Логотип Казан Утлары
Драма

ӨЧЕНЧЕ БҮЛМӘДӘ ЭТ ЯШИ


Катнашучылар:
Л У-
Карт (Райманның әтисе) Карчык (Райманның әнисе)
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Әг ор.» — караңгыда ул күренми.
Гол и я (тавышы гына ишетелә). Өрмә, орма* Ярамый! Әйдә... Сы но-о-ок’. акыл лым минем. Киттек. Өйгә керобвв. Әйе. әйе. өйгә Акыллы булганың өчен үзеңне яра тамӘйдә. кадерлем Сыно-оок.
Шәһәр иртәсе. Өч бүлмәле фатир Өй лиманча жиһазландырылгаи. Диван Те лефои. Китаплар. Стенада кечкенә кыз
Райман (кулындагы түгәрәк көзгегә карап үз-үленә). Хәерле иртә' Әй. ир кеше! Эндәшмисеңме? Кырынып жибар Кар тайма! Токер син доньяның вак тояк кай гыларына (Әкрен тавыш белән ) Искесе китсә, яңасы табылыр.. «Минем кәеф яхшы!* диген. Шулай әйт Килештекме* (Кулындагы көзгене кечкенә встәлгә куя Гөлия (аш-су бүлмәсеннән чыга, кулында чилек). Кем белән сөйләшәсең?
Райман /кырыну приборын ала). Эт белән.
Гөлия. Чиләк кичәдән бирле чуп белән утыра. Чыгарам дигән идең, чыгармагансың.
Р а й м а н (хатынына бөтенләй игътибар итмичә). Сыно-ок! bay!
Өченче бүлмәдәге эт. юан тавыш белән өреп, жавап бирә.
Гөлия. Чәйнек ташымасын, карый тор әле.
Р а й м а н (аңа игътибар итмичә), bay, hay!
Эт ике тапкыр өреп куя. Гөлия чиләген чыгара китә.
Р а й м а н. Молодец, Сынок!
Телефон шалтырый.
Р а й м а н. Тыңлыйм... Хатының кирәксә, номерыңны дөрес җый! Минем хатын кирәксә, соңрак шалтырат... Мин хәзер эшкә китәм. Бер сәгатьтән китәм, дуңгыз! (Телефонны куйгач, үз-үзенә.) Кайчан китәсең ди, вәт син аны?!. (Өченче бүлмә ишегенә бара.) Үскәнем, каракай, балакай. . Сий әйбәт. Син матур. Булды, булды. Сыно-ок. Хәзер керә, хәзер ашатыр. Алтыным минем.
Гөлия (ишектән кереп). Үзе ашыгам ди. үзе эт белән булыша. Ашарга әзер.
Ранман аңа игътибар итмичә, юыну бүлмәсенә, кырынырга китә. Гөлия өстәл әзерли. Аш-су бүлмәсеннән чыгарып Сынокка ашарга кертә.
Аша. Сынок, аша. Шаярма!
Юыну бүлмәсеннән Ранман чыга. Көзгегә карын, аны яңадан урынына куя. Өстәл янына килеп, нидер уйланып тора.
Чәйнек ташыган. Шуны да карамаган-
Р а й м а н. Хәтер начарланды.
Гөлия. Иртәрәк. Утыр. Ьаман ачула-насыңмы? Кичке ачуны иртәнгә калдырма. Ярамый.
Р а й м а н (ашаудан туктап, хатынына ңарап тора). Ярамыймы?
Гөлия. Карашың — ягымлы...
Р а й м а н. Үзгәрдең сип. Усалландың. Картая башладың.
Гөлия. Үз яшең белән картаю — бәхет ул. Шундый сүз бар.
Р а й м а н. Җүләр сүз. Картаю нинди бәхет булсын? Яшь калу бәхет. Ләкин булмый Мин дә картаям шул, бәхетсезлек- кә.
Шул чак идәнгә китаплар коела. Алар өстене куйган түгәрәк көзге төшеп ватыла.
Гөлия (урыныннан торып). Көзге ва тылды.
Р а й м а н (шомлы итеп). Җир тетри Гөлия. Җир?..
Р а й м а н. Әлбәттә. Һәм син. җир, мин... Тетрибез. (Тора, идәндәге китаплар ны. көзгене урынына куя.) Көзге генә тү гел... Өйләр, илләр ватыла. Җайсыз куй генмындыр.
Гөлия. Ватылганмы?
Р а й м а н (яңадан ашарга утыра). Ярылган.
Гөлия. Җайлабрак куйган булсаң бит инде...
Р а й м а н. Өчкә ярылган, таралмаган, тирәсе тотып калган. Ә көзге барыбер ва тык.
Тынлык.
Гөлия (өстәл җыештырып). Миңа ачу-ланып йөрүеңне сизгән, күрәсең, ул көзге.
Р а й м а н. Кичә сизмәгән. Аннан алда ачуланышкаинарыбызны да сизмәгән. Уйлап карасаң, безнең хәзер ачуланышудан башка эшебез дә юк. Әти-әни үлде, кыз үлде...
Гөлия. Райман?!
Р а й м а н. Үлделәр!
Гөлия. Райман! Кирәкми.
Райман. Без иректә. Мин егет. Син — кыз. Кайда телисең, шунда йөрисең. Кай чан телисең, шунда өйгә кайтасың. Аннан икәү рәхәтләнеп ачуланышабыз. Менә хәзер безнең хәлләр ничек әйбәт.
Гөлия. Алар исән чакта да ачуланыш тык... Син миңа ялгыш өйләндең. Яратам дип ялгыштың да өйләндең. Аннан мине яратып бетермәвеңне белдең. Аерылыргамы, торыргамы - - шуны гына белмәдең, дөрес бит?
Райман. Дөрес түгел.
Гөлия. Әти-әни мине яклады, хәтер лисеңдер? Хәтерлисеңме?
Ут үзгәрә, күчеш — узганнан бер күренеш.
Райман (бер як читтә). Безгә аерылырга кирәк. Шушы төннән үк аерылышырга! Баласын әти-әниемдә калдырып, ниндидер ир белән очраша... Классташы. Беренче мәхәббәте белән очрашкан. Ике генә тапкыр очрашкан. Сөйрәлчек!
Гөлия. Үзем әйттем бит Безнең шәһәргә күчеп килгәнен, хатыны, балалары барын әйттем. Башка очрашмыйм, гафу ит, дидем. Юк... гөнаһым юк. Иә.. Үзең уйлап кара... Әгәр...
Райман (тынычланып). Елан.
Гөлия (кызып). Менә гөнаһлы булырмын. Ул чакта...
Райман. Гөнаһсыз чагын бар идеме соң синең?!
Гөлия. Бар иде!
Райман. Урам хатыны!
Гөлия. Очраштым. Ләкин тормыш ха кында сүз сөйләшүдән гайре эшебез юк... Икенче очрашканда. Фирдүскә әйттем, баш-
кача минем белән очрашу эзләмә дидем Миңа яраткан кызым, торган ирем генә кирәк дидем Гөнаһым юк. Кичер.
Райман. Ире белән яшәгән, башка бе леи очраша биргән күп гөнаһсыз хатын нарны беләм мин. Фирдүс кебекләр гомер буе бармак тирәсендә әйләндерә. Очраша, коча, үбә һәм... Сиңа бер акыллы киңәшем бар. Кызны син миңа калдыр. Әлегә әни карар
Гол и я (Райманны бүлеп). Мин аны сиңа калдырып китәр өчен тапмадым
Р а й м а н. Үзеңә җайлы булыр. Ял гыа башың...
Г о л и я (сүлне бүлеп) Юк. Калдыр мыйм. калдырмыйм*
Райман. Ярар. Калдырма Кызны да үзең белән ал. Фирдүсең янына бар. Әйт аңа. икебез ике читлектәге кош кебек озак яшәдек, диген. Бүгеннән икәү бергә бәхет ле булыйк, икәү иректә очыйк диген аңа Ул шунда ук ике баласын ташласа, хаты нын онытса, колачын җәеп, сине каршы алса? (Паули.) Икоү китегез! Бәхетле булы гыз! Әгәр ул бәхеткә ашыкмаса. кичекте рерго уйласа. Башка кешегә кияүгә чык. Оныт беренче мәхәббәтеңне! Аның белән бүтән бер кабат та очрашма! Беренче мә-хәббәтең түгел, ул - алдый белгән гади бер ир генә булыр. Беренче мәхәббәт! (Коле ) Яшьлектән изге хатирә. Ышан миңи! Мин до кайчандыр, кемнеңдер беренче мәхәб боте булган егет. Ә сез... уйнашчылар.
Карчык (аченче бүлмедлп чыгып ) Ба лалар. бу ни ошегел? Кызыгыз куркыр Ятыгыз. Атагыз уяныр
Карт (иченЧе бүлмлдлн) Уяндым инде, уяндым
Райман. Әни. бар урыныңа* Син бер нәрсә дә белмисең
Карчык. Әстш-ьфнрулли* Кем булып җитте бу бала?!
Райман. Кереп ят. «ни!
Карчык өченче бүлмәгә кереп китә.
Корт (оченче бүлмлдлн киле). Әй. ба лалар. балалар. Шулай ярыймы Анагызны утка саласыз бит. Мин йоклый алмый ятам... Килен, бар әле, син до кереп ят. Мин аның белән үзем сөйләшәм
Райман (урыныннан торып). Әти?!
Карт. Бар. килен. Бар Үзем сөйләшәм (Галия икенче бүлмлгл кит»)
Карт. Оятсыз улым Безнең алда та нышланасың Кызың ишетер. Аның хәзер битен сүзне күңелен» салып барган, син нон яшәргә өйрәнгән чагы Тыңларга ки рик. . Ата ананы тыңламаган дусларын, якыннарын тыңлый белмш Дусларын, якыннарын тыңламаган беркемне до тыңлый алмас, бар кешегә хормотссз бу лыр Ул нинди ир? Аның балагы кем бу лыр? (Паула ) Ни өчен үстердек без сине?
Райман Үстердек, үстердек’* ӘЙе. үстек, ойлоидек. Ә хоэер хатын кыз
Карт. Беләм.
Райман. Берни дә белмисең син. әти.
Карт. Беләм. барын да күрәм. Атаң белой телләшеп торасың.
Райман. Киленеңне белмисең дям.
Карт Безнең белән киңәшмәдең. Үлең табып алдың. Әйбәте туры килде. Мин ки леи таный торган карт... Аркасыннан, би леннән. үкчәләреннән таныйм.
Райман. Үкчәләре аның. әти. .
Карт. Кереп ят! Алып кит боларны (ма лаеның аерым җлй/лн урынын тулдыра)
Райман. Керәм. керәм. булды, әти Булды. (Әйберллрен алып, икенче бүлмл.л кит».)
Карт (үлалдына). Җәннәт кебек өйгә сыймыйбыз. Тар кабергә сыя торган кешеләр! (Бүлмлсенл кит».)
Ут үзгәрә, күчеш — беренче күренеш дә- вамы
Райман. Хәтерлим Алар сине якла ды.
Гөлия. Менә шул тавыштан сок. мин до беренче мәхәббәт дигән хис чынлап та кузгалып куйды. Күңел бит. яшьрәк тә чак. Бәлки тынычлыгым анда калгандыр дип уйладым
Райман. Фирдүстә?
Гөлия. Әйе (паула)
Райман. Сөйлә. Курыкма. Син бит хәзер батыр.
Гөлия. Икенче көнне Фирдүс янынп бардым. Синең киңәшне тоттым. (Паула .) Хотта. . Кызны сезгә калдырдым- Бөтенләй го.
Райман тәрәзә ягына борыла Күңеле ту лып киткәине яшерә бугай.
Бардым. Син кушканчп әйттем. «Мин хәзер иректә, икәү бергә бәхетле булыйк» дидем.
Райман (кинет барылып). Гөлия?!
Гөлия: Ул әйтте; «Синең иректә бу луыңп мин бик шат. Бераз гыиа сабыр итик. Әлботтә. без килачәктә икәү бергә бәхетле булырбыз». - диде.
Райман. Сезнең икәү бергә бәхетле булганыгызны мин кайчан күрәм?
Гөлия Беркайчан да күрмисең.
Райман. Гомер буе миннон яшере неп кенә бәхетле булырга карар иттегез ме?
Гөлия. Гомер буе синең белән генә бу лырга карар иттем. Ул көнне мин сине ор яңадан, тормышымда икенче кабат, бмтгп лейгә яраттым. Без бергә яшәүне дәаам иттек. Кайгы Ла күрдек. Демьиниң битен шат лыкларына алыштырмас кажмаребез да бу я ды. Шулай да син миме арата алмадың Мии барыбер... Синең белән тордым
Райман. Сии Фирдүс алмаган өчен минем белән тордың.
Гөлия. Алай түгел. Ул чакта беренче сөю хисем, аңа булган хисем бөтен т>йго
үлде. Сиңа булган хисем исән калды. Ул беренчесеннән күпкә зур тоелды.
Райман. Ялгышкансың... сабыр итәргә. беренче свю хисеңне бераз сакларга кирәк иде. Фирдүс хаклы булган. Ике бала, хатыны. Син килде дип. шул минутта ул аларны кая куйсын?!
Гөлия /елмаерга тырышып). Шул ми-нутта... Ә ул минем бөтен гомер елларым тыгызланып кысылган һәм шартларга әзер торган минут иде. /Пауза.) Син акыллы кеше. Райман.
Р а й м а н /тынычланып). Синдә ул акыл! Яшерен дөнья. Кайтып миңа дөресен сөйләргә хәзер ашыкмыйсың син.
Гөлия. Син ашыгасыңмы? Юкмы ми ңа сөйләмәгән серләрең? Бар.
Райман. Нәрсә — бар?
Гөлия. Күптән... Барын да сизәм.
Райман. Юкка гаеплисең, юкны сизәсең.
Гөлия. Син... юкка гаеплисең. Кичә эчке күлмәк эзләп кибеттә йөрүем, синеңчә — чит ир эзләп каядыр йөрүем булып чыкты.
Райман. Әйтмә ул эчке күлмәк дигән сүзеңне. Ишетәсем килми.
Гөлия. Ни өчен?
Райман. Иртә торсаң, ике күзең, бөтен уең эчке киемнәреңдә булган өчен. Әйе, гап-гади сәбәп.
Гөлия. Аңламыйм.
Райман. Аңлыйсың. Мине аңламый дип уйлыйсың.
Гөлия. Зинһар аңлатып бир.
Райман /сәгатенә карап). Дөньяңны онытып йөрмә. Беренче бүлмәдә мине оч-ратмасана өченче бүлмәдә — эт яши. Безнең Сынок. Аны урамга да чыгарырга, ва ’ кытында ашатырга да кирәк. Бүген вакытында кайт.
Гөлия. Сине очратмасам?
Райман (юлга әзерләнә). Ике-өч кон гә абыйларга китәм.
Гөлия /борчылып). Бәлки юлга нидер әзерләргә кирәк булгандыр. Бәлки... Минем әле вакыт бар.
Райман. Бөтен әйбер әзер. Этне кара.
Гөлия. Мин аны иртүк урамда йөртеп кердем.
Райман. Кичен... Иртәгә, берсекөнгә дим. /Әйберләрен ала. кызының рәсемен карап тора.)
Гөлия. Райман. бар! Эшеңә кит. Анда басып торма? Миңа кыен.
Райман. Ярый.
Гөлия. Эшеннән җибәрерләрме?
Райман. Җибәрерләр.
Гөлия /аны озата барып). Алайса... Исән бул.
Райман (өченче бүлмәне үткәндә). Сынок! hay!
Эт җавап бирә. Райман китә.
Гөлия /килеп көзгене карый) Яры т- ган. өчкә ярылган.
Аннан карашы кызының фоторәсемен дә туктала. Нәкъ Райан басып торган җирдә басып тора. Шул вакыт телефон шал тырый.
Гөлия /телефонга). Тыңлыйм. Исәнмесез. Ник син өйгә шалтыратасың?! Йомышың булса да шалтыратма. Снн, гомумән, миңа башкача шалтыратма. Сөйләшкәнебез булды, очрашканыбыз булды — җитте... Әйбәт яшибез. Елгалар да ярына кайта. Без — кешеләр. Юк, мин сиңа кермим. Син мине чакырырга тиеш түгел, Фирдүс! Классташлар? Эшкә шалтыратсыннар... (Тиз-тиз киенә. Китешли эт бүлмәсен ка рый.) Сынок, гөлкәем?!
Чыгып китә.
Күчеш — яңа күренеш.
Шәһәр киче. Кечкенә бакча. Телефон автомат янында таксист. Каядыр сыбызгы чүрелди. Асфальт сызгыртып машина тук тый. (Пауза.)
Гөлия (телефон янына килә). Уф. юлда ашыкмаска дип мең кат үземә сүз бирдем. Һаман ашыгырга туры килә.
Таксист. Машина астынамы?
Гөлия. Дөньядан вакытсыз китә яздым. Этем ятим кала иде.
Таксист. Урамда эт бавына тотынып йөргән хатын-кызны егетләр яратмый.
Гөлия. Мине ирем ярата. Миннән баш ка бер сәгать тә яши алмый.
Таксист. Юкка.
Гөлия. Ул сезнең машинамы? Сез таксистмы?
Таксист Кызганычка каршы.
Гөлия Чак тапталмый калдым. Яшел ут яндырып үтәләр. Берсе дә туктамый. Безнең шәһәрдә генә шундый хәл.
Таксист. Эш вакыты алышынган чак. Гөлия. Зинһар өчен илтеп куегыз мине. Таксист (сәгатенә карый). Бирегә Лу исемле бер гүзәл кыз килергә тиеш иде... Юк.
Гөлия. Ә сез мине илтәсезме?
Таксист. Бәлки килер. 5 10 минут көтә алсагыз, илтермен.
Гөлия (тиенлекләрен карап). Ике тиенегез юкмы?
Таксист (тиенлек эзләп). Бүген дә илтсәм. мин сезне инде өченче тапкыр өегезгә илткән булып чыгам.
Гөлия. Ничек?
Таксист. Беренчесендә, моннан ел ярым, ике ел чамасы элек бер үзегезне генә илттем. Ул чакта мин сезгә гашыйк булдым.
Гөлия. Нинди мәгънәсезлек!
Таксист. Аннан — минем шушы машинада — сезне хәрби кеше озатты. Аннан соң... Тагын хәрби кеше озатты. Бусы әле күптән түгел генә булды.
Гөлия /аптырап). Нидер... Бутыйсыз. Таксист. Хәрби кеше ирегез"түгел иде. Гөлия (үртәлеп). Сез мине кем белендер бутыйсыз.
Таксист. Бутамыйм, Гөлия ханым.
Гөлия тагын да аптырабрак таксистка карый.
Таксист- Исемегезне беренче илтүемдә үзегез миңа әйткән идегез. (Ике тиенлек бир».) 8—40—55 белән шалтыратыгыз.
Голия. Юк. минем телефон номерын бирүем — мөмкин хәл түгел. Юк, юк...
Та ксист. Әлбәттә бирмәдегез.
Гөлия. Ә ничек ул сездә...
Та ксист. Сер.
Гөлия (кит» башлый). Мин сезнең белән кайтмыйм, куркам.
Таксист. Курыкмагыз. Мин йортыгыз янына ялгыш барып, берәүдән фамилия гезне. квартирагызны белдем. Квартира гызны белгәч, 09 дан телефон табу... Мин сезгә шалтыраттым. Телефонны ирегез алды. (Серле елмаеп.) Сөйләштек. Ул дорфа икән.
Голия. Ник, ник алай эшләдегез?
Та ксист. Мин сезгә гашыйк идем.
Голия. Сез, беләсезме, кем? Сез.
Таксист. Мин бер генә кабат шал тыраттым. Бары бер генә.
Гөлия. Коточкыч!
Таксист. Башка шалтыратмыйм.
Гөлия. Сез — минем гаилә тормышыма зур яманлык эшләүче Яман кеше'
Таксист. Ә хәрби кеше?
Голия. Ул да яхшы кеше түгел.
Таксист. Алай булгач, ник аның бе лән очрашасыз?
Голия. Кайчан?
Таксист. Кичә. Бәлки бүгендер.
Гөлия. Кичә мин аны күрмәдем. Бүген өенә кереп чыктым. Шуңа күрә хәтта юлым уңмый тора, такси туктамый. Таптала яздым.
Таксист. Ник сез аңа кердегез, ирегез бар килеш?
Голия. Миңа яманлык эшләаен аңла тыргн. башкача миңа шалтыратмавын үте нергә кердем. Сездән дә шуны үтеиәм.
Таксист. Гөлия ханым, мин башка шалтыратмыйм... Мин сезнең ирегезне дә күрдем Матур кызыгыз да бар икән, яны пазда иде. Оеген янында.
Гөли я. Әйе. «йе
Таксист (тынычландырырга телеп) Борчылмагыз... Мин хәзер сезнең ир туга ныгы.1 кебек. Барыгызны да белом.
Голия. Каян табылдың син, туганкаем? Мин әниемә бердәнбер бала
Та ксист. Килмәс кебек
Голия. Кая куйдым соң ике тиенлекне. (Элли) Ирем кайткан булса, ул мине Ул мине...
Таксист. Берни до булмас (Голиягл бирер ичен ике тиенлек ллли.)
Голия. Колагымнан алып, торпедой ташлар. Менә шул булыр Кая куйдым о>ң’ Таптым. (Телефонга бара.)
Таксист. Үаагеа ирем миннән башка бер сәгать тә тора алмый дигән идегез.
Гөлия. Ирләр хатынсыз яшәүне ях шырак саный торган замана бу.
Таксист. Моңа сез гаепле.
Гөлия. Хатыннар ирсез яшәүне яхшы рак саный. Монысына сез гаепле. (Өй номерын җыя) Алло! Райман? Бу мин. Алло! Райман, Гөлия бу, Райман!’ (Трубканы урынына куя.)
Таксист. Кайткан.
Гөлия. Кайткан.
Таксист. Нәрсә ди?
Голия. Дуңгыз баласы ди.
Таксист. Шундый чибәр хатынга?
Голия. Ул сез шалтыратасыз дип белде.
Таксист. Рәхмәт...
Гөлия. Ишетми. Телефон—бозылганмы? Бар да бетте.
Таксист. Киттек тизрәк.
Гөлия (китеп барышлый! Гафу итмәя чак. Яратам дип бөтен дөньяга кычкырып еласам да. файдасыз булачак. Ул миңа ышанмый.
Күчеш, яңа күренеш— Райман ялгыз.
Райман (ойллрендл). Менә шулай, кы зым— (Кылының фоторлееме белен еойлл шл ) Җыелышкан идек тә... Таралышып та. бетәбез. Инде ахырына килеп життек ши келле. Син безне гафу итәрсең. Сиңа хәзер барыбер. Шулай булгач, миңа да барыбер. Булды шул. әллә нәрсә булды безгә. Аңла шылып та житмәде. Хәлебез шулайрак. Ярый инде. Бер без генә бу хәлдәме?! Түзәр п> туры килер. (Фоторлсем каршыннан ки тл.) Түзәрго-әә-ә! (Моңланып куя.)
Елакларга гына күренеп тора Агы Иделкәйләрнең ак ташы. Кая гына булмый, ниләр күрми Ир егеткәй белән ат башы...
Ахырына килеп життек шикелле. Ә ни өчен? (Паула ) Күптән шуңа таба килдек. Ахыры на таба.. Булмагае. (Телефон трубкасын ала. номер җыя.) Наридә, хәерле кич' Мин синең янга туп туры ике конго һәм ике төнг.> кермәкче идем. Бүген, бүген. Гөлиягәме? Абыйларга китам дитан идем ... Сиңа берни чә кат шалтыраттым Юк. хәзер бара ал мыйм Вер-ике көннән. Җитди эшләрем чык ты. Өйдәй шалтыратам. Үпкәләргә ярамый. Хәбәрләшербез. Хәзергә сау бул. (Телефон нан китеп уйланып тора.) Тып тыныч! Әни исән булса, улым, иик уйланып калдың дип. килер иде...
Ут үзгәрә — күчеш — узганнан бер к үре иеш.
Әнисе (оченче вулмлдлн кил»! Удым, ник болай уйга калдың? Әллә эшеңдә бер бер күңелсеә хәл булдымы?
Райман. Юк. әни Юк. Эшемдә бар да ОЙбӘТ.
Ә и и с е Алай булгач, болай кайгыга ка лып торма. Бер дә килешми
Ра иман. Кызны исеме төшердем да... Әнис е. Искә тишәр инде ул, тишәр. Шулай да Башынмы имә. Кайгы ул иел- п»н башны ныграк баса. Үлгән артыннан үлеп булмый. Оч балам үлде. Дүртегез исән калды, аллага шокер.
Райман. Безнең бит ул берәү генә иде.
Әнисе. Борынгылар белеп әйткән аны. улым. Ике бала — бер бала, бер бала — юк бала дигән. Шул сүзгә бер генә дә колак салмыйсыз бит. Куркасыз.
Р а й м а н (үртзлебрәк). Нәрсәдән курка-быз?
Әнисе. Тыныч сойләш. улым. Мин— синең әтиең урынына да калган кеше. Бала тудыру, үстерү мәшәкатеннән качасыз да— Үзегезгә баласызлык кайгысы килә.
Р а й м а н. Әни...
Әнисе /аны бүлеп). Ник син минем сүземне тыңларга теләмисең?! Әниең бит мин. Донья күргән кеше. Баласызлар хәлен дә күргән.
Р а й м а н. Үзең беләсең бит инде, әни. Башта мин укыдым, тагын бала булуын те-ләмәдем. Аннан Гелия теләмәде.
Әнисе. Менә сез шулай инде. Башта мин. аннан ул. Аннан — син, аннан — мин. Икең бергә — бер уйда булырга кирәк. Үзегез укыган кешеләр. Ата-анаң белән дә бергә. барың бергә бер уйда булырга кирәк. Без менә - әтиең дә, мин дә теләдек. Ой тулы балагыз булуын теләдек. Кайгылары булса — үтәр иде.
Р а й м а н. Син. әни. әйбәт кеше. Бар. бүлмәңә кер, дисбе тарт. Намаз укы.
Ә н и с е. Мине алай җайлап кына җибәрмә. Тыңлап бетер. Әтиең булса, хәзер әтиең булса, болай торганың өчен—
Ра й м а н. Тотып кыйнар идеме?
Әнисе. Кыйнар да иде.
Р а й м а н. Кыйный алмас иде.
Әнисе. Әтиеңме?
Райман Хәзер тормыш законнары башкачарак бит, әни
Әнис е. Законнарын да күргән, тормышны да. Узган тормыш исбат иткән тәртип ләрне дә санламыйча, хәзерге законнарны дп танымыйча, аталарын тотып кыйнаган балалар барын да белам. Аллага шөкер, син алай булмадың. Йомшак күңелле булдың. Шуңа күрә син борчылганны күрсәм, йөрә гем әрни, балам. Улыгыз да булыр, кызыгыз да булыр. Кайгыларыгыз онытылыр.
Райман. Әни. эш балада гына түгел.
Әнисе Балада булмый — кайда булсын? Баласы бар кошның күңеле ояда була! Оясында шатлыгы Rvna.
Райман. Оясында шатлыгы булмаса?
Әнисе. Ул чакта кеше шатлыгын урамнан эзли.
Р а й ман. Безнең, әни. Гөлия белән тор-мыш барып чыкмас. Мин аны аерып җи бәрим дә._
Әнисе Әйбәт торыгыз... (бармак янап) малай актыгы... Әтиең малаена охшама гансың.
Райман. Әни, без җибәрмәсәк, бердәнбер көнне Гөлия бездән үзе китеп барса?
Әнисе, һе, шулай ук булыр микән? Әйбәт бала кебек ләбаса.
Райман. Әйбәт кебек... Дөньяда бит, әни, сиңа сөйләп булмый торган нәрсәләр дә бар,
Әнисе, һе, шулай булыр микән? Хәзер геләрне аңлап җиткермим микән? (Пауза.) Китеп барса да кайгырма! Башыңны күтәр, улым! Син бит ир кеше!
Ут үзгәрә — узганнан бүгенгегә күчеш — Райман ялгыз.
Райман. Башыңны күтәр, Райман. Син бит ир кеше. (Урамга чыгарга җыена, моң ланып ала.)
Тавы биек, тавы биек. Тау башында учагым.
Дошман көнләшерлек ярлар
Табала торган чагым.
Кызының фоторәсеме янында тора. Чыгып китә. Тиздән Гөлия белән Райман керәләр. Машина кузгалып киткәне ишетелеп кала.
Гөлия. Ишеге дә ябылмас борын, кеше алдында шундый сүзләр әйтәсең, Райман.
Райман. Мин сиңа турысын әйттем. Гөлия. Аның бит сиңа да ояты тия. Райман. Тимәс? Минем таксистта эшем юк. Әнә. бара, юлы такыр. Ул мине белмәгән. мин аны күрмәгән.
Гөлия. Син дорфаландың.
Райман. Тормыш шулай итте. Икебез кичкән матур тормыш.
Гөли я (гауганы сүндерергә тырышып). Телефоннан... Миңа дуңгыз дидең.
Райман. Дөрес әйткәнмен.
Гөлия. Нинди шатлыктан эчтең?
Райман Сиңа гашыйклар шалтырата. Мин өйдә икәнне белгәч — эндәшмиләр.
Гөлия. Кем шалтыратсын...
Райман. Мин синең кем хатыны икәнеңне белмим. Шулай узар дисеңме? Юк!
Гөлия. Шуның өчен генә эчтеңме?
Райман. Мин шыр аек. Ойгә кайтып сине күрмәгәч, исердем. Сәгать ничәдә өйдә булырга тиеш идең? Сәгатеңә кара.
Гөлия. Соңардым. Хаталандым. Тагы, тагы ни әйтим? Кичер дисәм, кичермәссең.
Райман. Кичергәннәре өчен үкенәм. Соңгы җеп өзелгән.
Гөлия (тагы гауганы сүндерергә тс ләп). Райман, мине урамда көтеп каршы алуыңны лин ничек дип аңларга тиеш булам?
Райман. Өзелгәнне ялгарга тыры шу ым дип түгел.
Гөлия. Алайса, сиңа бөтенләй кирәгем бетте? Бөтенләй... Шуңа күрә минем бе лән ачуланышасың килә?
Рай ман. Безнең ишеккә каршы гына — оч квартирада — вч ялгыз хатын яши. Мин бит аларны көтеп алмыйм. Алар белән ачуланышмыйм.
Гөлия (шаярырга тырышып). Бер генә тамчы булса да... Яратасыңмы?
Р а й м а и. Минем дә минлегем бар. мин аны да яратам. Иртән әйттем, вакытында кайт дидем. Син минем сүз белән санлашмадың.
Гөлия. Вакытында кайтырмын дигән идем дә бит.
Р а й м а н. Өйдә ашарга бар, кияргә бар. Эчәргә бар. Эчке күлмәк эзләдеңме?
Гөлия. Юк.
Р а й м а н. Нәрсә эзләдең?
Гөлия. Мни өйгә шалтыраттым. Җавап булмагач... Сии киткәнсең дип торам. Өйдә икәнеңне белсәм...
Р а й м а н (аны бүлеп). Шулай. Мин нәкъ шулай уйлаган идем.
Гөлия. Ялгызыма өйдә күңелсезрәк тә. Анысы да бар. Аннан...
Р а й м а н (аны бүлеп). Кайда күңелле?
Гөлия. Райман?!
Р а й м а н. Мин кайттым — барысы да нәкъ мин уйлаганча. Ут юк. Эт ялгыз. Өй тып тыныч, өч бүлмәле кабер кебек!
Гөлия (уйланып). Бербереңнән хата кәгеп кенә яшәсәң, тормыш тоташ хатага әйләнә. Безнең белән шулайрак булды, ахры.
Р а й м а н. Сәбәпсезме?
Гөлия. Сәбәбе бар. Минем турыда начар уйлап йөргәнсең, начар уйлап кайткансың.
Рейман. Абыйларга баруны кичектердем. Эш бетте.
Гөлия. Күптән күрешмәгән таныш кызлар килеп чыкты.
Р а й м а н (үзгзреп). Син бит кызлар тү гел. Ирең бар .. Өең бар. Аларны өеңә алып кайтырга була иде.
Гол ия. Алар кечкенә мәҗлес ясарга шерләнгоннәр. Өстәл әзерләп бетергән1 >р. Бик кыстагач, берничә минутка гына дип Кердем. Үткәннәрне искә алдык. Әзрәк тот-карландым. Кәефем дә әйбәт чаклар түгел. Кич» ачуланыштык. Бүген, юньләп сөй лошмичә дә, абыйларга барам дип киттең. Барысы бергә күңелгә җыелып, эчем пошып тора иде. Бераз күңел күтәрелмәсме дип то уйладым инде. Мәҗлес ахырына хәтле калмадым.
Рейман. Райманның кәефе гаҗәп әй бот дип та уйламадыңмы соң?
Гөлия. Алай уйламадым. Райман
Райман Минем кәеф бик шәптон түгел бит. Гөлия.
Гөлия. Аны да аңлыйм.
Райман. Аңлыйсың... Син аны аңлый оың, айсме... Әлбәттә аңлыйсындыр. Гөлия! Әйдә! Мәҗлестә бәлки минем до кәеф күте реләр, киттек Кызларың янына икәү бара быз.
Гөлия. Хәэерме?
Райман. Әйе. Өй каршында такси ча бып тора.
Гөлия. Ничек булыр икән соң? Мин саубуллашып киттем
Райман. Яхшы булыр. Мин алып килдем. хатынның дусларын күрергә теләдем диярмен. Сезнең хакта хатынны ачуланып ташладым диярмен. Алар алдында үзеңнән гафу үтенермен.
Гөлия. Миннән гафу үтенмәсәң дә була. Мин болай да...
Райман (аны бүлеп). Ялгышканмын икән, ник гафу үтенмәскә. Барабыз. Гафу да үтенәбез. Җырлыйбыз да. Нәрсә, мин мәҗлестә утырмаслык кешеме әллә? Костюмны алыштырып җибәрим әле. Менә дигән итеп киенгән. Гөлиянең ире шәп кеше икән дип, сөйләп йөрсеннәр. (Костюмын алыштыра.)
Гөлия. Этне урамга чыгарып керергә кирәк. Ашатырга.
Райман. Мин барын да эшләдем. Сиңа куштым, үзем эшләдем. Менә бит мин нинди әйбәт кеше. Өстең» ни киясең?
Гөлия. Белам инде, беләм. Бу дөньяда синнән әйбәт кеше булмаганын. (Ни кияр г». ни салырга белмзгзн халзтт» аптырап йари.)
Райман. Булмаячак та.. Кайтсам. Сы нок башын ал аягына салып, сине көтеп, вакытында кайтмаганың өчен, үпкәләп ята.
Гөлия. Мин болай да һәрчак аның бе лән. Балалар караган урынына карыйм. Юындырам, чистартам. Син аны юри алдың бугай.
Райман. Юри түгел лә инде.
Гөлия Бербер җирдә тоткарлансаң, гел исте — өйдә эт бар. Юлга чыгыйм дисәң, эт бар
Райман. Мин өйдә эт асрау дигән нәрсәгә чирканып карый идем, әти әнидән күчкән гадәт. Үзем эт алдым.
Гөлия. Мәшәкате күп. Берорсенә бирик дип әйтергә теләгән чакларым булды. Хо зер... Иялошеп беттем.
Райман. Бик кызганыч. Үсте бит Ма тур бит Телне аңлый, бала кебек..
Гөлия. Соң кайтсаң. үзең әйтмешли, үпкәләп ята.
Райман Бер дә юкка тотты да бу эт алып кайтты дип уйлыйсың инде, әйеме?
Гөлия. Кайчакта
Райман. Эт саклап Гөлия өйдә утыр сын өчен ат алып кайтты дип уйлыйсың?
Гөлия. Кайчакта
Райман. Дөрес уйламыйсың. Мипем ни өчен эт алуым синең башыңа да килми. Гвлиякәй Иә. ни киясең? Ни эолисең’
Гөлия Алып кайткан көнне әйттең бит Күрдем до алдым дидең. (Сүзгх бирел» Утыра Киекмлск» карар итк»не сизел»)
Райман (шаяртып) Күрдең дә алдың
булмый ул. Ул бит эт. Менз сине — күрдем дэ өйләндем.
Гөлия. Башта артымнан йөрдең ләбаса. Өйләнешик дидең. Яратам дидең.
Райман. Син дә яратам дидең. Мин сине әти-әни янына алдым да кайттым.
Гөлия (аны бүлеп) Әти-әни янына син мине алып кайттың. Минем янга... Гаҗәбрәк түгелме?
Райман. Хәтереңдәдер, безнең кыз эт ярата иде. һәрчак эт алып кайтуымны сорый иде. Мин алмадым. Бервакыт үзен бер көчектән аерып булмый. Сатып алыйк ди- Мин аны ачуландым... Елаттым.
Гөлия. Ул миңа зарланган иде шул.
Райман. Бу. ничектер, шул чакта без кызым белән күргән көчеккә охшаган иде. Карап-карап тордым да... Алып кайттым.
Гөлия эндәшми.
Өстеңне алыштырасыңмы? Болай да матур. (Сәгатен» карый.)
Гөлия. Икәү килегез дип кыстап калган булсалар бер хәл иде. Таралышыр ва кытлары җитәдер. Өч дүрт кешелек мәҗлес...
Райман. Алтау булырбыз! Кереп чы гарбыз, күреп чыгарбыз.
Гөл ия. Барасым килми. Райман. Күңел төшеп тора. Икәү генә утырыйк. Әйдә.
Райман (күтәренке күңел белән). Нинди үл күңел төшү?! Минем күңелдәге дуамал давыллар — тынып калды, әллә шәт бө тенләйгә.
Гөлия. Бармыйк. Райман?
Райман. Алайса, болай. Әнә син аш бүлмәсенә кереп кара. Анда ниләр генә алып кайтмадым. Балыкларның ниндие генә юк: кипкәне, каклаганы. Кызыл уылдык, кара уылдык! Суыткычка йомарлап сарык хәтл1 күркә тыгып куйдым... Казан тутырып -шь ит салабыз. Таксига төяп андагы бөтен мәҗлесне алып киләбез. Без салкын закуска белен юанган арада, ит пешә. Теләсәләр ку наклар биредә кунып китәрләр. Урын җн тәр.
Гөлия. Райман...
Райман. Аптырама. Табынны үзем әзерләшәм. Күңелең дә күтәрелер. Алар гостиницадамы? Китер телефоннарын, шал тыратам. Барып алабыз, дим.
Гөлия. Алар гостиницада түгел.
Райман. Туганнарында?
Гөлия. Дусларында.
Райман. Китер әле телефоннарын. Хәзер сөйләшәм мин алар белән.
Гөлия аптырашта.
Иә. Нәрсә аптырадың? Алайса үзең шалтырат та әйт. Ирем сезнең белән сәйләшергә тели диген. Трубканы миңа бирерсең.
Гөлия. Райман.
Райман. Барын да ерып чыгам! Беләсең бит син! Тотынсам, булдырам! Мин синең белән ачуланышканга гына эшләреннән, кешеләреннән бизеп, мәҗлесләреннән, синнән читләшеп, дөньяда югала да, табыла да алмыйча йөрим. Шалтыратып торасы да түгел. Барыйк та алып кайтыйк. (Пауза.)
Гөлия. Алар — Фирдүсләрдә.
Телефон шалтырый — аны алырга теләүче юк.
Райман (ни очендер кинәт тынычла нып). Эһе, эһе. Алар Фирдүсләрдә икән. Эһе...
Телефон шалтырый.
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Райман. Әнә кая таба бара икән эшләр. Синең дус кызлар, алайса. Фирдүсләрдә?
Гөлия. Әйе.
Райман. Фирдүс өйдә идеме?
Гөлия. Өйдә иде.
Райман. Анысы да әйбәт булган. Бар да әйбәт! Башта ук шулай әйтергә кирәк иде.
Гөлия эндәшми.
Хатыны янына ук керергә бәлки кирәкмә-гәндер... Хәер, ул ханым сине танымыйдыр.
Гөлия. Алар аерылышканнар.
Райман. Аерылышканнар?
Гөлия. Әйе.
Райман. Нишлисең бит? һәркем шәхес — дөньяны күрүе, гадәте үзенчә. Килешү. ярашу кыен нәрсә ул бүген ир белән хатынга. Гаилә мөнәсәбәтләрендә күчеш, үзгәреш вакыты. Безнең гомер шундый ва кытка туры килде. Без аңа яраша алмый йөдибез. Ярый, бездән соңгыларга болай җайсыз булмас. (Шкафтан нидер карый.) Күчеш башы узган (естәлгә вино алып куя). барысы да басылган, яңа тәртипләр төп юлын алган булыр.
Гөлия. Нәрсә?
Райман. һаман борчыласыңмы?
Гөлия. Белмим.
Райман. Әллә миннән куркасыңмы?
Гөлия (әллә зур борчылу, әллә бита-рафлык белән) Курыкмыйм.
Райман. Курыкмау шәп нәрсә ул. (Пауза.) Тиздән борчуларың да бетәр (естәл гә пычак алып куя). Кешедән кеше куркыр заман түгел. Сиңа дорфа кагылган чакла рымны. бүген ямьсез каршы алганымны да оныт. Беркая да бармыйбыз. Беркемне дә чакырмыйбыз. Бар әле, ашарга алып чык! Кызыл уылдык ал! Каклаган балый китер. Иң зурысын! Бер җыелып... икәү генә, мәҗлес ясыйк. Икмәк, май кирәк. Бар. бар. Алып чык. (Өстәлгә ике рюмка алып куя.)
Гөлия аш бүлмәсенә кереп китә.
А в да озаграк тора.
Югалдык бит. Гелия'
Гелия янына кереп кита. Тиздән икәү чыгалар. Кулларында савыт саба, ризык. Ах. бу хатын-кызлар!? Тизрәк булырга кирәк. Мондый чакта — тиз булу хәерлерәк. (Рюмкаларга эчемлек сала.) Утыр! (Ипи кис».)
Гелии. Юк. утырмыйм. Эчмим.
Р а й м а н. Утыр инде? Бергә матур гына утырып, шампанское эчмәгәиебезгә — мек ел тулды бугай. Утыр... (Гелия, башы белян ымлап, утырырга һич нияте югын белдер».) Күптән, бик күптән, әле без өйләнешкәнгә хәтле, бер вакыт кафеда... Икебез генә синец туган көнне уздырган идек. Гел шампанское гына эчтек. Син әз эчтец. Ә мин. мин — җү- лер... Искә төшсә — шундый рәхәт. Андый рәхәт бүтән булыр микән? Нәрсә ул хәзер безнен соңгы чакларда утырулар? (Келеп куя.) «Икебез ике якларда, их бер якларда булсак» — дигән шикелле... Әйтик, мин өйдә, син тегендә. Эшмени ул? Әйдә утыр әле! (Кулына рюмка ала.)
Гөлия. Утырмыйм.
Р а й м а н. Утыр!
Гөлия. Утырмыйм. Фирдүс...
Р а й м а н. Утыр дим мин сиңа (остялг» суга, кулындагы рюмкасы төшеп ватыла/Ш
Гөлия (утырып). Гафу ит. Райман. Әллә ничек башым эшләми тора.
Райман (яңа рюмка ала. тутыра). Ялгыш кызып китүем генә. (Гөлиягә рюмка бир» Тынычланып.) Мәле. Бергә узган яшьлегебез өчен (үрелеп ч»кеш»л»р. эчеп куя). Эчтеңме, кая?
Гөлия. Менә...
Райман. Узган яшьлек өчен бер рюмка да... (Ялварып һ»м янап та.) Гөлия, бүген миңа карышма?!
Гөлия эчеп куя.
Райман (тынычланып). Хәзер — хәл итик... Безнең атыбыз, боз бергә җиккән, гаи лә дигән акбүз атыбыз туктады. Алга таба бер адым атларга да дәрманы калмады. Без бүген аның арбасыннан төшәргә тиеш.
Гөлия. Райман. Син миңа ышанмый сың. Миңа кемдер шалтырата дип уйлый сың. Мин Фирдүс белән якын мөнәсәбәттә дип уйлыйсың. Минем сиңа бу уйларың дөрес түгел икәнне аңлатасым килә.
Райман. Һәр хатын, мөмкинлек чыкса, беренче мәхәббәте белән очраша Безго хәтле до шулай булгандыр, бездән соң да шулай булыр. Гомумән, бу мәлдә мин ул хакта уйламыйм.
Гөлия. Миңа сөйләргә мөмкинме?
Райман. Әлегә юк (рюмкаларга туты ра)
Гөлия (кыэыбрак). Син мине сөйләтмисең!
Райман (тыныч). Чиратың җиткәч, сөйләрсең. Син бүген үк — әнә төге, икенче бүлмәне аласың. Мин шушында калам. Иртәгә гариза бирәбез һәм квартираны бүлү турында кайгырта башлыйбыз.
Гөлия. Иртәгә шимбә.
Райман. Ах. шулай бит әле. Ярый, дү-шәмбе ерак түгел икән. Безнең квартираны — бер бүлмәгә һәм ике бүлмәле квартирага алыштырып була. Ике бүлмәлеге күчкәнебез Сынокны үзе белән ала. Син ике бүлмәлегә күчәргә телисеңме’ Әллә...
Гөлия (аны бүлдереп). Квартира синеке. ничек телисең — шулай эшләрсең. Миңа бер бүлмә дә ярар. Ләкин... Мин...
Райман. Нәрсә... Син... Ләкин...
Гөлия. Мин ияләшкән идем. Эткә бик ияләшкән идем.
Райман. Аңлашыла. Аны мин алып кайттым бит.
Гөлия. Мин карадым. Үстердем. Аның белән вакытымны мин күбрәк үткәрдем
Райман. Димәк, шобага тотабыз /көлм дыр ак бау ала) Тот (Шобага тоталар )
Гөлия. Әйдә.
Райман. Күтәрмә, күтәрмә кулыңны Менә шулай... Шулай... Күтәрмә! Әйе. шу лай... Синеке. Синең бәхет тартты!
Гөлия. Сиңа аның белән жайсыз булыр иде.
Райман (рюмка алып). Сииен бәхет өчен!
Гөлия. Эчмим (урыныннан тора )
Райман. Сөйләшенмәгән иң мөһим сүз калды. Утыр.
Гөлия (утырып) Син мине сөйләтмә дең. Син барын да күптән үзең генә хәл итеп куйгансың.
Райман. Шобага салдык ич
Гөлия. Аерылу турында әйтәм
Райман. Без аиы икәү хәл иттек Гөлия. Кайчан?
Райман. Икәү яшәгәндә Менә нәрсә?' Өч бүлмәле квартираны бүлү шактый җай сыз. Дөресрәге, берәр бүлмәле ике квар тира гына таба алуыбыз бар. Ул очракта безгә этне, тотарга мөмкинлеге булган, әйбәт кенә кеше кулына тапшырырга туры килер.
Гөлия. Шобагада ул миңа чыкты
Райман. Эт белән бер бүлмәдә яшәмәссең бит Кешедән яхшы түгел
Гөлия. Юыну бүлмәсендә торыр Райман. Гөлия?!
Гөлия. Минем бүген башкача бер еүз дә сөйләшер хәлем юк Уйлый да алмыйм Башым эшләми. (Урыныннан тора I
Р а й м а и. Тукта, ничек инде’ Алай яра мый.
Гөлия. Мин бик арыдым (Икенче бүл м»г» кит».)
Райман (уйланып утыра Телефон шалтырый. Караңгылана Телефонны ала) Тыңлыйм.
Таксист (икенче телефоннан) Хәерле кич. дускай!
Ра й м а н (теләр-теләмәс). Салам, салам!
Таксист Тавышың акрен чыга. Элла кәефең начармы?
Р а й м а н (бу тавышны хәтерләргә ты-рыша). Кәефем әйбәт
Таксист. Алай булса мин шат. Тор мыш бозылды, хатын белән әйбәт тормыйбыз дигәнең искә төште дә... Туктале, мин әйтәм. шалтыратыйм. Хәле ничек икән? (Пауза. Райман бу тавышны хәтеренә төше рергә тырыша.) Ало! Райман!
Райман. Тыңлыйм, тыңлыйм. Сөйлә-шенгәндер инде, булгандыр. . Хәзер... Квартир бүләсе генә калды.
Таксист. Кай арада...
Райман (бүлеп). Нәрсәдер тавышыңны танымыйм! Кем әле син?
Таксист. Әйтәм теләр-теләмәс кенә сөйләшәсең. Аптырап калдым. Башта ук әйтәләр аны! Ризван бу. Ризван! (Пауза.)
Райман. Ризван? Башыма килми, нинди Ризван?
Таксист. Танымагач, онытылган дустың була инде. Ярар! Исемдәмени хикмәт. Беләсеңме нәрсә? Әлбәттә, күңелсез хәл. Шу-лай да син аның өчен артык янма. Гаилә дигән нәрсә ул шулай сәер дөнья икән. Аның үз гомере — үз көне, үз төне була икән... үз күгендә — үз ае, үз йолдызлары яна.
Кайдадыр югары ай пәйда була, йолдызлар кабына.
«Әти», «әни», «улым», «кызым» — дигән тө-шенчәләрен чын мәгънәсендә саклаган дөнья гына йомшак, җайлы, рәхәт була; ул дөнья яши. Ае, йолдызлары озак яна.
Райман (күккә карап). Януын яна да... Мин сине барыбер танымыйм.
Таксист. Янамы? Гаилә — шундый дөнья ул! Әгәр анда «әти», «әни», «улым», • кызым» — дигән төшенчәләр асыл сыйфатын югалтса, ир. хатын, малай, кыз дигән затлар гына калса — бетте дигән сүз: малай — «улым» түгел ул, кыз — «кызым» түгел, ир — әле бары ир генә, «әти» түгел, хатын — бары хатын кыз, «әни» түгел. Алар арасында бер-беренә мәрхәмәт җитмәс. Алар дөньясы — каты, җайсыз булыр. Тирә-юньгә дә салкынлык биреп, ул дөнья таркалыр. Ае, йолдызлары сүнәр. Сизәсеңме?
Райман. Таркалса — таркалыр! Кыскарак мөмкинме?!
Таксист. Синең дөнья салкынлыгы миңа да тиде, дускай.
Райман. Дускай, дускай... Мин сине танымыйм һәм миңа йокларга'кирәк (трубканы куя)!
Телефон яңадан шалтырый.
Таксист. Ало!
Райман (ачуланып). Әйе!
Таксист. Безне кемдер өзде.
Райман. Өзмәде. Мин трубканы куй- 126 дым. Нәрсә, нәрсә әйтергә телисең син?
Таксист. Синең дөнья таркалырга тиеш иде.
Райман. Нишләп минем дөнья тарка лырга тиеш иде? Минем дөнья...
Таксист (аны бүлеп). Кызма. Хәзер әйтәм.
Райман. Син каян беләсең аны, дуң гыз!
Таксист. Аерылышуыгызга Гөлия ханым ничек карый?
Райман. Элмәккә караган кебек. Мнн аны бик беләсең килсә, күрше бүлмәгә асып куйдым.
Таксист. Дөрес эшләгәнсең. Ирләрчә. Райман. Башкача миңа шалтыратма! Таксист. Сүзем бар.
Райман ачуланып трубканы куя. Караңгылык — күчеш — яңа күренеш.
Таксист (үзенең бер бүлмәле кварти расында. Кулындагы трубканы куя). Дуңгыз ди бит. ә?! Дөрес әйтә. Кеше озын-озакка сузмыйча, телефоннан сөйләшү җайсыз, ир-тәгә яныңа керәм, дип кенә әйтер иде. Мин фәлсәфә куертып торам (йокларга әзерләнә, урын сала.) Ә Луара килмәде. Ташларга кирәк миңа бу эшне. Шәһәрен, Луларын — ташларга кирәк! Мин авыл малае, минем урын Идел ярында. Биредә — кыйбла табып булмый, нәфрәтләрен дә, мәхәббәтләрен дә аңламыйм. Үземне дә, кешеләрне дә аңламыйм. (Яңа салган урынында, башына кулларын куеп, уйланып утыра.)
Ут үзгәрә.
Гөлия (йөгереп килә). Коткарыгыз! Коткарыгыз'
Райман (Гөлия артыннан килә. Кулында ак бау). Кычкырма! Хәзер кеше кешене ишетми... Ишеткән кеше дә кермәс. Син беркемгә дә кирәк түгел.
Г ө л и я. Беркемгә дә, беркемгә дә...
Райман. Син кирәксез кеше (Гөлиягә якыная)!
Гөлия. Коткарыгыз! (Чыгарга ишек эзли.)
Райман. Ишек бикле. Син хыянәт иттең. Шуның өчен бүген мин сине асам (ул Гөлияне тота).
Гөлия. Сине атачаклар, Райман. Ә мин сине яратам.
Райман. Аңлыйсың. Безнең ай сүнде. йолдызлар сүнде. Атсыннар.
Кинәт мылтык аткан тавыш ишетелә. Райман белән Гөлия юкка чыга. Ишек шакыйлар.
Таксист (сискәнеп урыныннан тора). Нинди хәерсез уй булды соң әле бу?! Җитте, йә өйләнергә, йә китәргә (барып ишек ача).
Луара (елмаеп керә). Ү пкәләдеңме? Таксист. Үпкәләмәдем.
Лаура. Мине сагындыңмы?
Таксист. Уз, әйдә. Уз, чишен...
Лаура. Әгәр курыкмасаң, мине озатып жуй-
Таксист. Куркам.
Лаура (кычкырып кола). Ризван, Ризван. Алай булгач син мине ничек якларсың. Өсте ил килгән тормыш ташкыннарын нан ничек мине сакларсың9
Таксист. Сине... Югары ташкыннар дан өскә, биеккә күтареп торырмын.
Луара. Ай, рәхмәт (Тагы кола). Нинди рәхәт! Мин үземне биектә, синең кулларда тоям. Кеше-лә-әр! Мин бәхет ле-е!
Таксист. Ник килмәдең? Луара. Син кеткәнсеңдер. Таксист. Көттем.
Луара. Хатын-кыз барын да сөйләмәскә тиеш, хәзерге ир-ат хатын-кызны аңламый, диләр. Бу дорес түгел. Син мине аң лыйсың. Шулай бит?
Таксист. Лу, әлбәттә аңлыйм. Луара. Ризван, ачуланмассыңмы? Таксист. Мин ачулана белмим. Луара. Инде мин күптән бөтенләйгә оныткан, тәкәббео, укымышлы ирем мине бүген эзләп тапты. Каршымда баш иде. Ял гышканмын, яңадан кушылыйк, ди. Синнән башка яшәп булмый икән, ди... Ризван, тың лыйсыңмы?
Таксиоу. Тыңлыйм, тыңлыйм. Син нн дидең?
Луара. Кычкырып көлдем. Синнән башка яшәп була икән, дидем. Кич буе артымнан йөрде. Кит дим, китми. Ук ай укый ул хәзер бөтенләй үзгәргән, берни дә аңламый. Сөйли дә сөйли. Өйләнгән, аерыл ган. Дача салган, квартира, машина алган... Психология кафедрасы мөдире булган, ми не кызыктыра Бик кирәк иде миңа аның кафедрасы. (Кычкырып кол») Шуны да аң ламый. Арып беттем, Риэванкаем. Шатлан. Ярый әле мин дә аның кебек укымышлы түгел. Шулай ялыктыргыч булыр идем, син минем белән арып бетәр идең (кычкырып коля). Дәрәҗәсе зур, яше өлкән кешене тиз генә куып җибәреп булмый. Көчкә аерылыштык.
Таксист Матур аерылышкансыздыр дип күз алдына китерәм.
Луара (тагын кола) Гаҗәп матур аерылыштык, курчагым дигән була. Чәчем нән үпте. Дачасы, машинасы өчен шатла нуымны белдердем Миңа калдырган бер бүлмәле квартирасы өчен рәхмәт әйттем. Дүрт ел элек, ул миннән киткәндә, әйтер гә оныткан идем. Эшендә уңыш теләдем, мине эзләмәскә куштым. Ризван, ишетә сеңме?
Таксист. Ишетом. Өс киемеңне сал.
Луара. Ә сиңа үпкәләдем Син мине эзләмәдең (утыра!
Таксист. Мин сине к«»ттем
Луара. Иртәгә мин сине котом Ял конем иконке онытма Синең дә ил
Таксист Төшкә хәтле барып кайтасы җирем бар...
Луара. Хатын-кызлар янынамы?
Таксист. Ир кеше янына... Хатыны, бер кызы бар. Миннән өлкән кеше.
Луара. Төштән соң көтимме?
Таксист. Бәлки үзең килерсең?
Луара. Сиңа килгәч, минем китәсе килми, белдеңме?
Таксист. Сиңа баргач, минем китәсе килми.
Луара (җанланып урыныннан тора). Алдамыйсыңмы?
Таксист. Юк.
Луара. Әйдә, квартирларны кушабыз.
Таксист. Кирәк инде, кирәк. Шуңа йөрәк кенә җитми тора.
Луара. Күпме йөрәксез яшәргә мөм кин? (Кола.) Алайса хәзер син минем квартирада. Миңа килдең. Шулай дип уйлый быз.
Таксист. Ничек уйлыйбыз?!
Луара (кычкырып кола). Шулай. Уйныйбыз (тагы кола). Сии һаман җитди, аңламыйсың... Сии миңа килдең. Шаяра быз...
Таксист (елмаеп). Аңладым, йә. кил дем1-
Луара (таксист салган урын белан сайлаша). Әйткән идем бит. Менә килде.
Таксист (шаяруга кушылып). Лу! Кем ул?
Луара. Минем элеккеге ирем. Ул күп укыды. Хәзер ул күп йокларга тиеш.
Таксист (уртялеп) Ник тагы... Аның хакында?
Луара. Уйныйбыз. Шаярабыз. Бии без... Яшибез.
Таксист (аптырап). Сез тагын аның белән икәү яшәргә булдыгызмы?
Луара. Сииең өчен әзерләндем! Күр-мисеңмени? Син куштың, мин киендем. Әзер! (Өс киемен сала. Туйга киенггндгй ак кулмяктян кала)!
Таксист. Курчак!
Луара. Арттан ничек? (Арты белан айлана.)
Таксист. Әйбәт!
Луара. Ә уңнан? (Уң белан айлана ) Таксист Воһ!
Луара. Ә алдан, ә сулдан? Ә арттан, ә уңнан? Ә алдан? (шулай кабатлап оальс айлана. диван янына барып туктый.) Кил! Мин сииең белән бүген егылып киткәнче әйләнергә телим!
Та к смет (барып аны кочаклый). Луара...
Луара. Булды, уйнадык. (Таксист ко-чагыннан чыга, TUJ-TUJ барып остен» кил ) Ярый, иртәгә котәм'. (Кит» башлый.)
Таксист. Лу. аз гына кот Мин озата барам (киена)
Караңгылык — күчеш — яңа күренеш.
Ранмаимар квартирасы Нртә Раймаи кал
ган бүлмәдә үзгәреш сизелә. Райман үзенчә тәртип урнаштыра Икенче бүлмәдән Гелия чыга, ул каядыр китәргә җыенган.
Райман. Гелия! Монда әйберләрең калган.
Гөлия. Әйберләрем калган?
Р а й м а н. Эчке күлмәкләрең... Кереп ал.
Гөлия. Ә-ә-ә. Сөйли торган әйберләр. (Кереп ала).
Р а й м а н. Бүген генә аңлый башла дынмы?
Гөлия (чыгып барган җиреннән туктап). Нәрсә аңлый башладым?
Райман. Эшкә китәр алдыннан, ашы га ашыга. һәр көн аларны кем өчендер алыштырганыңны?
Гөлия. Мин аларны үзем өчен алыш-тырдым. Кеше белән юлда нн булмас. Эштә ни булмас. Врач өстәленә юлыгуың бар. Кү*рерләр. Әнә шундый чакка да мин әзер, тәртиптә икәнемне тоеп яшәр өчен алыш-тырдым.
Кулындагы әйберләрен бүлмәсенә кертеп чыга.
Райман. Белдерүләргә дә күз сала йор. Квартира мәсьәләсейдә... Мин дә тиздән шул мәсьәлә белән чыгам.
Гөлия чыгып китә. Райман китаплар белән булышуын ташлап, уйланып тора. Кызының фоторәсемен төзәтебрәк куя. Днван га барып ята. Моңланып ала.
Абау димим, уф та димим — Уфтана димәсеннәр.
Уфтаныр көннәргә калды
Бу бала димәсеннәр.
Алай да безгә нужа ла, Болай да безгә нужа.
Безнең башка килгән нужа
Башын суза да уза (урыныннан сикереп тора.) Уза, пычагым! (Ишектә звонок. эт врә.)
Райман (ишеккә таба бара). Сынок, тынычлан! (Райман ишекне ача. Таксист керә.)
Таксист. Керергә момкннме? Хәерле көн!
Райман. Керергә мөмкин. Ләкин... ялгыш кергәнсез шикелле.
Таксист. Ялгыш түгел. Башта күршегезгә кердем. Бер яшь кенә ялгыз туташ яши икән. Күзләре зәңгәр. Күлмәге зәңгәр. Зәңгәр чәчәк кебек. Өеннән болын исе килә.
Райман. Безнең тирә-юньдә гел болын да гел чәчәк.
Таксист. Аннан сезгә кердем. Утырырга ярыймы?
Райман (урын күрсәтә). Утырыгыз.
Таксист. Син дип кенә сөйләшик, җайлырак булыр.
Райман. Сөйләшергә... Йомышыгызны әйтмәдегез бит әле.
Таксист. Йомыш дип, алай йомыш та юк. Нәрсәдер сөйләшәсе дә бар. Кичә синең хатынны кайтарган таксист мин.
Райман. Ул акча түләмәдеме?
Таксист. Түләде. Син аны бик тузынып каршы алдың бит инде... Сәбәбе бар дыр, әлбәттә.
Райман (аны бүлеп). Син монда ник килдең?
Таксист. Сөйлим бит. Гөлия ханым өйдә юк шикелле?
Райман. Өйдә юк. Нәрсә? Исемен д» яхшы беләсең, өйне дә тиз тапкансың. Әллә ул синең хатынмы?
Таксист. Эш анда түгел. Алай сөй ләшмнк. Кичә аны мин дә бераз тоткар ладым.
Райман. Ничек тоткарладың? Кайда?
Таксист. Урамда. Мин кыз көтеп торам. Гөлия ханым килде дә мнне илтеп куегыз әле, ди. Мин 10—15 минуттан соң гына кузгалдым, син каршы алдың...
Райман. Туктале?! Ничек аны каршы алуымда, минем гаиләдә... Синең ни эшең бар?
Таксист. Минем анда бер эшем дә юк. Ләкин...
Райман (аны бүлеп). Беләсеңме нәрсә? Яхшы чакта урыныңнан торып, үз аягың белән моннан чыгып кит. Бар. . Тор!
Таксист (урыныннан торып). Мин сиңа...
Райман (аны бүлеп). Сиңа түгел, сез гә. Мин синнән өлкән яшьтә. Бу — мин, күрдеңме?
Таксист. Күрдем.
Райман (ишеккә күрсәтеп). Ишек тс гендә, күрдеңме?
Таксист. Мин әйтәсе сүземне әйтеп өлгермәдем.
Райман. Әгәр сиңа минем хатын кирәк булса, урамда кот. Рөхсәт. Мин аны аердым. Беренче мәхәббәте белән элемтәсе булган өчен. Бар, бар... (Кыйнап ташлар га әзер кыяфәттә.) Тиз ычкын! (Каяндыр балта чыгара). Ит чаба торган...
Таксист. Сезнең хатын миңа кирәк ми. Шәһәрдә хатын-кыз буа буарлык. Ә мин — һаман буйдак. Өйләнә алмыйм...
Райман. Өйләнә алмасаң, врачка күрен. Ярдәм итә алмыйм. Синең өйләнә ал мавыңа мин гаепле түгел. Аңладыңмы?
Таксист. Сез гаепле. Югыйсә мин бирегә ник керер идем?
Райман. Мин гаепле?
Таксист. Әйе.
Райман (аптырабрак). Синең өйләнә алмавыңа мин гаепле?
Таксист. Шулай.
Райман. Нинде гаебем бар? Кайчан, ни эшләдем мин сиңа?
Таксист. Сез сөйләргә мөмкинлек бир-мисез. Куасыз.
Райман. Иә-йә, утыр. Сөйлә. Гаебем
нидән гыйбарәт? Ничек, кайчан, кайда сиңа ни эшләдем?
Таксист. Мин бирегә авылдан килдем, моннан җиде ел элек. Хәзер еч ел таксида эшлим. Ни өчендер минем машинага даим шундый пар утыра... Ир белән хатын уты ра Хатынның өендә ире бар... Шуңа кара мастан бу пар мәхәббәт белән мәшгуль. Сизәс iMe?
I’ а й м а н. Сизәм, сизәм... Ләкин...
Таксист. Аннан, ни өчендер, минем машинага даим шундый пар утыра... Ха тын белән ир утыра. Ирнең өендә хаты ны. баласы бар... Шуңа карамастан бу пар да мәхәббәт белән мәшгуль. Сизәсезме?
Райман. Син? Син аларны каян сизәсең?!
Таксист. Сүзләрен ишетмәскә телим, йөзләренә карамаска тырышам. Иөрәклә рен күрәм.
Райман. Фәрештәдер син.
Таксист. Таксист мин... Ул парларның әле тагын ниндиләрен генә күрмәдем. Оч ел эчендә. Шуларны күрә торгач, мин гаилә дигән сүздән курка башладым. Өйләнергә куркам. Ә кирәк- Минем күңел авылча, идәнемдә тәгәрәшеп йөргән малай лар күрәсе килә. Бер-береңә тугры, түгә рәк гаилә корасым килә. Шуны кору мом кинлегенә ышанычым югалып бара. Такси ны ташлыйм, бусын төгәл хәл иттем... Авылга ук китмәсәм, автобуска күчәм. Ан да хет барыгыз бергә төялерсез да — ире гез, хатыныгыз, сөяркәләрегез... буталырсыз... Миңа аңлашылмассыз. Шунда бәлки югалган ышанычым кире кайтыр... Такси миңа килешмәде, юри утыргандай, әнә шундый парлар утырды.
Райман. Монда минем ни катнашым бар?
Таксист. Турыдан туры. Мәсәлән, әле генә әйттегез Хатынны аердым, беренче мәхәббәте белән элемтәсе бар дидегез. Бу факт — минем гаилә сүзенә булган шикле мөнәсәбәтемне көчәйтмиме?
Райман. Алпйга калса, бу минем гаеп түгел.
Таксист (кылып). Гаилә сезнекеме’ Райман. Минске!
Таксист. Аерылдыгызмы?
Райман. Аерылдык! Хатын гаебе ар касында!
Таксист. Хатын - сезнеке! Сизәсезме?
Райман (аптырабрак) Һәрнәрсәгә алай артык игътибар итмә. Таксиеңда эш ли бир... Вакланма.
Таксист (тынычланып) Бәлки Гөлия ханымның гаебе до юктыр Сиңа шулай тоела гынадыр. (Паула.) Иә без синең белән чынлап та артык игътибарлы, хәтта ар тык на к кешеләрдер.
Райман (берил тын утыргач, никтер та/ы клефе кырылып) Миннән сиңа ни кирәк?
Таксист Берни дә кирәкми.
Райман. Шулай булгач?
Таксист. Мин әле сөйлисемне сөйли дә алмадым. Сез куасыз.
Райман. Мин сине белмим, аннан — белергә дә теләмим. Кәефем начар чак...
Таксист. Сез таксист түгел, сезгә җиңел. Башкаларны белмисең, үзеңне белдең — шул җитте. Мин сезне дә беләм, миңа утырып йөргәнегез бар. Кичә күрү белән таныдым. Әгәр белмәсәм. керер идемме? Никтер сезнең белән сөйләшәсем килеп кит те... Әллә нәрсә уйлап, әллә кемгә өйләнергә? Өйләнешкәннәргә ни җитми? Нәр сә җиткерергә? Шулай гомер үтә. Карап торам. Матур яши алмыйлар (Паула.)
Райман (аптырап). Нәрсә... Җитке рергә..
Таксист. Менә... Сез корган тормыш та таралып бара дисез. Югыйсә һәрнәрсәгез җитү шикелле. Өч бүлмәлеме?
Райман. Өч бүлмәле. оч._
Таксист (кылчыкның фоторлсеменл карап) Кызыгыз матур.
Райман- Кызыбыз матур.
Таксист. Минем квартир бер генә бүлмәле. Өйләнергә уйлаган кызымның исеме Лу. Луара. Аның да квартирасы бер бүлмәле. Ике квартирны бергә кушарга була Бәхет бер бүлмәле квартирага да сыяр...
Райман. Тора алмадык шул'. Бул мады.
Таксист. Бәлки авыл малве булганга шәһәр гаиләсен, шәһәр мәхәббәтен аң .тамыймдыр?
Райман. Әллә ни миннән яшь күрен мисең.
Таксист. Гомер тнэ үтә.
Райман. Тиз үтә шул.
Таксист Өйләнсәм шуңа — Луарага ннде. Ошый ул миңа... Таксины ташлыйм. Җитте! Өйләнү барып чыкмаса. авылга китом. Идел буена. Әти әни дә бик картайды
Райман. Шәһәр җибәрми ул. хәйлә лн, алдый белә. (Паула J
Таксист Мин сезне беренче тапкыр моннан ике елга якын элек күрдем. На рия исемле бер туташны озаттыгыз. Ми нем машинада. Чибәр генә туташ.
Райман. Кызык, кызык...
Таксист. Сез ул чакта Галия ханым ны да искә алдыгыз. Беренче генә очра шуыгыз түгел иде. Шуннан чыгып, бу ту таш янына хатынлы кеше йөри икән дип уйлаган идем.
Райман (квлеп җиблрл) Әнә нинди гаебем бар икән минем синең алда.
Таксист. Әгәр сез генә булсагыз?'
Райман. Шулай да — өйлән син. Без го карама... Эшеңне ташлама.
Таксист Моннан соң мин сөенә ул Нарня белен тагын берничә кабат күрдем.
Рай м а н. Карале, егет. Син минем арттан күзәтүче итеп куелмагансыңдыр бит?
Таксист, һич юк... Соңгы тапкыр, әле бер генә атна элек иртә белән. Нария торган йорттан чыгып, мине туктаттыгыз. Мин сезне эшегезгә илттем, еч сум түләдегез, илле тиен артык иде. Болар тонне бергә үткәргәннәр икән дип уйладым мин ул көнне.
Р а й м а н. Мин иртән генә кергән идем. Бу — хәтер, малай... Ну. хәтер?!
Таксист. Шуңа өйләнә алмыйча йөрим димен ич.
Р а й м а н. Хәтер — бу?! Хәтер...
Таксист. Хәтердә — гел шул үземнең такси да — анда елмаеп, ирләреннән башкага елышып, каядыр барган ханымнар. Иә, хатыннарыннан бүтәнгә елышкан, елмаеп каядыр барган...
Р а й м а н. Ирләр?
Таксист. Ирләр.
Р а й м а н. Хәтәр хәтер!
Таксист. Ә сез өйлән дисез?!
Р а й м а н. Луараң белән минем квартирага килер идең. Алышыр идек. Квартир әйбәт.
Таксист. Кичә Гөлия ханым сезнең хакта болай әйтте. Яратам дип. бөтен дөньяга кычкырып еласам да файдасы булмаячак... Ул миңа ышанмый.— диде. Сизәсезме?
Райман (кылып). Ник ул аны сиңа әйтә?
Таксист (үртәлеп). Сезгә әйтү файдасыз булганга!
Райман. Тукта, тукта! Кызма. Син нәрсә?
Таксист. Соңга калганы өчен борчылып. сез гафу итмәс дип. кайгырып әйтә.
Райман. Менә шулай. Тыныч сөйләшик... Алар әйтә... Әйе. әйтерләр... һәм син мине аңларсың.
Таксист. Ярата ул сине.
Райман. Мине яратса, башка белән, беренче мәхәббәте белән очрашыр ндеме?
Таксист. Очрашамы?
Райман. Менә эш кая...
Таксист. Кеше сөйлиме? Үзегез күр-дегезме?
Райман. Гөлия үзе сөйләде. Иә, ничек? Менә шуңа җавап биреп кара? Мине яратса... Башка белән очрашыр идеме? (Пауза.)
Таксист. Очраша дисез бит... Кем инде ул Гөлия ханым очраша торган кеше?
Райман. Хәрби кеше. Военкоматта эшли. (Пауза.)
Таксист. Бәлки очрашадыр. Сез шулай яшисездер. Бәлки Шулай яшәргә кирәктер. Белмим.
Райман. Ә кем аны белә, дускай.
Таксист. Минем исемем — Ризван. Райман. Төнлә син шалтыраттыңмы? Таксист. Мин.
Райман. Телефон номерын каян алдың?
Таксист. Кичә Гөлия ханым сезгә минем алда шалтыратты. Ни өчен ул җый ган телефон номерына игътибарым төшкәнен — әлегә бөтенләй аңлап җиткермим. Гөлия ханым сезне югалтудан бик курка, ки чә мин шуны гына аңладым. (Пауза.) .
Райман. Хатынымны... Мин аңлама ганмын. Син аңлагансың... Шулай дисең ме?
Таксист. Юк.
Райман (үзалдына). Югалтудан... Курка... (Кырысланып.) Ник миңа теле фоннан, синең дөнья таркалырга тиеш, дидең?
Таксист. Ул сезгә авыр тәэсир иттеме?
Райман. Җиңел түгел.
Таксист. Шуның өчен әйткәнмендер. Үзегезне Нария белән дә күргән булгач.- Дөньягыз җитү кебек, (стенадагы фоторз семг» кафап) кызыгыз матур.
Райман. Безнең кыз үлде, моннан бер ел элек. Алданрак — әти, аннан — кыз, аннан — әни үлде. Барысы беррәт- тән, тезелеп киттеләр... Әнә, минем өчен че бүлмәдә күп вакыт алар өчәү яши иде.
Таксист. Бүлмә бушады дисең.
Райман (паузадан соң). Хәзер анда безнең эт яши, безнең бала...
Таксист. Ул — эт баласы.
Райман. Ял көне уңае белән. Берәр йөзне генә (өстзлгз вино куя).
Таксист. Луара янына барырга ки рәк. Вәгъдә иттем.
Райман. Барырсың. Әле көн озын. (Нилзрдер ззерли башлый.) Өлгерерсең, ашыкма.
Таксист. Берәр йөзне була. Үзегез әйтмешли ял көне уңае белән.
Райман (рюмкаларын тутырган арада). Чынлап әйткәндә... Кичә телефоннан акыллы нәрсәләр сөйләп ыргыттың. Хатын-кызларны аңламасаң да...
Та к с и с т. Ул сүзләрнең иң акыллы- лары минеке түгел Аларны кайчандыр миңа бер абзый сөйләгән иде. Минем янәшәгә утырып барганда. Юк шул, акыл җитми, акыл.
Райман (рюмкага үрелеп). Әйдәле!
Шул вакыт Гөлия кайта.
Менә бусы шәп. Бусы әйбәт. Гөлия. Чишенеп җибәр дә уз әле, уз!
Гөлия. Сиңа ни булды?
Райман. Миңа ни булган?
Гөлия. Квартир таптыңмы?
Райман. Безгә иң кирәкле вакытта кайттың. Бүгел ял көне. Кунак бар.
Гөлия. Нинди кунак?
Таксист (Гелия каршына чыгып). Хәерле көн, Гөлия ханым. Мин кичә сезне китергән таксист булам.
Гелия (аптырабрак). Ә-ә-ә. Бик әйбәт. Хәерле көн.
р а й м а н. Акча түләмәгәнсең.
Гелия. Ничек?
Таксист. Түләде, түләде. Сез- Гөлия ханымны куркытмагыз әле.
Р а й м а н (Ризванга). Сиңа күпме әйтергә мөмкин. Син дип сөйләш. Артык культуралы булма.
Таксист. Яшьләр аермасы...
Р а й м а н. Артык яшь булырга тырыш ма. Гөлия яшьләрне ярата.
Гөлия. Райман?
Райман. Мин хатынга алъяпкыч та бып бирәм. Син утыр, утыр, Ризван! Безгә нидер әзерләргә кирәк. Шулаймы, ха тын? (Хатынына алъяпкыч бзйли.)
Гөлия. Кунак булгач. Әзерлибез аны.
Таксист. Мәшәкатьләнмәгез. Өстәлдә — җитәрлек.
Райман. Ризван ашыга, өйләнергә бара.
Гелия. Хәэер-хәэер (ашсу бүлмәсенә керә башлый).
Таксист. Өйләнергә уйлый, диген!
Райман. Гөлия, кил әле. Башта без әзерләгән өстәл белән таныш... (Ризванга.) Тот!
Таксист. Гөлия ханым.
Гөлия өстәл янына килә.
Райман (Гелиягз). Сиңа ни салыйк?
Гөлия. Үзегезгә ни салсагыз, миңа шуны салыгыз.
Райман. Без үзебезгә су салдык. (Галиянең рюмкасын тутыра.)
Гөлия. Мин — бик аз гына.
Райман. Ярый. ярый. Әз генә. Безгә ашарга да өлгертеп аласың бар. Синең өчен. Гөлия!
Гөлия (Райманның яхшы кәефен ничек т» аңлый алмаган хзлдз.) Минем өчен’ Бәлки кунак өчен...
Таксист. Кунак дип. мин нинди кунак инде.
Райман. Ул минем дус. күптәнге дус. Гөлия. Нишләп аны мин белми идем? Райман. Менә күреп кал. Ризван. Мон нан соң белерсең.
Таксист (елмаеп). Гөлия ханым! Сезнең минем өйдә булганыгыз бар. (Пауза.)
Гөлия. Юк-юк. минем сездә булганым юк. Райманны ышандырырсыз. Сез нәрсә’
Таксист. Райман белән икәү булды гыа.
Райман (үзалдына). Хәтерләмим.
Гөлия. Райман. кем белән?
Таксист. Хәзер сөйлим мин аны сез гә. (Райманга.) Кичә синең белән сөйләш кәннән соң. йокламыйча төш күрә башла дым. Ярый Луара килеп коткарды...
СОҢГЫ КҮРЕНЕШ
Райманкар квартирасы. Райман каядыр җыена. Ишектә звонок. Эт өрә.
Райман (ишек ачарга барышлый) Сы нок! Булды, тынычлан!
Таксист керә.
Райман. Сәлам, дускай! Әйдә, әйдә. Котәм.
Таксист (кулында чзчзклзр). Хәзер кулымны бушатам да әйбәтләп, татарчалап күрешәбез. (Өченче бүлмәне узып китеш ли.) Привет. Сынок!
Райман. Озакка, озакка югалдың. Оныттың.
Таксист (зйберлзрен куйганнан соң). Югалмадым да. онытмадым да... Беренче дан (ике куллап Райманның кулып кысып/. әти булуың белән котлыйм! Икенчедән, аста такси көтә. Чәчәк — Гөлия ханымга, сайлап алдым. Киттек.
Райман. Ашыкмыйк. Әйберләр оны тылып калмасын. Болар — Гөлиягә кием нор. Болары... Шалтыратам, шалтыратам Бөтенләй югалдың Таксида — килә идең. Автобуска утыргач та әллә кем булдың, малай. Ярый бүген эләктердем үзеңне. Те лефонга рәхмәт
Таксист. Авылга кайттым
Райман. Картларның хәле ничек?
Таксист. Әтине җирләп килдем (Пауза.)
Райман. Кичер, дускай. Мин жүләр. бу миңа әйтми нитми генә туй ясап. Луа рага өйләнеп йөри бугай дип. сиңа үпка ли үк башлаган идем.
Таксист. Луара нәкъ моннан бер ай элек үзенең беренче иренә кияүгә чыкты. Аны мин бөтенләйгә югалттым.
Райман. Хәбәрләрең күңелсез. Луара өчен артык борчылмаска да буладыр...
Таксист Борчылам. Райман. Әллә ничек мин аны югалту белән килешә ал мый йөрим Башта шуны уйлый белмәгән мен. Хәзер уйлыйм да күңелсез., һәм соң.
Райман. Без беренче очрашкан көнне, син безнең күрше туташны күреп чыккай идең. Хәтерлисеңме?
Таксист. Зәңгәр чәчәк... Фәридә.
Райман. Өйлән шуңа, ялгышмый сын—
Таксист. Аның да аерылган ире бар бит Беренче мәхәббәте
Райман (уйланып). Шулай да син сөйләшеп кара әле. сөйләшеп кара. Бүген аны малай тәпие юарга дәшәбез. Табын әзерләргә дә булышыр, әйтеп куйдым мин
Таксист. Син .миңа эт турында берни дә әйтмисең әле.
Ранма н. Ахыр чиктә Гөлия ризалашты. Без аны сиңа бирергә булдык...
Таксист. Дөрес, дөрес уйлашкансыз. Хәзер өенә бала кайтып төшә... Ион туздырып бүлмәләреңдә йөрер, вакытлы-ва кытсыз өрер. Рьйманның малае йоклый дип тормас, ул бит эт.
Р а й м а н. Өйләнсәң, синең дә өеңә бала кайтса?
Таксист. Минем өйгә кайчан бала кайтасын әлегә шайтан да белми. Аннан, мин аны әнигә, авылга илтәм. Әни эт ярата. Анда йорт — кыр кебек, сарай, мунча, бакча дигәндәй...
Р а й м а н (сэгатенз карап). Безнең ва кыт бар. Шуннан файдаланып. Сынокны сиңа кертеп чыгыйк. Гөлия алдында аны өйдән алып китү катлаулырак, күңелсезрәк булыр.
Таксист. Әйдә, шулай эшлибез.
Райман. Бер кызык нәрсә, мин баланы нинди тасма белән бәйләргә кирәген белмим икән бит.
Таксист. Мин дә синең хәлдә. Сораш тым. башкалар да безнең хәлдәрәк кала. Берсе — кызыл тасма кыз балага гына ярый ди. Икенчесе — ир балага да кцзыл тасма кирәк икән ди. өченчесе..
Райман. Берәү миңа яшел тасма ки рәк диде.
Таксист. Шуның өчен төрлесеннән алдым (тасма чыгара). Яшел. Зәңгәр. Кызыл.
Райман. Карале, Ризван (кайдандыр тасмалар чыгара). Кызыл, зәңгәр, яшел.
Таксист. Әйбәт. Бөтенләй баеганбыз. Алып барыйк барысын да. Шунда рәтенә төшенербез!
Райман (уйланып). Ризван, бир әле... Без яшел тасманы гына алыйк. Калганнарын... Мин чемоданда кызымның киемнәрен саклыйм, истәлеге итеп. Анда аның дүрт күлмәге, кара пальтосы, башмагы... Сары башлыгы, бияләйләре... Башка әйберләре дә бар. Тасмаларны шулар янына куйсам, безнең узган гомердән бер истәлек булып торырлар... Аннан Сынокны алабыз да китәбез.
Барып кызының киемнәре сакланган чемоданны ача. Ризван бу сөйләшү аңа авыр тәэсир ясаганын сиздермәү өчен булса кирәк, каядыр тәрәзәгә карый. Райман. ачык чемоданны кулына алган килеш, кеч кенә кызчыкның фоторәсеме каршына ба ра. Чемоданнан, сузылып-сузылып, идәнгә тасма коела. Бүлмәгә каяндыр тасма тула: бәлки Райманга гына шулай күренәдер.
Кызым, мин бит сиңа энекәш алып кай-там... Ә син шуны да белмисең... Сиңа энекәш алып кайтам.