Логотип Казан Утлары
Публицистика

Культура тормышы көндәлеге


ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕ
Халкыбызның беек шагыйре Габдулла
Тукай туган көнне быел да республикабыз
җәмәгатьчелеге, матур әдәбият сөюче мең
ләгән укучылар традициягә әверелеп киткән
шигырь бәйрәмендә тантаналы шарт ларда
билгеләп үттеләр.
Бөек Октябрь социалистик революциясе
нең 70 еллыгына багышланган «Казан язы»
исемле әдәби-музыкаль кичәләр Г. Тукайның
балачагы узган Арча якларында, Тукай
Кырлайда башланып китте.
26 апрель көнне әдәбият һәм сәнгать
эшлеклеләре, юлбашчыбыз В И. Ленин
һәйкәленә. А. Пушкин, М. Горький. Г. Ту кай. М.
Җәлил һәйкәлләренә чәчәк бәйләмнәре
куйганнан соң, М. Җәлил исемендәге Татар
дәүләт опера һәм балет театры янындагы Г.
Тукай һәйкәле алдына шигъри митингка
җыйналдылар. Аны кереш сүз белән шагыйрь
И. Юзеев ачып җибәрде Сүз 198" ел өчен
Татарстан АССРның Габдулла Тукай
исемендәге Дәү ләт премияләренә лаек булган
язучы Map сель Зарипов һәм рәссам Тавил
Хаҗиәх мәтовка бирелде.
Н. Арсланов, Ә. Исхак, Н Дәүли, М. Хөсәен,
Р Мингалим. Роберт Әхмәтжа нов. Рәшит
Әхмәтҗанов. Ф. Гыйззәтулли на. Зөлфәт. Ш.
Маннапов, 3. Мансуров, Э. Шарифуллина, М.
Зарецкий. Г. Мора тов. Р Зэйдуллин, В
Трофимов. Н. Акма лов һәм башка шагыйрьләр
бөек Тукай га ихтирам һәм мәхәббәтләрен,
аның эшен дәвам итәргә әзер булуларын
шигырь телендә белдерделәр.
24 апрельдә Татарстан АЭСы һәм Кама
Алацы төзүчеләре Г. Тукайның туган көне нә
багышланган н/игьри митингка җыел дылар.
Митингта язучылар Зөлфәт. Рахмай
Хисмәтуллин, Кояш Тимбикова. Мөхәммәт
Шәйхи катнашты.
Шул ук җыелышта Язучылар Кама
Аланындагы башлап язучыларның әдәбият
түгәрәген оештырырга тәкъдим керттеләр.
Түгәрәккә «Болгар моңнары» дигән исем
бирелде. Язучы Рахмфй Хисмәтуллин түгәрәк
әгъзаларына ярдәм итәргә алынды.
26 апрельдә Брежнев шәһәренең «Энер
гетик» культура сараеның кече залында Г.
Тукайның тууына 101 ел тулуга багыш ланган
шигырь һәм җыр бәйрәме үткәрел де.
Бәйрәмне кереш сүз белән Брежнев язучылар
оешмасының җаваплы секретаре Ямаш Игәнәй
ачты. Кичәдә Г. Ибраһимов исемендәге Тел.
әдәбият һәм тарих институтының өлкән фәннн
хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты
Нурмөхәммәт Хисамов, халык
депутатларының Брежнев шәһәр Советы
башкарма комитеты председателе
урынбасары Ф. 3. Мостафина. шәһәр куль тура
бүлеге мөдире И. Г. Тарханов, язучылар.
һәвәскәр җырчылар катнашты.
ТАШКЕНТТА ТУКАН КИЧӘСЕ
Үзбәкстан башкаласының «Белем йорты»
нда Г. Тукайның туган көненә багыш лап әдәби-
музыкаль кичә үткәрелде. Анда күренекле
үзбәк шагыйре, республиканың Хәмзә
исемендәге Дәүләт премиясе лауреа ты
Габдулла Гарипов Тукай иҗатының башка
халыклар әдәбиятына тәэсире хакында
сөйләде һәм шагыйрьгә багышланган
шигырьләрен укыды. Тантанада үзбәк
шагыйрьләре Юлдаш Эшбәк, Якубҗан
Хуҗабирдиевләр дә үз әсәрләрен яңгырат ты.
Соңыннан Габдулла Кадыйри исемендәге
культура йорты үзешчәннәре тарафыннан
концерт бирелде.
ТУКАЙ ИСЛАНДИЯДӘ
Исландиядә чыга торган «Маул оч мен-
нинг» исемле журналның 1986 елгы 4 са нында
халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай
хакында мәкалә дөнья күрде. Аның авторы
Осло университеты каршындагы «Славанско-
Балтийск институт»ы директоры доктор Хельги
Харальдссон.
ХЕЛЬСИНКИДА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
КИЧӘСЕ
Хельсинки университетында төрки телләр
укытучысы профессор Гомәр Таһирның хәбәр
итүенчә, Хельсинкида татар әдәбияты кичәсе
булып узган. Кичәне Финляндиядә озак еллар
буе эшләп килүче «Советлар Союзы культура
һәм гыйлем үзәге» дип аталучы оешма үткәрә.
Кичәне оеш тыру эшендә Г. Таһир белән
берлектә фин язучысы Улла Лисса Хэйно зур
тырышлык күрсәтә. Ул фин телендә татар
әдәбияты турында бай мәгълүматлы кереш сүз
сөйли. Аннан соң Г. Таһир үзенең Казан белән
бәйләнешләре, татар әдәбиятының күренекле
язучылары, аларның әсәрләре турын да
кыскача доклад белән чыга. Кичәдә Г.
Таһирның улы — филология фәннәре
кандидаты Окан да катнаша һәм әдәбият
мәсьәләләре буенча чыгыш ясый.
Киче уздырылган залда татар әдәбияты
әсәрләреннән тезелгән китап күргәзмәсе
оештырыла. Анда, нигездә, соңгы егерме- утыз
ел эчендә Казанда нәшер ителгән әдәби
әсәрләр, гуманитар өлкәгә караган фәнни
китаплар, язучыларга багышланган альбомнар
һәм буклетлар куела. Аларнын төп өлешен
Финляндиядә Г Тукай исемен йөртүче культура
җәмгыятендә тупланган һәм Г Таһирның шәхси
китапханәсен дөге басмалар тәшкил итә.
Күргәзмәдә шулай ук Хельсинкида гомер итүче
аерым татар кешеләренең китапханәсендәге
китап лар да урнаштырыла.
ТУКАЙ МУЗЕЕНДА
Мәгълүм булганча, узган ел июнь аенда
Казанның Тукай урамындагы 74 иче йорт та
шагыйрьнең музее ачылды.
Музей казандылар өчен генә түгел, ә бәлки
илебез шәһәрләреннән һәм чит илләрдән
килгән күп санлы кунакларның яраткан
урынына әверелде. Алар арасын да илебезнең
күренекле галимнәре Социалистик Хезмәт
Герое, Ленин премиясе лауреаты, академик Р.
3. Сәгъдиев. Ленин премиясе лауреаты,
академик К. Ә. Вә лиев, язучы. Социалистик
Хезмәт Герое, Ленин премия»» лауреаты
Мостай Кәрим һ. б.лар бар. Монголия. Польша.
Румыния. Чехословакия кебек социалистик
илләрдән, шулай ук йәмэн халык демократик
респуб ликасыннан. Кувейт. Дания АКШ.
Финлян дия. Япония кебек илләрдән килгән пар
тия һәм дәүләт, культура, фән эшлеклеләре
музейда булып киттеләр.
Музейда Г. Тукайга, әдәбият-сәнгатькә
багышланган очрашулар, кичәләр, еш оеш
тырыла. Әле соңгы вакытларда гына музей да
«Пушкин һәм Тукай» (боек рус шагый ренең
үлеменә 150 ел тулу уңае белән), классик
язучы Г. Ибраһимовның 100 еллы гына
багышланган кичәләр уздырылды Аларда
мәктәп һәм профессиональ техник училищелар
укучылары, техникум һәм югары уку йортлары
студентлары, эшче ләр. авыл хезмәтчән нәре.
интеллигенция вәкилләре катнашты.
Музейга ачылганнан соң да кыйммәтле
.экспонатлар килә тора АКШның Сан
Франциско шәһәрендә яшәүче Шәмсия Апакай
Тукай музеена шагыйрьнең 1933 елда
Япониядә бастырылган әсәрләр җыентыгын
алып килде «Г. Тукай моҗму ran әсәре». Токио.
Матбагаи исламня. 1933 ел. Күләме Й20 бит
ЮНЕСКО дигән халыкара оешманың
истәлекле даталар арасына кертелеп, ша
гыйрьнең 1(0 еллыгы 130 га якын илдә
билгеләнеп үтүе күренекле бер вакыйга то сен
алган иде Шул уңай белән күп кенә илләрнең
газета журналларында, фәнни һәм
информацион җыентыкларында Г Ту кайга
багышланган материаллар басылып чыкты-
Шундый мәкаләләрнең берсе матбугат
яңалыклары агентлыгы АПН тарафын нан
Мисырның башкаласы Каһирәдә гарәп телендә
бастырыла торган «Совет журна лы»ның 16
нчы санында доны» күргән
Түбән Кама шаһаремаң 64 иче техник
һөнәр училищесы мастеры Расих Гайнет-
динов музейга Г. Тукайның 100 еллыгына үзе
укыткан укучылар белән бергәләп агачтан
шагыйрьнең һәм аның әсәрләре геройларын
сурәтләгән матур һәм мәһабәт панно бүләк
итте.
Музейга килгән экспонатлар арасында
төрле елларда Тукайга багышлап чыгарылган
фото-открыткалар. шагыйрьнең төрле елларда
чыккан китаплары, аңя багыш ланган
хезмәтләр, истәлекләр, тормыш һәм көнкүреш
әйберләре һ. б. бар.
Бу хакта безгә Тукай музее директоры
Госман Хәбибуллин хәбәр итте.
Хөрмәтле иптәшләр, әгәр сездә Г- Тукайга
һәм аның даирәсенә кагылышлы материаллар
булса, музей адресына җи бәрүегезне яисә ул
турыда безгә хәбәр бирүегезне үтенәбез
• ЯҢА ЖЫР ТУА»
14 майда Казанның Актерлар йортында
шул исемдәге зур әдәби музыкаль кичә булып
узды. Кичә шагыйрьләрнең һәм ком
позиторларның иҗади дуслыгына багыш
ланган иде. Кичәдә шагыйрьләр Гөлшат
Зәйнәшева. Ренат Харис. Фәннур Сафин
шигырьләренә композиторлар Ганс Сәйфул
лии. Резеда Ахиярова. Риф Гатауллин язган
җырлар җырланды. Әлеге иҗатчы ларның
үзләре катнашында яна әсәрләр башкарылды
Концертта Татарстанның халык ар
тисткасы Римма Ибраһнмова. Татарстанның
атказанган артисты Руслан Дәмннов.
җырчылар Голзада Сафиуллина. Зөфәр
Хәйретдннов һәм Д. Хөсаенов җитәкче ле ген
доге «Таң» ансамбле чыгыш ясады.
Кичәне язучы Рәфкать Корами алып
барды.
КӨНЧЫГЫШНЫ ӨЙРӘНҮЧЕЛӘРНЕҢ
БӨТЕНСОЮЗ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
27 майдан 1 июньгә кадәр СССР Фән нәр
академиясе Көнчыгышны өйрәнүчеләр нең
бөтенсоюз ассоциация»» тарафыннан
күренекле галим академик В. В. Бартольд ка
багышлап «Бартольд укулары» исеме белән
фәнни кошһеренция үткәрелде. Сиге әенче
тапкыр үткәрелгән бу кон»)>еренция эшендә
Казаннан язучы, тарих фонноре докторы.
npoifceccop Миркасыйм Госманов
җитәкчелегендә бер төркем яшь галимнәр
катнашты Кон»)>еренцим вшенд» яшь га-
лимнәр Ж Миңнуллин. Р Шәйхиев, И Гыйлаҗе».
Н. Гәрәем. А. Арсланом лар катнаштылар һәм
чыгыш ясадылар.
БӨТЕНРОССИЯ СЕМИНАРЫНДА
12 майдан 4 июньгә кадәр Пицундада
язучыларның Д Гулиа исемендәге иҗат
йортында балалар өчен иҗат итүче яшь
язучыларның IV Ботенроссин семинары булды
Анда Татарстаннан Лабиб Ларон катнашты.
Аның иҗаты күренекле азучы лар җитәкләгән
группада гаишерг.им һам уңай бәя алды Ләбиб
Леронмың шигырьләр җыентыгы Мәскәүдәге
«Малыш* ки тап нәшриятына тәкъдим ителде
ИҖАДИ ДУСЛЫК
Күптән түгел Баулы эшчеләр поселогының
«Нефтяник» кинотеатрында Ленин град
рәссамы Рәшит Гыйләжевның әсәрләрен
берләштергән күргәзмә ачылды.
Р. Гыйләжевның персональ күргәзмәсе
барган көннәрдә Баулыга Казаннан рәссамнар
Эрот Зарипов. Ирина Колмогорцева килделәр.
Алар ТАССР Художниклар союзы идарәсе
исеменнән рәссам В. Ско- беевның «Опера
туганда» исемле картина сын бүләк иттеләр.
Әлеге рәсем Баулы районы тарихы музеенда
урын алачак. Э. Зариповның Урыссу эшчеләр
поселогы ның ГРЭС культура йортында
күрсәтелгән Г. Тукай, М. Акъегет. Г. Гафуров
Чыгтай портретларын, пейжазларын рәсем
сәнга тен сөючеләр яратып каб ул иттеләр. И.
Колмогорцева да бөек шагыйребез Г. Тукай ту-
рындагы әсәрләрен алып килгән иде.
ДУСЛЫК ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП
Язучы Мәгъсүм Насыйбуллин апрель
аенда Кыргызстанда булып кайтты. Ул анда
тугандаш халыклар сәнгате, әдәбияты
тарихындагы бәйләнешләрне өйрәнде.
Әдипнең шул темага багышланган мәкаләләре
«Кыргызстан маданияты» (9 апрель).
«Ленннчнл жас» (7 май), «Дуслык белән көчле
без» дигән күләмле мәкаләсе • Учитель
Киргизстан» газетасында (17 an рель) басылып
чыкты.
ХӘРБИ ПАТРИОТИК РУХТА
Шагыйрь Шамил Маннапов һәм язучы
Газиз Кашапов 9 Май көнне башкалабыз
Мәскәүнең М Горький исемендәге Үзәк
культура һәм ял паркында сугыш һәм хезмәт
ветераннары белән очраштылар.
10 майда шагыйрь Шамил Маннапов һәм
якут шагыйре Анатолий Староогин Мәскәү
өлкәсендәге бер хәрби частьта булып,
солдатлар һәм командирлар алдында чыгыш
ясадылар. Үзләренең хәрби темага язылган
шигырьләрен укыдылар.
Шамил Маннапов часть китапханәсенә
татар совет шагыйрьләренең хәрби-патрио-
тик темага ижат иткән китапларын тапшырды.
ФӘЙЗУЛЛА ТУИШЕВ ИСЕМЕНДӘГЕ
ПРИЗ
Ульяновск өлкәсенең Дмитровград шә-
һәрендә Икенче Бөтенсоюз халык и жаты
фестивале шартларында үткәрелгән музыкаль
конкурста катнашучы гармунчы ларга атаклы
татар музыканты Фәйзулла Туишев исемендәге
призның бирелүе очрак лы хәл түгел.
Гармунчы Ф. Туишев моңнары әле бүген дә
һәркем хәтерендә саклана. Үзешчән ком
позитор һәм башкаручы Италия, Америка,
Япония. Монголия сәхнәләрендә чыгыш
ясаган. Аның осталыгына Ф. И. Шаляпин да зур
бәя биргән. .
БУРЯТ СӘХНӘСЕНДӘ
Улан-Удэ шәһәренең X. Намсараев исе-
мендәге академия театры сәхнәсендә Т.
Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр»
пьесасы буенча куелган спектакльнең
премьерасы уңыш белән узды.
Пьесаны сәхнәгә РСФСРның халык ар
тисты, режиссер Федор Сахиров куйды. Әсәрне
бурят теленә шагыйрь Гунгаа Чимн то в
тәрҗемә иткән.
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР
Совет музыка сәнгате өлкәсендә хезмәт
ләре өчен Г. Тукай исемендәге Татар дәү ләт
филармониясе солисты Гали Ильясов- ка
РСФСР Верховный Советы Президиумы ның
1987 ел, 14 май Указы нигезендә
• РСФСРның атказанган артисты» дигән
мактаулы исем бирелде.
Нәтиҗәле фәнни-педагогик эшчәнлек- ләре
өчен түбәндәге иптәшләргә Татар стан АССР
Верховный Советы Президиумы ның 1987 ел.
30 апрель Указы нигезендә
• Татарстан АССРның атказанган фән эш-
леклесе» дигән мактаулы исем бирелде:
Кәримуллин Әбрар Гыйбадулловичка —
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының
Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдә бият һәм
тарих институты өлкән гыйльми хезмәткәре,
филология фәннәре докторы.
Хаков Вахит Хөҗҗәтовичка — В. И.
Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт
университеты профессоры, филоло гия
фәннәре докторы.