундый әсәрләре — әдәбиятыбызның алтын фондын тәшкил итәрлек кыйммәтле
хезмәтләр Мондый әсәрләрнең үзәгендә язучы үзе. аның иҗат концепциясе булса да. гомумән, ул —
ил, чор. халыклар тормышы, алар язмышы турында уйланулардан туган хезмәт
Гариф Гобәй дә, үзе дә сизмичә, бөтен иҗат гомере буена шундый китап язарга әзерләнә. Моның
өчен әдәбиятыбызның танылган язучысы. Татарстан радиокомитетын- да һәм Язучылар союзында
җитәкче эшләрдә эшләгән, балалар әдәбияты секциясенең башында. «Ялкын» журналы
редколлегиясендә аитйЪ катнашкан хәлдә яшь каләмнәр тәрбияләүдә күп көч куйган, хөкүмәтебез
тарафыннан орденнар белән бүләкләнгән олы шәхес булып өлгерергә кирәк була аңа. «Без үскәндә»
повесть жанрында язылган Күп эпизодлар язучы фантазиясе белән тудырылган, ләкин төп
нигезендә азучы булып үсәчәк малай яшәгән реаль тормыш ята. Ул аның биографиясе, язмышы,
иҗат юлының башы Анда Гарифның шәхес буларак формалашуы күренә һәм, ниһаять, бу китапта
язучылык осталыгының ничек үсә баруын күзәтергә була
Гариф Гобәй балалар әдәбиятында повесть жанрын башлап җибәрүче дип әйтсәк тә ялгыш
булмас. Беренчеләрдән булып, иркенләп укый торган, зур күләмле, чын тормышчан әсәрләр иҗат
иткән язучы ул. Дөрес, аның иҗаты коры җирдә үсеп чәчәк атмады Галимҗан Ибраһимов. Һади
Такташ балалар прозасының матур үрнәкләрен аңар кадәр үк биреп өлгергәннәр иде инде Г Гобәй
белән бер елларда иҗат иткән Ләбиб Гыйльми. Ярлы Кәрим һ. 6. язучыларның повестьлары.
Абдулла Алиш әкиятләренең дә аның иҗатына тәэсире булмый калмагандыр Ә Гариф аганың үз
иҗатыннан сугыштан соң әдәбиятка килгән язучылар күп нәрсәләр өйрәнделәр
Гомеренең соңгы елларында язучы, балалар әдәбиятын куеп торып, дини пропагандага каршы
юнәлдерелгән публицистикага күчте. «Корьән серләре» дигән зур күләм ле әсәр язды, газета-журнал
битләрендә кайнар рухлы язмалар белән чыкты Бу эш аны зур бәхәсләргә тартты, көчен, вакытын
күп алды Арабыздан иртәрәк «итте Гариф абый Безнең белән бергә яшәп, иҗат иткән булыр иде әле
Кем белә, бәлии ул. сөекле жанрына әйләнеп кайтып, яшь буынга яңа китаплар да бүләк итәр иде
Ләкин сөенеп әйтергә була: эшләгән кадәресе дә «үп булды аның Татар балалар әдәбиятының
алтын фондына керерлек дистәләгән әсәр калдырган чын талантлы, олы язучы булды ул. Әдәбият
мәйданында бил бирмәс батыр иде Гариф ага Гобәй