НӘНИЛӘР ПОЭЗИЯСЕНДӘ ЯҢА СУЛЫШ
алалар поэзиясенең нигезләрен боек
Тукай салган Рус әдәбиятында бөек
Пушкинны халык ■ якты шагыйрь, шат
күңелле шагыйрь- дип атаган икән, ул
биредә, беренче чиратта аның балалар өчен
язган шигырьләрен. әкиятләрен истә тота
Тукайның •Шүрәле»се «Су анасы» да
нәниләрне табигать дөньясы белән
таныштырган, аларны хезмәткә чакырган
шигырьләре дәртлелек күңеллелек белән,
кояш нуры белән тулы
Тукайдан соң андый бәйрәм хисен шат
авазларны, көтелмәгән юморны шигырьгә Бари
Рәхмәт алып килде Халыкның сабан туйларын
көмеш күлләрен, эшкә бул дыклылыгын үзенең
виртуозларча языл гаи шигырьләрендә Бари
Рәхмәт балаларга аңлаешлы гади дә. образлы
да тел белән ачып бирде
Аннары тирән мәгънәле, жор. мәзәк һәм
үткен шигырьләре белән Әхмәт Фәйзи килде
Олылар очен нинди поэмалар, драма
исәрләре. опера һәм балет либреттолары
язган »Тукпй» романын иҗат иткән атаклы әдип
нәниләр очен соклангыч шигырь ләр иҗат итеп
калдырды
Менә шушы корифейларның эстафетасын
Шәүкәт Галиен күтәреп алды Юморга бай.
табышларга бай шигырьләре белән балалар
дөньясын яңабаштан ачты
Безгә мәплүм галимнәр соңгы елларда
исәпләп чыгардылар донья күргән китап
ларның ун елдан соң нибары бор проценты
сакланып кала икән Халыкка, җәмгыять кә
кирәкле укучылар кабаттан эзләп укый торган
булып кала икән Ә нигә соң алайса, дистпләрчә
авторлар үз китапларын кат- кат бастыралар’
Халык таләп иткәнгә түгелмени’ Түгел икән
Хәер, күпмедер еллар узганнан соң. әдәби
кыйммәтләр кабат карала. кабат бәяләнә,
замана сулышы, әхлакый климат инде
онытылды дигәннәре арасыннан үзенә кирәкне
сайлап ала Болары инде чыннан да. зур
әдәбиятка халыкка кирәкле әдәбиятка керә
Әйтик рус әдәбиятында Федор Тютчев үп
үлгәннән я>ң байтак еллар онытылып торган
1«И елларда Россиядә ал билгеле булган ша-
гыйрьләр китабында басылып чыккан' Аз
билгеле' Ә бу шагыйрь хәзер 6<»ск рус ша-
гыйре санала, һәм аның шигырьләре мәктәп
дәреслекләренә кертелә Әнә шундый хә лләр
дә бар дөньяда'
Ләкин болар — сирәк була торган хәл Тукай
заманында. Ә Фәйзи заманында Б Рәхмәт
заманында күпме шагыйрь нәниләр очен
шигырь язып торган Ш Галиев заманында да
язып торалар
Соңгы елларда нәниләр очеи поэтик
әсәрләр язучы авторлар арасында Роберт
Миңнуллин да бар Нәниләрне яратып, үз итеп
алар> а бәхет-шатлыклар теләп елмаю
балаларга хас шаянлык-шуклык. ихласлык аны
танытып өлгерде
Аның 1985 елны басылып чыккан «Балачак
бәйрәмнәре» исемле китабы да игътибарга
лаеклы.
Иң элек бу китап минем балачагымны күз
алдыма бастырды Барлык тулылыгы моны
дәрте һәм шатлыклары белән Үзебезнең унөч
кенә йортлы Кечкенә Өчиле авылыннан оч йөз
йортлы Казанбашка укырга йөргәнем күңелдә
яңарды Ап-ак карлы ялан-кырлар кояш
нурыннан җемелдәп яткан басулар Ул чагында
басу тулы кыр куяннары Куян куып мәктәпкә
соңга калулар һәм менә — мәктәп коридоры
Озын буш коридор Кайсыдыр бер бүлмәдән,
койләп-койләп китап укыган таныш ишетел»
Син. соңга калу сәбәпле, апе класс бүлмәсенә
керергә ярамаганлык- тан. стена газетасы
янына киләсең Газетаның иң ос гендә - - Ленин
бабай рәсеме Чыршы бәйрәме турында
мәктәпнең һәвәскәр шагыйре Рамай Сәләхов
шигыре Син шулерны берәм-берәм укып
чыгасын Стена газетасы сине җәйгә тоташтыра
Урманга ат сакларга барулар -Ак бүре» әкият-
ләре төнге учаклар. Казан елгасында балык
тотулар, рәхәт-рәхәт булып. күчгелдә яңара
Әнә кайларга алып китә сине Балачак
бәйрәмнәре» Р Миңнуллиннын шигыре елдан-
ел җегәрләнә елдан-ел гадирәк һам төгәлрәк
була бара
Байрәли-ез бик күңелсез бит
Күңелсездер сезгә дә
1 Ммчпуллаа ГоВарг Балачав Ьайрамалрг Калач
ТУгарлам «этап этаареэты IMS
Б
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә, Бәйрәмнәр
кирәк сезгә дә, Кирәк һәммәбезгә дә
Бәйрәмнәр кирәк әтигә. Бәйрәмнәр
кирәк әнигә. Бабай белән әбигә
БИК ГЭДИ бу. чамадан тыш гади! Сезгә дә —
безгә дә; безгә дә — сезгә дә Көчә- нә-көчәнә
шигырь язучы икенче берәүнең мондый
гадилеккә гомер буе да килеп җитә алмавы
мөмкин Биредә, гүя ки. шагыйрь түгел. Роберт
исемле малай сөйләп тора, үзе төсле үк почык
борынлы иптәш малаена бәйрәмнәрнең
кирәклеген аңлатып тора Ни өчендер нәкъ
менә шушы урында Бари Рәхмәт искә төшә
Кулиең суы шундый тонык,
Анда су да юк кебек.— ди Бари Рәхмәт
■Түгәрәк күл> исемле бер шигырендә Моны
икенче төслерәк итеп. Робертның шигыре
шундый гади анда шигырь дә юк кебек тоелып
китә — дияргә мөмкин
■ Балачак бәйрәмнәре»ндәге шигырь ләр
шул хәтле дә җеп бөртекләп, энҗе бөртекләп
эшләнгәннәр, гап-гади югарылыкка
күтәрелгәннәр, аларда шигырь барлыгы
сизелми дә Синең алда — син үзең. Балачагың
Бәйрәмнәрең Походларың Бишле билгесе
алганга сөенүләрең. җәйге кояшта кап-кара
булып каралуларың, «балачакның шат еллары
балачакның шат җыр-
Балачакның гомумән дә иң шәп бәйрәм
икәнен нәни укучысына төшендергәннән соң.
аны бушка, әрәмгә уздырмаска кирәклеген.
дидактикага кермичә, ягымлы елмаеп кына
әйтеп биргәннән соң. автор ул зур бәйрәмнең
аерым өлешләрен аңлатып бирүгә күчә
«Ленин бабай — минем бабай" бүлеген-
дәге шигырьләр балалар күңеле аша, балалар
уе аша. балалар самимилеге. ихласлыгы аша
Ленинның гади-бөеклегенә укучыны алып
киләләр
Ленин бабай кайчандыр
Нәкъ безнең төсле булган:
Кайчакта уйчан булган, Кайчакта
көлеп торган, һәрвакыт көчле булган!
Һәрвакыт эшле булган'.
Ленин бабайның беренче сыйфаты итеп
«һәрвакыт эшле» булуны ала шагыйрь Аннары
ул аның йөзәргә яратканын, балык сөзәргә дә
яратканын әйтеп бирә Ягъни баланың бала
булырга, тик кечкенәдән үк билгеле бер
юнәлештә үсәргә тиешлеген әкрен-әкрен.
җайлы һәм ягымлы итеп әйтеп бирә -Уенга
өлгермәсә. артыгын көенмәгән Иптәшләреннән
бер дә артыгын киенмәгән " Үзеңне
башкалардан өстен куймау, тыйнак булу,
тырыш, эшчән, өлгер булу — менә нинди
сыйфатлары бар
Ленин бабайның Китап ярата, әйбәт укый
Шулай да ничек итеп
Ул Ленин бабай булган?
Үзе бит безнең кебек
Гади бер малай булган!
Монысы балалар дөньясына шагыйрь
Роберт Миңнуллин дөньясыннан кушылганы
Балачак дөньясына, балачак бәйрәм-
нәренә авторның үз шәхесе, аның дөньясы
килеп кушылса, аның үзенә генә xaq шигъри
теле килеп кушылса, юмор белән өртелеп.
бала дөньясы тагын да байый төшсә, өченче
бер дөнья — укучы өчен ифрат та кирәкле,
кызыклы дөнья барлыкка килә •Кокушкино*
«Ленин бабай» «Рәхмәт сиңа. Ильич’*
шигырьләре дә балалар дөньясына Р
Миңнуллин дөньясыннан кушылганга. ул
шигырьләр авторның мөлаем елмаюыннан.
тирә-юньгә ихлас соклануыннан балкыганга —
матурлар, мәгънәлеләр кирәклеләр Биредә
Ленин кебек тырыш, эшчән, намуслы булырга,
халык бәхете өчен көрәшче булырга чакыру да.
Ленин нигезен салган социализм иле белән
горурлану да бар Шулар барысы үтемле итеп,
балалар теле белән әйтеп бирелгәннәр
Җир шарындагы барлык кешеләргә
берьюлы «Адәм баласы өчен иң кирәкле
нәрсә—ул нәрсә?»—дип сорау бирелсә,
ихтимал аларның һәммәсе дә икмәк дип җавап
биргән булыр иде һәрхәлдә, миңа шулай кебек
тоела
«Икмәк, ипи. ипекәй » бүлегендәге
шигырьләр дә истә кала кыскалар, кызыклылар
Гомумән, кыскалыктан Роберт бик күп ота Озын
шигырь, бигрәк тә балалар өчен язылган озын
шигырь ялыктыра — анда шигырь техникасын
мастерларча кулланып булмый Игеннәргә
бәйле бүлектәге «Яңгыр җыры»—балалар
такмагы Биредә халык иҗатындагы кояшка
мөрәҗәгать итү такмагының да. яңгырны чакы-
ру яки туктарга кушу такмагының да йогынтысы
бар Әйбәт йогынты — шагыйрьгә нәниләр өчен
яңа такмак иҗат итәргә булышкан йогынты
Игенчеләр гаиләсе турындагы, иписез
табынның яме булмау турындагы, әтисенә
комбайнда -булышкан" малай турындагы
йомшак юмор белән өртелгән шигырьләр дә
күңелгә ятышлы
Язгы чәчү эшләре тәмамланып, кырларда
игеннәр чайкалып утыра башлаган бер вакытта
яз бәйрәме — сабан туе килә Сабан туе үзе
белән мең төрле мәзәк алып килә Татар
авылларында сугышка кадәрле Яңа ел
мәзәкләре юк иде. сабан туе мәзәкләрен көтеп
алалар иде Бәйрәм үзе узгач, биек колга
башындагы читлектә утырган әтәчне берәүнең
дә менеп ала алмаганын, ул мескен әтәчнең
әле тагын өч кон буена колга башында
кычкырып утыруын көлке итеп сөйлиләр иде
Батырлар көрәше, чүл-
мак ватулар, капчык киеп йөгерүләр — бер да
бер дә галәмәт иде' Бари Рәхмәт сабан
туйларын күп язды, кәттә итеп язды Анардан
соң да Роберт сабан туена тотынуы. үзенең
юморына азык таба алуы — күңелле факт
Абыйсы — сабан туе батыры — алган тәкәне
җитәкләп, борын чөеп кайтып килгән малай
(янәсе үзе алган'), энесе артыннан йөгергәнгә
беренче булып килгән малай колга башына
менеп җиткәннән cot. 1че кулыннан очып киткән
үзе төшәргә коты очып утырган малай —
барысы да тапкыр барысы да җиренә җиткереп
язылган
Ә менә «Малайлар сөйләшә* дигән бүлектә
һәммәсе дә уйланып беткән дип әйтү кыенрак -
Мин —октябрят әтисе- дигән шигырьнең, бала
кеше түгел, олы кеше сөйләгән шигырьнең, бу
бүлеккә урнаштырылуын аңлавы кыен
(бүлекнең исеме бит «Олылар сөйләшә* түгел.
«Малайлар сөйләшә* дип атала)
Мең төрле сорауга җавап бирә торган соңгы
бүлектә бик уңышлы сүз уйнатулар бар Ләкин
мин сүз уйнатуга автор үзе жанрын билгеләгән
«Мичкә ягылган мичкә-. -Портта булган хәл*.
«Кысла-. «Черкиләр җыры*. «Мөгезборын
белән озынборын* кебек шигырьләрне генә
кертмәс идем Бу өлкә киңрәк Ул Р Миңнуллин-
ның барлык иҗатын диярлек иңләп ала
Мәсәлән, аның «Мушкетерлар* җырындагы
«Уш китәрлек мушкетерлар* тезмәсе — op-яңа
табыш'
Әйтергә теләгәнем шул сүз уйнату белән
аллитерация бергә кушылган чакта бала өчен
шигырь аеруча ямьле аеруча истә кала
торганга әйләнә Мисалга менә мондый
шигырьне алып карыйк
Абый укуга китте.
Әтиләр эшкә китте
Кайтам dun төшк.» тикле.
Әби кибеткә китте
Кибеткә — иткә китте
Мәчебез ауга китте
Ә өйдә гауга китте
Авазлар уйнавы, аллитерация. -тел
көрмәклэттерүләр* миңа калса, балалар
шигырендә гел булып торырга тиештер Алар
телебезнең чиксез байлыгын, төсмерләрен.
бизәкләрен, көчен-жегәрен аңларга
булышалар Тел байлыгыбызның әнә шундый
саф чишмәсеннән эчеп үскән балалар, үсеп
җиткәч әдип булган очракта да «тимер-бетон-
тел белән язмыйлар инде Телдә сүз уйнату
авазлар яңгырашына аеруча игътибарлы булу
профессиональ әдәбиятта гына туган нәрсә
түгел, аны халык үзе иҗат иткән (-Ярлы янудан
ку рыкмый ■ Чәбәк ике кулдан чыга*. «Ярлы
язмышы яр читендә* һ. б )
Мең төрле сораулы соңгы бүлектә Р
Миңнуллинның «Кечкенә көчек турында
кечкенә әкият* -Бозау белән көчекнең
дуслашуы турында кечкенә әкият* -Туп тибәргә
яратучы малай турында кечкенә әкият* «Кояш
буласы килгән кызыл шар турында кечкенә
әкият*. -Кояш жираф һәм төлке турында
кечкенә әкият* урнаштырылган Игътибар
иткәнсездер — барысы да «кечкенә әкият* Бу
әкиятләр мәгънәләре белән кечкенә түгел,
язылулары белән кыска Нәкъ шул кыска
булулары белән әйбәт тә алар Нәниләр ятлап
алу бер яктан, биредә истә тотылса икенче
яктан. • Кыскалыкта — осталык* принцибы алга
куелган Әкиятләр кирәкле мәгънәле,
гыйбрәтле Кояшлы юмор аларга да салынган
Озын сүзнең кыскасы — «Балачак бәй-
рәмнәре* китабы безгә «Р Миңнуллин нәниләр
поэзиясенә яңа сулыш алып килде».— дип
әйтергә мөмкинлек бирә