Логотип Казан Утлары
Повесть

КОЯШКА ЙӨЗ БЕЛӘН


Кайчакга кош балалары оядан егылып төшә. Кайберләре һәлак була. Кайберләре тырыша- тырмаша очып китә.
Мин кайтмаска киттем
ле бая гына бер юлчы, революция, революция, дип әйтә-әйтә, нәрсәдер сөйләнеп барган иде Революция нәрсә ул? Минамы сон моны төшенергә? Шулай да уйланам: хәзер мине үзләренең тачанкаларына утыртып, каядыр алып баручы бу солдатлар шул революциянең үзеннән килеп чыкмаганнармы икән?.. Әмма килер вакыт, мин революциянең дә нәрсә икәнен белермен һәм, чыннан да, бу солдатлар, шул революция кешеләре булып, минем хәтеремдә калырлар, бервакыт кабат исемә төшәрләр. Иң тәүге юлымда әнә кемнәр очрады миңа Яхшыга бу
Ә хәзер без юлда Исеңдәдер, укучым, бу повестьның беренче кита бының сонгы битләре нәкъ менә шул тирәдә тукталып калган иде. .
Төш вакыты җитеп килә. Кояш кыздыра, әлсерәтә. Без сүзсез генә бара бирдек Атлар да салмак адымнар белән юрталар. Бер солдат миңа карап, әллә нигә сәерсенеп торды-торды да:
— Кара,— диде.— шәһәрдә буталып йөрмә, туп-туры балалар йортына бар. Вокзалда милиционерлар күп. Берсе сине үзе илтеп куяр Хәзер шундый закон чыккан, ятим балаларны җыештырырга. Так что, сиңа эзләп йөрергә туры килмәс. Понял
Мин башымны селкедем Янәсе, аңладым. .
Ниндидер кечкенә генә станциягә килеп җиттек. Туктадык. Бер солдат тачанкадан төште дә ашыга-ашыга каядыр китеп барды
— Сез. биредә утыра торыгыз әле,— диде
Икенче солдат минем капчыкны чишеп карады
Редакциядән Язучы Нәби Дәүлннен «Без дөньяга килдек» әсәренеп беренче китабы («Язмышка юл») журналыбызның 1985 ел. 8—9 саннарында басылган иде Анык дәвамы белән кызыксынып, укучыларыбыздан күп санлы хатлар килде Укучыларыбыз теләген истә тотып, әсәрнең «Кояшка йөз белән» дип исемләнгән икенче китабын журналга тәкъдим итәбез Ул тулысынча 1988 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыга чак.
- Синең байлык биредә әллә ни күп түгел икән.— диде — Чыпчык чукырлык кына
Ул. авыз эченнән тагын нәрсәдер мыгырдый-мыгырдый. үз капчыгыннан бер бетен каравай чыгарды Урталай кисте дә. бер яртысын минем капчыкка салды Тагын берничә шакмак шикәр дә төшереп жнбәрде
Мә. энем, шәһәрдә бәлки тиз генә ашарга туры килмәс Кара _ аны. кулыңнан тартып алмасыннар Анда атлаган саен шпана мәш ки 5 лә. Авыз ачып торма.. S
Мина күңелле булып китте Шул арада батарга ияләшеп життем ; кебек. Нигә дөньяда шундый кешеләр аз икән? Ә караколаклар. күп- = ме алар? g
Менә беренче солдат кайтып та ж итте
- Булды Комендант белән сөйләштем — Аннан соң миңа Төш. 2
малай, киттек,— диде. *
Без станциягә барып кердек. Як-ягыма әйләнә-әйләнә карандым Бер паровоз артында төрле-төрле вагоннар тезелеп тора Кайберләре * бик зур мичкә шикелле каралып, майланып беткән Кайберләре түбәсез. Аларга озын моржалы. тәгәрмәчле арбалар төягәннәр Яннарында = мылтыклы сакчылар Чү. арбалар түгел ич базар — туплар!
Без солдат белән шул поезд буйлап киттек Менә бер кызыл вагон ~ янына килеп туктадык Солдат йодрыгы белән ишеккә какты
— Кем бар биредә? Ачыгыз, тизрәк.
Кинәт вагонның бер яртысы әкрен генә шырылдап ачылды Вагон эчендә бер кеше салам түшәлгән нарда тәмәке тарта-тарта. нәрсәдер сөйләнеп утыра иде Безне күрүе булды, кинәт телен йоткан кебек. ку з- ләрен ябалак шикелле акайтып, тынып калды Куркынды бугай
— Кем биредә хужа?
Я. нәрсә, мин хужа. диде әле генә безгә ишек ачкан сары мыеклы, киң картузлы агай Нәрсә кирәк?
Бер нәрсә дә кирәкми, менә бу егетне шәһәргә кадәр алып барыгыз Ятим бу Комендант рөхсәт итте
- К сожалению. - диде мыеклы агай.— ятимнәр төяп йөрмибез Поезд - срочный и опасный
— Син үзен опасный.— диде солдат ачуланып - Иптәш Дзержинский приказын оныттыңмы әллә? Әллә укыганың да юкмы, мыекбай? Оныткан булсаң, мин живо исенә төшерермен
Алай булгач эш башка, конечно Әйдә, менсен
Солдат мине күтәреп алып вагонга менгерде Шунда тагын әйтә куйды:
Егетне обязательно комендатурага алып кер Югыйсә, бу малай ул тикле халык арасында башын югалтыр
Нарда күзләрен елтыратып, әлегә кадәр сүзсез генә утырган яшь кенә егет:
Анысы өчен борчылмагыз, үзем кертә чыгармын диде
Солдат мина бармак селкеп янаган булды
Син егетем, диде, качып маташма, барыбер тотарлар
Юк. абый, качмыйм
Килештек. - диде солдат Ә хәзергә хуш. сау бул Бәлки, күрешербез әле.
Солдат китеп барды Мыеклы абый вагон ишеген шау иттереп япты Кинәт кенә караңгы булып калды Тора бара күзләр ияләште Вагон түшәменә эленгән дүрт кырлы калай фонарь әле мин дә монда бар. ди гән кебек, бер сүнә язып, бер кабынып, арлы бирле чайкалып тора иде Вагон буферлары бер берсенә бәрелешеп чыңлашты Поезд кузгалды Мин капчыгымны тез башларыма куеп, өстенә терсәкләрем белән таянып утырдым Бәлки, шулай йоклап та киткән булыр идем Әмма те ге. нар башына менеп кунаклаган адәм, миңа карый карый тешләрен ыржайтып көлде
49
— Әллә алтын бармы ул капчыгында? Бик саклап маташасың . — Икмәк, шикәр!— дидем мин башымны күтәрә төшеп.
— Икмәк, шикәр? Сон нигә баядан бирле әйтми торасың, әйдә, һәйбәтләп кенә чәй эчеп җибәрәбез. Бездә кайнар су бар
— һәйбәтләп кенә эчми тор әле,— диде мыеклы абый. Теге бәндәгә усал итеп бер күз атып алды да.— Шәт. ул ятимнең соңгы телемен дә бер дә оялмый ашар идең?.
— Шаярып кына әйтәм Ятим ризыгына кул сузаммы соң мин. Үз капчыгым да буш түгел минем.
— Күрәм. шуна әйтәм дә.— диде мыеклы абый — Үзең әйтмешли, капчыгын буш түгел.
Егет авызын япты. Бераздан ул инде гырылдый да башлады. Мин дә урынымда утырган килеш йоклап киткәнмен.
Менә бер мәл безнең вагон нәрсәгәдер бик каты бәрелгән кебек булды. Мин күзләремне ачтым.
— Килеп җиттек.— диде мыеклы абый.
— Бу нинди шәһәр?
— Царицын
Царицын? Бу шәһәрне мин белам. Сезнең дә хәтерегездәдер әле. Без бит. туган авылдан китеп, иң әүвәл менә шушы шәһәргә килеп төшкән идек Таныш кала Мин хәзер үземне шул шәһәрдә туган шикелле* рәк сизәм..
Теге егет тә әйберләрен җыештырып кулларына тотты. Мыеклы абый минем җилкәмә кагып алды Аннан сон егеткә әйтте:
— Син бу ятимне комендатурага кертеп чык инде Без, мөгаен, биредә күп тормабыз Миңа поезддан ерак китеп Йөрергә ярамас...
— Борчылма, борчылма, агайне, как есть, кушылганча үтәрмен.— диде егет.
Вагоннан төштек. Карасам, ни күрәм. без бит бу вокзалдан хөрмә үскән якларга китеп барган идек. Әнием дә ул чакта минем янымда иде. Ә хәзер мин бер ялгыз Күзләремә яшь тулды Шунда халык арасында туктап: «Әнием, син кайда?»—дип кычкырасым килде...
Ә егет миңа һаман, әйдә-әйдә. дип әйтә тора, аркамнан төрткәли. Тизрәк атла, ди Ул минем капчыгымны үз кулына алып тотты
— Биредә адым саен ач шпаналар кайнаша Капчыгыңны тартып алсалар, сизми дә калырсың,— диде — Менә биредән узабыз да, әнә тегендә таба китәбез, дип сөйләнә-сөйләнә. мине арттан төртә бара.
Без төртелә-сөртелә, кешеләр арасыннан юл яра-яра атлыйбыз. Тукта, ни булды? Тегенең тавышы ишетелми башлады. Куллары да миңа тигәләп китми Ж,әт кенә артка әйләнеп карадым Карадым да аптырап калдым Егеттән җилләр искән! Әйләнгәләп, боргаланып як- ягыма карандым Юк. минем «булышчым» күренми Туктап көтеп тә тордым Әмма ул кеше кабат күзгә чалынмады
Әллә үзем адаштыммы, әллә ул егет минем капчыкны эләктереп сыз-дырдымы? Мөгаен, шулайдыр Минем капчыкка ул бик кызыккан иде бит.
Вокзалдан аны эзли-эзли озак йөрдем Перронга чыктым Биредә кешеләр тагын да күбрәк иде Поездга утыралар Юк. утырмыйлар, вагоннарга сырышалар Вагон түбәләренә менәләр, бер-берсенә кычкырышалар. төртешәләр, талашалар Вокзал гүли Ниндидер көлгән, елаган да шикелле тавышлар күңелне әллә нишләтеп җибәрә. Кая бара соң бу халык? Ташкентка икмәк алыргамы?
Менә паровоз бик әче иттереп кычкыртты. Поезд әкрен генә кузгала барды Әйтерсең, ул халык диңгезенә кереп баткан да. шуннан көч- хәл белән чыгарга маташа кебек.
Поезд шулай газаплана-газаплана китә торды. Ян-тирәсеннән кешеләр сибелешеп төшеп кала торды. Кайсы егылды, кайсы йөгерә-йөгерә поезд артыннан куа китте Янәсе, куып җитә дә утыра Утырырсың, ул бит әнә ничек сыздыра Төтен тасмаларын болгый-болгый китеп бара
Шулай, поезд китте. Әмма вокзалда кешеләр аз гына да кимемәде.
Тагын да күбрәк булып калды сыман
Мин вокзал эченә кереп, бер почмакка кысылып утырдым да елап җибәрдем Минем бит хәзер ашарга да бер нәрсәм дә юк иде
Тагын әнием исемә төште Ул минем күз алдымда күренә кебек. Ләкин эндәшми Үзе дә миңа карап елый шикелле. Инде нишләрмен, _ кая барырмын? Ул балалар йорты кайда икән? Мин бит әле урысча да 3 рәтләп сөйләшә белмим.. з
Кинәт яныма бер малай килеп чыкты. J
Нишләп биредә керпе кебек йомылып утырасын?— Йөземә иелә “ төшеп карады да - Әле елап та маташасың икән Мәми авыз.— дип кө- « леп куйды =
Мин башта курыктым Бу малай бик ямьсез иде Бите киң. борыны * кыска гына, колаклары бүрек читеннән тырпаеп тора Сөйләшкәндә * эре-эре тешләре бер-берсенә бәрелеп китә кебек Шул зур авызда ул * тешләргә урын тар шикелле. Кулында кыршылып беткән күн сумка *
— Биредә ела-елама, беркемнең дә исе китми Ятып үлсәң дә. ч өстеңнән генә атлап чыгарлар Әйдә, тор,— диде ул мине кулымнан = тарткалап. Милиционер тотып алганчы тизрәк моннан таярга кирәк о Малай, мине житәкләп. ниндидер ташландык яшиклар арасына ияр- 1 теп алып керде
— Син әллә татар малаемы?— диде
— Әйе.
Мин дә татар Исемең ничек?
Сабир
— Ә мин Барлас исемле
Дөньяда дуслар кирәк
Без ике ятим малай - бу ят шәһәрдә менә шулай танышып киттек. Безнең язмышлар тигез иде Без урам балалары Барлас та мине күптән белә кебек Мин дә аны кайдадыр күргәнем бар нде шикелле. Чөнки безнең күзләребездә бер моң. йөзләребездә бер сагыш Бәлки, без бу юлы бер-беребезгә охшаган да булганбыз. Барлас ямьсез дигән идем Ә мин әллә бик матурмы5 Минем өстемдә дә ертык киемнәр Минем дә колакларым бүреккә сыймый. Авызым да аныкыннан бер дә ким түгел. Дөрес. Барлас миннән берничә яшькә олырак нде бугай Бу дөресме икән әле? Белмим Барлас, бәлки, күбрәк нужа кургәндер Бәлки. шуңа күрә ул миннән олырак булып күренәдер
Барлас та минем буй-сынымны күзәтеп чыкты Ул да бәлки, мина карый-карый, моның кай жире миннән артык? дип уйлана торгандыр Мин әле нәрсә әйтергә дә бе.тми торам Барлас үзе тагын сүз башлады
- Минем бит әле фамилиям дә Барласов. диде көлә көлә - Ә синең фамилияң ничек?
Минем фамилиям юк,— дидем мин Юк. белмим
Фамилиясез кеше булмый
Мин уйландым Чыннан да. минем фамилиям ничек соң? Әлегә кадәр моны миннән берәүнең дә сораганы булмады Минем үз әнием дә Сабнр дип кенә әйтә иде Ә менә хәзер фамилиям дә кирәк булып чыкты Каян алыйм соң мин аны5
Ә Барлас минем күзләремә керердәй булып жавап көтә
Я. әйт. әйт. ди
Белмим дип әйтәм ләбаса
Алайса бабаң исемен әйт
Оныттым
— Әтиеңнең исеме ничек иде соң?
— Кайсыныкы?
Барлас битен җәеп көлеп җибәрде:
— Ничек инде кайсыныкы?— Әллә синең биш әтиең бар идеме?
— Минем ике әти
Барлас тагын көлде.
— Бер малайның ике әтисе буламы?
— Була шул, була.
— Ничек?
— Үз әтием үлгәч, әнием иргә чыккан иде...
—, Анысы не действительный, чутка керми. Әти түгел Килмешәк кенә ул, беләсең килсә, үз әтиеңнең исеме ничек? Әллә анысын да оныттыңмы?
— Үз әтиемнең исеме Хәсән иде.
— Күптән шулай диләр аны. Значит син Хәсәновский буласың. Хәсәновский Сабир, Сабир Хәсәновский дисәң дә ярый
Миңа күңелле булып китте. Минем дә фамилиям булган ич. Ә мин, юләр, белми йөргәнмен
Барлас миннән дә битәр шатланды. Ул, мин генә түгел, әле башкалар да белмәгән бик зур бер сер ачты кебек.
— Бабаң исемен дә әйтсәң, мин сиңа тагын бер сер ачам,— диде Барлас, бик җитди кыланган булып.— Мин бит инде мәктәптә дә укыган идем .
Менә сиңа мә. Барлас әле укымышлы да икән. Ә мин мәктәпнең бу-сагасын да күргәнем юк Барлас сизенде Мин әле аның <серенә» төшенми торам.
— Беләсеңме,— диде Барлас.— Минем бит әтием дә Барлас булган. бабам да Барлас исемле иде.
Мин дә бу юлы ирексез көлеп җибәрдем?
— Шундый хәлләр буламы икәнни? Кызыклы бу
— Була,— диде Барлас,— була. Мин бит Барлас Барласович Бар- ласов! Менә ничек, белдеңме?
Мин эндәшмәдем Әллә дөрес әйтә бу, әллә алдый? Мин дә бер заман бабамның исемен белермен әле. Мине дә Сабир Хәсәновский Фәлә- нович, диярләр. Мактанмасын әле бу шпана.
Барлас, җилкәсен күтәргәләп, култык асларын кашып алды. Бүреген салып, бармаклары белән чәчләрен тырнаштырды Аннан соң тагын миңа карап тора башлады. Ул мине әллә сыный, әллә ятсына иде. Мин дә ана карыйм. Үзе бик ямьсез дә кебек. Әмма күзләре матур. Ягымлы. Шушы аз гына вакыт арасында ул миңа ничектер ошап китте.
— Әниең, әтиең кайда соң синең?— диде Барлас, бераз тынып торганнан сон — Кайсы яклардан бире килеп чыктың?
Мин сөйләп бирдем.
— Минем туган ягым бик-бик еракта,— дидем — Анда пароход белән өч көн, өч төн барырга кирәк.
— Ерак икән шул,— диде Барлас,— ерак икән. Әти-әниең кайда?
— Үлделәр.
Бу хәбәргә Барласның әллә ни исе китмәде. Башын селкеп куйды Янәсе, ул моны күптән белә инде. Әйтмәсәң дә билгеле Хәзер ачлыктан үлгәннәрнең исәбе-хисабы юк. Үлде дип әйттеләрме, нәрсәдән дип сорап торасы юк — ачлыктан.
— Ә минем әтием сугыштан кайтмады,— диде Барлас.— Әнием тиф белән авырган иде Аны арбага салып каядыр алып киттеләр. Карантинга дигәннәр иде Шәһәр буйлап бик озак эзләп йөрдем. Таптым. Ул карантин шәһәр читендә икән. Әнием шунда үлеп калган.
Барлас, сүзеннән тотлыгып, башын түбән иеп, җиргә карады Ул шулай үзен, бәлки, тынычландырырга теләгәндер Кайгылы чакта кем җиргә карамый да кем башын җиргә ими?
Барлас кулымнан тотып алды да
— Әйдәле бирегә,— дип. мине үзе белән җитәкләде.— Киттек. Яшиклар арасыннан атлый-атлый. тагын да эчкәрәк кереп постык — Монда милиционер түгел, җен дә күрмәс.— диде Барлас — Милиционерлар хәзер безнен кебекләрне ике күзләп эзләп йөриләр
Нигә? '
— Тотып алып детдомга илтергә.
— Миңа да бит балалар йортына барырга кушканнар иде. з
— Балалар йортына? Юләрме әллә син?
— Нигә''1
- Мин инде ул детдомда бер булдым Көч-хәл белән качып котыл- i дым.
— Нигә качтың?
- Анда, беләсеңме, ничек яшиләр? Белмисен. Ишекләрне бикләп * куялар Тиз генә ычкынам димә. Ашлары тозлы кәбестә суы. әчегән тары ч боткасы Икмәкләре бер кабарга да җитми Иртүк чап шалтыратып Z уяталар, салкын су белән юынырга кушалар Аннан соң укырга алып - керәләр. Төнлә белән йокларга яткач та күзәтеп торалар Бүлмәләрдә = караңгы, салкын Дер -дер килеп ятасың Утын ярырга, идән юарга ку г талар.
Барласның сөйләвенә караганда, чыннан да. ул балалар йорты дигән урын бик шәптән түгел икән Ярый әле шунда китеп бармаганмын Башым беткән буласы икән, дип уйладым мин
Мина Барлас белән калырга кирәк Бик шәп дус белән очраштым бугай Аның белән, бәлки, күңелле генә яшәрбез Бәлки, әрәм булмам
Шулай да бу шпананы мин әле яңа гына күреп торам Кем \л. үзе әйтмешли, бу шәһәргә кайдан килеп чыккан7 Ул әле мине үзенең дусы итәрме?
Барлас минем бу шикле уйларымны белми иде. әлбәттә Ул мине үзе шикелле үк бер ятим бала итеп күрә Ә ятимнәр кайчакта үзара сугы шып, талашып бетсәләр дә, бер берсен кызганалар. Бу авыр тормыш аларны теләсә кайда да бер-беренә итагатьле булырга үзе өйрәтә
Бу юлларны мин инде чәчем агарган чагында язам Ә ул вакытта мин үзем дә кешедәге бу хисләрне белми идем
һәм Барлас мине дус итте
- Әйдә, киттек, диде ул - Әйдә
- Кая?
— Минем өйгә
— Синең өең бармы?
Бар. бар, диде Барлас Тизрәк биредән шылыйк әле Вокзалда гел облава булып тора
Киттек Юлда Барлас сөйли барды
Менә, кулга бераз акча төшерәбез дә Әстерханга китеп барабыз Аннан соң, корабка утырып. Сухумига барып чыгарбыз Анда кыш булмый икән Гел җәй булып тора ди Әй. анда җиләк җимеш ди.
Хөрмә үсә микән анда? дидем мин Чөнки бит инде минем хөрмә үскән якта булганым булды Барлас та, минем үги әти шикелле, «борчак» сибеп маташмыймы7
Белмим,—диде Барлас. - хөрмә ашаганым юк. күргәнем дә юк.
Ә мин эчтән генә «Минем хөрмәне ашаганым бар». - дип уйлап куйдым
Анда, диде Барлас,- чүрәк пешерәләр нкән An ак оннан ди Бер тиенгә унны бирәләр
Их. кызыктырды мине Барлас Диңгездә, корабта барулары нн тора Кайчан әле мин ак оннан пешкән чүрәкне ашар идем Юк. балалар йортына бардым юк Бу минутларда мина бик күңелле иде
Без әле яшибез
— Тиздән минем өйгә килеп җитәбез,— диде Барлас- Үзе нигәдер көлеп җибәрде Көлсә сон, бер дә гаҗәпләнәсе түгел. Кеше үз өенә кайта. Бу зур шәһәрдә аның торыр урыны бар.
Минем дә күңелем күтәрелде. Хәзер кайтып җитәрбез дә бит- башны юып җибәрербез Ашарга да нәрсә булса да табылыр әле. Аннан соң әйбәтләп кенә ятып йокларбыз. Менә хәзер мин дә шатланып көләм..
Идел ярына якынаябыз, әнә. пристань күренә. Чү, бу бит миңа таныш җирләр Теге вакытта безне пароход нәкъ шушы ярга төшереп калдырган иде Бу баскычлардан ул чакта мин югарыга таба менгән идем. Ә хәзер түбәнгә төшә барам Ә анда, түбәндә, дөнья купкан диярсең. Кешеләр бөтен яр буен сырып алганнар Ирләр, хатын- кызлар. бала-чагалар, таяк тоткан бабайлар, бөкре карчыклар мәш килә. Аркаларында котомкалар, кулларында төеннәр, кәрзинкәләр, кечкенә генә сандык сыман тартмалар. Биредән караганда, бу ниндидер шаулап торган базар шикелле иде Тик алар арасында бу юлы минем әнием, үги әтием генә юк. Әйе. алар юк Ә күңелемдә кичә генә күргән шикелле булып торалар Минем башым түбән иелә бара. Җилкәләремне ниндидер бер авыр йөк баса кебек, күзгә күренми, йөрәкне сызлата
Барлас та эндәшми генә атлый. Бәлки, аның да минеке шикелле үк кайгысы бардыр Ә кайгыны теләсә кемгә сөйләп тормыйлар.
Мин күзләремне кыса-кыса шушы чуалышка карыйм. Кешеләр, кешеләр Алар да каядыр китеп баралар Берәүләре биредән вокзалга йөгерә, икенчеләре вокзалдан килеп пароходка утырырга чамалый Кыч кырышалар, берсен-берсе төрткәләп пристаньга йөгерешәләр. Барысы да ашыга. Әйтерсең лә аларны ниндидер бер ут күзле, сөңге тешле хәшәрәт куып килә! Юк. аларны шулай ачлык куа.
Барлас кинәт телгә килде.
— Сызалар,'— диде — Сызалар...
— Кая сызалар?
— Икмәкле якларга..
Без, яр буйлап бара-бара, анда-санда аунап яткан көймәләр янына килеп чыктык Бу көймәләр дә ачлыктан хәлләре бетеп, егылып калган үләксәләргә охшый иде Аларның кипшенеп, тырпаеп торган такталары шул үләксә кабыргалары шикелле Күңелгә шом салалар .
Шактый зур көймә янына килеп җитүгә: «Тукта,— диде Барлас — Менә бу минем өем!» Көймәгә йодрыгы белән суккалады
— Әй, каравылчы, син өйдәме?— дип кычкырды.
Кинәт көймә астыннан җиргә түше белән ятып шуыша-шуыша бер малай килеп чыкты Пәри шундый була торгандыр инде, дип эчтән генә уйлап куйдым Аның өстендә күлмәк түгел, чүпрәк кисәкләре генә асылынып тора Чалбары да шундыйрак. Аягында әллә ботинка, әллә чүәк, икесе ике төрле. Йөзенә битлек кигән төсле. Каралы-сорылы. Ике күзе шул битлектә ике тишек шикелле генә.
Барлас малайның җилкәсенә кагып алды «Бу минем сакчы, глав ный казначей,— диде көлә-көлә — Исеме — Пахом. Без аны шайтан дип кенә йөртәбез...»
Минем дә көләсем килде. Әле хәзер генә мин аны пәри дип уйлаган идем. Ә ул әнә — шайтан икән
Ә Пахом авызын ерды: ак тешләре ялтырап китте. Күрәсең, ул үзенең кушаматы белән дә, үз «дәрәҗәсе» белән дә бик канәгать иде бул са кирәк Шаярма, казначей — акча белән эш итә Тик менә акчаны каян ала икән бу шайтан5 Миңа әле билгесез иде
Барлас сөйли торды:
Пахом — әйбәт егет,—диде.—Аяклары гына чалыш-полыш булып калган. Аксак ул. Ну. куллары — корыч, берне китереп утыртса, тешләреңне җыеп кына өлгер .
Бу мине куркыту идеме, әллә болай гына, сүз арасына кыстырып кына әйтүе идеме? Аңламый калдым Ни булса да шайтан — Барласның якын дусты Мин дә шуны белергә тиеш идем, күрәсең *
— Ә синең исемең ничек?— диде Пахом |
Җавапны Барлас биреп өлгерде
Сабир Хәсәновский. Таныш бул. Җәберләмә, башкалардан да J кул тидертмә... с
Болай булгач, шикләнеп торасы да юк Мондый таза-корыч куллы s дус янында мина кем тияр икән? Тынычландым
Пахом көймәнең бу ягын җиңел генә күтәреп, агач кисәге белән 2 терәтеп куйды. ♦
— Керегез, кер, — диде *
Бу килеш көймә торак шикеллерәк булып китте. Хәзер аңа иелеп > кенә керергә мөмкин иде Бер-бер артлы кереп урнаштык. Аска салам ’ түшәлгән, өстенә чыпта ябылган Аңардан тозлы балык исе килә Бер s башта шактый зур. агач яшик, көймәнең элеккеге хуҗасыннан калган * булса кирәк. х
Яле. казначей, сыйла әле безне,— диде Барлас, бик эре кыланган булып Эчтә бүреләр улый. — Үзе елтыр гына миңа карап алды Янәсе, менә кем ул Барлас Барласович Барласов' Снзәм. ул мине гаҗәпләндерергә тели. һәм. чыннан да. мин гаҗәпләндем
Пахом яшикны ипләп кенә ачты да аннан бер бөтен ап ак каравай алып, безнең каршыга куйды Аннан соң беләк буйлы колбаса чыгарды Тагын сузылды Ниндидер калай тартма алды Капкачын ачты
Халва бетеп бара,— диде
Халва Нәрсә ул хәлвә? Мин аны ашау түгел, исемен дә ишеткәнем юк иде Әчеме, төчеме, әллә тозлымы5
Карбызны да чыгар, диде Барлас Нишләптер эчәсе килеп тора Иртә белән колбаса күбрәк ашалды бугай Сусатты
Бусы инде аның миңа ишеттерүе өчен әйтүе иде Нигә5 Мактанса да хаклы Бу заманда кем шулай тамак туйдырган5 Ә Барлас дөмбердәтеп яши Менә сиңа шпана?!
Мин күз кырые белән генә Барласка карадым Ул бик тыныч кына, бер дә ашыкмый гына кесәсеннән сөяк саплы, ялтыр йөзле пәке чыгарды Ачып җибәрде, җиңенә ышкып, сөртеп алды Кулында кылыч уйнаткан кебегрәк маташты Бу кыланышлары да анын минем алда шулай бер кәефләнеп, мактанып алырга теләве иде Ә Пахом миңа карана Янәсе, мин күрәмме? Әнә бит кем белән янәшә утырам
Барлас ап-ак каравайны үз алдына тартып алып кыл уртага кисеп салды Бер яртысын телемнәргә бүлгәләде Колбасаны да эре-эре телгәләп безнең алга куйды.
Давай, шамать, диде
Белеп алдым, шамать - болар телендә «ашарга» дигән сүз икән Мин зур-зур кабып, тиз-тиз ашарга керештем Колбаса, хәлвә, кар бы» барысы да тамактан уза торды
Күрәм. «главный казначейжың йөзе сытыла бара Бәлки, ул эчтән генә, тагын бер «артык кашык» килеп чыкты, дип уйлагандыр Юк, уй лап кына калмады Әнә. шыпырт кына калган ярты каравайны кире ящйкка салып куйды Берничә колбаса кисәген дә шунда тондырды
Барысын да берьюлы ашап бетерергә ярамас диде
Сизеп алдым менә ни өчен Пахом «главный казначей» икән Димәк. ул биредә хуҗа Ашау-эчүне исәптә тота Бик аздырмый Корсак ның төбе юк. ди Күпме генә тыгынсаң да. җитми кала
Барлас казначейның бу кыланышларына каршы бер сүз дә әйтмәде Чөнки ул үзе дә төн узгач, көн туасын белә иде Ә мин нәрсә дип әйтә
алам? Мин бит биредә килмешәк кенә Мина әле бу «казнага» үз өлешемне кертәсем булыр
Пахом юкка гына сыкранмаган икән Ул куен эченнән бик матур портмоне тартып чыгарды Ачты, акча санаган булды.
— Биредә,—диде.- бер ике кәгазь дә бер-ике бакыр Запас бетеп бара...
- Иртәгә.— диде Барлас, миңа күзләрен елтыратып карый карый,— Сабир Хәсәновский белән бер «эшкә» чыгып керәсебез бар
Нинди эшкә? Кая да булса жир казырга микән, утын кисәргәме5 Хәер, нинди эш булса да ярый. Акча гына түләсеннәр.
Ә Барлас кулларын бер-берсенә ышкып алды да:
— Акча безне тапмый, без акчаны табабыз,— диде.
Бу сүзләрне, бәлки. Пахом аңлагандыр, ә мин бернәрсә дә төшенмәдем Әмма күңелем күтәрелеп китте. Болай булгач, көймә астында да яшәп була икән. Ә иртәгә, берсекөнгә һәм аннан соң да нәрсә буласын мин әле белми идем...
Барлас авызын жиң очлары белән генә ышкып алды да. пәкесен шалт иттереп ябып, кесәсенә салды. Бу юлы инде ул пәке үзенең хуҗасына корал кебегрәк иде
Вакыт соң. Идел өстенә төн салкыны төшеп килә. Без бит түбәннән торып кына, көймә астыннан гына карыйбыз. Әнә. су өстендә кичке алсу шәүлә тынып ята. Безгә хәзергә бу жиһанның бары шул өлеше генә бирелгән Шул да житә. Буйларыбызга, яшьләребезгә карата да шулай гына тиештер, бәлки.
Тамак туйгач, йокы баса, йоклыйбыз, малайлар,— диде Бар лас Үзе. кулларын куенына тыгып, тезләрен авыз янынарак китереп бөгәрләнеп ятты.
Пахом мыштым гына агач терәкне тартып алды Көймә шап итеп безнең өстебезгә капланды. Шушы иске көймә безне төн буе саклап торыр Яңгыр яуса да. жилләр иссә дә. безгә берни булмас Бәлки, кем дә булса көймә яныннан узып китәр Әмма шушы, аркасы белән бөкрәеп капланган көймә астында, дөньяның өч бөртек кешесе әле жан асрый дип уйлап та карамас.
Ә без биредә Без исән-сау. Без яшибез әле! Караңгы, тынлык. Безне беркем дә күрми. Без дә. кемнәрнедер күрергә дип. бик ашкынып тормыйбыз. .
Иртә белән без өчебез дә берьюлы уяндык. Пахом көймәне яңадан күтәреп куйды.
Көймә астыннан чыктык Мин тирә-юньгә карандым. Исем китте Яр буенда аунап яткан көймәләр тирәсендә малай-шалайлар кайнаша Алар әллә күпме Араларында шактый зурлары да күренгәли Анда-монда учаклар яна Читтән караганда, бу үзенә күрә ниндидер бер авыл сыман иде.
Барлас, кулларын биленә куеп, кат-кат чүгәләп алды. Миңа карады
— Нигә болай авызыңны ачып торасың әле?—диде.- Биредә гел шулай Иртә-кич мәш килә яр буйлары
Аңлашылды. Ул малайлар да безнең кебек үк ятимнәр икән.
һәркөнне алар пароходларга качып кереп утыралар да жылы якларга китеп баралар Ә вокзалдан яңалары килә тора. Алар өчен биредә вакытлы тукталыш
Без. ярга төшеп. Идел суы белән битләребезне юып килдек. Йокы ачылды. Рәхәт булып китте Кайбер малайлар су керә башладылар. Кычкырышалар, көлешәләр. Минем дә коенасым килә Шул Идел суына ичмасам бер генә кабат чумып чыгасы иде. Нинди икән Идел суы! Әмма Барлас ашыктыра. Эш бар. ди. Эш!
Пахом учак ягып жибәрде. Чәйнек асты, Хәзер чәй эчәбез икән әле...
Кинәт теге очтан бирегә таба килгән милиционерлар күренде. Алар әле шактый еракта иде. Барлас бер дә кабаланмады Ул бик тыныч кына карап торды-торды да:
Облава килә,— диде
Мин әле ул сүзнең нәрсә икәнен аңламый идем Тагын кемнәрдер: Палундра. палундра!—дип кычкырыштылар Бу сүздән соң. тик кенә яткан көймәләр дә кинәт җанланды сыман, бер күтәрелеп, бер сикерешеп куйдылар Яр буе малайлар белән тулды. Алар каядыр йөге решә башладылар. Артларыннан милиционерлар куа килә Кул астына * эләккәннәрен бергә җыештыра торалар
Ә Барлас тыныч кына көймә яшигыннан кичә калган ярты каравай- з ны алып, уртага кисте дә яртысын үзенең күн сумкасына салып куйды ~ Калган өлешен Пахомга бирде =
— Хәлвәне дә үзеңә ал.— диде. 5
Пахом кулына икмәк кисәген тоткан килеш нәрсә әйтергә дә белми | тора Менә ул йөзен чытты, авызын бөрештерде Күзләреннән яшь там * чылары ташып чыкты Пахом, бу икмәк кисәгенең дусты тарафыннан * соңгы кабат бүләк төсле итеп бирелгәнлеген сизә Бу — аерылышу ми нутлары иде. £
«Главный казначей» бу юлы да үзенең вазифасын онытмады Куенына ч тыгылып, портмонены бавыннан өзде дә Барласка сузды =
- Ал. диде - Сезгә кирәк булыр Биредә бераз акча да бар. - Анысы да сиңа калсын,— диде Барлас — Безнең өчен кайгырма = Без акчага аптырамабыз Хуш. бәлки, кайчан да булса очрашырбыз әле Барлас Пахомны кочаклап алып иркәләгән булды Без кача быз. ә син детдомга бар Сиңа анда җайлырак булыр
Пахом аңлады. Ул гарип, аңа менә шушы көннән алып башка язмыш белән риза булып яшәргә туры киләчәк Хәзергә аңа урын — балалар йортында
Без йөгердек Бераз баргач, тукталып артка таба әйләнеп каралык Пахомны инде бер милиционер кулыннан тотып алган иде Башка малайларны да төркем-төркем җыеп алып китеп баралар
Бүген аларның чәчләрен кырка башларлар, диде Барлас көлә-көлә
Облава әле бетмәгән иде Милиционерлар һаман бирегә таба килә торалар Без тагын йөгереп киттек, шәһәргә кердек
Шәһәр әле иртәнге йокыда нде Урамнар буш
Без кая барабыз соң? - дидем мин Барласны туктатып. Безне бит биредә дә эләктереп кенә алырлар
Авызыңны ачып торсаң, әлбәттә, эләктерерләр. - диде Барлас Әйдә, әйдә'
Без йортлар яныннан кача-поса. як-якка карана-карана бардык
Кая барабыз соң без?
Кая барабыз соң без? дидем мин Барласка, артыннан йөгерә йөгерә, мыш мыш килеп
Кая булсын, базарга
Эшкә баручылар белән беррәттән. бер вакыттарак атлыйбыз Алар да ашыга, без дә тнз-тиз җилдерәбез Безнең дә бит үзенә күрә «эше без» бар Кичегергә ярамый Бу чакта базарда милиция дә буталмый Кибетчеләр дә. сәүдәгәрләр дә йокыдан әле яңа гына уянып килә булыр лар
Әнә. инде базар куера башлаган Кешеләр шәһәрнең төрле урам нарыннан бире агыла торалар Безгә дә шулар арасына кереп кү з дән югалырга кирәк. Барлас белә, биредә безне әле тиз генә таный алмаслар
Ә ул базар дигәнең безнең өчен бик тә кызыклы театр кебек иде Анда аллы гөлле киенешкән хатын-кызлар, көрәк сакаллы ирләр, әтәч
ләр шикелле кәперәеп. картузларын кыңгыр салып кигән бөдрә чәчле егет-ләр, майлап куйган кебек елтыр йөзле сәүдәгәрләр, кибетчеләр, кулларына кат-кат кием-салым тоткан спекулянтлар—әнә шул театрның артистлары сыман.
Алар шул «театрда» нәрсә генә эшләмиләр, ничек кенә* кем булып кына кыланмыйлар. Биредә эч катырып көлдерүче «клоуннар» да, кешене сагышка дучар иткән «трагедия» уйнаучылар да бар
Теге буталчык елларда каядыр посып, сугыштан качып яткан адәмнәр дә биредә мыштым гына кайнашып йөри Аларның кулларында бернәрсә дә юк. Аның каравы кесәләрендә алтын-көмеш тәңкәләр. Үзләре бер нәрсә дә алмыйлар Нәрсәдер чамалыйлар, кемнәрнедер эзлиләр, күзәтәләр. Нәрсәдер көтәләр Беркем белән дә рәтләп сөйләшмиләр Милиционер күзгә чалынып китсә, тизрәк караңгырак якка тайпылалар Барлас, бәлки, аларның кемнәр икәнен белә торгандыр Ә мин белмим
Көн уртасы якынлаша. Базар шау-шу килә, гөжләп кайный. Нәрсә генә юк биредә! Кием-салым, йорт кирәк-яраклары, төрле-төрле эш кораллары, сабын, ислемай — барысын да әйтеп бетерерлек, санап чыгарлык та түгел Кемнәрдер сата, кемнәрдер ала Алдаса көлә, алданса елый Кемнәрдер тамак ярып кычкыра: «Менә кыздырган балык!» —ди. Тагын берәве: «Кем сусаган, менә татлы лимонад!» — ди. Тагын шунда кемдер көлдереп маташа: «Акчаң булса, квас ал. квас түгел, татлы бал,— ди,— хакы да кыйммәт түгел, бер стакан бер тиен!»
— Кемгә сыра? — миннән сора!
— Кемгә кирәк — сатам күлмәк!
— Оныта күрмә — сатам сөрмә.
— Аша шулпа — телең йотма.
— Үзең дә чибәр — эшләпә дә киеп ж.ибәр!
— Синдә акча — бездә товар!
— Миндә хәлвә —белми калма!..
Базар әнә шулай сөйләшә. Бу — аның үз теле. Без дә шунда кайнашабыз Без — сәүдәгәр дә, сатып алучы да түгел. Без — базарның үз кешеләре Дөресрәге, әлеге «театр»ның үз «артистлары», безнең дә биредә үз рольләребез бар Үз исемнәребез дә бар. Шпана дип атыйлар безне
Ә безнең рольләребез — уен түгел,— авыр эш. бик тә авыр эш! Безгә бит яшәргә кирәк, яшәргә! Кесәңдә бер генә тиен акчаң булмаса да, каяндыр, ничектер ашарга табасы бар Бу — безнең хәзергә бердәнбер кәсебебез .
Бу урында беразга тукталып, читкәрәк чыгып, бер-ике сүз әйтмичә будыра алмам Мин башта ук бу хикәянең башына «Кая барабыз соң без?» дип сорау куйган идем Юкка түгел. Бу сүзләрнең башка мәгънәсе дә бар Кая барабыз соң без? Биредә гәүдәңне үз аякларың белән бер урыннан икенче урынга күчерү турында гына сүз бармый.
Кеше буларак без кая барабыз соң? Башыбызны кая илтәбез? Ях-шылыккамы, начарлыккамы? Ул чакта мин, билгеле, болай уйлана белми идем. Базар - сату-алу урыны гына түгел, анда кешене бәхетсезлек тә сагалый
Ул вакытларда әгәр безне бер яхшы кеше күреп:
— Кая барасыз, балакайлар? — дип сораса, без:
— Кая булсын, базйрга,— дип кенә жавап биргән булыр идек.
Ә ул кеше «базарга түгел, азарга» дип әйтсә дә, аның сүзләренә төшенмәгән булыр идек Без тамак туйдырырга гына барабыз кебек иде. Ә тамак кешене кая гына илтми дә, нишләтми генә! Моның азагын кем белә, кая барып чыгар ул юл? Базарда теләсә нәрсәгә дә акча сорый лар. ә кайгыны базар бушлай бирә. Без әле моны да белми идек Безгә әле дөнья тубыктан иде..
Базар буйлап әле бер очка, әле икенче якка килеп чыгабыз. Барлас бернәрсә дә эндәшми Мин дә сүз катмыйм Тирә-якка каранңбыз. Әнә, 58
уенчыклар тезеп куйганнар Нннднләре генә юк Сатучысы сыбызгы сызгырта Кешеләрне кызыктырып үзенә каратмакчы. Янәсе, алыгыз, балагызга шәп бүләк! Безгә уенчык кирәкмени3 Әйдә, эшен шул булса, сызгырта бир, агайне
Әнә, бер урында кемнәрдер җыелышып алганнар да гөр килеп көлешәләр Ә уртада ниндидер бер бәндә фокус күрсәтә Кызыклы, тук _ тап карамый хәлен юк. Әнә бит нишли ул! Тезләренә бер такта кисәге 3 куйган да. шунда өч уймак тезеп чыккан 2
- Менә күрегез,— ди — Мин бер уймак астына бер борчак куеп J калдырам Абайлагыз
Шулай ди дә фокусник, уймакларны әрле-бирле китереп, шуыштырып g ала. ' х
— Йә, борчак кайсы уймак астында? — ди — Кем күрде’ Кем отарга 5 тели? Бер борчак бер сум! *
Мин күрдем,— ди шунда бер агайне, бармагы белән уймак башы
на басып.— Давай бер сумыңны *
- Син башта үзең бер сумыңны биреп сөйләш ч
Теге кеше, кесәсеннән бер сумын чыгарып, фокусникка тоттыра * — Менә хәзер уймакны күтәр, күрик,—ди хуҗа, һәм күрәбез - ■»
уймак астында борчакның эзе дә юк Агай-эненең шытырдап торган бер 1 сумы фокусник кесәсенә кереп ята
— Таныган булсаң, байый идең бит. - ди фокусник,— байый идең Әнә ни өчен биредә көлешәләр икән Их, дидем мин эчтән генә, менә кем акчаны суга! Булдыра, аферист’ Кая ул безгә андый осталык?
Ә Барлас кая’ Аптырап тирә-юньгә каранам Барлас юк Әллә мине калдырып качтымы? Бу әрәмтамактан юнь чыкмас, диде микән әллә?
Шунда кемдер
Тотыгыз тот — кесә карагы! — дип тавыш салды Базар кинәт бу талып китте. Кешеләр муеннарын сузып шул якка караштылар
Кемдер «Әнә ул кесә карагы, әнә?» - дип кайсы яккадыр төртеп күрсәтә-күрсәтә йөгереп китте Чү. Барлас ич ул, Барлас’ Кешеләр тагын буталып, чуалып беттеләр. Кайда ул кесә карагы, кайда? Андамы, мондамы? Кем белсен’ Портмонесыз калган кеше әле бернәрсә дә сизми тора Башын боргалый боргалый карана Кесә карагын күрмәкче
Күрерсең Барласны, көтеп тор! Әнә. ул меңләгән кешеләр арасы
, на кереп китте дә, эреп тә бетте кебек Мин инде үзем дә аны кабат күрмәмен дип уйлаган идем Мондый эшкә оста ул Әнә, тагын акчалы булды Ә мин. чыннан да. әрәмтамак кына ич әле Барлас тапкан ны гына ашап йөрим Гарьләнмәссеңме? Миңа да бит үземне күрсәтергә вакыт Үзем дә белмәстән-сизмәстән. икмәк кибетләре янына килеп тук тадым Ә биредә кояшлы бер дөнья кебек иде Сүз белән генә әйтеп бирерлек түгел.
Кечкенә генә, матур итеп бизәлгән яңа кибетләр бер-берсенә янәшә тезелешеп торалар Киштәләрендә түм түгәрәк, алсуланып, кетердәп пешкән калачлар уф уф итеп сулыш алып яталар сыман Кайберләрен урталай кисеп куйганнар Янәсе, күрсеннәр нинди тәмле, нинди әйбәт ул калачлар! Кураларга бәйләм бәйләм клиндерлар эленгән Алардан. авыз суын китереп, хуш ис аңкый
Минем үлеп ашыйсым килә башлады Ничек кенә соң шуннан бер каравайны кулга төшерергә? Ансыз миңа «өйгә» кайтасы да түгел Барласның бер исен китәрәсе иде Менә мин дә үземнән «өлеш» кертәм, дип әйтәсе иде Мондый чакта Барласның үзе кебек бераз кәперәеп алсаң да ярый торгандыр әле
Курка-курка гына кибет янына атлыйм Юк, бармыйм, аякларым үзләре алып бара сыман Мине икмәк исе адарындыра шулай Менә хәзер күзгә күренмәс кеше буласы иде Югыйсә, безне сәүдәгәрләр әллә каян таныйлар, үзләре дә калач кебек түм-түгәрәк йөзле Кулларында кылыч шикелле ялтыр пычаклар
Туктадым. Сак кына күзәтәм. «эшне» ничек итеп башларга? Барлас аптырап калмас иде, белом. Мин Барлас түгел шул...
Менә күрәм. кибет алдына бик юан. кин җилкәле бер кеше килеп басты Икмәк үлчәтергә кереште Кулларын бутый-бутый сөйләшә Каравайның берсен ала. берсен куя Бик сайлана бугай. Аның култык астыннан миңа икмәкләр күренеп тора. Түзмәдем, кача-поса гына шул кеше артына килеп бастым Ул сатып алучы кулын суза-суза хуҗага акча түләгән арада гына мин дә бер каравайны эләктереп алып күкрәгемә кыстым Кинәт минем тәнемә бер рәхәт җылылык сирпелде. Ул каравай тере куян шикелле иде Үзе йомшак, үзе җиңел...
Мин бары шуны гына сизеп калдым Кинәт шул чакта күз алларым томаланды. Мине кемдер ниндидер бик тирән базга төртеп төшерде кебек Минем бер җирем дә авыртмады, йокыга киткән шикелле генә булдым. Шунда теге сатып алучының: «Бетердең, бетердең баланы!» — дип кыч-кырган тавышын гына ишетеп калдым...
Мин каракмы?
Белмим, күпме вакыт узгандыр, мин шул тирән йокымнан уянып киттем Әмма күзләремне ачмый гына ята бирдем. Куркам. Миңа тагын нәрсәдер булыр төсле Шунысы гаҗәп иде мине кемнәрдер, каядыр китереп караватка яткырып салганнар. Башымны кыршау белән кысып куйганнар кебек Нәрсә бу? Аңламыйм. Мин кайда? Селкенергә дә кур кам Алай-болай кузгала калсам, бөтенләй таралып китәрмен кебек
Кинәт колакларымнан ниндидер бөкеләр атылып чыкты да. кемнәр-неңдер әкрен генә сөйләшкән тавышларын ишетә башладым. Хәзер генә шәйләдем, мин һушымнан язган булганмын икән.
Кылт итен исемә төште мин бит көпә-көндез кибеттән икмәк урлаган идем Мин — карак! Миңа кешеләр нинди күз белән карарлар? Мин аларга ничек күреним бу хәлемдә, нинди йөз белән3
Юк, миңа күзләремне ачарга ярамый, ярамый. Тирә-юнемдәге кеше-ләрне күрмәсәм. алар да мине күрмәсләр кебегрәк төсле. Тимә, әле һаман аңына кайта алмый, дин белсеннәр. Миңа хәзер сулыш та аласы түгел Эндәшмәскә дә. ыңгырашмаска да
Ә тирә-юньдәгеләр миңа текәлеп карап торалар булса кирәк. Мин аларны бик якында сизәм
Шунда берсе бик карлыккан тавыш белән:
Ник кундырганнар малайга.— диде, - инде икенче көн аңына килә алмый ята. нарасый
Ятырсың, биш кадаклы гер белән башыңа китереп бирсәләр. Ничек исән калган диең..
Моны икенче яктан кемдер әйтеп куйды Ютәлли-ютәлли ыңгырашты Бусы, мөгаен, бик карт кешедер.
Тагын берәү сүз башлады.
Кем икән ул. шундый кансыз бәндә? Җаны авызыннан атылып чыккыры. бала дип тә тормаган, үтерә язган мескенне..
Кем булсын,— диде тагын берәү — Нэпман кәнишне. Кызгана беләмени ул явыз Акча дигәндә үз анасына да балта күтәрер
Шулчак күз алдыма теге юан. итләч йөзле кибетче килеп басты кебек Әнә ул. тешләрен ыржайтып, минем баш өстендә гер күтәреп тора Ул суккан миңа, ул суккан
Чатнап-чатнап башым сызлап китте. Ул кибетче яңадан минем башыма сукты сыман Ләкин селкенми дә үз урынымда ята бирдем Ничек кенә булса да түзәргә тырыштым Минем хакта әле начар сүз әйткәннәре юк.
Менә теге карт тагы сүзгә кереште;
— Әти-әнисе кая икән соң бу баланын?
— Бәлки, ачлыктан кырылганнардыр, бәлки, бәла-казага очраганнардыр, кем белсен
— Хәзер ятимнәр белән дөнья тулы,— диде тагын бер кеше сүзгә кушылып Шул бер сынык икмәк өчен кеше кадәр кешене һәлак итә язганнар бит. Судка бирергә кирәк ул кап корсакларны, судка!. *
Моны кайсы әйтте икән? Их, менә хәзер күзләремне ачып, аның | йөзен күрәсе иде Бик яхшы кешедер ул Әллә күзләремне ачып карарга 2 микән аның йөзенә? Юк. куркам Бигрәк тә аңардан куркам, юк. курык- - мыйм. оялам. Карак дисә, нишләрмен? с
— Сез,—диде тагын берсе почмак яктан,—сез бигрәк шәфкатьле 2 җаннар икәнсез. Ть|ңлап-тыңлап торам да исем китә ятим бала да. ятим | бала дисез, мескен, имеш Бүген ул икмәк урлаган, иртәгә кесәгә керә, 2 аннары кулына пычак тотып караңгы почмакка басып, йә сине, йә мине * сагалый башлый. *
Мин дерелдәп киттем Бу кеше дә минем башыма гер белән тү > гел, таш белән китереп сукты сыман
Ә ул бәндә һаман сөйли тора: х
— Ничу алар белән церемониться, тотып алырга да шалт кутузка- ~ га! Алар өчен хәзер особый төрмәләр бар Колония диләр бугай Менә шун- - да озатырга барысын да. эше беткән
Юк, бу юлы мин инде күзләремне йомып тора алмыйм Карыйм әле мин «особый» төрмәгә озатырга теләгән кеше йөзенә Чыннан да. ул кеше кеше микән? Урынымнан кузгалып, утырдым да күзләремне ачып аңа каралым Нәрсә әйтергә дә белмәдем Бөтен көчемә җылап җибәрдем
— Мин төрмәгә бармыйм, бармыйм'
— Әнә. баланы куркытып уяттың син,— диде теге олы кеше ачулы караш белән — Буржуйлар иярчене син. больше никто! Синең үзеңне төр мәгә озатырга кирәк Ә син менә биредә, авырыйм дигән булып, шул ач балалар нәфкасын кимереп ятасың
— Ә үзең
— Син мине не тронь Мин инде өч айдан бирле менә бу сасы карават та ауныйм Сугышта алган яраларым һаман төзәлеп җитми, понимаешь3
— Ярар, әйттем исә кайттым. Подумаешь, бер ниндидер шпана өчен давыл чыгарасың
— Әгәр ул нарасыйга тагын бер генә кат шпана дисәң, менә шушы имән таягым белән тешләреңне коячакмын Запомни' Карт димә, мин красногвардеец, если хочешь знать! Синдәйләрне генә борып алганым бар...
Елауларым бетте. Күз яшьләрен сөрттем. Күңелем күтәрелде Юкка гына баядан бирле күзләремне йомып ятканмын Биредә әнә нинди яхшы кеше бар икән Мине яклап сөйләде Эчтән генә аңа рәхмәтләр әйтеп утырам Сырхау аякларың тизрәк төзәлсен, абый-җаныем. дим
Ул чамадан тыш кызышкан Чиләк янына аксый аксый барып су эчте Миңа карады Улым, син дә эчмисеңме? диде. Ә минем үлеп су эчәсем килә иде инде Потылып эчтем Абый үз урынына барып утырды
Утырды да башын түбән салды Күреп алдым, күзләреннән идәнгә тамчылар тамып төште Әллә ул да җылыймы3 Әйе. җылый Миңа бик сәер булып тоелды Шундый олы. сакаллы, мыеклы ир яшь коя «Ни өчен?» дип уйларга да өлгермәдем, ул үзе сөйләп китте
Минем дә бер кызым, ике улым сугышка озатып калганнар иде Инде ничә ел хат хәбәр алганым юк Нишләделәр икән алар анда3 Ачлык буып алмаганмы \зләрен. әллә менә шулай синең кебек чит якларда адашып йөриләр микән, мескеннәрем Исләремә төшкән саен йөрәгем өз гәләнә Жыламый хәлем юк. улым Олы кешегә килешми дә бит. нишлисең, түзеп булмый
Абый тирә ягына каранды, ул теге гәпләшеп маташкан кешене эзли иде Тагын аңа әйтәсе сүзләре калган, күрәсең.
Ә ул кеше бүлмәдән чыгып ук киткән иде Курка булыр солдатның имән таягыннан
Бераздан абый тынычланды.
— Синең исемең ничек соң, улым? — дип сорады.
— Сабир,— дидем Шунда ук Хасановский дип тә әйттем. Хәзер мн нем фамилиям дә бар ич
— Татар ягыннан, значыт
— Шуннан.
— Безнең полкта да татарлар күп иде. Шәп егетләр. Гайрәтле кешеләр. сугыша беләләр..
Бәлки, без бу олы, мөлаем солдат белән тагын да сөйләшкән булыр идек. Кинәт ишек ачылды. Бүлмәгә доктор белән сестра килеп керде
— Нихәл, егет? Хәл кердеме? — Үзе минем бер кулымны тотып сәгатенә карап торды.
— Йөрәгең минем сәгатьтән бер дә калышмый. Дөп-дөрес алдыра. Кичә ул чак-чак кына маташтыра иде. Ярый, бәхетең, вакытында китереп җиткерделәр, югыйсә хәлең бик хөрти иде синең.
Доктор шулай сөйләнә бирде, мин эндәшмәдем. Сестра минем ба-шымнан бинтны сүтеп алды. Доктор башым тирәли бармакларын йөртеп чыкты. Баскалады, үзе күзләремә карый торды
— Сөякләргә зыян булмаган булуын, әмма нык эләккән сиңа, егетем. Молодец, бирешмәдең. Атна-ун көн эчендә савыгып та җитәрсең...
— Савыгып җитәр дә бит,— диде карт солдат сүзгә катнашып,— аннан соң кая китәр? Вот вопрос, ятим ич ул. ятим...
— Анысы минем эш түгел, кадерлем. Милиционер үзем алып китәрмен диде Малайны беркая да җибәрергә кушмады Суд буласы бар дип кисәтеп китте. Так что, эш миннән тормый, кадерлем...
Суд буласы бар икән. Кемгә суд? Миңамы, әллә мине гер белән сугып еккан теге юантык сәүдәгәргәме? Билгеле, суд мине дә читләтеп узмас Әнә бит. милиционер беркая да чыгарырга кушмаган. Теге буржуй иярчене дә әле бая гына «минем шикеллеләр өчен» особый төрмә турында лыгырдады. Мине дә шунда ябып куйсалар
Мин, шулай сагышлана-сагышлана, башымның төзәлүен дә, аннан соң суд буласын да көтә-көтә. әлеге сасы лазаретта ята бирдем Инде нишләргә дип өзгәләнсәм дә, җавап таба алмый идем. Әмма мин карак идемме соң?
Дустым мине онытамы соң?
Төн иде. Палатада караңгы, тынлык. Бары тик карт солдатның гырылдавы гына ишетелә Кайчакта ютәлләп тә куя. Ә тышта якты, йолдызлар арасында ай балкып тора. Мин йокламыйм Нинди генә уйлар килми миңа бу тынлыкта.
Әнием исемә төште. Әгәр ул исән булса, мин шундый хәлгә калыр идемме соң? Әнә, әбием дә, бабай да күз алдыма килеп күренәләр сыман Алар хәзер нишлиләр икән, мескен картлар? Исән-саулармы, әллә инде гүр ияләреме? Менә мөгаллим абыйда минем каршымда Аны бит үлмәгән дигәннәр иде. Ә Мохтар абый, Мохтар абый ни эшләр бетереп йөри икән хуторда’
Барысы да, барысы да еракта алар. Бәлки, мине дә искә төшерәләрдер Әмма хәлемне белә алмыйлар Ә белсәләр, мин оятымнан кая 62
качар идем1 Их. Сабир, Сабир, ничек кулыи барды? Икмәк урлагансың ич син дип әйтерләр сыман тоела миңа. Юк. тоела гына түгел, алар мине гафу итәрләр идеме?
Мин караватымда ары-бире тыпырчынам Башымны мендәр астына тыгам Юк, алар мине барыбер анда да күреп торалар кебек. Ух-ах киләм. янам, тирлим, пешәм... *
Кинәт кемдер әкрен генә тәрәзәгә чиртеп алды Бер чиртте, ике 2 Кем? Нәрсә кирәк аңа бу төндә? Шигәеп кенә карадым Кемне күрәм, 2 Барлас килгән ләбаса. Барлас! Дустым мине онытамы сонэ Шатлыгым- £ нан чак кына кычкырып җибәрмәдем Ә ул авызын киң җәеп елмая. Кул- “ ларын болгый. Бу айлы, зәп-зәнгәр төндә ул ниндидер пәри шикеллерәк £ күренә Үзе дә зәңгәр, йөзе дә, тешләре дә зәп-зәңгәр шикелле Мин дә ; көләм, миңа да күңелле. *
Мыштым гына тәрәзәне ачтым Барлас миңа бишмәт тоттырды Бүрек * бирде, тәрәзә төбенә шиблетлар куйды
— Тиз, тиз киен,— диде — Качабыз' '
Менә шатлык! Мин әштер-өштер генә киендем дә тәрәзәдән* Барлас янына сикереп төштем Дустым мине кочаклап алды
— Терелеп җиттеңме?
— Терелдем. х
— Әйдә,— диде Барлас,— атла тизрәк, әнә инде тан атып килә Киттек Бу бер дә көтмәгәндә б\лды Әллә мин төш күрәмме. дип тә уйлап куйдым Юк. бу өндә иде' Хәзер инде эзләсеннәр мине Судка алып бармакчылар иде бит Әнә, юан кибетчене алып барсыннар судка, утка бастырсыннар Икенче юлы кешегә кул күтәрмәс.
Шулай уйлана-уйлана, Барлас артыннан бара торам, ниндидер урамнар аша узабыз Барлас сөйләшми Кая алып бара ул мине? Белмим Сизәм, бу юлы базарга юл тотмыйбыз Шәһәр читенәрәк китеп барабыз.
Менә бер ташландык урамга килеп чыктык. Биек коймалы бер буш йортка килеп кердек. Кердек дисәм дә. капка аша узып маташмадык Барлас койманың ике тактасын як якка каерып шудыртты да
— Әйдә, рәхим ит,— диде көлә-кнлә Бу йортка хәзергә мин хуҗа Капкасы аның теге якта, йозаклар белән дә бикләнгән, кадаклап та куелган Йозаклары күгәреп беткән Хәтта алар настоящий каракларны да кызыктырмый, күрәсең Безгә лафа'
Тирә-юньгә карадым. Бу шундый биек коймалы йортта кайчандыр, ниндидер бер бай ашлык саклап тоткан булса кирәк. Хәзер биредә бер генә бөртек тә калмаган Бер-берсенә терәтеп куелган келәтләрнең ишек ләре шыр ачык Шул келәтләрнең берсендә Барлас Барласовнч дигән «яңа» хуҗа яши икән
Менә ул мине келәткә ияртеп алып керде Биредә тыныч диде, чуртым да мишәйт итми Милиция дә бу якларны белеп бетермидер әле
- Каян эзләп таптың бу ояны?
— Башыңа төшкәч, табасың аны, энем Теге Идел буендагы «өйләр» не җыеп алып, барысын да бергә өйделәр дә ут төрттеләр Алардан бет тарала, имеш
Мин дә көлдем Бетләр ач килеш тә шулай озак яши алалар микәнни? Барлас тагын сөйләп китте
- Шәһәргә күз күрсәтергә дә ярамый, малай, сразу тотып алалар Шпаналар бетте хәзер Детдомнарга җыештырдылар Так что, авызыңны ачып йөрмә
— Хәлләр бик шәптән түгел икән лә,— дндем мин бераз борчыла төшеп
— Ннчава,— диде Барлас тыныч кына,— тиздән Кавказ якларына ычкынабыз Сухумига! Югыйсә, пароходлар туктый башлар Салкыннар килә, шәйлисенме?
— Шәйлим, шәйлнм
Чыннан да, инде көз якынлашып килә Күктә сөрән болытлар күрен- гәли Иртәгәләрендә жиргә кырау да төшәр
Ә Барлас борчылмый Ничава ди дә елмая Менә ул келәт почмагыннан салам арасына күмелгән, теге кыршылып беткән күн сумкасын тартып чыгарды Сумкадан ул нәрсә алды дисезме? Бер бөтен ап-ак каравай. Тагын ситро чыгарды, колбаса да кискәләп куйды Тик бу юлы хәлвә генә юк иде.
Мин ашыгып ашарга керештем Ә Барлас тук. Ул һаман сөйләнә торды «Дурак син,— диде беренче сүзендә үк,— дурак. Кем сиңа икмәк урларга кушты? Ач түгел идең бит Кулыңнан килми икән — сузылма. Мин дә үз өлешемне үзем табам дигәнсеңдер инде. .
— Нигә, гел синекен генә ашарга димәгән
— Таба яздың шул үз «өлешең»не теге көнне Ярый әле милиционер килеп өлгерде Югыйсә, сине таптап, изеп ташлаган булырлар иде. Кибет-челәр хәзер бандитлардан да явызрак, беләсеңме?
— Беләм, беләм...
— Беләсеңдер шул, башыңа гер белән берне китереп кундыргач, белми хәлең юк.
— Ә син ул чакта кая идең соң?
— Ишетмәдеңмени, мин бит үзем тотыгыз, тот, әнә, кесә карагы, дип бөтен базарга акырып кычкырдым.
— Ишеттем дә. үзеңне дә күрдем Каядыр йөгереп китеп бара идең. Исем китте. Үзе — кесә баскан, үзе үк. каракны тотыгыз, тот! — дип кычкыра...
Барлас шыркылдап көлде: «Мин шулай күз буам,— диде.— Мин үзем ул каракны куып барган кебек итәм. Ә базар мәш килә. Кем карак, кая ул? дип аптырап калалар. Хи-хи, дураклар.
— Оста кыланасың икән..
Барлас мине бүлдерде
- Икмәк кибетләренә житәрәк сине күреп алдым Син инде кибет төбендә егылып ята идең Шул арада милиционер килеп өлгерде Тиз генә сине күтәреп алдылар да ашыга-ашыга каядыр алып киттеләр. Мин урамның икенче ягыннан бара тордым Шунда сине лазаретка алып кергәннәрен күреп калдым Бу вакытта минем кесәмдә инде шактый авыр портмоне ята иде. Теге фокус күрсәтүче янында авызын ачып карап торган бер бәндә үзе кул астына килеп керде Шыр тиле, бер сум отам дип үз портмонесыннан ваз кичте. Үзе гаепле, акчасын жыебрак йөрер икенче юлы Сабак булыр
Барлас сөйләп бетерде Бик матур тартмадан папирос чыгарып капты Кабызды, күп итеп төтенен суырды да, иреннәрен бөрештереп, бер-бер артлы божралар чыгарып маташты.
— Менә шулай, энем Эшләр ярыйсы гына бара әле,— диде гайрәтләнеп.
Мин уйландым. Барлас каракмы, түгелме? Аның уенча, ул карак түгел. Ул бары тик «үзләре гаеплеләрне» акылга утыртып йөри икән «Шыр тилеләргә» сабак укыта, «акчаларын жыебрак тотсыннар» ди. Чыннан да. шулай бит, нигә алар үз акчалары була торып та. тагын акча отарга телиләр. Комсызлар! .
— Акчасы күп идеме соң ул портмонеда?—дип сорамый булдыра алмадым Барлас, мөгаен, шактый мал төшергәндер Кыланмышыннан күренеп тора.
— Шактый иде, малай Сине киендереп жибәрдем бит әнә Бишмәтен жыл ымы?
— Ж.ЫЛЫ, менә дигән.— Баш бармагымны да чөеп күрсәтәм. янәсе, шәпнең дә шәбе!
— Өстеңдә тузсын,— дигән булды Барлас олыларча кыланып. Шулчак исемә төште: миңа әбием дә яңа күлмәк теккәч, өстеңдә тузсын, ди торган иде. Ә хәзер ул безне күреп алса, бәлки, һушыннан язар иде.
Юк. сүз әйтә алмас иде. Без бит кеше малына кул салучылар Караклар дип әйтмим Бу сүз мине куркыта
Барлас үзе дә ыспай гына киенеп алган Бу килеш без шпаналармыни? Бәйләнеп кара безгә! Ашарыбызга да бар Без яшибез әле. яшибез
Барлас мине кыстый: *
Аша, аша. - ди,— сиңа тазарырга кирәк. 5
Мин таза, бер җирем дә авыртмый S
— Бик шәп Бик матур «эш» чыгып тора әле. малай £
— Нинди эш?
— Соңрак белерсең, ашыкма, диде Барлас, хәйләле генә итеп күз- £ ләреи кыскалап — Син биредә ял итә тор Минем бер җиргә барып кайта- I сым бар.
Барлас көндезләрен берүзе генә каядыр шулай китә, кайта торды * Билгеле, кайткан саен аның куллары буш булмый иде Ә беркөнне ул - бик шатланып кайтып керде. «Ну. малай, бер маллы урын таптым * әле, диде, авызын ера-ера. эре тешләрен күрсәтеп Үзеңнең дә - исең китәр Иртәгә шунда барабыз »
һәм без иртә белән юлга чыктык
Ташландык чиркәү
Эш бар, диде Барлас Ашыгырга кирәк, малай
Нинди эш? Барлас һаман шул бер сүзне кабатлый Мин сизенә башладым Монда ниндидер сер бар. мөгаен
Без бара бара шәһәрнең икенче ягына ук килеп чыктык Байыйбыз әле. малай, байыйбыз!
Барлас нәрсәдер белеп сөйләшә шикелле Төшенми торам Ачуым килә Нәрсә ул. әллә мине үртиме шулай? Эш бар, эш бар. дигән була Ә хәзер әнә. байыйбыз, ди Әллә мыскыл итә, әллә шаярта5
Без инде шәһәрдән чыгып җиттек Барлас кинәт тукталды
- Әнә, күрәсеңме? диде
Мин алга таба карадым Ни күрәм? Анда зират Йөрәгем жу итен китте. Бер якта иске чиркәү Гөмбәзендә алтыны кырылып беткән тәре Шул тәрегә бер көтү каргалар кунган Куркам Ә Барлас елмая елмая миңа карый Күзләрендә чаткылар уйный
Менә шунда инде безнең байлык, ди
Нәрсә әйтергә дә белмим Мондый зиратны әле беренче кабат күрүем Эндәшмичә генә каранам Каберләр өстендә чалыш полыш кыйгаеп, инде авып төшә язган тәреләр үз хуҗаларына баш иеп торалар сыман Әллә нинди таш сыннар күңелгә шом салалар Алар кинәт терелеп китәрләр дә безне тотып алып буып ташларлар кебек Ә Барлас әйтә
Курыкма, курыкма, ди Биредә беркайчан да облава булмый Милиционерлар да килеп йөрми Монда инде үлекләр дә күммиләр Чиркәүдә дә чаң какмыйлар Ташландык зират бу, беләсең килсә.
Зиратта байлык буламы?
Барлас кыркылдап көлде Ул нигәдер шатлана иде кебек Мактана да шикелле Янәсе, ул курыкмый. ә мин .мескен, шүрлим тип уйлый буган. Нәрсә эшләргә җыена Барлас5 Әллә әнә шул каберләрнең бер сен казып, мәетнең киемнәрен салдырып алырга телиме? Әллә нинди уйлар килә мина
Чиркәүдә, малай, алтын көмеш җыеп куялар икән Ишеткәнең бармы? диде Барлас
Юк.
Ә минем ишеткәнем бар
Без дә алтын урларга барабызмы?
— Нигә, кул астына килен керсә, зыян итмәс иде...
Төшендем, әнә ни өчен ул, байыйбыз, байыйбыз, дигән икән Алтын турында минем дә ишеткәнең бар. Әмма алтынны үзен тотын кына да караганым юк. Байлар заты ул. Анысын да беләм. Чыннан да. шул алтын дигәннәрен кулга алып капшап карыйсы иде. Нинди нәрсә икән ул? Бәлки, хәзер кулга төшәр. Кызыгып киттем Куркуларым да югалды Чыннан да. алтын тапсак, байыйбыз бит. байыйбыз!
Мин хәзер Барлас артыннан ышыкланып кына барам. Ул буйга миннән зуррак. Җилкәләре киң. Шактый таза ирләргә охшый. Мин аңа карыйм да тынычланып куям Шулай да нигәдер тәнем чемер-чемер итә. Ничек булып чыгар? Сизәм. Барлас та мине тынычландырырга тели. Әнә нәрсә ди ул:
Бу якларны мин инде күптән күзәтеп йөрим Кайчан гына килсәм дә. бер генә адәм дә күзгә чалынганы юк. Биредә гел тынлык. Мәетләр нишли ала соң?.
Без җиргә ятып, түш белән куе үләннәр арасыннан шуыша-шуыша, чиркәү янына ук җитеп туктадык. Муеннарыбызны суза-суза гына тирә юньне күзәтә башладык. Тәрегә кунып, йокымсырап торган каргалар кинәт дау кузгаттылар. Алар безне күреп: «Ка рак лар, ка-рак-лар», - дип кычкырышалар иде шикелле.
— Ух. сезне.— дидем мин каргаларга йодрык янап,— әләкчеләр..
- Тимә, әләкләсеннәр,— диде Барлас Көтик әле. Бик шәп булды Нигә?
Биредә каравылчы булса, хәзер килеп чыгарга тиеш. Әнә, каргалар сигнал бирде.
Исемә төште, карганы - хәбәрче диләр бит. Дөрес әйтә Барлас. Сизгер егет Ул әле тагын әллә нәрсәләр белә торгандыр. Дустыма ышанычым арта бара. Хәзер инде бөтенләй курыкмыйм шикелле. Шулай да ниндидер бер хис тәнемне чемердәтә. Минем бит әле мондый «эш» белән беркайчан да шөгыльләнгәнем юк иде. .
Тын гына ятын көттек. Беркем лә күренмәде. Ә каргалар һаман карылдый бирделәр. Без, таш койма аша үтеп, чиркәү йортына төштек. Ишекләр янына киләсе дә түгел иде Аларда ат башы кадәр йозаклар эленеп тора
Йозаклары таза, диде Барлас Юкка түгелдер...
Беләм. Барлас чиркәү эчендә мал булырга тиеш дип әйтмәкче. Мөгаен. аның күзләренә әллә нинди кыйммәтле нәрсәләр күренә торгандыр Минем дә өметләр зурдан
Без. үләннәр арасына кача-поса. чиркәүне тирә-яклап карый карый әйләнгәләп йөрибез. Аллы-гөлле пыялалы тәрәзәләрдә — калын тимер рәшәткәләр Ул тәрәзәләрне безгә ачаргамы соң? Лом белән дә, балта белән дә бер нишләп булмас иде Хәтта чын каракларның да кулларына бирелмәс иде бу йозаклар
Без чиркәүнең арткы ягына барып чыктык.
Әһә. диде Барлас шатланып Безнең өчен монда баскыч куеп калдырганнар
Нинди баскычэ Мин бернәрсә дә күрмим әле. Ә Барлас: Кара, кара.—диде. Әнә. әнә..
Их, очлы күзле икән Барлас! Чыннан да чиркәүнең бу яктагы стенасы киртләч киртләч итеп салынган Шул киртләчләрнең бер буена җирдән түбәгә кадәр тимер тотка куйганнар Аңа куллар белән тотынып, кирпечләргә баса-баса югарыга менәргә мөмкин
Бәлки, бу «серле» баскыч янгын вакытында кирәк булыр дип уй-лаганнардыр. һәрхәлдә, безне искә алып маташмаганнар! Ә ул баскыч нәкъ менә безгә кирәк булып чыкты.
Барлас тирә-якка каранып алды да хәзер үзем үрлим, диде, ә син посып кына биредә күзли тор.
Ул. мәче кебек сырышып, менеп тә китте Түбәгә җитәрәк кул болгап мине дә чакырды Мин дә үрмәләдем Түбәгә җиттем Ә Барлас инде күренми иде Кая ул? Шулчак Барлас тавышы ишетелде. Ул гөмбәз эченә кереп, бер тәрәзәдән мина кул болгый. «Бире кил. бире кил», - ди
Мин түбә калайларына чак-чак баса-баса. иелә-сыгыла гөмбәзгә таба киттем Барлас мине тәрәзәдән сузылып тотып алды *
. Менә кайда кызык ул. диде — Кара'
Исем китте. Биредән бөтен шәһәр күренә, әнә Идел, әнә пристань. 3 пароходлар Барысы да уч төбендә генә шикелле Юк. уч төбендә генә ~ түгел, борын астында ук сыман. Әнә безгә таныш вокзал Анда арлы- е бирле паровозлар йөреп тора Станция тирәсендә кешеләр, кешеләр. 1 кырмыска оясына таяк белән төрткәннәрмени Кайнап айкала Тагын да f арырак күз салсаң, ерак офык тынып ята Мондый чакта туган яклар I искә төшми каламы сон? Мин дә уйланам. Менә хәзер мине авыл малай- ♦ лары күрсен иде Югыйсә, алар сүзгә генә ышанмаслар Чиркәү башына 5 менгәнем бар дисәм, чәчләре үрә торыр. Ялганлама, дип күз дә ачырмас- z лар. иде
Ә мин биредә, чиркәү башында' Бер дә куркып торасы түгел икән х
Алтыннар кайда соң?
- Сак бул,- диде Барлас, гөмбәз астына тагылып куелган колокол- ларга күрсәтеп - Сак бул’ Боларга кулын белән түгел, бер бөртек чәчен белән генә дә орына калсаң да тавышлары Мәскәүгә кадәр ишетелер Әнә. тыңла, алар җил искәндә дә чыжылдап торалар
Тыңладым, чыннан да. бу чуен колоколлар менә-менә хәзер чыңлап тавыш бирергә авызларын ачып торалар сыман Аларга бер генә сугып кара, бөтен шәһәр аякка басар
Барлас идәнгә иелеп, аяк астыннан гына ниндидер бер бау очы табып алды да үзенә тартты Кинәт дүртпочмаклы капкач ачылып китте Түбәнгә карадык Биредә чиркәү эченә төшеп китәргә баскыч та бар икән
Без әкрен генә, мыштым гына баскыч буйлап гүбәнгә таба атладык Баскыч борма борма итеп эшләнгән Төшүләре бер уен шикелле генә Кысыклы Түбәнрәк төшкән саен һава салкыная бара Дым исе аңкый Гүя, без ниндидер тирән базга төшеп бара идек сыман
Менә ишеккә килеп төртелдек Барлас әкрен генә ачып җибәрде И. ннндн җир бу? Биек түшәмле киң зал Буйдан-буйга таш баганалар тезелеп киткән Авыр тынлык Әкрен генә ютәлләп куйсаң да. кемдер, каяндыр бик каты кычкыра шикелле булып китә Без мыштым 1ына тирә юньгә каранабыз. Стеналарга төрле төрле рәсемнәр төшерелгән Кайбер ләрендә ап ак сакаллы бабайлар Өсләрендә алтын көмешле чапан Кулларына тәре тотып, тавышланмагыз, дигән шикелле, туп-гуры безгә карап торалар Менә тагын бик матур хатын рәсеме Кулында нәни бала Ул тере кебек, безгә карый да «Сез кемнәр, каян килдегез?» днп сорый шикелле
Барлас эндәшми Мин тү змәдем
Болар җеннәр түгел микән? дидем
Җеннәр мондый матур булса, аларны җеннәр дип тә әйтмәсләр иде
Кемнәр соң болар?
Каян белим, урыс малае түгел лә мин Урыслар үз өйләрендә дә шундый рәсемнәр тоталар Почмакка асып куялар да. нртә-кич шуның каршына килеп чукыналар Күргәнем бар
Барлас шулай сөйләнә сөйләнә әле бер якка, әле икенче як почмакка йөренә Мин дә аның артыннан атлыйм Җәт-җәт ары-бире каранабыз Барлас әйтмешли, зур «эшкә» тардык, алтын-көмеш эзлибез
*• в7
Менә бер почмакта бик матур тимер сандык күреп алдык Ләкин кем нәрдер инде безгә кадәр үк сандыкның капкачын ватып алып бер читкә ташлап киткәннәр. Сандык буп-буш иде.
- Кичектек.— диде Барлас Үзе иңсәсен кашып алды, бүреген күтәрә төшеп куйды Карарга уңанрак булсын диде бугай.
— Алтыннарны алып сызганнар...
— Кемнәр?
— Кемнәр булсын, аклар.
— Каян беләсең?
Сугыш вакытында алар бу чиркәү башына менеп пулеметтан атып ятканнар иде Алар эше бу. Кырып-сыпырып алганнар.
Без әкрен генә тагын эчкәрәк атладык Менә бер озын өстәл янына килеп җиттек Өстендә берничә шәмдәл. Шәмнәре яртылаш янып төшкән Димәк бирегә кемнәрдер килеп йөри. Барлас идәнгә иелеп карады
- Монда тәмәке тартканнар бит. малай,—диде — Әнә. күрәсеңме?
Чыннан да. өстәл тирәсендә, анда-монда папирос төпчекләре аунап ята иде.
— Чиркәүдә тәмәке тартырга ярый микәнни? — диде Бард ас.- Кызык.
Өстәл тирәсендә унлап урындык, кайберләре ауган Карасак, шул урындыклар арасында бихисап буш шешәләр тәгәрәшеп ята. Барлас берсен кулына алып иснәп карады.
Кемнәрдер биредә салып утырган,— диде — Спирт эчкәннәр, мө-гаен..
Мин дә спиртның нәрсә икәнен беләм. Аны эчеп күңел ачалар, җыр лыйлар. бииләр Болар да чиркәүдә кәеф китереп утырганнар. Әмма караклар түгел Караклар болан кыланырга базмаслар иде Кемнәр булган соң монда? Хәер, бу хакта уйлашырга вакыт юк әле...
Без таш баганаларны уза-уза. тоташ стена ягына килеп чыктык. Икебез дә берьюлы исебез китеп туктап калдык. Стена буена каен утыны тезеп салынган иде Бик тигез итеп киселгән пүләннәр бер-берсе өстенә бик пөхтә итеп куелган Чиркәү эчендә стеналарга төшерелгән изге пәйгамбәрләр сурәте белән янәшәдә гап-гади утын өеме! Гаҗәп түгелме?
Менә монысы ярый, диде Барлас шатланып. Алтыннан да кыйммәтрәк нәрсәләр бу. беләсең килсә
Барлас арттыра Борчак сибәргә аңа куш инде. Утынның кайчан алтын белән тиңләшкәне бар? Ә Барлас аны алтыннан да кыйммәтрәк ди. Менә ул бер пүләнне өемнән сак кына тартып алып кулына тотты да
Моның берсе дә бер калач бәясе тора, диде Сатканым бар. өелешеп, сырышып алалар, мадай...
Әнә ни өчен Барлас шатлана икән Чиркәү кадәр чиркәүдә алтын тапмасак та. кулга акча төшәргә тора. Барлас әйтә:
Алтын сатулар да куркынычлы эш.- ди — Ул мал белән базар да бик үк шаяртмыйлар Тотып алалар да ябып куялар..
Мин әле бая гына шул алтын хакында уйлана-уйлана куркуымнан дер-дер калтырап беткән идем Ә хәзер мин дә шатланып киттем Утын саткан өчен кем кемне гаепли ала? Барлас инде утын пүләннәрен бер читкә алып куя башлады. Үзе тагын:
Ну. малай, байыйбыз, байыйбыз, дип сөйләнә тора
Мин дә «Әйе шул», дигән булам. Барлас елтыр күзләрен кыскалый да миңа карап ала. Янәсе, ул юкны тыкылдамый. Белеп әйтә Барлас белән шаярма!
Инде мин дә кочагыма утын сала башладым Берне алдым, икенчене.. кинәт пүләннәр артында ниндидер бер бик матур тартма күренеп китте. Үзем дә сизмәстән артка чигендем. Нигәдер курыктым бугай.
— Барлас. - дидем, — Кил әле. нәрсә бу?
Барлас та. башта нәрсә әйтергә дә белмичә, шул тартмага исе китеп карап торды Тагын берничә пүләнне күтәреп, артка таба төрткәләде.
И. монда алар күп-икән. диде.
Әйе. бу тартмалар биредә бик күп иде Аларны стенага терәтеп, берсе өстенә берсен куеп тезеп чыкканнар Өсләренә әнә*шул утын пүләннәрен өйгәннәр
Оста яшергәннәр, диде Барлас
Ул, әкрен генә бер тартманы тартып чыгарып, идәнгә куйды. * Тартма бик пөхтә эшләнгән Капкачына да. ян-якларына да ниндидер ; рәсем төшереп куйганнар Ниндидер язулары да бар Мин түгел. аларны Барлас та укый алмады Тартма, бик зур булмаса да. шактый ; авыр иде =
Карыйк әле. диде Барлас.— нәрсә бар икән биредә?
Тартманы ачтык Борынга бик тәмле хуш ис килеп бәрелде. Ә тартма s да бик матур, бизәкле кәгазьгә төргән ниндидер кнсәк-кисәк нәрсә- 2 лар ята иде Барлас берсен алып төргәкне сүтте, борынына китереп • иснәде. ’
Сабын лабаса бу. сабын' дип кычкырып җибәрде
Чин дә иснәп каралым Әйе. бу хуш исле сабын иде Тоткан саен « уч төпләре рәхәтләнеп китә Май шикелле шома, үзе матур, алсу төстә. = хәтта җылы да шикелле *
Безнең бәхет басты' Менә мал ичмасам* Яшибез, малай, яши- = без! Барлас сабынны кулында сикертеп алды Беләсеңме диде Күпме тора бу нәрсә базарда?
Ә мин каян белим? Минем бит әле бер вакытта да сабын белән сәүдә иткәнем юк. Барлас төшенде Бу сорауга, әлбәттә, мин җавап бирә алмый идем
Менә белерсең әле. диде Базар кешене акылга утырта
Без ашыга-ашыга тартмадан сабыннарны алып, кеелләребегә куен-нарыбызга төшерәбез Барлас, ыштан балакларын бәйләп куеп, балак эчләренә тутырды Кинәт сабыннар арасыннан шактый зур мамык кисәге килеп чыкты Барлас аны тотып алып капшап карады
Ниндидер каты нәрсә бар монда, диде Кара, нинди авыр
Мин лә бу мамык кисәген кулыма алын актара башладым Аннары йодрык кадәр генә шар шикелле бер нәрсә килеп чыкты Үзе сырлы, матур Бер башында балдагы ла бар
Кинәт өшеп киттем Исемә төште. Әле теге чакларда. Караколак сыерларын көтеп йөргәндә, бер малай кырлан шундый шар табып алган иде Моның эчендә нәрсә бар икән. дип. ул бу шарны ташка суга-суга ватып карарга теләгән Бер суккан, ике суккан. Өченчесендә шар шартлап киткән Малайны үле килеш тапканнар
Нәрсә буэ Нигә эндәшмисен? - диде Барлас Ул, минем йөземә карап, хәлне сизенә иде булса кирәк
Мин көч-хәл белән:
Б\ граната, дндем Сак булырга кирәк Шартламасын'
Барласның бер дә исе китмәде кебек. Ул. гранатаны минем кулым нан алып, мамыгына кирг ипләп кенә төреп, уз урынына салып куйды Тартма капкачын япты
Сугышта гына шартлый ул. диде Әнә бит тартмага тыгып куйганнар Кулдан-кулга күтәреп йөрткәннәр, шартлама! ан
Сизәм, Барлас шулай батыр булып кылана гына Күрәм. аның да йөзе агарган иде
Тартманы үз урынына урнаштырып куйдык, өстенә агач пүләннәрен нәкъ элеккечә. пөхтә генә итеп яңадан тездек, Бетнең кулларның, бәлки, исе генә калгандыр Угын өеме кайсы яктан карасаң дә кеше тигән дияр лек түгел нде Утын арасына сабын яшергәннәр дин кем уйлар' Бет < • бит шушы пүләннәрне генә алып чыкмакчы ндек Карасаң, әнә нинди малга тан булдык
Әйдә, диде Барлас Ашыгырга кнрәкг базарның хәзер кытган чагы
Тагын бормалы баскыч буйлап нска күтәрелдек тә иске эзләрдән түбәнгә төштек Көн аяз кояш инде баш өстендә иде. Китә барышлый Барлас әйтте:
Нигә ул тартмаларга граната куйганнар? Карак тимәсен диделәр микән?..
Моңа мин үзем дә гаҗәпләнгән идем. Чыннан да. хуш исле сабыннар арасында - граната Кем эше бу? Лларның хуҗалары кем?.. .
Минем үләсем килми
Базарга җитәрәк Барлас туктады.
Ашыкма, энем. диде. Биредә бик абайлап кына эш игәргә кирәк Син кала тор, башта үзем базарга кереп чыгыйм әле Нәрсә маташтыралар икән анда ..
Барлас китеп барды. Мин көтә калдым Миңа шулчак тагын уйлар килде Ничек килеп чыкты соң бу хәл? Минем бит эле беркайчан да бер генә әйбер дә урлаганым юк иде Хәер, бер кабат булды, исемдә...
Әле авылда чагымда, мулла абзыйларның бакчасы яныннан узып барганда, койма аша урам якка сузылып торган бер агач ботагыннан бер кып-кызыл чия өзеп алып авызыма капкан идем. Бик гәм ie н и ул чия Соңыннан бик әче булды Кемдер әниемә әләкләгән. Мин «ш. кайтып кергәндә. әнием мине инде кычыткан тотып көтеп тора иде. Үгетләп маташмады Тотып алды да:
Менә сиңа чия, менә сиңа чия! дип әйт-) нн ■ шер.) башлады — Кычыткан ул чиядән дә тәмлерәк,— диде Монысын га татып кара, оятсыз малай. Кеше алдына мин ничек йөз күрсәтермен-* Хурлыгы үлеп китәрлек.
Аннан соң әнием кычытканнарын идән уртасына атып бәрде дә елан җибәрде
— Әтиең исән булса, диде Синең белән нишләргә белер иде. белер иде...
Монысын мин үзем дә беләм Әтием исән булса, мин ул көнне тал-чыбыкның да тәмен татып калган булыр идем әле.
Шул көнне мин дә еладым. Кып-кызыл ут кебек янып юрган ул чия әле дә минем эчемне көйдереп тора кебек Бары бер генә чия!
Ә хәзер минем куенымда, кесәләремдә сабын! Бер генә кисәк түгел. Күп. бик күп сабын. Мин урладым Моның өчен мине беркем лә суктырмый. оятлы да итми, хурламый да. Әмма миңа беркем дә икмәк тә бирми Син ач түгелме, дип сорашмый да. Шунда ягып үлсәң дә исе китмәс Ә минем үләсе килми. Минем яшисем килә!
Бераздан Барлас килеп чыкты
— Әйдә, киттек. Базар хәйран зур бүген Мыжгый.
Безнең товар тиз үтте. Базарга барып керүебез булды, тирәбезгә кепкләр җыелышып өлгерде Сабыннарны күрсәтә торабыз Шундук акчасын биреп, мыштым гына алып китә баралар Бер кесә акчабыз булды Барлас бик эре кылана. Башын күтәреп, күкрәген киереп ai.iun Минем дә дәртем артты. Акча булганда кем боега?
— Сәүдәләр уңышлы чыкты, диде Барлас Ярый > и- беркем л * бәйләнмәде.
— Инде нишлибез?
— Ашыйсы иде бит. малай, минем эчемдә бүреләр улый, дидем Барласның үзенчәрәк иттереп.
Барлас көлде.
— Син,— диде,— әнә тегендә барып, бик шәп бер карбы i алын кил Ә мин тиз генә кибеткә кереп чыгам.
Мин карбыз алып килгәндә Барлас инде авызын җәеп мине көтеп тора иде Күн сумкасын дыңгычлап тутырган Ул мина бер ап ак булки тоттырды
- Чәйнә, диде Үзе бер булкины башыннан каба-каба ашарга кереште Французский, специально безнен өчен генә пешергәннәр Сум када калач та бар әле... *
Шат идек без Хәзер безгә диңгез тубыктан гына Без беркемгә £2 дә кирәкмибез, безгә дә беркем кирәкми Дөньяга үзебез хуҗа Теләсә з нишлибез, теләсә кая барабыз Без гел шулай яшәрбез кебек Ачлык j диләр, ә без ач түгел. Кием-салымын да булдырырбыз Ә менә кунарга кая = барырга? Көн инде кичкә таба авышып килә иде
— Синең «өеңә» киттекме әллә? — дидем мин Барласка Әлеге шул 5 яр буендагы көймә хакында әйтүем иде. 2
Юк. диде Барлас Анда барырга ярамый Йоклап китүең бу- * лыр. милиционер аяктан гына тотып алып тартып чыгарыр Беләм мин * аларны... '
— Кая барабыз соң? «з
— Чиркәүгә! . х
Чиркәүгә?
- Иң тыныч урын хәзер шунда, малай.
Мине тагын курку алды Көндез әле ярыйсы иде Ни әйтсәң лә. көндез күңелгә әллә нинди шикләр килми Төнлә белән нәрсәләр генә уйлап бетермисен. Ә чиркәүдә рәтләп йокы да алмас Көймә асты түгел, ул бит чиркәү1 Анда болай да шүрләтә, ә төнлә белән дөм караңгыда нишләрбез икән?.
Нигә тынып калдың? диде Барлас Әллә җаның дерелдиме?
Мин эндәшмәдем Барлас сүзсез дә минем хәлне аңлый иде Ул мине бу юлы да тынычландырырга теләде булса кирәк
Курыкма, диде Курыкма, малай, чиркәүдә инде ул тыныч йокылар Ишекләре, тәрәзәләре бикле Эче буш. кемнән куркып торырга5
Җен пәриләр килеп чыкса
Барлас эче катып көлде.
Җен-пәриләрме? диде Барлас тагын көлә-көлә Җен пәриләр бездән үзлдре куркып әллә канларга качып бетәрләр Алар куркак кешеләрне генә өркетә
Барлас нәрсәдер уйлап алды да тагын сөйләп китте
Ишеткәнем бар. диде Поплар чиркәүдән җеннәрне әллә нинди ут яндырып куып чыгаралар икән Ә җеннәр төтен исенә һич кенә дә чыдый алмыйлар, ди. Койрыкларын күтәреп. кайсы кая таралышып йн гер.) икән .
Кинәт минем күз алдыма шул койрыкларын күтәреп чиный чиный качып барган җеннәр күренде сыман Мин дә көлдем Ә Барлас кесәсеннән пәкесен чыгарып кулында болгап алды. Тагын да гайрәтләнә төшеп
Менә, күрәсеңме? - диде Килсен әле җеннәрең Килсен, башсыз калырга теләмәсәләр
Болай булгач куркасы түгел икән
Әйдә, киттек, дидем мин дә. Барлас шнкеллерәк батырланган булып Янәсе, без куркабызмы соң? Без җеннәр кебек кенәменн?
Без бик тиз арада чиркәүгә килеп җиттек Тагын куе үләннәр арасына керен яттык та мыштым гына тирә якны күзәттек Тыныч иде
Ә менә хәзер без инде гөмбәз эчендә, чуен колоколлар астында утырабыз Алдыбызда ап-ак каравай, телем телем киселгән кып-кызыл карбыз Барлас колбаса алырга да онытмаган Ул әле мине кызыктыра кызыктыра сумкасыннан учлап, аллы-гөлле конфетлар да чыгарып салды Үзе елмая елмая миңа карап ку зләрен кыскалады Мактана иде ул Янәсе, болар теләсә кемгә тәтеми Сыйлан, энекәш' Исемә төште кемдер, булганда бүре күк. булмаганда шүре күк дип әйткән ди Валлаһи, менә шушы бу. нәкъ үзе Бүген бар, ә иртәгә кем белсен
Сый мул! Тик бу юлы безнең яныбызда аксак <казначей» гына юк иде.
- Кая илттеләр икән егетне? — дип Барлас та аны искә төшереп авыр сызланып куйды.
Шәп малай,- диде — Акчаны кулында сикертеп, уйнатып кына саный торган иде. Әрәм булды.
Барлас моны миңа кадабрак әйтте бугай Янәсе, миннән әллә ни рәт чыкмас, яшь әле син...
— Детдомда кеше әрәм буламы5 Ач тормыйдыр әле.
Барлас миңа ачуланып карады. Ул детдом дигән сүзне ишетергә дә теләми иде. Ә .мин моны шулай юри әйттем Атлаган саен мактамасын әле шул аксакны Акчаны кем саный белми?.
Әмма шундыйларның берсе мин нәкъ үзем булып чыктым. Мин моны соңрак төшендем Ә хәзер без ипләп кенә, кабаланмыйча гына ашарга керештек Барлас әйтә:
— Мин, малай, калач яратам,— ди — Тәмле нәрсә, үзе ак, үзе йомшак, күпме аша. туйдырмый Буржуйлар эшне белеп йөртә Алар өстәлендә гел-гел ак икмәк кенә була, диләр Май сылап, май өстенә бал ягып ашыйлар икән...
— Буржуйлар тагын нәрсә ашый?
Барлас бераз уйланып торды
— Буржуйлармы? — диде — Аларның аш салган савытлары да ал-тыннан гына дип сөйлиләр. Кашыклары да көмештән ди
— Кызыклы.— дидем мин.
— Кызыгасы түгел. Хәзер инде буржуйларны авызлыкладылар Бик ашый алмаслар.
— Ярый әле без буржуй түгел.
— Без чын пролетарлар
Шулай сөйләшә-сөйләшә тыныч кына тамак туйдырабыз Безгә рәхәт, хозур! Без хәзер шәһәр өстендә. Иң югарыда. Иң биек йортларның да биредән түбәләре генә күренә. Иң олы. иң озын яллы поп та. бәлки, менә болай безнең шикелле сыйланып утырмагандыр биредә, үз чиркәвендә Аның әле бу гөмбәзгә менеп караганы да булмагандыр, ә без мендек Их. минем авылдашлар килеп күрсеннәр иде, күрсеннәр иде, хәзер кайда мин!
Безгә дөнья иркен!
- Булды бу!—диде Барлас Карбыз кабыгы белән авыз тирәсен юешләтеп юган төсле итте дә иреннәрен жиңенә ышкып алды. Пәкесен шартлатып япты. Кесәсеннән папирос алып тартып жибәрде Төтеннәрен борыныннан чыгарып торды Минем исем китсен, дип уйлады бугай «К\р. янәсе, кара, әнә ул нишли белә? Шаярма, энем, бу Барласов Барлас Барласович булыр. Белеп кал. Сабирулла Хәсәновский!»
— Буржуйлар да ашап туйгач, менә шулай папирос пыскыталар икән Корсакка май төшми дип әйтәләр, ди...
Ә минем әллә ни исем китмәде.
- Тәмәке зарарлы.— дидем — Аны тарткан кеше тиз үлә.
— Каян беләсең?
— Әти әйткән иде...
— Үзе тарта идеме?
- Юк
— Үзе тартмаган кеше белеп сөйлимени ул? Балны да күп ашасаң зарарлы диләр
— Бал бит ул, бал!
- Ә бу тәмәке генә!
Ул чакта без икебез дә тәмәке дигән сүзнең мәгънәсен белми идек әле Тәмәке дигән сүз үзе үк, үз исеме белән үк: «Тәме-әке. ягъни мин - агу». - дип кычкырып тора лабаса Ә Барлас шул агуны мактап сөйли Аныңча, тәмәке тартмаган кеше егет була алмый Б\йга да үсми, аңа мыек та чыкмый, аны кызлар да яратмый икән
Миңа кызлар кирәкми Нишлим мин алар белән' *
Юләр, кызлар белән шаярырга рәхәт
Ничек?
Чәчләреннән тартасың да, алар: «Әни, әни». дип черелдәшә ; башлыйлар, елыйлар Ә син көләсең
Мин сүзсез генә Барласка карап торам «Моның нинди кызыгы бар | икән?» дип уйланам
Белмисең икән. - ди Барлас,— мәхәббәт шулай башлана диләр. » Ишеткәнем бар ♦
Ә аннан соң нәрсә була?
Ә аннан соң кыз сина хат яза, чиккән яулык бүләк итә. с
Әнә тагын нәрсә белә икән минем дустым Ул мине ничек кенә булса - да үз ягына аударырга чамалый. Тартып җибәр берне ди. син дә егет = булырсың, янәсе Тартмыйча да булмас, ахрысы Дусыңнан калышырга - ярыймы соң?
Бир әле, суырып карыйм
Суырдым, кинәт кых-кых итеп ютәлли башладым Күз алларым караңгыланып китте. Зыр-зыр башым әйләнә Төкеренәм, ах-ух киләм. Барлас көлә. Ә мин еларга җитештем
— Булмый синнән,— диде Барлас, булмый, яшь икәнсең әле син Күнегәсең бар
Ә ул әнә күнеккән Тәмәке төтенен суырып-суырып йота, аңа бернәрсә түгел. Ә мин әле мәми авыз икән
Мә, конфет суыр, диде Барлас, ирләрчә кыланган булып, синең әле шундый чагын
Җәберләде бит дустым мине «Син әле бәби» дип әйтте түгелме? Гарьләндем Әмма эндәшмәдем. Чөнки конфет тәмәкедән тәмлерәк иде
Безнең тагын бер эшебез бар Кулга кергән табышны санарга кирәк иде. Күпме икән ул табыш? Барлас минем акчаларны да. үз акчаларын да бергә кушып салды Хәзер безнең алда бер өем акча ята иде Барлас шул акчаларга карый-карый битен сыпыргалый Сизәм, менә хәзер ул мактана башлар «Акча безне тапмый, акчаны без үзебез табабыз», дияр һәр эштә, малай, баш кирәк, дип тә әйтер Янәсе, акыл булмаса. кул нишли ала-'
Дөрестән дә шулай бит Әле без иртә белән генә бер тиенсез калган кешеләр идек Ә хәзер әнә бер өем акчабыз бар Мондый «эштә» әмәлен дә уйлап табарга кирәк Ә Барлас булдыра Юк. Барлас бу юлы мактанмады Әмма шат иде Хәер, без хәзер икебез дә тантана кичерәбез
Шактый күп җыелган, диде Барлас Юлга әзерләнәсе булыр Безнең малның тиз генә бетәсе юк
Аңладым, Барлас чиркәүдәге сабыннар турында әйтә. Икебез да кө лештек Чыннан да. ул сабыннарны кемнәрдер сатарга тиештер бит Нигә аларны утын астында яткырырга3 Кешеләргә дә файдасы тияр, безгә дә
Барлас бармакларына тнкерә-төкерә акчаларны бер яктан икенче якка куя бара Авы< эченнән генә саный Чин мыштым гына карап утырам Хәзер бер генә дә борчылмыйм Ул акчалар безгә бик озакка җитәр кебек Иртәгә дә сатсак, ул акчаларны кая гына тотып бетерер без? Кайгырасы түгел, бик матур гына итеп киенербез дә. дөньяны аркылы-торкылы пиен йөрербез Кайда гына булмабыз, нәрсәләр генә күрмәбез Безгә дөнья иркен
Барлас кинәт бер акчаны тотып тынып калды. Әйләндереп, тулган-дырып. җентекләп-җентекләп карады Күрәм. йөзе сытылды. Кашлары җыерылды Хәтта авызы да бер якка чалшаеп китте сыман. Бик нык ачуы килде бугай
— Бу бит Керенский акчасы.— диде, иреннәрен калтыратып.— Кара, менә күр...
Ул. сап-сары. шытырдап торган өр-яңа акчаны минем күз алдыма ук китереп күрсәтте Мин карыйм да. күрәм дә. әмма акчаны таный белмим Нинди ул Керенский акчасы? Ишеткәнем бар. күрүем беренче кабат кына әле.
Керенка бу. керенка. — дип Барлас кабатлый тора —Чукынган министр, фальшивый акчалар бастырып чыгарган да. үзе алтын чәлдереп тизрәк каядыр сыпырткан.
— Каян беләсең?
— Белмәскә, кешеләр юкны сөйләмәс, базарда ишеттем. Хәзер мондый хламга энә дә сатмыйлар, беләсең килсә..
Мин нәрсә әйтә алам соң? Миңа калса акчалар барысы да искитмәле матур, барысы да рәсемле, бизәкле, тагын ни җитми? Ә Барлас ачулана. Син гаепле ди сыман Сукыр, булдыксыз. Менә ул акча өемен актара Берьюлы тагын берничә акчаны шытырдатып кулына кысып тотты. Әйтерсең лә ул ниндидер бик усал, теп-тере еланны шулай буып үтерергә тели иде
Менә күр. диде,— болары әби патша акчалары, ә менә болары Николайскнйлар Әнә. рәсемнәрен дә төшереп куйганнар
Ярар. Николай акчалары булсын да ди. Алар әле яңа гына гамәлдән чыкты Әби патша акчаларын безнең бабаларның бабалары да тотып карамаган, ә безгә кемнәрдер шуны төртеп калдырган.
— Алдатканбыз, малай, ачык авызлар без.— диде Барлас — Көпә- көндез төпсез галушка утыртып киткәннәр
— Аферистлар! Ашык-пошык булды шул. дидем мин үземнең гаебемне ничек тә булса йомарга тырышып. Чөнки ул бернигә дә ярамаган акчаларның барысын да диярлек мин алып калган идем
Барлас мине ташлап китәр дип уйладым. Әнә. детдомыңа сыпырт, анда синең ишеләрне көтәләр дисә дә. берни эшләр хәлем юк. Әмма Барлас яңадан ачылып китте. Елмайды. «Ярар,— диде, акча безне тапмый, без үзебез акча табабыз. »
Барлас шактый озак акчалар белән җенләнеп утырды. Йөзе әле һаман ачулы иде Бер генә червонец та кулга төшерә алмадык, диде ул үз-үзенә. Үзенең дә гаебен таныган шикеллерәк килеп чыкты бу.
Нинди акча ул — червонец?
- Яңа акча — советский. Аңа калач кына түгел, акчаның үзен дә сатып алып була, малай.
— Акчаны — акчага?
— Әйе Нигә тагын авызыңны ачып калдың? Әллә ишеткәнең дә юкмы?
Мин бу юлы. чыннан да. авызымны зур итеп ачып калганмын күрәсең Нәрсә ди бит. акчаны акчага сатып алып була, ди Гаҗәп!
Менә хәзер ул чакларны исемә төшереп утырам Иске акчаларны яна белән алмаштыру реформасы уздырылган чор иде бу Инде капчыкларга бастырыклап салып йөртелгән, таушалып беткән кәгазь миллионнарны бер червонец бәрабәренә алмаштыру закон көченә кергән вакытлар иде..
Ә мин барыбер аңлап ук җиткермәдем Барласның болай да кителгән кәефен тагын да бозмас өчен генә, инде белдем, дигән булдым
- Моннан соң иске акчага сатыш юк. диде Барлас, — ике сабынга бер червонец и баста!
— Алырлармы соң?
Алырлар Товарына күрә бәясе Әйткән булсын, белеп тор...
Тынычландым Шәп. кеше минем дустым Мактанса да килешә Днре< түгелме әллә? Кулыннан эш тә килә, үзе әйтмешли, башы да йомры Менә ул әлеге иске акчаларны бөтәрләп җыеп алып кесәсенә сачы __
Г><1 мәл аларга да хуҗа чыгар әле. Ачык авызлар без генә түгелдер Карбыз сатучыларга ярап торыр _
Барлас хәйләле итен кенә күзләрен елтыратты, көлеп җибәрде 2 Ми. ы көлдем Ни әйтсәм дә. безгә бу минутларда рәхәт иде S>
Кинәт гөмбәз тәрәзәләренә җил килеп сугылды. Колоколлар чыҗ- J лый башлады Агач башларыннан каргалар купты. Алар өер-өер булып = бер түбәнгә, бер югарыга очалар Ниндидер куркыныч сизәләр шикелле Ц
Без икебез дә урыннарыбыздан торып тәрәзә яннарына килдек g Жил түбә калайларын дөбердәтә Шәһәр өстен.» кара, куе болыт ябыры- 2 лып кил.» Тиздән яңгыр явасы Инде кич иде. Биредә кунарга уңайлы * Без. бәлки, бу колоколлар астында гына бөрешеп ятып йоклаган булыр г илек Әнә җнл ничек ыжгыра Юк. биредә кунарга мөмкин түгел Яңгыры Z да яви башласа, бик үк күңелле булмас. ч
И юн капкачын яңадан күтәреп ачтык та инде таныш баскыч буй- = лап түбән i гөшеп киттек Зал караңгылана төшкән Шулай да •?
стеналардагы >н сыннар. әле һаман безгә исләре киткән кебек, күз- 1 ләрен зур лчы1 карап торалар иде Ә безнең инде аларга исебез китми. Рәсем ген.» ич алар
Бар тае ти т генә теге утын өемен карап килде
Безнең мал үз урынында. - диде Безне көтеп тора. Иртәгә Иртук торабыз да
Тагын байыйбыз, дидем мин Барласны сүзеннән бүлдереп.— Байыйбы >'
Дусты I бу ошап китте бугай Ул минем җилкәмә кагып алды Чын кеше булып киләсең, малай, диде Минем белән әрәм булмассың, янәсе.
Төнге өрәкләр
Инде йоклар! а урын табарга кирәк иде Чиркәү зур да бит. баш куярга җайлы урыннар кия монда? Таш идән, таш стеналар, телсез сакчы tap кебек мыштым гына юрган таш баганалар Биредә әле шактый сл.н.ынча да nir Карана карана йөри торгач, яңадан теге озын өстәл янына килен чыктык
Мен.» шунда < у 1Ы.1ЫН ятабыз да йоклыйбыз, диде Барлас - Шуннан ia яхшысы булмас
Без. 6.нпны башка биреп. аркаларны аркага терәп сузылышып ят тык Барлас бнк ни йоклап китте Ул бу хәлләргә күнеккән инде .) мине йокы алмын һаман уйланам да уйланам Без тагын нишләрбез? Ничек яшәрбез? Бу чиркәү бит безнең бер генә көнлек «йортыбыз» <) иртәгә кая барырбыз-1
Мин әле тәҗрибәсез Барлас янында «әрәмтамак» кына булып йөрим Әмм.. гел '<■'! шулай о.лын тормас бит Кабат әнием искә төште Әнн< м янәшәсендә мнн күпме ген.» яшәдем соң? Төштә генә күргән шн- ке.тле булдым \ I ДӨ1П.ЯД.Н1 китте, ә мнн калдым I лыйсым килә Бар ласгап куркам у i мине тагын мәми авыз дияр
Кин н чиркәү түшәмендә ниндидер бер тавыш ишетелде Әйтерсең. . ниндидер кар| у зенең карлыккан тавышы белән нәрсәдер сөйләп маышл иде.
Курыктым Кем икән анда? Ә ул карт һаман тавыш сала тора Ә чнркәу ччг юм караңгы Хәзер иеналар ы. баганалар да. бернәрсә •I.» күренми Без хәзер ниндидер билгесез җиргә ташлан калдырылган кирәксез әйберләр шикелле ятабыз
Мин тыңлыйм Ә теге тавыш һаман эчне пошыра. Тукта. бу Барлас гырылдый ич Шулай Кызык, минем колак төбендә генә гырылдый, ә тавышы чиркәү түшәмендә яңгырый. Чиркәүдә шулай, күрәсең. Түбән' дә әкрен генә. эх. дисәң дә югарыда әллә нинди куркынычлы кайтаваз җанны тетрәтә.
Барлас. Барлас, дидем Юк. Барлас уянмады. Янтыгына төрттем. Ул: «Нәрсә, нәрсә бар?» дип урыныннан сикереп торып утырды.
Каты гырылдыйсың, малай, үзең әйтмешли Мәскәүгә дә ишетелә торгандыр. Чалкан ятма.
һәй лә. куркыттың. - диде Барлас. - Хәзер биредә акырып җыр ласан да. беркем бернәрсә ишетмәс. Бу караңгы төндә, иске каберлектә кем булсын? Уятма, үзең дә тыныч кына йокла...
Барлас ютәлләп, төкереп алды. Тагын да ипләбрәк ятты. Минем күзләремә дә йокы төшә башлады. Кинәт тышкы якта, чиркәү ишеге төбендә. дынгыр-дыңгыр иткән тагын ниндидер чит тавышлар зыңлады. Кемнәрдер үзара мыгырдана-мыгырдана тимер ишекләрне ачып маташа иде.
Барлас та. мин дә куркынган мәчеләр шикелле сикереп торып идәнгә төштек Нишләргә? Ә ишекләр һаман дыңгырдый Юк. болар ниндидер усал кешеләр булырга тиеш. Яхшы кешеләр бу төндә чиркәүгә кереп йөриләрме соң? Безне курку алды. Барлас сүзсез генә мине кулымнан тотып, чиркәүнең әллә кайсы почмагына ияртеп китте. Колагыма авызын куеп:
Тыныңны да чыгарма. - диде.
Без капшана-капшана баганалар артына чыгып, бер почмакка посып утырдык. Минем бөтен гәүдәм калтырый. Барласка сыештым. Хәзер бар өметем аңарда. Ул курыкмаса. мин дә курыкмаска тиеш. Ул үлмәсә. мин дә үлмәм Әмма Барлас үзе дә дерелди иде. Димәк, эшләр шәптән түгел. Нәрсә булыр?
Без яшерендек Бу калын, таш баганалар артыннан бу караңгылыкта, бәлки, әле безне күрмәсләр.. Тимер ишекләр сырхау кеше кебек ыңгыраш-тылар Безгә биредән беркем дә күренми. Бу минутларда безнең күзләрдә. бәлки, ут янып торгандыр.
Менә кемдер килеп керде Шәм кабызды. Туктап, тынын, тыңлап торды. Аның артыннан тагын кемнеңдер аяк тавышлары ишетелде. Ул да шәм яндырды Беренчесе шәмен алга суза-суза эчкә узды. Икенчесе ишек төбендә калып, кемнәргәдер:
Рәхим итеп керегез, кер. дип әйтә-әйтә тагын кемнәрнедер каршы ала торды. Ә теге беренче кергән кеше өстәл янына килеп /китеп, андагы шәмнәргә дә ут төртте.
Менә бирегә, бирегә атлагыз, диде.
Ишектән берәм-берәм эндәшмичә генә, кемнәрдер керә торды, шәм яктысына таба әкрен генә бик сакланып кына уза бирделәр. Алар күбәү иде Ишек төбендә торучы ишекләрне япты, шалт-шолт иттереп бикләп тә кунды Шәмен тоткан килеш, тирә-якка карана-карана, дуслары янына' килде.
Тыныч булыгыз, әфәнделәр! — диде. «Күз-колак» куелган.
Өстәл тирәсенә мыштым гына тезелешеп утырыштылар. Биредән ба-рысы да ачык күренә. Без, сулыш алырга да курка-курка, күзләребезне чекерәйтеп карап торабыз. Белмим, хәзер Барлас нәрсә уйлый икән? Миңа исә бу кешеләр төнге өрәкләргә охшый иде. Көндезен без күргән каберләрдән чыгын килгәннәр кебек.
Әнә берсе нәкъ уртада утырганы бик юан. көрәк сакаллы, чәчләре җилкәләренә салынып төшкән. Күзләре зур. ялт-йолт итә. Ул күзләр эчендә дә шәмнәр яна төсле.
Барлас минем колагыма гына пышылдап.
Поп,- диде. — Поп...
Мин дә таныдым, бу поп иде. Бәлки. бу чиркәүмен хуҗасыдыр Анык янәшәсендә генә тагын берәү утыра Кап-кара киемнән, җилкәсенә дә кара шәл салган Башын да. йөзен дә ниндидер кара челтәр белән канлаган. Менә ул шул челтәрен йөзеннән күтәреп куйды. Карасак, бик матур йөзле, әле яшь кенә бер хатын икән Анын каршында тагын б'|ь-', N I да озын чәчле мыеклы, сакаллы, узе кап кара күзлектән *
Тагын берсе бик пөхтә киенгән Ак якадан, галстук таккан Алтын 2 өлгеле күзлек кигән Төскә-башка бик чибәр кеше 2
Калганнарының кием-салымнарын рәтләп күреп булмады Шәм як- ~ тысында аларнын бары тик йөзләре генә шәйләнә иде Кызык, гәүдәләре = юк сыман Караңгылыкта бу кешеләрнең бары тик башлары гына һавада * йөзә кебек Чыннан да. өрәкләр дә шундый булалардыр, мөгаен Бу ; гаять тә куркынычлы күренеш иде. Әнә алар сүзсез генә бер-берсенә 2 карашып утыралар Өрәкләрнең дә телләре юк диләр бит ♦
Минем танемә кемдер баядан бирле боз белән сыэгалап тора кебек г Мин бөрештем Кечкенә генә булып калдым сыман Үзем дә сизмәстән. * Барласка тагын да якынрак килеп сыештым Ә Барлас минем кулымны « алып нык кына итеп кысты. Бу анын курыкма, дип мина әйтергә теләве = иде
Нәрсәләр генә күрәсебез булган икән бу төндә? Барлас та оеп калган = кебек, селкенми дә Бәлки, дөньяда бу хәлне бары менә без генә күреп торабыздыр. Тагын кайда һәм кайчан моның булуы мөмкин? Чиркәүдә бит чукыналар Моны мин инде ишетә белә идем Ә батар биредә нишләргә телиләр?
Париждан хат
Поп башын арткарак биреп, өч бармагын бергә кушып, иң элек маңгаена, аннары корсагына, аннары җилкәләренә төртеп алды Боры ныннан гына аваз чыгарып, көйле итеп нәрсәдер мыгырданды
Башларга вакыт, диде
Каршында гына утырган кара ку тлекле кеше баш киемен салды да. куллары белән умарлап. тубал чәчен йолкып алын өстәлгә куйды Аның ү.зенең чәче кызгылт төстә Кыска гына иде
Барлас әкрен генә мина төртте Янәсе, күрәсеңме, нәрсә кылана бу бәндә? Ә Teic. хәтта йөзен дә чытмыйча гына, мыекларын да куптарды, кара күзлекләрен дә саллы Әле хәзер генә шактый олы булып күренгән бу кеше бик матур йөзле, ипь-яшь булып калды Исең китмәсме?
Нәкъ шул минутта поп янәшәсендә моңсуланып кына утырган яшь хатын җәт кенә урыныннан торып бу кешегә кулларын сузды
Кадерле Артур Александрович, бу сезме? дни кычкырып җибәрде Мин бит сезне мәңгегә югалттым дип уйлаган идем Сез исән икән, исән’ Нинди шатлык'
Хатын шунда ук. мыш мыш килен, елый дә башлады Тынычланыгыз, диде аңа Артур Александрович, тынычланыгыз. Лиза Тимофеевна, хәзер елашыр вакытлар түгел Алда безне зур эшләр көт.»
Артур Александрович дигән бу кеше ашыга-ашы» а җиң очын сүтте, аннан хат кисәге чыгарып хатынга бирде
Сез бу кулъязманы таныйсы змьР диде
Хагын калтыранган куллары белән хатны шәм янына китеребрәк карады
Әтием кулы' диде Әтием я о ли бу хатны'
Хатын бераз тынын торды Билгеле, бу һич кенә дә көтелмәгән хат аны уйландыра иде. ул. кечкенә генә кәгазь кисәген әйләндереп- әйләндереп, җентекләбрәк күзәтеп чыкты
— Шигем юк, диде.— Әтием үзе кайда соц?
— Парижда'
— Парижда?
Әйе. ул анда Мин дә шуннан килдем, диде Артур Александра, вич - Хәзер инде, рәхим итеп, хатны кычкырып укыгыз.
Кычкырып укырга?
— Әйе. шулай кирәк. Лиза!
— Бу бит мина атап язылган хат.
— Юк. сезгә генә түгел Биредә утыручыларның барысына да.
Алтын күзлек кигән кеше дә сүзгә катнашты..
— Укыгыз, укы. ".де Без бит бире бу яңгырлы төндә эч пошканнан гына җыелмадык. Вакыт әллә ни күп түгел
Фраз Иванович дөрес әйтә,- диде поп. ашыгырга кирәк...
Әнә кем икән монысы Фрол Иванович Төсе бик җитди күренә Усал кешедер, мөгаен Барлас тагын мине кыймылдатты Нигә? Төшенмәдем Ул нәрсәдер әйтергә теләгән иде булса кирәк.
Лиза Тимофеевна теләр-теләмәс кенә хатны укырга кереште:
« Кадерле кызым, бу хатны тапшыручы кеше сиңа бик якыннан таныш Шул сәбәпле генә мин аңа ышанып, сезне яңадан очраштырырга мәҗбүр булдым.»
Лиза Тимофеевна хатны тотлыга-тотлыга укый. Күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп төшә Алар шәм яктысында көмеш тамчылар шикелле ялтырап ялтырап китәләр. Ераклардан килгән хат кешене шулай сагышландыра да. елата да. күрәсең Лиза да күз яшьләрен сөртә-сөртә укуын дәвам итте. Ә хатта тагын әле без аңлап җитмәгән сүзләре дә бар иде. Әмма төшенгән кадәресе әле бүген дә минем исемдә.
« Кадерле кызым, диелгән иде анда тагын. - билгеле сәбәпләр аркасында, хатны озын яза алмыйм. Калганын синең бу танышың үзе телдән генә сөйләп бирер Хуш кызым, исән бул. Бәлки, тиздән очрашырбыз. Кайнар сәлам белән сөекле әтиең.»
Хат укылып бетте Лиза үз урынында утырып калды. Артур Алексан-дрович хатны, аның кулыннан әкрен генә тартып алды да, янып торган шәм өстенә китерде. Ут бик тиз үрләде, хат бөрешә-бөрешә янып бетте. Шәм төбендә көл генә калды.
— Менә шулай, әфәнделәр, диде Артур, инде минем турыда сездә шик калмагандыр
— Хатта. — диде поп. үзегез турында сөйләргә кушылган
- Мин дә сүзне шуннан башларга җыенам Лиза Тимофеевна белән без күптән таныш
Тыңлап торучылар барысы берьюлы селкенеп куйдылар Башларын боргалый-боргалый. бер Лизага. бер Артурга караштылар. Бу юлы инде мин Барласка төртеп алдым Менә кызык, диюем иде аңа Барлас та миңа гәүдәсе белән кагылды Янәсе, аңлыйм, бик-бик кызык, тыңлыйк әле Артур сүзен дәвам итте:
- Күргәнегезчә, мин сезгә ят кеше түгел. Миңа шикләнмичә ышана аласыз Мин — рус офицеры
Дөрес. — диде Лиза Тимофеевна Дөрес, алар минем әтием белән бер полкта хезмәт иттеләр. Дөресрәге, кызылларга каршы сугыштылар ..
Әйе. сугыштык һәм хәзер дә сугышып йөрибез, диде Артур сүз арасына кушылып Бөек Россия каршында бу безнең гомерлек бурычыбыз
Сугыш күптән бетте инде, диде Фрол Иванович. Нинди сугыш турында сүз алып барасыз?
Сизелә. Артурны кысрыклыйлар, әле аңа ышанып җитмиләр, күрәсең. Артур аягүрә торып басты
Кемгәдер сугыш бетте, ә безгә юк. бетмәде әле сугыш, диде.
- Шулай да ачыграк итеп әйтмәссезме. Артур Александрович? — диде поп Без б!п бирелә күз бәйләш уйнамыйбыз Безнен эш җитди
Мондый сорауларны үзем дә көттем. әфәнделәр, рәхмәт Хәзер йоклаганда да безнен бер күзебез ачык булырга тиеш Дзержинский бөтен җирдә капшана
Шуны белгәнгә күрә сорыйм да шул. диде поп. заманы нинди * бит? Сакланганны алла саклый . 5
- Дөрес. дерес. диештеләр өстәл тирәсендә утыручылар Шунда' з
тагын берсе: -
- Кемнең кем булуын йөзгә карап кына белеп булмый,- диде Е
Артур Александрович елмайды 2
Мине язмыш бик яхшы кешеләр белән очраштырды диде.— | Мин шат! Минем турыда сезгә, бәлки. Лиза Тимофеевна әйтеп бирер. * Шуңа күрә дә хат аның исеменә атап язылган иде. Аның әтисе, нәкъ * шуны истә тотып, мине сезнең янга җибәрде дә
Поп. кесәсеннән шәмнәр чыгарып, инде шәмдәлдә янып бетә язган * иске шәмнәрне яңалары белән алыштырды, чиркәүдә ман исе чыкты - Кайдадыр коймак пешерәләр иде шикелле Барлас та минемчәрәк уйлый = булыр. Безнең бит ашыйсы килә баш ьзды Без аякларыбызны, куллары- - бызны сузгалап куйдык Тик ятып арыта, буыннар ойый Әмма түзәргә х туры килә
Лиза Тимофеевна, сүз сезгә бирелә диде Фрол Иванович Әлбәттә, гафу итегез, теләсәк, теләмәсәк тә сезгә сөйләргә туры килер Барысы да Лизага текәлделәр Менә инде сакал-мыек, чәч ябыш тырып, бире килгән кара күзлекле кешенең кем икәнлеген без дә белеп калачакбыз
Шунысы гамәп иде. болар бер берсен бик күптән беләләр шикелле Әмма нигәдер бик сакланып кына, сүзләрен бизмәнгә салып, үлчәп кенә сөйләшәләр кебек
Ул чакта мин моның серен анЛамый идем әле Соңыннан, инде шак тый еллар узгач кына, бу кешеләрнең \л вакытларда шулай төннәрен чиркәүгә җыелышып нинди мәкер корырга маташканнарын төшендем
Октябрь революциясеннән соң кадетлар. керлар партияләре, анархистлар. хәтта бандитлар да совет зарга каршы яшерен көрәш, кирәк чак та ачык бәрелешләр оештырганнар Совет иленә каршы яңадан сугышка әзерләнгәннәр
Ә хәзер без Барлас белән ниндидер бер кызыклы да. куркынычлы да әкият тыңлый идек шикелле Йомгак тнәрн. җеп сүтел.» бари
Йомгак кая барып чыгар?
Лиза Тимофеевна, бармакларын бөккәләп. сү зсез генә утыра бирде Артур Александрович дигән кешене \i яхшы белә икән Алар таныш лар Ләкин очрашу ишә чиркәү »ә> Нигә «изә яки нигә башка урында түгел? Лиза әнә шул сорауларга җавап эзли иде шикелле Бирегә аны әллә ирексезләп алып килгәннәрме? Ул теләр тет ә мәе кенә бүреләр арасына килеп эләккән бәрән шнкеллерэк кысылып калын сыман Миңа шулайрак күренде ул яшь хатын •
\ртур Александрович яңадан сүзгә кереште
Лиза Тимофеевна, диде, сезнең бит бу шәһәрдән әллә ни еракта түгел нмеңнегез бар иле
Бар иде дә. хәзер юк индз Алдылар
Беләм. Ли за Тимофеевна, борчылуыгызны ла аңлыйм Теге сугыш вакытында безнең полк сезнең шул нменнег • тукталып торды Иссммдәме?
Бик исемдә. Артур Александрович Ул көннәрне онытып буламы соң?
Менә шуннан башлап китегез дә инде, Лиза Тимофеевна. AW ның биредә кирәге бар Нигә дисәгез, соңыннан үзеге§ дә төшенерсез...
- Дөрес, бик дөрес, диде Лиза.— Сезнең полк күпмедер вакыт безнең именнегә урнашты Мин сезнең белән. Артур Александрович, шул чакта очраштым Сез полк штабының башлыгы идегез. Штаб безнең йортта торды. Барысы да исемдә...
Фрол Иванович, бер кулын күтәреп. Лнзага сүзеннән туктарга ишарә итте. Ә Лиза кызарып чыкты Бу сүзләрне тынлап торучылар әллә нәрсә уйлаулары мөмкин дип уңайсызлануы булса кирәк. Фрол Иванович Артурга текәлеп карады да әйтте;
— Сез. диде. Артур Александрович, безне дөрес аңлагыз. Лиза- ның сезне тануы кирәк иде. Монысы ачыкланды Интим яклар безне кызыксындырмый...
Нәрсә ул интим як? Мин моны бөтенләй төшенмәдем. Бәлки. Барлас аңлагандыр Бер сорармын әле дип. күңелемә салып куйдым
Лиза тынып калды. Аңлашыла, аны бирегә әнә ни өчен алып килгәннәр икән. Кара күзлекле кеше белән йөзгә-йөз китереп очраштырырга Артур Александровичның кем икәнлеген раслатырга. Лиза тынычланды. Күкрәк тирәләрен капшап, күлмәк изүләрен рәтләп куйды. Яулыгын җилкәсенә төшерде. Шәм яктысында ул бигрәк тә сылу күренә иде.
Артур Александрович шул яшь. матур хатынга карап, сокланып торды. Попның да күзләре янып китте. Ул күкрәгенә эленгән озын чылбырлы алтын тәрене Лизага сузды.
— Үбегез. диде. Сүзләрегезне алла исеме белән дә раслагыз.
Лиза тәрене үпте. Ләкин попка күз күтәреп карамады.
Гафу итегез, диде Фрол Иванович. Артурга кабат текәлеп.— Тагын сезгә бер генә сорау бар .
— Зинһар өчен әйтә күрегез, җавап бирергә һәрвакыт әзермен.
— Сез шуннан соң кая китеп югалдыгыз?
- Без югалмадык, хөрмәтле Фрол Иванович, югалмадык, күргәнегезчә. мин сезнең алда...
- Анысы дөрес, сез безнең алда, ә полк, дивизия, кайда? Ниһаять, данлыклы рус армиясе кайда? диде поп. кулларын як-якка сузып. - Бөек Руссия һәлак булды. .
Поп. аягүрә торып, күкрәгенә, маңгаена төрткәләп алды:
Авыр заманалар килде. Алла түземлек бирсен...
- Бу шулай чукына бит,— диде Барлас минем колагыма авызын суза-суза,— Бигрәк оста кыландыра.
Мин эндәшмим, үзем дә күрәм ләбаса...
Без Россия I у рында сезнең белән бергә кайгырабыз, изге атакай. Тыңлап карыйк, пичек кайгырасыз икән, улым?
Артур да урыныннан торып басты. Йөзенә ачу чыкты. Күзләре зәһәр-ләнде.
Фрол Иванович, диде ул. башта сезнең сорауга җавап бирергә тиешмен Ул көннәрдә безнең полк та. дивизия дә һәм сез искә алган, хөрмәтле изге атакай. Россиянең данлыклы армиясе дә соңгы штурмга әзерләнә башлады. Без Цариңынны. әлеге менә шушы шәһәрне, кызыллар кулыннан тартып алырга тиеш идек...
Артур тынды Авыр сулады. Аннан соң тагын сөйләп китте:
— Кызганычка каршы, бу штурм соңгысы булып калды. Бу сезгә, әфәнделәр, күптән билгеле.
— Кирәгеннән артык билгеле, диде кемдер караңгы яктан - Бөтен дөнья белә
Артур читтән әйтелгән бу сүзләргә әллә ни колак салмады.
— Шулай килеп чыкты ки. әфәнделәр. - диде.— Безгә чигенергә туры килде. Кара диңгез ярларына җитеп төртелдек Шуннан соң тагын нәрсә булганын сезгә аңлатып торасы түгел...
Беләбез, беләбез.— диде Фрол Иванович,— беләбез...
Хәзер инде без Парижда Анда рус армиясенең генералитеты төзелде. Аны Россиянең яңа хөкүмәте дип тә әйтергә мөмкин, әфәнде лар
Биредә селкенмичә генә утырган поп җанланып китте. Чәчләрен рәтләп җилкәсенә салды. Сакалын сыпырды
Монысы ярый, диде — Алла куәт бирсен
Артур да әйтте
- Без хәзер көч туплыйбыз Без чигендек, әмма җиңелмәдек
Өстәл тирәсендә утыручылар бер-берсенә карашып алдылар. Ораторның бу сүзләренә бик үк ышанып житмиләр кебегрәк тоела Артур сизенде, ләкин бер дә каушамады Тынлап утыручыларның йөзләренә карап чыкты
— Шикләнмәгез, барысы да үзебезнекеләр. - диде Фраз Иванович
- Без көч туплыйбыз. - дип кабатлады Артур, яңадан сүз башлап Франциядә. Төркиядә безнең бер бөтен армиябез бар Антанта безгә корал да. акча да. кием-салым да бирәчәк
Менә бит, «Антанта» дигән сүзне дә аңламадым әле мин Моны Барлас та белми «Нәрсә ул «Антанта»? Бәлки, ул бер бик бай кеше дер, буржуйдыр».- дип уйладым
Монысын да соңыннан гына белдем
Чыннан да, мин дөрес төсмерләгәнмен Дөнья байларының империалистларының патша армиясенә ярдәм итәргә теләп, совет Россиясен канга батырырга җыенган чагы булган икән
Күрәм: өстәл тирәсендә утыручыларның йөзләренә шатлык сирпелде. Алар көлешә-көлешә кул чаптылар Ә поп: «Бирсен алла, бирсен алла». - дня дия чукына торды
Тагын бара торып, диде Артур Александрович. Россиянең үзендә дә безнекеләр кул кушырып ятмыйлар Бу төнне, биредәге шн келле үк. кайсыдыр почмакларда шәмнәр яна
Тыңлаучылар кабат шатланышып көлештеләр, тагын кул чаптылар Шул арада без дә Барлас белән икенче якларыбызга әйләнешеп яттык Тәннәребез таш кебек оеп беткән иде Телләребез дә каткан кебек Без бит инде күпмедән бирле сөйләшми ятабыз Мин Барласка һаман төрткәләп торам Покыга китеп гырылдый башласа беттек, дим Дустым үзе дә моны төшенә, ачуланмый
Артур Александрович кулларын уңга-сулга селти-селти тагын сөйли башлады
- Кара диңгез безне алып киткән иде. ул безне үзе үк кире алып та кайтыр, диде. - советларга каршы һөҗүм дулкыны яңадац шул диңгез ярларыннан башланыр Бу үзара гына әйтелгән бслсын Билгеле сәбәпләр аркасында, миңа шулай киная белән генә сөйләргә туры килә, әфәнделәр, гафу итегез
Аңлыйбыз, аңлыйбыз, диештеләр тыңлап утыручылар
Безне Дон казаклары көтә Сез лә. әфәнделәр, моңа әзер торырга тиеш
Без инде «сабыннар» җыеп куйдык, диде поп Үзе зур. симез учлары белән корсагын сыйпаштыргалады Авызын киң ерып елмайды Әйтерсең лә ул сабыннар аның үз корсагына салынып куелган иде. \уш исле, менә дигән нәрсәләр, дип тә әйтте поп
Сабыннар? дип гаҗәпләнде Артур Уйланды Шәп. армиягә барысы ьз кирәк Сабын бигрәк тә
Сабыннары да нинди бит' Кулга алсан, терелеп китәләр
Барысы да башларын селкә-селкә көлештеләр
Артур Александрович, попның «кулга алсаң, терелеп китәләр» дигән сүзләрен әле бик үк аңлап та өлгермәде Ә мин төшендем Бу «терелә» торган нәрсә, ните без кулга алып, готын караган граната иде. әлбәттә Күрәсең, сү I бешен «мал» турында бара Бе< башларыбызны күтәрә төшеп. колакларыбызны торгыздык. Тыңлыйбыз Тагын сабын турында нәрсә әйтерләр икән?
Юк. сүзсез дә аңлаштылар бугай. Тик Фрол Иванович кына:
— Алар тиешле адресларын гына көтәләр. — диде.
Борчылмагыз, адрес үз вакытында билгеле булыр
Их. дидем мин эчтән генә, ул сабыннарның берничә дистәсе инде үз «адресларына» барып җиттеләр. Белсәләр, чәчләре үрә торыр иде. Боларның тартмаларына салынган граната шартлавыннан бер дә кнм булмас иде! Хәзергә белми торсыннар әле. Бу безгә хәерлерәк. Бу дошманнар кулына эләксәң — әнә. каберлек чиркәү алдында гына Буып ташларлар да җиргә тыгып куярлар Мин әле тагын әллә нәрсәләр уйлап бетергән булыр идем Шул чакта Артур тирә-якка каранып алды Безне күзли түгелме? Без тагын да бөтәрләнә төштек. Керпеләр шикелле йомылдык
Сабын тартмалары эчендә — гранаталар! Әнә. ниндидер «адрес» турында да телгә алдылар. Димәк, бу сабыннарны үз вакыты җиткәч, биредән каядыр алып китәргә тиешләр. Ниндидер кибеткәдер, бәлки. Аннан соң ул гранаталар кемнәрнеңдер кулына барып эләгер. Әлбәттә, яхшы кешеләр кулына түгел Мин ул чакта шулай ук уйлый белә идемме соң? Юк. әлбәттә, юк. Әмма шикләнүем дөрес булган. Соңыннан белдем
Артур күзләрен угалады Берничә шәмнең көлен койды
- Мин әле сезгә.—диде.— әфәнделәр, иң мөһим бер эш турында сөйләргә тиешмен
Лиза Тимофеевна селкенеп-сискәнеп китте «Нәрсә әйтергә җыена бу?» дип сәерләнде. Ул. күзләрен зур ачып. Артурга карап тора башлады Ләкин сүз әйтергә җыенмый иде кебек.
- Бая әйткәнемчә, сугышның соңгы көннәрендә без Лиза Тимофеев налар имениесендә торган арада, безнең полкка тагын өч йөзләп солдат ки-лергә тиеш иде Шул солдатларга өләшер өчен мылтыклар, берничә пулемет. патроннар кайтарылды. Белмим, ни өчендер яңа резерв килми калды. Мөгаен, кызылларга әсир төшкәннәрдер Билгеле, безнең обоз кырылып беткән иде. Ул коралларны без үзебез алып китә алмадык. Алып китсәк тә алар кызыллар кулына эләккән булыр иде Шуны истә тотып, без ул мылтыкларны, патроннарны Лиза Тимофеевналар имениесенә якын бер куаклык арасына күмеп калдырдык. Ул урынны мин генә беләм.
Бу хәбәр тыңлап торучыларның тәмам исләрен алды Барысы ла авызларын ачып Артурга карап торалар Селкенмиләр дә.
— Менә мин,—диде Артур шул кораллар артыннан килдем. Аларны казып алып. Дон ягына озатасы булыр. Бу миссияне миңа Париждан кушып җибәрделәр
Артур бераз тынып торды Аннан соң Лизага елмаеп карады да
— Биредә сезнең ярдәм дә кирәк булачак, диде.
Лиза Тимофеевна эндәшмәде Ул ничек булыша ала соң? Моңа әле җавап кирәк иде
Шунда поп әйтә куйды:
— Алла боерсын. Авыр эш!
Йомгак әнә кая тәгәри икән, дип мин дә шәйләп алдым
— Уйлашырбыз,—диде Фрол Иванович, уйлашырбыз, һәр эшнең җае бар .
Астыртын һөҗүм
Озакка китте бу. Ә безгә нишләргә? Тышка чыгасы килә. Без бит әле корсак тутырып карбыз да ашаган идек Менә хәзер түз инде..
Барлас та эчтән генә әллә нинди сүзләр әйтә-әйтә сүгенә булыр. Ул моңа оста Мине дә өйрәткәне бар. Сүгенә белмәгән кеше кеше түгел ди Кешене сүз белән дә куркытып була ди Менә хәзер куркытып карасын иде. Әнә, мыштым гына ята бирә. Бернишләп тә булмый. Түзәбез...
Ә Фрол Иванович кесә сәгатен чыгарып, борын төбенә үк китереп карады «Аз гына вакыт бар әле»,- диде. Урыныннан җайлап кына торды да тамак кырып алды Каршындагы шәмдәлне өскә күтәреп, арттарак утыручыларны да күзәтеп чыкты Ул бире килгән кешеләрнең барысының да йөзләрен керергә теләде. «Кемнәр килгән?» «Ятлар юкмы?» *
Шәмдәлне кире үз урынына куеп, тыныч кына сөйләп китте
Йөзе бик җитди. Күзләре алтын күзлекләр аркылы бер сүнеп, бер “ кабынып киткән чаткылар шикелле ялтырап-ялтырап җемелдиләр Ул - хәзер, дилбегәләрне үз кулына алып тотып, атларны әкрен генә куа бар- = ган кучерга охшый иде. 2
— Бездә җиңел эш юк. диде ул. Без бирегә нигә җыелдык әле? | Шул авыр эшкә жай табарга түгелме? 2
Әлбәттә, әлбәттә, диде Артур Бурыч шундый Ж.ай табарга! ♦
— Алайса тыңлагыз, сүз шул турыда барачак
Өстәл тирәсендә утыручылар барысы да. Фрол Ивановичка башларын »■ борып, тын 1ына тынлап тора башладылар
Мин уйланам бу Фрол Иванович исемле кеше боларның башлыгы = түгел микән? Сизелә, аны ихтирам итәләр. һәр сүзен йотып кына алалар " кебек. Кайда эшли, кем икән ул?
— Сезгә билгеле булганча, хөрмәтле әфәнделәр. - диде Фраз Иванович. - хәзер НЭП заманы килде. Иптәш Ленин бу юлы бер адым артка чигенергә мәҗбүр булды Аңа икенче төрле юл калмады Үзегез дә күрәсездер. заводларда учаклар сүнгән Фабрикалар эшләми, нлдә ачлык, эшсезлек хөкем сера Халыкны бет басты Тиф кешеләрне кырып бара Урам тулы ятим балалар. Бөек Россия бөлгенлек сагына кереп батты Иптәш Ленин шул сазлыктан араланып чыгарга тели Шуңа күрә ул яна экономика политикасын уйлап чыгарды Бу нәрсә? Әйтәм. Советлар башлыгы. бик теләмәсә дә, үзе безнең кулларыбызга карта бирде Менә без хәзер шул карта белән бик шәп уйный белергә тиешбез Ләкин оттырышсыз уйнарга1
Менә сиңа, мә Карта уйнарга ди бу Аңламыйм. Карта уены нәрсә ул’ Белмим. Ә болар ничек уйнарга җыена соң? Барласка карыйм Аның бу караңгыда йөзе дә рәтләп күренми Бәлки, бу сүзләрне ул аңлый торган дыр.
Ә Фрол Иванович һаман сөйли:
- Хәзер бу закон нигезендә кайбер завод-фабрика хуҗаларына яңадан эш башларга рөхсәт ителә Авыл байларына да ирек бирелә. Сәүдә берничек тә тыелмый, чикләнми Менә нинди карта хәзер безнең кулда, әфәнделәр
‘Төшендем. Әнә нәрсә икән ул карта дигәннәре
Ә мин инде кибетемне ачтым, диде араларыннан берәү
Мин ул кешене баядан бирле күзәтәм Ул шактый юан. ияк аслары салынып төшкән Авызына гел челем кабып утыра Челемнең төтене дә чыкмый, ә ул һаман суыра тора Бармакларындагы алтын йөзек ләре аллы-гөлле ташлары белән күзне чагылдыра Бу чын буржуйлар, дим эчтән генә Менә кемдә алгып
Чәй. шикәр сатабыз, диде тагын теге юан «Чәй эчәргә» рәхим итегез
Бу көннәрдә минем магазинның да ишекләре ачыла, диде тагын берсе. Рәхмәт иптәш Ленинга!
Барысы да көлештеләр
Мин дә Ленинны ишетә бел.» идем инде Ул бит буржуйларны кырып салган, тп сөйлиләр ндс Пичек соң аның кулы менә боларга җитми калган? Әнә бнт рәхәтләнеп көлеш и.»р «Иптәш ш Ленин» дигән булалар Монда ниндидер сер бар Минамы соң аны белергә’ Барластан сорап юрасы да түгел Ул да белми
Фрол Иванович сөйли тора
Тарих безгә үзе юл ачты Авыз ачып калырга ярамый Беек Россия безне эшкә чакыра. Көрәшкә өнди, әфәнделәр!
Тагын алкышлар яңгырады Тагын көлештеләр Бер-берсен кочаклап шатланыштылар. Әйтерсең лә иртәгә инде советлар да булмас, патша да үз тәхетенә кайтып утырыр кебек иде аларга
Барлас минем борын төбенә йодрыгын китереп куйды. Нишләмәкче була бу шпана5 Әһә. аңладым Ул шулай. «Менә аларга! Тотсыннар, тешләрен жыярга да өлгермәсләр». - дип әйтмәкче Мин дә аның авызына йодрыгымны төрттем Янәсе, аларга менә шул кирәк Барлас та аңлаДы мине Их. хәзер безгә дә көлешәсе иде Юк. ярамый. Бәлки, тиздән таралышырлар, көтәргә күп калмагандыр инде.
Артурның башы күккә тигән шикелле Йөзе ялтырый, күзләре елмая
- Ленин котылырмы, әллә тотылырмы? ди көлә-көлә Парижда да шулай уйлашалар. Үз-үзенә баз казый, диләр..
Фрол Иванович жавап бирде
Кем кемне? дип әйтә ди Ленин Кем кемне? Ягъни безме аларны. алармы безнё? ч
- Без аларны. без! дип кычкырды поп. Кызыллар революция дән кире кайталар Эшләре барып чыкмады бугаА,
Безнең губерна комитетында,— диде Фрол Иванович, әлеге губкомда. минем белән бергә эшләгән чын коммунистлар да үз башлык-ларына тел тидерәләр Ни өчен сугыштык, кан койдык дип әйтә-әйтә үз күкрәкләрен йодрыклары белән кагалар Тагып буржуазиягә ирек бирер өченме? диләр Хәтта бер коммунист үз-үзенә кул салды .
Поп корсагын дерелдәтә-дерелдәтә, авызын капка шикелле ачып эче катып көлде.
Чынлап әйтәсеңме. Фрол Иванович5 диде. [Чатлыклы хәбәр!
Аннан соң поп күкрәгенә асылган тәрене тотып өскә күтәрде.
Алалуя. алалуя. туфрагы җиңел булсын, дип снйләнә-сөйләнә берничә кабат чукынып алды Ни әйтсәң дә алла коды дөнья куйган,— диде.
Әһә. белдем хәзер Әнә кем икән ул Фрол Иванович, губкомда эшли Югары үрләгән. Пролетарларга сырышкан. Ничек аны күрми торалар5 Анда да үз кешеләре бар. күрәсең.
Тагын берничә генә сүз әйтәсем калды, диде Фрол Иванович.— Аңлагансыздыр, НЭП турындагы карар нигезендә. Лиза Тимофеевна да үз именнесенә кайта ала Документларны әлегә үзебез язабыз Имза да безнең кулдан төшә, пичәтне дә үзебез шыпылдатабыз.~
Лнза урыныннан торды Чиркәү стенасына төшерелгән рәсемдәге шикелле хатын кебек, кулларын күкрәгенә куйды Ул бу шатлыгыннан елап җибәрергә дә әзер иде. Димәк. Лиза Тимофеевна үз әтисенең именнесенә хуҗа булачак. Анда алма бакчалары, анда кошлар сайрый. Фрол Иванович нинди яхшы кеше икән Гомере озын булсын.
- Ә шуннан сон. диде тагын Фрол Иванович Лизага мөлаем елмаеп. Артур Александрович сезгә «кунакка» барып Чыгар Калганы сүзсез дә аңлашыла булса кирәк.
Тагын авыз ердылар Аларга күңелле иде.
Аңлашыла. - диде Артур. Бик аңлашыла...
Тукта, нәрсә аңлашыла? Мин кабат уйга бирелдем. «Артур Лиза- ларга кунакка барып чыгар». Төшендем, анда бит күмелгән кораллар ята.
Таралышырга вакыт җитте, күрәсең Барысы да берьюлы урыннарыннан кузгалыштылар Берсе өстәлдән бер шәмне алып, юл карый- карый, ишеккә таба юнәлде «Әйдәгез*.-- диде Әкрен генә атлагыз» Поп өстәлдәге шәмнәрне берәм-берәм сүндереп чыкты. Берсен үзе белән алды.
Сез китә торыгыз, минем әле монда кайбер эшләрем бар. дип әйтә куйды Ишекләрне үзем бикләрмен.
Менә кайчан безнең Жаннарыбыз үкчәләргә төште Поп безне карарга җыенмыймы? Мин әле таш идәндә туңа-туңа ята идем. Ә хәзер кинәт кенә тирләп чыктым Йөрәгем дөп-дөп тибә. Калтырыйм Ә Бар лае ашыкмый гына кесәсеннән пәкесен чыгарып, ачып куйды
Поп багана төбенә басып, тегеләрнең чыгып киткәннәрен көтте. ф Менә ишекләр ябылды Чиркәүдә тынлык урнашты. Поп әкрен генә утын- _ нар өелгән стена буена йомшак кына атлап китте Адымнары да ишетелми Биредән караганда шәм үзе генә һавада йөзеп бара иде кебек. £
Менә ул. шәмне өскә күтәреп, утыннар өемен яктыртты Шәмне х идәнгә бастырып куйды да ашыга ашыга пуләннәрне алып бер якка куя ® башлады Аннан соң бер бер артлы ике тартманы тартып чыгарды £ Аларны да идәнгә куйды Пүләннәрне кире үз урыннарына өеп урнаш- | тырды Тартмаларны икс як култыгына кыстырды Әмма идәндә янып * торган шәмне ничек алырга? Поп бераз аптырап торды Әмәлен тиз Т тапты Ул башта сабын тартмаларын ишек төбенә илтеп куйды Яна- ч дан килеп шәмне алды һәм ишек төбенә житәрәк сундерде Чиркәү $ эче дөм караңгы булып калды Ишекләр ачылып ябылды Аннан соң “ дың-дын иткән танышлар ишетелде Поп шулай ишекләргә йозаклар = салып маташа иле. Менә ул тавышлар да тынды .
Фу. диде Барлас, бер иркен сулыш алып Кот алынган иде. “ малай. Поп үзе дә карак икән Күрденме. ике тартма сабынны эләктереп сыпыртты.
Күрдем
Болар бандитлар. Ишеттеңме, нәрсә сөйләшәләр5 Ишеттем
Вәт боларны милиция белеп алса, кызган табага бастырып үрле кырлы сикертер иде үзләрен.
Милиция безне дә баштан сыйпамас
Без үз кешеләр, без бит пролетарлар
Шулай снйләшә-сөйләшә теге өстәл янындагы урындыкларга килеп утырдык
Аз гына черем итеп алабыз, диде Барлас
Белмим, шулай урындыкларга утырган килеш күпме йоклаганбыз дыр. Барлас мине төртеп уятты
Уян. уян. малай, диде. Ашыгырга кирәк. Сәүдәгәрләр куп йокламыйлар
Мин сискәнеп күзләремне ачтым Чиркәу эче инде яп-якты иде Ашап-нитеп тормыйбыз, диде Барлас Әйдә бераз «мал» алабыз да ычкынабыз биредән, хәерле урын ту гел бу
Без яңадан куеннарыбызга, кесәләребезгә сабыннар тутырдык Бу юлы да кулларга гранаталар эләккәләде Без аларны утыннар арасына тыккалап. яшереп калдыра тордык Без инде алардан курыкмый идек Әнә бит. попның бер дә исе китмәде Тартмаларны шатыр-шотыр күтәрел алды да култыгына кыстырды Оста карак, куллары уйнап кына тора, поп кына димә, булдыра Ул да гранаталарны безнен шнкелле- рәк маташтыргандыр, мөгаен Югарыга менеп киттек Менә без инде гөмбәздә һава саф. күк аяз. рәхәт Без бу төнне ниндидер караңгы казематта ятып чыктык шикелле, чыннан да. әкиятләрдә генә сөйләнә торган убырлар белән очраштык сыман \ зебез дә шул әкияттә кемнәр дер булып, нәрсәләрдер кылып йөрдек кебек
Ә биредә иркен, мин йотылып күккә карыйм Чу. әнә тезелешеп кыр казлары оча Бнектә-биектә моңлы гына кычкырган тавышлар ишетелә Барлас та аларга карап тора
Җылы якларга очалар, мескеннәр ди. Снзәләр. көз килә, китеп баралар Безгә лә. ахрысы, шул кошлар артыннан юл аласы булыр Кышын бирелә ничек яшәрбез?
Барлас тагын нәрсәләрдер сөйләде, ишетмәдем Мине хәзер башка уйлар сагышландыра иле
Кошлар китәләр дә. язны кабат туган җирләренә кайтып төшәләр. Ә мин туган авылыма кабат кайта алырмынмы? Их. энном минем, сөекле әнием, син исән булсаң. юл башына чыгып көтәр идең мине, көтәр идек Ә анда хәзер мине беркем дә көтми. Мин дөньяда бармы, юкмы беркем дә белми Ә мин яшим әле. яшим Тагын мина нәрсәләр генә күрәседер Исән калсам, кайтырмын әле. кайтырмын, әнием!
Я. нишләп авыз ачып торасын, диде Барлас Киттек!
Авызыңны яп» күзләреңне ач
Бара торышлый. Барлас әйтә куйды:
Шәйлә, малай, беркемгә дә. бернәрсә дә лыгырдама берүк. Син дә мин генә беләбез. И баста! Тыныңны да чыгарма!
- Юк. юк,— дидем мин — Үз малыбыз, ятка тел ачаммы сон?
— Молодец, шулай кирәк. .
Менә без базарга да килеп җиттек. Барлас туктады, мина да туктарга кушты «Ашыкма. - диде —Карыйк әле. «Җантимерләр» чуалмыймы биредә?»
Юк. милиционерлар күренми иде
Шәп,— диде Барлас авызын ерып. Кесәсеннән бер-ике сабын чыгарып кулларына тотты - Син,— диде ул тагын, миннән бик еракка да китмә, бик якын да торма Беребезне тотсалар, икенчебез качып өлгерә алсын .
- Шәйлә нәрсә була сон ул?
Авыз ачып торма, дигән сүз була. Ә син шундыйрак, нәрсә күрсәң дә иреннәрең салынып төшә...
Барлас дөрес әйтә Чыннан да бар нәрсәгә дә исем китә минем. Берсе аллы-гөлле төсе белән, берсе тавышы-мазары белән я искиткеч зурлыгы белән мине кызыктырып куя Онытам мин шунда үземне.
Авызыңны яп та. күзләреңне ачыбрак кара, диде тагын Барлас Бу ген дә аферистлар галушка утырта күрмәсеннәр. Ике сабынга бер червонец сора, и баста!
Бәлки, бу юлы да мин акчаларны буташтырып бетергән булыр идем. Червонецны Барлас әле үзе дә ишетеп кенә белә бугай. Шулай итеп, без үз товарыбызны червонец акчага гына сатарга булдык. Әмма сәүдә барып чыкмады Нигә, дисезме? Менә хәзер шул хакта яза башлыйм
Барлас шулай миңа сабак биреп торган арада безнең янга чибәр генә йөзле, пөхтә итеп киенгән яшь кенә бер кеше килеп басты Аны моны әйтмичә генә Барлас кулыннан бер сабынны тартып алып, борын төбенә генә китереп иснәп карады
Вот бу затлы ичмасам. - диде - Исе генә дә дәртләндереп җибәрә Күпме акча түләргә боерасыз, әфәнделәр? диде ул сабынны кулында чөя-чөя уйнатып.
Бер калач! — диде Барлас сабыйны яңадан үз кулына тартып алып Теге кеше сабынны кабат үз кулына төшереп карамакчы иде дә. Барлас:
— Башта хакын түлә, аннары ипләп кенә карарсың, теләсәң телең белән дә яларсың.— диде ачуланып.
- Калач бит ул миллион сум тора...
> 6i и о 1ЛИОН сум кирәкми. Червонец алып кил. черной- анарыңны Керенскийга илтеп бир. Ул үлә язып ачыккан диләр
Барлас көлде. Кесәсеннән тагын бер сабын чыгарып «Менә, икесенә бер акча, рәхим ит».— диде Үзе миңа күз кысып алды да. әйдә дип китәргә җыена башлады
Теге кеше каршыга чыкты
Күрәм. сездә товар байтак икән,— диде миңа да күз атып - Ә минем куен эчендә сабыннар әллә каян беленеп тора Корсагым зур. аякларым нечкә генә Бу килеш сине теләсә кем күреп ала Безгә кеше күзенә чалынып бер урында озак туктап торырга ярамый иде Барлас китәргә ашыкты. Адымын атларга да өлгермәде, теге кеше аның кулыннан тотып алды *
Кая ашыгасың, әйдә килешик, мин сезнең товарны уптым сатып | алам,-- диде. Ризамы?
Барлас уйланды Бер миңа карады, бер култык асларын кашып - алды. Ул нәрсә әйтергә дә белми иде. Ә мин мыштым гына инде бу = юлы авызымны йомып торам Биредә Барлас хуҗа Ә үзем уйланам. S риза булсын иде дим. эчтән генә Берьюлы сатабыз да тагын товар алыр- | га китәбез Тагын сатабыз Барлас үзе әйтмешли, байыйбыз лабаса 2
Ә теге кеше һаман сөйләнә ♦
Бу килеш сезне, ди. милиционер момент эләктереп алачак. Z Аннан соң нәрсә буласын үзегез дә беләсездер Рәхим ит кутузкага. > Ә болай уптым сатасыз - кем дә күрми, белми дә Шито-крыто'
Барлас әле икеләнеп тора. Болай файдасы булыр микән ди бутан =
Кинәт базарның бер почмагында кемдер бик иман итеп сыбызгы ? сызгыртты. О. ул сыбызгы, кемнен котын алмый! Ул чакларда андый = сыбызгыны дружинник һәм милиционерлар гына йөртә иде Бер сыз гыртып җибәрсәләр, бөтен базар дер селкенеп куя. Кешеләр барысы да берьюлы түбәнгә иелешеп калалар Зыр зыр килен тирә-якка караналар Нәрсә бар. ни булды икән? Аннан соң кемнәрдер ашыга-ашыга каядыр шыла Кемнәрдер кулларындагы кием -салымнарын үз өсләренә кат-кат кияләр. Нәрсәләрендер куен эчләренә яшерәләр Ә кайберләре, якын дагы урамнарга таралып, чит йортларга кереп посалар
Менә хәзер дә базар шундый хәлдә калды. Ә теге сыбызгы һаман сыз гыра. базарны ду китерә Барлас та як ягына карана, йөзе агарган Сизәм, курка егет Минем дә хәл шәптән түгел Нигәдер кулларым кал тырана. Хәзер бөтен өметләрем Барласта Ул нишләр? Ә теге безнең малны уптым гына алырга теләүче кеше безне ашыктыра
Я. диде ул Барласка. Әйдәгез, киттек тизрәк минем кибеткә Мин бит бирелә сәүдә итәм Червонецларны да үзем белән йөрҮмнм Кибеттә алыш бирешне тәмам итәрбез Шито-крыто
Ярар, диде Барлас, әйдә, киттек'
Безгә башка чара калмаган иде шул Моннан тизрәк таярга кирәк. Ж,ае чыгып тора. Барлас риза икән, миңа сүз дә әйтеп торасы түгел
Кая килеп эләктек без?
Ерак бармадык Шунда базар чатында гына, ниндидер таш бинага җитеп килгәндә генә безнең әлеге «кибетчебез» кинәт туктады да «Менә бирегә генә керәбез. - диде Әнә. облава башланды Тизрәк атлагыз .»
Артка әйләнеп карадык Чыннан да. базар кырмыска оясына елан килен кергән шикелле гөжли иде. Кемнәрдер абына-сөртенә йөгерешә Кемнәрдер яман кычкырыша Әнә. бер якта милиционерлар бер төркем кешеләрне урап алганнар. Ә теге сыбызгы һаман сызгыра да сызгыра
Менә бирегә, диде теге кеше, шактый зур ишекне ачып менә бирегә, монда минем танышлар яши
Ашыга-ашыга кердек Дөресрәге, кая. кемнәр янына юлыкканыбызны сизми дә калдык Башта караңгы коридор буйлап бардык, аннан соң ниндидер кешеләр җыелышкан бүлмәләр аша уздык Тик шуннан соң гына ниндидер ишек катына килеп туктадык Юк. б\ кибет түгел
иде. Барлас та җәт кенә мина төртеп алды. Күзләрен чекрәйтеп карады. янәсе, кая килеп эләктек без?
Әмма безнең юлдашыбызга, чыннан да. бу таныш урын иде булса кирәк Менә ул әкрен генә ишекне шакылдатты. Бүлмәдән: «Керегез, кер!» — дигән тавыш ишетелде.
Кердек Шактый зур бүлмәнең түр башында, сырлы-сырлы юан аяклы өстәл артында, олы яшьләрдәге бер бик ябык гәүдәле кеше утырып тора иде. Ул аз гына елмайган кебек булды да: «О. Воронов, исәнме, диде — Кунаклар алып киләсеңмени? Әйдүк, әйдүк, без кунакларга бик шат...»
Без Барлас белән икебез дә. мәчеләр шикелле сагаеп, тирә-юньгә карандык. Кая килеп керлек? Әмма тиз тынычландык. Биредәге күп төрле җиһазларны күреп исебез китте. Дөресрәге, бу ниндидер склад төслерәк бер бик зур бүлмә иде. Стена буйларында киштәләр, аларда алтын-көмеш белән бизәкләнгән төрле-төрле савыт-сабалар, чынаяклар — санап кына бетерерлек түгел. Икенче якта кием-салымнар, ефәк парчалар күз явын алып торалар Менә кайда байлык, менә кемнәр акча диңгезендә йөзәдер...
Бер ак стенада ниндидер кешенең рәсеме эленгән. Үзе ябык кына, чандыр йөзле, кәҗә сакаллы, киң биек маңгайлы. Без аны. әлбәттә, танымадык.
Әкрен генә өстәл янынарак килеп туктадык.
- Канаклары да нинди бит.—диде безне бире алып кергән Воронов — Менә дигән сәүдәгәрләр Аларның товарлары да искитмәле. Петр Борисович Таныш булыгыз...
- Карыйк әле. карыйк.— диде Петр Борисович — Нәрсә икән ул искитмәле товар?
Мин бил каешымны чишеп тә өлгермәдем, күлмәк астыннан идәнгә шыбыр-шыбыр сабыннар коелып төште. Барлас та шул арада үзенең куен эченнән, кесәләреннән алтын бизәк йөгерткән, зәп-зәңгәр төргәкле сабыннарын берәм-берәм өстәлгә тезеп куя торды. Әнә бит күпме ул сабын биредә!
Петр Борисович урындыгыннан сикереп торды, кулларын як-якка җәеп:
Вот бу товар дисәң дә товар!—диде бөтен йөзенә елмаеп. Боларны кибеткә тезеп куйсаң, сатып алучыларның күзләре чагылыр.-- диде Воронов. - табышлы товар
Аннан соң ул урындыкларны өстәлгә тагын да якынрак этеп куйды да: «Утырыгыз, утырыгыз.— диде, безгә урыннар күрсәтеп. Сәүдә эшләрен утырып сөйләшү тиешле».
Без өстәл тирәсенә утырыштык Петр Борисович бер сабынны алып иснәп карады.
— Шайтан алгыры, ниндидер чәчәк исләре аңкый үзеннән, диде — Нинди фабрика ясый икән мондый шәп сабынны?
Воронов та бер сабынны әйләндереп-әйләндереп карады, карады да.
— Менә биредә маркасын сугып куйганнар, әмма сүзләре русча түгел, нито Австралия, нито Швейцариядән. Бәлки. Америка якларын- нандыр...
— Ого,—диде Петр Борисович — Ерактан икән. Заграничный, значит. .
Безгә бу кызыклы иде. Без бит әле үз товарыбызның нинди зат икәнен дә белми идек. Ул әнә заграничный икән. Барлас, «безнең белән не шути» дигән кебегрәк итеп, башын күтәребрәк борынын сыйпаштыр- галады Эре генә миңа да карап алды. Янәсе, сизәсеңме, эшләр кая бара? Мин дә башымны күтәрә төшеп, гәүдәмне турайтыбрак утырдым Без бит әнә нинди товар хуҗалары
Воронов. Петр Борисовичка нигәдер күз кыскалып карады да «Мондый затлы товарны кулдан ычкындырырга ярамас,— диде Алдатмабыз дип уйлыйм»
Аласы иде дә бит. бик кыйммәт каерырга уйлыйлардыр батар Барлас хуҗаның үзе шикелле итеп урыныннан торып өстәлгә таянды да
Парына бер червонец чыгарып саласыз ла — вәссәлам, диде Аннан сон. Вороновның үз сүзләре белән «шито-крыто» дип тә өстәде.
Барыбыз да көлештек. =
— Әлбәттә, хакы түшәмгә җиткән, бәлки бераз киметерсез.— диде 2 Воронов - Безгә дә бит яшәргә кирәк, егетләр. з
Барлас түзмәде J
Я. аласызмы? — диде — Аласызмы? Мыгырдап торырга вакыт ® юк. Базар тарала башлар
Өч сабынга бер акча, килештекме? — диде Воронов. Шуннан 5 да артыгын биреп булмый Үзебезгә нәрсә кала? Бәлки, иртәгә бу са- * быннар белән бөтен базарны тутырырлар Менә без инде банкрот Без * не лә бераз кызганыгыз.
Алай булса, дидем мин. сезнең белән эш пешми Әйдә. Бар ' лас... z ~
Алабыз, алабыз,— дип хафаланды Петр Борисович Алабыз х
Үзе шунда ук өстәл тартмасын тартып ачты да өр яна червонец- f ларны берәм-берәм алып өстәлгә куя башлады Ә Воронов дигәне без- s нең сабыннарны санарга кереште
Менә шунда инде без чын червонецны күреп аллык Уч кадәр Бер башында кемнеңдер рәсеме дә төшерелгән
Барласның күзләре янып китте Ә миңа шул арада нинди генә уйлар килмәде. Без хәзер бу акчалар белән ниләр генә эшләмәбез, дөньяның кайсы якларында гына булмабыз, ничек кенә киенмәбез дә. нәрсәләр генә ашамабыз Шатлык эчемне кытыклый, чак түзеп утырам Идән уртасына чыгын сикергәләсе килә, мәтәлчек атына-атына ду куптарасы иде хәзер бу шатлыктан
Барлас кызлы. Ул хәзер үзен чын сәүдәгәр төслерәк хне итә бугай, җае чыкканда атып калырга кирәк, ди. күрәсең. Өстәлдә яткан акчалар шундый дәртләндерә аны Хәзер алар безнең кулда булачаклар Воронов сабыннарны санап чыкты
Барысы йөз дә ун данә. - диде Икесенә берәр червонец кнлеп чыга, илле биш червонец
Болар безне таларга җыеналар, диде Петр Борисович, көлә көлә безгә карап Илле биш червонец, әйтергә генә ансат, саный баш ласаң, чәчләр үрә тора Хәер, диде тагын Петр Борисович, сабыннары первый сорт бит Әйдә, килештек
Воронов та әйтә куйды
Тагын булса да алыр идек әле.
Барлас миңа күз кысып алды
- Безнең «складта» тагын күпме сабын калды, хәтерлисенме?
Байтак әле. дидем мин
Барлас тезләренә суккан кебегрәк итеп маташтырды да «Кирәксә тагын китерербез», диде бик эре генә каранып «Китерүен китерерсез дә бит, бәясе тешләшә, диде Воронов Бөлеп куйсак нишләрбез3»
Барлас чынлап сүзгә керешеп китте
Сезнең өчен бераз ташлама да ясарга мөмкин булыр диде Үз кешеләргә
- Күптән шулай диләр аны. дип Петр Борисович та тәмам шатла нып куйды
Әйдәгез, хәзер үк эшне очлап куябыз Фаэтон җигәбез дә барып алып кайтабыз
Дөрес, дөрес. - диде Воронов та Тимерне кызу чакта сугалар
Барлас урыныннан җәт кенә сикереп торып, аягүрә басты
Башта1 болары өчен түләгез әле Баядан бирле сүз куертасыз, эш күренми
Барлас сабыннарны җыеп кулына ала башлады. Мин дә бу яктан аиа булыша тордым
— Акчаны кулга алмыйча сөйләшү -юк,— диде Барлас кырт кисеп — Вакыт әрәм итәбез
— Сәүдә эше ашыгырга кушмый.— диде Воронов. Петр. Борисович яныннан торып — Ашыктыңмы, бел. авызын пешә...
Петр Борисович та шуңа ялгап әйтте:
Яшь әле сез. егетләр. Юкка-барга кызасыз...
Аннан соң өстәлдә баядан бирле безнең күзләрне чагылдырып яткан акчаларны умарлап алды да Барласка сузды: «Пожалуйста, менә сезгә илле ике червонец.— диде.— Рәхим итеп алыгыз, әфәнделәр».
Барлас акчаларны санарга кереште, кайберләрен яктыга күтәреп, җентекләбрәк карады. Фальшивыйлары юкмы ди бугай.
Петр Борисович та. Воронов та эчләре катып көлделәр. «Атылган чыпчыкка охшыйсың.—диде Петр Борисович — Сине алдап буламы сон?»
Барыбыз да көлештек. Акча шулай итә ул Көлдерә дә елата да.
Калган сабыннарны да хәзер үк китереп булмасмы5 — дип сорады. Воронов Сез чыгарсыз да китәрсез, аннан бар. эзлә сезне...
Хәзер үк булмый.—диде Барлас,— хәзер үк булмый...
Ни өчен булмый?
— Урыннары еракта.
— Без бит фаэтон белән, пар ат җигеп, шнто-крыто.
Барлас акчаларны куенына ипләп кенә тыгып куйды да йөзен яктыртып елмайды. Петр Борисович та аңа карый-карый көлемсерәде:
— Без сезгә ышанабыз, сез дә безгә ышаныгыз инде. Сәүдәгәр сүзеннән чигенми диләр...
Воронов аны бүлдерде: «Шулай да нишлибез соң? диде Калган сабыннарны да кулга төшерәсе иде бит Андый заграничный товар сирәк очрый»
Барлас уйга тарды. Беләм. ул кылана гына шулай. Янәсе, мәсьәлә бик четерекле Юк. бәлки ул. чыннан да. калган сабыннарны да сатарга җыенадыр Мин дә каршы түгел. Ләкин ничек?
— Без сезгә адрес бирәбез,- диде Барлас беравыктан.— Төнлә белән шунда килерсез, көтәрбез
Акыллы әйтте минем дустым Безгә бит моннан тизрәк шылырга кирәк Ә чиркәүгә бару түгел, яныннан да узмабыз Тимә, эзләсеннәр безне Үзләре әйтмешли, шито-крыто.
Без риза, диде Петр Борисович. Әлбәттә, төнлә белән бераз өркетә Әмма мондый товар өчен кая бармассың?
Гранаталар сатабыз, аласызмы?
Барлас бер дә тартынмыйча теге чиркәү шәһәрнең кайсы ягында икәнлеген сөйләп, аңлатып бирде. Әмма хуҗалар әле бик үк ышанып җитмәделәр Воронов стенага эленгән шәһәр картасына текәлеп, бармагын өскә-аска таба йөртеп узды да «Әһә. диде,—таптым, менә биредә Нәкъ шәһәр читендә икән. Дөрес әйтәләр егетләр.»
Молодец, диде Петр Борисович Барласның аркасыннан кагып Алайса, безне көтә торырсыз. Нәкъ үз вакытында барып җитәрбез...
Ә миңа шунда бер уй килде. Сез. бәлки, инде үзегез дә сизгәнсездер, баядан бирле болар Барлас белән генә сөйләшәләр, киңәшәләр. Мине бар дип тә белмиләр кебек Әллә мине арбадан «төшеп» калган диләрме? Бар-
ласка да ачуым чыкты. Әллә кем булган булып, миңа ара-тирә карап ала да оныта Акчаларны да әнә үзенә жыеп куйды Мина «пан» чыгарырмы, юкмы? Дөресрәге, мин дә үземне бу хужалар каршында югалтырга теләмәдем. Мин кемнән кнм? Минем дә сүзгә керәсем килде
Тукта әле. дидем, үз-үземә. болар теге сабын тартмаларындагы гранаталарны да сатып алмаслар микән Әйтим әле *
Бездә бит гранаталар да бар. сатабыз, аласызмы? — дидем Петр | Борисовичка. §
Күрәм. Барласның йөзе кинәт кенә агарынды Ул күзләреннән ут J атарга теләгәндәй миңа карады да иреннәрен тешләп өзәрдәй итте = Маңгаена сырлар ятты. Сиздем. Барлас нык ачуланды. Әмма, минем i авыздан «кош» очып чыккан иде инде.
Петр Борисович, минем сүзләр! аңламаган төслерәк, бераз авыз 2 ачып торды Ә Воронов шунда ук эләктереп алды *
Нинди гранаталар алар, кайда? диде минем яныма ук килеп.
Ә Барлас. Барлас нишли? Изүләрен капшый, башын боргалый. £ \ »е һаман керпе кебек йомыла бара, күз алдында бөтенләй башка ке- - шегә әйләнеп тора сыман «Ахмак, эшне әрәм итте, барысы да бетт< ». = дип сызлана булыр Мин дә шүрләдем. Ни пычагыма кирәк иде соң ул о гранаталар? Әлеге шул червонецлар тел ачтырды, червонецлар. Ә Во- = ронов бәйләнә торды
Нинди гранаталар? Күпме, кайдаа
Белмисезмени? Сугышта ата торганнар Кайда булсын, чиркәүдә
Ах. вон что. әнә нинди гранаталар? диде Петр Борисович Аннан сон ул Вороновка
Безнең приходный журналны кара iv. геге көнне алган гранаталар сатылып беткәнме, бәлки, кирәк тә түгелдер?
Нигә кирәк булмасын, диде Воронов. Хәзер гранаталарны кырылышып алалар
Гажәп. диде Петр Борисович. Сугыш та бетте бит инде, нәрсәгә. кемгә кирәк икән ул әйберләр?
Воронов җавап бирде:
Алардан хәзер бик матур ниндидер савыт-саба ясыйлар икән Сез «әйберләр» дип әйткән ул нәрсәләрнең ниндидер бер өлеше көмеш гәп ясалган, диләр Менә нәрсә кызыктыра кешеләрне Берьюлы унар данә алып китәләр Сатып кына өлгер.
Димәк, бу товарны да алабыз...
Әлбәттә, әлбәттә, алабы з
Кыйммәт сорарлар бит
Барлас кинәт телгә килде
Товар бәясен үз урынында күреп сөйләшү яхАгырак булыр
Күрәм. дустымның йөзе бераз ачыла төшкән Сизәм. ул граната лар турында с\ ше озакка сузарга теләми Ә мин шат идем Гранаталар турында сүз башлап, җанлы гына барган эшне бөтенләй бозып куюым мөмкин иде бит. шул акча дигәннәре харап итә язды Ярый әле «давыл» купмады
Петр Борисович аз гына уйланып торган булды да
Дөрес әйтә егет, диде Мин үзем дә шулайрак уйлаган идем Барырбыз, товарны күрербез, бәясе турында да шунда сөйләшербез Воронов Барласка кул сузды Килештек Мә. биш булсын
Барлас, урыныннан торып, иң элек Петр Борисович белән кул алышты Акча биргән кеше кадерлерәк иде. билгеле Аннан тегесенә дә кул би,, iv Килештек диде
Без Барлас белән шат идек Көтмәгәндә генә шулкадәр акчаң бул сын әле Әтәч бхлып кычкырырсың Хәзер дөнья безнеке' Инде моннан i.iapia да мөмкин Без. бәлки, тиз генә китеп тә барган булыр идек Әмма Петр Борисович
Мөгәричен авыз итмичә, кая батан ашыгасыз? Ансыз дөнья сансыз, дип көлгәндәй итте.
Башка берәү булса: «Юк. борчылмагыз, кирәкми Эшебез тыгыз», дип кенә әйткән булыр иде. Мин Барластан шуны көтәм. Ә ул:
Әйе. бераз ачыгылды. тамак ялгап алсаң да зыян итмәс, диде.
— Шулай булгач, диде Воронов, ян бүлмәгә ишек ачып, рәхим итегез, кунаклар бүлмәсенә. .
Бусы би1рәк тә көтелмәгәнчә булды Чыннан да. пөхтә генә җыеш-тырылган бу бүлмәдә безне инде аш-еу әзерләгән табын көтеп тора иде. Ә өстәл янында түм-түгәрәк. ап-ак йөзле апа. рәхим, итегез, утырышыгыз дип. сөйләнә-сөйләнә. урындыкларны җайлабрак куя-куя. күзләрен балкытып безгә карап елмайды
Сый-хөрмәт дигәч тә өстәлдә әллә ни тәмле ризыклар юк иде. Чәй. шикәр, берничә телем икмәк, әлеге без белгән хәлвә. Хәтта аз гына колбаса да бар иде Барыбыз да өстәл тирәсенә утырыштык Теге апа чынаякларга нечкә билле самовардан чәй ясарга кереште. Үзе һаман безгә карап-карап ала. Елмая да керфекләрен түбән төшерә. Әллә безне яратамы, әллә кызганамы? Алай дисәң, без бит бу хатыннан мең кабат баерак.
Чәй янында мәй дә килешә, диде Петр Борисович, хәйләле елмаеп - Как не говори, мөгәрич' Син миңа, мин сиңа! Сәүдәгәрләр телендә шулай диләр бугай.
Ул затны хәзер тиз генә табып булмый, диде Воронов. Шәт. кунаклар гаеп итмәсләр .
Барласның бу сүзләргә әллә ни исе китмәде. Ишетмәде дә шикелле Жиң очларын тарткалады да иң зур икмәк телемен берьюлы йотардай булып ашый башлады. Чәй белән авызын җебетә торды Мин дә бу эшкә аныңчарак ябыштым Шулчак әбием исемә төште. Ул бит. табында әдәпле бул ди торган иде. Кая монда вакыт алай әдәпле кыланырга?
Воронов аннан-моннан гына каккалый Нигәдер авыр уфтанып куя Кинәт-кинәт безгә дә күз төшерә Ә Петр Борисович бөтенләй аша мый диярлек Уйлана, нәрсәдер әйтергә тели, сүзләрен табалмый кебек.
Ә без сыпыртабыз гына. Алар тук булгач та, без бит ачлар, көне буе ашаганыбыз юк Барлас үзен оныткан, әпен-төпен йота бирә, рәтләп чәйнәп тә тормый.
Бер мәл тынлык булып алды Хуҗаларның берсе дә сөйләшмәгәч, безгә дә уңайсызрак булып китте Нәкъ менә шул тынлыкта Петр Борисович сүз башлап җибәрде «Балалар, диде ул бер миңа, бер Барласка карап Балалар, безнең беркемне дә алдарга хакыбыз юк. Без сатып алучылар түгел, беләбез, сез дә сәүдәгәрләр түгел. Сез ятим балалар. без уголовный розыск вәкилләре. Сез менә хәзер, дөресен әйткәндә, шушы йортта утырасыз. Без җинаятьчеләрне, каракларны тотып хөкемгә бирүчеләр.. »
Юк. бу коры сүз генә түгел иде Ая» көндә яшенле күк күкрәү кебек. безнең баш өстебездә куркынычлы аваз булып яңгырады. Без тетрәнеп киттек Тыннарыбыз кысылды.
Барлас кулыннан икмәк телемен төшереп җибәрде, дөресрәге, тө-шермәде. атын бәрде. Терсәкләренә башын салып, йөзен түбәнгә иде дә елый башлады Юк. еламады, әллә нинди, күңелне сызландыра торган тавыш белән үкерде
һич көтмәгәндә, берничек тә уйламаганда гына менә шулай шыр ал-дануына хурланды да. оялды да ул. Мөмкин булса, җир астына убырылып китәр иде дә күз алдыннан югалыр иле. Көлкегә калдык түгелме соң?
Минем дә күз алларым караңгыланды сыман, елыйсым килә, тавы шым чыкмый. Ә күзләремнән яшь ага. авызыма керә, йота барам. Эчтән генә үксим
Менә без тынычлана төштек Барлас куенына кызу гына тыгылды да теге нәләт тишкән червонецларны бетереп алып өстәлгә ыргытты
Безгә харам мал кирәкми диде Инде безне төрмәгә озатыгыз Анда да ач тотмаслар, бәлки
Петр Борисович бик рәхәтләнеп, эче катып көлде
Нигә болан көләсез? диде теге ак йөхте хатын Каршыгызда балалар’елап утыра ич Кая гына булмаганнар да. алар нишләп кенә бетмәгәннәрдер инде, мескен ятимнәр
Шулай диде дә үзе кулъяулыгы белән күзләрен каплады Аннан сон бер читкәрәк китеп барды
Безнен. дә йөрәкләребез авырта, алар өчен, диде Воронов ак йөзле апага ымлап Сез еларсыз да. күңелегез бушап калыр Ә безгә нишләргә? Мыш мыш елан утырыргамы? Янәсе, кызганабыз ятимнәрне Аннан ни файда-* Юк. юк. безгә иптәш Дзержинский зур эш кушты Дошманнарны, каракларны тотарга! Без менә хәзер нәкъ шул эш белән шөгыльләнәбез лә
Без тагын да күзләребезне йоммас булып куркышын калдык Би дошманнармыни''’ Караклармы1 Безнен башларыбызга тагын әллә нинди куркынычлы уйлар килгән булыр иде әле бу минутларда Әмма Петр Борисович безне икебезне дә ян-яктан кочаклап алды ла
Гафу итегез, улларым, диде Шулай кирәк Сезне төрмәгә түгел, үзебезгә чекистлар итеп аласы иле Бәләкәйләр әле сез. бәләкәйләр...
Без — пролетарлар
Без пролетарлар, диде Барлас Без пролетарлар
Менә. менә, нәкъ кирәкле сүзне минем авызымнан алып әйттен. улым, диде Петр Борисович Әйе. без пролетарлар
Воронов та сү згә катнашып китте
Төрмәгә дигән буласыз Безгә күрсәткән хезмәтегез өчем сезгә червонец белән түгел, алтын белән түләсәк тә аз булыр иде әле Иран тариат дошманнары безгә тә. сезгә дә явызлык эшләргә чамалыйлар Сез белмисез, билгеле, алайса әйтәм Әле күптән түгел генә шәһәр складын басканнар Ятим балаларга бирелергә тиешле малларны җыештырып алып чыкканнар Сез чиркәүдән алган сабыннар да әнә шуннан
Ә без. диде Петр Борисович. ул каракларны эзли эзли канла гына булмадык, нәрсәләр генә кыландырып бетермәдек Ә сез үзегез дә уйламастан, ул дошманнарны табарга юл курс эттегез Хәзер инде алар безнен кулдан ычкына алмаслар
Сизәм. Help Борисович бу турыда суше бик ук куертырга тел.«ми Ул Вороновка ж,әт кенә ку з төшереп алды да кулы белән нәрсәдер кур сәткән кебек итте Янәсе, бу турыда калып iорсын .vie
Воронов шәйләде, сүзне икенче якка борды
Ну. малайлар, акчаны үлеп яра гасыз икән, диде көлә көлә Акчаны кем яратмый
Моны Барлас әйтеп куйды. Күрәм. тустымнын йөзе яктырган, ку з ләре елмая Мина шул гына кирәк иде дә Димәк, куркыныч безгә яна м ы и
Барлас мина мыскыллы караш ташлады Авызын да минеке шикел терәк игеп кыландырды Ян-чз иш турак белән эшен төшмәм п
(). гранаталар? диде Петр Борисович. Гранаталар сабын нан да кыйммәтрәк нәрсәләр алар Сабын кубск ул. кул юарга ла бит юар1а Ә гранаталар белән бишәр катлы таш пулатларны ныряй таран китереп, жнмертергә мөмкин
Шунда инде мин дә Барласка горхр карап алдым. Янәсе, кем дурак. минме? Барлас эндәшмәде. Чөнки минем эшем дә шито-крыто иде
— Ярый әле үз вакытында безгә очрадыгыз, диде Воронов,— Югыйсә, сез бит ул чиркәүгә әле һаман барып торыр идегез, шельма лар. Ә беркөнне ул мал хуҗалары сезне күрми калмаслар иде
— һәм.—диде Петр Борисович яңадан сүзгә кушылып,—менә бүген. менә шушы сәгатьтә сез безнең белән авыз ера-ера сөйләшеп утырмас идегез Сезнең кая икәнне бары тик кабер генә белер иде Бәхетегез басты дип санагыз. Димәк, без дә яхшылыкка каршы яхшылык эшләдек. Сезне үлемнән коткардык
Петр Борисович менә шулай кабат сүзен дәвам итеп китте:
— Моның өчен сез безгә нәрсә белән түли аласыз? Курыкмагыз. без сездән червонецлар сорамыйбыз. Курыкмагыз дим. чөнки сез инде безгә артыгы белән түләдегез. Без хәзер дошман оясына юлны беләбез Моннан соң аларнын көннәре санаулы Рәхмәт, балакайлар. Совет власте исеменнән рәхмәт сезгә.
Без эндәшмичә генә авызларыбызны ачып утыра бирәбез. Без бирегә килеп кергәндә кемнәр идек тә. хәзер без кемнәр? Юк. төскә-башка үзгәрмәдек Өстебездә шул ук киемнәр Кулларыбыз пычрак, бармакларыбыз ышкылып беткән тырма шыплары кебек.
Кызык: болай уйнап кына диярлек башланган эшебез, без сатабыз — сез аласыз, дип кенә башланган бу эшебез безне әнә кая китереп чыгарды Безнең күңелләребезгә ниндидер чаткы килеп керде дә. инде сүнмәс ут булып янып калды сыман
Безнең әле олылар белән болай сөйләшкәнебез юк иде. Бар икән лә дөньяда яхшы кешеләр! Әйе. без төскә-башка үзгәрмәдек. Әмма без инде үзебез дә олыларча сөйләштек. Күзләребез күбрәк, ераграк күрә башлады кебек
Ә Барлас тәмам ачылып китте «Чиркәүдә.— диде, без әле ниндидер җыенны да күреп калдык, төнлә белән» «Анда поп та бар иде».— дидем мин дә Барласка ияреп
Анда,— диде Барлас, битлек кигән ниндидер бер кеше утырды Париждан хат алып килгән
- Чү. чү. диде Петр Борисович, тәмам исе китеп Дуняша,- диде ул. теге ак йөзле апага эндәшеп, яза барыгыз. Кызыклы бу.
Күрдек, ул апа инде баядан бирле үз өстәлендә безнең сөйләшү- ләребезне язып утыра икән. Шулай кирәк, күрәсең, биредә.
Борчылмагыз, бар сүзләре дә шып итеп кәгазьгә ятып кала..
Я. я. сөйләгез, сөйлә, диде Петр Борисович безгә якынрак килеп Монда гаҗәп хәлләр күренеп тора. Төштә шулай була микән?
Без Барлас белән бер беребезне бүлдерә-бүлдерә ул төнне чиркәүдә уздырылган җыен турында, анда ишеткән сүзләрне искә төшерә-төшерә сөйләп бирдек Отып калган исемнәрне, фамилияләрне дә тезеп чыктык.
Петр Борисович урындыгыннан торып, бүлмә буйлап әрле-бирле йөри башлады Үз-үзенә сөйләнде
— Авыз ачып торабыз икән лә без,— диде Ә дошманнар безнең белән янәшәдә генә әнә коралланалар, сугышка чыгарга әзерләнәләр. Немедленно кулларыннан тотып алырга, еланны кызганмыйча буарга! Операциягә бүгеннән үк. менә шушы сәгатьтән үк керешергә...
Бу кадәресен без инде аңламый калдык. «Операция» дигән сүз дә безнең өчен таш йоту шикеллерәк иде. Олылар үзара тагы әллә нинди «эшләр» турында да сөйләшеп алдылар. Төшенмәдек.
Петр Борисович безнең башларыбыздан сыйпады. Өстәлдәге акчаларга күрсәтте: «Алыгыз, червонецлар сезнеке».— диде. Барлас каш ларын җыерды Өстәл яныннан арткарак чигенде. Күрәм. йөзенә ачу бәреп чыкты Бу дурак акчага сузыла күрмәсен, дип бугай, мине дә үз янына тартып алды. Аннан соң;
— Без сәүдәгәрләр түгел,—диде. Мыскыл итәргә хакыгыз юк.
Петр Борисович йөзен кин жәеп елмайды Безне кочаклады, ман Гайдарыбыздан үпте Үзе дә малай шикелле тыз-быз тирәбездә әйлән- бәйлән уйнаган шикелле итте Воронов безгә карап исе китеп калган Ничек болай. акча кадәр акчаны алырга теләмиләр? дип гаҗәпләнә, күрәсең.
Ә ак йөзле апа. өстәле яныннан торып, безнен янга килде дә ♦ Менә бит ул ятим балалар нинди була Өсләре, тәннәре 5 пычрак, ә намуслары Ә намуслары күз яше кебек саф.— диде - 4 , Базарның бәхете өчен дошман беләи көрәштә баш салсаң да аяныч j 'түгел
Бу юлы да гафу итегез, диде Петр Борисович — Мин бит сезне 5 сынап кына караган идем Сезгә чын күнелдән ышанып була икән. | Рәхмәт’ , 2
■ Безгә дә рәхәт булып китте Без биредә нәрсәнедер югалттык, әмма ♦ нәрсәдер алдык та шикелле. Тик без әле ул «нәрсәдер» дигәннең исемен “ генә белми идек Безгә дәрт керде Бу уз кешеләр белән инде тартын- * мыйча сөйләшергә мөмкин иде. Мин: ц
Безне Сухуми якларына озатыгыз, дидем =
Барлас та ашыгып-ашкынып сүзгә кушылды Анда кыш булмый. диләр Жиләк-жимеш мәш килеп үсә икән Калач та бик = арзан, ди.
Олылар көлештеләр. Кызык түгелме сонэ Жылы якларга барып жиләк-жимеш. калач ашарга телибез лә без Озатсыннар иде шунда. Алар өчен бу бик авыр эш мени'4 Әллә ни түгел, акча да сорамыйбыз Әнә. Петр Борисович «шулай булсын» дип ике генә сүз әйтсә дә жнтә Юк. ул эндәшми, уйланып тора Маңгаен ышкып ала. бер безгә карый, өстәлдәге кәгазьләрен актара Нәрсәдер эзләнә шикелле Менә ул тагын безгә мөлаем генә елмаеп куз таш лады да әйтте:
Юк. балакайлар. Сухумига без инде соңгы поездларны озатып бе терлек Хәзер инде үзебездә дә тормыш жанланып килә
Ак йөзле апа кинәт сүзгә кереште
Болар яңадан урамга ычкынырга уйлыйлар Юк. мин аларны үзем детдомга илтеп куям
Мин жәт кенә Барласка карадым Ул нәрсә әйтер әле? Беләм детдомны яратмый гына түгел, ул хакта ишетәсе дә килми аның Бу юлы нишләр? Әнә. хәзер дә йөзен бөрештергән Ниндидер бик әче бер нәрсә капкан диярсең. Көтәм Барлас балалар йортына барырга риза булырмы? Ул узе дә миңа күз төшереп алды Янәсе, син ничек уйлыйсын? Ә мин бик риза Ә Барлас барырга теләмәсә?
Воронов читтән генә әйтә куйды
- Төрмәгә барырга курыкмаган идегез, детдомга дигәч, котыгыз алындымы әллә?
. Бу сүзләр Барласка ярамый иде. әлбәттә Куркамы сон минем дустым? Ул гарьләнде. Дуняша апаның өстәле каршына килде дә Я зыгыз. барабыз* диде
Минем шатлыгымның чиге юк иде
Гиз арада безне, чыннан да, пар ат жнккән фаэтон, таш урам нар аша у за-уза жнлтерэтеп. балалар йортына алып китте
Саубуллашканда Петр Борисович тагын бер кабат кисәтте
Карагыз, әйтү шул. диде. Сез биредә булмадыгыз, без сезне күрмәдек Сез дә безне белмисез Ләм мим*
Без сүзебездә тордык Пролетарлар шундый булырга тиеш Кай да гына булсак та. кемнәр белән генә очрашсак та бу турыда авыг ачмадык.
Ләкин сүз шуның белән бетте, дип уйламагыз Бер вакыт килер, без Петр Борисович белән дә. Воронов һәм Дуняша апа белән дә кабат очрашырбыз әле
Тормышка бусага
Дуняша атага елмаеп кына карады да:
- Бч фаэтонны да атлары-ние белән бергә сатып алдыгызмы?-- диде.— Ничә червонец чыгарып салдыгыз?
ләр.
Беләм, Барласның кәефе шәптән түгел. Елмайган булып шулай маташа гына Башында әллә нинди уйлар кайныйдыр әле. белмәссең.
- Юк. юк.—г диде Дуняша апа,— юк. бер генә червонец та чыгарып салмадык. Буржуйлардан тартып алдык. Революция шулай куша. Хәзер барысы да — пролетарларга!
Мин дә сүзгә катнаштым:
— Ә теге, бүлмә тулы җиһазларны, кием-салымнарны каян алдыгыз? Алары да бушлаймы?
- Алары да бушлай. Спекулянтлардан, караклардан җыештырдык. Революция чүп-чарларны себереп түгә. Сезгә киләчәккә юл ача Яшь әле сез. егетләр.— диде.
- Сез дә карт түгел...
- Сезнең янда мин әби инде. Сезнең әле беренче китапны беренче кабат кулыгызга тотып укыйсыгыз бар. Шунда күзләрегез ачылыр, барысын да белерсез. Ә хәзер, әнә, килеп тә җиттек инде...
Фаэтон туктады
Менә шушы инде ул сез торасы йорт. Детдом.
Барлас чыраен сытты. Ә мин шатландым. Ач итмәсләр әле. Биредә дә кешеләр ич
Беләм. Барласның детдом турында үзе генә белгән уйлары бар. Теге мәлне ул миңа балалар йортын бик яманлап сөйләгән иде бит. Хәзер дә ул бу йорт бусагасы аша узарга бик үк адарынып тормый Як-ягына карана, качарга чамалый шикеллерәк.
Дуняша апа сизенде бугай. Ул икебезне дә кулларыбыздан тотып ишек төбенә үк ияртеп килде. Ә ишек төбендә безне ябык кына, чандыр гына гәүдәле, чыра йөзле бер апа инде көтеп тора иде. Барласны күрүе булды, кинәт кенә: «Бәй! — дип кычкырып җибәрде.— Әнә кем безгә килгән! Таныш егет, бик таныш. Барлас Барласович Барласов! Исәнме, саумы? Күптән күрешкәнебез юк бит. Тәмам үсеп җитә язгансың, малай...»
Аннан соң бу хатын Дуняша апа белән кул алышып күреште.
— Безне һич кенә дә онытмыйсыз,— диде. Кунакларны китереп кенә торасыз, кайдан гына аласыз аларны?
Күпсенмәгез. — диде Дуняша апа,— үз балаларыбыз. Тагын көтә торыгыз. Бер генә ятим дә урамда калырга тиеш түгел.
Анысын үзебез дә беләбез, кадерлем. Ал арның кулларына тот-тырырга икмәк тә кирәк бит әле. Без болай да бер паекны икегә бүлеп бирәбез...
- Ә без менә милициядә бер паекны өчкә бүлеп ашыйбыз. Түзәргә туры килә Тиздән шәһәргә икмәк эшелоны киләчәк Иң элек ятимнәргә бирәчәкбез,— диде дә Дуняша апа авыз турыннан гына бармагын уздырып алды. Янәсе, ул хакта чәпчеми торыйк әле. Ә без инде төшенеп өлгергән идек. Димәк, детдомда да эшләр хөрти икән. Ә минем дустым ак калач ярата. Хәзер ул нәрсә уйлый икән? Иртәгә үк качам дидер, мөгаен..
Чандыр апа Дуняша апаның ымлавын тиз аңлады. Ул сүзеннән туктап Барласка борылып карады. Аның күзләренә төшеп торган кеп-
Без фаэтонга «буржуйлар» шикеллерәк утырып барганда.
Сизенәм, минем дустым шул червонецларга адарынып, катмаганда генә үзенең «әрәм» булуыннан-үзе дә көлмәкче иде бугай. 1икмәг» генә тотылдык бит Менә хәзер җәзасын күрәбез Детдомга алып китте
касып маңгай өстенәрәк күтәрде дә: «Әллә миңа карарга да ояласынмы? диде Тагын качарга җыенасыңдыр әле. пәри.»
Барлас эндәшми. Мин гаепле дигән кебегрәк башын түбән иеп тора Ул хәзер үз-узенә охшамый иде Шулай тынып тора торган кешеме соң минем дустым? Сизәм. ул бу хатын белән эчелешкә керергә теләми Уйлашырбыз әле ди бугай. Т
Качмас, качмас. Акыллы малай ул. Тагын биредән элдерсә.-^ үзенә үпкәләсен Андыйларга бездә башка урыннар да бар. дип Дуняша з апа Барласка ачуланган төсле итте, ә үзе елмая иде J
Минем аңлавымча. Дуняша апа. Барласны куркытудан да бигрәк = бу сүзләрне әлеге хатынны тынычландырыр өчен генә әйтте булса кирәк g
Беләм мин аны. Ул да мине онытмагандыр әле. исемемне дә белә 5 булыр. 5
Шулчак Барлас: *
Тән-зи-лә апа,— диде, борын астыннан гына мыгырдап. Йөзен - җыерды Авызына бик әче нәрсә капкан кебек. Сине оныталармы сон5 z дигән шикеллерәк булып чыкты бу 4
Барлас, бәлки эчтән генә: «Бик кирәген бар иде синең», дип уй- * лап куйгандыр Алар инде кайчандыр очрашканнар ич Нигә бер-бер- ~ сен белмәсеннәр ди?
Тәнзилә апа мине дә баштанаяк күзәтеп чыкты Нигәдер бүрегемне салдырып кулыма тоттырды. Карыйм әле. син нинди йолкыш? дигән кебегрәк итеп, яшькелт күзләре белән минем йөземне чәнечкеләде сыман «Исемең ничек?» диде.
Сабир мин. Сабир
Исемең бик матур да бит. үзең нинди икән?
Дуняша апа тагын Тәнзилә апаны сүзеннән бүлдерде Алар, бер читкәрәк тайпылып, үзара нәрсә турындадыр кызу кызу сөйләшә баш ладылар
Ә мин уйга сабыштым Бу детдомда хәлләр әнә нинди икән. Тән зилэ апаның сөйләшүләренә караганда, шатланасы түгел Бер паекны икегә бүлгәч, кеше башына күпме тия? Ул паек дигәннәре үзе дә йодрык кадәр генә булса нишләрсең? Мин Барласка карадым Гаҗәп, аның йөзе тыныч иде. Миңа да. бәлки, хафаланырга кирәк түгелдер Дуняша ала безнең янга килеп, кулларыбызны алын, саубуллашты. «Әдәпле булыгыз, диде Сезне бирел.» җәберләмәсләр. Мин ашы гам. үзегез беләсез, безнең эш муеннан •
Фаэтон җиңел генә, шыгырдамый, бытырдамый гына китеп барды Тәнзилә апа әкрен генә ишекне ачты «Әйдәгез, керегез», диде Үзе шунда ук ишекне бикләп тә куйды Мин сискәнеп киттем Биредә кешеләрне бик астында тоталар микәнни? Кердек керүен, чыгып булырмы? Шикләндерә.
Озын коридор буйлап атлыйбыз. Барлас алдан җилдер.»
Кая ашыгасың? - ди апа Тәнзилә апа Кая?
Изоляторга, изоляторга!
Зиһенең бик әйбәт икән, егетем, юлны да онытмагансың
Әйе. Барлас юлны белеп бара иде. Ул бит инде биредә бер булып чыккан Аңа мондагы хәлләр үтә таныш Ә мин бер нәрсә дә төшенмим әле Нәрсә ул изолятор5
Барлас, әлбәттә, белә торгандыр Хәзер әле сөйләшергә вакыт юк Без һаман бара торабыз Менә Тәнзилә апа тагын бер ишекне ачып, аркабыздан төртеп эчкә кертеп җибәрде «Кереге». кер. сезнең белән анда сөйләшерләр», диде дә ү зе ишек артыша калды Ишекне тышкы яктан шалтыр-шолтыр иттереп бикләп тә кунды Хәзер инде ике бик астында калдык.
Тәнзилә апаның идәннән пыш пыш итеп атлаган аяк тавышлары ишетелеп торды Ул каядыр китеп барды Әллә бездән курыктымы? Әллә бетләре иярер яки йогышлы чирләре булмагае дип шүрләдеме-'
Шулай булуы ла бик мөмкин Чөнки бирегә яна килүчеләрне әнә шулай хәзергә аерым тоталар, күрәсең. Бездән бит әле урам исе килә. 1 Без әле бу сәгатьтә шпаналар гына...
Гафу итегез, тагын тукталып калдым Шуннан соң нәрсә булды? Узганнарны искә төшереп бераз уйланыйм әле.
Шулай. Тәнзилә апа ишек ачты Без кердек. Инде моннан сон кая китәрбез5 Безне ни көтә? Мона жавап бирергә әле иртә иде. Әмма бу көнне, менә бу сәгатьтә авыр ятимлекне, сагышны, язмышны тышкы якта калдырып, шушы бусага аша үзебезнең киләчәккә атлап узганбыз Ә ул киләчәк кешеләр яши торган дөнья Ә кешеләр яши торган жирдә ни булмый? Юк. анда безне шатлыклар гына көтмәгән Тормышның бөтен барлыгы нинди булса, безгә дә шуны күрергә язган. Без бер җырласак бер жыларбыз. бер шатлансак бер кайгырырбыз. Бәхетнең нәрсә икәнен белербез, мәхәббәт белән дә очрашырбыз Ә хәзергә без әле. бая әйткәнемчә, шпаналар гына Без әле кыргынташ кисәкләре Безнең «тырпаеп» торган артык җирләребезне китеп төшерәсе бар. Шуннан соң гына без кеше кыяфәтенә керербез Без әле бусага аша гына атладык Алда тулы бер гомерлек тормыш «
Синме бу, Пахом?
Изолятор дигәннәре кечкенә генә, шыксыз бер бүлмә иде. Стена лары тапланып беткән Аклы каралы сыер тиресе элеп куйганнар шикелле Тәрәзәләре тимер рәшәткәле Биредә торучылар качып китмәсеннәр, диделәр микән?
Барлас иң әүвәл шул тимер рәшәткәләрне күреп алды
— Каптык, малай, читлеккә яптылар.- диде. — читлеккә! Элек рәшәткә түгел, бу тәрәзәләрнең пыялалары да юк иде. Монда кемдер, нәрсәдер маташтырган...
Мин дә борчылдым Чыннан да. биредә хәлләр шәптән түгел, ахрысы Ниндидер сасы ис тамакны әрнетеп әчеттерә, ютәлләтә.
Бүлмәдә бер кыек-мыек агач өстәл, берничә урындык, берничә тимер карават, тишек мишек салам матрацлар Өсләренә ятып, бик арган-талчыккан булсаң гына йокларга мөмкиндер, мөгаен
Мин. идән уртасына кагып куелган казык шикелле, нәрсә эшләргә дә белмичә аптырап торам. Телемә бер генә сүз дә килми. Ә Барлас әрле бирле йөренә Ул хәзер бу кыяфәте белән, чыннан да. читлеккә ябылган кыргый ерткыч баласы кебегрәк күренә миңа Иреннәрен кысып йомган, күзләре ут. чәчләре лә үрә торган Ачулы хәзер ул. бик ачулы Бүре кебек улап, усал эт кебек өреп жибәрер сыман.
Менә ул тәрәзә янына килеп рәшәткәләрне тарткалап маташты Аннан соң башын суза-суза урам якка каралы.
Беләм мин бу урамны, диде — Беләм. биредән базар бик якында гына...
— Безнең әле акчабыз да бар бит. дидем мин Йөгереп барып кына калач алып кайтасы иде. малай..
Юк. Барлас эндәшмәде. Хәер, мондый чакта нәрсә әйтергә мөмкин соң5 Уйласаң-торсаң. бигрәк ипсез хәл килеп чыкты бит. Без әле бая гы'на «сәүдәгәрләр» идек ләбаса. Кесәләргә червонецлар тутырып, жылы якларга китеп барырга җыенган идек түгелме? Өмет ләр зурдан иде Дөньялар гизәргә! Инде «байыйбыз* дигәндә ген.» барысы да пыран-заран килде. Йә жыла хәзер, йә көл барыбер. Күңелең дуламасмы?
Бәлки, бу юлы да мин гаеплемен. Теге гранаталар турында авыз ачмаган булсам, бәлки мондый көнгә дучар ителмәс идек Шул инде шул. нәләт төшкән акча адарындырды мине, акча! Кесәдә бары белән 98
генә риза булып, шыпырт кына ычкынырга кирәк иде безгә теге «фальшивый» кибеттән. Көпә-көндез үзебез капк» ira килеп эләктек
Без шулай бер беребезгә сүзсез генә карашып торганда, кинәт икенче яктагы ишектә йозак шылтырый башлады Менә бервакыт ишек ачылды
Кем килеп керде дисезме? Безнен элеккеге «казначей» Пахом килеп керде Ул безгә бер сүз дә әйтергә өлгермәде. Барлас аны _ кочаклап алды |
— Синме бу. Пахом, синме? — диде бар көченә кычкырып — Синме, з Пахом! J
— Мин. мин. Әллә танымыйсынмы?
Әйе. Пахомны танырлык түгел иде. Аның өстендә кап-кара төс- § тәге. елтыр-елтыр килеп торган кием Юл уңаенда шуны да әйтеп 5 узыйм ул чакларда «жен тиресе» дигән снтса бар иде Анардан бөтен * илдә кием-салым тектеләр. Эшчеләр дә. укытучылар да. хәтта галим- * нәр дә шул заттан тегелгән киемнәрдә йөрделәр Чөнки башка төрлесе ч эшләнми иде әле *
Ул ситсаны «жен тиресе» дип әйтүләре дә юкка түгел Аңардан м тегелгән кием беркайчан да тузмый, тиз генә ертылмый да Пычран- = ган саен елтырый төшә Тора-бара күн шикелле булып китә
Пахом өстендә әнә шул бөтен илдә данлыклы «жен тиресеннән» s тегелгән күлмәк иде Чалбары да шул заттан Аякларында солдат ботинкалары Билен каеш-пута белән буып жибәргән. Башында яшел картуз. Егет дими хәлен юк Аркасындагы бөкресе дә әллә ни күзгә чалынмый Кулына бик ипләп кенә папка тоткан Колак артына озын саплы каләм кыстырган Аны элек вакытларда белүчеләр «Синме бу. Пахом?» дими калмаслар иде.
Пахом бу килеш безгә ниндидер ят кеше кебек Ул да безне әле яңа гына күрә шикелле Үзен бик эре тота, бик горур кылана Теге чакта көймә астында шатыр-пытыр кашынып яткан «пәри» дә шундый булсын әле. исең китмәсме?
Барлас аңардан читкәрәк тайпылды Ачуы килде бугай Кайчан дыр бер сынык, икмәкне бергә бүлеп ашаган дус. хәзер әнә ничек борын күтәргән Буйга кечкенә булса да. югарыдан карый янәсе, без шпаналар, ә ул әнә кем'
Мин дә кабарындым Ләкин Барластан узып сүз кузгатырга теләми идем. Дуслар шундый булырга тиешмени? Бер берсен шулай тиз оныталармыни? Юк. Барлас моны гафу итмәс Әнә ул. Пахом каршына ук килеп басты да.'күзләрен кыскалый-кысмалый
- - Әллә сине биредә дә «казначей» итеп куйдылармы? - диде Килештерәсең бит, прямо начальник булгансың
Сиздем, бу сүзләрне үзенең дусына чәнчеп әйтте Янәсе, оныттыңмыни узган көннәрне, көймә астында эт баласы кебек тилмереп яткан чакларны
Пахом аз гына елмайган булды. Әмма жавап бирергә исәбе юк иде Ул колак артыннан каләмен алып, кесәсеннән кечкенә генә кара савыты чыгарып өстәлгә куйды Бик жайлап кына папкасын ачты Күзләрен чекерәйтеп безгә карады Кычкырып әйтә-әйгә безнен фамилияләрне ниндидер исемлеккә язып куйды
Шушы көннән алып. диде, сез детдом балалары булып саналасыз
Инде бу юлы мин үзем дә сизмәстән
Синме бу. Пахом? - дип кычкырып жибәрдем Миңа калса, без нең алда Пахом түгел, ниндидер бер зур. шөһрәтле, теләсә кемгә дә әмер бир.» торган, атаклы башлык утыра иде кебек Әйтерең бармы, әнә ничек кенә сөйләшә ул! Исәнмесез дә димәде, хәлләребез турында да сорашмады Болан килешәме дус кешегә?
Пахом минем сүзләремне дә ишетмәде шикелле Ул урыныннан торып, каләм сабы белән өстәлгә тыкылдатты
Кесәләрегездә нәрсәләр бар? Хәзер үк чыгарып салыгыз,— диде,— хәзер үк!
Без аптырашып калдык. Безнең белән әле милиционерларның да бат ай дорфа сипләшкәннәре булмады. Пахом безгә тентү ясарга җыена түгелме?
— Я, мин көтәм,— диде Пахом, бик җитди кыланган булып.— Сүз уйнатмыйм, чынлап әйтәм.
- Ну. син. малай, полный атаман булгансың бит,— дидем мин.— Көймә астында юкка гына әрәм булып яткансың...
Ә Барлас кесәсеннән пәкесен чыгарды да җәбен ачып куйды «Менә моны көрәсенме? — диде — Якын килеп кара...»
- Куркытма,- диде Пахом,— Куркытма, андый гына коралларны күргәнебез бар безнең. Биредә пәке, пычак, хәтта шырпы да йөртергә рөхсәт ителми Пәкеңне дә өстәлгә китереп куйган бул...
Барлас телсез калды шикелле Бераз уйланып торды. Пәкесен яңадан япты да кесәсенә салды
- Юк,—диде — Юк. бу пәке әтием бүләге Беркемгә дә бирәчәк түгелмен. Кулым белән йолкып алсалар гына.
Хәзер җәнҗал кубар иде кебек Ике дус бер-берсенә дошманнар кебек күзләрен утландырып караштылар.
— Мин көтәм,— диде Пахом, кулларын биленә куеп.— Көч сынашырга телисеңме? Әйдә, башла
Күренә. Пахом тамчы да өркеми Барласны сугып егарга аның көче җитә. Барлас моны ре дә белә. Әмма Пахомның бу кыланышлары юкка гына түгел. Бәлки, аңа бармак белән дә тияргә ярамыйдыр. Ул бит бирегә үзе генә килмәгән. Аны кемнәрдер безнең белән менә шулай сөйләшергә кушып җибәргәннәр. Әнә, кулына каләм дә. папка да тоттырганнар. Аның моңа ниндидер хакы бар, күрәсең. Без моны сизендек. Бая гына әле әтәчләнгән Барласның кикриге шиңеп төште Аның болай тиз генә бирелүен мин көтмәгән идем. Бу миңа гаҗәбрәк булып тоелды.
— Лә. мин көтәм,— диде Пахом,— көтәм.
Барлас кесәсенә тыгылып бер уч акча бөтәрләп чыгарды да өстәл(ә китереп ыргытты.
- Мә. күргәнең, күрмәгәнең шул булсын,— диде — Син бит акча санарга бик оста идең теге чакта, көймә астында. .
Мин дә Барластан күрә, кесәмнән акчаларымны алып Пахом алдына китереп салдым. •
— Боларын да ал,— дидем,— син бит «казначей».
Ә Пахом шаркылдап көлеп җибәрде. Барлас та авызын ерды, мин дә көлдем Пахом, урыныннан торып. Барласны кочаклап алды Мине дә үз янына тартты.
Нихәл, дусларым,— диде — Сагындырдыгыз, малайлар. Озак көт-тердегез Менә тагын очраштык Шәп булды ..
Ни әйтерсең, кызыклы Иде бу. Шул минутта безгә инде «начальник» булып, хәтта ниндидер ят кеше булып күренгән Пахом, яңадан без белгән дусыбыз «Пәри Пахом»га әверелде сыман. Шунда гына берберебезгә йөзләребез ачылды
Пахом сөйләп китте
- Мине биредә писарь итеп куйдылар Яна килүчеләрне исәпкә алам Исемлеккә терким. Бездә хәзер шулай, кем эшләми шул ашамый диләр Балалар үз-үзләрен карыйлар' Аш-суны үзләре әзерлиләр Идәннәрне үзләре юалар Тәртипне дә үзләре күзәтәләр Санитарлар да үзебездән Лафа бетте, малайлар, бетте. Детдомга яңа мөдир килде. «Что же я могу делать»,— дип кенә йөри торган иске мөдиргә по шапке дали Ә теге итекләр мастеры Фәхри абый асылынып үлде...
Барлас сискәнеп китте.

— Как это. как это? — диде гажәпләнеп. Ул әле бу авыр хәбәргә ышанмый иде кебек.
Мин дә сәерләндем Асылынып үлгән кеше турында минем әле беренче ишетүем иде Дөньяда әнә нинди хәлләр дә була икән Мина бу детдомда бик куркыныч булыр төсле Ничек яшәрбез биредә?
— Лафа бетте, - дип кабатлады Пахом Яна мөдир кырыс, үзе әллә ни кычкырынмый да кебек Әмма күзләре үтә күрә, йөзенә карау белән, оеп төшәсең. Без аны «чуен кеше» дибез. Бездә хәзер чаң сугып уяталар, чан сугып йокларга яткыралар...
Хәзер инде барысы да аңлашылды. Ул «чуен кеше» шпаналарның койрыкларын кыскарткан. Әнә. Пахом хәзер нинди! Аны да рәткә керткәннәр. Зарланмый, димәк, биредәге тормыш аңа ошаган Ә безгә ошар микән? Күрербез .
Пахом өстәлдә яткан акчаларны нечкә генә бармаклары белән кап- шый-капшый санарга кереште.
— Боларны,— диде,— «общий казанга» салабыз. Сезнең кашыкларга да калжа чыгар Бездә шундый закон.
Пахом кинәт тотлыкты. Йөзен жыерды. күзләрен кыскалады. елмайды Акчаларны як-якка туздырып ташлады.
— Бу матур кәгазьләрне үзегезгә алыгыз,— диде көлә-көлә,— Соңгарак калып баегансыз Алар инде гамәлдән чыккан, хәзер яңа акчалар белән генә эш йөртәбез, малайлар
Бу кадәресен без инде ребез дә белә идек. Червонецлар безнең кулларга эләкми калды шул Без гаеплемени?
Пахом эре-эре атлап чыгып китте, ишекне ябарак;
— Тиздән күрешербез,— диде — Карантин озакка бармас.
Соңрак безнең янга тагын ике малай килеп керде. Алар ашарга китергәннәр иде Берсен Барлас танып алды.
— Исәнме, чыпчык, диде (чыпчык — тегенең кушаматы икән)
Малай ачуланмады. Тешләрен генә ыржайтты.
— Күрәсеңдер, үлмәдем әле.— диде.
Күрдек, шактый зур калай кәнди төбендә аз гына тары боткасы изрәп ята иде Барлас авыз итеп карады.
— Әчегән ич бу. диде, кашыкны кулыннан 'ташлап — Кунакны шулай сыйлыйлармы? Әчесе телне куырып ала..
- Монысына рәхмәт әйт. Барбарбар.— диде малай, күзләрен зәһәр елтыратып (Барбарбар — Барласның кушаматы икән) - Әйдә, киттек,— диде икенче малайга.
Белмим. Барлас нәрсә уйлагандыр, ә мин көнләштем. Тизрәк алар кебек өстемә «жен тиресе»н киясем килде. Әнә нинди матур аларнын күлмәкләре Картузлары да миңа бик килешер иде әле Кайчан бетәр бу карантин?
Барлас, тары боткасын бик әче дисә дә. ашыга-ашыга ашадык Калай кружкага салган чәйләрен дә чөмереп бетердек. Ә теге сарайда, салам арасына күмелеп калган безнең хәлвәләрне, колбасаны, ап-ак кяпачны тычканнар тыныч кына, рәхәтләнеп кенә кимереп яталардыр буган
Иртәнге чаң
Мин күзләремне ачтым Кемдер мине төртеп уятты сыман Юк. беркем дә түгел, уйларым мине шулай иртә уяттылар Таң әле беленер- беленмәс кенә сызылып килә иде.
Торып утырдым, як-ягыма карандым Бүлмәдә тынлык Әнә бербер артлы тезелгән караватларда минем шикелле үк малайлар йоклап яталар. Алар күп биредә. Кайсы ак йөзле, сары чәчле, кайберләренең
котырт, кара Малайлар бик сәер йоклыйлар. Әйтерсең, алар йокламаганнар. төн буе үз караватларында снкерешеп-микерешсп. әрле-бирле әйләнгәләп. йөзтүбән ятып та. чалкан ятып та шаярып күнел ачкан чакта гына йокы ал арны тотып алган да. барысын да шул килеш тындырып калдырган шикелле. Әнә. кемдер караватка аркылы яткан. Кайсы караватнын арткы ягына ук килеп мүкәшкән. Кайберләре юр * ганын өстеннән ачып ташлаган Ә берәүләре юрган астына кереп. 2 бөгәрләнеп беткән. Аларны ниндидер төенгә урап, янбашларыннан з бәйләп куйганнар сыман
Күршедә генә Барлас изрәп йоклый әле Йөзе агарып киткән Авызы с аз гына ачык Әнә. андарак Пахом да йокы бүрсетә Тагын да арырак | чыпчык Гариф башы белән мендәргә чумган Башкаларның исемнәрен S белмим әле Минем адашлар биредә бар микән?
Без бүген Барлас белән биредә беренче төнебезне кундык Безне. ♦ мунчада коендырып, юындырып, менә шушы аран кебек зур бүлмәгә Z кертеп урнаштырдылар Өсләребездән иске киемнәребезне дә салдырып. ' тәнебезгә сырышын, укмашып каткан пычракны да юып төшерделәр ~ Без ул изоляторда бер кат тиребезне дә салып калдырдык кебек Аның = урынына. Пахом шикелле итеп, «жен тиресеннән» күлмәк, чалбар киеп i жибәрдек. х
Ә менә уйлар, сагышлар үзебездә калды Алардан ничек котыласын?
Күңелдән аларны юып төшереп буламы соң? Мен.» хәзер мин дә уйланам Әнием исем.» төшә Шунда үз үземә. үлгән нч ул. дим. Шунда \к тагын үз-үземә. юк. үлмәгән, дип әйтәм Үземне үзем шул сүзләремә ышан дырасым килә Күңелем шулай тели
Безнең кечкенә генә хутор нишләп беткән икән? Кешеләр әле 1ә анда яшиләр микән, әллә таралышын беткәннәрме* Ә безнең кечкенә генә, тәбәнәк кен » өебез? Анда бит минем бабам, әбием яшәп калды Исәннәрдер әле алар, исәннәрдер Ә теге «хөрмә» агачы һаман әле үсен утыра микән? Кая китсен, үсәдер. Ана бит жил дә тия алмый, салкынга да бирешми ул.. Беләм. әбием үксеп-үксеп елыйдыр Көн дә. төн дә елыйдыр Кайда минем Сабирым. кайда син дин. сөйләнә- сөйләнә, өзгәләнә торгандыр, мескен карчык
Ә бабай иртә үк аты юлга да чыгып кергәндер Түземсез жан. мине шулай өзелеп көтәдер. Беләм. картлар мине сагыналардыр Ә Мохтар абый ниләр генә эшләп йөри икән? Ул да мине исенә төшерәдер Мөршидә апа баласын инде бишектә тирбәтәдер Лөкла. балам, йокла, син иртә белән йокыдан торганда бәлки. Сабнр абыең да кайтып житәр дип әйтәдер Юк инде, мин иртә белән дә.кич белән дә кайта алмам. Мөршидә апам
Уйлар артыннан шулай бара бара, әле күптән түгел генә мин ка чын киткән авылга килеп чыктым кебек Әнә. күрәм. Караколак үз йортында мыжгып, кубарынып йөри Казагы гына түгел, йөн дә кара төсле Әнә. Гайнә апа, тәрәзәдән карый карый, елап тора сыман Беләм. ул да мине сагына Син качтың да котылдың, ә мин һаман сагыш угында янам ли шикелле
Беләм. ул шулай тәрәзәдән карый карый үзенең сөеклесен исенә төшерә торгандыр И Хәниф абый. Хәниф абый, тереме син. әллә кабер дәме син? дин өзгәләнәдер
Минем күне.пм тула Мина ямансу, елыйсым кил» Күзләремне яшь тамчысы әчеттерә башлый Юк. еларга ярамый Малайлар көләр ләр Мин иреннәрне тешләп түзәм
Кинәт дан. даң итеп чан танышы яңгырады Дан. дан. тан' Б\ безгә иртәнге йокыдан торырга сигнал иде
Кайбер малайлар, өсләреннән юрганнарын ачып, сикерешеп төр лылар Ә кайберәүләр әле селкенмиләр дә иде Барлас та мыштым гына ята бирә
Мин аның юрганын тарткаладым да
Тор, малай, тор тизрәк,— дидем — Чан суктылар лабаса
Барлас иренеп кенә кузгалды.
Бу кадәр нртә уятмасалар да, әллә ни булмас иде әле.-дип сөйләнә-сөйләнә ашыкмый гына киенә башлады
Кабат чан чынлады Бусы инде Барлас шикелле иренеп ятканнарга кисәтү иде булса кирәк. Бу юлы алар да дәррәү кузгалдылар Ашык-пошык урын-жирләрен җыештырырга керештеләр.. Бүлмә гөрләп китте Пахом тавышы ишетелде Ул безнен янгарак килеп туктады да:
— Йокылар тәмле булдымы? — диде авызын киң ерып — Көймә астында хәзер инде бөҗәкләр дә катып мәтәлгәннәрдер Хәзер анда жилләр генә ыжгыра булыр... .
Пахом көлде Ә Барлас бер сүз дә эндәшмәде Иреннәрен турсайтып. караваты тирәсендә йөренгәләде, Күрәм, ачуы чыккан Юләр дим эчтән генә Нигә күперенә? Пахом дөресен әйтә ич Чыннан да, биредә яхшы. Без беренче кабат ак мендәргә баш куеп йоклаунын нинди татлы эш икәнен белдек. Пахом әнә шушы шатлыкны безгә белдерергә теләгән иде ләбаса.
Барлас теләр-теләмәс кенә үз урынын аннан-моннан тарткалап рәтләргә кереште Мендәрен бер алды, бер куйды. Юрганын әле алай, әле болай сузгалап маташты Мин дә эшкә тотындым
Пахом тагын әйтә куйды:
- Ипләп кенә маташыгыз, малайлар, ерта күрмәгез, Тәнзилә апа колакларыгызны борыр Урыннарыгыз пөхтә булсын Сыпырып- сыпырып кына әмәлләгез
— Менә минеке шикелле,— диде бер малай, үз караватына күрсә теп Менә карагыз! — дип мактана-мактана башын кәперәйтте.
Карадык Чыннан да. аның урын-жире бик пөхтә итеп җыештырылган иде Малай, күпертелгән мендәрен тәти генә, елап җибәрмәсен дигән төслерәк кыландырып сыйпаштыргалады Янәсе, сездән буламы сон мондый эш?..
Андарак тагын бер малай тавыш салды:
Пөхтә урын менә нинди була ул! Килегез, күрегез. Кемнеке матур рактыр бит әле Давай тикшерәбез..
Малайлар этешә-төртешә тегенең караваты янына йөгерештеләр Кызык бит. дөресме, әллә шапырынып кына маташамы? Юк. сүз әйтерлек түгел икән. Сылап куйган шикелле моның урын-жире. Бер генә сыр да күренми Караваты да иярләп куйган туры ат шикел- лерәк, арткы аякларына басып сикерергә җыена диярсең! Ә малай сөйләнә тора
Менә шулай итәләр аны' Күзләрегез чагыламы?
Малайлар көнләштеләр Бер генә сүз дә әйтмичә, үз урыннарына таралыштылар Кайберләре урын-җирләрен яңадан рәтләргә керештеләр Мин дә юрганымны аннан-моннан тарткалап, тигезләбрәк җәйдем Мен-дәремне кырын утыртып куйдым Үземә калса, шулай матуррак булыр төсле иде
Ә Барласның бу «уеннарга» бер дә генә дә исе китмәде. Ул үз караватын өстән-өстән генә сыйпаштыргалады да. шулай да ярап торыр әле диде Тапканнар мәзәк, ыспай күренергә телиләр, янәсе.
Дөресен әйтә иде Барлас Мин үзем дә сизеп торам болар шулай кы ланалар гына Бер-берсен үртәшеп күңел ачалар, шаяралар Алар бит әле үзләре дә «җен тиресен» ябынган җеннәр генә Шаярырга булсын аларга, шаярырга! Кайгырасы түгел. Өс-башлары бөтен, тамаклары тук Ә без әле биредә ят кешеләр идек Бәлки, Барлас бик үк ятсынмый да торгандыр Аның танышлары да шактый күп биредә. Әмма алар безне читтәнрәк күзәтәләр. Ни әйтсәң дә, алар инде «картлар», ә без мәми авызлар гына идек әле биредә
Пахом кычкырды:
— Тизрәк җыеныгыз.—диде ул идән уртасына баскан килеш ^зе инде киенеп тә өлгергән иде. Кулына папкасын да тотып алган Йөзе бик җитди, Күргәнегезчә, ул биредә дә үзен өстен тота Анын зур йодрыклары, озын куллары әлеге «картларга» да шом сала булыр Шулай да кемдер арткы почмактан нәрсәдер мыгырданды Ә Пахом шуны гына көткән кебек, папкасын ачты ла. *
— Белеп лыгырдыйсын, малай, син бүген бүлмәдә дежурный, әнә 2 сине себерке төн буе көтеп яткан,- диде теге малаймын фамилиясен s әйтеп, исемлеккә билгеләп куйды. Чират синеке! £
Малай авызын япты Почмакта стенага терәлеп, йокымсырап торган = себеркегә күз ташлады Борынын салындырып, иреннәрен турсайтты | Хәтта корсагы да бераз өрелеп китте сыман Малайлар көлештеләр 5
Инде барыбыз да киенешә башладык. Мин дә карават астыннан - ботинкаларымны тартып чыгардым Алар сап-сары күннән тегелгән, як- * якларына җиз төймәләр тезеп чыкканнар Үрдәк борынлы мондый матур - затларны, аякка түгел, кулда гына тотып торырга кирәктер шикелле * Мин шатланам, әйтерен бармы, мондый ботинкаларны әле мин беренче - кабат кына киям ләбаса Тик менә алар белән ничек итеп җиргә = басып йөрермен? Пычранырлар бит алар, жәл
Ә Барлас кинәт аптырап калды Аның кулында инде кыршылып = беткән иске ботинкалар иде Мин дә гаҗәпләндем Каян килгән болар1 Аңлашылды Төнлә белән кемдер Барласның яна ботинкаларын алып, алар урынына искеләрен калдырып киткән «Мәми авызга» шулары да ярап торыр әле. дигән, күрәсең
Барлас йөзен чытты Ботинкаларны төрле яклап әйләндереп-ән ләндереп. борынын җыерып жирәнә-җирәнә карады
Әгәр минекен дә шулай урлап киткән булсалар, мин акырып елап җибәргән булыр идем Ә Барлас тыныч иде Ул хәтта бераз елмаеп та куйды Менә ничек икән монда эшләр диде, як-ягына каранып Гүя. каракның кем икәнлеген хәзер үк белә иде шикелле
— Тәнзилә апага әйтергә кирәк, дидем мин
Тәнзилә апага
Барлас мине сүземнән туктатты
— Тынып тор. диде - Беркемгә дә әйтмибез. Ул каракны мин үзем тотып алачакмын Авызында артык тешләр бар. күрәсе»»
Барлас теләр теләмәс кенә, инде үкчәләре кыйшаеп беткән, башлары тырпаен торган шул иске ботинкаларны аякларына киле
Кулга төшәрсең әле.— диде ул. кемгәдер ачулы янап Белеп тор
Тиз генә юынышып кердек Тагын чан суктылар Нәкъ шул чакга ишекне кинәт кенә ачып, бүлмәгә Тәнзилә апа килеп керде Алга узмады Ишек төбеннән генә:
Барыгыз да залга, залга' дип кычкыра торды Тиз булыгы»'
Кызык икән биредә, хәерле иртә дин тә тормыйлар, йокыларыгыз тәмле булдымы дип тә. иркәләп, хәл белешеп тә маташмыйлар. Чан кагып кына сөйләшәләр.
Малайлар, йөгерешә-йөгерешә бүлмәдән чыгып, тимер баскычны дерелдәтә-дерелдәтә, икенче катка юнәлделәр Без дә Барлас белән аларга иярдек
Нинди ул — «чуен кеше»?
Залда инде кыз балалар җыелышып өлгергән н.и Кай арада Тәнзилә апа да килеп җиткән Хәер, андый нечкә, ябык, хатыннар бик җнтеэ булалар Пөргәндә дә очкан шикелле генә итәләр Әнә ул кызлар арасына барып кергән дә аларга нәрсәдер сөйли
Алай итчәгез, болан кыланмагыз, тынып торыгыз, дип әйтәдер, мөгаен Ә кызлар безнең якка караналар да пырых-пырых көлешәләр Кемнән көләләр, аңламассың.
Залның нәкъ уртасында берничә ир кеше үзара нәрсәдер күзәтеп торалар
Алар арасында берсе, шомарып, ялтырап торган тоташ кап-кара күн киемнән иде Аягыннан алып башына кадәр күн Билендә киң каеш, фуражкасында кызыл йолдыз. Ябык, озын буйлы, чандыр йөзле. Әнә ул үзенең янындагыларга кызып-кызып нәрсәдер сөйли. Әледән- әле кулларын болгап куя
Барлас минем колагыма әкрен генә пышылдап:
Беләсеңме бу кем? — диде.
«Чуен кеше»
Шул. үзе инде Детдом башлыгы..
Белмим, бу кушаматны кем аңа биргәндер, әмма ялгышмаган. Читтән караганда, ул чыннан да. кара чуеннан коелган ниндидер һәйкәл шикеллерәк иде. Тик аерма шунда: һәйкәл тик кенә тора Ә бу тере. Аның фамилиясе дә әллә ниндирәк Гарданов.
Чина тагын бер уй килде Әле теге хуторда торган чагымда ук бу «чуен кешегә» охшаган кешеләрне күргәнем булды Ал арны комиссар дип атыйлар иде Чыннан да. бу хәзерге детдом башлыгы әле яңа гына окоптан чыгып бире килгән шикелле
Барлас миңа һаман пышылдый торды
Әнә тегесе, түгәрәк башлысы Миша дәдәй Завхоз. Әнә Яшин абый, укытучы Барлас шул арада мине биредә күренгән тагын кайбер хезмәткәрләр белән тыныштырып өлгерде.
Ул аларның күбесен белә иде Кайсын мактады, кайсын «фу фу» - дип кенә әйтә узды «Фу фу» дигәне нәрсә булгандыр, төшенмәдем, һәрхәлдә «яхшы» дип әйтүе түгелдер.
Әмма берсен, бик пөхтә киенгәнен, көдрә чәчлесен. мөлаем матур йөзлесен бармак төртеп күрсәтте дә:
Бусы Зиннур абый, диде Тәрбияче ул биредә. Теләсә, рәсем төшерә, теләсә, скрипкада сыздырта Бик шәп папирос тарта.
Шулчак Зиннур абый үзе дә безнең янга килде. Безне өчәр-өчәр аралаштырып сафка бастырып чыкты.
Солдатларча булсын, диде. Базар түгел ич биредә
Ә «чуен кеше» безнең яннарыбыздан. йөзләребезгә текәлеп карый-ка- рый. әрле бирле йөреп узды Ул безгә «Тавышланмагыз!» дип тә кычкы рынмады йөзенә ачу да бәреп чыкмады. Ә без авызларыбызны йомып шып булдык Ул үзенең куз карашлары белән генә дә. идәнгә шак шок иттереп баскан адым тавышлары белән генә безне биләп алды кебек
Ә Пахом «теге безнең Пахом, уртага чыгып басты да папкасын дагы исемлек буенча безнең фамилияләрне бөтен тавышына кычкыра- кычкыра әйтә башлады
Малайлар да. кыз балалар да: «Мин биредә, мин биредә!» дип әйтә тордылар Менә чират безгә дә килеп житте Ә Пахом ни өчендер укуыннан тукталып калды, тын алды Безгә караган килеш йөзен тагын та жыера төште Янәсе. без аны күрәбезме? Әнә элеккеге «жен пәри» нишләтә! Ул. бәлки бу юлы безнең фамилияләрне аерым басым ясап әйтергә жыенгандыр. өлгерми калды Барлас үзе:
Барлас Барласович Барласов биредә, диде. Биредә!
Кемнәрдер пырхылдап көлештеләр
Сабир Хасановский! дип кычкырдыр мин дә. Бирелә!
Нахом бераз ачуланды бугай Ни әйтсәң дә. бу юлы без аны у тдырдык. Аңа папканы шап иттереп ябын кына куясы калды Инде барлау бетте дигәндә генә, нәкъ безнең каршыбызга Тәнзилә апа очынып килеп кунды да. саескан кебек тыкылдый башлады. Башта миңа бармагы белән төртеп:
— Әле яна гына бире килеп эләкте,— диде — Кичә генә изолятордан чыктылар Ә бусы,— диде Тәнзилә апа,— бусы «атаклы» Барлас Аны. мөгаен. бөтен шәһәр беләдер Узган елны качып киткән иде.
I арданов абыйның әллә ни исе китмәде
- Мин,—диде.— шундый атаклыларны ярата төшәм Алардан шәп солдатлар чыга Куркуга бирешми торганнар
Тәнзилә апаның йөзе тозлы кыяр шикелле бөреште Детдом башлыгының мондый сүзләре анык күңеленә хуш килмәде бугай Ул бу юлы Барласка нык кына сабак укытырга теләгән иде дә. барып чык малы «Чуен кеше» алай ук чуен түгел икән Әллә инде хәзергә калдырып торырга, соңыннан сөйләшәсе булдымы?
Эш шуның белән генә бетсә яраган да булыр иде әле. Инде иртәнге ашка барырга дип торганда гына тагын бер «бәла-каза» булып алды Гарданов абый санитарларга безнең кулларыбызны күзәтергә кушты
- Кашыкны чиста кул белән генә тоталар,—диде — Шәйләгез, кабат әйтәсе булмасын
Санитарлар кыз балалар иде Без барыбыз да. жиннәребезне сызганып. кулларыбызны алга суздык Ә кызлар ашыкмый гына саф буйлап тикшерә киттеләр. Иик бер генә елмайсыннар, бик җитди кыланалар
Мин үз кулларыма карадым Мин әле аларны беренче кабат кына күрәм шикелле Әнә нинди икән минем кулларым Бармакларым кәкрәя төшкән, тырнакларым озын, очлары бөкрәеп килгән төсләре кап- кара Мин шул тырнаклар белән гел туфрак казын йөргәнмен кебек Бу минутта мин тырнакларымны бармагым белән бергә кисеп ташларга риза идем Ләкин соң иле инде
Күрәм. Барласның да хәле шәптән түгел Учларына тнкерә-төкерә чалбарына ышкый Чалбары буяла, ә кулындагы таплар бетми Ачуы килә Барласның, нәрсәдер мыгырдана
Их. без ахмаклар* Әле бая гына кулларыбызны сабынлап, ышкып юган булсак, мондый хурлыкка калган булыр идекмени? Ә санитарлар әнә малайларны берәм-берәм сафтан чыгара торалар Кулларыннан гаеп тапканнар Бу килеш яларга кашык тоттырмаслар!
Менә берсе сап сары чәчлесе. зәп-зәңгәр күзлесе - борынын җыерып. җирәнә җирәнә, минем бер кулымны үз кулларына алып, нин лидер шакшы бер әйберне тоткан шикелле итеп өскә, аска әйләндереп- әйләндереп карады Сөйләшеп, үгетләп тормады
— Сафтан чык. диде
Барласка да шундый ук әмер бирде Барлас теләр-теләмәс кенә минем янга килеп басты
Гарданов абый сәгатенә карады
Да. диде, иртәнге ашка вакыт бик җиткән, ну. понимаете ли. бераз көтәргә туры килер Башта әнә тегеләр кулларын яңадан юып килсеннәр Пычрак кул белән ашарга хәрам Все за одного, один за всех диләр бездә* Ничего не поделаешь, егетләр!
Малайлар залда авыз суларын йота йота көтә калдылар Мөгаен, безгә ачулары күбекләнеп күпергәндер. Шулай булмый хәле юк Ач корсак җенеңне кузгата
Без яңадан шатыр-шотыр юынабыз Кулларны кызартканчы ышкыйбыз Яныбызда тагын берничә малай кайнаша Берсе сөйләнә
- Кичә аякларны тикшергәннәр иде. бу ген кулларны, иртәгә, бәлки колак тишекләренә дә чират җитәр Көт тә тор
Барлас та сүзгә кушылды
Эшне әнә ничек йөртә бу «чуен кеше». une Хәйләкәр
Ничек? дидем мин. гаҗәпләнеп Барлас нәрсәдер ензешән булса кирәк
Ничек булсын, үзебезне үзебез белән суктыра
Иртәнге аштан соң барысы да аңлашылды Кайбер малайлар безне чучкалар дип тә. тнрес кортлары дип тә мыскылладылар Сезнең аркада ачтан үлә яздык, имеш.
Әнә нәрсә икән ул үзебез белән үзебезне суктыру! Әнә ни өчен «чуен кеше» кычкырынмый, ләкин эшне бик шома йөртә Один за всех, все за одного! Берәү гаепле, башкалар да жәзасын күрә...
Бер-беребезне этә-төртә гөрләшеп ашханәгә кердек. Безне биредә дә шул. әлеге Тәнзилә апа каршылады. Ул нигәдер миңнәрен сызганган. Башына ак калфак кигән. Зиннур абый да биредә, бер читтәрәк күзәтеп тора
Малайлар шыбырдашып стена буена чиратка тезелештеләр. Мин дә. Барлас та шунда кереп сыендык. Дежурныйлар безгә тимер кашык өләшеп чыктылар Без Барлас белән тәмам сәерләнеп калдык. Кашык- бирделәр, ә өстәлләр шып-шыр. Хәтта су да куймаганнар Нәрсә ашарбыз соң без? Көтәбез Менә кухнядан кып-кызыл. тулы йөзле бер хатын килеп чыкты Мөлаем елмая, безгә карап күзләрен елтырата Менә ул. кулындагы бик зур шешә кебек пыяла савытны өстәлгә бастырып куйды. Тәмләп кенә эчегез әле. оланнар, саулыкка булсын, диде. Бу савыт эчендә сары төслерәк ниндидер эчемлек тулып тора Нәрсә икән? Барлас миңа карый, син белмисеңме, ди бугай. Мин каян белим.
Малайларның йөзләре сытылды Берсе, шул бетмәгән балык мае инде, дип авызын кыйшайтты, елаган төсле итеп ыңгырашып зарланды Әһә. белдек, биредә аш урынына балык мае эчерәләр икән
— Ач карынга костыра ул. валлаһи, костыра, дни Барлас укшый да башлады Ә алда инде Тәнзилә апа үзе малайларның кашыкларына ман сала Эч-эч дип әйтә тора' Малайлар башта күзләрен чытырдатып йомалар, авызларын зур ачып, хап иттереп кенә йотып жибәрә- ләр Артыннан тоз кабалар
Кайберләре башларын боргалап маташалар Әмма барыбер эчмичә булдыра алмыйлар Карыша башласалар. Зиннур абый, эһем-эһем дип тамак кыра. Янәсе, мин дә биредә.
Эчегез, биргән чакта.- ди.— Мондый шифалы затны яралы солдатларга да бирмиләр әле. Бик шатланып эчәрләр иде дә. тәтеми аларга Ә сезнең әнә. алдыгызга китереп куйганнар
Тәнзилә апа да кыстый «Тешләрегез таза булыр.— ди.— Сырхау тимәс Буйга үсәрсез. »
Ә теге тулы йөзле хатын:
Мин үзем дә шуны көн дә өчәр кашык эчәм. ди - Җаным рәхәтләнеп китә
Бәлки, дөрестер дә Әнә аның бит алмалары нинди алсу. Үзе юан. күзләренә ут үрләгән диярсең. Тешләре ап-ак. авызына’ вак кына шикәр кисәкләре тезеп куйган шикелле.
Юк. болай гына безне кызыктыра алмаслар иде әле. «Чуен кеше» килә калса, үгетләп тормас Беләбез...
Балык маен эчеп котылганнар шунда ук өстәл янына тезелешеп утыралар. Тик шуннан сон гына дежурныйлар аларга аш китерәләр. Калай савытта әлеге тары боткасы Өч бармак кадәр генә икмәк кисәге Калай кружкада сахаринлы чәй. Әче дә. төче дә шикеллерәк. Шул үзе инде — табада кыздырылган кишер суы
Миңа балык мае бик ошады Бик яратып эчтем. Хәтта кашыкны да ялап алдым Ә Барлас кулларын бутап, аякларын тыпырдатып торды Бер кашык балык маен эчә-эчә. суга бата язган шикелле йотлыгып бетте Ачуы чыкты, кызарынды, бүртенде. Тәнзилә апа рәхәтләнеп көлде. Качкан өчен Барластан ул шулай үч алды шикелле. Май эчерер’
Барлас:
- Балыкның үзен генә бирсәләр ни була? — диде, соңыннан минем янга утырып Койрыгыннан гына тотып кимерер идек, малай. Болар- нын ашлары белән үз сөякләреңне дә күтәрә алмассың.
Мин эндәшмәдем.
Иң-иң беренче китап
Ашханәдән чыгып, без Барлас белән уз булчәбезгә кайтып кердек Дежурныйлар идәннәрне себереп чыкканнар иде инде Форточкаларны ачып куйганнар Бүлмәгә кышкы саф һава ташып тулган Кинәт күреп алдык: иң аргы читтәге бер караватта, юрганын башыннан \к ябынып, кемдер йоклап ята иде
Барлас, чыпчыкны тотып алырга жыенган мәче кебек, әкрен генә атлап карават янына килде Тегенен өстеннән юрганын тартып алып ачып жибәрде Үзе шунда ук:
—Мортаза! — дип кычкырды -- Мортаза, синме б\ > диде тагын исе китеп.
Шунысы гажәп иде: Барласның бу элеккеге танышы Мортаза юрган астына яшеренеп ап-ак булки кимереп ята икән Менә \ т ашыга- ашыга. авызындагы кисәген шатыр шотыр китереп, тиз тиз чәйнәп йотты да кулындагысын күлмәк астына тыкты
— Эчем авырта, малай.— диде - Борып-борып ала вәт. ятарга туры килә.
Барлас шаркылдап көлде
— Кешеләрдән качып ашагач, авыртмый хәле юк Менә, безгә дә бирсәң, сырхавы сразу бетәр иде
Мортаза Барласның тел төбен шунда ук төшенеп өлгерде Тиз генә мендәр астыннан алып икебезгә дә берәр булки тоттырды
- Ша! - диде — Сез мине күрмәдегез
Үзе яңадан юрганын башына тартып япты Ах-ух килеп ыңгырашкан булды Шул арада бүлмәгә гөрләшеп малайлар кер.» башладылар Без. бернәрсә дә булмаган, бернәрсә дә күрмәгән кебек тыныч кына үз караватларыбыз янына китеп бардык Югыйсә. Барлас бу «авыру» Мортаза белән озаграк сөйләшергә уйлаган иде буган Ә хәзер ярамый Малайларның «буза» чыгарулары мөмкин Хәзергә гауга урынсыз иде Хәер, чәүкә чәүкәнең күзен чукып чыгарамы сон3 НИ ӘЙТСӘҢ ДӘ Мортаза -- «үз» кеше Бу кадәресен мин үзем дә белә илем инде Ул теге вакытта да бу йортның күп кенә әйберләрен базарга илтеп «аякландырган», менә хәзер дә тикмәгә генә «авырып» ятмый икән ул
Барлас нигәдер шатланып китте Биредә тора башлаганнан бирле беренче кабат йөзе ачыла төште Ул хәзер үзенә генә билгеле булган ниндидер ачыш ясады сыман
Биредә дә яшәп була икән, малай диде Яшәп була
Нигә яшәп булмасын, ди. Әнә тышта бөтерелеп бөтерелеп кар ява. жил ыжгыра, буран дулый Ә без жылы бүлмәдә. Мин тә шатланам Шунда ук миңа тагын уйлар килә Барлас юкка гына дәртләнми Ул нәрсәдер белеп алды Малайлар биредә нәрсәдер «кыландыралар* Каян килгән Мортазага ул ак булкилар? Андый мондый гына ту гел фран- цузекийлар' Әнә бер малай, кесәсеннән жәт кенә конфет алды да. жәт кенә авызына тыгып куйды Каян алган? Бәлки, аны да Мортаза сыйлагандыр Әнә. тегеләр нишли анда'** Кулларын буталыйлар. һавада нәрсәдер тотып алырга телиләр сыман Ах. щельмалар. тәмәке тарталар ич
Ипләбрәк карасам, алар арасында «авыру» Мортаза да пыскыта Ул инде урыныннан торган авызын ера-ера көлә Нигә көлмәсен ди. французский булкилар ашасын да. күңелсез дә булсын?
Барлас мине кисәтә куйды
— Эндәшмә, диде Ләм-мим! Биредә әләкчене момент акылга утырталар. Башына юрган каплыйлар да дөмбәсләп ташлыйлар «Тем ны» ясыйлар Кем сукканын белми дә каласын
Юкка гына шатланганмын Әнә. кемнәр янына килеп эләккәнмен Эчем поша башлады Мина да биредән качарга кирәк булыр, ахрысы
Яз гына килеп җитсен, качам! Үз хуторыма китәм Кешеләрдән сораша- сораша юлын да табармын әле Анда мине әбием, бабаем сагынып көтәләрдер. Ләкин яз әле бик еракта иде шул. бик еракта.
Исемә төште Безне бит әле бая гына кулларыбызны рәтләп юмаган өчен дә «үзебезне шул үз кулларыбыз белән суктырганнар» иде. Ә боларны нигә беркем дә күрми? Ә Пахом кайда? Иртә белән генә күренде дә. күздән югалды Хәзер канцеляриядә әллә нәрсәләр язып- сызып утырадыр Писарь ич ул. Ә биредә аның да теше үтми, күрәсең.. «Лягавый» буласы килмидер Шпаналар моны гафу итмиләр. Барласның миңа ләм-мим дип кисәтүе әнә шул хакта иде...
Ә хәзер, әнә. чаң чынлады. Бусы нигә, нишләргә? Моннан соң ни буласын хәтта Барлас та белми иде. Бу юлы без бөтен бүлмәләрне яңгыратып чаң сугучының үзен дә күрдек. Бу — карсак кына, чал сакаллы, шактый карт кеше иде. Ул кулындагы җиз кыңгырауны чың- лата-чынлата: «Укырга, балалар, укырга!» — дип ишекне ачып кычкыра- кычкыра узды.
- Галимҗан бабай әле дә исән икән,—диде Барлас Җайлы карт. Безгә, улларым, кызларым дип кенә дәшә...
Малайлар бүлмәдән чыгып каядыр йөгерешә башладылар. Әмма аларның кулларында дәфтәрләр дә. китаплар да юк иде. Коры кул белән сабакка баралармы? Ләкин гаҗәпләнергә кирәк түгел иде Ул чакта андый затларны каян алсыннар ди? Көтә тор. әзерләп куйганнар ...
Укырга! Йөрәгем җилкенеп китте. Хутордан чыгып киткәннән бирле бу турыда уйлаганым да булмады диярлек. Ничек оныттым соң мин бу хакта? Үз-үземнән оялдым Йөзем кызарып чыкты Мин бит әле кайчан гына аксак мөгаллимнең «бик-бик сәләтле» шәкерте идем.
Кинәт үзем яза-яза ясаган «Әлифба» исемә төште Аны да үзем белән алырга акылым җитмәгән, юләр Менә хәзер ярап торыр иде әле Мохтар абый бүләк иткән ал. зәңгәр тышлы дәфтәрләремә кул тидереп тә өлгермәдем. Бәлки инде авылга хатлар язып та салган булыр идем Үкен-үкенмә. хәзер ни файда?
— Әйдә,— диде Барлас, җиңемнән тартып. Нигә оеп калдың? Тәнзилә апа күрсә..
Ә мин «чуен кеше»не хәтерләп алдым Менә ул килеп чыкса бирегә. буш итмәс...
Без коридор буйлап йөгереп киттек. Янәшә ике бүлмәнең берсендә кыз балалар чыр-чу киләләр Анда инде укытучы Яшин абый тавышы да ишетелә иде Икенче бүлмәдә ир балалар. Алар төрле- төрле өстәлләр тирәсенә бөкрәешеп утырганнар
Без. арык кәҗә шикелле, чак кына аякларында басып торган өстәл янына мыштым гына бөкәшеп утырдык.
Укытучы Зиннур абый җәт кенә Барласны күреп алды Елмайды. Озак кына карап торды.
— Сине тиз генә танырлык та түгел.- диде.— Әнә ничек буйга тартылгансың, полный егет булып җиткәнсең. Барлас кына түгел, хәзер сине Барлас Барласович дими хәлең юк Менә тагын очраштык.
Барлас янып, кызарып чыкты Оялды, күрәсең. Милиционерлар белән дә «син» дип сөйләшкән Барлас, хәзер телен йотты кебек Качып йөргән вакытында кайларда булганын, ниләр эшләгәнен сөйләсә, малайларның колаклары үрә торыр иде. Зиннур абыйның да исләре китәр иде Юк. ул хакта безго бер сүз дә ычкындырырга ярамый. Хәтерегездәдер. безгә бит шулай кушылган иде Кем. кем. әмма шпана вәгъдәне бозмый.
Зиннур абый безнең яныбызга килде. Барласны аркасыннан чәбәкләде.
Ярый, үпкәләштән булмасын, узган эшкә салават,—диде.
Аннан соң укытучы миңа күзләрен елмайтып карады да:
- Исемеңне әйтсәнче. егет.- - диде
- Сабир Хасановский
Исемең әйбәт, фамилияң бик кызыклы икән Быковский. Барановский кебегрәк булып чыккан, бәлки. Хәвәновтыр
Менә бит укуның беренче сәгатендә үк шатлык белән очраштым Минем чын фамилиям үземә кайтып төште Нишләп мин Хәсәновский булыйм, ди. әлбәттә. Хәсәнов. Хәсән улы ич мин
Малайлар көлештеләр Беләм. алар миннән көлмиләр, минем өчен шатланалар булыр Адашкан кешегә юл күрсәтү кебегрәк иде бу Бәлки бу малайларның да кайберләре чит-ят фамилия белән, хәтта чит исем белән йөриләрдер Алар да бер заман үз фамилияләрен белерләр, үз нәселләренең очына килеп ябышырлар
Ә хәзер без укырга керештек Юк бу чын мәктәп түгел Шактый салкын, кысан бер бүлмә Без биредә укырга язарга гына өйрәнәбез әлегә Кайсыбызга жиде-сигез яшь. кайберләребезгә инде унөч, ундүрт тулып килә булыр Кайберләребез әле әти-әтиләре исән чагында берике ел мәктәптә дә булып өлгергәннәр Ә хәзер алар да «беренче» класста утыралар Хәер, беренче классмы, яки икенче, өченче классмы кем белә? Укыйбыз, шул җнткән
Ике, өч малайга тузып, кыршылып беткән бер Әлифба Беребез укыганда икебез, өчебез анын артыннан сүзләрен кабатлап тора Бүлмә гөр килә.
Соңрак укытучы зуррак малайларга берәр бит кәгазь өләшеп чыкты Карандаш кисәкләре бирде
Кәгазьне сак тотыгыз, диде — Хәзер ана бөтен жирлә кытлык Кечкенәрәк малайларга ниндидер дүртпочмаклы. жәйпәк караташ кисәкләре бирелде.
Бу графит дип атала. — диде Зиннур абый \ңа акбур белән генә язалар Бик жайлы нәрсә
Мина шунысы туры килде Рәхәт, язасын да бозасын, язасын да бозасың ■
Инде язарга өйрәнәбез, диде Зиннур абый
Аннан соң ул алгы стенага эленгән кара калайга хәрефләр язып чыкты Хәрефләр бер берсеннән шактый ерак куелганнар иле Укытучы аларны безгә кычкырып укырга кушты Без барыбыз да берьюлы <А. б. и. г. д». дни бөтен танышыбызга кычкырыштык Тәрәзә пыялалары ничек чыдагандыр, искитмәле
- Хәзер инде шул хәрефләрне кәгазьләрегезгә, графит такталарыгызга күчереп язып куегыз.
Бүлмәдә шау-шу тынлы Малайлар иреннәрен тешли тешли борын нары белән кәгазьләренә төртелделәр Барлас, мин мәктәптә укыган идем дигән иде дә диюен, бая Әлифбаны да тотлыга тотлыга гына укыды, ә хәрефләрне язганда тирләп пешеп чыкты Шулай ул. уку язу калач белән хәлнә ашау шикелле генә түгел. Тирләтә,.
Шушы юлларны яздым да. тукталдым Уйга сабыштым Бүгенге көн тәрәзәсеннән ул елларга карасаң, күңелгә бер бик гади сорау килә Әлеге «мәктәптә» без яшьләребез белән бик чуар идек Бая гына әйтткәнемчә. безнең арабызда инде жиденче класста укырга тиешле малайлар да бар иде Аларга да Әлифба бирделәр Укуларны «А» хәрефеннән башладык Бу дөрес идеме5
Минемчә, дөрес, бик дөрес булган. Без Әлифба тотып яңадан бала чагыбызга кайттык шикелле Без телебезне «А» авазы белән ачарга тиеш идек Әлифба бөек китап Аңардан башка галим лә юк. әдип тә юк Кеше шул беренче китаптан башка дөм сукыр Менә нәрсәне искә алганнар безнең укытучыларыбыз
Безнең кулда тормышыбының иң ик беренче китабы иде бу